Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

…Кичкә таба шәһәргә увольнениегә чыккан матрослар берәм-берәм казармага кайта башладылар. Аларның инде монда берничә ел хезмәт иткәннәре, үзләрен диңгез бүреләре дип атарга яратканнарының шактые, шул исәптән мичман Ярославцев та, исерекләр иде. Аны күрүгә: «Хәзер исерек килеш бәйләнә инде бу…» – дип, Искәндәр куркып калды. Ләкин аның бәйләнерлек рәте калмаган иде инде: ул, өс-башын да салмыйча, ятагына барып ауды. «Аллага шөкер, бүгенгә үтеп китте бугай!» – диде матрос Хәбибуллин, аның ничек гырылдап йоклап киткәнен күреп.

Кичә туган-үскән авылын, якыннарын иркенләп искә алуы аркасында булса кирәк, шул төндә Искәндәр әтисе белән энесе Габдрахманны төшендә күрде…

…Бәрәскәнең авыл кешеләре Киң Болын дип йөрткән болыны җәйрәп ята, имеш. Җәй. Печән өсте. Тирә-яктан исерткеч хуш исләр аңкып тора. Алардан хәтта баш әйләнә кебек. Әтиләре ашыкмыйча, ләкин каерып-каерып печән чаба, вакыты-вакыты белән, иелеп, чалгысын кайрап ала, аннары, тураеп, аның очын кайрый. Бу вакытта чалгысында кояш нурлары уйнаклап тора, ул якка карасаң, күзләр чагыла. Әтисе әледән-әле кулы белән битеннән тирләрен сөртеп-сөртеп алгалый. Күлмәгенең арка өлеше – манма су! Әйтерсең аны йомарлап суга тыгып алганнар. Ул чапкан печән теземнәре аның артыннан шушы зур болынның елга буендагы бер читеннән әллә ни биек булмаган таулар итәгенә килеп терәлгән икенче башына тикле сузылып кала.

Габдрахман, ике җәпле агач сәнәк белән элегрәк чабылган, инде кипкән печәннәрне күбрәк эләктереп алырлык итеп күбәләп, әле кибеп җитмәгән теземнәрне әйләндереп йөри. Ә Искәндәр үзе энекәше күбәләгән өемнәрне, аннан соң богылга салыр өчен, бер җиргә ташып тора. Ул тимер сәнәге белән берьюлы берничә өемне каерып-каерып күтәреп ала, чөнки аның көче ташып торган чагы бит!

– Син күбәләрне зуррак ясап бар, Габдрахман! – дип кычкыра ул, кулы белән маңгай тирен сөртеп. – Артыңнан сыер кабартмалары шикелле өемнәр генә калып бара ич!

– Мин сиңа авыр булмасын дип бит, абый!

– Нинди авырлыгы булсын аның?! Кипкән печән ич ул! Мин бала-чага түгел лә, печәнне учмалап күтәреп йөрергә!

– Аңладым, абый.

Шунда алар янына чалгысын иңбашына салган әтиләре якынлаша.

– Әйдәгез, балалар, бераз капкалап алыйк, булмаса, – ди ул, үзенең коңгырт күзләре белән малайларына җылы караш ташлап. Аның кояшта янган түгәрәк битләре яктырып китә – бик ярата бит ул үзенең балаларын!

Шулчак Искәндәр, ышык җир эзләгәндәй, тирә-ягына күз салып, әле моңарчы күзгә чалынмаган кечкенә генә шалашны күреп ала. Әтисе шул шалаш янына таба атлый икән, имеш.

– Чишмәгә куйган сөтне алып кил, улым! – ди әтисе кече малаена.

Габдрахман сәнәген күбә өстенә кадап куя да, йөгерә-йөгерә, тау итәгеннән агып торган чишмә янына ашыга һәм бераздан аннан бер шешә салкын сөт күтәреп килә. Утырышалар. Әтиләре печән астыннан кечкенә генә бер төенчек тартып чыгара, ашыкмыйча гына аның тастымалын чишеп, аны печән өстенә җәя, аннары аңа калын гына итеп киселгән өч телем ипи, өч пешкән йомырка һәм өч стакан алып куя.

– Җитешегез, балалар! – ди ул. – Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

– Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим, – дип кабатлый Искәндәр белән Габдрахман.

Куллар ипи телемнәренә үрелә, энекәше, көтмәгәндә генә аның маңгаена сугып, үз өлешенә тигән йомыркасын ватып ала. Барысы да сүзсез генә көлешәләр. Ничек рәхәт, валлаһи, хуш исле болында менә шушылай бергә-бергә ашап утырулары! Хозурлык! Иркенлек! Кипкән печәннән үзенә бертөрле хуш ис килсә, аңа әле чабылмаган үлән һәм чәчәкләрнең кырыкмаса-кырык төрле исләре дә кушылгач, башларны әйләндергеч исләр җыелмасы барлыкка килә. Сулап туймассың!

– Бик тирләгән син, әти, күлмәгеңне салып куй – кипсен, – ди Искәндәр әтисенә.

– Болай да кибә ул, улым… Болай да җилли…

– Әй уңган да соң быел печән, ә, әти! – ди Габдрахман.

– Ләкин ул безнеке түгел шул, улым, – ди әтисе, көрсенеп. – Безнеке түгел, ә алпавытныкы. Безгә елга буендагы кычытканнары гына инде аның…

Ниһаять, әбәтләрен ашап бетерделәр. Искәндәр, ике кулын баш астына куеп, күккә карап ята, үзе әйтмешли, ашаганын сеңдерә. Габдрахман исә, аска таба иелеп, күзен дә алмыйча, бер кырмыска артыннан күзәтә. Ә ул үзеннән күпкә зур бер кортны өстерәпме өстери! Ояларына алып кайтып барышы – алар ашап утырган урыннан ерак түгел генә яшиләр икән. Тырыш та инде бу кырмыскалар! Менә монысы да үләннәр арасыннан, тырыша-тырыша, шул кортны алып кайтып килә, ул исә әле бер үлән сабагына, әле икенчесенә эләгә, тик кырмыска табышын барыбер ташлап калдырмый. Әтиләре Сибгатулла ике кулын тезләренә куйган да ни турындадыр уйланып утыра.

– Ни турында уйлыйсың, әти? – дип сорый аннан Искәндәр, аның коңгырт күзләренә карап. – Нинди уй басты?

– Әй улым, әллә нәрсәләр керә башка, – ди әтисе, шул «әллә нәрсәләр» не таратырга җыенгандай, уң кулы белән битен сыпырып. – Менә, мин әйтәм, бу печәннәр безнеке булсыные, ә!

– Хыял диңгезендә йөзәсең икән әле! – дип көлә Искәндәр.

– Хыялсыз кеше – җансыз кеше ул, улым. Әгәр дә Ходай Тәгалә кешене хыял белән өметтән мәхрүм иткән булса, аңа тормыш икеләтә-өчләтә авыр булып тоелырые. Ярый әле, Ходай безгә шуларны бүләк иткән, мең шөкер аңа!

Моңа каршы Искәндәр берни дә әйтмәде, бары тик, тапкансың шөкер итәр нәрсә дигәндәй, иңбашларын гына җыерып куйды. Шулчак тау өстенә атка җигелгән җиңел арба килеп туктады да, аннан алпавыт – отставкадагы генерал Березняковның калын тавышы ишетелде:

– Һаман ял итәбезме? Ә кайчан эшләргә уйлыйсыз?

– Әбәт капкалап алырга гына туктадык, хәзер тотынабыз, – диде әтиләре, ашыкмыйча гына урыныннан күтәрелеп. – Бездән калмас! Торыгыз, балалар, булды, хәзер – эшкә!

Кинәт шунда тирә-якны ниндидер кара-кучкыллы караңгылык басты: күк йөзен кап-кара, шомлы һәм куркыныч болыт каплады, әле генә кыздырып торган кояшның шәүләсе дә күренмәс булып калды. Җилнең әсәре дә булмаган мәлдә кисәк кенә җил-давыл купты, ул исә, багана сыман очлаеп бөтерелә-бөтерелә, болынның буеннан-буена печәннәрне туздырып йөри башлады. Тирә-яктагы кап-кара болытка һавада очып йөргән печәннәр болыты кушылды. Куркыныч, шомлы. Кая монда эшләү! Давыл очыртып алып китмәсен дип, көчкә аякларында басып торалар! Шунда болын буенча бөтерелеп-тузынып йөргән бер давыл баганасы Искәндәрне күтәрде дә башта тау өстенә, аннары Шәдке урманына таба алып китте.

– Әти-и-и! Габдрахма-а-а-н эне-е-е-м! – дип кычкырды Искәндәр һәм еларга тотынды. Үзе елый, үзе кычкыра.

Тагын күпме кычкырган булыр иде, тик аны күршесендә йоклап ятучы матрос уятты:

– Икенче ягыңа борылып ят!

Искәндәр уянып китте дә, бу куркыныч хәлнең төш кенә икәнен аңлап, чын күңеленнән сөенде: «Шөкер, төшкә генә кергән икән бу коточкыч давыл!»

Ул бу төше турында иртән йокыдан торгач та: «Керсә дә керер икән шундый куркыныч төш!» – дип уйланып алды. Хәтта аны күз алдына китереп, бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйгандай булды. Көндезен дә берничә мәртәбә исенә төшеп, аны бу төшенең мәгънәсе турында төрле фаразлар юрарга мәҗбүр итте. Үзен күңелсез уйларга этәргән фаразларын һәрчак: «Берүк, хәерлегә генә була күрсен инде, Ходаем!» – дип тәмамлады. Шул ук вакытта үзләре печән әзерләп йөргән Киң Болынны, кояшлы матур көндә әтисе, энесе белән шунда эшләп йөргән мизгелләрен рәхәтләнеп исенә төшерде дә үзалдына елмаеп куйды.

Раевский – миссионер!

Явыз Иван Казанны алып, ханлыгын җимергәннән соң башланган бүтән диндәге һәм мәҗүси халыкларны христиан диненә кертү сәясәте эзлекле рәвештә дәвам итте. Священниклар, поплар, монахлар даими рәвештә алып барган бу чукындыру эше, әллә ни зур булмаса да, барыбер үзенең нәтиҗәләрен дә бирә торды, әлбәттә. Шул чор эчендә Казан епархиясендә урыс динен кабул иткән башка диндәге иноверецлар саны егерме меңгә җиткән иде.

Башка диндәге халыкларны христиан диненә тарту ни өчен кирәк соң? Чөнки бу эш патшалар тарафыннан да, православие диненең югары даирәләре тарафыннан да баштан ук Русия дәүләтчелеген ныгыту чарасы дип кабул ителде һәм шуңа күрә гомум дәүләти эш булып саналды. Янәсе, күпмилләтле һәм күп динле Русиядә бер генә – христиан дине генә булырга тиеш! Дөрес, Пётр I патшалык иткән заманнарга инде, бик күп санлы булмасалар да, христианлаштыру сәясәтенә бик авыр бирелә торган татар-мөселманнар арасында да чукындырылган авылларда яшәүче керәшеннәр барлыкка килгән иде.

Ләкин төрле диндәге халыкларны христианлаштыру эше хакимият һәм чиркәү уйлаганча шома гына бармады, бу юлда һәрдаим төрле каршылыклар очрап торды: һәр халык үз динен, үз милләтен саф килеш сакларга тырышты, чөнки алар, христиан диненә күчкәннән соң, үз диннәрен югалтып кына калмыйча, тора-бара милләт буларак та урыслар арасында эреп югалуларын яхшы аңлыйлар иде. Шуңа күрә христиан динендә булмаган башка халыкларны чукындыру эше бик акрын темплар белән барды, һәм мондый адым патшаларны да, православие дине эшләре, шул исәптән башка халыклар арасында христианлыкны тарату белән шөгыльләнүче Патриарх идарәсе хезмәткәрләрен дә канәгатьләндерә алмады. Моны истә тотып, тәхеткә утырган һәр урыс патшасы әледән-әле бу мәсьәләгә әйләнеп кайта, бу изге эш турында һаман саен искәртеп, чукындыру эшен җанландыруга юнәлтелгән указлар чыгара торды.

Патша Пётр I дә 1713 елда бу мәсьәләгә кагылышлы указ чыгарды. Аның буенча мөселман-татарлар арасында күренекле урын тоткан, укымышлылыклары белән аерылып торган морза-кенәзләр ярты ел эчендә мәҗбүри рәвештә христиан динен кабул итәргә һәм чукынулары белән моны ныгытып, раслап куярга тиеш булдылар. Бөек Пётр бу өлкәдә эшне кайдан башларга кирәклеген бик яхшы чамалады. Аның уенча, татар халкының күренекле кешеләре урыс динен кабул итә икән, алар артыннан башкалар, ягъни гади халык та иярергә тиеш. Патша указы исә, – әлбәттә, бернинди сүзсез үтәлергә тиешле закон! Шулай итеп, морзалар, шушы указга буйсынып, ирексез рәвештә христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булдылар, чөнки алар ирекле рәвештә чукынмасалар, шушы указ нигезендә, аларның милке дәүләт тарафыннан тартып алынырга тиеш иде. Ә кемнең үз байлыгыннан шулай ансат кына колак кагып, чабата киеп йөрисе килсен? Морзалар чукынырга мәҗбүр булдылар, һәм, вакытлар үтү белән, алар токымы-буыныннан урыс дәүләте файдасына куйган хезмәтләре, батырлыклары белән исемнәре Русиядә генә түгел, башка дәүләтләргә дә билгеле булган зур талант ияләре үсеп чыкты. Дөрес, алар үзләренең әби-бабалары мөселман-татарлар булуын хәтерләми иде инде…

1719 елда Санкт-Петербург флоты священнигы хезмәтеннән азат ителеп, Казан епархиясенә җибәрелгән Алексий Раевский, хәтта зур дәрәҗәдәге дин әһелләрен дә гаҗәпләндереп, монда патша Пётр I үзе кул куйган указ белән кайтып керде. Әлегә хәтта югары дини руханилар да лаек булмаган, моңарчы күрелмәгән вакыйга иде бу! Әлбәттә, ул моны үзе дә көтмәгән иде…

Әңгәмәләре ахырында епископ Афанасийның «үтенечеңне караганнан соң хәбәр итәрбез» дигән сүзләреннән соң – кайчан булыр бу дип көтеп йөргән көннәренең берсендә – патшаның секретаре Макар Алексеев җибәргән офицер аның кулына Пётр I катына чакырылуы турында рәсми кәгазь китереп тоттырды. Аны укып чыккач, атакайның хәтта күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте, ул тәмам коелып төште: Афанасий атакайның чакыруын көтеп йөри иде, ә монда…

Ул, бераздан исенә килеп, тиз генә җыенды да, киңәш-табыш итәргә дип, Афанасий атакай янына китте.

– Авырыйсыңмы әллә, священник? – дип каршы алды аны епископ. – Төсләрең киткән…

– Китәр дә, атакай! – диде Раевский, аңа чакыру кәгазен сузып. – Монда йөрәк өянәге дә тотарга мөмкин. Нигә чакыра икән, атакай?

– Бер дә каушама, бер дә курыкма! Эш менә нәрсәдә… Мин синең белән әңгәмәбез турында Экзарх Стефан атакайга сөйләгәндә, анда Псков епискобы Феофан Прокопович та утыра иде. Ә аңа патшабыз киләчәктә, реформа ясап, булачак «Духовная коллегия» Духовный Регламентын, ягъни уставын төзүне тапшырган булган. Безнең әңгәмәнең эчтәлеге Феофан атакайны да бик кызыксындырды, һәм ул бу турыда патшага да җиткерәчәген әйтте. Феофан атакай – дини реформалар буенча патшаның уң кулы. Аның әйтүенчә, сине Казанга күчерү турында указ да әзерләнеп куелган инде. Менә шул сине патшага чакыруның сәбәбе. Куркырлык берни дә юк.

Ниһаять, патша каршына кереп басар көн дә килеп җитте. Раевский билгеләнгән вакытка аның кабул итү бүлмәсенә узып, үзенең кем икәнлеген әйтүгә үк, секретаре М. Алексеев патша бүлмәсенә кереп чыкты да бөтен тәне калтыраган атакайны кабинетка кертеп тә җибәрде. Ул кергәндә, олпат гәүдәсен бераз ия төшеп, тәрәзәдән урамга карап торган патша Пётр I кисәк кенә борылды да:

– Раевский? – дип сорады һәм, аршинлы адымнары белән аның янына килеп, көрәктәй зур кулын күрешергә сузды: – Исәнме-саумы, священник?

– Аллага шөкер, патша галиҗәнаплары! Сезгә саулык-сәламәтлек телим!

– Рәхмәт, рәхмәт. Синең турыда миңа, бик сәләтле миссионер, дип әйттеләр, теләгеңне дә җиткерделәр: шул миссионерлык эше хакына флоттан китәргә телисең икән. Ярый, мин хуплыйм. Хәзер бу турыда мин кул куйган указ да алырсың. Тик кара аны, священник, әгәр дә минем ышанычны аклый алмасаң, утта яндыртам! Ишеттеңме?

– Ишеттем, патша галиҗәнаплары.

– Аңладыңмы?

– Аңладым, патша галиҗәнаплары.

– Алайса, бар, бу изге эшеңдә уңышлар телим.

Патша, кырт борылып, саубуллашып та тормыйча, зур адымнары белән кабинеты түренә таба атлады. Раевский чыгып китте. Кабул итү бүлмәсендә секретаре аңа Пётр патша кул куйган указны тапшырды.

Шулай итеп, священник моңарчы күрелмәгән дәрәҗәле указны аның белән озак кына әңгәмә корган һәм аннан соң бу сөйләшүләренең эчтәлеген Экзарх Стефанның үзенә дә җиткергән Афанасий атакайның һәм шулвакытта аның кабинетында булган Прокоповичның турыдан-туры булышлыгы белән алды. Беренче карашка бик гади күренгән, йөзе белән карчыганы хәтерләткән, чынында исә күңеленнән христиан диненә бөтен җаны-тәне белән бирелгән, башка диндәгеләрне христианлаштыру мәсьәләсендә башында һәм күңелендә бик яхшы идея һәм фикерләр йөрткән, алай гына да түгел, инде бу өлкәдә зур эшләр башкарырга да өлгергән озын, ябык гәүдәле бу священник Афанасий атакайга бик ошады. «Менә безгә шундый миссионерлар кирәк!» – диде ул Экзарх Стефан Рязанский (Яворский) һәм Феофан Прокоповичка, Раевский белән әңгәмәсе турында сөйләп биргәннән соң.

Ул указ буенча, аңа басурман динендәге кешеләрне христиан диненә өндәү һәм теләгәннәрне чукындыру, аларга христиан дине кануннарын өйрәтү өстенә, элек чукындырылганнар белән идарә итү, дини тормышларын күзәтеп тору эше дә йөкләнелгән иде.

Алексий Раевский кайтуының икенче көнендә үк Казан епархиясе җитәкчесе архиерей[4]4
  Архиерей – югары православие дине руханиларының (епископ, архиепископ, митрополит) гомуми исеме.


[Закрыть]
Тихон янына килде. Күрештеләр, ул, Тихон атакайның соравы буенча, үзе турында бик тәфсилләп, кемдер әйтмешли, энәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирде. Аннары кая, нинди эшкә билгеләнүе турында кызыксынды.

Священник нигәдер архиепископ Тихон атакайга ошап бетмәде бугай, сүз эш мәсьәләсенә күчкәч, ул шактый озакка тынып калды.

– Белмим шул, нинди эш тәкъдим итәргә соң сиңа?.. – диде ул аннары, телгә килеп һәм кулы белән озын сакалын сыпырып. – Бу тирәдәге чиркәүләрдә дә буш урыннар юк…

– Бәлки, епархиянең үзендә табылыр? – Священник үзенең төссез күзләре белән архиепископның йөзенә текәлде. – Миңа, атакай, күбрәк вакытны миссионерлык белән шөгыльләнергә ирек бирә торган эш кирәк…

Епархия җитәкчесе бу кадәресен көтмәгән иде. «Кара син аның сөмсезлеген! – дип уйлап алды ул, моңа тагын бер мәртәбә инанырга теләгәндәй, каршында утырган Раевскийга күз ташлап. – Санкт-Петербургта хезмәт иткәч, үзен әллә кем дип саный бугай…»

– Без, христиан диненә хезмәт итүчеләр, бу эш белән барыбыз да шөгыльләнәбез, – диде Тихон. – Бу – барыбызның да изге бурычы.

– Нәкъ шулай, атакай! Нәкъ шулай, бик дөрес әйтәсең, – дип җанланып китте священник. Һәм, эшне озакка сузмас өчен, үзе алып кайткан указ турында хәтерләтеп алуны нәкъ менә шушы мизгелдә бик вакытлы вә урынлы дип санады. – Миңа патша кул куеп биргән указда да нәкъ менә шул турыда әйтелә, атакай. – Ул, ашыкмыйча гына, кулын кесәсенә тыкты да аннан бик яхшы итеп төрелгән указны тартып чыгарды. – Менә укып кара, атакай!

– Нәрсә бу? Нинди указ ул?!

– Укы, атакай, укы! Анда барысы да язылган…

Архиепископ Тихон үзенә сузылган кәгазьне теләр-теләмәс кенә кулына алды да укый башлады. Аны укыган саен, аның йөзе караңгылана барды. «Карале син аны, ә! Карап торырга юк кына бәндә шикелле, хәтта озак еллар монастырь һавасын сулап ябыгып беткән монах дип белерсең. Ә үзе патша тикле патша кул куйган исемле указ алуга ирешкән!» – дип уйлап алды ул эченнән, ни өчендер ачуы килеп. Хәер, ачуы килүенең сәбәбе дә ачык: әле моңарчы аның янына мондый җитди кәгазь белән килгән кеше юк иде. Ләкин ул ачуын күрсәтүнең үз файдасына түгеллеген дә яхшы аңлады. «Алла сакласын, аның монда нинди максат белән җибәрелгәнен кем белгән? – дигән уй йөгереп узды аның башыннан. – Бәлки, шымчылык итәргәдер? Сак булырга кирәк».

– Епархиянең үзендә, дисең, алайса? Барын бар бездә бер урын… – диде архиепископ, бераз уйланып торганнан соң һәм өстәп куярга ашыкты: – Әгәр риза булсаң…

– Мин динебез юлындагы теләсә нинди эшкә дә риза, атакай.

– Ярар, ул чагында епархиянең казначее булып эшләрсең.

– Мин риза, атакай.

Бу җавап архиепископны канәгатьләндерде, һәм ул күңеленнән генә сөенеп тә куйды. «Әгәр дә мәгәр акча яратуы, кулга чиста булмавы сизелә-нитә калса, аңа бернинди указ да булышмаячак! – дип уйлады ул. – Ул чагында, киресенчә, бу указы аңа урыныннан коры калу гына түгел, каты җәза бирергә дә нигез булыр. Патша үзенең ышанычын җиргә салып таптаган бәндәләрне ничек җәзаларга икәнен яхшы белә! Моның да дар агачында чайкалуы яисә утта кыздырылуы бик мөмкин…»

Раевскийга яңа эше белән танышып, аның рәтенә төшенергә бер атна вакыт та җитте. Алай гына да түгел, ул элеккеге казначейның исәп-хисап кәгазьләрен бик үк тиешенчә алып бармаганлыгына да игътибар итте. Тик бу турыда ул архиепископка бер сүз дә әйтмәде, чөнки әләк йөртә торган гадәте юк иде. Аның эшкә бик тиз төшенүе хакында Тихон атакайга башкалар җиткерде.

Тагын бер атна үткәннән соң, хәзер дини дәрәҗәсе буенча иеромонах булган Алексий Раевский атакай янына үзе керде.

– Мин эшне кабул итеп алдым, атакай, инде синең рөхсәтең белән берәр авылга миссионерлык эше белән чыгып керер идем. Сиңа епархиядәге хәлләр таныш, кайсы тирәдән башларга киңәш итәрсең икән? – диде ул, хәл-әхвәл сорашканнан соң.

– Ә яңа эшең белән ныклап таныштыңмы соң?

Тихон атакай аның яңа эшенә бик тиз төшенүе турында белә иде инде, чөнки аңа аның турында: «Гаҗәеп зирәк күренә бу петербурглы!» – дигәннәр иде. Монда яңа казначей Алексийга бик тиз генә «Петербурглы» дигән кушамат та ябыштырып куйдылар.

– Таныштым, атакай. Анда бернинди авырлык та күрмим. Анлык кына белемем бар.

– Монысы яхшы. Эшеңне намус белән башкарырсың дип ышанам, иеромонах, – диде архиепископ. – Динебезне тарату эшенә керешергә әзер булуың да шатландыра. Мин сиңа бу изге эшне моннан утыз чакрым чамасы ераклыктагы Ярсуар авылыннан башларга тәкъдим итәм. Күптәннән чукындырылган керәшеннәр авылы ул, тик анда яшәүче дүрт гаилә, балалары белән егерме дүрт кеше, үзләренең мөселман диненнән безнең православие диненә күчәргә һаман аяк терәп каршы тора. Менә шуларны да үзебезнең якка аударсак, бу авыл тулысы белән христианлыкта булачак дигән сүз. Әйе, тулысы белән! Берочтан анда чиркәү салу мәсьәләсендә дә үз фикерләреңне җиткерерсең. Ул авыл әллә ни зур түгел, чиркәү-фәлән кирәк булырмы икән анда?

– Аңлашылды, атакай.

– Ярсуарга күрше Кәтиринкә авылы побы Тимофей атакай белән бар, башта шунда сугыл! Ул шул тирә халкын яхшы белә. Бу авылда үземнең дә булганым бар. Безнең дингә күчәргә теләмәгән гаиләләр алтау иде анда, тик, шөкер, былтыр шуларның икесе тавышсыз-тынсыз гына – төнлә, йорт-җирләрен калдырып! – каядыр китеп барганнар. Чиләбе өязенә үк диделәр бугай. Янәсе, анда урыс диненә керергә өндәп аптыратмыйлар. Беркатлы халык: кайда гына яшәсәләр дә, тора-бара барыбер безнең дингә керергә мәҗбүр булачакларын белергә дә, аңларга да теләмиләр! Кайдан килгән үҗәтлектер инде бу, һич тә аңлый алмыйм!

– Әйе, татарлар белән эш итү авыр шул, атакай, бик авыр. Үземнән беләм… Үзләрен горур халык дип танытмакчы булалар.

– Олаучы белән кайсы вакытта юлга чыгуыгыз турында сөйләшеп куй! Алай да син анда бер атнадан артык булма, чөнки монда да эшләр бар бит.

– Истә тотармын, атакай. Тик әлегә минем бер соравым бар: чукынган кешеләр белән сөйләшүне нәтиҗәлерәк оештыру өчен, бүләккә берәр нәрсә каралганмы соң сездә?

– Шакмаклы шикәр бар, бераз алырсың. Мин кушты диярсең, – диде архиепископ. – Тик карап кына тот, басурманнарны бер дә файдасызга шикәр белән сыйлама!

Иеромонах Алексий Раевский Кәтиринкә авылына кичкә таба гына килеп җитте һәм тиз генә поп Тимофей атакай өен эзләп тапты. Башка йортлардан берние белән дә аерылмаган, шундый ук салам түбәле, саламын җил-давыллар очыртып алып китмәсен өчен, бастырык юанлыгындагы агачлар белән кара-каршы бастырып бәйләгән, бер почмагы җиргә иңә төшкән тәбәнәк кенә өй. Аның алгы ягындагы бакчасының инде күпне күргән рәшәткәләренең кайсы сынык, кайсы черек, кайсы кубып төшкән. «Тимофей атакай дөньялыкны бик кайгыртмый торган кеше, ахрысы, – дип уйлап алды иеромонах, аларга күз ташлап, – шуларны да рәтләп куймаган!»

– Ходай бу йортка иминлек бирсен! – диде Раевский, өйгә кергәч. – Исәнлек-саулык сезгә!

Ләкин аның сәламен алучы да, аңа җавап бирүче дә күренмәде. Тик бераздан гына өйнең алгы өлешендәге уң яктагы почмактан кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы хатын-кыз килеп чыкты. «Попның хатыны бугай», – дип уйлап алды иеромонах.

– Исәнлек-саулык сезгә, анакай! Ходай йортыгызга иминлек бирсен! – дип кабатлады Раевский һәм почмактагы лампа тәресенә карап, чукынып алды. – Миңа поп Тимофей кирәк иде.

– Яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт, – диде поп хатыны һәм ничектер югалып, хәтта уңайсызланып калган шикелле тоелды. – Ни… ул ял итә…

Кинәт, шуны раслагандай, бик каты гырылдаган тавыш ишетелде.

– Уятырга кирәк, бик җитди йомышым бар.

– Ә син кем буласың соң?

Поп хатынының бу соравына каршы ул бик кыска гына итеп үзенең кем булуы һәм нинди эш белән йөрүе турында әйтеп бирде.

– Батюшка әле күптән түгел генә яткан иде шул, – диде хатын. Сизелеп тора: ирен һич тә уятасы килми. – Син юлдан килгән кеше, арыгансыңдыр, булмаса, ашап-эчеп ал да бераз ятып ял ит! Иртә кичтән хәерлерәк, диләр бит.

Ләкин Раевский җавап бирергә өлгермәде, түр яктагы сәкедән попның:

– Кем бар анда, анакай? – дигән тавышы ишетелде.

Хатыны шундук аның янына кереп китте. Бераздан, йонлы күкрәген кашый-кашый, ишек катына атлаучы поп үзе күренде. Уртача гәүдәле, таза, табак битле, озын гына сакаллы кеше иде ул.

– Хуш киләсең! Түргә уз! – диде ул, таза кулын Раевскийның сөяктәй ябык кулына төртеп. – Кем буласың? Ни йомыш?

Священник кыскача гына кем булуын, нинди йомыш белән йөрүен әйтеп бирде һәм сүзен:

– Узарга туры килә инде, атакай, чөнки төнгә каршы Ярсуарга юл алып булмас. Анда иртүк барырбыз. Рөхсәт итсәгез, сездә кунарга туры килер…

– Әлбәттә, әлбәттә. Нинди сүз булырга мөмкин! – дип, Тимофей нигәдер кабат иеромонахның кулын кысты. Аннан хатынына эндәште: – Син анда кичке аш мәсьәләсен кара инде, Маланья!

Кабат күрешкән чагында, Раевскийның борынына поптан аңкып торган аракы исе килеп бәрелде, һәм ул ирексездән йөзен читкә борырга мәҗбүр булды. Батюшка Тимофей шактый ук салмыш иде. Ул, аның йөзен читкә боруын күреп, аңлатма бирергә кирәк дип тапты:

– Бүген чиркәүдә ике сабыйны чукындырдык. Аннан соң, билгеле инде, бу юанычлы вакыйганы бераз билгеләп үтәргә чакырдылар. Шунда катнашырга туры килде. Халыктан аерылып булмый, атакай! Алар арасында яшибез, алар белән эш итәбез бит!

Тегесе-монысы турында сөйләшә-сөйләшә, табынга утырулары булды, шунда Маланья анакай өстәлгә бер шешә аракы белән ике стакан китереп куйды.

– Йә атакай, очрашуыбыз хөрмәтенә берәрне күтәреп куйыйк, булмаса! Да хранит нас Бог, батюшка! – диде поп, стаканнарга аракы салып. – Да поможет нам Бог в нашем святом деле!

– Син эч, Тимофей атакай, ә мин бу нәрсәгә битараф, – диде Алексий, шешәгә күрсәтеп. – Мавыкмыйм.

– Безнең дин эчүгә каршы түгел бит. Чамасын белеп кенә эчкәндә, бернинди зыяны да юк.

– Мин аны гомеремдә дә эчеп карамадым, тартмый да. Син миңа карама, атакай, тик иртәгә иртән шакшы ис аңкып торырлык булмасын инде! Кешеләрдән уңайсыз булыр…

– Әлбәттә, әлбәттә! – диде поп һәм стаканын кулына алып эчеп җибәрде. – Аңлыйм: иртәгә безнең алда җитди эш тора! Дөресен генә әйткәндә, мин үзсүзле ул татарлар белән очрашырга бер дә атлыгып тормыйм. Менә алар минем кайда утыра! – Поп – ул сулагай иде бугай – сул кулындагы кашыгын өстәлгә куйды да кулы белән муены артына сугып алды. – Ул авылда, ачуым килмәгәе, кырык мәртәбә булып, ул үҗәт татарлар белән кырык тапкыр сөйләшү шаһиты булдым инде мин! Безнең ише җирле поп кына түгел – искесе өстенә яңасын өстәгәннән соң исерә башлаган Тимофей кулын түшәмгә таба күтәреп алды – Казаннан, епархиянең үзеннән килгән изге җаннар күпме үгетләп карады ул татарларны! Юк! Үз тугызлары тугыз! Менә син дә шулар аркасында азап чигеп йөрисең…

– Эшебез шул бит безнең.

– Анысы шулай да, тик, белмим, файдасы булырмы икән?..

Попның исерек килеш лыгырдавы иеромонахка һич тә ошамады. Шуңа күрә ул, ачуы килеп:

– Алдан фаразламыйк әле, атакай! – дип, буш сүзне туктатуны хуп күрде.

Алар икенче көнне иртүк Ярсуарга киттеләр. Ул биек булмаган таулар арасындагы үзәнлеккә, Мишә елгасының сул кушылдыгы Нырсы елгасы буена урнашкан, әллә ни зур булмаган авыл икән. Бер төн кунарга туры килгән урыс авылы Кәтиринкәдән беренче карашка ук йорт-җирләренең төзегрәк булуы белән күзгә ташлана. Бу исә әллә кайдан, монда тырыш, уңган халык яши, дип әйтеп тора иде.

Ярсуар урамына килеп керү белән, аларга урта яшьләрдәге бер ир-ат очрады.

– Исәнлек-саулыкмы, Фёдор? – дип күреште аның белән поп, арбадан төшеп. – Ни хәлләр бар? Үз диннәренә кире кайтучы еретиклар[5]5
  Еретик – хөкем сөргән дини догмаларга каршы килүче.


[Закрыть]
барлыгы сизелмиме?

– Юк, юк, атакай, сизелми дә, күренми дә! Чукынганнар арасында кире мөселман диненә кайтучылар юк бездә.

– Ә теге татарлар ничек?

– Ничек булсын? Моңарчы ничек яшәгәннәр, хәзер дә шулай яши бирәләр: беркемгә дә тимиләр, беркемгә дә комачауламыйлар.

– Мөселман динен тоталармы?

– Аларда эшем юк, атакай: аларның – үз эшләре, минем – үз эшем. Табыну мәсьәләсендә дә шулай.

– Син нәрсә, Фёдор, минем белән кырлы-мырлы сөйләшәсең? – дип сорады поп ачу белән.

– Нишләп кырлы-мырлы сөйләшим ди? Аларга тыныч кына яшәргә ирек бирмәвегез, һаман борчып торуыгыз ачуны китерә башлады. Яшәсеннәр үзләренчә! Беркемгә дә зыяннары тими бит аларның. Бу юлы да аларны куркытырга килүегезме, атакай?

– Бар, юлыңда бул! Күп сөйләшәсең, – диде Тимофей, кире арбага утырып. – Алай да күз-колак бул әле син, Фёдор, үз диннәренә кайтучылар сизелмәсме?

– Мин беркайчан да шымчы булмадым, атакай, – дип, ир-ат үз юлы белән китеп барды.

– Кара син аны, ничек сөйләшә! Бер-берсен яклый алар: керәшене дә, татары да, – диде поп, арбага утыргач.

– Аларны ниндидер бүләк белән кызыксындырырга кирәк. Әйтик, бераз акча түләп булса да, авылда бер ышанычлы кеше тоту һич тә начар булмас иде, минемчә.

– Белмим, ул акчаны кемгә генә бирәсе инде, атакай: чукынган өченме, әллә безнең дингә күчкәннән соң да, үз диннәрендә калган кешеләр турында хәбәр биргән шымчыларгамы? – дип, борын астыннан мыгырданып алды поп. – Йә, кайсыннан башлыйбыз?

– Мин аларның берсен дә белмим ич. Юл уңаенда кайсының өе беренче булып тора, шунысына керик.

Бераздан чиста итеп ышкыланган такталардан матур итеп ясалган капка янына килеп туктадылар. Арбадан төштеләр дә ишегалдына керделәр, монда абзар-куралар да чиста иде, бу йортта тәртипне яратучы чын хуҗа барлыгы лапас почмагына, бер җиргә сөяп куйган сәнәк һәм көрәкләрдән, чиста итеп себерелгән ишегалдыннан ук күренеп тора. Шул минутта лапастан йорт хуҗасы – тәбәнәгрәк буйлы, каратутлы какча йөзле, кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы ир-ат – үзе килеп чыкты. Инде аңа таныш булган күрше авыл побы янында аныкы шикелле үк озын кафтан кигән ят кешене күргәч, ул ничектер югалып калгандай булды.

– Нихәл, Шакир, сау-сәламәт кенә йөрисеңме? – дип елмайды аңа Тимофей, күрешергә кулын сузып.

– Аллага шөкер, әлегә исән-сау, – диде хуҗа, ишеккә күрсәтеп. – Әйдәгез, өйгә узыгыз! Ни йомыш белән йөреш?

Аның бу соравына җавап биреп тормыйча, аның артыннан ияреп өйгә керделәр. Анда да чисталык күзгә ташланды. Утырыштылар.

– Менә нәрсә, Шакир, – дип сүз башлады иеромонах Алексий йомшак тавыш белән. – Миңа аңлатуларынча, хәзерге көндә керәшен авылы дип йөртелгән шушы авылыгызда дүрт гаилә, шул исәптән синеке дә, мөселман динендә кала бирә, димәк, патшабыз Бөек Пётр сагындагы христиан динен танымый булып чыга. Бу исә патша галиҗәнапларының башка диндәге кешеләрне православиегә күчерү турындагы указына каршы килә…

– Ләкин анда, белүемчә, беркемне дә христиан диненә көчләп кертергә диелмәгән бугай? – дип бүлдерде аны Шакир. – Тели икән – сезнең динне кабул итә, теләми икән – үз динендә кала.

– Дөрес, бик дөрес! – диде Раевский. – Шуңа күрә сине көчләүче юк та бит! Белүемчә, күпме вакыт сиңа Русиядә христиан диненең иң дөрес, иң изге, иң ышанычлы дин икәнен аңлатып кына киләләр. Димәк, синең шуны аңларлык акылыңа ышаналар. Әгәр дә мәгәр көчләп кертергә кирәк булса, инде синең гаилә, күптән чукындырылып, дөрес дин белән яшәгән булыр иде. Алай эшләмибез бит, үзең күреп торасың! Шунысы да күз алдында: безнең динне кабул иткән авылдашларыгыз берни дә югалтмады! Һич аңламыйм, нишләп алардан калышыргадыр?!

– Һәркемнең үз башы, үз иреге, теләге бар. Башкалар күчкән икән, бу – аларның үз эше, күчәргә теләмим икән, монысы – минем һәм гаиләмнең шәхси эше.

– Үзең уйлап кара, соңгы вакытта Бөек Пётр патшабыз христиан диненә күчкән кешеләргә нинди ташламалар бүләк итте! – дип, сүзгә моңарчы өстәл янында дәшми генә утырган поп Тимофей кушылды һәм берәм-берәм бармакларын бөкли-бөкли санап китте: алар өч ел салым түләүдән, рекрутлыктан, булган бурычын түләүдән, ә җинаять кылганнар төрмәдән азат ителәләр. Күрдеңме, никадәр изгелек каралган андыйларга! Уйла, Шакир, уйла! Аннары үкенергә туры килмәгәе… Синең дә малайларың үсеп килә бит, ә? Ничәү алар синдә?

– Икәү. Берсе – ун, икенчесе – тугыз яшьтә. Икесе – кыз балалар…

– Менә күрәсеңме, димәк, ике малаең рекрут булачак!

– Алар үсеп рекрут булганчы әле-е-е! – дип сузды өй хуҗасы.

– Алай димә! Вакыт дигәнең су шикелле ага ул! Сизми дә калырсың, рекрут яшенә җитеп, аерылышыр көн килгәнен! – диде иеромонах Раевский. – Үзең турында уйларга теләмисең икән, актыгында балаларың турында уйла!

– Әнисе, чәеңне чыгар инде син юлдан килгән кешеләргә! – дип дәште Шакир йомшак тавыш белән, өйнең эчке ягына таба борылып.

– Хәзер, әтисе, хәзер, чәем әзер инде.

Чыннан да, аның әмерен генә көткән бугай, хуҗаның үз яше чамасындагы хатыны Сәлимә башта өстәлгә җырлап кайнап торган җиз самавырын, бер түгәрәк ипи, аннары чуенда пешерелгән тары боткасы, кирәк була калса дип, кечкенә генә савыт белән тоз, аннары чәй чынаяклары белән стаканнар китереп куйды да тагын өйләренең икенче ягына чыгып китте. Шундук, үзе суккан ике тастымал тотып, яңадан керде һәм аларны кунаклар алдына куйды. Ә алар исә, аның ни өчен куелганын аңлап бетермичә, аңа кулларын сөртергә тотынды.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации