Электронная библиотека » Набиулла Давлетшин » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Набиулла Давлетшин


Жанр: Советская литература, Классика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 17 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Карантин

Инде кыш уртасы җитеп килә иде. Көннәр озыная башлады. Кояш югарырак күтәрелә бара. Төш вакытында тәрәзә төпләре җылынып китә.

Әсирләр шул тәрәзәләр алдына җыелышып утыралар. Кояш яктысында аларның йөзләре сап-сары, кибеп беткән яфракка охшый. Нечкәреп калган кан тамырлары ачык беленә. Сакал-мыеклары керпе энәләре кебек тырпаеп тора. Чигә сөякләре бит тиресен менә-менә тишеп чыгар кебек. Бу кешеләр каны суырылып беткән мумияне хәтерләтәләр иде.

Чыннан да, әгәр әсирне үлгәч шул көенчә саклап булса, аны мең елдан соң күргән кеше дә нинди газаплар аша узганын күз алдына китерә алыр иде. Кеше ачлыктан гына да, кайгыдан гына да болай ябыкмый. Кешене бары хурлыклы тоткынлык кына шушы кипкән мумия хәленә китерә.

Фашизм үзенең җинаятен үлек әсир белән бергә җир астына яшерә барды. Ул кабер өстен беленмәслек итеп җир белән тигезләде. Ләкин тарих күзе барысын да күрде. Ул үзенең китабына җинаятьченең исемен акка кара белән теркәп калдырды. Тарих сүзе онытылмас!..

Бүген безнең барактан тагын унлап кешене алып чыктылар. Бу аларның соңгы юлы иде.

Тиф авыруы һаман көчәя бара. Хәзер инде бер генә баракта да бу йогышлы авыру белән җәфаланмаган кеше юк. Лагерь ишегалдында, ачык һавада, кинәт егылып үлүчеләрне мин аз күрмәдем. Алар кайвакыт шунда икешәр көн яталар иде. Бу үлем дөньясыннан инде беркем дә исән чыгарга уйламый.

Болай җәфалануның авырлыгын мин сүз белән генә әйтеп бирә алмыйм. Моны үзеңә кичерергә кирәк. Ләкин бу кичерешне үз гомерендә беркем дә күрмәсен! Мин шуны телим сезгә, кешеләр!

Лагерь коменданты тиф авыруының меңләгән әсирләрне кабергә алып китүен бик яхшы белә иде. Һәм ул «ашыгыч чаралар» күрә башлады.

Беркөнне лагерь капкалары тирәсендә балта, чүкеч тоткан немецлар күренде. Алар капкаларны яңадан ныгыттылар. Коймаларга яңадан тимерчыбык тартып чыктылар.

Аннары тимерчыбык койма аша агачтан ясаган озын тагараклар сузып куйдылар. Тагараклар янына кереп-чыгып йөрер өчен ишек калдырдылар. Читтән караганда, бу зур тимер читлеккә охшый иде.

– Бу нәрсә икән? – дип уйлаштык без. Кичкә таба барысы дә аңлашылды.

Лагерь капкасы өстенә һәр почмак саен «карантин» дип язылган такталар куелды. Алар каберлектәге зур тәреләргә охшап торалар.

Шул көннән соң безнең лагерьга су да, баланда өчен китерелгән шалкан, чөгендер дә бары шул тагаракларга гына салына башлады. Лагерьга һичкем керми, һичкем чыкмый. Биредән бары кабергә генә юл калды.

Бу кайсы гасыр?

Безнең хәл тагын да начарланды. Беренче очрашкан чакларда күңелле генә күренгән Панченко, ничектер, бик уйчан булып китте. Никита үзенең «сәгать мастерское» н япты.

– Хәзер инде фрицлар бире кермәсләр, – дип, сәгатьләрен, барысын да бергә төреп, кесәсенә салды. Аннан соң нәрсәдер исенә төшкән кебек: – Туктагыз әле, – диде дә, сәгатьләрне кесәсеннән кире алып, төенен сүтеп җибәрде: – Сезгә бүләгем булсын, – дип, Панченкога да, Гришага да, миңа да берәр кул сәгате бирде. – Үлеп калсам, искә алырсыз, фриц сораса, «Ул үлде. Сәгатьләрне Алланың үзенә күрсәтергә алып китте» дип әйтерсең, – диде.

Хәзер немецлар безгә койма аша гына карап торалар. Без аларга карыйбыз. Без бу яктан фашистка ләгънәтләр яудырабыз. Ләкин башына мөгезле каска кигән газраилгә ләгънәт сүзе үтәме соң? Ул, тел белмәгән ниндидер бер кыргый хайван кебек, койма буенда йөри. Аның күз каршында бары тик явызлык кына чагыла.

Ләкин ул үзе дә курка. Әйтерсең шул тимерчыбыклы койма астыннан ниндидер бер кул сузылыр да аны тотып алып, буып ташлар кебек тоела аңа. Чөнки фашист үзенең җинаятен үзе күреп тора. Ә җинаятьчене җир үз өстендә озак йөртми. Фашист безнең каршыбызда әле тере булса да, гаделлек алдында ул инде үлек. Тарих аңа шушы соңгы хөкемен чыгарган иде.

Тагын көннәр узды. Кояш тагын да җылыта төште. Инде барак түбәләренә төркем-төркем чыпчыклар кунып, үзара нәрсәдер сөйләшкән кебек чыркылдаша башладылар. Язга күп калмады. Мин барак тәрәзәләреннән еракка-еракка карыйм. Офык читенә сыек кына томан җәелә. Шул томан эчендә башлары киселгән наратлар тып-тын басып торалар. Ә тагын да арырак аксыл болытлар кар тауларына охшыйлар.

Шулай карый торгач, болытлар аша бик матур юл күренә кебек, һәм шул юлдан каядыр китәсе килә. Бу җирдән мәңге югаласы килә. Ләкин баракта авыруларның ыңгырашкан тавышлары уйларны кинәт туздырып җибәрә. Канатланган хыял талпынудан туктап кала. Тагын моңсу, тагын авыр булып китә.

Соңгы көннәрдә Гриша үзен бик начар сизә башлады. Ул инде берничә көннән бирле башым авырта дип зарлана. Ә бүген иртә белән аның йөзе әллә ничек булып агарынган, бит уртасы кызарган, иреннәре бер-берсенә ябышып көйгән иде.

– Син авырыйсың бугай? – дидем мин аңа.

– Да, парень, кызышып торам, чигә төпләрем авырта.

– Болай гынадыр, – ди Никита, – салкын тигән, синең кебек арыслан да авырып торса, безгә инде прямо капут дияргә генә кала…

Гриша, – чыннан да, зур гәүдәле, эре сөякле, киң җилкәле кеше. Ул, барыбыздан да ябыграк булуга карамастан, көчлерәк күренә иде.

Никитаны мин аңлыйм. Ул шулай юатырга тели иде.

– Әлбәттә, суык тигән, – дим мин дә.

Әмма ничек кенә тынычландырмыйк, бу юлы инде безнең дустыбызга да тиф авыруы эләккән иде.

Төш чагында баланда алып кердек. Гришага бирмәделәр. Чөнки баланда чиратта торган кешегә генә бирелә иде. Без өчебез дә Гришага үз өлешебездән карабодай суы салып бирдек.

– Ашап кара әле, Гришук, – диде Панченко, аңа кашык белән баланда сузып. – Бүген, парень, баландага май салганнар, бульон кебек бик тәмле…

– Юк, бармый, әче, – диде Гриша һәм яңадан башын Панченконың беләгенә салды.

Без бер-беребезнең күзләренә караштык. Сөйләшүнең артык мәгънәсе юк иде. Үлем безнең дустыбызга да килеп җитте. Гриша яшь, көчле һәм үлемгә бирешмәс кебек иде әле. Аның сулышы да тыныч, һәм ул башкалар кебек саташмый да.

Әмма без хаталанганбыз. Бу Гришаның соңгы көне булган. Без авыру янында бик озак утырдык, мин, чүпрәккә кар җыеп, Гришаның маңгаена куеп торам. Кар берничә минутта эреп бетә. Панченко тагын кар китерә. Шулай алмаш-тилмәш без авыруны карыйбыз. Кичкырын Гриша саташа башлады. Ул кемнәрнеңдер исемнәрен әйтә, алар белән сөйләшә. Аннары көлеп җибәрә яки кычкырып елый башлый.

Никита аны тынычландырырга тырыша:

– Җитәр, җитәр, Гришук. Ярамый алай, төн җиткәч, йокларга вакыт, – ди.

Гриша аңламый. Ул:

– Янабыз, янабыз! – дип кычкыра һәм урыныннан сикереп тормакчы була.

Без аны өчәүләп кулларыннан, аякларыннан тотып торабыз.

Таң алдыннан Гриша тынычланды. Башына куйган юеш чүпрәкне алырга кушты. Аннары вакытны сорады.

– Бүген нинди көн? – диде тагын Гриша.

– Җомга.

– Җомга… – дип кабатлады безнең дус. – Ә кайсы гасыр, беләсеңме? – Ул бик гаҗәпләнеп безгә карады. Әйтерсең лә ул инде дөньяда барлык белгән нәрсәләрен оныткан иде.

– 1942 ел, егерменче гасыр, – диде Панченко.

– Шулаймы? – диде Гриша, нәрсәдер уйлаган кебек, күзләрен йомды һәм йоклап китте.

Без тынычландык. Иптәшебезне уртага алып, аның янына яттык.

Кинәт мин ниндидер тавышка уянып киттем. Инде таң аткан иде. Мин Гришаның йөзенә карадым. Ул хәрәкәтсез, ничектер бик сәер булып ята. Тиз генә иптәшләремне уяттым. Никита Гришаның маңгаена кулын куйды да кинәт куркынып кире алды.

– Салкын, – диде, – Гришук, Гришук, – дип, ул Гришаны төрткәләп йокыдан уятмакчы булды.

Гриша уянмады. Аның бөтен гәүдәсе такта кебек катып калган иде.

– Үлгән, – диде Никита, – Гриша үлгән…

Ә Гриша, нәрсәгәдер исе киткән кебек, күзләрен зур ачып, еракка-еракка карап ята. Гүя ул кемнедер көтә иде.

Качарга, качарга!

Гришаның үлеме безнең күңелләрне тирән яралады. Без инде дүрт иптәш, бер ана балалары кебек, бер-беребезгә ияләшеп җиткән идек. Бу авыр язмышта дусны югалту безнең өчен никадәр авыр икәнен син, укучым, яхшы аңлыйсыңдыр. Тоткынлыкта бу үлем икеләтә авыр була. Биредә кешенең исеме дә юкка чыга, кабере дә беленми кала. Әйтерсең ул кеше җирдә яшәмәгән дә. Ә Гришаны анасы, фронтка озатканда, улының болай, шырпы янып сүнгән кебек, кинәт дөньядан югалуын күз алдына китермәү түгел, хәтта уйларга да теләмәгәндер.

Сугыштан анага улының үлгән хәбәре килә. Ул хәбәрдә баланың кайда күмелгәнлеге ачык язылган була. Әлбәттә, ана өчен бу – гомерлек кайгы. Ана елый, ул баласының үлгәнлеген белеп елый.

Ә баласын хәбәрсез югалткан ана нишләргә тиеш? Ул ана баласын һаман көтеп яши. Менә-менә кайтып керер дип өметләнә. Ананы йөрәк сызлавы картайта, ул саргая, чәчләре агарып кала. Бервакыт ул шул кайгыдан авырый башлый, урынга егыла. Ә бала кайтмый да кайтмый.

Сугыш бетәр. Күп аналар үзләренең улларын яңадан күрерләр. Ә Гришаның анасы инде улын күрә алмас. Ләкин ул аны үлгән дип уйламас. Ул һаман баласын өзелеп көтәр һәм соңгы мәртәбә күзләрен йомар алдыннан да ишеккә таба карар.

– Кайтмадымы? – дип сорар.

– Юк, кайтмады, – диярләр аңа.

Ана күзләрендә өмет нурлары әкрен генә сүнәр. Соңгы тамчысы, иң соңгы яшь тамчысы күз керфекләрендә дерелдәп ялтырар да югалыр.

– Улымны, бәгырь кисәгемне күрми үләм ич, – дип, ана үлгәндә дә баласын сагыныр. Бәхетсез ана!

Мин хәзер шул турыда уйлап утырам. Минем дә елыйсым килә. Күзләрдән яшь чыкмый. Бәлки, шуңадыр минем йөрәгемдә бер авыр таш утыра. Ул минем сулыш юлымда тора һәм тынымны кыса кебек.

Безнең ничә көннәр инде бер-беребез белән рәтләп сөйләшкәнебез юк. Панченко һаман авыз эченнән генә җырлый. Аннан соң туктый да, шул җырны үзе тыңлаган кебек, башын бер якка салып тора. Инде күңел ярсуы алай да басылмаса, үзенең котелогына кадак белән төрле сырлар төшерә башлый. Аның котелогына карап, хуҗасының кем икәнлеген, кайсы елда, кайда туганын белергә мөмкин. Чөнки Панченко боларны инде котелок йөзенә язып-сырлап бетергән иде. Хәтта котелокның бер ягында сөйгән кызының исеме дә язылган. Моның белән генә канәгать түгел, ахры, ул эче пошкан саен шул котелокны бизәргә керешә. Йә берәр чәчәк ясый, йә нинди дә булса берәр кошчык рәсеме төшереп куя. Ул котелок музейдагы борынгы заман кешеләренең рәсеме белән язылган хатларына охшый, бу котелокка карап, әсирнең тормыш юлын укырга мөмкин иде.

Бүген исә Панченко котелок йөзенең бер почмагына Гришаның исемен язып куйды һәм матур гына итеп тәре рәсеме төшерде. Бу – Гришаның үлүе турында билге булды. Аннары ул, кесәсеннән кечкенә генә көзге ватыгы чыгарып, үзен карый башлады. Сакал-мыекларын сыпырып куйды.

– Менә шулай өйгә кайтып керәсе иде. Валлаһи, танымаслар…

– Ят кеше дип куып чыгарырлар иде, – дидем мин.

– Пожалуй так, – дип, Панченко елмаеп куйды. Ул уйга калды. Әйтерсең ул онытылып калган ниндидер бер эшен исенә төшерергә тели иде. – Нишләргә соң? – диде ул. – Неужели безгә дә үләргә туры килер?

Бу сүзләр, минем эчемне пошырып, болай да ярсып торган күңелне кузгалттылар.

Чыннан да, нишләргә? Тимерчыбык белән кат-кат уралган лагерьда нишләргә мөмкин соң? Гришаның үлеме безнең көчебезне, рухыбызны алып китте кебек. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Безне ачлык, кайгы һәм тиф куркынычы, шулай җәфалап, һаман үлемгә якынлаштыра бара. Без үлемне күреп торабыз. Аңардан кача алмыйбыз. Үлем, елан кебек, һаман якынрак шуыша.

Никита иртән үк, бараклардан бераз йөреп кайтам, дип чыгып киткән иде. Ул кичкырын гына кайтып керде.

Безнең янга килеп чүгәләде дә кинәт кенә:

– Мин, егетләр, сезнең яннан китәм, – диде.

– Китәсең, кая?

– Африкага.

– Син шаярма, малай, – дип, Панченко сүзгә керешмәкче иде, Никита аны бүлдерде.

– Китәм, үлекләр күмәргә китәм…

Без ышанмадык. Ләкин бу дөрес иде. Никита, лагерь ишегалдында йөргәндә, бер танышын очраткан. Ул лагерьга килгән көннән бирле үлекләр җыештырып йөри икән. Алар үзләре егермеләп кеше икән һәм аерым баракта, бер бүлмәдә торалар икән. Лагерь коменданты аларга икешәр өлеш баланда бирергә кушкан. Шуның өстенә алар үлекләрнең киемнәрен алып, сәгатькә һәм башка әйберләргә алыштыралар икән. Ә ул сәгатьләрне лагерьдан каберлеккә чыга торган капка янында торган поляк солдатына бирәләр икән дә, ул аларга икмәк, тәмәке китерә икән. Ул солдат русча да бик яхшы сөйли икән.

Каберлек капкасы янында поляк солдаты торганын без белә идек. Ләкин әсирләр белән аның алыш-биреш ясавын без беренче кабат ишеттек.

Бу кызыклы хәбәр иде.

Панченко нигәдер борчыла калды. Иреннәрен тешләп куйды. Минем сизүемчә, ачуланырга җыена иде ул.

Никита моны сизеп алды:

– Тукта, ашыкма, тыңлап тор, – диде ул Панченкога.

– Тыңласаң-тыңламасаң да аңлашыла… Бездән сәгатьләреңне кире алырга телисең, – дип, Панченко кулыннан сәгатен чишә башлады.

– Вот дикарь, – диде Никита, – аңлашыла дип маташкан була тагын. Аңлашылса, авызыңны йомып, тик кенә утырыр идең.

– Йә, тагын нәрсә әйтмәкче буласың? – дип, Панченко ачулы күзләре белән Никитага карады.

Никита тавышын әкренәйтә төште һәм, як-ягына каранып:

– Болай ятарга ярамый. Качарга кирәк, – диде.

– Менә монысы сүз, – дип, Панченко бер селкенеп куйды.

Мин дә йокымнан уянган кебек булып киттем.

Соңгы айларда бу турыда безнең бөтенләй уйлаганыбыз юк иде. Күрәсең, тимерчыбыклы коймалар, «карантин» дип язылган такталар безнең күңелләребездәге качу турындагы уйларны бөтенләй сүндергәннәр иде. Менә ул уй тагын уянды. Һәм үзе белән йөрәкләргә көч алып килде кебек.

– Ә ничек качабыз соң? – дип сорадым мин.

– Анысы турында соңыннан, – диде Никита һәм вак-төяк әйберләрен җыештыра башлады.

– Димәк, бездән аерыласың? – диде Панченко, аның баягы ачуы беткән иде инде. Ул дустының болай ташлап китүен сүзсез генә, йөрәгеннән генә кичерергә теләп булса кирәк, башын түбән иде.

Миңа да авыр булды. Миндә көнләшү хисе туды. Никита, хә– зер үк качып, тоткынлыктан котылыр кебек тоелды. Мин ирексез:

– Ә без, без нишлибез соң инде? – дидем. Күзләремә яшь тулды.

Минем Никитадан да, Панченкодан да аерыласым килми иде.

Никита бераз уйланып торды. Ул безне кызгана, бу аның күз карашыннан сизелеп тора иде.

– Вакыт җиткәч килермен, көтегез, – дип, ул ишеккә таба атлады. Аннан соң, кире борылып, безнең янга килде дә шыпырт кына: – Әзерләнә торыгыз. Сездән башка мин беркая да атламыйм, – дип, безнең кулларыбызны кысты.

Без ышандык та, ышанмадык та. Чөнки әле без Никитаның сүзеннән берни дә аңламадык.

– Дүртәү идек, ә хәзер икәү генә калдык, – дип, Панченко миңа якынрак елышып утырды.

Мин Панченконы тынычландырырга теләдем.

– Алдамас, яхшы кеше ул безнең Никита, – дидем.

– Күрербез, – диде Панченко һәм яңадан сырлы котелогын кулына алды.

Үләргә дә терелергә!

Берничә көннән соң без Никитаны очраттык. Ул безне күрү белән ачулана башлады.

– Сез нәрсә, әллә миннән качып йөрисезме? Эзлим-эзлим, таба алмыйм гына бит…

– Әллә безне күмәргә җыенасыңмы? – дидем мин аңа.

– Әйе шул, каян белдең, күмәргә җыенам, – дип, Никита минем җилкәмә сугып алды.

– Тере килешме? – диде Панченко.

– Туктагыз әле, сез каян алдан беләсез? Мин үзем дә сезгә нәкъ шулай дип әйтмәкче идем.

– Үлек җыештыручыдан нәрсә көтәсең инде? – дип, Панченко гадәтенчә тагын кыза башлаган иде, Никита сүзгә кереште:

– Теләсәгез дә, теләмәсәгез дә, сезгә үләргә кирәк булыр, дусларым, – ул каберлек капкасына ымлап күрсәтте.

Никитаның бу сүзләрендә ниндидер бер мәгънә бар иде. Ләкин без төшенә алмый идек әле.

Никита һаман кинаяләп сөйли, ә үзе безне үртәгән кебек көлә.

– Син чынлап сөйлә, – дидем мин аңа.

– Балдалар! Сезнең белән качарга да куркыныч. Сезгә чынлап сөйләп торам лабаса, – диде Никита.

– Ә, вот что! – диде кинәт шатланып Панченко. – Аңлашыла, үләргә дә терелергә!

– Конечно.

– Кайчан?

– Вакыты җиткәч әйтермен.

Никита китәргә ашыкты. Аны носилка тоткан бер әсир көтеп тора иде.

Хәзер миңа да аңлашылды. Безне Никита үлекләр белән бергә каберлеккә алып чыгарга җыена. Без, төн җиткәч, кабердән чыгып качарга тиеш идек. Чөнки каберлекне урап алган тимерчыбык койманы узарга авыр түгел. Анда төнлә белән сакчылар да тормый.

Лагерьдан качар өчен бу, әлбәттә, бердәнбер юл иде. Ләкин куркынычлы иде. Берничә сәгать үлекләр белән янәшә, кабердә ятарга кирәк булачак.

Мин тоткыннар турында күп китаплар укыганым бар. Менә болай качу турында язылган юлларны укырга туры килсә дә, мин ышанмаган булыр идем. Бу – үлемнең үзенең кешене үлемнән коткарырга чакыруы иде.

– Коточкыч бит, – дидем мин Панченкога.

– Кабердән юкка куркасың, юкка. Без менә хәзер дә кабердә ятабыз ич. Аерма бары шунда гына: без тере әле. Ни булса, шул булыр, ә мин риза, – дип, Панченко туп-туры минем күземә карады. Гүя үзенең шул карашы белән мине сынарга тели иде.

– Син ничек уйлыйсың? – диде ул соңыннан.

– Мин риза, – дидем мин, һәм без сүзсез генә үз барагыбызга таба атладык.

Безнең уйлар инде тизрәк бу газаплардан ничек булса да котылу турында иде.

Упкын алдында

Бүген мин төшемдә Гришаны күрдем. Ул минем кулларымнан тотып алган да ниндидер кара сазга өстери, имеш.

– Әйдә, әйдә. Саз төбендә зур шәһәр бар, безне анда көтәләр, – ди, имеш.

Мин:

– Кирәкми, кирәкми, – дип, бар тавышым белән кычкырып җибәрдем һәм шунда ук уянып киттем. Кулларым калтырый, йөрәгем дөп-дөп тибә иде.

Панченко минем тавышыма сискәнеп уянган булса кирәк. Миңа, исе китеп, туп-туры карап тора.

– Нәрсә, әллә албасты бастымы үзеңне? – ди.

Мин төшемне яңадан хәтерләргә тырыштым. Ләкин сөйләргә курыктым. Ярый ла Панченко яхшыга юраса. Әгәр начарга юрап куйса, миңа бик авыр булыр иде.

Көн уртасында минем аяк табаннарым һәм бармак очларым кызыша башлады. Мондый хәлнең бервакытта да булганы юк иде. Мин, шинелем якасын күтәреп, идәнгә яттым. Кичкә таба башым чатнап авырта башлады. Аяк һәм кулларымның эсселеге бергә кушылып, тәнем ут кебек яна башлады. Авызыма ниндидер әче тәм чыкты. Иреннәрем бер-берсенә ябышып калды. Баракта кеше түзмәслек эссе кебек. Шинелем, кызган калай кебек, тәнемне пешерә.

Икенче көнне иртә белән Панченко Никитаны эзләп китте. Озак та үтмәде, ашыгып, Никита да килеп җитте. Ул, йөземә карап та, минем хәлне аңлады. Шулай да ышанасы килмәде, ахрысы:

– Карыйк әле, туганкай, – дип, гимнастёркамны күтәреп карады һәм башын селкеп куйды. Панченкога пышылдап кына нәрсәдер әйтте. Мин аның сүзен ишетмәсәм дә аңладым. Миңа тиф авыруы йоккан иде.

– Кызганыч, – диде Никита. Ул ни өчендер гимнастёрка якасын тарткалап куйды. – Иртәгә юлга чыгасы иде, дускай, – диде ул, миңа иелеп.

Мин аңладым. Димәк, иртәгә качарга. Бу хәбәр миңа көч кертеп җибәргәндәй булды.

– Эш нәрсәдә соң? – дидем мин. – Иртәгә икән, иртәгә… Мин әзер, – дип, башымны күтәреп, терсәкләремә таяндым.

– Бик шәп, – диде Никита. – Молодец, дускай. Бирешмә. Исән-сау котылсак, без сине берәр авылга урнаштырып, авыруың узганчы көтеп торырбыз. Ә аннан соң – үзебезнекеләргә! – дип, Никита бармакларын шартлатып җибәрде. Миңа да күңелле булып китте.

Безнең лагерьда ике барак тиф белән авыручылар өчен билгеләнгән иде. Авыруларны да, үлекләрне дә иң элек шунда кертәләр иде. Ул бараклардан зират капкасына юл якын.

Мине дә Панченко белән Никита көч-хәлгә җитәкләп шунда алып киттеләр.

– Баракка җиткәч, ярты юлны үткән булабыз, – диде Никита, мине рухландырырга тырышып. Мин каберлеккә таба карадым. Анда бары бер генә баз калган иде.

– Аякларың ярыйсы бара әле, – диде Панченко, – болай булгач, иртәгә без… – Панченко тынып калды. Мөгаен, алдашырга теләмәгәндер, чөнки минем аякларым чуеннан койган шикелле авыр, мин көчкә-көчкә генә атлый идем.

Килеп җиттек. Баракта таш идән өстендә авырулар ыңгыраша. Берәүләре инде хәрәкәтсез. Алар безнең дустыбыз Гришага охшыйлар иде. Үлгәннәр икән, дип уйладым мин. Куркыныч булып китте. Әйтерсең мин дә менә хәзер ятармын да үлеп китәрмен кебек. Шулвакыт бөтен тормышым күз алдымнан уза башлады. Каршымда нәни кызым күренеп китте. Гүя ул, бишегенә аягүрә басып, миңа карап тора иде.

Мин шулкадәр аз яшәдем әле, ә хәзер инде үләргә кирәк. Үлеме дә нинди үлем бит! Хурлыклы үлем! Әсирлектә, дошман каршында үлем. Сугышып түгел, ачлыктан, авырудан үлем. Мондый үлемне кеше төшендә дә күрмәсен иде. Мин үлсәм, дөньяда иң кадерле кешем – минем нәни кызым – соңгы минутымда мине күрми кала инде, дип борчылдым мин. Шунда ук икенче бер уй килде. Бо– лай җәфаланып үлгән атаны күргән баланың йөрәгендә гомер буена яра калыр. Юк, ул минем бу үлемемне күрмәсен. Ул мине мәңге тере итеп хәтерендә сакласын. Бу минем иң соңгы тынычлануым иде. Минем тормышым упкын алдына килеп тукталды.

Аерылышу

Тагын көн узды. Барак тәрәзәләрен кара төн пәрдәсе каплады. Һавада бер генә йолдыз да күренми.

Хәлем минут саен авырлаша бара. Тәнемдә эсселек арта. Башыма зур чүкеч белән өзлексез сугып торалар кебек. Колак төбендә тимер чыңы кебек ниндидер тавыш яңгырый.

Панченко минем яныма килеп-китеп йөри. Ул су белән минем башымны чылата.

– Түз, түз, туганкай, тагы бик аз гына көтәсе калды. Без инде бар нәрсәне әзерләп куйдык. Озакламыйча сине үлекләр бүлмәсенә күчерербез. Кара, тыныңны чыгара күрмә. «Үл!..» – ди.

Бу «Үл!» дигән сүз мине калтыратып җибәрде. «Әгәр чыннан да үлеп китсәм…» Шулай да бу куркыныч уйны дусларыма белдерергә теләмәдем. Бу иптәшләрнең күңеленә шик салу булыр иде. Киресенчә:

– Аңлыйм, шикләнмә, – дип, мин дусны тынычландырырга тырыштым. Үзем мөмкин кадәр көчемне җыеп, авыруымны җиңелрәк итеп күрсәтергә маташтым. Хәтта елмайган булдым. Ләкин Панченконың йөзеннән борчылу китмәде. Әлбәттә, минем хәлнең кискенлеген бик яхшы күрә иде ул.

Панченко китеп барды. Төн тагын караңгылана төште. Барак эче төпсез кара баз кебек булып калды.

Мин торып утырдым. Кулларымны як-якка сузып карадым. Көч бар иде әле.

Озак та үтмәде, Никита белән Панченко килеп җиттеләр. Алар пышылдап кына сөйләшәләр.

– Йә, вакыт җитте, – диде Никита.

Бу сүзләр, яшен кебек, минем аңым аша тәнемә, сөякләремә үтеп керделәр. Вакыт җитте, качарга вакыт җитте! Мин шатланып куйдым. Бәлки, бер сәгатьтән без иректә булырбыз дип рухландым.

– Тор, – диде Панченко һәм үзе минем кулларымнан тотып алды. Ул мине күтәреп торгызмакчы булды.

– Юк, үзем торам, – дидем мин һәм, бөтен көчемне җыеп, аягыма бастым. Басуым булды, шунда ук аякларым киселгән кебек булды, мин егылдым. Аяк табаннарымны меңләгән энәләр чәнчеп җәрәхәтлиләр иде, башым муенымда зырылдап әйләнә башлады кебек.

Бу хәлдә бер адым атларга да мөмкин түгел иде. Әгәр мин шушы авыр хәлемдә иптәшләрем белән ерак юлга чыксам, үземне дә, дусларымны да һәлакәткә дучар итәр идем. Минем белән бергә тагын ике кеше әрәм булыр иде. Дусларның ышанычы белән мин шаярырга тиеш түгел. Үз хәлемне белә торып, дуслар җилкәсенә язмышыңны ташлау ул инде дусларыңны яратмау була ич.

Озак уйлап торырга вакыт юк. Минутлар исәпле. Мин иң соңгы сүзне әйтергә тиеш идем.

– Миннән булмый, иптәшләр, – дидем мин.

– Ничек булмасын, юләр. Без сине җитәкләп алып барабыз, – диде Панченко һәм, яңадан мине урынымнан кузгатмакчы булып, баш астыма кулын тыкты.

Мин аны төртеп җибәрдем.

– Кит, кит! – дидем.

Мин аларга үз хәлемне аңлатып торуны инде кирәк санамадым. Алар үзләре дә күрәләр.

Никита минем маңгаема кулын куеп карый.

– Бөтенләй температурасы юк, – ди.

– Просто кәнфитләнә, – ди Панченко.

Мин аңлап торам: алар мине, ничек кенә булса да, урынымнан кузгатырга телиләр иде.

Сизәм: дуслар мине ташларга теләмиләр. Ләкин икеләнеп торырга соң иде инде. Үләчәгемә шигем юк иде. Иптәшләрем, исән– сау котылсалар, минем турыда кемгәдер әйтерләр. Кемдер ул хәбәрне тагын кемгәдер сөйләр, һәм шулай телдән-телгә, колактан-колакка йөри торгач, минем хәлем турындагы хәбәр туган якларыма барып җитәр. Мин дөньядан билгесез югалмам. Мин, үземнең исемемне дусларыма биреп, яшәүгә кайтырмын кебек. Мин бары шуны телим. Бу аерылышу, авыр булса да, котылгысыз иде.

– Нәрсә көтеп торасыз? Китегез, мин качмыйм…

– Шулай ук аерылышабызмыни? – диде Никита, миңа иелә төшеп.

Шулчак мин аның битеннән маңгаема бер салкын тамчы тамганын сиздем. Ачуым килде. Ләкин бу дусның миңа карата соңгы мәхәббәте иде. Бала кебек кычкырып елыйсым килде минем. Иреннәрем калтырый башлады. Ләкин үз-үземне кулга алырга тиеш идем.

– Зинһар өчен дип әйтәм, китегез, мине тыныч калдырыгыз. Аңлыйсызмы, мин качарга теләмим, – дип, мин ахыргы көчемне җыеп талпындым. – Соңгы сүзем шул: исән-сау гына үзебезнекеләргә кайтып җитегез, миннән сәлам әйтегез… – дидем мин.

Шуннан соң инде бернәрсә дә хәтерләмим. Мин йокыга талган кебек оедым. Кемнеңдер кулы минем кулларымны озак тотып торды. Кемдер минем шинелемне рәтләп өстемә япты. Миңа рәхәтрәк булып китте. Әйтерсең ниндидер бер көч, үзенең йомшак канатына салып, мине еракка-еракка очырып бара иде…

Күзләремне ачтым. Тирә-якта ниндидер бик озын буйлы кешеләр ята. Аларның куллары неп-нечкә. Муеннары җеп кебек кенә, башлары зур. Борыннары пычак сырты кебек юка. Яңаклары эчкә батып кергән. Мин аларның берсен дә танымыйм. Кемнәрдер ниндидер телдә сөйлиләр. Мин аңламыйм. «Бу нинди җир?» – дип гаҗәпләнеп карыйм, хәтеремә бернәрсә дә килми.

Әле бит мин яңа гына өйдә идем. Кызым белән урамда уйнап кердем. Ә хәзер мин әллә нинди ят җирдә ятам. Бернәрсә дә аңламыйм, аңламыйм.

Тагын уйлыйм. Тукта, әле мин авырый идем бит дим, әйе, әйе, авырый идем. Димәк, мин саташып ятам. Бу минем күземә генә күренә. Мин тагын күзләремне йомам. Тагын онытырга телим. Кинәт кемдер:

– Ну егет, каты яттың, үләрсең дип уйлаган идем, – диде.

Мин торып утырдым, аңа борылып карадым.

– Сез кем? Мин сезне танымыйм, – дидем.

– Авырудан соң гел шулай була ул, дускай, – диде теге кеше. Аннан соң ул нәрсәдер уйлап алды: – Без синең белән теге баракта очрашкан идек. Исеңдәме, мин рәсем ясап утырганда, син минем яныма килеп карап торган идең…

– Тукта әле, без кайда соң? – дип сорадым мин.

– Без лагерьда, пленда.

Шул сүзләрне аның әйтүе булды, мин болытлардан җиргә егылып төшкән кебек сискәнеп киттем. Мин аңыма кайттым. Мин бары тик өнемне төш дип, ә төшемне өн дип белгәнмен икән. Шул вакытта үзем дә сизмәстән:

– Бу чынмы? – дип сорадым.

Егет эндәшмәде. Әйтергә кирәкми дә иде. Шул минутта дусларым Панченко белән Никита исемә төште. Әйтеп аңлата алмаслык авыр, бик авыр булып китте. Башым түбән иелде. Никиталар инде иректәдер дип уйладым мин. Ә мин калдым. Ичмасам, үлә дә алмадым, дип көрсендем. Үлем мине кызганмаган, ул мине тагын хурлыклы газап тырнакларына ташлап киткән. Их, син, мәрхәмәтсез үлем!

Дусларымны мин инде очрата алмадым. Алар киткәннәр иде.

Менә хәзер, бу юлларны язып утырганда, мин аларны исемә төшерәм. Бәлки, әле кайчан булса мин дусларым белән очрашырмын кебек. Их, шулай булсын иде!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации