Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Хәзер син чын христианин булдың, сине шушы изге вә зур вакыйга белән чын күңелемнән котлыйм. Хәзер инде син православие дине белән бергә яңа, урыс исеме дә алырга тиешсең. Шушы минуттан башлап Гаяз дигән исемеңне оныт, моннан соң синең исемең Григорий булыр. Аңладыңмы?

– Аңламаска! Җүләр түгел ич мин! – дип елмайды Гаяз-Григорий. – Миңа ошый, матур исем!

– Ә фамилияң? Ничек әле фамилияң? – дип сорады архимандрит.

– Хәбибрахманов.

– Ә фамилияң моннан соң Харитонов булыр. Менә шушы минуттан башлап, элеккеге исемеңне дә, фамилияңне дә оныт! Хәзер син – Григорий Харитонов. Аңладыңмы, сын мой?

– Аңламаска! Җүләр түгел ич мин!

Шулай итеп, Зөя шәһәренә мөселман-татар булып аяк баскан Гаяз Хәбибрахманов аның чиркәвеннән Григорий Харитонов дигән керәшен булып чыкты.

«Сәлам дә язмыйм!..»

Вакыт үтә, флот хезмәте бара торды. Искәндәр белән Алексей менә инде ничә ел буе бер үк корабльдә хезмәт итәләр. Бер караганда, флотта гына түгел, хәтта солдат хезмәтендә дә сирәк күренеш иде бу. Анда да, монда да үзгәрешләр даими рәвештә булгалап тора: берәр авыруы аркасында флот хезмәтенә яраксыз дип табылган кайбер матросны ярга солдат хезмәтенә күчерәләр яисә ниндидер сәбәп белән башка корабльгә җибәрәләр. Солдат хезмәтендә дә шул ук нәрсә: берәр бәхетсез очрагына эләгеп бөтенләй хезмәт итә алмаслык хәлгә килгән солдатны үлсә өендә үлсен дип кайтарып җибәрәләр, еш кына солдатларны бер ротадан икенчесенә яисә бөтенләй икенче полкка, йә шәһәр гарнизоннарына җибәрәләр. Ә монда менә инде унике ел буе бергә!

Алар үзара шулкадәр дуслашып беттеләр, хәтта бер-берсенең авылларында калган якыннары турында да биш бармак шикелле беләләр иде. Монысы да бер хәл, аларны иң берләштергәне һәм аерылгысыз дуслар иткәне үзләренең ана телләре булды. Очрашкан чакларында аулак урын табып рәхәтләнәләр иде шунда татарча сөйләшеп! И-и, туган телнең нинди кадерле, нинди җанга ятышлы икәнен язмыш туган-үскән якларыннан әллә кайларга, кемдер әйтмешли, җәһәннәм тишегенә илтеп ташлаган кешеләр генә бөтен ачыклыгы, бөтен аһәңе белән тоя белә, сизә ала торгандыр. Ә Искәндәр белән Алексей исә нәкъ менә язмыш җилләре Санкт-Петербург дигән шәһәргә китереп ташлаган татар балалары иде ич!

Шөкер, хезмәт бара, аңа ияләнеп кенә түгел, чын мәгънәсендә күнегеп үк беттеләр. Хәзер исә мөмкин булган кадәрле үз корабльләренә яңа килгән яшь матросларга авыр флот хезмәтен үзләштерергә ярдәм итәргә тырышалар. Алар икесе дә яшьләргә беренче айларда ничек авыр икәнен яхшы аңлыйлар – моны үз тиреләрендә татыдылар.

Хәзер алар хәтта өйләреннән алган хатларны да бергәләп укыйлар иде.

Тик Әүхәди-Алексей өеннән шушы арада гына алган хаты турында, аны бергә уку түгел, Искәндәргә әйтмәде дә. Бу хәл аны гаҗәпкә калдырды: «Ни булды? Хат алуын нигә яшерде? Әллә өйләрендә берәр күңелсез хәл килеп чыкканмы югыйсә?» – дип уйлады ул эченнән генә. Авылдан хат алган көннәрдә ул элек, кулына кояш тоткандай балкып-шатланып, әллә кайдан:

– Хат алдым, хат! – дип кычкыра торган иде.

Шулай дустына ике-өч көн чамасы үпкәләп йөрде-йөрде дә – ул көнне икесе дә шәһәргә увольнениегә чыкканнар иде – Преображенская мәйданындагы бакчада эскәмиядә рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырганда, Искәндәр Алексейдан:

– Бу юлы өйдән ниләр язганнар соң? – дип сорады.

Дусты аның өеннән хат алганын белми дип йөргән Алексей, зур ялганында тотылган кеше сыман, аның көтелмәгән бу соравыннан ничектер дертләп китте һәм, син бу турыда кайдан беләсең дигәндәй, тиз генә аңа карап алды, тик җавап бирергә ашыкмады. Бермәл шулай сүзсез торганнан соң гына, бер дә ашыкмыйча:

– Гадәти хат. Чуктыйн-чук сәлам! Бернинди яңалык та юк… – дип куйды.

– Алай да? Әти-әниең исән-саулармы соң?

– Шөкер, исәннәр.

– Ә энекәшең Александр?

– Бу турыда сорамавың яхшырак…

– Сузма инде, әйт, ни булды? Авырыймы әллә?

– Авырмый. Авырса яхшырак булыр иде…

– Карале, Алексей, һич аңламыйм: сиңа ни булды соң әле?! Нигә минем белән кырлы-мырлы сөйләшәсең? Әйт, ниһаять, ни булды?

– «Ни булды, ни булды?..» Энекәш Александр священниклар әзерли торган мәктәпкә укырга кергән. Зөя шәһәрендә мөселман-татарларны христианлыкка күчәргә үз телләрендә өндәү өчен, керәшен балаларыннан священниклар әзерли торган шундый мәктәп ачканнар! Аңлыйсыңмы, заманында Явыз Иван иң беренче булып буйсындырган, аннары Казанны алыр алдыннан гаскәрләрен ял иттереп, көч туплап яткан Зөя шәһәрендә! Шуны аңлыйсыңмы син? – Алексей ачуыннан төкереп куйды. – Менә сиңа кирәк булса, ә!

– Туктале, Алексей, ник гаеплисең әле син аны? Ул синең әти-әниең, синең үзең кебек үк, христиан динен кабул иткән кеше бит инде!

– Син монда әти-әнине дә, мине дә катыштырма! Алар да, мин үзем дә – күңелем белән барыбер мөселман. Ә ул? Үзе генә бер хәл ие, ә ул башкаларны да православиегә өндәүче, чукындыручы поп булып йөриячәк! Аңладыңмы шуны? Поп булып, күкрәгенә зур тәре асып йөриячәк! Тфү! – дип, Алексей тагын төкереп куйды.

– Соң, син үзең дә йөртәсең бит ул тәрене. Тик күкрәгеңә түгел, муеныңа асып. Ә аны ачуланасың…

– Ачулану гына түгел, моннан соң мин аңа сәлам дә язмыйм! Белдеңме? Сәлам дә язмыйм!

– Син һич тә хаклы түгел, Алексей: аның бернинди гаебе дә юк. Монда миллионнарны үз диннәренә тартырга тырышучы, Русиядә бер генә дин булырга тиеш дип саташучы дәүләт белән чиркәү гаепле. Бу эшне син дә, мин дә, энекәшең Александр да, безнең әти-әниләр дә башламады. Бу – дәүләт күләмендә алып барыла һәм бернинди әдәп законнарына да сыймый торган вәхшилек! Ә син бертуган энең Александрны… Ул да, син дә, мин дә, гомумән, барыбыз да – сакаллы урыслар тудырган шартка җайлашырга мәҗбүр ителүчеләр генә. Исән-имин калу өчен!

– Син миңа нигә акыл өйрәтеп маташасың әле?

– Чөнки син энекәшеңә зур гаеп ташлыйсың.

– Нәрсә, аны ул священниклар мәктәбенә көчләп керткәннәрме? Нигә кирәк аңа анда уку?! Ул бит, тышкы яктан христиан булып, күңеле белән мөселманлыкта кала ала иде!

– Алай димә. Аның ул мәктәпкә ничек кергәнен белмисең бит син. Бәлки, көчләп керткәннәрдер? Менә шулай, Алексей. Безнең әби-бабайлар тикмәгә генә: «Адәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас», – дип әйтмәгәннәр.

– Ләкин шул ук әби-бабаларыбыз: «Пычак ярасы китә, намус карасы китми», – дип тә әйткән бит! Димәк, Александр безнең нәселгә намус карасы китергән булып чыга.

– Нәтиҗә ясарга ашыкма! Сабыр бул! Кешене гаепләү ансат ул. Монда без тыштан урыслар белән бергә чукынып, эчтән: «Мин мөселман булып калдым», – дип, үз-үзебезне алдап йөрибез икән, карарга кирәк әле монда: кайсыбызның намусы карарак икән – энекәшеңнекеме, әллә безнекеме? Менә шуны тулысы белән, бөтен яклап ачыклый алсаң гына ясарга була нәтиҗәне. Шылдымы? – Искәндәр, шаярып, Алексейның аркасына суккалап алды. – Ашыккан ашка пешкән… Ә әтиең ничек? Һаман мөселман динен тотамы икән?

– Аллага шөкер, ул тота. Мин моны, ачык итеп язмаса да, – ул-бу булмасын, белә күрмәсеннәр дип курка! – хатларыннан сизеп торам. Безнең Александр гына… Менә хәзер шушындый картинаны күз алдыңа китер инде: бер өйдә – бер түбә астында! – яшертен генә мөселман динен тотучы әти һәм… – Алексей ачуыннан йодрыкларын йомды, тешләрен шыкырдатып кысты да алдында ниндидер җирәнгеч нәрсә торган сыман төкереп куйды. – Һәм шул ук вакытта, күкрәгенә зур тәресен асып, озын кара кием кигән малае – поп яши! Җитмәсә, өйнең бер почмагында лампада белән икона тора! Поп, ягъни минем энекәш Александр, өйгә кергән саен, ашаган саен, шул почмакка карап чукынып-чукынып ала! Күз алдыңа китерә аласыңмы син шуны, ә, Искәндәр дус? Бик тә кызык картина килеп чыга түгелме? Дөрес, аны күз алдына китерүе дә кыен. Мондый нәрсә төшкә генә керергә мөмкин…

– Ашыкма! Бәлки, алар мондый эшкә үзара килешеп баргандыр? Ул чагында әтиеңнән беркем дә шикләнми, аның чынында үз динен тотканын белмиләр. Мөмкинме шулай булырга?

– Белмим, белмим… Әтинең аңа, священник бул, улым, дип әйтүен һич күз алдыма китерә алмыйм! Бу турыда уйлый-уйлый башым катты инде!

– Әйтәм аны, хат алуың турында да әйтмәдең. Мин, ни булды икән, дип йөрим. Баксаң, син күңелеңнән энекәшеңне битәрлисең икән. Калдыр бу эшеңне! Исән-имин калу өчен җайлашу заманы хәзер… Ә аңа һәр кеше үзенчә җайлаша. Алла боерса, тора-бара килер шундый яхшы заман, анда кешеләр барысы да үзләре булып яши башлар. Урысы – урыс, татары – татар, чувашы – чуваш, удмурты – удмурт, мордвасы – мордва, башкорты башкорт булып, һәрбере үз динен тотып! Беркемнән курыкмыйча, беркемнән оялмыйча, беркем алдында да җайлашмыйча!

– Бу турыда тыңлавы бик күңелле, әлбәттә. Тик килерме икән соң андый хөррият заманы? Аның килеренә бик шикләнәм мин, Искәндәр дус. Кайчан килер икән соң? Ул килгәнче, барыбыз да урыска әйләнеп бетмәбезме? Бик каты кысалар икән бит, бик каты! Әти үзенең хатларында гел «авылда озын киемлеләр көннән-көн еш күренә башлады» дип яза әнә. Алай гынамы! Урыс дине, урыс дине дип азынулары бернинди чик-чаманы да белми башлады бит. Өченче көн плацта поп нәрсә җиткерде безгә? Үз колакларыбыз белән ишеттек бит! Урыс диненнән яңадан үзенең еврей диненә кайткан капитан-лейтенант Николай Возницын белән аны шуңа өндәгән Вайнер Гершман утта яндырылганнар! Асып үтерсәләр дә бер хәл иде, юк, утта яндырып, нинди газаплы үлемгә тартканнар! Сүз белән аңлатып та, аңлап та булмаслык нинди коточкыч вәхшилек! Кешеләр үз диннәрен тоткан өчен!

– Минекеләр дә яза ул кара киемлеләр турында. Ләкин барыбер киләчәк әле андый вакыт! Кайчан килерен әйтеп булмый, тик, иманым камил, гел болай бармас бу дөнья. Карап-карап торыр да түземлеге төкәнгән Ходай чик куяр моңа, Алла боерса, чөнки һәрнәрсәнең дә бер чиге була. Булырга тиеш! – диде Искәндәр, ачуыннан хәтта бераз ярсый төшеп. – Аллаһ барысын да күреп-белеп тора ул. Аның да сабырлыгы чиксез түгелдер…

– Конечно же, погода сегодня просто замечательная! – диде шунда Алексей һәм киерелеп куйды.

– Син нәрсә?! – дип, Искәндәр дустына гаҗәпләнеп карап алды.

– Әнә бит бер поп килә, – диде Алексей, тавышын әкренәйтә төшеп.

Ул арада өстенә ряса кигән атакай алар утырган эскәмия янына ук килеп җитте.

– Да даст Бог вам здоровья, сыны мои! – диде поп, алар янында туктап.

– Спасибо, батюшка! Тебе тоже здоровья желаем, батюшка! – дип җавап кайтарды алар икесе берьюлы.

– Спасибо, сыны мои, спасибо. Можно, я тоже посижу с вами – отдохну?

– Пожалуйста, батюшка, пожалуйста!

– Вы, вижу я, матросы?

– Да, батюшка, матросы.

– Как служится?

– Хорошо служится, батюшка, не жалуемся.

– Один мой друг детства несколько лет тому назад тоже служил на флоте. Правда, служил он там священником. Не припоминаете такого? – Раевский его фамилия. Алексий Раевский.

– Раевский?!

– Да, Алексий Раевский. Что, припомнили такого?

– Да, батюшка, служил у нас такой священник. Но это было уже очень давно!

– Значит, он и есть. Каким он запомнился вам?

– У него, батюшка, была своя служба, у нас – своя… – диде Искәндәр.

– Да, тоже верно, – диде поп һәм, ни өчендер, алар сүзен кабатлап куйды: – У него была своя служба, у вас – своя.

– А где он сейчас? – дип сорады Алексей.

– О-о, он сейчас большим человеком стал! – диде поп, уң кулын бераз югары күтәрә төшеп. – В Свияжске монастырём и Новокрещенской конторой заведует!

– Монастырь – это понятно, батюшка. Но что за контора эта Новокрещенская?

– Это такая организация, которая занимается посвящением инородцев в христианство. Понятно вам, сынки мои?

– Да, вполне понятно, батюшка. Спасибо за разъяснение.

– Не за что, не за что! А вы сами русскими будете, сынки мои?

– Нет, батюшка, татары мы!

– Да? – дип, поп аларга күзлеге өстеннән күзләрен зур итеп ачып карап алды да китәргә ашыкты. – Ох, мне уже идти пора, оказывается.

– Сидите, батюшка, отдохните ещё!

– Хватит, пойду потихонечку. Прощайте, матросы! Да благославит вас Бог на добрые дела, сынки мои!

– Спасибо, батюшка.

Поп, ашыкмыйча гына, урыныннан торды да аллея буйлап китеп барды.

Ул Алексий Раевскийның яшьлек дусты поп Аполлон иде.

– Татар икәнне белгәч, тиз шылды бу безнең яннан! – дип көлде Алексей. – Әй, ничек яратмый бу урыслар инородецларны! Ә син киләчәк ул заман дип лаф орасың. Башка халыкларга карата мондый караш дәвам иткәндә, белмим, кайчан да булса килер микән андый заман?..

– Акыллы башларның берсе: «Бар нәрсә дә уза, бар нәрсә дә үзгәрә», – дигән. Хәтта күз алдында, көтмәгәндә үзгәрә! Әйтик, бөтен матросның җелегенә төшкән, бәгыренә тигән мичман Ярославцев кайда хәзер? Ә ул бар иде бит…

– Менә аның хакында бик дөрес әйтәсең! Килешәм: бар иде, кинәт кенә юк булды, ә! Гаҗәп бит, бер караганда: кич белән корабльдә матросларны барлап йокыга таратты, ә иртә белән үзенең эзен дә тапмадылар! Бик тә сәер һәм бик тә серле рәвештә юкка чыкты ул бәндә…

– Әйе, юкка чыкты шул. Беләсеңме ни өчен? Ходай Тәгалә, бүтән аның ерткычлыгына түзеп тора алмыйча, үзенә чакырган аны, – диде Искәндәр. – Бар нәрсә дә үзгәрә, дигәнне расламыймыни бу? Бик яхшы раслый!

Чыннан да, моннан дүрт ел чамасы элек походта чакта, бернинди эз дә калдырмыйча кичен йокларга яткан мичман Ярославцевны башка күрүче дә булмады. Аны эзләп, бөтен корабльнең астын өскә китерделәр, тик барыбер таба алмадылар. Бу хәлдән хафага төшкән өлкән офицерлар, корабльдәге бөтен матрос һәм кече офицерларны, боцманнарны берәм-берәм чакырып, һәрберсеннән көтмәгәндә генә юкка чыккан мичман турында сораштырдылар. Тик аны йокы алдыннан үткәрелгән гадәти кичке тикшерүдән соң беркем дә күрмәгән булып чыкты. Бу хәлдән соң офицерлар да аптырашта калды. Сәбәбе дә бар бит: тик торганда, ничә офицер һәм күпме матрос хезмәт иткән корабтан кеше бернинди эзсез юкка чыксын әле! Үтергәннәр дип уйларлар иде, караваты янында да бернинди кан таплары табылмады! Палубада да шикле бернәрсә дә күренмәде! Анысы бер хәл, походтан кайтып кергәч, аның югалуы турында штабка ни дип хәбәр итәргә, ничек акланырга? Бу турыда өлкән офицерлар шактый баш ватты, ләкин соңыннан «Мичман Владимир Ярославцев төнлә, барысы да йокыга талгач, корабльдән диңгезгә ташланып, үз-үзен үтергән» дигән карарга килделәр. Походтан кайткач, югары түрәләргә шулай дип җиткерделәр дә. Алар исә, корабльдә бу турыда сораштыру үткәргәндә язылган беркетмәләрне «Эш» кә теркәп куйдылар да, моңарчы Русия флотында күренмәгән гадәттән тыш бу вакыйга, шөкер, шуның белән тәмам булды.

Шушы хәлдән соң корабль офицерлары нигәдер үз матросларыннан шикләнә башлады.

– Карале, Алексей, әллә без увольнениегә шушы бакчада бәхәсләшеп утырырга дип чыктыкмы?! Әйдә, булмаса, шәһәрнең үзәк урамнарын булса да әйләнеп чыгыйк!

– Әйдә соң! Мин һич тә каршы түгел, – дип елмайды дусты, урыныннан күтәрелеп.

Низаг

Яше олыгаю аркасында ялга җибәрелгән архиепископ Тихон урынына Казан епархиясенең яңа җитәкчесе итеп архиепископ Илларион Рогачевский билгеләнде. Аннан эшләрне кабул итеп алганда, ул Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыреның аерым статус белән яшәп ятуына, аның җирле епархиягә түгел, ә турыдан-туры синодка буйсынуына игътибар итте һәм бу хәлгә бик тә гаҗәпләнде. Ничек инде Казан янында гына булган монастырь һәм чиркәү Казан епархиясенә карамый?! Ничек инде ул моннан җәһәннәм астында булган Санкт-Петербургка, Синодның үзенә генә буйсына?! Ярый торган эш түгел бу!

– Ничек шулай килеп чыкты соң бу, атакай?! – дип сорады ул Тихоннан. – Ничек бу хәлгә юл куйдың? Ничек ризалаштың моңа?

– Изге синодның махсус указы шулай иде. Без нишли алабыз? – булды җавап.

– Ризасызлык белдерергә, Синодка хат язарга иде! «Без нишли алабыз?» дип кул кушырып утырсак, тора-бара алар безнең тагын берничә чиркәвебезне дә тартып алыр!

– Синод указы буенча, Богородицк монастыре махсус статуска ия. Ул Идел буе һәм Урал арасында яшәүче иноверецларны безнең дингә тарту үзәге булып тора. Аның каршында Яңа керәшен конторасы дигән оешма төзелде.

– Төзелсен, башка диндәге халыкларны христианлыкка тарту буенча да эшләсеннәр. Тик ул, безнең җирлектә булгач, епархиягә буйсынырга тиештер ич?

– Тулысынча килешәм синең белән, ләкин, әйтәм бит, Синод указы шундый иде.

– Тәртип түгел бу, атакай. Аек акыл белән аңлап булмый моны! Һич тә аңлап булмый!

– Анысын тора-бара үзең карарсың инде… Минем Синод белән араны кискенләштерәсем килмәде.

Илларион атакай Казан епархиясе эшләрен ашыкмыйча, бик тәфсилләп кабул итеп алды да Әрхәрәй йортына Богородицк монастыре һәм бер үк вакытта Яңа керәшен конторасы җитәкчесе булып торган архимандрит Алексий Раевскийны чакыртырга кушты. Ләкин Зөягә аны чакырырга барган иеромонах:

– Архимандрит Раевский, бу арада бара алмыйм, эшләрем күп, диде, – дигән җавап белән кайтты. – Бераз бушагач, атакай белән танышырга үзем килеп чыгармын, диде.

Билгеле, мондый җавап Илларион Рогачевскийның ачуын китерде. Янәсе, нинди башбаштаклык бу?

– Чыннан да, шулай дидеме? – дип сорады ул иеромонахтан.

– Нәкъ шулай диде, атакай, Алла үзе шаһит!

Моны ишетү тагын да авыр иде. Ләкин алай да ул хәзергә, үзен әллә кемгә санаган бу архимандритны күреп сөйләшкәнчегә хәтле, аңа каршы бернинди адым да ясамаска, аның үзенә килеп чыкканын сабыр гына көтәргә булды. Аннары шунысы да бар: беренчедән, аның бу горурлыгын киметү өчен нишләргә, нинди адым ясарга кирәклеген үзе дә белми иде әле. Икенчедән, әгәр ул үзен шулай бәйсез тота, епархия җирлегендә яшәп тә аны санга сукмый икән, димәк, аның Синодта яклаучылары, үз кешеләре булуы да бик мөмкин бит!. Юк, башта аны күреп сөйләшергә, кылларын тартып карарга кирәк: аңа үз-үзенә шундый ышаныч кайдан килә икән?

Ниһаять, гәрчә инде бу вакыт эчендә ачудан шартлар хәленә җитсә дә, ул сабыр гына көткән сәгать тә җитте: беркөнне Әрхәрәй йорты ишегалдына гап-гади арбага җигелгән атта Алексий Раевский үзе килеп керде! Бу вакытта архиепископ, ни турындадыр уйланып, тәрәзәдән карап тора иде.

«Бу нинди карачкы тагын? – дип куйды ул, ашыкмыйча гына арбадан төшкән кара кафтан кигән озын буйлы, ябык гәүдәле, ярым бөгелә төшкән дин әһелен күреп. – Берәр чиркәү побыдыр, мөгаен».

Ул урынына килеп утырды. Күп тә үтмәде, аның ишеген шакыдылар.

– Керегез, кер! – диде ул калын тавышы белән.

Ишек катында әле генә арбадан төшкән кеше басып тора иде.

– Сиңа исәнлек-саулык телим, атакай! Мин Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыре һәм Яңа керәшен конторасы җитәкчесе Алексий Раевский булам. Сине Казан епархиясе җитәкчесе вазифасына билгеләнүең белән чын күңелемнән котлыйм һәм бу авыр вә изге эшеңдә уңышлар телим, – дип тезеп китте архимандрит, кабинет хуҗасына бер сүз дә кыстырырга ирек бирмичә. – Мин синең белән танышып, хәер-фатихаңны алырга дип, бу вазифага билгеләнүегез хакында ишетүгә үк килергә җыенган идем дә, тик әле бер, әле икенче эш килеп чыгу сәбәпле, бу визитымны һаман кичектерергә туры килде. Гафу ит, атакай!

– Бик шатмын синең белән танышуыма, бик шатмын, түрдән уз! – диде кабинет хуҗасы, аңа үзе каршында урын күрсәтеп. – Динебезне иноверецлар арасында тарату буенча башкарган изге эшләрең хакында күп кенә яхшы сүзләр ишеткәнем бар.

– Кулдан килгән кадәр тырышабыз инде, атакай, – дип, Раевский күрсәткән урынга килеп утырды. – Исәнлек-саулыктамы, атакай?

– Аллага шөкер, әлегә саулыктан зарланган юк. Ә үзең ничек соң, архимандрит, авырмыйсыңмы?

– Авырырга вакыт юк әле! – дип елмайган булды архимандрит, тик бу аның чырай сытуына гына охшап калды. – Бөтенләй вакыт юк!

– Анысы яхшы… Әйе, яхшы анысы. Күп кешене эшсезлек боза, – диде епархия башлыгы. – Мине үзең һәм бераз соңгы айларда башкарган эшләрең белән таныштырсаң иде, архимандрит!

Алексий Раевский кыскача гына үзенең мәхәллә мәктәбендә укуы, әтисе белән яшьтән үк ничек миссионерлык эше белән шөгыльләнүләре, Санкт-Петербургта флотта священник булып хезмәт итүе турында сөйләде. Казанга патша үзе кул куйган указ буенча кайтуы турында әйтергә дә онытмады.

– Башкалада яхшы танышларың бар, ахрысы? – дип сорамый булдыра алмады архиепископ, бу указ турында сүз чыккач.

– Юк, атакай, кайдан булсын! Минем ул вакытта Патриарх идарәсендә хезмәт итүче Афанасий атакай белән генә очрашканым булды. Ул хәзер Изге синодта эшли.

– Ә бары тик инородецларны безнең дингә тарту эше белән генә шөгыльләнергә тиешле оешма төзү турындагы указ ничек барлыкка килгән?

– Миңа бу турыда берни дә билгеле түгел, атакай. Дөрес, Афанасий атакай белән очрашкан чакта, мин аңа бу изге эшне җанландыруга юнәлтелгән кайбер тәкъдимнәремне җиткергән идем. Аннары алар турында инде монда, епархиядә казначей булып эшләгәндә, бер хатымда да хәтеренә төшердем. Анда аерым оешма төзү турындагы идея дә күрсәтелгән иде. Мөгаен, алар Синодта яклау тапкандыр…

– Бу изге эш белән барлык чиркәүләр дә шөгыльләнә ич. Шулай булгач, моның өчен аерым контора нигә кирәк булды?

– Чиркәүләр, монастырьлар иноверецларны чукындыру эше белән алардагы дини эшчәнлек арасында гына шөгыльләнәләр, анда да үз мәхәлләләре тирәсендә генә. Ә без фәкать шушы эшне генә башкарабыз һәм Казан өязенең бик ерак почмакларында, хәтта бөтен Идел – Урал арасында алып барабыз, атакай. Шуның өчен дәүләт безгә акча бүлеп бирә. Аларга яңа чукынучыларга бүләкләр, хәтта ярлыларына кием-салым да сатып алып бирәбез. Ничә еллар миссионерлык итүче кеше буларак шуны әйтә алам: башка халыкларны христианлыкка тарту елдан-ел авырая бара. Шуңа күрә перәнник белән дә кызыктырырга туры килә…

– Башкаларны безнең дингә тартуның гел авырая баруын үзем дә беләм. Дөрес, авыр бара. Тик нишләмәк кирәк, ул – изге, шуның өстенә зур сабырлык һәм түземлелек сорый торган бик дәвамлы эш.

– Бик дөрес, атакай, бик дөрес. Мин тагын, бу бик кыйммәткә төшә торган эш, дип тә өстәр идем. Әйтик, быел 201 кешене үз динебезгә керттек. Аларның берсен чукындыру казнага 3 сум 61 тиенгә төште! Аз акча түгел бит, атакай!

– Нишләмәк кирәк? Киләчәктә Русиядә бары тик бер православие дине генә булырга тиешлеген аңлаган дәүләт андый чыгымнар тотарга мәҗбүр. Менә нәрсә турында киңәшмәкче идем синең белән, архимандрит… – диде инде сүзне күптәннән үзе теләгән юлга кертергә теләгән архиепископ.

– Тыңлыйм, атакай.

– Син Богородицк монастыреның турыдан-туры Синодка буйсынуын дөрес дип саныйсыңмы? Бар яктан караганда да ул Казан епархиясе карамагында булырга тиеш түгелме?

– Бу – Изге синод тарафыннан эшләнгән эш, шуңа күрә аның бу гамәлен шик астына алырга һич тә хакым юк, атакай. Сиңа да киңәш итмим, – диде Раевский, ашыкмыйча гына, ләкин һәр сүзен ачык һәм мөһер суккан шикелле нык итеп. – Аннан соң, минем карашымча, чиркәүнең, монастырьның кемгә буйсынуы, кемгә каравы мөһим дә түгел бугай. Барыбыз да бер үк изге эшне башкарабыз бит, атакай. Менә монысы иң мөһиме дип уйлыйм.

«Бигрәк матур сөйли бу архимандрит, – дип уйлап алды Илларион Рогачевский эченнән. – Барыбер булса, кешеләр ишектән түгел, тәрәзәдән йөрерләр иде…»

Ләкин бу уен кычкырып әйтмәде.

– Анысы шулай инде… – диде Илларион атакай һәм, аның бу сүзләрен чын күңеленнән әйтәме, юкмы икәнен белергә теләгәндәй, тиз генә аның йөзенә күз салып алды. – Шулай инде анысы… Әйтеп куям, архимандрит, алай да мин бу мәсьәлә буенча Синодка үз фикеремне җиткерергә тиеш дип саныйм. Колак салырлармы, юкмы, анысы – алар эше.

– Үзеңә карыйсың, атакай, анысы үз иркеңдә. Ә мин – юл кешесенең юлда булуы хәерле – китеп барырга тиеш. Күрешүебезгә бик шатмын, тагын бер тапкыр сиңа исәнлек-саулык һәм епархия эшендә уңышлар телим, атакай.

– Рәхмәт, рәхмәт. Танышуыбызга мин дә шатмын, сиңа да уңышлар телим, – диде архиепископ, урыныннан торып. – Ярый, син дә сау-сәламәт бул, архимандрит!

Раевский чыгып китте. Ә кабинет хуҗасы янәдән тәрәзә янына килде дә аның йорт подъездыннан чыкканын, ябык, озын гәүдәсен сизелерлек үк аска бөгә төшеп, ишегалды аша үтеп, арбасына менеп утырганчы күзәтеп торды.

«Моны дипломат итеп чит илгә генә җибәрәсе бар! – диде ул үз-үзенә. – Кара, ничек матур һәм килешле сөйли! Бу теләсә кайсы инородецны безнең дингә күндерә ала торгандыр. Әллә гипноз сәләте дә бар инде үзендә? Күзләренә туры каравы авыр, карасаң, сихерләр шикелле тоела. Инде шактый яшьтә булса да күренеп тора: бирешергә теләми әле!..»

Архиепископ Илларион бу әңгәмәләре турында бер атна чамасы уйланып йөрде-йөрде дә, уй-фикере билгеле бер тәртәгә кергәч, бер дә бер көнне, язу өстәле янына килеп, Синодка хат язарга утырды. Ләкин кулына каләм алгач, башта аны кемгә – обер-прокуроргамы, әллә Синодны җитәкләгән митрополит исеменәме? – язарга белмичә аптырап калды. Аннары Изге митрополит исеменә юлларга булды, чөнки обер-прокурор дин кешесе түгел, ул Синодта дәүләтнең «күзе һәм колагы» ролен генә үти бит дип уйлады.

Ул хатында йомшак формада гына, гәрчә моның Синод указы белән эшләнүен белеп торса да, Казан шәһәреннән нибары егерме чакрымда гына булган (монда архиепископ күрә торып ялганга барды, чөнки бу ара кырык чакрымнан да артык иде) Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыреның ниндидер сәбәпләр буенча Казан епархиясенә түгел, ә турыдан-туры Синодка буйсынуы, бу турыда үзенең монда епархияне җитәкләргә җибәрелгәннән соң эшне кабул итеп алганда гына белүе турында язды һәм, әлбәттә, аның уенча, мондый хәлнең бик үк максатка ярашлы булмавын белдерде. Янәсе, мондый буйсыныш, җирле епархиянең абруена суга һәм аның тарафыннан иноверецларны христиан диненә тарту юлында башкарыла торган изге эшкә күзәтчелек итүне кыенлаштыра. Гәрчә бу турыда хатта язмаса да, Раевскийның башка халыклар арасында христиан динен тарату буенча алып барылган эшчәнлеге Казан епархиясенең бу өлкәдәге эшен кечерәйтеп, алай гына да түгел, хәтта аны Богородицк монастыре каршында эшләп килгән Яңа керәшен конторасы эше итеп кенә кабул итүгә китерә иде. Моны епископ епархиядә эшли башлаган беренче көннәреннән үк аңлап алды. Бу хәлгә, белмим, Тихон атакай ничек түзеп торгандыр, ә ул мондый башбаштаклыкка түзеп тора алмый, моңа аның мин-минлеге белән дини дәрәҗәсе һәм дә горурлыгы да ирек бирми иде.

Икенче көнне Илларион атакай үзенең сыза-боза һәм кат-кат язган хатын епархия писереннән бик матур итеп чистага күчертеп алды, чөнки Санкт-Петербургка барачак һәм дәүләтнең бер канаты булган Синодта утыручы иң югары рухани кулына керәчәк хат бит!

Шул хатны Синодка җибәргән көннән соң Илларион Рогачевский аңа җавап көтеп, дөресрәге, борчылып яши башлады. Чыннан да, борчылырлыгы да бар иде шул. Санкт-Петербургта утыручы югары руханилар аның хатында бәян ителгән тәкъдим-фикерләрен дөрес аңлармы? Нигә әле син Синод тикле синод указын тикшерергә алындың дип ачуланмаслармы? Монысы да бик мөмкин хәл, чөнки андагыларның да мин-минлекләре белән горурланулары җитәрлектер. «Без чыгарган указларга ревизия ясаудан башка эшең юкмы әллә?» – дип ачуланулары да, алай гына түгел, хәтта әле рәтләп эшли дә башламас борын эштән үк алып ташлаулары да бар.

Менә шундый сораулар борчый иде архиепископны. Кайвакыт, шулар турында уйлаганда: «Юкка яздым түгелме икән мин ул хатны?» – дигән чаклары да булды. Атналар, айлар үтә торды, ә аңа җавап һаман күренмәде. Шуннан соң шиге дә, борчылуы да арта төште.

Ниһаять, бер дә бер көнне, ул төшке ашын ашап утырганда, аның трапеза бүлмәсенә писер йөгереп диярлек килеп керде дә ишек төбеннән үк:

– Санкт-Петербургтан хат, атакай! – дип ярып салды.

Башка вакытта булса, ул үзенең ашын бүлдергән бу писерне эт итеп ачуланып куып чыгарган булыр иде, чөнки аш-су вакытын изге мәл дип санаган архиепископның андый гадәте барын Әрхәрәй йортындагылар барысы да яхшы белә иде. Ләкин бу юлы «Санкт-Петербургтан» дигән сүзне ишетүгә әллә нишләп китте. Башта кашыгын кулына тоткан килеш сүзсез катып калды, аннары аны өстәлгә куйды да, сихерләнгәндәй, анда ни язылганын белергә теләгән сыманмы, әллә әле һаман ни булганын аңлап җиткерә алмыйчамы, писер кулындагы мөһерле берничә сургыч ябыштырылган пакетка карап тора башлады һәм, ниһаять, аңышып җитте бугай, үзенең бас тавышы белән:

– Бир! – дип кычкырды. Әйе, нәкъ кычкырды, хәтта писер аның кискен тавышыннан куркып калды. – Нигә каттың багана шикелле? Бир, диләр сиңа!

Писер хатны аның кулына тоттырды. Ә ул аны ашыга-ашыга ачты да, дулкынлануыннан калтыраган кулы белән аннан өске өлешенә дәүләт гербы төшерелгән указ тартып чыгарды. Шул вакыттагы киеренкелектән рәсми кәгазьне күргән атакайның битенә бөрчек-бөрчек тирләр бәреп чыкты. Башта ул курка-курка гына, өстән-өстән генә аңа күз йөртеп алды, аннары, анда үзе өчен куркыныч берни дә юклыгын аңлаганнан соң, аны бер дә ашыкмыйча, һәр сүзенә басым ясап, бик тәфсилләп укып чыкты. Аның тәкъдимнәрен яклаган гына түгел, ә рәсми рәвештә теркәгән, Синод тарафыннан 1732 елның 19 нчы июлендә чыгарылган указ иде бу! Аның буенча Изге синод моннан соң инородецларны чукындыруны Казан епархиясе башлыгы Илларион Рогачевскийга йөкләгән, Богородицк монастыре да Казан епархиясенә буйсындырылган иде. Бу турыда ашавын да бүлеп укыган атакайның йөзе балкып китте, һәм ул, моңарчы бер мәртәбә дә булмаганны, аның сүзен, йомышын көтеп басып торган писердән:

– Не хочешь ли отобедать со мной, сын мой? – дип сорады.

– Что ты, батюшка, что ты?! – диде тегесе, кулларын селки-селки. – Спасибо, батюшка, спасибо, я пообедал уже!

– Иди тогда, сын мой, иди с Богом!

Архиепископ, тәмам тынычланып калып, ашавын ашыкмыйча гына, анда да ниндидер үзенә бертөрле ләззәт кичерә-кичерә дәвам итте.

«Әйткәч тә, Синодта юләрләр утырмый шул! – дип уйлап алды ул күңеленнән. – Рәхмәт, минем ниятне дөрес аңлаганнар. Ниһаять, хәзер гаделлек торгызылачак! Бу указ Зөягә дә җибәрелгәндер инде, мөгаен… Укысын! Моннан соң, мин сиңа түгел, Санкт-Петербургка гына буйсынам, дип, борынын күккә чөеп йөрмәс! Чакыра торып та, күпме вакыт килмичә йөрде бит!..»

Алай да, аның белән шәхсән үз алдында таныштыру өчен, ул кичекмәстән, бу атнада ук, Алексий Раевскийны епархиягә чакырырга кушты.

Ләкин архиепископ иртәрәк сөенгән булып чыкты: архимандрит, үз сүзләре белән әйткәндә, «Казан белән Зөя арасын юк-бар эш белән таптап йөрергә» вакыты юклыгын, эшенең тыгызлыгын сылтау итеп, Әрхәрәй йортына килүдән баш тарткан. Әйе, указны алуын алган һәм, үзе өчен монастырьның кемгә буйсынуы барыбер, тик эш кенә барсын, дип белдергән.

«Хәйләкәр дә соң! – дип уйлап алды Илларион атакай, аңа мондый хәбәрне җиткергәч. – Турыдан-туры Санкт-Петербург белән эш йөртү канына сеңгән! Шуңа күрә епархиягә буйсынырга теләми, күрәсең. Ярар, буйсыныр, башка юлы юк аның! Иртәме-соңмы, Синод указын үтәргә тиеш булыр…»

Архиепископ Илларион Рогачевский, инде синодның яңа указы буенча, Богородицк монастыре да, Яңа керәшен конторасы да Казан епархиясендә саналган, шуңа күрә аның һәр сүзен тыңларга тиеш булган аларның җитәкчесе архимандрит Алексий Раевскийны үз янына тагын ике тапкыр чакыртып карады, тик ул ике мәртәбәсендә дә килмәде. Гел вакыты юклыгы турында әйтеп җибәрде. Мондый башбаштаклык – монастырь җитәкчесенең үзенә буйсынырга теләмәвен аңлаган архиепископ аның бу гамәлен нәкъ шулай дип бәяләде, – әлбәттә, Илларион атакайның бик ачуын китерде, һәм ул бу тыңлаусыз архимандритны ничегрәк җиңәргә икән дип уйлана башлады. Һәм бер дә бер көнне, миссионерлык эшенә бүлеп бирелгән акчаларның ничегрәк кулланылуын тикшерү өчен, махсус боерык чыгарып, епархия казначее иеромонах Иванкин җитәкчелегендә өч кешене Зөягә җибәрде. Алар анда ай ярым чамасы вакыт эчендә монастырьга һәм Яңа керәшен конторасына бирелгән казна акчаларының ничек һәм нинди максатларда тотылуын ачыклады. Дөрес, Алексий Раевский аларның эшенә һич тә комачауламады, чөнки дин эшенә фанатларча бирелгән архимандрит алдау-йолдау дигән нәрсәне белми, ул үзенең казначееннан да һәр тотылган тиеннең керем-чыгым дәфтәрләрендә тиешле тәртиптә һәм көннекен-көнгә теркәп-язып баруын таләп итә иде. Алай гына да түгел, ул үзе дә шактый вакыт епархиядә казначей булып эшләгән, яхшы тәҗрибә туплаган кеше буларакмы, әллә аның хәтере шулай яхшы идеме, ул кирәк чакта акчаның күпме һәм нигә тотылганын бернинди кәгазьсез дә әйтеп бирергә сәләтле иде. Монысы күпләрне гаҗәпкә калдыра иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации