Электронная библиотека » Набиулла Давлетшин » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Набиулла Давлетшин


Жанр: Советская литература, Классика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 17 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Дуслар сәламе

Юл сулга борылды. Колонна тау сырты буйлап әйләнеп-әйләнеп үтте. Бераздан соң без тау башына менеп җиттек. Алдыбызда киң кыр ачылды. Без анда рәт-рәт итеп салынган карсак кына озын баракларны күрдек. Алар тезеп куйган тимер тартмаларга охшыйлар. Бу лагерь иде.

Бу урын, тау башында булса да, чокыр кебек убылып тора. Ул әнә шул тимер тартмалар белән тулган базны хәтерләтә. Базның тирәсендә кәкре-бөкре наратлар үсә, тагын да арырак ялангач тау сыртлары гына күренә.

Күктә кургаш төсле авыр болытлар йөзә. Алар, безнең башларыбызга тия язып, бик түбәннән генә агылалар. Безнең күңелләр боек, йөрәкләр авырсынып тибә. Кая гына карасаң да, бар нәрсә дә ят.

Без килеп җиткәндә, лагерь капкасы ачык иде. Капка өстендә авыр канатларын җәеп, чуеннан койган кара башлы козгын тора. Ул тырнакларын тырпайткан, авызын ачкан, күзләрен акайтып, безгә карый. Козгын түгәрәк шар өстенә кунган. Шул түгәрәк шар уртасына фашист свастикасы ясалган. Свастика дүрт башлы еланга охшый иде.

Бала чагымда минем бик куркынычлы әкиятләр ишеткәнем булды. Хәзер менә, лагерьга аяк атлаганда, шул әкиятләрне тыңлаган чактагы кебек шомлы булып китте. Бу козгынлы капкадан узганда, мин үземне аждаһалар йортына кергәндәй хис иттем.

Күңелгә бер генә уй килде. Биредән кире кайту юк. Без шунда, шушы убырлар йортында бетәрбез инде, дип кенә әйтергә мөм– кин иде.

Лагерь өч рәт тимерчыбыклы койма белән уралган. Койма араларында түгәрәк-түгәрәк итеп тагын чәнечкеле тимерчыбык чорналган. Баганалар таш. Йөз метр саен кеше башы сөяге белән ике кул сөяге рәсеме ясалган такталар эленгән. Бу – койма чыбыкларына электр тогы үткәрелгән дигән белдерү иде.

Немец солдатларын без беркадәр белә идек инде. Алар арасында бик усаллары да һәм әле кешелеген югалтмаганнары да очраганы бар.

Ләкин, бу лагерьдагы сакчыларны күргәч, без ирексездән башларыбызны селкеп куйдык. Мондагы немецлар, сайлап алынган кебек, барысы да буйга зур, таза, муеннары катлы-катлы юан иде. Аларның чалбарлары да тәннәренә сырышып тора. Дөресен генә әйткәндә, алар йөк атларына охшыйлар иде.

Алар бар да кара мундир кигәннәр. Фуражкалары киң түбәле, козырёклары очланып алга чыккан. Маңгайларында үлек башы төшерелгән значок, җиңнәренә көмеш ука белән «СС» дигән хәрефләр чигелгән. Алар пистолетларын итек балтырына тыгып йөриләр. Кулларында йә таяк, йә камчы.

Шул немецларга карап кына да, биредә әсирләрне нинди язмыш көткәнен ачык аңларга була.

Володя миннән бер генә адым да калышмый. Аның күзләре зур булып ачылган. Хәзер инде мин аның йөзендә ирләргә генә хас сызыклар күрә башладым. Бу авыр кичерешләр яшь кешенең матур йөзенә мәңге җуелмас эзләрен язалар. Хәтта аның куе кара бөдрә чәчләре арасыннан көмеш бөртекләр дә ялтырап китә. Әле тормышның ямен күрергә дә өлгермәгән яшь кеше күзгә күренеп картая иде.

Володя бер сүз дә эндәшми. Ә мин нәрсә әйтим? Киләчәк төн кебек кара. Ичмасам, шул кара төндә бер генә ут чаткысы да ялтырамый!

Арабыздан берәү:

– Германия! – дип әйтеп куйды.

Бу сүзгә кайгы да, сагыш та, нәфрәт тә – барысы да бергә җыелган иде. Бу сүзне әйтүче кеше, инде артык түзә алмыйча, йөрәктә янган утын тышка чыгарды.

Безне баракларга кертеп тутырдылар. Бараклар бик озын, берничә блокка бүленгән. Һәр блокка йөзәр кеше урнашты. Блокларга өчәр катлы тимер койкалар куелган. Койкалар шәрә. Хәтта кайберләрендә такталар да юк. Тимер стеналардан салкын бәреп тора. Идән таш, тәрәзәләр кечкенә, алар да төрмәдәге шикелле рәшәткәле иде.

Кемдер, бу хәлне күреп:

– Читлек эчендә читлек, – дип куйды.

Әйе, без, нәкъ читлеккә ябылган кебек, бөтен дөньядан, тормыштан аерылган идек.

Баракта бер генә минут та торасы килми. Салкын сөякләргә үтә.

Без Володя белән чыктык. Әсирләр барак буйларына чүгәләп утырганнар. Биредә җылырак иде. Таулар өстеннән язгы җил исеп куя. Җил каштан чәчәкләре исен алып килә. Хәзер бар җирдә дә язгы табигать чәчәк ата, җирне чәчәкләргә бизи.  Ә җирдә канлы сугыш бара. Меңләгән кешеләр сугыш тәгәрмәче астында изелеп сытылалар. Меңләгән әсирләр менә биредә, чәчәкләр атканда, үзләренең соңгы сәгатьләрен көтәләр.

– Нишлисең син, кешелек, нишлисең? – дип, бөтен дөньяга иң ачы аваз белән кычкырасы килә. – Тукта, тукта син, сугыш! – диясе килә.

Ләкин бу таулар арасында безнең тавышны кем ишетер? Юк, ишетелмәс. Тик ташлар гына яңгырар да, аваз кире кайтыр.

Без лагерь буйлап киттек. Лагерь зур иде. Әле монда ул бараклар яңадан-яңа тоткыннар көтеп торалар. Руслардан без беренче килүчеләр булдык.

Лагерь тимерчыбыклы коймалар белән берничә бүлеккә бүленгән. Бер бүлектә поляк әсирләре, икенчесендә французлар ябылган.

Безнең янәшә бүлектә француз әсирләре. Без койма янына килеп туктадык. Без бу якта, французлар теге якта, бер-беребезнең күзләренә карашып торабыз.

Французлар нәрсәдер әйтәләр. Без аңламыйбыз. Алар да русча төшенмиләр. Ләкин без бер-беребезнең йөрәкләрен аңлыйбыз.

Алар:

– Москау! – диләр.

Без:

– Париж! – дибез.

Шул ике сүз – ике башкала исеме – безгә күп нәрсәне аңлата.

Бер яшь кенә кара тутлы француз әсире алгарак чыкты. Ул койма янына ук килде дә уң кулын, йодрыклап, өскә күтәрде. «Рот фронт!» дигән сүз иде бу. Без Германия коммунистларының бу исәнләшү салютын әле туган илдә үк белә идек.

Кинәт бу яктан берьюлы йөзләгән кеше шул салютны кабатлады, һәм «Рот фронт!» дигән сүз яңгырап китте. Французлар ягында да бу сүз берничә мәртәбә ишетелде.

Француз уллары белән беренче мәртәбә танышуыбыз иде бу. Кара болыт артыннан кинәт күренгән кояш кебек шатлык булды бу безгә. Без ят илдә үзебезнең дусларыбызны таптык. Алардан туганнарча иң беренче сәламне алдык.

Чит илдә беренче көн шул солдат сәламе белән башланды. Бу озак күрешмәгән дусларның кавышуы кебек булды.

Стенага язылган тарих

Әле караңгы иде. Безне уяттылар. Хәер, без инде үзебез дә күптән уяу ята идек.

Баракка немецлар килеп керде. Кулларында кесә фонарьлары яна. Алар, ашыга-ашыга, койкаларны карап чыктылар. Әле торырга өлгермәгән кешеләрне таяк белән төрткәләп торгыздылар. Барыбызны да сафка тезделәр, санап чыктылар. Аннары һәр блоктан икешәр кешене ияртеп, үзләре белән алып киттеләр.

Бераздан соң ул кешеләр калай баклар белән кайнар су алып кайттылар.

– Савытларыгызны китерегез, чәй бирәбез, – дип, су китерүчеләрнең берсе кычкырып хәбәр итте.

Бөтен барак гөр килә башлады. Кружкалар, котелоклар шылтырады, һәркем тизрәк чәй алырга ашыкты. Ничә атналар буена инде кайнар аш түгел, бер генә тамчы кайнар су да эчкәнебез юк иде.

Володя белән чиратка бастык. Яртышар литр су алдык. Аңардан ниндидер үлән исе килә. Сизелер-сизелмәс кенә сахарин тәме дә бар кебек.

Володя чәйне эчеп карады да:

– Әллә баллы, әллә тозлы, һич аңлап булмый, – диде. – Их, бездәге чәйне бер генә йотым эчәсе иде…

– Син шул яшеңнән чәй тәмен беләсеңмени?

– Белмәскә, шикәр салып җибәрсәң, ай-һай, тәмле була ул.

Әлбәттә, Володяны чәйдән бигрәк шикәр кызыктыра иде. Шикәре булса, чәй тәмле була дип уйлый, күрәсең, ул. Мин эчтән генә «балакай» дип көлеп куйдым…

Чәй тәмсез булса да, без аны берьюлы эчеп бетердек.

– Шулай, дуслар, эчәкләрне юдык, – дип, карт кына солдат сүзгә кереште. – Безнең доктор да әйтә торган иде: «Аш алдыннан чәй эчәргә кирәк», – ди торган иде. «Аппетит ачыла», – ди иде. Бәлки, фрицлар безне кунак итәргә уйлыйлардыр. Как ни как, ерак илдән килдек ич…

– Кунак итәрләр… Ләкин нәрсә белән?

Сүз, әлбәттә, озакка сузыласы иде. Шулвакыт баракта тагын немецлар күренде. Алар арасында бу юлы барысыннан да озынрак, колга кебек нечкә бер офицер да бар иде. Аның башы читән казыгына элеп куйган чүлмәк кебек. Йөзе сипкелле, кашлары сары, күзләре кечкенә һәм, ни өчендер, аның күзләре миңа яшькелт булып күренделәр. Алар ак керфекләр арасыннан пыяла төймәләр кебек ялтырыйлар. Бу кеше лагерьның коменданты икән.

Ул солдатларга нәрсә турындадыр кычкырып сөйләде. Солдатлар, шәм кебек басып, үзләренең башлыкларын тыңлап тордылар, һәм бар да, үкчәләрен үкчәгә сугып, аңа честь бирделәр.

– Яволь, яволь! – диештеләр.

Барыбызны да ишегалдына чыгарып тезделәр. Комендант строй буйлап узды. Ул үзенең яшькелт күзләре белән һәркемнең йөзенә карап үтә. Кайберәүләр алдында озак тукталып тора. Аңа текәлеп карый һәм һичбер сәбәпсез әсирнең битенә перчатка белән суга. Суга да:

– Дисциплина! Дисциплина! – дип кычкыра. Соңыннан үзе ыржаеп көлә.

Аннары ул үз янына тәрҗемәчене чакырып алды. Аңа нәрсәдер әйтте.

Тәрҗемәче шактый карт немец иде. Бәлки, ул кайчандыр рус телен яхшы белгәндер, ә хәзер сүз саен туктала һәм бик озак сүзсез генә иреннәрен селкетеп тора.

Без көч-хәл белән шуны аңладык:

Лагерьда иртәнге биштә йокыдан торырга. Кич сәгать сигездән соң тышка чыгып йөрмәскә. Немец солдатына каршы әйтү тыела, солдат нәрсә кушса – үтәргә. Тыңламаучыларга беренче мәртәбә ун камчы бирелә. Икенче юлы ун елга төрмәгә хөкем ителә. Төнлә ут күренгән баракларга сакчылар пулемёттан искәртмичә атачаклар…

Аңлашылганча, бу – лагерьның көн режимы иде. Тәрҗемәче бары иртәнге һәм кичке сәгатьләр турында гына сөйләде.            Ә көн буе нишләргә тиеш идек соң без? Монысын соңыннан гына белдек. Бу турыда мин сөйләрмен әле.

Тәрҗемәче сүзен бетерде. Ул, кесәсеннән кызгылт яулыгын чыгарып, борынын сөртте. Күрәсең, русча сөйләшүе авыр иде аңа.

Комендант тагын ниндидер команда бирде. Солдатлар әсирләрне берәм-берәм тенти башладылар.

Кесәләребездә булган барлык вак-төяк әйберләрне, карандаш-кәгазь кисәкләрен, хәтта төймәләрне дә җыеп алдылар. Кайбер әсирләрнең пилоткаларында йолдызлар калган иде әле. Немецлар иң элек шул йолдызларны бик пөхтәләп кесәләренә сала башладылар. Бәлки, алар соңыннан:

– Менә без ничек сугыштык, менә карагыз, без русларның башларыннан йолдызларын йолкып алдык, – дип мактанырга уйлыйлардыр. Тик алар бернәрсәне оныталар иде: чебиләрне көзен саныйлар ич…

Тентү бетте. Безне яңадан баракларга куып керттеләр. Бу юлы инде тәрҗемәче кирәк булмады. Безнең баш өстебездә камчылар һәм таяклар чыжлады. Ә комендант бик эре кыяфәт белән безгә карап тора. Күрәсең, ул шуңардан ләззәт таба иде.

Бу һичбер сәбәпсез кыйнаулар немецларга нигә кирәк булды соң? Без белә идек: фашистларның Мәскәү янында тешләре коелды. Алар шуның үчен бездән алалар. Безнең тәннәребез камчы эзеннән авыртса да, Ватаныбызның батырлыгы өчен җаннарыбыз шатлана. Шул уй безгә газапларга түзәргә көч бирә иде.

Тышта, шыбырдап, яңгыр ява башлады. Эре-эре тамчылар баракның калай түбәсенә килеп бәреләләр. Тәрәзәдән карасаң, соры таулар күңелгә авыр моң салалар. Дөресен әйткәндә, без Германиянең кайсы җирендә икәнлегебезне белми идек. Безнең өчен җир кайдадыр түбәндә, ә без бер билгесез планетада яшибез кебек иде.

Володя белән югары катка урнаштык. Шулай бервакыт Володя стенага карап ятканда, анда нәрсәдер күреп, сикереп торды. Ул, стенага якын ук килеп, бик җентекләп карый башлады.

– Кара әле, Николай, – диде ул, стенага бармагы белән төртеп.

Акшар буявы астыннан беленер-беленмәс кенә булып хәреф– ләр күренә. Володя сакланып кына, стена буявын сөртеп алды. Безнең күз алдыбызда русча язылган сүзләр килеп чыкты. Хәрефләрнең кайберләре инде җуелып бара. Володя аларны тырнак белән төзәтте, һәм без «Биредә яшәде һәм газап чикте Кириллов Иван, Тамбовтан. 1914–1918 ел» дип язылган сүзләрне укыдык. Гаҗәп нәрсә иде бу.

Володя түзмәде.

– Кем Тамбовтан? Бире кил, – дип кычкырып җибәрде.

Тамбов кешесе тиз табылды. Ул безнең янга килеп тә җитте.

Володя аны югары катка чакырды.

– Әнә укып кара, туганкай, бу синең бабаң түгелме? – диде.

Тамбов кешесе язуны укып чыкты.

– Бабам түгелен түгел дә, якташ, – диде теге әсир һәм башыннан пилоткасын сыпырып төшерде. Әйтерсең ул якташының үле гәүдәсе янына килеп баскан иде…

Белмим, Кириллов Иван туган иленә кайта алганмы? Әллә ул кичә без күргән чуен тәре астында ятамы? Ләкин аның исеме менә шушы тау башындагы баракның стенасында ничә еллар  инде сакланган.

Стенадагы язу бу лагерьның авыр тарихы иде.

– Димәк, безнең бабайлар яшәгән йорт икән бу, – дип, Володя, шинель якаларын күтәреп, койкага сузылып ятты. Ул шинель эчендә кечкенә генә бала кебек иде. Бу балага әле ананың йомшак куллары кирәк. Әле аны иркәләргә, назларга кирәк. Әле ул менә биредә, коры такта өстендә ята. Килсен иде ана, күрсен иде баласын. Дошманнарга йөрәк нәфрәтен әйтер өчен, әле кеше телендә булмаган утлы сүзне, бәлки, ул гына, бары тик ул гына таба алыр иде.

Күп көннәрнең берсе

Тагын таң атты. Нәкъ иртәнге сәгать биштә тагын ят сүз ишетелде:

– Русски, ауфштейн, ауфштейн!

Әсирләр тагын яртышар литр үлән суы алдылар. Бу юлы суны без татып кына карадык. Ул кичәге кебек үк тәмсез һәм әллә нинди күңел болгаткыч даруны хәтерләтә иде.

Чәй белән бергә безгә йөз сиксәнешәр грамм икмәк бирделәр. Икмәк дигәнем чөгендер һәм аз гына онга агач чүбе кушып пешергән бернәрсә иде. Үзе кайрак кебек каты, чәйнәгәндә теш араларында шытыр-шытыр килә.

Кемдер:

– Егетләр, икмәк түгел бу, брод! – диде.

– «Брод» немецча икмәк дигән сүз була, – диде икенче берәү.

– Икмәк булса, нигә соң ул таш кебек?

– Анысын, энем, син немецтан сора инде…

– Немецлар үзләре дә шуны ашыйлар микән?

– Алар үзләре бездән алган икмәкне ашыйлар. Ә безгә таш бирәләр…

– Ярый әле, егетләр, йөз сиксәнешәр грамм гына бирәләр. Күбрәк бирсәләр, моны ашап, үзең ташка әйләнер идең, чын әгәр… – диде безнең күршедәге берәү һәм авызындагы чәйнәлгән «икмәк» не лач итеп идәнгә төкереп ташлады.

Шуның белән бу «икмәк» турында сүз тәмам булды.

Владимир чәйне бөтенләй эчмәде. Ул тиз генә параша янына барып юынып килде. Аннан соң шинель итәге белән битен сөртте. Тәмам нечкәреп, сөяккә генә калган бармаклары белән чәчләрен артка таба сыпырып җибәрде. Кинәт ул үзенең учына ябышкан чәч бөртекләрен күреп аптырап калды.

– Чәчләрем дә коела инде, – диде һәм тагын башын сыпыра башлады. Бармаклары тиеп киткән саен, чәчләре күбрәк коела иде.

– Тифтан соң шулай була ул, яңалары тагын да матуррак булып чыгар әле, – дидем мин аңа.

Володя тынып калды. Һәм авыр гына сулады да:

– Кем уйлаган, кем уйлаган? – дип көрсенеп куйды.

Мин аңлыйм: «Ят ил җиренә чәчем коелыр дип, кем уйлаган?» – димәкче иде Володя.

Мин аны тагын да ныграк кызгандым. Украина бакчаларында үскән яшь егет, көзге чәчәк кебек, минем күз алдымда сулып бара. Ә күпме биредә шундый чәчәкләр? Һәм барысы да шушы тимер тартмада, кояш күрмичә, шатлык белмичә шиңеп бетәрләрме? Моңа җавап юк. Тик йөрәк кенә, йөрәк кенә ярсып әрни.

Безне тагын тышка куып чыгардылар. Мин «куып чыгардылар» дим. Чөнки немецлар, әллә безне тел аңламыйлар дипме, әллә тагын да явызрак булып күренергә теләпме, үзләренең барлык уйларын йодрык яки камчы белән генә аңлатырга тырышалар иде.

Безне тагын стройга тезделәр. Санап чыктылар. Лагерь коменданты тагын строй буйлап узды. Аның аягында ялтыравыклы итек. Атлаган саен, тимер шпоралары чыңлап китә. Бу аның үзенә, бәлки, искиткеч шәп булып тоеладыр. Ләкин, читтән караганда, ул мундир кидерелгән манекенга охшый иде. Хәтта аның куллары да, аяклары да пружинага утыртылган кебек. Менә бервакыт пружина сүтелеп бетәр дә манекен кинәт хәрәкәтсез тукталып калыр шикелле.

Комендант бүген, ни өчендер, шат иде. Битенә кызыл төс йөгергән, күзләре тагын да кысыла төшкән. Авызы җәелгән. Аның йөзенә дә карыйсы килми, җирәнгеч иде.

Гомумән, без шатланган немецны яратмый торган идек. Чөнки немец шатланганда, фронтта дошман җиңүгә ирешкән һәм шуңа рәхәтләнеп көлә кебек тоела иде безгә. Киресенчә, әгәр немец ачулы булса, аның кәефе кырылган булса, без эчтән шатлык кичерә идек.

– Безнекеләр сабакларын укыталар боларның, – дип, эшне үзебезнең файдага юрый торган идек.

Комендант күпме генә ыспай офицер булып күренергә тырышмасын, аның бар кыяфәте беркайчан да сугышта гына түгел, хәтта стройда да йөрмәгәнлеген әйтеп тора иде.

Безне бер кечкенә генә бина янына алып килделәр һәм берәм-берәм шунда алып керә башладылар. Бераздан соң мин дә, Володя да бинага кердек.

Биредә иң элек күзем идән уртасына беркетеп куелган зур фотоаппаратка төште. Бер немец, җилкәмнән тотып, мине шул аппарат каршына китерде. Кулларыма китап зурлыгында кара такта тоттырды һәм аңа акбур белән минем номерымны язып куйды. Икенчесе мине рәсемгә төшереп алды. Шулай ук яным белән дә бастырып төшерделәр. Башкалар белән дә шулай булды.

Аннары мине өстәл янына чакырдылар. Өстәл тирәсендә симез-симез немецлар утыра иде. Бер читтә – тәрҗемәче.

Араларында берсе, ни өчендер, миңа бик озак карап торды. Күзлеген бер салды, бер киде. Кыска һәм юан бармаклары белән яшел тышлы папкага суккалап алды. Аннары башын арткарак салып, иреннәрен ялап куйды.

Озакка тартылган бу пауза минем эчемне пошырып җибәрде. Немец, минем йөземә карап, нәрсәдер уйлый иде кебек. Белмим, нәрсә уйлагандыр. Ләкин ул минем уйларымны белсә, әлбәттә, муеныма шунда ук бау салыныр иде.

Шулай күзгә-күз карашып торганнан соң, немец эшкә кереште. Ул өстәл өстендәге өелеп торган карточкаларның берсен кул астына алды да, инде бу юлы минем өстемә ташланырга әзерләнгән эт кебек:

– Наме? – дип өреп куйды.

 Тәрҗемәче:

– Фамилияң ничек? – диде.

Бу шактый зур карточкага әсирнең туган ягы, яше, өйләнгәнме, өйләнмәгәнме икәнлеге, кайсы частьта хезмәт иткәнлеге, Аллага ышанамы, ышанмыймы һәм тагы бик күп сораулар куелган иде.

Немец җавапларны яза барды. Карточка янәшә өстәлгә бирелде. Карт кына немец минем җиңнәремне сызгандырды һәм үзе, кулларымнан тотып, ун бармагымны да буяу сөрткән «мендәргә» бастырды. Аннары минем бармакларымны баягы карточкага китереп куйдырды. Карточкага ун кара тап төшеп калды. Бу минем бармакларымның эзләре иде. Әгәр миңа бу ят илдә үләргә туры килсә, кем да булса, бу бармак эзләренә карап, минем дөньяда ничек гомер итүем турында, бәлки, начар сүз әйтмәс. Әгәр ул кешенең намусы бетмәгән булса, мине кызганыр. Ләкин немецка бу эзләр башка теләк өчен кирәк иде. Ул немец миннән курка һәм минем рәсемем белән генә канәгатьләнми, бармак эзләрен дә документка теркәп куя. Янәсе, кара, качсаң, без сине тотарбыз, безгә каршы таш алсаң, бармак эзләренә карап белербез. «Без көчлеләр!» – димәкче немец. Ә, минемчә, бу бармак эзләре төшерелгән карточка иң элек фашистның көчсезлеген күрсәтә торган документ иде.

Әгәр каракларның, кеше үтерүчеләрнең бармак эзләрен кәгазьгә төшереп куялар икән һәм бу криминалистикада беркадәр акланган эш икән, иң элек шушы өстәл тирәсендә утыручы немецларның һәм аларның башлыгы Гитлерның бармак эзләре карточкага нигә төшерелми соң? Алар – караклар да, кеше үтерүчеләр дә.  Ә без, рус әсирләре, – саф намуслы кешеләр. Гестапоның бу пычрак эше безнең вөҗданыбызны какты. Без дәшмәдек, әмма күңелдән моңа тирән нәфрәтебезне белдердек. Бу камчысыз җан кыйнау кемне генә нәфрәт утында яндырмады икән?..

Ишегалдына чыккач, безне морҗасыннан кара төтен чыгып торган икенче бер бина янына алып килделәр.

– Кухня, – диде безнең бер иптәшебез.

Безгә биредә яртышар литр баланда бирделәр. Аз гына кәбестә яфраклары, шалкан һәм бәрәңге кисәкләре салынган, тәме мичкәдә бик озак тынчып утырган юынтык су исен хәтерләткән тозсыз бернәрсә иде бу.

Безнең котелоклар тиз бушады. Тамак ач калды.

– Вот, – диде бер иптәш, кашыгы белән котелок читенә сугып, – бар иде вакытлар, минсиңайтим, хатын өстәлгә аш чыгарып куяр иде, бүлмәгә хуш исләр таралып китәр иде. Утыр, җаныем, тамагың ачкандыр, дияр иде… – Сөйләүче туктап калды, ул тагын кашыгы белән котелогына сугып алды. Гүя ул шул хатыны салган ашны чынлап торып ашарга җыена иде.

– Йә, шуннан соң? – диде Володя. Күрәсең, аш турында әңгәмәне бик тыңлыйсы килә иде аның.

– Шуннан соңмы? Шуннан соң, энем, минсиңайтим, кашыкны кулга ипләп кенә аласың да, авызга тутырып икмәк кабасың да ашый башлыйсың. Ашыйсың бер тәлинкә, ашыйсың икене…

Аш турында сүз барыбызга да ошап китте. Һәркем туган өен күз алдына китерде.

– Вот шуннан соң, минсиңайтим, – дип, сөйләүче сүзен дәвам итте, – ашны ашап бетерүең була, өстәлгә кыздырылган ит килеп утыра. Бәрәңге белән, суган белән, әлбәттә. Анысын да сыпырып саласың, минсиңайтим. Ә хатын һаман кыстый. Аша, аша, җаныем, ди, минсиңайтим…

Әсир иреннәрен ялап куйды һәм, бераз тынып торгач:

– Бар иде вакытлар… – дип сүзен бетерде.

Ләкин баракта сүз туктамады. Тагын кемдер сүзгә кереште. Безгә аның йөзе күренми, тавышы гына ишетелә иде.

– Сезнеңчә, иң тәмле аш нәрсә? – дип сорады ул.

Бер минутка барак тып-тын булып калды.

Чыннан да, иң тәмле аш нәрсә соң? Мин үзем дә уйга калдым. Ач вакытта иң тәмле ашны белүе бигрәк тә кыен. Ач кешегә нәрсә тәмле түгел?

Володя, елмаеп, минем күзләремә карый. Бу сорауга тик мин генә җавап бирә ала дип уйлый, күрәсең.

Минем башыма бер генә нәрсә дә килми. Миңа калса, хәзер иң тәмле ашамлык икмәк иде.

Ә бер әсир әйтә:

– Иң тәмле аш – ул, егетләр, беләсегез килсә, украин чумары. Менә, ичмасам, аш: йодрык-йодрык камыр калҗаларын йотып кына җибәрәсең…

– Таптың аш, вот синең Себер пилмәннәрен ашаганың булса әйтер идең, ичмасам, аш, дип. Борычлап, серкә салып җибәрсәң, телеңне йотарсың…

Мин дә, бу сүзләрне тыңлый торгач, ирексез шул хисләргә бирелеп киттем. Мин дә дусларыма татар ашлары турында, пәрәмәч, бәлеш, өчпочмак турында сөйләргә җыенган идем, ләкин миңа чират җитми калды. Сөйләүчеләр күптин-күп иде.

Ә Володя беләкләренә башын куеп, кара күзләрен елтыратып тыңлап ята. Ул, бәлки, бу минутта үзен анасы янында кебек хис иткәндер. Бәлки, анасы аның каршысына кызарып кына пешкән тәмле пироглар куйгандыр да: «Аша, улым, аша», – дип әйтәдер. Бәлки, Володя шуны исенә төшереп елмаядыр.

Сүз кинәт өзелеп калды. Тагын немец командасы ишетелде. Без бараклардан чыктык.

Немецлар безне ике төркемгә бүлделәр. Бер төркемне лагерьның бер ягына алып киттеләр. Икенче төркем икенче якка юнәлде.

Безне таш өеме янына китереп туктаттылар һәм һәрберебезгә берәр таш алырга куштылар. Без, җилкәләребезгә ташлар күтәреп, яңадан сафка тезелдек. Немецлар, як-якка басып:

– Марш, марш! – дип кычкыра башладылар.

Без кузгалдык. Ярты юлда бая бүленеп киткән иптәшләребезне очраттык. Алар да, безнең шикелле үк, җилкәләренә ташлар күтәреп, бу якка таба киләләр иде.

Без ташларны лагерьның теге ягына илтеп ташладык. Һәм яңадан килгән урыныбызга юнәлдек. Ярты юлда тагын иптәшләребезне очраттык. Алар да кире әйләнеп киләләр иде.

Безгә тагын ташлар күтәрттеләр һәм яңадан сафка тезеп алып киттеләр.

Без кичкә кадәр лагерь ишегалдында арлы-бирле таш күтәреп йөрдек. Ләкин таш өеме һич кимеми иде. Чөнки без китергән ташларны безнең иптәшләребез элеккеге урынына алып китәләр, алар китергән ташларны без ала идек. Болай эшләгәндә, бу таш өеме мең елда да бетәсе түгел иде.

Без арыдык. Инде кайбер әсирләр юлда егылып кала башладылар. Немецлар, алар янына килеп, бар көчләренә акыралар. Итекләре белән тибәләр. Әгәр кем дә булса иптәшенә ярдәм итәргә теләп тукталып калса, аңа да камчы эләгә.

Бу, әлбәттә, безне мыскыл итү иде. Һичбер кирәге булмаган бу эш безне кыйнар өчен сылтау эзләү генә иде.

Фашистлар провокация юлы белән безне үлемгә этәрәләр. Әгәр берәребез каршы күтәрелсә, алар пистолетларын итек балтырларында әзер тоталар. Фашистлар кан телиләр иде.

Кич булды. Без, баракларга кереп, коры койкаларга яттык. Ләкин бу ял озакка бармады. Баракка тагын немецлар килеп керде. Барыбызны да койкадан куып төшерделәр. Яңадан койкаларга менәргә команда бирделәр. Күпләр хәлсез, алар тиз генә менеп өлгерә алмыйлар. Ә немецлар, шуны гына көткән кебек, ул хәлсез әсиргә таяк белән сугалар. Әсир идәнгә егыла, авызыннан ак күбек килә башлый. Фашист, тынычланып, аның яныннан китә.

Лагерь өстенә мыштым гына төн үрмәли. Баракка кечкенә генә тәрәзәләрдән караңгылык тула башлый һәм, озак та үтми, барак дөм-караңгы булып кала.

Без тын ятабыз. Бу тынлыкны бер генә сүз белән дә бозасы килми. Шул тынлыкта гына безгә сулыш алырга мөмкин кебек.

Мин беләм: хәзер һәркем үз язмышын уйлый. Уйлары белән туган ягына кайта, караңгыда ул уйлар бик якты булып күренәләр.

Ишетәм: кемдер сулкылдап-сулкылдап елый. Кемдер авыр ыңгыраша.

Володя миңа сыенып яткан. Бер кулын минем өстемә куйган. Ләкин йокламый, кинәт-кинәт дерт итеп сискәнеп китә.

Менә кайдадыр еракта-еракта бомбалар гөрселдәгән тавышлар ишетелә. Володя башын күтәреп тыңлый. Лагерьда сирена улый башлый. Улый гына түгел, яраланган бүре кебек акыра.

– Киләләр, киләләр, – ди кемдер.

Самолётлар тагын якынрак гөрләшәләр, һәм кайдадыр бомбалар ярылган тавышлар ишетелеп куя. Җир дерелдәп китә.       Ә безгә барыбер. Ул бомбалар безнең барак өстенә төшсә дә, безгә барыбер. Бәлки, алай яхшырак булыр. Ичмасам, иртәгә тагын газаплы көнне күрергә туры килмәс. Их, чыннан да, шулай булсын иде, йә иртәгә җиргә бәхетле көн тусын иде.

Сирена улавыннан туктый. Самолётлар гөрләве ераклаша  бара. Лагерьда тынлык. Тик койма буйларында сакчы белән овчарка эте генә арлы-бирле йөреп торалар.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации