Текст книги "Яшəү белəн үлем арасында"
Автор книги: Набиулла Давлетшин
Жанр: Советская литература, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 17 страниц)
Бер ай узды. Германиядә җәй башланып килә. Көннәр җылытып җибәрде. Без язны күрмәдек. Безнең лагерь тирәсендә шул ук соры таулар, шул ук наратлар күренә. Әйтерсең биредә һава һаман бертөрле генә булып тора. Безгә бары тик кояш кына елмаеп карый. Ул гына безне белә кебек, безне җылыта, иркәли кебек.
Безне һәр көнне тау буена таш чыгарырга алып баралар. Ә кичен без үзебез ваткан шул ташларны җилкәләребезгә күтәреп алып кайтабыз. Биредән аларны, машиналарга төяп, каядыр озаталар.
Күп әсирләрнең куллары яргаланып бетте. Беләкләр шешеп чыкты.
Бу урында шуны да әйтергә тиешмен: безгә Германиядә сабын бирмиләр иде. Без кулларыбызны ком белән ышкып юа идек. Бу яргаланган кулларны тагын да авырттыра, шештерә иде.
Володя, миңа карап:
– Син бик ябыктың, – ди торган иде.
Ә миңа исә Володя миннән дә ябыграк шикелле күренә иде.
Безнең өстебездәге киемнәр ертылып төште. Ямарга энә, җеп юк. Хәер, теткәләнеп беткән киемне инде ямарлык та түгел иде.
Фронт хәбәрләрен инде күптән ишеткәнебез юк. Бу безне барысыннан да ныграк борчый.
Беркөнне безне эшкә алып чыкмадылар. Гадәттәгечә, иртән безнең янга немецлар керде. Аларның кулларында чәч алу машиналары һәм кайчылар бар иде.
«Тагын нәрсә булыр икән?» – дип, без бер-беребезгә караша башладык. Тик беркем дә бернәрсә дә белми иде әле.
Немецлар чәч ала белгән кешеләрне чакырдылар. Парикмахерлар тиз табылды, һәм бераздан соң бөтен баракларда чәч алу, сакал кыру башланды.
Бу хәл лагерьга җанлылык кертеп җибәрде. Ниндидер бер зур эш көтелә кебек иде.
Әсирләр моның сәбәбен белергә тырышып, төрлечә юрап карадылар.
– Юкка түгел, егетләр, бу. Мөгаен, безнекеләр немецларга нота биргәннәрдер…
– Бәлки, сугыш беткәндер.
– Юк, анысы ук булмас, безнекеләр фашистның сабагын укыталардыр… Вот что!
– Да, бу, пожалуй, дөрестер, – ди Володя. Ә үзе миңа карый.
Минем чәч алынган, сакал кырылган. Мөгаен, мин бик сәер булып күренгәнмендер. Чәчләрне алгач, без тагын да ябыграк булып калдык. Күп кенә «картлач» булып күренгән кешеләр машинкадан соң яшь егеткә әйләнделәр. Ике сәгать эчендә лагерь яшәрде.
Немецларның бу «кайгыртулары» турында тагын бик күп сүзләр булды. Тик көн ахырына гына барысы да ачыкланды.
Чәчләр алынып беткәч, безне яңадан сафка тезделәр. Күлмәкләрне салырга куштылар. Комендант һәм берничә немец строй буйлап йөри башладылар. Һәрбер әсир янына тукталып, аны җентекләп карап чыгалар. Әгәр әсирнең башында берәр чәч бөртеге утырып калган булса, шунда ук, бензинка кабызып, ут төртәләр. Үзләре шаркылдап көләләр. Ә комендант:
– Русски некс культура, – дип, әсирнең маңгаена төртеп китә.
«Тикшерү» узганнан соң, безне лагерьның бер очындагы озын итеп салынган таш баракка алып килделәр. Бишәр кешене санап, ишектән эчкә кертә башладылар. Барлык киемнәрне салырга куштылар. Аннан тагын бер ишек ачылды. Шунда гына без немец мунчасына кергәнебезне белдек. Мунча дигәннәре, ни өчендер, салкын иде. Шунысы сәер: биредә таз яки ләгән ише савыт күренми, душ краннары да юк.
Бер немец стенада эленеп торган брандспойт көпшәсен кулына алды, икенчесе кранны ачты. Безнең өстебезгә боз кебек салкын су килеп бәрелде. Күбебез аяктан егылды. Немец әсирләрне, су аттырып, таш идән буйлап куып йөртә башлады. Сөяккә генә калган кешеләр, йомычка кебек, идәндә шуышалар.
Каршы яктагы ишектән безне тагын бер бүлмәгә чыгардылар. Идән уртасында утын пүләннәре кебек агач башмаклар өелеп ята. Икенче өемдә төрле-төрле төстәге пиджаклар, чалбарлар. Димәк, безне немецлар «Европа формасында» киендерергә уйлаганнар…
Дөрестән дә, һәр кешегә берәр пар агач ката, берәр чалбар, берәр пиджак һәм һәркемгә берәр түбәтәй сыман баш киемнәре бирделәр.
Киенештек. Хәзер инде без бер-беребезне дә танымас булдык. Күз алдыгызга китерегез: аякта агач ката, өстә кайсыдыр гасырда Голландия солдатлары кигән зур җиз төймәле, арттан киң ермалы якасыз күксел пиджак; тар гына балаклы, капчык кебек салынып торган төпле ямь-яшел чалбар, башта кара төстәге француз түбәтәе.
Әлегә кадәр, менә шушы көнгә кадәр, без үз киемнәребез белән йөрдек. Ят илдә без иң элек шушы рус киеме белән алардан аерылып тора идек. Безгә кем генә караса да, «әнә руслар» дип әйтә иде. Бу күңелгә горурлык бирә, һәм без үзебезнең бу җирдә чит кеше икәнебезне рәхәтләнеп хис итә идек.
Ә хәзер без кемнәр? Кемгә охшыйбыз? Чит кеше, бу киемгә карап, безнең милләтебезне ничек аерсын?
Ә безнең менә шушы «әллә кемнәр» буласыбыз килми иде. Дөрес, безнең үз киемнәребез тетелеп бетте. Ләкин ул безнең үз киемнәребез иде, туган ил турында соңгы истәлек иде. Без ул кием белән сугыш уты аша уздык. Аларга тир һәм дары исе сеңгән. Фәкать шушы киемнәр генә безне әлегә кадәр үлемнән саклап килде кебек. Ул киемнәргә тагылган йолдызлы төймәләр генә дә безнең өчен ни тора! Ә хәзер безнең шул киемнәребезне салды– рып алдылар. Солдат өчен иң авыр, хурлыклы сәгать иде бу.
Көчләп кидергән «яңа» кием безне әлегә кадәр планетада яшәмәгән яңа җан ияләренә охшата. Иң гаҗәбе, әйтер идем, иң кабахәте агач башмаклар иде. Ул башмакларны кигәч, җирдән аерылгандай булдык. Аяклар басып торган туфракны сизми, бер генә адым атладың исә, егылып китәсең кебек.
Башмаклар каен агачыннан уелып ясалган. Алар барысы да бертөрле, бер зурлыкта. Башлары очланып, өскә күтәрелеп тора. Аслары җәйпәк. Бер карасаң, бу агач пүләннәр кечкенә генә көймәгә охшыйлар иде.
Бәлки, шуңа күрә булса кирәк, безнең бер иптәшебез:
– Болар белән суда йөзәргә шәптер, – диде.
– Шәп булмаган кая, су күрүең булыр, төпкә китүең булыр, – дип, икенче берәү башмакларын таш идәнгә суккалап алды. – Берсе-берсе икешәр кило булыр, валлаһи, – диде ул, борчылып.
Володя башмакларны әйләндереп-әйләндереп карады.
– Йә, ничегрәк соң? – дидем мин аңа.
– Икесеннән бер кочак утын чыгар иде, – дип, ул башмакларны теләр-теләмәс кенә кия башлады. Аның аяклары кечкенә, ул башмакларны алга каратып та, артка каратып та кия ала иде.
Башмакларны бау белән аякларга ныгытып бәйләдек. Хәзер инде йөрергә өйрәнергә калды. Монысы тагын да авыррак эш булып чыкты. Башмаклар беренче атлауда ук аяк сыртын кыра башладылар. Шуңа күрә тезләрне бөкмичә атларга, аяк бармаклары белән башмакны күтәреп басарга кирәк иде. Дөресен генә әйткәндә, болар чын мәгънәсендә агач богаулар иде. Тик алар тимер богаулардан да авыррак һәм җайсызрак дип әйтсәң, хата булмас. Шулчакта, Германиянең йөзенә карап:
– Германия, шушымы синең даның? – дип кычкырасы килә иде.
– Егетләр, бу башмакларның беренче сорты да буламы икән? – диде берәү.
Бу бер мәзәкче булгандыр, мөгаен. Аның сүзләрен күп әсир ишетми калды. Бүлмәне таш идәнгә шак-шок баскан агач башмак тавышы яңгырата иде.
Шулчак кулына сары буяу һәм калайдан ясаган трафарет тоткан бер немец килеп керде. Безне стройга тезеп куйды һәм трафарет аша сары буяу сөртеп, безнең күкрәкләребезгә, аркаларыбызга, баш киемнәребезгә, хәтта чалбарларга да «SU» дигән ике хәреф төшереп чыкты. Бу безнеңчә «Советлар Союзы» дигән сүз иде.
– Менә монысы ярый, – диде Володя һәм, немецтан буяу алып, хәрефләрне тагын да ачыграк итеп язды.
Немец моңа гаҗәпләнеп карап торды. Бәлки, ул, үзенчә, бу сүзләрне җинаятьче тамгасы дип уйлагандыр. Ләкин безнең өчен ул «туган ил» дигән иң изге, иң бөек сүз иде. Бу сүзләр безнең күкрәкләрдә булганда, теләсә генә нинди кием кигән булсак та, безнең кем икәнлегебез ерактан күренеп тора. «Без – Россия уллары!» – дип әйтә иде бу ике хәреф! Һәркем, шул ике сүзне укып, «әсирләр» дип уйлаудан да элегрәк, «руслар» дип, безнең чын үз исемебезне белә ала. Дошман илендә бу исем безгә тагын да кадерлерәк иде.
Мин беләм: Володя шулай уйлый.
Аның күкрәгендәге хәрефләр тагын да матуррак булып күренәләр. Володя, аларга карап, ниндидер бер шатлык кичерә. Аның йөзе яктырган, күзләре елмая. Ул хәзер, бер дә авырсынмыйча, бәлки, немецларның үзләреннән дә остарак итеп:
– Гут, гут, – ди.
Узган гасыр белән очрашуБезне тагын стройга тезделәр. Лагерьда комендант күренде.
Кемдер:
– Газраил парад карарга килә, – диде.
Стройда пырхылдап көлеп җибәрделәр.
Көлмәслек тә түгел иде. Аякларына агач башмаклар, өсләренә яшелле-зәңгәрле киемнәр кигән меңләгән кешене күз алдына китерегез. Кайберәүләрнең куллары җиң эченнән бөтенләй күренми, чалбарлары җиргә кадәр салынып төшкән. Ә кайберәүләрнең җиңнәре терсәктән. Бу «мундир» берәүләрне бик кечкенә, ә берәүләрне гайре озын итеп күрсәтә. Читтән караганда гаҗәп бер тамаша иде бу.
Комендант килеп җитәрәк, солдатлар строй буйлап кабаланып йөри башладылар. Алар безнең стройны «кыл» өстенә бастырып тигезләргә телиләр иде булса кирәк. Нәрсә әйтсәң дә, хәрби кешеләр ич! Бер ефрейтор, ян-якка чыгып, иелә-иелә, башмак очларын тикшерде. Аяклар тигез басып торамы, янәсе. Бер солдат кулындагы таягы белән безнең күкрәкләрне сыпырып узды, үзе:
– Дисциплина, дисциплина! – дип мыгырдана иде.
Комендант строй алдына килеп басты.
– Ахтунг! – дигән команда ишетелде.
Комендант, уң кулын биленә куеп, башын әле бер якка, әле икенче якка боргалап, стройны карап чыкты. Ул, чыннан да, үзен зур мәйданда хәрби парад кабул иткән генерал кебек бик горур тота иде.
Аның шул кыяфәтен көзгедә күрсәтәсе иде. Мөгаен, оятыннан үзе дә кызарыр иде… Ләкин кызарыр идеме икән?! Моны сизәр өчен намус кирәк. Ә бу газраилдә намус күптән качкан. Аның урынын вәхшилек алган, һәм хәзер менә шул вәхшилек кысык күзләр аша безгә карап тора. Авызы ачылганда, аның сөңге шикелле үткен тешләре күренеп кала. Ул кемнедер өзгәләп ташларга җыенган кебек.
Комендант кулындагы кара папканы ачты һәм, бармагы белән ишарә итеп, үз янына тәрҗемәчене чакырды.
Тәрҗемәче, комендант алдына килеп, кәкре шәм кебек катып калды.
Комендант, нәрсәдер әйтеп, аңа папкасыннан бер кәгазь чыгарып бирде.
Тәрҗемәче, шул кәгазьне тотып, строй алдына тагын да якынрак килде, карлыккан тавыш белән укырга кереште. Кәгазь рус телендә язылган иде.
– Сез, – дип башлады тәрҗемәче, – бүген авылларга эшкә җибәреләсез. Германия хәрби командованиесе сезне түбәндәге тәртип белән таныштыруны кирәк дип таба һәм хәрби әсирләргә биредә язылганны үтәргә куша…
Тәрҗемәче тамагын кырып алды да укуын дәвам итте:
– Хәрби рус әсирләре Германиядә рейх законнарына гына буйсыналар. Немец солдатларының барлык кушкан эшләрен үтиләр. Рус әсирләре урамда немец солдатын очраткан вакытта, туктап, честь бирәләр.
Тәрҗемәче, монысына тагын да ныграк игътибар иттерергә теләп, ахры, үз сүзләре белән дә өстәп әйтүне кирәк тапты.
– Әйе, әйе, – диде ул, – уң кулын югары күтәреп, честь бирәләр, аңлыйсызмы, честь бирәләр! Немец солдаты – җиңүче, рус аңа дан китерергә тиеш.
Тәрҗемәче бераз туктап торды. Комендант сәгатенә карады һәм нәрсәдер кычкырды. Аңлашылганча, ул тәрҗемәчегә тизрәк укырга куша иде.
Тәрҗемәче инде бу юлы шактый тиз укый башлады:
– Рус әсирләре немецлардан бернәрсә дә алмыйлар, үзләре дә бернәрсә бирмиләр. Немецлар белән сөйләшү тыела. Әгәр әсир бу законны боза икән, хәрби трибуналга бирелә һәм ун елга төрмәгә ябыла. Әгәр рус әсире немец хатын-кызы белән якын мөгамәләгә керсә, андый әсир шул көнне үк үлемгә хөкем ителә…
Лагерь капкасы янына йөк машиналары килеп туктады. Безне, утызар-утызар кеше санап, шул машиналарга утырттылар һәм каядыр алып киттеләр. Юл башта тауны урап узды һәм түбәнгә таба төшә башлады. Без, түбәнгә төшкән саен, җиргә якынаябыз кебек. Безнең алда дөнья киңәя бара, һава да җылына бара. Менә инде алма бакчалары. Әнә яшел кырлар. Әнә кечкенә-кечкенә генә немец авыллары, чиркәү манаралары күренә. Лагерьдан соң безгә бу дөнья яңа булып тоелды. Биредә матур. Ләкин бу безнең туган илебез түгел иде шул. Бу күренешләр туган-үскән җирләрне генә искә төшерәләр, җанга рәхәт бирмиләр.
Без кечкенә генә тимер юл станциясенә килеп җиттек. Станциядә безне вагоннар көтеп тора иде.
Безне шул вагоннарга алтмышар кеше санап утырттылар, һәм тиз арада поезд кузгалып та китте.
Володя вагон ишегеннән Германия кырларын карап бара. Ул, кайчак сокланып: «Их!» – дип кычкырып куя. Күрәсең, яшь художник, кырлардагы бу яшел, сары, зәңгәр төсләрне күреп, үзенең буяуларын сагына иде. Күпләр аның кем икәнен белмиләр, ә мин үз дустымның йөрәк тибешен аңлый идем.
Безнең белән вагонда унлап немец бара. Аларның кулларында мылтыклар. Болары – гади солдатлар. Без аларны беренче мәртәбә күрәбез әле. Ләкин безнең өчен барыбер. Аңа карап, безнең хәл үзгәрми. Бәлки, бу сакчылар тагын да усалрак булырлар, кем белсен…
Поезд туктады һәм бик тиз китеп тә барды. Безнең вагон станциядә торып калды. Без ниндидер авылга килеп җиткәнбез һәм шунда эшләргә тиешбез икән.
Мин, вагоннан чыгышлый ук, вокзал фасадына язып куйган «Грозумштат» дигән сүзне укыдым. Бу шул авылның исеме иде.
Авыл шактый зур. Дөресрәге, кечкенә шәһәрне хәтерләтә. Өйләре барысы да диярлек таш, икешәр һәм өчәр катлы. Чирәп түбәләр өйнең үзеннән дә биегрәк итеп эшләнгән. Готик стиль дигәннәре шулдыр инде дип уйлап алдым мин.
Безне авыл уртасындагы зур урамнан алып киттеләр. Без як-ягыбызга карана-карана атлыйбыз. Агач башмаклар, асфальт юлга тиеп, шак-шок итәләр. Башмак белән әле рәтләп йөри дә белмибез. Бер аяк атлаганда, ике тавыш чыга. Иң элек башмакның очы таш юлга бәрелә, аннан соң табан килеп төшә. Шул уңайга гәүдәләр бер алга, бер артка чайкала.
Безнең килүне авылда белеп торганнар булса кирәк. Капка төпләрендә төркем-төркем немецлар басып тора. Кызлар, тәрәзәләрдән башларын тыгып, солдатларга елмаялар. Солдатлар, узып барышлый, аларга кул болгыйлар. Балалар безнең строй тирәсендә йөгерешәләр, нәрсәдер кычкыралар. Кыскасы, немец авылы, үз урамында рус әсирләрен күреп, тәмам тантана төсен алды. Әмма кайбер йортларда бу тантана күпкә бармагандыр. Бәлки, нәкъ шул сәгатьтә, шул авылда берәрсенә почтальон хат китергәндер, ә хатта шул авылда кайчандыр гомер иткән кешенең Россия кырында, сугышта һәлак булуы яки билгесез югалуы турында хәбәр булгандыр. Ул немец, көлүеннән кинәт туктап, күзләрен яулык белән каплагандыр. Сугыш көннәрендә язмыш шундый була ул!
Безне соры таштан салынган ике катлы бина янына китереп туктаттылар. Йорт тыштан матур иде. Тәрәзәләре зур, өлгеләре сырлап ясалган.
– Неужели, без шунда яшәрбез икән? – диде кемдер.
Без беркадәр аптырашта калдык.
Әкрен генә авыр тимер капка ачылды. Аннан тагын берни– чә немец солдаты чыкты. Бик юаны фельдфебель иде. Ул, бик каты кычкырып, нәрсәдер әйтте. Ике солдат, капка төбенә басып, безне берәм-берәм санап, йорт эченә үткәрә башладылар.
Без тар гына туннель аша уздык һәм тирәсе биек таш койма белән уралган кысан гына ишегалдына килеп чыктык. Биредә авыр дым исе килә, хәтта салкын бәреп тора. Кояш бу таш базга бары көн уртасында гына карый, ахры. Без күргән матур бина бөтенләй читтә булып чыкты.
Безнең бер иптәшебез тирә-якка каранды да:
– Тыштан оҗмах, эчтән төрмә икән бу, – диде.
Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде. Кинәт йортка бер төркем немецлар килеп керде. Зур-зур гәүдәле, кып-кызыл чырайлы, барысы да бер төслерәк киенгән: башларында эшләпә, өсләрендә калын драп пиджаклар, кайберләренең жилет кесәләреннән сәгать чылбырлары күренә; бу симез кешеләрнең кыяфәтләре үк авыл байлары икәнне әйтеп тора.
Фельдфебель, башын ия-ия, хуҗаларны каршылады. Аннары, бармагы белән безгә төртеп күрсәтә-күрсәтә, нәрсәдер сөйләргә кереште. Кулындагы папканы ачып, ниндидер язулар чыгарды. Язуларның берсе ялгыш җиргә төшеп китте. Мин шунда аның лагерьда безгә тутырылган карточка икәнен күреп калдым. Бер немец бае ул карточканы иелеп алды һәм, бераз карап торгач:
– Жарков Володя, – дип кычкырды.
Володя:
– Я, – диде.
Биредә русча «я» дигән сүз бик урынлы туры килде.
Ул немецча «әйе» дигән сүз иде.
Немец Володя каршына килеп басты һәм юан куллары бе– лән аның җилкә сөякләрен тотып карады. Аннары баштанаяк карап чыкты. Ләкин Володя байга ошамады бугай. Немец башын селкеп куйды һәм карточканы кире фельдфебельгә бирде. Бу әсир көчсез, эшкә ярамас дип уйлады булса кирәк.
Немец строй буйлап китте. Ул янәшә басып торган озын буйлы ике әсир янына килеп туктады. Карап торды. Аларның иңбашларын капшады. Аннары фельдфебельгә нәрсәдер әйтте. Фельдфебель, папканы ачып, тагын карточкаларны актарды һәм:
– Яволь, һер шеф! – дип, хуҗага честь бирде.
Хуҗа бу ике әсирне стройдан тартып алга чыгарды, үзе, читкә китеп, урындыкка утырды да озын трубкасын авызына капты.
Фельдфебель бу ике әсиргә немецча нәрсәдер сөйләргә кереште. Алар бу сүзләрне аңламыйлар иде, билгеле. Ләкин без нәрсә буласын сизенгән идек. Немец байлары безне эшкә алалар. Хәзер чын мәгънәсе белән коллык башлана!
Безгә, совет кешеләренә, тел белән генә әйтеп бирә алмаслык хурлык иде бу.
Кайчандыр, әле узган гасырда, Россиядә колларны шулай тәннәрен капшап сайлап алганнар. Россиядә ул чор узган инде. Ә без биредә хәзерге көндә шушы узган чор белән яңадан очраштык.
Шулай итеп, немец байлары безне берәмләп тә, икешәрләп тә сайлап алып бетерделәр. Буйга кечкенә һәм ябыграк әсирләр башта немецларга бик үк ошап җитмәсәләр дә, соңга таба аларга да хуҗалар табылды.
Володяны гади генә киенгән бер карт немец алды.
– Күрәсең, бусы ярлы бай, ахры, – дип, Володя көлеп куйды. Карт немец, аңа карап, нигәдер елмайды. Володяның җилкәсенә йомшак кына итеп кагып алды да:
– Юнг, – диде.
Бу карт немец, ни өчендер, яхшы кеше булырга тиеш төсле иде. Аның йөзе җыерчыкланып беткән, чәчләре агарган, дөнья күргән кеше булса кирәк.
Ишегалдына бер яшь кенә хатын килеп керде. Аның сап-сары чәче баш түбәсенә җыйнак кына итеп урап куелган. Буйга уртача булса да, озын күлмәге, биек үкчәле туфлиләре бу ханымны нечкә билле, зифа буйлы итеп күрсәтә. Ерактан ул шактый матур кебек. Якыннан карагач, бу төс кинәт югала: хатынның күзләре зур, күз кабаклары бертуктаусыз ачылып-йомылып торалар. Тик кеше белән сөйләшкәндә генә, ул күзләрен һич йоммыйча кадалып карый. Шул вакытта аның күзләре курчакныкы кебек пыяла күзләргә охшап китәләр.
Хуҗалар, бу ханымны күреп, аңа карап, бик төче елмаешып алдылар һәм:
– Гутен таг, гутен таг, – диештеләр.
Фельдфебель ашыгып аңа таба атлады, нәрсәдер сөйләргә кереште. Хатын аны тыңларга теләмәде. Ул туп-туры безнең строй буйлап китте. Менә озын буйлы ике әсир янына килеп туктады да, бармагы белән төртеп, фельдфебельгә нәрсәдер әйтте.
Читтә трубкасын кабып утырган юан немец урыныннан сикереп торды һәм, хатын янына килеп, эре генә, хәтта беркадәр масая төшеп:
– Маен, – диде.
Хатын юан немецка усал итеп карап алды, ләкин дәшмәде. Бары тик фельдфебельгә генә, бармак янап, нәрсәдер әйтте. Янәсе, мин килгәнче, иң көчлеләрен өләшеп бетергәнсез. Ә миңа җыен ни җиттеләре генә калган…
Фельдфебель, тавышын йомшарта төшеп, хатынны тынычландырырга теләде булса кирәк. Ул хатынны безнең янга ияртеп килде.
Немец хатыны минем алдыма килеп тукталып калды. Инде миңа чират җитте дип уйладым мин. Ул мине баштанаяк карап чыкты. Кулларыма күз ташлады. Аннары фельдфебельгә борылып, минем карточкамны сорап алды. Күрәсең, ул минем яшем, һөнәрем белән дә кызыксына иде.
– Гут, – диде хатын һәм миңа пыяла күзләре белән текәлеп торды да: – Их бин фрау Якоп, – диде.
Бу аның: «Мин фрау Якоп буламын», – дип әйтүе иде.
Хуҗалар өйләренә кайтып киттеләр. Инде кич булып килә иде. Безне тар гына ишектән бер бинага алып керделәр. Бу рәшәткә тәрәзәле шактый зур бүлмә иде. Тәрәзәләрдән бары өй стеналары гына күренә. Бүлмәдә ике катлы агач нарлар куелган. Бер читтә озын өстәл һәм берничә урындык та бар.
– Биредә тыныч, – диде кемдер һәм нарга – йомычка тутырылган матрац өстенә сузылып ятты.
Бүлмәгә фельдфебель һәм тагын берничә солдат килеп керде. Алар безне тагын санап чыктылар. Бер әсир фельдфебельгә ашау турында исенә төшерде. Фельдфебель күп уйлап тормады:
– Морген, – диде һәм, ишек төбенә басып, тагын безгә бер карап алды да: – Альзо, гутен нахт, – дип чыгып китте.
Ишек ябылды, йозак шалтырады, бүлмә тып-тын булып калды.
Фрау ЯкопМин ниндидер көчле гөрелдәү тавышына уянып киттем. Башта бик еракта ишетелгән бу гөрелдәү якынлаша башлады. Кинәт, бөтен авылны сискәндереп, сирена улап җибәрде. Мин күзләремне ачтым. Бүлмәдә караңгы. Авыл өстеннән бомбовозлар оча. Башкалар да уяндылар. Кемдер ыңгырашып куйды, кемдер тирән итеп көрсенде.
– Англичаннар булса кирәк, – диде берәү караңгы почмактан.
– Точно, алар! – дип, кемдер аның сүзләрен раслады.
Без тынып калдык. Бомба шартлавын көттек. Ләкин бомбовозлар гөрелдәве ераклаша бара һәм инде бөтенләй ишетелми башлады.
– Киттеләр, – диде Володя.
– Берлинга «бүләк» илтәләр булыр.
– Бәлки, алар, ул бүләкләрне тиешле җиргә тапшырып, туган илләренә кайтып баралардыр…
Без артык сөйләшмәдек. Инде безне йокы да алмады.
Мин уйга калдым. Без Германиянең кайсы җирендә яшибез соң? Бу сорау мине инде күптән борчый. Берлин кайсы якта? Биредән качарга мөмкинме? Мин шул сорауларга җавап эзлим. Тик күңел бер генә сорауга да җавап бирми. Әсир өчен бу – иң-иң авыр вакыт. Андый чакта тоткын үзен тирән баз төбенә ташланган кебек хис итә. Мин дә шул баз төбендә ята идем кебек.
Кинәт авыл өстендә чаң тавышы чыңлады. Чиркәү манарасындагы сәгать алтыны сукты.
Безнең бүлмәнең тәрәзә капкачлары ачылып китте, кечкенә генә рәшәткәле өлгеләрдән бүлмәгә таң яктысы сузылып төште.
Безне ишегалдына чыгардылар. Фельдфебель кулындагы исемлек буенча безне стройга тезә башлады. Тик аның исемлегендә безнең фамилияләр түгел, хуҗалар исеме язылган иде.
Фельдфебель:
– Фрау Якоп, – диде.
Мин стройга бастым. Минем янга тагын дүрт әсир тезелде. Солдат мылтык затворын шалтыратып алды да:
– Марш, марш! – дип, безне урамга алып чыгып китте.
Менә без бер йорт янына килеп туктадык. Капка төбендә теге юан немец басып тора иде. Солдат ике әсирне аңа биреп калдырды. Безне тагын урам буйлап алып китте. Менә без тагын бер йорт каршына килеп җиттек. Биредә безне фрау Якоп каршылады. Мин бу йортта калдым.
Фрау Якоп мине өйгә алып керде. Алгы бүлмәдә урындык күрсәтеп, миңа утырырга кушты.
Үзе:
– Карл, Карл! – дип, кемнедер чакыра башлады.
Ишек ачылды, аннан унике-унөч яшьләрендәге бер малай килеп чыкты. Фрау Якоп аңа, мине күрсәтеп, нәрсәдер сөйләде. Малай миңа бик усал итеп карап торды. Ул сөзәргә җыенган кәҗә бәтиенә охшый иде. Мин исә, аңа карап: «Менә кечкенә фашист», – дип уйладым. Малайның муенында кара галстук, билендә кечкенә генә кылыч иде. Күлмәк җиңенә ниндидер билгеләр тегелгән. Күрәсең, бу Германиядә фашистик балалар оешмасы– ның кием формасы иде.
Фрау Якоп, бармагы белән аңа күрсәтеп:
– Клейн шеф, Карл, – диде.
Без таныштык.
Шуннан соң фрау өстәл янына килде дә, гармун мехына охшаган бер агач тартманы ачып, икмәк сыныгы алды. Аңа пычак йөзе белән маргарин якты. Соңыннан маргаринны икмәк өстеннән сыпырып җыеп алды да савытка кире салды. Бер чәйнектән зур калай кружкага шапырдатып кофе агызды. Бу миңа иртәнге аш иде.
Мин ашарга керештем. Фрау Якоп белән кечкенә Карл мине күзәтеп тора башладылар. Икмәк бик тиз бетте. Ә кофены мин эчеп бетерә алмадым. Кофеның шикәре дә, сөте дә юк иде.
Фрау Якоп моны күреп бераз борчылды, ул миңа нәрсәдер сөйләде. Минем аңлавымча, Фрау кофеның кешегә бик файдалы икәнен әйтергә тырышты.
Мин аңа:
– Данке, – дидем.
Сүз шуның белән бетте. Без ишегалдына чыктык. Фрау Якоп миңа көрәк бирде, ике чиләк тоттырды. Шулвакыт ишегалдында тагын бер шактый карт немец күренде. Без өчәү урамга чыктык. Алар тротуар буйлап киттеләр. Миңа урам уртасыннан барырга куштылар. Германиядә әсирләргә тротуардан йөрү тыела иде.
Без бик тиз авыл читенә чыгып җиттек. Биредә немецларның яшелчә бакчалары. Бакчалар бик матур рәшәткәле коймалар белән тотып алынган. Кечкенә генә капкаларны үрмә гөлләр бизәп тора. Немецлар яшелчәне яратып үстерәләр, күрәсең. Бакчалардагы пөхтә тәртип шул турыда сөйли иде.
Безнең юл бакчалар буйлап китте.
Мин тирә-якка каранып барам. Юлның икенче ягында иген кырлары күренә. Анда-санда өчәр-дүртәр өйле кечкенә генә авыллар яшел бакчалар эченә күмелеп утыралар. Сирәк-мирәк кенә тургай җыры ишетелеп куя. Тагын ераграк күз төшерсәң, зәңгәр һавада йөзеп барган кебек, кечкенә генә таучыклар күренә.
Бу Германиянең кайсы ягы икән? Биредәге матур табигатькә караганда, бу Германиянең иң бай җире булса кирәк.
Менә без, киң асфальт юлны үтеп, сул якка борылдык. Юл икегә аерылып китә. Һәм нәкъ шул урында ике баганага юл күрсәткечләр кадакланып куелган. Берсендә «Дармштат» дип язылган иде. Икенче баганада «Франкфурт ам Майне» дигән сүзләр күзләремә чалынып калды. Димәк, бу юллар шул шәһәрләргә бара.
Мин Германия картасын күз алдыма китерергә тырыштым. Ни кызганыч: мин аны бик начар белә идем. Шулай да Майн елгасы истә калган. Ул – Германиядә кечкенә генә бер елга. Шулай да Майн елгасының Франция чигенә якын икәнлеген дә хәтерли идем мин. Хәзер инде Германиянең кайсы җиренә басып баруым миңа билгеле булды.
Димәк, без Франция чигеннән ерак түгел. «Кайларда насыйп булган икән!» – дип, авыр көрсендем мин. Биредән качу турында уйларга да туры килми. Безне бу киемнәребез белән өч яшьлек бала да таный. Тел белмәгән килеш, бу якларны әле беренче мәртәбә генә күргән хәлдә, ничек качасың? Сиңа биредә кем булышыр?
Фашист моны нык исәпкә алган. Аның безне Франция чигенә үк китереп ташлавы очраклы хәл түгел. Биредә хәзер Германиянең иң тыныч һәм куркынычсыз почмагы. Шуңа күрә ул безне «иреккә» чыгарды. Хәзер минем янда бер сакчы да юк. Мин хәзер әсир һәм немец хатынының ялчысы. Ләкин бу «ирек» миңа көндез генә биреләчәк. Кичен мине немец солдаты яңадан теге таш базга алып китәчәк. Һәм төн буена ишек төбендә сакчы торачак.
Фрау Якоп һәм карт немец кызу-кызу нәрсә турындадыр гәпләшеп баралар, миңа карап-карап алалар. Миңа бер сүз дә катмыйлар. Аларның авызыннан мин «Русланд», «Москау», «Минск», «Шталинград» дигән сүзләрне бик еш ишетеп калам. Күрәсең, алар безнең ил турында сөйләшәләр.
Без шактый озак бардык. Менә тимер рәшәткә белән уратып алынган бер бакчага килеп кердек. Бакчаны уртага бүлеп, такыр юл ясалган. Ике якта кәбестә, кишер, чөгендер, салат һәм тагы бик күп төрле яшелчәләр үсеп утыра. Бер почмакта чәчәкләр түтәле күренә. Бакча уртасында таштан эшләнгән чан. Шунда ук, җир астыннан су чыгарыр өчен, насос куелган иде.
Бакчаның бер ягында биек такта койма. Койма аръягында бина түбәсе калкып тора. Озын калай морҗадан төтен агыла. Бу – такта яру заводы. Анда пычкы тавышы чыжылдый. Ара-тирә немецларның кычкырган тавышлары ишетелеп китә.
Фрау Якоп туп-туры чәчәкләр түтәленә таба узды һәм, кулларын биленә куеп, чәчәкләргә карап тора башлады. Чәчәкләрнең кайберләре ачылып җиткән. Алар аллы-гөлле ут шикелле янып торалар. Түтәлләр ягыннан хуш ис килә.
Бакча матур иде. Мин чәчәкләрне шулкадәр яратучы кеше булсам да, бу юлы ят җирдәге матур чәчәкләр миндә бернинди дә хис уятмадылар. Киресенчә, ул матур чәчәкләр минем кайгымны гына арттыралар. Гүя алар: «Син кол, син мескен», – дип әйтәләр иде.
Фрау Якоп минем яндагы карт немецка нәрсәдер кычкырып әйтте. Немец минем җиңемнән тартты һәм үзе койма буена таба атлады. Мин аңа иярдем.
Бакчаның әле бу ягы казылмаган, бары тирес кенә таратылган. Немец, көрәк алып, шул җирне казый башлады. Үзе миңа нәрсәдер сөйли. Аңлавымча, ул мине көрәк белән җир казырга өйрәтә иде.
Аннан соң көрәкне миңа бирде. Мин казый башладым. Җир шактый йомшак булса да, көрәк бик авыр керә, һәм мин аңа аягым белән кабат-кабат басам. Күтәреп алганда, кулларым калтырап китә, башым әйләнә. Көрәк биш потлы чуен кебек авыр тоела иде.
Фрау Якоп минем эшләвемне карап торды, башын чайкады. Күрәсең, минем эшемнән канәгать түгел иде. Ул миннән көрәкне тартып алды да үзе казый башлады. Чыннан да, көрәк аның кулында бер бик җиңел нәрсәгә әйләнеп китте. Ул аягы белән көрәккә һич басмыйча гына да җирне бик җиңел казый. Үзе нәрсәдер сөйли. Янәсе: «Менә болай кирәк, менә болай», – дип, мине эшкә өйрәтергә тели иде.
Мин башта пиджагымны, аннан күлмәгемне салдым. Көн инде кыздыра башлаган иде. Карт немец, минем тәнемә карап, башын селекте. Минем беләкләрем көрәк сабы шикелле нечкә, кабыргаларым гармун мехы кебек сырланып тора, эчем эчкә ябышкан. Дөресен генә әйткәндә, минем бар гәүдәм чыбыклар белән генә аннан-моннан тарттырып куелган кебек иде.
Немец минем яннан китте, һәм алар фрау Якоп белән, нәрсәдер сөйләшә-сөйләшә, чәчәкләр җыя башладылар. Бераздан соң немец, зур кәрзин белән чәчәкләрне күтәреп, авылга таба китеп барды.
Мин әкрен генә казый бирдем. Фрау яшелчәләргә су сибеп йөри. Үзе астыртын гына миңа карый. Беләм: ул мине сыный иде. Мин үзем дә шулай сиздерми генә немец хатынына карап алам. Мин дә аны сыныйм. Кайвакытта безнең күзләребез очраша, һәм шулчакта без бер-беребезнең карашында тирән нәфрәт сизәбез. Без сүзсез, ләкин күз карашлары белән бер-беребезне бары дошманнар итеп кенә таныйбыз. Бәлки, немец хатыны, минем ябык гәүдәмә карап: «Шуларны да без җиңә алмабызмы соң?» – дип, үзен тынычландырырга теләгәндер. Ләкин шул ябык, сөяккә генә калган гәүдәдә йөрәк бар иде әле. Менә шул йөрәкне фрау Якоп беркайчан да күрә дә, аңлый да алмас! Мин әйтер идем: мондый чакта тел белмәү дә файдалы. Бәлки, немец хатыны минем кешелек намусыма тия торган әллә нинди түбән сүзләр әйтер иде. Ә хәзер ул миңа бары кыеклатып усал күз карашы гына ташлый ала…
Төш вакытында, велосипедка атланып, бакчага фельдфебель килде. Билгеле, ул әсирләрне тикшереп йөри иде. Ул велосипедны койма буена сөяде дә туп-туры минем янга атлады.
Фельдфебель минем эшемә бераз карап торды. Аннары нәрсәдер кычкырды. Фрау Якоп чәчәкләр арасыннан аңа елмаеп карады. Янәсе, бир әле шуңа кирәген, ул эшләргә теләми…
Фельдфебель минем кулдан көрәкне алды. Җирдә яткан киемне күрсәтеп, хәзер үк пиджакны кияргә кушты.
– Ферботен! – диде ул.
Бу сүзне мин аңлый идем инде. Бу, безнеңчә, «тыела» дигән сүз иде. Димәк, Германиядә әсирләргә өс киемен салып йөрергә ярамый. Аңлаштык.
Аннары фельдфебель үзенең таза, юан беләкләрен сызганды, мышный-мышный җир казырга кереште. Ул ат шикелле таза кеше иде. Аның кулларында көрәк җиргә үзе кереп китә шикелле. Көрәк артыннан буразна кебек тирән эз ятып кала. Җир тигез булып күперә. Немец, чыннан да, җиңел һәм тиз эшли иде.
Фрау Якоп фельдфебельнең болай җитез эшләвенә кызыгып карап тора башлады.
– Гут, гут! – дип мактап та җибәрде.
Фельдфебель тәмам кызып китте. Көрәк астыннан тузан гына очып тора. Ә мин эчтән генә: «Сине сабанга җигеп, кырга чыгасы иде», – дип уйлыйм.
Фрау Якоп фельдфебельгә нәрсәдер әйтте. Фельдфебель башта ат кебек кешнәп көлде. Аннан соң кинәт эшеннән туктап калды.
Минем аңлавымча, фрау аңа: «Менә синең шикелле ялчым булсын иде», – дип әйтте бугай. Немец фельдфебеленә бу шаяру бик үк ошап җитмәде булса кирәк. Аның йөзе үзгәреп китте. Ул калын кашларын җыерды, авызын кыйшатты.
Фельдфебель көрәкне миңа бирде. Бәлки, ул, менә ничек казыйлар аны дип, минем алдымда бер кәпрәеп алмакчы булгандыр. Ләкин хуҗа хатынының сүзләре аның бу гайрәтен суындырган иде инде. Ул, миңа карап:
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.