Текст книги "Яшəү белəн үлем арасында"
Автор книги: Набиулла Давлетшин
Жанр: Советская литература, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 17 страниц)
Мине әле һаман уйлар борчыйлар. Мин үз фикеремнең очына чыгарга телим. Тормыш миннән бик күп серләрен яшереп тора әле.
Ләкин миңа бернәрсә ачык.
Фрау Якоп беркайчан да бай булмас. Ул бары хыялга гына бирелгән. Үлгәннәрне искә алу көннәрендә кибетеннән күпләп-күпләп сатылган веноклар акчасына карап, ул шатлана. Ә беркөн– не, бәлки, аның үз ире сугышта үтерелер. Һәм фрау Якопның, үз иренә атап чәчәкләрдән венок үргәндә, күзләреннән кайнар яшьләре тамар. Шунда ул, коточкыч чынбарлыкны күреп, башыннан чәчләрен йолка башлар. Шунда ул Гитлерның, Геббельсның кем икәнлеген дә белер.
– Алар безне алдаганнар, алдаганнар! – дияр.
Фрау Якоп тагын бер куркынычны сизми әле. Күршедәге зур кибет тәрәзәсеннән аның өенә күптән инде ике «яшел күз» карап тора. Фрау Якоп ишекләрен ничек кенә бикләмәсен, тәрәзә капкачларын ничек кенә ныгытып япмасын, ул ике «яшел күз» – конкуренция – аны стена аша да күрә!
Фрау Якопның кибет ишеге төбенә берәр кеше килеп туктады исә, күршедәге кибеттән нечкә генә хатын килеп чыга. Ул елмая, бөдрә чәчләрен уйнатып җибәрә.
– Рәхим итеп, безгә керегез. Бездә инде товарның затлысы гына. Сезгә дигәндә, хакы да арзан булыр, – ди.
Ә кибеттә ул нечкә хатын фрау Якопның әйберләрен хурлый:
– Яшелчәләре кортлы, веноклары ямьсез, – ди. Аннары, колакка гына пышылдап: – Бай булырга тели. Кибет ачты, ә фельд– фебельгә «товар» ны бушлай гына бирә, – дип көлә-көлә, сатып алучыны ишектән озатып кала.
Конкуренция беркемне дә аямый. Туган анаңны да кызганмый! Конкуренциянең тешләре таза, үткен. Менә шул тешләр фрау Якопны чәйнәп ташларлар. Фрау Якоп кибетендә әйбер унбиш пфенниг торса, күрше кибеттә шул ук әйбер ун пфенниг торыр. Күрше кибеттә сатып алучыларның саны арта барыр. Фрау Якопка беркем дә килмәс.
Һәм беркөнне бөлгән хуҗа үз кибетен ябар, «Фрау Якоп унд Карл Якоп» дигән язуны алып ташлар. Ә ике «яшел күз» аңа карап көләр генә.
Шунда инде фрау Якоп, яңадан кулына китмән алып, үз бакчасына эшкә китәр.
– Күрәсең, немецлар барысы да тигез түгел икән, – дияр ул.
Алда фрау Якопны шундый язмыш көтә. Ә хәзер әле ул бай булырга тели.
Кем гаепле?Икенче көнне мин солдат Карлны күрмәдем. Ул инде сугышка киткән иде.
Фрау Якоп миңа иртәнге ашны чыгармады. Үзе дә тышта күренмәде. Кечкенә Карл, минем яныма килеп, нигәдер исе китеп карап торды. Ул минем белән сөйләшергә тели. Ләкин без бер-беребезне аңламыйбыз. Мин күрәм: бала күзләрендә миңа дошманлык юк. Аның якты зур күзләре хәтта миңа кызгану белән карыйлар шикелле.
Белмим, кечкенә малай минем турыда нәрсә уйлагандыр. Ә мин аның турында яхшы фикердә идем.
Мин беләм: бу бала күзләре аша миңа Германиянең киләчәге карап тора. Ә Германиянең киләчәге миңа бик матур булып тоела иде.
Ышанам: фашизм Совет Армиясенең көче белән тар-мар ителер. Фашизм дөмегер. Ә бу бала чын Германия улы булып үсәр. Һәм, бәлки, ул Россиягә кылыч белән түгел, бары тимер юл билеты белән генә кунакка килер. Ул вакытта Германия белән Советлар Союзы дөньядагы иң дус илләр булып тату гомер итәрләр…
Кечкенә Карл шулай читтән генә миңа карап торды да сүзсез генә китеп тә барды. Күрәсең, әнкәсе аны миңа каршы котырткан, дип уйладым мин. Хәер, миңа барыбер. Болай яхшырак та. Миңа бүген эш кушканнары юк. Мин сарайда яртылаш йокымсырап утыра бирәм.
Кинәт ишегалдында фельдфебельнең үгез мөгрәгән кебек калын тавышы ишетелеп китте, һәм ул, мине эзләп, сарайга таба килә башлады. Мин, тиз генә урынымнан торып, кулыма балта алып, утын ярырга тотындым.
Фельдфебель ишек төбеннән генә миңа кычкырынды, бармак янады. Янәсе, мин сиңа күрсәтермен әле! Ләкин минем яныма якын килергә курка иде ул. Ни әйтсәң дә, минем кулымда балта бар иде.
Фельдфебель тавышын ишетеп булса кирәк, өйдән фрау Якоп чыкты. Аның йөзе саргаеп калган, күзләре эчкә баткан. Чәчләре таралмаган. Күрәсең, ул урыныннан әле яңа гына торып килә иде.
Фельдфебель, итек үкчәләрен шалт иттереп сугып, честь бирде:
– Гутен таг, фрау Якоп!
Фрау бик әкрен җавап кайтарды. Әйтерсең аның тавышы бөтенләй югалып калган иде.
Мин тагын шуны сиздем: бүген фрау Якоп, фельдфебельгә карап, электәге шикелле елмаймады. Киресенчә, ул аңардан җирәнә иде кебек. Бәлки, ул шушы юан фельдфебель аркасында ирен мәңгегә югалткандыр. Ят ир белән ут сүнгән бүлмәдә очрашулар аңа хәзер авыр бер җинаять булып тоеладыр. Бу җинаятькә аны фельдфебель мәҗбүр итте. Ул фрау Якопның өмете белән шаярды. Хатыннар моны белә калсалар, шәфкатьсез, таш йөрәкле булалар. Фрау Якоп та, бәлки, үзенең алданганлыгын бүген ачык аңлагандыр…
Ләкин фрау Якоп сукыр иде әле. Аның уйчанлыгы йөзеннән тиз китте. Ул, ниндидер тирән йокыдан уянган кебек, башын селкеп куйды. Чәчләрен ике кулы белән артка таба сыпырып җибәрде. Аның күзләре янып китте. Йөзенә елмаю чыкты.
Фрау Якоп һәм фельдфебель, ишегалды уртасына басып, миңа карый-карый, ни турындадыр озак гәпләштеләр.
Фрау Якоп иренең ачулануын миннән күрә, ахрысы. Янәсе, мин фельдфебель турында берәр сүз ычкындырганмын. Югыйсә Карл Якоп фрауга ни өчен ачулансын иде, ди. Ул фельдфебельнең фрау янына кереп йоклап йөрүен каян белгән? Кем аңа әйткән?
Фельдфебель китеп барды. Фрау Якоп минем янга килде. Кулында кечкенә генә, катып беткән икмәк кисәге бар иде. Ул, бер сүз дә әйтмичә, шул икмәк кисәген миңа ыргытты.
Икмәк минем аяк астына килеп төште. Мин, бернәрсә дә уйлап тормастан, икмәк кисәген алдым да фрауның үзенә аттым.
Фрау сискәнеп китте. Ул моны көтмәгән иде, әлбәттә. Бу хәл аңа көчле шартлау кебек тәэсир итте. Ул, күзләрен акайтып, миңа текәлде һәм:
– Гут, гут, – диде дә, ашыга-ашыга, өенә кереп китте.
Мин зәһәрләндем. Бар ачуым кузгалды. Мин – әсир. Миңа халыкара закон буенча немец генералының да бармак тидерергә хакы юк. Әгәр миңа берәр җәза бирелергә тиеш табыла икән, бу эш бары хәрби законнар нигезендә генә эшләнә ала. Ә биредә ниндидер бер хатын минем язмышым өстеннән көлсен, имеш. Әйе, мин әсир булсам да, бу минем солдат дигән исемне хур– лый иде.
Фрау Якопның «гут, гут» дигән сүзләрен мин аңладым. «Син мине белмисең әле, мин сиңа немец хатынының кем икәнлеген күрсәтермен, көтеп тор», – дип әйтте ул.
Һәм миңа озак көтәргә туры килмәде. Кечкенә Карл каядыр йөгереп чыгып китте. Фрау ишегалдында әйләнгәләп йөрде. Ул кемнедер көтә иде.
Менә капкадан фельдфебель белән бер солдат күренде. Фрау Якоп, кулларын бутый-бутый, аларга нәрсәдер сөйләде.
Фельдфебель белән солдат, эре-эре атлап, сарайга таба килә башладылар. Мин аларга каршы чыктым.
Солдат, килеп җитү белән, бер сүз дә әйтмичә, минем яңагыма сукты. Фельдфебель бар көче белән күкрәгемә төртеп җибәрде, мин сарай стенасына килеп бәрелдем.
– Әйдә, – диде солдат һәм, мылтыгын миңа төзәп, торакка алып китте. Урамда барганда, аркама берничә мәртәбә мыл– тык түтәсе белән төшереп алды. – Шнель, шнель! – дип кычкырды.
Кичкырын иптәшләр эштән кайттылар. Аларга бүгенге вакыйганы сөйләп бирдем. Бер иптәш:
– Ашыккансың, дускай, алар әле көчле, юк өчен башыңны әрәм итәрләр, – диде.
– Шулай язгандыр инде, – дидем мин.
Чыннан да, берәр немец баеның йортына ут төртеп яндырган булсам, үкенече азрак булыр иде. Ләкин мин моның өчен дә үкенмим. Мин үземнең дошманлыгымны дошманыма белдердем. Ә калганын алда күз күрер. Әлбәттә, гафу үтенү минем башыма да килмәде.
Фрау Якоп мине гафу итәр идеме? Рус әсире аңа икмәк белән бәрде, түзәргә мөмкинме соң бу хурлыкка?
Икенче көнне иптәшләрем эшкә китте. Мин алар белән саубуллаштым. Кем белсен, бәлки, инде бүтән күрешмәбез…
Мин нарлар арасында ялгыз калдым. Кинәт куркыныч булып китте. Мине бүген үк тотып асарлар кебек тоелды. Кырын күз белән караганга гына да фашистның «йоны кабара». Ә минем бу «дорфалыгым» өчен алар теләсә нинди җәза бирә алалар. Ичмасам, дусларыма адресымны да бирә алмадым. Бу минутта минем иң авыр кайгым шул булды.
Менә, шак-шок басып, фельдфебель белән ике солдат кер– деләр. Бер солдат мине идән уртасына чыгарып бастырды, кулларымны күтәртте. Кесәләремне, култык асларымны, чалбар балакларымны капшап, тентү ясады. Фельдфебель минем матрацымны күтәреп-күтәреп карады.
Аннары кулыма чиләк белән чүпрәк бирделәр. Миңа идән юарга куштылар. Төшкә кадәр мин бина идәннәрен, баскычларны юып чыктым.
Бинага тагын фельдфебель керде. Мине, үзе белән ияртеп, ишегалдына алып чыкты. Мылтыгын тоткан сакчы мине көтеп тора иде инде.
Капка ачылды. Без чыгып киттек. Мин, берәр иптәшемне соңгы кабат күрә алмаммы дип, тирә-ягыма карана-карана бардым. Ләкин беркем дә күзгә чалынмады.
Тимер юл станциясенә җиттек. Поезд килде. Солдат миңа вагонга керергә кушты. Үзе дә минем белән бергә утырды.
Ике-өч сәгать барганнан соң төшеп калдык. Бу станция миңа таныш иде. Моннан өч ай гына элек без туган илдән шушы станциягә килеп төшкән идек.
Мине ябык машинага утырттылар. Машина кузгалды. Ябык машинадан миңа бернәрсә дә күренми иде. Болар мине кая алып баралар икән?
Машина туктады. Мин төштем. Карасам, таныш җир – концлагерь. Шул ук капка, шул ук кара башлы козгын капка өстенә кунып тора. Хәтта капка төбендәге сакчы да миңа таныш кебек иде.
«Килеп җиттек», – дидем мин, эчемнән генә. Шул минутта дустым Володя исемә килеп төште. Мин шатланып киттем. Мин аны монда тагын очратырмын, тагын бергә булырбыз дип өмет иттем.
Мине лагерь штабына алып керделәр. Бу бүлмә дә миңа таныш. Биредә, безне рәсемгә төшереп, бармак эзләрен алганнар иде.
Өстәл янында шул ук юан бармаклы немец утыра. Ул, мине күргәч, урындык артына аркасын сөяп, башын күтәрде.
Солдат, аның каршына шәм кебек басып, честь бирде. Аннан соң кәгазьләрне өстәлгә чыгарып куйды.
Юан бармаклы немец язуларның берсен кат-кат укып чыкты. Күрәм: аның йөзе бер агарып, бер кызарып китә, күзләре күзлек пыялаларын бәреп тишәрдәй булып алга чыга. Ул кәгазьдә минем хакта бик начар язганнар булса кирәк.
Ниһаять, юан бармаклы немец ачулы күзләре белән миңа карады.
– Коммунист? – диде.
– Юк, мин коммунист түгел…
Шул арада таныш тәрҗемәче дә килеп җитте. Юан бармаклы немец аны үз янына чакырды, баягы кәгазьне аның кулына тоттырды. Тәрҗемәче укып чыкты һәм башын чайкады.
Юан бармаклы немец тәрҗемәче аша миңа сораулар бирә башлады. Беренче сорау шактый туры һәм, мин әйтер идем, шактый авыр иде.
– Сез үз илегездә дә икмәк белән кеше йөзенә бәрә идегезме? – диде юан бармаклы немец.
Мондый кискен сорауны һич көтмәгән идем. Аптырабрак калдым.
– Йә, – диде тәрҗемәче, – җавап бирегез!
Мин бөтен акыл көчемне хәрәкәткә китердем.
– Бездә, – дидем мин, – эшләгән кешегә икмәкне хөрмәтләп, олылап бирәләр, аяк астына атмыйлар. Ә фрау Якоп икмәкне, кулыма бирәсе урынга, аяк астыма атты. Димәк, ул икмәкне, үз дошманнарына атар өчен, таш кисәгенә әйләндерде. Ә таш кисәген бездә ашамыйлар, аны кире хуҗасына кайтаралар…
Юан бармаклы немец тәрҗемәченең сөйләвен тыңлап торды.
– Аңлашылды, – диде ул һәм бармакларын өстәлгә куеп биетә башлады. Ул миңа нинди җәза бирү турында уйлый иде.
Фашистлар «гаеплеләргә» карата беренче чара итеп камчы кулланалар иде. Мин дә шундый җәза көттем.
Ишекне ачып, кемдер керде. Юан бармаклы немец урыныннан сикереп торды, аңа честь бирде. Мин бу керүче кеше йә комендант, йә берәр олы чинлы офицер дип уйлаган идем, ләкин өстәл янына гражданский киемдә, шактый олы яшьтәге немец килеп басты.
Ул, уң кулын югары күтәреп:
– Һайль Гитлер! – дип күреште.
Юан бармаклы немец та аңа:
– Һайль Гитлер! – дип җавап кайтарды.
«Үтерергә!» дигән хөкем карары кебек ишетелде бу миңа. Бөтен тәнем туңып киткән кебек булды.
Юан бармаклы немец әле кергән кешегә, мине күрсәтә-күрсәтә, нәрсәдер сөйләде. Теге язуны кычкырып укыды.
Гражданский киемдәге немецның моңа әллә ни исе китмәде кебек. Хәтта ул фрау Якопны ачуланды да шикелле. Аннары немец минем буй-сыныма күз йөртеп алды.
– Гут, – диде һәм тегеңәргә нәрсәдер аңлатырга кереште.
Алар тынып калдылар. Юан бармаклы немец тәрҗемәче аша миңа үзенең карарын әйтте:
– Сез, әсирләр турындагы Германия хәрби законнары нигезендә, төрмәгә ябылырга хөкем ителергә тиешле идегез. Сез аңлыйсыздыр, сезнең җинаятегез гафу итәрлек түгел. Сез немец хатынына икмәк белән бәргәнсез… – шул урында немец бераз туктап торды, кәгазьләрне папка эченә җыеп куйды. Аннары, өстәлгә таянып, тагын миңа текәлеп карады.
«Бетерәләр икән башымны», – дип сызландым мин.
Немец дәвам итте:
– Ләкин без, немецлар, гуманизмны коммунистлардан саклаучылар, фәкать шуның өчен генә без сезне авыр җәзадан коткарабыз. Сез моннан соң лагерьда торырсыз һәм таш тавында эшләрсез… Сезнең хуҗагыз менә бу, – дип, ул гражданский киемдәге немецка төртеп күрсәтте.
«Өченче кабат саттылар», – дидем мин, эчтән генә.
Мине җәзалап үтерергә беркайчан да соң түгел иде. Хәзер әле эшләтеп калырга кирәк. Аз булса да, файдасы тисен. Әгәр мин авыр эштә аякларымны сузам икән, нишлисең, фашистлар өчен барыбер.
Немец үзенең сүзләрен әйтеп бетерде дә, кулын болгап, күз алдымнан югал дигән ишарә ясады.
Солдат мине лагерь буйлап ияртеп китте. Мин, ашыга-ашыга, тирә-ягыма каранам. Менә-менә Володяны күрермен, менә ул барактан килеп чыгар кебек. Ләкин юк. Биредә миңа очраган әсирләр бөтенләй таныш түгел. Күрәсең, монда яңа әсирләр китерелгән.
Ерактан гына лагерь комендантын күреп калдым. Ул тагы да озыная төшкән кебек, үзенең озын, нечкә гәүдәсе белән өрәккә охшый. Ул барак ишекләре төбендә тукталып-тукталып тора. Мөгаен, ишек бикләрен тикшерә.
Солдат бер баракның ишеген ачты, мине эчкә төртеп кертеп җибәрде. Биредә минем кебек үк рус әсирләре утыра иде.
– Исәнмесез, дуслар, – дидем мин.
– Исәнме, дускай, – диде кемдер.
Мин күзләрем белән Володяны эзләдем. Ләкин ул күренми.
Әсирләр минем яныма җыелдылар. Алар миннән яңа хәбәрләр көтәләр иде.
Мин, чәчми-түкми, ни белгәнемне, нәрсә күргәнемне барысын да сөйләп бирдем.
Инде төн булды. Сүз әле һаман бетми, кешеләр дөнья хәллә– рен сагынганнар. Миңа, ашыга-ашыга, сораулар бирәләр. Минем һәр сүземне йотылып тыңлыйлар.
Үзем сөйлим, үзем дустым Жарков Володя турында уйланам. Кая икән ул? Әллә башка барактамы, әллә аны тагын берәр җиргә озатканнармы?
– Туктагыз әле, – дидем мин, – Жарков дигән бер егетне күргәнегез юкмы? Белмисезме?
– Жарков Владимир? – дип, кемдер кабатлап сорады.
– Художникмы? Яшь кенә, матур гына егет…
– Әйе, әйе, шул үзе, художник, – дип, мин кычкырып җибәрдем. Минем күз алдыма Володя килеп басты. Ул исән икән, аны беләләр икән дип, мин яткан урынымнан сикереп тордым. Хәзер үк янына барып, аны кочаклыйсым килде.
Ләкин барысы да, ни өчендер, тынып калдылар. Бераздан соң кемдер, бик әкрен тавыш белән генә:
– Да, шәп егет иде, – диде һәм тагын уйланган кебек тынып калды.
– Володя юк инде, – диде берәү.
– Ничек юк, кайда ул?
– Володя үлде. Моннан биш кенә көн элек аны күмделәр. Чахотка иде аңарда…
Минем күз алдымнан бу караңгы баракта ниндидер ут сузылып киткән кебек булды, һәм шул ут яктысында күзләрен йомган, ап-ак йөзле, кара чәчле Володяны күреп калдым. Бу минем дустымның күңелемдә калган соңгы шәүләсе иде.
– Хуш, хуш, Володя, – дидем мин. – Ромашка чәчәкләре үскән туган җиреңә кайтырга сиңа насыйп булмаган икән…
Егерменче гасыр фиргавеннәреИртүк безне эшкә алып киттеләр.
Юлга чыккач, мин артка әйләнеп карадым. Колоннаның очы да күренми иде. Беркем дә сөйләшми. Башлар түбән иелгән. Аяклар, җиргә ышкылып, авыр атлыйлар. Күрәсең, ирексезлек, ачлык һәм түбәнлек кешенең рухын сүндерә бара. Безнең өстебезгә карап: «Коллар, коллар», – дияргә генә мөмкин иде.
Ләкин бу тыштан гына шулай күренә.
Әгәр кем дә булса берәү безнең йөрәкләребезне күрә алса, аның исе китәр иде. Шул йөрәкләргә җыелган нәфрәтне күрсә, бу кешеләрнең күкрәгендә кызган тимер бар икән, дияр иде. Юк, без биредә узган бер генә көнне дә онытмабыз. Биредәге күргән газапларны күңелләребезгә язып барабыз. Без әле башларны күтәрербез. Ул көн совет танкындагы Кызыл байракта балкып килер…
Без, тауны уратып, түбәнгә таба төшеп киттек. Бераздан таш чыгарыла торган җиргә килеп җиттек. Бу тирәсе ялангач таш кыялар белән уралган зур тирән чокыр иде. Югарыдан караганда, без, мөгаен, чебеннәр кебек кенә күренәбездер.
Нәкъ безнең баш турыбызда зур-зур ташлар асылынып тора. Алар биектән безнең өстебезгә сикерергә әзерләнгән юлбарысларга охшыйлар.
Көз көннәре иде. Һава салкын. Кинәт-кинәт болытлар ябырылып килә дә, яңгыр ява башлый. Безнең киемнәребез юка, алар да инде тузып бара.
Безнең белән бергә поляк әсирләре дә эшкә килделәр. Без алар белән үзара тату идек. Кайвакытларда без бер генә минутка булса да очрашабыз, фронт яңалыклары турында хәбәрләшеп алабыз. Тәмәкебез булганда, уртаклашып тартабыз. Ләкин немецлар безнең бу дуслыкны яратмыйлар, безне бер-беребездән ераграк тотарга тырышалар.
Бу юлы да безнең эш урыннарыбыз аерым иде. Полякларга тау төбеннән чыгарылган ташларны, тигез кисәкләргә ватып, кырыйларын шомартырга куштылар. Әсирләрнең бер төркеме әзер ташларны машиналарга төйи башладылар.
Безнең кулыбызга авыр тимер кәйләләр, ломнар бирделәр. Без таш чыгарырга тиеш булдык.
Эш башланды. Безне, ерактан торып, сакчылар күзәтә. Алар овчарка этләрен ияртеп йөриләр. Безнең яныбызда тагын берничә солдат бар. Алар һаман безне ашыктыралар, хәтта кайберләре, русча сөйләшергә маташкан булып:
– Тавай, тавай! – дип кычкыралар.
Бераз хәл җыярга туктаган кешене шунда ук күреп алалар, атылып янына баралар да, камчыларын баш өстендә чыжлатып, акырына-бакырына башлыйлар.
Минем биредә беренче генә көнем. Шулай да шушы салкын ташлар арасында бик-бик күптән яшим шикелле тоела. Тормышымда булган шатлыкларым, бәхетле көннәрем бу соры ташлар арасында гомергә онытылдылар кебек.
Янымдагы иптәшләрем биредә инде өч ай буена эшлиләр. Хәтта моңа ышанасы да килми. Ничек алар үлеп бетмәгәннәр? Бу газапка ничек түзгәннәр? Кешедә йөрәк чыдаса да чыдар икән! Күрәсең, йөрәк таштан да ныграктыр! Йөрәктән кан сыгыла, ул күпме хурлык, түбәнлекләрне кичерә, ә үлми, һаман кайнар, һа– ман күкрәктә ярсып-ярсып тибә. Дөньяда катыдан да катырак нәрсә каты дип сорасалар, мин: «Йөрәк!» – дип әйтер идем.
Мин, кулыма авыр лом алып, җирдән сыртын күрсәтеп яткан таш катлавы янына килеп бастым. Таш миңа ыржаеп карап тора шикелле. Әйтерсең ул мине кочагына алып, кысып үтерергә җыена иде.
Лом белән ташка китереп бәрдем. Таш чуен кебек чыңлап куйды. Лом кулларымны яңгыратып җибәрде. Сөякләремдә дә ниндидер бер тавыш ишетелде кебек. Гүя сөякләрем дә чыңлый иде.
Ташка тагын лом очы белән бәрдем. Ләкин таш гүя минем көчемне бөтенләй сизми, лом төшкән урында бары нокта кадәр генә эз кала. Бу ташны минем көч белән ватарга мөмкинме соң? Таш түгел, бәлки, мин үзем шунда вак кисәкләргә уалып бетәрмен.
Арыдым. Ломны ташладым да, таш өстенә утырып, тирә-ягыма карый башладым. Тау өстендә озын, кара сынлы наратлар чайкала. Алар үзләренең очлы башлары белән болытларны тишеп кергәннәр кебек. Түбәндә меңләгән кешеләр кәйләләр белән таш чүкиләр, чак-чок иткән тавышлар ишетелеп тора. Әнә бер төркем әсирләр бик зур таш кисәген тәгәрәтеп баралар. Алар таш янында кечкенә генә коңгызларга охшыйлар. Әнә тегендәрәк поляк әсирләре машиналарга таш төйиләр. Әнә бер машина китеп бара, берсе инде килеп тора. Әнә бер солдат кемгәдер кычкыра…
Тукта әле, бу күренеш миңа ничектер таныш кебек тоела. Мин кайдадыр шул ташлы тауны, шул ябык кешеләрне күргән идем кебек. Ләкин кайда? Әллә берәр рәсемдәме, кинодамы, әллә төшемдәме? Юк. Кайда соң?
Кинәт исемә төште: мин бала чагымда ук бер китап укыган идем. Ул китапта Борынгы Мисырда яшәгән фиргавеннәр турында язылган иде. Менә шул фиргавеннәр заманында күпме халык коллыкта изелгән! Коллар фиргавеннәргә сарайлар төзегәннәр, җир эшкәрткәннәр, җимешләр үстергәннәр.
Мисыр пирамидаларын кемнәр белми? Ул тау кадәр кабер һәйкәлләрен йөз меңләгән коллар салганнар. Ничә еллар буена алар үз җилкәләрендә таш ташыганнар һәм шунда һәлак булганнар. Әнә шушы күренеш минем хәтеремә килде.
Әйе, ул – Мисыр трагедиясе. Ә биредә Мисыр түгел, Германия. Күп мең еллар элек түгел, бүген – безнең заманда, егерменче гасырда! Аерма тик шунда: Мисырда колларны фиргавеннәр газаплаганнар, Германиядә безне фашистлар һәлак итәләр. Мисырда фиргавеннәр коллардан үзләренә пирамидалар салдырганнар, ә Германиядә капиталистлар, безнең куллар белән, сугыш утыннан алтын эретеп алалар. Без чыгарган бу ташлардан алар үзләренә матур йортлар салалар. Тагын да баерак булырга телиләр. Йә, фиргавеннәр белән фашистлар арасында нинди аерма бар соң?
– Син нәрсә, егет, пышылдап кына сөйләшеп утырасың? – диде миңа бер әсир.
Мин сискәнеп киттем. Урынымнан торып, ломны кулыма алдым.
– Әнә сиңа баядан бирле фриц карап тора. Башыңны сакла, туганкай, кирәк булыр әле ул, – дип, әсир, минем янга килеп, кәйлә белән ташка суга-суга сөйләшә башлады.
– Кемгә кирәксен безнең башлар? – дидем мин аңа. – Кемгә кирәксен бу бәхетсез башлар?..
– Туган илеңә! – диде теге әсир.
Мин, күтәрелеп, аңа карадым. Аның бу сүзләре миңа бик ягымлы булып ишетелде. Минем бу кешенең күзләренә карыйсым килде. Теләгемне сизгән кебек, ул да йөзен миңа таба борды.
Ул шактый яшь кеше иде. Аңа, бәлки, егерме биш-утызлардан ары булмагандыр. Аның йөзендә беренче карауда ук күзгә бәрелә торган аерым билгеләр юк. Бит сызыклары дөрес урнашкан. Күзләре башка кайбер кешеләрнеке шикелле зур яки бик кечкенә түгел, борыны да җәелеп яки озынаеп тормый. Кыскасы, барысы да үз урынында иде. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, мондый кешеләр, гадәттә, тыйнак һәм гадел булалар.
Мин, яңа танышыма бераз карап торгач, бая өзелеп калган сүзне дәвам итәргә уйладым. Үзем лом белән ташка бәрәм, үзем сөйлим:
– Безнең башлар туган илгә кирәк булырлармы соң? – дим.
– Ә нигә син алай уйлыйсың?
– Уйламас идем дә, уйларга туры килә, парин. Ни әйтсәң дә, без – әсирләр. Илдә безнең турыда яхшы хәбәр йөрмәс… Безнең монда шулай газап чигүебезне кем белә?
– Ил белә, халык белә. Без – әсирләр, ләкин җинаятьчеләр түгел ич… – ди теге әсир.
– Җинаятьчеләр түгел, анысы дөрес, ләкин батырлар да түгел, – дип, тагын берәү сүзгә кушылды. – Менә уйлап кара, син хәзер нишлисең? Таш чыгарасың. Кемгә? Дошманга. Йә, шуннан соң син кем инде, әйт?
– Соравың туры, ләкин яңа түгел. Синең башыңа бу уй бик соң төшкән булса кирәк. «Син кем?» – дисең. Мин әйтәм: мин – Совет кешесе! Мин үз язмышымны бары туган илемә генә тапшыра алам. Әгәр мине ил җинаятьче дип саный икән, атсын, ассын. Тик үз кулы белән…
Әсир ярсып китте. Аның маңгаена кан тамыры бүртеп чыкты. Күзләре ачыла төште. Тавышы дулкынланды. Ул, шулай сөйли-сөйли, үзе дә сизмәстән, кәйлә белән зур таш кисәген ватып, түбәнгә таба тәгәрәтеп җибәрде. Үзе:
– Сакланыгыз! – дип кычкырып калды. – Аннары кәйләгә таянды да: – Теләсә нишләтсеннәр, исән-сау калсам, илгә беренче булып кайтам, – диде.
– Ә Себергә җибәрсәләр? – диде баягы әсир.
– Юк, мине Себергә җибәрмәсләр. Чөнки мин – тамгаланган солдат…
Әсир, чалбар балагын күтәреп, шәрә аягын күрсәтте.
– Менә кара, – диде ул, – бу нәрсә?..
Мин аның аяк балтырында зур яра эзен күреп калдым. Шунда мин яңа танышымның аксак икәнен белдем.
– Бу, – диде әсир, – сугыш тамгасы. Ә менә монысы… – ул, кәйләсен ташлап, пиджагын күтәреп, аркасын күрсәтте, – ә менә монысы – фашистлар тамгасы…
Әсирнең аркасы аркылы-торкылы кызыл эзләр белән сызгаланып беткән иде.
Әсир сүзен дәвам итте:
– Исән генә калыйм, илемә кайтам. Кайтам да фашистлар– ның явызлыкларын бөтен дөньяга сөйләп йөрим. Ышанмасалар, менә шул тамгаларны күрсәтәм. Мин фашистларның киләчә– ген үтерүче булып кайтам… Беләсеңме? – Әсир бераз тынып торды. Кәйләсен алып, тагын ташка сукты. – Себергә җибәрәләр икән, – диде ул, – курыкмыйм. Себер дә безнең туган илебез ич…
Мин бу бәхәсне исем китеп тыңлап тордым. Әле бая гына көчсез, рухсыз булып күренгән кешеләр хәзер ниндидер батырлар кебек күренә башладылар.
Чыннан да, без әгәр исән калсак, тәннәребездәге камчы эзләре белән, сынган, биртелгән кул-аякларыбыз белән, үпкәләрдәге авыруларыбыз белән һәм йөрәкләргә язылган онытылмаслык нәфрәтебез белән фашизмны тере гаепләүчеләр булып җирдә йөрербез. Моның өчен яшәүнең кызыгы бар әле!
Теге Себер турында куркып сөйләгән әсирне аңлыйм мин. Ул, әлбәттә, үзенең бу язмышы өчен хурлану газабын кичерә. Ул үзенең фашистларга эшләп йөрүен җинаять итеп саный. Күңеленә тулган шул авыр хисләрен бушатырга тели иде.
Бу сөйләшүләр миңа дәрт кертеп җибәрде.
Безнең янга бер солдат килеп, эшебезне карап торды. Без бик тырышып эшләгән кебек күренергә маташтык. Солдат бер сүз әйтмәде. Ул ниндидер көй сызгыра-сызгыра китеп барды.
– Әйдә, юлыңда бул, – диде минем яндагы аксак әсир, – хәзер сызгырасың, биисе көннәрең дә булыр әле…
Аксак әсир миңа якынрак килде, тагын сүз башлады:
– Син ничек уйлыйсың? – диде.
– Сугыш беткәнче үк туган илгә кайтасы иде, – дидем мин, – тик менә җае чыкмый тора әле…
– Монысы, ичмасам, сүз, – диде аксак әсир. – Мин дә шулай уйлыйм. Тик менә аяк сынатыр…
– Ике кешегә өч аяк җитәр, туганкай, – дип, мин иптәшем-нең күзләренә карадым.
Әле бая гына бик гади булып күренгән күзләр хәзер кара күмердә янып торган чаткылар кебек ялтырыйлар иде.
– Синең исемең ничек? – диде аксак әсир.
– Николай.
– Минеке дә Николай, димәк, адашлар.
– Шулай булып чыга, – дидем мин.
Кинәт тау кырыенда озын комендант һәм гражданский киемдәге тагын берничә кеше күренде. Алар арасында мине бирегә эшкә җибәрүче немец та бар иде.
Алар югарыдан безне күзәтеп торалар. Комендант бер кулын артка куйган, бер аягын алгарак чыгарып, як-якка карана. Коралсыз әсирләр каршында, тау башына басып, ул «җиңүче» булып күренергә тырыша. Күрәсең, бу ахмаклыгы тумыштан килгән, ахрысы. Аңа, бәлки, бервакыт акыл да керер, ләкин соң булыр…
Николай аларга күз төшереп алды да кәйлә белән ташка китереп сукты. Ул ачулы иде. Кәйлә очыннан сибелеп киткән ут чаткылары аның үз йөрәгеннән чыгалар иде кебек.
– Адаш, – дидем мин аңа.
Ул да, миңа күтәрелеп карап:
– Адаш, – диде.
Без бер-беребезне әле хәзер генә танып алдык кебек, йөзгә-йөз карашып тордык. Ни өчендер, икебез дә берьюлы елмайдык. Бәлки, бу безнең күңелләрнең очрашкан чагы булгандыр. Кеше гомерендә мондый минутлар озак онытылмый.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.