Текст книги "Яшəү белəн үлем арасында"
Автор книги: Набиулла Давлетшин
Жанр: Советская литература, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 17 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]
– Атаклы түгел, шулай да бераз язганым бар…
– Кара нинди эчкерле икәнсең син, җен, инде күпме бергә яшибез, үзең турында бер сүз дә әйткәнең юк.
Николай Жаданның бераз хәтере калды – йөзендә шуны сизеп алдым. Күрәсең, ул миңа ышанмый икән, дип уйлады булса кирәк.
– Ә син миңа үзең турында нәрсә сөйләгәнең бар?
– Мин нәрсә сөйлим соң? Ну, мин – командир. Брест крепостенда сугыштым. Яраланып, әсир булдым. Шул. Беләсең килсә, бел, – дип, Николай, оялган бала кебек, керфекләрен түбән төшерде.
– Син үзең дә каты серле икәнсең, – дидем мин аңа, – әлегә кадәр миңа кем икәнеңне әйтмәгәнсең, ә?
Николай эндәшмәде. Ул ничектер уңайсызланыбрак калды бугай. Аны бу хәлдән коткарырга теләп, сүз башламакчы идем, адашым миннән дә сизгеррәк булып чыкты:
– Язарга кирәк, язарга, – диде ул. – Фашизмның кем икәнен бөтен дөнья белсен… – Николай бераз уйланып торды. – Китабың чыккач, миңа җибәрерсеңме? – диде.
– Әлбәттә.
– Кара, онытма, адаш!
Өченче «фау»Шәһәрне чыгарак, без бер күпер янына килеп җиттек. Күпернең бирге башы җимерелгән. Аргы якта юл буена тезелгән машиналар, төркем-төркем кешеләр күренә. Парлап җигелгән атлар күпер янына ук килеп туктаганнар. Арбаларга, машиналарга өй җиһазлары төялгән, алар өстендә карт әбиләр, ап-ак чәчле бабайлар утыра.
– Нәрсә булган? – дип, без башта аптырап калдык. Ләкин эш бик тиз аңлашылды.
Немецлар, шулай үз шәһәрләрен, үз авылларын ташлап, башларын сындыра-сындыра качып баралар. Димәк, теге яктан фронт якынлаша, Германия җиренә сугыш дулкыны актарылып килә. Сәгать узган саен, бөек рейх җире тарая бара, ут боҗрасы кысыла бара. Шуңа немецлар, адашкан көтү кебек, үз җирләрендә урын табалмый мөгрәп чабышалар.
Менә алар җимерек күпер янына килеп өелгәннәр.
Николай Жадан тәмам тураеп китте. Йөзе яшәргән кебек булды. Ул тагын миңа кулы белән төртеп алды.
Бу юлы инде мин үзем:
– Күрәм, күрәм, – дип әйтергә ашыктым.
– Менә, – диде Николай, – синең язылачак китабыңның соңгы бите шушы булыр…
– Нигә соңгы бите? – дип сорадым мин.
– Чөнки бу – фашистларның җирдә соңгы көннәре. Аккан кан өчен, түгелгән яшь өчен үч алу сәгате якынлаша. Их, малай, бер генә көнгә булса да дошманнан соңрак үләсе иде. Бер генә көнгә булса да, тагын мылтык алып, дошманның бусагасыннан өненә керәсе иде…
Николай Жадан сүзеннән туктап калды. Мин аңа борылып карадым. Аның йөзе җитди һәм уйчан иде.
– Булмас шул, туйны инде бездән башка уздырырлар, – диде ул, авыр көрсенеп.
Мин эндәшмәдем. Адашның сүзләре бик дөрес иде.
Безгә күпернең җимерелеп төшкән урынына ташлар һәм балчык салырга куштылар.
Теге ярдагы кешеләр арасында мылтык тоткан карт-корылар буталып йөриләр. Үзләре, муеннарын сузып-сузып, һавага карап алалар, һавадан һөҗүм көтәләр бугай.
Бер әсир аларга күз төшереп алды да:
– Тоталь сугыш солдатлары, сакаллы гуляйтерлар, – дип көлеп куйды.
– Болар белән ерак барырсың инде, – диде тагын берәү.
Шуны әйтергә кирәк: сугышның соңгы елларында Германия тылында яшь солдатлар бөтенләй күренмәс булдылар. Гитлер тоталь сугыш игълан иткәннән соң, яшьләр фронтка китеп беткәннәр булса кирәк. Хәзер Германия урамнарында бөкрәеп беткән картлар мылтык тотып йөри башладылар. Бу – Гитлерның, үзе әйтмешли, иң соңгы батальоны иде.
Без эшкә керештек. Озак та узмады, безнең янга поляк һәм француз әсирләрен куып китерделәр.
Биш-алты сәгать буена ярты мең кеше күпер астына таш ташлап торды. Су икенче ярга күтәрелеп ага башлады. Гүя ул каядыр качарга тели иде.
Күпернең җимерек урыны тигезләнде, һәм шуны гына көтеп торган кешеләр, арбалар, машиналар, берсен-берсе эткәләп-төрткәләп, берьюлы күпергә ыргылдылар. Күпер гөрелдәп китте.
Безне, яңадан машиналарга утыртып, тагын билгесез юл белән алып киттеләр. Әйдә, безгә хәзер барыбер. Кая гына алып китсәләр дә, без артык борчылмыйбыз. Иң соңгысы – безне, бер урманга кертеп, пулемёттан атып үтерүләре мөмкин. Ләкин фашизмны бу коткарып кала алмас. Аның хәзер үз башы өстендә хаклык кылычы күтәрелгән.
Иптәшләрнең күңеле шат. Алар украинча да, русча да җырлап алалар. Күрәсең, бу күпердәге ыгы-зыгы аларны дәртләндергән. Ачлык онытылды кебек.
Безне саклап йөртүче немец солдатлары әллә нигә аз сөйләүчән булып калдылар. Алар хәзер, кычкырынып җикеренсәләр дә, кул күтәрүдән тыела башладылар. Соңгы айларда булган хәлләр аларның да кулларын кыскартты. Хәтта кайбер солдатлар безнең белән тәмәкеләрен уртаклаша башладылар.
Николай бу үзгәрешне тиз сизеп алды:
– Койрыкларын бутый башладылар, сизәләр, этләр.
Безне тагын бер авылда лагерьга урнаштырдылар. Элек биредә француз әсирләре яшәгән. Аларны моннан атна-ун көн элек икенче җиргә күчергәннәр.
Бу авылның исеме Люзовец иде.
Безне беркая да чыгармый яткырдылар. Ашарга бәрәңге һәм шалкан гына бирәләр. Аның да күбесе бозык һәм өшегән була.
– Без хәзер үзебез дә икмәк ашамыйбыз, икмәк юк, – диләр.
Бәлки, бу дөрес тә булгандыр. Чөнки Германия әлегә кадәр башка илләрне талап, шул илләр икмәген үз солдатларына ашатып сугышты. Ә хәзер инде аны ул җирләрдән бәреп чыгардылар. Германия хәзер төпсез көймәгә утырды. Шуның өстенә һәр көнне, һәр төнне Германия шәһәрләренә меңләгән бомба төшеп тора. Германия яна иде.
Немецлар үз язмышларының иртәгә нинди буласын яхшы төшенәләр. Немец халкы күптән Гитлерга ышанычын югалтты. Ләкин сугыш һаман дәвам итә әле.
Фашистлар иң соңгы көчләрен җыялар. Алар әле саламга тотынып булса да яшәргә телиләр. Елан да шулай бит, урталай өзеп ташлагач та, һаман кыймылдый, һаман чагарга башын суза…
Беркөнне безгә яңа солдат килде. Яше иллеләрдән узган. Без аңа «алты күз» дигән кушамат тактык. Чөнки ул берьюлы ике кат күзлек киеп йөри иде. Күзлекләрен салса, бөтенләй күрми. Нәкъ сукыр кебек кармалана башлый.
Менә шул солдат беренче көнне үк, безнең баракка кереп, тәмәке өләште. Аннары үзе турында сөйләргә кереште. Ул укытучы икән.
– Картаеп барган көнемдә кулыма менә нәрсә тоттырды– лар, – дип, ул үзенең мылтыгына ачу белән карап алды. – Миңа хәзер таянып йөрергә таяк кирәк иде, – диде.
Без аның сүзләренә ышандык. Балалар укытып гомер иткән кеше өчен сугыш, әлбәттә, җирәнгеч нәрсә иде. Ул, үзен безнең алда акларга тырышкан кебек:
– Мин сугышны башламадым, – дип борчылып сөйләшә. Аның куллары калтырый, кашлары сикереп-сикереп китә, әйтерсең аның бөтен тәне буйлап электр тогы йөри иде.
Без беренче мәртәбә немец солдаты белән шулай сүзгә кердек. Һәм, билгеле, без сугыш турында кайбер хәбәрләр белеп калырга тели идек.
Бер әсир солдатка сорау бирде:
– Сугыш кайчан бетәр дип уйлыйсыз? – диде.
Солдат тиз генә җавап бирмәде.
Ул иң элек, ишек янына килеп, ишегалдына күз ташлады. Күрәсең, ул башкалардан курка иде.
– Сугыш озакка бармас. Хәзер Германия армиясендә өченче номерлы «фау» бар, – диде.
Без шаккатып, куркышып калдык.
Без белә идек: моннан ел ярым элек Германиядә беренче номерлы «фау» турында бик шапырынып сөйләгәннәр иде. Ул беренче номерлы «фау» Франция җиреннән Ла-Манш бугазы аша Лондонга төшеп ярыла торган очкыч-снаряд иде. Хәтта аның Лондонга төшеп шартлауларын радио аша бөтен Германиягә тапшырып торганнар иде.
Соңга таба тагын да көчлерәк икенче номерлы «фау» чыккан дип мактандылар. Монысы, янәсе, Лондонның җирдә эзен дә калдырмас, дигәннәр иде. Ә өченче «фау» турында безнең ишеткәнебез юк иде әле.
Бу безне чынлап уйга калдырды. Без бер-беребезгә аптырашып караштык.
Солдат моны сизеп алды.
– Өченче номерлы «фау» ул, беләсезме, нинди? – диде.
– Белмибез, – диештек без.
Солдат, тагын ишеккә барып, тирә-якны карап килде. Ул мылтыгын аяклары арасына кыстырды да ике кулын югары күтәрде.
– Менә бу өченче номерлы «фау» була, – диде.
Без көлеп җибәрдек. Солдат үзе дә кәефләнеп елмайды.
Бу немец халкы уйлап чыгарган бер мәзәк иде, әлбәттә. Ләкин аңарда дөреслек чагыла. Чөнки немец солдатларына, мылтыкларын ташлап, Совет Армиясе каршында кул күтәрер көннәр якынлашып килә иде инде.
Тургайлар сайрагандаБез әле һаман Люзовец авылындагы лагерьда яшибез. Безнең лагерь авыл читендә генә. Биредән кырлар, урманнар күренеп тора.
Яз җитеп килә. Кар күптән эреп бетте. Көн урталарында шактый кызу була башлады.
Без иртән үк барактан тышка чыгабыз да кояшта җылынып, тирә-якларга карап утырабыз. Урманнар өстендә җиңел генә зәңгәр томан күпереп тора. Кырларда яшел палас җәелеп ята. Яшел палас өстендә урыны-урыны белән, кара ямау кебек, сукаланган җирләр күренә. Яз җиле безгә яшь үлән исен алып килә.
Биектә-биектә тургайлар сайрый. Алар гел бер урында гына тирбәлеп торалар. Әйтерсең шул кечкенә генә кошчыкларны да аякларыннан күзгә күренми торган җепләр белән җиргә бәйләп куйганнар, һәм алар нәни канатлары белән очып-очып талпыналар, ләкин җепне өзә алмыйлар кебек.
Мин бер генә минутка күзләремне йомам да уйга биреләм. Тургайлар җыры безнең туган якларда да язын шулай күңелле ишетелә. Әмма бездәге яз бөтенләй башка була шул. Биредә язның килгәнен сизми дә каласың. Кайчан кар эрегән дә, кайчан сулар аккан? Кыш җылы булганга күрә, ахры, биредә яз да күренмичә генә, мыштым гына килә.
Ә безнең якның кышын әйтсәң дә була! Их, бездәге кыш! Күк йөзе зәп-зәңгәр, һавага таш бәрсәң, шул зәңгәр күк чыңлап китәр кебек. Җирдәге кар шикәрдән дә аграк, мамыктан да йомшаграк!
Шундый салкын була бездә! Урманнарда агачлар шартлый. Елгаларда бозлар ярыла. Морҗалардан чыккан төтен, көмеш багана кебек, күккә туп-туры сузылып менә. Ә кояш шул көмеш багана башына кидереп куйган алтын түбәтәй сыман күренә.
Инде яз килсә дә килә! Түзеп кенә тор. Бездәге яз үзенең шау-шуы белән бөтен дөньяны уятып җибәрә.
Тау башларыннан гөрләвекләр чылтырап төшә. Яз ташкыннары ярлардан ташып-тулып ага, күперләрне алып китә. Болыннарны су баса, кайвакытта ярдагы агачларның башлары гына күренеп кала. Их, бездәге яз кайда ул!
Бу авыр язмыш минем яшьлегемне корытса да, аякларым йөрмәс булып калса да, мин, шушы язны күрер өчен генә, яз ташкыннарының җырын ишетер өчен генә дә, туган илемә җирдән гәүдәм белән шуышып кайтыр идем. Сөякләремне туган җиремә бирер өчен генә дә, мин кайтыр идем…
Минем, шулай уйланып, озак-озак утырасым килә. Күктә очкан тургайларның берсе булып, туган йортыма очып китәсем килә…
Әкрен генә күзләремне ачтым. Тирә-ягыма уфтанып карыйм. Әнә тегендә, монда, икешәр-өчәр булып, минем иптәшләрем утыра. Алар күзгә күренеп картайдылар. Әнә барак буенда бер әсир нәрсәдер ясап маташа. Ул – теге күптән таныш Тамбов егете. Беренче кат күргәндә, ул әле кап-кара чәчле иде. Ә хәзер аның чәчләре бөтенләй агарган.
Ул күп сөйләшми, хәтта минем аның зарланганын да ишеткәнем юк. Бәлки, шуңа күрә аның күкрәгендә кайгы уты тагын да көчлерәк дөрлидер. Шуңа күрә аның чәчләре шулай тиз агаргандыр. Тышка чыкмаган сагыш йөрәкне тагын да ныграк сызлата, диләр.
Аның күкрәге эчкә батып калган. Маңгаен тирән җыерчыклар чуарлаган. Киеме аша сөякләре таяк кебек төртеп тора. Куллары озын, бармаклары нечкә. Белмим, аның сөяккә генә калган гәүдәсендә ничек тормыш сүнми дә ничек йөрәге туктап калмый?
Ә ул үзе үлем турында уйлап карый микән соң? Минемчә, юктыр. Әллә инде ул бу язмышыннан зарланмый гына үләргә телиме? Алай дисәң дә туры килми. Чөнки инде үлеменә ышанган кеше аның кебек тере, хәрәкәтчән булмый. Андый кеше башын иеп, тик кенә моңланып утыручан була. Ә ул һич моңаймый, һаман Тамбов такмакларын җырлый. Аннары ул бер дә тик тормый.
Әле күптән түгел генә ул урманга эшкә барган җирдән нечкә генә чыбыклар җыеп алып кайтты. Алардан беркөнне бик матур кәрзин үрде. Яңа ел бәйрәмендә эченә конфет салып, балаларга бүләк итеп бирерлек кәрзин булды ул.
Шул кәрзинне немец солдаты, бик яратып: «Гут, гут», – диде дә алып чыгып китте.
Әсирнең исе китмәде. Ул бары кулын гына селкеп калды. Янәсе, күргәнең-күрмәгәнең шул булсын.
Ә бервакытны ул әсир ишегалдыннан бер җиз көпшә табып алган иде. Шул җиз көпшәдән бик матур балдаклар ясады. Балдаклары да нинди әле! Алтын кебек ялтырап торалар.
Аннан соң ул каяндыр бер агач кисәге табып алды. Моңардан нәрсә ясар икән инде бу, дигән идек, берничә сәгатьтән әсир безгә бик матур кош күрсәтте. Гаҗәп иде бу. Һичбер кадаксыз-нисез, җилемсез менә дигән кош ясаган. Кош, канатларын җәеп, башын югары сузып, очып китәргә талпынып тора. Әйтерсең ул агач кош тоткынның үзен иреккә чакыра. Аңарда останың үз күңелендәге теләге гәүдәләнгән иде, күрәсең.
Менә хәзер ул курай ясап утыра. Күрәсең, яз аның да хисләрен уяткан. Әллә инде, бу тургайлар җырын тыңлап, ул да курай уйнарга җыенамы?
Мин шулай Тамбов егетенең уңган кулларына сокланып утырам. Ә ул исә башын түбән игән дә үзе ясаган пәке белән, бик тырышып, таяк юна, кайчак бармак йөзе белән таякны ышкып җибәрә. Аңа карасаң, йөрәк ничектер тынычланып куя. Әйтерсең дөньяда сугыш та юк, кайгы да юк шикелле. Шундый тыныч кеше иде ул егет.
Ә Жадан Николай минем белән янәшә утырган да чалбарын ямап маташа.
– Сизәсеңме, адаш? – ди, ә үзе, күзләрен кыса-кыса, күккә карый. – Тургайлар сайрый бит, – ди.
Әйе. Тургайлар сайрый, алар безне иреккә чакыра. Безгә качарга кирәк. Жадан шул турыда искә төшерә.
Хәер, качу турындагы уй минем үземә дә иртәдән алып кичкә кадәр тынгылык бирми. Көннәр җылынган саен, иреккә ашкыну хисе арта бара. Ә Николайның бу хакта бер генә көнне дә әйтмичә калганы юк. Кайвакытта ул хәтта кызып китә:
– Нәрсә көтәбез, әллә немецлар, лагерь капкаларын ачып, безне чыгарып җибәрерләр дип беләсеңме? – ди.
Чыннан да, адаш хаклы. Нәрсә көтәбез соң без? Дөрес, качар өчен җайлы бер момент кирәк. Ә ул момент булмаса нишләргә? Шул лагерьда үләргәме? Әллә фашистларның чигенгәндә безне атып үтерүләрен көтәргәме?
Жадан, шуларны күз алдына китереп, мине ашыктыра.
Хәзер ул тәмам дәртләнеп китте.
– Минем аяк ярасы бөтенләй төзәлде, адаш. Валлаһи, бер дә авыртмый ул.
Сизәм: дустым үзен көчле итеп күрсәтергә тели. Янәсе, курыкма, мин юлда арып калмам…
Мин, аңа карап, ирексездән көлеп куям:
– Юләр син, – дим, – мин әле үзем куркып торам, юлга чыккач, синең арттан җитеп булырмы? – дим. – Аксак күп йөри, дип юкка гына әйтмиләрдер, – дим.
Адаш балалар кебек кычкырып көлә:
– Син – хитрый татарин, – ди.
Ишегалдында солдатлар күренде. Алар, ашыга-ашыга, лагерь капкасын ачтылар. Лагерьга берничә ябык машина килеп керде.
Машиналардан берәм-берәм әсирләр төшә башлады. Алар арасында безнең танышлар да очрады. Тиз арада без сөйләшеп киттек. Бу әсирләр моннан ике йөз-ике йөз илле километр ераклыктагы бер шәһәрдә лагерьда яшәгәннәр. Аларны да эшкә йөрткәннәр. Ләкин соңгы вакытларда Франциягә десант төшерелгән һәм союзниклар армиясе Германия җиренә аяк басып килә дигән хәбәр таралган икән. Германия хәрби командованиесе әсирләрне фронт сызыгына якын урыннардан үзәккә таба озата башлаган.
Без моны үзебез дә сизенә идек. Бары шуңа күрә генә безне концлагерьлардан, төркемнәргә бүлеп, урманнарга, башка шәһәрләргә тарата башладылар.
Чөнки, десант төшерелсә, лагерьдагы күп меңләгән әсирләр союзниклар ягында калачаклар һәм, кулларына мылтык бирелү белән үк, каты үч алырга әзер торучы көчле армия булып, немецларга каршы басачаклар. Фашистлар шуңардан куркалар иде.
Димәк, озакламыйча безне биредән тагын каядыр күчерәчәкләр. Чөнки, яңа килгән әсирләрнең хәбәренә караганда, фронт бирегә таба якынлаша икән.
Бәлки, фашистлар хәзер безнең барыбызны да моңарчы үтереп бетерә алмауларына үкенәләрдер. Ләкин үтерергә хәзер дә соң түгел әле. Алар бу явызлыкны бер төндә эшли алалар. Моның өчен баракларга агулы газ җибәрү яки лагерьга ут төртү җитә. Ул хакта безнең ишеткәнебез бар иде.
Соңыннан без Гарделеген дигән шәһәрдә янып беткән шундый лагерьны үз күзебез белән күрдек. Биредә әсир совет офицерлары булган.
Бу мәкерле язмыштан күпләрне бары Совет Армиясенең тиз һөҗүм итеп килүе генә коткарып калды…
Шулай итеп, безнең лагерьга китерелгән иптәшләр безгә күп кенә яңа хәбәрләр сөйләделәр. Безне, барыннан да бигрәк, немец армиясенең чигенүе шатландырды.
Шуны әйтергә кирәк: немец армиясе «чигенү» дигән сүзне кулланырга хурлана иде. Алар бу сүз урынына «фронтны тигезләү» дигән бер термин уйлап чыгардылар. Менә хәзер, фронтны тигезли-тигезли, алар үз җирләренә үк кайтып керделәр. Хәзер инде кая барырга?
Германия бөтен яктан камалган. Алдагы дошманнан артка таба чигенсә, арттагы дошманга якынлаша. Кыскасы, немец армиясенең ике аягы да капкынга эләкте. Моны «чигенү» дип тә, «фронтны тигезләү» дип тә әйтеп булмый. Бу – туп-туры утка керү, һәм теләсә нинди юл да немец армиясен бары упкынга гына илтә иде.
Бу хәбәрләр качу теләген тагын да ныгыта төште. Шулай да бу җиңел түгел иде.
Немец солдатлары безне нык күзәтәләр. Алар хәзер үзләре дә шикләнәләр булса кирәк. Шуңа күрә, ахры, хәзер барак эчендә дә сакчылар куела башлады.
Мин – заманында бер тапкыр качып тотылган кеше. Тимерчыбыклы койма аша чыгып китү ул – әле иреккә таба беренче адым гына. Койма аркылы чыккач, кая барырга? Менә шул турыда уйлап җиткермәвем аркасында миңа күпме газап күрергә туры килде. Бик кыйммәткә төште бу көннәр.
Бу юлы мондый хатаны ясарга һич ярамый. Хәер, инде бу юлы хаталанырга да туры килмәс. Безне тотсалар, шунда ук атып үтерәчәкләр. Гитлерның шул турыдагы приказлары шәһәр коймаларында, мәйданнарда күптән эленеп тора. Гитлер бер үтерелгән әсир башына йөз марка акча вәгъдә иткән. Күрәсең, кеше башы фюрер өчен шуннан да артык тормаган!
Без Жадан Николай белән шул хакта озак сөйләштек. Ләкин безнең теләкләр моңа карап сүнмәде, һәм без менә нинди карарга килдек.
Мөмкинлек булды исә, бернәрсә уйлап тормыйча качарга. Урманда яшеренеп, фронтның бире килеп җитүен көтәргә, соңыннан үзебезнең армиягә кушылырга.
Бу, әлбәттә, әйтергә генә җиңел. Алда безне нинди язмыш көтә, без аны күз алдына да китерә алмый идек.
Беркөнне иртән үк Германия күге яңадан гөрли башлады. Иң элек түбәннән генә истребительләр узды. Аларның канатларына инглиз билгесе төшерелгән иде. Шуннан соң биектә, зәңгәр күктә, көмеш сыртларын ялтыратып, авыр бомбовозлар күренде.
Берничә сәгать буена тирә-яктагы шәһәрләр өстендә бомбалар шартлаган тавышлар ишетелеп торды. Берничә бомба без торган авыл янына да төште. Берсе лагерьга бик якын туры килде. Аның җиле барак түбәсен алып ташлады.
Солдатлар, ашыга-ашыга, үзләре яшәгән бина тәрәзәсеннән безнең лагерьга пулемёт төзәп куйдылар. Әгәр шул ыгы-зыгы вакытында кача башласак, безне пулемёттан атачаклар иде. Ләкин эш аңа барып җитмәде, һава тынычланды. Бомбовозлар каядыр китеп югалдылар.
Жадан Николай тагын да рухлана төште. Ул, үзенең гадәтенчә, миңа кулы белән төртеп алды да:
– Һөҗүмгә әзерләнәләр, адаш, сизәсеңме? – диде.
Кичкырын еракта-еракта туп аткан тавышлар ишетелә башлады. Бу, әлбәттә, фронтның бирегә таба якынлашуы турында хәбәр иде.
Төн уртасында безнең лагерь капкасы янына машиналар килеп туктады. Шунда ук немец солдатларының, кычкырып-кычкырып, үзара сөйләшкән тавышлары ишетелде.
Жадан Николай, минем колагыма гына пышылдап:
– Мөгаен, безне алып китәргә җыеналар, – диде.
Кинәт ишекләр ачылды, баракка солдатлар килеп керде. Алар:
– Торыгыз, тор, барыгыз да урамга чыгыгыз! – дип кычкыра-кычкыра, безне ашыктыра башладылар.
Качар өчен бу иң җайлы минут иде. Әйе, бары минут кына иде. Мин Жаданның кулыннан тотып алдым да ишеккә таба атладым. Жадан эшне сизеп алды.
Без, иң беренче булып, урамга чыктык. Төн шактый караңгы иде. Ишек төбендә «алты күзле» солдат безне бер-ике дип санап калды.
Без башта машиналарга таба атлаган булдык, аз гына ераклаша төшкәч, кире барак ягына борылдык та, стена буена ятып, шуыша-шуыша, лагерь артына таба киттек. Бәлки, чыннан да, бары бер генә минут узгандыр, без барактан шактый ераклашып өлгердек, икебез дә, аягүрә торып, кыр буйлап йөгердек. Әле лагерьдан бик ерак булмасак та, безне төн үз кочагына алып өлгерде.
Туктадык. Җиргә чүгәләп, лагерьга таба карый башладык. Анда немец солдатларының кычкырып-кычкырып сөйләшкән тавышлары ишетелә. Күрәсең, әсирләрне машиналарга утыртып маташалар иде алар.
Жадан минем кулымны тотып кысты.
– Рәхмәт, адаш, ярый әле, үзеңнән калдырмадың, – диде. Аның тавышы дулкынланган, менә-менә елап җибәрер кебек иде.
– Нәрсә син, матур кыз кебек кәнфитләнәсең, әллә туган өеңә кайтып җиттем дип уйлыйсыңмы? – дип, мин адашны бераз ачуланып та алдым. Ләкин мин үзем дә шулай дулкынланган идем.
Яшьлегебезне талап калган тимерчыбыклы упкыннан без әле бары 300–400 метр ераклыкта гына торсак та, йөрәк үзен иректә сизә иде. Хәзер без анда кабат кайтмабыз. Ләкин шатланырга иртә әле. Без әле һаман яшәү белән үлем арасында. Язмыш кайсы якта калыр: безне тормышмы, әллә үлемме үзенә тартып алыр, анысын алдан күреп әйтергә мөмкин түгел иде.
Кинәт җирдә дып-дып иткән тавыш ишетелеп китте. Без, тагын да иелә төшеп, тавыш килгән якка таба карадык. Лагерь ягыннан безгә таба бер шәүлә бик кызу йөгереп килә иде. Кем? Безне куып килүче солдатмы? Тануы кыен. Әгәр чыннан да солдат булса, безгә хәзер торып йөгерергә һич ярамый. Чөнки ул безнең аяк тавышларын ишетәчәк, ә автомат пулясы безне бик тиз куып җитәчәк иде.
Жадан, читкәрәк барып, җиргә ятты. Әгәр солдат булса, алга җибәреп, без аңа арттан ташланырга уйладык. Менә бу кырда, менә бу төндә дошман белән безнең иң соңгы очрашуыбыз менә шушы булырга тиеш иде.
Шәүлә якынлашты. Ул безне күрми. Иелеп-иелеп карый. Тагын йөгерә. Ул нәкъ минем янымнан гына узды. Мин аны танып алдым. Бу качып баручы әсир иде. Мин аңа әкрен генә:
– Тукта! – дип эндәштем.
Без очраштык. Бу атаклы кул остасы, Тамбов егете Серёжа булып чыкты.
Без, өч качкын, бергә җыелдык.
– Йә, – диде Серёжа, – кая барабыз? Сезнең план ничек?
– Тукта, егет, кызма… – дип, Жадан нәрсәдер әйтергә уйлаган иде, нәкъ шулвакыт лагерь ягында кул фонарьлары яктысы күренде. Кайсыдыр солдат безнең исемнәрне кычкыра. Димәк, безнең качканны сизеп алганнар.
Фонарь яктысы безнең якка таба килә башлады, без урыныбыздан кузгалып, икенче якка таба атлап киттек. Кинәт автоматтан аткан тавышлар ишетелде. Без җиргә яттык. Ләкин солдатлар белеп атмыйлар, карачкы булып күренгән һәрбер куакка пуля җибәрәләр. Күрәсең, безне шунда качып яталар дип уйлыйлар.
Автомат тавышлары тынды. Фонарьлар сүнде. Лагерь янында машиналар гөрли башлады. Озак та үтмәде, машиналар кузгалды, бераздан аларның тавышлары бөтенләй тынды.
– Киттеләр, – диде Жадан.
– Хәерле юл! – дидем мин.
Ни әйтсәң дә, ул машиналарда тоткынлыкта безнең бәхетсезлекне бергә бүлешкән дусларыбыз иде. Кем белсен, бәлки, бу – иң соңгы аерылышудыр. Бәлки, моннан соң без бүтән очрашмабыз. Әйе, дуслар белән аерылышу авыр…
Без, өч качкын, ят ил кырында басып калдык. Озакламыйча таң ата башлады. Безгә ят кешеләр күзеннән яшеренергә кирәк иде.
– Урманга кереп, оя эзләргә кирәк, – дип, Жадан безне ашыктыра башлады.
– Урманга? Әллә саташтыңмы? – диде Серёжа. – Биредәге урманнарда кеше түгел, куян да качып яши алмый.
– Алайса, кая барабыз соң? – диде Жадан, борчылып.
Борчылмаслык та түгел иде. Серёжа дөрес әйтә: Германиядә урманнар кечкенә. Анда качып тору хәтәр. Ләкин ялан кырда да калып булмый ич.
Шунда минем башыма яңа бер уй килде.
– Туктагыз, – дидем мин, – әгәр без авылга кире кайтып, берәр бай йортының сарай чарлагына менеп кунакласак, ничек булыр икән?
– Мин дә нәкъ шулай уйлаган идем, – дип, Серёжа минем фикерне куәтләде.
Мин, Жаданның икеләнеп торуын күреп:
– Азчылык күпчелеккә буйсына. Әйдә, адаш, киттек, – дидем.
Без авылның икенче ягына әйләнеп чыктык. Байлар өен таный идек инде без. Ике-өч катлы, биек түбәле андый өй сарайлары белән әллә кайдан күренеп тора. Бу авылда без ул йортларны лагерьдан торып та күргән идек.
Мыштым гына авылга таба атладык.
Менә бер бакча коймасы буена килеп туктадык. Бакчаның аргы башында зур бер сарай күренә, шуңа янәшә өч катлы өй. Ишегалдында тынлык. Тик алма агачларында гына ниндидер кошлар, безне сизеп булса кирәк, төн йокыларыннан уянып, пырылдап очып киттеләр.
– Йә, нишлибез? – диде Серёжа.
– Разведка ясарга кирәк, – дидем мин.
– Үзем барам, – дип, Серёжа кечкенә генә җил капкадан бакчага кереп китте.
Ул тиз борылып килде.
– Сарай бикле, ләкин ишеге астыннан эчкә шуышып керергә мөмкин, – диде.
Без тын гына Серёжа артыннан киттек. Бәхеткә, этләре юк икән. Сарайга җитәрәк тагын бер биек таш койма күренде. Анысы ишегалдын аерып тора икән. Моны күреп, без бераз тынычлана төштек. Ишегалдында хәзер берәр кеше булса да, безне күрмәячәк.
Сарайга кердек. Караңгы, бернәрсә дә күренми.
– Бераз көтик, яктырсын, юкса, берәр нәрсәгә бәрелеп, тавыш чыгаруыбыз бар, – диде Жадан.
Бусы бик вакытында әйтелгән кисәтү иде. Сарайда нәрсә булмаска мөмкин. Гадәттә, немецлар мондый сарайларда җир эшкәртү коралларын саклыйлар. Аларда тимер, калай җитәрлек. Берсенә ялгыш кына килеп бәрелсәң дә, чаң суккан кебек тавыш чыгачак.
Менә таң сызылды. Сарайның кечкенә генә тәрәзәләреннән иртәнге яктылык бөркелде.
Жадан дөрес сизенгән икән. Сарайда, чыннан да, кыр машиналары тезелеп тора. Бер почмакта баскыч. Шул баскыч буйлап икенче катка күтәрелдек. Монда сугылмаган бодай көлтәләре өелеп куелган. Әнә тагын баскыч, өченче катка мендек, биредә сугылган салам түбәгә кадәр тутырылган иде.
Без, мәче кебек тырмаша-тырмаша, шул салам өстенә мендек.
Мин бик җайлы урынга туры килдем. Жадан белән Серёжа, салам эченә батып, бөтенләй күренмәс булдылар. Аларны табар өчен, хәзер бөтен саламны актарырга кирәк булыр иде.
Сарайда тынлык урнашты. Бераздан соң салам арасыннан иптәшләремнең тыныч сулауларын ишетә башладым. Күрәсең, алар йокыга китеп өлгерделәр.
Кояш чыкты. Аның ук шикелле очлы нурлары чирәп ярыклары аша битемә килеп бәрелде. Шул кояш нурларында миллионлаган тузан бөртекләре энҗеләр кебек ялтырап-ялтырап очалар.
Әкрен генә түбәдәге бер чирәпне күтәрдем. Без урнашкан йорт нәкъ олы урам чатында икән. Биредән бөтен авыл күренә.
Авыл йокыдан уянып кына килә әле. Урамнарда кешеләр күренгәләп китә. Алар каядыр ашыгалар, йөгерешәләр.
Мин чирәпне тагын да күтәрә төштем, әнә инде безнең лагерь да күренә. Анда хәзер беркем дә юк. Капкалары ачык. Ул ташландык бинага охшап калган…
Кинәт ишегалдында бер немецның карлыккан тавышы ишетелде. Мин сулышымны күкрәгемә җыеп тынып калдым.
Жадан да бу тавышны ишеткән булса кирәк. Саламны шытырдатып, өскә күтәрелә башлады. Аның башы калкып чыгу белән, мин аңа йодрык күрсәттем. Ул, тузанга буялып беткән йөзен миңа күрсәтергә теләгән кебек, күзләрен бер ачып, бер йомды да кире салам арасына чумды. Мин ирексездән көлеп җибәрә яздым.
Баягы карлыккан тавыш хәзер инде ялгыз түгел, йортта хатын-кызлар да сөйләшә.
Мин түбәнең икенче ягыннан ишегалдын күзәтә башладым. Анда карт кына бер немец арба тәгәрмәчләрен майлап маташа. Менә ул нәрсәдер кычкырып әйтте.
Өйдән, ашыга-ашыга, ике хатын чыгып, чемоданнарын арбага урнаштыра башладылар. Нәкъ шул чакта ишегалдында ап-ак чәчле карчык күренде. Ул калтыранган куллары белән арбадагы чемоданнарны алырга сузылды. Үзе, елый-елый:
– Ай Аллам, ай Аллам, – дип кабатлый иде.
Арба янында торучы карт аңа кычкырынды. Ләкин карчык һаман тыңламагач, карт аны төртеп җибәрде, карчык чак егылмый калды һәм арбага куелган чемоданнарга карап торды-торды да, кулын селтәп, өйгә кереп китте.
Бу нәрсә, дип уйладым мин. Аңлавымча, бу йортның хуҗасы фронттан ераграк качып китәргә җыена иде. Ләкин карчыкның ил-җирен ташлап китәсе килми, күрәсең.
Кинәт урам якта машиналар гөрли башлады. Шул якка күз салдым. Анда йөк машиналары уза. Аларга немец байларының йорт җиһазлары төялгән. Кайберләренә хатын-кызлар, балалар утырган. Аларның йөзләре күңелсез.
Тагын салам шытырдады. Бу юлы инде салам арасыннан, озын муенын сузып, Серёжа килеп чыкты. Ул күзләрен леп-леп иттерде дә, пышылдап:
– Нәрсә бар? – диде.
– Качалар, табаннары гына ялтырый, – дидем мин аңа.
Серёжа ак тешләрен күрсәтеп елмайды да аска төшеп китте. «Ах, җен баласы!» – дип, мин аның артыннан карап калдым.
Мин тагын урамга күз салдым. Хәзер инде юлдан француз әсирләрен куып баралар иде. Аннан соң тагын ниндидер хәрби кешеләр уздылар.
Минем күз алдымнан бөтен Германия уза кебек. Әйтерсең мине язмыш үзе шулай югары урынга менгереп утыртты да: «Кара, күр, синең каршыңнан тарих уза. Кайчан булса да кешеләр синнән бу турыда сорарлар. Син аларга чәчми-түкми сөйләп бирерсең», – дип әйтә иде…
Һәм менә мин хәзер үземнең тыныч бүлмәмдә шул көннәрне сезгә сөйләп утырам, дусларым.
Минем тәрәзәм каршында зифа каен басып тора. Аңа карыйм да минем күкрәгемдә ниндидер бер моң уяна. Нигә болай икән?
Бу каенны мин инде күрмәм, дип уйлаган идем. Каен, җил искәндә, үзенең нечкә генә ботаклары белән минем өстәлемә сузыла һәм ефәк кебек бер яфрагын минем кәгазем өстенә ташлый, ә мин язам, язам…
Без немец сараенда дүрт төн, биш көн, бер йотым су да капмыйча, азатлык көннәрен көтеп яттык.
Жадан да, Серёжа да салам астында артык ята алмыйча чыгып утырдылар. Анда сулыш алырга да бик авыр иде. Аларның күзләре зураеп калган. Борыннары нечкәреп киткән. Ачлык каныбызның соңгы тамчыларын суыра иде.
Вакыт-вакыт Серёжа утырган җиреннән кинәт салам өстенә авып китә. Күзләрен йома. Бер дә селкенми ята. Мин куркып калам. Әллә үлдеме дип, аны төрткәли башлыйм. Ул яңадан уяна.
– Башым әйләнә, – дип, күзләрен уа.
– Их, бер генә телем икмәк булсын иде, – ди Жадан.
– Су булса да ярар иде, – ди Серёжа.
Нишләргә? Биш көн узды. Ә фронт һаман якынлашмый. Хәзер инде урамда качып баручы олаучылар да күренми. Юл тынды. Ә чемоданнар төялгән арба әле һаман ишегалдында тора иде.
– Әллә фронтны туктаттылармы икән? – ди Жадан. – Сугышта төрле хәлләр була, адаш. Син ничек уйлыйсың, ә? – ди.
Мин башымны чайкыйм.
– Юк ла, фронт туктаган булса, әфәнделәр качар идеме, – дим. Ләкин үзем дә әллә нигә шикләнеп куям.
Без тагын бер төн көтәргә булдык. Соңгы төн ел кебек тоелды, безне инде йокы алмый иде.
Таң алдыннан самолёт тавышлары ишетелә башлады. Алар авыл өстеннән түбән генә очып үттеләр. Берсе безнең сарайга канаты белән кагылып китте кебек.
Бу безгә рух кертеп җибәрде.
– Әһә! – дип тә куйдык.
Тыныч кына яткан Серёжа да бер селкенеп алды.
Ишегалдында тагын теге картның тавышы ишетелде. Ул, сарайны ачып, түбән катта нәрсәдер эшләде дә бу юлы инде ишекләрне бикләмичә үк чыгып китте. Без шул чакта, үлекләр кебек, сулыш та алмыйча тынып тордык.
Инде яктырып килә. Мин түбә ярыгыннан тагын ишегалдына карадым. Анда арбага пар ат җигелгән иде инде. Озак та узмады, олауга ике хатын һәм теге карт чыгып утырдылар. Арба кузгалды. Алар киткәч, бераздан теге әби ишегалдына чыкты. Ул, тиле кеше кебек, ишегалды буенча:
– Ай Аллам, ай Аллам, – дип, арлы-бирле йөри башлады.
Көтмәгәндә авыл янында гына бер-бер артлы берничә туп шартлады. Аннары пулемёт аткан тавыш ишетелде. Без инде өче– без дә, түбәдәге чирәпне күтәреп, авылны күзәтеп тора башладык.
Кинәт өйләрнең тәрәзәләреннән җиргә кадәр ак тасмалар салынып төште.
– Әһә, биреләсезме? – дип, Жадан бөтен көченә кычкырды.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?