Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Әгәр дә сиңа иноверецларның берәрсе, әйтик, үзләрен мөселман дип йөрүче шул ук татарлар: «Алексий атакай, син дә безнең динне кабул ит тә мөселман бул!» – дисә нишләр идең: кабул итәр идеңме син ул динне, әллә юкмы? – Афанасий, җавап көткәндәй, Раевскийга таба иелә төште.

– Сез нәрсә инде, атакай?! – дип, атакай хәтта кулларын селкеп алды. – Мин басурманнар динен ничек кабул итим ди?!

– Менә шул шул! Димәк, кабул итмисең. Чөнки ул синең өчен, минем өчен, гомумән, христиан динендәгеләр өчен – басурман дине, иноверецлар дине. Алар өчен безнең дин дә – басурманнар дине, иноверецлар дине. Аңлашыламы? – Атакай үзенең арпа башагының кылчыкларын хәтерләткән озын һәм куе кашлары астындагы зәңгәр күзләре белән Раевскийга карап алды. Алексий да күзләрен аңа төбәде, тик аларда атакайның әле генә әйткәннәрен аңлау түгел, киресенчә, гаҗәпсенү ярылып ята иде.

– Ничек безнең христиан дине басурманнар, иноверецлар дине булсын инде, атакай?! – диде ул, чын күңеленнән гаҗәпләнеп. – Бик аңлап җиткермим әле мин сезне…

– Мин, динебез басурманнар дине, димәдем, улым минем, ә башка диндәге басурманнар аңа шулай дип карый, дидем. Алар өчен безнең дин дә шулай булып тоела. Моны без, дин әһелләре, һәрвакыт һәм һәр җирдә белеп торырга, башка диндәгеләр белән эш иткәндә һәрчак истә тотарга тиеш. Аңлашылдымы?

– Нигә? – дип сорады Алексий атакай сорауга каршы. – Моны ни өчен истә тотарга тиешбез?

– Каш төзәтәм дип, күз чыгармас өчен. Башка диндәге халыкларны христиан диненә кертү чарасы, беләсең, бүген генә башланган эш түгел. Ул инде Иван Васильевичның, ягъни Иван Грозныйның, Казанны алган вакытыннан бирле бара. Менә хәзер санап-исәпләп кара: бу мөһим нәрсәнең башланганына да күпме вакыт үтте инде! Ә нәтиҗәсе? Кызганыч, тик әлегә ул без күрергә теләгән кадәр үк түгел. Ни өчен? Сәбәбе шул ук: без башка диннәрне ничек басурман дине дип саныйбыз, алар да безнең изге христиан динебезне басурманнар дине дип саный. Аның сәбәбе менә шушында ята. Димәк, бу изге эшебез – дәвамлы гына түгел, ә шул ук вакытта бик зур сабырлык та таләп итә торган эш. Бу да – сугыш кыры, тик монда кылыч айкап-чайкап кына берни дә барып чыкмый. Монда, кабатлап әйтәм, бик зур сабырлык һәм, әйтер идем, бик зур дипломат та булырга кирәк. Аңлашылдымы инде, улым минем?

– Аңлашылды, атакай.

– Ә чукындыруын барыбер чукындырабыз без аларны! Тик ихтыяр һәм түземлек кирәк. Бәлки, моның өчен тагын гасырлар кирәк булыр, тик барыбер максатыбызга ирешербез! Килер шундый вакыт: Русьта бары тик христиан дине генә хөкем сөрер. Менә нинди зур максат тора безнең алда, улым минем! – Афанасий атакай, үзенең артык кызып киткәнен үзе дә аңлап алды бугай, үзен үзе тынычландырырга теләгәндәй, уң кулы белән чәчләрен сыпырып алды һәм инде тәмам тыныч, йомшак тавыш белән дәвам итте: – Бая син: «Шушы юлда без күбрәк файда китерә ала торган башка юллары да бар ич әле аның», – дидең. Моның белән нинди юлларны күз алдында тоттың син?

– Мин бу сүзләрне әйткәндә, иноверецларны урыслаштыру эшен оешканрак рәвештә алып бару кулайрак дигән фикерне күз алдында тоткан идем, атакай.

– Ничек инде ул, оешканрак рәвештә?!

– Хәзер башка халыкларны чукындыру чарасы ничек алып барыла? Кем ничек булдыра – шулай алып бара. Ә шушы мөһим һәм дә изге эш белән генә шөгыльләнүче махсус бер чиркәү дә, монастырь да, гомумән, бернинди аерым оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай: бу эш белән генә шөгыльләнүче ниндидер махсус аерым дини оешма сорала шикелле.

– Менә монысы кызык инде, – дип, Афанасий атакай утырган әңгәмәдәшенә таба тартыла төште. – Бик кызык идея бугай бу! Тик син аны ничегрәк күз алдыңа китерәсең?

Патриарх идарәсендә шактый зур урын биләгән Афанасий атакайны үзенең мондый фикере белән кызыксындыра алуына Алексий Раевскийның да күңеле булды, бу минутларда инде ул үзен кыюрак сизә башлады, рухани янына килеп кергәндәге куркып калуы да, кыенсынуы да юкка чыга барды.

– Сез беләсез инде, атакай, Иван Васильевич – урыны җәннәттә булсын! – Казанны алыр алдыннан, шуннан ерак түгел бер урында татарларның Идел кушылдыгы булган Зөя елгасы буендагы Зөя шәһәр-кирмәнен кулга төшерә, – диде Раевский салмак тавыш белән, дәрес бирүче укытучы сыман ашыкмыйча гына. – Казанны алыр алдыннан, анда аның сугышчылары ял итә, көч туплый. Шулай итеп, кайчандыр татарлар Казанны дошманнан саклар өчен төзелгән шушы шәһәр-кирмән Казанны яулап алуда бәяләп бетергесез зур роль уйный! Иван Васильевич анда берничә чиркәү дә салдыра. Әйтергә кирәк, алар бүгенге көнгә хәтле сакланган һәм эшләп киләләр, минем бу шәһәрдә булганым да бар. Нишләп менә шул Зөя шәһәрендәге бер чиркәүне Идел буе һәм Урал арасында яшәгән башка диндәге халыкларны безнең дингә тарту буенча махсус рәвештә билгеләмәскә? Нәкъ менә шушы җирләрдә башка диндәге халыклар бик күп яши бит. Шул ук татарлар, чувашлар, мордвалар, чирмеш-марилар, удмуртлар, башкортлар. Менә никадәр халык яши анда, ә шуларны безнең дингә кертү белән шөгыльләнүче бернинди махсус чиркәү яисә монастырь да, оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай, махсус шөгыльләнүче! Ягъни миссионерлык эше генә алып баручы.

– Кызык идея бу-у-у! – дип сузды Афанасий атакай. – Бик тә кыз-з-ык идея!

– Мондый оешма-фәләннең нәкъ менә шушы шәһәрдә төзелүе үзе үк бик зур символга ия булыр иде бит, атакай! Казанны алу да шушы шәһәрдән башланды, шушы ук шәһәр безнең дөньяви һәм дини әһәмияткә ия булган изге миссиябезнең зур масштабта башланган урыны да булса!..

– Безнең бу зур миссиябез күптән башланды бит инде: Иван Васильевич Казанны алгач та, – дип сүз кыстырып куярга кирәк тапты Афанасий атакай.

– Әйтәм бит: безнең бу изге миссионерлык эшебез беркайчан да махсус билгеләнгән ниндидер оешма җитәкчелегендә алып барылмады, хәзер дә алып барылмый. Ә бит һәр эш аның белән махсус шөгыльләнгәндә генә уңышлы тәмамлана, атакай. Мәсәлән, без әти белән шушы гасыр башында, әтине бу эш белән шөгыльләнү өчен Мәскәү яныннан Царёвококшайск өязендәге Пьяново авылына җибәргәч, дүрт ел эчендә шул тирәдәге авылларда яшәүче 3683 чирмеш-марины үзебезнең дингә тарттык, хөкүмәт акчасына алар өчен җиде чиркәү төзеттек. Без бу эш белән махсус шөгыльләндек. Гәрчә әти чиркәүдә поп булып саналса да, бу эшне үзенең булышчысына тапшырып, нигездә, икебез дә миссионерлык белән генә шөгыльләндек, дияргә була. – Алексий Раевский бөтенләй кыюланып китте. – Минем флоттагы хәзерге хезмәтемнән канәгать булмавымның сәбәбе дә шунда бит, атакай: мин күләмле, масштаблы эшләр башкарырга күнеккән…

– Аңлашылды, аңлашылды, – диде Афанасий атакай, юан бармаклары белән өстәлгә суккалап. – Инде миссионерлык эшендә зур тәҗрибә туплаган кеше буларак, синең теләгең миңа якын һәм аңлаешлы. Алга карап эш итүең дә күңелгә ятышлы, киләчәктә бу изге эшне тагын да камилләштерү һәм киңрәк җәелдерүгә юнәлтелгән идеяләрең дә бик кызыклы. Мин бу турыда Экзарх Стефан атакайның үзенә дә җиткерермен. Тик әле аларны элек бар яклап та өйрәнергә кирәк, ә моның өчен, әлбәттә, вакыт сорала, чөнки бу аннан-моннан гына башкара торган эш түгел… Ә сиңа, флот хезмәтеннән азат итү турындагы үтенечеңне караганнан соң хәбәр итәрбез. Казан епархиясенә җибәрү турында уйлашырбыз, мөгаен.

– Мине дөрес аңлавың өчен зур рәхмәт, атакай!

– Безгә нәкъ менә синең шикелле миссионерлар бик кирәк, – дип озатып калды аны Афанасий атакай.

Чыннан да, шушы сөйләшүдән соң, ай ярым вакыт эчендә үтенече Патриарх идарәсендә каралып, Санкт-Петербург флоты атакае Алексий Раевский андагы хезмәтеннән азат ителде һәм 1719 елның ахырына таба Казан епархиясе карамагына җибәрелде.

Дөнья читендә

Вакыт дигәнең һич туктап тормый. Аның үз агышы. Һәр көн саен таң ата, һәр көн саен кояш бата да, кич була. Шатмы син, кайгылымы, сагышлымы, моңсумы – аңа барыбер. Кешегә генә барыбер түгел: ул кайгыра, моңсулана, сагына, эченнән сыза. Әлбәттә, рәхәтләнеп шатланыр да, сөенер дә иде ул, ләкин болары кешедән гел читтәрәк йөрүчән шул…

Ә кайгы-хәсрәт, моңсулык, сагыну кебек хисләр исә бигрәк тә солдат һәм флот хезмәтенә чакырылган рекрутлар өчен бик тә хас кичерешләр. Шул исәптән флотка Казан өязеннән алынган Искәндәр өчен дә. Ул да – үзенең бик еракта калган туганнарын, кендек каны тамган туган авылын, гомумән, туган ягын сагынучы меңнәрнең берсе. Сагынучы гынамы соң! Кайчак бүре булып улардай чаклары була. Сагындыра, әй, ничек кенә сагындыра әле болар барысы да! Бигрәк тә әти-әнисе, энекәше һәм сеңлесе сагындыра. Кайчак шулар исенә килеп төшәләр дә, йөрәген пычкы сыман тешле, йөз ел кайрак дигән нәрсәне күрмәгән үтмәс пычак белән сызып җибәргәндәй була, валлаһи! Ничек яшиләр икән алар анда: ачлармы, туклармы, салымнарын түли алалармы?..

Кичә генә походтан кайтып кергән матросларның шактый өлешенә бүген шәһәргә чыгарга рөхсәт иттеләр. Ә аны үзләре «кышлак» дип йөрткән яр буе казармасында калдырдылар.

– Ә сиңа, Хәбибуллин, шәһәргә увольнениегә чыгу урынына бәдрәф чистартырга боерам! – диде аңа мичман шәһәргә чыгучыларга рөхсәт кәгазьләре өләшкән строй алдында. – Хәтерлисеңме: мин сиңа ярты ел шәһәрне күрмисең дигән идем?

– Так точно, ваше благородие.

– Күрәсең: мин үз сүземдә торам бит!

– Так точно, ваше благородие.

– Нишләп благородие булыйм ди мин сиңа, юләр?! Офицерларга гына әйтәләр алай дип. Күпме тукырга була сиңа моны? Аңладыңмы?

– Так точно, ваше благородие. Минем өчен син офицер шикелле, ваше благородие!

– Юләр түгел диген син аны! – диде мичман, болай да үзенең сипкелле битен ямьсезләп торган зур авызының кабартмадай иреннәре белән елмаеп. – Әллә миннән көлүеңме бу?

Матрос Хәбибуллин бу юлы дәшмәде. Аның бу соравына да: «Так точно, ваше благородие», – дип, көчле итеп ярып саласы килгән иде дә, тыелып калды, болай да киеренке булган араларын тагын да катлауландырасы килмәде, тешен кысып булса да түзде.

– Нигә дәшмисең, татарин?

– Не имею привычки смеяться над людьми, ваше благородие. Потому что я – человек, ваше благородие!

– Тагын «ваше благородие»?! Әллә ахмакмы син, Хәбибуллин?

– Никак нет, ваше… Никак нет!

– Ярар, үзем дә шәһәргә җыенам, шуңа күрә кәефемне бозасым килми. Синең белән башка вакытта сөйләшермен… Аңлашылдымы?

– Так точно.

– Дневальный! Бирегә!

Мичман тавышына шундук казармада дневальный булып торучы матрос йөгереп килеп җитте.

– Минем тарафтан дисциплинар җәзага тартылган матрос Хәбибуллин бәдрәф чистартырга тиеш. Кара аны, көзге шикелле ялтыраган булсын! Аңладыңмы?

– Так точно.

– Увольнениедән кайткач, шәхсән үзем тикшерәчәкмен! Әгәр дә бәдрәф көзге шикелле ялтырамаса, – белеп тор! – үзеңә чистарттырам. Аңладыңмы?

– Так точно.

– Барыгыз!

Дневальный артыннан ияргән Искәндәр бераздан, киемен алыштырып, чиләген, мунчаласын алып, гадәттә, алар корабльдә булмаганда строй адымы белән йөрүне, штык белән чучелоларга кадау буенча күнегүләр үткәрелә, берәр күренекле вакыйга яки очрак уңаеннан гомуми строй тезелә торган плацның ерак читендә үк урнашкан, тактадан ясап куелган бәдрәфне чистартып, идәнен юып маташа иде инде. Әлбәттә, бу такта корылма кораб гальюны түгел, моны көзге кебек ялт иттерү өчен, шактый тир түгәргә, шул тирне кул аркасы белән сөртә-сөртә, бик каты тырышырга кирәк. Тырышты Искәндәр, тырышты: яхшы итеп чистартты да, махсус зур тимер пычак белән кыра-кыра, идәнен дә юды. Инде карап торышка барысы да тәртиптә, хәтта һәрчак үткен күзле булган өлкән офицерларның берәрсе килеп тикшереп караса да, нинди дә булса гаеп табарлык, бәйләнерлек, сүз әйтерлек түгел шикелле иде.

«Аллага шөкер! – дип куйды ул, башкарган эшеннән канәгать калып. – Аллага шөкер, монысын да эшләдек!»

Матрос чиләк, мунчала һәм идәнне кыра торган махсус зур тимер пычагын кулына алды да, бәдрәфтән бераз читкәрәк китеп, койма буендагы чирәмгә утырды.

«Ә мичман мин каршы килермен, аңа каты бәрелермен дә зур тавышка сәбәп чыгарыр дип көтте бугай, – дип уйлап алды ул, сабын белән кулларын юа-юа. – Гел сизеп торам: һаман ризасызлык күрсәтүемне, тавыш күтәрүемне тели, шуңа күрә туры килгән саен юк-барга бәйләнә, карцерга утыртырлык сәбәп эзли. Булса да булыр икән шуның ише начар бәндә! Ә бит барысы да чиркәүдәге шул вакыйгадан башланды…»

Әйе, Искәндәр дөрес уйлый: әнә шул көннән, беренче мәртәбә аларны чиркәүгә чукынырга алып килгән көннән башланды аның флоттагы кара көннәре. Чукынудан баш тартып, казармага кайткач, мичман Владимир Ярославцев аңа берничә мәртәбә бик каты сукты.

– Син нәрсә, татарин, безне атакай алдында хурлыкка калдырдың, ә? – диде ул, тимер сыман йодрыгы белән аның яңагына сугып. – Әллә үзеңне башкалардан акыллырак дип саныйсыңмы? Күрсәтермен мин сиңа акыллылыгыңны! Шуны бел һәм борыныңа киртләп куй: монда синең ишеләр яши торган авыл түгел, монда – флот! Патша галиҗәнаплары флоты! Син бүген үзеңне патша галиҗәнапларына каршы куйдың. Ә бу гафу ителә торган нәрсә түгел.

Ул шушы сүзләреннән соң тагын ике мәртәбә аның йөзенә шундый каты итеп сукты, Искәндәрнең күзләреннән очкыннар очты. Шундук борыныннан кан китте, тик ул аны иреннәренә агып төшкәч кенә сизде. Алай да сөртеп алмады, горур рәвештә басып тора бирде, ә күзләре тулы нәфрәт, күкрәге тулы сүз белән әйтеп-аңлатып та бирүе мөмкин булмаган чиксез ачу иде. Ул ирексездән йодрыкларын йомарлады, ачуыннанмы, үзенең шушы мизгелдәге көчсезлегеннәнме, тешләрен шундый каты итеп шыгырдатып кысты, ике яңак сөяге дә күзгә күренеп кабарып чыкты. Әгәр дә мәгәр менә хәзер ул хезмәткә алынган матрос булмаса, үзен һичкайчан болай, бөтен строй алдында, яңагына суктыру түгел, каршында карчыгадай очынган җирән сакал-мыеклы, җирән чәчле шушы мичман Ярославцевны үзе тотып ярыр иде. Бәлки, җиңә дә алмас иде ул аны, тик барыбер менә хәзерге мизгелдәге шикелле берсүзсез генә яңагына суктырып басып тормас иде! Ләкин нишлисең, әгәр дә мәгәр хәзер ул бу явыз мичманга нинди дә булса каршылык күрсәтү түгел, аңа ошамаган берәр сүз генә әйтсә дә, үз хәленең тагын та мөшкелләнәчәген бик яхшы аңлый иде. Чөнки ул, – җирән мичман әйтмешли, патша галиҗәнаплары флотына хезмәткә алынган матрос. Алынган гына түгел, гомере буена хезмәт итәргә тиешле матрос. Инде бу язмыштан беркая да китеп булмый. Ул да, башкалар кебек үк, тәмам картаеп беткәнче кораб палубасын таптарга тиеш. Ә анда, әтисе ягыннан Галимҗан бабасы әйтмешли, кемнәр исән дә, кемнәр юк. Вакыт белән бергә кеше гомере дә ага тора бит. Берәр каршылык күрсәтсәң, бу хезмәт аның өчен тәмугка әйләнеп калачак дигән сүз: аннан соң бу җирән мичман гына түгел, башка унтерлары, боцманнары, офицерлары да аңа көн күрсәтмәячәк. Алар барысы да үзләрен хуҗа дип саныйлар, шулай булгач, янәсе, аларга нишләсәләр дә килешә дип уйлыйлар, бер-берсен яклыйлар. Син кырык мәртәбә хаклы бул, алар барыбер үзләренекен итә, үзләренекен аклый-яклый. Монда түбән чиннарга, гади матросларга үз хокукларын яклау һич мөмкин эш түгел. Ассалар да, киссәләр дә, барыбер тегеләр хаклы…

Искәндәрне башыннан яшен тизлеге белән сызып узган уйларыннан мичманның акыруы бүлде:

– Йә, ник дәшмисең, татарин паршивый?

Менә шунда Искәндәр, әле генә кичергән уйларыннан тайпылып, көтмәгәндә, үзе дә белештермәстән, бер ялгышлык җибәрде: мичман тагын бер мәртәбә сукмакчы булып саллы гына селтәнгән иде, ул шунда, стройда басып торган килеш, чак кына да авышмыйча, аның кулын тотып калды. Аннан моны көтмәгән строй җиңелчә генә ах итте һәм хәзер ни булыр дип кызыксынып, сагаеп калды. Ярославцев исә, матрос тимер кыскыч белән кыскан шикелле итеп тоткан кулын алмакчы булып, һаман тарткалады, ә Искәндәр бер сүз дә әйтмичә, аның кулын җибәрмичә тотып тора бирде.

– Ты что, татарин, очумел, што ли? – диде мичман, күзләрен акайтып. – Сломаешь ведь… Больно же! Отпусти, говорят!

Ниһаять, Искәндәр дә телгә килде:

– Неужели больно, ваше благородие? – диде ул, иреннәрендәге канын теле белән ялап, ләкин тегенең кулын җибәрергә бер дә ашыкмады. Әйтерсең соравына җавап көтә иде.

– Больно…

– Мне тоже больно, ваше благородие, – диде Искәндәр һәм, ниһаять, Ярославцевның кулын җибәрде. – Между прочим, ваше благородие, я не татарин паршивый!

– Карцерга! Хәзер үк карцерга! – дип акырды мичман, авырткан кулын селки-селки.

Аны шундук карцерга алып барып яптылар. Кая барасың, нишлисең, бу мичман башбаштаклыгыннан кемгә зарланасың? Беркемгә дә! Әгәр зарлана, ризасызлык белдерә калсаң, киресенчә, тагын да ныграк җәза бирергә генә мөмкиннәр. Өч көн утырды ул шул салкын карцерда, өч көн көрәште үзенә салкын тидермәс өчен: һаман хәрәкәтләнергә тырышты, тик тирләгәнче түгел. Әгәр кул-аякларың белән тәнең тирләгәнче бертуктаусыз хәрәкәтләнсәң, чыннан да, бик каты салкын тидерүең мөмкин иде.

Үкендеме Искәндәр монда эләгүенә? Бер яктан караганда, әйе, үкенде. Әлбәттә, түзәргә, ачуы килгәнне сиздермәскә кирәк иде. Тик түзеп торып булмады шул. Яңагына сукканга гына түзгән дә булыр иде, тик йөзе нәкъ симез дуңгызны хәтерләткән – шундый ук таза, ничектер иягенә таба артык очлы, күз керфекләренең бармы, юкмы икәнлеге дә беленми торган – шушы мичманның «татарин паршивый» дигән сүзләренә ничек итеп түзеп тормак кирәк?! Искәндәр аннан ние белән ким? Киресенчә, ул бу керфексезнең күз төсен дә аерып була торган түгел бит әле аның! – урыстан күпкә матур да әле! Нишләп ул корчаңгы татар булсын? Аны мичманның нәкъ менә шушы сүзләре чыгырыннан чыгарды. Икенчедән, мичман аны чиркәүдәге теге хәл өчен карцерга барыбер яптырган булыр иде. Тик моның өчен аңа тагын бер сәбәп кенә кирәк иде бугай.

Искәндәр утырган җиреннән кулы белән бер үлән өзеп алды да шактый гына вакыт аңа гаҗәпләнеп карап торды. Әйтерсең лә мондый үләнне беренче тапкыр гына күрүе! «Карале, нәкъ безнең як болын-кырларындагы шикелле үк үлән!» Гап-гади үлән. Менә хәзер ул үз авыллары болынында рәхәтләнеп таралып, күккә карап яткан Искәндәр кулында түгел, ә җәһәннәм астындагы Санкт-Петербург дигән шәһәрнең бер хәрби плацы читендә, койма буенда ятучы татар баласы Искәндәр кулында! Бер караганда, кызык та инде бу дөнья дигәнең! Юк, дөнья түгел, ә язмыш дигәнең. Аны язмыш бер дә бер көнне гомерендә ике ятып бер төшенә дә кермәгән, алай гына да түгел, хәтта аның дөньяда барлыгын да белмәгән Санкт-Петербург дигән бу дымлы һавалы шәһәргә китереп ташлар дип кем уйлаган? Шунысы да бәхәссез: гомерлеккә ташлар дип! Моннан туган-үскән якларга, ай-һай, кайтып булырмы икән? Кеше гомере дә санаулы бит. Тиешле елларыңны исән-имин хезмәт итеп бетерә алганнан соң да кайтып күреп булырмы ул туган-үскән авылны, үзенең якыннарын? Ул вакытта бүген бөтен гәүдәсеннән яшьлек көче, яшьлек дәрт-дәрманы ташып торган Искәндәр тәмам сәлперәйгән, йөрерлек рәте дә калмаган хәлсез картка әйләнеп калачак ич инде!

Авызына үлән сабагы кабып уйга талган Искәндәрнең уйларын дневальныйның тавышы бүлде:

– Ну как у тебя дела? – дип сорады ул йомшак тавыш белән.

– Хорошо. Закончил я, принимай работу! – диде Искәндәр, урыныннан торып.

– Карадым инде. Булган бу! Молодец! – диде кинәт дневальный чип-чиста татар телендә. – Күреп торам: теләсә нинди эшкә кулың ятып тора! Хәтта бәдрәф чистартырга да!..

Аның татарча сөйләшүеннән Искәндәр башта сүзсез калды, чөнки моңарчы ул аны, сөйләшкәндәге акценты буенча, чуваш егете бугай, дип йөри иде. Дүрт айдан артык бергә хезмәт итәләр, походта да бергә булдылар, моңарчы ник бер татар сүзе ычкындырсын! Ә хәзер… Дөрес, аның «хәтта бәдрәф чистартырга да!» дигән сүзләре Искәндәрнең бәгыренә килеп кадалды – ул аны мыскыл итеп әйтүе дип аңлады.

– Син нәрсә, миннән көлүеңме? – диде ул, ниһаять, гаҗәпсенүеннән арынып. – Нигә мине бәдрәф чистартуым белән шелтәләмәкче буласың?

– Әй туган, нишләп көлим ди мин синнән? – диде матрос, кулы белән аны койма буена табарак әйдәп. – Без монда барыбыз да бер үк хәлдәге кешеләр ич. Барыбызның да язмышларыбыз уртак: хокуксызлар без монда…

– Карале, Алексей, син ничек татарча беләсең?! – дип гаҗәпләнеп сорады Искәндәр. – Мин сине чуваш, ахрысы, дип йөри идем.

– Татар мин, туган, татар! Чукындырылган татар…

– Ничек инде «чукындырылган»?!

– «Ничек, ничек…» Ничек булсын – көчләп!

– Әгәр кеше үзе теләми икән, аны урыс диненә ничек көчләп кертсеннәр?! Ничек чукындырсыннар инде?!

– Әй туган, телисеңме, теләмисеңме дип, кем сорап тора аны бездән?

– Ничек инде ул?

– Атна саен ничәшәр мәртәбә килеп-килеп авыл җыенын җыйдылар да, әгәр дә тиз арада урыс диненә күчмәсәгез, ясакны артык түләячәксез, имана җирләрегезне алабыз, дип куркыттылар. Ике ел буе әнә шулай дәвам итте! Шуннан соң крәстиәнгә нишләргә кала? Авылда җирсез ничек көн күрәсең? Менә, шулай итеп, мин Әүхәди Сәгъдиевтән Алексей Семёнов булып киттем. Казан өязеннән, Ярсуар дигән авылдан мин…

– Ирексезләделәр, димәк?

– Әйтеп торам бит… – Алексей, нәрсәдәндер шикләнгән сыман, тирә-ягына каранып алды да, тавышын әкренәйтә төшеп: – Ләкин мин барыбер мөселман булып калдым, – дип өстәде.

– Ничек? Ничек алай була инде?! – дип гаҗәпләнде Искәндәр. – Бер чукынгач, ничек мөселман булып калырга мөмкин инде?!

– Шулай. Мөселман дине бит ул – бер Аллаһка ышану, аның барлыгын һәм берлеген тану. Ә мин моның шулай икәненә чын күңелемнән ышандым һәм ышанам! Эчемнән генә гел белгән догаларымны укып йөрим, Ходайдан саулык-сәламәтлек, хезмәтемне җиңеләйтүне сорыйм…

– Алай дөрес буламы икән соң бу?

– Иң мөһиме, – әйттем бит, бөтен күңелең белән Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышану! Чын күңелеңнән инану! Калганы – урыслар өчен генә… Күңелең чиста булсын, аның түрендә Аллаһка булган рухи ышанычың какшамасын! Мин сиңа да бу турыда уйланырга кушар идем, чөнки, үзең беләсең, чебен дулап тәрәзә ватканы юк. Бу – хакыйкать, туган, ачы хакыйкать. Тагын шуны бел: минем мөселман булып калуымны монда синнән башка беркем дә белми. Кара аны!..

– Нәрсә, мин аңламыйммы әллә?.. – диде Искәндәр үпкәле тавыш белән. – Минем ишеткәнем бар: мондый уен өчен утта да яндырырга мөмкиннәр ди түгелме?

– Шуңа күрә әйтәм дә. Ләкин хәзергә башка бернинди чара да юк. Башны ташка орсаң да, баш кына ярыла – башсыз гына каласың. Нишләмәк кирәк, туган, хәзергә безгә Ходай Тәгалә, ни өчендер, бүтән язмыш бирмәгән… Тора-бара гел болай булмас, яхшы көннәр дә килер дигән өмет белән яшәргә кирәк. Әлхәмдү лилләәһи гәләә күлли хәәл. Ягъни нинди генә хәл булса да, Аллаһыга мактау булсын! Башыңны исән-имин калдырасың килсә, син дә күрә торып утка кермә! Кичә аз гына түземлек күрсәткән булсаң, бүген бәдрәф чистартмый идең бит син!

– Барыбер чистарттыра иде. Чиркәүдәге хәлдән соң гел үчле миңа бу Ярославцев дигән бәндә.

– Күреп тордым, мин дә шунда идем бит ул чакта. Башкалар кебек булырга тырышырга кирәк. Нигә юкка аларның ачуларын кабартырга?

– Юк, мин алай булдыра алмыйм! Аңлыйсыңмы? Булмый миннән андый нәрсә!

– Йә, әйт, кирелегең белән ни кырдың? Кемгә нинди файда булды ул каршылык күрсәтүеңнән? Салкын карцерда утырдың, шуның белән шул булды үҗәтлегең нәтиҗәсе.

– Әйтәм бит, башкача булдыра алмадым: мин әби-бабаларым тоткан динебезгә тугрылыклы булып калдым!

– Күпмегә? Кайчанга тикле?

Искәндәр аның бу соравына каршы берни дип тә җавап бирмәде, бары тик башын түбән генә ия төште. Тик бераздан гына:

– Миндә түземлек җитәрлек! – дип куйды. Ләкин аның тавышында элеккеге күтәренкелек кими төшкән шикелле тоелды: милләттәше Әүхәди сүзләреннән соң уйлануы иде бугай.

– Карале, әллә соң син мулла малаемы?

– Юк, минем әти – гап-гади игенче. Нигә алай дип сорыйсың?

– Динебезгә карашың мулла малаеныкы шикелле. Нык торасың, дип әйтүем. Ярар, әйдә казармага кайтабыз. Ял ит, әти-әниеңә хат яз! Алар бездән зарыгып көтә бит хат-хәбәрләрне. Карале, Искәндәр, – диде Алексей казармага кайтып җитәрәк, – шулай килешик: башкалар алдында миңа татарча дәшмә, минем белән татарча сөйләшмә! Ярыймы?

– Аңладым. Килештек.

– Ә бергә-бергә рәхәтләнеп татарча сөйләшер вакытларны туры китерербез әле!

– Алла боерса, диген! Әти безгә гел шулай дип әйтергә куша иде.

– Әйе, дөрес әйтәсең: Алла боерса.

Беравык сөйләшмичә бардылар.

– Карале, Алексей, сине ничек рекрут итеп алдылар соң?! – дип гаҗәпләнде Искәндәр, барган җиреннән кинәт туктап калып. – Чукынган татарларны рекрут итеп алмыйлар дип ишеткәнем бар.

– Дөрес, алмыйлар. Ләкин… ләкин чынында, үз динебезгә тугры булып калган кеше буларак, ышанычсыз дип табылдым. Бу турыда кемдер безне үз күз уңында тотарга тиешле попка әләкләгән. Ә ул, бәладән башаяк дип, властьларга хәбәр биргән. Янәсе, шулай, шулай, динебезгә хыянәт иткән кеше буларак, армиядән калырга тиеш түгел. Менә шулай аның тарихы. Ярый әле, рекрут итеп алдылар да, шуның белән котылдым. Утта яндырулары да мөмкин иде…

Казармага кайткач, Искәндәр белер-белмәс гарәп хәрефләре белән хат язарга утырды. Кайдандыр юнәткән ниндидер төссез кәгазьгә телен чыгара-чыгара тырышып яза торгач, әллә никадәр вакыт үтсә үтте һәм, ниһаять, хаты язылып та бетте. Озын түгел иде ул: алдына салган кечкенә генә кәгазенең яртысына сыеп бетте аның әйтер сүзләре. Нишлисең, яза белүе чамалы шул, чөнки укырга туры килмәде. Әле дә әтисенә рәхмәт, тормышта белгән нәрсә комачау итми ул, улым, дия-дия, янына утыртып, буш вакытларында аңа хәрефләр өйрәтте. Менә хәзер шул ничек ярап куйды! Дөрес, конверт тышына адресны урыс егетләреннән яздырырга туры килә.

Урыс егетләреннән дигәннән, аларның да төрлесе бар икән. Искәндәр моны берничә ай бергә хезмәт итү вакытында да яхшы аңлап алды. Әйе, араларында башка милләттән булган матросларны бик рәхәтләнеп, хәтта ләззәтләнеп мыскыллаучы, алардан көлүчеләре, туры килгән саен җәбер-золым китерергә, ниндидер этлек эшләргә тырышучылары да шактый. Искәндәр, андыйларны һич тә аңлый алмыйча: «Ничек инде бергә, бер корабта иңгә-иң килеп хезмәт итүче, төннәрен янәшә ятып йоклаучы үз иптәшләреңнән көләргә, туры килгән саен аларны кимсетергә мөмкин?!» – дип гаҗәпләнде. Бер караганда, урысмы син, татармы, чирмешме, удмуртмы, чувашмы, башкортмы – монда барыбызның да язмышы бер үк бит инде югыйсә. Башкаларны кимсеткән, җәберләгән, аларга карата тупаслык күрсәткән яисә этлек эшләгән өчен, аларның үзләренә дә рәхмәт белдерүче юк, хезмәтен дә җиңеләйтмиләр, ашарларына да өстәп бирмиләр – алар да үзләре көлгән, мыскыл иткән, кул күтәргән шул ук башка милләт егетләре белән бергә бер үк флот арканын тарталар, шул ук флот шулпасын чөмерәләр! Әлбәттә, Искәндәр бәяләмәсе буенча, «яхшы урыс» лар да бар. Хезмәттән буш вакытларда, гәрчә тартмасаң да, тәмәке тәкъдим итәләр, вакыты-вакыты белән, аркаңа дусларча сугып: «Ну, как, брат, дела?» – дип сорыйлар, елмаялар, синең белән кешечә сөйләшәләр. Чөнки алар үз язмышларының да башкаларныкы шикелле үк икәнен яхшы аңлыйлар, бер-береңне җәберләүдән беркемгә дә файда юклыгын яхшы беләләр. Баксаң, монда офицерлардан кала барысы да гади җир кешеләре балалары, күбесе авылдан, дөньяга беренче чыгулары, шәһәрне, мондагы шикелле зур суны, корабларны беренче күрүләре.

Су дигәннән, Искәндәр, авылларының бер агаен искә төшереп, авыз кырые белән генә елмаеп куйды. Ул, әтисе сөйләвенчә, Кәримулла исемле агай, ниндидер йомыш белән үзләреннән егерме биш чакрым ераклыктагы Идел буендагы шәһәргә килгән дә шунда пристаньга кергән. Шуннан кайтканнан соң, бик күп еллар буе үзенең менә шушы «сәяхәт» ен бик зур вакыйга итеп сөйләп йөргән, имеш.

– Күрде инде безнең башлар! – дип әйтә торган булган ул. – Шулай бер тапкыр пристань белән Иделгә агып китә яздык!

Гомерендә дә зур су күргәне, гомумән, хәтта авылыннан беркая да чыгып йөргәне булмаган бу агайга Идел дулкыннарының ярга бәргән вакытларында пристаньның чайкалуы да бик куркыныч күренеш буларак кабул ителгән.

Әти… Әни… Энекәш… Сеңелкәш… Искәндәр аларга хат сырлап утырган шушы мизгелләрдә ни эшләр бетереп яталар икән алар? Исән-саулармы? Шунда аның өчен иң якыннары булган әти-әнисе дә, энекәше белән сеңелкәше дә берәм-берәм күз алдына килеп басты…

Авылдашлары хөрмәт белән Сибгатулла абый дип йөргән әтисе, бәлки, менә хәзер, ике кулын картларча артка куеп, урам буенча барадыр, юк, бәлки, алгы бакчаларында берәр җимеш агачы утыртадыр, йә башкаларының корган, сынган ботакларын кисәдер, бәлки, йорт-кура тирәсендә ниндидер башка эш эшләп йөридер. Әтисе бер дә тик торырга яратмый, алай гына да түгел, ул, гомумән, эшсез бер минут та тора алмый. Йә кемгә булса да тәрәзә рамнары, йә ишек ясап маташыр ул, йә кемгәдер өй бурасы бурашыр. Аларның авылы Бәрәскәдә ул тәрәзә рамнары яисә өй ишеге ясамаган йорт юктыр, мөгаен. Еш кына кешеләр аның янына киңәш-табыш итәргә дә киләләр. Авылда кулына эш тоткан кешене яраталар, хөрмәт итәләр бит, анда андый кешегә караш та бөтенләй икенче. Авылда эшсез, җил куып йөрүчеләрне генә бер дә яратмыйлар. Хәер, алар авылында андыйлар юк та бугай. Быел әтисе дүрт сарыгын да кышка калдыра алдымы, әллә алар ясак түләргә кереп беттеме икән? Әгәр кышка калдырган булсалар, аларны асрарлык печән җыя алганнармы, юкмы?

Әнисе… Әнисе Бәдерхәят менә шушы минутларда ниләр эшләп утыра икән? Мөгаен, һәрвакыттагыча, күзен бетерә-бетерә, берәрсенең киемен ямый торгандыр инде. Йә, гадәттәгечә, үзенең ак өстенә вак бөрчекләр төшкән алъяпкычын ябып, ашарга пешереп йөридер. Әй, ул пешергән күмәчләрнең, өчпочмак һәм кыстыбыйларның тәмлелеге! Аларны ашаганда, телеңне йотарсың, валлаһи! Йә менә шушы мизгелләрдә әнисе, казларга ни белән булса да бутап бирергә дип, кулына сыдырылмаган ат кузгалаклары тотып, су буеннан солдат строендагы шикелле бер-бер артлы тезелешкән казларын алып менеп киләдер… Әй газиз Ходаем, аларны тагын бер мәртәбә генә булса да күреп булырмы икән? Берүк, исән-имин килеш күрешергә язсаң иде, Раббым!

Әлбәттә, матрос Хәбибуллин кайчан да булса бу хәлнең булырына күңеленнән үзе дә ышанмый иде. Чөнки әтисе белән әнисе ул ничәмә-ничә еллар хезмәт иткәнче ничек яши алсыннар? Авылларда рекрутларны юкка гына араларыннан мәңгелеккә китеп баручы мәет белән хушлашкан шикелле озатмыйлардыр бит? Чөнки шул китүдән әллә күрешә алалар, әллә юк икәнен барысы да яхшы аңлыйлар…

Унбиш яшьлек сеңлесе Мәрьямбикә – күз генә тимәсен, нинди чибәр кыз! – гел әниләре янында бөтереләдер, аңа булыша торгандыр. Нинди җылы оекбашлар бәйли ул! Бәхете булып, вакыты җиткәч, кияүгә яхшы, эшчән егеткә чыкса гына ярар иде, Ходаем!

Инде энекәше Габдрахманның да унынчы яше, егет дип әйтергә була! Әй Ходаем, киләчәктә аны да Искәндәр язмышы көтә бит: рекрут булып флотка яисә солдатка алыначак. Аларның кайсында җиңелрәк икәнен, белсә, бер Ходай гына белә торгандыр. Хәер, солдат хезмәте дә җиңелдән түгелдер. Исән-сау гына була күрсен инде, бәлки, Әүхәди-Алексей әйтмешли, тора-бара дөньясы да яхшырак якка үзгәреп китәр әле…

Күңеленнән якыннарын барлап алган Искәндәрнең күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Тик ул аларны сөртеп алырга ашыкмады. Аксыннар, әйдә, ага бирсеннәр! Кайчак ир-атның да йомшарып алырга хакы бардыр лабаса!.. Бигрәк тә язмыш дигән нәрсә аны туган-үскән авылыннан җәһәннәм астындагы җиргә китереп ташласа. Ә яшьләр исә, аның таза, кызларныкыдай чибәр, ләкин гел моңсу вә сагышлы булган ике битендә ике юеш эз калдырып, аның иреннәренә тәгәрәп төште һәм, буага килеп төртелгән су сыман, алар арасында җәелеп китте; йомык иреннәре аша авызына үтә алмагач, алар арасында тулышып, мөлдерәшеп тордылар-тордылар да иягенә таба юл алдылар. Ул моны бик яхшы сизде, тик аларны кулы белән сыпырып аласы килмәде. Әйтерсең бу мизгелдә ул үзенең бу күз яшьләрен авылы, анда яшәүче, үзе әле генә искә төшергән әти-әнисе, сеңелкәше һәм энекәше, гомумән, өйләре белән бәйләп торучы ниндидер изге, җылы, йомшак, тик фәкать күңеле түрендә генә яшәгән күренмәс җеп шикелле итеп тоя иде. Менә хәзер битләре буенча тәгәрәшкән бу кайнар яшьләре аның тарафыннан өйләренең бер истәлеге сыман кабул ителде…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации