Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Теләгәндә, тырнак астыннан да кер табып була. Монда да шулай килеп чыкты: үз хуҗаларының ни теләгәнен яхшы аңлаган тикшерүчеләр дә керем-чыгым мәсьәләсендә берничә вак-төяк төгәлсезлекләр таба алдылар. Горур, буйсынмас булып калырга теләгән архимандрит Алексий Раевскийга ачуы килеп йөргән атакайга шул җитә калды. Синод указыннан соң сигез ай үткәч, 1733 елның 12 мартында, ул, аны миссионерлык эшенә дип бирелгән акчаны әрәм-шәрәм итүдә гаепләп, Изге синодка яңа хат юллады. Бу юлы хатын бер дә курыкмыйча язды, чөнки аның беренче хатыннан соң Синод тарафыннан чыгарылган указ аңа зур ышаныч өстәгән иде.

Ул эшли бирде

Архимандрит Алексий атакайны Санкт-Петербургка Яңа керәшен конторасы төзелгәннән соң башкарылган эшләре хакында хисап ясар өчен чакырулары турында хат килгәндә, ул Ярсуар авылына киткән иде.

Кәтиринкә авылы ягыннан килү юлындагы, гәрчә ул тирә-яктагы таулардан тәбәнәгрәк булса да, ни өчендер, Баштүбә дип аталган тау башына менеп җиткәнче үк, иң беренче булып күзгә ташланган, алтын йөгертелгән түбәсе белән тирә-якка ямь биреп торган чиркәүне күрүгә, атакайның йөрәге үзенә күрә ниндидер шатлыклы, канәгатьлек хисе белән еш-еш тибә башлады. Сәбәбе дә әнә шул чиркәү иде.

«Ничек тиз уза бу вакыт! – диде ул эченнән һәм, чиркәүне күрүгә, аңа таба карап чукынып алды. – Бу авылга мин әле күптән түгел генә килгән шикелле идем, баксаң, аңа шактый вакыт узып та киткән икән инде! Ул чакта бу тау башыннан беренче булып күккә ашкан мәчет манарасы күренә иде. Ә хәзер, Аллага шөкер, Ярсуарда мәчет урынына нинди мәһабәт чиркәү салдырып куйдык! Вакыт дигәнең су шикелле ага, валлаһи!..»

Әйе, ул монда иң беренче мәртәбә Кәтиринкә авылы побы Тимофей атакай белән 1719 елда килгән иде. Ул чакта керәшен авылы саналган шушы Ярсуарда, күпме өндәүгә һәм куркытуга карамастан, дүрт гаилә православие диненә керергә аяк терәп каршы булып яшәп ята, ә берничә гаилә, чукындырудан качып, ишетә белүенчә, Урал якларына китеп барган иде. Гәрчә анда шушы дүрт гаилә кешеләреннән башка йөрүче булмауга карамастан, кайчандыр таштан салынган мәчет тә рәсми рәвештә ябылмаган иде әле. Анда мөселманнарның зур дини бәйрәмнәрендә махсус дини белеме булмаган, ләкин үз диненә җаны-тәне белән бирелгән киребеткән Шакир шушында йөрүче шул дүрт гаилә әгъзаларына вәгазьләр сөйли, аннары барысы бергәләп намаз укыйлар иде. Намаз дигәннән, аны, үз өйләрендә яшертен генә, инде берничә ел христиан динен кабул иткән керәшеннәрнең дә кайберләре укый дигән сүзләр дә ишетелгәләп тора. Хәер, бер Ярсуарда гына түгел, башка авылларда да шактый диләр башкаларга белгертмичә генә үзләренең элеккеге диннәрен тотучы керәшен татарлары. Төтенсез ут булмый, ди халык мәкале, мондый сүзләр, мөгаен, юкка гына ишетелмидер. Димәк, тыштан христианин булып, күңелләре белән әле һаман мөселман булып калган андый кешеләр бар һәм, ни гаҗәп, аз да түгелдер, мөгаен. Ә бит мондый икейөзлелек ачыла һәм рәсми рәвештә раслана калса, үзләренең хәтта утта яндырылуларын да белеп тора андый кешеләр!..

Мондый хәлләрне булдырмас өчен, православие диненә күчкәннәрнең тормыш рәвешләрен, христиан гыйбадәт һәм йолаларын ничек үтәүләрен күзәтү моңарчы җирле чиркәүләргә тапшырылган булса, 1731 елгы указ нигезендә, Яңа керәшен конторасына йөкләнде. Әлбәттә, бу четерекле эшне контора үзенең миссионерлык белән шөгыльләнүче священниклары һәм Богородицк монастыре монахлары белән генә, тәүлегенә егерме дүрт түгел, кырык сигез сәгать эшләсә дә булдыра алмый, чөнки бу алар колачларлык эш түгел. Шуңа күрә контора бу күзәтчелек эшен авыл чиркәүләре священниклары һәм христиан динендәге урыслар, керәшеннәр ярдәме белән башкарырга тиеш булды. Алексий атакай авыллардагы чукындырылган кешеләр арасыннан христианлыкка хыянәт иткән, иң дөрес булган православие диненнән бизгән затлар турында хәбәр итеп торучы кешеләр булдыруны тикмәгә генә бик мөһим һәм бик кирәкле адым дип санамады. Тик андыйларны табу бер дә җиңел түгел. Әллә христиан диненнән читләшкән үз авылдашларын сатасылары килми (ни әйтсәң дә, бер авылда, бергә аралашып яшиләр бит), әллә, икейөзлеләнеп, яшерен генә үзләре дә мөселман динендә кала бирәләр (ышан кешеләргә!), бу эшне башкарырга күндерелгән кешеләрнең җаваплары, үзара килешкән шикелле, гел бертөрле. Янәсе, бар да тәртиптә, барысы да христиан дине гыйбадәт һәм йолаларын тиешенчә башкаралар. Нәтиҗәдә андый «шымчы» ларга акча гына юкка түләнелә булып чыга. Тик бернишләп тә булмый, башкача, Зөядә торып, күңелләре белән мөселман динендә булган, бер Аллаһка инанучы ялган керәшеннәр өстеннән күзәтү эшен ничек башкармак кирәк?! Әнә Кәтиринкә авылы побы бик ышанычлы кеше дип йөргән, аннан соң үзе дә ышаныч күрсәткән керәшен Фёдор үзе дә яшерен генә мөселман динен тота дигән сүзләр йөри ди авылдашлары арасында. Дөрес, коры сүзләрдән башка моның чыннан да шулаймы, түгелме икәнен кире какмаслык итеп раслаучы бернинди дәлилләр дә юк. Шуңа күрә, син христиан диненә, шулай булгач, император Пётрга да хыянәт иттең дип, аның указында күрсәтелгәнчә, күпләрне, шул исәптән аны да, утта яндыру кебек җәза бирү мөмкин түгел. Бар, раслап кара: әллә хак, әллә нахак? Аннан соң православие диненә фанатикларча ышанучы чиркәү поплары гына түгел, гомумән, бу дин сагында бик нык торырга тиешле руханилар да, әллә моның миһербансыз, мәрхәмәтсез җәза икәнен үзләре дә яхшы аңлыйлар, әллә Алланың мондый кыргый эшне хупламасын, моның зур гөнаһ икәнен белеп торалар, христианлыктан кире чигенгән кешеләрне куркыту өчен, мондый каты җәзаны кулланырга бик ашкынып тормыйлар шикелле. Ә бит христианлыкны үз мәнфәгатен генә кайгыртып кабул иткән андый кешеләрнең бер-икесен генә булса да халык алдында утта яндырсаң, шуннан соң андый «православлар» аңа хыянәт итүдән шундук туктарлар иде! Кирәк мондый каты җәза, бик кирәк! Ул хәтта безнең дингә күчәргә теләүчеләр санын да күпкә арттырырга ярдәм итәчәк. Аннан соң, Шакир кебекләрне үгетләр өчен, атна саен килергә дә туры килмәс.

Бу авылда озак еллар христиан диненә керергә үгетләүгә бирешмәгән дүрт гаилә, шул исәптән Шакир гаиләсе дә исенә төшкәч, архимандритның бөтен тәненә суык йөгергәндәй булды. Дөрес, аларның икесе барыбер христианлыкка күчте, тик моның өчен аңа шушы Ярсуар юлын гына да сигез тапкыр таптарга туры килде! Әйтүе генә ансат: сигез тапкыр! Ике малаена рекрутлыкка вакыт җитеп килгәндә, Шакир гаиләсе дә барыбер христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булды һәм шуның аркасында малайлары солдатка алынудан котылып калды. Сизде ул ике малаеннан мәңгегә аерыласын! Монда, әлбәттә, император Пётр I нең зирәклеге чагыла иде…

Бөек Пётрның хәрби реформа турындагы указы нигезендә, даими хезмәткә рекрутлар иң беренче мәртәбә 1699 елда алына башлаган иде.

Аның бу адымы – даими армия төзү буенча ясаган беренче омтылышы булды. 1705 елда исә рекрутларны армиягә алу бу патшаның тиешле указы белән рәсмиләштерелеп, һәр ел саен үткәрелә башлады. Ул указ буенча, армиягә егерме йорттан унбиш-егерме яшькә җиткән, өйләнмәгән бер егетне алу карала иде. Пётр I даими рәвештә алып барган сугышлар (ул үзенең 36 еллык патшалык чорында 28 мәртәбә сугышты!) торган саен күбрәк солдатлар таләп иткәнгә күрә, бу яшь аралыгы еш кына бозылып, рекрут итеп хәтта унбер-унике яшьлек малайлар да алынды. Армиягә яисә флотка рекрут итеп чакырылдыңмы, туган-үскән җирең, туганнарың белән гомерлеккә саубуллаш дигән сүз, чөнки солдат һәм матрос хезмәте сроксыз иде. Монда инде, кемдер әйтмешли, православие динен түгел, моңарчы дөньяда булмаган шайтан диненә күчәрсең!

Шакир белән хатыны Сәлимәсенең дә, билгеле, ике малайларыннан гомерлеккә аерыласы килмәде. Дөрес, аны соңгы мәртәбә урыс диненә ул үзе түгел, ә контораны оештырганнан соң, ул махсус дингә өндәүче-проповедник итеп эшкә алган ике священникның берсе күндерде һәм чукындырырга Зөягә алып кайтты. Дөресен генә әйткәндә, гәрчә аның нервысында шактый уйнаса да, ни өчендер, Шакир кайсы ягы беләндер архимандритка ошый да иде. Ни өчен икәнен тәгаен генә әйтеп тә бирә алмый, ләкин ние беләндер ул аны ярата да кебек иде. Бәлки, үз диненә фанатларча бирелүе беләндер? Шакирны һәм аның хатынын, ике малаен һәм ике кызын христианлыкны кабул итүләрен чукындыру йоласы белән ныгытып, рәсмиләштереп кую өчен, Зөя монастырена китерелгән егерме дүрт чуваш, унсигез мари һәм унике удмурт белән бергә атакай үзе чукындырды.

– Йә, эшләр ничек, Шакир? – дип сорады Раевский ул чакта, аның белән исәнләшеп. – Саулык-сәламәтлек ничек?

– Рәхмәт, барысы да тәртиптә, – дип җавап бирде Шакир битараф тавыш белән. Хәтта очрашулары хөрмәтенә елмаеп та куймады!

– Тәвәккәлләдең, димәк? Бик яхшы, бик яхшы. Ниһаять, аек акылың җиңгән!

– Яхшымы, яманмы, кем белгән инде аны?.. Улларсыз каласыбыз килмәде…

Атакай, Шакирны һәм гаиләсен чукындырганда, бөтен ачыклыгы белән аңлады: бу кеше урыс динен күңеле белән түгел, ә фәкать малайларын үзләре янында калдыру өчен генә, ә гаиләсе ул кушканга күрә генә кабул итә.

Ярсуарның дүртенче үҗәт гаиләсе исә аның бу авылга өченче килүендә урыс диненә керүдән качып киткән берничә авылдашы янына, Урал артына китеп барган булып чыкты.

Шулай итеп, шөкер, хәзер Ярсуар тулысы белән керәшен авылына әйләнеп калды. Ә мәчете исә күптән үк сүтелеп, ташлары чиркәү төзү өчен кулланылды. Чиркәү дигәннән, ничектер гаугалы булып чыкты ул. Кайчандыр мөселман-татарларныкы булып, тулганга күрә, инде анда күптәннән беркемне дә җирләмәгән иске зират өстендәге кабер ташларын аның нигезенә ташып салганда күтәрелде ул тавыш-гауга. Шунысы гаҗәп: православие диненә керергә кул-аяклары белән каршы торган теге дүрт гаилә башлыклары күтәргән шул тавышка инде шактый еллар элек христианлыкка күчкән керәшеннәр дә дәррәү булып кушылды! Сәнәкләргә тикле күтәренеп чыктылар, кабер ташларының чиркәү нигезенә салынганын күреп-белеп алгач! Үзләре – христианнар, ә үзләре мөселманнар яклы! Янәсе, ул ташлар аларның әби-бабаларыныкы. Бер караганда, аларны да аңлап була кебек, тик хәзер бит инде аларга табыну өчен чиркәү дә кирәк. Юк, шуны аңларга теләмәделәр. Тавышны зурга җибәрмәс өчен, бәладән башаяк дип, кабер ташларын куптарып чиркәү янына ташуны туктатырга туры килде. Ә аларга каршы солдатлар чакыртып эшне тагын да зурайтасы килмәде. Инде зират кырыена чыгарып куйганнары да өелгән килеш калды. Шөкер, чиркәү төзелеп бетте, әйтергә кирәк, бик матур килеп чыкты ул! Кулга бик оста икән шул Кострома ташчылары! Хәер, борынгы Новгород осталары да сынатмады – алар кулы белән эшләнгән алтын йөгерткән түбәсе әллә кайдан күз явын алып тора!

Менә хәзер монда килүләре дә шушы чиркәү белән бәйле иде. Аның побы итеп бүген рәсми рәвештә Зәйнең Богородицк монастыре каршындагы дини керәшен мәктәбен тәмамлаган, бераз миссионер булып йөргән шушы авыл егете Александр билгеләнәчәк. Шушы уңайдан килүләре. Шөкер, егет өметле күренә. Шәт, тора-бара шушы тирәдәге авыллардагы татарларны безнең дингә үгетләү буенча эшләр сизелерлек нәтиҗәләр бирә башлар. Чөнки дин кешесенең мөселман-татарлар белән чатлатып үз телләрендә сөйләшүе бөтенләй башка нәрсә: күпкә ышанычлырак кына түгел, ә ышандырырлык көч белән тәэсир итәргә тиеш! Хәзер бит татар авылына килеп керүгә, синең каршыңа килүче һәр кеше, шайтаннан качкан шикелле, монахны яисә кафтан кигән урыс священнигын күрүгә, бара торган җиреннән кырт борыла да юлдан читкә тайпыла. Шулай ук берничә йорт кешеләрен әңгәмәгә җыярга теләсәң дә, кайсысы шундук үзенә ашыгыч эш тапкан булып юкка чыга, күбесе, гәрчә аларда өйләреннән каядыр чыкканда беркайчан ишекләрен бикләү гадәте булмаса да, капка-ишекләрен бикләп куя, калганнары чакырган җиргә килеп тә тормый. Шуңа күрә, телисеңме, юкмы, өй борынча йөрергә туры килә инде аннары. Анда да күбесе, урысча берни аңламаган булып, татарча: «Белмәс, белмәс!» – дип кулларын селки-селки, өйләреннән чыгып китүне сорый. Менә аңлатып кара син аларга христиан дине нигезләрен һәм шуңа күчәргә кирәклеген! Ә рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшкән татарны тыңламый калмаслар, минемчә. Тик әлегә аз алар, киләчәктә аларны күпләп әзерләргә кирәк. Аннары шундый ук дингә өндәүче яшьләрне удмурт, мари, чуваш, мордва халыклары арасыннан әзерләү дә максатка ярашлы булыр иде. Мондый адым динебезне иноверецлар арасында тарату юлындагы изге эшебезне икеләтә-өчләтә җиңеләйтәчәк.

Архимандритның уйларын аның белән арбада утырып барган ике монахның берсе бүлде:

– Без бу авылда кунабызмы, атакай? – дип сорады ул.

– Нәрсә, керәшен кызларына тартамы әллә? – диде икенчесе, сары тешләрен күрсәтеп. – Кара аны, аларны бер кичтә генә каратып булмый торгандыр, гәрчә безнең диндә саналсалар да, татарлар – горурлыкларын саклап калган халык алар!

– Юк, кунмыйбыз, – дип җавап бирде Алексий монахның соравына. – Монда яңа священник хөрмәтенә гыйбадәт кылабыз да, ашап-эчеп алуга ук, Бәрәскә дигән бик зур авылга китәбез. Бу юлы сәяхәтебез шактый озакка сузылачак – бик еракта ул, Уфа өязенә караган Минзәлә шәһәре янында ук! Аның каравы анда безнең изге миссиябез колач җәяр өчен урын җитәрлек! Тик шунысы бар: мөселман-татарлар белән эш итәргә туры киләчәк…

– Ә нишләп шулхәтле ерак җиргә барабыз, атакай? Андагы халыкны безнең дингә тарту буенча эшләрлек чиркәүләр һәм миссионерлар юкмыни соң?!

– Бар барын да, тик бу мәсьәләдә башкарган эшләре әлегә артык сизелми. Әйтик, ике йөз чамасы хуҗалыклы шул авылда нибары егермеләп йортта гына чукындырылган керәшеннәр яши. Йөз илле елдан артык вакыт эчендә бит бу!

Аларны чиркәүдә моңарчы зур бәйрәм вакытларында монда да гыйбадәтләр кылып, керәшеннәргә урыс телендә вәгазьләр сөйләп килгән Кәтиринкә авылы побы Тимофей белән бүгеннән башлап шушы чиркәүнең побы булып эшли башлаячак Александр каршы алды. Күрештеләр. Бер сәгатьтән халыкны җыярга килешеп, шөкер, хәзер моның өчен чиркәү манарасына куелган, тавышы тын, җилсез көннәрдә хәтта кайбер күрше авылларга тикле ишетелә торган матур яңгырашлы чаңы бар! Акрын гына булса да, халык та чиркәүгә ияләнә башлады, бәйрәм көннәрендә шактый кеше җыела. Әлбәттә, ни өчендер, аңа кырын-кырын карап үтүчеләр дә бар.

Юлдан соң Александрның әтисе Фёдор дәдәйгә кереп бераз чәйләп алганчы, халык та җыелып өлгерде. Башта анда килгән халыкка Казан епархиясе һәм шәхсән аның башлыгы архиепископ Рогачевский исеменнән («Бу турыда ишеткән Илларион атакайның күңеле булыр!») архимандрит Алексий Раевский рәсми рәвештә ачылуы белән мәхәллә кешеләрен котлап, изге дога укып, чиркәүнең алтарена изге су бөркеп, изгеләндереп чыкты, аннары җыелган халыкка әллә ни озын булмаган вәгазь сөйләп, гыйбадәт кылды һәм Ярсуар халкына моннан керәшен мәктәбендә махсус белем алган авылдашлары Александрның шушы изге йортның побы булып эшләячәген тантаналы төстә белдерде.

– Ул христиан дине нигезләрен бик тырышып үзләштерде, бик тыйнак егет, – диде ул. – Сез бик бәхетле халык, чөнки шушы көннән башлап вәгазьләрне үз телегездә тыңлый аласыз. Епархия дә, шәхсән үзем дә дин юлында ул безнең дә, үзегезнең дә ышанычын, һичшиксез, тулысынча аклар дип уйлыйбыз. Хәерле сәгатьтә, Алла сиңа һәр изге адымыңда ярдәм итсен, Александр!

Архимандрит бу нотыгын тәмамлаганнан соң, әле яңа гына поп итеп куелган Александр татар телендә вәгазь сөйләп алды. Гәрчә аның ни сөйләгәнен аңламаса да, ул аны, аңлаган кыяфәт чыгарып, бик дикъкать белән тыңлап торды. Шулай итеп, Ярсуар чиркәве милли поплы булды!..

Чиркәүдә гыйбадәт кылу һәм мәхәлләнең побын тәкъдим итү чарасы үткәч, Александр өенә кайткан кунакларны аның әтисе, йорт хуҗасы Фёдор:

– Әйдүк, әйдүк, хөрмәтле кунаклар, түргә узыгыз, түргә! – дип, бик җылы каршылады.

– Син чиркәүдә күренмәдең шикелле?.. – диде аңа Кәтиринкә чиркәве побы Тимофей, күрешкәндә аңа шикле караш ташлап. – Булмадыңмы?

– Соң, мин бит аннары тагын безгә керәсегезне белдем, шуңа күрә сезне каршыларга әзерләнергә калдым, – дип җавап бирде аңа Фёдор, серле генә итеп күзен кысып. – Ярар, бу юлга Ходай кичерсен инде, моннан соң йөри башларбыз…

Аның күз кысуының мәгънәсен аңлап алган попның сүзне озайтып торасы килмәде, шуңа күрә бары тик:

– Чиркәү – изге урын, анда йөрү – һәр христианның изге бурычы, – дию белән генә чикләнде.

– Бик дөрес, атакай, бик дөрес! Ярар, утырышыгыз, кунаклар, утырышыгыз! Ходай биргән ризыклардан авыз итегез! – Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, өстәлгә бер чирекле шешә һәм берничә стакан да китереп куйды.

Шешәдә нәрсә булгандыр, бары тик Тимофей атакайның, тулар-тулмас бер стаканны эчеп җибәргәннән соң, канәгатьлек белән иреннәрен сөртә-сөртә: «Усал нәрсә, шайтан алгыры!» – дигән сүзләреннән аның көмешкә булуын аңларга була иде. Тик аннан башка берәү дә шешәгә кагылып карамады, ә поп бераздан, үзе салып алып, тагын ярты стакан эчеп җибәрде.

– Артыкка китмиме, атакай? – дип куйды архимандрит, аңа шелтәле караш ташлап. – Кәтиринкәгә кайтасың бар…

– Бар нәрсә дә Алладан! – диде моңа каршы поп, тик өстәл янында утыручыларга аның моның белән нәрсә әйтергә теләве аңлашылмый калды. – Бар нәрсә дә!

Ашап-эчеп алгач, Алексий Раевский һәм аның белән килгән монахлар китәргә җыена башлады.

– Юл алдыннан берәрне тотып куй, атакай! Озын юлыгызны кыскарта төшәр, күңелең күтәрелеп китәр, – диде аңа инде шактый исерә төшкән поп.

– Рәхмәт, мин мондый нәрсәне гомеремдә авызыма да кабып карамадым! – дип, архимандрит урыныннан күтәрелде. – Сый-хөрмәтегез өчен зур рәхмәт, Фёдор! Ә син, Александр, әгәр дә мәгәр ярдәм, киңәш-мазар кирәк булса, теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать ит – булышырбыз. Аннары динебезне тарату буенча татар авылларына да чыга башларсың дип ышанам. Бу мәсьәләдә мин сиңа зур өметләр баглыйм.

– Әлбәттә, атакай. Ышанычың өчен рәхмәт, – диде Александр.

Әтисе Фёдор исә бер сүз дә дәшмәде.

Юллары чыннан да озын иде шул. Шуңа күрә, төннәрен юл уңаендагы авылларда куна-куна, дүрт тәүлек чамасы бардылар.

…Алексий атакайның Бәрәскәгә беренче мәртәбә килеп чыгуы һаман исендә әле. 1723 елның көзе иде ул. Иеромонах Раевский Казан епархиясендә казначей булып эшли иде.

– Мөселман дине руханилары – имам һәм хәзрәтләренең ул якларга да шактый ук күпләп керүләре турында сөйлиләр, – диде аңа бер мәртәбә Тихон атакай, үзенә чакыртып. – Бар әле шул тирәгә, белеп, үз күзләрең белән күреп кайт шундагы хәлләрне. Чынын сөйлиләрме икән, әллә арттыралармы? Уфа өязенә караган Минзәлә дигән шәһәр бар анда, ә шуннан ерак түгел генә Бәрәскә дигән бик зур авыл бар икән. Ул Казан өязенә карый. Дөрес булса, ул тирәдәге урыс чиркәүләре дә, миссионерлык белән шөгыльләнүче монах һәм священниклар да рәтле эш майтара алмыйлар ди шул авылда. Безнең дингә күчкән халыкларга дәүләтнең күп ташламалар булдыруына карамастан, чыннан да, бернинди үгетләргә дә бирешми торган ниткән татарлар яшәп ята икән соң анда?! Әллә арттыралармы?

– Бәрәскә?! – дип сорады иеромонах, үзе дә искәрмәстән.

Атакай, җавап белән ашыкмыйча, өстәлдә яткан бер папканы ачып караганнан соң гына:

– Әйе. Бәрәскә, – дип җөпләп куйды. – Нәрсә, әллә булганың бармы?

– Кайдадыр колагыма чалынган шикелле бу исем. Тик кайда һәм кайчан, һич кенә дә хәтерли алмыйм, атакай! Бәлки, шулай тоеладыр гына…

– Алайса, берочтан шуны да ачыклап кайтырсың, – дип көлеп куйды архиепископ. – Колагыңа чалынганмы, әллә ишеткән булганмы син ул авыл турында?..

Тихон атакай кабинетыннан чыккач, ул Бәрәскә дигән бу исемнең нигә таныш кебек тоелуы, дөресрәге, аны кайда ишетүе хакында исенә төшерә алмыйча, берничә көн уйланып йөрде. Аның моңарчы хәтеренә беркайчан да зарланганы юк иде лә, шайтан алгыры! Ә монда үч иткән шикелле төшми генә бит исенә! Бәлки, ялгышамдыр, дип тынычландырырга тырышты ул ахырда үзен. Ишеткәне дә, кайдандыр укыганы да юктыр бу исемне.

Беркөнне епархиядә хуҗалык эшләре бүлегендә эшләүче Терентий исемле иеромонах дусты аны үзләренә мунчага чакырды – алар Әрхәрәй йортыннан астагы урамда үз йортлары белән яшиләр иде. Юлга чыгар алдыннан, бик тә яхшы булыр дип уйлады ул һәм бик теләп риза булды. Мунчада алыштырыр өчен, чиста эчке киемнәрен алырга дип караваты астыннан чемоданын тартып чыгарса, кинәт яшен тизлеге белән – әйтерсең уктан аттылар! – башына Санкт-Петербург исеме килеп төште. Әйе, әйе, нәкъ шушы шәһәрнең исеме яңгырагандай булды аның колак төбендә. Гаҗәп тә түгел: моны флотта священник булып эшләгәндә сатып алган менә шушы гап-гади агач чемоданы искәртте! Шул ук секундта күз алдында анда эшләп йөргән чакларының кайбер мизгелләре яңарып киткәндәй булды. Ни сәбәпледер шундук флот чиркәвендә чукынудан баш тарткан, шуның белән аны бик уңайсыз хәлдә калдырган горур татар матросы: «Менә мин ул, мин!» – дип, үзенең шомырттай кара, сихерләү көченә ия күзләрен тишәрдәй булып аңа төбәгән килеш алдына килеп баскан шикелле тоелды. Ул хәтта көтелмәгән бу хәлдән ирексездән як-ягына каранып алды. Юк, юк, янында беркем дә басып тормый иде, әлбәттә. Тукта, ни исемле иде соң әле ул? Александр, Александр… Юк ла, ул чукынмаган татар иде бит. Шулай булгач, кайдан килсен аңа урыс исеме?! Ә фамилиясе? Анысы да онытылган! Урыс исем-фамилиясе булса онытылмас иде, ә татарныкы булгач… Туктале, мин аңа Александр исеме бирмәкче идем түгелме ул чакта? Дөрес бит, әй! Татар исеме белән баш катырганчы дип, чукынган очракта, нәкъ шушы исемне бирмәкче идем ич мин аңа! Ә ни өчен Александр? Димәк, аның татарча исеме шуңа якынрак булган. Алай да ни исемле иде соң бу татар матросы? Шушы елларда татарлар авылларында йөргәндә ишетергә туры килгән Исәнгәрәй, Исәнбәт, Ишангали, Ишбулды? Юк, боларның берсе дә түгел. Татарларда тагын нинди исемнәр еш яңгырый соң әле? Исламбакый? Ирмөхәммәт? Юк, юк, аның исеме боларына якын да килми иде. Искәндәр? Нәкъ үзе! Ә фамилиясе? Анысы да истә калмаган. Тукта, нигә баш катырып утырам соң әле мин ниндидер татар матросының исем-фамилиясе белән?! Ә-ә, әйе, Бәрәскә дигән сүзне әнә шул татардан ишеткән идем бит мин! Юк, аның үзеннән түгел, аның рекрутлык мәгълүматы белән танышканда укыган идем. Әйе, ул архиепископ Тихон атаган менә шушы авылдан иде! Нәкъ шулай: Казан өязе, Бәрәскә авылы. Димәк, исән булсалар, анда баргач, шул матросның әти-әнисен дә күрергә мөмкин булачак. Нинди икән алар, чукынып, малайларын рекрутлыктан коткара алып та, моңа бармаган бу кешеләр?! Хәзерге көндә аны флотка, шуннан соң инде гомерләрендә бер мәртәбә дә күрешергә насыйп булмаслык җиргә җибәрүләренә үкенәме икән алар? Үзләрендә җан газабы сизәләрме, юкмы? Бу яктан караганда да бик кызыклы булыр төсле алар белән Бәрәскәдә очрашу.

Әйе, очрашты ул Бәрәскәдә бу гаилә белән, очрашты. Башта, сорашып-белешеп, инде моннан берничә ел элек христиан динен кабул иткән Егор Басаркин дигән кешегә барып керделәр – иптәш тә, булышчы да, шул ук вакытта сакчы ролен дә үтәр дип («Кем белгән мондагы татарлар холкын?»), үзе белән Казан монастыреннан бер монахны да алган иде. Тормышы рәтле-башлы булмаса да, – ул күз алдында иде! – үзе әйтүенчә, кырык биш яшьтә булган, тик беренче карауда ук үз яшеннән күпкә карт чырайлы, ябык гәүдәле, тәбәнәк буйлы, күптән кайчы-фәлән күрмәгән чәчләре муенын гына түгел, хәтта нинди төстә икәнен дә аңлап булмый торган күлмәк якаларын да каплаган шул Егор аларны, рәхмәт, җылы караш, ачык йөз белән каршылады. Хатыны чәй янына өйләрендә булган каты-котысын да чыгарды. Ярлы яшәүләре күренеп кенә түгел, йөзгә бәреп тора иде. Әле ярый иеромонах Алексий үзе белән бераз шикәр һәм, кирәк-ярагы чыкса дип, карабодай ярмасы да алган иде. Менә алар бик урынлы булды.

Чәйләп алгач, хәл-әхвәл сорашып, тормышлары турында сөйләшеп утырдылар. Дөресрәге, Раевский – сораулар, ә Егор аларга җавап биреп торды. Ачыкланганча, авылда, чыннан да, христиан диненә күчкән гаиләләр нибары егерме ике генә икән, алай да атакай әйткән егермедән икегә артык. Христиан диненә өндәргә килүчеләр сирәкләгән, хәтта соңгы айларда күренмиләр дә диярлек, чөнки татарлар, аларны күрүгә, тараканнар ярыкка кереп качкан сыман, күп очракта юкка чыгалар, килгән священниклар аларны җыя да алмый, аларны өйләренә дә кертмиләр икән. Мондагы татарлар бик дини халык, христиан диненә кергән очракта каралган ташламаларга берничек тә ышанмыйлар. Бер караганда, үзләре керәшен егетләрен рекрут итеп алмаганнарын күреп тә тора, тик нигәдер барыбер үз диннәреннән ваз кичәргә теләмиләр…

– Бу авылда бер гаилә яшәргә тиеш… Аларның Искәндәр атлы малайлары өч ел чамасы элек рекрут итеп флотка алынды. Фамилиясен хәтерләмим…

– Соң, алайса, Сибгать турында әйтәсең син! – дип җанланып китте Егор. – Тулысы белән әйткәндә, Сибгатулла исемле ул, ә фамилияләре – Хәбибуллин.

– Нәкъ шулай! Мин ул матросның фамилиясен хәтерли алмый аптыраган идем. Әйе, нәкъ шулай: Хәбибуллин! Исән-саумы ул кеше?

– Шөкер, исән-сау! – диде Егор, аның исән-сау яшәп ятуына үзе дә бик сөенгәндәй ачык итеп, эчкерсез елмаеп. – Сибгать – безнең Бәрәскәнең бик билгеле кешесе ул. Аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Авылда ул ишеген, тәрәзәсен ясамаган, өй бурасын бураганда кул тыкмаган бер генә йорт та юк! Аның кулында балта, пычкы уйнап тора – бик оста кеше! Алма агачыннан ерак төшми, дип юкка гына әйтмиләр шул – балалары да үзенә охшаган, бик булган-уңганнар.

– Аңлашылды-ы-ы… – дип сузды иеромонах һәм, ни турындадыр уйланып бугай, беравык сүзсез калды, тик бераздан гына шул ук сүзен кабатлады: – Аңлашылды…

– Карале, атакай, син аның малае турында кайдан беләсең соң?! – дип гаҗәпләнде өй хуҗасы. – Аның рекрутлыкка киткәненә берничә ел инде!

– Мин ике ел флотта священник булып хезмәт иттем. Шуннан беләм… – Алексий Раевский шуннан башкасын сөйләүне кирәксенмәде.

– Шулай булса гына, – диде Егор һәм бу турыда башка берни дә сорашмады.

– Мөмкин булса, мин син әйткән ул Сибгать белән очрашыр идем…

– Ә нишләп мөмкин булмасын?! – дип җанланып китте Егор. – Тик ни… син аның белән сөйләшкәндә, аның исемен тулысы белән әйтеп, Сибгатулла дип сөйләшә күр! Чөнки, әйтәм бит, ул – безнең авылның хөрмәтле кешесе. Аның белән Сибгать дип сөйләшү безгә генә ярый…

– Аңладым, – диде Алексий атакай, ә үзе эченнән: «Карале, аны безнең диндәге керәшеннәр дә үз итә икән!» – дип уйлап алды.

– Киттекме, алайса? – Шунда Егор, берни дәшмичә, алар сүзенә генә колак салып утырган монах ягына ымлады. – Бу егет тә безнең беләнме? – дип сорады.

– Әлбәттә.

Егор өеннән чыгып, борыла-борыла берничә тыкрык һәм урам аша бара торгач, алгы яктагы тәрәзә йөзлекләре генә түгел, капкасы да такталардан матур итеп ясалган, әллә ниткән фигуралар белән бизәлгән өй янына килеп җиттеләр.

– Менә шушы була инде Сибгатьнең өе! – диде Егор ниндидер күтәренке тавыш белән. Әйтерсең Бәрәскәгә генә түгел, ә бөтен дөньяга урам ягындагы өч тәрәзәсеннән – хәтта татар авылларында да бик сирәк күренеш! – карап торган бу матур йорт аның үзенеке иде. – Аның Сибгатьнеке икәне әллә кайдан күренеп тора!

Әйе, чыннан да, аның сүзләре белән килешми дә булмый. Алексий атакайның бик күп урыс, чуваш, удмурт, мари, мордва авылларында булганы бар. Ләкин әле моңарчы мондый төзек, зур һәм матур өйне аларның берсендә дә күргәне булмады. Хәтта үзләренең тырышлыгы, осталыгы, теләсә нинди шартларда да хуҗалык итүгә хирыслыгы белән башка халыклардан күпкә аерылып торган татар авылларында да!

«Менә моны өй дисәң дә була! – дип сокланды ул, бер мәлгә туктап калып. – Кызганыч, әлбәттә, тик безнең урысларда мондый могҗизаны очрату кая ул! Тәрәзә йөзләрен менә шушылай бизәү турында әйтмим дә инде! Аларның күпләрендә капка да юк бит! Олы капка урынына аркылы-торкылы куелган агач колгалар, кечесе урынында – киртә кисәге. Ә монда нинди капкалар! Капка түгел, ә сәнгать әсәре!»

Өйгә керделәр. Анда Сибгатулла белән хатыны Бәдерхәяттан башка кеше юк иде. Авылдашы Егор белән килеп кергән рясалы тагын ике кешене күргәч, йорт хуҗасы имәнеп китте. Шундук башыннан яшен тизлеге белән: «Бу озын, кара киемдәге кешеләр юньлегә йөрмиләрдер, – дигән күңелсез уй йөгереп узды. – Берара туктап-тынып торганнар шикелле ие, тагын башлаганнар, димәк?..» Ләкин үз тормышында әби-бабалардан калган «Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!» дигән әйтемне һәрчак истә тотып яшәгән Сибгатулла моны күрсәтмәде, чөнки шул ук әби-бабалардан калган гыйбарәләрнең «Ачык чырай, кайнар чәй» дигәне дә хәтерендә иде. Шуңа күрә ул керүчеләрне мөмкин кадәр ачык йөз белән каршыларга тырышты. Аның кинәт кенә килеп кергән кара киемдәге урыс руханиларын күргәннән соң каушап калуын сизенде бугай, Егор, аны тынычландырырга теләп:

– Менә, Сибгать, сиңа синең Искәндәреңне күргән кешене алып килешем әле, – дияргә ашыкты.

– Узыгыз, уз! Түргә узыгыз! – диде хуҗа, шундук йомшара төшеп. Һәм үзе шикелле үк куркып, каушап калган хатынына дәште: – Чәеңне куеп җибәр, Бәдерхәят!

– Хәзер, атасы, хәзер! – дип, хатыны шундук почмакларына кереп китте.

– Алла бу йортка иминлек бирсен! – диде иеромонах, түргә таба узып, тик чукынып алырга базмады. – Исәнлек-саулыкмы?

– Аллаһка шөкер, исән-сау йөреп торабыз әлегә, – дип, хуҗа кеше өстәл тирәли кулдан ясалган урындыклар тезә башлады. – Утырышыгыз!

Утырыштылар. Тик, сүз башларга кыймыйчамы, әллә бу очрашуның бер дә көтмәгәндә килеп чыгуыннан уңайсызланыпмы, беравык барысы да тынып калды. Һәркайсы каршы якның сүз башлавын көтә иде шикелле.

Ниһаять, Егорның малаен күргән кешене алып килүен искәреп, Сибгатулла:

– Йә, сөйләгез, кайсыгыз күрде безнең Искәндәрне? – дип, рясалы икәүнең олырагы булган Алексий атакайның йөзенә туп-туры карады. – Кайда, кайчан?

Бу караштан Раевский хәтта ничектер бераз югалып калды.

«Нәкъ теге матросның сихерле карашы! – дип уйлап алды ул эченнән. – Булса да булыр икән шундый охшашлык! Хәер, гаҗәп тә түгел, ул аның әтисе ич…»

Алексий атакай, үзенең кем икәнен әйтеп, берничә ел элек үзенең Санкт-Петербург шәһәрендә флотта священник булып эшләве, аның матрос булып хезмәт итүче малаен әнә шунда күрүе турында сөйләп бирде. Сөйләп бирде дигәч тә, бик кыска һәм дә бик саран булды аның сүзе. Ул менә хәзер каршында утырган, Егор раславы буенча, шушы авылның бик хөрмәтле кешесе булган бу ир-атка: «Малаегыз бик тә үҗәт иде, чукынудан баш тартты һәм шуның өчен бик тә кыерсытылды», – дип әйтә алмый ич инде! Ә Сибгатулланың Искәндәр турында күбрәк беләсе, күбрәк нәрсә ишетәсе килде.

– Йә, ничек ул анда? Ничек хезмәт итә? – дип сорады ул.

– Мин күргән-белгәндә, аның барысы да яхшы иде… – диде Алексий, ялганын яшерергә тырышып. – Исән-сау, таза. Аларның ашау ягы да яхшы. Хәзер дә хезмәте яхшы барадыр дип уйлыйм. Хәер, ул хат язадыр бит?

– Яза, әлбәттә. Болай үзе, үзем исән-сау, хезмәтем бара, дип яза язуын. Әйе. Ләкин аның безне борчыйсы килмичә алдавы да бар…

– Юк, минемчә, алдауга бара торган кеше түгел ул, – диде иеромонах. – Бик намуслы егеткә охшаган иде малаегыз. Хәзер дә шулай булып калгандыр дип беләм…

Атакайның бу сүзләре Сибгатулланың күңеленә сары май булып ятты.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации