Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Без кирәк булачак нәрсәләрне әзерләдек инде, атакай, – дип ярып салдылар.

– Яхшы, яхшы. Хәзер үк алып килегез шуларны! Күз йөртеп чыгыйм. Кирәк була калса тулыландырырбыз.

Алып килделәр.

– Калдырыгыз! Кичен утырып карап чыгармын, – диде ул.

Кичен үз бүлмәсендә аларны ашыкмыйча, бик җентекләп карап чыкканнан соң, гадәттә, мактау сүзләренә саранрак булган архимандрит, писер белән казначее эшеннән бик канәгать булып калды һәм үзалдына: «Афәрин! Булдырганнар! Санкт-Петербургтан кайткач, бераз акчалата бүләк бирергә кирәк булыр үзләренә», – дип куйды.

…Санкт-Петербург шәһәренә килеп төшкән Алексий Раевскийны Синодның кунаклар өчен каралган шактый ук зур, чиста бүлмәсенә урнаштырдылар. Гадәттә, андый очракларда чит-ят кешеләрне бик өнәп бетерми торган атакайның бәхетенә, бу бүлмәдә ул берүзе генә иде.

Ул, урнашып алгач, Афанасий атакайның әле һаман Синодта эшләвен белеп, аның янына кереп, шактый гына сөйләшеп утырдылар. Шунысына күңеле булды: кайчандыр күпереп, дулкынланып торган чәчләренә көл сипкән шикелле булган Афанасий атакай аны шундук танып алды, бик җылы, әллә кайчангы туганын очраткандай итеп күреште. Эшләре белән дә бик кызыксынды һәм бер-бер артлы кырыкмаса-кырык сорау яудыра торды. Әйтерсең Раевскийны Синодка хисап бирергә түгел, ә аның белән әңгәмәгә чакырганнар! Шулай шактый гына сөйләшеп утырганнан соң, архимандрит Синодта хисапның ниндирәк тәртиптә барачагы белән кызыксынды.

– Каушамаска гына кирәк. Барысы да тәртиптә булыр. Андагыларның югары дәрәҗәләренә карама, алар да шундый ук кешеләр бит, – диде ул, бу турыда артык җәелеп китмичә генә һәм кинәт, аның күзләренә туры карап: – Епархиянең яңа башлыгы Илларион атакай белән мөнәсәбәтең ничек? – дип сорады.

– «Ничек, ничек…» Яхшы дип беләм. Ә нәрсә, атакай?

– Яңа керәшен конторасын Синодтан Казан епархиясенә күчергәннән соң, син Илларион атакайны санламый башлаган дигән сүзләр ишетелгәләде. Дөресме шул?

– Гәрчә контораны епархиягә буйсындыруны бик дөрес адым дип санамасам да, Синод шундый карар чыгарган икән, мин аңа буйсынырга тиеш. Шулай булгач, минем Илларион атакайга бернинди дәгъвам да юк. Аның үз эше, минем үз эшем. Дөрес, шуннан соң ул мине ике мәртәбә епархиягә чакырган иде дә, тик мин эшләрем күп булу сәбәпле бара алмадым…

– Соң, бу буйсынмау була бит инде! Епархияне дә, аның башлыгы Рогачевскийны да санга сукмау була! Бу бик зур гөнаһ эш, бик зур!

– Аңлыйм, тик мин бит һаман авылларда, һаман юлда!

– Моннан соң мондый тәкәбберлегеңне бетер! Ярый торган эш түгел. Килешеп, бергә-бергә киңәшләшеп эшләргә кирәк! Шунсыз ярамый.

– Тырышырмын, атакай. Алай да кызык: мин епархия башлыгына буйсынмый дигән хәбәр кайдан, кемнән килеп иреште икән?

– Әллә син Зөя Санкт-Петербургтан ерак булгач та, аннан монда таба җилләр исми дип уйлыйсыңмы? – диде епископ Афанасий. – Алай уйласаң, бик каты ялгышасың! Синод барысын да күреп, белеп тора!

Синодта эшләүче кешенең бу сүзләреннән соң Раевскийның күңелендә «Әллә соң бу турыда архиепископ Илларион Рогачевский үзе хәбәр иттеме икән?» дигән шик туды. «Әллә мине монда хисап белән чакыруда да аның катнашы бармы? Хәер, бер караганда, шундый дәрәҗәле кеше әләк дигән вак эшкә бармас…»

Шуннан соң аның куркуы тагын да арта төште, билгеләнгән хисап бирү көнен зур киеренкелек һәм борчылу белән көтте. Үзе белән алып килгән кәгазьләрен кат-кат укып чыкты, мөһим дип санаган саннарны исендә калдырырга тырышты, чөнки шулхәтле кеше алдында гел язылганга карап сөйләү бик яхшы нәрсә түгел дип санады.

Ниһаять, курка-курка, дулкынлана-дулкынлана көткән ул көн килеп тә җитте. Рәислек итүче Экзарх башта Синод әгъзаларына кыскача гына Яңа керәшен конторасы, аның җитәкчесе Алексий Раевский турында белешмә биреп китте, аннары, аның бу вакыт эчендә нинди эшләр башкаруы турында сөйләр өчен, сүзне аңа бирде. Шундый дәрәҗәле, православие диненең асыл затлары утырган зал алдына чыгып баскан архимандрит, әлбәттә, башта бераз каушап калды. Ләкин шунда күңеленнән: «Нигә куркырга әле, алар да минем шикелле кешеләр ич!» – дип, үзен кулга алырга тырышты, бераздан, чыннан да, тынычланып ук калды кебек. Тынычланырлыгы да бар иде шул. Әйтик, 1731 елда ул җитәкләгән контора тарафыннан башка диндәге 108 кеше чукындырылса, икенче елда алар саны 201, ә быел инде христиан динен кабул итүчеләр 290 кешегә җитте! Ул тагын берничә кешегә артыр дип көтелә, чөнки ел бетмәгән бит әле!

Гәрчә бу саннар нишләптер Синодтагылар белән бик үк туры килеп бетмәсә дә, аның җитәкчелегендә эшләгән Яңа керәшен конторасының эше уңай бәя алды. Дөрес, хисабын тәмамлаганнан соң, аны бик күп сораулар биреп аптыраттылар. Раевский шунысына игътибар итте: аларның күбесе һаман конторага бирелгән акчаларның ничек, нәрсәләргә, күпме тотылуы хакында булды. Ул бу мәсьәлә белән кызыксынган Синод әгъзаларына, кемдер әйтмешли, акчаларның тиененә хәтле төгәл, берни дә бутамыйча аңлатып бирде. Ә тыңлаучыларны аның бу саннарны кәгазьгә карап та тормыйча, яттан белүе гаҗәпләндерде.

Раевский Синодтан күтәренке күңел белән чыкты, чөнки башкарган эшен дә хупладылар, тотылган акчалар мәсьәләсендә дә бернинди хилафлык тапмадылар. Алай гына да түгел, бу изге эшен шулай дәвам итәргә кушып, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләделәр.

Синод утырышыннан соң аның иңнәреннән йөз потлы йөк төшкәндәй булды. Аннан бүлмәсенә кайткач, караватына сузылып ятты да, кулларын баш астына куеп, күзләрен йомды. Юк, йоклап китмәде, бу аның бераз вакыт арыганлыгыннан ял итүе иде. Ярты сәгать чамасы шулай ятып торганнан соң, кинәт башына: «Берәр җиргә барып кайтсам яхшы булыр иде» дигән уй килде. Чыннан да, әллә нигә бер Санкт-Петербургка килеп чыккан икән, буш вакытын көпә-көндез менә шушылай караватта ятып үткәрү килешми бит инде! Тик кая, кемгә барасы? Ул күңеленнән мондагы танышларын барлый башлады. Әйе, нәкъ танышларын, чөнки флотта ике ел священник булып эшләү дәверендә ул монда беркем белән дә артык дуслашып китмәде. Хәер, теләмәде дә, дип әйтергә була. Беренчедән, христиан диненә бөтен җаны-тәне белән бирелгән, аның кануннарын бик яхшы үзләштергән, белгән һәм аларны һәрчак төгәл башкарырга күнеккән дини кеше буларак, ул таныш-белешләре арасыннан дуслашыр кешеләрне эзләмәде дә, моңа омтылмады да. Моның сәбәбе дә бар иде. Үз ише священниклар, поплар белән дуслашыр иде, аларның күбесе – үзе шикелле үк бик эчпошыргыч кешеләр, җитмәсә, бераз салып алганнан соң, кайберсе ни сөйләгәнен дә белми, хәтта араларында үзе хезмәт итә торган христиан диненә чын күңеленнән инанмаучылары да очрады. Әлбәттә, бер-ике мәртәбә очрашырга туры килгәннән соң, ул андыйлардан читтәрәк торуны хуп күрде. Ә рясадан булмаган кешеләр белән дуслашудан шул ук дини булуы тыйды: андыйлар белән берәр танышында утырырга туры килгәндә, аларның артык эчүе, үзләрен бик йөгәнсез тотулары һич тә ошамый иде. «Туктале, Аполлон янына барсам ничек булыр? – диде ул, ниһаять, үз-үзенә. – Ундүрт ел күрешкән юк! Ничек яшәп ята икән? Шушы еллар эчендә хатлар гына алыштык бит. Анда да сирәк-мирәк кенә…»

Аполлон белән алар кайчандыр бик дуслар иде. Алексийны флотта священник итеп хезмәт итәргә дә әнә шул Аполлон күндергән иде. Кызык: ни эшләр бетереп ята икән ул хәзер? Ярар, җәһәннәм астыннан килеп, менә шушылай түшәмгә карап ятарга димәгән, барып, күреп кайтыйм әле үзен!

Алексий Раевский караватыннан торды да, кулы белән шактый агарган озын чәчләрен, вакыт үтү белән сирәкләнә барган сакалын сыпыргалап, рәтләгәндәй итенде. Урамга чыккач, извозчик яллады, чөнки барасы җире шактый ерак иде.

Бәхетенә, элеккеге дусты өйдә булып чыкты. Ул шактый иркен булган ике бүлмәле фатирда яши иде. Алексий килеп кергәч, ул ишек төбендә елмаеп басып торган ряса кигән кешене күрүгә, күзлеген әле салып, әле тагын киеп, аңа шулай озак карап торганнан соң гына, элеккеге кебек:

– Лёша?! – дип кычкырып җибәрде һәм, кулларын җәеп, аңа ташланды. – Синме соң бу, Алёша?! Исәнме, дускай, исәнме, кадерлем!

Алар шулай кочаклашкан килеш, бер-берсенең аркаларына суккалап, шактый озак тордылар.

– Әйдә түргә уз, түргә! – дип әйдәде аны Аполлон, күрешү йоласы тәмамланганнан соң. Шунда хатынына эндәште: – Карале, Аннушка, кем килгән безгә?!

– Атакайгынам! Исәнме, Алексий! – дип, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, – ул кухняда аш-су пешереп маташа иде бугай, – Анна да килеп чыкты. – Уз әйдә, уз!

– Исәнме, анакай, исәнме! – диде кунак, аның белән күрешеп.

– Йа Алла, сине дә күрер көннәр булыр икән! Рәхмәт төшкере, нинди җилләр ташлады сине Санкт-Петербургка?! – дип, Аполлон кәнәфидән урын күрсәтте һәм бер-бер артлы сораулар яудыра башлады: – Утыр да сөйлә. Исән-сау гына йөрисеңме? Ничек яшисең? Һаман буйдакмы? Ниләр маташтырасың? Контораңда эшләр ничек бара?

– Ашыкма әле син! Сулыш алырга ирек бир! – дип елмайды Алексий. Тик сакал-мыек баскан йөзендә елмаюы сизелмәде дә. – Беренчедән, күреп торасың: Аллага шөкер, әлегә исән-сау, саулыкка зарланган юк шикелле. Әлбәттә, нишләмәк кирәк, еллар барыбер үзенекен ала бирә. Әйе, тәки өйләнмәдем, син әйтмешли, һаман буйдак булып яши бирәм. Нишләптер гаилә тормышы беркайчан да тартмады мине. Шул Яңа керәшен конторасында эшлим. Һаман башка диндәге халыкны христианлыкка тарту буенча. Эшләр бара болай, ләкин бер дә без теләгәнчә түгел…

– Аңлашылды, – диде Аполлон. – Бер дә җиңел дип әйтмәс идем мин бу эшеңне. Юкка киттең син флоттан, юкка. Эшең менә дигән иде! Бернинди җаваплылыгы да, кыенлыгы да…

– Мин тере эшне яратам. Ә монда мине, кемдер әйтмешли, һаман шул бертөрлелек изде, бертөрлелек басты. Көн дә бер үк нәрсә, бер үк хәл, бер үк күренеш! Алай да рәхмәт сиңа, флот хезмәте белән дә таныштым, матрослар психологиясен өйрәндем. Син үзең дә киттең бит армиядән! Димәк, сине дә туйдырды бу хезмәт.

– Мин синең шикелле ике генә ел эшләмәдем бит анда! Китүем дә туйганнан түгел, чиркәүгә чакырдылар.

Ул арада Аполлонның хатыны, өстәл әзерләп, ашарга дәште. Сөйләшә-сөйләшә ашап эчтеләр. Табын шактый мулдан иде. «Яхшы яши атакай белән анакай!» – дип куйды анда куелган берничә төрле ризыкны күргән Раевский.

– Карале, Алексий, бая син: «Эшләр бара, тик без теләгәнчә түгел», – дидең. Моны ничек аңларга? Ниндидер кыенлыклар бармы?

– Алай әллә ни кыенлыгы юк шикелле югын да, тик тырышасың-тырышасың, ә эшнең нәтиҗәсе күренми! Аеруча мөселман динендәге татарлар арасында эшләгәндә. Үҗәт халык! Һич аңлый алмыйм: нигә диннәренә шулхәтле ябышып яталар?!

– Килешәм, хәрби частьта священник булып эшләгәндә, шактый очраштым мин бу халык рекрутлары белән! Аларны аңлау өчен, беләсеңме, нишләргә кирәк?

– Нишләргә?

– Үзеңне алар урынына куеп карарга.

– Ничек инде?

– Шулай. Син үзеңне христиан динендәге кеше итеп, ә аларны сине мөселман диненә кыстый торган… Ничек дип атала әле аларның изге атакайлары? Әйе, мулла. Әнә шул мулла итеп күз алдыңа китереп кара!..

– Әйтерсең тагын! Гомердә булмаслык нәрсә бит бу!

– Мин дә була торган нәрсә дип әйтмим бит. Күз алдыңа гына китереп кара, дим. Әгәр дә менә шушындый хәл була калса, йә, үзең нишләр идең? Бик теләп күчәр идеңме алар диненә?

– Син минем башны юк-бар нәрсә белән катырма! Ничек күчим ди инде мин басурман диненә?! Христианин була торып!

– Менә алар да нәкъ синең шикелле уйлый! «Мөселман була торып, ничек күчик инде без христиан диненә?!» – диләр. Аңлашыламы?

Туктале, шушы ук сүзләрне үзе белән әңгәмә вакытында аңа 1719 елда Афанасий атакай да әйткән иде түгелме? Әйе, ул да: «Син үзеңне алар урынына куеп кара!» – дигән иде. Менә хәзер аның яшьлек дусты, инде Санкт-Петербург тикле шәһәр чиркәвенең берсендә поп булып хезмәт итүче Аполлон да… Көлке, валлаһи! Ничек аны – архимандритны! – алар урынына куеп карамак кирәк?! Гомердә булмаганны һәм гомердә дә булмаячак хәлне!..

– Аңлашылдымы? – дип кабатлады дусты соравын.

– Мондый хәлне күз алдына да китерә алмыйм. Син нәрсә, Аполлон, басурманнарның безнең дингә аяк терәп каршы торуларын, үз диннәренә фанатикларча инануларын, үҗәтлекләрен аклыйсыңмы әллә?! – дип гаҗәпләнде Алексий.

– Акламыйм, ә аңлыйм. Димәк, безнең җаныбызга христианлык хисе якын булган шикелле үк, аларга да үз диннәре якын.

– Тик алар тора-бара барыбер безнең дингә күчәргә тиеш ләбаса! Бу Иван Васильевич заманыннан ук килә ич!

– Күчәргә тиеш тә… Бәлки, күчәрләр дә, әгәр аларга православиенең мөселман диненнән өстен икәнлеген төшендерә алсак. Тик әлегә моны төшендерә дә, раслый да алганыбыз юк. Моны син телгә алган Иван Грозный заманыннан бирле – йөз илле елдан артык! – эшләргә тырышабыз, ләкин әлегә тикле аларны моңа ышандыра алмыйбыз. Шуңа күрә безнең бу изге эшебезнең бик зур авырлык белән баруына гаҗәпләнергә дә кирәкми. Рекрутларын гына ал. Кайчак армиягә инде христиан динен кабул иткән, солдат яисә флот хезмәтеннән азат ителгән керәшеннәр дә эләгә. Аларның яшерен генә мөселман динен тотуын белгән авыл старостасы яисә урындагы түрәләр, берәрсен утта яндырып, башкаларны куркытасы урында, тавыш күтәрмичә генә, аларны рекрут итеп җибәрәләр. Ә андыйлар монда да шуны куалар: җае туры килгән саен, үз догаларын укыйлар, хәтта яшереп намаз укучылары да бар! Мин хәрби частьта священник булып хезмәт иткәндә, шундыйларның икесенә каты җәза бирергә туры килде. Берсен, император Пётрның Хәрби артикулы нигезендә, динне, изге чиркәүне мыскыллавы өчен, башкаларны куркыту максатында, плацта барлык солдатлар алдында асып үтерделәр. Икенчесен, үзен «татарва» дип мыскыл иткән офицерга әйткән тупас сүзе өчен шпицрутенга тарттылар, ягъни шомполлар белән суктырып, строй аша үткәрделәр. Исән калмагандыр ул… Тик андыйлар барыбер табыла торды. Менә бит ничек, хәтта үлем белән дә куркытып булмый аларны!

– Килешәм, дөрес әйтәсең. Мин хезмәт иткәндә, дисциплинаны бозган яисә башка берәр гаебе өчен матросларны да, строй аша үткәреп, линь (очы төенләнгән нечкә бау) белән суктыралар иде. Каты җәза, хәтта аны күзәтеп торуы да авыр… Ә файдасы тимәде диярлек…

– Яндырырга кирәк берәрсен! Башкаларны куркыту өчен. Андыйлар авыллардагы керәшеннәр арасында да бар, тик моны раславы бик авыр, чөнки авыл халкы бер-берсен яклый, түрәләргә җиткерүче юк…

– Бу – инквизиция, кыргыйлык. Аннары ул чиркәүнең «Үтермә!» дигән канунына да каршы килә… Белмим, бу да уңай нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Хәтта киресенчә килеп чыгуы да бар: иноверецлар христианлыкны бөтенләй күралмый башлар аннары…

– Тик бу изге эшебезне алга таба да уңышлы дәвам итү өчен нәрсәдер эшләргә кирәктер бит?!

– Сүз дә юк, кирәктер, әлбәттә. Тик монда бик уйлап эш итү сорала.

– Минемчә, төрле халыклар, хәтта бер үк милләт кешеләре арасында да, әкрен-әкрен, сиздермичә генә, әле генә син әйткән бердәмлекне бетерергә тырышырга, әйтик, шул ук татарлар белән керәшеннәр арасындагы дуслыкка чөй кагарга кирәк. Аларда бер-берсенә карата дошманлык хисе тусын. Шуннан соң алар бер-берсен яклап тормас…

– Алар арасында болай да сизелә инде андый нәрсә.

Әле бу мәсьәлә турындагы сүз, билгесез, күпме дәвам итәр иде. Шунда алар белән бергә ашап-эчеп утырган Анна анакайның түземлеге төкәнде бугай, ул үзенең йомшак тавышы белән:

– Әллә соң сезнең ничә ел күрешми торганнан соң да сөйләшер башка сүзегез юкмы?! – дип гаҗәпләнүен белдерде. – Һаман шул бер үк нәрсә турында баш ватып утырасыз! Калдырыгыз ла шул иноверецларны! Аларны безнең дингә кертү турында патша кайгыртсын! Үз хәлләрегез турында сөйләшегез!

– Көфер сөйлисең, анакай, көфер сөйлисең, – диде Аполлон, хатынына кырын карап. – Безнең эшебез турында сөйләшү бит инде бу.

– Калдырыгыз тынычлыкта шул иноверецларыгызны! Нишләп көчләп тагарга аларга безнең динне? Яшәсеннәр үзләре теләгәнчә! Алар кемгә комачаулый?

«Матушка» сының мондый сүзләре өчен Аполлон Алексий алдында уңайсызланып калды.

– Дәүләт белән чиркәүнең бу мәсьәләдәге максатының асылын аңлап бетермисең бугай син, анакай, – дип, ул аңа ачу белән карап алды.

– Бик яхшы аңлыйм, тик бу әллә нигә бер очрашканда да сөйләшә торган тема түгел лә инде! – диде Анна, үпкәле тавыш белән һәм, аларның әңгәмәсен башка сүзгә күчерергә тырышып, архимандритка мөрәҗәгать итте: – Үзең ничек яшисең соң, Алексий? Синең яшьтә монах тормышы җиңел түгелдер… Ашарыңа кем әзерли? Керләреңне кем юа? Сөйлә әле, сөйлә!

– Аллага шөкер, яшим… Яхшы яшим… – диде ул, әйткәннәренә үзе дә ышанып җитмәгән шикелле, өзек-өзек итеп. – Шундый тормышка ияләнгән инде мин. Ашарыма монастырь кухнясыннан китерәләр, кайчак үзем дә пешергәлим. Әйтергә кирәк, бер дә хатын-кыз пешергәннән ким түгел! – Ул, шуны раслагандай, бармагын югарыга, түшәмгә таба күтәреп алды. – Ә керләремне юуга килгәндә, пәйгамбәребез Илья исемен йөрткән чиркәвебез җыештыручысы булып эшләүче Анастасия дигән хатын эшли моны. Бик тә чиста-пөхтә хатын.

– Кара аны, Алексий, керләреңне юа-юа, үзеңне сихерләп куя күрмәсен тагын! – дип елмаеп әйтеп куйды Аполлон. – Йөрерсең аннары кеше күзенә күренергә оялып!

– Ни сөйләвең, атакай?! Гомеремдә дә хатын-кыз белән чуалмадым! – диде Алексий, үпкәләгән сыман, сакал-мыегы арасыннан беленер-беленмәс кенә күренеп торган юка иреннәрен турсайтып. – Андый эшкә бараммы соң!

– Алай димә! Ишеткәнең булгандырмы, юктырмы, мондагы Изге Павел чиркәвенең ялгыз гына яшәп яткан побы Виссарион атакай да олыгая төшкән көннәрендә үзе белән шундый хәл булыр дип башына да китереп карамагандыр… Ә аннары, шайтан коткысына бирелеп, үзенең йортында хезмәтче булып эшләүче яшь кыз белән бәйләнеп киткән дә, тегесе корсакка узган! Бик зур тавыш купты шуннан соң: картны синодта тикшерделәр һәм эшеннән азат иттеләр! Менә ничек! Хәер, бу турыда ишетмәвең дә мөмкин – Синод үзе турында тискәре фикер уята торган моның ише мәгълүматларны епархияләргә генә җибәрә бугай. Бу турыда бик шауламаска, үзләре генә белеп торырга кушып…

– Мин Виссарион атакай түгел, – дип куйды Раевский.

– Ачуланма, мин сине беләм бит. Бу, әлбәттә, һич тә сиңа кагылмый! Гыйбрәт өчен генә сөйләвем иде.

Алексий Раевский Аполлон өендә шактый озак булды. Китәр алдыннан, бик җылы кабул итүләре өчен эчкерсез рәхмәтен белдереп:

– Анна анакай белән бергәләп җәй көне кайтыгыз әле миңа кунакка! – диде ул. – Белсәгез иде сез Зөя дигән ул шәһәрнең нинди матур җирдә урнашканын! Тирә-ягында – су да су! Ул болыннарны күрсәң! Оҗмах почмагы, валлаһи дип әйтәм, чын мәгънәдә җәннәт почмагы!

– Һәр шөлди үз сазлыгын мактый, – дип елмайды Аполлон. Аннары, аның үпкәләвен сизеп, өстәп куйды: – Белмәссең, бәлки, барып та чыгарбыз. Бик тә тарихи урыннар бит! Әгәр уйлашсак һәм вакыт таба алсак, һәрхәлдә, бу турыда алдан хәбәр итәрбез.

Шуның белән хушлаштылар.

Зөягә кайтканнан соң, архимандрит контора эшен тагын да җанландырып җибәрде. Дөрес, бу мөселман-татарлар арасында алып барылган тырышлык нәтиҗәсе булудан бигрәк, христиан диненә мәҗүсилектә булган башка халыкларны тартуда аеруча сизелде. Соңгы вакытларда татарлар белән эшләве тагын да авырайды, һич тә сизелерлек нәтиҗәләр бирми башлады. Монда, Раевский уенча, алар белән эшләүнең авырлыгы да, тырышлыкларының күзгә күренерлек, көтелгән нәтиҗәләр бирмәве дә бу юлдагы үз эшләрен оештыруның бик үк дөрес алып барылмавында бугай. Алар бу изге миссионерлык эшен зур авылларда алып бару белән артык мавыгып киттеләр шикелле. Әлбәттә, аларда яшәүче халыкны христианлыкка күчәргә өндәү бик ымсындыргыч булып тоела, чөнки аларда урыс диненә күчәргә мөмкин булган кешеләр күпме! Ләкин бу фәкать теория буенча гына шулай күренә икән ләбаса. Ә тормышта бөтенләй башкача килеп чыга. Моны Бәрәскә авылындагы күпме тырышлыкның бушка китүе бик ачык күрсәтте. Дөресен генә әйткәндә, анда Раевский соңгы вакытта үзе генә дә – өч тапкыр, ә дингә өндәүчеләр итеп эшкә алган махсус священниклар аннан да күп булдылар. Ә монахлар күпме тырышты тагын! Шул Бәрәскә тирәсендәге урыс чиркәүләренең поплары, дьяконнары? Кыскасы, күпне өмет итеп, аздан да коры калдылар. Аларда кайчандыр Егор әйткән иман нык, үз диннәренә ышаныч, үз Аллаһларына инану артык көчле булып чыкты. Шуларга бердәмлекләрен дә өстәргә кирәк. Бу эшне, киресенчә, кечкенә авыллар халкы арасында алып бару уңышлырак икән. Киләчәктә моны, һичшиксез, искә алырга кирәк…

Чукынучылар санын тагын да арттыру өчен, бу изге эшкә фанатикларча бирелгән Алексий атакай шулай эшләде дә. Тик бу һич тә мөселман татарлар арасында православие диненә тарту эше сүрелде дигән сүз түгел иде.

Инквизиция

Вакыт уза торды. Вакыт белән бергә Идел буенда яшәгән мөселманнар һәм мәҗүсиләрне христиан диненә тарту юлындагы эшләр дә көчәя һәм камилләшә барды. Епархиягә утыртылган һәр җитәкче дә, бу юлда үзенең саллы өлешен кертергә тырышып, Синодка яңадан-яңа тәкъдимнәрен җиткерә торды. Бу җәһәттән Зөядәге Богородицк монастыре белән Яңа керәшен конторасын Казан епархиясенә буйсындыруга ирешкән архиепископ Илларион Рогачевский да, үз өлешен кертергә уйлап, Раевский өстеннән язган шикаяте белән бергә киләчәктә бу эшне нәтиҗәлерәк оештыру буенча берничә тәкъдимен дә җибәрде.

Иң беренче очракта аны керәшеннәр мәсьәләсе борчый иде. Беренчедән, алар, гәрчә инде христиан динендә булсалар да, һаман мөселман булып калган кешеләр белән бер үк авылларда яшиләр, димәк, алар белән тыгыз аралашалар. Мондый хәл исә аларда яңадан элеккеге диннәренә кайту теләге тудырырга мөмкин. Сер түгел, араларында яшертен генә мөселман динен тотучылар да бар. Кем санаган, бәлки, андыйлар шактый күптер дә әле! Шунысы да хак: христианлыкка яңарак күчкән керәшеннәрнең күбесе чиркәүләргә йөрми, православие дине йолаларын тиешенчә үтәми. Икенчедән, дөресен генә әйткәндә, зуррак авылларда әлегә керәшеннәр аз санлы булганлыктан, алар өчен чиркәүләр дә төзеп булмый – моңа мәчетләре бөтен көченә эшләп торган мөселманнар каршы килә. Шуңа күрә киләчәктә керәшеннәрне, мөселман-татар авылларыннан аерып, керәшеннәрдән генә торган авылларга күчереп утырту, анда чиркәүләр, часовнялар төзү, балаларын укыту өчен, мәктәпләр ачу, керәшеннәрне, һәр җәй саен көчләп, Кама аръягында корылмалар төзү эшенә җибәрүне, алардан, рекрутларны армиягә озату өчен, акча җыюны туктату да, аннан соң яңа керәшеннәргә урыслар белән катнаш гаилә коруны законлаштыру да максатка ярашлы булыр иде. Архиепископ Илларион атакайның тәкъдимнәре шулардан гыйбарәт булып, алар, Сенат һәм Изге синод теләкләрен дә чагылдырганга күрә, аннары әкренләп тормышка да ашырыла торды.

Вакытлар узу белән мөселман татарлар һәм христианлыкка күчкән керәшеннәр арасында үзара каршылыклар да туа башлады, чөнки беренчеләр икенчеләргә үз диннәренә хыянәт итүчеләр дип карый иде.

Урыс диненә күчерү буенча Идел буе халыклары арасында актив рәвештә алып барылган эш бу процессны башкорт өязенә дә китерде һәм ул, бераз соңрак калып булса да, монда күпләп яшәгән башкорт һәм татарлар арасында җиң сызганып алып барылды.

Моңа 1735–1740 елларда Русиянең колониаль сәясәтенә каршы Уфа өязендәге баш күтәрүләр бик зур этәргеч бирде. Мондый фетнәдә мөселман имамнарын гаепләделәр. Бу эшне тикшерүне алып барган Ырынбур комиссиясе җитәкчесе Илья Кириллов бу турыда ачык итеп: «Башкорт илендә мөселман дин әһелләре, – гадәттә, Казан ягыннан. Минемчә, ахуннар саны унга җитә. Аларның ни белән шөгыльләнүләре, кем тарафыннан куелулары Уфада билгеле түгел. Бирегә күчеп килгән ахуннарны, муллаларны, абызларны[7]7
  Абыз – укымышлы.


[Закрыть]
яманлыкта гаепләп була; алар үз диннәрен чуваш һәм мордвалар арасында гына түгел, хәтта биредәге урыслар арасында да тараталар, аларны сөннәткә утырталар, мәчетләр һәм мәктәпләр санын моңарчы булганнан күпкә арттыралар», – дип, үз фикерен белдерде. Ул Сенатка Уфа өязендә ахуннарны һәр татар авылына түгел, ә дүрт авылга бер ахун исәбеннән генә билгеләп кую, аларны хакимияткә тугрылыклары хакында ант иттерү, халыкның уй-фикерен тиз арада хакимият түрәләренә җиткерү зарурлыгы, мари, чуваш, удмурт, мордва халыклары арасында ислам динен таратуны, мөселманнарга яңа мәчетләр төзүне тыю турындагы тәкъдимнәрен дә язып җибәрде, һәм алар, бераздан кабул ителеп, махсус указларда чагылыш та тапты.

Ул елларда баш күтәргән крестьяннар керәшеннәрнең өч йөз йорт-җирен яндырдылар. Шулай итеп, татар милләтеннән булган, тик икесе ике динне тоткан бер халык дуслыгы арасында элек әллә ни зур булмаган кебек күренгән каршылыклар, әкренләп җыела торгач, бик җитди рәвештә калкып чыкты. Бу исә, әлбәттә, аларның элеккеге дуслыкларына чөй кагу сәясәте турында күптән хыялланган түрәләр, руханилар өчен бик көтелгән һәм кулай күренеш булды, алар моны үз мәнфәгатьләрендә, шул исәптән миссионерлык эшендә дә, бик оста файдаландылар.

Киләчәктә керәшен авылларын саклау өчен, 1736 елда Ык елгасы буенда Нугайбәк крепость-кирмәне төзелә башлады. Ул төзелеп беткәннән соң, аңа һәм шул тирәдәге авылларга төрле яктан, бигрәк тә Идел буеннан, керәшеннәрне күчереп утырту, аларны казак сословиесенә теркәү эше белән беррәттән, чиркәүләр дә салынды һәм, әлбәттә, мөселман динендәге татарларны һәм мәҗүси халыкларны христианлыкка күчерү эше күзгә күренеп активлаша төште. Алай гына да түгел, хәтта чукындыру процессын күпкә тизләтергә мөмкинлек бирде: восстаниене бастыру вакытында шушы биш ел эчендә гаепле дип табылган һәм урысларга кол итеп таратылган унбер мең дә биш йөз кешенең барысы да православие диненә керергә мәҗбүр ителде. Шулай ук баш күтәрүдә катнашкан башкорт, мөселман татарлар һәм керәшеннәрнең кечкенә балалары да, чукындырылып, һәрберенә урыс исемнәре бирелеп, кол итеп урыс алпавытларына өләшенде.

Урыннарда җирле хакимият түрәләре һәм православие чиркәве христианлыкка күчкән кешеләрнең кире үз диннәренә кайтуларын булдырмас өчен, аларның дини йолаларны ничек үтәүләрен күзәтеп торуны да көчәйтте. Әледән-әле чыгарылып торган указлар нигезендә христиан йолаларын тиешлечә үтәмәү, аңа хилафлык китерү яисә сүз белән мыскыллау тыелды, ә инде кире үз диненә кайтуы расланган кеше утта яндырылырга тиеш булды.

Җәзадан бигрәк әллә ничә гасыр элек кенә кулланылган бу коточкыч инквизиция чарасы Русиядә юкка гына кертелмәде, әлбәттә. ХIII гасырда ересьләргә каршы католик чиркәве куллана башлаган мондый мәрхәмәтсез, бернинди әхлак кысаларына да сыймый торган җәзаны берничә гасыр узгач, илдә бары тик бер – православие дине генә булырга тиеш дигән шовинистик идеяне алга сөргән патшалар һәм югары дин әһелләре тарафыннан Русиягә дә үтеп керде. Янәсе, Русьта хөкем сөргән һәм бердәнбер изге, дөрес дип бәяләнгән православие дине кануннарын бозучы еретиклар ачыклана калса, аларны нинди җәза көткәнен белеп торсыннар, мондый юлга барырга кыймасыннар! Мондый инквизиция Русиядә яшәүче халыклар арасында христианлыкны һәм, шуның белән бергә, халыклар бердәмлеген ныгытырга ярдәм итәргә тиеш иде.

Хәер, ул тиеш булып кына калмады, тормышка да ашырылды.

Русиядә хакимият һәм православие чиркәве тарафыннан еретик, ягъни христианлыкка күчеп тә, аннан кире үз диннәренә кайткан дип бәяләнгән кешене беренче мәртәбә утта яндырып үтерү чарасы – инквизиция 1738 елның 20 апрелендә үткәрелде…

* * *

Әле бер авылда, әле икенчесендә кубып, солдатлар тарафыннан бастырыла килгән 1735–1740 еллардагы баш күтәрүләрдә катнашучы һәм шуның өчен дәүләткә карата җинаять кылуда гаепләнүчеләрнең кайберләрен – башлап йөрүчеләр дип табылганнарын – үлемгә дә хөкем иттеләр, камчылар белән дә суктырдылар, каторжан итеп завод һәм тимер-бакыр рудникларына җибәрделәр. Шул ук вакытта фетнәчеләрнең кайберләренә, православие динен кабул итеп, үз гомерләрен саклап калу мөмкинлеге дә бирелде.

…Моннан алты ел чамасы элек, урыс диненә өндәүчеләрдән туеп, Минзәлә шәһәре тирәсендәге, ләкин Лаеш өязенә караган Ташкирмән дигән татар авылында керәшеннәр белән дөнья көткән Тәхәветдин Төхбәтуллин гаиләсе Уфа өязендәге Таулар авылына күчеп килгән иде. Ул чакта шул тирәләргә күчеп китүчеләр, анда бу мәсьәләдә мондагыдан күпкә тыныч, христиан диненә керергә кыстап йөдәтмиләр, дигән хәбәрләргә ышанды. Әйе, дөрес иде анысы: ул төбәктә шактый еллар буе православие диненә кыстап борчучылар күренмәде. Ләкин еллар үтү белән Идел буенда башланган һәм архимандрит Алексий Раевскийның Яңа керәшен конторасы алып барган чукындыру сәясәтенең яңгырашы ул тирәләргә дә килеп җитте һәм урыс диненә өндәү анда да елдан-ел көчәя барды. Тирә-як авылларда патшаның бу сәясәте белән килешмәгән һәм тормыш авырлыгына чыдый алмаган крестьяннар стихияле рәвештә авылларда баш күтәрә башладылар. Ни өчендер чукындыруның көчәюендә керәшеннәрне гаепләп, аларның йортларын яндыруга тикле бардылар. Ләкин аларны бастырырга җибәрелгән кораллы солдатларга кулларында таяк, сәнәк һәм балта ише нәрсәләр генә булган крестьян халкы каршы тора ала идеме соң? Әлбәттә, юк! Шуңа күрә әле теге яисә бу авылда баш күтәргән фетнәчеләр чыгышлары бастырылып килде һәм анда катнашкан кешеләр, шул исәптән авылдашлары Тәхәү дип йөрткән Тәхәветдин Төхбәтуллин да 1736 елда солдатлар тарафыннан әсир ителде. Аны, патшага каршы баш күтәрүдә гаепләп, шуны танырга мәҗбүр итү өчен, сорау алу вакытларында берничә мәртәбә бик каты кыйнадылар һәм һәрвакыт үлем җәзасы көтүен искәртеп тордылар. Шунда ул, үзенә биреләчәк җәзаның, чыннан да, үлем икәнен аңлап, христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булды, шулай итеп җәзадән котылды һәм гомерен саклап кала алды. Мондый ташлама патша Бөек Пётрның 1713 елда ук чыгарылган указында әйтелгән булып, аның нигезендә хәтта православиегә күчәргә теләк белдергән иноверецларны төрмәдән азат итү дә каралган иде.

Чукындырылганнан соң, аның исеме – Трифонга, фамилиясе Тихоновка әйләнде һәм хәтта ул туган ягына кайтырга да рөхсәт алды. Тик Исәт воеводасы булып хезмәт итүче полковник Иван Татищев (Ырынбур экспедициясе начальнигы Василий Никитич Татищевның туганы), ул-бу була калса дип, аның ике малаен тоткын итеп калдыртты. Тихоновның хатыны белән тагын бер малайлары, фетнәдә катнашкан ире һәм әтисе турында властьларга хәбәр итмәгән өчен, 1737 елның көзендә әсир ителгән иде. Дөрес, аннан соң чукыну шарты белән хатыны азат ителде, ә бу малае да тоткын итеп калдырылды. Күренгәнчә, бу гаилә шактый ишле иде.

Трифон, туган авылы Ташкирмәнгә кайтканнан соң, күрәсең, җәзадан гына котылмадым, тәмам иреккә дә чыктым дип уйлады бугай, монда яңадан мөселман динен тота башлады. Гәрчә моны яшерергә тырышса да, күп тә үтми, бу турындагы хәбәр керәшен динен тоткан кешеләргә генә түгел, хәтта түрәләргә дә барып иреште. Чөнки аңа туган ягына кайтырга рөхсәт ителгәннән соң, Уфа өязендәге баш күтәрүләрне бастыручы Ырынбур экспедициясе җитәкчесе В.Татищев Казан өязе губернаторына бу кешенең хакимияткә һәм христиан диненә ничек тугры калуын даими рәвештә күз уңында тотарга кушып хат юллаган булып чыкты – ул бу фетнәчегә бик ышанып бетми иде бугай.

Трифон Тихоновның Ташкирмәндә мөселман дине кануннарын тотып яшәве раслангач, бу хактагы хәбәр көне-сәгате белән В.Татищевның үзенә дә җиткерелде. Билгеле инде, шиген раслаган бу хәбәр аның бик ачуын китерде һәм 1738 елның 11 мартында Минзәләдән ул чакта Уфа өязендәге Чиләбе авылы читендә урнашкан Себер драгун полкы командиры полковник Иван Арсеньевка, Трифон Тихоновны гаиләсе белән Урал башкаласы булып саналган Екатеринбург шәһәренә китерергә боерып, указ җибәрде. Екатеринбургта хезмәт иткән майор Леонтий Угрюмов, шул ук Татищевтан алынган «…татарина Трифона за то, что крестясь, принял паки махометанский закон, – на страх другим, при собрании всех крещёных татар, сжечь; а жён и детей его, собрав, выслать в русские городы, для раздачи; из оных двух прислать ко мне в Самару» дигән указ-боерык нигезендә, чукынганнан соң яңадан ислам диненә әйләнеп кайтканы өчен, башкаларны куркыту, мондый очракларны киләчәктә булдырмауны күздә тотып, керәшен татарларын җыеп, Трифон Тихоновны утта яндырырга тиеш иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации