Текст книги "Яшəү белəн үлем арасында"
Автор книги: Набиулла Давлетшин
Жанр: Советская литература, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 17 страниц)
Көннәр артыннан көннәр уза бара. Тышта беренче карлар күренгәли башлады. Инде кояш та бездән үзенең йөзен борды кебек. Әсирләр бараклардан чыкмыйлар. Алар бер-берсенә сыеныбрак утыралар. Ватык тәрәзәләрдән җил сызгырып керә. Баракларда һава тынчу. Ниндидер сасы ис күкрәкләрне кыса. Анда-монда ыңгырашкан авазлар ишетелә.
Үлүчеләр көн саен арта бара. Ә лагерьга һаман яңа әсирләр килеп тора. Лагерь үлем конвейерына әйләнде. Алгы капкадан тере кешеләр керә бара, арткы капкадан мәетләр чыгып тора. Биредә кешенең гомере көн озынлыгы белән генә үлчәнә.
Беркөнне безне иртүк ишегалдына куып чыгардылар. Тышта кар катыш яңгыр ява, аяк асты пычрак, салкын сөякләргә кадәр үтә.
Барак ишек төпләренә немец солдатлары килеп басты. Беркемне дә эчкә кертмиләр. Барактан чыгарга теләмәгәннәрне кыйнап тышка куалар. Янәсе, немецлар, чисталыкны сакларга теләү нияте белән, барак һавасын алыштырырга карар иткәннәр. Юкса эпидемия кузгалуы мөмкин, имеш.
Әсирләрнең күбесенең өстендә гимнастёрка, бик сирәгендә генә шинель. Аякларда да итекләр тузып бара. Башта пилотка.
Бу меңләгән кеше бүген йә иртәгә үлеп бетәргә тиеш кебек иде. Ләкин кеше үлемгә тиз генә бирешми, йөрәгенең соңгы тибүенә кадәр сугыша. Без дә, көчебездән килгән кадәр, үлем белән тартыштык.
Минем итекләрем тузды. Нишләргә? Ике такта кисәге алдым да асларына шакмаклар кактым. Болай гына бик озакка бармас дип, өстән урап-урап аягыма бәйләдем. Басып йөрергә җайсыз булса да, аякларга су үтми иде. Мондый «универсаль» аяк киемнәрен бик күпләр кулландылар.
Минем шинелем юк иде. Гриша (яңа иптәшем) үзенең шинеле астына мине дә сыендыра. Кайбер шаяннар безгә «тәвә кошы» дигән исем тактылар. Ләкин алар үзләре дә шундый ук өркәчле кошларга охшыйлар иде.
Ашау-эчү турында миңа күп язып маташырга туры килми. Безгә көненә бер мәртәбә ярдырмаган карабодай салган су бирәләр. Ул да кеше башына яртышар литр гына була.
Мин бит әле, безне бараклардан ишегалдына куып чыгардылар, дип әйткән идем. Менә көн уртасы җитеп килә. Без әле һаман тышта басып торабыз. Суык эчкә үтә. Без бер урында таптанабыз. Читтән караганда, берьюлы меңләгән кеше бии диярсең.
Лагерьның шәһәр як коймасы буенда әсирләр күбрәк җыелган. Вахтманның кычкыруына карамастан, әсирләр коймага һаман якынрак киләләр. Урам якта шәһәр кешеләре, бигрәк тә хатын-кызлар күбәйгәннән-күбәя. Аларның кулларында төргәкләр, кием-салым әйберләре дә күренә. Немецлар, бу хәлне күреп, койма буена тагын солдатлар җибәрделәр. Үзеннән-үзе, бер дә көтмәгәндә, бөтен лагерь шәһәр ягына йөз белән борылды. Әйтерсең хәзер митинг башланырга тиеш иде кебек. Кинәт шәһәр кешеләре арасыннан бер хатын:
– Улларым, сезнең арагызда Валерий Иванов дигән кеше юкмы? – дип кычкырды.
– Әтисенең исеме ничек? – диде бу яктан берәү.
– Кузьмич. Кузьмич, улым, – диде баягы хатын. Ул шактый якын килде. Безгә аның ак чәчләре күренә иде.
Валерий безнең арабызда табылмады. Хәтта аны белүче кеше дә чыкмады. Карт ана, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, башын селкеде.
– Бәхетсезләр, мескенкәйләрем, – диде ул.
Кинәт безнең арабыздан:
– Дуся! – дигән тавыш ишетелде.
Теге яктан бер яшь кенә кыз йөгереп койма буена килә башлады, бу яктан әсир дә аңа ташланды.
– Һальт! Һальт! – дип кычкыра-кычкыра, немец солдаты кызның алдына чыкты.
Кыз туктамады. Ул:
– Абый, абый, Петя! – дип, бөтен көченә кычкыра-кычкыра, тимерчыбыклы коймага таба омтыла иде. Солдат аның кулыннан тотып алды һәм бар көченә артка этеп җибәрде. Кыз егылды да, шунда ук сикереп торып, койма аша бу якка төргәк ыргытты. Әсирләр төргәкне һавада ук тотып алдылар, һәм шул вакытта газеталарга төрелгән әйберләр, кием-салымнар ява башлады. Теге әсир тимерчыбыкларга якын ук килеп җитте.
– Сеңлем, Дусенька! – дип, ул читлектәге кош кебек арлы-бирле атыла иде.
Немец солдаты аңа мылтыгын төзәде.
– Цурюк, цурюк! – диде ул.
Ачлыктан хәле беткән әсир, ябык куллары белән тимерчыбыкка тотына-тотына, җиргә иелеп төште. Койманың аргы ягында моны күреп торган халык берьюлы коймага таба ташланды. Вышкадан мылтык тавышы яңгырады. Кемнәрдер, кычкырып, артка чигенделәр. Тик шуннан соң гына:
– Таралыгыз, атам! – дигән тавыш ишетелде.
Ләкин бу кисәтү соң иде инде. Дуся бөтен лагерь алдында, урамда берьялгызы, кулларын як-якка җәеп, хәрәкәтсез ята иде.
«Титан» ның үлемеБезнең лагерьга читтән беркем дә кертелми, беркем дә чыгарылмый. Шуңа да карамастан лагерьда яңа хәбәрләр һаман туып тора.
Гаҗәп, кайдан гына килә иде соң бу хәбәрләр? Кайчакта мин шул турыда уйланам. Бәлки, лагерьда, чыннан да, фронт хәлләрен белеп торучылар бардыр. Бәлки, кайдадыр үзенә күрә яшерен «информбюро» эшли торгандыр. Юк, бу хәбәрләрнең таралуына башка сәбәпләр дә бар. Тоткынлыктагы кеше рух азыгы эзли. Ул үзенең һәр сәгатен ниндидер өметләргә баглап яши. Әгәр аны аз гына тынычландыра торган хәбәр әле ишетелми икән, әсир аны үзе уйлап чыгара. Ул хәбәр башта кеше ышанмаслык уйдырма була. Ләкин, телдән-телгә күчеп йөри торгач, әлегә уйдырма чынбарлыкка якынлаштырыла. Кемдер ул хәбәргә үз фикерен өсти, кемдер аны хыялдан арындыра һәм, тора-бара, күңел өчен генә сөйләнгән хәбәр әлеге сүз иясенең үзен дә ышандыра башлый.
Бүген бер кызык хәбәр ишеттек. Кемдер әйткән, имеш, озакламый Рождество бәйрәме булачак. Немецлар шул изге бәйрәм хөрмәтенә әсирләргә ак икмәк, итле аш, тәмәке бирәчәкләр, имеш. Шунысы кызык: кичкә кадәр бу хәбәр әллә ничә вариантка кереп бетте. Барысын бергә санап әйткәндә, немецлар безгә Рождество көнендә уналты төрле ашамлык бирәчәкләр булып чыга иде. Шулар арасында мармелад, шоколад кебек әйберләр дә бар.
Бу хәбәрне ишеткәч, Гриша рәхәтләнеп көлде:
– Ну, уйлап табалар да соң инде. Ләкин бер әйбер керми калган әле. Камчыны онытканнар, анысы хак инде! – диде ул. Аннары исе китмәгәндәй генә: – Карарбыз, күрербез, – дип куйды. Аның, гомумән, болай салкын сөйләшүе минем ачуымны китерә. Әйтерсең аның бернәрсәгә дә исе китми, хәтта беркайчан да ашыйсы да килми иде.
– Ну, син, Гриша, таш икәнсең, – ди идем мин аңа. – Нәрсә генә әйтсәң дә ышанмыйсың…
– Их, малай, таш булып булса яхшы булыр иде ул. Салкын да үтмәс иде, ачлык та йөдәтмәс иде. Немец, суккан саен, йодрыгын авызына кабар иде.
Гриша эшсез торырга яратмый. Ул күлмәгенә төймәләр такты, ертыгын ямады. Ә хәзер иске чүпрәкләрдән бияләй тегеп утыра.
Кеше бер-берсен кайгыда сыный, диләр. Бу дөрес. Кеше бер-берсе белән бәхәсләшмичә дуслаша алмый, дип тә әйтер идем мин. Бәхәстә хаклык туа, диләр. Бәхәстә шулай ук дуслык та туа. Бәхәс вакытында кеше бер-берсе каршында йөрәген ача.
Минем дә Гриша белән шундый бәхәскә керәсем килә иде. Гриша исә һаман салкын канлы булып кала бирде. Ул күп сөйләргә яратмый. Сөйләүче кешене дә тыңламый кебек. Шулай да кай җире беләндер ул миңа якын. Мин лагерь ишегалдына чыгып озаграк йөри калсам, ул:
– Кайда йөрисең син, әллә кино карап кайттыңмы? – дип ачулана торган иде. Бу сүзләрдә мин җылылык, туганлык сизә идем.
Шуны әйтергә кирәк: лагерьда әсирләр икешәр-өчәр кеше бергә кушылып, дус булып яшиләр иде. Нәрсә тапсалар да, бергә бүләләр. Бер-берсенә ярдәм итешәләр. Болай яшәүне язмыш үзе китереп чыгарды. Бу авыр тормышта икенче төрле яшәргә мөмкин дә түгел иде.
Гришаның «карарбыз, күрербез» дигән көне килеп җитте. Бу искечә 25 декабрь көне иде.
Мин йокыдан уянганда, Гриша снаряд савытыннан ясаган котелогын таш кисәге белән кырып утыра иде.
– Тиктормас җан да инде син, Гриша, – дидем мин аңа, – кулларыңны бәйләп куярга кирәк синең…
– Бүген Рождество, иптәшем, тор, югыйсә мармелад алырга кичегербез, – дип, әче итеп көлде ул.
Ә көн уртасында безнең лагерьда менә нәрсә булды. Кемдер:
– Егетләр, ишегалдына чыгыгыз, кызык бар! – дип кычкырды.
– Чыннан да, нәрсә бар икән? – диде Гриша.
Без тышка чыктык. Ишегалды уртасында бик зур ат басып тора иде. Өч-дүрт немец солдаты ат янына килгәннәр дә көлешә-көлешә сөйләшәләр. Озак та узмады, бирегә әсирләр дә җыела башлады. Ат бик ябык, кабыргалары какшаган мичкә кыршаулары кебек беленеп тора, йоннары үрә баскан, үзе дер-дер калтырый. Алгы аякларының берсе буыннан өзелгән дә тиресенә генә эләгеп калган. Ул өч аягында чак-чак басып тора. Башын түбән салган, күзләрен яртылаш йомган. Аңа карау белән, йөрәк әрнеп китә. Ирексездән аңа ниндидер җылы сүз әйтәсе килә. Башыннан сыйпыйсы килә иде. Шунда кемдер:
– Артиллерист икәне күренеп тора, – диде.
Ат фронтта яраланган. Аны немецлар тотып алганнар һәм лагерьга китергәннәр.
Немец солдатларының берсе кулындагы зур пычагын һавада ялтыратып алды.
– Кем хайван суя белә, кем оста? – диде.
Гриша, миңа иелә төшеп:
– Рождествога бүләк, немецлар безне ат ите белән сыйларга уйлыйлар. Менә сиңа изге бәйрәм! – дип пышылдады.
Әйе, немецлар Рождествоны әсирләр өчен дә билгеләп үтәргә теләгәннәр булса кирәк. Янәсе, күрсеннәр руслар: Гитлер йомшак күңелле, ул үз дошманнарын да кызгана…
Баягы пычак тоткан немец атны суярга теләүче «һәвәскәрне» әле һаман көтеп тора. Ләкин андый «һәвәскәр» күренми. Киресенчә, кайберәүләр ат яныннан читкәрәк китә башладылар.
Немец тагын нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты. Нәкъ шул– вакыт бараклар ягыннан кемдер:
– Туктагыз, туктагыз! – дип, көч-хәл белән йөгерә-йөгерә, бире килә иде.
Без дә, пычак тоткан немец та аңа карап тынып калдык. Күрәсең, ул атны суярга тели дип уйладык. Немец:
– Гут, гут, – дип тә куйды һәм, әсир килеп җитүгә, аңа ялтыр йөзле пычагын сузды.
Әсир пычакны алмады. Ул, пычак сузган кулны этеп, ат янына килеп туктады һәм, атны муеныннан кочаклап, башыннан сыйпый башлады.
– «Титан», «Титан» ым минем, – диде, – син дә әсир булдыңмыни? Менә мин дә биредә бит…
Ат, таныш тавышны ишетү белән, колакларын торгызды, башын да аз гына күтәрә төште. Күзләрен ачты. Артиллерист үзенең дусты белән очрашты.
Әсир солдат атны һаман иркәли. Ә ат аның кесәләрен исни, җилкәсенә башын куеп ала.
– Юк шул, җаным, юк. Биредә икмәк бирмиләр шул, – дип, әсир солдат, иптәше каршында гафу үтенгән кебек, ат белән сөйләшә. Кайчандыр бу солдат үзенә бирелгән икмәк паёгының яртысын атка ашаткан. Хәзер дә хайван шуны өмет итә иде.
Немец солдаты әсирне читкә этеп җибәрде. Әсир чак кына егылмыйча калды. Ул яңадан «Титан» га таба омтылды. Башка немецлар аңа каршы төштеләр.
– Век, век, – дигән тавышлар ишетелде.
Ат, башын борып, үзенең элеккеге хуҗасына карап тора иде.
– Суймагыз, суймагыз! Ул безнең кебек үк әсир ич, – дип кычкырды әсир солдат.
Нәкъ шулчак мылтык тавышы яңгырады. «Титан» башта сискәнеп куйды. Аннары, бөтен көченә талпынып, арт аякларына басты һәм, шашкан кеше көлгән кебек, борын тишекләрен калтыратып кешнәп җибәрде дә гөрселдәп җиргә ауды. Аның күкрәгеннән кызыл тасма булып кан бәреп чыкты һәм җир буйлап сузылып китте.
«Титан» тагын бер кабат калтыранып куйды, аякларын сузып җибәрде, күзләрен зур итеп ачты. Бу аның соңгы сулышы иде. Мин аның кара зур күзләрендә күктә әкрен генә йөзгән болытларны күрдем.
Кылыч йөзенә язылган сүзләрКадерле укучым, бәлки, сиңа бу язмаларны укуы авыр булыр. Миңа һаман үлем турында язарга туры килә. Нишлим соң? Фашизм булган урында үлем котылгысыз.
Үзегез уйлап карагыз: фашистлар коммунистларга үлем карары игълан иттеләр. Җирдә ике идеология бәрелеше бара. Фашизм үзенең ерткычлыгын «фәнни» нигезгә куйды. Ул «расизм» дигән теория уйлап чыгарды. Бу «теория» буенча җирдә бары тик «арий канлы» немецлар гына кеше булып саналалар. Ә башка милләтләр, башка халыклар – түбән дәрәҗәдәге җан ияләре, алар бары тик шул «арий канлы» немецларга кол булырга гына яратылганнар, имеш. Кыскасы, бу болай булып чыга: җирдә яшәүче барлык халыклар немецларга баш ияргә тиешләр. Фашистларның кылычында да «алле фюр Доешланд» – «барысы да Германия өчен» дигән сүзләр язылган ич.
Шундый явыз теләк белән сугыш башлаган фашизм беркемне дә кызганмый. Ул кылыч һәм ут белән үзенә юл салып бара. Ул кешелек дөньясына кара саранча булып ябырылды. Ул бар нәрсәне кырып бетереп килә. Җирдә бар тереклек куркыныч астында калды. Нәрсә булыр? Пуля үтми торган корычка киенгән фашизм кайда туктар? Кем аның кулыннан канлы кылычын сугып төшерер? Иң соңгысы – кем аны авызлыклап, аяк-кулларын богаулап, дар баганасына алып килер?
Бу сорау алдында бөтен кешелек уйга калды. Һәм бу авыр көннәрдә бөтен дөнья Советлар Союзына, аның батыр солдатларына иң соңгы ышаныч белән карый иде.
Фашистлар өчен совет солдаты – иң куркынычлысы. Совет кешесе, үзенең мылтыгы белән генә түгел, җирдә яшәве белән дә фашизмга дошман. Моның сәбәбе аңлашыла. Совет кешеләре Ленин акылы белән коралланганнар. Ә бу коралны беркайчан да кулдан сугып төшерергә мөмкин түгел. Совет солдаты – үзенең җирдә барлыгы белән генә дә «кызыл пропагандист». Ә кызыл пропаганда киртәләрне белми. Гитлер менә шуннан бигрәк тә курка иде. Курыккан саен, аның ерткычлыгы да арта бара. Шуңа күрә фашист инде кулыннан коралы алынган, яраланган, хәлсез әсирләрдән дә өркә.
Әсирләр туган ил турында яратып сөйлиләр. Алар немец солдатларына да бу турыда сөйләүдән курыкмыйлар. Димәк, алар – бу әсирләр – «пропаганда» белән шөгыльләнәләр. Аларның сүзләре немец солдатларының да күзен ачар. Һәм ул солдатлар: «Ни өчен соң без Россиягә каршы сугышабыз?» – дип сорый башларлар. Менә куркыныч кайда! Ә нишләргә соң бу «пропагандистлар» белән? Нишләргә? – Үтереп бетерергә, җирдән юк итәргә! Шунсыз фашизмга юл юк!
Шуңа күрә миңа үземнең язмаларымда күңелсез хәлләр турында гына сөйләргә туры килә. Ләкин әйтергә тиешмен: мин биредә бары тик үзем күргән хәлләрне генә язып барам. Әгәр бу язмаларымда мин кешеләргә фашистлар алып килгән газапларның меңнән бер өлешен генә күрсәтә алсам да, синең алдыңда, укучым, бурычым үтәлгән дип әйтә алыр идем.
Яңа дусШулай сүземне дәвам итәм.
Инде кыш килеп җитте. 1941 елның кышы үзенең беренче көннәреннән үк әсирләргә куркыныч алып килде! Дөрес, кар күп түгел иде әле. Анда-монда ялангач җир тәне күренеп тора. Читтән караганда, җир өстенә ертылып беткән ак җәймә ябылган кебек. Әллә үзем өшегәнгәме, җир дә туңып сыкрана кебек күренә иде миңа.
Кыш әсирләрнең хәлен тагын да кыенлаштырды. Ачлык өстенә тагын рәхимсез салкыннар килеп кушылды. Үлем безгә таба тагын бер адым атлады.
Баракларда салкын. Таш идәннәргә яланаяк бассаң, табанны куырып ала. Әсир, нинди генә чүпрәк тапса да, аны йә аягына урый, йә аркасына салып куя. Кайбер иптәшләр каяндыр сүс бау табып, аякларына чабаталар үреп киделәр. Ә минем хәлем тагын да начаррак иде. Минем шинелем юк. Җылы көннәрдә әле түзәрлек иде. Ә хәзер нишләргә? Дөрес, дустым Гриша бер капчык кисәгеннән җылы күкрәкчә тегеп биргән иде. Ләкин аның белән генә кая барасың?
Мондый салкын кышта, беркайчан да ягылмаган баракларда ничек түзәргә мөмкин соң? Ә без түздек. Күрәсең, кайгы, хурлык газабы безне ут булып җылытып торды. Йөрәк яна, диләр. Дөрестән дә, йөрәк яна, аның ялкынын сөякләргә кадәр үтә торган салкынлык та сүндерә алмый икән. Юк, алай гына түгел, безнең әле өметләребез сүнмәгән иде. Безнең каныбызда да ачу кайный, дошманга нәфрәт ярсый. Бу безнең янып торган учагыбыз иде… Менә хәзер мин баракта «урын» саклап утырам. Ә Гриша «базарга» чыгып киткән иде.
Сез, белми: «Нинди базар ул тагын?» – дип сорарсыз. Әйе, безнең лагерьда «базарлар» була торган иде. Көн уртасында әсирләр ишегалдына чыгалар һәм, бергә җыелып, арлы-бирле йөри башлыйлар. Аларның кулларында чүпрәкләр, пилотка, обмотка, гимнастёрка, төймәләр һәм башка вак-төяк әйберләр була. Әсирләр шул әйберләрне бер-берсе белән алмаштыралар. Моны русча «махнём» диләр иде. Ә соңгы вакытларда бу «базарларда» шинель, чалбар кебек зур әйберләр дә күренгәли башлады. Бу үлгән әсирләрнең киемнәре иде.
Гриша әнә шунда чыгып киткән иде. Мин аңа шулкадәр ияләштем, ул озаграк кайтмый торса, миңа моңсу була башлый иде. Аны юксынып, як-ягыма каранам, күзләрем аны эзли башлый.
Салкын үзәккә үтә. Мин тез башларымны авызым янына ук китереп, башымны түбән иеп утырам. Үз сулышым белән үземне җылытырга телим. Бу минутларда мин яшәү турында уйламыйм. Миңа калса, бу минутта үлем яшәүгә караганда җиңелрәк булыр шикелле тоела. Шуннан соң мин тагын ниндидер авыр уйларга биреләм, әкрен генә шулай онытылып китәм. Кинәт минем өстемә ниндидер бер җылы әйбер килеп төшә. Төшә дә мине йомшак болыт кебек үз эченә ала, мин җылынып эрим. Миңа рәхәт, рәхәт булып кала.
Кинәт:
– Йә, җитәр, егет, ун ел йокламаган шикелле, йокыны бүсәсең генә, – ди Гриша һәм өстемә япкан шинельне тарта.
Мин күзләремне ачам. Гриша көлә. Аның янында тагын бер иптәш утырып тора. Мин аптырап калам.
– Таныш бул, минем якташ Лазарев Никита, – ди Гриша.
Мин кулымны сузам. Күрешәбез. Гаҗәп, өстемә ябылган шинельне мин Гришаныкы дип уйлаган идем. Хәзер карыйм: Гришаның шинеле үз өстендә. Әлбәттә, минем шатлыгымны аңлады ул һәм, көлә-көлә:
– Әйдә, исәнлеккә-саулыкка киеп йөр, татарчонок, – диде.
Лазарев Никита, утыз бишләрдә генә булуына карамастан, шактый карт һәм бик кызганыч булып күренә. Яңаклары эчкә баткан. Йөзен кызгылт сакал баскан. Муены озынаеп калган. Шинель астыннан иңбаш сөякләре төртеп чыгып тора иде. Аның соры күзләре ниндидер көч белән яналар. Мин, Никитаның йөзенә карап, кайчандыр бу бик чибәр егет булгандыр дип уйладым.
Шул арада Лазарев Никита да мине җитәрлек күзәткән булса кирәк.
– Күптәнме биредә җәфа чигәсең? – дип сорады ул миннән.
Без сөйләшеп киттек. Лазарев Никита Мәскәүдә сәгать заводында эшләгән. Шуннан ул фронтка киткән. Сугышта, мина шартлавыннан контузия алып, дошман кулына төшкән. Бүген «базарда» ул якташы Гришаны очраткан.
Мин дә үз хәлемне аңа сөйләдем. Шулай итеп, без таныштык, һәм яңа дустыбыз Никита Лазарев безнең яныбызда калды…
Кич булып килә иде инде.
– Вакыт күпме икән? – дип сорадым Гришадан.
– Әллә ярың янына барасың бармы? – дип көлемсерәде ул. Тик нигәдер сәгатенә карамады.
Гадәттә, ул үзенең кул сәгатен шинеленә ямау кебек итеп салган кесәсендә йөртә иде. Шулай итеп, тентү вакытында сәгатен саклап кала килде.
– Йә, әйт инде, сәгать ничә?
– Ябыштың бит сагыз кебек. Сәгать, малай, әнә синең өстеңдә, – диде Гриша.
Хәзер генә аңладым. Гриша сәгатен «базарда» шинельгә алыштырып кайткан икән. Һәм ул шинель минем өстемдә инде.
– Рәхмәт, – дидем мин дустыма, – рәхмәт, Гриша, онытмам.
Тагын нәрсәдер әйтмәкче идем, Никита:
– Вакытны белергә теләсәң, иптәшкәй, – дип, бинт белән бәйләнгән беләген чишә башлады. Бинт канга буялган иде.
Без, авызларыбызны ачып, аңа карап калдык.
Бинт сүтелеп бетте, аннан мамык кисәге килеп чыкты Никита мамыкны әкрен генә алды. Без шактый зур яра күрербез дип уйлаган идек. Безнең исебез китте: беләккә кул сәгате бәйләп куелган иде. Сәгать тик-тик итеп йөреп тора.
– Вакыт биш тулып килә, – диде Никита, сәгатенә карап. – Мин сәгать остасы. Миңа сәгать йөрәгем шикелле кирәк. Сәгатьсез бер генә минут та яши алмыйм мин.
– Мастеровой икәнсең, – дидем мин аңа.
– А что? Конечно… – диде Никита һәм кызгылт сакалын сыпырып куйды.
Гриша да, мин дә көлеп җибәрдек. Яңа дустыбыз бик күңелле кеше булырга охшый иде.
Немец чабата кияме?Беркөнне безнең лагерьга ике йөк салам китерделәр. Бу безгә немецларның «ярдәме» иде.
Ике йөк салам, әлбәттә, шундый зур лагерьга күп түгел. Шулай да без аны, баракларга кертеп, астыбызга түшәдек. Ничектер, барак яктырып киткән кебек булды. Баракка кыр исе таралды. Инде ничә айлар буена урын күрмәгән, арып-йончып беткән әсирләр салам өстенә ятып йоклый да башладылар.
Ләкин эш болай гына калмады әле. Рус кешесе – тормыш остасы. Кирәк чакта ул бер дә көтелмәгән нәрсәләр ясап ташлый.
Бер әсир бер көн эчендә саламнан бик пөхтә, тирән эчле чабата үреп, аягына киеп тә өлгергән. Һәм тагын яңаларын үрә башлаган. Шуның өстенә ул:
– Аякларым май кебек эреп йөри, – дип әйтә икән.
Бу хәбәр бик тиз таралып өлгерде, һәм икенче, өченче көнне идәнгә җәелгән салам һәркемнең «хосусый милкенә» әйләнде. Һәркем диярлек (шул исәптән мин дә) саламны күбрәк алып калырга тырыштык.
Тагын берничә көннән соң безнең барыбызның да аякларда чабата иде. Чыннан да, аяклар җылынып китте. Ә тышта инде салкын кыш иде.
Лагерь тирәсендә безне саклаучы солдатлар, рус кышын сүгә-сүгә, арлы-бирле йөреп торалар. Шунда алар безнең аякларыбыздагы чабаталарны күреп алганнар булса кирәк. Һәм бик кызыкканнар, күрәсең. Кызыгырсың, үзәгеңә салкын үтә башласа…
Икенче көнне безнең лагерьга берничә солдат килеп керде. Аларның кулларында кәгазьгә төргән икмәк кисәкләре дә күренә.
Без гаҗәпләндек. Болар нишләмәкче булалар?
– Егетләр, безнең товарны сатып алучылар килә! – дип хәбәр бирделәр сизгеррәкләр.
Чыннан да, шулай булды. Немецлар туп-туры баракка килеп керделәр. Алар, як-якларына карана-карана, чабата үрүчеләр янына уздылар һәм итек өстеннән салам чабаталарны киеп карый башладылар. Берсе хәтта:
– Гут, гут, гут, – дип мактап җибәрде.
Чабата үрүче әсир, тагын берничә пар чабата чыгарып, немецларга сузды. Немецларның йөзе яктырды. Чөнки товарны сайлап, аякка чаклап алырга да мөмкин иде. Моны күреп торган башка әсирләр дә үзләренең товарларын күрсәтә башладылар.
Немецларның һәрберсе берәр пар чабата алды. Тик бу юлы бушлай түгел иде. Алар чабата хуҗаларына берәр кисәк катып беткән икмәк һәм берәр сигарет бирделәр.
Дөрес, хуҗалар бу бәяне азсындылар. Шулай да чабата бушка китмәде. Тик бер әсир генә:
– Әйберне сата белмисез, барыгызга да күрсәтмәскә иде, бәлки, алар кыйммәтрәк түләрләр иде, – дип, үзенең борчылуын белдерде.
Икенче көнне тагын да салкынайтты. Әнә лагерь коймасы буенда ике немец солдаты арлы-бирле йөреп тора. Башларына юрган ураганнар. Шинель өстеннән тун кигәннәр. Аякларында итек өстеннән без үргән чабаталар.
Бер әсир, аларга карап:
– Карачкы дисәң карачкы түгел, кеше дисәң кеше түгел, – дип сөйләнеп куйды.
– Кыш нишләтә? – диде тагын берәү. – Немецка да чабата кидерә…
– Тукта әле, ул немецның алда бик күп күрәселәре бар, – диде тагын кемдер.
Ә җил тышта һаман сызгыра, буран көчәя бара иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.