Текст книги "Яшəү белəн үлем арасында"
Автор книги: Набиулла Давлетшин
Жанр: Советская литература, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 17 (всего у книги 17 страниц)
Һәйкәл
(Эпилог)
1
Бер гади генә көн иде. Миңа хат килде. Конвертны ачтым һәм хатның беренче сүзләрен уку белән үк эсселе-суыклы булып киттем. Моннан егерме өч ел элек кичергән фаҗигале көннәрне яңадан күргән кебек булдым.
Син әле, укучым, бернәрсә дә аңламаган килеш гаҗәпләнеп калгансың. Ашыкма, менә хәзер мин бу давыллы хисләрдән аз гына тынып торыйм да аннары сиңа барысын сөйләп бирергә тырышырмын.
Бу китап дөньяга чыкканнан бирле байтак вакыт үтте иде. Советлар Союзының төрле якларыннан миңа бик күп хатлар килеп тора. Әмма менә хәзер генә алып укыган хат мине сагышларга салды. Бу хат миңа Борисов шәһәреннән килгән иде. Ул шәһәр турында бер генә сүз ишетсәм дә, йөрәгем кузгалып китә, йөземә тагын бер җыерчык сызылып кала сыман була. Ул ерак шәһәрдә минем туганнарым юк, әмма анда үзләре турында инде бер сүз дә әйтә алмаган меңләгән дусларым бар минем. Алар «билгесез югалганнар» каберенә күмелгәннәр. Хат миңа алар исеменнән язылган кебек тоелды.
Әйе, егерме өч ел узып китте. Ә фаҗигале көннәр турындагы истәлекләр һаман күңелдә яши әле. Ә менә хәзер инде күптән язылган китап битләре кинәт кенә җанланып киттеләр дә берәм-берәм ачыла башладылар кебек. Һәм мин яңадан ул заманнан бу көнгә егерме өч ел буе салынган күпер аша 1941 елга килеп чыктым сыман. Мин бит шул елда әлеге Борисов шәһәрендә гомеремдә иң зур бәхетсезлеккә дучар булган идем. Мин яңадан үзем кебек үк бәхетсез дусларым белән очраштым сыман.
Күпме иде алар – минем дусларым! Күбесе шул лагерьда үлеп калды. Әле хәзер дә аларны туганнары көтә торгандыр. Ә еллар дәрья суы кебек ага бирә.
Көтмәгәндә генә килеп төшкән шул хатны мин сиңа да укып чыгыйм әле. Менә ул:
«Хөрмәтле Нәби Дәүли иптәш!
Шәһәребезнең гражданнары Сезнең «Яшәү белән үлем арасында» исемле әсәрегезне зур кызыксыну белән укып чыктылар. Рәхимсез үлем белән кара-каршы басып, сез көрәш алып барган урында, Белоруссиядә, хәзер совет солдатлары тынычлык сагында торалар.
Сезнең китапта язылган фаҗига һәм Борисов шәһәрендә яшәүче кайбер кешеләрнең бу хакта сөйләүләре раска туры килде. Кайбер хуҗалык эшләрен башкарган вакытта, элеккеге лагерь урынында фашизм тоткынлыгында һәлак булган әсирләрнең мәетләре табылды. Корбан булган совет солдатларының истәлеген хөрмәт итү теләге белән, без бу урынга кабер ташы куярга карар иттек. Озакламый, корбаннар кабере өстенә һәйкәл-обелиск кую күз алдында тотыла.
Шәһәрнең партия-совет һәм комсомол оешмалары Сезне Борисов кешеләре белән очрашуга чакыра һәм Сездән ризалык көтеп кала. Мөмкин булса, безгә июнь азагында килсәгез, бик яхшы булыр иде. Чөнки бу көннәрдә Белоруссиянең фашист илбасарлардан азат ителүенә 20 ел тулуга багышланган тантана уздырыла».
Мин, шатланып, ризалык бирдем.
2
Исеңдәме, укучым, минем якын дустым Жадан Николай, без качып китеп әсирлектән котылганнан соң, бүген – азатлыкка чыккан көнебез, бу көн синең язылачак китабыңның соңгы бите булсын, дигән иде. Әйе, мин дә шулай килеп чыгар дип уйлаган идем. Һәм сиңа билгеле: китап нәкъ шул урында тәмам булган да иде бит. Юк, Жадан дустым, без аз гына ялгышканбыз. Китап әле язылып бетмәгән булган икән. Соңгы битләрне менә хәзер генә, егерме өч елдан соң язарга туры килә. Мин шул теләк белән юлга чыктым.
Мәскәү – Минск экспрессы Борисов шәһәренә килеп җиткәндә, инде иртәнге вакыт иде. Шәһәр әле тын. Урамнар яңа гына йокыдан уянып килә. Ә минем йөрәгемдә кичерешләр кайный. Әйтерең бармы, яңадан Борисов шәһәрендә!
Дөресен генә әйткәндә, ул утлы көннәрдән соң, ул кырылыштан, янгыннан соң, бу шәһәрнең үзе түгел, инде җирдә эзе дә калмагандыр, дип уйлаган чакларым бар иде минем. Ә ул – Березина ярындагы Борисов шәһәре – әнә иртәнге кояш нурларында ялт итеп, аллы-гөлле байракларга төренеп, чәчәкле урамнары белән елмаеп-көлеп тора. Әгәр миңа вагонда, Борисов шәһәренә җиттек, дип хәбәр итмәсәләр, чынлап әйтәм: мин бу шәһәрне һич кенә дә таный алмас идем.
Бу яклардан фашистны һәм сугышны себереп түккәннән соң, бары егерме кыш, егерме җәй генә үтте ич әле. Ә шәһәр өстенә карасаң, бу инде әллә ничә йөз ел яшәгән яңа шәһәр диярсең. Әйе, Борисов – борынгы шәһәр. Ләкин бит фашистлар ул шәһәрне яндырып-ватып киткәннәр. Ә халык аның урынына өр-яңа шәһәр салган, урамнарын чәчәкләр белән бизәгән. Тәрәзәләрен кояш нурлары белән буяган. Мин инде бу минутта ниндидер матур төш күрә башладым кебек. Әйтерсең лә поезд мине әкият дөньясына төшереп калдырды.
Мин нишләргә тиеш хәзер? Мин бу якның язмышын беләм. Әлеге җиргә күпме кан аккан. Күпме солдат бу җир өчен үзенең гомерен биргән. Бу җирнең кырларында күпме изге кабер бар. Бу шәһәр – минем өчен шул изге җиргә капка. Ә мондый капка аша узган кеше бу минутта тыныч була аламы?
Кадерле, сөекле Белоруссия! Мин, белорус булмасам да, бөек Совет иленең гражданины буларак, сине чын күңелдән яратам. Сине туган җирем дип әйтергә баш иеп рөхсәт сорыйм.
Бу мәхәббәт минем йөрәгемдә синең азатлыгың өчен, синең кырларың өчен, синең балаларыңның киләчәге өчен утлы сугышта туды. Шул кызу көрәш көннәрендә мин синең коеларыңнан сап-салкын су эчтем. Йөрәгемнең януы басылды сыман шул чакта. Мин яшәргән сыман сиздем үземне. Исемдә: авыр язмышка дучар булган көннәрнең берендә, миңа белорус хатыны үзенең соңгы телем икмәген сындырып бирде. «Мә, кайгыга бирешмә, улым», – диде ул, һәм мин кайгыга бирешмәс булдым. Ул шул икмәге белән мине үзенең улы итте.
Әле бүгенгедәй хәтерлим: ул вакытларда мин, бер авылга кергәч, гомеремдә беренче мәртәбә түбә өстендә үз оясына канатын җәеп утырган аист кошын күрдем. Тирә-якта сугыш бара, авыл яна, кешеләр үлә, ә ул кош, үз оясыннан башын калкытып, горур карап тора бирә. Ул, канатларын җәеп, үз балаларын дошман бомбасыннан саклап калырга тели иде сыман. Шунда мин уйладым: әгәр шундый кош үз язмышын бу җиргә тапшырган икән, үлемнән куркып, балаларын ташлап китмәгән икән, димәк, бу җирдә акыллы халык, эшчән һәм саф йөрәкле халык яши. Мин хаталанмадым. Шул чактан алып, туганым Белоруссия, сине шушы аист кебек яраттым.
Кадерле, сөекле Белоруссия! Минем халкымның уллары, кызлары да, синең улларың белән янәшә басып, рус, украин һәм башка халыкларның уллары белән бер сафта азатлыгың өчен кан коеп көрәштеләр. Синең җирләреңдә аларның да каберләре бар. Менә ни өчен мин сине туганым дип әйтергә рөхсәт сорыйм…
Мин, шул сүзләрне әйтә-әйтә, Белоруссия җиренә аяк бастым. Исәнме, минем авыр язмышымның шаһиты – Борисов шәһәре, дия-дия, кунаклар йорты ишеген ачтым.
3
Кунаклар йортында, билгеле, кунаклар була. Ә бу юлы миңа биредә бик хөрмәтле кешеләр белән очрашырга туры килде. Алар да, минем шикелле үк, зур Җиңү бәйрәменә чакырылганнар. Иң элек мине шактый олы яшьтәге Марфа Степановна Жук белән таныштырдылар. Ул Борисов шәһәре оккупациядә булган елларда подпольеда дошманнарга каршы көрәш алып барган. Аның кечкенә генә бүлмәле квартирасы партизаннарның очрашу урыны булган.
Марфа Степановна сөйли:
– Сез тимерчыбык белән уралган койма аркылы, бәлки, мине күрмәгәнсез дә, мин дә сезне танымыйм. Ләкин сез лагерьда газап кичергән көннәрдә безнең йөрәгебезне дә газап талады. Без барысын да күрә идек, белә идек. Без, өебездә булган соңгы икмәгебезне җыештырып, кием-салым табып, сезгә бирергә дип, лагерь коймасы янына килә идек. Дошман безгә шул чакта үлем белән янады, камчы белән суккалап, койма яныннан кире куды. Әмма без үз улларыбызга ярдәм итүдән туктап калмадык…
Әйе, минем исемдә: ул көннәрдә Борисов халкы безгә койма аша икмәк кисәкләре, кием-салым биреп китә иде. Әлбәттә, без ул икмәк телеме белән барыбыз да тук була алмадык. Ләкин халыкның үлем куркынычы астында тимерчыбыклы койма аша ярдәм кулын сузуы безнең өчен ни тора иде! Бу безне, иң элек, дошман каршында тезләнмәскә, көрәштә нык йөрәкле булырга чакыру иде бит. Бу ярдәм икмәк кенәме соң?
Ул вакытта без, әсирләр, бу батыр кешеләргә рәхмәт сүзебезне әйтә алмадык. Безне фашист мылтыклары бер-беребездән аерып тора иде. Ә хәзер, менә бу сәгатьтә, мин дусларым исеменнән бу белорус хатынына чын күңелдән кайнар рәхмәтемне белдерәм.
Без икебез дә тирән дулкынлану хисләре кичерәбез. Безгә хәзер еласак та оят түгел. Без бит – бер-беребезне белгән, озак еллардан соң күрешкән кешеләр.
– Марфа Степановна, сөйләгез әле, – дим мин, – сөйләгез. Тагын ул чакларда нәрсәләр булды бу шәһәрдә? Мин бит ул хакта китабыма бернәрсә дә яза алмадым. Чөнки белми идем.
– И туганым, – ди Марфа Степановна, – бер китап түгел, ике китап язсаң да сүз бетмәс, – һәм тагын дулкынлана-дулкынлана сөйли башлый.
Марфа Степановна дошман тылында үзен солдат итеп сана– ган. Лагерьдан качкан әсирләрне үз квартирасында яшереп торган, аннан соң, җаен табып, аларны партизаннар отрядына, урманга озаткан. Моны кәгазьгә язарга гына җиңел. Адым саен фашист күзәтеп торганда, син, берничә кешене ияртеп, дошман чолганышыннан үтеп кара әле. Үлем белән янәшә йөреп кара әле!
Бу коммунист хатынның гомер юлында искиткеч көрәш сәхифәләре бар.
Сугышның беренче көннәрендә биш совет танкы Березина елгасы аша салынган күперне сакларга чыгарыла. Каты сугышта танкларның барысы да яна, аларның берсеннән инде аңын югалткан танк командирын фашистлар сөйрәп чыгаралар да шуннан ерак түгел тоз өеменә илтеп ташлыйлар. Янәсе, яраланып канга баткан совет офицеры шул тоз өстендә газапланып үлсен әле. Офицер бөтенләй өметсез хәлдә шунда ятып калган. Ләкин бервакыт күзләрен ачып җибәрсә, ни күрә? Тәрәзәләре ябык бүлмәдә кроватьта ята. Каршында яшь кенә хатын. Офицер бернәрсә дә аңламый. Әллә төш күрәмме икән, дип гаҗәпләнгәндер, бәлки. Юк, бу төш түгел.
Эш менә ничек булган: шул көннең төнендә Марфа Степановна тоз өстендә әле һаман аңына килә алмыйча яткан танкистны, үз җилкәсенә күтәреп, өенә алып кайта. Аның яраларын бәйли, хәтта гади кайчы белән офицерның аяк бармакларына ампутация ясый. Офицерның тәнендә иллегә якын яра, һәрберсендә ярчык була. Марфа Степановна, фашистлардан яшереп, совет офицерын аякка бастыра. Тагын җаен табып, аны партизаннар отрядына урманга озата…
Хикәянең нәкъ шул урынында бүлмә ишеге ачылды һәм бүлмәгә ябык кына, кечкенә генә гәүдәле бер ир кеше килеп керде.
– Менә ул үзе, – диде Марфа Степановна.
Без таныштык. Ул тоз өстендә үләргә тиеш булган танк командиры Бахорев Иван Никифорович булып чыкты. Ул да Борисов шәһәренә партия комитеты чакыруы буенча кунакка килгән икән.
Марфа Степановна белән танкист Иван Никифорович хәзер минем күз алдымда ана белән бала кебек күренделәр. Бахорев, минем уйларымны сизгән кебек:
– Бу – минем туган анам, – дип, Марфа Степановнага, чыннан да, яшь бала кебек сыенып иркәләнде.
– Ә шуннан соң, сез партизаннар отрядына эләккәч, нәрсә булды? – дип сорадым мин танкистның үзеннән.
– Мин инде сугыш хезмәтенә ярарлык түгел идем, – диде батыр танкист. – Яраларымның әле күбесе төзәлеп бетмәгән иде. Мине, самолётка утыртып, «Зур җиргә» озаттылар. Мәскәүдә бик озак госпитальдә ятарга туры килде…
Иван Никифорович сүзеннән тукталып калды. Ул бераз уйланып торды. Аннан соң:
– Фашистны миннән башка да шәп дөмбәсләделәр, – диде. – Мин инде күптән сугыш инвалидлары исемлегендә, шулай да бу көннәрдә яңадан сафка кайткан кебек сизәм үземне…
Мин аңлыйм: егерме өч елдан соң үзенең бер үлеп яңадан терелгән җиренә кайткан кешенең шатлыгын нәрсә белән үлчәргә мөмкин соң? Юк, бу урында сүзсез калып, тын гына тору яхшырак. Тимә, күзләр сөйләсеннәр. Ә ул күзләрнең шатлыклы, якты карашын сүзләр белән генә аңлатырга мөмкинме соң?
Кунаклар йокларга киттеләр. Мин тын бүлмәдә ялгыз калдым. Мине бер көтү уйлар биләп алды.
Кешеләр нинди генә язмыш аша узмадылар! Кечкенә генә Борисов шәһәре сугыш тарихына гомер онытылмаслык хатирәләр язып калдырды. Күп еллар узганнан соң, мин әнә шул хатирәләрне ачып укыйм кебек. Мин көрсенеп куям. Кешеләр подпольеда, урманда, партизаннар отрядында фашистка каршы аяусыз сугыш алып барганда, миңа шул шәһәрдә, тоткынлыкта, дөньяны чәнечкеле тимерчыбык белән тирәләгән үлем атавыннан гына карап торырга туры килде. Берәүләр шул тимерчыбыклы койма аша да кача алганнар, яңадан сафка басып, фашистларга каршы сугышка чыкканнар. Язмыш миннән ул бәхетне тартып алды. Йөрәгемдә гомер буе көярлек сагыш калдырды. Ә бит Борисов шәһәрендә минем атам кебек дустым булырлык, көрәштә анам кебек юлдашчым булырлык батыр кешеләр яшәгән. Ул вакытта алар белән очраша алмавым өчен борчылсам да, хәзер соң инде.
Минем өстәлемдә плакат. Анда Белоруссиянең азатлыгы өчен көрәштә үзләренең гомерләрен биргән батырлар рәсеме. Һәм рәсем өстенә «Дошманнан үч алучылар» дип язылган. Менә шуларның берсе – Ярош Иван Афанасьевич. Ул – сугышка кадәр партиянең Борисов шәһәре комитеты секретаре. Сугыш елларында да шул ук постта кала. Борисов районы немецлар тарафыннан алынгач, Ярош дошман тылына керә һәм анда беренче партизаннар отряды оештыра. Бу кешенең гомере – батырлык поэмасы. 1942 елда гитлерчылар урманда Ярош партизаннары торган урынны камап алалар. Ярош бу вакытта шалашта авырып ята. Ул дусларына чигенергә куша, үзе автоматтан фашистларга каршы ут ача. Менә патроннар бетә. Ярош соңгы гранатаны ала. Гитлерчылар аны тотар алдыннан гына граната шартлый. Ярош үлә, ләкин үз үлеме белән ул тагын берничә фашистны дөмектерә.
Исемә төште: теге елларда немецлар да урамнарга плакатлар эләләр иде. Шуларның берсендәге «Партизанлык батырлыкмы?» дип язылган сүзләр әле дә хәтеремдә. «Нигә бу сорау?» – ди торган идек без. Күрәсең, фашистлар, партизаннар сугышы нормага сыймый, гуманизмны кире кага дип, халыкны үч алудан баш тартырга чакырып маташканнар булса кирәк. Ә үзләре кешелек алдында бервакытта да гафу ителмәслек җинаять эшләп килделәр. Борисов шәһәрендә кеше түгел, һәрбер таш та моңа шаһит була ала. Фашистлар Борисовтан качып китәр алдыннан бер көн кала меңләгән әсирне атып үтергәннәр. Соңга таба дошманнар бер гаепсез гражданнарны, бала-чагаларны җыеп алганнар һәм шәһәрдән китәр көнне генә бараклар арасына төркем-төркем тезеп куйганнар да атканнар.
Монысы инде фашистларча сугыш нормасына сыя, монысы инде аларча – гуманизм.
«Коминтерн» фабрикасына эшкә барганда, эштән кайтканда, һәр көнне Борисов кешеләре бу корбаннарның кабере яныннан узалар. Күпләрнең туганнары шунда ята. Кабер өстендә – чәчәкләр, веноклар һәм кешеләрнең йөрәгендә – дошманга ачу.
Әйе, Борисов – батырлар шәһәре. Котырынган фашист та моны танырга мәҗбүр булган. «Партизанлык батырлыкмы?» дип язып элгән сорауга борисовлылар: «Әйе, партизанлык – батырлык», – дип җавап биргәннәр. Әле хәзер дә, сугыштан соң күп еллар узгач та, бу шәһәрдә меңгә якын партизан исән-сау гомер итә. Бу шәһәрне үзенең шушы кешеләре белән «алмазлар шәһәре» дип атар идем мин. Аларның көрәш аша узган гомерләре шул алмазлар ялтыравы кебек балкый. Ул җәүһәр ташларны җыеп алырга минем генә көчем җитмәс. Килегез, язучы дуслар, бу шәһәргә. Җыегыз да шул җәүһәр ташларын илгә бүләк итегез…
4
Мин чәчәкле урам буйлап барам. Яшь кенә агачлар таш юл өстенә салкынча күләгә салганнар. Һава хуш. Көн кояшлы. Бер карасаң, яшел урамнар диңгез буендагы санаторийны хәтерләтәләр. Матур биредә, бик матур, иркен! Ләкин кешеләр, яңа шәһәр төзегәндә дә, бакчалар утыртканда да, урамнарны чәчәкләр белән бизәгәндә дә, авыр сугыш елларын онытмаганнар. Алар, батырларның данлы истәлеген хөрмәтләп, урамнарга, мәйданнарга һәйкәлләр куйганнар. Шул һәйкәлләргә карыйсың да шәһәрнең узган көннәрен күз алдына китерәсең. Тарих сиңа кан белән язылган китап битләрен ачып куя.
Менә шәһәрне икегә бүлеп аккан Березина аша салынган күперне чыккач та, биек таш пьедестал өстендә зур танк күренә. Мин аның янына килеп туктадым. Бу кемгә һәйкәл? Советлар Союзы Герое Павел Николаевич Рак экипажына мең елларга истәлек итеп куелган корыч танк. Кем соң ул легендар батыр?
1944 елның 29 июнь кичендә Павел Николаевич Рак командалыгында Т-34 танкы мина куелган күпер аша шәһәргә үтеп керә. Бу – дошман өчен көтелмәгән хәл була. Рак һәм аның дуслары Петряков Александр һәм Данилов Алексей уналты сәгать буена дошманны танк белән тар-мар итеп йөриләр. Немец комендатурасын пыран-заран китерәләр. Штабны юкка чыгаралар. Фашистлар, танкны тозакка төшерү өчен, күперне шартлаталар. Танкка кире кайту юлы бикләнә. Ләкин курку белмәс совет танкистлары һөҗүмне дәвам иттерәләр. Тигезсез көрәштә өч батыр танкта янып һәлак була. Алар үләләр, ә үлемсезлек яшәп кала. Өч батырга да Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Әнә ул корыч танк биек таш өстенә күтәрелгән дә әле хәзер дә дошман һөҗүмен кире кайтарырга әзер булып тора кебек. Ә тирәсендә аллы-гөлле чәчәкләр, чәчәкләр һәм минем кебек үк сокланып, һәйкәл янына килеп тукталган кешеләр, һәрбер кеше бу батырларның исемнәрен үз йөрәгенә язып алып китә…
Укучым, мин әле һаман барам. Мине юлым элеккеге лагерь булган урынга илтә. Ул моннан ерак та түгел. Ә тиз генә җитеп булмый. Бу юлда очраган сугыш истәлекләрен яза барсам, шул кечкенә генә араны, бәлки, кыш буе, җәй буе үтәргә туры килер иде. Бу – изге урам, дияр идем мин. Кем генә булса да моннан тиз генә атлап уза алмас. Мин дә тиз генә уза алмыйм бу юлны. Аякларымны йөрәгем туктата. Мин бит китабымның язылмый калган соңгы битләрен язам. Сиңа да, укучым, үзем күргәннәрне чәчми-түкми сөйләп бирергә телим.
Мин тагын бер һәйкәл янына килеп туктадым. Яшь кенә кыз, автомат аскан килеш, үзенең ачык йөзе белән еракка-еракка карап тора. Әйтерсең әнә анда, каядыр дошманны күргән дә: «Сак булыгыз, кешеләр, уяу булыгыз, тагын җиргә кан таммасын», – дип әйтә кебек.
Борисов шәһәренең атаклы кызы Людмила Чаловская ул. Сугыш башланган елларда аңа нибары уналты яшь була. Шәһәр дошман кулында калгач, ул, партизаннарга хәбәр бирүче булып, зур батырлыклар күрсәтә. Аның кечкенә генә сугышчан гомерендә берьюлы гына сөйләп бетерә алмаслык вакыйгалар бар. Менә шуларның берсе.
Ул вакытларда немецлар шәһәр халкы өчен аерым паспорт бланклары чыгаралар. Шәһәрдә бары шул паспорт белән генә йөрергә мөмкин була. Ә партизаннарга шәһәргә кереп йөрергә кирәк. Паспорт каян алырга? Әнә шул чакта инде Людмила немец комендатурасына килеп керә. Ул паспорт бланклары белән шөгыльләнүче берәү каршына килә дә:
– Миңа паспорт бланкысы бирегез, – ди. – Берне генә түгел, унны!
Тегенең чәчләре үрә тора. Ул үз каршында кем басып торганын танып ала! Тирә-ягына карана, кулын пистолетка суза башлый.
– Мине куркытырга яки тавыш чыгарырга маташмагыз, әфәндем, – ди яшь партизанка. – Мин үземнең кайда икәнлегемне бик яхшы беләм. Сез, әлбәттә, мине хәзер үк гестапо тырнагына бирергә җыенасыз. Ләкин ашыкмагыз. Хәзер бу минутта урамда мине дусларым көтеп тора. Мин биредән чыкмасам, сез дә бүген үк җаныгызны бирерсез, – ди.
Теге бәндә партизанкага ун бланк бирергә һәм «авызына су кабарга» мәҗбүр була шул. Ә икенче юлы Людмила бу кешедән тагын күпләп бланк алып китә.
Ләкин көннәрнең берендә ниндидер сатлык җан аны гестапога әләкли. Людмила кулга алына һәм 1943 елның көзендә җәзалап үтерелә.
Бәлки, син, Людмила, безнең лагерьның коймалары буена бер генә килмәгәнсең. Син безнең авыр язмышны күргәнсең. Һәм шунда, йөрәгеңә нәфрәт җыеп, дошманнан үч алырга ант иткәнсең. Сиңа әле бик матур итеп яшәргә иде. Гомерең кыска булды. Ләкин исемең халык телендә калды. Менә мин дә сине туган сеңлем дип әйтәм. Туган ягыма кайткач, синең батырлыгың турында дусларыма сөйләрмен.
Һәйкәлдән ерак түгел, нәкъ каршы якта гына, сары йортлар күренә. Болар инде миңа таныш. Бу урында мин газап чиккән концентрацион лагерь иде. Ә хәзер биредә бөтенләй башка дөнья. Ул җир хәзер бакча кебек, ямь-яшел агачларга күмелеп калган. Йә, дим мин үз-үземә, кара, таныйсыңмы? Юк, танып булмый.
Менә ул лагерь булган урын. Менә шунда мин яшәү белән үлем арасында сыкранган идем. Мин уемда моннан егерме өч ел элек узган заманга кире кайтырга тырыштым. Исемдә: капкадан кергәч тә сул якта бензин саклый торган түшәмле бик зур баз бар иде. 1941 елның салкын көзендә шул базга әсирләр төшеп, төнге салкыннан яшеренеп кунарга булганнар. Ләкин беркем дә бу базда бензин газы булганлыгын сизмәгән, күрәсең. Төнлә кемдер шырпы сызган, һәм баз шул ук минутта шартлаган, әсирләр барысы да авыр түшәм астында басылып калганнар. Тик иртә белән кемдер бер тактага «Биредә өч йөз кеше күмелгән» дип язып куйган иде. Узган көннәргә сәяхәт менә шуннан башланды. Ләкин баз хәзер юк. Аның урынында агачлар, чәчәкләр үсеп утыра.
Мин йорт уртасына чыктым. Кая соң безнең баланда пешерә торган алачык? Әлбәттә, аның эзе дә юк. Менә таш сарайлар. Биредә офицерлар һәм партизаннар ябылып тора иде. Ә сарайлар артында… Хәер, анысы турында иртәгә сөйләрмен.
Хәзер мине дусларым-иптәшләрем көтә. Бүген безнең очрашу көне. Биредә бер мин генә түгел. Шәһәргә кунакка партизаннар «бабае» Яхонтов та, инде сезгә таныш булган Марфа Степановна да, танкист Бахорев Иван да килде…
Очрашу тәмам. Барыбызның кулларында солдатлар бүләк иткән зур-зур букетлар. Зал кул чаба. Халык аягүрә баскан. Ә мин уйлыйм: кем белгән, нәкъ егерме өч елдан соң менә шундый шатлыклы көн булыр, дип. Кем белгән? Кем көткән? Менә бит нәкъ шушы бинада мин тиф белән авырып, идәндә аунап яттым. Нәкъ менә шуннан минем дусларым каберлек аша тоткынлыктан качып киткәннәр иде. Бу шатлыкны уртаклашырга алар да биредә булсын иде.
Төштә, бәлки, мондый хәл була торгандыр. Ләкин андый төш– не минем күргәнем юк. Мин уйлыйм, ә минем кулымда чәчәкләр букеты!
5
Мин кичә, элеккеге лагерь булган урыннарны карап йөргән чакта, тәбәнәк кенә таш биналар янына килеп туктаган идем. Бүген сүзне шуннан башлап китәм.
Бу таш биналар артында безнең лагерь каберлеге иде. Биредә берсеннән-берсе тирән, берсеннән-берсе зур өч баз турында китабымда язган идем инде мин. Исеңдәдер, укучым, мин бу лагерьга Орша төрмәсеннән качып, кабат тотылганнан соң китерелгән идем. Лагерьда минем беренче иртәм шул урында башланды. Мин ул чакта биредә иң элек үземнең каберемне күрдем, тимерчыбыклы койма аркылы таң атканын күрдем. Һәм шуңа күрә китабымның исемен дә «Яшәү белән үлем арасында» дип атадым.
Биредә хәзер дә каберлек. Ләкин аның исеме инде башкача. Бу – Туганнар каберлеге. Менә шул каберлек өстенә бүген истәлекле таш куелырга тиеш. Минем бирегә ерак юлны якын итеп килүем дә шул таш куюга катнашу өчен иде. Фашистлар тарафыннан үтерелгән дусларымның мин биредә бердәнбер тулы хокуклы вәкиле идем. Минем өчен бу – кайгы да, шатлык та. Кайгы, чөнки бу меңләгән кешеләрнең үлемнәрен күргән кешемен. Алар хәзер кабат исемә төшә. Ирексездән күзләрем яшь бе– лән тула. Сулышым кысыла. Шатлык, чөнки мин дусларымның кабере өстендә халык хөрмәтен күрәм. Дошманнар тарафыннан һәлак ителгән бу совет кешеләре инде «билгесез югалганнар» түгел, алар – аяусыз көрәштә һәлак булган солдатлар! Бу бит – үлгәч тә, яңадан батырлар сафына кайту дигән сүз!
Бүген бөтен шәһәрдә сугыш елларында үлеп калганнарны искә алу көне. Көн уртасындарак шәһәр урамнары халык белән тулды. Алар алсу байраклар астында, колонналарга тезелешеп, салмак адымнар белән шәһәрнең төрле якларына таба атлыйлар. Берләре партизан Ярош һәм аның дуслары күмелгән каберлеккә, берләре бер гаепсез, тик Совет иле гражданины булган өчен генә гитлерчылар тарафыннан атып үтерелгән Туганнар каберенә, берләре Павел Рак танкы янына һәм Людмила Чаловская һәйкәле янына юл тоталар. Кешеләрнең кулларында чәчәкләр, букетлар, веноклар.
Без, партия-совет оешмалары вәкилләре белән бергә колоннага басып, дусларым каберлегенә таба юнәлдек. Оркестр марш уйный. Күңелләрдәге авыр истәлекләр яңадан йөрәкне сызлата. Мин беләм: колоннада баручылар арасында күпләрнең туганнары кайсыдыр якта, кайсыдыр илдә «хәбәрсез югалып» калганнар. Сугыш кемне инвалид итте, кемгә яра салып китте, ә кемгә гомер буена кайгы калдырды. Әнә алар, ап-ак чәчлеләр. Йөзләренә кайгылары, авыр көрәш көннәре җыерчыклар белән язылып куелган. Аларны ерактан ук, бер күз ташлау белән танып була.
Килеп җиттек. Менә ул кичә мин сиңа сөйләп бетермәгән урын. Изге җир! Биредә хәзер мәйдан ачканнар. Без килеп туктаганда, мәйдан уртасында янәшә өч табут куелган иде. Алар янында кулларына автоматларын кысып тоткан яшь солдатлар постка басканнар. Ә тирә-якта халык, халык. Биредә хәзер кайгылы митинг башлана. Мин халыкка карыйм. Анда олы-олы аналар йөзләреннән күз яшьләрен сөртәләр. Кем белсен, бәлки, шул табутларның берсендә ул аналарның да уллары ята торгандыр. Кем белсен, бәлки, минем кулыма башын куйган килеш мәңгегә күзен йомган дустым Миша да шул табутларның берсендәдер.
Мин сезгә, кешеләр, һәлак булган дусларым исеменнән сөйлим. Инде үзләре турында бер сүз дә әйтә алмаячак солдатлар исеменнән сөйлим.
Кемнәр иде алар, кайдан иде алар – бирегә күмелгәннәр? Мин аларны беләм, мин аларны күрдем, тавышларын ишеттем. Гадәттә, бу кешеләрне ачлыктан, авырудан, газаптан үлгән диләр. Юк, бу дөрес түгел. Алар рәхимсез көрәштә коралсыз сугышып, үлә белеп үлделәр һәм үзләрен соңгы сулышка кадәр совет кешесе, совет солдаты итеп санадылар.
Фашистлар сугышта дөньяда иң көчле авиацияне, иң көчле артиллерияне кулландылар. Һәм безнең туган илебезнең шактый зур өлешен үз кулларына төшерә алдылар. Ләкин дошман өчен бу кыска вакытлы гына шатлык иде. Әйе, дошман безнең җиребезгә аяк басты. Әмма совет кешесенең йөрәген ул оккупациядә калдыра алмады. Гәрчә монда да дошман сугыштагы кебек үк атты, асты, газаплады, кешеләрне крематорий мичләрендә яндырды, мәкер кулланды. Ләкин совет кешесенең йөрәге бирешмәде. Ул йөрәккә фашизм үтеп керә алмады. Чөнки ул йөрәктә туган илгә мәхәббәт иң көчле броня иде.
…Мин менә шушы сүзләрне ерактан дусларым кабере өстенә алып килдем. Кулымдагы чәчәкләр бәйләмен табут өстенә куйдым.
– Хушыгыз, дусларым. Туфрагыгыз җиңел булсын. Сезнең тыныч йокыгызны инде беркем дә бүлә алмас. Чөнки биредә, бу азат җирдә, яшь буын, кулына корал тотып, тынычлык сагында тора. Биредә өр-яңа шәһәр салынган. Ул шәһәрдә иң көчле кешеләр яши. Бу – сезгә иң бөек һәйкәл!..
Оркестр марш уйный. Табутлар салют астында кабергә төшерелә. Озак та узмый, бу кабер өстендә чәчәкләр тавы күтәрелә. Кабер ташы өстеннән ак пәрдә алына. Ул мәрмәр ташка «Биредә фашизм корбаннарына һәйкәл куелачак» дип язылган.
Әйе, биредә тиздән һәйкәл булыр. Әнә кабер ташыннан ерак түгел яшь кенә каен үзенең яшел яфракларын җилфердәтеп тора. Әйтерсең ул да, кайсыдыр урманнан килеп, шунда туктап калган. Ул тиздән зифа каен булып үсеп җитәр. Мин аңа карыйм да күңелемнән генә кабатлыйм: син китмә, каен, биредән. Саргайма, моңайма. Син бу кабер янында мәрхәмәтле ана кебек бул. Биредә бит синең илеңнең балалары күмелгән. Тагын очрашырга туры килмәсә, хуш, ак каен, хуш, туганым.
1964, июль-август
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.