Текст книги "Ике роман / Два романа"
Автор книги: Әхәт Сафиуллин
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 34 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Әхәт Сафиуллин
Ике роман
Сафиуллин Ахат Хафизуллович
Два романа
Казань. Татарское книжное издательство. 2016
На татарском языке
В книгу вошли два новых романа писателя Ахата Сафиуллина. В них описываются сложные, трагические события из истории народов Поволжья и Приуралья, а также тирания и варварство царя на Руси в царствование Ивана Грозного, основываясь на богатых фактических материалах, записанных историками того времени.
© Татарстан китап нәшрияты, 2016
© Сафиуллин Ә. Х., 2016
Язылган язмышлар
Хөрмәтле укучым!
Русиядә рәсми рәвештә дәүләт дине булган христиан (нәсара) диненең, зур, чикләнмәгән урын биләп, башка мәмләкәт вә халыкларны буйсындыру өчен дә, киң кулланылуы күпләргә мәгълүм. Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгын басып алу христианлыкның мөселманлыкны җиңү билгесе итеп карау очраклы түгел. Урыслар Казанны яулап алу походын Тәре походы шикелле оештыралар. Православие, җимерелгән Казан ханлыгы җирләрендә дәүләт диненә әверелеп, мөселман һәм мәҗүси халыкларга көчләп тагыла, халык гаепсезгә җәбер-золымга дучар ителә, Казан шәһәре тиз арада урыс шәһәренә һәм дә нәсара динен шәрык халыкларына тарату үзәгенә әверелә башлый. Моның өчен 1555 елда архиепископ Гурий җитәкчелегендә Казан епархиясе оештырыла.
Һич тә сер түгел: Явыз Иван һәм аннан соң тәхеткә утырган барча урыс патшалары үзләренең төп дошманы, шул исәптән дин дошманы итеп, татарларны санаган. Бу хакта шул заманның Европа тарихчылары гына түгел, прогрессив карашлы мәшһүр урыс галимнәре – профессорлар С. М. Соловьёв һәм В. А. Ключевский да язып калдырганнар.
Татарларны көчләп чукындыру эше Пётр I патшалык иткән заманда аеруча көчәя, моның өчен төрле чаралар файдаланыла. Бу – морзаларны, йомышчы (служилые) татарларның җирләрен тартып алу, салым салу, христианлыкны кабул итүчеләрне армиядән азат итү, бүләкләр һәм акча бирү һ. б. Пётр I дә, Синод та «тимер куллар белән» мөселманнарны һәм мәҗүсиләрне чукынырга мәҗбүр иткәннәр.
Бу эш Пётр I варислары, Анна Иоанновна һәм Елизавета Петровна патшалык иткәндә дә тукталмый, Идел буенда яшәгән халыкларны күпләп чукындыру оештырыла. «Перәнник һәм чыбыркы» алымыннан тыш, агарту-аңлату эшләре дә киң җәелдерелә. Дөрес, моның нәтиҗәсе зур булмый, бигрәк тә сыйфаты ягыннан. Мәсәлән, Казан митрополиты Сильвестр керәшен татарлары турында болай яза: «Чукындырылган татарлар мөселман туганнары белән йөрешәләр, шуңа күрә чиркәүгә барырга вакытлары калмый. Мөселман сәүдәгәрләре православие динен кабул иткән татарларны үзләре белән товарга йөртә. Казанның Татар Бистәсендә дүрт мәчет бар, алар да христианнарга кире йогынты ясый».
1731 елның 23 августында, Синод указы нигезендә, Казан губернасындагы халыкларны чукындыру эше белән шөгыльләнәчәк махсус комиссия төзелә. Аның эш урыны итеп 1556 елда Успенский монастыре салынган Зөя (Свияжск) шәһәре сайлана. Соңыннан бу комиссияне «Яңа керәшен эшләре» конторасы дип атыйлар. Бу контора 1731–1764 елларда эшли һәм мөселманнар, мәҗүсиләр арасында иң яман эз калдырган дини оешма буларак хәтердә кала. Ул зур уңышларга ирешә. Дөрес, башта православие динен кабул итүчеләр күп булмый. 1731 елда нибары 108 кеше чукындырыла, моның өчен аларга акча, кием-салым бирелә. 1732 елда христиан динен 201 кеше кабул итә. Яңа чукындырылганнар, кире үз диннәренә кайтмасыннар өчен, христианнар күпләп яшәгән урыннарга күчерелә. 1747 елда христиан динен кабул итүчеләр саны 107 меңнән артып китә. Бу – искиткеч зур сан. Әлеге контора эшләгән елларда, православие динен кабул итүчеләр саны 400 мең тирәсе булып, алар арасында татарлар саны 12 меңнән бераз артыграк.
Көчләп чукындыруга, миссионерларга каршы тору төрле төбәкләрдә дә күзәтелә. Бу – мөселманнар белән мәҗүсиләрнең (удмурт, мари, мордва, чуваш) үз диннәре өчен һәрдаим көрәшүенә дәлил. 1747 елда Казанның Татар Бистәсе татарлары, Кама аръягындагы 17 авыл кешеләре көчләп чукындыруга, христиан динен кабул итүчеләр өчен дә салынган чамасыз салымнарга, лашманчылыкка каршы восстание әзерли башлыйлар. Тик халык ризасызлыгын сизгән җирле хакимиятләр, Татар Бистәсенә, авылларга гаскәриләр кертеп, аны кичектерүгә ирешәләр. Мөселманнар арасындагы көчле ризасызлык 1755 елгы Батырша мулла җитәкчелегендәге восстаниегә китерә. Восстаниенең үзәге – хәзерге Башкортстан Республикасы һәм Пермь краеның көньяк районнарындагы татар һәм башкорт авыллары. Әлбәттә, бу каршылык хәрәкәте уңышлы тәмамланмый, моның объектив сәбәпләре бар. Шулай да алар эзсез калмый. Батырша восстаниесе нәтиҗәсендә татарлар түләгән өстәмә салымнар, рекрут итеп алулар юкка чыгарыла, мәчетләр төзергә рөхсәт ителә, ә иң данлыклы миссионерлардан Лука Канашевич һәм Сильвестр Гловацкий эшләреннән алына.
Соңыннан моңа Пугачёв чуалышлары да өстәлә. Әби патша, халыкны тынычландыру өчен, кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр була. Әйтик, бер мәчет тә булмаган Уфа шәһәрендә 1789 елның 4 декабрендә мөфтият ачыла. Екатерина II үзенең 1783 елның 28 гыйнварда чыккан фәрманы белән татарларга үз ахуннарын сайларга, яңа мәчетләр салырга рөхсәт бирә. Әлбәттә, мондый ташламалардан чыгып кына патшабикә мөселманнарга мәрхәмәтле булган дип әйтеп булмый. Алай да татарлар аны Әби патша дип юкка гына атамаган. Шул уңайдан В. Ключевскийның «Екатерина II вакытында хөкүмәтнең тырнаклары бүре тырнаклары булудан туктамады, әмма хөкүмәт халык тиресен кулның арт ягы белән сыйпый, ә беркатлы халык моны ананың яратып сыйпавы дип кабул итә» дигән сүзләрен искә төшерү урынлы булыр.
Чын тарихны белмәү халыклар арасындагы дуслык һәм татулык мөнәсәбәтләренә һич тә ярдәм итми. Шуңа күрә илдә демократия җилләре исә башлагач, язучыларыбыз, татар халкының үткән тарихын чагылдырган темаларга алынып, безне шактый тарихи роман һәм бәяннар белән сөендерделәр.
Алтын Урда, татар ханлыклары, Сөембикә ханбикә һәм Казан ханлыгы башында торган зирәк акыллы ханнарыбыз турында тарихи дөреслеккә туры килгән берничә әсәр дөнья күрде һәм үз укучыларын тапты. Алар чын тарихыбызны дөрес күзаллауда, тарихи гаделлекне торгызуда зур роль уйный, халкыбызның милли үзаңын үстерүгә ярдәм итә. Халык юкка гына: «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!» – дими.
Ләкин тарихта әле хәзер дә язучылар игътибарыннан читтә кала биргән темалар, әдәби-нәфис басмаларыбызда чагылыш тапмаган ак таплар да шактый. Шуларның берсе – Идел буе халыкларын, шул исәптән татар-мөселманнарны да христианлаштыру мәсьәләсе. Әлбәттә, бу тема матбугатта бөтенләй яктыртылмый дип әйтеп булмый. Тик шулай да әлегә хәтта милли газета-журналларыбызда да андый язмалар сирәк. Ә ул чорны, бу теманы чагылдырган әдәби әсәрләр вә китаплар турында әйткән дә юк!
Ниһаять, миңа язучы Әхәт Сафиуллинның шушы теманы әдәби яссылыкта яктырткан «Язылмаган язмышлар», «Явыз һәм кансыз тиран» романнары белән танышырга туры килде. Элек мин унбишләп китап авторы булган Әхәт абыйны хәзерге тормышыбызны чагылдырган әсәрләр авторы буларак кына белгәнгә, бу тарихи әсәрләрне кулыма шикләнебрәк алган идем. Хәтта «Язылмаган язмышлар» романының исеме дә шик уятты: янәсе, язмыш ничек язылмаган булсын? Ходай Тәгалә кешенең язмышын ана карынында вакытында ук язып куя дип беләбез бит. Ләкин роман мине беренче битеннән үк үзенә җәлеп итте, һәм аны бик рәхәтләнеп укып чыктым. Шунда аның исеменең нигә шулай икәнен дә аңладым: баксаң, Ходай язган язмышны үзгәртергә тырышучылар да аз булмаган бу фани дөньяда! Алар, кеше язмышын сызып-бозып-изеп, аны ден һәм диненнән яздырырга омтылган…
Болар төрле чаралар белән урыс булмаган милләт кешеләрен, үз диннәреннән баш тарттырып, православие диненә күчерү юлы белән башкарылган. Бу исә болай да авыр тормыш тарафыннан изелгән милләтләр өстенә дини яктан да зур сынау булып төшкән, нәтиҗәдә аларны, ата-баба тамырларыннан аерып, фаҗигаләргә дучар иткән.
Ике романның да эчтәлеге бик бай, анда халкыбыз тормышы төрле яктан яктыртыла. Тик мин аларның эчтәлеген сөйләргә җыенмыйм. Анда халкыбызның ачы язмышы үтә дә хәтердә калырлык калку итеп, әдәби образлар аша төрле тормыш хәлләре, вакыйгалары ракурсында бик ачык һәм күңелгә сеңеп калырлык дәрәҗәдә мавыктыргыч итеп сурәтләнгән. Әсәрләр икесе дә бик укылышлы йөгерек тел белән язылган.
Романнарда – кешеләр язмышы, милләт язмышы. Әсәр шуның белән отышлы: ул, архив материалларына таянып, тарихи дөреслек кысаларыннан тайпылмыйча язылган, андагы иң фаҗигале, җан өшеткеч вакыйгалар да – булган хәлләр.
Гомумән алганда, шәхсән үзем язучының «Язылмаган язмышлар», «Явыз һәм кансыз тиран» романнарын авторның зур уңышы дип саныйм һәм китапка үз укучысын табуны, бәхетле язмыш телим.
Фәйзелхак Ислаев,
тарих фәннәре докторы, профессор
Язылмаган язмышлар
Православие не выработало тех нравственных идеалов, которые бы не позволяли одному человеку владеть другими.
Пётр Чаадаев
«Барыбер чукындырабыз!..»
Санкт-Петербург. 1718 ел, 13 нче сентябрь.
Бүген флот атакае Алексий Раевскийның йокысы йокы булмады: ничек кенә онытырга теләсә дә, аңа моннан берничә көн элек килеп чыккан күңелсез вакыйга һич тә тынгылык бирмәде.
Болай гадәткә кергән, хәтта инде менә ике ел буе һәр көн диярлек кабатланып торган бертөрлелеге белән тәмам эчен пошырып бетергән, туйдырган гадәти, дөресрәге, гадәти булып башланып киткән көн иде ул…
Мичманнар флот чиркәвенә матросларны төркем-төркем иртәнге гыйбадәткә алып килә торды, ул, изге дога укыганнан соң, аларны чукындыра торды. Күнегелгән, гадәти һәм эчпошыргыч эш. Тик хезмәтең шул булгач, бернишләр хәл юк. Инде менә хәзер иртәнге гыйбадәт бетә, монысы соңгы төркем бугай, дип сөенеп кенә торганда, гулливердай таза гәүдәле, озын буйлы, сумала сыман кап-кара чәчле бер матрос кинәт чукынудан баш тартты.
– Мне нельзя, ваше благородие! – диде ул. – Я – магометанин… Нельзя мне это: наш Аллах не велит, ваше благородие!
– Нәрсә, нәрсә? – дип очынып килде аның янына атакай, әле генә ишеткәненә ышанырга теләмичә. – Син нәрсә мыгырданасың анда, ә, матрос?
– Никак нельзя мне креститься, ваше благородие, – диде матрос бу юлы колак тондырырлык тавыш белән. – Я – магометанин. Не положено нам…
– Значит, не положено? – дип сорады шуннан башка ни әйтергә дә белмәгән Раевский һәм, аны карашы белән куркытырга теләгәндәй, үзенең карчыгадай очлы, шул ук вакытта төсен һич тә аерып булмаган күзләрен, тишәрдәй булып, матроска төбәде.
Күпләр әйтүенчә, хәер, ул моны үзе дә сизә иде, аның күз карашында кешенең ихтыярын мизгел эчендә үзенә буйсындыра ала торган ниндидер гипнозлык сәләте бар иде. Атакайның менә хәзер, шушы мизгелдә дә, үзендә шул сәләт барлыгына инанасы килә иде бугай. Ләкин каршында күзләрен зур итеп ачып, киресенчә, үзен гипноз тәэсиренә бирелергә мәҗбүр итәргә теләгән сыман, матрос аның төссез күзләренә керфеген дә какмыйча карап тора бирде. Атакай, аның сихерләүчән бу туры күз карашын күтәрә алмыйча, башын читкә борды. Үзендә бернинди гипнозлау сәләте юклыгын да шушы мизгелдә генә сизде шикелле ул. Югыйсә күпләр аның карашын күтәрә алмыйлар иде, ә монда… Ул нишләргә дә белмичә югалып ук калды һәм шул мизгелдә: «Әллә соң бу матросның күз карашындагы гипнозлык сәләте минекеннән көчлерәкме?» – дип уйлап алды. Тынлык озакка сузылды, инде башка матрослар да, бу хәл ни булып бетәр икән дип бугай, үзара пышылдаша башладылар. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Тик ни эшләргә? Әлеге башбирмәс матросны ничек үзеңә буйсындырырга? Бу сорауларга җавап юк иде, чөнки әле моңарчы чиркәүгә кергән бер матросның да болай ачыктан-ачык каршылык күрсәткәне булмады. Дөрес, чукындыруны зур ризасызлык белән, ничарадан-бичара кабул итү очраклары моңарчы да булгалады булгалавын, тик алар – урыс флотына хезмәткә чакырылгансың икән, нишләмәк кирәк – бу чараны барыбер кабул итәргә мәҗбүр иде. Ә монда… Күр син аны: магометан, имеш! Аңа чукынырга ярамый, имеш! Басурман!
– Значит, не положено? – дип, тагын кабатлады Раевский үзенең соравын.
– Так точно, ваше благородие, не положено.
– Как звать?
– Матрос Искандар Хабибуллин, ваше благородие.
– Татарва, значит… – диде атакай, үзе өчен генә нәтиҗә ясап.
Ләкин моны барысы да, шул исәптән Искәндәр үзе дә ишетте, бу мыскыллы сүзгә ачуы чыгып, аның яңак сөякләре уйнаклап алды.
– Не татарва, а татарин, ваше благородие! – диде ул, горурлык белән башын тагын да югарырак күтәрә төшеп.
Раевский ирексездән, асылда, эчендәге ачуын тыя алмыйча әйткән бу сүзе өчен бераз уңайсызланып куйды. Хәер, юк, нәкъ шушы сүзе өчен түгел, чөнки, аның уенча, бу сүз башбирмәс татарларга карата бик дөрес әйтелгән, «татарва» сүзе хәтта патша указларында да очрый. Монда, менә хәзер, эш башкада иде: ул ирексездән бу матроска тагын бер мәртәбә сүзен кистереп – җитмәсә, нинди горурлык белән бит әле! – әйтергә, шуның белән үз сүзен аста калдырырга ирек бирде. Ирек бирде, һәм моны барысы да ишетеп-күреп торды. Менә ни өчен уңайсызланып калды ул. Ничек кенә булмасын, бу күңелсез хәлне зур җәнҗалсыз гына хәл итәргә, тәмамларга кирәк иде. Кирәк иде генә түгел, вакыт иде, чөнки көтелмәгән бу хәл инде болай да бөтен кәефне бозды.
– Русь флотында христиан динле матрос һәм офицерлар гына хезмәт итәргә тиеш, – диде атакай мөмкин кадәр йомшак тавыш белән. – Бу турыда яхшылап уйларга кирәк булыр сиңа, Александр…
– Нет, ваше благородие, не Александр, а Искандар!
– Күрәм: син бик үзсүзле икән, Искандар. Болай булса, сиңа хезмәт итүе бик авыр булыр.
– Без авырлыктан курыкмыйбыз, ваше благородие!
– Ярар, күрербез, күрербез… – дип мыгырданды Раевский һәм, ачуыннан ашардай булып, матросның йөзенә тагын бер мәртәбә күз төшереп алды. – Мичман, төркемне алып китәргә мөмкин.
Инде болай да үзенең матросы өчен бер тиргә, бер суыкка батып, бу хәлнең кайчан бетәсен көтеп арган мичман, матрос янына йөгереп килде дә, тукмак шикелле зур, йонлы йодрыгын Искәндәр борыны төбенә үк куеп:
– Ты сегодня в карцер пойдёшь, татарин! – дип ысылдады һәм боерык бирде: – Всем на выход!
Чиркәүдә булып узган шушы вакыйга менә инде ничә көн Раевскийның тынычлыгын тәмам бозды. Җитмәсә, үч иткән шикелле: кеше тормышында очрый торган шуның ише хәлләрнең адым саен искә төшә торган гадәте дә бар. Инде оныттым, инде үтте-китте дип уйлап кына куясың, ә алар исә шундук бөтен барлыгы белән күз алдына килә дә баса! Килеп баса да, җанны кимерә, бәгырьне ашый башлый. Менә бүген дә шулай булды: башта шул вакыйга күз алдына килеп, йоклый алмыйча, боргаланып ятты. Бик соң гына йокыга китте. Анысы да тыныч үтмәде: теге әзмәвердәй матрос төшенә кереп йөдәтте. Аның каршысына баскан да, шомырттай кара күзләрен, керфеген дә какмыйча, Раевскийга туп-туры төбәгән һәм, аны мыскыллаган шикелле, тукрандай тукылдый да тукылдый: «Нет, ваше благородие! Нельзя нам, ваше благородие! Не Александр я, ваше благородие! Я – магометанин, ваше благородие!..» Тагын шунысы гаҗәп иде: ни өчендер, аның күз алдына шул матросның туры карашы килеп басты. Күңелне шомландыра, тәнне чымырдаттыра торган караш иде ул. Гадәттә, андый кыю караш аның иясенең каршындагы кешедән өстен торуын күрсәтә, раслый сыман тәэсир калдыра. Өстен? Булмаганны! Татарва ничек синнән, – җитмәсә, урыс атакаеннан! – өстен булсын?! Укучы укытучысыннан беркайчан да өстен була алмый! Бу, гомумән, булырга мөмкин түгел. Ә без башка диндә торучы халыкларга, шул исәптән менә шундый горур карашлы татарларга карата да, укытучы ролен үтәргә тиешле кешеләр! Икенче төрле әйткәндә, миссионерлар! Әйе, әйе, миссионерлар! Безнең өскә бөек миссия йөкләнгән: без тора-бара башка диндә булган барлык иноверецларны христиан диненә кертергә тиеш! Бөек Иван Васильевич патшалык иткән заманнан васыять сыман калган бу миссиядән дә артык ни бар тагын урыс кешесе өчен? Юк башка андый зур миссия!
Бүген төшенә кереп бимазалаган матросның кыю, горур карашы да, чиркәүдә аның белән килеп чыккан күңелсез вакыйга да Раевскийны иртәнге ашын ашап утырган вакытта да тынычлыкта калдырмады: әледән-әле исенә төшеп, рәте-чираты булмаган эзлексез уйларга этәрде. Әйе, уйларында бернинди эзлеклелек тә юк иде. Шул ук вакытта ул үзенең дөрес юлда икәненә тагын бер мәртәбә инанды. Хәер, ул бу уен шул чиркәү вакыйгасыннан соң ук күңеленә беркетеп куйган иде шикелле.
Ә дөрес юл дигәне исә флоттагы хәзерге хезмәте белән бәйле булып, аның инде аннан күптән китәсе килеп йөри иде. Бөтен күңеле белән сизә: аның өчен түгел мондый хезмәт. Юк, һич тә аның өчен түгел! Ул монда, үзенең ташып торган энергиясен тулысы белән эшкә җигәр өчен, җирлек бик тар, бик кысан дип саный.
Раевский, иртәнге ашын ашаганнан соң, бүгенге көнгә дип уена беркетеп куйган Патриарх идарәсенә[1]1
Патриарх идарәсе (Патриаршее управление) – православие диненең иң югары органы, 1721 елда ул Изге синод белән алыштырыла.
[Закрыть] барырга җыена башлады. Җитәр, муеннан гарык ул флоттагы эчпошыргыч бертөрле бу хезмәттән. Хезмәттән генә дә түгел, шәһәргә увольнениегә чыккан матросларның исереклегеннән дә туйды ул. Анысы гына бер хәл, эчкәннән соң нишләгәннәрен дә белештерми бит алар! Чын христианга ярый торган эш түгел бу, дип күпме тукыйсың, күпме үгет-нәсыйхәт бирәсең, юк, барысы да бушка, барысы да стенага сипкән борчак шикелле – тәгәри дә идәнгә төшә, тәгәри дә идәнгә төшә. Син аңа акыл бирәсең, ә ул сиңа берни аңламаган тонык күзләре белән сарык шикелле тик карап тора. Әллә син аңа әйтәсең, әллә түшәмгә, әллә идәнгә. «Аңлыйсыңмы син мин әйткәнне, юкмы, антихрист?» – дип сорыйсың син аннан. Ә ул сиңа: «Нәрсәне, батюшка?» «Эчкәч, сугышырга ярамаганын» – «Ә нишләп сугышмаска, батюшка, әгәр җае чыга икән? Кайчагында җан төрлелек тели бит, батюшка». Бертөрлелек… Бер караганда, аларны да аңлап була кебек: чыннан да, аларның хезмәте дә, аныкы шикелле үк, гел бертөрлелектән генә тора бит. Икенчедән, ничәмә айлар буе диңгездә походларда булганда, алар коры җирне дә бик сагына торганнардыр. Шул тамаша вакыт диңгездә йөзү аларны кыргыйландыра да барадыр, аларның да кешеләр арасында буласылары, үзләрен дә кешеләр итеп хис итәселәре килә торгандыр. Аларның бу халәтләрен аңларга да була шикелле. Ләкин корабтан җиргә төшкәч, кабаклар буенча йөреп, дуңгызга әверелергә димәгән бит. Аннары пычакка-пычак килеп сугышканнарын да белештерми башлыйлар. Исерек килеш шәһәр ир-атлары белән килеп чыккан бәрелештә былтыр гына да сигез матрос пычактан үлде. Менә бит нәрсәгә китерә ул артыгын эчү! Аннан соң үзләре дә матросларыннан ким эчмәгән өлкән офицерлар еш кына аңа гаеп ташлый: «Нигәдер укыган изге догаларыңның, матросларга биргән үгет-нәсыйхәтләреңнең нәтиҗәсе бер дә сизелми, батюшка», янәсе. Әйтерсең корабтан төшкән матросларның йөгәнсезлегенә ул гаепле. Һәр офицер, һәр мичман, һәр боцман үз матросларын үзләре дә тәрбияләргә, билгеле бер кысаларда тотарга тырышырга тиешледер ләбаса!
Икенче яктан, инде гомернең дә шактый өлеше үтелгән. Мәрхүм әтисе, берәр җире сызлаган яисә авырткан вакытларда, еш кына: «Вакыт үзенекен ала шул ул…» – дип әйтә торган иде. Ул вакытта Алексий үзенең яшьлеге белән, әлбәттә, әтисе авызыннан чыккан бу сүзләрнең асылын, төп мәгънәсен аңламый иде. Менә хәзер генә бөтен барлыгы белән аңлый башлады: чыннан да, вакыт үзенекен ала, үзенекен эшли икән шул. Сиздермичә генә, секундлап, минутлап кына, тик бертуктаусыз! Әнә инде аның чәчләренә дә көмеш төшеп килә…
Аны бу Санкт-Петербургның шау-шулы тормышы да, дымлы һавасы да туйдырды, җаны тынычлык тели башлады, тынычлык. Ә ул кайда? Әлбәттә, туган-үскән якларда! Хәер, шәхсән үзе туган-үскән авылын хәтерләми дә инде, чөнки аннан чыгып киткәненә дә күпме вакыт узган! Җитмәсә, ул туган авылы дип шартлы рәвештә генә атарга мөмкин булган Пьяновода рәтләп яшәмәде дә диярлек. Хәтта бу авылны да туган авыл дип авыз тутырып әйтә алмый ул: аңа ничәдер яшь булганда (үзе хәтерләвенчә, тугыз-ун яшьләр тирәсе иде бугай), алар монда Мәскәү янындагы урыс авылыннан күчеп килгән, дөресрәге, рухани әтисен бирегә миссионер итеп җибәргәннәр. Пьяново дигән бу авыл Царёвококшайск[2]2
Царёвококшайск – 1919 елга хәтле Йошкар-Ола шәһәренең исеме.
[Закрыть] шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан иде. Әйе, ул анда рәтләп яшәмәде дә: башта әтисе аны күрше авылдагы чиркәү-мәхәллә мәктәбенә укырга бирде, – үзе рухани кеше буларак, малаеның киләчәк язмышын да дин белән бәйлисе килде. Аннары миссионерлык эше белән авылдан-авылга йөргәндә, гел үзе белән ала торган булды. Шәхсән әтисенең дә даими булышлыгы белән Алексий шактый ук төпле дини белем алды, православие дине нигезләрен бик яхшы үзләштерде.
Хәзер инде Пьяновода аның беркеме дә юк: әнисе чахотка белән бик иртә дөнья куйды, ә әтисе моннан алты ел элек үлде. Дөрес, ул чакта инде алар әтисе поп булып эшләгән күрше авылда яшиләр иде. Мөгаен, хәзер аны анда да, Пьяновода да хәтерләүче юктыр. Әтисе бик дини, өстәвенә дин әһелләренә бик үк хас булмаган нык характерлы кеше иде, мәрхүм. Кемдер әйтмешли, тешләгән җиреннән өзмичә калмый иде. Шул ук вакытта кирәк чакта аннан да йомшак күңелле кеше юктыр кебек тәэсир дә калдыра белә иде ул. Алексий әтисенең бу сыйфатларына бергә миссионерлык эше белән шөгыльләнгәндә бигрәк тә инанды. Ә бу, әтисе әйтмешли, изге эш белән шөгыльләнергә бик иртә, мәхәлләне тәмамлауга ук кереште ул – әлеге эшкә дә әтисе тартты: үзе поп булып торган чиркәүгә эшкә алды. Юк, алар чиркәүдә эшләү белән генә чикләнмәделәр, бик еш кына Царёвококшайск өязе авылларына чыгып, башка диндәге кешеләрне христиан диненә дүндерү эше белән дә җиң сызганып шөгыльләнделәр. Моны алар эзлекле рәвештә, моның бик изге миссия икәненә чын күңелләреннән ышанып башкардылар. Чөнки алар өчен бу 1552 елның 2 октябрендә Явыз Иванның Казанны яулап алуыннан соң башланган гомум дәүләти әһәмияткә ия булган, шуңа күрә иң изге эш булып саналган гамәл иде.
Әй, әтисе белән бергә кулга-кул тотынып эшләгән ул еллар! Аларның һич тә онытыласы юк! Динне чын мәгънәсендә көндәлек эш белән бәйләп алып барган, чын күңелдән бирелеп эшләгән еллар иде ул. Аннары аның – җүләр түгел диген! – дини яктан булса да, хәрби хезмәтне дә татып карыйсы килде, дөресрәге, Санкт-Петербургта хәрби частьта рухани булып хезмәт иткән бер дусының өндәвенә бирелде. Менә шуннан башланды да аның флоттагы хезмәте. Кайчак уйлана-уйлана да үзе өчен моның ялгыш адым булганлыгына чын күңеленнән ышана, шул ук вакытта үзен, Ходай бу эшне дә татып карарга язган булган, дип тынычландырырга тырыша. Алай да күңеленең бер түрендә ул, монда килеп, әтисе башлаган, аннан соң берничә ел бергә дәвам иткән үз эшләренә хыянәт иткән кебек тә тоела.
Менә хәзер, әтисен исенә төшергәч, Алексий Раевскийның күзеннән ике бөртек яшь сыгылып чыкты, һәм ул, почмактагы тәрегә карап, ашыкмыйча гына чукынып алды.
– Ярар, барып кайтырга кирәк, – диде ул аннары, кем беләндер сөйләшкәндәй, үз-үзенә, кесәсендәге прошениесен барлап. – Башка сузарга ярамый.
Бүген һаваның ничек икәнен белергә дип тәрәзәдән урамга күз ташлаган атакай, пыялада эзләр калдырып теләр-теләмәс кенә агып төшкән яңгыр тамчыларын күрүгә, урамдагы салкын бөтен киемен лычма суга батырып, менә хәзер шул салкынны бөтен тәне белән тойган сыман, ирексездән куырылып килгәндәй булды. «Өченче көн ява бугай инде бу эчпошыргыч вак яңгыр, – дип куйды ул һәм, шул тамчыларны тотып карарга теләгәндәй, нечкә, озын бармагын пыяла буйлап йөртеп алды. – Тәмам туйдырды бу яңгыр…»
Туйдырдымы, юкмы, кичә үк күңеленә беркетеп куйган, үзе өчен искиткеч әһәмиятле дип санаган йомышын үтәргә дип, Патриарх идарәсенә барыбер барырга кирәк иде. Ул урамга чыкты. Бер караганда, Алексий атакай үзенең Санкт-Петербургта яшәгән шушы ике елында биредәге һавага тәмам ияләшеп бетте дияргә була. Тик ничек кенә ияләшсә дә, мондагы һава барыбер аның туган ягындагы һава түгел икәнен яхшы сизә: монда дымлылык көчле, сулавы авыррак шикелле тоела. Бәлки, чынында алай ук та түгелдер, бәлки бу туган якларны сагынудан килә торган әсәрле бер хис тәэсире генәдер? Хәер, аның өчен хәзер моның ни әһәмияте бар? Үзе ныклы карарга килде бит инде: китәргә кирәк бу Санкт-Петербургтан, китәргә! Китәргә һәм авыллардан килгән килмешәк матрослардан үзеңне мыскыл иттергәнче, туган яисә шуңа якын якларга кайтып, яраткан эш – миссионерлык белән шөгыльләнергә кирәк! Аның өчен бу коры эш кенә түгел, тирәнрәк төшенеп караганда, әтисе эшен дәвам итү дә.
Ниһаять, менә ул Патриарх идарәсе урнашкан Петропавел крепосте янына да килеп җитте.
«Белгәннәр кайда урнашырга! – дип сокланды атакай, таш крепостька карап. – Тыныч урын, туптан атып та җимерә торган түгел!»
Монда керү дә ул уйлаганча ансат кына түгел икән әле: Алексий атакай ишек төбенә якынлаша башлагач ук, аның алдына, җир астыннан калыккандай, кулларына озын мылтык тоткан ике гренадер пәйда булды, һәм аның кем булуы, кемгә, нинди йомыш белән килүен сораштылар. Дөрес, бик итагатьле итеп кенә. Аның җавапларын тыңлаганнан соң, солдатларның берсе, үз дәрәҗәсен яхшы белгән кешедәй ашыкмыйча-кабаланмыйча, ләкин җитез хәрәкәтләр белән подъездга кереп китте. Шактый озак торды ул анда, хәтта атакай туңа ук башлады. Солдат аннан атакай көтә-көтә тәмам көтек булгач кына килеп чыкты һәм кайсы бүлмәгә керәсен аңлатты.
Әлбәттә, үз үтенече белән аның Экзарх[3]3
Экзарх – Патриарх тәхете сагында торучы (блюститель Патриаршего престола).
[Закрыть] Стефан атакайның үзе янына ук керәсе килгән иде дә, тик солдат әйткән бүлмәдәге кап-кара сакаллы, әле яшь кеше икәнлеге кып-кызыл чыраеннан ук күренеп торган писер аның йомышын тыңлады да:
– Кызганыч, атакай үзе мондасын монда, ләкин анда кешеләр бар, эшләре тиз генә бетәргә охшамаган, – диде. – Мин сезгә епископ Афанасий атакай янына керергә тәкъдим итәм.
– Ярар соң… – диде Раевский. – Аның бүлмәсен ничек табасы?
– Мин сезне үзем озатып куям.
Ул аны, ияртеп, икенче катка алып менеп китте. Анда да кырыкмаса-кырык бүлмә яныннан узып киттеләр һәм, ниһаять, писер, аны бер ишек төбендә калдырып, бүлмәгә кереп китте. «Монда ничә кеше эшли икән?! – дип гаҗәпләнде ялгызы гына калган атакай. – Яшәп тә күрсәтәләр икән соң! Кара син мондагы байлык белән чисталыкны: һәр җире кояштай балкый, көзге шикелле ялтырап торган, лакланган паркет идәнендә таеп егылырлык!»
Писер озак тормады, әйләнеп чыкты да аны бүлмәгә алып керде, ә үзе шундук чыгып китте. Ай-һай зур иде атакайның эш бүлмәсе! Аның кыл уртасында бик озын, өстенә кызыл ефәкме, парчамы ябылган өстәл, аның тирәли ике яклап әллә ниткән гаҗәеп фигуралы һәм атлас белән тышланган затлы урындыклар тезелеп киткән. Өстәлнең аргы башында утырган бүлмә хуҗасын күреп тә булмый диярлек. Хәер, Раевский кергәч, ул өстәле яныннан үзе торып басты һәм, як-ягына каранып, югалып калган Алексийга аның гөрелдәп чыккан бас тавышы ишетелде:
– Подойди сюда, сын мой!
Аны Алексий Раевский шушы тавыш килгән якка карагач кына күреп алды һәм, үзенең каушап калуын сиздермәс өчен, кызу адымнар белән басып торган Афанасий атакай янына таба атлады. Күзгә күренмәс кеше түгел икән ләбаса бүлмә хуҗасы: уртачадан калкурак гәүдәле, нык, таза бәдәнле, шактый агара төшкән чәчләре махсус күпертеп куйган сыман кабарып тора, баксаң, аларны дулкын-дулкын бөдрәлеге шулай кабарынкы итеп күрсәтә икән.
Алексий Афанасий атакай янына килде дә башта аның үзенә таба сузылган кулын үпте, аннары гына:
– Исәнлек-саулык сезгә, атакай! – диде.
– Сиңа да шулай ук. Утыр! – дип, Афанасий атакай аңа урын күрсәтте.
Күрәсең, ул, эш кешесе буларак, тизрәк эшкә керешүне кулай күрде, Алексий утырырга да өлгермәде диярлек, шундук: – Сөйләгез, ни китерде монда сине, улым минем? – диде.
Алексий, бераз каушый-каушый булса да, аңа үзенең йомышын, аны тудырган сәбәпләре турында аңлата алды.
– Хәзер үзегез турында сөйләп бирегез!
Алексий кыскача гына үзе турында сөйләп биргәннән соң, Афанасий атакай, аңа текәлеп карап:
– Димәк, сине флоттагы хәзерге хезмәтең канәгатьләндерми? – дип сорады, «сез» дән «син» гә күчеп.
– Нәкъ шулай, атакай, һич тә канәгатьләндерми.
– Ләкин ул да кирәкле һәм бик изге эш бит, улым минем.
– Аңлыйм мин моны, атакай, яхшы аңлыйм. Тик хак динебез юлындагы изге эшләребез моның белән генә чикләнми ич. Шушы юлда без… ягъни мин… күбрәк файда китерә ала торган башка юллары да бар бит әле аның…
Олы дәрәҗәдәге дин әһеле, аның соңгы сүзләрен ишетмәгән сыман, сүзен һаман аның хәзерге хезмәте тирәсендә йөртте.
– Хәзерге хезмәтең нишләп канәгатьләндерми соң сине? – дип кызыксынуын дәвам итте ул. – Нинди авырлыгы гайрәтеңне чигерде? Бер җаен алгач, минемчә, һич тә авыр хезмәт түгел шикелле.
Минем беркайчан да авырлыклардан зарлана торган гадәтем юк, атакай. Бу хезмәтемнең дә бернинди авырлыгын сизмим. Тик бертөрлелек туйдырды, атакай, бертөрлелек! Һаман бер үк нәрсә, һаман бер үк нәрсә… Ә мин хәрәкәтле, күбрәк кеше катнашындагы эшләргә күнеккән…
– Алай да флот рухание хезмәтенең дә авыр чаклары буладыр бит?
– Була инде… Булгалый инде, атакай… Төрле чак була… Әйе…
– Менә син миңа, үзең әйтмешли, шундый «төрле чак» ның берәрсе турында сөйлә әле!
«Атакай бер дә ашыкмый, ахрысы», – дип уйлап алды Раевский эченнән һәм әле генә авызыннан ычкынган «төрле чак була» өчен үзен ачуланып та куйды: «Кем тартты инде моны минем телдән?!» Тик сүз чыккан иде инде. Халык тикмәгә генә: «Авыздан чыккан артык сүз үз якаңа ябышыр», – димәгән шул. Монда да нәкъ шулай килеп чыкты. Дөрес, атакай шундый берәр очрак турында сөйләргә кушуга ук, аның башына инде кайчаннан бирле кәефен җибәреп килгән теге татар матросы турында сөйләргә кирәк дигән уй килде килүен, тик бу турыда сөйләү түгел, искә дә аласы килми иде. Алексий, каптым мин дигәндәй, утырган урынында угаланып куйды, тик сүз башларга ашыкмады, бүлмәдә аның үзен дә уңайсыз хәлдә калдырган тынлык урнашты. Афанасий атакай аның нәрсәнедер яшерәсе килүенме, нәрсә турындадыр сөйләргә кыенсынуынмы шундук сизеп алды һәм, табактай түгәрәк, таза йөзен аңа таба ия төшеп, әле яңа гына зәңгәр буяу белән буяган сыман зәп-зәңгәр күзләре белән бик мөлаем итеп карады да йомшак тавыш белән:
– Мин дөресен сөйләгән кешене яратам, ялганны җенем сөйми, – диде. – Сөйлә, ничек бар, шулай сөйлә, улым минем!
Бу юлы каршы килеп яисә нинди дә булса башка нәрсә турында алдап маташырга мөмкин түгел иде, ул тотты да теге Искәндәр-Александр исемле матрос белән булган хәл турында сөйләп бирде.
– Барыбер чукынмадымы? – дип сорады Афанасий атакай, бөтен гәүдәсе белән өстәленә иелә төшеп, бу турыда тыңлап бетергәч.
– Юк, атакай, барыбер чукынмады!
– Очрашканым булды минем алар белән. Горур халык… – Атакай, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай, бер мәлгә тынып калды. Кем белә, бәлки, ул шушы мизгелдә кайчандыр нинди дә булса татар-мөселман кешесе белән очрашуын хәтерләп алгандыр. Тик кайда, кайчан, ничек очрашкан ул татарлар белән, анысын әйтеп тормады. Шулай бераз вакыт дәшми торганнан соң, бары тик өч сүз генә өстәп куярга кирәк тапты: – Артык горур халык…
– Белмим, горурлыкмы бу, әллә ниндидер аңлаешсыз үҗәтлекме?..
– Горурлык, – диде Афанасий атакай, сүзенә мөһер суккандай нык итеп. – Һичшиксез, горурлык. Баш ияргә яратмый торган халык ул татарлар.
– Яраталармы, юкмы, Иван Васильевич барыбер баш идерде бит аларны! – Алексий атакай бу сүзләрен шундый горурлык белән әйтте ки, аларны баш идерүдә үзе дә җиң сызганып катнашкан диярсең. – Һич аңламыйм: җиңелгәннәр икән, нишләп бу чынбарлык белән килешеп, безнең бердәнбер дөрес динебезне кабул итмәскәдер?!
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?