Текст книги "Яшəү белəн үлем арасында"
Автор книги: Набиулла Давлетшин
Жанр: Советская литература, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 17 страниц)
Мин инде терелеп киләм. Аякка басканыма берничә көн булды. Җирдә күп еллар йөргән кеше булсам да, тиф авыруыннан соң миңа яңадан йөрергә өйрәнергә туры килде. Бу шактый кыен эш булып чыкты. Авыру һәм ачлык көчне тәмам суырган. Берничә адым атлагач та йә утырырга, йә кая булса да таянып торырга туры килә. Мондый вакытта миңа теге яшь художник булыша.
Яңа танышым Владимир Жарков иде. Ул сугыш башланган елда Киевта художество институтының соңгы курсында укыган һәм инде диплом эшен бетереп килә булган. Институтны тәмам иткәч, академиягә керергә уйлаган.
Бу урында мин, бераз читкә чыгып, тагын шуны да әйтергә тиешмен.
Билгеле булганча, сугыш 1941 елда башланды. Нәкъ шушы елда Россиядә инде совет чорында туып үскән егетләр институтларны бетереп чыгарга тиешләр иде. Бу совет заманында туган иң беренче буынның тормышка килүе иде.
Ләкин, тормыш ишеген ачар алдыннан гына, сугыш аларны окопларга чакырды. Мин әсирләр арасында бик күп яшь инженерларны, врачларны, агрономнарны очраттым. Алар совет җирендә үскән иң беренче чәчәкләр иде. Ул беренче чәчәкләргә, әле ачылып җитмичә үк, сугыш утында көяргә туры килде. Минемчә, бу сугышта кешелек дөньясының мәңге кире кайтарып ала алмаслык югалткан нәрсәсе – әнә шул яшь кешеләр. Бу материалның (әгәр шулай әйтергә яраса) бәясен акча белән дә, алтын белән дә билгеләргә мөмкин түгел. Бу – кешелекнең иң гүзәл җәүһәре. Ул югалтуны бары йөрәкнең тирән сызлануы белән генә үлчәргә мөмкин…
Яңа танышымның биографиясе бик кыска иде. Аңа бары егерме дүрт яшь. Ул әле дөньяны бик аз күргән, шуңа күрә бу газапларны безгә караганда да авыррак, кыенрак кичерә. Аңа мыек яңа гына чыгып килә. Владимир төскә бик матур иде. Кызларныкы кебек озын кара керфекле, куе бөдрә чәчле. Маңгае түгәрәк, яктырып тора. Ул бик чибәр украин кызына охшый иде. Анасы ягына тарткан, ахры, дип уйлый идем мин. Чыннан да, шулай булса кирәк. Чөнки Владимирның кечкенә генә альбомындагы хатын рәсеме, беренче карау белән үк, Владимирның үзен хәтерләтә. Шул рәсемне күргән кеше: «Бу синең анаң», – дип әйтә иде. Бу сүзләргә Владимир шатлана, күңелле итеп елмая, рәсемгә үзе дә гаҗәпләнгән кебек озак-озак карап тора. Күрәсең, бала анасын өзелеп сагына иде.
Бүген без Владимир белән ишегалдына чыктык. Көн алтынга буялган кебек ялтырап тора. Күк зәңгәр. Аның гөмбәзе тагы да югарырак күтәрелгән. Дөнья тагын да зурайган, җир өсте тагын да киңрәк булып киткән кебек күренә.
Без кояшка күзләребезне кыскалап-кыскалап карыйбыз. Битләрдә җылы нур уйный. Бөтен тән рәхәтләнә. Күкрәкләргә яз һавасы гөрләп тула. Минут саен көч арта кебек.
Тирә-якта кар челтәрләнеп калган. Урыны-урыны белән сырты чыккан. Җир кышкы йокысыннан уянып килә иде.
Без, үзебезне онытып, язның матурлыгына сокланып торабыз. Барак түбәләренә тезелешеп асылган көмеш кебек сөңгеләрдән тып-тып итеп тамчылар тама. Алар ашыгып-ашыгып тамалар.
Кайвакытта шул көмеш сөңгеләр кинәт өзелеп җиргә төшәләр. Төшәләр дә энҗе бөртекләре кебек чылтырап сибелеп китәләр. Шул энҗе бөртекләрендә меңләгән аллы-гөлле нурлар ялтырап китә.
Владимир һаман күккә карый. Авыз эченнән нәрсәдер сөйләнә. Маңгаена кулын куеп, офык ягына күз төшерә. Аннары, бармаклары белән дүртпочмак ясап, шуның аркылы зәңгәр киңлекне күзәтә.
– Их, – ди ул, – буяулар булсын иде. Менә шул зәңгәр күкне, офык буенда уйнаган кояш нурларын, әнә шул наратларны – барысын да бергә җыеп, киндергә төшереп куясы иде. Яз! Күпме, күпме төрле төс…
Әлбәттә, художникның күзе күбрәк һәм яхшырак күрә. Мин күкне һәрвакыт зәңгәр дип кенә йөри идем. Ә Владимир әйтә:
– Күктә, кояш спектры ничә төрле булса, шулкадәр төс бар, – ди. – Әнә кояш чыгышы ягына кара, анда күкнең төсе нинди? Инде кояш баешына күз сал, анда ничек?..
Чыннан да, мин, җентекләп карый торгач, күк йөзендә кызгылт, саргылт, яшькелт төсләрне күрә башладым. Кара, мин әлегә кадәр нинди матурлыкны күрми йөргәнмен!
Җирдәге бар нәрсә дә әле безгә үзенең бөтен серле матурлыгын ачып бетерми. Аны белер өчен, җирне, тормышны гомер буе өйрәнергә кирәк. Ә гомерең йөз елдан артса да, табигатьнең барлык матурлыгын белеп булыр идеме икән?..
Әнә тамчылар тама. Әгәр моны композитор күреп торса, ул, һичшиксез, шул тамчылар тавышында яз җырын ишетер иде. Әгәр биюче, язгы җил искәндә, каеннарның иелеп-иелеп китүләрен карап торса, ул моны бер гүзәл биюгә охшатыр иде.
Яз үзенең тамчылары белән җырлап килә. Үзенең гүзәл буяулары белән җирне бизәп килә. Үзенең йомшак җиле белән терекләрне йокыдан уятып килә…
Владимир белән без шул турыда озак сөйләштек. Бәлки, бу хисләрне безгә яз алып килгәндер. Чөнки без, кыш буе тынчу баракларда туңып, язны гомергә күрмәгәнчә сагынган идек.
Тик бу яз безнең гомерләребездә беренче мәртәбә авыр һәм моңсу яз иде. Ул безгә тимер койма аша гына карый. Яз безнең яннан, безне читләтеп кенә узып бара. Кайдадыр ташкын гөрли, кайдадыр тургайлар сайрый, кайдадыр кешеләр язны туган якларында каршылыйлар. Ә без читтә. Без шул шаулап торган яз диңгезендә, кара атауда яшибез кебек. Бар тирә-як гөрли, дулкыннар кага, ә безнең атау тып-тын. Тик әнә шул тамып торган тамчылар гына безгә яз җырын җырлыйлар иде.
Барак буйларында әсирләр кояшта җылынып утыралар. Әле көз көне бу лагерьда күпме кеше бар иде. Хәзер алар бик аз калганнар. Мин әйтер идем, әгәр безнең лагерьда ун мең кеше булса, хәзер аларның саны ике меңгә дә җитми торгандыр. Моннан өч ай гына элек шыгрым тулып торган барак бүлмәләре бөтенләй бушап калган. Ә лагерь артындагы каберлектәге өч базның инде өченчесе дә җир белән тигезләнгән.
Озакламас ул каберләр өстенә ямь-яшел булып үлән шытып чыгар, һәр иртәдә шул үләннәрнең кыякларыннан кабер өстенә салкын чык тамчылары төшәр…
Владимир белән без барлык баракларны йөреп чыктык. Иске танышларның күбесен очратмадык. Теге, саламнан бик оста чабата үрүче егет тә юк. Кайчандыр агачтан матур шахмат фигуралары ясаган кеше дә күренми. Калай кисәкләреннән безгә аш савытлары ясап биргән карт калайчының да инде калын тавышы ишетелми иде.
Баракларда инде тиф белән авыручылар юк диярлек. Урында ятучылар авырудан соң тора алмыйлар иде әле. Эпидемия вакыты узды.
Без тагын ишегалдына чыктык.
Капканың теге ягында немец солдатлары, ашыга-ашыга, капкага аркылы-торкылы кагып куйган агачларны каерып маташалар. «Карантин» дип язылган такталар алып ташланган.
Кемдер шунда:
– Карантин бетте, – дип кычкырып куйды.
Әлбәттә, моңардан безгә шатлык аз иде. Ләкин өч ай буена бикләнеп торган капканың ачылуы безгә ниндидер бер өмет бирә. Әйтерсең шул капкадан безнең янга тормыш килеп керер кебек тоела иде.
Бу хәбәр лагерьны җанландырып җибәрде. Төнлә белән әсирләр үзара кызу-кызу сөйләшергә керештеләр. Барысыннан да элек безне фронттагы хәлләр кызыксындыра. Кемдер немецларның Мәскәү янында тар-мар ителүе турында каяндыр ишетеп өлгергән. Монысы безнең өчен ул көннәрдә иң шатлыклы хәбәр булды. Күңелгә җылы керде, әйтерсең безне, иртәгә таң атканда, менә бу үлем атавыннан дусларыбыз килеп коткарыр кебек иде.
Владимир миңа якын ук сыенып ятты. Без бер шинельне аска, берсен өстебезгә яптык. Безнең как сөяккә калган гәүдәләребез бер шинель астына да сыя иде.
Мин яңа дустымны кочаклап алдым. Ул сабый бала кебек кенә иде. Бервакыт язмыш менә шулай еракларда туып үскән ике җан иясен бер шинель астына кертеп йоклатыр дип кем уйлаган?
Владимир бик тиз йокыга китте. Ә мин әле һаман уйланып ятам. Минем күз алдымда әле һаман язгы тамчылар тамып тора. Белсәң иде, бу язгы тамчылар нәрсә турында җырлыйлар икән? Юк, алар җырламыйлар, елыйлар түгелме соң?
Икенче көнне иртә белән:
– Ауфштейн! – дигән сүз безне йокыдан уятты.
Без өч ай буена ул сүзне ишеткәнебез юк иде. Ә бүген ул сүз, колакларга һәм җанга ят сүз, яңадан кабатланды. Карантин бетте, газап калды.
Икенче кисәк
Хуш, туган ил!
Утырдым вагон читенә,
Киттем Герман иленә.
Герман иле – яшел үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Бу җырны мин балачакта ук ишеткән идем. Ул җырны кем дә булса җырлаганда, минем күз алдыма бер солдат килеп баса иде. Әнә вагон читенә аякларын салындырып утырган да ерак илгә китеп бара. Белмим, нигәдер ул солдат миңа карт булып күренә иде. Аның битен сакал-мыек баскан, йөзе җыерчыкланган, күзләре моңлы.
Ә бүген мин үзем дә, шул мескен солдат кебек, вагоннарга утырып, Германиягә китеп барам. Дөресе, китеп бармыйм, мине алып китәләр.
Герман җире – яшел үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Әйе, әллә кайтам, әллә үләм…
Безне алда нинди көннәр көтә? Моны күз алдына китерүе мөмкин түгел. Дошман безне үз иленә коллыкка алып бара. Хәзер мин дустым Гришаны хәтерлим. Ул, мескен, үлгән чагында: «Бу кайсы гасыр?» – дип сораган иде. Бу сорауның мәгънәсен хәзер аңладым. Гриша, мөгаен, әле егерменче гасырда да кеше коллыкта газаплана дип уйлагандыр. Әйтерең бармы, егерменче гасырда – коллык! Гриша моның белән үзенең соңгы сулышында изүче– ләргә, фашистларга җан ачуын белдерергә теләгәндер. Әйе, дустымның соравы хәзер миңа аңлашыла.
Поезд бара. Вагоннар чайкалып-чайкалып китә. Без вагон ярыкларыннан соңгы мәртәбә туган илебезгә карыйбыз. Юл читләрендә зифа чыршылар безгә башларын иеп калалар. Гүя алар:
– Хушыгыз, газиз балакайлар, – дигән кебек, безне озаталар.
һәр вагонда илле кеше. Вагон эче караңгы. Тәрәзәләр такта белән кадакланган. Ишекләр бикле. Әйтерсең безне дүрт кырлы зур тартмага тутырганнар. Моны табут дияргә дә була. Чөнки безнең белән бергә, безнең һәрберебезнең баш турысында үлем дә бара. Ул бездән беркайда да калышмый.
Поезд туктаган арада, вагоннардан икешәр, өчәр үлгән әсирне алып торалар. Безнең вагоннан да инде өч кешене өстерәп чыгардылар. Бер иптәш әле үлеп җитмәгән, ләкин хәрәкәтсез тынып калган иде, тик сирәк кенә ыңгырашкалап куя иде. Немец солдаты аңа тукталып карап торды да, кулын селкеп:
– Капут, – диде һәм вагонның ишеген шалтыратып ябып куйды.
Поезд тагын кузгалып китте. Вагонда тынлык. Нәрсә сөйләргә? Тел сүз тапмый. Кеше акылына сыя алмаслык бу вәхшилек каршында кем булса да телсез калыр иде.
Без Владимир белән янәшә ятабыз. Без, лагерьда дусларыбызны югалткан ике ятим, бер-беребезгә бигрәк тә якынайдык.
Поезд барган саен, туган ил ераклаша. Һәркемнең йөрәге сыкрый. Мөмкин булса, йөрәк, күкрәктән чыгып, җиргә сикереп төшеп калыр иде кебек. Туган җир! Анда безнең газиз анабыз, сөйгән ярыбыз. Анда безнең бала чагыбыз, узганыбыз һәм киләчәгебез. Барысы да, барысы да кала ич! Ничек янмасын йөрәк!
Ике көн барганнан соң, Вильнюс шәһәренә килеп җиттек. Безне вагоннардан төшереп сафка тезделәр. Санап чыктылар. Аннары машиналарга төяп, шәһәргә алып киттеләр.
Машиналар таш коймалы зур йортка керделәр. Бинага карау белән үк, без моның нинди йорт икәнлеген белеп алдык.
Бу өч-дүрт катлы, вак-вак тәрәзәле таш төрмә иде! Ни өчендер бу төрмә Вильнюс елгасы ярына ук салынган. Су төрмәнең бер як стенасына кагылып ага. Иртә-кич бүлмәләр томан белән тула, соңыннан стеналардан тамчы тама башлый. Ул тамчылар әкрен генә агып төшәләр дә, идән лачма су була. Инде көннәр шактый җылынып торса да, без төрмәдә, бу җепшек бүлмәләрдә калтырый идек. Тик көн уртасында гына төрмә эче бераз җылынып китә. Ә кичкырын бүлмәләрне тагын куе томан баса. Хәтта бер-беребезне күреп тә булмый торган иде.
Безнең бүлмәләргә немецлар бары тик иртә белән генә кереп чыгалар, саныйлар да көн буена күренмиләр.
Безне нишләтергә уйлыйлар фашистлар? Шул сорау борчый күңелне, ләкин беркем дә дөресен әйтә алмый иде. Бу билгесезлек эчне пошыра. Күңел җавап эзли. Ул вакытта безнең дөнья белән бәйләнеш булмаганлыктан, безгә бик күп хәлләр ишетелми кала иде.
Хәзер мин ул көннәрне исемә төшерәм һәм, үземә билгеле булган фактларны уйлап карасам, ул вакыттагы хәлләр ачыклана.
Эш менә нәрсәдә.
Немецлар Россияне яшен тизлеге белән басып алырга уйлаганнар иде. Солдатларның әйтүенә караганда, Гитлер ике атна эчендә Мәскәүгә чәй эчәргә килергә тиеш булган, имеш. Андый хыялый атналар күптән узды инде. Гитлер армиясен ул вакытта Мәскәү яныннан кире кагып җибәргән булганнар.
Немецлар чигенә. Шуңа күрә алар әсирләрне фронт сызыгыннан ераграк алып китәргә ашыкканнар икән. Бу – бер. Икенчедән, сугыш Германиядән һаман миллионлап солдат сорый. Германиянең үз тылында эшче куллар сәгать саен кими бара. Димәк, әсирләрне эшкә файдаланырга кирәк булган. Өченче факт шулай ук әһәмиятле. Гитлер үзенең хуҗаларына – капитал магнатларына – бу сугыштан Россия исәбенә миллионлаган табыш ышандырган. Шуның беренче авансы итеп, ул рус әсирләрен байларга коллыкка бирергә ашыккан. Моның белән Гитлер Германия халкына: «Без җиңәбез, менә карагыз, бездә күпме әсир бар», – дип мактанырга теләгән.
Без, үзебезнең язмышка карап, фронт хәлләрен сизенә башладык. Немец безне үз тылына таба күчерә икән, димәк, бу юкка түгел. Немец армиясенең үкчәсенә басып куып киләләр дигән сүз.
Без, әле Борисов шәһәрендәге лагерьда торганда, рус самолётларын бик сирәк ишетә идек. Ә хәзер, фронт яныннан шактый ерак китүебезгә карамастан, Вильнюс өстендә һәр төнне рус бомбалары шартлый башлады. Димәк, фронт бирегә таба килә. Немец армиясе артка тәгәри. Без, шулай төрмәдән торып, һәрбер тавышны, һәрбер хәрәкәтне аңларга өйрәндек.
Калай кисәгеВильнюс төрмәсендә без нәкъ бер ай тордык. Биредә безне яңадан исәпкә алдылар. Яңа карточкалар тутырдылар. Һәм һәрбер әсиргә калайга баскан номер тактылар.
Владимир бу соры калай кисәген әйләндереп-әйләндереп карады, аннары бармаклары белән кысып бөгәргә маташты. Калай көчсез бармакларга гына бирешмәде. Ул шактый нык һәм сизелерлек авыр иде.
– Бездә мондый биркаларны хайваннарга тагалар иде, – диде бер әсир һәм калай кисәген, әле бер кулына, әле икенче кулына күчереп, һавада уйнатты. Әйтерсең калай кисәге аның кулларын пешерә, һәм әсир аны шулай суытырга тели иде.
Владимир кашларын җыерды.
– Хәзер инде анабыз яратып кушкан исемнәребез бетте, безне менә шул калай номер белән генә йөртерләр, – диде.
Миңа да авыр иде. Мин, бәлки, бу калай кисәге турында тагын да кискенрәк итеп әйтә алган булыр идем. Ләкин яшь кешенең болай да бик иртә яраланган йөрәген тагын борчырга теләмәдем.
– Нишлисең инде, Володя, – дидем, – язмыш шундый. Без туган илләргә кайта алмасак, бәлки, менә шул калай кисәге безнең хакта сөйләр. Туганнарыбыз, шул калай кисәгенә карап, безнең язмышыбызны акларлар. Алар безне бервакытта да хыянәтче димәсләр. Бу калай кисәге безнең пакьлегебезгә шаһит булып торыр…
Володяга бу сүзләр ошады. Ул, күзләрен зур ачып, минем йөземә карады. Күрәсең, мин аның каршында ниндидер бер сер ачкан кебек күренгәнмендер. Мин моны сиздем.
– Тормышта менә нинди буяулар да бар, энекәш, – дидем мин аңа. – Бу төсләрне дә күрә белергә кирәк.
Мин яшь кешене үземчә бераз дөнья хәлләре белән таныштырырга уйладым.
– Син зәңгәр күктә әллә ничә төрле төс таныйсың. Ә тормышта хәрәкәт дигән бернәрсә бар. Аның төсе юк. Хәрәкәтнең сәбәбе бар. Хәрәкәт ансыз тумый. Сиңа да, миңа да шул сәбәпне аңлый белергә кирәк…
Сүзләрем бик галим кешенекенә охшап китә бугай, мин шунда туктап калдым һәм:
– Минем бабай шулай әйтә торган иде, – дидем.
Володя елмаеп куйды.
– Әйдәгез, без дуслар булабыз, – диде ул миңа.
– Без болай да дуслар ич, – дидем мин.
– Юк, алай гына түгел, куллар алышып…
Мин ирексездән көлеп җибәрдем. Минем алдымда әйтерсең әле таякка атланып чабып йөрүче бер малай басып тора иде.
– Володя, син бит инде дәү кеше, аңлыйсыңдыр ич, язмыш безнең кулларны күптән бер-берсенә кушты…
Володя, нәкъ балаларча, оялган сыман, керфекләрен түбән төшерде.
Мин аны кызгандым.
– Ярый, – дидем. – Мә… – Володяга кулымны суздым. Володя миңа кулын бирде дә күкрәгемә үк килеп сыенды: мин аны шунда туган энем кебек хис иттем. «Шундый нечкә күңелле, шундый сизгер җанлы кешене, язмыш, нигә бире алып килдең?» – дип уйладым мин.
Берничә көннән соң безне яңадан эшелонга утырттылар. Юлга икешәр кипкән балык һәм ике йөз грамм икмәк бирделәр. Бу безнең туган илдә соңгы станциябез иде. Поезд безне Германиягә алып китте.
Ят илБиш көннән соң поезд каядыр килеп туктады. Юк, ул туктамады, поезд дөньяның бер читенә килеп терәлде кебек. Әйтерсең без шушы биш көн, биш төн эчендә әллә кая, бик еракка-еракка киткән идек. Монда кояш та башка төследер, җир дә башка, хәтта агачлар да безнең яктагы кебек түгелдер дип уйлаган идек без.
Менә вагон ишекләре ачылып китте. Кинәт саф һава күңелләрне кытыклап җибәрде. Кояш нурлары күзләрне чагылдырды.
Инде апрель чәчәк аткан. Тирә-якта каштан агачлары ап-ак ефәк кием кигән кызлар кебек күпереп күренәләр. Җир өсте ямь-яшел. Еракта таулар, таулар гына…
Германия нинди матур икән! Биредә кеше йомшак күңелле, җыр яратучан һәм хөр йөрәкле булып гомер итәдер дип әйтәсе килә иде. Биредә шул чәчәк аткан гүзәл табигать эчендә фашистлар да яши дип ышанасы килми иле.
Ләкин безне вагоннардан төшкәндә каршылаучылар нәкъ шулар булдылар. Алар, төркем-төркем җыелышып, вагоннар каршына басканнар иде. Кулларында автоматлар. Яннарында бозау кадәрле овчарка этләре канлы күзләре белән безгә карап торалар. Ә тагын да читтәрәк гражданский киемендә ирләр һәм чибәр-чибәр хатын-кызлар күренә. Алар чын рус кешесен күрергә килгәннәр, күрәсең. Һәм менә хәзер шатлыкларын эчләренә җыя алмыйча көлешәләр, безнең кайберләребезгә бармаклары белән төртеп күрсәтәләр.
Мин тагын шуны белдем: безне вагоннардан санап чыгаручылар әлегә кадәр күреп килгән немецларга охшамыйлар иде. Болары ап-ак йөзлеләр, барысының да өс-башы пөхтә, аякларында ялтыравыклы итекләр, өсләреннән хушбуй исе аңкып тора.
Алар – немец капиталистларының балалары. Аларны үз әтиләре янында калдырганнар. Сугышта үлүе мөмкин ич. Ә биредә ышык, рәхәт. Дары исе дә юк, пулялар да сызгырмый. Коралсыз әсир белән сугышу авырмыни? Миңа, ни өчендер, сугышта йөргән гади немец солдаты боларга караганда яхшырак дигән уй килде.
Без әле лагерьда немец солдатларының кайбер сүзләрен ишарә белән булса да аңлый идек. Ә болар әллә ничек сөйләшәләр. Колак төбендә чебен көтүе чыжылдап оча диярсең.
Безне өчәр-өчәр итеп сафка тезделәр. Колоннаның алдына машина чыкты. Як-якка немец солдатлары басты. Колоннаның артыннан, озын чылбырга бәйләнгән этләр җитәкләп, тагын бер төркем сакчылар иярде. Колонна кузгалды.
Без алмагачлар тезелгән юл буйлап киттек. Менә ямь-яшел бакча эчендә утырган бик матур авыл аша узабыз. Немецлар, оясыннан башын сузган попугайлар кебек, тәрәзәләрдән тыгылып, безгә тыннарын да алмыйча карап торалар. Авыл уртасына җитәрәк, каяндыр бер төркем немец малайлары йөгереп чыкты. Алар, нәрсәдер кычкырып, безгә таш атарга керештеләр.
– Ух, немчура, – диде Владимир һәм ачуланып төкереп куйды.
Берзаман безнең өстебезгә яңгыр ява башлаган кебек булды. Без югарыга күтәрелеп карадык. Биек йортның тәрәзәләреннән безнең башларыбызга юынтык сулар түгәләр иде.
– Үзләре биектә яшәсәләр дә, җаннары түбән икән, – диде кемдер.
Әйе, аларның җаннары түбән иде. Алар, безне мыскыл итеп, үзләренең шул түбән җаннарын тынычландырырга телиләр. Ләкин без шул хәлебездә дә үзебезне өстенрәк хис итә идек. Дошман котырына икән, димәк, аның хәле мөшкел. Дөресен генә әйткәндә, без Германия җиренә үзебез белән немец армиясенең җиңелү хәбәрен алып килдек. Моны аңлаучылар булдымы икән ул чакта? Бәлки, булмагандыр, әмма әсирләрне үз илләреннән шулай еракка алып килеп яшерергә телиләр икән, нидер тынычлык бирми дошманга.
Авылны чыгу белән, безнең алда тагын озын юл ачылды. Бу юл, елан кебек, тау битеннән борыла-сырыла, югарыга таба үрмәли. Бераздан безнең колонна шул юл буйлап таулар арасына кереп китте.
Безгә бу илдә бар нәрсә ят. Хәтта кошларның сайравы да ничектер күңелгә ят булып ишетелә. Бәлки, ул вакытта миңа кайгыдан шулай тоелгандыр.
Инде төш авышып бара. Немецлар безне ашыктыралар. Күрәсең, барасы юл ерак әле. Артта этләр өргән тавышлар ишетелеп китте. Арып артта калучыларга сакчылар овчаркаларын өстерәләр.
Владимир арыды. Адымнары акрыная башлады. Мин аның култыгыннан алмакчы идем дә, ул:
– Кирәкми, үзем барам, – дип, кулымны этеп җибәрде. – Син әллә мине әлсерәде дип беләсеңме? Синнән калышмам, курыкма… – диде.
Без һаман барабыз. Тирә-якта ташлы таулар. Аларның сыртларында биек наратлар үсеп утыра. Юл югары күтәрелгән саен, һава салкыная бара, агачлар сирәгәя.
Менә алда баручылар, ни өчендер, баш киемнәрен сала башладылар. Нәрсә булды, дип уйладым мин. Һәм шул турыга җиткәч, үзем дә пилоткамны салдым.
Без барган юлның уң ягында бик зур чуен тәре, кара кием кигән титан кебек, ташлар һәм наратлар арасында берьялгызы басып тора иде.
Тәренең уртасына
Биредә 1914–1918 елларда үлгән рус әсирләре күмелгән
дип язылган.
Тәнем калтырап китте. Колонна тып-тын булып калды. Адымнар әкренәйде. Башлар ирексез түбән иелде.
Менә хәзер генә без үзебезнең кая барганлыгыбызны белдек. Безне немецлар каберлеккә куып баралар. Бу чуен тәре шул каберлекнең капкасы алдында безне каршылап тора иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.