Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Моны беркем дә раслый алмый.

– Син нәрсә, әти, мине ишетмисеңме әллә?! Беркем расларга да тырышмаячак! Бу турыда сигнал гына булсын, шул ук сәгатьтә алып китәчәкләр! Инде ничә кешене утта яндырдылар шулай!

– Авылдашлар андый әләккә бармас! Бездә андый кешеләр бардыр дип уйламыйм мин, улым.

– Ничек кенә әле! Берәр низаг кына чыксын, шундук… Синең чиркәүгә сирәк йөрүең турында күзгә бәреп әйтеп торалар инде…

– Кемнең кемдә ни эше бар?! Кем әйтте сиңа моны?!

– Түбән очның Карга Җәгүре. Җитмәсә, күңелендә тагын ниндидер сере бар сыман, ничектер сәер генә елмаеп: «Әтиеңә сәлам әйт!» – дип куйды. Шунда, әтинең намаз укыганын да беләме икән әллә бу, дип шикләндем.

– Ә ул Карга Җәгүренең миндә нинди эше бар инде, йә?! – дип гаҗәпләнде Фёдор. – Хәер, ул моны болай гына әйткәндер…

– Болаймы, тегеләйме, әйтә алмыйм. Шунысы хак: кешеләр арасында яшибез, әти. Ә аларның төрлесе бар. Сизгәнең юкмыни: кешеләр елдан-ел бер-берсенә ачулы була баралар. Әйтик, мөселманнар – керәшеннәрне, керәшеннәр урысларны сөйми башлады…

– Җәгүрне әйтәм, минем чиркәүгә йөрү-йөрмәвемдә аның ни эше бар?

– Күзәтеп килгән, димәк. Кем белә, бәлки, мәхәлләдә попның үз әтисе христиан динен ничек тота икән, дип кызыксынучы бер Карга Җәгүре генә дә түгелдер, ә?

– Кем белә инде?..

– Менә шул шул. Ә бит бу уңайдан сиңа күп кешенең игътибар итүе бар! Ә аннары, Алла сакласын… Шуңа күрә, әти, туктат син намаз укуыңны! Үзеңне дә, безне дә җинаятьче итмә!

– Ә сезнең монда ни катнашыгыз бар?!

– Җинаятьче турында тиешле җиргә җиткермәгән дип, безне дә кулга алачаклар, һәм бу очракта да бик каты җәза каралган… Ә мине, поп була торып, әтисенең бу җинаятен яшергән дип, утта яндырырга да мөмкиннәр. Шундый ук гаепне әнигә дә ташлаулары бар. Менә нәрсә белән бетәргә мөмкин мөселман диненә кайтуың! Тагын бер кат яхшылап уйлан бу турыда, әти! Уйланырлык нәрсә бар монда…

– Бер яктан, мин сине аңлыйм да, улым. Тик урыс динендә калырга да вөҗданым кушмый. Нишлим, кабул итә алмадым мин аны!

– Мин дә сиңа, чын күңелеңнән кабул ит, димим бит, әти. Ләкин инде чукынгансың икән, нишләмәк кирәк, ышанган булып яшәргә кала… Тышкы яктан христиан дине кушкан йолаларны үтәргә тырыш, ә күңелеңдәген үзең белән бер Алла гына белсен! Ул синең ике дин арасында бәргәләнергә мәҗбүр булуыңны аңлар, күңелең белән мөселман булып калуыңны күрер, ышаныр, бәлки, гөнаһыңны да кичерер. Тик күрә торып, ут баганасына таба атлама!

– Ә Әүхәди абыең ни әйтер ие икән бу турыда? – дип сорады Фёдор, малаена күтәрелеп карап. – Ничек уйлыйсың?

– «Ничек уйлыйсың»? Ул, әлбәттә, күңелең белән ислам динендә калуыңны хуплый инде. Тик моның ни белән бетәрен күз алдына китерә алмый бугай. Минем священник булырга җыенуым турында ишеткәч, миңа сәлам дә язмый башлады бит. Мине укырга көчләп җибәрүләре турында ишетергә дә теләмәде. Хәзер инде мин ике дин арасында бәргәләнеп яши алмыйм. Тормышта кешеләрне билгесезлек куркыта, әти. Кешене фаҗигаләргә шул китерә! Мин билгесезлек белән яши алмыйм, ачыклыкны яратам. Ходай безгә шушындый заманда яшәргә язган икән, шул кырыс шартка җайлашып яшәргә тиешбез. Икеләнүсез, бу дин яхшымы, түгелме, дип баш ватмыйча гына! Чөнки инде ул яхшы булса да, начар булса да бернишли дә алмыйбыз: буласы булган инде. Кирегә юл юк – ул ябылган. Менә бу, билгесезлек беткән, барысы да ачык, дигән сүз инде. Ике арада бәргәләнмичә, анда-монда ташланмыйча, язмышка буйсынып яшәргә кирәк. Ә язмышны без түгел, шул ук Аллаһы Тәгалә яза, диләр бит, әти. Ходай Тәгалә шулай язган икән, нигә төрле вәсвәсәгә бирелергә?

– Сөйләп тә күрсәтәсең соң! Поп дисәң дә поп! Бер караганда, синең сүзләр дә дөрес шикелле, икенче яктан… шайтан белгән монда хәзер нәрсәнең дөрес, нәрсәнең ялган икәнен! Боларны безнең крестьян акылы белән аңлавы да авыр… Катлаулы нәрсә болар, улым…

– Ачыклык булмаганга гына шулай тоела ул, әти. Менә син күңелеңә нык итеп: «Мин христиан дине кешесе», – дип беркетеп куеп кара әле, шуннан соң моның бернинди катлаулы нәрсә түгелен сизәрсең. Шунда төрле якка бәргәләнүләр дә бетәр…

– Ул чагында рухи ныклыгы, иманы, намусы мөселман дине булган кеше дөньяда ничек яшәргә тиеш була, улым?

– Тагын шул бер балык башы!.. – дип, Александр ашап утырган җиреннән кашыгын ачу белән шап итеп өстәлгә куйды. – Әллә син мине чыгырымнан чыгарырга җыенасың инде, әти?

– Нәрсә, дөрес булмаган сорау бирдеммени?

– Дөрес, дөрес. Соравың да дөрес. Тик мин дә, намуссыз яшә, димим бит, әти. Имансыз бул, дип тә әйтмим. Рухи ныклыгыңны да аяк астына салып тапта, димим. Бер сүзем дә юк, болар барысы да синдә калсын. Тик алар синең күңелең түрендә булсын, аларны беркемгә дә ачып салма, урыс диненә каршы куйма!

Ишек ачылып китте дә өйгә хуҗабикә – Фёдорның хатыны, Александрның әнисе Наталья килеп керде.

– Ни булды? – дип сорады ул, ире белән малаена күз ташлап. – Нигә бер-берегезгә дошманнар шикелле карашып торасыз? Тагын бәхәсләшәсезме?

– Беркем дә бәхәсләшми. Кайдан алдың? – диде Фёдор. – Сөйләшеп кенә утырабыз…

– Акрынрак сөйләшеп булмыймы? Урамга тикле ишетелә.

Фёдор белән Александр бер-берсенә карашып алдылар: «Чыннан да, кызып киттек, ахрысы…»

– Ни турында сөйләшүегезне дә чамалыйм. Сиңа, Фёдор, Александр сүзен тыңларга вакыт.

– Хәзер син акыл өйрәтмәкче буласыңмы? Әйдә, әйдә өйрәтегез, өйрәт!

– Сине өйрәтә-өйрәтә арыган инде без! Кеше сүзен колагыңа да элмисең! Болай булса, үзең дә бетәсең, безне дә харап итәсең! Син кечкенә чактан ук догалар белән башын катырмаган булсаң, хәзерге көндә Әүхәди солдат хезмәтендә булмый да иде! Тәки харап иттең баланы, син мөселман баласы, дия-дия…

– Җиттеме сезгә?! – дип, ачу белән өстәлгә сугып алды Фёдор. – Үз акылыгыз үзегезгә булсын! Минем үз акылым бар!

Бер мәлгә барысы да тынып калды.

– Кара аны, әти! Соңгы сүзем шул: әгәр дә намазда булуың авылга тарала икән, мин өйдән чыгып китәм! – диде бераздан Александр, өстәл яныннан торып. – Бөтенләйгә! Минем утта янасым килми!

– Әй Ходаем! Ни булды соң әле безнең йортка? Нинди каргыш төште? – дип, Наталья елый ук башлады.

Фёдор, ике кулы белән башын тоткан килеш, бер сүз дә дәшмичә утыра бирде.

Указ

«Моңарчы инородецларны үзебезнең дингә тарту буенча илдә, шул исәптән монда да, алып барылган бу изге – дәүләти эшләр һәм сәясәт моның өчен тиешле җирлек тә, шартлар да тудырды…» – диюе белән Димитрий Сеченов хаклы иде. Хәер, ул гына да түгел, Русь империясе хакимнәре дә, православие диненең югары руханилары да шулай дип саныйлар иде инде. Тикмәгә генә түгел, әлбәттә.

Моның беренче сәбәбе – моңарчы Казан губернасында, Идел буенда яшәүче урыс булмаган халыклар арасында алып барылган миссионерлык эшенең чагыштырмача уңай нәтиҗәләр бирүе. Гәрчә ул бик авырлык белән барса да, монда утыз мең кеше, шул исәптән уналты мең ике йөз дә егерме җиде мөселман чукындырылган. Бу саннар, мөгаен, урыс булмаган барча халыкларны православиегә тарту, урыслаштыру сәясәте белән хыялланып яшәгән шушы идея идеологларын һәм аны тормышка ашыру өчен бөтен көчен куйган башкаручыларын моның һич тә булдырмаслык эш түгеллегенә, чиркәүнең дәүләт белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә, аны шактый кыска вакыт эчендә чишәргә мөмкин икәнлегенә тәмам ышандырган иде инде.

Икенчедән, бу указны чыгарганда, 1737–1739 еллардагы рус-төрек сугышы барышында мөселманнарга карата тискәре карашларның көчәюе дә искә алынды. Җәмгыятьтә мондый карашлар Уфа өязендәге1735–1740 еллардагы фетнәләрне бастырган чакларда да көчәеп, ул иноверецларны күпләп чукындыруга зур этәргеч тә бирде.

Императрица Анна Ивановна 1740 елның 11 сентябрендә кул куйган һәм «Об отправлении архимандрита с некоторым числом священнослужителей в разные губернии для обучения новокрещёных христианскому закону и о преимуществах, новокрещёным дарованных»[8]8
  «Яңа чукынучыларны христиан законнарына өйрәтү өчен, берничә дин хезмәткәре белән архимандритны төрле губерналарга җибәрү һәм яңа чукынганнарга бүләк ителгән өстенлекләр турында».


[Закрыть]
дигән указ, беренче карашка, бик гади һәм гадәти генә документ сыман. Исеменә караганда, анда сүзнең Русьта, нигездә, Идел буенда яшәүче башка диндәге халыкларны күпләп христианлаштыру турында баруын һич абайлап та булмый. Ул исә чынында ХVIII гасырның 40 нчы елларына инде илдә башка халыкларны христианлыкка күпләп күчерүгә әзерлек чорының тәмамлануын раслый һәм киләчәктә бу дәүләти эшне зур масштабта алып баруны күздә тоткан программа булып тора. Тик моның шулай икәнлеге аның эченә яшерелеп, анда Русь дәүләтенең һәм чиркәвенең исламга «рухи үзәкләре империя читендә булган империя эчендәге шеш, чит-ят дини күренеш, юк ителергә тиешле дошман», ә мөселманнарга «ә Россия мөселманнары фаш ителергә тиешле дошманнар» дип каравы ап-ачык язылган иде.

1740 елның 6 октябрендә императрица Анна Ивановнаның бу указы Изге синодта каралды һәм аның күчермәләре Мәскәү Синодаль идарәсенә, Казан, Вятка, Әстерхан, Түбән Новгород, Рязань, Воронеж архиерейларына һәм Зөянең Богородицк монастыре архимандриты, бу указның төп авторы булган Димитрий Сеченовка җибәрелде. Әйе, анда күбесенчә аның тәкъдимнәре кергән иде.

Синодка үзенең шактый тәкъдимнәрен юллаган архимандрит мондый указны зур түземсезлек белән көтте. Беренчедән, синод аларга игътибар иттеме, юкмы икәнен бик беләсе килсә, икенчедән, Яңа керәшен конторасында миссионерлык эшен колачлырак алып бару мөмкинлегенә ул бик ышана иде. Ә моны, ни әйтсәң дә, яңа чынбарлыкны искә алган закон рәвешендәге катгый күрсәтмәләр ярдәме белән генә башкарып була. Ниһаять, шундый күрсәтмәләрне эченә алган, ике ел чамасы көтелгән андый указ дөнья күрде! Рәхмәт императрицага: анда күп нәрсә каралган, искәртелгән, язылган, закон кысасына кертелгән!

Санкт-Петербургтан килеп төшкән указны Димитрий Сеченов башта, бер дә ашыкмыйча, үзе генә укып чыкты. Хәтта ике тапкыр! Аннары аның белән монастырь каршындагы башка священникларны да, керәшен мәктәбе укытучыларын да, конторада эшләүче хезмәткәрләрне дә таныштырырга кирәк дип санады һәм барысын да үзенең иркен кабинетына чакырырга кушты. Алар җыелып беткәч, ул ашыкмыйча гына урыныннан торып басты да тамагын кырып алды һәм ниндидер тантаналы-күтәренке тавыш белән:

– Безгә әле бүген генә Изге синодтан, Санкт-Петербургтан, императрица Анна Ивановна кул куйган, тулысы белән без башкара торган һәм киләчәктә дә дәвам итәргә тиеш булган миссионерлык эшенә кагылган, димәк, барыбызга да дәүләт күләмендәге зур бурычлар йөкләгән бик тә әһәмиятле указ килеп төште, атакайлар! – диде ул, озын өстәл тирәли утырган священникларын күздән кичереп. – Мин сезне шуның белән таныштырырга дип чакырдым. Игътибар белән тыңлавыгызны сорыйм!

Димитрий Сеченов үзенең калын тавышы белән егерме өч пункттан торган шул указны укырга кереште һәм уку барышында, гәрчә анда язылганнар болай да аңлаешлы булса да, һәр пунктка үз аңлатмаларын да биреп барды.

Аның кереш өлешендә башка диндәге халыкларны – иноверецларны чукындыру эшенең Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыре архимандриты җитәкчелегендәге Яңа керәшен конторасына йөкләнүе, бу эшнең, Казан епархиясе җитәкчесе епископ Лука Канашевич белән килешеп, Казан, Нижгар, Воронеж, Әстерхан губерналарында оештырылырга һәм алып барылырга тиешлеге әйтелгән. Чукындыру процессын, кирәк кадәр солдатлар белән, турыдан-туры Казан епархиясенең биш протопобы башкарырга тиеш, диелгән.

Указ нигезендә миссионерлар, башка халыкларны православие диненә кертер алдыннан, һәр кешегә тәфсилләп христиан дине нигезләрен, тәгълиматларын, Христосның җирдә кешеләрне коткарыр өчен газап чигүе, яңадан терелүе һәм күккә ашуы, изге чукындыру, үлгәннәрнең яңадан терелүе һәм киләчәктәге мәңгелек тормышы турындагы христиан догматлары һәм риваятьләрен аңлатырга, аларны үзләштерүләренә, диндәге төп догаларны белүләренә ирешергә кирәк. Бу эш, анда әйтелгәнчә, «по образу апостольской проповеди со всяким смирением, тихостию и без всякого кичения» алып барылырга тиеш була, ягъни урыс диненә күчәргә теләмәүчеләрне ирексезләп чукындыру тыела. Әлбәттә, бу күрсәтмә үтәлгән очракта, башка халыкларны христианлыкка тарту эше тыныч, табигый рәвештә барган булыр иде. Ләкин… Ләкин бу указны язган кешеләр аның тормышка ашырылуына үзләре дә ышанмаган, күрәсең: шундый изге сүзләрдән соң ук алар, анда миссионерларны саклау өчен, Казан гарнизоныннан һәр миссионер командасына өчәр солдат беркетү турында әйтелә. Ул солдатларны монастырьга урнаштыру карала.

Чукынган кешеләр дини бәйрәмнәрдә Алланы мактау өчен даими рәвештә чиркәүгә йөрергә, анда дога укырга, тәүбә-истигъфар кылырга, христианлыкка мөселман диненнән күчүчеләр исә мөмкин булган кадәр мөселманнар белән аралашмаска тиешләр. Дин бозу очраклары билгеле булганда, андый эшләр өч көн эчендә Яңа керәшен конторасы тарафыннан тикшерелергә тиешлеге хакында әйтелә. Православие динен берничә мәртәбә бозучыларны штрафка тарту карала.

– Бик игътибар белән тыңлавыгызны сорыйм, чөнки указның бу маддәсендә татарларны урыслаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, – дип, Димитрий атакай, кулъяулыгын чыгарып, тирләгән битен сөртеп алды. – Үзегез беләсез, алар – безнең үгет-нәсыйхәтләргә иң авыр бирелә торган халык. Шуңа күрә татар-мөселманнар белән эш иткәндә, йомшак телле булу сорала. Аннары шунысы да бар: аларның православиегә күчкән дип саналганнары да яшерен генә үз динен тота. Әйе, андый нәрсә дә күзәтелә безнең дингә күчкән татарларда. Мондый очракларны булдырмас өчен, указда менә нинди чаралар каралган. Беренчедән, керәшеннәр белән урыслар арасында гаилә кору нигезендә җылы мөнәсәбәтләр булдыру зарур. Шул чакта керәшеннәр үз диннәрен онытырлар, христиан диненә каршы булган гамәлләр кылмаслар: «…имея в доме своём зятя или невесту русских, таких дел, которые христианскому закону противны, в домах своих чинить опасаться будут и прежнее своё заблуждение от времени до времени покидать и забывать станут». Урыслар, кызларын керәшеннәргә кияүгә биргән очракта, алардан калым сорамаска тиешләр. Ә керәшеннәргә үзара өйләнешү фәкать алар христиан динендә тәмам ныгыгач кына рөхсәт ителә. Без моңа да игътибар итәргә һәм аның үтәлешен күзәтеп торырга тиеш… Аңлашылдымы?

– Аңлашылды, атакай, аңлашылды! – дигән тавышлар ишетелде.

– Алайса, дәвам итәбез, – диде архимандрит. – Беренче мәртәбә чукынган һәм христиан диненә күчмәгән мөселманнар һәм мәҗүсиләр яшәгән авылларыннан икенче урынга күчереп утыртыла… Керәшеннәрне татар мөселманнардан аралау максатыннан, аларны, урыслар арасына күчереп, урыс кызларына өйләндерергә. Алай эшләү мөмкин булмаган очракларда, аларны элек чукынганнар арасына күчерергә һәм аларга анда элеккеге урыннарындагы кадәр мәйданда җир бүлеп бирелергә тиеш. Ә урыслар һәм керәшеннәр арасына күчәргә теләмәгәннәрне Сарытау[9]9
  Сарытау – Саратов шәһәре.


[Закрыть]
һәм Царицын[10]10
  Царицын – Волгоград шәһәре.


[Закрыть]
арасына күчереп, җир бүлеп бирергә, анда яңа керәшен авыллары салып, һәр ике йөз илле йортка бер чиркәү төзергә, һәр чиркәүнең алты рухание – ике священник, дьякон һәм өч чиркәү әһеле – керәшеннәрнең христиан диненә тугрылыгын даими күзәтеп торырга һәм аларны православие диненә өйрәтергә тиеш. Авылларда исә старосталар итеп керәшеннәр сайланырга һәм алар авыл халкы арасында тәртип сакларга, әгәр керәшеннәрне кыерсыту очраклары була калса, бу турыда воеводаларга яисә Казан губернасы канцеляриясенә хәбәр итәргә тиешләр…

Указда каралганча, православие диненә күчкән һәр керәшен гаиләсе өч ел салым түләүдән, рекрутлыктан һәм аларны җыеп җибәрү расхутларына акча түләүдән, ә заводларга беркетелгән керәшеннәр исә өч елга бу эштән азат ителә. Ә алар түләргә тиешле ул салымнар һәм рекрутларга җыеласы акчалар чукынырга теләмәгәннәр өстенә салына. Солдат хезмәтеннән азат ителгән керәшеннәр өчен рекрутлар өстәмә рәвештә чукынмаганнар арасыннан алынырга тиеш була.

Башка халыкларны православие диненә кертү өчен, указда кызыксындыру бүләкләре – кара халыкка муенга аса торган кечкенә бакыр тәре, күлмәк, кафтан, бүрек, бияләй, аяк киеме, баеракларга көмеш тәре, сукнодан кафтан, итек, күлмәк бирү дә карала. Дөрес, боларның күбесе инде Бөек Пётр указларында ук каралган була, тик бу юлы алар, бу өлкәдәге эшләрне уңышлы алып бару чараларының берсе буларак, закон формасында кабат раслана, бүләкләрнең төре дә киңәйтелә. Болардан башка һәр керәшенгә илле тиеннән бер сум илле тиенгә тикле акчалата бүләк тә карала.

Гаиләләре белән чукынган керәшеннәргә өй почмагына кую өчен тәре-икона бүләк ителә.

Христианлыкны кабул итүче мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасыннан миссионерлар әзерләү максатыннан чыгып, указ Казанның Фёдоров монастыренда, чувашлар авылы Цивильскида, татарлар авылы Алабугада (ул шәһәр исемен 1780 елда гына алачак), марилар авылы Царевококшайскида – барлыгы дүрт җирдә һәрберсе иллешәр бала укытуга исәпләнгән махсус мәктәпләр ачу карала. Алар татар, башкорт, мари-чирмеш, чуваш, мордва, удмурт халыкларыннан миссионерлык эшен алып барырлык руханилар әзерләүне күздә тота.

Башка халыкларны чукындыру буенча «изге» эш алып барган контораны тоту һәм, гомумән, миссионерлык эшен нәтиҗәле алып бару өчен, указда күрсәтелгәнчә, казнадан ел саен ун мең сум акча бүлеп бирелә, матди яктан миссионерлар да кызыксындырыла: архимандритның үзенә, протопопларга, тәрҗемәчеләргә, кәнсәләр хезмәтчесенә, күчерүчеләргә яхшы гына хезмәт хаклары карала. Ә аларны тукландыру архимандрит өстенә йөкләнеп, аңа азык-төлекне мөселманнардан һәм мәҗүсиләрдән үзе теләгән җирдән тиешле күләмдә җыеп алырга рөхсәт ителә. Указда православиегә күчәргә теләгән кешеләргә, бигрәк тә төрле җирләрдән бирегә китерелгәннәр өчен Зөя монастыре янында йортлар, фатирлар төзү дә карала.

Указны уку белән бергә аның һәр пунктына аңлатма бирә-бирә, Димитрий атакай үзе дә арыды, аны тыңлаучылар да алҗыды. Дөрес, алар үзләренең хезмәт хакларын үстерү турындагы пунктны укыганда җанланып куйдылар, чөнки монысын тыңлау башкаларына караганда җаннарына ятышлырак иде. Ә башкалары? Дөресен генә әйткәндә, алар турыдан-туры аларга түгел, ә монастырь һәм контора җитәкчесе Димитрий Сеченовка кагыла. Оештырсын, карасын, барласын, үтәсен! Болары – аның эше…

– Кемнең нинди сораулары бар? Рәхим итеп бирегез! – диде киеренкелектән тирләп чыккан архимандрит, указны укып чыкканнан соң, битләрен сөртеп.

Бүлмәдә тынлык урнашты. Бераз көтеп торса да, атакайга сорау бирүче булмады.

– Барысы да аңлашыла, димәк?

Шуннан соң гына берничә кыюсыз тавыш ишетелде:

– Аңлашыла.

– Барысы да ачык.

– Моның нәрсәсе аңлашылмасын? Бик төгәл әйтелгән!

– Дәреслек шикелле! Юкка гына патшабикә үзе кул куймаган шул аңа!

– Алайса… – дип сүз башлаган атакайны Зөянең Илья чиркәве дьяконы бүлдерде:

– Әйтик, указда иноверецларны безнең изге дингә тартуны бернинди көчләү кулланмыйча алып барырга кушылган. Әйтик, бер яктан, монысы аңлашыла да кебек. Тик менә нәрсә: болай гына эш барып чыгармы икән? Әйтик, аларның бер өлеше, әйтик, мөселманнар, бик тә кире халык бит! Әйтик, өндәп кенә җиңә торган түгел бит аларны! Әйтик, бу мәсьәләне ничегрәк хәл итәргә соң ул чагында?

– Мин сине аңладым, атакай, – диде архимандрит. – Дөрес сорау, тик аның җавабы да шул ук указда бик аңлаешлы язылган. Бу мәсьәләне аларга ташламалар турында бик тәфсилләп аңлату юлы белән чишәргә кирәк, диелгән. Димәк, бик зур сабырлык белән һәр иноверецның күңеленә әнә шул ташламалар турында сеңдерергә кирәк! – Архимандрит тавышын бераз әкренәйтә төште. – Аннан соң шунысы да бар: императрица указында турыдан-туры «Ирексезләгез, көч кулланыгыз!» дип яза алмый инде… Бу эштә кайчак килеп туган хәлгә карап эш итәргәдер… Аңлашылдымы?

– Аңлашылды, – диде дьякон.

– Ул чагында – эшкә! Да поможет нам Бог! – диде бүлмә хуҗасы, урыныннан торып. – Тик Башмаков белән Иванихинның калуын сорыйм. – Архимандрит башкаларның бүлмәдән чыгып киткәннәрен көтеп торды да үз янында калган копиистларга мөрәҗәгать итте: – Сезнең икегезгә шушы указның алты йөз күчермәсен эшләргә боерам! Көнен-төнен эшләгез, тик алар бер атна эчендә әзер булырга тиеш!

Указны кулына алган Андрей Башмаков аның битләрен актарып карады да, күзләрен түгәрәкләндереп, Сеченовка:

– Бу мөмкин эш түгел ич, атакай! – диде. – Монда әнә ничә бит! Ә нишләп шулкадәр күп кирәк аның күчермәсе?!

– Бу указ һәр зуррак авылда, һәр чиркәүдә булырга тиеш! Шундый указ чыгуы, анда безнең дингә күчкән кешеләргә зур ташламалар һәм дә зур бүләкләр каралуы турында старосталар – һәр җыенда, чиркәүләрдә священниклар һәр гыйбадәт вакытында халыкка җиткереп, тукып торсыннар! Без авылларга килгән чакларда, анда яшәүче һәр кеше – кабатлап әйтәм: һәр кеше! – аларны белеп торсын! Бу – бик тә кирәкле һәм бик тә әһәмиятле эш! Ул, безгә юл күрсәтүче генә булып калмыйча, изге эшебездә чын булышчыбызга әверелергә тиеш! Аңлашылдымы?

– Аңлашылуын аңлашылды, атакай, тик шундый зур эшне андый кыска вакыт эчендә башкарып чыгуы мөмкин эш түгел! – дип, бу юлы сүзгә Сергей Иванихин кушылды. – Без бар көчебезгә тырышырбыз, әлбәттә, тик, белмим…

– Язулары яхшы булган монахларны да кушарсыз, алайса. Барыгыз!

Копиистлар башларын түбән иеп чыгып киттеләр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации