Электронная библиотека » Николай Некрасов » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Николай Некрасов


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 9 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Җыр
 
Җибәр мине, әнкәем, дим,
Бәхәсләшмик тагын да!
Кыр үләне түгел ич мин,
Үстем диңгез янында.
 
 
Кораблар күрәмен төштә,
Кечкенә көймә түгел;
Күңелсез! Моңсу тормышта
Бик акрын үтә гомер.
 
 
Йокы баскан тирә-ягым,
Яшим гүя читлектә,
Җибәр мине, әнкәй җаным,
Җибәр зәңгәр киңлеккә, –
 
 
Үзең дә күкрәгең белән
Дулкыннарны ярганда,
Бәхетле идең, күреп беләм,
Тәкәббер идең анда.
 
 
Җиңеп, җырлап түгел бер дә,
Ярга килеп тукталдың,
Әмма бераз үз гомреңдә
Тантана ясап калдың.
 
 
Зар-хәсрәт көтсен юлымда,
Кызыңны син кызганма!
Үссә чәчәк яр буенда,
Котылмак юк һич аңа.
 
 
Бүген бәхет – тик барыбер! –
Давыл кубар бик тиздән,
Өермәле бер көн килер
Һәм, җил исеп диңгездән,
 
 
Ком себереп китерер дә,
Яр буеның гөлкәен
Күмеп калдырыр мәңгегә!..
Җибәр мине, әнкәем…
 
1867
Кырыгынчы еллар кешесе
 
…Мин җиттем азаккы чиккәчә…
Мин – йомшак холыклы һәм гадел,
Яман эш кылуга каршы һәм
Изге эш хакына мин әзер
Ашаудан, эчүдән калырга.
Шулай да бик мөһим сорауны
Читләтеп үтәмен кайвакыт,
Әйләнеп узамын урамны.
Куәтле тавышым басыла
Югары вазифа биләгән
Куәтле адәмнәр каршында!..
Тумыштан мин мондый булмадым,
Хәтердән җуелмас елларда
Мин уздым цензура иләген.
Егерме бишләрдә һәм аннан
Ары да шул тирә туганның
Шактый ук бирделәр кирәген.
Рәхимсез тәкъдиргә юлыктык,
Ә аннан кирегә юл ябык.
Фикерем сатылмас акчага,
Алдашмам – булмасам мәҗбүри…
Шулай да акылым сәяси
Карашлар корбаны булырга
Теләми… Юк, һич тә теләми…
 
1867
Ана
 
Бар вөҗүде хәсрәт тулы иде,
Шул чакларда аның янында
Шаярышып йөрде өч нарасый,
Шау-гөр килеп, уйнап, тагын да.
«Бәхетсезләр! Нигә тудыгыз сез!
Язмышлардан юк, дип, узмышлар! –
Пышылдады аның иреннәре. –
Бәхетсез сез, диеп, тумыштан!»
Авыр сагыш белән бала күңелен
Кырма инде сабый чагыннан,
И бичара, сабыр җанлы ана:
Өлгерерләр әле, яныңнан
Таралгач та күгән-такыяны
Үз итәргә тормыш багыннан.
 
1868
Өйдә яхшырак!
 
Европада җайлы. Илебезнең
Назы – тиңсез. Өйгә кайтуга,
Мин арбага күчеп утырам да
Ауга чабам, таңнар атуга.
 
 
Көне яхшы; көзге таныш сурәт
Яңа булып күзгә күренә…
Әй туган ил! Улың сәламлисең,
Баш әйләнә, йөрәк терелә!
 
 
Синең ирләр көн буена миңа
Урманнардан җәнлек куалар.
Авылдагы утлар төнге юлны
Якты нурлар белән юалар.
 
1868
«Озын төннәр! Бөркү, ә бәхет юк…»
 
Озын төннәр! Бөркү, ә бәхет юк,
Авыр икән ирек булмаса.
Кәсә тулган актык чигенәчә,
Давыл чыксын иде ичмаса.
 
 
Әйдә, давыл, диңгезләрдә уйна,
Кырда, урманнарда дулап үт.
Дөнья кәсәсенә тулып җиткән
Кайгы-хәсрәтләрнең барын түк!..
 
1868
Сандугачлар
 
Кече улын тирбәткәндә
Әйтте крестьянка-ана:
«Уйнагыз сез, балакайлар!
Сарафан әзер әнә.
 
 
Хәзер атны җигәрмен дә,
Китәрбез кырга ары.
Җибәрербез чирәмлеккә
Тышаулап шунда аны.
 
 
Ә мин теге куаклыкка
Керермен сезне алып –
Анда сайрый сандугачлар,
Тыңларсыз таңга калып.
 
 
Анда алар искиткеч күп, –
Тукта, бәйләнмә, шаян!
Ул матур җир, аннан әйбәт
Юк һич бүтән җир, балам.
 
 
Язгы кичтә җыела анда
Карты, яше – барысы.
Аланлыкта – кызлар җыры,
Исрек ирләр тавышы.
 
 
Куаклыкта көлү, шау-шу
Тора һаман яңгырап.
Җырлый шунда сандугачлар
Хороводтан яхшырак!
 
 
Күңелле дә, шатлыклы да,
Һәммәсе уйный-көлә.
(Клим, дим, тимә Сашкага!)
Анда әйбәт. Тик менә
 
 
Безнең матур куаклыктан
Сандугачлар берзаман
Бизеп бетеп, чак-чак кына
Бөтен ямьне бозмаган:
 
 
Матур Курск сандугачын
Яратмый кемнәр генә! –
Күпләп тотканнар аларны.
Шуның сәбәпле менә,
 
 
Куркып, читлек-тозаклардан
Киткәннәр ерак очып.
Кунмаганнар элеккечә
Безнең якларга төшеп!
 
 
Бабаң сөйли: бер яз шулай
Бөтен алан тын икән.
Халык күрә: бер кош та юк!
Күңелләрдә моң икән.
 
 
Бәйрәм җиткән. Куаклыкта
Яңгыраса да яз җыры,
Моңсу булган… Крестьяннар
Булган чөнки кайгылы.
 
 
Кашыганнар сакалларын,
Уйланганнар бик озак.
Сүз куйганнар бүтән бер дә
Салмаска монда тозак.
 
 
Кошлар безнең куаклыкка
Килә башлаган тагын.
Хәзер тиң юк, балакайлар,
Матурлыгына аның!
 
 
Анда хәзер кем дә бармый
Тозак тотып кулына,
Бу нык карар күчеп тора
Һәр атаның улына.
 
 
Яз булды исә, гөрли урман,
Сандугачлар куана:
Алар җырлый, тыңлый авыл,
Җыр тавышына уяна.
 
 
Истә тотыгыз, балалар,
Уйлагыз шуны алдан:
Кошларга тозак куюдан
Сакласын сезне Аллам!
 
 
Сандугачлар назлы алар,
Моңлы мескен кошларга
Кирәктер бит бер тын урын
Сайрарга һәм йокларга…»
 
 
Уртанчы ул мәче үрти,
Иркәләнә кечесе.
Сорый шунда зуррак бала –
Өйнең өлкән кешесе:
 
 
– Әнием, җирдә кешегә
Бармы соң шундый урын?
– Юк шул ясак һәм рекрутлык
Булмаган җирләр, улым.
 
 
Әгәр булса кешеләргә
Шундый куаклык, алан,
Бар да шунда балаларын
Илтер иделәр һаман…
 
1870
Бәйрәм алдыннан
(Шигырь кыскартып алынды)
 
Калкулык буйлап язын
Ростовка барам атта.
Һаман яшь урман, урман
Сузылып кала артта.
 
 
Каен да бар, нарат та,
Чыршы да һәм тирәк тә;
Ә сул ягымда – тугай,
Тигез, тигез бигрәк тә.
 
 
Үзәннәр чуарланган
Авыллар, юллар белән.
Төшәм мин түбән таба,
Бер күл янына киләм…
 
 
Авыр эштән ашыгып
Өйләренә кайтканда,
Очрый эшче кешеләр
Төркем дә төркем анда.
 
 
Тирән уйларга талып,
Мин мәсьәлә хәл итәм:
Кем маляр, су ташучы
Һәм кем слесарь икән?
 
 
Белү авыр эш түгел!
Әнә ул – тимерчеләр.
Андый булдыклыларны
Таный барлык кешеләр.
 
 
Бүген көне түгел шул,
Сүгенүне уйламый!
Әнә кәкре аяклы
Тегүчебез юргалый.
 
 
Алъяпкыч бәйләгән ул,
Бөрешкән кепка кигән;
Кулында – гармун да үтүк
Һәм аршын – форма килгән!
 
 
Буяучыны күрегез,
Танып була ерактан –
Күзенә – күк, ә борынына
Кып-кызыл буяу каткан.
 
 
Буявын, пумаласын
Иңбашына салган ул;
Алъяпкычы карта кебек,
Күренә әллә кайдан ул.
 
 
Әнә такта яручы
Кешеләр кайта, күрәм,
Солдатлар кебек алар –
Басып киләләр бердәм.
 
 
Уңган егетләрдә пычкы
Ялтырап тора ничек!
Елтырый тере балыктай,
Күренә җем-җем итеп.
 
 
Мин хәерле юл телим
Аларга – эшчеләргә,
Тизрәк кайтып җитсен алар
Туган-үскән өйләргә…
 
1873
Иртә
 
Син – моңсу, вөҗүдең газапта,
Ышанам – газапсыз бу җирдә
Яшәве кыендыр. Табигать
Безнең күк ярлы ич үзе дә.
 
 
Кызганыч, бу басу-кырларның,
Көтүлек җирләрнең юк чиге.
Йокылы вә юеш каргалар
Кибәндә утыралар бире;
 
 
Исерек хуҗасын ташучы,
Сөрлегеп чабучы арык ат,
Һәм зәңгәр томанга буялган
Күк йөзе… Хет шунда елап ят!
 
 
Күгендә болытлар нәкъ шул ук –
Бай шәһәр җетерәк түгел лә.
Көрәкләр куркыныч шыгырдап
Юл ясый һәм тия күңелгә.
 
 
Һәркайда эш кайный. Янгынның
Хәбәрен җиткерә каланча.
Берәүне хурлыклы мәйданга
Илтәләр – көтәләр палачлар.
 
 
Фахишә, ятагын калдырып,
Таң белән өенә ашыга.
Тарантас яллаган хәрбиләр
Кайдадыр дуэльгә ашкына.
 
 
Берәмләп сатучы, уянып,
Ашыга киштәсе артына.
Көнозын үлчисе бар аның,
Сатасы – тамагы хакына.
 
 
Чү! Кирмән ягыннан пушкалар
Атылды. Хәвефле хәбәр бар…
Кып-кызыл мендәрдә байбичә
Җан биргән: чиркәүдә җырларлар.
 
 
Урамда тотылган каракның
Әйбәтләп кирәген бирәләр;
Бер көтү казларны куалап,
Кайдадыр сугымга илтәләр.
 
 
Яңгырап шартлады кайсыдыр
Бинаның өстәге катында
Револьвер тавышы. Бер мордар
Үзенә кул салган – атылган…
 
1874
Без нидән көләбез…
 
Бервакыт табын артында
кәеф-сафа корганда,
«Әнкәй янына ашыгам, –
дигән идем дусларга. –
Ул хасталап тора – төнлә
йоклый алмый интегә.
Сау булыгыз! Мәҗбүрмен мин
сезне ташлап китәргә!..»
Шул чактан бирле без кабат
җыелсак, табын корып,
Яңалыклар төкәндеме –
берәрсе әйтә торып:
«Чөмерик шәраб, әйдәгез,
күтәреп куйыйк тагын!
Аннан тегендә… – барырбыз,
тәмам бушагач табын.
Ну ә син әнкәң янына
йөгер бар – калма соңга!..»
Шаркылдап көлә барысы да –
Хет атыл да үл шунда!
 
 
Су ташучы су кисмәген
бозлавыклы бер көнне
Көч-хәлгә өстери иде…
Булыштым, нишлим инде!
Карт һәм хәлсез, йомычкадай
җилфердәп тора мескен.
Чанасын тау башынача
тартышып менгезештем.
 
 
Бәхетсезлегемә каршы,
Митя бу хәлне күрде, –
Күргәннәрен түкми-чәчми
бар дусларга җиткерде.
Шул көннән күз дә ачалмыйм –
туры килсәләр юлда:
«Бүген дә су ташыштыңмы?
Бардыңмы әле суга?..
Филантроп!..» – дип үрти дуслар –
Хет атыл да үл шунда!
 
1874
Китеп баручыга
 
Җырланмаган ярты тавышка да,
      Без, бичара, җырчы булганбыз!
Аяз көннәр көтеп, яр астында
      Ялкау йөзүчедәй ятканбыз.
 
 
Кайгы, сырхау белән картлык килә;
      Файдасызга тормыш көтелгән;
Их, ахырда ачык диңгезләргә,
      Афәт ташкынына китәргә.
 
 
Туры куеп батыр көймәләрне,
      Тыгыл гына! Адым ясауга,
Чәйнәп өзәчәкләр бугазыңны!
      Яшьлек дустым чыкты дошманга!
 
 
Шаккатырмый яхшыраклар өчен
      Ватаныңны синең ташлавың;
Тик көчлеләр эше – ул дип яшәү,
      Ул дип үлү – тимер затларның.
 
1874
Н. Г. Чернышевский
(Пәйгамбәр)
 
Әйтмә: «Сакчыллыгын онытыр, – дип. –
Тәкъдиренә гаепле үзе!..»
Игелеккә хезмәт корбаннарсыз
Булалмасын күрмиме күзе?!
 
 
Мәхәббәте аның бөек, чиксез –
Дөнья нәфесе юк җанында.
«Яшәеш ул бары үзең өчен,
Үлем – бар кешелек хакына!»
 
 
Ул әҗәлдән курыкмас – якын итәр,
Үз гомерен кирәк димәс ул,
Үлем – мәгънәсез дип уйламас ул,
Тәкъдиреннән качып китмәс ул…
 
 
Аны әле хачка асмадылар.
Сәгать суккач, шиксез, булыр хачта;
Нәфрәт белән Хәсрәт тарафыннан
Җибәрелмеш – искә төшәр Гайсә.
 
1874
Шагыйрьгә
(Шиллер истәлегенә)
 
Җырчы юк җырларлык сөюне, ирекне…
Бу гасыр бары тик «кан-кылыч» читлеге!
Банкирга бирде ул җирдәге тәхетне,
Җәлладка киертте каһарман битлеге…
 
 
Бер җырчы тапмассың… Тынды ла илаһы…
Халыкка бу чорда җырчылар кирәкми.
Әманәт ителгән бөек үз сыйфатын
Кешегә хәзергә берәү дә искәртми.
 
 
Илһамлы рәссамым, яктырт син яңадан
Тупас кул сүндергән могҗиза факелың.
Юк булып баручы бу халык янына
Кире кайт һәм кичер сукырлар акылын!
 
 
Күкләрнең күкрәве булсын нык коралың!
Күтәрче түбәннән рухыбыз югары.
Игелек, матурлык һәм сафлык барлыгын
Күрмәсен кешеләр үле күз аркылы…
 
 
Үтереш, хирыска бир үлем җәзасы!
Сатлык хур башлардан тартып ал таҗларны.
Күп гасыр ныгыган бердәмлек юлыннан
Кызганмый чыгарды ул башлар дөньяны!
 
 
Төзекләп аның бар эшләрен, хисләрен,
Син генә камиллек иңдерә аласың.
Сәнгатьнең куылган корбаны, синдәдер
Хакыйкать тәхете, мәхәббәт дәвасы.
 
1874
Башаклар
(«Рус илендә кем рәхәт яши» поэмасыннан)
 
Тулды, өлгерде башаклар.
Тигез, сары сабаклары,
Алтынга манган башлары,
Иркәләнеп, уйчан гына
Шаулый. Җитте матур чаклар!
Һич юк моннан да купшырак,
Моннан да бай, гүзәл вакыт!
«Гөрләп ашлык уңган басу!
Хәзер уйлап та бакмыйсың,
Бизәнеп, син шушы салмак
Башакларга киенгәнче,
Патша алдында гаскәр күк,
Сукачы каршына шулай
Өлгереп басканга чаклы,
Күпме игенченең сиңа
Көче керде, тире акты!..»
 
1863–1876
«Яшен яндырды агачны…»
(«Русь илендә кем рәхәт яши» поэмасыннан)
 
Яшен яндырды агачны,
Ә оясы сандугачның
Шушы агачта иде.
Сыкрап, дөрләп яна агач,
Сыкрап яна аның белән
Сандугач балалары:
«Әй, әнкәй! Кайларда соң син?
Каурыйлар чыкканчы, безне
Иркәләп сөяр идең:
Канатлангач, без кырларга,
Тыныч, матур урманнарга
Үзебез очар идек!»
Янып көл булды зур агач,
Янып көл булдылар шунда
Сандугач балалары.
Менә кайтты аналары.
Агач та юк… оя да юк…
Юк аның балалары…
Чакырды ул өзелеп сайрап,
Канатларын талдырганчы
Әйләнеп очып йөрде!..
Төн җитте, җир тынып калды,
Тик ялгыз кошкай сызланды,
Таңга кадәр чакырса да,
Килмәде балалары!..
 
1863–1876
Солдат җыры
(«Русь илендә кем рәхәт яши» поэмасыннан)
 
Дөнья тынчу,
Күңел моңсу,
Дөреслек юк.
Авыруга – тук.
 
 
Пуля немецныкы,
Пуля төрекнеке,
Пуля французныкы,
Таяк русныкы!
 
 
Дөнья – бушлык,
Икмәк тә юк,
Торак та юк,
Үлем дә юк.
 
 
Ягез, редуттан66
  Редут – хәрби ныгытма.


[Закрыть]
инде чыга башлыйк,
«Георгий»ны тагыйк та хәер сорап атлыйк!
 
 
Өметле булып
Бай йортка барсак,
Эләкми калдык
Мөгезгә чак-чак.
Койма шау кадак,
Барысы кабарткан,
Усал хуҗасы
Тырпаеп яткан.
Ярлыда бакыр
Бер тиен дә юктыр:
«Гафу ит, солдат!»
– Сорамыйм, брат!
 
 
Дөнья – бушлык,
Икмәк тә юк,
Торак та юк,
Үлем дә юк.
 
 
Тик өч Матрёна,
Лука һәм Пётр
Исемнән минем
Чыкмыйлар никтер.
 
 
Лука һәм Пётр
Махра төрдерә,
Ә өч Матрёна
Тамакны туйдыра.
 
 
Бер Матрёна
Гөмбәләр бирә,
Икенче Матрёна
Икмәк китерә.
 
 
Өченчесе, тутырып чүмеч,
Саф су бирә – туйганчы эч!
 
 
Дөнья тынчу,
Күңел моңсу,
Дөреслек юк,
Авыруга – тук.
 
1863–1876
Куркуны ничек бәйрәм итәләр
 
Язарга вакыт күп, тик курку.
Җай бирми, фикерне үтерә:
Уйларым сакчыллык чикләрен
Һичничек теләми үтәргә!
 
 
Таң белән бардык без авылга,
Мин туган, мин үскән төяккә.
Һаман да кайгылы шул ук уй,
Һаман шул бер сорау йөрәктә:
 
 
Өр-яңа ирекле заман бу –
Мөмкинлек тулы, үз җирлекле.
Яңарыш эзләре тик нигә
Балкымый, кайда ул иреклек?
 
 
Моңсулык өстәүче шул ук җыр –
Бик таныш мин бала вакыттан.
Шул поплар, догада өр-яңа
Сабырлык сораучы халыкка.
 
 
Ирекле булса да бүгеннән,
Крестьянның тормышы караңгы,
Әйләнә-тирәсен чолгаган
Һаман шул ярлылык, наданлык.
 
 
Мин кайттым халкымның шатлыклы
Канәгать тормышын күрергә!
Җавапка тик карга «ахмак!» – дип
Каркылдап очты баш өстемдә.
 
1876
Зинага
 
Син яшәргә әле хокуклысың,
Ә мин җитәм гомрем очына.
Мин үләрмен – даным сүнеп калыр, –
Гаҗәпсенмә моңа, ачынма!
 
 
Бел: якты нур чәчеп исемемдә
Озак яна алмас бу даным:
Мин көрәшеп шагыйрь булмый калдым,
Җырга мавыгып, көрәшә алмадым.
 
 
Кем гасырның бөек максатына
Хезмәт итеп булыр фидакяр,
Кардәш кеше өчен көрәшләрдә, –
Үзеңнән соң фәкать шул яшәр…
 
1876
Дусларга
 
Татулаштым котылгысыз язмыш белән,
Дәрт тә, дәрман да юк түзәргә
Күтәргесез авыр бу әрнүгә!
Комсызланып ашыгам үләргә.
 
 
Ә сез, дуслар, рәхәт күрми яшәгез дә
Җирләнегез шундый кабергә:
Аңа киң табанлы мужик чабатасы
Такыр юллар салсын кадерләп.
 
1876
«Икәү бергә чыктык… Төн караңгы…»
 
Икәү бергә чыктык… Төн караңгы,
Мин капшанып юлны эзләдем,
Ә син… синең акыл якты иде,
Үткен иде синең күзләрең.
 
 
Син белдең бу төннең, чукрак төннең
Сузыласын бөтен тормышка.
Тик китмәдең ташлап көрәш кырын,
Намус белән йөрдең сугышта.
 
 
Син дошманны тыныч яткырмадың,
Нәләтләп һәм ачып этлеген,
Явызларның һәм ахмак башларның
Батырларча ерттың битлеген.
 
 
Ә шуннан соң? Чагылыр-чагылмас ук
Яктылыкның шикле нурлары,
Сүндергәнсең, диләр, факелыңны…
Көтәсең, ди, таңнар туганны?!
 
 
Син, беркатлы булып, наданнарның
Тынычлыгын саклый башладың.
Һәм күңелеңдә үзең ниндидер бер
Өмет яктылыгы асрадың.
 
 
Син, сукранып дәртле егетләргә,
Елдан-ел тик чигенә барасың.
Халык зарларын да һәм котырган
Камчыны да күрми каласың.
 
 
Син айыйсың мәгърур ахмакларны,
Зыянсызны күрсәң назлыйсың,
Һәм ахырга хәтле барганнарга
Һөҗүм башларга син уйлыйсың.
 
 
Кем очарга тиеш лачын булып
Рус иле өстендә, ирекле, –
Рус яшьләре өчен юлбашчы һәм
Рус кызлары өчен сөекле, –
 
 
Кем үлемгә әзер, җәфа күргән
Туганнары өчен, – ул кеше
Бүген әле тынычлана алмый,
Авыр, читен юлны үтмичә.
 
 
Богауларга каты дошман кеше,
Һәм халыкка дус булган егет,
Эч изгелек савытын төбенәчә,
Төбендә бит аның чын ирек!
 
1877
«Көннәр үтә… Һава һаман тынчу…»
 
Көннәр үтә… Һава һаман тынчу…
Иске тормыш шомлы юлында…
Ә кешеләр артык мәрхәмәтсез,
Көчсезләргә котылу юк монда.
 
 
Ләкин… тешең кыс та сабыр ит син!..
Кешеләрне, чорны тиргәмә:
Йөрәк ярсуына ирек бирсәң,
Яшь коярсың безнең көннәрдә.
 
1877
«Бөек хис бу! һәр ишек төбендә…»
 
Бөек хис бу! һәр ишек төбендә,
Кайсы якка барып керсәк тә,
Без күрәбез сабый балаларны –
Чакыралар алар барысы да
Уе ерак, ләкин балаларга
Ашкынучы газиз аналарны.
 
 
Бөек хис бу! Аны ахыргача –
Соң мизгелгә кадәр җаныбызда
Без кадерләп саклап калабыз бит.
Кемне генә өзелеп яратсак та,
Авыр чакта, газап чиккән мәлдә,
Аналарны искә алабыз бит!
 
1877
Шагыйрьгә
 
Хәрабәләр астында сөю вә хезмәт!
Кая бакма – дошманлык илә хыянәт,
Ә син – дәшми ятасың, кылмый берни дә –
Оятыңнан янасың. «Сәләтем нигә
Бирдең миңа?» – дип, күккә белдереп үпкә,
Тәвәккәлсезлегеңнән гаҗизләнәсең,
Хыялый-куркаклыктан калып чарасыз…
 
1877
Көз
 
Элек авыл бәйрәме иде,
Хәзер ачлы-туклы көз.
Хатын-кыз сагышы чиксез,
Сырасыз һәм шәрабсыз.
Якшәмбе белән саташа
Безнең православ халык.
Шимбә көн шәһәргә бара
Һәм шунда белеп алып:
Кем үлгән, кем яраланган,
Югалган йә табылган.
Исән калганнары кайда
Дәваларга салынган?
Коточкыч! Күк гөмбәзендә
Караңгылык төн кебек.
Мич башында ятып ни бар,
Йөрәк торганда тибеп?!
Тамак тук, Аллага шөкер,
Йоклыйсы иде ятып,
Нидер юлларга чакыра,
Гүя чабудан тартып.
Җанлы шул безнең бу юллар!
Гарипләрне илтә алар…
Калкулыклар артыннан
Вагоннар китә узып.
Кешеләр ыңгырашканы
Таңнарда кала тузып.
 
1877
Төш
 
Мин төш күрдем: кыя ташка басып,
Ташланмакчы, имеш, мин суга.
Кинәт нур һәм тынлык фәрештәсе
Җырлады бер гаҗәп җыр миңа:
«Көт язны син! Иртә килермен дә,
Кеше бул син тагын, диермен.
Мин куармын баштан томаннарың,
Күзләреңнән йокы сөремен;
Кайтарырмын тавышың музаңа мин,
Һәм урылмый калган җиреңнән
Башакларың җыеп алган чакта,
Рәхәт көннәр сиңа килерләр».
 
1877

ПОЭМАЛАР
(1852–1872)

Саша
I
 
Әйтерсең лә улы үлгән ана улый, –
Моңсу җирдә сыкрап, шулай шөлди елый.
 
 
Сукачылар еракта җыр сузган була,
Ул озын җыр тик йөрәкне сызландыра.
 
 
Очрый икән урман – һаман усак, нарат…
Күңелсез син, туган күренеш, торсам карап!
 
 
Ник соң әле дәшми минем үчле акыл?..
Йөрәгемә таныш урман тавышы якын,
 
 
Рәхәт миңа карап тору таныш кырга –
Тукта әле, ирек бирим әрсез җырга,
 
 
Туган җирләрем туфрагын үбим әле,
Күзләремә тулган яшьне түгим әле!
 
 
Ачу тотып, йөрәк арды, мин үчкә тук, –
Ачуда ул хакыйкать күп, тик шатлык юк;
 
 
Кабердәге гаеплеләр күләгәсен
Дошманлыгым уятырга теләмәсен.
 
 
Ватан-анам! Сабырланып, тәмам тынып,
Сиңа кайттым, яратучы балаң булып.
 
 
Уртасында синең кысыр басуларның
Бер дә юкка күп шиңсә дә яшь улларың,
 
 
Яшьли татып ачы язмыш давылларын,
Моңнарың һәм хәсрәтеңнең авырларын
 
 
Куркак җанга тутырсам да барсын да мин,
Инде җиңелеп торам синең каршыңда мин!
 
 
Ашкынулар зур булганга сынды көчләр,
Бөкте горур ихтыярны яла, үчләр,
 
 
Үтерелгән матур музам турында мин
Сөйлим инде бары матәм җырында мин.
 
 
Синең алда елау миңа оят түгел,
Иркәләвеңнең рәхәтен тоя күңел.
 
 
Ал куйныңа – шатлык тәмен татыйм әле,
Хәсрәтемне онытып, бер атлыйм әле!
 
 
Тормыш изде… үләрмен мин – күп тә үтмәс…
Адашкан улын да ана дошман итмәс:
 
 
Яшем акты аны күреп кочуыма,
Һәм өстәлде кинәт яшәү көче миңа.
 
 
Зур могҗиза булды кинәт: фәкыйрь кырлар
Матурланып, купшыланып яктырдылар!
 
 
Урманнар да күңеллерәк булып китте,
Һәм кояш та ягымлырак нурлар сипте.
 
 
Моңсу өйгә кайтып кердем, кыю атлап,
Авыр уйлар уйлап, кырыс шигырь ятлап.
 
 
Кайчандыр мин шунда тордым… Хәзер тагын
Боеграк ул – хәсрәт баскан бөтен ягын.
 
 
Күңелсез булачак монда. Тизрәк китим,
Вакыт барда, күршем янына барып җитим.
 
 
Урнашырмын бергә тыныч гаилә белән,
Күршеләрем яхшы икәнлеген беләм –
 
 
Шундый алар: намуслы, киң күңеллеләр,
Мактау кирәкми һәм масая белмиләр.
 
 
Барыйм әле, алар ничек яши икән?
Хәлсездер карт – яше инде күпкә җиткән;
 
 
Карчыгы да яшь түгелдер аннан күпкә.
Кызлары Сашаны күрсәм, күңелем бик тә
 
 
Куаначак… Якын алар моннан. Китәм.
Өйләрендә хәл-әхвәлләр ничек икән?
 
II
 
Күршеләрем! Яхшы, тыныч тордыгыз сез,
Кызыгызны бигрәк якын күрдегез сез.
 
 
Каратутлы Саша үсте тын авылда,
Кыр чәчәге кыргый була, – шуңа ул да
 
 
Охшый иде. Юклы-барлы акчагызны
Кызганмыйча, кайгырттыгыз Сашагызны.
 
 
Теләгәнен алды – каршы килмәдегез,
Тик аң белән белем генә бирмәдегез.
 
 
Уйлагансыз, фән куркыткач үзегезне,
Китап белән ник азаплыйк кызыбызны?
 
 
Караңгыда күбрәк яшәр шатлыгы да,
Күңеленең яшь чактагы сафлыгы да.
 
 
Ут шикелле алсуланып йөзе яна…
Шундый күркәм һәм сөйкемле сезнең бала,
 
 
Ук диярсең – җитез йөри бигрәк үзе,
Алмаз кебек янып тора зирәк күзе.
 
 
Бит алмасы – әйтерсең лә ал күбәләк,
Кашы нәзек, иңбашлары түм-түгәрәк.
 
 
Кайгы белми, якты һаман Сашага юл,
Ә бит инде уналты ел яшәгән ул…
 
 
Йокы туйгач, тиз-тиз генә тора да ул,
Кара чәчен толым итеп үрә дә ул
 
 
Кырга чаба – анда иркен сулыш ала,
Анда рәхәт, анда матур, тыныч аңа!
 
 
Теләгәне буйлап үтә юлларның ул,
Ни икәнен белми шикле уйларның ул.
 
 
Анда аңа юк бер шөбһә, бер куркыныч,
Нигә курыксын: тирә-ягы иркен, тыныч.
 
 
Наратлар баш чайкый, аңа сәлам биреп,
«Арган булсаң әгәр, юлчы, һаман йөреп,
 
 
Бирегә кил, сине якын күрербез, – дип, –
Сафлык белән салкынчалык бирербез», – дип,
 
 
Яшел дулкын чакырып тора кочагына.
Саша анда йөрми гүя – оча гына.
 
 
Кырдан узсаң – чәчәк, чәчәк: ал да, күк тә…
Күк йөзенә күз төшерсәң – анда, күктә
 
 
Кояш көлә… Бөтен җир шат, бөтен җир тын.
Шат табигать нинди киң һәм нинди иркен!
 
 
Тик тегермән янында бер елга гына
Ирек күрми… кысылган ул тын ярына.
 
 
Ярсый мескен, шаулый мескен, күбекләнә,
Газабыннан ычкынырга өметләнә,
 
 
Зур буаны ләкин һич тә ера алмый.
Саша моны үз уенча болай аңлый:
 
 
«Күрәсең, язмышы аның шундый булган,
Юкка уйлый агармын дип иркен юлдан…»
 
 
Кырда Саша күрә шатлык, күрә ирек,
Уйлый шуның барысын Ходай бирә диеп.
 
 
Таныш түгел әле шикле уйлар аңа.
Сукаланган кара алан буйлап әнә
 
 
Кешеләр йөри, ерып-ертып җирне көчкә.
Саша уйлый: «Күнеккәннәр алар эшкә,
 
 
Һәм барысы да шул язмышка риза, – диеп, –
Тормыш гади, гомер тыныч уза», – диеп.
 
 
Белә Саша: алар эше бушка китми,
Җиргә алар тир һәм канны юкка түкми…
 
 
Кешеләр җиргә уч-уч орлык сипкән чакта,
Сөенә күңел, тик бер күреп үтсәң хәтта.
 
 
Сөенә күңел, әй Җир-ана, сине күргәч,
Гүзәллектә һичнәрсә юк сиңа тиңдәш.
 
 
Сөенә күңел, кырлар башак тутырганда,
Куе иген шаулап үсеп утырганда!
 
 
Ашлык суккан чакта тагын күңеллерәк –
Бердәм хезмәт тора көне-төне гөрләп.
 
 
Яңгырап үтә хезмәт тавышы кыр, урманга,
«Тизрәк! Тизрәк!» дигән төсле ул җыр анда.
 
 
Матур җыр бу! Шуны ишетеп иртән әгәр
Уянсаң син, шат булырсың кичкә кадәр!
 
 
Саша тора һәм ындырга йөгереп үтә.
Иртә әле, кояш та юк – бигрәк иртә.
 
 
Яңа гына әле кырга көтү киткән –
Юлны күпме ат һәм сарык таптап үткән!
 
 
Сулыйсың җылы сөт исе аңкып торган
Саф һаваны. Кемдер әнә кайтты кырдан.
 
 
Арбасында – көлтә, аты әйбәт тарта,
Чуар колын, койрык болгап, арттан кайта.
 
 
Пар бөркелә ишегеннән бер риганың77
  Рига – ябык ындыр.


[Закрыть]
,
Мичен яккан кемдер иртүк килеп аның.
 
 
Ә ындырда биеп тора куллар эштә,
Чабагачлар шундый җитез калка өскә,
 
 
Күләгәләр уйнавын да күреп булмый.
Кояш чыга – көн башлана… Йөреп туймый
 
 
Иде кырда Саша. Чөнки анда рәхәт!
Җыя көн дә бәйләм-бәйләм матур чәчәк.
 
 
Ул кырдагы һәр үләннең исемен белә,
Иснәп яшәр иде шулар исен генә.
 
 
Һәр бөҗәкнең һәм һәр кошның тавышын хәтта
Таный ала Саша, кырда йөргән чакта.
 
 
Төш вакыты җитеп килә, ул юк һаман,
«Кая киттең? Ашың бетә суынып, балам.
 
 
Саша, Саша! Кайларда син?» Кырлар буйлап
Тик гади җыр тавышы гына килә уйнап.
 
 
Менә Саша «ау-у!» диеп аваз салды,
Чәчәк үргән кара башы күренеп алды.
 
 
Башаклардан өстә ул баш. «Күренә каян,
Кая кергән, күрәсеңме, – бигрәк шаян!
 
 
Арышны да узып үскән түгелме соң
Безнең бу кыз, кара әле!» – «Әйдә, булсын».
 
 
«Булсын, дисең! Булгач шундый кызың янда,
Аңа инде ни кирәген үзең аңла.
 
 
Үткен урак кирәк була, башак тулгач,
Кияү кирәк, буйга җиткән кызың булгач!»
 
 
«Кара, картлач, нәрсә сөйли, нәрсә сизгән!» –
«Бел дә тор син, бәйрәм булыр бездә тиздән!»
 
 
Шулай сөйләп, карт һәм карчык килә бергә
Каршыларга дип Сашаны. Менә бер дә
 
 
Сиздермичә поса алар куаклыкка
Һәм, кычкырып: «Туйгансыңдыр уйнап, тукта!»
 
 
Сашаларын алалар да эләктереп,
Сөенәләр һәм атлыйлар сөйләп, көлеп…
 
 
Кышкы кичләр җиткәч исә, карт няняга
Сыенып, Саша әкият тыңлый һәм чанага
 
 
Утырып, иртән таудан төшә – уктай җитез…
Шундый матур һәм күңелле, зирәк бу кыз.
 
 
«Егыла күрмә!» – Няня арттан кычкырып кала,
Саша һаман кар бураны очырып чаба.
 
 
Менә төшә, менә һава ярып оча,
Чана аугач, кинәт карга барып төшә.
 
 
Чәчләр тузгый, битләр кыза, тун таушала,
Саша тора, өстен кага: «Син каушама!..» –
 
 
Ди няняга. Няня аңа ачуланмый,
Ул көлгәнне ярата һәм ачык аңлый…
 
 
Кайгыны да күрде Саша үскән чакта:
Елады ул бер урманны кискән чакта.
 
 
Әрни йөрәк, шул исенә төшкән саен.
Бик күп иде анда матур бөдрә каен!
 
 
Карт чыршылар була иде яшел һаман,
Кызыллана иде тәлгәш-тәлгәш балан.
 
 
Яшь имәннәр шаулап үсеп тора иде,
Югарыда кошлар оя кора иде;
 
 
Төрле җәнлек яши иде, аста посып.
Мужиклар шунда килделәр балта тотып.
 
 
Кинәт урман шатырдады сыкрап, елап.
Куян шуны ишетте дә качты ерак;
 
 
Кап-караңгы өнгә кереп, төлке посты,
Канатларын кош та бик сак селкеп очты;
 
 
Аптырашып, кырмыскалар ярсыдылар,
Нәрсә җитте шуны өйгә ташыдылар…
 
 
Мужиклар күп – җырлап эшли бар да алар:
Усакларны бер-бер артлы аударалар.
 
 
Коры каен шартлап сына кул тигәндә,
Төбе-тамыры белән куба нык имән дә.
 
 
Карт наратны, төптән кискәч, алар бергә
Аркан белән тартып аударалар җиргә.
 
 
Ә аударгач, җирдә шәбрәк ятсын диеп,
Бөтенесе бергә аны таптый биеп.
 
 
Шулай дошман, озак сугышларда җиңгәч,
Геройның гәүдәсен таптый, герой үлгәч.
 
 
Күңелсез күренешләр монда бик күп булды:
Бөтен урман сыкранудан яңгырап торды.
 
 
Карт каеннар саубуллашу яше түкте,
Әйтерсең лә куе яңгыр явып үтте.
 
 
Туган җиргә бер-бер артлы шул яшь сеңде,
Җиргә каен башка берни бирмәс инде.
 
 
Бу авыр эш, бу яман эш бик соң бетте.
Төн җитте дә зәңгәр күккә йолдыз сипте.
 
 
Һәм тулган ай йөзде, күргәч исе китеп:
Шундый урман җиңелгән, дип, ничек итеп?!
 
 
Агачларның мәетләре тып-тын ята,
Ботак сынган тавыш бары бөтен якта.
 
 
Тик яфраклар әрнеп шаулый тирә-юньдә.
Шулай була сугыштан соң кара төндә:
 
 
Әрнеп, сыкрап, яралылар ярдәм сорый,
Канлы кырлар буйлап җиләс җилләр йөри, –
 
 
Данлы корал чаңы булып юл үтә ул,
Үлгән көрәшчеләр чәчен селкетә ул!
 
 
Күләгәләр йөрде төптән төпкә күчеп,
Бер каенга, бер усакка таба очып.
 
 
Кошлар күләгәсе җиргә төште шулай,
Мәче башлы ябалаклар очты шулай.
 
 
Очты алар тәгәрәшеп, бергә-бергә,
Канатлары белән бәрелеп каты җиргә;
 
 
Аһ-ваһ килеп кычкырышты бар да, бар да:
Күкеләр дә, аптырашкан каргалар да…
 
 
Нишләсә дә, аңлау авыр аңа барын –
Таба алмас карга аңсыз балаларын.
 
 
Авызларын ачып, кантар төсле алар,
Зур агачтан җиргә егылып төште алар,
 
 
Чыр-чу килде алар елап. Ник болар соң
Борчый, диеп, мужик таптап сытты барсын.
 
 
Эш башланды тагын иртә белән әле,
Саша анда барырга да теләмәде.
 
 
Бер ай үткәч килде ләкин. Исе китте
Күреп анда бик күп чокыр, бик күп төпне.
 
 
Карт наратлар сирәк кенә басып калган,
Боегудан бар да башын түбән салган –
 
 
Бик картаеп эштән чыккан халык кына
Эш көнендә шулай өйдә калып тора.
 
 
Наратларның биек очы тора куерып,
Гүя ут-кош яши анда оя корып.
 
 
Карт-корылар сөйли: ут-кошлар, дип, алар
Гасырга дүрт тапкыр бала чыгаралар.
 
 
Саша уйлый, тагын вакыт җитәр, диеп,
Шул тылсымлы кошлар очып үтәр, диеп,
 
 
Гүзәл кошлар төпкә төшеп кунар, диеп,
Миңа алар гүзәл җырлар җырлар, диеп.
 
 
Саша торды карап, тыңлап бик-бик озак.
Алсу нурлар белән кичке күкне бизәп,
 
 
Киң офыкка янып торган иннек сөртеп,
Шәфәкъ килде. Күрше урман аша үтеп,
 
 
Төпләр өстенә дә шунда аллы-гөлле
Алтын тасма булып, кичке нур сибелде.
 
 
Яктылык һәм күләгәләр, челтәр төсле
Булып, ерактагы үрләр буена төште.
 
 
Төнен Саша йокламады – төрле хисләр
Кичерде ул; инде ничек сайрар кошлар?
 
 
Бүлмә бөркү, һәм бик кысан күренде ул,
Саша йоклый алмый, ләкин күңелле ул.
 
 
Татлы төшләр бер-бер артлы алмашына,
Алсу төсләр куна бите алмасына.
 
 
Таң алдыннан килә татлы тыныч йокы…
Кабына төсле инде кызда яшьлек уты!
 
 
Яшьлек дәрте кабынган чак шундый чак ул:
Йөрәк әле газапланмый, һаман шат ул.
 
 
Сихерле һәм гүзәл булып күренә ул чак,
Рәхәт, гамьсез иркәлеккә күмелә ул чак.
 
 
Болытлар да якын була. Ләкин алар
Көлеп торган якты күкне һич томалар
 
 
Төсле түгел… Көн аяз һәм матур әле,
Күкрәү-яшьнәү булганда да балкыр яме.
 
 
Күкрәү-яшьнәү ләкин барыбер шикләндерә…
Уйнап торган елтыр нурлар сипкән менә
 
 
Шул күзләр дә, шул шат йөз дә шиңәр микән,
Шул Саша да кайнар яшьләр түгәр микән?
 
 
Сиңа башлык булсын диеп минем кодрәт,
Шушы ирекне дә җиңәр микән бер дәрт!..
 
 
Кагылмагыз аңа, сүрән болытлар, сез!
Сез ирекле, сез куәтле һәм ныклар сез:
 
 
Көрәшергә, тартышырга сезнең белән
Каян алыр көчне кырда ялгыз үлән?..
 
III
 
Өченче ел, туган яктан киткән чакта,
Саубуллашып күршеләрне үпкән чакта,
 
 
Сашага мин матур теләк теләп киттем:
– Озак яшә, гомерең, – дидем, – яхшы үтсен;
 
 
Ирең әйбәт, балаларың таза булсын…
Теләгемнең ник, ичмаса, берсе уңсын!
 
 
Күрдем кайткач – картлар кайгы кичерә иде.
Күршем миңа Саша хәлен сөйләп бирде:
 
 
«Күршебездә бер усадьба торды кырык ел,
Ул буш иде, ул хуҗасыз булды кырык ел.
 
 
Өченче ел анда бер яшь кеше кайтты,
Хәл белергә килеп безгә ишек какты.
 
 
Исемен әйтте «Лев Алексеич Агарин» дип,
Һичкем әйтмәс иде аны бу барин дип,
 
 
Хезмәтчеләр белән бигрәк игътибарлы
Сөйләшә ул. Башта чәче – юклы-барлы.
 
 
Үзе нәзек, үзе ябык. Лорнет кигән.
Атап йөртә үзен күчмә бер кош дигән
 
 
Исем белән. «Чит илләрдә йөрдем, мин, – ди, –
Зур шәһәрләр анда бик күп күрдем мин, – ди, –
 
 
Күрдем мин, – ди, – диңгезләр һәм күперләр дә,
Ишеттем, – ди, – анда бик күп фикерләр дә.
 
 
Анда чиксез рәхәт иде, иркен иде,
Ләкин миңа моннан доход бик аз килде.
 
 
Пароходтан Кронштадтта мин төштем дә,
Бөркет очты никтер һаман баш өстемдә,
 
 
Гүя очты ул зур язмыш юрап миңа».
Карый идек карчык белән аптырап шуңа.
 
 
Саша көлде… Һәм барин да көлгән булды…
Инде безгә бик еш керә торган булды.
 
 
Саша белән сөйләшә һәм уйный иде,
Ниндидер бер якны мактап туймый иде.
 
 
Әйтә иде, дөньяда бер ил бар, диеп,
Анда гел яз булып тора еллар, диеп;
 
 
Әйтә иде, анда лимон бик шәп уңа,
Балконнары кыш көне дә ачык була.
 
 
Һәм, түшәмгә карап, кайчак нидер сөйләп
Китә иде – сузып укып, сузып көйләп.
 
 
Нәкъ озын җыр көйләгәндәй көйли иде,
Һәрбер сүзе бик күп нәрсә сөйли иде!
 
 
Сашага ул китап укып бирә иде,
Французча өйрәтергә керә иде.
 
 
Кеше хакын кайгыртулар гүя гадәт
Булып китте. Гел сөйлиләр: нинди сәбәп,
 
 
Менә инде үтте җирдә күпме заман,
Кеше ярлы, бәхетсез һәм усал һаман?
 
 
Әйтә иде: «Ләкин ныграк торыгыз, – дип,
Дөреслек кояшы чыгар – күрербез», – дип.
 
 
Һәм стакан чәкештерә башлый иде,
Ышанычын гүя шулай раслый иде.
 
 
Һәм Саша да нәкъ аныңча итә иде,
Иренен генә чылатса да, эчә иде;
 
 
Гөнаһлылар – без дә шунда эчтек барын.
Кыш кергәндә саубуллашты безнең барин.
 
 
Әйтте: «Озак тик ятылды, хушыгыз, – дип, –
Ашыгырга кирәк, көтә эшебез», – дип.
 
 
Уңыш теләп калыгыз, дип үтенде дә,
Гыйбадәтен кылды да һәм чукынды да
 
 
Китеп барды… Бик борчылды безнең Саша.
Утырасы килми хәтта кызның ашка.
 
 
Һич белмибез, нәрсә аны моңсу иткән?
Әллә инде моңаерга яше җиткән?
 
 
Җыр да аны, әкиятләр дә куандырмый.
Кыш та җитте! – Ә ул чана шуам дими.
 
 
Һаман уйлый, һич утырмый уйнап-көлеп,
Картлардан да күбрәк хәсрәт кичерә кебек.
 
 
Китап укый, яшен түгә һәммәсенә.
Күрдек: хатлар яза һаман һәм яшерә.
 
 
Китап алып киштәләрне тутырды ул,
Инде тәмам зур акылга утырды ул!
 
 
Нәрсә генә сорасаң да әйтеп бирә,
Аның белән һаман сөйләшәсең килә.
 
 
Ә күңеле шундый яхшы, киң һәм иркен…
Аны мәңге син күрмәгән, күрмәс һичкем!
 
 
Ярлы кешеләр тату тора үзе белән:
Дәвалый һәм иркәли хак сүзе белән.
 
 
Шулай аңа унтугыз яшь инде тулды.
Бер кайгысыз тора бирдек, рәхәт булды.
 
 
Рәхәт булды… Ләкин барин тагын кайтты.
Ишетәбез, кемдер «килә!» диеп әйтте.
 
 
Саша аны чиксез шатлык белән көтте!
Бүлмәләргә хуш исле саф гөлләр кертте.
 
 
Китапларын тезеп куйды матур итеп.
Гади генә киенсә дә – матур ничек!
 
 
Каршыларга йөгереп чыкты, күрше килгәч.
Ә баринның исе китте, кызны күргәч:
 
 
Саша үскән, матурланган, тәнгә тулган,
Соңгы ике ел эчендә шулай булган!
 
 
Алсу йөзе балкып тора – якты, көләч.
Ә баринның йөзе ап-ак, башы пеләш…
 
 
Саша аңа бөтенесен сөйләп бирде:
Ул югында ниләр укып, ниләр күрде.
 
 
Ләкин юкка гына иде моның барсы!
Үч иткәндәй, барин аңа төште каршы:
 
 
«Тик юк-барны сөйләгәнбез без ул чакта!
Акыллылар фикере, Саша, бел син, башка:
 
 
Түбән дә ул, усал да ул кеше җирдә».
Китте тезеп, китте тезеп!.. Сүзен бер дә
 
 
Аңлый алмасак та, әйтеп, тезеп китте.
Шушы көннән башлап йортта тынгы бетте:
 
 
Унҗиденче көне – Саша һаман елый,
Күләгәдәй йөри, әрни, ямансулый.
 
 
Китапларын йә бер ала, йә бер ташлый,
Кунак керсә, «сөйләшмә син» дия башлый.
 
 
Ни барысы өч мәртәбә керде күрше.
Бервакытны Саша янына ике кеше
 
 
Килгән иде: мужик әйтеп хат яздыра,
Сырхау хатын: «Үлән бирче, – ди, – аз гына».
 
 
Шуны күргәч барин әйтте аңа болай:
«Яңа уен белән бала мавыга бугай!»
 
 
Берни әйтми чыгып китте Саша өйдән,
Арттан чыккан баринга ул «авырыйм» дигән.
 
 
Барин китап җибәргәндә, эре генә
Әйтте Саша: «Җибәрегез кире генә…»
 
 
Төнен елый, хәсрәт чигә көн буена…
Күрше әйтте: «Җыендым, – дип, – мин юлыма».
 
 
Саша чыкты, калды кулын кысып аның
Һәм яшәде бүлмәсенә посып тагын.
 
 
Ә аннары?.. Хат җибәрде ул Сашага.
Без куркудан, гөнаһлылар, һич башкага
 
 
Сиздермичә, хатны үзебез ачтык башта:
«Өйләнешик» дип язылган иде хатта.
 
 
Саша башта ул тәкъдимне кире какты,
Ә соңыннан безгә укып бирде хатны.
 
 
Без әйтәбез, кияү әйбәт – күңеле якты,
Яшь дисәң яшь, бай дисәң бай, холкы яхшы.
 
 
«Юк, бармыйм», – ди. Ә үзендә күңел боек.
Бер әйтә: «Мин аңа лаек түгел», – диеп.
 
 
Бер әйтә: «Ул миңа лаек түгел төсле,
Усалланды, хәсрәтләнде, рухы төште!»
 
 
Барин китте. Ә кыз кая шатланырга,
Күбрәк көя, үбә аның хатларын да!..
 
 
Бу нәрсә бу? Туган, сөйлә, аңлат безгә,
Кара син Сашага, күз сал шиңгән йөзгә.
 
 
Күпме түзәр? Аңлат безгә шул нәрсәне!
Әллә кызга инде мәңге көлмәскәме?
 
 
Әллә аның гомер юлын кистеме ул?
Син әйт безгә: барин гади кешеме ул,
 
 
Әллә берәр һәлакәтле им-томчымы,
Әллә җан аздыргыч бер җен-коткычымы?..
 
IV
 
Күршеләрем, кайгырмагыз – сорыйм сездән!
Элеккечә яшәрсез сез тагын тиздән:
 
 
Саша терелер – ярдәм кулын Тәңре сузар,
Ул беркемне сихерләми, – узар, узар…
 
 
Ә ул кеше, теге барин… ничек әйтим
Сез аңларлык итеп… уйла, башым, әй син…
 
 
Сәер буын, гаҗәп буын туды бездә,
Аны еллар бирде безнең илебезгә!
 
 
Ул җен түгел, күңелен бозмас һичбер кемнең,
Хикмәтле бер герое ул безнең көннең!
 
 
Китап укый, һәм илне ул юкка гизми…
Үзенә шулай тиңсез бөек эшләр эзли.
 
 
Ярый әле бай атадан мирас калган,
Вак эшләрдән аны азат итә алган;
 
 
Ярый әле бераз белем алган булган,
Китми калган тапталган һәм ялган юлдан.
 
 
«Әрәм итмәм, – ди ул, – мин хис һәм көчләрне,
Башкарырга, кырмыскадай, вак эшләрне.
 
 
Көчем мине йә вакытсыз гүргә кертер,
Йә исемем йолдыз булып дөрләп үтәр
 
 
Бөтен илне. Телим шулай үтәргә мин!
Телим җирне, – ди, – бәхетле итәргә мин!»
 
 
Кул астында булган нәрсә аңа исә
Һич күренми, күренсә – ул әрәм итә.
 
 
Безнең көндә – бөек көндә, авыр көндә
Китап – зур эш: күрсәтәчәк ул һәркемгә
 
 
Начарлыкны, кыргыйлыкны, усал эшне,
Тик бирмәс ул яхшы эшкә кирәк көчне.
 
 
Тик өйрәтмәс, яратырга өйрәт дисәң…
Гасырларның эшен рәтләү авыр икән!
 
 
Һәр акыллы һәм азат эш, һәр зур нәрсә
Йөрәгенә керә аның һәм урнаша,
 
 
Тик өстенлек һәм көч биргән дәрт үзенә
Чит бер нәрсә – эшенә чит һәм сүзенә,
 
 
Яратканда ярата ул бик тә көчле,
Ә нәфрәте аннан да көчледер төсле.
 
 
Кирәк булса, ләкин бер черки дә тотып
Кыерсытмас иде, рәнҗер диеп куркып.
 
 
Күпләр сөйли: гашыйк булса да ул, йөрәк
Дулкынланмас, башы дулкынланыр күбрәк.
 
 
Соңгы китап нәрсә әйтеп бирсә аңа,
Шушыны ул күңелдә иң өскә сала;
 
 
Ышанамы, ышанмыймы – барсын ала,
Тик акыллы исбат иткән булсын аңа!
 
 
Ә күңелендә артык әйбер һич юк аның:
Иртә белән чәчә бара кич урганын;
 
 
Бүген белми иртәгә ни урасын ул,
Тик чәчәргә чыкмый калмас, күрәсең, ул.
 
 
Җыйнап әйтсәк, шулай була, димәк, менә:
Бөтен гомерен үткәрә ул сөйләп кенә.
 
 
Эш башласа – аңа инде якын килмә!
Уңышсызлык була икән, сылтый илгә.
 
 
Канатлары әгәр бераз талса-нитсә,
Акыра мескен: «Файда бирми тырышу һич тә!»
 
 
Каурыйлары утта шулай көйгәч исә,
Бөркет ярсый – ачу тагын үсә төшә.
 
 
Аңлашылмый?.. Аңламау ул түгел бәла,
Тик аңласын авырып яткан мескен бала.
 
 
Ярый әле кызның җиткән зирәклеге,
Сизгән аңа бирелмәскә кирәклеген.
 
 
Ә калганын вакыт үзе эшләр барын,
Чәчә барыбер ул яхшылык орлыкларын!
 
 
Күз төшерсәң безнең якка, дала җиренә,
Адым саен йә таучык, йә чокыр күренә.
 
 
Җәй көнендә ул чокырлар коры була,
Шәрә була, анда дала комы тула;
 
 
Көзен алар былчырак була, кышын исә
Күренмиләр, күмеләләр. Ә яз килсә,
 
 
Көт тә тор син: исә башлар җил ерактан –
Кеше иркен сулый торган җылы яктан.
 
 
Кызу кояш нурын сибәр, эрер карлар,
Елгаларның суын сыйдыра алмас ярлар,
 
 
Һәм чокыр да шул вакытта сулы булыр,
Читтән агып килгән суга тулы булыр…
 
 
Яз тиз үтәр. Чокыр тагын кибә башлар,
Кояш аның дымын эчәр, комын ашар.
 
 
Ләкин шаулап иген уңар тирә-якта.
Читтән алган суы ташып торган чакта.
 
 
Тирә-якны сугарды бит чокыр үзе.
Уятты Сашада шулай күрше сүзе
 
 
Бик күп көчне… Мине аңлау, беләм, авыр!
Белегез, дуслар, яшь йөрәккә һәрбер давыл
 
 
Файдалы ул – давыл булса, ныгый йөрәк,
Күңел үссен өчен дә зур давыл кирәк.
 
 
Кызыгыз сезнең тетри икән бүген ныграк,
Яктылыкны күрәчәк ул алда күбрәк.
 
 
Ышаныгыз: орлык төште уңдырышлы
Бай туфракка, һәм мул бирер ул уңышны.
 
1852–1855

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации