Текст книги "Яшəү белəн үлем арасында"
Автор книги: Набиулла Давлетшин
Жанр: Советская литература, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 17 страниц)
Лагерьда тормыш үз агымы белән ага бирә. Күрәсең, кеше үлем белән янәшә торырга да күнегеп җитә. Алай гына да түгел, кеше үзенең авыр язмышы белән дуслаша башлый кебек. Ләкин бу өстән караганда гына шулай. Йөрәк бер генә минутка да үзен онытырга ирек бирми. Әсирлек хурлыгы күңелгә һаман тирәнрәк яра ясый бара.
Соңгы көннәрдә немецлар белән безнең арада «низаг» булганы юк дияргә мөмкин. Немецлар лагерьга иртә белән генә бер килеп күренәләр дә күздән югалалар. Хәер, аларга безнең янда «эш» тә юк иде инде. Безнең «язмыш» өчен тыныч иде алар. Хәзер инде безне кыйнау да кирәк түгел. Фашистлар коммунистларны да эзләмиләр, тентү дә ясамыйлар. Аларның бөтен теләге – безне тимерчыбыклы койма артыннан чыгармау. Фашист безне ач үлемгә бирде, һәм үлем безнең гомерләрне кырып килә.
Лагерь янындагы теге өч базның берсе үлекләр белән тулды. Беркөнне аны күмдерделәр. Бу эш көн буена барды. Кичкә таба кабер өстенә ап-ак кар ятты. Хәзер инде аның урыны да беленми иде. Меңләгән кешеләрнең гомере җиргә күмелде.
Кемнәр анда? Аларның исемнәре беркая да язылмаган. Бәлки, кайчан да булса, шул кабердә яткан берәр кешенең анасы бу турыдан узар. Бәлки, ул шунда туктап торыр. Ләкин үз баласы шул кабердә ята дип уйламас. Бу меңләгән яшь кешеләр билгесез югалдылар.
Лагерьда көн бик әкрен уза. Төн тагын да озаккарак сузыла. Нинди генә әкиятләр сөйләнеп бетми, нинди генә хәлләр искә алынмый, ә таң әле һаман беленми. Әйтерсең кояш бүтән бер дә чыкмаска баткан.
Лагерьда фронт хәлләре турында сөйләшүләр тукталмый. Берәрсе шул хакта сүз башлау белән, хәзер үк аның янына әсирләр җыела башлыйлар.
Туган ил бер генә минутка да онытылмый. Нәрсә булыр? Кем кемне җиңәр? Көн узган саен, ул сорау безне тагын да ныграк борчый.
Әлбәттә, немецлар каршында без җиңелгән булып саналабыз. Ләкин сугышта җиңеп чыгучының исеме билгесез әлегә. Руслармы, немецлармы? Фашистлармы, коммунистлармы?
Кайвакытта безне бу уйланулар бик тирән яралыйлар. Соңгы атналарда безнең лагерьга яңа әсирләр бөтенләй килми башлады. Фронттагы хәлләр турында бер генә сүз дә ишеткәнебез юк. Ә немецлар үзләре бу турыда бик сакланып кына сөйлиләр. Тагын бер атнадан «Москау капут» ди иде алар. Андый атналар күп узды инде. Ә Мәскәү һаман исән. Немецларның болай сөйләнүе үзләрен үк фаш итә. Чөнки алар сөйләгәнчә булса, Россия инде немец итеге астында ятарга тиеш иде.
Тора-бара кайбер немец солдатлары: «Мәскәүне алу ул ботка ашау түгел», – дип тә ычкындыра башладылар. Ә беркөнне болай булды.
Безнең лагерьга уннан артык яңа әсир китерелде. Алар безнең өчен көтеп алынган кунаклар иде. Ни кызганыч: алар күптәнге әсирләр икән. Әлегә кадәр Борисов станциясендә эшләгәннәр. Фронт турында алар безгә яңа хәбәр әйтә алмаслар кебек иде. Ләкин алар безгә бик кызыклы нәрсәләр сөйләделәр.
Шуларның берсе белән якынрак таныштык. Панченко фамилияле украин иде ул.
Безнең Гриша бераз украинча сөйли белә.
– Кажи, шо будем робити? – дип, ул яңа иптәш белән сүзгә кереште.
Панченко, көлемсерәп:
– Күпме тырышсагыз да, украин була алмассыз, – диде.
– Әтиең рус булгач, конечно, – дип, Гриша тагын сүз башлады. Тик бу юлы аның төсе җитди иде. – Парень, утыр әле, – диде ул, – сөйлә әле, дөньяда ниләр бар? Эшләр ничегрәк соң? Немецлар әллә, чыннан да, безнең илне җиңәргә уйлыйлармы?
– Ашыкмасыннар әле, – диде Панченко һәм безгә якынрак килеп утырды. Ул сөйләргә ашыкмый иде әле. Аның иң элек безнең белән танышырга теләге бар иде, әлбәттә.
Гриша моны тиз аңлап алды.
– Шикләнмә, биредә чит кешеләр юк, – диде ул.
– Аңа калса, без дә синең кем икәнлегеңне белмибез бит… – дидем мин.
– Шул-шул. Хәзер теләсә кемгә ышанып булмый. Адымыңны карап атларга кирәк… – Панченко тынып калды. Аның болай диюе безне тагын да кызыксындыра төште. Панченко нәрсәдер белә, ләкин ачык сөйләргә курка, күрәсең. Тик кичен, кешеләр ятып, барак тынып калгач кына, ул пышылдап сүзгә кереште.
– Немецларның эше капут, егетләр. Бервакытны безнең бер иптәшебез немец солдатыннан: «Һер вахтман, Москва капут?» – дип сораган иде, немец аңа, кизәнеп, мылтык көпшәсе белән берне тондырды. Ә безнең иптәш йөзен дә чытмады. Әле мактана төшеп: «Алай булгач, Мәскәүне төшегездә дә күрмәссез», – диде. Немец, әлбәттә, бу сүзләрне аңламады. Без фронтта фашистларның хәле начар икәнен сизендек… – сөйләүче беразга тукталып калды. Аннары яткан җиреннән торып утырды да: – Йоклыйсызмы әллә? – дип сорады.
– Сөйлә, сөйлә, – дидек барыбыз берьюлы.
Панченко тагын сөйләп китте:
– Элек немецлар эшелон-эшелон икмәк озаталар иде, безнең икмәкне, билгеле. Ә хәзер үлекләр озата башладылар.
– Үлекләр?
– Әйе, үлекләр! Бер-ике көн генә элек шундый хәл булды: бер вагонның тәгәрмәче чатнаган. Аны депога алып керделәр. Шунысы кызык: вагон ишегенә «Муле» дип язганнар. Бу безнеңчә «он» дигән сүз була. Бер иптәшебез кеше күрмәгән арада шуннан он чәлдермәкче булган, вагон ишеген ачып караса, аркылы-торкылы салынган үле немец солдатларын күргән. Менә нинди хәлләр бар дөньяда, егетләр.
Панченко тагын тынып калды.
– Йә, йә, сөйлә, – дидек без. Чөнки Панченконың сүзләренә караганда, ул тагын да кызыграк хәлләрне беләдер кебек иде.
– Шул, – диде Панченко, – безнең кыш немецны яратып җиткерми. Туңдырып үтерә. Аннары беркөнне мондый бер хәлне күрдек: станциягә тагын бер эшелон килеп туктады. Монысында үлекләр түгел иде. Испания солдатлары төялгән, сугышка баралар. Франко үзенең дусты Гитлерга ярдәм итмәкче булган, күрәсең. Бер атнадан соң без ул испан солдатларын тагын күрдек. Бу юлы алар фронттан кире кайтып киләләр иде.
– Ничек алай кире кайталар? – диде Гриша.
– Шулай, кире кайталар. Кораллары алынган. Куллары богауланган. Сугышырга теләмәгәннәр, димәк. Әлбәттә, фашистлар аларны хөрмә үскән Испаниягә – туган илләренә түгел, төрмәгә алып баралар иде. Күрәсең, Гитлер армиясе һаман сирәгәя бара. Ул хәзер чит милләтләрдән дә армия туплый. Менә тагын нәр– сәләр бар дөньяда, егетләр…
Панченко тәмам кызды. Пышылдап сөйләүне күптән оныткан, инде берәүдән дә шикләнми иде ул.
Шул арада безнең янга башка әсирләр дә җыела башладылар.
Панченко сүзен дәвам иттерде:
– Беләсезме, егетләр, Орша станциясе аша һәр көнне яралы немец солдатларын төягән поездлар узып кына тора. Безнекеләр, ай-һай, пешерәләр үзләрен…
– Шул кирәк аларга! – диде кемдер безнең арадан.
– Бүлдермә кеше сөйләгәндә, – дип, тагын кемдер кычкырып куйды.
Панченко сүзеннән туктады, ул арыган иде булса кирәк.
Аның сүзләреннән безгә рәхәт булып китте. Мондый хәбәргә сусаган идек без. Инде боегып барган күңел җилкенеп куйды. Йөрәк канатланып киткәндәй булды.
Көмеш сәгатьПанченко безнең янда калды. Инде без дүрт иптәш бергә яши башладык. Гриша безнең төркемне «интернациональная бригада» ди торган иде.
Беркөнне безнең баракка ике немец килеп керде. Алар бу юлы ни өчендер бик усал күренмиләр иде. Бер немец:
– Вер һир урмахер? – дип сорады.
Немец сүзләрен кемдер тәрҗемә итте. Бу турыдан-туры безнең Никита Лазаревка кагыла иде, әлбәттә. Никита үзен белгертергә бик ашыкмады. Немец солдаты кесәсеннән өч кул сәгате чыгарды. Аңлашылганча, бу сәгатьләр йөрми, немец аларны төзәттерергә тели иде булса кирәк.
Икенче немец:
– Русски некс специалист, – дип, үзенең борчылуын белдерергә маташты.
Никита түзмәде, сәгатьләр тотып торган немец янына килеп, бер сәгатьне алып карый башлады. Оста кулында сәгать бик тиз ачылып китте. Никита сәгатьне бер-ике мәртәбә колагына куеп тыңлап карады. Аннан соң башка сәгатьләрне дә алып карап чыкты. Немец, Никитага карап, аның сүзен көтә иде.
– Вас, гут? – диде ул.
– Некс гут, – диде Никита. Һәм арабызда немецча белгән әсирдән, өч сәгатьтән бер яхшы сәгать җыеп була, дип әйттерде.
Немец башын селкеп куйды. Ул кесәсеннән тагын берничә сәгать чыгарды.
– Җыйган икән, шайтан, – диде Никита һәм сәгатьләрне карарга кереште. – Бу сәгатьләр кайчандыр минем кулдан үткән, – диде ул.
Никитаның йөзенә уйчан, сәер бер төс чыкты. Ул, шул сәгатьләргә карап, үз заводын, Мәскәүне, дус-ишләрен исенә төшерде, ахрысы.
– Кем уйлаган?.. – дип, ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин тавышы кинәт өзелеп калды, чөнки ачуы чиктән тыш кайнаган иде аның. Шулай да ул югалып калмады. – Боларын да карармын, – дип, немецка куллары белән ишарә итеп аңлатты.
Немец:
– Фил брод, сигарет, – дип, Никитага эш хакы турында әйтеп аңлатырга тырышты.
– Гут, гут, – диде Никита. – Үзебезнең завод сәгатьләре, вот что, югыйсә кулыма да алмас идем, – диде.
Немецлар чыгып китте. Сәгать остасы эшкә утырды.
– Борчылмагыз. Бу сәгатьләрдән рәт чыга, өчнең берсе фрицка, икесе үзебезгә, – диде ул, көлеп.
Никита кечкенә генә кесә тартмасын ачып алдына куйды. Аннан шундый ук кечкенә чүкеч алды һәм шул чүкеч белән баш бармагының тырнагына сугып карады. Аннары сәгатьләрне тезеп куйды. Әле берсенә, әле икенчесенә карап алды. Мин аның йөзенә күз төшердем. Никита яшәреп киткән кебек булды. Гармунчы да, озак уйнамый торгач кулына гармун алса, шулай шатланып китә торгандыр. Чөнки һәр эшнең остасы үз эшеннән тәм таба, ул эш белән ләззәтләнә, шул эше белән яши. Никита да шундый хисләрне кичерә иде. Чөнки ул оста, аның куллары эш сагынган иде.
Лагерьда күптөрле осталар бар. Бу меңләгән әсирләр арасында теләсә нинди һөнәр кешесен табарга мөмкин иде. Бу сәгать осталары, тимерчеләр, игенчеләр, инженерлар, врачлар, балта осталары әле дөньяга күпме байлык, күпме матурлык иҗат итәрләр иде. Сугыш барысының да кулларыннан эшләрен тартып алды һәм аларны тимерчыбыклы лагерьга китереп япты. Кешелек дөньясы иртәгә туарга тиешле бәхеттән аерылды. Моңа бары тик, бары тик фашизм гаепле.
Никитаның кечкенә генә тимер чүкече бөтен лагерьны кузгатып җибәрде. Әйтерсең кешеләр шул чүкечнең тавышын гына көтеп торганнар. Чүкеч тавышы ишетелү белән, әсирләр уянып киттеләр кебек.
Инде берничә көннән соң баракларда агач кисәкләреннән шахмат фигуралары сырлаучыларны, калайдан савыт-саба ясаучыларны, тимер кисәкләреннән пычак ясаучыларны да күрергә мөмкин иде. Бездән ерак түгел бер почмакта яшь кенә бер әсир рәсем төшерә башлады. Мин, кызыксынып, аның янына килеп чүгәләдем. Кечкенә генә кәгазь кисәгенә бер хатын рәсеме төшерелгән. Художник аңа бирелеп карап тора.
– Бу кем? – дидем мин.
– Әни, – диде әсир. – Үзенә бик охшап чыкты. Мин аның йөзенә карап та болай ук охшатып төшерә алмаган булыр идем… – диде художник.
Мин моңа ышандым. Тоткынлыкта бала үзенең анасын һәр минут саен сагына. Ана күз алдыннан китми. Сагыну ул кешене моңландыра да, рухландыра да.
Без икебез дә уйга калдык. Баракның икенче почмагыннан ниндидер тимергә суккан тавыш ишетелеп тора. Кемдер нәрсәдер ясый. Әйтерсең ул, шул тимерне чыңгылдатып, тормышны безнең янга чакыра иде.
Мин кире үз төркемемә кайтканда, Никита бер сәгатьне төзәтеп тә өлгергән иде инде.
– Тыңлап кара әле, дускай, – диде ул миңа.
Мин сәгатьне колагыма куйдым. Сәгать бик көйле итеп йөри иде.
– Шәп! – дидем мин.
– То-то! – диде Никита. Янәсе, син минем белән шаярма, бу абзаң мастер була, дип әйткән кебек елмаеп куйды ул.
Никита тагын сәгатьләрне кулына җыеп алды. Аның йөзе кинәт каралып киткән кебек булды.
– Менә, – диде ул, бер сәгатькә күрсәтеп, – укып кара, нәрсә язылган?
Мин сәгатьне алдым. Сәгатьнең аскы капкачына бик матур хәрефләр белән «Укытучыбыз һәм дустыбыз Василиса Родионовнага укучыларыннан бүләк» дип язылган иде.
Күз алдыма ап-ак чәчле карт бер укытучы килеп басты. Әйтерсең мин аны кайчандыр күргәнмен, һәм ул укытучы минем башымнан сыйпагандыр төсле.
– Да… – дидем мин. Башка сүз таба алмадым.
– Да шул, менә күрәсеңме фрицларның кемлеген?! Кеше та– лап баерга телиләр. Кеше үтерүчеләр… – Никита уйга калып торды, аннары каядыр еракка карап: – Беләсе иде: кайда икән ул укытучы Василиса Родионовна? – диде. Гүя ул аны шушы минутта ук күреп, сәгатьне кайтарып бирергә тели иде. – Үтергәннәрдер мескен хатынны, – диде Никита, авыр көрсенеп. – Юк, бу сәгать яңадан фрицка эләкмәс. Мин аның урынына үземнекен бирермен. Хәер, аңа анысы да төс түгел дә, әйдә, алсын, кадалып беткере. Ә бу сәгатьне саклыйм әле, белеп булмый, бәлки, үз хуҗасы очрар. Бәлки, балаларын күреп, шуларга тапшырырмын. Тик менә үзебезгә исән котылырга иде.
Никитаның шундый олы җанлылыгы мине дулкынландырды. Мин аңа шул минутта бөтен йөрәгем белән ышандым. Мондый дус белән харап булмассың дип уйладым. Бары шул бер минутта Никита үзенең бөтен йөрәген ачты. Ул миңа бик күптәнге таныш, хәтта балачакта бергә уйнап үскән иптәшем кебек якын тоелды.
Рус җырыСоңгы атналарда лагерьда ниндидер бер эчпошыргыч тынлык урнашты. Моңың сәбәбе юк түгел иде, әлбәттә.
Болай да ачлыктан биртелгән әсирләрне салкын кыш бөтенләй аяктан екты. Ишегалдында кешеләр күренми диярлек. Әсирләр барысы да баракларда җыелышып утыралар. Күңелләр төшенке, фронт хакында бертөрле дә ул-бу ишетелми. Ә немец солдатлары төялгән машиналар урамнарны шаулатып көне-төне узып торалар. Алар һаман үтеп торалар һәм каядыр Россия җирләренә кереп югалалар. Сугыш аларны йотып кына тора, күрәсең. Бер уйласаң, инде Россиядә немец булмаган бер генә карыш җир дә калмагандыр кебек.
Безнең ачуыбыз килә иде. Шунда кайбер иптәшләр:
– Әйдә, барсыннар, тик менә әйләнеп кайтулары ничек булыр икән, – ди иде.
Шушы сүзгә җан юана, әйтерсең кара төндә адашкан вакытта каядыр алда ут күренеп киткән кебек була. Дошманнарны җиңүгә ышаныч яңадан әсирнең йөрәгенә килеп керә һәм күңелен җилкендереп куя.
Дөресен генә әйткәндә, бу бары ярсыган йөрәкне тынычландыру иде. Моның нигезе дә бар. Наполеон да заманында, үзенең өерен җыеп, Мәскәүгә кергән. Хәтта Кремль стеналары буена басып, рус каласының януын карап торган. Ә соңыннан Россиядән көчкә качып котылган.
Гитлерны да шундый хурлыклы көннәр көтә. Ләкин кайчан? Менә бу сорауга җавап бирүче юк иде әле. Әнә шушы билгесезлек эчне пошыра, күңелне талый.
Рус кешесе мондый чакта барыбер башын түбән төшерми. Ул эч пошканда рәхәтләнеп җырлап җибәрә. Белмим, җирдә яшәүче кайсы халык шулкадәр җыр ярата икән? Теләсә нинди хәлдә, теләсә генә нинди вакытта да җырлый ул. Ач булса да, ялангач булса да җырлый, һәм аның нинди матур җырлары бар! Рус кешесе җырлаганда, Себер кырларының чиксез киңлеге, Урал урманнарының шаулавы, елгаларның гөрләп агуы, кар түбәле тауларның горурлыгы күз алдына килеп баса. Син ул җырларда туган йортыңны күрәсең, сөйгән ярыңны очраткан кебек буласың һәм, кайгыңны онытып, шул җырларга үзең дә ирексез кушылып җырлыйсың. Нинди генә җырлар ишетмәдем мин ул чакларда! Җырлар, җырлар, ярый әле сез бар дөньяда! Җырсыз яшәүнең матурлыгы нәрсәдә булыр иде икән? Бәлки, безнең «матурлык» дигән сүзебез дә шул җырлардадыр. Менә хәзер дә баракта кемнәрдер «Сижу за решёткой в темнице сырой…» дип сузып-сузып җырлыйлар. Алар туктау белән, икенче почмакта яңа җыр башлана, һәм көн буена өзлексез җыр моңы агып тора. Ул моң бер ташкын кебек шаулап күтәрелеп китә, иртә белән әкрен генә аккан чишмә тавышы кебек чылтырый.
Җыр тыңлаган саен, иреккә чыгасы килә. Тимерчыбыклы коймаларны кош булып очып үтәсе килә.
Без дүрт иптәш җыр тыңлап утырабыз. Хәтта тиктормас Гриша да уйга бирелгән. Ә Никита авыз эченнән генә үзе җырлый. Панченко тәмам авызын ачып таң калган. Ә мин, үземне онытып, шул җыр моңына ияреп, Идел буйларында йөрим кебек.
Җыр тынып калды. Панченко йокыдан кинәт уянып киткән кебек селкенеп куйды.
– Гарна писня, як украинъска, – диде ул.
– Шулай инде, – диде Гриша, – һәрбер челән үз күлен мактый.
Панченко һич көтмәгәндә бөтен тавышы белән «Реве та стогне Днипр широкий» дигән җырны җырлап җибәрде. Барактагылар барысы да безнең якка карап тыңлап тора башладылар. Панченконың тавышы көчле һәм моңлы иде. Озак та үтмәде, җырчыга башка украиннар да кушылдылар. Моны күргән Панченконың күзләре шатлык белән янып китте. Гүя ул: «Тыңлагыз, начармыни украин җыры?!» – ди иде.
Ләкин җыр кинәт өзелде. Кемдер, баракка кереп, кулы белән кискен ишарә ясады. «Нәрсә булды?» – дип, әсирләр берьюлы тынып калдылар.
Чыннан да, нәрсә булды соң?
«Азат итүче» нең портретыБез, ашыгып, ишегалдына чыктык. Анда безнең барак стенасына бик зур плакат эленгән иде. Плакатка Гитлер портреты төшерелгән һәм астына «Гитлер – азат итүче» дип русча язылган.
Плакатны карарга инде бер төркем әсир җыелып өлгергән. Мин дә килеп туктадым.
Фашистлар үзләренең фюрерларын русларга танытырга телиләр. Бу аңлашыла. Ләкин ни өчен Гитлер – азат итүче? Нәрсәдән азат итте соң ул? Монысы һич аңлашылмый иде.
Безнең алда бу плакат кызыклы карикатурага әйләнде. Үзеннән-үзе бер сорау туа: без үз илебездә азат идек, безне нәрсәдән азат итәргә мөмкин соң? Күрәсең, бу сорауны кемдер бездән дә элегрәк исенә төшергән һәм, башкалар җавап эзләп газапланмасыннар дип, плакат астына зур хәрефләр белән «Икмәктән, иректән, туган илдән» дип өстәп куйган.
– Менә монысы безнеңчә, ичмасам, – ди бер әсир. – Яхшылап кадаклап куярга кирәк, җил кубарып алмасын.
Мин шунда теге яшь художникны күрдем. Ул, алгарак чыгып:
– Шәп төшергәннәр үзен. Гитлерның нәкъ үзенә охшаган бит, – диде.
– Син каян беләсең, әллә күргәнең бармы?
– Һе, «Крокодил» журналында Борис Ефимовның рәсемнәре шуннан бер дә ким булмый торган иде, – диде художник һәм сөйләп китте: – Карагыз, мыегы да шундый ук, чәче дә мыегына төшеп тора, күзләре дә нәкъ үзенеке. Тик биредә буяулары гына матуррак. Ләкин немец художнигы үзенең фюрерын яратып бетерми булса кирәк…
Художникның бу сүзләре безне гаҗәпләндерде.
– Монысын инде арттырып җибәрдең, егет, – диде Гриша, сүзгә кушылып.
– Менә хәзер аңларсың, – дип, художник тагын сүзгә кереште. – Һәрбер рәсемдә идея булырга тиеш. Ә биредә нинди идея чагыла соң? Күрәсеңме, Гитлер камыш урындыкка тотынып тора. Ә камыш ул чыдамлы материал түгел, тиз сына. Бусы – бер дәлил. Икенче дәлил менә мондый: ни өчен Гитлер урындыкка утырмаган, басып тора, урындыгы буш? Чөнки бу рәсемне ясаган вакытта художник уйлаган: барыбер бу урындыкка син утырмассың, дигән.
– Идеяң-мидеяң нәрсә икәнен белмим, ләкин сүзең дөрескә охшый, – диде бер карт әсир. – Тик шулай да митингны ябарга вакыт, – дип, капка ягына таба башы белән ымлап күрсәтте.
Капкадан немец солдатлары кереп киләләр иде.
Без таралыштык.
Плакат әле тагын берничә көн эленеп торды. Немец солдатлары аның белән кызыксынмадылар. Плакат астына язылган рус сүзләрен алар танымыйлар да, аңламыйлар да иде.
Тик немец тәрҗемәчесе килгәч кенә, плакат юкка чыкты. Шунысы кызык: лагерьда моның өчен «тавыш» чыгармадылар. Билгеле, бу безне кызганудан түгел, немецлар иң элек үзләрен кызгандылар. Әгәр плакат шул язылган сүзләр белән фюрерның үз кулына барып эләксә, Гитлер лагерь комендантын, тотып, иң биек агачка астырган булыр иде. Солдатларын сугышка озатырга кушар иде.
Шулай да немецлар моны онытмадылар. Беркөнне алар, бик күбәүләп лагерьга кереп, барыбызны да бараклардан куып чыгардылар. Чыкканда, әсирләргә камчы белән яки бил каешының тимерле башы белән сугып тордылар. Яңадан баракка куып керткәндә дә шуны ук кабатладылар. Ул көнне башлары тишелгән, битләренә яра эзе төшкән әсирләрнең саны байтак булды.
Бу безнең өчен яңалык түгел иде.
«Алты аяклы фашист»Безнең инде ничә ай буена мунча кергәнебез юк. Бу турыда «культуралы Германия» командованиесе уйлап та карамый. Тәннәребез керләнде. Лагерьда кул юарга да су табып булмый. Шуны күрә торып, лагерь коменданты оятсыз рәвештә безне «культурасызлар» ди иде. Кемнең культурасыз булганлыгы безгә, әлбәттә, ачыграк күренә иде.
Без шушы авыр шартларда да бит-кулларыбызны кар белән булса да юа идек. Без чиста йөрергә тырышып карадык. Ләкин бәхетсезлек үзенекен итте. Лагерьны бет басты. Мин лагерьны дип әйттем, һәм бу арттыру түгел. Барак идәннәрендә дә, стеналарында да бет үрмәли иде.
Бервакыт бер әсир гимнастёркасын, салып, идән уртасына ташлады да:
– Карагыз, фокус күрсәтәм, хәзер күлмәк үзе йөри башлый, – диде.
Һәм, чыннан да, күлмәк җанлы нәрсә кебек селкенә башлады. Күлмәкне шулай «алты аяклы фашист» йөртә иде. Берәү исә тагын да кызыграк әйтте.
– Үз бетең әле җайлап кына, авырттырмый гына тешли, күрше бете әллә каян сизелеп тора. Тән буйлап алаша кебек йөгерә, малай. Ә фашист бете ничек тешли икән? – дип көлеп җибәрде ул.
Язарга уңайсыз булса да, мин бу турыда да әйтмичә кала алмыйм. Фашизм безне беттән дә талатып үтерергә кереште. Әлбәттә, немецлар бет белән авыру тараласын да бик яхшы беләләр, һәм алар шуны телиләр иде. Бу хәлне башкача аңлатырга мөмкин түгел! Кешелек дөньясы бары шуның өчен генә дә фашизмның йөзенә төкерергә хаклы.
«Алты аяклы фашист» ка утырып, лагерьга тиф эпидемиясе килеп керде. Әсирләр арасында авыру күзгә күренеп җәелә башлады. Үлүчеләр саны тагын артты. Бу куркыныч безнең өчен җирдә иң соңгысы иде. Безнең баш турыбызда үлем үзенең соңгы карарын укыды. Без, һичшиксез, үлемгә хөкем ителгән идек. Һәркем бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса берсекөнгә үзенең соңгы сәгатен көтеп йөри башлады.
Кайбер иптәшләрне сагыш бөтенләй хәлдән тайдырды. Алар тагын да боега төштеләр, кайгыра башладылар.
– Фронтта да, бәлки, үләр идек, монда да исән калып булмас, – дип, баланда алудан да баш тарта торган булдылар һәм, әле тиф килеп җиткәнче үк, шешенеп үлә башладылар. Бу фетнәдән кешеләрне коткарырга ашыгыч ярдәм кирәк иде.
Бу ярдәмне безгә кем күрсәтсен? Борисов шәһәрендә яшәүче гражданнар безнең авыр хәлне ишеткәннәр һәм, лагерь комендантына килеп, әсирләргә ярдәм күрсәтергә үтенеп сораганнар. Комендант рөхсәт итмәгән. Хәтта гражданнар үзләренең соңгы азыкларын китереп, авыру әсирләргә тапшыруны үтенгәннәр. Барыбер рөхсәт итмәгән. Шуннан соң да фашист үзен гаепсез дип әйтә алырмы?
Мин, бераз читкә тайпылып, бер нәрсәне искә төшереп узмакчы булам.
Моннан күп еллар элек Нюрнбергта фашист башлыкларына суд булды. Аларның күбесе тиешле җәзаны алдылар. Ләкин әле фашизм өстендә кара тап ята. Кешеләргә күрсәткән газаплары өчен фашизм тагын йөз ел узгач та гаепле булып саналырга тиеш. Бу җинаять мәңге юылмас.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.