Электронная библиотека » Набиулла Давлетшин » » онлайн чтение - страница 16


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Набиулла Давлетшин


Жанр: Советская литература, Классика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 16 (всего у книги 17 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Юләр, кычкырма, – дип, мин аңа әйтергә генә уйлаган идем, ул бөтен көче белән түбә чирәпләрен ишеп төшерде.

Ә Серёжа:

– Без азат! – дип кычкырды.

Урам башында корыч адымы белән җирне тетрәтеп килгән Кызыл байраклы танк күренде.

Мин Жаданның җилкәсенә кулымны салдым. Аны үземә якынрак тартып алдым да:

– Йә, адаш, бәлки, бүгенге көн минем китапның соңгы бите булып язылыр, – дидем.

Жадан яшь тулган күзләре белән миңа карады.

– Әйе, бу безнең газаплы көннәр турындагы хикәянең соңгы бите булыр, адаш!

Жадан бераз уйга калып торды. Аннары күк йөзенә елмаеп карады да:

– Тургайлар турында язарга онытма. Тыңла әле, ничек күңелле җырлыйлар, – диде.

Әйе, иркен, зәңгәр күктә тургайлар сайрыйлар. Алар кешелекнең явызлыкны җиңеп чыккан шатлыклы җиңү язын котлыйлар иде.

Истәлекле багана янында

1945 елның азагы иде.

Поезд мине Мәскәүгә китереп төшерде. Вагоннан чыгып, перрон ташына аяк баскач, мин йокыдан уянып киткән шикелле булдым. Гүя бик матур төш күреп килә идем дә, хәзер шул төшем кинәт өнгә әйләнде кебек.

Әле күптәнме мин ят илдә, тимерчыбыклар белән уралган лагерьда, тормыш белән үлем арасында кысылып калган идем. Үләм дисәм үлә алмадым, яшим дисәм яши алмадым. Кеше язмышында моннан да авыррак хәл бармы?

Туган ил бик еракта иде. Мин инде, ак каеннар үскән туган якларымны, яшел урманлы Идел ярларын күрә алмам, дигән идем. Минутларым түгел, сулышларым да санаулы иде минем.

Төнлә белән адашкан кеше Казык йолдызга карый. Мин дә, шул йолдызга карап, туган илемне сагына идем. Хәзер минем турымда ялтырап янган шул йолдыз минем илем өстендә дә балкып тора бит, дип уйлый идем.

Бүген мин туган илемдә, туган башкала җиренә басып торам. Ватан мине үзенең канаты астына алды. Мин яшәүгә кайттым.

Шатлыгым!

Сине нинди сүзләр белән генә әйтергә соң? Әгәр дөньядагы иң матур, иң хуш исле чәчәкләрдән сүзләр ясап булса, андый сүзләр дә бу минутта минем бәхетемне аңлатыр өчен ярамаслар иде. Юк, алтыннан да, җәүһәр ташларыннан да ул сүзләрне ясап булмас.

Мин тирә-якка сокланып карыйм. Яңа гына явып киткән кар күзләремне чагылдыра. Хәтта шушы салкын кар да миңа ләззәт бирә. Мондый ак, мондый йомшак карны инде ничә еллар күргәнем юк иде минем. И туган ил! Ят җирдә синең җилләрең дә, бураннарың да, болытларың да өзелеп сагындыра икән!

Мәскәү өстендә иртәнге зәңгәр рәшә йөзә. Шәһәр әле тын. Шул тынлыкта башкала тирән уйга калган кебек күренә. Кешеләр әле йоклыйлар. Алар бүген тыныч, аларны хәзер сугыш дәһшәте борчымый.

Мин башымны югары күтәрәм. Еракта завод морҗалары күк йөзенә ак төтеннәр белән челтәр сырлыйлар. Ул заводларда, бәлки, машиналар ясыйлардыр, бәлки, ефәк тукыйлардыр, бәлки, курчаклар эшлиләрдер. Анда хезмәт җиргә байлык иҗат итә. Тыныч тормыш алга, киләчәккә атлый.

Һәм шәһәр өстендә, тыныч өйләр өстендә, шушы заводлар өстендә мәгърур Кремль йолдызлары балкып тора. Мин, үзем дә сизмәстән, тирән сулыш алып: «Мәскәү, Мәскәү!» – дим. Күрәсең, шул сүздәдер минем барлык шатлыгым!

Без ятлар илендә ул сүзне күңелебездә анабыз исеме белән янәшә йөрттек. Кояш чыкканда да, ай караганда да яшь тулган күзләребез белән, өмет белән янган йөрәкләребез белән Мәскәү ягына омтыла идек.

Мәскәү!

Ул дөньяның киң океаннары аша, биек таулары аркылы иң ерак атауларга кадәр күренә. Авыр минутларда кем генә, кем генә ул сүзне үзенең намазы итеп кабатламады. Мәскәү, Мәскәү! Бу минутта мин тагын да матуррак, тагын да җылырак сүзне таба алмыйм.

Әйе, мин туган илемә кайттым. Күпме дусларым минем ят илләрдә билгесез каберләргә күмелеп калдылар. Аларның исемнәре минем күңелемә тирән язылган. Сез минем белән бергә, минем   уйларымда гомер итәрсез. Мин сезне һәр көнне сагынырмын, сезне искә алып сөйләрмен. Кем дә кем сезнең энҗе кебек саф намусыгызга таш атарга теләсә, мин аның алдына үз күкрәгемне куярмын, һәм ул таш миңа килеп бәрелер дә кире үз хуҗасына кайтыр.

Бәлки, кайчан да булса бер шәһәрнең зур мәйданында сугышта билгесез югалган солдатларга мәрмәр таштан биек һәйкәл куелыр. Ватан сезне онытмас, дусларым!

Мин, шулай уйлана-уйлана, Мәскәү урамнары буйлап атлыйм. Ә урамда солдатлар, солдатлар. Алар шат. Барысы да үз туган якларына кайтып баралар. Мин дә алар белән бергә барам. Аякларым җирне сизми. Мин дә туган җирләремә тизрәк кайтып җитәргә ашкынам.

Башкаланың Казан вокзалы. Шушы кызыл таш бинага карап: «Исәнме, җаным!» – дип әйтәсем килде минем. Бу вокзалның мине үз гомеремдә ничә кат озатканы, ничә кат каршы алганы бар. Сугышка киткәндә дә үзенең балкып янган утлары белән, паровоз тавышлары белән ул мине ерак һәм авыр юлга озатып калган иде.

Менә хәзер мин аңа яңадан карап торам. Бу авыр елларда таш бина да картайган кебек күренә. Аның стеналарындагы сырлары карт кеше йөзендәге җыерчыклар шикелле күңелгә ниндидер уй салалар. Шулай да ул элеккечә үк горур һәм матур.

Мин вокзал эченә кердем. Гүя туган ягыма капка ачтым. Вокзал тәрәзәсеннән карасам, минем туган йортым күренер кебек иде. Биредән өйгә юл якын, бик якын ич. Кояш чыгып, бәлки, батарга да өлгермәс, мин кызым белән, хатыным белән, дус-ишләрем белән күрешермен. И бәхет! Сине күрер көннәрем дә бар икән!

Вокзалда солдатлар, солдатлар. Вокзал гөр килеп тора. Монда шатлык та, шау-шу да, җыр да бергә кушылган. Әйтерсең кайдадыр ташкын туа да, менә бу биек стеналы залларга сыеша алмыйча, иреккә чыгарга ашкына. Мин дә шул ташкын дулкыннарында бер кечкенә генә йомычка кебек йөзәм.

Мин солдатларның йөзләренә тутырып карыйм. Алар нинди көләч! Аларның йөзләреннән сугыш сөреме киткән инде. Алар пөхтә һәм җыйнак итеп киенгәннәр. Алар горурлар да, матурлар да. Мин беләм: ул солдатларның тәннәрендә яралар да бар. Шуңа күрә күкрәкләрендә ялтыраган орденнар аларга бик килешеп тора. Алар мактанырга да хаклы бүген. Авыр көрәштә дошманны җиңгән өчен, ил үзенең улларын хөрмәт итә. «Солдатлар, солдатлар! Сез нинди бәхетлеләр!» – дип әйтәсем килә минем. Әйе, сез бәхетлеләр дә, батырлар да, солдатлар. Мин бүгенге шатлыгым өчен, бүгенге көннәрем өчен сезгә гомергә бурычлымын. Сез, бары сез генә тоткыннарның лагерь капкаларын ватып ачтыгыз һәм безне коткарырга килгән юлда күпме корбаннар бирдегез, күпме газаплар аша кичтегез сез, солдатлар. Минем азатлыгым өчен иде бу җиңү. Рәхмәт сезгә, солдатлар!

Минем ярам да юк, орденым да юк. Мин сездән көнләшмим, солдатлар. Мин үз язмышымны каргыйм. Миңа сезнең алда оят кебек. Беләм: сез мине читкә какмассыз. Әгәр мин сезгә үз язмышымны сөйләп бирсәм, сез мине кызганырсыз. Ләкин миңа аңардан җиңел булмас, юк, җиңел булмас. Бары йөрәк кенә сызланып калыр. Нишлим соң, солдатлар?

Сезне туган йортыгыз капкасы төбендә аналарыгыз, туганнарыгыз колач җәеп каршы алырлар. Озак еллар буе көткән газиз аналарыгыз бу шатлыктан рәхәтләнеп еларлар. Ә хатыннарыгыз сезнең күкрәкләрегезгә башларын куеп иркәләнерләр. Ә балаларыгыз, кошчыклар кебек, сезнең җилкәгезгә үк менеп кунарлар, Бөек Җиңү белән котларлар. Бу көнне йорт гөр килеп торыр.

Ә мин туганнарыма, дусларыма ничек күреним? Әгәр нәни кызым:

– Әти, орденың кайда? – дип сораса, мин аңа ничек җавап бирермен?

Ә дусларым:

– Әллә син, сугыштан куркып, куак ышыгында посып яттыңмы? – дисәләр, мин ничек түзәрмен?

Ләкин мин беркемнән дә йөземне яшермим. Карагыз, солдатлар, минем күзләремә, сез минем сагышымны аңларсыз. Мин тоткынлыктан кайтып киләм. Миңа пуля тимәде, ләкин минем йөрәгем яраланды. Ул яра мәңге төзәлмәс. Фашизм минем яшь гомеремне алып калды. Ләкин туган илемә булган мәхәббәтемнең бер генә тамчысын да, бер генә тамчысын да фашизм минем йөрәгемнән саркыта алмады. Мин тоткынлыкта туган илемне тагын да ныграк сөяргә өйрәндем. Минем күкрәгем дошманга нәфрәт белән тулды. Мин шул нәфрәттән фашизмга, аның токымнарына утлы уклар ясап атармын. Мин сугыштан соң да фашизм белән көрәштә солдат булып кайтам. Миңа бу көрәштән демобилизация юк! Моның өчен әле озак-озак яшисе килә, сезнең белән бергә җиңү тантанасының шәрабын эчәсе килә, солдатлар!

Мин, шулай вокзал буйлап атлый-атлый, перронга чыкканымны сизми дә калдым. Биредә дә солдатлар, солдатлар. Поезд халык диңгезенә батып калган. Вагоннар инде шыгрым тулы.

Ләкин мин вагонга утырырга ашыкмыйм. Мөмкин булса, мин вагон түбәсендә генә, берүзем генә барыр идем. Вагонда солдатлар белән бергә барырга уңайсыз кебек миңа.

Вагонда солдатлар үзара сугышта күргән хәлләр турында сөйләрләр. Бу узган авыр көннәр хакында һәркемнең кызыклы истәлеге бар. Ә мин нәрсә сөйләрмен? Әйе, мин дә сөйләрмен. Ләкин ул кызык булмас. Бәлки, кайберәүләр ышанмаслар да әле…

Юк, миңа вагонда барырга ярамый. Иң соңгысы – җәяү барырга. Ләкин җәяү кайтырга минем көчем җитмәс. Кинәт миңа куркыныч уй килә. Әгәр авырып китсәм, өйгә кайтып җитәм дигәндә генә үлеп китсәм… бу бик үкенечле булыр иде.

Мин поезд яны буйлап йөгерә-йөгерә барам. Кемнәрдер мине төртә, кемнәрнедер мин дә төрткәләп, һаман алга ашкынам.

Менә мин паровоз янына килеп чыктым. Поезд инде кузгалырга җыена. Морҗасыннан фу-фу итеп пар чыгып тора. Карт машинист, тәрәзәдән башын суза-суза, кемнедер күзәтә. Аннан соң ул сәгатенә карап алды. Поезд китәргә, бәлки, берничә генә минут калгандыр…

Мин машинистка эндәштем:

– Иптәш машинист, мине үзегез белән Казанга кадәр алып бармассызмы? – дидем.

Башта машинист минем сүзләремне аңламады кебек. Аннан соң ул саргылт очлы мыекларын сикертеп көлеп җибәрде дә:

– Сез ничәү соң? – диде.

– Үзем генә, үзем генә, абый, – дип, мин, шатлана-шатлана, аңа җавап бирергә ашыктым. Мөгаен, рәт чыга, дип уйладым.

Машинист майланып беткән бүреген арткарак күтәреп куйды да кулы белән перрон ягына төртеп күрсәтте.

Мин аңладым. Машинист, биредә бер син генә түгел, меңнәр, миллионнар сез, дип әйтергә теләде. Янәсе, ничек инде мин ба– рыгызны да паровозга утыртыйм. Бу, әлбәттә, дөрес иде.

Мин паровоз тәгәрмәчләренә карадым. Ни өчендер мин алардан көнләшеп куйдым. Тәгәрмәчләргә, ичмасам, рәхәт. Тәгәри дә тәгәри генә алар. Кайда гына булмыйлар алар. Менә тиздән алар кузгалып китәрләр. Казанга да барып җитәрләр, кире дә әйләнеп кайтырлар…

Машинист үзенең шактый калын тавышы белән минем уйларымны бүлде:

– Ашыкма, солдат, биш ел көткәнне, бер генә көн түзәрсең әле, соңгы поезд түгел ич, бүген булмаса, иртәгә Казаныңа кайтырсың, – диде дә тәрәзәдән башын алды.

Мин паровозның икенче ягына әйләнеп чыктым. Кинәт минем күзләрем тендер артындагы урындык шикелле басмага төште. Хәтта аның тоткасы да бар иде. Нәкъ шул минутта паровоз кычкыртты һәм аксыл пар чыгарып кузгала да башлады. Мин күп уйлап тормадым. Тоттым да шул тендер басмасына сикереп мендем һәм җайлап кына утырдым. Инде ярты сәгатьтән соң Мәскәү читендәге йортлар күздән югалып калдылар. Поезд үзенең барышын һаман тизләтә, әйтерсең ул җил белән куыша иде.

Бәлки, шатлыктандыр, мин һава салкынлыгын сизми идем әле. Ләкин тора-бара декабрь җиле минем куеныма ук керә башлады. Гүя ул җил үзе дә өшегән һәм минем куеныма кереп җылынырга тели иде.

Мин бүрегемне тагын да ныграк басып кидем. Шинель якаларын күтәрдем. Тик менә кулларга суык һаман үтә бара. Мин ременемне салып, аны тендер тоткасы аша уздырып, үземне паровозга бәйләп куйдым. Хәзер инде кулларны куенга тыгып җылыта-җылыта да барырга мөмкин иде. Мин бераз тынычландым.

Ниндидер бер станциядә паровоз алышынды. Бу миңа бик шәп булды. Мин вокзалга кереп җылынып чыктым. Тагын әле бер төн барасы бар иде.

Яңа паровоз килде. Хәзер инде мин машинисттан сорап тормадым. Поезд кузгалганда гына, иске урыныма менеп утырдым. Киттек, төнлә белән җил көчәйде, биткә бәреп кар ява башлады. Суык сөякләргә үтә. Мин өшим, ә алда юл ерак әле. Шулай да ярты юлда төшеп каласым килмәде минем.

Бер станциядә поезд туктады, машинист, факел тотып, паровоздан төште дә тәгәрмәчләрне карап йөри башлады. Мин аңа күренмәскә тырыштым. Машинист факелны нәкъ минем йөзем алдына ук күтәреп яктыртты да:

– Ах, син, шайтан! – дип, шинель чабуымнан тартып җиргә төшерде. – Бу ни эшләвең, ә? Мәче кебек катып үләргә телисеңме, ә? Биш ел буена сине сугыш газаплары туйдырмаган, күрәсең, – дип, ул мине каты гына орыша башлады.

Ләкин минем аңа нәрсә дә булса әйтергә көчем калмаган иде инде. Минем тешләрем тешкә бәрелә, үзем дер-дер калтырыйм.

– Биш ел буена сугышта йөреп исән калгансың, инде поезд астында сытылып үләргә телисеңме, ә? Дурак, дурак! – дип, машинист минем күзләремә текәлеп-текәлеп карады.

Белмим, ни өчендер, аның үз тавышы да дулкынлана, һәм ул инде әкрен генә:

– Катып беткәнсең, болай ярамый, улым, – диде. Аннары ул мине култыклап паровоз ишеге алдына китерде. – Игнат, Игнат, – диде ул кемгәдер.

Паровоз тәрәзәсеннән яшь кенә егет башын сузды.

– Ал шуны, тавык кебек калтырый, бераз җылынсын, – диде машинист.

Мин көчкә-көчкә генә паровозга күтәрелдем. Игнат мине каршы алды. Битемә кайнар һава килеп бәрелде. Мин бер читкә чүгәләп утырдым.

– Кая барасың? – диде Игнат.

– Казанга.

Игнат тагын нәрсәдер сорашты. Ләкин мин җылы паровоз эчендә бөтенләй эреп киттем. Тәнем әлсерәде, башым авырайган кебек булды. Кинәт Игнат паровоз миченең капкачын ачып җибәрде. Мин анда алтын кисәкләре кебек ялтырап янган утларны күрдем. Хәзер мин үзем дә шул мич эчендә калдым кебек. Ләкин мин янмыйм, миңа рәхәт кенә! Тагын нәрсә булгандыр, хәтерләмим. Мине йокы үз кочагына алды.

Кинәт кемдер мине төртеп уятты.

– Тор, солдат, Казанга җиттек! – диде.

Мин бик җитез аякларыма бастым.

– Чынлапмы? – дип сорадым һәм паровоз ишегеннән башымны суздым. Күз алдымда Казан вокзалы күренеп тора иде.

Исәнме, туган җир! Мин кайттым. Исәнмесез, кешеләр, агачлар, ташлар, утлар, барыгыз да, барыгыз да исәнме!

Мин, ашыга-ашыга, шәһәргә чыктым. Менә вокзал каршындагы таныш түгәрәк бакча. Менә таныш тирәкләр ак мамык кебек карга төренеп утыралар. Алар шул ак шәлләре астыннан миңа шатланып карыйлар кебек.

Миңа кайсы урамнан китәргә соң? Минем хәзер берьюлы барлык урамнарны, барча-барча йортларны күреп узасым килә. Мин нишләргә дә белмим, ни өчендер, бакча тирәсендә һаман әйләнеп йөрим. Мин нәрсәдер эшләргә тиеш идем кебек, менә хәзер шул эшемне оныттым шикелле!

Шәһәргә кереп киттем. Әле иртә, шәһәр йоклый иде. Мин ашыкмыйм. Һәр йортның капкасын күзәтеп узам. Мин бу минутларда үземнең кайчандыр шул урамнарда йөргән чакларымны хәтерлим. Ул вакытлар искә төшә барган саен, миңа күңелле була бара. Гүя узган газаплар минем йөрәгемнән кителеп-кителеп төшәләр кебек.

Менә мин Татарстан урамына килеп чыктым. Менә ул таныш электростанция, менә ул Тукай торган йорт. Әнә зур ак табак шикелле булып Кабан күле җәелеп ята. Менә биредә трамвай остановкасы. Менә зур калын багана, агач багана. Минем таныш баганам! Шушы багана төбендә минем күпме басып торганым бар. Нәкъ шушы багана төбендә мин әле егет чагымда үземнең беренче мәхәббәтем белән очрашкан идем. Әйе, бу гади багана гына, агач багана гына. Ә хәзер ул миңа якын туганым кебек күренә. Әгәр мин шушы багананы күрә алмасам, күпме үкенеч, күпме уфтану калыр иде йөрәгемдә. Хәзер мин аңа терәлеп торам. Бу багана төбендә мин көчле, мин – бу җирнең улы! Хәзер шул багана мине үзенең күренмәс куллары белән кочып алган да:

– Кайттыңмы, туганкай! – дип, миңа әкрен генә эндәшә кебек.

Минем иреннәрем калтырый, күзләремнән яшь тамчылары тәгәри. Мин шатлыгымнан елыйм. Гомеремдә беренче мәртәбә елауның кирәклеген белеп елыйм. Бу миңа рәхәт кенә. Минем күкрәгемә еллар буе җыелып килгән кайгы ташы хәзер шул күз яшьләре белән бергә эреп ага. Миңа сулыш алырга иркен бу багана янында!

Хәбәрсез югалганнарның адресы

Яшь кеше!

Без синең белән ерак юлларда йөреп, ят илләрдә булып кайттык. Син минем язмышымны күзәтеп тордың. Инде аерылышу минутлары якынлаша. Китапның ахыргы битен ябар алдыннан, мин синең белән бер серемне уртаклашырга телим.

Исеңдәдер, мин бит дустым Жаданга бу тоткынлык көннәре турында китап язарга ышандырган идем. Казанга кайтып төшүем белән үк, бу эшкә әзерләнә башладым. Әлбәттә, мин роман язарга карар иткән идем.

Әсәремнең беренче битләрен башлап җибәргәч тә, кинәт кенә миңа бер уй килеп төште. Тукта, дидем мин үз-үземә, мин дөрес юлдамы? Роман язарга кирәкме, әллә повестьмы? Әллә гади истәлекләрме? Каләмемне куйдым, уйга бирелдем.

Дөресен әйтергә кирәк: мине, әлбәттә, роман кызыктыра төшә иде. Романда, минем үз кичерешләремнән тыш, әле фантазиягә дә, кешедән ишеткән фактлардан файдаланырга да мәйдан ачылачак иде. Ләкин бу вакытта мин үз дусларымның исемнәрен югалтырга тиеш булыр идем. Ә моны мин һич кенә дә теләмим. Романда исә алар үз исемнәре белән кала алмыйлар. Чөнки аларга башка бурычлар да йөкләтеләчәк. Чын исем белән чынбарлык минем дусларымны уңайсыз хәлгә куяр иде. Димәк, башка юл эзләргә кирәк. Менә шулай мин эшемнән туктап калдым.

Ул чакларда мин һәр көнне диярлек вокзалга барып йөри идем. Ул көннәрдә демобилизацияләнгән солдатлар белән шыгрым тулы эшелоннар бер-бер артлы килеп кенә тора. Вокзалда туганнарын, дусларын каршыларга төшүчеләр хәтсез күп. Перрон бәйрәм көнендәге мәйдан кебек гөр килә. Һәркем үз баласын, йә хатыны ирен, йә сөйгән яры егетен ашкынып көтә иде. Мин дә, дусларымның кайсысы булса да кайтмасмы дип, перронга чыгып тора идем.

Эшелоннар килә. Солдатлар туганнары белән, дуслары белән күрешәләр, кочаклашып үбешәләр, елашалар. Тик минем дусларым гына кайтмый иде әле.

Кичкә таба перрон бушап кала. Шул вакытта мин бер карт кына хатынны күрә торган идем. Ул да, мескенем, кемнедер каршыларга килә иде, күрәсең.

Шулай беркөнне без тагын буш перронда икәүдән-икәү генә калдык. Менә ул хатын миңа якын ук килде дә:

– Кайтмадымы? – дип сорады.

– Юк, кайтмады шул, – дидем мин.

– Кемне көтәсез?

– Дусларымны.

Хатын яшь тулы күзләре белән миңа карады да:

– Мин дә улымны көтәм, ә ул бик сагындырып кына кайтырга уйлый, ахрысы, – диде, авыр сулап.

– Улыгыз?

– Әйе, улым. Бердәнберем. Кайтмаса, инде нишләрмен? – дип, ана йөзе буйлап туктаусыз аккан яшьләрен учы белән сөртеп алды.

– Исән булса кайтыр, анакаем, еламагыз…

Ләкин ана ничек еламасын? Аның улы сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән. Бары бер генә хаты килеп калган. Ә инде өч айдан соң аның хәбәрсез югалуы турында военкоматтан язу китергәннәр.

– Шулай икән… – дип, башымны селкеп куйдым мин.

– Хәбәрсез югалды, дисәләр дә, йөрәгем ышанмый, – диде хатын, – менә бүген йә иртәгә кайтып төшәр шикелле…

– Хәзер нишлисез соң инде?

– Көтәм әле, көтәм. Иртәгә килермен. Эшелоннар күп була. Бәлки, минем улым да кайтып әнкәсен шатландырыр әле…

Мин өйгә кайтып барам. Ә башымда уйлар кайный. Күпме алар – ялгыз калган аналар, ятим калган балалар? Алар бит менә шушы минутта вокзалларда, кечкенә генә станцияләрдә үзләренең улларын, ирләрен дүрт күз белән көтеп торалар. Кайтырмы икән соң ул хәбәрсез югалганнар?

Тукта, мин ул хәбәрсез югалганнарны белмимме икән? Мин аларны күрмәдемме? Бәлки, алар минем белән янәшә булганнардыр?! Мин бары тик исемнәрен генә белми торганмындыр аларның.

Әйе, мин ул хәбәрсез югалганнарның адресларын беләм. Ләкин ул адрес буенча хат бармый, аннан хат килми. Ул адресны аналар, балалар белсеннәр, дидем мин. Аларның язмышларын, көрәшләрен күрсеннәр. Шул теләк белән мин шушы повестьны яздым сезгә, яшь дусларым!

Бу кечкенә генә китапта фашизмның халыкларга китергән газаплары хакында мин әле барысын да сөйли алмадым, әлбәттә. Бу турыда язып кына, сөйләп кенә бетерергә мөмкинме соң?!

Фашистларның вәхшилеге хакында байтак яздылар инде. Әле киләчәктә дә язарлар. Кешелек дөньясы алдында фашистларның коточкыч явызлыклары бөтенләй фаш ителеп җиткәне юк әле. Караңгы архивларның киштәләрендә, тау-тау кәгазьләр арасында меңләгән патриотларның язмышлары әле беркемгә дә беленми ятадыр. Беркөнне тарихчылар инде саргаеп барган ул кәгазьләрне көн яктысына тартып чыгарырлар. Әле беркемгә дә билгеле булмаган, ләкин дошманнарга каршы көрәштә Ватан өчен, туган халкы өчен үзләренең тормышларын корбан иткән батырларның исемнәре бөтен дөньяга дан җыры булып яңгырар. Ул гади солдатлар палач балтасы астында да баш имәделәр, тез чүкмәделәр. Алар көрәшеп яшәделәр, көрәшеп үлделәр!..

Яшь кеше! Әгәр син, иртә белән тыныч йокыдан уянгач, тәрәзә төбендә ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрсәң, әгәр син  шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кошларның сайравын ишетсәң, бел – бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калган солдатларның, фашизм тоткынлыгында һәлак булган ватандашларыңның ялкынлы тормышы бар.

Әгәр анаң өстәлгә җылы аш куеп, аша, улым, дип, башыңнан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән синең чалт аяз күзләреңә карый икән, бел – анаңның ул күзләрендә сугыштан өйләренә кайтмаган солдатлар турында тирән сагыш бар.

Әгәр син тыныч өйдә, иркен мәктәптә дәрес укып утырасың икән, әгәр син айлы кичтә үзеңнең дустың белән чәчәкле сукмак буйлап барасың икән, бел – бу җиргә синең матур яшәвең өчен меңләгән солдатларның, меңләгән патриотларның каннары түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен бел, яшь кеше!

Син тере фашистны күрмәдең. Бу – синең бәхетең. Минем юлымда бу авыр язмыш очрады. Мин тере фашистны күрдем, күрдем генә түгел, мин аның нинди явыз дошман икәнлеген белдем. Мине Ватаным солдатлары фашизм тоткынлыгыннан коткардылар, яшәүгә алып кайттылар. Бу минем гомеремдә иң-иң бәхетле көнем булды.

Бүген мин туган җиремдә, тыныч бүлмәмдә, кояшка караган тәрәзә каршында ул узган авыр көннәр турында сиңа сөйләп утырам. Бу чакта мин сине күз алдымда күрәм. Син әле яшь. Әле синең йөзеңә бер генә җыерчык та төшмәгән, әле синең күзләреңдә язгы тамчылар кебек яшьлек нурлары гына ялтырый. Озакламас, сиңа тормыш ишеген ачар. Син ерак юлга чыгып китәрсең. Мин сиңа шул барасы юлыңда бары бәхет кенә, бары бәхет кенә телим. Сиңа минем шикелле газаплар күрергә туры килмәсен. Синең туган йортың тыныч булсын. Ләкин онытма: дөньяда синең дошманың бар. Ул дошман – фашизм. Бәлки, ул дошманның исеме киләчәктә башкача аталыр. Бәлки, ул башка төрле киемгә төренеп йөрер, ләкин аның явыз җисеме үзгәрмәс.  Ул һаман фашист, һаман үтерүче булып калыр. Бәлки, сугыш булмас, ләкин фашизмга каршы көрәштә син гомер буе солдат булачаксың. Тормыш ул – яшәү өчен генә көрәш түгел, ул, барысыннан да элек, җирдәге явызлыкка каршы көрәш. Ә явызлык ул – фашизм.

Син шул көрәшкә әзерме?

Синең йөрәгең ныкмы?

Син дошманыңны таный беләсеңме?

Тормыш синең алдыңа менә шушы сорауларны куяр. Син ул сорауларга ничек җавап бирерсең?

Фашистларны гадәттә «эт», «елан», «ерткыч» кебек кабахәт исемнәр белән атыйлар. Шулай гына булса иде икән, ул ерткычларны сытып узарга күп көч кирәкмәс иде. Фашист, барысыннан да элек, үзенең кешегә охшаган булуы белән куркынычлы. Ул кешегә охшарга теләп сөйләшә, кешечә киенә, кешегә охшарга теләп уй йөртә. Ләкин аның телендә мәкер, киеме астында ул пычак тота, аның уенда сине кол итү теләге ята.

Фашизм кешеләрнең аңын агулый, чәчәкләрне күрмәс итә, шатлыкны белмәс итә, җырны яратмас итә.

Син үз йөрәгеңнең сафлыгын сакла. Мин синең күзләреңә иң якты өметләр белән карыйм, яшь кеше! Мин сиңа ышанам: син басып торган җирдә фашизм булмас!

1956–1957—1964


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации