Текст книги "Яшəү белəн үлем арасында"
Автор книги: Набиулла Давлетшин
Жанр: Советская литература, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 17 страниц)
Тагын көннәр, атналар узды.
Сугыш дәвам итә. Германия өстендә көндез дә, төнлә дә һава тревогасы булып тора. Мин кайчак, бакчада эшләгәндә, биектә-биектә очкан инглиз бомбовозларын күреп калам. Нәкъ шул чакта җирдән кечкенә генә «мессершмитт» лар күтәрелеп китәләр. Алар урманнарда, агач төпләренә яшеренеп, бомбовозларны көтеп ятканнар.
Озак та үтми, һавада тартыш башлана. Кечкенә «мессер– шмитт» лар бомбовозлар тирәсендә козгын кебек бөтерелеп-бөтерелеп әйләнәләр. Кинәт бомбовозлар үзләренең төз сафларын бозалар. Кайберләре, койрыклы йолдыз кебек, артларыннан ялкын тасмасы сузып, башлары белән түбән атылалар һәм җиргә төшеп шартлыйлар. Аксыл төтен генә һавада җәелеп кала. Кайберләре, тагы да югарырак күтәрелеп, кире үз илләренә таба очалар.
Эшләр болай барса, дим мин, Германияне җиңеп чыгуы җиңел булмас. Күрәсең, ул ничек коралланган! Аның тылын самолётлар саклый! Һәрбер куак төбендә зенитка туплар куелган. Кая карама, шунда тавыш алгычлар һавадагы һәм җирдәге барлык хәрәкәтне тыңлап торалар. Фашистларның бу бастионын җимерер өчен, әле күпме корбан бирергә кирәк булыр?! Әле сугыш күпме кан агызыр, күпме шәһәрләр, авыллар җир йөзеннән югалыр? Кешелекнең гасырлар буе иҗат иткән күпме хәзинәсе сугыш утында янып бетәр?!
Мин, шулай уйлый-уйлый, эшемнән туктап калам. Кулымдагы көрәк гади көрәк кенә түгел, ул кеше үтерүче, җинаятьче коралына әйләнеп киткән кебек була. Мин аның белән минем өчен сугышта корбан булучы дусларыма кабер казыйм кебек тоела. Ул көрәк кулларны гына талдырмый, йөрәкне дә авыр сызлата.
Тукта, мин нишлим соң? Мин җир казыйм. Кемгә казыйм? Немец хатынына. Ә ул кем? Минем дошманым! Димәк, мин дошманыма булышам. Ә аның ире минем илемдә минем халкымны үтереп йөри, минем авылларымны яндыра, шәһәрләремне җимерә. Ә мин биредә аның йортын баетам. Бу ничек булып чыга соң әле? Дөрес, фашист, мылтык төзәп, мине эшләргә мәҗбүр итә. Ләкин моннан нәтиҗә үзгәрми. Ул минем көчемнән файда ала. Аңлагыз: әсирлекнең иң авыр хурлыгы менә шул, дусларым!
Нишләргә соң, нишләргә? Мин яңадан, көрәгемә таянып, җиргә карыйм. Ичмасам, син, җир, ярылып кит. Ярылып кит тә мине үзеңә тартып ал. Оят ич болай яшәргә! Юк, җир эндәшми, җир җавап бирми. Ул минем егылуымны көтеп тора. Әйтерсең, сугышта үлә алмаган өчен, мине шулай газаплар чигеп яшәргә хөкем иткән.
Шундый авыр кичерешләр белән көн узып китә, тагын төн килә. Тагын караңгы бүлмә, тагын авыр сызланулар.
Фронт хәлләре турында без берни дә ишетә алмыйбыз. Ләкин безгә бу хәлләрне немец авылының урамы үзе сөйли иде. Урамда агач аяклы, сыңар куллы солдатлар күбәя бара. Алар капка төпләрендә таякка таянып басып торалар. Без узып барганда, русча берәр сүз әйтеп калалар. Бу безгә генә түгел, немецларның үзләренә дә фронтта эшнең кем файдасына барганын аңлата торган күренеш иде.
Минем исемдә: бервакытны немецлар Сталинград турында бик еш сөйли башладылар. Билгеле, сугыш шул шәһәр тирәсендә бара торган чак иде. Гитлер Сталинградны тиз көндә алачагын һәм Баку нефтенә хуҗа булачагын радио аша белдергән дип әйтәләр иде.
Фрау Якоп бу көннәрдә тагын да матуррак киенеп йөри башлады. Сәүдә кызу бара. Нарат ылысларыннан үргән веноклар аеруча күп үтә. Кечкенә Карл әнисенә булыша, ул кассада акча алып тора. Арткы бүлмәдә ике кыз веноклар үрә. Фрау Якоп аларны ашыктыра. Мин, кечкенә арба белән, урманнан көн буе нарат ботаклары ташыйм.
Ара-тирә фельдфебель килеп китә. Ул иң элек, ни өчендер, миңа җикеренә. Аннары фрау бүлмәсенә кереп, бераз югалып тора. Мондый чакта Карл борчыла башлый. Ул фельдфебельнең һәрбер адымын күзәтә. Кибеттән чыгып, бер бу бүлмәгә, бер теге бүлмәгә кергәләп йөри. Ул нәрсәдер сизенә булса кирәк.
Андый чакта фрау Карлны минем белән урманга җибәрә. Карлның барасы килми, киреләнә. Бала белән ана арасында ниндидер бәрелеш бара. Мин моның сәбәбен беләм. Карл әле үзе моны аңлап җиткерми. Ул бары үзенең бала йөрәге белән сизенә генә. Бу шикләнү әле аның эчендә үзенә сүз таба алмый ята. Ләкин күкрәктән бәреп чыгарга омтыла.
Карл минем белән урманга бара. Авылдан чыккач, ул авыр атлый. Тагын бераз баргач, сүзгә керешә:
– Сталинград зур шәһәрме? – ди.
– Зур шәһәр, – дим мин.
– Матурмы?
– Бик матур.
– Синең анда булганың бармы?
– Мин анда яшәгән идем…
Карл тагын минем белән сөйләшергә тели. Ләкин мин немецча бик аз беләм. Әле бу сорауларын да бик авырлык белән генә аңладым.
Карл тынып кала. Без урманга килеп җитәбез. Арбага ылыслы ботаклар төйибез. Карл бу юлы инде миңа булыша. Авылга кадәр арбаны этешеп килә. Авылга җитү белән, өенә йөгерә. Өйдә бит фельдфебель утыра… Мин аның артыннан карап калам. Үзем уйлыйм, кайчан да булса ана белән бала арасында чынлап сөйләшү булачак, дим.
Бүген төш чагында урманнан кайткач, фрау Якоп мине, бик ашыгып, өйгә чакырып кертте. Аның йөзе шат иде. Өйдә радио ниндидер бер көй чыңлатып уйный. Гадәттә, бу соңгы хәбәрләр тапшырыр алдыннан җырлана торган көй иде.
Фрау Якоп мине радио каршына ук китереп утыртты.
– Тыңла, хәзер Сталинградны алу турында хәбәр булачак, Сталинград капут! – диде ул.
Минем аркам буйлап салкын йөгерде. Бу минем анамның үлүе турында кинәт әйтелгән хәбәр кебек авыр тоелды.
Менә диктор сөйли башлады. Мин аның сөйләшүендә бары Сталинград дигән сүзләрне генә аңлап калдым.
Диктор сөйләвеннән туктады. Мин фрау Якопка күтәрелеп карадым. Аның йөзендә әле хәзер генә уйнаган шатлык югалган иде инде. Ләкин ул миңа үзенең борчылуын сиздермәскә тырышты.
– Һейне Сталинград некс капут, морген капут, – дип, миңа йортка чыгарга кушты.
«Әһә, – дидем мин, эчемнән генә, – бүген Сталинградны ала алмаганнар, иртәгә ышандырганнар. Ә кичә, бүген алабыз, дигәннәр иде». Мин ишегалдына чыктым.
Икенче көнне фрау Якоп нәкъ көн уртасында тагын мине өйгә чакырып кертте.
– Тыңла, – диде ул, радиога күрсәтеп, – Сталинград капут!
Немец хатынының миңа Сталинград шәһәренең алынуын үз колагым белән ишеттерәсе килә иде. Гүя ул: «Кара, әнә сезнең Сталинград немец солдатының аяк астында ята, әнә ул яна, җирдән югала, аның урынында Германия байрагы җилферди», – дип әйтергә тели иде.
Ләкин бу юлы диктор «Сталинград» дигән сүзне бер генә тапкыр да телгә алмады. Мин фрау Якопка текәлеп карадым. Фрау бу юлы бөтенләй кәефсезләнгән иде. Ул, ашыга-ашыга, стаканга валериан тамчысы тамызды да тизрәк эчеп җибәрде. Аннан соң тирән сулыш алды, кулын күкрәгенә куйды, йөрәк турысын капшап карады.
Миңа аның аңлатуы кирәк түгел иде. Барысы да аңлашылды ич. Валериан тамчыларын тикмәгә генә ул кадәр күп итеп эчмиләр… мин моны беләм, фрау Якоп!
Ишегалдына чыкканда, мин бөтенләй башка кеше идем. Сизәм: йөрәгем сикерә, шатлыгым күкрәгемә сыймый. Минем бу минутта бар тавышым белән:
– Сталинград исән! Ишетәсезме, Сталинград исән! – дип кычкырасым килә иде.
Шуннан соң озак та үтмәде, Гитлер армиясенең Сталин– град янында хурлыклы рәвештә тар-мар булуы бөтен Германиягә таралды. Бу хәбәрне беркемнән дә, берничек тә яшерергә мөмкин түгел, чөнки бу яра дошманның нәкъ йөрәк турысында иде. Ә йөрәк турысындагы яра – куркынычлы яра ул. Андый яралының ыңгырашуы ерак ишетелә.
Сталинград янында Гитлер башына китереп суккан совет йодрыгы бөтен Германияне дер селкетеп куйды. Һәрбер немец яшәгән йортта бомба шартлаган кебек булды.
Немецларның безгә ачуы артты. Без моны үз җилкәбездә татыдык. Шул көннәрдә бургомистр үзендә эшләүче бер әсирнең кабыргасын сәнәк сабы белән сугып сындырды. Күп әсирләр кыйналып кайттылар. Күпләребез берничә көн буена ач эшләделәр. Хуҗалар бездән Сталинград үчен алалар. Ләкин бу ахмаклык бары тик фашистларның көчсез икәнлеген, куркак икәнлеген генә фаш итә иде.
Фрау Якоп өч көн буена миңа бер генә кисәк тә икмәк бирмәде. Ул мине тавыкларга дип пешерелгән вак бәрәңге белән «сыйлады». Ләкин ул көннәрдә бездә ашау кайгысы идеме? Без шатлык белән тук идек!
Әгәр без берәр нәрсә турында көлешеп сөйләшә башласак, немец солдатлары безгә ачуланып карыйлар. Күрәсең, алар безне, Сталинград турында сөйлиләр, немецлардан көләләр, дип уйлыйлар иде бугай.
Фельдфебель үз чиратында яңа җәза уйлап тапты. Эштән кайткач, ул безне стройга тездерә һәм ярты сәгать ишегалдында чаптырып йөртә. Арып егылганнарны солдатлар кыйнап торгызалар.
Бүлмәгә кергәч, без нарларга сузылып ятабыз. Шунда берәү:
– Сталинград нихәлдә икән? – дип сорап куя.
Икенче берәү:
– Сталинград яши! – дип җавап бирә.
– Алай булгач, тыныч йокы, якташлар, – ди тагын берәү.
Без шулай әкрен генә йокыга китәбез.
Ятим анаФрау Якопның авылдан шактый еракта бәрәңге бакчасы бар иде. Мин бүген шунда эшкә килдем. Вакыт иртә иде әле.
Тирә-якта кырлар. Ләкин бездәге шикелле киң дөнья кайда ул! Бездә кырларның чикләренә күз карашың җитми. Безнең кырларны иген диңгезе дип әйтү, чыннан да, урынлы сүз икән. Ә биредә нәрсә? Бер авылдан бер авыл күренеп тора. Таш юллар кыр өстен рәшәткә челтәрләре кебек аркылы-торкылы бүлгәләп бетергәннәр. Уңга карасаң, иген басуы күрәсең, сулга карасаң, борчак кыры, тагын арырак бәрәңге бакчасы йә чөгендер үсеп утыра. Читтән күзәткәндә, биредәге кыр корама юрганга охшый. Ни өчендер, тегендә-монда таш тәреләр утыртылган. Ул тәреләрдә, кулларын як-якка җәеп, ялангач Иисус асылынып тора. Бу бай хуҗаның ызан билгесеме, әллә биредә динне үзләренчә шулай ихтирам итүләреме? Ялангач Иисуска карап, мин аптырый идем. Ерактан бу тәреләр күңелгә ниндидер шом салалар. Әйтерсең кемнәрнедер үтереп, шунда күмеп калдырганнар кебек иде.
Фрау Якопның бәрәңге бакчасы юл буенда. Биредән әледән-әле җәяүлеләр, ат җиккән крестьяннар, кайчакта йөк машиналары узып тора. Кайчакта минем иптәшләрем шуннан узып китәләр. Алар да кырга эшкә баралар.
Мин китмән белән бәрәңге төбен өям. Бүген миңа шушы эш кушылган иде. Эшли-эшли, юлдан бер ераклашам, бер яңадан юл читенә килеп чыгам. Шулай эшләп торганда, бәрәңге буразналары арасында язулы кәгазьләр күрдем! Нәрсә бу дип, берсен кулыма алып карый башладым. Кәгазьдәге сүзләрне укымакчы булып маташам. Ләкин бер генә сүзе дә аңлашылмый иде. Кәгазьнең икенче ягын әйләндереп карый башладым. Анда фронт картасы төшерелгән. Биредә Мәскәүдән, Сталинградтан, Кырым ягыннан Германия җиренә кызыл уклар сузылган. Шулай ук Англия континентыннан да, Германия җирләренә таба күрсәтеп, шундый ук сызыклар ясалган. Бу уклар, яшен кебек атылып килеп, ерткычның корсагын тишеп керәләр сыман. Германия ут астында! Аңа һөҗүм килә. Мин моны тиз аңладым. Бу төнлә белән Германия өстенә самолётлардан ташланган прокламацияләр иде.
– Менә синең хәлең нинди икән, «Бөек Германия!» – дидем мин, шатланып. – Болай булса, синең күп гомерең калмаган! Бик тиз синең бугазыңнан килеп тотарлар. Без әле синең аякларыңны дерелдәтә-дерелдәтә җан бирәсе көнеңне күрербез…
Шатлыклы хисләр миңа канат үстереп җибәрделәр кебек. Әлегә кадәр мине борчып алҗыткан билгесезлек, таш кебек шуып, җилкәмнән төште.
Кичен иптәшләрем белән очрашкач, аларга әйтергә яңа хәбәр бар иде. Бер прокламацияне мин, юл читенә чыгып, җиргә күмеп куйдым.
Ярый әле күмеп куйдым. Озак та үтмәде, юл өстендә җиңел машиналар күренде. Алардан немец полицайлары төшеп, кыр буйлап таралдылар. Алар, туктап-туктап, җирдән нәрсәләрдер иелеп алалар. Минем аңлавымча, шул прокламацияләрне җыеп йөриләр иде.
Аз гына кичектегез дип, берни белмәгән кебек, китмәнем белән бәрәңге төбен йомшартырга керештем.
Менә полицайлар минем янга килеп җиттеләр, минем тирәмдә сибелеп яткан кәгазьләрне ашыга-ашыга җыеп алдылар. Бер полицай минем эшләгәнне карап торды. Аннары бер иптәшенә нәрсәдер әйтте. Шунда алар барысы да туктап калдылар, тиз генә мине урап алдылар. Берсе кулларымны күтәрергә кушты. Икенчесе кесәләремне тентеде. Култык асларымны, куен эчемне капшады. Алар, прокламация алып калмаганмы, дип шикләнәләр иде.
Полицайлар китеп бардылар.
Көн инде төшкә авышып килә иде. Юлдан төшке ашка кайтып баручылар уза башлады. Тиздән кырда һичкем калмады.
Мин юл читенә чыгып утырдым. Аякларымнан башмакларымны салып, бер читкә куйдым. Балакларымны сызгандым. Пиджагымны да салып ташладым. Тәнем кояшны сагынган иде.
Мин теге прокламацияне, казып алып, яңадан карый башладым. Кайбер сүзләрен укып аңларга тырыштым…
Юл өстендә бер хатын күренде. Мин тиз генә кулымдагы язуны җиргә күмеп куйдым. Хатын якынлашты. Киеме бик иске. Чәчләре ап-ак, киндер сүсе кебек тузгып тора. Картлыктан гәүдәсе бөкрәйгән. Кулында таяк. Шул таяк булмаса, йөзе белән җиргә капланыр иде кебек күренә. Җилкәсенә, як-якка төшереп, оеклар аскан. Оек эчендә генә төенчекләр беленеп тора.
Әйе, бу гади немец карчыгы иде. Аның йөзендәге санап бетергесез тирән сызыклар минем үз анамны хәтерләттеләр. Аның йөзе дә шундый тирән җыерчыклар белән сызгаланган иде. Ә минем анам тол хатын булып гомер итте. Ул үз тормышында азмы михнәт күргән, азмы сагышлар кичергән? Бәлки, менә хәзер минем яныма килеп туктаган немец карчыгының да язмышы шундый булгандыр, дип уйладым мин.
Карчык килеп туктады да, нәрсә әйтергә белмичә, миңа карап тора башлады.
Мин аңа:
– Гутен таг, альтмуттер! – дидем.
Карчык, таягына ныграк таянып, гәүдәсен турайтты. Шунда мин аның елмайган күзләрен күреп калдым.
– Гутен таг, майн зон, – диде ул, тагын да якынрак килеп.
Без бер-беребезгә карашып калдык. Мин тел аңламыйм, ә карчык нәрсә әйтергә белми аптырап тора. Ул тирә-ягына каранып алды да, таягын култыгына кыстырып, бармаклары белән рәшәткәле тәрәзә ясап күрсәтте.
– Майн зон политише, – диде.
Мин аңлап алдым: карчыкның улы политик эш өчен төрмәдә утыра икән. Карчык, шушы сүзләре белән: «Мин сиңа дошман түгел, минем улым да бу фашистлар илендә газап чигә, ул – синең дустың», – дип әйтергә тели иде. Карчык башын чайкады, таягы белән җиргә төртеп алды.
– Гитлер некс гут, – диде ул.
– Гитлер некс гут, – дидем мин дә.
Карчык минем күзләремә карады. Гүя ул күкрәгенә җыелган барлык кайгыларын шул ике сүз белән әйтеп бирде.
Карчык яңадан юл буйлап атлады. Ләкин, бераз баргач, кире борылды. Мин, урынымнан торып, аңа каршы атладым.
Ул җилкәсендәге оекларының берсеннән кәгазь төргәк алып сүтеп җибәрде, аннан биш-алты конфет килеп чыкты. Ул шуларның икесен миңа сузды. Мин башымны чайкадым.
– Кирәкми, кирәкми, – дидем мин аңа, – үзегезгә дә аз, – дип аңлатырга тырыштым.
Карчык үзенекен итте. Ул бер конфетны минем авызыма ук салып өлгерде, берсен кулыма тоттырды. Аннан соң башымнан сыйпады һәм, оекларын җилкәсенә салып, тиз адымнар белән китеп барды.
Мин аны озатып калдым. Күңелем тулды, әйе, мин анамны күргән кебек булдым. Ә ул, мескен карчык, мине юл читендә очратып, бәлки, үзенең улы белән күрешкән кебек хис иткәндер. Без икебез дә бу илдә ятимнәр идек.
Мин карчык артыннан озак карап тордым. Әнә ул, таягына таянып, һаман алга таба атлый. Әйтерсең лә немец анасы үз иленнән туйган да хәзер башка ил эзләп, бәхетле ил эзләп, каядыр еракка-еракка китеп бара иде.
Әкрен генә гудок тавышы ишетелде. Такта яру заводы кычкыртты. Димәк, төшке аш сәгате узды.
Мин яңадан бая күмеп куйган прокламацияне алып карый башладым. Аны кая куярга? Үземдә калдырырга ярамый. Чөнки соңгы атналарда һәр көн саен диярлек тентүләр булып тора.
Ләкин бу шундый зур шатлыклы хәбәрне җир астында да калдырырга ярамый. Нишләргә?
Мин прокламацияне, үзем эшли торган урыннан ераккарак илтеп, нәкъ юл буена таш кисәге белән бастырып куйдым. «Немецларга язылган, немецлар укысыннар, – дидем мин, – берсе күрмәсә, берсе күрер әле…»
Үзем, китмәнне алып, бәрәңге кырының аргы башына ук китеп, эшкә керештем.
Җимерелгән теләкләрКич булып килә иде инде.
Мин фрау Якоп ишегалдында сарайдан өй чарлагына утын ташыйм.
Кинәт җил капка ачылып китте. Аннан җилкәсенә биш потлы капчык кадәр рюкзак күтәргән, кулларына зур-зур төеннәр тоткан бер солдат килеп керде. Ул аркасындагы дыңгычлап тутырылган юл капчыгы белән баһадир кебек зур, юан булып күренә. Кулларындагы авыр төеннәре чак кына җиргә тимиләр. Солдат тирләп-пешкән, аякларын көчкә сөйри. Ул, мине күрү белән:
– Здравствуй! – дип кычкырып җибәрде.
Бу русча шактый дөрес әйтелгән сүз аның кайдан кайтып килүен сорап торырга урын калдырмый. Солдат минем илемнән кайтып килә иде.
Солдат өйалдына җитәрәк, өйдән фрау Якоп килеп чыкты һәм, һич көтмәгәндә күз алдында ирен күреп, бер адым артка чигенде. Аннары, бөтен йортка ишетелерлек итеп нәрсәдер кычкыра-кычкыра, кулларын җәеп, иренә ташланды.
Алар өйгә кереп киттеләр.
Ә миндә исә бу күренеш нәфрәт хисләре уятты. Әгәр һәр– бер герман солдаты Россиядән шулай бастырыклап-бастырыклап мал ташый башласа, минем илемдә нәрсә калыр? Күпме бала ачтан үләр? Күпме ана ялангач булыр? Мин шулай уйларым белән сөйләшәм, өйдә солдат минем илемнән талап кайткан малны хатынына күрсәтә-күрсәтә мактана булыр.
Ә фрау Якоп, фрау Якоп нишли икән? Мөгаен, шатлыгыннан башы күккә тигәндер. Ул бит баерга тели. Бәлки, ул әле юлдан арып кайткан иренә: «Нигә болай аз, күбрәк кирәк иде, күбрәк! – дип үпкәли торгандыр. – Әнә күршеләргә кара, алар Россиядән сыерлар, атлар куып кайттылар. Кызларына әтиләре рояль җибәргән…»
Минем ачуым кузгала. Өйгә кереп:
– Әфәнделәр, сезгә бу мал өчен башларыгыз белән җавап бирергә туры килер, – дип кычкырасым килә. Ләкин хәзергә ул сүз көчсез әле. Ул сүзләрне бирегә кулына мылтык тотып килгән, сугыш утлары аша узган совет солдаты әйтер. Ә мин – әсир, мин – кол…
Бераздан соң солдат ишегалдына чыкты. Минем янга килде.
– Ну как, русски солдат? – диде һәм миңа кулын сузды.
Мин аның кулын алмый тордым. Аңардан кан исе килә кебек иде. Бәлки, ул шушы куллары белән минем туганымны үтергәндер. Аның талап алып кайткан әйберләреннән әле күз яше дә кибеп өлгермәгән бит!
– Ты солдат, я солдат, – диде кунак һәм минем җилкәмә шаярган сыман сугып алды.
Без сөйләшеп киттек. Ул мине үзе белән таныштырды. Аның да исеме Карл Якоп иде. Немецлар күп очракта балаларына үз исемнәрен бирәләр. Минем исемемне ул инде белә иде.
– Так, так, – диде Карл Якоп, – здесь карашо?
Мин җавап бирмәдем.
– Я понимай, – дип, Карл Якоп кесәсеннән «Беломор» папиросын чыгарды. Үзе бер папиросны алып капты да калганнарын пачкасы белән миңа бирде. – Русски табак карош, – дип, ул тәмәкесен кабызып җибәрде.
Мин «Беломор» пачкасының әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндергәләп карый башладым. Анда язылган барлык сүзләрне кат-кат укып чыктым. «Беломор» пачкасы нәкъ электәгечә, бер дә үзгәрмәгән. Ак диңгез каналы төшерелгән кәгазь тартма иде.
Илдә яшәгән чагымда, мин шул «Беломор» ны гына сатып ала идем. Һәм бервакытта да аңа исем китми иде. Рәсеме нинди, кәгазе яхшымы дип, аңа карап тормый идем. Ә хәзер минем кулымда «Беломор» пачкасы бер матур истәлек кебек. Мин хәтта аны борыныма китереп иснәп карадым. Ят илдә туган җиреңнән килгән кечкенә генә нәрсә дә кадерле, бик кадерле була икән.
Без тагын вак-төяк нәрсәләр хакында сөйләштек. Ләкин Карл Якоп сугыштагы хәлләр турында сөйләргә теләми иде. Тик ул сүз ахырында гына:
– Война плюх, – дип әйтеп куйды.
Ул, әлбәттә, сугышның ни өчен начар булганын үзенчә аңлый. Чөнки немецлар бу вакытта алга бармыйлар, артка таба тәгәриләр. Сугыш утында инде өтелеп кайткан солдатның: «Война плюх», – дип әйтүе, барысыннан да элек, сугыш Германия өчен начар диюе иде. Чөнки сугышта аның элеккеге гайрәт кикриген шиңдергәннәр, тик ул моны сиздерергә генә теләми. Син дә солдат, мин дә солдат, дип, миңа кул сузуы әнә шул хакта сөйли иде.
1941 елда ул бу сүзләрне әйтмәс иде, юк, әйтмәс иде. Ул вакытта алар Мәскәүгә таба баралар иде ич. Ах, ул көннәрдә алар кәпрәйгән иде!
Без солдат Карл белән сөйләшеп торганда, фрау Якоп безнең яннан берничә мәртәбә тыз-быз узып китте. Ул әледән-әле иренә нәрсәдер әйтә, аңа елмаеп карый. Минем аңлавымча, фрау: «Әсир белән сөйләшергә ярамый», – дип, ирен кисәтә иде булса кирәк. Карл Якоп: «Ташла әле, мыжлама», – дигән сыман, хатынына кулын селкеп кала.
Мин сизәм: хатын ире белән мине сөйләштерергә теләми. Бу рус тел белмәгән авызы белән фельдфебель турында берәр нәрсә ычкындырмагае дип курка бугай. Бик кирәге бар иде. Нигә кадалып китми шунда!..
Әкрен генә капка шыгырдап китте. Аннан кечкенә Карл йөгереп керде һәм, әтисен күреп, танымаган кебек, кинәт туктап калды. Атасы, кулларын җәеп, аңа таба атлады. Кечкенә Карл әтисенең муенына килеп сырышты да елап җибәрде. Солдат улын кочаклап үпте, күкрәгенә кысты. Ата белән бала бер минутка сүзсез калдылар.
Мин чарлакка менеп киттем. Андагы кечкенә генә тәрәзәдән йортка карадым. Карл әтисенә, елый-елый, нәрсәдер сөйләп тора. Әтисе аның башыннан сыйпый, аркасыннан сөеп куя. Ата да, бала да дулкынланганнар иде.
Өйдән фрау Якоп чыкты. Кечкенә Карлны күреп, көлә-көлә, алар янына килде. Улының башыннан сыйпады. Мин күрәм: бала ананың бу яратуына шатланмады. Ул әнисенең кулын әкрен генә үз җилкәсеннән читкә этеп җибәрде. Моны олы Карл сизмәде. Ул әле өенә кайту, туганнары белән очрашу шатлыгын кичерә иде. Әле аның күзләрен шатлык пәрдәсе каплаган.
Ләкин ана баланың бу хәрәкәтен шунда ук сизде. Фрау Якопның төсе үзгәрде. Чөнки бала, анасына сүзсез генә, ләкин бик аңлаешлы итеп: «Минем үз әтием кайтты, мин хәзер синнән курыкмыйм. Хәзер безгә юан фельдфебель килмәс», – дип әйтте.
Мин, тәрәзәдән карап торган килеш, болытлар җыела, давыл булыр, ахрысы, дип уйлап куйдым.
Һәм, чыннан да, давыл үзен озак көттермәде.
Беркөнне менә нәрсә булды.
Мин кичкә таба кырдан кайтып кергәндә, йортта шау-шу купкан иде.
Солдат Карл исерек, җиңнәрен сызганган. Изүе ачык, йонлач күкрәге калкып тора. Муен тамырлары бүрткән. Йөзе агарынган. Күзләре кып-кызыл.
Мин тизрәк сарайга таба уздым. Мин әле бернәрсә дә аңламыйм. Ни өчен үкерә бу үгез? Кемгә ачуланган? Бәлки, Совет Армиясе, немецларны пыран-заран туздырып, тагын бер зур шәһәрне алгандыр. Кем белсен, бәлки, бу йортның берәр кешесе сугышта үтерелгәндер.
Мин сарайдан торып күзәтә башладым.
Солдат Карл ишегалдында, арлы-бирле каранып, нәрсәдер эзләнде дә йөгереп өйгә кереп китте. Озак та узмады, өйдән бик зур чемодан алып чыкты һәм аны, баш өстенә күтәреп, бар көченә җиргә бәрде. Чемодан шартлап ачылып китте, аннан ефәк парчалар, хатын-кыз күлмәкләре, аяк киемнәре, отрезлар чәчелеп китте.
Ишегалдына фрау йөгереп чыкты. Ул иренең кулына барып асылынды да нәрсәдер сөйли-сөйли еларга тотынды. Ир аны бар көче белән читкә этеп җибәрде. Фрау чак кына егылмый калды.
«Тагын ни булыр икән?» – дип, мин бу күренешне карап торам.
Фрау Якоп, иелеп, чәчелгән әйберләрне җыя башлады. Карл хатынының кулыннан аларны тартып ала да уртага аерып ташлый. Кайберләрен аягы белән тибеп очыра. Фрау аңа тагын килеп асылына, ир аны тагын төртеп җибәрә.
Фрау Якоп, елый-елый, өйгә кереп китте. Аның үз күлмәге дә арка буйлап ертылып төшкән иде.
Карл Якоп бераздан тынычланды. Ул, ишек төбенә утырып, тәмәке тартты. Аннары аяк астында таралып яткан әйберләр өстенә төкерде дә өйгә кереп китте һәм яңадан борылып чыкты. Моның бер эше калган икән әле, дип уйладым мин.
Карл тирә-якка каранды да:
– Николай, иди, иди, – дип кычкырды.
Мин сарайдан чыктым. Карл, мине үз янына чакырып, кулын изәде. Мин килдем. Минем йодрыкларым үзләреннән-үзләре кысылды. Буыннарым ныгып китте кебек. Бәлки, менә шушында, менә шушы йортта, немецның үз йортында, миңа сугышып үләргә язгандыр, дип уйладым мин. Без икебез дә коралсыз идек. Икебездә дә бары йодрыклар гына, икебездә дә бер-беребезгә тирән шикләнү белән карап торган күзләр генә.
Мин көтеп торам. Ләкин Карл сугышырга җыенмый иде.
– Әйдә, – дип, ул мине, кулымнан алып, үзе белән өйгә ияртеп керде.
Ә өйдәге хәлне бер Алла үзе генә белә икән. Идәндә нәрсә генә аунап ятмый. Ул костюмнар дисеңме, сүтелеп, чорналып беткән отрезлар, сабыннар, ватылган ислемай шешәләре дисеңме – барысы-барысы аяк астына ташланган. Бүлмәләргә хуш ис таралган. Хәтта бу истән тын кысыла иде.
Карл Якоп, бернәрсә дә булмаган шикелле, шул ташланган әйберләр өстеннән атлап узды да өстәл янына барып утырды. Миңа да урын күрсәтте. Аннары өстәл тартмаларын ачып, икмәк, май, дуңгыз ите, консерв банкалары чыгарып куйды. Тагын нәрсәдер уйлап, урыныннан торып, икенче бүлмәгә чыгып китте. Бүлмә ишеге ачылып ябылганда, мин фрау Якопның елаган тавышын ишетеп калдым.
Карл Якоп, кулына шешә тотып, яңадан бу бүлмәгә чыкты.
– Водка, карош водка, – диде ул.
Карл Якоп стаканга аракы салып, минем алга куйды. Өстәлдәге ашамлыкларны берьюлы барысын да минем алга этәреп, үзе дә минем каршыма утырды.
– Русски водка карош, кушай, – дип, мине кыстый башлады.
Мин аның күзләренә карадым. Билгеле, мин шикләнә идем. Бу фриц нишләргә тели? Әллә ул мине шулай эчертеп исертергә дә соңыннан бер сугу белән юк итәргә уйлыймы? Мин аптырашта калдым.
Карл Якоп минем шикләнүемне сизде һәм хахылдап көлеп җибәрде.
Мин, башымны чайкап, эчмим, дидем.
Карл Якоп стаканны кулына алды.
– Ты солдат, я солдат, – диде дә стаканны минем кулыма тоттырды.
Мин аңа:
– Фельдфебель ачуланыр, ярамый, – дидем.
– Фельд-фе-бель?.. – диде Карл Якоп, сузып кына. Аның кашлары җыерылды, күзләре янып китте. – Фельдфебель – шваен! – диде ул, өстәлгә йодрыгы белән сугып. – Фельдфебель – капиталист…
Без капчыкны тишеп чыккан икән, дип уйладым мин.
Карл Якоп кызып-кызып тагын нәрсәдер сөйләде. Мин аның күп сүзләрен аңламадым. Шулай да мин солдатның фикерен төшендем.
Немец солдаты зарлана иде: «Без сугышта үләбез. Ә биредә фельдфебель, лейтенант һәм генерал киеменә төренгән капиталистлар безнең хатыннарыбызның кочагында яталар. Безне русларга каршы котырталар. Ә без, тилеләр, ышанабыз. Безнең акылларыбызга милли социализм идеясен көчләп тутыралар. Немецлар барысы да тигез, диләр. Ә без, ахмаклар, ышанабыз. Ә мал кемнәр кулында? Капиталистларда. Ә безгә нәрсә? Мылтык, сугыш, үлем…»
Кинәт бүлмә ишеге ачылды. Аннан фрау Якоп чыкты. Ул, кулы белән тәрәзә ягына күрсәтеп, ашыгып, нәрсәдер әйтте. Урамда мине торакка алып китәргә солдат көтеп тора иде.
Мин стаканны өстәлгә куйдым.
– Фил данке, – дидем һәм тизрәк урамга чыктым.
Төн буе мине йокы алмады.
Карл Якопның ачулы йөзе һәм йортта тузып яткан әйберләр күз алдымнан китми. Фрау Якопның елаган тавышы колак төбендә чыңлап тора. «Нидән бу болай?» – дип сорыйм мин. Һәм үземә үзем җавап бирәм.
Билгеле, немец солдаты Карл Якоп, Россиягә каршы сугышка киткәндә, үзен җиңелмәс батыр итеп хис иткән. Гитлер, Россия – көчсез ил, дигән. Без аны ике атнадан тар-мар итәбез, дигән. Карл Якоп моңа ышанган.
Ләкин чынбарлык сүздән әллә ничә кабат көчлерәк. Карл Якоп инде икенче ел сугышта йөри. Ә сугышның ахыры күренми әле. «Көчсез» руслар «көчле» немецларны Мәскәү яныннан, Сталинград капкасы төбеннән бәреп чыгардылар. Хәзер инде сугыш арбасы, утлы тәгәрмәчләре белән җирне яндырып, Германиягә таба тәгәрәп килә. Алда солдат Карл Якопны нәрсә көтә? Сугыш һәм… ихтимал, үлемдер. Яки иң соңгысы – агач аяклар белән агач кул.
Немец солдаты Карл Якоп, сугышка киткәндә, үз язмышын бәхетле итеп санаган. Геббельс: «Россиядән һәрбер немец солдаты барон булып кайтыр», – дигән. «Инде Украинаны алу белән үк, һәрбер немецның иртәнге ашына кыздырылган тавык булачак, – дигән. – Немецларны алда байлык көтә. Барысы да Германия өчен – Алле фюр Доешланд!» – дигән Геббельс.
Солдат Карл моңа ышанган. Ул кылыч һәм ут белән Россия җиренә атлаган. Анда авылларны яндырган, талаган, кешеләрне үтергән. Үзенең рюкзагын байлык белән тутырган.
Ә өенә кайтып керсә, нәрсә күргән ул?
Аны үз илендә үз немецлары талаганнар. Ничек итеп талаганнар әле! Аның өенә кергәннәр. Бусагасын пычратканнар. Солдатның иң кадерле, иң изге нәрсәсен – йөрәген, хатынына мәхәббәтен алып киткәннәр. Йә, шулмы инде тигезлек, шулмы инде милли социализм? Шулмы инде гаделлек?
Солдат Карл Якоп менә шул чынбарлык ташына үзенең башы белән килеп бәрелде. Һәм шушы минутта аның талап алып кайткан малының да кыйммәте калмады. Аяк астында ватылып яткан ислемай шешәсе кебек, аның үз йөрәге дә челпәрәмә килде, теләкләре җимерелде.
Солдат хатыны фрау Якоп нишләгән соң? Нигә ул үксеп елый, нигә аны ире җәберли?
Фрау Якопның бай буласы килә. Бик матур итеп киенәсе, тәмле ашап яшисе килә. Әнә күршеләр ничек рәхәт гомер итәләр. Алар Африкадан да мал китерәләр, сәүдә итәләр, табыш ясыйлар. Хәзер инде алар кибетендә Россия товарлары сатыла башлады. Ә нигә фрау Якопка да шулай эшләмәскә? Ул да «саф» канлы немец хатыны ич!
Ә Геббельс ни дигән соң? «Россиядә немецлар өчен мал тау-тау булып ята. Бар, русны үтер, күтәрә алган кадәр мал алып кайт, кибет ач, сәүдә ит», – дигән.
Тагын ни дигән Геббельс?
«Сез, хатыннар, ирләребез сугышка китә дип еламагыз, шатланыгыз. Алла безнең белән – Гот мит унс!» – дигән Геббельс.
Һәм фрау Якоп ирен сугышка озатканда еламаган, шатланган гына. Берничә атнадан соң ул өенең бер бүлмәсен кибеткә әйләндергән. Ишек өстенә «Фрау Якоп унд Карл Якоп» дип язу да элеп куйган. Озак та үтмәгән, сугышта үлүчеләр турында хәбәрләр килә башлаган. Кадерле балаларын югалткан аналар иң беренче венокларны фрау Якоп кибетеннән алганнар. Беренче табыш акчалары фрау Якопның акча тартмасына кергән. Венокларга сорау көн саен арта барган. Фрау Якоп үз товарының бәясен дә күтәргән.
Аннары фрау Якоп кибеттә яшелчәләр сата башлаган. Немецларга икмәк аз бирелә. Алар хәзер күбрәк яшелчә белән көн итәләр. Хәзер инде салат кыйммәтле нәрсәгә әйләнеп бара. Фрау Якоп аның да бәясен күтәрә. Ач булсалар алырлар әле, дип уйлый ул. Һәм ач немецлар, сыкрана-сыкрана, аның кибетеннән салатны да ала башлыйлар. Фрау Якоп инде иртәгә үзен барон хатыны итеп күрә башлый.
Фрау Якоп күрше кибеткә күз сала. Анда сәүдә, ай-һай, кызу бара. Анда нинди генә товарлар юк! «Менә шундый кибетең булса иде», – дип хыяллана фрау.
Беркөнне авылга рус әсирләрен китерәләр. Фрау Якоп матур гына киенә дә фельдфебель янына йөгерә. Аның белән озак сөйләшә. Кичен фельдфебель фрау Якопның өенә килә.
Фрау Якоп үзенең хәсрәтен әйтә.
– Мин – солдат хатыны. Ялгыз. Балам кечкенә. Миңа эшкә бер әсир бирегез, – ди.
Фельдфебель уйга кала. Аннары фрау Якопка күз төшереп ала да:
– О, фрау, авыр эш бу. Сез ярлы, сезгә әсир биреп булмый. Рейх законы шундый… – ди.
– Мин бит немка!
– Анысы шулай, ләкин һәрбер немкага без әсирләрне кайдан гына алып бетерик? Шулай да… – ди фельдфебель һәм тагын фрау Якопка елмаеп карап тора башлый.
Фрау Якоп аңлый. Өстәл әзерли. Аракы куя. Ишекләрне фельдфебель үзе бикли. Кечкенә Карл үз бүлмәсендә йоклый…
Ә хәзер фрау Якопның йортында рус әсире эшләп йөри. Аңа ашарга күп кирәкми. Эш хакы түләнми. Ә ул әсир күпме табыш китерә?! Ә ире шуны аңламый. Тавыш кузгата, юләр, юләр!..
Инде төн уртасы җитте. Чиркәү манарасында сәгать сукты. Кайдадыр бик еракта самолётлар гөрләгән тавыш ишетелеп торды. Безнең торакта тынлык. Әсирләр үлеп йоклыйлар. Кемдер, төшендә саташып, нәрсәдер сөйләнеп куя. Кемдер хырылдый. Урамда, капка төбендә, сакчы йөри. Аның итекләренә каккан тимерләре ташка тиеп-тиеп китәләр. Тынлыкта бу ачык ишетелә.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.