Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Шулай гына була күрсен инде! – дип куйды ул. – Сез үзегез безнең якларга нинди эш-йомыш белән килеп чыктыгыз?

– Без урыс булмаган халыкларга бердәндер дөрес һәм дә изге христиан диненә керү юлында булышу максаты белән йөрибез, Сибгатулла абый, – диде иеромонах.

– Ничек булышу?! – дип гаҗәпләнде хуҗа. – Ничек итеп?

– Башка диндәге күп кеше әлегә христиан дине нигезләрен, аның асылын тиешле дәрәҗәдә аңлап бетерми. Шуңа күрә христианлыкка күчүне суза киләләр. Православиене тизрәк кабул итәсе, бөтен күңелләре белән шуңа тартыласы урында, әйтик, әгәр мөселман татарларны күздә тотсак, алар, үзләренең ялгыш карашта торучы абыз муллалары коткысына бирелеп, аңа ниндидер шик белән карауларын дәвам итәләр. Ә без әнә шундыйларга ярдәм итәргә тиеш…

– Ничек итеп? – дип кабатлады Сибгатулла үзенең соравын. Ул бу попның (аның өчен ряса кигән һәр кеше дә поп иде) әле генә әйткәннәрен аңлап бетермәде бугай.

– Әлбәттә, аңлату, төшендерү юлы белән. Яхшылап аңлатучы булганда, кешеләр, һичшиксез, үзләренең яшәеш рәвеше итеп изге христианлыкны сайлаячак.

– Әйт әле, батюшка, әгәр дә һәр халык үзе өчен инде әби-бабалары сайлаган, алардан буыннан-буынга күчә килгән үз диннәрендә калсалар ни була? Бу кемгә комачаулый?

Сибгатулланың бу соравы иеромонахны уңайсыз хәлдә калдырды. Ул утырган урынында ничектер угаланып алды, чөнки җавап бирер өчен кыен сорау иде бу. Аңа: «Нишлисең, бу бездән генә калмаган, Казанны яулап, Казан ханлыгын җимергән Явыз Иваннан ук килә бит!» – дип җавап биреп булмый, чөнки ул үзе үк өй хуҗасының күңелендә урысларга карата ачу тудырырга мөмкин. Аннары: «Илдәге диннәр төрлелеге Русиядә бердәмлек булмауны күрсәтә, ә аны булдыру өчен, анда яшәүче халыкларның барысының да бер генә диндә булуы шарт», – дип аңлатсаң да ничек?.. Шуңа күрә Раевский, Сибгатулланың бу соравына ул аңларлык, канәгатьләнерлек җавап табу өчен, бу мизгелдә миен бик киеренке эшләргә мәҗбүр итте.

– Бу ил тынычлыгы өчен кирәк, – диде ул, ахырда шундый җавапка тукталып. – Бер диндәге кешеләрнең бер-берсенә бернинди дәгъвалары да булмый, булуы да мөмкин түгел. Ә төрле диндәгеләр арасында низаглы хәлләр килеп чыгу мөмкинлеге зур. Димәк, илдә тынычлыкның бозылуы бар. Аңлашыламы, Сибгатулла абый?

Раевский әңгәмәдәшен хөрмәт йөзеннән тулы исеме белән генә түгел, ә «абый» сүзен кушып дәшүен сизми дә калды. Инде ул аңа икенче тапкыр шулай мөрәҗәгать итә иде бугай.

– Аңлашылды, ләкин ышандырмады, – диде өй хуҗасы. – Төрле диндәгеләрнең дә бүлешер нәрсәләре юк. Әйе. Шулай булгач, алар арасында нигә низаглар килеп чыгарга тиеш икән?

– Азмыни?.. Мәсәлән, православиене дөрес аңламаганнан да килеп чыгарга мөмкин алар. Менә шәхсән үзең безнең дингә күчкән кешеләргә, әйтик, менә хәзер шушында утырган, безнең динне кабул иткән Егорга ничек карыйсың? Шәт, ачу беләндер, ә? Әйт әле, яшермичә генә!

– Ниткән ачу?! Сезнең динне кабул итүе белән ул безнең авылныкы булудан туктамады, тик исеме генә үзгәрде: элек Гәрәйша булса, хәзер – Егор. Безнең халыкта «Җаны теләгән, елан ите ашаган» дигән әйтем бар. Шулай булгач!.. Миңа дисә, кеше ник немецлар динен кабул итми! Тик кеше булып калсын! Менә эш нәрсәдә, минемчә. Әйе.

Раевскийның эченә бераз җылы йөгерде: «Димәк, аңа кайсы дин дә барыбер! – дип уйлап алды ул. – Алайса, аның христианлыкка күчүе дә ихтимал! Әгәр дә мәгәр авылдашлары тарафыннан зур хөрмәткә ия булган мондый кеше христианлыкка күчә калса, бу хәл үзе үк искиткеч зур файда китерә алыр иде! Көтүдәге сарыклар алдан барган кәҗә артыннан ияргән шикелле, аның үрнәгендә безнең дингә күчүчеләр шактый табылыр иде».

– Мин сине дөрес аңласам, сиңа кайсы дин дә барыбер, ә, Сибгатулла абый? – диде Раевский, аңа таба иелә төшеп. – Димәк, син православиене дә кабул итә аласың?

– Дөрес аңламагансың, батюшка. Минем өчен теләгән динен тоткан һәр кеше дә барыбер, дидем мин. Һәр кеше үзе теләгән динне тотсын! Менә, мәсәлән, үзем – мөселман динендәге кеше. Әйе. Аны ничәмә йөз еллар буе әби-бабаларыбыз тоткан. Ул буыннан-буынга килә. Шуңа күрә мине башкасы кызыксындырмый.

Ул арада хуҗабикә Бәдерхәят өстәлгә җырлап торган самавырын китереп куйды, үзе бизәкләп-чуклап тукыган тастымалга төрелгән бер бөтен түгәрәк ипи алып чыгып, Сибгатулласына бирде, ә ул, кунакларның урыс динендәге кешеләр икәненә һич тә игътибар итмичә, бисмилласын әйтеп, күкрәгенә терәп, телемнәргә кисәргә кереште. Шундук өстәлдә солы боткасы пәйда булды, кунаклар алдына матур итеп бизәлгән агач кашыклар куелды.

– Аш-судан җитешегез! – диде Сибгатулла, кулына алган кашыгын күрсәтеп. – Игътибар итегез: үзем ясаган кашыклар! Ничек, ошыймы?

– Син ясаган булгач, ничек ошамасын инде, Сибгать! – дип, Егор кулы белән янында утырган авылдашының аркасыннан дусларча гына кагып алды. – Кулларың алтын бит синең!

Шуннан соң Алексий да алдына куелган кашыкны алып, әйләндерә-әйләндерә карарга кереште.

– Чыннан да, үзең ясадыңмы син боларны, Сибгатулла абый? – дип сорады ул.

– Кашык ясауның бер авырлыгы да юк аның! – диде хуҗа кеше.

Шулай сөйләшә-сөйләшә ашап эчкәннән соң, инде табыннан кубып, сәкегә килеп утыргач, моңарчы төп йомышын ничек башларга белмичә, җай килүен көткән иеромонах, үз алдына сөйләнгәндәй, йомшак тавыш белән:

– Ә мин, Сибгатулла абый, сине безнең дингә керергә өндәргә килгән идем, – дип куйды һәм, сүзләренең аңа ничек тәэсир итүен белергә теләгән сыман, йөзенә күтәрелеп карады. – Православие – иң дөрес дин бит! Син күңелеңнән моны үзең дә тоеп яшисең шикелле…

Өй хуҗасы, аның сүзләрен ишетмәгәндәй, берни дә дәшмичә, моны, чыннан да, үзе ясавына ышанырга теләгән сыман, кулындагы кашыгын әйләндерә-әйләндерә каравын дәвам итте. Тик ишеткән икән ул аларны, шулай беравык тынып торганнан соң, ул, ашыкмыйча гына, кашыгын өстәлгә куйды да:

– Безне моңа кыстаучылар күп булды инде, батюшка, – диде. – Башкалар теләсә нишләсен, тик мин мондый эшкә бармыйм. Ә кайсы диннең дөрес икәненә килгәндә, һәркем үз динен иң дөресе дип саный. Әйе. Моның өчен беркемне дә гаепләргә кирәкми. Инануы бар икән, һәр кеше үз динен тотсын.

– Буй җиткереп килә торган тагын бер малаең бар бугай синең, Сибгатулла абый?

– Әйе, бар. Уникенче яше.

– Әгәр гаиләң белән христианлыкка күчсәң, малаеңның монысы рекрутлыктан котыла ала, Сибгатулла абый! – дип җанланып китте иеромонах. – Бөек Пётр патшаның бу турыда махсус указы бар! Әби-бабайларга карап кына яшәп булмый, хәзерге тормыш турында да уйларга кирәк. Ә монда шундый мөмкинлек! Файдаланып калырга ашык, Сибгатулла абый! Уйла бу турыда, яхшылап уйла! Күрәм, син акыллы, аек баштан фикер йөртә торган кеше.

– Аллаһ язганны күрербез, – диде Сибгатулла. – Дөрес әйтәсең, безнең дин кешеләре гел аек баштан йөри. Бездә исерткеч нәрсәләр тыела. Эчүне урыс дине генә хуплый: побы да эчә, мәхәллә кешеләре дә!..

Бу сүзләрне ишеткән иеромонах утырган урынында угаланып алды, чөнки бөтен гомерен шуңа инанып яшәгән һәм изге дин буларак башкаларны да шуңа тартылырга өндәгән үз дине турында мондый бәяне ишетү бер дә күңеленә ятышлы түгел иде. Шуңа күрә бермәл аңа каршы ни әйтергә дә белмичә уйланып калды.

– Бәндәләрнең төрлесе бар бит… Мәсәлән, үземнең андый нәрсәне авызыма да кабып караганым булмады! – диде.

– Урыс дине аны рөхсәт итә. Эш менә нәрсәдә. Кыскасы, без бала-чага түгел, безне үгетләп маташырга кирәкми, батюшка! Аллаһ язмышында ни язган, кеше дөньялыкта шуны күрә…

Беренче мәртәбә Бәрәскәдә Сибгатулла белән очрашуы, аны христианлыкка күчәргә өндәү менә шулай тәмамланган иде. Дөрес, ул баруы да эзсез калмады, әлбәттә, үгетли торгач, Егор булышлыгы белән, аның ниндидер туганы булган бер гаилә башлыгын урыс динен кабул итәргә күндереп булды. Бу – хатыны һәм ике баласы белән дүрт кеше дигән сүз.

Нишлисең, монысы белән дә канәгатьләнергә туры килде…

…Менә хәзер, берничә елдан соң, кабат шул авылга барышлары.

Алар, Бәрәскәгә кереп, килеш-килбәте белән җимерек сарайны хәтерләткән Егор өе янына килеп туктадылар. Беренче килүләрендә бу өй әллә ни төзек, матур булмаса да, мондый ук шыксыз түгел кебек иде. Ә хәзер… Хәер, капка дигәне ул чакта да юк иде югын.

Өй хуҗасы килеп чыкмасмы дип, олаудан төшмичә, бераз көтеп тордылар, тик җилләргә генә түгел, капка дип атарлык нәрсәнең бөтенләй булмавы аркасында, керергә теләгән һәр җан иясенә шыр ачык булган «капка» төбенә чыгучы кеше күренмәде. Раевский арбадан төште дә, монахларны калдырып, өйгә кереп китте. Анда Егорның хатыны берүзе генә иде. Аның әйтүенчә, ире берничә кеше белән бергә Бәрәскәдән күрше урыс авылы зиратына бер үлгән туганнарын җирләргә киткән. Баксаң, православие динендәге үлгән кешеләрне Бәрәскәнең мөселман зиратына күмәргә рөхсәт тә ителми, моны керәшеннәр үзләре дә теләми, шуңа күрә мәетләрен моннан сигез чакрымдагы Грязево дигән урыс авылына алып барып күмәләр икән. Бу юлы Егорның хатыны, аны тануын таныса да, Казаннан тикле килеп чыккан кунакка бернинди ачык чырай да күрсәтмәде, түргә узарга чакыру түгел, хәтта чәй дә тәкъдим итмәде.

– Егор кайчан кайтыр икән соң? – дип сорады инде бу юлы Бәрәскәгә иеромонах дәрәҗәсендә түгел, ә архимандрит санында килгән атакай.

– Кем белгән инде аны!.. – диде уртача буйлы, бик ябык гәүдәле, битләре куе сипкел белән бизәлгән хатын. Раевский аның исемен хәтерли алмады. – Аннан соң ничек кайтып керер бит әле… Мәетне күмеп кайтканнан соң, поминка була: эчеп, мәетне искә алалар…

Менә хәзер монда тукталып булмасын аңлаган Алексий атакай, нишләргә соң, дип уйга калды. Килмешәк шикелле капка төбендә көтеп тору да уңайсыз, бүтән керәшен йортына барып төшсәң тагын ничек?.. Бер дә таныш түгел кешегә килеп керү уңайсыз да. Ә Егор, ни әйтсәң дә, таныш кеше иде инде.

– Шушы тирәдәрәк кенә керәшен гаиләсе яши торган өй бармы? – дип сорады ул хатыннан.

– Бар, атакай, бар! – диде аның бу соравына шатланган шикелле тоелган хатын. – Шушы урамның каршы ягында дүртенче йорт – Бәчүкләр йорты. Үзе әле күптән түгел генә безнең яннан узып китте. Өйдә булырга тиеш!

Раевский чыкты да, арбага утырып, Бәчүкләр өенә киттеләр. Килеп туктадылар да берәр кеше килеп чыкмасмы дип көтә башладылар. Дөрестән дә, күп тә үтмәде, киртә сыман гына ясалган җил капкадан йөзен сакал-мыек басып алган ир-ат килеп чыкты.

– Бәчүк? – дип сорады Раевский кисәк кенә, исәнләшеп тә тормыйча.

– Әй-йе, Бәч-чү-үк, Бәчи-лий булам, – диде ир-ат. – Кем кирәк? Нигә?

– Башта исәнләшик әле, Бәчүк. Исәнлек-саулыкмы? Без – Зөя шәһәреннән. Православие динен тарату буенча эш алып баручылар…

– Исәнмесез, исәнмесез! – дип, Бәчүк аның сүзен бүлдерергә ашыкты. – Ә кайда ул Зөя дигән шәһәр?

– Тау ягында, Казан шәһәре янында. Без Егорда тукталмакчы идек тә, ул мәет җирләп йөри икән.

– Әйе, якын туганы үлеп китте шул аның. Соң, бераз көтеп торыгыз, ул арада Егор да кайтып җитәр, – диде Бәчүк.

Күренеп тора: ерак җирдән килгән кешеләрне һич тә үзендә калдырасы килми иде. Юлчылар моны аның сүзләреннән бик яхшы аңлады. Әйе, бу юлы Бәрәскә Раевскийны якты йөз белән каршы алмады.

«Бер караганда, бу Бәчүк элеккеге мөселман нәселеннән ич! – дип уйлап алды атакай, аның инде шактый вакыттан бирле кырынмаган йөзенә җирәнгеч караш ташлап. – Ә бу халык үзенең кунакчыллыгы, эчкерсезлеге белән билгеле. Шулай булгач, гәрчә христиан диненә күчкән булса да, ул сыйфатлар анда да калырга тиеш иде ләбаса! Юк, калмаган. Нишләптер дине белән бергә ул аларны да югалткан. Нәрсә, моңа христианлыгы гаеплеме? Юктыр, монда диннең ни гаебе булсын икән?..»

Инде нишләргә?

Ә Бәчүкнең үз уйлары. Нигә әллә кайдан килеп чыккан, гомерендә беренче мәртәбә генә күргән бу кешеләрне кунак итәргә тиеш ди әле ул?! Казан тикле ерак җирдән алар бер генә көнгә килмәгәндер. Җитмәсә, атлары да бар, аны да ашатырга кирәктер. Үзләренең дә ашарларына юньле азык-төлек юк әле монда! Аннан соң безнең такы-токы гына аларга ошамас та. Ә миңа Казан кунаклары килде дип, баерак татарлар ишеген кагарга була булуын да, – алар, шуның ише йомыш төшкәндә, беркайчан да буш кул белән чыгармыйлар, – тик ни өчен аларга дип, йөземне ертып, кешегә барырга тиеш ди мин?! Юк инде, Егорны беләләр икән, шуңа гына барсыннар!

– Егор хәзер өенә кайтырга тиеш, – диде ул, ашыгып. – Инде алар Грязево зиратыннан күптән кайтты. Поминкада гына утыра ул… – диде Бәчүк, ашыга-ашыга. – Әгәр дә бик ашыгыч кирәк булса, йөгереп кенә барып, хәзер үзем апкайтам мин аны! Берничә генә йорт аркылы алар…

Архимандрит: «Ярар, алайса», – дип әйтеп тә бетермәде, өеннән бик акрын, теләр-теләмәс кенә килеп чыккан ир күз ачып йомганчы юк та булды. Аның артыннан бары тик «Мин хәзер!» дигән ике сүзе генә ишетелеп калды.

Чыннан да, озак та үтмәде, капка төбендә башта Бәчүк үзе, ә аның артыннан исә алпан-тилпән килгән Егор килеп тә җитте. Егорның авызы ерык, ул Раевскийны ерактан ук танып алды һәм, ике кулын ике якка җәеп:

– Ишәнме-шаулармы, хөрмәтле атакай! – дип, аны кочаклап ук алды, аннары, куллары белән аның аркасына дусларча каккалап алгач, монах егетләр белән дә күреште. Баксаң, аның берничә теше төшеп, ул, хәзер сөйләшкәндә, берничә хәреф урынына «ш», «ж» хәрефләрен әйтә икән. – Ничә кышлар, ничә жәйләр! Шин мине ачулана күрмә инде, атакай, мин бераз ни… жур кайгылы көнем… Әле күмеп кенә кайттык та, шуны ишкә алып утырырга туры килде. Бер шүж белән әйткәндә, поминка. Ә анда, үжең беләшеңдер…

– Ярар, ярар, андый чакта рөхсәт ителә инде… Синең авыр кайгыңны уртаклашам, – диде архимандрит, йөзенә кайгылы төсмер чыгарып. – Нык булырга тырыш, бирешмә!

– Яхшы шүжең өчен рәхмәт, атакай. Әйе, рәхмәт яхшы шүжең өчен. – Егорның күзләрендә, кайгысыннан бигрәк, – салмыш кешедә кайгы озак торамыни! – зур кунак авызыннан чыккан сүзләрнең исерек башына тәэсире аркасында бугай, яшьләр күренде. Тик үзен тиз кулга алды. – Йә, нәршә көтәбеж? Борыгыз атны, әйдә, бежгә киттек!

Егор өенә кайттылар. Монахлар анда атакайның кушуы буенча үзләре белән алып йөргән тары, солы ярмалары белән бергә бераз шикәр дә алып керде. Архимандритның берәр җиргә озаграк кунача барасы булса, кирәк-ярагы чыгар дип, шуның ише азык-төлекне арбасында йөртә торган гадәте бар иде. Менә хәзер бик тә ярап куйды. Аларны биргәч, Егор хатынының – исеме Мария икән – йөзе күз алдында яктырып китте.

…Бу юлы Бәрәскәдә бер атнага якын булдылар. Егор белән андагы тормыш турында озак-озак сөйләшеп утырдылар. Әлбәттә, тугыз ел эчендә авылларында, һәр җирдәге шикелле үк, шактый гына үзгәрешләр булган. Кемнәрдер үлгән, яшьләр үсеп буй җиткерә торган, аннары өйләнешкәннәр, кемнәрдер, чукындырудан качып, әлегә чукындыру эше белән шөгыльләнүче христиан дине руханилары һәм миссионерларының кулы җитмәгән Урал артына китеп барганнар. Чөнки соңгы вакытларда күрше-тирәдәге урыс авылы поплары гына түгел, хәтта Вятка өязеннән дә еш килгәли башлаганнар. Бу аңлашыла да, әлбәттә. Бәрәскә тикле зур авылны христиан диненә күчерү уе, максаты күпләргә тынычлык бирми.

Башка халыкларны урыс диненә тартуның зур әһәмияткә ия булган тагын бер ягы бар бит: алар христианлыкта ныгып калган очракта инде, киләчәктә алардан православие динендәге балалар туачак! Дөрес, Егор әйтүенчә, шушы тугыз ел эчендә элек Айбулат һәм Хөсәенгали исемнәрен йөрткән, аннары Ләксәй белән Харитон дигән исемнәр алган ике ир-ат гаиләсе – барлыгы җиде кеше, чукынып, урыс диненә күчкән. Алар бу юлга балаларын рекрутлыктан алып калу өчен барган.

Раевский, әлбәттә, Сибгатулла турында да сорашты.

– Картая инде, шижелеп картая Шибгать, – диде Егор. – Картаймый нишләшен? Икенче малаен да рекрут итеп ала яжганнар иде дә, ярый әле, урыш диненә кереп өлгерде. Шуннан бирле бик үжгәрде ул… Үженә урын табалмый шикелле… Бала кайгышы картайта ата-ананы, бала кайгышы!..

– Әгәр дә безнең дингә теге чакта ук күчсә картаймый иде ул. Әнә шул үҗәтлеге картайта аны!

– Кем белгән инде аны?..

– Алай да Сибгатулла абыйны күреп сөйләшсәң начар булмас иде…

– Киңәш итмим, – дип кырт кисте Егор. – Шин аның ачуын гына китерәшең, хәжер урышларны күралмый ул. Малаең белән гомерлеккә аерылышшаң, үжең нишләр иең икән, атакай?

Егорның бу соравы ачуын китерде. Надан дисәң дә надан инде авыл кешеләре! Дин хакына өйләнүдән дә баш тарткан, аның нәрсә икәнен дә белмәгән кешегә, бигрәк тә руханига, шундый сорау бирәләрме инде, йә?! Үзенең өйләнмәгән булуы хакында әйткән иде бит инде ул аңа, ахмак булмаса!

Архимандритның бу турыдагы күңелсез әңгәмәне озайтасы килмәде, ул, ачуын йотып, бары тик:

– Шулайдыр инде анысы, шулайдыр, – дию белән канәгатьләнде.

Аннан соң бәрәскәлеләрдән кемне, кайсы гаиләне христианлыкка тартырга мөмкин булуы турында сөйләшеп алдылар, чөнки монда тагын килеп чыгуының сәбәбе дә шушы мәсьәлә иде ич.

– Бер дә әйтә алмыйм шул, – дип уйга калды Егор, бу хакта сүз кузгалгач. – Бик тә начар тормышта яшәүчеләр күп күбен дә… Әгәр шундыйларны кием-шалым яишә күлмәклек шитшы-мажар белән кыжыкшындырып булша гына инде… Белмим тагын…

– Без мондый бүләкләр бирүне оештыра алабыз, – дип җанланып китте миссионер, – тик үз диннәреннән генә йөз чөерсеннәр!

– Кайберәүләр ялангач йөри диярлек. Алар арашында диннәренә бөтен күңеле белән бирелмәгәннәре дә булырга тиеш дип уйлыйм.

– Минем үзем белән алты пар аяк киеме, сигез кафтан, бераз шикәр бар бит, әй! Шуларны бүләк итеп карасак? Ничек уйлыйсың, Егор, аларга ия табып булырмы? Берәрсенә бүген үк барып карасак? Ә? – Атакайның төссез күзләрендә өмет чаткылары кабынды.

– Кемгә барып карыйк икән шоң? – диде Егор, уйга калып. Сүзен бераздан гына дәвам итте: – Ярар, тәвәккәлләп карыйк, алайша. Тау башы очындагы Рәхимуллага барып карыйк, булмаша. Бик авыр тормышлы… Бершеннән-берше кечкенә дүрт балашы гына бар! Житмәшә, шоңгы балашын тапканда, хатыны да үлеп китте мешкеннең!..

– Киттек!

– Тик шин бүләкләреңне үжең белән алмый тор әле. Болай гына, анда да икәү генә барабыж. Монахларың монда калшын, аларны да алмыйбыж. Башта аның кылларын тартып карарга кирәк әле…

– Ярар, син әйткәнчә булсын.

Егор, Рәхимулла атлы бу кеше бик начар тормышлы, дигәч, атакай аның йорт-каралтысын да шыксыз итеп күз алдына китергән иде. Шуңа күрә аның өе янына килеп җиткәннән соң, тактадан ясалган капкасын, йортының да, гәрчә иске икәнлеге күзгә бәрелеп торса да, шактый төзек һәм җыйнак хәлдә икәнен күреп алгач, ирексездән: «Боларны Егорның йорт-җире белән чагыштырып та булмый ич!» – дип уйлап куйды.

Өйгә беренче булып Егор керде, ә атакай – аның артыннан. Хуҗа – кырык-кырык ике яшьләрдәге уртача буйлы, түгәрәк битле, чәче пәке белән кырылган ир-ат – өйдә иде. Аннан башка – Егор дөрес әйткән икән! – бер почмакта, чыр-чу килеп көлешә-көлешә, дүрт бала – ике кыз һәм ике малай – ниндидер уен уйнап маташалар иде.

Көтмәгәндә авылдашы Егорга ияреп килеп кергән таныш булмаган попны да күргәч, өй хуҗасы ничектер югалып ук калды шикелле. Шуңа күрә керүчеләрнең сәламенә дә җавап бирмичә, нәрсә эшләргә дә белмичә, утырган урынында катып калды. Ул ишек катындагы кулдан ясаган эскәмиядә пычкы кайрап утыра иде.

– Хәерле көн, Рәхимулла! – диде Егор, аның белән күрешеп. – Нигә катып калдың? Беж шине ашарга килмәдек, курыкма! Хәл-әхвәлеңне белергә дип кенә кагылуыбыз… Таныш бул: бу – Казаннан ук килгән Алекший атакай, ул шинең ничек яшәп ятуың белән кыжыкшына. Андый-мондый ярдәм кирәкмиме икән, ди…

– Миңа бернинди ярдәм дә кирәкми, – диде, әкренләп аңыша башлаган Рәхимулла, попка шикле караш ташлап. Тик күрешергә дип кулын сузмады. Үзе урыныннан торды да шул эскәмиясенә күрсәтте: – Утырыгыз! Аллаһның биргәненә шөкер, безнең бөтен нәрсәбез дә бар!

– Ашыкма шин, ашыкма! Башта яхшылап уйла шин! Шинең тормышның авыр икәнен барыбыж да беләбеж бит…

– Хәзер кемнең тормышы җиңел? Барыбызныкы да авыр. Тора-бара яхшыланып та китәр әле, Аллаһ боерса.

– Балаларың да күп. Аларны ашатырга-эчертергә кирәк…

– Аллаһ ни дигән? Җан биргәнгә җүн бирермен, дигән. Шулаймы, Егор дәдәй?

Аларның татарча сөйләшүен тыңлап тору туйдырды бугай, архимандрит сүзгә кушылды:

– Как тебе живётся, сын мой? – дип сорады ул йомшак тавыш белән.

– Нәрсә, ул керәшеннәр побы түгелмени? – дип сорады хуҗа Егордан.

– Юк, ул безнеңчә белми… Урыш ул…

– Ә мин урысча белмим. Шуңа күрә аның ни әйткәнен аңламыйм, – диде Рәхимулла.

– Кыланма ла инде, кыланма, Рәхим! Мин беләм ич: урыш телен яхшы шукалыйшың ич шин!

– Мин урысча незнайт, – диде өй хуҗасы, Раевскийга карап. – Ничего незнайт… Не понимайт…

– Жнает, жнает! Нарочно он, нарочно… – дип, Егор үзенә ачу белән карап алган атакайны тынычландырырга ашыкты. Аннары, татарчага күчеп, авылдашына таба борылды. – Жүләр шатма, Рәхим! Ул шиңа ярдәм итәргә тели. Аның шикәре, итекләре, өшкә кия торган кафтаны бар! Теләшәң, ул аларны шиңа бүләк итә ала. Бер тиеншеж. Ишетәшеңме? Бер тиеншеж!

– Нигә шулкадәр юмарт икән ул, ә, Егор дәдәй? – дип сорады Рәхимулла, аңа үзенең матур, ниндидер шаян, хәйләле чаткылар ялтырап киткән чем-кара күзләре белән туры карап. – Нәрсә, әллә аңа, миңа булышырга дип, Казаннан ук әйтеп җибәргәннәрме?

Егор аның тел төбен шундук аңлап алды. Димәк, ул үзенә күрсәтелгән ярдәм өчен ни беләндер барыбер түләргә кирәклеген чамалый! Шуңа күрә, боргаланып-сыргаланып тормыйча, турысын әйтеп салырга булды:

– Ни инде… Шиңа бежнең дингә күчәргә кирәк, Рәхим. Һичшикшеж, күчәргә кирәк! Тормышың жиңеләеп китәр. Авыр бит шиңа, бик авыр. Хатының булша да бер хәл ие…

– Киңәшең өчен би-и-ик зур рәхмәт, Егор дәдәй. Ләкин побыңа әйт: мин аның ярдәменә мохтаҗ түгел. Кабатлап әйтәм: Аллаһ җан биргәнгә җүн бирә ул! Шөкер, бүгенге көндә теләнчелеккә чыкканыбыз юк. Киләчәктә дә чыкмабыз, Аллаһ боерса. Син аңа минем сүзләрне яхшылап җиткер, Егор дәдәй! Мин бер пар итек, бер шакмак шикәр яисә бер кафтан өчен әби-бабаларымнан килгән иманымны сата торган кеше түгел. Башка минем янга килеп тә йөрмәсен!

– Үж бәхетеңнән үжең йөж чөерәшең бит шин, Рәхим. Кара аны, аңыңа килершең, шоң булыр, – диде Егор, ачуы килеп. – Малайларың рекрут яшенә житәр, менә шунда ишеңә төшәр шинең! Ник тыңламадым икән, дияршең!

– Ярар, Егор дәдәй, сүзне шуның белән бетерик әйдә. Йә ачуланышып китәрбез. Бер-беребездән дошман ясашмыйк!

– Ярар шоң, шау бул, Рәхим! – диде Егор һәм алар сөйләшкәнне берни аңламыйча тыңлап торган архимандритка дәште: – Пошли, батюшка!

Капка төбенә чыктылар. Икесе дә – сөйләшүне алып барган керәшен дә, аларның бер сүзен дә аңламаган, ләкин күңеле белән монда эшнең барып чыкмаганын бөтен күңеле белән сизенгән Раевский да ачулылар иде.

– Нәрсә, бирешмиме? – дип сорады атакай, бераз вакыт сүзсез генә атлаганнан соң.

– Үжен әллә кемгә куйган була. Иманын шатмый, имеш!

– Ул иман дигәне нәрсә тагын?! – дип гаҗәпләнде Раевский.

– Моны аңлатуы авыр, атакай. Чөнки урышларда да, беждә дә юк «иман» дигән шүж. Ә болай аны үж диненә ышану дияргә була. Ул бик жур нәршә, атакай, бик жур нәршә!

– Аңладым мин, – диде ачуы килгән атакай төрпә генә. – Бүләк турында әйттеңме соң син аңа?

– Ишетергә дә теләми! Мин хәерче түгел, ди.

– Әй авыр да соң бу татарлар белән сөйләшү-ү-ү! – дип сузды архимандрит.

– Алар гади татар гына түгел, мөшелман бит алар, атакай. Мөшелман! Шуңа авыр ул, шуңа!..

Һәр икесе дә, үз уена чумып, шактый вакыт сөйләшмичә генә бардылар.

Егор кунак алдында үзенең шактый авыр хәлдә калуына көенде. Чөнки бу үҗәт Рәхимулла янына аны ул алып килгән иде бит. Аны эшләренең пешәренә тәмам ышандыра да язган иде. Ә ул, хәерче Рәхимулла, әнә нинди каты чикләвек булып чыкты! Теләнчелектә йөргәнебез юк, имеш! Кеше аның авыр тормышын аз булса да җиңеләйтергә тырыша, ә ул… Ходай җан биргәнгә җүн бирә, янәсе. Ярар, алайса, көт аның җүн биргәнен!..

Атакайның башында исә үз уе. Эченнән генә, бу кешенең өенә барып килүләре өчен: «Авылдашларының кәефләрен дә, хәл-әхвәлләрен дә белми икән! – дип, күңеленнән Егорны да ачуланып алды. – Бу кеше турында шундый матур итеп сөйләгән булды, әйтерсең ул урыс динен кабул итәргә безне генә көтеп тора!» Хәзер нишләргә инде? Беренчесе белән эш пешмәде дип кул селтәргә дә кайтып китәргәме? Юк, килгән-килгән болай гына кайтып китеп булмый ла инде! Тагын тырышып карарга кирәк…

– Тагын кемнәргә, кайсы өйләргә кереп карарга икән? – дип сорады ул Егордан, үз-үзе белән сөйләшкәндәй әкрен генә. Ләкин янәшәсендә сүзсез генә атлаучы юлдашы да ишетте аны. – Шултикле ерак җирдән килеп, буш кул белән кайтып китүе уңайсыз. Уңышлы чыгамы, уңышсызмы, барыбер тагын берничә кешегә кереп карарга кирәк, минемчә…

– Ни әйтергә дә белмим инде, атакай, – диде Егор күңелсез генә. – «Нигә шин авыл буенча ниндидер поп белән йөришең?» – дип, аннары мине ачуланулары да бар. Мөшелманнар ряша кигән монахны да поп дип беләләр. Өнәп бетерми алар… – Ул, урысларны, дип әйтмәкче иде бугай, ләкин тукталып калды, әйтеп бетермәде. – Бәлки, шин үжең генә, ә, атакай? Мин шине берәр йорт янына алып килермен дә, шин, шунда кереп, үжең генә шөйләшеп караршың…

Шулай эшләделәр дә. Бара торгач, Егор аңа, бер өйгә күрсәтеп:

– Менә шушында кереп кара әле, атакай! – диде. – Мин бераж ужып китәм дә, шине көтеп, шушы тирәдә йөренеп торырмын…

Архимандритның урамнан ул күрсәткән өйгә таба борылуы булды, капка төбендә балта белән бүрәнә кабыкларын юнып яткан ир, аны күрүгә үк, тиз генә тактадан ясалган капкасыннан кереп китте. Атакай килеп җиткәндә, өйнең кече капкасы бикле иде инде. Ул аны шакырга кереште, тик нихәтле генә шакыса да, аны ачучы булмады. Шулай уйланып басып торганда, борылып, бу хәлне күз кырые белән генә күзәтеп торган Егор килеп җитте һәм, капканы йодрыгы белән төя-төя, ачу белән:

– Ач әле капкаңны, Шәмигулла, ач! Бала-чага түгел бит шин… – дип кычкырды. – Шинең кереп киткәнеңне күрдем ич мин. Ач әйдә, ач!

Бераздан ишегалдыннан өй хуҗасы Сәмигулланың:

– Синме соң ул, Егор дәдәй? – дигән тавышы ишетелде.

– Әйе, мин, мин. Ач капкаңны!

– Хәзер, Егор дәдәй, хәзер. Сабырсызланма!

Капка ачылып китте дә, аннан башта Сәмигулла дигән бу ир-атның башы күренде, аннан төп шикелле тәбәнәк, юан гәүдәсе килеп чыкты.

– Исәнме-саумы, Егор дәдәй!

– Ишән әле, ишән. Гомердә булмаганны, нишләп көпә-көндеж капкаңны бикләп утырашың шин?!

– Арыдым да бераз ял итеп алыйм дигәнием. Ә нәрсә, берәр йомышың төштеме әллә миңа, Егор дәдәй?

– Минем шиңа бернинди йомышым да юк, менә бу кешенеке бар, – диде Егор, Раевскийга күрсәтеп.

– Ә минем поплар белән бернинди алыш-бирешем дә юк! Булырга да мөмкин түгел…

– Ашыкма шин, Шәмигулла! Башта өеңә чакыр, кунакны капка төбендә тоту килешми…

– Анысы шулай, әйдә, өйгә керегез! – дип чакырды өй хуҗасы.

Аның артыннан өйгә керделәр. Анда чисталык вә пөхтәлек хөкем сөрә иде. Утырыштылар. Шундук Сәмигулла:

– Йә, попның ни йомышы бар миндә? – дип сорады.

– Малаеңның олышы ничә яшьтә әле шинең?

– Монда минем малайның ни катнашы бар?!

– Рекрут яшенә житеп килә түгелме?

– Ундүртенче яше белән бара…

– Менә күрәшең, рекрут булырга да күп калмаган! Вакыт дигәнең тиж ужа ул, Шәмигулла. Димәк, аны яныңда калдыру турында уйларга да вакыт. Беләшеңдер, Пётр патшаның шундый фәрманы бар: кем дә кем хриштиан динен кабул итә, шул рекрутлыктан котыла. Шижәшеңме? Һич тә начар фәрман түгел бит! Шунышын да беләшеңдер: рекрутлар гомерлеккә алына! Инде шин аны башка күрә дә алмыйшың дигән шүж.

– Димәк, бу поп мине динебезгә хыянәт итәргә үгетләргә килгән? Ә син, Егор дәдәй, авылдашыбыз була торып, аңа ярдәм итеп йөрисеңме? Сиңа күпме түли ул моның өчен?

– Вәт жүләр! Мин бит, ахмак булмашаң, шине бәладән коткарырга телим!

– Әйдә, без болай килешик, Егор дәдәй: син мине бернинди бәладән дә коткармыйсың, минем турыда кайгыртмыйсың… Әгәр дә минем йортка поп белән тагын киләсең икән, мин синең белән башка исәнләшмим дә! Ә хәзергә шуның белән сүз тәмам. Аллаһ язганны күрербез…

– Алай да шин бу турыда уйла әле, Шәмигулла, уйла! Яхшылап уйла! Шоң булмашын!.. – диде Егор урыныннан күтәрелеп һәм өй хуҗасы белән сөйләшү түгел, бер генә сүз дә әйтергә туры килмәгән атакайны ияртеп чыгып китте.

Икесенең дә кәефләре начар, сүз белән аңлатырлык та түгел иде. Карале, нинди уңышсыз сәфәр булды соң әле бу?! Хәтта бәрәскәлеләр алар белән сөйләшергә дә теләми!

Шулчак мәчет ягыннан мулланың азан әйткән тавышы ишетелде. Күп тә үтмәде, алар Егор өенә кайтып барган урамда мәчеткә ашыгучы малай-шалайлар, егет диярлек яшүсмерләр, төрле яшьтәге ир-атлар һәм таякка таянган бабайлар күренде.

Алар архимандрит Бәрәскәдә булган бер атна вакыт эчендә егермеләп гаиләдә булып, аларны христиан диненә күчәргә өндәп карадылар. Ләкин атакайның үзләре белән алып килгән бүләкләре дә ярдәм итмәде, бу юлы мөселман диненнән ваз кичәргә теләгән бер генә кеше дә табылмады…

Үч иткән шикелле, атакай белән монахлар, Зөягә җыенып, Бәрәскә авылыннан чыгып барганда да, аларны мәчет ягыннан килгән азан авазы озатып калды.

«Менә нәрсәдән мәхрүм итәргә кирәк боларны! – дип уйлап алды архимандрит, авыл эченә таба күз атып. – Шуннан соң иманнары какшый башлар иде аларның!..»

Исәнме, Санкт-Петербург!


Берничә көннән Зәйгә кайтып керүгә үк, Алексий атакайны конторада башкарган эшләре турындагы хисап белән Изге синодка чакыруларын әйттеләр. Ул бу хәбәргә бераз гаҗәпләнеп калды, чөнки моңарчы ул бу мәсьәлә буенча Санкт-Петербургка барып йөрми, тиешле тәртиптә язмача хисап җибәрү белән генә чикләнә иде. Ә монда – башкаланың үзенә!

«Нишләп үзгәрттеләр икән элеккеге тәртипне? – дип баш ватты ул. – Әллә бу Яңа керәшен конторасының Казан епархиясенә буйсындырылуы белән бәйлеме икән? Алай дисәң, ул чакта мин мондый хисапны Илларион атакайга гына бирергә тиеш түгелме соң? Ә ул – синод алдында. Кирәк дип санаган очракта, синод хисап белән үзенә мине түгел, ә епархия башлыгын чакырырга тиеш!..»

Икенче яктан караганда, аңа, ничәмә ел вакыт үткәннән соң, Санкт-Петербургка тагын бер тапкыр барып чыгу мөмкинлеге дә начар түгел кебек тоелды. Әйе, анда соңгы мәртәбә моннан ундүрт ел элек булган иде бит ул. Бу еллар эчендә үзгәрдеме икән башкала, әллә һаман элеккечәме? Аралашып яшәгән дуслар, таныш-белешләр исән-саулармы? Кыскасы, Алексий атакай, алар белән булачак очрашуларны күз алдына китереп, бераз дулкынланып та куйды. Тик җәһәннәм астындагы ул шәһәргә барып җитәсе бар бит әле! Кайтканда да, өч атна чамасы кайтты бугай ул аннан! Аннары ул анда үзен дуслары, күргән-белгәннәре белән очрашуга түгел, ә православие диненең иң югары, җитәкче органына иноверецларны христиан диненә тарту юлында нинди файдалы эшләр эшләве хакында чакырулары турында искәреп, күңелсезләнеп калды. Синод каршында басып тору уен эше түгел! Анда, даими әгъзалар булып саналган алты митрополиттан башка, күпме архиерей утыра! Кыскасы, әзерләнергә кирәк. Ул тиз генә писер белән казначейны үзенә чакыртып алды.

Синодтан килгән чакыру кәгазеннән архимандрит атакайның анда ни өчен чакырылуын һәм аңа нинди мәгълүматлар кирәген белгән бу ике кеше инде аларны күптән әзерләп куйганнар икән. Аның үзләрен ни өчен чакыруын әйтүгә үк, алар бу турыда беравыздан:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации