Текст книги "Сайланма әсәрләр / Избранное"
Автор книги: Николай Некрасов
Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 9 страниц)
Кем ялгызы авыр юлда булган,
Булган ерак буп-буш далада
(Юлдашы тик хәсрәт белән буран)
Һәм очраткан язмыш аңарга
Якын дустын шунда, – андый кеше
Шатлануны безнең тиз аңлар…
«Арыдым, Маша, арыдым, җитмәс көчем!»
«Еламачы, Катя, – дим аңар, –
Безне дуслык һәм яшьлек коткарыр!
Язмыш бездән көлде бертигез,
Безнең өскә килде бер үк ташкын,
Агып китте шунда бәхетебез.
Йөргән идек бергә болыннарда,
Бергә барыр михнәт юлыбыз,
Һәм, лаеклы чыдап газапларга,
Икәү бергә көчле булырбыз.
Без югалттык нәрсә? Дустым, аңла!
Ялтыравык, ялган дан гына…
Хаклык юлы хәзер безнең алда,
Тәңре куша шуннан барырга!
Ирләребез безнең зур кайгыда,
Юатырбыз табып аларны,
Йомшартырбыз хәтта палачны да,
Чын түземлек җиңәр газапны.
Авыруларга, көчсезләргә терәк
Без булырбыз кара зинданда.
Саф мәхәббәт антын үтәп кенә
Без табарбыз тынычлык җанга!..
Чын күңелдән бирелә безнең корбан,
Без сорыйбыз ярдәм Ходадан.
Сау-сәламәт, дустым, мин ышанам, –
Без үтәрбез авыр юллардан…»
Үзе белән көрәшүдән арыды
Табигать – көн аяз һәм матур,
Аннан тагын бик ныклап кар яуды,
Без чанада киттек – юл яхшы!..
Ямщик – рус, ул безгә сөйләп бара
(Исемнәрен хәтта хәтерли):
«Аларны мин илттем шушы атларда,
Чана гына башка иде, – ди, –
Көлештеләр алар бер-берсеннән,
Җырладылар юлда барганда,
Миңа әни кабартма пешергән,
Чыгардым мин өлеш аларга,
Унбиш тиен бирделәр – «алмыйм» дим.
«Ал, егеткәй, алай кыланма…»
Сүзгә мавыгып, килеп җиттек бик тиз.
«Барынялар, кайда туктарга?» –
«Начальникка, төрмәгә илт безне». –
«Тоткыннарга шатлык бирегез!»
Начальник – бер юан, кырыс кеше,
Сорады ул: «Нигә килдегез?» –
«Иркутскида инструкция бар,
Җибәрербез, дигән иделәр…» –
«Килеп җитмәде шул әле һаман!» –
«Копиясен дә менә бирделәр…» –
«Копия нәрсә? Алданырга мөмкин!» –
«Менә сезгә рөхсәт патшадан!»
Бу кире карт французча белми,
Ышанмый бит, көл дә, ела да!
«Патша имзасы да бар: Николай? –
Имзаларда эше юк аның,
Нерчинскидан кәгазь бир син аңар!
Китим дидем шунда мин тагын».
Тик әйтте ул: «Хәзер үзем барам,
Кәгазь монда булыр иртәгә». –
«Чын сүзме бу?» – «Сезне мин алдамам!
Сезгә кирәк нык ял итәргә!..»
Бер өйгә без килеп кердек шунда,
Иртәнге көн һаман хыялда;
Өй морҗасыз, тәрәзә – слюда,
Түр стенага башны куйганда,
Минем аяк ишеккә үк тия,
Безнең бу өй шундый кечкенә;
Бу вак-төяк безгә көлке генә,
Без күнеккән бөтенесенә,
Без бергә ич! Авыр газапка да
Мөмкин хәзер җиңел чыдарга…
Иртә уяндым, Катя йоклап ята,
Эч пошканнан чыктым урамга;
Йөзләп булыр барсы шундый йортлар,
Сибелгәннәр елга ярында,
Рәшәткәле тик бер кирпеч йорт бар,
Часовойлар тора янында.
«Шушындамы тоткыннар?» – «Киттеләр». –
«Кая?» – «Эшкә инде, билгеле!»
Мине анда балалар илттеләр…
Йөгерәбез – җитмәм шикелле! –
Күрим аны тизрәк! Йөрәк тынмый…
Бу аларның йөргән юллары!
«Күргәлимсез аларны?» – дип сорыйм,
«Күрәбез! Бик матур җырлары!
Әнә ишек… кара! Ә без киттек.
Хуш!..» Юк булды шундук балалар…
Ишек җир астына илтә кебек,
Һәм янында аның солдат бар.
Кырыс карый сакчы, – кулда аның
Ялан кылыч. Монда тагын да
Булышмады алтын, оныкларым.
Баш имәде солдат алтынга!
Тик беразга шунда туктыйк әле,
Искә төшерик җылы сүз белән
Саф йөрәкле чын рус кешеләрен;
Рәхмәт сезгә ихлас күңелдән!
Ерак юлда, аннары сөргендә,
Каторгада авыр елларда,
Халык! Чыдадым мин һәммәсенә,
Синең белән бергә булганга.
Язмыш сиңа бик күп хәсрәт салган,
Тик бүтәнгә кайгы килгәндә
Бүлешәсең күптән яшең тамган,
Минем яшем тамган җирләрдә!..
Әй рус халкы, дус син бәхетсезгә!
Якынайтты безне сагышлар…
«Анда закон ярдәм итмәс сезгә!» –
Дигән иде илдә танышлар;
Ә мин анда яхшы җаннар таптым,
Иң түбәнгә төшкән кешеләр
Күңелләрдә безгә хөрмәт барын
Үзләренчә әйтә белделәр;
Катя белән бергә без һаман да,
«Фәрештәләр безнең сез!» – диләр,
Безне күргәч, якты елмаялар,
Ирләребез өчен эшлиләр.
Колодкалы тоткын кесәсеннән
Күпме тапкыр кайнар бәрәңге
Алып бирде: «Әле генә – көлдән;
Ашап җибәр!» Әйе, бик тәмле.
Хәзер шуны уйлаган чагында,
Сагышлы бер сагыну күңелдә…
Миннән сәлам сезгә, әй ярлылар!
Барыгызга рәхмәт күндерәм!
Рәхмәт!.. Безнең өчен аямады
Үз хезмәтен гади кешеләр,
Халыктан бер кеше дә салмады
Агу безнең кәсә эченә!..
Үкси-үкси сорадым, ялынып,
Часовойның күңеле нечкәрде.
Фонарь бирде миңа ул, яндырып,
Бер подвалга кердем эчкәре.
Озак төштем һаман түбән таба,
Тын коридор китте аннары,
Баскыч-баскыч булып, бөркү һава;
Җан шомлана анда, караңгы;
Тутык бизәкләре стенада,
Тамчы тамып тора тын гына,
Ул гөрләвек булып түбән ага,
Күп урыннан балчык коела.
Стенада ямьсез чокырлар бар;
Гүя шуннан юллар китәләр.
Онытылды бөтенләй куркулар,
Аякларым җитез илтәләр!
Кемдер кинәт артымнан кычкыра:
«Туктагыз, әй, кая киттегез?
Хатын-кызлар йөри алмый монда!
Тиз борылыгыз! Юкса беттегез!»
Менә бәла! Дежурный килгәндер
(Курка иде аннан сакчы да),
Кычкыра ул усал һәм иләмсез,
Аяк тавышы инде якында…
Нишләргә соң? Фонарьны сүндереп,
Караңгыда йөгердем алга…
Тәңре саклый безне, үзе күреп,
Егылмадым ничек мин анда!
Башны ничек анда калдырмадым,
Бер чокырга төшеп китмәдем!..
Нәкъ читеннән төпсез упкыннарның
Алла мине исән үткәрде;
Күрдем кинәт: утлар яна алда,
Күктә янган йолдыз шикелле…
Мин чукындым – шөкер сиңа, Алла,
Шатлыгымнан йөрәк җилкенде…
Бер коры җир әгәр күрсә алда,
Сазга баткан ат та ашкына…
Мин тунымны салып ташладым да
Йөгереп киттем утлар каршына!
Йөгерәм… утлар һаман җемелдиләр!
Ниндидер бер биек җир анда:
Мәйдан сыман… Шәүләләр йөриләр…
Чү, шакылдый чүкеч! Эш бара…
Күрерләрме алар мине аннан?
Инде ачык беленә күләгә…
Якыная утлар миңа табан.
Әйе, алар мине күргәннәр…
Кемдер берәү упкын читенә килеп
Кычкырды: «Әй, бире карагыз!
Фәрештә бар!» Берсе әйтте, көлеп:
«Оҗмах түгел безнең шахтабыз,
Тәмуг бит ул!» – Йөгерешеп алар
Яр читенә килеп тулдылар.
Мин ашыгып бара бирдем һаман,
Хәйран калып карап тордылар.
«Волконская!» диде кинәт берәү
(Трубецкой тавышын таныдым).
Миңа аннан баскыч төшерделәр,
Югарыга уктай атылдым!
Анда Трубецкой, Муравьёв Артамон,
Оболенский, Борисовлар да…
Мине алар зурлап каршы алды,
Һәм елады шатлыктан бар да…
Кыюлыкны минем мактадылар…
Сергей кайда? Тизрәк күрәсем
Килә аны… «Кеше китте аңар,
Шатлыгыннан үлә күрмәсен!
Тәмам итә эшен: ул көн саен
Өч пот руда тиеш бирергә
Россиягә. Инде хезмәт җаен
Төшендек без…» Бик шат күренә
Һәммәсе дә… Ләкин шатлык аша
Сизелеп тора тоткынлык моңы…
(Тимер богау салганнар аларга,
Белми идем әле мин моны.)
Трубецкойны мин шатландырдым,
Әйтеп хатыны Катя килгәнен;
Барсына да хатларны тапшырдым –
Туган илнең изге бүләген.
Шул арада офицер түбәннән
Сөйли башлый, кызып, ашыгып:
«Баскыч кайда? Аны кем күтәргән?
Кая китте эшләр башлыгы?
Сезгә әйтәм, ханым, егылырсыз!..
Мөмкинме соң алай йөрергә?
Әй, тиз генә баскычны куегыз!
(Куймады тик аны беркем дә)…
Төшегез дим!» – Әрли, аваз салып.
Ә без – эчкә таба упкыннан…
Нинди могҗиза дип, хәйран калып,
Каршы йөгерә мескен тоткыннар.
Минем алда алар юл салалар,
Илтмәкчеләр мине кулларда…
Монда бик күп хезмәт коралы бар,
Упкыннар бар йөрер юлларда.
Эшләр кайный, чыңлый богаулары,
Җир астында җырлар тарала!
Каты күкрәгенә рудникларның
Тимер көрәк, чүкеч кадала.
Йөк күтәреп, бүрәнәдән бара
Берсе, куркып дәшәм «Сак бул!» дип,
Кайберәүләр яңа мина сала,
Кайберәүләр менә бик биек
Какшау терәк буйлап… Авыр хезмәт!
Зур батырлык!.. Кайбер урында
Өеп куйган байлык – руда кинәт
Җем-җем итә минем юлымда…
«Ул килә!» дип, шунда әйтте кемдер.
Каршысына йөгереп барырга
Мин омтылдым һәм чак мәтәлмәдем –
Канау иде минем алдымда.
Трубецкой әйтте: «Үттегезме
Мең чакрымнар михнәт юлыннан,
Шатланганда утка салып безне,
Килеп җиткәч һәлак булырга?»
Кулымнан ул бик нык тотып алды:
«Әгәр егылсагыз сез аннан…»
Сергей ашыга, ләкин атлый акрын.
Боек чыңлый тимер богаулар.
Әйе, богау! Палач онытмаган
(Үч алучы кансыз, куркак җан!), –
Ләкин Сергей юаш, сабыр бара,
Үрнәк алган ул да Гайсәдән.
Сакчылар да, тоткын эшчеләр дә
Бүлми аның килгән юлларын…
Күрде мине кинәт ул, күрде дә
«Маша!» диде, сузып кулларын,
Һәм туктады, тайгандыр хәленнән,
Йөгереп килде тоткыннар аңа,
Коела яше аның күзләреннән,
Калтырана куллар һавада…
Шатлык бирде газиз тавышы аның,
Чиксез бер көч бирде җаныма,
Юл газабын, әткәмнең каргавын –
Оныттым мин хәзер барын да!
«Киләм!» дип, мин йөгерә башладым,
Кулны кинәт тартып алдым да
Упкын аша тактадан атладым
Мине дәшкән аваз каршына…
«Киләм!» Күрәм, якты елмаю бар
Сөйгәнемнең ябык йөзендә…
Мин ашыгып, йөгереп бардым аңа,
Изге тойгы сизеп үземдә.
Тик шушында, кара җир астында,
Ишетеп шул богау авазын,
Ирем чиккән газапның барсын да
Хәзер генә чынлап аңладым.
Газап чигә белә, ул бик түзем!..
Ирексездән шунда тез чүктем, –
Кочаклаудан элек аның үзен,
Тимер богауларын мин үптем!..
Тәңредән бу тирән шахталарга
Очып килде тын бер фәрештә, –
Сөйләшү һәм шау-шу бетте анда,
Һәм туктады кинәт бар эш тә.
Күз яшьләре – таныш һәм ятларда,
Барсы җитди, кырыс чырайлы.
Хәрәкәтсез торган аякларда
Ишетелми богау чыңлавы,
Чүкеч җансыз калган буш һавада…
Яңгырамый бер җыр авазы…
Безнең белән һәркем уртаклаша
Очрашуның бәхтен, газабын!
Чиксез тирән, изге, изге тынлык!
Ул ниндидер бөек моң белән,
Тантаналы уйлар белән тулы.
Килде кинәт упкын төбеннән
Зәһәр тавыш: «Кайда олактыгыз?»
Эш башлыгы килде йөгереп:
«Барыня! – ди, елап, – бар, кайтыгыз!
Мин бит тордым юри яшьренеп.
Инде вакыт, – ди карт, – орышырлар!
Начальниклар артык кырыслар…»
Төштем гүя тәмугка оҗмахтан…
Тик шул гына менә, оныклар!..
Офицер бик каты ачуланган,
Тотынды ул русча сүгәргә,
Ирем әйтте французча аннан:
«Күрешербез, Маша, төрмәдә!..»
1872
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.