Электронная библиотека » Николай Некрасов » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Николай Некрасов


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 9 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Генерал Топтыгин
 
Олы юлдан кышкы көндә
Чанага өч ат җигеп,
Кичкә таба кайтып килә
Юл буйлап ямщик егет.
 
 
Ашыктырмый атларын ул.
Начар түгел дә алар,
Ләкин юл тигез түгел шул –
Күп анда кагылмалар.
 
 
Аючыны куып җитә.
Әйтә теге: «Әй, егет,
Утырт безне, юлда бергә
Күңелле булыр!» – диеп.
 
 
– Аюың беләнме, дисең?
– Ул юаш. Өстәвенә
Нәни шешә аның өчен
Бирермен эчәреңә.
 
 
– Утырыгыз! – Һәм сакаллы
Утыртты да аюын,
Федя, әйдәп каргаларны,
Дәвам иттерде юлын…
 
 
Трифон күрә – юлда кабак.
– Федя, керәбезме? – ди, –
Һәм: – Көт, – ди, аюга карап, –
Берәр сәгать безне, – ди.
 
 
Китәләр. Аю чыннан да
Юаш. Димәк, карт. Ята.
Тәпиен ялап куя да
Чылбырын чылтырата…
 
 
Сәгать үтә. Юк тегеләр.
Димәк, шәпләп эчәләр!
Ә атлар андый хәлләргә
Өйрәнгәннәр – көтәләр.
 
 
Кич җитә. Калтырый атлар да –
Салкын арта бит кичен.
Аю кыймылдый. Аңа да
Тик ятуы бик читен.
 
 
Атлар кузгатты чананы.
Аю куйды кычкырып,
Һәм атлар куркудан аны
Киттеләр очырттырып!
 
 
Кыңгырау тавышын ишетеп,
Чыкты йөгереп Федя.
Тик чана өлгергән китеп –
Кем аны куып җитә!
 
 
Өч ат шашынып йөгерә,
Тизлеге җилдәй аның.
Чөнки атта ерткыч үкерә
Һәрбер кагылма саен.
 
 
Кычкыралар тирә-якта:
«Әй, юл бирегез! Менә
Генерал Топтыгин атта
Өненә кайтып килә!»
 
 
Сискәнеп китә ишетеп
Ирләр дә, хатыннар да, –
Йөнтәс ямщик ничек итеп
Үкерә кагылмада.
 
 
Атлар тагын китә дулап,
Бертуктаусыз очалар!
Үтте унбиш чак(ы)рымлап
Җан-фәрман чабып алар!
 
 
Станциягә туп-туры
Өч ат килә ыргылып.
Ә чанада утыручы,
Башын як-якка борып,
Боҗрасыннан ычкынмакчы…
Килә һәм туктый чана.
Станция караучысы
Каршы чыга да аңа,
Күрә: кемдер мех итектән.
Өсте – аю толыбы.
Тик күрми кызулык белән
Иренендәге чылбырны.
«Бу атлар нигә ямщиксыз?»
Дип уйлап та карамый.
Уйлый: «Генерал бу, шиксез.
Каршыламый ярамый».
Бүреген сала да, тиз-тиз
Иелеп: «Исәнме? – ди, –
Сиңа нәрсә әзерлик без,
Аракымы, чәйме?» – ди.
Шулай ул килә йөгереп,
Баринның күңелен табып.
Барин кинәт куйды үкереп,
Бу картның котын алып!
Карт әйтте, сикереп читкә:
«Тәүбә-тәүбә… Биредә
Мин бит гадел хезмәт итәм
Кырык ел инде менә;
Күп үткәрде минем тракт
Кырыс генералларны.
Сындырдылар алар кыйнап
Минем кабыргаларны,
Тешләремнең күбесе юк –
Шулар коеп бетерде.
Тик мондыйны күргәнем юк,
Бу – үзенә бертөрле!..»
 
 
Менә ямщиклар җыйналды,
Гаҗәпләнде алар да;
Белмиләр бу сәер хәлне
Ничек кенә аңларга.
Бар авыл җыйналды шунда,
Халык шаккатты күреп:
«Генерал үкерә, өнендә
Аю үкергән кебек!»
Куркаклар кача. Кыюлар
Чананы урап ала.
Станция караучы карт
Үзе читтәрәк кала.
Ишетелеп куя аның
Өйгә чакырган сүзе.
Аю үкергәч тә, тагын
Читкәрәк кача үзе.
Шул халык чолганышында
Топтыгинның чанасы…
Ул генерал ятты шунда
Ике сәгать чамасы.
Ямщик һәм Трифон икәве
Йөгереп килеп җиттеләр,
Эшнең нәрсәдә икәнен
Яшермичә әйттеләр.
Хайванны чанадан кыйнап
Төшерделәр бер читкә…
Станция караучы карт:
– Хайван! – диде ямщикка…
 
1867
Бабай

Зиночкага багышлана.


I
 
Әтисенең бүлмәсендә
Саша бер рәсем күрде;
Кем иде соң ул рәсемдә? –
Яшь бер генерал иде.
«Кем ул?» – дип сорады Саша.
«Ул, улым, бабаң», – диде
Сашага аның атасы
Һәм башын түбән иде.
«Ник соң ул өйдә юк әле?»
Җавап бирмәде ата.
Күзләрен Саша текәде
Шул рәсем торган якка.
«Әти, ник авыр сулыйсың?
Бармы ул?.. Әллә үлде?»
«Үсәрсең, улым, белерсең…»
«Ярар…» – дип, Саша күнде.
 
II
 
«Бабайны син беләсеңме?» –
Анадан сорый бала.
«Беләм», – дигәч, шул рәсемне
Карарга алып бара.
Ана теләмичә атлый.
«Кем соң ул, әни, сөйлә!
Явызмы әллә, ник кайтмый,
Ник соң ул тормый өйдә?
Әйт, әни, ни дә булса әйт!» –
«Ни сөйлим, нәрсә әйтим, –
Ул яхшы кеше, ул әйбәт,
Бәхетле түгел ләкин».
Күңеле китә нечкәреп,
Сызлана ана, елый.
Һаман рәсемгә текәлеп
Сораша Саша, уйлый:
«Ник, әни, нигә елыйсың,
Бер сүз әйтмисең әле дә?» –
«Үсәрсең, Саша, белерсең,
Урамга чыгыйк, әйдә…»
 
III
 
Йорт зур бер шатлык кичерә.
Нур баса күңел күген;
Ямь тула өйнең эченә –
Бизиләр аны бүген.
Ата һәм ана серләшә,
Ә бала исә тыңлый:
«Тиздән бабаң кайта, Саша!..»
Күңел сөенеп туймый.
Һәм Саша көтә бабасын,
Һәрвакыт аны уйлап.
«Ник кайтмый инде, кайда соң?»
«Аның бит юлы ерак».
Уфтана Саша, көрсенә:
«Ник җавап һаман алай?»
Һәм кайта, ниһаять, менә
Көттергән серле бабай.
 
IV
 
Өй каршы алды карт ирне
Сагынып, күптән көтеп…
Карт, елап, фатиха бирде,
Көрсенде тирән итеп.
 
 
Фатиха бирде гаиләгә,
Асраулар белән өйгә;
Дога кылды, иконага
Карап сөйләнгән көйгә:
 
 
«Газап чиктем гомер буе,
Тормыш бик авыр булды…»
Алдына тезләнеп, улы
Аягын аның юды.
 
 
Сашаның анасы картның
Чал чәчен үпте тарап,
Син дә үп дигәндәй картны,
Улына алды карап.
 
 
Киленен кочаклый бабай,
Сашадан алмый кулын:
«Нинди алсу йөзле малай!
Син нинди чибәр, улым!»
 
 
Күзен дә алмыйча, аңа
Җентекләп карый онык;
Ә яше мөлдерәп ага –
Һич кенә булмый тыеп.
 
 
Сораша Саша: «Әйт, бабам,
Ник тормадың син өйдә?
Эполетларың такмаган,
Мундирың юк соң нигә?
 
 
Аягыңда нинди эз соң?
Кулың яралы мәллә?..
«Үсәрсең, Саша, белерсең,
Йә, бабаңны үп, әйдә».
 
V
 
Өй эчен җанлылык күмде,
Шатлык тулды һәр җиргә.
Карт белән Саша дус инде,
Икәү йөриләр бергә.
Йөри алар болын, кырда,
Урманда чәчәк җыеп.
Бабай карт, ләкин матур да,
Күңеле дә түгел боек.
Барлык теше энҗе кебек,
Гәүдәсе нык һәм көчле;
Чал чәче тора күпереп,
Сакалы көмеш төсле;
Төз торышлы, озын буйлы, –
Әйтерсең япь-яшь егет;
Гади итеп уйлый уйны,
Сөйли сүз тәмен белеп…
 
VI
 
Бөек рус елгасына
Чыгалар. Алар шунда
Күрәләр: шөлди талпына,
Мең төрле эз бар комда;
Чү, бурлаклар тавышы! Барка
Тарталар аркан белән.
Күренеп тора аргы якта
Урман, кыр, чапкан үлән.
Дымсу җилләр исә уйнап,
Су өсте тонык, шома…
Бабай җирне үбә елап
Һәм җырлый тыныч кына…
«Ник, бабай, болай елыйсың? –
Яшьләрнең тама эресе,
Көчле яңгырга охшап!»
«Үсәрсең, Саша, белерсең!
Син кайгырма, ә мин шат…»
 
VII
 
«Мин шат. Чөнки туган, таныш
Булган җирләрне күрәм.
Күр, әнә кыр, күл һәм камыш –
Шуны сөяргә өйрән!
Күз төшер, улым, шунсына,
Туган җиреңне күзәт:
Ике алпавыт йортына –
Крестьян авылы йөзләп.
Әнә көтү, тик кызганыч,
Арык та, вак та терлек.
Кемнәрдер җырлый сызланып,
Җыр ачы – әрем кебек.
Ярдәм сорап кем ыңгыраша?
Җыры ул ярлы ирнең.
Меңьеллык газабын, Саша,
Ишетәсең анда илнең.
Халыкка барлык атның да
Көрдән йөрүе кирәк;
Сыерның, бай хатыныдай,
Симез булуы кирәк.
Җырга да шул чакта тизрәк
Керәчәк шатлык моңы».
«Шулай кирәкме?» – «Бик кирәк!
Онытма, Саша, моны».
 
VIII
 
Нәкъ сабый чагындагыча,
Бабай шатланып атлый;
Крестьян улларын коча
Һәм табигатьне мактый.
Аның иң беренче эше –
Сөйләшү мужик белән;
Сүзләр озын, хисләр көчле…
Һәм бабай әйтә: «Беләм,
Тиздән сезгә җиңел булыр,
Алырсыз тиздән ирек!»
Балкыта елмаю нурын,
Йөзенә зур ямь биреп.
Аның шатлыгын бүлешә
Һәркемнең йөзе кинәт.
      Аларга көлү килешә,
      Бу көлү матур, димәк!
 
IX
 
«Котылыр халык коллыктан,
Шул гына аңа кирәк, –
Дип башлап, бабай оныкка
Бер мисал бирә сөйләп:
«Ниндидер зур бер эш өчен
Бер төркем рус кешесен
Кыргый якка сөрәләр,
Җир һәм ирек бирәләр;
Бер ел үтә – комиссарлар
Тикшерергә киләләр.
Күрәләр – яңа бер авыл.
Өлгерткән аны халык!
Амбарлар, йортлар корган ул,
Сулардан тоткан балык;
Урманнан җәнлек аулаган,
Юл сузган барлык якка;
Тимерчелеген җайлаган,
Тегермән салынып ята…
Тагын ел үткәч киләләр,
Карыйлар хәйран калып:
Элек буш яткан җирләрдән
Мул уңыш җыя халык.
Өлкәннәр бар да басуда,
Нәниләр генә өйдә;
Тик этләр чыга каршыга,
Һәм казлар күлгә ашыга,
Чучкалар ауный җирдә…
 
Х
 
Зур бистә үсеп өлгерә,
Үткәнче ярты гасыр –
Халык хезмәте, бел менә,
Тудыра шулай барсын!
Шундый бай ул бистә малга
Белсәң иде син, улым!
Казлар чыккан чакта анда
Ап-ак була киң болын.
Басулар тулы игенгә,
Искиткеч эре терлек!
Һәркемнең балкый йөзендә
Матурлык, шатлык, көрлек.
Күрәсең, мал килә көн дә!
Һәркемдә пөхтә кием,
Хатын-кызларның өстендә
Затлы мех – сусар, тиен.
 
XI
 
Балалар үсә рәхәттә,
Инде атлары дисәң, –
Йөз пот йөкне тарта хәтта,
Таза арбага җиксәң…
Аргамаклары да көрләр,
Кешеләр яхшы ашый.
Такта белән япкан өйләр…
Анда чын халык яши!
Һәммәсе кырыс гадәтле,
Һәммәсе туры сүзле;
Некрутлары таза, дәртле…
Көтмичә хәтта көзне,
Иманаларын түлиләр, –
Тик комачаулык итмә.
Аны Тарбагатай диләр,
Ул бистә, улым, чиктә.
Еракта, тын җирдә, читтә,
Хәтта Байкалдан ары…
Син әле кечкенә, искә
Алырсың үскәч аны…
 
XII
 
Ә монда, безнең тирәдә,
Хәлләр һич алай түгел.
Сукачы тора, күр әнә –
Чытык йөз, боек күңел.
Аякларында чабата,
Сәләмә өсте-башы;
Көч-хәл белән сука тарта
Үләргә җиткән аты.
Мин аңлыйм, үзе дә мескен,
Ач икәнлеген аңлыйм.
Йә, син ял ит әле, дустым,
Мин бераз эшләп алыйм!»
Сукачы борылды кинәт,
Сукасын картка бирде,
Һәм бабай, өзлексез тирләп,
Суканы тотып йөрде.
Саша да аңа иярде,
Барганда кызу атлап:
«Бу эшкә кайдан өйрәндең,
Бабай? – дип сорап кат-кат. –
Мужиктан һич ким түгел син –
Сөрәсең оста итеп».
«Үсәрсең, Саша, белерсең,
Эшкә өйрәндем ничек!..
 
XIII
 
Авыр, улым, халыкларның
Чиксез хәсрәтен күрү,
Ә байлар белән попларның
Рәхәт чиккәнен белү.
Хәзер бераз җиңел инде:
Иректән курыкты барин.
Элек шундый яман иде,
Сөйләп тә булмас барын!
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Үз бакчасы да мужикка
Күренде упкын сыман.
Бер никах барган вакытта
Чиркәүдә идек. Шулай.
Көтмәгәндә – менә бәла! –
Алпавыт килеп керде.
«Кем рөхсәт итте аларга?» –
Дип, попка сорау бирде.
Берәү дә каршы килалмый –
Барин бит! Ташлар тетеп…
Ул әмер бирде кияүне
Алырга некрут итеп.
Ә кәләш калыр, дип, миңа,
Карап куйды як-якка…
Кемнәр түзә алыр моңа,
Тәнендә җан бар чакта?!
 
XIV
 
Бар да хәтергә киләләр,
Барысын да әйтим инде.
Ничаклы комсыз түрәләр
Халыкның канын имде.
Мал туплыйм дип,
Һәр чиновник
Талады ерткыч төсле.
Кем таланды? – Казна, халык,
Түзде хезмәтчел кеше.
Тик талау ягын карады
Түрәләр, – бергә, дип, без;
Куркаклар качып талады,
Кыюлар – көпә-көндез.
Караңгы кайгы сөреме
Басканга илнең өстен,
Әрнеде һәркем күңеле,
Әрнеде Ватан өчен.
Явыз түрәләр токымы
Үлемгә илтте аны –
Һәркайда камчы котырды,
Коелды коллар каны.
 
XV
 
Кояш та хәтта сүнәчәк,
Бәхет тә булмый һаман.
Иртәме-соңмы киләчәк
Һәр илгә шундый заман:
Кирәкмәс анда буйсыну,
Ә кирәк көрәш сүзе;
Бердәм көч белән котылыр
Бәладән халык үзе.
Көч һәм акыл тантанага
Алып килерләр кинәт.
Ләкин бөтен яктан аңа
Әзерләнергә кирәк.
Коры өндәү генә бүген
Кыздырмас коллар канын;
Яктыртуы җиңел түгел
Аларның тупас аңын.
Чөнки әрнеп, билен бөгеп,
Бәлагә күнде халык.
Авыр шул таланса илең,
Яшәсә артка калып!..
Гаскәр дә таяныч түгел,
Ул чакта гаскәр, балам,
Үзе дә зур газап йөген
Көчәнеп тартты һаман…»
 
XVI
 
Нәкъ шулчак юлда бабайга
Бер солдат туры килде.
Сыйлады бабай, аңар да
Эч серен сөйләп бирде:
«Сезнең начальниклар инде
Усал түгел ул кадәр…
Элек алар шундый иде:
Һәммәсе ерткыч, зәһәр.
Бер гадәт иде барында:
Синнән гаеп табарга,
Туйганчы биреп калырга,
Яңагыңа ямарга.
«Тырышып атлап йөрисең
Һәм ярыйсы торышың,
Тик менә сулый белмисең…»
Янәсе, ник сулыйсың?!
 
XVII
 
Канәгать түгел парадтан –
Тешеңне коя башлый;
Куганда кычкыра арттан,
Сүгенә, кыйный, ярсый.
Җикеренә бөтен полкка,
Күрерсез менә сез, ди;
Котырган бүредәй йолка,
Эрерәк корбан эзли.
«Франтлар! Әшәке җаннар!
Черетермен каравылда!»
Ишетә солдат – тәндә җан бар –
Ишетә һәм кала уйга.
Тиргәве пулядан яман,
Күзе – картечьтән көчле…
Ничек түзә алсын һаман
Намусы булган кеше…
«Куркыныч бу… Башка берсен
Сөйлә син, бабай, башта!»
«Үсәрсең, Саша, белерсең,
Тик намусыңны сакла!»
 
XVIII
 
Бабай тын калды, офтанды
Һәм башын түбән иде.
«Сөйләрлек хәлләр күп калды.
Тик өйгә кайтыйк инде».
Бабай бик, бик аз ял итә,
Тик тора белми бер дә.
Йә түтәл казырга китә,
Йә китап төпли өйдә.
Йә без, йә энә ала да
Ямый һәм тегә кичен.
Моңлы җыр кушып аңарга,
Бизи белә һәр эшен.
Оныгы китми яныннан,
Һәр сүзен ятлап бара.
Һәр җыры – көтеп алынган
Яңа табышмак аңа…
 
XIX
 
Данлыклы поход көннәре,
Зур көрәшләр турында
Сашага бабай сөйләде
Үзенең һәр җырында.
Сузды азатлык җырлары,
Әйтте коллар турында,
Җырлады богау чыңлавын
Ерак сахра түрендә;
Җырлады гүзәл хатыннар
Килеп шунда шиңгәнен;
Мәхәббәт дигән ялкынның
Җанга рәхәт биргәнен…
Трубецкая, Волконская
Турында да җырлады.
Картның хәсрәтле моңыннан
Бүлмә бер дә тынмады.
«Бабай, тагын!.. Син ничек соң
Белдең мондый җырларны?
Кабатла әле куплетын,
Мин әнигә җырлармын.
Исемен әйтәсең шуларның
Хәтта кайчак төшеңдә…»
«Үсәрсең, Саша, сөйләрмен
Калдырмыйча берсен дә.
Сөйләрмен: җырга өйрәндем
Кайда һәм кемнәр белән…»
Уйлады Саша: «Түзәрмен.
Көтәрмен. Сөйләр, беләм».
 
ХХ
 
Алар көймәдә йөргәндә,
Чал дулкын уйный иде.
Бабай Иделне күргәндә
Шатланып туймый иде.
«Исәнме, гүзәл Иделем!
Мин сине яшьтән сөйдем».
Ә Саша: «Бик озак тордың,
Син, бабай, кайда идең?»
«Еракта булдым, еракта…»
«Кайда соң?» Дәшми бабай.
Җавап сүзен көткән чакта
Офтанып куя малай.
«Яхшымы соң ул якта эш?»
«Беләсең килә, димәк?
Әй, балам… – Шунда карт тавыш
Калтырап куя кинәт. –
Шундый ачы тормыш анда;
Куркырсың хәтта уйлап;
Буш, караңгы, ерак дала –
Хатлар да йөри еллап.
Яшисең анда көчеңне,
Гомереңне әрәм итеп;
Күмәсең якын кешеңне,
Үзең дә шуны көтеп…
Акрынлап шиңә барасың…»
«Ник анда булдың, бабай?..»
«Үсәрсең, Саша, аңларсың».
Һәм елый башлый малай.
 
XXI
 
Саша инде көтеп туя:
«Үсәрсең дә үсәрсең!» –
Һаман шулай диләр миңа,
Тиз үсәрмен микән соң?
Шулай дип, әти-әни дә
Һәм бабай да көттерә…»
(Саша урындыкка баса.)
«Мин инде зур бит менә!
Сөйлә, бабай, мин бит аңлыйм!
Әллә сез бер сүзлеме?»
Бабай йөрәген тыялмый, –
Юк шул аның тезгене.
«Хәзер үк белергә телим,
Телим, бабай, һәммәсен!»
Бабай да күтәрә телен:
«Аңламассың әмма син!
Укырга кирәк шул сиңа!
Сөйләрмен бәйнә-бәйнә!
Хәзергә әле көч җыйна,
Күз төшер әйләнәңә.
Тарихны өйрән, дөньяны
Һәм илнең бөтен ягын».
«Кайчан белермен мин аны,
Күпме көтәргә тагын?»
«Бер ел, бәлки, артык үтәр».
Саша куанып туймый.
«Әни! Мин укырга китәм,
Шунсыз һич белеп булмый!»
 
XXII
 
Вакыт уза. Армый-талмый
Укый Саша, куана;
Тарихны да яхшы аңлый
(Тулды инде ун аңа).
Петербург һәм Читаны
Картадан тапты менә.
Илне күрә – ул бит аны
Зурларча яхшы белә.
Явызга мин нәфрәтле, ди,
Ярлыны хөрмәт итә;
Күргән-белгәнен хәтерли,
Карт сизә: вакыт җитә!
Картайды бабай, үзгәрде,
Йөри әле дә ничектер…
Тирән хәсрәтле сүзләрне
Тиздән Саша ишетер.
 
1870
Мазай бабай һәм куяннар
(Рус балаларына багышланган шигырьләрдән)
I
 
Мазай белән йөрим август аенда
Үрдәк атып Кече Вежли янында.
 
 
Бөтен дөнья кинәт талды тынлыкка,
Уйный кояш, кереп куе болытка.
 
 
Үзе бик зур булмаса да бу болыт,
Коеп үтте бик көчле яңгыр булып.
 
 
Туры, якты корыч чыбыклар кебек,
Тамчылары яңгырның җиргә кереп
 
 
Кадалалар иде… Без нык җебедек
Һәм карт белән бер сарайга йөгердек.
 
 
Сөйлим сезгә мин шул Мазай турында:
Мин, узганда һәр җәйне шул урыннан,
 
 
Берәр атна картта кунакта ятам.
Бу кечкенә авылны мин яратам.
 
 
Электән ул матур булып як-якка
Күренеп тора, чумып гаҗәп колмакка;
 
 
Бөтен авыл яшел бакча эчендә;
Йортлар тора баганалар өстендә.
 
 
(Бу җирләрне язын су каплап ала:
Венеция кебек, шул суда кала
 
 
Бөтен авыл.) Уйсу җирле бу якны
Мазай бабай сөя шашып шулчаклы!
 
 
Ул үзе тол, бар тик улының улы.
Яратмый карт бик күп тапталган юлны!
 
 
Берни түгел аңа кырык чакрымны
Барып кайту ялгыз урман аркылы.
 
 
«Юл түгел ул урман: киек һәм кошларга
Атып була». – Ә Шүрәле? – «Аңарга
 
 
Ышанмыйм мин! Батырланып, бер төнне
Көтеп чыктым, тик күрмәдем беркемне!
 
 
Гөмбә белән тула кичкә чиләгең;
Капкалыйсың нарат-кура җиләген;
 
 
Кичен кошлар сайрый; кычкыра һөдһөд,
Буш кисмәккә кычкырган төсле: гөп-гөп!
 
 
Очып китә, төнге авыл сагалап,
Очлы колак, сурәт күзле ябалак.
 
 
Төнлә… мин дә бераз шүрлим урманда;
Төнлә белән була бигрәк тын анда.
 
 
Шулай була бикләп куйган чиркәүдә,
Халык киткәч, калмагачтын берәү дә.
 
 
Нарат кына кайчак куя шыгырдап,
Куйган кебек карчык төштә мыгырдап…»
 
 
Чыкмый калмый Мазай ауга бер көн дә.
Яшәр иде кайгырмыйча ул бер дә,
 
 
Алдамаса күзе кайбер чак аны:
Хәзер бик еш бушка китә атканы.
 
 
Хәер, артык көендерми бу аны:
Чабып китсә әгәр аткан куяны,
 
 
Кылыйга ул яный, селкеп бармагын:
«Алдыйсың, – ди, – эләгерсең бер тагын!»
 
 
Мазай белә бик күп әкият тагын да
Авылдагы шәп аучылар турында:
 
 
Кузя ваткан мылтыгының чакмасын,
Алып йөри тулы шырпы тартмасын;
 
 
Көртлек көтеп, куаклыкта ята ул
Һәм тишеккә шырпы кабызып ата ул.
 
 
Берсе тагын, ауга йөргән чагында,
Чүлмәк белән күмер йөртә янында.
 
 
Сорау бирсәң: «Нәрсәгә ул күмер?» – дип,
Җавап бирә: «Кулым туңа минем бик!
 
 
Очрый калсам әгәр берәр куянга,
Башта утырам, мылтыгымны куям да,
 
 
Күмер белән кул җылытам аннары,
Ә явызга атам шуннан соң бары!»
 
 
Мазай өсти: «Менә сиңа шәп аучы!..»
Ә мин көләм, һич яшермим, туйганчы.
 
 
Бик шәпләрен авыл әкиятләреннән
(Шәбрәк алар дворян мәзәкләреннән!)
 
 
Ишеттем мин Мазай карттан күп кенә,
Берсен яздым сезнең өчен мин менә…
 
II
 
Сөйләде ул моны сарайда чакта:
«Безнең уйсу, сазламыклы бу якта,
 
 
Аулар куеп, халык тотып тормаса,
Тозакларга эләктереп кырмаса,
 
 
Кош-корт артык булыр иде биш өлеш.
Менә куян, – бик аяныч аның эш!
 
 
Кырны ташу каплаганда яз көннәр,
Кырылалар йөзләп-йөзләп мескеннәр.
 
 
Ул гына аз! – Һәркем чыга ауларга.
Тотыналар батырырга, кыйнарга.
 
 
Кайда вөҗдан?.. Мин бер бардым утынга
Көймә белән – язын утын бу кырга
 
 
Агып килә бик күп булып елгадан –
Шуны җыеп йөрим. Арта су һаман,
 
 
Күрәм шунда: кечерәк кенә атау бар, –
Җыелганнар шунда бик күп куяннар.
 
 
Минут саен якынлаша су артып
Мескеннәргә; атау булмас һич артык,
 
 
Карап торсаң, киңлеккә – бер аршыннан,
Озынлыкка кимрәк булыр саженьнан.
 
 
Якын килдем: колакларын салпытып
Тик торалар. Берсен алдым мин тотып.
 
 
Калганнары, кушу белән керергә,
Тотындылар үзләре сикерергә!
 
 
Утыртуга кылыйларның барысын да,
Атау калды су астында. Мин шунда:
 
 
«Шул шул! – дидем. – Бәхәсләшеп тормагыз,
Һәрвакытта Мазай картны тыңлагыз!»
 
 
Шулай барам акрын гына гәп орып;
Күрәм тагын: аякларын кушырып,
 
 
Куян утыра бер багана башында.
Зур йөк түгел! – Алып салам ансын да.
 
 
Ишеп кенә китим дисәм, бер якта
Күреп алдым – ана куян куакта.
 
 
Байбикәдәй юан үзе. Чак сулый.
Чикмән белән төреп алдым. Калтырый,
 
 
Дер-дер килеп… Вакыт шактый соң гына.
Агып бара бер бүрәнә – зур гына.
 
 
Бүрәнәдә ятып, басып, утырып,
Унлап куян агып бара, куркынып.
 
 
«Алыр идем – көймәм батар!» – дим шунда.
Тик кызганыч куяннар да, утын да.
 
 
Бер ботагын эләктереп багорга,
Алып кайттым бүрәнәне авылга…
 
 
Мин авылдан көймә белән үтешли:
«Кара! Кара! Мазай бабай ни эшли!» –
 
 
Дип шаулаша бала-чага, хатын-кыз.
Ярар, дим мин, карап кына ятыгыз!
 
 
Барып кына чыктык авыл артына,
Котырмыйлар куяннарым чак кына:
 
 
Сузылалар, басалар арт аякка,
Иштермиләр, – көймә борыла як-якка.
 
 
Ярны күргән алар – кылый наяннар:
Ярда – уҗым, куаклыклар, урманнар!..
 
 
Көймә белән бүрәнәне бер ярга
Туктатам да: «Изге юл!» – дим аларга…
 
 
Шунда ук чабып китте куяннар.
Ә мин: «Тот, – та, – тот!
Тизрәк, җанварлар!
Кылыйлар, әйдә,
Котылыгыз! – дим; –
Кыш көне әмма
Сак булыгыз! – дим. –
Төбәрмен – бух!
Аварсыз – уу-ух!..»
 
 
Һәм командам шундук минем таралды.
Ә көймәдә бары ике пар калды –
 
 
Чыланганнар, хәлләре юк, – шул көйгә
Алып кайттым, капчыкка салып, өйгә.
 
 
Авырулары төнлә терелеп җиттеләр,
Йокладылар, ашадылар, киптеләр.
 
 
Капчык белән иртән илттем дә кырга
Бушаттым. Әй тотындылар чабарга!
 
 
Озатканда шул ук киңәшне бирдем:
«Очрамагыз кыш көне миңа!» – дидем.
 
 
Яз да, җәй дә мин тимимен кылыйга:
Тиресе начар, йоннары бик коела…»
 
1870
Рус хатыннары
Княгиня Трубецкая1313
  Княгиня Екатерина Ивановна Трубецкая (әтисе буенча – графиня Лаваль) 1826 елда ире Сергей Петрович Трубецкой (1790–1860) артыннан Себергә китеп, 1854 елда шунда үлеп кала.


[Закрыть]
(1826)
Беренче кисәк
 
Чана җайлы, җиңел һәм нык,
Күргән кеше сокланырлык;
 
 
Башта граф үзе аны
Кат-кат тикшереп карады.
 
 
Җиктеләр алты ат аңар,
Кабыздылар эчтә фонарь.
 
 
Граф ипләде мендәрне,
Аю тиресе дә җәйде,
 
 
Дога укып ул иелде,
Уң почмакка тәре элде.
 
 
Һәм үкседе… Бүген кызын
Озата ул… Юл бик озын…
 
I
 
«Әйе, без бер-беребезнең
      Теләбез җанын,
Бармы, әткәм, уйла үзең,
      Башка юл тагын?
Ярдәм итә алыр иде
      Берәү… Кичер, дим!
Риза булып җибәр мине,
      Фатихаңны бир!
 
II
 
Кабат кайтып күрешүгә
      Өметем бик аз.
Сау бул һәм бел: ерак җирдә
      Һич тә онытылмас
Мәхәббәтең, соңгы сүзең…
      Аерылганда
Мин еламыйм, әмма үзем
      Сагынырмын анда!
 
III
 
Тәңре шаһит!.. Изге һәм зур
      Бер бурыч миңа
Йөкләнгән бит… Кичер, нык бул!
      Әткәм, яшь койма!
Юл озын, язмыш авыр, тик
      Күкрәгем – калкан…
Менә нинди кызым бар, дип,
      Әткәем, мактан!
 
IV
 
Сау бул, туган-үскән җирләр –
      Зарлылар иле!
Сау бул син дә, шомлы шәһәр –
      Патшалар өне…
Гүзәлрәк Лондон, Париж, Рим
      Һәм Венеция,
Зиннәтлерәк алар, әмма
      Мин сине сөям.
 
V
 
Бәхетле узды яшь чагым
      Синдә. Балларга
Йөрдем. Исемдә шуганым
      Текә тауларда.
Сөйдем Нева шапылдавын
      Кичке салкында
Һәм герой торган мәйданны
      Корыч атында…
 
VI
 
Онытасым юк… Безнең хакта
      Сөйләрләр әле…
Мин нәләтлим шыксыз йортта
      Биегәнемне
Беренче тапкыр кадрильгә1414
  Трубецкая Кышкы сарайны һәм анда үзенең Николай I белән биюен искә төшерә.


[Закрыть]

      Яндыра ул кул
Минем кулымны әле дә…
Шатлан ...............................
............................................»
 
*
 
Җайлы, тыныч, җиңел чана
Шәһәр буйлап узып бара.
 
 
Кара кигән, бара ялгыз,
Хатын сулган, гүя җансыз.
 
 
Ә графның секретаре
(Аның күкрәк тулы тәре,
 
 
Курыксыннар өчен бар да) –
Хезмәтче белән ул алда…
 
 
Чыбыркыны чыжлаталар…
«Юл бир!» – дип кычкыра алар.
 
 
Һәм артта кала башкала,
Инде озын юл башлана.
 
 
Кыш бик салкын. Юлчы ханым,
Станциягә җиткән саен,
 
 
Үзе чыга: «Тиз булыгыз,
Атларны алмаштырыгыз!»
 
 
Юмарт кулдан сибеп алтын,
Бүләкли ул ямщик халкын.
 
 
Егерменче көн дигәндә,
Көчкә җиттеләр Төмәнгә,
 
 
Тагын ун көн үткәч инде,
«Күрербез без Енисейны, –
 
 
Секретарь сөйләнә шулай, –
Патша да шәп йөрмәс болай!..»
 
*
 
Алга! Ямансулый күңел,
      Гел авырая юл,
Ә хыяллар матур, җиңел –
      Бер төш күрде ул.
Балачагы! Яши алар
      Нева ярында,
Биек өйдә. Арсланнар –
      Подъезд янында.
Баскычта палас, матур зал –
      Утлар җемелди.
Бүген балалар өчен бал,
      Музыка гөрли!
Ал тасма үрделәр аның
      Коңгырт чәченә,
Бик матур кием-салымы,
      Чәчәкләре дә.
Әткәй керде. Чәч агарган,
      Йөзе ал аның:
«Әй, Катя, ай-яй сарафан,
      Һәркем таң калыр!»
Катяга чиксез күңелле.
      Матур балалар
Әйләнәләр, аллы-гөлле
      Чәчкәдәй алар!
Уздырып балалардан да,
      Киенгән картлар:
Плюмаж1515
  Плюмаж – баш киемен бизәкләп куелган каурыйлар.


[Закрыть]
, тәре, тасмалардан,
      Чыңлый шпорлар…
Катя бии, бәйрәм итә,
      Ул гамьсез көлә,
Шук балачак узып китә…
      Кабат төш күрә:
Икенче вакыт бер балда
      Катя шат бии,
Матур бер яшь егет аңа
      Пышылдап сөйли…
Шуннан тагын баллар, баллар…
      Ул – хуҗа ханым,
Зур түрәләр, генераллар –
      Кунагы аның…
 
 
«Бәгърем, син нигә күңелсез?
      Нинди кайгыдан?» –
«Акыллым! Моннан китик без,
      Туйдым шау-шудан!»
 
 
Катя да, сөйгән яры да
      Китте чит илгә.
Сокландыргыч көньягына,
      Мәңгелек Римга…
Ах! Тормышны нәрсә белән
      Хәтерләр идек,
Әгәр кайчак туган илгә
      «Хуш, сау бул!» диеп,
Ямьсез төньяктан китмәсәк
      Көньяк илләргә,
Һәм тик икәү ял итмәсәк…
      Анда берәү дә
Һич акыл өйрәтми безгә…
      Үзебез генә,
Сайрашып, карап күзгә-күз,
      Яшибез бергә.
Хәрабәләр, музейлар һәм
      Иске храмнарны
Карап, сөйгән ярың белән
      Бар тойгыларны
Уртаклашу бик күңелле!
 
 
      Син – Ватиканда;
Матур ул, әмма күңелне
      Сыкрата анда
Ямьсез уйлар; ул – үлеләр
      Дөньясы. Аннан
Тагын кире чыгу белән
      Каласың хәйран.
Бар да җанлы. Фонтан бәрә,
      Җырлый һөнәрче;
Ишәк акыра, гөрли сәүдә,
      Тик бер күрсәңче!
«Энҗе кемгә? Улита бар!
      Салкын сулар бар!..»
Җырлап-биеп сугышалар,
      Канәгать алар.
Рим кызының шомырт кебек
      Кап-кара чәчен
Ашыкмый утыра үреп
      Карчык әнкәсе.
Көн эссе. Күңелсез безгә –
      Шау-шу урамда.
Тынлык һәм күләгә эзләп,
      Керәбез храмга.
Салкынча, ярым караңгы
      Һәм тын биредә…
Ләкин авыр уйлар тагы
      Туа күңелдә.
 
 
Изгеләр һәм фәрештәләр
      Карый түшәмнән,
Стеналар мәрмәр, идәнгә
      Яшма түшәлгән…
 
 
Сәгатьләрчә син тыңлыйсың
      Дулкын җырларын,
Саф акыл эшли, тынмыйсың,
      Матур уйларың…
Тау сукмагыннан таң белән
      Менеп югары
Сокланасың: нинди иртә!
      Җиңел тын алу!
Көн һаман кыздыра бара,
      Чык юк үләндә…
Безгә, зонт сыман, пинналар1616
  Пинна – наратның бер төре.


[Закрыть]

      Җәя күләгә.
Гөрләшеп йөрү шат көндә
      Икәүләп бергә
Княгиняның күңелендә
      Калган гомергә.
 
 
Өмет һәм шатлык көннәре
      Кайтмаслар кире,
Алар өчен күз яшьләре
      Акмасын инде.
 
 
Юк булды матур төшләре;
      Алла каргаган
Ерак җирнең күренешләре:
      Барин бик яман,
Ә мескен хезмәтчел мужик
      Аркасын бөккән…
Ансы боера, монсы кол бит –
      Бу шулай күптән!
 
 
Тагын төш күрә: ярлылар
      Кырда, болында;
Төш күрә: сыкрый бурлаклар
      Идел буенда…
Беркатлы ул, коты чыга,
      Ашаудан кала,
Һәм бергә барган юлчыга
      Сораулар ява:
«Әйтче, туклар, бәхетлеләр
      Юкмыни монда?» –
«Син коллар һәм хәерчеләр
      Патшалыгында!..»
 
 
Ул уянды – төшнең чыны!
      Чү, әнә алда
Моңлы тавыш – богау чыңы!
      Тоткыннар бара.
Княгиня акча өләшә
      Уңга да сулга,
Алар рәхмәт укып дәшә:
      «Хәерле юлга!»
 
 
Күз алдында алар һаман
      Басып тордылар,
Авыр, газаплы уйлардан
      Качты йокылар!
«Әйе, ул да үткән моннан.
      Бер генә ич юл…
Ләкин эзен күмгән буран.
      Ямщик, тизрәк бул!..»
 
*
 
Киткән саен көнчыгышка,
Салкын көчәя;
Буп-буш. Тик өч йөз чакрымга –
Өтек бер шәһәр.
Шулай да сөенеп карыйсың
Нурсыз өйләргә,
Ә кешеләре кайда соң?
Өрми этләр дә.
Чәй эчәләр – салкын барсын
Өйләргә куган.
Солдат һәм йөк үтте юлдан,
Курантлар суга.
Тәрәзләр бозлы… берсендә
      Ут җемелдәде…
Әнә собор… читтә төрмә…
      Ямщик селтәде
Чыбыркысын… Шәһәр артта
      Калды. Шушыннан
Башланды таулар уң якта,
      Сул якта – урман…
Эшли акыл; үзе арыган,
      Каршылый таңны.
Уйлар алмашына һаман,
      Әрнетеп җанны.
Ул якын дусларын күрә,
      Күрә төрмәне,
Һәм нигәдер, Алла белә,
      Аңа шул мәлне
Ком сипкән бер кәгазь сыман
      Күренә бит күк,
Ай – кызыл сургуч басылган
      Түгәрәк кебек…
 
 
Биек таулар артта калды,
      Башланды дала.
Үле җир бу! Эзлә, бармы
      Бер агач анда?
Бурят-ямщик ди: «Күрәмсез,
      Бу – тундра була!»
Княгиня карый һәм ямьсез
      Уйларга чума:
Комсыз адәм бу якларга
      Килә алтынга!
Алтын – тирән елгаларда,
      Төпсез сазлыкта.
Елгадан читен табуы,
      Сазлык – куркыныч,
Рудниктан казып алуы
      Тагы да коточкыч.
Анда караңгы, бик тирән,
      Тормыштан ерак…
Каргалган ил, сине нигә
      Тапкан соң Ермак?..
 
*
 
Караңгы төн җәйде канат,
      Ай чыкты тагы.
Княгиня озак ятты карап,
      Борчылды җаны…
Йоклап киткәч төш күрде: ул –
      Башня башында;
Таныш шәһәр һәм таныш юл
      Аның каршында.
Шау-шу. Никтер йөгерәләр
      Киң бер мәйданга –
Сәүдәгәрләр һәм түрәләр,
      Поплар бар анда;
Хәтфә, ефәк, төрле кием…
      Мәйдан чуп-чуар…
Бер полк тора, тагын килде
      Бүтән полклар,
Меңнән арткандыр солдатлар.
      «Ура!» кычкыралар алар,
Көтәләр нидер…
Халык шаулый, гүли, аның
Йөздән берсе нәрсә барын
      Чынлап белмидер…
Тик шул чагында астыртын,
      Хәйләкәр генә,
Давыл белән таныш француз1717
  Давыл белән таныш француз – «1789 елгы француз буржу аз революциясе белән таныш кеше» мәгънәсендә.


[Закрыть]

      Бер чәчтараш көлә…
 
 
Яңа полклар киләләр:
      «Бирелегез!» – диләр.
Җавап – штык һәм пулялар, –
      Һич бирелмиләр!
Бер генерал, кыю булып,
Карега1818
  Каре – дүрт яктан да атакаларны кире кайтару өчен, гаскәрне дүртпочмак формасында тезү. 1825 елның 14 декабрендә үзләренең мәйданга алып чыккан гаскәрләрен дека бристлар шулай тезгәннәр.


[Закрыть]
кергәч кычкырып –
      Ауды атыннан.
Тагын берсе якын килде:
«Патша сезне кичерә!» – диде.
      Бетте ансы да.
 
 
Митрополит килде үзе,
      Зур тәре тоткан:
«Буйсыныгыз! – Алла сүзе,
      Ул шулай кушкан!»
 
 
Солдатлар чукынып тыңлады,
      Тик җавап бердәм:
«Укы, карт, өйдә догаңны,
      Кит, юкка йөрмә!..»
Шуннан туплар телгә килде,
Патша үзе «па-ли!» диде…
. . . . . . . . . . . . . . . . . .
Княгиня һушсыз калды,
Биек башнядан ташланды.
 
 
Җир асты – юеш коридор,
      Сузыла еракка,
Ишек саен часовойлар,
      Ишек – йозакта.
Дулкын шавы кебек, тышта
      Тавыш яңгырый,
Эчтә фонарь яктысында
      Мылтык ялтырый;
Аяк тавышы бик еракта
      Озаклап гүли,
Сәгать суга, төрле якта
      Сакчылар йөри…
 
 
Зур бәйләмнән ачкыч карап,
      Инвалид бабай,
Чал мыегын сыпыргалап,
      «Әйдә!» – ди аңа. –
Ирең исән. Атла, ханым,
      Илтим янына…»
Княгиня, картка ышанып,
      Китте артыннан…
 
 
Озак бардылар… Ниһаять,
      Ишек чыңлады.
Тере мәет… кочты кинәт
      Җан дусты аны!
Ауды иренең күкрәгенә:
      «Нәрсә кушасың?
Үч алырмын, көч бар миндә,
      Эшләрмен барсын!
Әллә барып үтенимме?..» –
      «Юк, барып йөрмә!
Мәрхәмәт бар дип белдеңме
      Палач күңелендә?» –
«Ишетелми сүзең, җаным,
      Мондый шау-шуда,
Йә сакчылар акыра тагын,
      Йә сәгать суга!
Нигә чит кеше бар бире?..» –
«Син бала булма».
 
 
«Вакытыгыз бетте!» – диде
      Чит кеше шунда…
 
*
 
Княгиня куркып уянды,
      Боз булды күңел,
Калтыранды: болар бары
      Төш кенә түгел.
 
 
Ай йөзә күкнең түрендә
      Бик тонык кына,
Сулда карурман күренә,
      Енисей – уңда.
Ямщик йоклаган. Караңгы.
      Очрамый бер җан.
Ишетелә бүре улавы
      Калын урманнан.
Елгада җил бии, уйный,
      Усал үкерә,
Чит милләт кешесе җырлый
      Сәер бер телдә.
Ниндидер кырыс пафос бар
      Билгесез телдә,
Гүя давылда акчарлак
      Йөрәкне телә…
 
 
Княгиня өши; ул төндә
      Бик салкын иде,
Салкын белән көрәшергә
      Көче юк инде.
Курку биләде акылны:
      Юл ерак тагын…
 
 
Ямщик җырламый, ул тынды,
      Кумый атларны.
Ишетелми тройка алда,
      «Әй! Тереме син?
Йоклама, ямщик!» – «Борчылма,
      Гадәтләнгән мин…»
 
 
Очалар… Тәрәзә туңа,
      Берни күренми,
Куркыныч йокысын куа,
      Йокы чигенми.
Авыру хатынның ул кинәт
      Аңын бетерде,
Сихерче күк, башка илгә
      Аны китерде.
Бу як таныш аңа күптән,
      Дулкын җырлары
Һәм болытсыз зәңгәр күктән
      Кояш нурлары
Иске дусны сәламлиләр…
      Кая бакса да,
«Әйе шул, бу – көньяк!» – диләр
      Барысы да аңа…
 
 
Болыннарда чәчәк тулы –
      Кайсын өзәргә?
Бөтен җирдә кояш нуры.
      Тауда, үзәндә –
Саф гүзәллек. Табигатьтә –
      Шатлык, тантана;
Җырлый кояш, диңгез, чәчкә:
      «Көньяк!» – дип аңа.
 
 
Тауны диңгездән аерган
      Тар гына ара,
Җан дусты аның янында, –
      Ул очып бара.
Барган юллары – гөл генә,
Гөлләрдән хуш ис бөркелә,
Салынып тора агачында
      Җимеш, – нинди күп;
Куе яфрак арасыннан
      Күренә саф күк;
Диңгездә йөзә кораблар,
      Җемелди җилкән,
Ә биек таулар еракта
      Күкләргә җиткән.
Тауның төсе үзгәрә гел!
      Бер сәгать элек
Якут иде. Балкый хәзер
      Чын топаз кебек…
Менә качыр. Йөк төялгән.
      Шөлдер – муенында.
Веноклы хатын ияргән,
      Кәрзин – кулында.
Әйтте хатын: «Хәерле юл!»
      Көлеп иелде,
Аңа чәчкә ыргытты ул,
      Бу – көньяк, әйе!
Кара күзле антик кызлар,
      Розалар иле…
Чү! Кайдадыр музыка бар,
      Бик матур көе!..
 
 
«Әйе, бу – көньяк! – (ди аңа
      Төшкәе аның) –
Сөйгән ярың синең янда,
      Ул азат тагын!..»
 

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации