Электронная библиотека » Набиулла Давлетшин » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Набиулла Давлетшин


Жанр: Советская литература, Классика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 17 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Мәкерле елмаю

Гаҗәп! Бүген лагерь коменданты елмайды. Бу аның үз гомерендә беренче мәртәбә елмаюы булмадымы икән? Һәрхәлдә, бу безнең өчен яңалык иде. Шунысы кызык: һаман йөзен чытып, һаман кара янып йөргән кешенең елмаюы да бик сәер тоела. Андый кеше маскарадка битлек киеп килгән кебек күренә. Аның ул битлеген кинәт кенә салдырып алып, стенага элеп куярга мөмкин кебек. Моның да нәкъ шулай: йөзенә елмаю кинәт кенә килеп чыга да кинәт кенә югалып та китә. Ярар, монысы хәзергә калып торсын әле.

Гаҗәп дип әйтүем шул: комендант нигә елмая икән? Бүген аның кулында таягы юк. Тукта, тукта, нәрсә булган бүген? Әнә вахтманнар да ыспай гына киенешеп килгәннәр. Аларның да кулларында елан кебек бөтерелә торган резин көпшәләр күренми. Болар бүген нишләп «коралсызланганнар» икән? Кара, кара, әнә алар да елмаялар. Җен алыштырган диярсең үзләрен. Акырмыйлар да, бакырмыйлар да. Иртүк уятып, таш казырга да алып чыкмадылар. Әллә бүген Германиядә берәр тантаналы бәйрәм көнеме икән? Чынлап, гаҗәп хәл ич бу. Нигә болай булды, сәбәп нәрсәдә?

Юк, алай гына да булмады әле. Безгә иртәнге ашка бишәр йөз грамм чын, тәмле икмәк бирделәр. Баланда өстендә дә май күзләре җемелдәде. Кайберәүләребез үз котелокларыннан ит төерчекләре дә тоткалап алдылар. Соңыннан әле шикәрле чәй белән дә сыйладылар.

Немецларның мондый «яхшылыгын» күреп, без тәмам апты– рап калдык. Гадәттәгечә, бу юлы да әлеге хәлнең сәбәпләрен эзләргә керештек.

Берәүләр: «Нигә болай койрык болгыйлар икән? Әллә Сталинградны алганнармы, шуның тантанасын уздырмыйлармы икән?» – дип борчыла башладылар.

Без немецларның үз кыланышларыннан кайбер вакыйгаларны дөп-дөрес итеп белә ала идек дип, мин инде китабымның бер битендә язып узган идем. Ләкин бу юлы нинди генә уйлар уйласак та, нинди генә сәбәпләр эзләп карасак та, фикерләребез дөрес– леккә туры килмәде. Панченко исән булса, бәлки, ул: «Яшәрбез, күрербез», – дип кенә әйтер иде.

Күңеле барометр кебек бар нәрсәне сизеп торган Николай Жадан (дустымның фамилиясе Жадан иде) тагын да уйчанрак, тагын да күңелсезрәк булып калды. Ул берара:

– Кайвакытта аюны да шулай, кулга ияләштерер өчен, күп итеп, тәмле итеп ашаталар, ә соңыннан инде биергә кушалар. Безне дә шулай биетергә теләмиләрме икән болар? – дип уфтанып куйды.

Жадан ялгышмады. Эш менә нәрсәдә икән.

Төш чагындарак безне яңадан лагерь мәйданына чыгарып тезделәр. Биредә инде бик матур итеп трибуна да ясалган иде. Трибунаның бер ягына өстәл һәм берничә урындык куелган. Өстәлдә кара савыты, кәгазь. Икенче якта вахтманнар тезелешкән. Алар әледән-әле капка ягына күз ташлыйлар. Аңлашылганча, безнең лагерьга ниндидер зур дәрәҗәле кеше килергә тиеш, күрәсең.

Без көтәбез. Үзебез туктаусыз сөйләшәбез. Кем килер икән, нәрсә әйтер икән?

Менә капка ачылды. Аннан бер төркем немецлар килеп керде. Алар барысы да хәрби иде. Иң алдан, кулларын як-якка бутап, комендант килә. Аның белән янәшә әле безгә таныш булмаган тагын берәү. Аның өстендә өр-яңа мундир. Көмеш погоннары ялт-йолт итеп җемелди, шпоралары зыңгылдый. Ул, инде шактый олы яшьтә булса да, аякларын нык, төз итеп баса. Дөресрәге, ул шулай хәрбиләрчә атларга тырыша. Ләкин картлыкны матур кием белән генә яшереп булмый икән. Ул кеше безгә якынрак килгән саен, аның картлыгы да, хәтта бераз бөкрәйгән гәүдәсе дә ачыграк күренә бара иде.

Мондый вакытта Николай сүзсез калмый инде. Ул минем җиңемнән әкрен генә тартты да:

– Моның шөребе шактый бушаган, – дип пышылдады.

Ул кеше безгә тагын да якынлаша төште. Без шунда аның майор икәнен танып алдык. Арттарак тагын берничә немец, вак-вак атлап, бирегә таба юл тоталар. Аларның кулларында зур-зур папкалар. Кайберәүләре фотоаппаратлар аскан.

Менә алар трибуна янына килеп туктадылар. Ни арададыр лагерьга кайтып өлгергән фельдфебель өстәл тирәсендә кайнаша башлады. Кәгазьләрне рәтләп куйды.

Комендант тәрҗемәчене үз янына чакырды. Аңа нәрсәдер аңлатты. Аннан соң эре-эре атлап, трибунага менеп китте. Тирә-якка текәлеп-текәлеп карады һәм яңадан теге стенага эленеп торган елмаюлы битлекне алып кигән кебек итеп көлде дә, муенын тагын да суза төшеп:

– Рус әсирләре, мин сезгә бик хөрмәтле, бик зур кунак алып килдем, – диде. –   Хәзер ул сезнең белән үзе сөйләшер…

Әсирләр барысы да тынып калды. Безне бүген шулкадәр борчыган мәсьәлә хәзер билгеле булачак иде.

Николай миңа терсәге белән төртеп алды.

– Әйттем ич, биетергә телиләр дип, әнә башланды, – диде.

Кунак, үзенең авыр гәүдәсе белән баскычларны дерелдәтә-дерелдәтә, трибунага күтәрелде. Аның йөзе нигәдер агарып китте, ул авыр сулыш ала-ала мышный башлады, куллары белән трибуна кырыена тотынды. Безнең йөзләребезне күзәтеп чыкты. Әйтерсең ул меңләгән кеше арасыннан үзенең танышын табарга тели иде.

Ниһаять, ул сүзгә кереште.

– Якташларым, мин сезгә русның атаклы генералы Власовтан зур сәлам алып килдем…

Аның шулай әйтүе булды, мәйданда берьюлы ничә мең кеше кинәт диңгез кебек дулкынланып китте. Әйтерсең кемдер диңгезгә бик зур таш ыргыттымыни! Һәм ул таш кешеләр башына бәрелә-бәрелә тәгәрәп китте шикелле. Шунда ниндидер авазлар ишетелеп калды.

Николай:

– Эмигрант, точно, – дип, хөрмәтле кунакка ук аткан кебек итеп, ачулы күзләрен йөртеп алды.

Мин инде үзем дә бу турыда шәйләп куйган идем. Мөгаен, әле 1922 елда ук ул, Антантаның соңгы пароходына утырып, бу якларга сызган булса кирәк.

Пролетариат дәүләтенең каты җәзасыннан куркып, үз илләрен ташлап качкан бу явыз җаннар сугышка кадәр рестораннарда аш бирүче булып та, ишек ачып торучы швейцар булып та, карт хатыннарның ялчысы булып та эшләделәр. Хәтта яшерен полициянең әләкчеләре булып, хуҗаларының тәлинкәләрен яладылар. Дөресрәге, ул эмигрантлар хуҗа ташлаган сөякне кимереп көн күрделәр!

Сугыш кабынып китү белән, аларның күңелендә инде үлеп бара торган корт кабат селкенә башлый. Алар Гитлердан калҗа өмет итәләр. Узган заманнарын кабат искә төшерәләр һәм совет җиренә яңадан аяк басарга әзерләнә башлыйлар. Аларның йөрәгендә кара елан инде агуын җыеп тора иде.

Сугыш башланган көннәрдә үк бу эмигрантлар, үләксәгә җыелган козгыннар кебек, төрле илләрдән Германиягә йөгерешеп килделәр.

Алар Гитлер армиясенә хезмәткә керделәр һәм яңадан по– гонлы мундирлар киделәр, корал алдылар. Коммунизмга каршы сугышка чыктылар. Хәлләреннән килсә, алар 1917 елда җиңелгәннәре өчен халыкны нишләтеп кенә бетермәсләр иде! Бөтен Россияне канга батырып, утка ягарлар иде…

Трибунага менеп кунаклаган менә бу «хөрмәтле кунак» та шул үч алырга теләүчеләрнең берсе иде. Ул инде әнә хәзер үк моннан күп еллар элек патша армиясендә алган медальләрен күкрәгенә тезеп таккан. Алар, бик күп еллар кояш күрмәгәнлектән булса кирәк, инде тутыгып беткәннәр. Билгеле, бу карт кешенең үз йөрәге дә шуннан ким тутыкмаган. Ләкин ул хәзер – Гитлер армиясенең майоры. Син аның белән шаярма, ул әле әнә ничек сөйли.

– Безгә Алла коммунистларны җирдән себереп түгәргә тагын бер мөмкинлек бирде. Без бу мөмкинлектән файдаланмасак, безне тарих беркайчан да гафу итмәс, якташлар. Менә монда – бу үлем базында – этләр кебек дөмегергә теләмәсәгез, генерал Власов армиясенә язылыгыз!..

Николай тик кенә тора белмәде. Бу юлы минем колагыма ук сузылып:

– Әнә нинди җыр көйли, биергә әзерлән, – диде.

– Тукта әле, адаш, тыңлыйк әле, тагын нәрсә әйтер.

– Әйтмәсә дә аңлашыла инде. Валлаһи, безнекеләр боларны дөмпечлиләр…

Чыннан да, әгәр дошман үз дошманына мылтык бирергә җыена икән, бу инде рәхәттән түгел. Бу – Гитлер армиясенең җимерелүе, дөресрәге, батканда саламга ябышуы турында безгә шатлыклы хәбәр иде. «Хөрмәтле кунак» безгә шул турыда әле генә сөйләде түгелме?

– Коммунистларның гомере санаулы… – дип башлады тагын майор. Аның тавышы бик тиз карлыкты. Ул ничектер, стена артыннан торып, ярык аша сөйли иде кебек. – Безнең, – диде оратор, – Германиядә үз хөкүмәтебез бар, үз армиябез бар, үз ге– нералыбыз бар. Мин – шул армиянең майоры. Мин чын, тәреле рус һәм сезне дә рус булырга, Аллага ышанырга, коммунистларга  каршы мылтык алып көрәшергә чакырам. Иншалла, без җиңәрбез…

Майор бик арыды булса кирәк. Ул, гәүдәсе белән трибуна кырыена сөялеп, кулъяулыгын чыгарды да, бөтен битенә каплап, тирләрен сөртте, авызын күтәреп бик тирән сулыш алды. Аннан соң тагын сөйләп китте.

– Онытмагыз, безнең армиядә кызыл армиядәге кебек бер пачка махоркага хезмәт итмиләр. Бездә калач ашаталар, май, мармелад, шпик бирәләр. Менә дигән мундирга киендерәләр. Шуны да әйтим: Россияне җиңеп алгач, һәркайсыгызга җир, беләсезме, җир бүлеп бирәчәкләр! Чәч, ур, яшә, рәхәтлән. Кулыгызга үзе килеп кергән бәхетне ычкындырмагыз, соңыннан үкенерсез…

Майор, авыр капчык кебек, трибунадан әкрен генә шуып төште дә комендант янына басып калды. Аның белән бергә килгән офицерларның берсе, өстәл янына килеп, зур папканы ачты. Каләм алды.

– Йә, кем беренче, кем языла? – дип кычкырды.

Әсирләр арасыннан җавап бирүче булмады.

Комендант:

– Вакыт күп түгел, ялындырмагыз, – диде.

Әсирләр эндәшмәде…

Без инде күптән Берлинда ниндидер «Азат итү» комитеты төзелгәнен ишеткән идек. Шулай ук сатлык җан генерал Власовның «РОА» дигән гаскәргә әсирләрдән солдатлар җыйганын да белә идек. Алай гына түгел, бу халык дошманнары, ниндидер хөкүмәт төзеп, Германия рейхстагыннан әллә ничә миллион марка акча да алганнар икән. Бу хәбәрне лагерьларда әсирләр чирканып каршыладылар. Туган илне дошман калачына алыштырган бу кара йөзләргә әсирләр үз йөрәкләрендә ачу тупладылар. Хәтта әсирләр генә түгел, гади немец кешеләре дә Гитлерның бу чарасын хупламадылар. Бер уйласаң, инде оттырылган сугышта Гитлерның үз солдатларын мыскыл итүе иде бу. «Сездән эш чыкмады, менә мин русларны русның үз куллары белән суячакмын», – диюе иде аның.

Кайберәүләр, инде болайга киткәч, лагерьда әсирләрнең тормышы яхшырыр, аларга карата мыскыллаулар, җәзалар бетерелер, дип, тузга язмаганны сөйли башладылар! Кая ул яхшыру! Киресенчә, лагерьларда яшәү шартлары тагын да кыенлашты. Гитлер итеген ялаучы Власовка шул гына кирәк тә иде. Ул, ач әсирләрне герман салаты белән кызыктырып, үзенә гаскәр туплармын дип уйлый иде булса кирәк. Ләкин буп-буш хыял булып чыкты бу. Җәтмәне салып карадылар, әмма балык эләкмәде. Инде дошман Мәскәү яныннан, Сталинград астыннан куылып, баш-аягын сындыра-сындыра чигенгән бер вакытта, үлем белән янәшә яшәп тә, намусларын пакь тоткан рус уллары бу мәкер читлегенә керерләрме соң? Шуны аңламаган генералларның һәм башка хәрби стратегларның бу ахмаклыгына һәркемнең дә исе китәрлек иде, әлбәттә.

Шундый көннәрдә Власов «армиясе» майорының лагерьга килүе безнең өчен инде яңалык түгел иде. Әсирләр, моңа каршы турыдан-туры сүз әйтүдән элек, хәйлә белән эш итәргә булдылар. Яралылар, үз яраларын күрсәтеп, «РОА» исемлегенә язылудан котылсалар, башкалар, минем контузиям бар, мине үз чирем тота, дип, минем үпкәләр шешкән, дип, хәтта миндә чахотка бар, дип тә әйтүдән тартынып тормадылар. Менә ни өчен майор, күпме тырышса да, уңышсызлыкка очрады.

Хәзер ул әнә лагерь коменданты белән сөйләшеп тора. Вакыт-вакыт безнең сафларга кулы белән төртеп күрсәтә. Янәсе, әнә ул дуңгызлар барысы да авыру дип сылтау таба. Күрәсең, һер комендант, сез аларны артык иркәләгәнсез, алар изге Россия каршында үз бурычларын онытканнар! Боларга бик ныклап сабак укытырга кирәк. Аның шулай әйтүе күренеп тора. Әнә комендант, әтәч шикелле, трибунага менеп кунды. Ул читтән караганда казыкка утыртылган чүлмәк кебек башын як-ягына боргалап алды да:

– Идиотлар сез! – дип кычкырды. – Кулыгызга төшкән бәхеттән баш тартасыз. Якташыгызның изге сүзләренә колак салмадыгыз. Инде үзегезгә үпкәләгез. Без, һәрхәлдә, бурычлы булып калмабыз.

Комендант кинәт кенә сүзеннән туктады да вахтманнарга күз ташлады. Вахтманнар дерт итеп «смирно» бастылар. Аннан соң комендант:

– Иртәгәдән башлап әсирләрнең эш көнен ике сәгатькә арттырырга боерык бирәм. Тагын шуны да әйтим, – диде комендант, инде бу юлы безгә карап, – әсирләр бүген өч көнлек паёкларын бер утыруда тыгындылар. Шуңа күрә аларга өч көн буена икмәк бирелмәячәк…

Николай тагын минем җиңемнән тартты.

– Ашаттылар ашатуын, әмма биетә алмадылар бит, – дип, миңа үзенең кап-кара күзләре белән елмаеп карады.

Мин аның йөзендә матур яктылык күрдем. Күз читләреннән нечкә генә сызыклар сызылып китте. Әйтерсең ул кара күзләр эчендә ут кабынды да шуннан нур чәчрәп тора иде кебек.

Сүз ил гизә

Безне яңадан баракларга куып керттеләр.

Кич булды, караңгы төште. Төнлә белән безнең баракларда ниндидер бер яңа тормыш башлана шикелле иде.

Комендант, гомумән, төнлә белән лагерьга кереп йөрми. Тирә-яктагы таулар өстенә ябылып торган болытлар безне шомландырмый. Без баракта түгел, һәм безне тимерчыбыклы коймалар да урап алмаган, гүя бары тик кояш баеган да, төн генә булган кебек. Рәшәткәле тәрәзәләр аша безгә карап җемелдәгән ерак йолдызлар астында без дә үзебезне планетадагы бәхетле кешеләр итеп хис итәбез.

Әле таң атканчы, җирдә әллә нәрсәләр булып бетәр, һәм безгә азатлык килер кебек тоела. Шуңа күрә булса кирәк, безне бик озак йокы алмый. Безнең күзләребез дөм караңгылыкта ниндидер кояшлы, чәчәкле бакчалы дөньяны күрәләр кебек. Бәлки, бу безнең туган җирләребездәге балачак көннәребез, яшь вакыттагы җырлап узган гомеребез искә төшәдер. Анда бит кояшлы дөнья да, бакчалы җирләр дә, зәп-зәңгәр күзле сөекле ярлар да бар иде, бар иде…

Ә бу төнне безнең барак тагын да көчлерәк гөжләп торды. Һәркемнең ачуы йөрәк ярларыннан ташып чыккан иде. Бу мыскыллауга кемнең ачуы килмәсен? Сине үз туган илеңә мылтык төзәп атарга димләсеннәр әле! Чакырсыннар әле сине дошманнар белән дус булырга! Теләсеннәр әле синең намусыңны бер кисәк икмәккә сатып алырга! Кем түзәр иде моңа?..

Ә бит бүген безне илсез, җирсез итәргә теләделәр. Безне сөйгән ярларыбыздан, хатыннарыбыздан, балаларыбыздан аерырга маташтылар. Безне немецларның дуңгыз дип тә, аңгыра дип тә, хайван дип тә атаганнары бар. Әмма туганын сатучы дигәннәре булмады. Ә бу, үзен рус дип йөргән элеккеге патша халуе, майор киеменә төренгән иске заман өрәге безне йортыннан куылган этләр булырга әйдәде түгелме? Сугыш беткәнче, ул түбән җан үлмәсен иде. Аның гәүдәсен дарга асылган килеш күрәсе иде.  Ә элеккеге генерал – хәзерге Гитлер ялчысы Власов нәрсә уйлый икән? Нинди икейөзлелек! Аның тугрылыгына кем генә ышана икән? Гитлермы? Әлбәттә, ышанмый. Власов модага кергән кием кебек кенә ул. Андый киемне бер-ике көн кияләр дә чүплеккә ташлыйлар.

Баракта менә шул турыда сүз бара. Һәркем үзенең нәфрәтен әйтеп калырга тели.

Кемдер югары нардан:

– Күрәсе иде шул бәндәне, нинди кеше икән ул?.. – дип куйды.

– Кемне? – диде аңа каршы тагын берәү.

– Кемне булсын, шул Власов дигәннәрен…

– Ә мин, егетләр, аны беләм, – дип сүз башлады ерак почмактан тагын бер әсир. – Волхов фронтында ул безне оптом капчыкка салды да үзе шул капчыкның авызын бәйләп, дошман кулына китереп тоттырды. Вәт кем ул…

– Ә мин ул сволочьны күрергә дә теләмәс идем. Җирәнәм мин андый кешеләрнең йөзенә карарга, – диде тагын берсе.

Минем белән янәшә нарда яткан Николай сүзгә катнашып китте:

– Шулай шул. Хәзер инде теге капчык авызын чишеп, шул товарын сатарга маташа. Безнең башларны утка салмакчы, кабахәт!

Николай торып утырды. Мине кулы белән капшады да:

– Адаш, әллә йоклыйсыңмы? – диде.

– Юк, йокламыйм, – дидем мин, – уйланып ятам.

– Нәрсә уйлыйсың?

– Ул Власовка, ата-бабасын искә алып, хат язасы иде. Син безнең намусыбызга үзеңнең пычрак кулың белән кагылма. Без синең йөзеңә төкерәбез, дип әйтәсе иде, адаш…

– Ә чыннан да, егетләр, нигә ул бәндәгә тозлап-борычлап язмаска? – диде бер яшь кенә тавышлы әсир.

Николай:

– Бу – идея! – дип кычкырып җибәрде.

Барак беразга тынып калды. Бу фикергә һәркем кушылды, күрәсең, һәркем кештер-кештер хат язарга кереште диярсең.

Тынычлыкны Николай бозды:

– Хатның иң беренче юлына «Тәлинкә тотучы Власовка» дип куярга кирәк. Ә аннан соң…

– Ә аннан соң, – диде тагын бер әсир, – сиңа юкка гына рус исемен биргәннәр, без тик хатыбыз башка берәүгә китмәсен дип кенә синең исемеңне телгә алабыз, дияргә…

– Дөп-дөрес, – дип, кемдер бу сүзләрне раслап куйды.

– Тагын, – диде Николай, – сиңа юкка гына рус икмәген ашатканнар, юкка гына сине анаң бишектә тирбәткән. Син ул мескен анага күпме бәхетсезлек китердең, сатлык җан, дияргә.

– Дөрес, дөрес, – диештеләр берьюлы берничә әсир.

– Безнең башлар сатылмый, дип тә өстәгез миннән, – диде сукыр әсир.

– Барыбызга да имза куярга кирәк бу хатка, егетләр, барыбызга да, – диде Николай һәм, бераз тынып торгач: – Менә дигән хат була бу, генерал укыса, эче китә башлар, – дип көлеп җибәрде. Аннан соң миңа кулы белән төртеп алды да: – Шулай бит, адаш, – диде.

– Әлбәттә, – дидем мин.

Без төн буе шулай хат яздык, һәркем берәр сүз, берәр җөмлә әйтә торды. Инде хатның очы да булмас кебек иде.

Берничә көннән соң безгә башка баракларда яшәүчеләр белән очрашырга туры килде. Шунда бер әсир болай сөйләде:

– Беләсеңме, әсирләр генерал Власовка хат язганнар икән, ну пешергәннәр, ди, үзен, утлы табага бастырганнар…

Ә тагын берничә атнадан соң, караңгы төн уртасында баракларга вахтманнар бәреп керде. Алар, кул фонарьларын яндырып, баштанаяк тентү ясадылар. Алар, билгеле, теге хатны эзләделәр. Ә бит хат кәгазьгә язылмаган иде. Күрәсең, ул хат, телдән-телгә күчеп йөри торгач, үз иясенә барып җиткән. Сүз ил гизә, диләр, дөрес икән!

Йөрәкләр давылы

Беркөнне без иртә белән йокыдан уянганда, җир өсте ап-ак иде. Ләкин кар озак ятмады, төшкә таба бөтенләй эреп бетте. Күк йөзе ачылып китте, кояш карады. Хәтта лагерь тирәсендәге урманда ниндидер кошлар бераз сайрашып та алдылар.

Кичен тагын салкын җил исте. Тагын кар явып китте.

Шушы бер көн эчендә яз да, көз дә, кыш та булып алды кебек.

Безгә бүген шинельләр бирделәр. Шинельләре дә нинди әле! Каз үләне кебек җете яшел. Төймәләре ак. Үзләреннән нафталин исе аңкып тора. Бөтен барак шул ис белән тулды.

Мондый «мундир» кигәч, без бик сәер булып калдык. Яшел төс безнең болай да саргайган йөзебезгә тагын да сары төс өстәде кебек. Гәүдә озынайган, баш кечерәйгән, муеннар тагын да нечкәргән кебек булды.

Иптәшем Николай Жадан үз шинелен, ни өчендер, иснәп-иснәп карады. Борынын җыерып, җирәнгән төсле җиргә төкереп куйды.

– Нәрсә, адаш, әллә нафталин исен яратмыйсыңмы?

– Нафталин гына булса, әле бер сүз дә әйтмәс идем. Минемчә, бу шинельдән үлек исе дә килә бугай…

– Үлек исе? – Мин бераз аптырап калдым. Иптәшем әйткән сүзләрнең серенә төшенергә теләп, аңа карап тора башладым.

– Нәрсә аптырадың, адаш, – диде Николай, – бер дә искитәрлек нәрсә юк. Бу – сугышта башларын югалткан фрицларның киеме. Немецлар үлгән солдатны шинеленнән селкеп төшергәннәр дә үзен җиргә ботарлап тыкканнар. Ә шинелен буяуга манганнар, нафталин сипкәннәр һәм менә инде безгә китереп бирделәр. Киеп йөр, рус әсире, рәхәтен күр, диләр бугай…

Николайның сүзе дөрес булып чыкты. Шинельләрнең күбесе аннан-моннан гына ямалган. Кайберләренең ямалмый калган тишекләре дә бар. Алар – снаряд ярчыкларының эзләре. Без, солдатлар, киемдәге ул эзләрне яхшы таный идек.

– Ярар, – дип куйды Николай. Шинелен тагын бер әйләндереп-әйләндереп карады да, – үз хуҗаңа хезмәт иткәнсең, инде миңа да хезмәтеңне күрсәт, – дип, шинельне өстенә киде.

Төшкә таба лагерьда төркем-төркем яңа әсирләр күренә башлады. Мин үзем эшләгән авылдан кайткан иптәшләремне дә очраттым. Күрәсең, немец командованиесе рус әсирләренә карата ниндидер яңа бер чара күрергә уйлый иде. Язын авылларга җибәрелгән әсирләр бүген яңадан лагерьга кайтарылдылар. Лагерь тагын әсирләр белән тулды. Ләкин бик күпләр үзләренең элеккеге дусларын, якташларын кабат очрата алмадылар. Алар йә үлгәннәр, йә төрмәләргә ябылганнар иде.

Авыллардан кайтарылган әсирләр үзләре белән бик күп яңа хәбәрләр алып килделәр.

Безнең баракка урнашкан әсирләрнең берсе болай сөйләде:

– Вот, егетләр, сез беләсезме, Германиянең хәле хөрти бит. Безнекеләр инде Польша җиренә кергәннәр дигән хәбәрләр йөри…

Бу сүзләр күңелләрне җылытып җибәрде. Адашның да йөзе яктырып китте. Ул миңа карап елмайды да:

– Ну, молодец безнекеләр, – диде.

Теге әсир сүзен дәвам итте:

– Тагын, – диде ул, – сезгә әйтим, безнең хөкүмәт Германия башлыкларына бик шәп нота биргән, ди.

– Нәрсә язган икән, ә? – дип, кемдер кычкырып ук җибәрде.

– Нотада безнең хөкүмәт әйткән, ди, әгәр дә мәгәр, дигән, ди, сез безнең әсирләрне ач тотасыз икән, газаплыйсыз икән, аның өчен сезгә башыгыз белән җавап бирергә туры киләчәк, дигән, ди…

– Вот шәп әйткән, – дип, бер әсир нардан идәнгә сикереп төште, сикереп төште дә бүреген салып, аяк астына атып бәрде.

– Их, егетләр, биеп җибәрәсе иде дә, гармун юк, жалко, – дип пошынып куйды. – Югыйсә «Барыня» ны басып күрсәтәсе иде үзегезгә…

– Баса алсаң ярый ла… – дип, кемдер көлеп куйды.

– Анысын күрер идек әле, ә заманында без – биеп грамота алган кеше, – дип, әсир үзе җырлап, үзе бии башлады.

Без кул чабарга керештек.

– Тукта, – диде безгә шатлык хәбәрен сөйләүче әсир, – гармун дисеңме? Бездә анысы да бар аның. –  Ул кесәсеннән кечкенә генә авыз гармунын чыгарды һәм, урыныннан торып, «Барыня» көенә уйнап җибәрде.

Биюче әсир, дәртләнеп, бер-ике әйләнде дә җиргә чүгәләде.

– Башым әйләнә, булмый икән, – диде. Йөзе агарып китте. Ул, йөрәк турысына кулын куеп, башын түбән иде.

– Ач кешегә бию бармый ул, – диде югары нардан берәү.

– Алайса, давай җырлагыз, – диде гармунчы. Һәм үзе ниндидер бер моңлы көйне уйный башлады.

Бу көйне беренче мәртәбә ишетүем иде. Ләкин әсирләр арасында аны белүчеләр табылды. Бер яшь кенә әсир шул көйгә җыр башлап җибәрде:

 
Гармун, гармун, сөйлә миңа,
Нигә моңлы тавышың?
Җаныема хат язарга
Кайдан алыйм кавырсын?
 
 
Кавырсын кош канатында,
Җаныем бик еракта.
Миңа кемне яратырга?
Башым йөри чит якта.
 

Бу җырның соңгы юлларын хәтерләмим инде. Шулай да ул җыр әле бүген дә минем күңелемне дулкынландыра. Бәлки, ул җырны сагышлы әсир үзе уйлап чыгарган булгандыр. Сөйгән ярны сагыну кешене шагыйрь итә, диләр.

Бу җырны без бик тиз отып алдык. Инде берничә минуттан соң бөтен барак җырга кушылды. Бу минутта һәркем үзенең сөйгәнен уйлый, туган илен сагынып исенә төшерә. Күрәм: әсирләрнең күзләре янып ялтырый. Алар барысы да каядыр еракка-еракка караганнар. Әйтерсең анда туган якларыбыз күренеп тора иде.

Җыр тынды.

Гармунчы, гармунын уч төбенә куеп, аңа карады да:

– Үзе кечкенә генә, тавышы ярыйсы чыга, – диде. – Шулай да безнең Тула гармунына җитми, малайлар. Их, булсын иде баян, менә мин сезне җырлатыр идем, – дип, гармунчы бераз мактанып та алды. Хәер, оста гармунчы өчен бу мактану түгел иде. Оста гармунчы кемне җырлатмый да кемне елатмый?

Гармунчы тагын сөйләп китте.

– Менә шулай, дуслар. Безне авыллардан юкка гына кайтармадылар. Минем уемча, – диде гармунчы, – немецлар Франциядә кыл өстендә генә торалар. Бер француз әсире әйткән иде, тиздән Франциягә десант төшерерләр, дигән иде. Бу дөрес булып чыгарга охшый.

Бусы безнең өчен яңа түгел иде. Лагерьда бу турыда күптән сөйләшеп йөриләр. Хәтта безнең лагерь урнашкан җиргә дә десант төшерелүе көтелә, дигән хәбәрләр ишетелә иде.

Баракта чын мәгънәсендә бәйрәм булды.

Николай Жадан әкрен генә нардан төште, гармунчы янына килеп:

– Син, дускай, «Интернационал» ны уйный беләсеңме? – диде.

– Нигә белмәскә, – дип, гармунчы, һич көттермичә, «Интернационал» көен уйный да башлады.

Николай Жадан, тамагын кырып алды да:

 
Вставай, проклятьем заклеймённый… –
 

дип сузып җибәрде. Аның артыннан тагын берничә кеше кушылды. Инде берничә минуттан бөтен барак, аякка басып, бертавыштан халыкара гимн җырларга кереште.

Бу һич көтмәгәндә, хәтта уйламаганда үзеннән-үзе килеп чыкты. Йөрәкләргә җыелган ачу инде күптән тышка актарылып чыгарга ашкына иде. Һәм менә хәзер ул ачу, ташкын кебек, җыр булып агыла. Барак тәрәзәләре дер селкенә. Ә җыр һаман күтәрелә бара, әйтерсең менә хәзер бу көчле җыр барак түбәләрен каерып ташлар кебек иде.

Кемдер:

– Киләләр! – дип кычкырды һәм үзе кулы белән тәрәзәдән тышка таба күрсәтә башлады.

Без кинәт тынып калдык, лагерь ишегалдында немец солдатлары баракларга таба йөгерешеп киләләр иде.

– Тыңлагыз, тыңлагыз! – диде тагын кемдер.

Күрше баракларда да «Интернационал» җыры ишетелә. Анда да безгә кушылып җырлыйлар.

Николай Жадан бер кулын югары күтәрде:

– Ахырына кадәр! – дип кычкырды да тагын «Интернационал» ны башлады. Тагын баракта гимн яңгырады.

Немец солдатлары атылып баракка килеп керделәр. Алар үз йөзләрен күрсәләр, үзләре дә куркып калырлар иде. Күзләре урыннарыннан атылып чыгарга тора диярсең. Алар барак буенча, әсирләрне төрткәләп-суккалап, әрле-бирле йөри башладылар.  Йөзләрен кызыл куык кебек күпертеп, бар тавышларына акырынырга тотындылар, ләкин җыр тукталмады. Киресенчә, ул тагын да көчлерәк булып яңгырады.

Бөек гимнның соңгы сүзләрен җырлаганда, безнең инде кайберләребез идәндә егылып ята, кайберләребезнең йөзеннән кан ага иде.

Моңа беркем дә зарланмады. Чөнки бу немец солдатлары белән сугыштагы кебек очрашу булды. Һәм без үзебезне көрәштә җиңгән кебек хис иттек.

Баракка комендант белән тәрҗемәче килеп керде. Без инде урыннарыбызга утырышкан идек.

Гадәт буенча бер солдат:

– Ахтунг! – дип кычкырды.

Ләкин бер генә әсир дә үз урыныннан тормады.

Солдатлар комендант янына килеп бастылар. Алар, этләр ке– бек, хуҗаларының күзенә карап, аның сүзен көтеп тора башладылар.

Комендант тәрҗемәчегә нәрсәдер мыгырданды. Тәрҗемәче нигәдер елмаеп куйды. Аннан соң ул:

– Сезгә бүген дә, иртәгә дә ашарга бирелмәс, – диде. – Германиядә «Интернационал» җырлау тыела…

Без эндәшмәдек. Нәрсә сөйләшергә соң фашистлар белән?

Солдатлар баракны бикләп чыгып киттеләр. Николай Жадан үз урынына килеп утырды.

– Күкрәк бушап калды. Ну шәп булды да соң, адаш! – диде.

Кинәт, бөтен лагерьны сискәндереп, сирена уларга тотынды. Аннары көчле гөрелдәү ишетелде. Без тәрәзәләргә ябырылдык.

Күктә төркем-төркем бомбовозлар оча. Алар күп. Өзлексез үтеп торалар. Бер әсир аларны санарга кереште. Ләкин бик тиз буталды. Чөнки бомбовозлар төрле яктан очалар. Киң күк йөзендә аларга урын тар иде кебек.

Сиреналар туктаусыз улый. Әйтерсең бөтен Германия үзенең соңгы сулышы алдыннан үкереп елый, сыкрый иде.

Николай Жадан:

– Шул кирәк сезгә, ләгънәтләр! – дип, йодрыкларын кысты, самолётлар очкан якка муенын суза-суза карады. Гүя ул үзе дә алар белән бергә очарга тели иде.

– Карагыз, кара әле, әнә тегеләрнең канатларында кызыл йолдыз! Безнекеләр, безнекеләр! – дип, бер әсир тәрәзәне ватып чыгардай булып, ашкынып кычкыра башлады.

Кемдер:

– Ура! Ура! – дип тавыш салды.

Аның артыннан без дә:

– Ура! Ура! – дип кычкырыштык. Барак гөр килеп торды.

Әгәр хәзер немецның йөзенә карап:

– Кая соң сезнең мактаулы мессерларыгыз, нигә алар һавага күтәрелми? Нигә зенит тупларыгыз эндәшми? Койрыкларыгызны кыстыгызмы? Куак астына посып кына ятасызмы, мактанчыклар! – дип әйтсәң, фашист нишләр иде икән?

Кинәт тирә-якларда җир тетрәгән кебек булып китте.

– Шәп булды… – диде бер әсир.

– Молодцы! – диде Николай Жадан һәм минем җилкәмә дусларча сугып алды. Аннан соң ул, арлы-бирле каранып, кемнедер эзли башлады. – Әй гармунчы! Давай «Барыня» көен! Бүген бездә бәйрәм, – диде.

…Тагын берничә атна узды. Германиядә инде кыш чын-чынлап башланды. Дөрес, биредә бездәге шикелле салкын түгел. Ләкин җепшек. Шуңа күрә мондый кыш тагын да салкынрак тоела. Безнең күбебезнең тәненә чуан чыкты, грипп авыруы күпләрне аяктан екты.

Ә беркөнне иртүк безне лагерь ишегалдына чыгарып тезделәр. Барыбызга да номерларыбызны күрсәтергә куштылар. Аннары тагын тентү ясадылар. Соңыннан, йөзәр кеше санап, безне төркемнәргә бүлделәр һәм шул ук көнне, ябык машиналарга утыртып, каядыр алып киттеләр. Олы юлга чыккач, машиналар төрлесе төрле тарафка юнәлделәр.

Без шактый озак бардык. Николай Жадан да минем белән бергә иде.

Кичкә таба безнең машиналар ниндидер бик зур авылга килеп керделәр. Биредә безне поляк әсирләре белән янәшә лагерьга урнаштырдылар.

Безне һәр көнне урманга агач әзерләргә йөртәләр. Ярый әле бу озакка бармады. Әгәр безгә шунда озаграк эшләргә туры килсә, белмим, мин бүген бу юлларны язып утыра алыр идемме? Күз алдыгызга китерегез: шыксыз урман, кар, салкын. Безнең өстә юка гына шинельләр. Куллар ялангач, муеннар ачык. Агачлардан коелган кар куенга тула. Аякларда агач башмаклар. Карга баскан саен таеп китәбез.

Безнең бер ишләребез агач аудара, бер ишләребез ауган агачны кискәли, ә кайберләребез шул киселгән агачларны юл буена ташый. Немец солдатлары безне һаман күзәтеп торалар.

– Шнель, арбайт, шнель! – дип кычкыралар. Көче бетеп калган әсирләргә юри авыррак агачларны күтәрергә кушалар.

Без, кичен йокларга ятканда, иртә белән уянмаска, бу кояшны да, җирне дә артык күрмәскә тели идек. Ләкин күңел түрендә ниндидер бер көч саклана. Кемдер, колакка пышылдап кына: «Түз, түз, вакыт килер, бу газаплардан котылырсың», – дип әйтә иде кебек.

Николай Жаданга тагын да кыенрак булды. Ул яралы аягы белән чак-чак кына басып йөри. Кулындагы ярасы да ачыла башлады.

Без, көннәр аз гына җылыту белән, качарга карар иттек.

– Ни булса шул булыр, – диде минем адаш, – ләкин артык түзәр хәл юк, ичмасам, иректә атып үтерсеннәр, болай корт кебек кәкрәеп катасы килми.

Беркөнне безне тагын машиналарга утыртып алып киттеләр. Ярты көн барганнан соң, без Майн елгасы ярына килеп туктадык. Биредә яр буенда баржалар тезелеп тора иде.

Аннан соң безне тагын каядыр алып киттеләр. Бу юлы инде ниндидер бер шәһәргә китереп төшерделәр. Биредә безне бушап калган, тәрәзәсез бинага урнаштырдылар. Икенче көнне безне шәһәргә алып чыктылар. Без, өчәр-өчәр тезелешеп, урамнар буйлап киттек. Безнең кулларда көрәкләр, ломнар. Күрәсең, безне шәһәр урамнарын чистартырга алып баралар иде.

Шәһәр күптән түгел генә бомбага тотылган. Җимерелмәгән йортлар бик сирәк күренә. Өйләр, таш таулары кебек, бергә өелешеп, Мисыр пирамидаларына охшап калганнар. Урамнарда төрле йорт җиһазлары аунап ята. Савыт-сабаның исәбе-хисабы юк. Кыскасы, шәһәр бөтенләй җимерелгән иде. Кайбер йортлар өстеннән әле һаман төтен пыскып тора. Шәһәрдә кешеләр күзгә бик сирәк чалына.

Минем адаш шатлыгыннан нишләргә белми, әллә мине сукыр дип белә инде, һаман миңа кулы белән төртә:

– Кара әле, кара, адаш, вот нишләткәннәр боларны, молодцы! – дип кычкырып-кычкырып сөйли.

– Күрәм инде, адаш, күрәм, күзләрем исән ич, – дим мин аңа.

– Юк, син яхшылап кара. Исеңдә калдыр. Туган илеңә кайткач сөйләрсең, мондый хәлләрне һәрвакытта күреп булмый. Бу бит  фашизмның үлеме, беләсеңме син шуны, адаш? Без – фашизм– ның соңгы тапкыр җан бирүен карап торган шаһитлар, беләсеңме?

– Беләм, беләм, адаш.

– Белсәң, нигә бернәрсә сөйләшмисең?

– Мин уйлыйм, уйлыйм, адаш.

– Нәрсә уйлыйсың?

– Исән-сау кайтсам, биредә күргәннәрем турында китап язар идем, дип уйлыйм. Яшьләргә бер сабак булыр иде, дим.

– Менә бу – идея! – дип, Николай минем җилкәмә кагып җибәрде, аннары күзләремә текәлеп карады да: – Әллә син язучымы? – диде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации