Электронная библиотека » Николай Некрасов » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Николай Некрасов


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 9 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Икенче кисәк
 
Инде ике ай да тула, –
Көнен-төнен һаман юлда.
 
 
Таң калырлык ипле чана,
Соң бу юлның очы кайда?
 
 
Секретарь да шундый арыды,
Юлда аны авыру алды.
 
 
Княгиня ике көн көтте,
Аннары ул ялгыз китте…
 
 
Иркутскида каршы алды
      Шәһәр башлыгы,
Коры сөяк кенә бары –
      Таяктай сыны.
Чәче ап-ак. Тәреләр таккан.
      Өр-яңа мундир,
Каурыйлы киң эшләпәдән,
      Ул – карт бригадир1919
  Бригадир – патша армиясендә полковник белән генерал арасындагы бер чин.


[Закрыть]
.
Никтер ямщикны орышып,
      Килде чанага,
Ишеген ачты, тырышып,
      Княгиняга…
 
 
Княгиня
(станция өенә килеп керә)
Нерчинскига! Атлар кирәк!
 
 
Губернатор
      Каршылыйм үзем.
 
 
Княгиня
Атлар җигелсен тизрәк!
 
 
Губернатор
      Сезгә бар сүзем.
Монда юллар бигрәк начар,
      Ял итегез башта!
 
 
Княгиня
Рәхмәт сезгә! Миндә көч бар…
      Юл инде кыска…
 
 
Губернатор
Сигез йөз чакрымлап бардыр,
      Эш анда түгел,
Юллар яман бездән ары,
      Борчыла күңел…
Сезгә әйтү – бурычым минем,
      Җиде ел төгәл
Әткәгездә хезмәт иттем
      Тугрылык белән.
Ул – тирән акыллы кеше
      Һәм яхшы җанлы,
Рәхмәт аңа барысы өчен,
      Онытмам аны,
Башкарырмын һәммәсен дә –
      Нинди боерык бар?
 
 
Княгиня
Кирәк түгел бернәрсә дә.
(Өйалды ишеген ача.)
      Әзерме атлар?
 
 
Губернатор
Атлар биреләчәк сезгә
      Мин әйткәннән соң…
 
 
Княгиня
Үтенәмен, әйтсәгез лә!..
 
 
Губернатор
      Бер сәбәп бар шул:
Соңгы почта белән әле
      Бер кәгазь килде…
 
 
Княгиня
      Әллә анда
Кайтырга дигәнме кире?
 
 
Губернатор
      Әйе, чыннан да…
 
 
Княгиня
Нинди кәгазь соң ул, кемнән?
      Әткәем барсын
Эшләде. Соң аның белән
      Кемнәр шаярсын?
 
 
Губернатор
Әйтә алмыйм бернәрсә дә…
Ерак юлыгыз…
 
 
Княгиня
Юкка лыгырдау нәрсәгә?!
      Тизрәк булыгыз!
 
 
Губернатор
Ат җигәргә кушмадым мин…
      Мин патша монда!
Утырыгыз! Тыңлагыз, дим:
      Бу авыр юлга
Җибәргән сезне, кызганган
      Яхшы картыбыз,
Әмма бу хәл – үлем аңа…
      Кире кайтыгыз!
 
 
Княгиня
Юк! Мин бер башлаган эшне
      Тәмам итәрмен!
Сөйләп торуы да көлке –
      Сөям әткәмне,
Һәм ул – мине! Тик белегез:
      Тагы да изгерәк
Минем бурыч. Ат бирегез!
Китимче тизрәк!
 
 
Губернатор
Вакыт кадерле икәнен
      Мин аңлыйм ансын,
Тик сезне ниләр көткәнен
      Беләмсез барсын?
Безнең яклар – коры, буш як,
      Ә бездән ары –
Тагы да ярлы. Кышы озак,
      Кыска – язлары.
Кыш сузыла – белү кирәк –
      Сигез ай анда.
Кләймәсез кеше сирәк,
      Усал алар да.
Ярсып йөриләр иректә
      Анда варнаклар2020
  Варнаклар – каторжаннар.


[Закрыть]
;
Коточкыч караңгы төрмә,
      Тирән рудниклар.
Ирегез белән тик икәү сез
      Бер минутка да
Булмассыз, ә көн итәрсез
      Зур казармада.
Анда сезгә каткан икмәк
      Һәм квас – азык.
Каторжан бардыр биш меңләп,
      Нәрсә ул язык –
Белмиләр. Төн буе сугыш,
      Үтерешләр була;
Аларның хөкеме куркыныч!
      Һәм сез гел шунда…
Сезне дә, яхшы белегез,
      Кызганмас беркем!
Үзе гаепле ирегез…
      Ә сез… ни өчен?
 
 
Княгиня
Беләм, тормышы иремнең
      Коточкыч яман.
Булмасын язмышым минем
      Яхшырак аннан!
 
 
Губернатор
Сез анда түзә алмассыз
      Начар һавага!
Зинһар, әйткәнне аңлагыз,
      Китмәгез анда!
Ул илдә яшәп буламы?
      Һәр сулавыңда
Пар түгел, вак боз тузаны
      Чыга борыннан.
Ел буе салкын, караңгы,
      Эссе көннәрдә
Кипмәс сазлыкның парлары
      Агу бөркәләр.
Әйе!.. Куркыныч ил! Аннан
      Кача җанвар да,
Тоташ йөз тәүлеккә барган
      Төн башланганда…
 
 
Княгиня
Кешеләр яши ич анда,
      Мин дә күнәрмен…
 
 
Губернатор
Хәтерләрсез әле, бала,
      Яшьлек көннәрен!..
Кызын тапкач, монда ана
      Кар белән юа,
Бәллү итеп буран котыра
      Төннәр буена,
Кыргый ерткычлар үкереп
      Уята таңда,
Буран, йорт иясе кебек,
      Тәрәзә кага.
Кара урман. Сулар тирән,
      Шуннан көч алып
Ныгый, табигатьне җиңә
      Мондагы халык.
Ә сез?..
 
 
Княгиня
Нәрсә кызганырга?
      Мин бер көнгә дә
Калмыйм! Иремнең янында
      Телим үләргә!
 
 
Губернатор
Әйе, үләрсез, тик алдан
      Мәңгегә инде
Бәхетсез башы югалган
      Бичара ирне
Газапларсыз. Аның өчен
      Сорыйм: бармагыз!
Эштән арып кайткан кеше
      Төрмәдә ялгыз,
Сохари ашап, идәндә
      Йокларга ятса,
Бәхетле төшләр кергәндә,
      Тоткының – патша!
Оча дуслары янына
      Һәм сезне күрә.
Уянгач, эшли тагын да
      Көр күңел белән.
Ә сез булсагыз?.. Ул белмәс
      Татлы хыялны.
Сезнең күз яшьләрен күргәч,
      Сызланыр җаны.
 
 
Княгиня
Ах!.. Сөйләгез башкаларга
      Моның барсын да.
Күпме газапласагыз да,
      Елап ярсымам!
Ташлап ватанны, дусларны,
      Сөйгән атамны,
Ант иттем мин… Изге антны
      Читкә атармы
Тугры бер дус? Мин зинданга
      Күз яше илтмәм,
Намусын саклар ул анда,
      Көч алып миннән!
Безнең терәк: хаклык бездә
      Дигән иман бар,
Палачлар җирәнеч безгә…
 
 
Губернатор
      Матур хыяллар!
Алар биш көнгә дә бармас.
      Йөрәк җилкенер,
Кайгы да мәңгегә калмас,
      Яшисең килер.
Монда хурлык, монда төрмә,
      Җәбер һәм михнәт,
Анда – баллар сезгә көн дә,
      Ирек һәм хөрмәт.
Тәңре кушса… ошап куяр
      Берәрсе тагын,
Сез хокуклы, кем соң тыяр…
 
 
Княгиня
      Җитәр!.. Ходаем!..
 
 
Губернатор
Ачык әйттем үзегезгә,
      Кире китегез.
 
 
Княгиня
Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә!
      Сабыр итегез!
Анда элек тә дөньяның
      Җәннәте иде,
Җәннәтне Николай тагы
      Тазартты инде.
Анда тереләй чериләр –
      Җанлы табутлар,
Иудалар – анда ирләр,
      Хатыннар – коллар.
Анда тик ханжалык көтә,
      Намус тапталган,
Нахаллар тантана итә,
      Явыз үч ала.
Юк, мин киселгән урманда
      Булмам яңадан,
Калын имәннәрдән анда
      Төп кенә калган.
Ник кайтыйм? Алдашу, ялган
      Мәкер эчендә
Урын юк чынны аңлаган
      Тугры кешегә!
Ирекле һәм изгеләрнең
      Явыз палачын
Күрергә һич юк теләгем,
      Еракта калсын.
Кайтыргамы безне сөйгән
      Кешене онытып?
 
 
Губернатор
Кызганмаган сезне нигә?
      Сез кайгы йотып
Йөрисез. Кем ул, алайса?
 
 
Княгиня
Туктагыз, димен!
 
 
Губернатор
Нәселегез гали булмаса,
      Мин тынар идем.
Әгәр минем әйткәннәрем
      Итмәсә файда,
Горурлык коткарыр, бәлкем…
      Чыкканда аңа,
Сез гүзәл һәм бай идегез,
      Гөнаһсыз саф җан,
Тик сезнең турыда ирегез
      Һич уйламаган –
Сайлаган юлы яраксыз,
      Язмышы шулай!..
Ә сез артыннан чабасыз,
      Кызганыч колдай!
 
 
Княгиня
Юк, мин кызганыч кол түгел,
      Мин – хатыны-яры!
Карайса да язмыш күгем,
      Ташламам аны.
Аһ, ул башка хатын өчен
      Ташласа мине,
Шиксез, җитәр иде көчем –
      Кол булмас идем!
Тик беләм: көндәшем минем –
      Сөю ватанны,
Кирәк булса, кичерер идем
      Яңадан тагы!..
 
*
 
Княгиня туктады сүздән…
      Тик тора карт та.
«Генерал, үтенәм сездән,
      Җигелсен атлар!»
Карт дәшмәде, тик идәндә
      Күзләрен йөртте,
«Күрешербез, – дип, – иртәгә», –
      Ул чыгып китте…
 
*
 
Шул ук әңгәмә иртәсен,
      Шундый ук газап.
Әмма генерал нишләсен –
      Нәкъ шул ук җавап.
Бетте инде дәлиле дә,
      Ул тайды хәлдән,
Дәшмичә, бик эре генә
      Йөрде бүлмәдә
Һәм, ниһаять, әйтте: «Яхшы!
      Булмый коткарып!..
Тик сез югалтасыз барсын,
      Мондый юл алып!..»
 
 
Княгиня
     Тагын нәрсә җуям, ничек?
 
 
Губернатор
      Киткәндә моннан,
Сез кул куярсыз, ваз кичеп
      Барлык хокуктан!
Карт туктады. Бу куркыныч
      Сүзләрдән файда
Көткәндер ул. Тик бик тыныч
      Әйтелде аңа:
«Чәчегез агарган, әмма
      Үзегез – бала!
Безнең хокуклар – чыннан да
      Хокукмы алар?
Кирәге юк миңа, аларның
      Бирәм һәммәсен!
Кайда кәгазь? Кул куярмын!
      Атлар җигелсен!..
 
 
Губернатор
Ул кәгазьгә куйсагыз кул,
      Гади бер хатын,
Хәерче сез!.. Шомлы бу юл!
      Уйлагыз тагын!
Әткәгез сезгә дөньяда
      Биргән барын да,
Сез телисезме шуңардан
      Мәхрүм калырга?
Мирасны һәм дворянлыкны
      Югалтыргамы?
Юк, уйлап карагыз моны –
      Керермен тагы!..
 
*
 
Китте. Кермәде аннары…
      Төшкәч караңгы,
Хәлсез княгиня аның
      Өенә барды.
Кертмәделәр. Генерал нык
      Авырган, имеш…
Нәкъ биш тәүлек газапланып
      Үтте шул килеш.
Алтынчы көнне генерал
      Үзе килде дә
Төкселәнеп әйтте аңар:
      «Атлар бирергә
Хакым юк. Китәрсез моннан
      Сез этап белән…»
 
 
Княгиня
Айлар үтәр бит, – әй Алла! –
Юлда?
 
 
Губернатор
      Бик беләм.
Яз көне җитәрсез анда,
      Үтермәсә юл.
Сәгатенә дүрт чакрым да
      Барып булмый шул
Богау белән. Көн уртасы –
      Привал. Кич булса –
Тагын тукта, яктырганчы.
      Буран котырынса –
Карга күмел! Ятып калдың…
      Аһ, күпме газап!..
 
 
Княгиня
Мин бик яхшы аңламадым –
      Нәрсә ул этап?
 
 
Губернатор
Юлда кораллы казаклар
      Илтәләр саклап,
Бара богаулы караклар,
      Сыкранып атлап.
Алар тыныч бармый бер дә,
      Качмасын өчен,
Бәйлиләр нык аркан белән
      Берсенә берсен.
Бик авыр юл! Моннан китсә
      Биш йөзләп кеше,
Нерчинскига җитәр җитсә
      Тик өчтән берсе!
Чебен кебек кырылалар,
      Кыш көне бигрәк…
Шундый юлда сезгә ни бар?
      Кайтыгыз тизрәк!
 
 
Княгиня
Юк! Мин шуны көткән идем…
      Сез… явыз бәндә!..
Бер атнам буш узды минем…
      Нигә көләргә!
Башта әйтсәгез, мин юлда
      Идем бит күптән…
Богаулар салыгыз кулга,
      Мин җәяү китәм!..
 
*
 
«Атта китәрсез!.. – дип, аңар
Кычкырды кинәт генерал,
      Күзен каплады: – Сезне
Күпме газапладым!..»
(Ап-ак мыегына аның
      Күз яше тамды.)
«Кичерегез! Миңа әллә
      Бу бик җиңелме?
Сезнең юлны киртәләргә
      Приказ бар иде!
Әйе, мин киртәләр салдым!
      Алып калырга
Омтылдым, саф минем җаным
      Хөкем алдында!
Төрмәнең каткан икмәген,
      Этап газабын,
Бу тормыш тәмуг икәнен,
      Хурлыгын аның
Сөйләп куркытмакчы идем,
      Алдандым ләкин!
Инде гәрчә башны, димен,
      Югалтсам да мин,
Сезне артык җәфаламам,
      Юк, булмый, бетсен…
Өч көндә җитәрсез анда…
 
 
(Ишекне ачып кычкыра.)
 
 
Атлар җигелсен!..
 
Эпилог
 
Ул шомлы ел хәтерендә кемнең –
Белә күпме хатын барганын
Салкын илгә артыннан иренең.
Батырлыгы бөек аларның.
Нинди генә булса да карашлар
Драматик ул еллар турында,
Сакчы фәрештәдәй булды алар
Тоткыннарның авыр юлында.
 
 
Хикәябез, бәлки, дәвам итеп,
Кагылырбыз башкаларга да,
Кемнәр туган-үскән илдән китеп
Үлеп калган карлы далада.
Сокландыргыч алар! Кайсы илнең
Тарихында мөмкин күрергә
Гүзәллекнең шуңа тиң үрнәген?
Исемнәре калсын күңелдә!
Киләчәкнең шагыйрьләре тагы
Җыр багышлар әле аларга.
Ләкин безнең героиня даны
Бигрәк якты балкыр арада.
Төрмәгәчә юлы ерак булды,
Шәфкатьсезләр бик күп киртә куйды,
Һәм беренче үтте шуларны ул,
Һичнәрсәдән курка белмәде,
Башкаларга шулай күрсәтте юл,
Батырлыкка барысын өндәде.
 
1871
Княгиня М. Н. Волконская2121
  Княгиня Мария Николаевна Волконская (1807–1863) – 1812 ел– гы Ватан сугышы каһарманы генерал Н. Н. Раевскийның кызы. 1825 елда декабрист Сергей Григорьевич Болконскийга кияүгә чыга һәм 1826 елда аның артыннан Себергә бара. Утыз ел каторгада һәм сөргендә яшәгән декабристлар 1856 елда, амнистия буенча, Себердән кайталар (бу вакытта инде йөздән артык декабристтан унтугыз кеше генә исән калган була).
  Н. А. Некрасовның «Әби язмалары» дигән сүзләре очраклы гына әйтелмәгән. Ул, чыннан да, «Княгиня Мария Николаевна Волконская язмалары» белән танышып, фактик материалны шуннан алган.


[Закрыть]
(Әби язмалары)
(1826–1827)
Беренче бүлек
 
Наян оныкларым! Бүген тагын
Бакчадан тиз кире кергәннәр:
«Уйнап туйдык инде! Әби җаным,
Син бит элек явым көннәрдә
Безгә портретлар бүлмәсендә
Сөйли идең үткән заманны,
Әй күңелле иде һәммәсе дә!..
Сөйлә тагын…» Тик мин аларны
Кудым: «Ярый, дидем, өлгерерсез,
Сөйләр сүзем җитәр томнарга,
Үсә төшкәч, барысын да белерсез,
Өйрәнгәчтен бераз уйларга!
Сез аңларлык сүзем калмады да,
Утырмагыз өйдә, барыгыз,
Йөгерешегез болыннарда, кырда!
Җәй көнендә уйнап калыгыз!»
Һәм менә мин оныкларыма дип
Сызгалыйм бу язмаларымны;
Оныкларым өчен саклана бит
Рәсемнәре якыннарымның.
Миннән васыять бу альбом аларга
Һәм чәчәкләр – ерак кабереннән
Муравьёва2222
  Александра Григорьевна Муравьёва – декабрист Никита Муравьёв хатыны. Ире артыннан Себергә барып, шунда 1832 елда үлгән.


[Закрыть]
апаның; карарга
Төрле рәсем дәһшәт иленнән;
Изге васыять – тимер беләзегем…
Бабалары аны берзаман
Минем өчен койды, – беләсезме, –
Үзе киеп йөргән богаудан…
 
 
Мин туганмын, газиз оныкларым,
Тын авылда, Киев янында,
Гаиләдә мин иркә кыз булганмын.
Бай нәселнең иске данына
Дан өстәгән минем әткәм тагын:
Геройлыкны бәхет дигән ул,
Саф йөрәктән сөйгән үз Ватанын,
Бөтен көчен аңа биргән ул.
Унтугызда полк командиры
Булган ул, һәм, батырлыкларын
Күреп, хөрмәтләгән туган иле,
Данлы кеше иткән ул аны.
Персия һәм швед походында
Аның данлы исеме таралган,
Ә дәһшәтле уникенче елда
Тарихта ул мәңге дан алган:
Сугышларда узды гомере аның.
Походларда бергә булдык без,
Кайсы айны һәммәбез көн саен
Аның өчен тетрәп тордык без.
«Смоленск батыры» сугышларда
Булды алда, кыен урында…
Лейпциг янында каты яра
Алып, тагын тәүлек узуга
Сугышкан ул, тарихта әйтелгән:
Полководецларның сафында
Алыныр ул искә хөрмәт белән,
Россиябез исән чагында.
Үлемсез, дип, шагыйрьләр җырлады,
Аны мактап, шөһрәт җырларын;
Жуковский аңа багышлады
Сокландыргыч матур юлларын:
Дашковада булган батырлыгын
Һәм патриот-ата корбанын
Җырлый шагыйрь. Хәрби осталыгы
Балкыткан гел аның зур данын.
Дошманнарны җиңә белү сере
Көчтә генә түгел, аңлагыз:
Батырлык һәм хәрби даһилыкны
Бергә кушкан ерак бабагыз.
 
 
Кайгыртканга хәрби эшне генә,
Тып-тын иде әткәй гаиләдә.
Кайчак кырыс иде, әнкәбезгә
Тиң күренә иде Аллага.
Ул үзе дә әнкәйне бик сөя,
Без сөябез герой-атаны.
Походларны тәмам иткәч, өйдә
Ул тын гына сула башлады.
Шәһәр янындагы усадьбада
Ял итте ул. Англичанкадан
Дәрес алдык, ниләр дворянкага
Кирәклеген өйрәндем аннан.
Бакчабызда, гамьсез, дәрестән соң
Җырлый идем һава яңгыратып,
Матур диләр иде минем тавышым,
Тыңлый иде әткәм яратып;
Язмаларын хәзерли иде ул,
Укый иде төрле журналлар
Һәм үткәрә иде мәҗлесне мул,
Еш кына киләләр иде аңар
Үзе кебек картлар-генераллар,
Бара иде бәхәс озакка;
Яшьләр бик шат, уйный, бии алар.
Дөресен әйтсәм сезгә, ул чакта
Баллар алиһәсе гел мин идем:
Күзләремнең күксел очкыны
Һәм чем-кара толымнарым минем,
Зифа гына озын буй-сыным,
Каратутлы биттә матур аллык,
Горур адым – барсы шуларның
Әсир итә иде, акылын алып
Бик күп кенә гусар, уланның.
Мин аларга салкын карый идем…
Минем өчен әткәм тырышты:
«Вакыт сиңа. Бер егет бар минем,
Ул Лейпцигта батыр сугышты.
Әткәбез государь, аны сөеп,
Зур чин бирде аңа: генерал.
Синнән өлкән… Менә дигән егет,
Волконский! Аны күргәнең бар
Парадларда… һәм ул булгалады
Бездә. Паркта бергә йөрдең бит…» –
«Хәтеремдә! Озын генералмы?..»
Көлде әти: «Әйе, үзе!» – дип…
Мин кызардым: «Әткәй, ул бит, – дидем,
Минем белән бик аз сөйләште…»
«Аның белән бәхетең булыр синең!» –
Карт кырт кисте. Каршы килмәдем…
 
 
Сергей Волконский белән минем
Туем булды, унбиш көн узгач.
Элек аны бик аз белә идем,
Күп белмәдем, миңа ир булгач, –
Бергә булу бик аз туры килде,
Сирәк күрдем йөзен мин аның!
Бригадасы таркау яши иде
Ерак авылларда кышларын,
Сергей һаман була иде шунда.
Җитмәсә, мин авырып киттем дә,
Врач кушкач, бардым Одессага,
Су керергә җәен диңгездә;
Кыш җиткәч, ул килде минем янга,
Ял иттек без бергә бер атна…
Көтмәгәндә тагын менә бәла!
Беркөнне мин, йоклап ятканда,
Сергеемның тавышын ишетәм кинәт
(Таң вакыты җитеп килгәндә):
«Тор! Тизрәк бул, ачкычларым кирәк!
Учакка як!» Төштем идәнгә…
Карыйм: чырайлары ап-ак аның.
Тиз генә мин яктым учакка.
Ящиклардан төрле язуларын
Утка ташый ирем, кочаклап.
Аларны ул ашыгып утка сала,
Кайберләрен күздән үткәрә.
Калтыранып, мин дә булышам аңа,
Кәгазьләрне эчкә этәрәм:
Әйтте ирем: «Хәзер үк китәбез», –
Назлы сыйпап минем чәчемнән.
Әйберләрне җыйдык тиз генә без,
Сәфәр чыктык иртән таң белән.
Туктамастан өч көн бардык юлда,
Сергей ашыга. Йөзе караңгы.
Китереп мине әткәм утарына,
Саубуллашты үзе аннары.
 
Икенче бүлек
 
«Китте!.. Ник ул болай агарынган –
Теге төнне нигә борчылган?
Нәрсәне ул яшерә хатыныннан?
Ниндидер бер начар хәл булган!»
Төннәрен мин тыныч йокламадым,
Төрле шикләр җанны сыкратты:
«Китте, китте! Мин берүзем тагын!..»
Туганнарым мине юатты,
Әткәм әйтте гүя чын күңелдән:
«Тормышта бит төрле хәлләр бар;
Берәр җиргә яшерен йомыш белән
Җибәргәндер үзен государь.
Елама! Син минем белән бергә
Походларда булдың, беләсең –
Хәрби тормыш шулай; тиздән өйгә
Кайтыр ирең, җаның көймәсен!
Үзеңне бик сакла: шундый чагың!
Сез яшәрсез, кызым, гөрләшеп:
Ирен ялгыз озаткан яшь хатын
Каршы алыр, бала тирбәтеп!..»
 
 
Үкенеч! Аның сүзе акланмады!
Насыйп түгел икән иремә
Күрү бәхете беренче баланы
Һәм хатынын үзенең өендә!
 
 
Беренчемне табу авыр булды!
Мин ике ай каты авырдым.
Тәнем зәгыйфь, җанда – газап тулы,
Няняны да көчкә таныдым.
«Ирем кайда?» – «Кайтканы юк!» – диде.
«Хат язамы?» – «Килми хаты да».
«Әткәй кайда?» – «Петербургка китте».
«Ә абыем?» – «Шунда ансы да».
 
 
«Кайтмаган ул, хәтта хат салмаган,
Киткән абый белән әткәм дә, –
Әнкәемә әйттем: «Үзем барам!
Сабырым җитми артык көтәргә!»
Үгетләде, ялынып, карчык мине,
Үзгәрмәде ләкин уйларым;
Хәтерләдем теге соңгы төнне
Һәм ул чакта ниләр булганын
Аңладым мин: хәле начар аның,
Тик базмыйлар миңа сөйләргә…
 
 
Киттем. Ташбакадай акрын бардым
Язгы сулар аккан көннәрдә.
Барып җиттем мин чак тере хәлдә.
«Ирем кайда?» – дидем әтигә.
«Ул сугышка китте Молдавиягә».
«Хат язамы?..» Дәшми берни дә,
Чыгып китте әти… Абыем да
Бик күңелсез. Хезмәтчеләрем
Бернәрсә дә сөйләмиләр миңа.
Аңладым: бар яшерен серләре.
Сиңа хәзер тынлык кирәк, диеп,
Берәүне дә янга кертмиләр,
Камадылар мине, дивар кебек,
Газета да хәтта бирмиләр!
Сергейның бит бик күп туганнары.
Язам, җавап сорыйм – инәләм.
Вакыт үтә, сизелми тыннары,
Елыйм, тәмам таям мин хәлдән…
 
 
Яшерен курку – тирән бер газап ул.
Әткәемнән ялынып сорадым:
«Яшем таммас, – дидем, – шәфкатьле бул!» –
Ачылмады теле тик аның!
Яратканга күрә газаплады;
Кызганганга күбрәк бетерде…
Ниһаять, мин белдем ни булганын,
Укыдым мин үзем хөкемне.
Мескен Сергей катнашкан фетнәдә:
Әзерләгән алар гаскәрне
Иске властьларны төшерергә,
Һәм Сергейга менә нәрсәне
Өстәгәннәр тагын… Белмим, мине
Алдыйлармы әллә күзләрем?
«Чынмы?..» Бергә кушыла алмый дидем:
«Намуссызлык», «Сергей» – сүзләре!
Шомлы сүзләр ачык аңлансын дип,
Мин хөкемне йөз кат укыдым;
Әти белән сөйләшкәннән соң тик,
Шик-шөбһәдән тәмам котылдым.
 
 
Җилкәдән таш төшкән кебек булды.
Тик бер үпкәм калды аннары:
Ник әйтмәгән хатынына моны?
Ул үпкәм дә күпкә бармады:
«Лыгырдасын нигә? Мин яшь идем,
Киткән чакта әле ул моннан,
Карынымда бала йөртә идем:
«Безнең өчен Сергей борчылган!» –
Дип уйладым. Кайгы зур булса да,
Бетмәде ич барысы дөньяда.
Себер – яман, Себер бик еракта,
Ә кешеләр яши анда да!..
 
 
Төн буе мин яндым, хыялландым
Сергей белән булу турында.
Таң алдыннан тирән йокыга талдым, –
Һәм дәртләнеп тордым урынымнан.
Тиз ныгыды шуннан саулыгым да,
Эзләп таптым байтак дусларны,
Барсын сөйләп бирде апам миңа –
Белдем авыр хәлләр булганны!
Бәхетсезләр!.. «Безнең Сергей һаман
(Диде апам) яши төрмәдә;
Кертмәделәр берәүне дә анда…
Кичә генә әле әткәй дә
Күреште. Син сора күрешергә,
Укып чыккач хөкем карарын,
Киендереп шыксыз киемнәргә,
Тәреләрен алып аларның,
Күрешергә хокук калдырдылар!..»
Шомлы хәлләр – язмыйм – тагын бар…
Үч алырга әле дә чакыра алар…
Белмәвегез яхшы, оныклар…
 
 
Крепостька мин бардым апам белән.
Каршы алды бер карт «генерал»:
Һәм ул безгә: «Киттек, – диде, – бергә»,
Килеп кердек – шыксыз, киң бер зал.
«Княгиня! Без килеп җитәрбез», –
Диде әдәп белән ул миңа,
Чыгып китте. Күз алмый көтәбез,
Минут сәгать булып тоела.
Аяк тавышы тынды акрынлап,
Күңелдән мин аңа атылдым.
Бәйләмдәге ачкычлар шылтырап,
Күгәргән бер ишек ачылды.
Мескен тоткын газап чигә иде
Рәшәткәле бик тар бүлмәдә.
Агарынган йөздә нур күренде,
«Хатыныгыз килде!..» дигәндә,
«Хатыным?!» Ул ашкынып йөгерде,
Чынмы бу дип әйткән шикелле…
 
 
Генерал: «Ул менә килде!» – диде,
Һәм күрдем мин шунда Сергейны…
 
 
Авыр көннәр тирән эз калдырган,
Маңгаенда җыерчыклар бар,
Йөзе җансыз кебек агарынган,
Ә күзләре тонык яналар,
Алардагы миңа таныш булган
Сагыш хәзер тагын көчәйгән;
Сынагандай карап тордылар да
Шат балкыды алар кинәттән,
Әйтерсең ул күрде минем җанны…
Күкрәгенә аның аудым да
Үкседем… Ул кочып пышылдады:
«Чит кешеләр, бәгърем, бар монда. –
Өстәде ул шуннан: Миңа, – диде, –
Газап чигү булыр файдалы,
Төрмәгә дә күнегеп җиттем инде…»
Юатыйм дип мине, ул тагы
Берничә сүз әйтте. Безнең янда
Шаһит йөри иде биредә.
Сергей дәште: «Маша, миңа кара,
Котла: мин бит яңа киемнән», –
Һәм шыпыртын: – «Аңла, кичер, – диде,
Күзләрендә яшьләр күренде,
Шаһит тагын якын килгән иде,
Сергей шулчак түбән иелде.
Мин кычкырып әйттем: «Уйламадым
Күрермен дип мондый киемнән –
Һәм шыпыртын: – Барсын да аңладым,
Тагы да ныграк сине мин сөям…»
«Нишлик? Яшәрмен шул каторгада
(Яшәү дәрте бик тиз алынмас)».
«Син исән-сау, нигә кайгырырга?
(Каторга да безне аермас!)»
 
 
«Менә нинди син!» Һәм йөзе аның
Ачылды. Ул куйды тәрәзгә,
Кесәсеннән алып кулъяулыгын,
Мин дә куйдым шунда янәшә.
Ирем куйган яулыкны мин алдым,
Минем яулык калды иремә…
Бер ел буе күрешми торгачтын,
Бер сәгать ул кыска күренә,
Тик нишләргә?! Кеше вакытын ал –
Нәүбәтченең зарыга йөрәге…
Каретага утыртып, генерал
Хәерле юл миңа теләде…
 
 
Бөек шатлык таптым ул яулыкта:
Үпкән чакта аны мин елап,
Күреп алдым язу бер почмакта,
Укып чыктым тизрәк, калтырап:
«Син ирекле. Аңла һәм рәнҗемә!
Рухым таза – мин чын күңелдән
Телим сиңа шуны. Хуш мәңгегә!
Нәниемә сәлам күндерәм…»
Сергейның күп монда туганнары;
Зур нәселдән бар да, данлылар,
Өч көн йөрдем, күрдем мин аларны:
«Коткарыгыз, нинди чара бар?»
Әткәм әйтә: «Кызым, азапланма!
Мин тырыштым – файда юк, балам!»
Дөрестән дә, инде күптән алар
Елап үтенгәннәр патшадан,
Тик күңеле аның йомшармаган…
Мин тагын бер күрдем иремне,
Җибәрделәр аларны бераздан!..
Бер ялгызым калдым бит инде
Һәм ишеттем тавышын йөрәгемнең:
«Син дә тиеш анда барырга!..»
Бөркү булды миңа туган өем,
Китәм, дидем, ирем янына.
 
 
Хәзер, дуслар, сезгә сөйләп бирәм –
Шомлы җиңү ничек алынды.
«Мин дә китәм!» дигәч, бөтен гаиләм
Миңа каршы бердән кабынды.
Әле дә белмим, ничек бирешмәдем,
Күпме газап чиктем… Йа Хода!..
Килеп җитте авылдан әнкәем,
Абыйларым килде – барсы да.
Әти кушкан мине «күндерергә».
Үтенделәр елап, инәлеп,
Тик көч салды Тәңре күңелемә,
Алар сүзе мине җиңмәде!
Ләкин бик еш әрнеп мин еладым…
Беркөн чәйгә утыргач иртән,
Салкын гына әткәем сорады:
«Йә, нишләргә булдың?» – «Мин китәм!» –
Сүз дәшмәде әткәй… Башкалар да…
Үкседем мин, шешенеп беткәнмен,
Уйга талып бала йоклатканда…
Кинәт әткәй керде – сискәндем…
Давыл көттем, ләкин ул тын иде,
Чын йөрәктән сөйли башлады:
«Җәберләмә әнкәеңне, мине,
Ятим итмә газиз балаңны!
Хатын-кызның көче җитми анда!
Күгәрченем, белмим, нишләрсең?
Бөек корбан бирүең бушка гына,
Син тик кабер эзләп китәсең!»
Күзләремә карап җавап көтте,
Үпте мине мескен, назлады…
«Мин гаепле! Үзем һәлак иттем! –
Дип кычкырды кинәт аннары. –
Кайда иде күзем? Акылым кайда?
Армиябез барсын белгән бит…»
Ап-ак чәчен тотынды йолкырга:
«Җәза бирмә, Маша, шәфкать ит!
Кал!..» Сорады кат-кат ул, ялварып…
Хода белсен, ничек чыдадым!
Иңбашына аның башым салып,
«Китәм!» дидем акрын мин тагын…
«Күрербез! – дип, кинәт турайды карт,
Күзләрендә ачу беленде –
Җүләр телең кабатлады мең кат
«Китәм!» сүзен. Вакыт түгелме
Уйланырга: кайда, ни өчен дип,
Лыгырдама, җитәр, юк-барны!
Әллә башың уйлый белмиме бик?
Атаң-анаң сиңа дошманмы?
Аңгырамы алар… Алай нигә
Әрләшәсең, үзеңә тиң санап?
Күз сал, кызым, ныграк йөрәгеңә,
Һәммәсен дә кара чамалап,
Уйла!.. Иртән керермен яныңа…»
 
 
Чыгып китте, янап дәһшәтле.
Мин чак тере, икона алдына
Аудым – җаным арган, хәсрәтле…
 

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации