Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Йәгез, кунаклар, Ходай биргән ризыктан авыз итегез! Сез юлдан килгән кешеләр, минем кунакларым. Бары – алда, гаеп итмәссез, – диде Шакир һәм тегеләр кая куярга белмәгән тастымалларын, алып, аларның тезләренә җәеп салды.

Чәй эчәр алдыннан, өстәлдә баллы нәрсә юклыгын абайлаган иеромонах, үзенең ситсы сумкасыннан зур бер баш шакмаклы шикәр чыгарып өстәлгә куйды да:

– Моны ватарга берәр нәрсә юктыр? – дип сорады.

Хуҗа, урыныннан торып, кеп-кечкенә генә чүкеч белән тимерче кулы белән ясалган пычак алып килеп, аларны аның кулына тоттырды.

– Үзең ватып куй! – диде Раевский, пычакны кире аңа сузып.

– Юк, сезнең шикәр, үзегез ватыгыз, үзегез эчегез! – булды җавап. – Без шикәрсез генә ияләнгән…

– Күчтәнәчтән йөз чөерү мөселманнар дине буенча да яхшы гамәлдән саналмый бугай бит? – диде шикәрне вак кисәкләргә ваткалау эшен үз кулына алган Тимофей. – Казан тикле Казаннан өстәлегезгә килеп төшкән күчтәнәчтән баш тарту кунакка якты йөз күрсәтмәү була бит, Шакир!

– Анысы шулай шул. Ярар, сыегыз өчен рәхмәт инде ул чагында… – дип, Шакир да чәйне, үзенең бераз алгарак чыгып торган тешләре белән вак итеп китеп-китеп алып, шикәр белән эчте.

– Сыегыз өчен зур рәхмәт, – диде иеромонах Раевский, урыныннан торып һәм гадәте буенча, кайда икәнлеген онытып бугай, чукынып алу өчен лампа тәресен эзләп, өйнең алгы ягындагы почмагына күз төшереп алды. Тик анда теләгән нәрсәсен күрмәгәч, исенә килеп, монда, мөселман өендә, моны эшләүнең ярамас гамәл икәнен төшенеп, чукыну уеннан кире кайтты. – Менә шулай, Шакир, уйла һәм уйлан! Әгәр күңел биреп, балаларың киләчәген дә истә тотып уйлансаң, һичшиксез, безнең динне кабул итәчәксең! Тирә-ягыңа, тормышыңа күз сал, сине нинди җиңеллекләр көтә! Әгәр дә мулла булсаң, мин сине беркадәр аңлаган да булыр идем. Ләкин син мулла түгел. Белмим, өегезгә керергә торган шундый ташламалардан нигә файдаланып калмаскадыр?

– Ә намус белән нишләргә? – дип, крәстиән Шакир үзенең шомырттай кара күзләре белән аның йөзенә төбәлде. – Шушы дин белән яшәгән әби-бабаларым рухы, шул динне миңа күкрәк сөте белән сеңдергән әнием, миңа изге догалар өйрәткән әтием, бабамнар каршында динебезгә хыянәт иткән намусым белән ничек яшәргә соң аннары бу дөньяда?!

– Әти-әниең, әби-бабаларың исән түгелләрдер бит инде?

– Үзләре исән булмаса, рухлары исән! – диде Шакир, өстәлдәге ипи өстенә тастымал ябып. – Рухлары исән! Менә монда аларның рухлары… – дип, ул кулы белән күкрәгенең йөрәк турысына суккалап алды.

– Үлгәннәр рухы белән генә яшәп булмый бу дөньяда… – Монысын поп Тимофей кыстырып куйды.

– Ә без яшәргә тырышабыз. Әйтә алмыйм, сездә бардырмы бу, әллә юктырмы, ә бездә бар: мөселман кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш! Һәр мөселман! Менә шулай, атакайлар… Шундый эшләр…

– Тагын менә нәрсә, Шакир: тиздән бу авылда чиркәү салыначак. Ул чагында Ярсуарны саф христиан динендәге, ягъни башка дин кешеләреннән азат авыл итеп калдыру мәсьәләсе килеп баса. Димәк?.. – Иеромонах, үзенең бу сүзләрен ничек кабул итүен белү өчен, Шакирның йөзенә текәлде. – Димәк, телисезме, юкмы, мөселман динендәге дүрт гаилә башка авылга күчерелергә тиеш була. Мәҗбүри рәвештә! Уйланыр нәрсә бар монда! Кыскасы, эшне тыныч кына хәл итү турындагы карарга килүгә үк, Тимофей атакайга хәбәр итәрсең. Шунда без, тиз генә ярдәм кулы сузып, беркемгә дә кирәкмәгән үҗәтлегең аркасында алда үзеңне һәм гаиләңне көтә торган бик күп бәла-казалардан коткара алырбыз. Хәзергә хуш! Озакка аерылышмабыз дип уйлыйм.

– Хушыгыз! – Шунда Шакир өстәл өстендә калган шикәрне күреп алды да аны, тиз генә чүпрәккә төреп, иеромонахка сузды. – Ал, батюшка, ал!

– Юк, юк, кирәкми, сезгә күчтәнәч ул! – дип, кулларын селкеде Раевский.

– Рәхмәт, сыйландым. Ә калганын үзең белән алып кит! – диде Шакир һәм шикәрне иеромонахның кесәсенә салды. – Безгә кешенеке кирәкми.

– Бигрәк кызык кеше икән син! – диде священник, башын чайкап.

– Аллаһ ничек яралткан, шулай инде…

Христиан дине әһелләре, Шакирның бу сүзләренә каршы берни дә әйтмичә, мыштым гына чыгып китәргә ашыктылар.

Алар ул көнне тагын әле һаман мөселман динендә кала биргән теге өч гаиләдә дә булдылар. Алар белән әңгәмә вакытында да Шакирга әйткән шул ук үгет-нәсыйхәт, шул ук янау һәм куркыту сүзләре әйтелде. Тик аларның нәтиҗәләре дә Шакир өендәге шикелле тәмамланды: ул өч гаилә дә, ике попның – берсе, эшләрен калдырып, Казаннан тикле килгән! – бик зур ташламалар вәгъдә итүләренә, үгетләүләренә, аннары, түземлекләре төкәнгәч, куркытуларына һәм янауларына карамастан, берничек тә христиан диненә күчәргә теләмәде.

– Булса да булыр икән шулкадәрле үҗәт кешеләр! – дип, башын чайкады иеромонах, кире Кәтиринкәгә кайтып барганда, шактый озакка сузылган тынлыкны бозып.

Чыннан да, алар үзләре үгетләргә килгән соңгы, дүртенче өйдән чыкканнан бирле, икесе дә үз уйларына бирелеп бугай, арбада сүзсез генә тирбәлеп кайтып киләләр иде, чөнки бу уңышсыз сәфәрләреннән соң икесенең дә кәефе бик тә начар иде. Мондый ук ныклыкны көтмәгән иде Раевский. Дөрес, бер-ике әңгәмә белән генә кешеләрнең үз диннәренә булган инануларын какшатып, рухларын сындырып булмаслыгын белә ул. Ләкин бу үҗәт гаиләләр белән бүгенге сөйләшүләре беренче генә түгел ләбаса: моңарчы да кырыкмаса-кырык тапкырлар үгетләгәннәр бит инде аларны! Бу юлы икесе үгетли торып та, аларга әйткән сүзләре бернинди яхшы нәтиҗә дә бирмәде булып чыкты.

«Бу поп дөрес фаразлаган икән, – дип куйды Раевский эченнән арбада сүзсез генә утырган Тимофей хакында. – Димәк, яхшы белә ул татарларның мондый ныклыгын!»

– Үҗәт түгел алар, атакай, аларның үз диннәренә ышанычлары нык! Менә кайда ята моның сәбәбе! – дип, ниһаять, поп Тимофей да телгә килде. – Инанулары нык!

– Мин дә шуны әйтәм бит инде, – диде иеромонах төрпә генә.

Әйтерсең уңышсыз чыккан бүгенге сәфәрләрендә ул гаепле, хәзерге халәттә аның ни өчендер попка ачуы килә иде. – Инанулары нык булмаса, шулхәтле үҗәт булмаслар иде…

– Менә шул-шул, – диде бу турыдагы сүзне дәвам итәргә теләмәгән поп.

– Чирмеш, чуваш, удмурт, мордва милләтеннән булганнар белән эш итүе күпкә җиңелрәк иде, – дип куйды бераздан әле һаман бүгенге хәлдән мантып җитмәгән атакай Раевский. – Заманында әти белән алар авылларына бер барганда да берничә кешене безнең дингә күчәргә күндереп, елгаларында өч мәртәбә чумдырып, чукындыру белән ныгытып кайта идек! Ә татарлар белән авыр. Әйе, авыр болар белән…

– Син әйткән халыклар – мәҗүсиләр: алар Аллага түгел, йә кояшка, йә айга, йә тагын шуның ише башка нәрсәләргә табыналар. Ә болар – Аллаһка! Пәйгамбәрләре Мөхәммәдкә! Җитмәсә, бу дин аларга моннан ничә йөз еллар элек үк килеп кергән! Менә шуңа күрә… – Тимофей, болай да аңлашыла бит дигәндәй, сүзен дәвам итмичә туктап калды.

Попның бу сүзләре аның кайчандыр әтисе белән бергә башкарган миссионерлык гамәлләрен кечерәйтеп, ансат эш итеп күрсәтү кебегрәк тоелды бугай, иеромонах, ачуы килеп:

– Әйткәч тә, алар да безне, христиан диненә күчәргә телибез дип, ашкынып көтеп тормыйлар иде! – диде. – Үгетләргә, иң дөресе кояш белән айга түгел, Богка табыну икәненә озак кына ышандырырга туры килә иде.

– Ярар, Алексий атакай, кайгырма! – диде поп моңа каршы. – Оныт бу турыда! Бүген күчмәсәләр – иртәгә, быел күчмәсәләр – икенче елда, икенче елда да күчмәсәләр, башка вакытта күчәрләр. Барыбер чукынырлар һәм, иртәме-соңмы, тора-бара барыбер безнең диндә булырлар! Син бу авылның башка кешеләре христианлыкка бер елда гына күчкәннәр дип беләсеңме әллә? Юк, атакай, бу эш Явыз Иван заманында ук башланган булган! Димәк, гасырлар кирәк булган бу эшкә, гасырлар! Әйдә, бетерик бу турыда! Бүген безнең чиркәүдә кичке гыйбадәт кылу турында гына уйла! Мәхәлләбез кешеләренең хәтерендә онытылмаслык булып калсын ул! Дөресен генә әйткәндә, инде мин аларны, бәлки, туйдырып та бетергәнмендер. Ә монда – Казан епархиясеннән тикле килгән священник!

Чыннан да, поп Тимофей бик үтенеп сорагач, Алексий атакай, гәрчә монда тагын бер төнгә һич каласы килмәсә дә, Кәтиринкә чиркәвендә бүген кичке гыйбадәтне үткәрергә ризалашмый булдыра алмады.

– Аның нәрсәсен уйлыйсың? – диде Раевский. – Беренче генә мәртәбә мени?!

– Ярар, ярар, үзеңә шулай ышанасың икән, барысы да яхшы булыр.

Көтелгән указ

1718 елда Пётр I, «для лучшего впредь управления мнится быть удобно духовной коллегии» дигән фикер белдереп, үзе дин өлкәсендә бик тирән белемле дип санаган, хөрмәт иткән Псков епискобы Феофан Прокоповичка булачак шул коллегия уставын төзүне тапшырганнан соң күп тә үтмәде, ул әзер булды. 1720 елда Духовный Регламент дип аталган бу документны дәрәҗәле монастырь архиерейлары һәм архимандритлары тарафыннан имзалау чарасы үткәрелде. Иң соңгы кеше булып, анда да теләмичә генә, аңа Экзарх митрополит Стефан кул куйды. 1721 елда, үзен император дип игълан иткән Пётр I реформасы буенча, моңарчы барча дини эшләр белән шөгыльләнеп килгән Патриарх идарәсе бетерелеп, аның урынына Изге синод[6]6
  Изге синод – рус православие чиркәвенең югары коллегиаль органы.


[Закрыть]
төзелде, һәм ул 1721 елның 14 февралендә рәсми рәвештә ачылды. Шулай итеп, чиркәү дәүләткә буйсындырылды. Аның карамагына фәкать чиркәүгә кагылышлы эшләр (чиркәү догмаларын аңлату, чиркәү йола, гореф-гадәтләре һәм гыйбадәт-догалары турында карарлар чыгару); чиркәү хакимияте һәм хуҗалык эшләре идарәсе (чиркәүнең вазифаи затларын эшкә алу һәм эштән җибәрү, чиркәү милке белән идарә итү); полиция характерындагы эшләр (еретиклар һәм раскольниклар белән көрәш, чиркәү төрмәсе белән җитәкчелек, чиркәү цензурасы); рухани затларга карата суд эшләре беркетелә. Синод шулай ук гаилә хокукына караган кайбер башка мәсьәләләр буенча да (туганнар белән никах, аерылышу турындагы эшләр) югары орган булып саналды. Аның әгъзалары император тарафыннан югары рухани затлардан билгеләп куела торган булды. Аның эшчәнлеген күзәтү хәрби яисә аксөяк граждан затыннан булган обер-прокурорга йөкләнде.

Иеромонах Алексий Раевский, дәүләт һәм православие дине руханилары, шул исәптән моңа бөтен күңеле белән инанган үзе дә, изге эш дип санаган Казан епархиясендәге беренче миссионерлык адымы – Ярсуар авылына сәяхәте – уңышсыз чыкса да, һич тә күңелен төшермәде, киресенчә, дәүләт өчен бик тә әһәмиятле эш башкарырга алынуына ышанычы арта гына барды. Аның җиң сызганып эшләве аркасында, үзен Казан епархиясенә кайтару турындагы указны үтәү йөзеннән, бу елларда аның тарафыннан өч меңнән артык кеше христиан диненә күчте һәм чукындырылды. Ул яңа төзелгән Синодка да зур өметләр баглый иде.

Өстәвенә Синод, император Пётр II үлгәннән соң тәхеткә утырган патша Анна Ивановна исеменнән, 1730 елның 17 мартында православие динен саклау һәм урыс булмаган башка халыклар арасында христиан динен тарату турында манифест игълан итте. Бу вакыйга, гәрчә монда бернинди яңалык булмыйча, ул бары тик яңа патшаның Явыз Иван башлаган, бүтәннәре, шул исәптән Бөек Пётр тарафыннан да дәвам ителгән башка диндәге халыкларны урыслаштыру сәясәтенә үз мөнәсәбәтен күрсәтү генә икәнен аңлатса да, манифест бу өлкәдә күп кенә тәкъдимнәр тууга этәргеч бирде. Андый яңа тәкъдимнәр иеромонах Раевскийда да туды. Хәер, ул аларны күптәннән башында йөртә иде инде. Ул соңгы елларда Казан епархиясендә алып барылган миссионерлык эшчәнлеге турында бәйнә-бәйнә сөйләп һәм киләчәктә бу изге вә бик тә әһәмиятле эшне җанландыру, тизләтү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында үзенең 1719 елда Патриарх идарәсендә очрашкан вакытта ук, епископ Афанасий атакайга җиткергән тәкъдимнәрен дә язып, Синодка хат юллады. Хәзерге көндә бу атакайның Синодта эшләвен белгән священник ул очрашулары турында хәтерләтеп китүне дә урынлы дип санады. Күрәсең, башка халыкларны чукындыру сәясәтен дәүләт белән кулга-кул тотышып алып барган һәм аның тәкъдимнәре даими рәвештә бу эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү турында уйланган Синод хезмәткәрләре күңеленә бик тә хуш килде бугай, Синод 1731 елның 23 августында төп нигезен Раевский тәкъдимнәре тәшкил иткән указ чыгарды. Ул указ Идел – Урал арасында яшәгән урыс булмаган халыкларны, бигрәк тә мөселман татарларны, христиан диненә тарту юнәлешендә һәм юлында яңа этәргеч булып тора дип бәяләнергә хаклы иде.

Ничек кенә әле! Указ епархиягә килеп төшкәч, монда казначей булып эшләүче иеромонах Алексий Раевский, аның эчтәлегенә ышанмыйча, хәтта тораташтай катып калды. Шулай булмыйча соң! Чөнки бу указда аның Синодка язган мөрәҗәгатендәге уйлары һәм тәкъдимнәре тулысы белән урын алган лабаса! Шушы указ нигезендә, Зөя шәһәренең Богородицк монастыре архимандриты Гавриил Владимир шәһәрендәге Рождественский монастырена күчерелеп, Казан епархиясе казначее иеромонах Алексий Раевскийга архимандрит дигән дәрәҗәле рухани исем бирелеп, ул аның урынына монастырь җитәкчесе итеп куелырга һәм аның мондагы төп вазифасы башка диндәге халыкларны чукындыруны оештыру һәм алар белән идарә итү саналырга тиеш иде. Алексий атакайга шулай ук эзлекле рәвештә иноверецларны изге православие диненә өндәү, христиан диненә күчәргә теләк белдергәннәрне чукындырып, шушы диндә ныгыту, аларга христиан дине тәртипләрен өйрәтү, күчкәннәрнең тормышларын, православие йолаларын ничек үтәүләрен, чиркәүләргә йөрү-йөрмәүләрен күзәтеп тору бурычы да йөкләнелде. Шушы изге гамәлләр йөкләнгән Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыре монахларына, хезмәтчеләренә, аңа караган крестьяннарга миссионерлык эшеннән башка бернинди вазифалар йөкләмәскә, монастырь башлыгы Алексий Раевскийны да башка чиркәүләрдә гыйбадәт кылырга билгеләмәскә боерылды. Алай гына да түгел, киләчәктә бу изге эштә бернинди аңлашылмаган нәрсәләр һәм кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, Зөянең бу монастыре турыдан-туры Санкт-Петербургка – Синодка буйсындырылды, ә бу вакыттагы Казан епархиясе башлыгы архиепископ Тихон монастырь белән җитәкчелектән азат ителде.

Указның тагын бер бик тә мөһим яңалыгы шунда иде: аның нигезендә Идел һәм Урал арасындагы халыкларны чукындыру үзәгенә әйләнергә тиешле Богородицк монастыре каршында, чукындыру тарихында беренче адым буларак, «Яңа керәшен эшләре» конторасы оештырылды һәм монастырь башлыгы архимандрит Алексий атакай бер үк вакытта аның беренче җитәкчесе итеп тә билгеләнде! Гәрчә Синодка үз тәкъдимнәрен юллаган булса да, бу кадәресен ул үзе дә көтмәгән иде, әлбәттә. Указ белән танышканнан соң, аның башта шулай тораташтай катып калуы гаҗәп тә түгел иде.

Башка диндәге мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасында миссионерлык эшен югары дәрәҗәдә оештыру өчен, указда Казан епархиясе, гадәттә, татарлар әрхәрәй йорты дип йөрткән архиерей йорты керемнәреннән Яңа керәшен конторасына елына 636 сум акча бүлеп бирү каралган. Башка елларда бу изге эшне башкару өчен бирелми калган 2573 сум 78 тиен акчаны да кичектермичә түләргә боерылган иде. Алексий Раевскийга контораны җитәкләгән өчен бирелгән акчалардан елына 200 сум күләмендә хезмәт хакы билгеләнде.

Раевскийның күптән уенда йөрткән хыяллары тормышка ашты: ниһаять, моннан соң бары тик миссионерлык эше белән генә шөгыльләнергә тиешле махсус оешма барлыкка килде! Дөрес, үзе өчен көтмәгәндә генә пәйда булган һәм моңарчы, гәрчә миссионерлык эшен бик теләп, бөтен күңелен биреп башкарса да, епархиядә барыбер гап-гади казначей гына саналып йөргән иеромонахны кинәт кенә архимандрит дәрәҗәсенә һәм монастырь җитәкчесе итеп күтәргән указ Казан епархиясе башлыгы Тихон атакайның мин-минлегенә, горурлыгына тими калмады, әлбәттә. Эш бер дә көтмәгәндә генә моңарчы гап-гади казначей булып эшләгән, кемдер әйтмешли, әле монда исеме дә билгеле булмаган иеромонахның кинәт кенә шундый дәрәҗәле вазифага билгеләнүендә дә түгел, аны иң рәнҗеткәне – моңа хәтле гомер-гомергә! – епархия карамагында булган Богородицк монастыреның аның кулыннан тартып алынуы, турыдан-туры Изге синодка буйсындырылуы иде. Димәк, әле күптән түгел генә аның бүлмәсенә билен бөгеп кенә кергән бу Раевский хәзер аңа буйсынмый?! Эш анда гына да түгел: монастырь белән хәзер генә төзелгән контора тирәсендә нинди зур акчалар әйләнәчәк бит!

Әй, кызык та инде бу язмыш дигән нәрсә! Кайчак көтелмәгән генә түгел, хәтта уйга да килмәслек мөгезләр чыгарып куя, валлаһи!

«Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу?! – дип гаҗәпләнде архиепископ Тихон үзалдына. – Әллә соң беренче карашка бик тә тыйнак күренгән бу казначей яшерен генә безнең эшләр турында өскә шымчылык итеп ятканмы? Тик торганда гына язылмагандыр бит инде аны гап-гади казначейлыктан күккә чөйгән бу указ?! Ярар, ниндидер сәбәп белән, кем белә, бәлки, ул, Санкт-Петербургта флотта священник булып хезмәт иткән чакта, югары дәрәҗәле руханилар белән якынайган булгандыр? Аны монастырь җитәкчесе итеп билгеләсеннәр дә ди, тик нигә аның өчен яңа оешма төзергә кирәк иде? Алай гына да түгел, моңарчы гел Казан епархиясенә караган монастырьны нигә тартып алырга иде?»

Кыскасы, Тихон атакай бу указ белән һич тә килешмәде: гәрчә тышыннан моны сиздермәскә тырышса да, ул аның күңелен һаман борчып торды. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул борчуын өскә җиткерә алмый, чөнки указ дәүләтнең бер канаты, дин эшләре белән шөгыльләнүче иң югары баскычы булган Синод тарафыннан, димәк, Сенат белән дә килештерелеп дөнья күргән!

Алай да ул, ниндидер йомыш белән кергән, ләкин инде Зөягә китәргә җыенып йөргән, яңа гына архимандрит дәрәҗәсе алган Алексий атакайдан сорамый булдыра алмады:

– Әйт әле, Раевский, мондый хөрмәткә ничек ирешә алдың син? Гаҗәп бит: аерым Синод указы белән! – диде ул.

– Үзем дә гаҗәпләнәм, атакай! Мин Санкт-Петербургта хезмәт иткәндә, бер тапкыр Патриарх идарәсе хезмәткәре епископ Афанасий белән очрашып, аңа миссионерлык эшенә кагылышлы берничә тәкъдимемне әйткән идем. Анда ул, аларны Экзарх митрополит Стефан атакайга да җиткереп, алар турында уйлашырга вәгъдә бирде. Аннан соң ничә еллар үтеп китте, идарә бетерелеп, аның урынына Изге синод барлыкка килде. Мин очраклы рәвештә генә Афанасий атакайның да Синодта эшләвен белдем дә, ул тәкъдимнәрем турында яңадан искәртеп, Синодка хат юлладым. Бәлки, дим, шуннан соң анда алар турында уйлашканнардыр? Мондый изге эшне аерым, фәкать шушы эш белән генә шөгыльләнүче оешма кысаларында алып бару, аны нәкъ менә кайчандыр татарларныкы булып, аннары Иван Васильевич тезләндереп безнекенә әйләндергән, Казанны алыр алдыннан, аның гаскәрләре көч туплаган, һөҗүмгә әзерләнгән Зөя шәһәр-кирмәненнән башлау үзенә бертөрле символик әһәмияткә ия бит, атакай!

– Моның өчен Богородицк монастырен нигә Казан епархиясеннән аерырга кирәк иде? Шунсыз гына булмый идеме?

– Монысын һич тә әйтә алмыйм, атакай, чөнки минем беркайчан да андый тәкъдим керткәнем булмады. Дөресен әйтәм, атакай: мин тәре каршында ант итә алам, – дип, Алексий Раевский чукынып куйды. – Миңа Алла Изге синодның уйларын белергә язмаган…

– Ярар, бу яңа һәм изге эшеңдә уңышлар телим!

– Рәхмәт. Ярдәм сорап килгән чакларымда, кире какмассың дип ышанам, атакай.

– Әлбәттә, әлбәттә, батюшка. Бер үк эшне башкарабыз бит! – диде архиепископ, ә үзе эченнән: «Үзең, монастырьны тартып алганда, миннән ярдәм сорамадың!» – дип куйды.

Дүрт көннән соң, епархиядәге эшләрен тәмамлап, казначейлык эшен бер иеромонахка тапшырып, архимандрит Алексий Раевский Зөя шәһәренә китеп барды. Аның алдында Яңа керәшен конторасын оештыру кебек зур һәм дә бик җаваплы эшләр тора иде.

Ул конторадагы оештыру эшен яңа хезмәткәрләр кабул итүдән башлады. Канцеляриядә язу-сызу эшләрен алып бару өчен, писер итеп Никита Свинолобов, киләчәктә миссионерлык эшенә чукындырылган халыкның үз дини кешеләрен әзерләү, укыту максатын һәм инде андый мәктәпнең Казанда да булуын күздә тотып, укытучы Василий Прыщаков, кирәкле кәгазьләрне күчереп язу өчен Андрей Башмаков һәм Сергей Иванихин дигән копиист-күчереп язучыларны эшкә алды. Алар яңа контораның беренче хезмәткәрләре иде.

Оештыру эшләре белән җиң сызганып шөгыльләнү белән бергә архимандрит урыс динен тарату эшен дә онытмады, әлбәттә. Моңа аның элек бу эштә шактый тәҗрибә туплаган булуы да ярдәм итте һәм шактый уңыш та китерде: 1731 елгы указ чыкканнан соңгы өч-дүрт ай эчендә 108 кешене православие диненә күчәргә күндерә алды. Христиан динен кабул иткән керәшен балаларына дин нигезләрен сеңдерү, алардан милли священниклар әзерләп чыгару өчен монастырь каршында мәктәп ачылып, анда унҗиде керәшен баласы укырга кереште. Анда укыту эшләрен Василий Прыщаков алып барды.

Мәктәп ачу идеясен Алексий атакай күңелендә күптәннән йөртә иде инде. Моңа аны күпьеллык тәҗрибәсе этәрде. Башка милләт кешеләре арасында миссионерлык эшен уңышлы алып бару өчен, дини священникларны аларның үзләре арасыннан әзерләп чыгару зарурлыгына торган саен ныграк ышана барды ул. Чыннан да, православие динен кабул итү зарурлыгы турында шул ук татарларга урыс священнигы сөйләсә үтемлеме, әллә инде христиан дине нигезләрен яхшы үзләштергән керәшен рухание сөйләсәме? Әлбәттә, икенчесе! Чөнки ул аларның туган телләрендә сөйләячәк, ә бу исә аларга бөтенләй икенче төрле тәэсир итәчәк. Башка милләтләр мәсьәләсендә дә шулай, тик әлегә, татарларны урыс диненә тарту өчен, керәшен руханилар әзерләү белән генә чикләнергә булды. Бу – беренчедән. Икенчедән, башка халыкны урыс динен кабул итәргә күндерү, бу мәсьәлә буенча татарлар белән эш итүгә караганда, күпкә җиңелрәк. Әлбәттә, башка халыкларның да үз священникларын әзерләүне җайга салу бер дә зыянга булмас иде булуын, тик, кемдер әйтмешли, хәзергә аякны юрганга карап сузарга туры килә.

– Сиңа бик мөһим, бик кирәкле һәм дә бик изге эш тапшырыла, Василий, – диде архимандрит Раевский, Прыщаковка бу эшне йөкләгәндә. – Бу балаларга православие динен өйрәтергә генә түгел, ә һәр күзәнәкләренә тикле сеңдерергә кирәк! Гомерлек итеп! Алар мәктәптән киләчәктә мөселман-татарларны динебезнең аларныкыннан өстен икәнлеген үз телләрендә су эчкән шикелле аңлата алырлык булып чыгарга тиешләр!

– Аңлыйм, атакай. Нәкъ шулай булыр, бу изге эшкә бөтен тырышлыгымны вә белемемне бирәчәкмен.

– Тырыш, Василий, әйдә, тырыша күр! Алла онытмас синең хезмәтеңне.

Шулчак аларның сүзен Раевский бүлмәсенә килеп кергән монастырь казначееның тавышы бүлде:

– Чакырдыңмы, атакай? – диде ул, култык астындагы калын гына кенәгәсен кулына алып.

– Син бар, Василий, эшеңдә бул! – дип, бүлмә хуҗасы Прыщаковны чыгарып җибәрде һәм инде дүртенче аен казначей вазифасын башкарган монах Вячеслав Свиридовка мөрәҗәгать итте. – Шушы арада безнең конторага элеккеге еллар өчен акча керергә тиеш иде, йә, ничек, килдеме ул акча, юкмы?

– Килде, атакай, 3153 сум да 78 тиен ярым.

– Шәп булган, шәп булган. Безнең изге эшне акчасыз берничек тә алып барып булмый. Акча белән дә авыр бара әле эшләр. Әйт әле, узган айда кергән акча ниләр алуга тотылды?

– Хәзер әйтәм, атакай, хәзер, – дип, казначей кулындагы кенәгәсен актарырга кереште һәм кирәкле битне тапты да, җанланып, сүзен дәвам итте: – Кергән акчаның 427 сум да 36 тиененә, киләчәктә яңа чукынганнарга бүләк итү өчен, 500 бакыр тәре, 30 пар итек, 30 бүрек, 33 күлмәк алынды, атакай. Аннан соң, изге эш буенча йөрү өчен, атны да шул акчага сатып алдык.

– Аңлашылды, аңлашылды. Әйе, атсыз да булмый. Ерак авылларга чыгарга туры килә… Ярар, бар, эшеңдә бул!

Казначей чыгып киткәннән соң, архимандрит үзенә хуҗалык эшләре өчен җавап бирүче Михаил Христофоровны чакыртты.

– Менә нәрсә, Михаил, – диде ул, ишек төбендә күренүгә үк. – Монастырь крестьяннарыннан ике балта остасы, безнең динне кабул итүчеләрне чукындыру өчен, Зөя елгасында, изге пәйгамбәр Илья чиркәве янында уңайлы урын сайлап, чукындыру урыны – крещальня ясап куйсыннар.

Моннан соң, иноверецларны монда алып килеп, монда чукындырачакбыз.

– Ул крещальня дигәне ниндирәк нәстә була соң, атакай? Без бит Крещение бәйрәме вакытында керәбез дә өч мәртәбә суга чумып чыгабыз. Бернинди крещальнясыз гына…

– Чукынганнар тотынып чумып чыгар өчен култыксалап ясалган махсус баскыч. Тик төшәргә-менәргә уңайлы булсын өчен, аның басмалары киң тактадан булырга тиеш. Осталарны барлый тор, мин аларга үзем аңлатырмын.

– Яхшы, атакай, хәзер алып киләм мин аларны!

Шулай итеп, Зөянең Богородицк монастыре православие динен кабул иткәннәрне чукындыру үзәгенә әйләнде. «Теләүчеләр» не төрле авыллардан монда алып килеп, аларны христиан дине нигезләре белән таныштырдылар һәм аннары, Иоанн Креститель Гайсә пәйгамбәрне Иордан елгасында чукындырган шикелле, өч мәртәбә суда чумдырып, аннан соң чиркәүдә чукындырдылар. Бу турыда махсус дәфтәргә теркәп куйдылар.

…Крещальня ясап куйганнан соң, ай-ай ярым вакыт та үтмәде, монастырьга православие диненә күчәргә «теләгән» кешеләрне чукындырырга алып килә дә башладылар. Бер атна эчендә җәмгысы уналты кеше җыелды: аларның тугызы чуваш, алтысы удмурт һәм берсе татар иде. Аларны шактый мул итеп әзерләнгән өстәл янына утыртып ашаттылар-эчерделәр, аннары мондый изге вакыйга уңаеннан махсус җиһазланган бүлмәләрдә ял иттерделәр. Уналты кешедән торган беренче төркем җыелып беткәнче, аларның берсен дә борчучы булмады, янәсе, ияләшсеннәр, монда бернинди көчләү дә юклыгына, урыс диненең яхшылыгына инансыннар! Бары тик аннан соң гына, төркем иртәнге ашны ашап алгач, мәктәптә керәшеннәргә православие дине нигезләрен укытучы Василий Прыщаков, аларны мәктәпкә алып кереп, христиан диненең өстенлекләре, аны кабул иткәннән соң нинди гамәлләр кылырга, чиркәүле авылларда яшәгәннәргә ни өчен анда йөрергә, гыйбадәт кылырга, ничек итеп дөрес чукынырга кирәклеге турында бик тәфсилләп сөйләде һәм берничә мәртәбә чукынып-чукынып күрсәтте. Бу дәрес төшке аш вакытына тикле барды, аннан соң аларга бик тәмле аш һәм ботка ашаттылар. Төшке аштан соң ятып ял иттерделәр дә, тагын мәктәпкә алып кереп, төшкә хәтле бирелгән дәресне кабатладылар. Инде алар дөрес итеп чукынырга да өйрәнгәч, төркемне Зөя елгасы янына алып килеп, чип-чиста такталардан ясалган баскычтан берәм-берәм төшеп, өч мәртәбә башлары күмелгәнче чумарга, суга чумар алдыннан, өч тапкыр чукынып алырга кирәклеген аңлаттылар. Василий Прыщаков иноверецларга православие дине асылларын бик яхшы аңлатучы гына түгел, үз мисалында күрсәтә белүче кеше дә икән, башта чукына-чукына суга үзе чумып, бу йоланы ничек дөрес үтәргә кирәклеген күрсәтте. Аның төркемгә аңлатуынча, бу йола бик мөһим булып санала: янәсе, христианлыкны кабул итәргә теләгән һәр кеше бу дингә, күңеленнән моңарчы инанып йөргән үз диненнән бөтенләй арынып, чиста, саф тән белән керергә тиеш! Янәсе, шулай эшләгәндә генә дөрес була. Аның артыннан уналты кеше дә нәкъ ул күрсәткәнчә эшләде.

Бу төркем су буендагы крещальнядан кайтып килгәндә, бер малай андагы татарга, татарчалап:

– Нишләп йөрисең син монда, Гаяз абый?! – дип дәште. – Ничек килеп чыктың?

Гаяз исемле кеше, аны ишетеп, барган җиреннән шып туктап, аңа гаҗәпләнеп карап алды.

– Син кем? Кайдан беләсең мине? – дип сорады ул аннары, какча йөзенә бер үк вакытта гаҗәпләнү дә, аптырау билгесе дә чыгарып.

– Ничек белмәскә ди?! Син җәйләрен безнең Ярсуарда көтү көтәсең бит! – диде малай.

– Әй-йе-е. Ә син кем малае анда? Әтиең кем?

– Югары оч урамында яшәүче Фёдор малае булам мин.

– Гырылдык Фёдорныкымы?

– Әй-йе, – дип елмайды малай, үзен таныганга күңеле булып.

– Ничек килеп чыктың соң син монда?!

– Священник булырга укыйм.

– Димәк, укымышлы кеше буласың килә?

– Уку зыян итми, ди әти. Ә үзең монда нишләп йөрисең, Гаяз абый? – дип сорады малай.

– Исемең ничек әле синең?

– Александр.

– Менә мин дә урыс динен өйрәнергә килдем. Яхшы ашаталар икән монда, ә, Александр?

– Зарлану гөнаһ булыр. Безнекеләр ничек яшәп ята анда?

– Яшиләр, исән-саулар. Монда киләсемне белсәләр, сиңа сәлам дә әйткән булырларые…

– Юлыңда бул, Александр! – диде укытучысы малайга. Ә ул исә аны читкәрәк әйдәде дә аңа таба иелә төшкән Прыщаковка әкрен генә тавыш белән: – Бу Гаяз абыйны бездә тугызлы дип йөртәләр. Бик тулы түгел ул, – дип пышылдады.

– Бар, юлыңда бул! – диде укытучы, аның җилкәсенә төртеп.

«Менә дөнья ничек! Әллә кайдагы, җәһәннәм астындагы Зөя шәһәрендә Гырылдык Фёдор малаен очрат әле, ә!» – дип гаҗәпләнде кайдандыр килеп җәйләрен Ярсуар авылында көтүче булып ялланучы Гаяз. Дөресен генә әйткәндә, шуңа күрә урыс диненә үгетләүчеләр аның дөньяда барлыгын белмиләр дә иде бугай, чөнки ул, кара көз килеп, көтү куулар туктагач, ничек килеп чыккан, шулай ук сиздермичә генә каядыр китеп тә бара иде. Аны бу якта миссионерлык эше белән йөргән ике Богородицк монахы очраклы рәвештә генә очратты да, бик озак вакыт сарыф итмичә генә урыс динен кабул итәргә күндереп, шушында алып килде. Ә сукбай рәвешлерәк яшәгән Гаязга кайсы дингә керсә дә барыбер иде.

Чукындырганнан соң, аларны чиркәүгә алып килделәр. Анда инде аларның «ирекле» рәвештә урыс динен кабул итүләрен рәсмиләштереп, махсус дәфтәргә язып куярга тиешләр иде. Бу мәсьәләдә чуваш һәм удмуртлар белән бернинди өстәмә гамәл дә кыласы юк: алар – мәҗүсиләр, димәк, атап әйтерлек, ваз кичтерерлек диннәре юк, исемнәре дә урысныкы. Аларны бик ансат кына, фәлән айның фәлән көнендә урыс динен кабул итте дип, исем-фамилияләрен шундук чиркәү кенәгәсенә теркәп тә куйдылар. Ә менә татар Гаяз белән эшләр бераз катлаулырак иде: ул, мөселман динендәге кеше булганга күрә, православие динен кабул иткән зат итеп теркәлгәнче, рәсми рәвештә үз диненнән ваз кичәргә тиеш. Бу таләп бөтен татарларга да кагылып, Синод тарафыннан мөселман татарлар өчен ваз кичүнең махсус тексты да язылган иде:

«Посланный божия глаголемы Магомет не есть и никогда не был от Бога посланный, но самый студный и лживый пророк и предтеча антихристов тако же закон его (Коран или Алкоран названный) есть самый же лживый богомерзкий же и богопротивный и по таковому моему всесовершенному чрез проповедь узнанию, одного лжепророка Магомета и его Алкорана отрицаюсь и проклинаю».

Архимандрит Алексий Раевский, менә шушы ваз кичү тексты язылган кәгазьне Гаяз кулына тоттырып:

– Хәзер менә шушында язылганны кычкырып укып чык! – диде.

Ул аны алды да әйләндергәләп карарга кереште һәм аннары:

– Бу нәрсә соң? – дип сорады.

– Урыс диненә керү өчен, менә шунда язылганны укырга кирәк…

– Соң, мин укый белмим ич! – дип, юләрләрчә елмайды Гаяз, кәгазьне кире священникка сузып. Аның елмаюын үзенә күрә ниндидер бер горурлык билгесе, укый белмәве белән мактануы сыман кабул ителергә мөмкин иде. – Бер хәреф тә танымыйм ич мин!

– Шулаймыни?

– Шулай булмыйча! – диде Гаяз, күкрәген киереп.

– Ул чагында син минем арттан кабатлап барырга тиеш буласың. Аңладыңмы?

– Аңламаска! Җүләр түгел лә мин!

– Посланный божия… – дип укый башлады атакай, Гаязга карап. – Повтори за мной: посланный божия…

– Посланный божия, – дип кабатлады моның ни икәнен дә белмәгән Гаяз.

– Глаголемы Магомет…

– Глаголемы Магомет…

Кәгазьдәге язуны, шул рәвешле, ахырына хәтле ерып чыкканчы, архимандритның ябык, озынча битендә тир тамчылары ялтырый башлады. Алай да текст сүзләрен кабатлата-кабатлата укып чыгарга түземлеге җитте, гәрчә бу «татарва» вәкилен күралмаса да, авызыннан бернинди ачулы сүз дә чыгармады, түзде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации