Электронная библиотека » Набиулла Давлетшин » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Набиулла Давлетшин


Жанр: Советская литература, Классика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 17 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Арбайт, шнель арбайт! – дип кенә әйтә алды.

Алар тагын фрау белән сөйләшеп киттеләр, һәм бераздан соң чәчәк түтәлләре янында фельдфебельнең көлгән тавышы ишетелде. Мин яшертен генә шул якка күз ташладым. Анда фельдфебель, фрауны кочакларга маташып, аңа таба җилкенә иде.

«Кемгә сугыш, кемгә рәхәт!» – дип уйладым мин. Мин ярсып киттем. Бар көчем белән көрәкне җиргә сеңдердем. Минем шул көрәк белән тау-тау кадәр җир алып, бөтен дөньяны күмәсем килде. Нигә ул дөнья, нигә ул фрау һәм юан немец, мин нигә кирәк дөньяга? Нигә бу тормыш дигән нәрсә? Ул чәчәкләр нигә? Әгәр алар сугышта үтерелгән кешеләр каберенә куяр өчен генә үсәләр икән!

Дус кешенең кулы

Кич булды. Безне үз торагыбызга җыеп кайттылар. Без бер-беребезне сагынган идек. Көн буе тел рус сүзен әйтмәгән, колак шул сүзне ишетмәгән. Ят ил, барысыннан да элек, үзенең әнә шул ягы белән кешене сагышка сала, яфрак кебек саргайта.

Мин үзем рус булмасам да, миңа да ят илдә рус сүзен бер генә көн ишетми тору ямансу була иде. Чөнки ул телдә минем якташларым, илдәшләрем сөйләшә. Рус теле миңа да үз ана телем кебек якын.

Ишегалдына кереп җитү белән үк, мин Володяны эзли башладым. Алар элегрәк кайтканнар иде. Володя, строй таралып китү белән үк, минем яныма йөгереп килде. Йөгереп килде дә, кочаклап алып, кулларымны кысып күреште. Мине күргәч, бик шатланды. Ләкин аның йөзе тагын да саргая төшкән кебек күренде миңа.

– Ашаттылармы? – дип сорадым мин.

– Ашаттылар, туйганчы ашаттылар, – диде Володя. – Ә сине ничек?

– Ашаттылар…

– Күпме, нәрсә бирделәр?

Мин:

– Яхшы, шәп булды, – дидем. Чөнки үземнән күп яшь кешегә зарлану ничектер килешми иде кебек. Яшь дустым каршында мин үземне көчсез күрсәтергә теләми идем.

Без бүлмәгә кердек. Безне солдатлар санап чыктылар. Фельдфебель тагын бер карап узды. Аннан соң ишек бикләнде. Тәрәзә капкачлары ябылды. Бүлмә караңгыланды. Без нарларга менеп яттык. Арыганлык үзен нык сиздерә. Сөякләр сызлый, тән авырта иде.

Володя минем кулыма өч-дүрт пешкән бәрәңге тоттырды да, колагыма гына пышылдап:

– Аша, кара, сиздермә. Мин сиңа көн дә шулай алып кайтырмын. Безнең хуҗа бай, сыерларга казан-казан бәрәңге пешерәләр. Үзем дә туйганчы ашадым, – диде.

– Ә икмәк бирделәрме соң? – дип сорадым мин.

– Икмәк тә бирделәр, – дип, Володя әкрен генә сөйләп китте. – Минем хуҗа авыру, йөри алмый. Тәгәрмәчле урындыкта гына утыра. Мине эшкә алучы немец үзе шул байда ялчы булып эшли икән. Ул шәп кеше булырга охшый. Хуҗа каршында ул минем белән сөйләшмәде. Арбага тирес төяп кырга чыккач, теле ачылып китте. Беләсеңме, нәрсә ди? Әле ничек ди, русча әйтә: «Война не карош, капитал не карош», – ди.

– Әллә ул русча сөйли беләме? – дидем мин.

– Белә шул, – диде Володя. – 1914 елда Россиядә пленда булган. Шунда бераз рус телен өйрәнеп кайткан… «Мой сын тоже на война», – ди.

Безнең сүзләрне кайберәүләр ишетеп тә өлгергәннәр иде, һәм бер иптәш безгә кушылып сөйләшә дә башлады:

– Бәхетең бар икән әле, энем, – диде ул (бу теге ике озын әсирнең берсе иде). – Менә безнең хәл, фрицча әйтсәң, капут… – Әсир үзенең зарын сөйләргә тотынды. – Безнең хуҗа бу авылның бургомистры икән. Безнеңчә әйтсәң, староста, ягъни авыл башлыгы. Өч катлы йорты, йорт тирәсендә бакча. Унбишләп сыеры, атлары бар. Кыскасы, бай. Ну, анысы чорт с ним. Ләкин хуҗаның анасы, валлаһи, елан булгандыр. Усаллыгына чама юк… Без йортка барып кергәч тә, һичбер сүз әйтмичә, берәрне яңакка менеп алды. Үзе, эт шикелле өрә-өрә, нәрсәдер сөйли. Кулындагы язуга бармагы белән төртеп-төртеп күрсәтә. «Маен зон капут, капут!» – ди. Без аңладык. Аның улы сугышта үлгән булган икән. Менә шуңа бездән үч алмакчы була, күрәсең. Их, немецча сөйли белсәм, мин аңа, ул юан шайтанга, әйтер идем кирәген… «Синең улыңны безнең илгә кем чакырды соң?» – дияр идем. «Үзе бардымы? Байлык җыярга бардымы? Что же, аңа шул кирәк», –   дияр идем… Но тел юк… – дип, әсир тынып калды.

– Тагын нәрсә эшләдегез? – диде кемдер.

– Шуннан соңмы? Шуннан соң хуҗа безне атлар аранына ияртеп барды, кулларыбызга сәнәкләр бирде. Андагы юеш тизәкләрне кечкенә генә тәрәзәдән тышкы якка ташларга кушты. Үзе ишекне бикләп китте. Без шунда көн буе эшләдек…

Торакта тынлык урнашты. Күзләрне йокы басты. Әсир тагын нәрсәдер әйтте шикелле. Мин инде ишетмәдем.

Төн уртасында Володя бик каты ютәлли башлады. Мин дә уянып киттем.

– Нәрсә, Володя, әллә авырыйсыңмы?

– Әллә нәрсә шунда, тыным кысыла, һава җитми кебек…

Мин инде байтактан бирле Володяның, бигрәк тә төннәрен, шулай каты ютәл белән газаплануын сизеп йөри идем.

Башта салкын тигәндер дип уйладым. Ләкин ютәл һаман бетми, көчәя бара иде. Ә бүген Володя бөтен гәүдәсе белән дерелдәп ютәлли. Бу мине куркынычлы уйга салды.

Володя торып утырды.

– Кара әле, – диде ул һәм минем кулымны, алып, үз маңгаена куйды. Маңгаена салкын тир бәреп чыккан. Тәне юешләнгән, куллары калтырый иде.

– Кайвакытта мине өшетә, кайвакытта кыздыра. Шунысы сәер: өшеткәндә тирләтә. Бу нидән болай икән? – диде ул.

– Һәй, исең киткән икән, салкын тигәндер яки маляриядер. Бетәр, Володя, курыкма, – дип, мин дустымны тынычланды– рырга теләдем.

Әмма Володяның авыруы салкын тигәнгә генә охшамый иде.

Володя бераз тынычланды. Ул яткан урында әйләнә-тулгана шулай азаплана торгач йоклап китте.

Ә миңа исә авыр булып калды. Мин тагын сугыш турында, бу ят ил турында, чиккән газаплар турында уйларга чумдым. Сугыш беркайчан да бетмәс, Володя да, мин дә һәм минем иптәшләрем дә бу караңгы баз шикелле бүлмәдән чыга алмабыз, туган илләрне беркайчан да күрә алмабыз кебек тоела башлады.

Иртә белән без тагын эшкә киттек. Бу юлы солдат мине бакчага кадәр үк озата барды. Фрау анда иде.

Фрау Якоп миңа тагын нәкъ кичәге кадәр икмәк бирде һәм  чәйнектән кофе агызды. Ул аларны үзе белән алып килгән иде.

Мин, кофе эчә-эчә, фрауга карадым. Ул тагын чәчәкләр җыя. Кая илтә ул бу чәчәкләрне? Ул аларны сата, ахрысы. «Димәк, бу ханым яшелчә бакчасы белән көн күрә», – дигән уй килде миңа.

Аннары фрау бик күп итеп салат өзде. Аларны икенче кәрзингә тутырды.

Мин, яңадан кулыма көрәгемне алып, кичәге җирне казый башладым. Бу юлы фрау Якоп минем яныма килмәде. Аның эше кызу иде булса кирәк.

Бераздан, кечкенә генә кул арбасын тартып, кичәге карт немец килеп җитте.

Фрау Якоп чәчәкләрне һәм салатларны шул арбага төяде. Аннары миңа нәрсәдер кычкырып әйтте. Мин аңламадым. Фрау Якоп минем немецча аңламавыма гаҗәпләнде бугай, күзләрен йомгалап-йомгалап, башын селкеде. Ничек инде, янәсе, үзе кеше, үзе тел белми. Юләр икән бу руслар, ди бугай.

Немец арбага җигелде һәм, бакчадан чыгып, авылга таба юл алды. Фрау Якоп аның артыннан китте. Ул, авыл урамына кереп җиткәнче, миңа таба әйләнеп карый-карый барды. Ә мин, күрмәмешкә салынып, һаман казыйм, дөресрәге, казыган кебек булам, көрәкне җиргә тидереп-тидереп кенә алам.

Бакчада үзем генә калдым. Миңа иркен булып китте. Хәзер инде миңа рәхәтләнеп уйланырга мөмкин иде.

Вакыт-вакыт, көрәккә таянып, тирә-якка каранам. Миннән ерак түгел ике-өч әсир кырда эшлиләр. Бер әсир, үгез җиккән арбага утырып, безнең бакча яныннан узып китте. Ул, мине күреп:

– Нихәл, Николай, эшләр барамы? – диде.

– Көрәк белән төртсәң бара! – дидем мин аңа.

Аның янындагы немец нәрсәдер мыгырданды. Күрәсең, рус сүзе аның колагына чит булып ишетелгәндер.

Көн төшкә таба авышты. Эссе. Мин таш чан янына килдем, анда кояш нурлары коена. Күзләр чагыла. Мин чан төбенә карадым. Чан төбеннән, күзләрен кыса-кыса, миңа бер ябык кеше карап тора. Башта ул миңа ят кеше кебек күренде. Мин башымны чайкадым, чан төбендәге шәүлә дә башын чайкады. Әйтерсең мине үз шәүләм танымый иде. Ул, гаҗәпләнеп, миңа: «Синме бу?» – дип әйтә иде кебек.

Башымны суга тыктым. Рәхәт булып китте. Кулларымны юдым, җиңел булып калды.

Кинәт такта яру заводында гудок тавышы ишетелде. Велосипедларга утырып, эшчеләр төшке ашка өйләренә кайта башладылар. Алар барысы да диярлек миңа карап узалар. Кайберләре:

– Әй русски! – дип кычкырып үтәләр иде.

Мин болай кычкыруларының мәгънәсен аңламыйм. Миннән көлүләреме, әллә кызгануларымы? Белмим, алар миңа нәрсә әйтергә теләгәннәрдер.

Төш вакытында мин дә ял итәргә булдым. Көрәк күтәрерлек тә көчем калмаган иде.

Завод коймасы буена, ышык җиргә барып утырдым.

Тирә-як тын, заводта пычкы чыжылдавы тукталды. Бу сәгатьтә бөтен Германия ашарга утыра. Кырда беркем дә күренми. Күрше бакчалардан да кешеләр өйләренә кайтып киткәннәр.

Ә мин койма буенда берьялгызым утырам. Язмыш мине кая китереп ташлады! Минем уйларым туган илгә китәләр. Мин сугыш кырын күз алдыма китерәм. Анда дусларымны күрәм кебек. Алар каршында миңа оят. Мылтык алып, сугышка киткән кеше  – бүген Германиядә бер фрауның колы! Әйтерең бармы? Уйлыйм, уйлаган саен, миңа авыррак була бара.

Кинәт кемдер теге яктан коймага кага башлады. Мин сискәнеп киттем. Кем кага, аңа нәрсә кирәк? Мин урынымнан тордым, коймага йөзем белән борылдым. Койма биек, теге якта кем торганын күреп булмый. Аннан кемнеңдер бик әкрен генә:

– Русски туварищ! – дигән тавышы ишетелде.

Кем икән ул?

Кинәт аяк очымда нәрсәдер селкенгән кебек булды. Мин җиргә карадым. Шулвакыт койма астыннан бу якка бер кул сузылганын күрдем. Кул бармаклары белән мине үзенә чакыра иде. Мин, шикләнеп кенә, уң кулымны шул сузылып торган кулга куйдым. Кул минем кулымны кысты. Мин дә аңа шулай җавап кайтардым. Мин кем беләндер күрештем. Бу кул миңа күптән таныш кебек иде. Минем кулым ул кулның катылыгын тойды. Ләкин ул каты кул минем йөрәгемне эретте кебек. Чөнки ул кул сөялле иде. Немец эшчесе миңа дусларча кулын бирде.

– Син ялгыз түгел, без биредә, – дип әйтә иде ул миңа.

Мин шатландым. Шул кул мине авыр уйлардан тартып алды кебек.

Эшче кулын алды, һәм койма астыннан бу якка кәгазь төргәк чыгып калды. Мин аны алып ачтым. Анда бер кисәк икмәк һәм ике сигарет бар иде.

Шул вакытта күз алдымнан ниндидер пәрдә күтәрелеп киткән кебек булды. Минем каршымда яңа Германия күренде. Әлегә кадәр биредә миңа дошман булмаган бер генә кеше дә юк төсле иде. Алай түгел икән. Германиядә, фашистлар хөкем сөргән җирдә, безнең дусларыбыз да бар икән. Әйе, немец халкы гаепле түгел. Фашизм гаепле! Ул, бары ул гына безне бер-беребездән аера. Ләкин юкка. Без бер-беребезне койма аша да таптык һәм күрештек. Кем иде ул эшче? Мин аның йөзен күрмәдем. Аңа кайнар рәхмәтемне дә әйтә алмадым.

Заводта гудок кычкыртты. Пычкы чыжлый-чыжлый кисә башлады. Мин дә, көрәгемне алып, үз урыныма килеп бастым.

Бераздан бер солдат белән фрау Якоп килеп җитте. Ул, капкадан кергәндә, миңа карап, ни өчендер, елмаеп куйды. Ләкин, минем янга килеп җитү белән, йөзе агара башлады. Мин казыган җирне адымлап үлчәп чыкты да, кулларын як-якка җәеп, миңа кычкырырга тотынды. Күрәсең, минем эшем аңа аз булып күренә иде.

Солдат, кулымнан көрәгемне алып, минем күкрәгемә төртте. Мин чайкалып киттем. Солдат, миңа сугарга дип, яңадан кул күтәрде. Шулвакыт койма башыннан кемдер:

– Вас махст ду? – дип кычкырды.

Солдат койма башына карады, кулын кире төшерде. Мин дә ул якка күз салдым. Ләкин койма башында берәү дә юк иде.

Әлбәттә, бу бая койма астыннан миңа кулын сузган кеше иде. Мин аңа эчтән генә: «Рәхмәт, дус!» – дидем.

Фрау Якоп белән солдат күпме генә җикеренсәләр дә, бүген минем күңелем шатлык белән тулган иде.

Шуннан соң тагын берничә атна узды.

Мин һәр көнне бакчада эшлим. Төш чакларында фрау Якоп авылга кайтып китә. Карт немец бөтенләй күренми башлады. Минемчә, ул фрауның агасы булса кирәк. Күрәсең, ул вакытлыча гына, мин «кулга өйрәнгәнче» генә, үзенең сеңлесенә булышып йөргән.

Фельдфебель көн дә бакчага килә. Минем эшемне карап тора. Бервакытта да канәгать булмый. Ул миңа гел бер үк төрле сүзләр әйтеп кычкыра, ләкин сукмый иде. Аннан соң ул хуҗа хатын белән сөйләшә һәм, җае туры килгәндә, бигрәк тә чәчәкләр түтәле ягында, фрауның арт санына үзенең зур куллары белән суккалап ала. Фрау фельдфебельнең бу гадәтен бик ярата дип әйтмәс идем. Чөнки андый чакта фрау, чәбәләнеп, фельдфебельдән читкәрәк китәргә тырыша.

Мин берни күрмәгәнгә, белмәгәнгә салышып эшләп йөрим. Кайвакытта авыз эченнән генә бер көй җырлыйм яки әкрен генә сызгыра башлыйм.

Төш чагы җиткәндә, мин ялгыз калам. Заводта гудок кычкырткач, мин яңадан койма буена килеп утырам. Яңадан койма астыннан таныш кулны көтәм. Менә коймага каккан тавыш ишетелә. Мин тирә-ягыма карыйм. Кем дә юк. Үзем дә бер-ике мәртәбә койма тактасына суккалап алам. Койма астыннан яңадан кул сузыла. Без күрешәбез. Миңа күңелле булып китә. Күрешкән саен, бу кул миңа якынрак була бара. Ул кулның хуҗасын күрәсе килә. Көн саен шул уй миндә арта бара.

Мин беләм: койма артында минем немец дустым бар. Ул минем авыр язмышымны күрә. Миңа ярдәм итәргә тели. Мин аны бик күрер идем, койма биек. Ул да минем яныма килер иде, аны гестапо күзләре күзәтеп тора. Рус әсире белән немец эшчесенә очрашу бу илдә тыела.

Кул миңа тагын икмәк һәм сигарет биреп калдыра. Билгеле, ул бу икмәкне үзенең авызыннан өзеп бирә. Чөнки Германиядә эшчеләргә икмәк карточка белән генә бирелә.

Мин кайда булсам да, нишләсәм дә, һаман шул эшче турында уйлыйм. Урамнан узып барганда, кешеләрнең йөзенә карыйм. Ничек булса да, ул олы җанлы эшче үзен белдермәсме икән дим. Ләкин юк. Кешеләр сүзсез генә узып китәләр. Аларга рус әсире белән туктап сөйләшергә ярамый.

Мин бу турыда иптәшләремә дә әйттем. Аларны да бу «серле кул» бик кызыксындыра. Һәр көнне, кичен эштән кайткач:

– Йә, «теге» не күрмәдеңме? – дип сорыйлар иде.

Ә беркөнне мин аның белән очраштым.

Нәкъ төш вакытында, салат тутырган кәрзин күтәреп, авылга кайтып килә идем. Кинәт артта велосипед кыңгыравы чыңлады. Мин юл бирдем. Велосипедта баручы:

– Гутен таг, туварищ, – дип узды.

– Гутен таг, – дидем мин дә аңа.

Велосипедтан юл өстенә бер кәгазь төргәге төшеп калды. Мин аны алдым да:

– Һәй, һәй! – дип кычкыра башладым. Мин аңа: «Әйберең төшеп калды!» – дип әйтмәкче идем.

Ләкин велосипедта баручы миңа бер борылып карады да кулын болгады. «Сиңа!» – дип әйтте кебек ул.

Мин кәгазь төргәкне сүттем. Анда икмәк сыныгы һәм ике сигарет бар иде.

– Менә син кем икәнсең! – дидем мин, шатланып, һәм инде шактый ерак китеп өлгергән кешегә кул болгадым.

Авылга җитәрәк, ул велосипедтан төште һәм, аны җиргә яткырып, тәгәрмәчләрен карый башлады. Мине көтәр өчен сылтау иде бу. Мин, моны аңлап, җәһәтрәк атлый башладым. Менә мин ул  кеше янына килеп җиттем. Гади генә киенгән, урта яшьләрдәге, озынча битле һәм бик ябык бер эшче иде ул. Мине елмаеп каршылады. Мин, узып барышлый, аңа башымны иеп:

– Спасибо, товарищ, данке, – дидем.

Немец миңа башын селкеп калды:

– Гут, гут, туварищ, – диде.

Бу эшченең йөзе миңа бик күптән таныш кебек тоелды. Нигә болай? Мин аны әле гомеремдә беренче генә күрәм ич. Юк, беренче генә түгел шул. Аның исемен әле белмәсәм дә, немец эшчесе турында минем ишеткәнем бар. Ул – тыйнак, хезмәттә уңган, акыллы һәм яхшы кеше. Мин аның безнең халык белән дус булып яшәргә теләвен, үз илендә капитализмның бетерелүе өчен көрәштә күп газаплар кичергән кеше икәнен беләм. Ап-ак чәчле карт коммунистка Клара Цеткин, безнең Мәскәүгә килеп, Кремль трибунасына чыгып, шул эшче турында сөйләгән иде ич.

Мин немец эшчесенә үземнең йөрәгемдә кайнаган дуслык  хисе саклап яшәдем. Мине йөрәгем алдамады. Биредә, Германиядә, ул эшче миңа үзенең дуслык кулын сузды.

Сугыш безне кара-каршы китерде. Без, бер-беребезне үтереп, дөньядан югалырга тиешбез. Ләкин бу эшче мине үтерергә телиме? Мин аны үтерергә телимме? Юк! Беләм: немец эшчесе минемчә уйлый. Аның йөрәгендә дә сагыш минекеннән аз түгелдер. Аның халкы да сугышта кырыла ич…

Бераздан соң мин артка таба борылып карадым. Ул эшче анда юк иде инде.

Инде бик күп еллар узганнан соң да, мин ул эшчене хәтеремдә саклыйм. Менә хәзер аңа әйтәсем килә:

– Кадерле эшче иптәш! Мин синең исемеңне белә алмадым. Ләкин мин сине онытмадым, юк, онытмадым! Менә бүген син ак кәгазь битләренә язылып калдың. Бу минем синең турында истәлегем булсын.

Бәлки, безнең балаларыбыз кайчан да булса очрашырлар, тик безнең кебек койма аша түгел, кочаклашып, куллар бирешеп. Ул вакытта без инде җирдә булмасак та, хәзер шуңа ышанып яшәү – безнең бөек теләгебез!

Ак чәчәк

Без иртә белән эшкә барганда, яңгыр явып тора иде. Көн буе кояшта кызган таш урам төнлә яңгыр астында суынып калган, һава хуш иде.

Солдат безне, гадәттәгечә, хуҗаларга озата бара. Мин дә үз хуҗама кереп калдым.

Яңгырлы көннәрдә мин бакчага бармыйм. Андый чакларда фрау Якоп йорт эшләре куша. Ә хәзергә фрауның тәрәзәләре ябык, ишеге бикле, ул йоклый иде әле.

Бу мине борчымады. Миңа ашыкмаска да мөмкин. Ләкин фрау тыныч калдырмас, эш табар, дип уйланып торганда, өй ишеге шылтырап ачылды. Мундир якаларын каптыра-каптыра, өйдән фельдфебель чыкты. Күз кабаклары шешенгән, үзе авыр мышный иде.

Ул, мине күреп, елмаеп маташты. Ләкин йөзе тагын да ямьсезләнеп җәелде генә.

– Ком мит мир, – диде ул һәм мине сарайга ияртеп китте. Биредә өелеп торган утынга кулы белән төртеп күрсәтте. Аннан соң балта алып килде. Шул утыннарны ярырга кушып, үзе, ашыга-ашыга, капкадан чыгып китте.

«Эшләр әнә ничек икән…» – дип, мин аны читтән карап кына озатып калдым.

Миңа бер уй килде. Минем белүемчә, фрау Якоп бай түгел. Хәтта мин аны ярлы дип әйтер идем. Аның хуҗалыгы бик кечкенә, җире аз, икмәк чәчми. Мал-туары юк. Бар булганы – яшелчә һәм бәрәңге бакчасы. Фрау Якоп кечкенә генә кибет тота. Ул анда яшелчәләр, чәчәкләр һәм веноклар сата. Сугыш елларында бигрәк тә венокларга сорау артып киткән булса кирәк.

Миңа тагын шунысы билгеле иде: әсирләрне бары байларга гына бирәләр. Фрау Якопка мин ничек эләктем соң? Фельдфебель белән фрау арасында минем башым өчен «алыш-биреш» булгандыр, ахры. Фельдфебель мине «кара ишектән» генә фрауга саткан, күрәсең, дип уйладым мин.

Мин ирексездән башымны чайкап куйдым. Минем өчен, әлбәттә, барыбер иде. Минем хуҗа кем? Ярлымы, баймы? Аннан минем язмышым үзгәрми. Мин һаман шул ук әсир булып калам. Тик шулай да моңа минем намусым хурлана иде.

Утын яру авыр булмады. Мин үз җаем белән генә эшләдем.

Төш чагында минем янга кечкенә хуҗа Карл килде. Ул, әнкәсе шикелле итеп, күзләрен зур ачып, миңа карап торды. Ул минем бөтен җиремә гаҗәпләнеп карый кебек. Бәлки, балага мәктәптә, руслар бер күзле, мөгезле, алар кеше ашый, дип әйткәннәрдер. Фашист пропагандасы бернәрсәдән дә җирәнми. Ләкин мин        немец шикелле үк ике күзле, ике аяклы гади кеше идем. Маңгаем– да мөгезем дә юк. Бала әнә шул турыда уйланып гаҗәпләнә булыр.

Карл мине өйгә чакырды. Мин сарайдан чыктым. Күк йөзе ачылган, көн эссе иде.

Без өйгә кердек.

Фрау Якоп күрше бүлмәдән килеп чыкты. Аның өстендә юлбарыс тиресе кебек буй-буй бизәкле озын халат. Фрау бүген ничектер шатрак кебек күренә иде. Тик күз төпләре карала төшкән, муенында кызыл таплар бар. Ул эзләрне кечкенә Карл күрсә дә аңламый. Ләкин мин ул тапларда фельдфебельнең калын иреннәрен таныйм. Фрау Якоп, моны сизгән кебек, халат якасын күтәреп куйды.

Өстәлгә сыек кына аш китерелде. Аннары кабыклы бәрәңге һәм бер-ике салат яфрагы куелды. Шуның белән минем төшке аш тәмам булды.

Мин, ишегалдына чыгарга дип, урынымнан торырга җыенган идем, фрау мине туктатты. Ул халат кесәсеннән зәңгәр конверт алды һәм аның эченнән җәйпәкләнеп беткән ак чәчәк чыгарды.

– Нинди чәчәк бу? – диде.

– Ромашка! – дидем мин.

– Ро-маш-ка, – дип кабатлады фрау. Аннан соң ул хатның берничә юлын укыды да: – Украина, – диде.

Аңлашылды. Фрауның ире Украинадан үзенең хатынына ромашка чәчәген бүләк итеп хатка салып җибәргән.

Мин чәчәкне кулыма алдым. Аны, учыма куеп, борыныма китердем, күзләремне йомып исни башладым. Их, нинди хуш исле иде чәчәк! Минем күз алдыма киң Украина кыры килеп басты. Ул чәчәкләр анда бик күп үсә. Гүзәл кызлар, алардан такыялар үреп, башларына кияләр. Ал, зәңгәр тасмалар тагып җибәрәләр. Бәйрәмнәрдә шул такыяларны киеп бииләр, җырлыйлар.

Бер чәчәк. Конверт эчендә инде кибеп беткән бер чәчәк. Ә ят илдә минем өчен ни тора бу чәчәк! Ул миңа туган илем турында хәбәрләр сөйли кебек.

Мин ромашканы йотылып карыйм. Уч төбемдә ул, алтын төсле сары озын керфекле матур күз кебек, миңа карап ята. Әйе, күз кебек. Әйтерсең кемдер украин кызының бер күзен чукып алган да менә бирегә, ят илгә бүләк итеп җибәргән, һәм ул күз миңа карый да:

– Күрәсеңме, мине нишләттеләр явызлар! – дип әйтә иде кебек.

Фрау Якоп миңа кулы белән тиеп алды. Мин исемә килдем. Ул нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин шул чакта кибеттә кыңгырау шылтырады. Хуҗа хатын, ашыга-ашыга, ишеккә таба атлады. Чәчәк аңа кирәкми иде инде.

Мин ромашканы, кәгазьгә төреп, кесәмә салдым. Чәчәкне Володяга күрсәтмәкче булдым. Ул бит Украина ягыннан. Туган як ромашкасын иснәү нинди зур бәхет булачак аңа.

Кичен эштән кайткач, мин Володяны ишегалдында күрмәдем. Кинәт әллә нигә йөрәгем борчылып китте. Юкка түгел икән. Торакка керсәм, Володя нарга сузылып яткан да үлгән кебек күзләрен йомган. Мин, ашыгып, аның янына килдем. Ул күзләрен әкрен генә ачты.

– Озак, озак тордың! – диде.

– Яңа гына эштән кайттык…

– Ә мин төш чагында ук кайтып егылдым.

– Нәрсә булды?

Володя җавап бирмәде. Ул, авызын чүпрәк кисәге белән каплап, буылып-буылып ютәлләргә тотынды, аннары чүпрәкне миңа күрсәтте. Чүпрәктә кан таплары иде.

Мин берни әйтә алмадым. Ирексездән башым түбән иелде. Шулай да мин үземне кулга алырга тырыштым. Володяны сүз белән юату ничектер ышандырырлык булмас иде кебек. Мин, Володяның авыруына артык игътибар бирмәгән кебек, кесәмә тыгылдым.

– Беләсеңме, мин сиңа бүләк алып кайттым, – дидем.

Володя, ышанычсыз гына карап:

– Юк, минем ашыйсым килми, – диде.

– Ашамлык түгел, менә хәзер күрерсең, – дип, мин, кәгазь эченнән чәчәкне чыгарып, Володяга суздым.

Володя, чәчәкне күрү белән үк:

– Ромашка! – дип кычкырып җибәрде. – Кайдан бу? – диде ул, тагын ютәлләп.

– Украинадан, сезнең туган яклардан…

Володя чәчәкне борынына китереп куйды, күзләрен йомып, еш-еш исни башлады.

Бу чакта аның шатланган йөзенә карап торуы рәхәт булды миңа. Әйтерсең ул бик-бик сусаган булган да менә хәзер, үзен онытып, татлы шәраб эчә иде кебек.

– Исе күкрәкне җиңеләйтә. Их, шул чәчәк үскән кырларга кайтасы иде. Вот мин анда момент терелер идем, – диде.

Ул һаман чәчәкне исни. Мин аңа ромашканың ничек минем кулга эләгүен сөйлим.

– Кара, хатыны ирен сөйми, күрәсең, – диде ул, аз гына елмаеп. – Их, миңа килсен иде дустымнан шундый чәчәк. Мин аны гомер буе саклар идем. Үлгәндә дә каберемә куегыз, дип әйтер идем…

Володя урыныннан тормакчы булды. Ләкин көче җитмәде, ул яңадан башын матрацка куйды.

– Бу ромашка миндә калсын, – диде ул, бераз хәл җыйгач. –   Бүләгең булыр. Мине, мөгаен, озатырлар…

Икенче көнне үк аны концлагерьга озаттылар. Ичмасам, соңгы сәгатьтә миңа дустым белән саубуллашырга да туры килмәде. Аны без эштә вакытта алып киткәннәр иде.

Без аның өчен барыбыз да борчылдык. Биредә авыр, ә анда, ташлы таулар арасындагы лагерьда, тагын да кыенрак булачак.

Бу аерылу минем йөрәгемә гомерлек җәрәхәт ясады, дус иде Володя! Юк, дус кына түгел, бертуган энем кебек иде ул егет!

Мин һәр көнне, эштән кайткач, бәлки, дустым белән тагын күрешермен дип өмет итәм. Бәлки, аның авыруы узар, кабат безнең янга килер дип көтәм. Ләкин юк. Минем күршедәге агач нар буш тора.

Мин, Володя турында уйлаганда, лагерьны искә төшерәм. Анда әле һаман шул озын комендант хәлсез әсирләрне кыйнап йөридер. Минем күз алдыма каберлектәге кара, зур чуен тәре килеп баса. Ул анда безне дә көтеп тора кебек тоела.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации