Текст книги "Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра"
Автор книги: Нәкый Исәнбәт
Жанр: Сказки, Детские книги
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 6 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]
Мырау тоткан! Үзе кайда? Әнә-әнә,
Шул үзе ич әнә утыра тәрәзәдә.
Ай-яй батыр! Песи түгел, будыр каплан!
Кара ничек авызы-борыны канга баткан!»
Алар шулай шау килгәндә Бәрәзәдә,
Утыра бирде Мырау һаман тәрәзәдә.
Карамый да күтәрелеп – ул ни тавыш,
Әйтерсең лә аның өчен бу – бик вак эш.
Үзенчә һич ис китмәгән кеше булып
Утыра бирде, тәпи белән борынын юып.
*
Шул.
Әйттеләрме сезгә:
Әкият башы борын булыр,
Койрыгы озын булыр,
Уртасы озак булыр,
Юлында төрле тозак булыр.
Әкиятнең энәсе калын,
Җебе нечкә,
Кабасы – сәке астында,
Орчыгы – нөештә[17]17
Нөеш – почмак.
[Закрыть].
Көтеп тор,
Карчыгың бүген ипи сала мичкә,
Калган җебен эрләп бирер иртәгә кичкә.
Кичә бардым, бүген кайттым,
Тефү, тефү!
БИШЕНЧЕ МАҖАРА
Ризван байның ничек итеп Мыраубайны
Аюга тотып бирмәкче булганы
Тычканнарны кырып салгач Мырау батыр,
Эш калмады, өч ай инде ул тик ятар.
Дан өстенә дан табарга тиеш батыр,
Соң нишләсен тычкан беткәч песи факыр?
Беркөн шулай тыңлап ятса иртә белән,
Мырау ишетә, бай чәй эчә бикә белән.
Бикә әйтә: «Туйдым ла, – ди, – бу Мыраудан,
Йонын коя, китүе юк шул диваннан».
Ризван әйтә: «Күрдем әле яңа эшен:
Эштеренеп чыеп алган диван читен.
Менә кара тырнак эзен, бу нинди эш?
Аңа бездән җәза тиеш! Җәза тиеш!
Хәзер бездә тычканнар да бетте, бакчы,
Күптән вакыт пычакларга ул ахмакны,
Хәзер тунын суеп алам бүреккә, – ди, –
Әнә Мәрьям киеп йөрер күреккә», – ди.
Ишетү белән нәни Мәрьям, коты очып:
«Бирмим!» – дип, ул Мыраубайны алды кочып.
Ризван әйтә: «Ярый, суймыйм, бирмә, бирмә,
Чакыр, бикәм, ялчы малай керсен өйгә.
Салсын тотып шул Мырауны бер капчыкка,
Адаштырсын илтеп урман-агачлыкка.
Ул нинди эш бушка ятып тик картаю?
Үзен тотып, өзсен башын бер карт Аю!»
Сөйләшеп тә бетермәде бикә белән,
Керде малай, капчык тотып юкә белән.
«Кил, пескәем, сиңа бирәм яңа торак:
Урның булыр киндер келәт, юкә йозак…»
Мырау әйтә: «Әй син, хуҗам, Ризван абзый,
Синең өчен тычкан кырдым армый-талмый.
Инде җитеп унбиш яшем картаюга,
Мине тотып ашатамсың карт Аюга?
Син, – ди, – миңа урынсызга итсәң җәбер,
Бар көчемә үз-үземне яклыйм хәзер.
Китәм, тормыйм син саранда бер көн дә, – ди. –
Торым әле батыр булгач үзем дә», – ди.
Ялт сикерде керде Мырау мич астына,
Бикә тыкты кисәү агач: «Чык!» – ди, куа.
Мырау, астан килеп чыгып кинәт кенә,
Кашыгаяк шүрлегенә ыргып менә.
Бикә куа: «Кая менде, төш, җен суккан!»
Ризван йөгерә: «Бәр үзен!» – ди, таяк тоткан.
Берсе төртә кисәү агач, берсе – таяк.
Чалт! идәнгә килде төште зур коштабак!
«Ах, бу ристан, үзе тормый бер акчалык,
Кара, ватты нинди кыйбат табак-савыт!
Үтерәм бәреп!» – Бер селтәде Ризван таяк,
Чалтыр-р!.. җиргә унике пар чын-чынаяк.
Моны күреп, Ризван байның күзе таша.
Песи сикерә он тутырган җилпуч аша, –
Аяк терәп җилпучка, бер тибүенә
Ул чөйлеген, өйдә купты бер өермә!
Кая монда песи хәзер! Буран, буран!..
Авыз-борын, күзгә тула оннан тузан.
Төчкерәләр… Син кем? Мин кем? Һәп, һәп! Теф, теф!
Бар да булган сукыр тәкә, йөри пеф, пеф!
Күрде берсе: песи – чүлмәк арасында!
Тыгыла әби, зур бер чүлмәк ава шунда –
Ага катык. Йөри чүлмәк тик янтаеп,
Ул катыкка лап! егылды әби таеп.
Песи аста – иләк-чиләк арасында,
Бар дә бәрә – кәвеш-ката ява шунда,
Кисәү агач, табагач та, пумала баш –
Абына-төбенә егылалар, тавыш-талаш…
Әби ята торалмыйча, җаны чак-чак.
«Ай, үләм бит, үтерәсез мине таптап!»
Ул тырмашып тормак була аягына,
Булмый бит, әй, катык һаман тая гына.
Өйдә купты бер галәмәт, тавыш-гауга,
Аңышмыйлар, кая китте песи анда?
Тибелә чүлмәк, уйный буран, җәелә катык,
Ризван йөри барын кыйнап, савыт ватып.
Песи нәрсә? Ул сугыша үзе өчен,
Менә кем ул яхшы белә сугыш эшен:
Кабаланмый, аңдып тора[18]18
Аңду – һөҗүм алдыннан җайлы вакыт көтеп күзәтеп тору.
[Закрыть] барын күзләп,
Сугылганчы, һап! сикерә алдан кинәт.
Йөри Мырау арттан – савыт арасыннан,
Җай-җай гына һөҗүм күзләп бара шуннан.
Болар суга әби аша абынышып,
Сугулары гел буш китә аймылышып.
Алар анда абынганда икәү-өчәү,
Монда ауган стенага калган кисәү.
Ризван килеп басу белән кисәү башын,
Сабы торып шак иттергән аның башын!
«Ник суктың?» – ди, Ризван кизи бикәсенә,
Әби торып асылынган җилкәсенә.
Ризванны бак: селтәп килә җилпуч белән,
Бикә борынын чеметтерә кыскыч белән.
«Кем ул сукты миңа башлап? Синме, малай?» –
«Ник мин сугыйм? Үзең бастың кисәүгә, бай!» –
«Тор, тор, әби, бу нишләвең? Кара өстең!» –
«Харап булдык! Бар бәла шул Мырау өчен!» –
«Кайда үзе?» – «Әнә, әнә, кәбәркәдә!» –
«Ишек ачык, тот, тот! Качты кәҗәнкәгә!» –
«Йә, ач тизрәк шул сайгакны, аска качты!» –
«Анда да юк! Астан чыгып, йортка чапты!» –
«Бар, бәр үзен! Әнә бит ул кача йортка!» –
Куа чыга Ризван, малай, бикә, кортка.
Менә ничек ул бер төшсәң дәрәҗәдән, —
Таяк тотып куа болар Бәрәзәдән!
Ярый, шөкер, Мырау әле батыр икән,
Юкка гына «картайдым» дип ятар икән,
Батырлыгы кайда дисәң – аякларда,
Аны хәзер куып җитми таяклар да!
Сикереп менде, әнә син күр, арт курага,
Ризван байдан көлгән кебек утыра анда.
«Син, – ди, – бирсәң «үтерәм» дип бойрыгыңны,
Тотыгыз, – ди, – инде менә койрыгымны!»
Шулай дип, ул ыргыла да арт курага,
Качып китә янәшә үк карурманга.
Юк, көлмәгез сез бу эштән, олы-кече,
Тоттырмыйча качу да бит батыр эше!
Калды Ризван шашып калган бер төс белән,
Маңгаенда йодрык хәтле зур шеш белән.
Әби тора, аның башын күреп катып,
Үз өстеннән шыбыр-шыбыр ага катык.
Елый Мәрьям: «Ник кудыгыз песиемне?
И матурым, и акыллым, нишлим инде?..»
Ризван әйтә: «Ярый, качсын, китсен, китсен,
Барыбер, – ди, – үтерә идем, башы бетсен!
Минем өчен аны хәзер Аю тотар,
Ул тотмаса, Бүре буар, Төлке йотар.
Аз әле бу аңа, савыт кырган өчен,
Минем башка кисәү белән орган өчен!»
*
Шул.
Белмим, анда табак-савыт кем кыргандыр,
Песи ничек маңгаена тондыргандыр,
Ризван агай үзен үзе сукмас инде,
Бәлки, кисәү үзе торып кундыргандыр?..
Тефү, тефү!
Минем телем түгел,
Идел кичкән энекәйләр теле,
Минем сүзем түгел,
Ансы әнә Ризван байның сүзе.
Аның башында – шеш.
Хәер, андамыни эш?
Эш әле безнең Мыраубайда, –
Кереп китте урманга,
Нишләр хәзер ул анда?
Урман бит ул – чытырман,
Ул чытырман төбенә
Аю кереп утырган.
Ул анда – гөбернатыр,
Үзен саный иң батыр,
Аның кулына ләксәң,
Кабыргаларың ватар.
Анда юл да юк такыр,
Чокыр да чакыр,
Чокырда Бүре ятар,
Түмгәктә Төлке ятар.
Туннары матур,
Үзләре батыр,
Тешләре – пычак,
Һи, малай, аларны күрсәң!
Уйный, ди, күзләре елтыр да ялтыр…
Йә аларны җиңәсең,
Йә син үзең үләсең.
Менә кайда ул зур эш!
Нишләгән Мырау батыр?
Хәер лә,
Безнең песи дә төшеп калганнардан түгел,
Бер эш кылыр, күр дә тор!
Бу әле – әкиятнең баласы,
Алда булыр анасы.
Әкиятнең анасы юан,
Кызы нечкә,
Бүген алар как коялар мичтә, –
Аларын сөйләрмен иртәгә кичкә.
АЛТЫНЧЫ МАҖАРА
Мыраубайның ничек итеп Аю-Бүреләрне җиңгәне
– Сөйлә, абый, шул Мырауны безгә тагын,
Ул бик кызык. Сөйлә тагын калган ягын.
– Сөйләр идем сөйләвен мин калганын да,
Бер бик кызык маҗарасы бар барын да…
Сез бит әнә кыбырдыйсыз, тик тормыйсыз,
Песи булып шып-шым гына утырмыйсыз!
– Юк, юк, абый, тын торабыз, сөйлә, сөйлә!
Утырабыз тәти генә, песи генә…
– Ярый, башлыйм. Эһе-эһем… Менә шуннан,
Кай җирендә калдым әле? Онытылган.
– Абый, аны хуҗалары өйдән куган.
– Әйе, куган. Безнең Мырау менә шуннан…
Юк. Кирәкми. Мыяулыйсыз. Сөйләмим лә!
– Кая, абый, дәшмибез ич! Сөйлә, сөйлә!
– «Мыяу»[19]19
Әкиятче бу вакыт, тавышын-тынын юри яшереп, авыз эченнән ерагайтып, иреннәрен кыймылдатмыйча, үзе «мыяу!» дип җибәрә. Шундый тавыш-тынга иярә белүче бик оста кешеләр була. Бу һөнәрне «эчтән ым кагу» диләр.
[Закрыть]! Әнә кычкыра ич! Ул кем андый?
Песиме, йә ябалакмы? Ник мыяулый?
Чү әле, чү!.. Әнә тагы… тыңла… «мыяу!»
Тавышы таныш. Тукта, бу ич безнең Мырау!
Ничек шулай кычкырмасын ул бичара,
Элеккечә кем бирсен, ди, азык аңа?
Кая хәзер, бер куылгач Бәрәзәдән,
Йөрү аңа ишек барда тәрәзәдән!
Кичә ятса мич башында өйдә кунып,
Бүген йөри карурманда кыргый булып.
Хәер, шулай кычкырса да ара-тирә,
Сер биргәнгә бик охшамый Мырау түрә.
Утыра ул эре генә, шома гына
Ябалдашлы зур имәннең көньягында.
Куя кайчак чытык кына карангалап,
Фырлап очкан вак кошларга күз салгалап.
Әйтерсең ул һич төшмәгән дәрәҗәдән,
Элеккечә карап тора тәрәзәдән.
Утыра ул бик үз кадерен белеп кенә,
Гүя килгән бу урманга булып түрә.
Һай, бу дөнья! Анда ниләр килми, китми?
Песи бит ул, бик тиз генә исе китми.
Урманда да югалтмый ул үз формасын,
Ул әле соң, йә, ник шулай утырмасын:
Аңа нәрсә, чит җир мәллә урман җире?
Бу бит аның бабалары торган җире!
Ул кычкырса, кычкыруы шуңа гына:
Үзен монда мәгълүм итеп куя гына.
Аннан бигрәк ул мыяулый шуның өчен:
Ул ит сорый, ачлык тырный аның эчен.
Утыра торгач, менә Мырау тынып калды –
Песиләрчә уйгамыдыр чумып калды.
Күзләр йомык, салынып төшкән аска мыек;
Бүлдермәгез, ул утыра шулай оеп.
Белмим – уйлый мич башында яткан чагын,
Аш өендә тыз-быз килеп чапкан чагын.
Әллә хәзер ни ашарын утыра уйлап,
Менимме дип кош тотарга агач буйлап…
Менсәң дә бит артың белән төшүең бар,
Тукран күрсә, чукып күзне тишүе бар…
Шунда, тукта… кинәт аның торды колак,
Якын гына нидер яшерен эш бар сымак.
Яфракмы бер кыштырт итте янда гына?
Әй, җибәрсә бу бер карап, алда гына
Карап тора җир астыннан бер оядан
Нәни генә кыр тычканы аңа табан.
Карап тора тын да алмый, исе китеп,
Куркуыннан шаклар катып, хәле бетеп.
Аңа шунда елмая да песи дәдәң:
«Йә, нәрсә, – ди, – карап каттың? Кил, кил, нәнәм!»
Тычкан әйтә: «Шуңа торам карап-карап,
Бу урманда сезне күрәм тәүге кабат.
Үләм икән, исемегезне белеп үлим,
Әйтсәгез лә, сез хәзрәтне кем дип белим?»
Мырау шунда, карап торгач эче янып,
Әй җибәрде бер мыраулап, көйгә салып:
«Минем исемем Мыраубай,
Тырнакларым бораудай,
Капсам йотсам һап сине —
Бар, син эзләп тап мине!
Бабам исме – Арслан,
Кигән туным – барстан,
Биш тырнагым – биш кылыч,
Тешләремдер – чын корыч.
Мин курыкмыйм бернидән дә,
Эттән түгел, Бүредән дә,
Тырнап алсам танавын,
Күрер ничек канавын…
Урман – минем пулатым,
Имән агач – сараем,
Сезгә килгән түрәмен,
Сезнең эшне күрәмен.
Сугышам мин ух итеп,
Мыегым тора пуф итеп.
Безнең нәсел шул нәсел —
Күзләребез гел яшел.
Бар кит, тычкан, тимим сиңа, бул син азат,
Синең белән чылатып та тормыйм тамак».
Шулай дигәч, китте тычкан. Әй элдертә,
Бер элдертсә, башын җиргә ике төртә…
Ярый, тычкан китә торсын үз юлына,
Шунда, малай, көтелмәгән бер хәл була.
Әйткәннәр бит борынгылар: «Урман – колак».
Нәкъ шулвакыт, Мыраубайның җырын тыңлап,
Куркак Куян Колакбаев шып-шым гына
Торган, ди бит, посып имән ышыгында.
Ишетүгә Мырау сүзен, Куян зирәк
Шыпырт кына моннан торып тайган тизрәк.
Бу хәбәрне тиз Аюга җиткерергә
Киткән, ди, бу чабып урман төпкеленә.
Киткән шулай. Бара, ди, бу. Менә берчак
Бер курага килеп җиткән Куян куркак.
Ул кураны казык-киртә урап алган,
Шул лагерьда торадыр, ди, Аю бабаң!
Уртада, ди, зур бер таган, казан аскан,
Кабан дуңгыз пешереп ята анда шалкан,
Ике юан багана бар капка кебек,
Куян шуның кыңгыравын тарта килеп.
Тарткан шәпкә килде чыкты Төлке-писыр,
Ике күзе яна моның елтыр-елтыр.
«Хуш килдең, хуш, каян килдең, ти-ти Куян,
Курыкма, сине авырттырмый үзем суям!
Куян әйтә: «Абзый, мине син куеп тор,
Монда безгә аннан да зур эш кубыптыр…
Һәлак булдык, барыбыз да беттек бергә,
Урманга, – ди, – килгән бик зур яңа түрә!
Ай-һай батыр, курыкмый үзе бернидән дә!
Кая эттән! Курыкмый хәтта Бүредән дә!
«Мыяу!..» дип ул бер кычкырып җибәрүгә —
Әллә нәрсә булды, уф-уф, йөрәгемә!..
Монда якын, ул дүрт чакрым җирдә ятар,
Исеме икән Арслан угылы Мырау батыр!»
Мырау исемен ишетү белән, Төлке шулчак,
«Эһем!.. – дип, бер үз койрыгын ала сыйпап. —
Көтеп тор син, ти-ти Куян, шунда гына,
Кереп әйтим моны Аю колагына».
Кереп китә Төлке-писыр арт курага,
Үзе белән Кабанны да бергә ала,
Озак үтми килеп чыга менә аннан
Аптыраган Аю белән Бүре, Кабан.
Аю шунда «Ух!» дип авыр көрсенә дә:
«Йә, – ди, – нишлик Мырау дигән ул түрәгә?
Аңа каршы теш ыржайтып барыйк мәллә?»
Кабан әйткән: «Юлына баз казыйк мәллә?»
Бүре әйткән: «Эттән дә ул батыр булгач,
Ай-һай, аны теш ыржайтып җиңеп булмас!»
Шунда Төлке, үз койрыгын сыйпап кына,
Карт Аюга тамак кырган йомшак кына:
«Кыххым!.. Түрәм, син Мырауны ашка чакыр,
Шунда күрик: ул нинди зат, нинди батыр?
Без, – ди, – аны бал-май белән кунак иткәч,
Безгә каршы сугышырга кулы җитмәс».
Аю әйтә: «Дөрес әйттең син, писырым.
Бу синеке түгел, минем үз фикерем.
Әй син, Бүре, түрә сыйлау иң зур эш бит,
Ит китерү синең өстә. Син бит сутник!
Безгә кирәк ике тәкә, бер яшь бәрән,
Бар, хәзер тиз тотып китер Бәрәзәдән!
Аннан инде аш хикмәте – пешекчедә,
Шулай булгач, әй син, Кабан, бу эш синдә,
Күпме кирәк – гәрәнкәсен, борычын, тозын —
Җир актарып сизә синең дуңгыз борның.
Хәзер җибәр ут кабызып казан астын,
Учакка тык эт сыйрагын, үгез башын,
Шундый итеп көйдер утта, йонын өтеп,
Койкаланып[20]20
Койкалану – хайванныңбашын-аякларын учакта пешергәндә йоны өтелеп төшкәч, тиресенеңкара янып, эчендәге ите-мае белән бергәпешүе. Аныңмаймакланып җилемләвен, пешкән йомшак аяк итләрен суытып ясаган ашны койка яки дердери диләр.
[Закрыть] торсын өсте җем-җем итеп.
Эче ярый пешмәсә дә, тышы көйсен,
Чи калса да, син нык аңкыт шашлык[21]21
Шашлык – «шешлек» дигән сүздән алып әйтелгән. Итне турап, очлы тимергә (шешкә) кадап, утлы күмер өстендә пешерүдән алынган.
[Закрыть] исен.
Куян бикә тиз-тиз генә токмач бассын,
Ул бик оста, вак-вак итеп турап салсын.
Ул кискәндә кирәк түгел барабан да,
Биеп торам, ул тек-тек-тек тураганда…
Аннан безгә ул күп итеп чытыр[22]22
Чытыр – коры чыбык-чабык.
[Закрыть] ташыр,
Төлке утта тавык өтәр – шуңа мачтыр…
Мин үзем, – ди, – умартаны сугып ярыйм,
Кунакка, – ди, – юкмы шунда, балын карыйм».
Менә малай китте Куян – чытыр ташыр.
Казан аска ут кабынды елтыр-ялтыр,
Күтәрелде куе төтен, кайный казан,
Казаннан да ныграк кайный анда Кабан.
Ул арада кайтып җитте ах-ух итеп,
Ике-өч сарык аркалаган Бүре сутник,
Төлке тиз-тиз әйләндерә утта тавык,
Урлап кына эч майларын йота кабып.
Аю ярды умартаны төпкә сугып,
Агыза балын бер кузауга[23]23
Кузау – кабык-кайрыдан ясалган савыт.
[Закрыть] сыгып-сыгып.
Бар да булды – итең бармы, пылау бармы.
«Бар син, Куян, инде чакыр Мыраубайны,
Чакыр аны бик кәефен белеп, җайлап,
Бар, килмәсә, синең өстә бөтен җавап!»
Китте Куян… Ник бармасын, бара, бара!
(Аю сиңа кушсын да, син бармый кара!)
Китте чабып, әй бу ыргый эре-эре,
Тик нигәдер бик аз әле барган җире.
Нәрсә булган? Ник бер алга-артка атлый?
Атламыйча, баргач әйтер сүзен ятлый.
Төлке биргән шпаргалка уч төбендә,
Нәрсә ятлый – аңламый, ди, һич үзе дә.
Шулай барып иртә дигән – кич дигәндә,
Килеп җиткән Куян теге куш имәнгә.
Шунда хәзер, үзенчә ул хәйлә корып,
Ятлаганын көйләп әйтә арттан торып:
«Әй, зур түрә Мыраубай,
Тырнакларың бораудай,
Капсаң-йотсаң һап мине —
Бар, эзлә дә тап мине!
Син курыкмыйсың бернидән дә,
Эттән түгел, Бүредән дә,
Тик син мине һап итмә,
Басма, екма, лап итмә!
Сәлам бирәм мин сиңа,
Үлем юк дип илчегә.
Килдем туйга чакырып,
Алларыңа баш орып.
Сез бармыйсыз калага,
Сез бармыйсыз авылга,
Сез барасыз артымнан
Гөбернатыр[24]24
Гөбернатыр – губернатор – губерния башлыгы.
[Закрыть] Аюга.
Үгез башы таганда,
Тәкә башы табында,
Иң зур батыр өлеше
Сезгә – сөбә кабырга[25]25
Сөбәкабырга – астан өченче кабырга сөяге. Элек шул сарык кабыргасын пешереп, батырга аталган өлеш итеп, алдына куйганнар.
[Закрыть].
Минем ләкин күз кыек,
Сезгә карау юк кыеп,
Минем арттан йөр, түрә,
Сыртымны күрә-күрә…»
Әйтте-бетте, китте Куян кайтыр якка,
Тик бичараң карый алмый борылып артка.
Карар иде – малаеңны курку баскан,
Колак сала: киләме дип Мырау арттан.
Мырауга ни? Булып торсын кунак кына,
Өстен-башын әзер тота сылап кына.
Туй дигәч тә сикереп торган аягына,
Аю түгел, җен чакырсын – бара гына!
Койрыклары китте, малай, үрә торып,
Мыекларын, һай, җибәрде өскә борып!
Бара Куян, сирәк-сирәк сикереп алдан,
Бара песи күрә-күрә, калмый аннан.
Син бер күрсәң аның атлап барышларын –
Шулай басмас хәтта көяз арсланың, –
Мыр-мыр килеп, җәеп баскач аякларын,
Рәхәтеннән йомарлый ул бармакларын…
Ярый, шулай килә торсын болар юлда,
Нишли икән Аю, Бүре, Кабан анда?
Ашлар пешкән, күптән әзер җәйгән табын,
Зарыгышып көтә болар кунакларын.
Мышнап куя Аю, торып ара-тирә:
«Йә, ник килми? Күренәме, – ди, – Мырау түрә?»
Төлке әйтә: «Сизәм койрык очым белән:
Мырау батыр килә ята, чыккан өйдән».
Пошынып куя Кабан дуңгыз шул чагында:
«Мырау ничек карар бит, – ди, – бу табынга?
Ул түрәнең нәфсен алдан белү читен,
Бәлки, теләр ул ашарга дуңгыз итен…»
Бар икән, ди, ул курада бер зур имән,
Шул арада Аю мышнап анда менгән.
Янәсе, мин карыйм, имеш, торба белән,
Күренмиме – белеп төшим югарыдан.
Үзенчә ул моны эшли акыл белән:
«Сугыш китсә әгәр дә, – ди, – батыр белән,
Күрмәс, белмәс, менмәс тә, – ди, – Мырау монда,
Калырмын, – ди, – мин исән-сау югарыда».
Аюда бар акыл юкмы Бүредә дә?
Кирәге юк аңа анда менәргә дә.
Бүре сак бит, акыл табып, шунда гына
Кереп поскан бер яшь каен куагына.
Чү, берзаман күзен ачып бакса Кабан –
Аю-Бүре әллә кайчан тайган яннан.
Әһә, дуңгыз җавап бирсен үзе генә? —
Кереп поскан тизрәк чытыр өеменә.
Бары калган Төлке генә үз урнында,
Күрәсең, ул ышанадыр койрыгына…
Ярый, болар тора торсын монда посып,
Якынлый бит Куян белән безнең мысык,
Борнын чөеп, әллә каян сизә песи:
Бик шәп килә монда көйгән тояк исе.
Әнә капка. Киртә саен – казык башы.
Казык саен кипкән сөяк – сарык башы.
Шул капкадан ялт елмаеп Төлке чыга:
«Хуш килдегез, түрәм! – ди ул бөгелә-сыгыла. –
Боерыгыз, фәрман – сездән, хезмәт – бездән,
Сезнең өчен һәрвакыт, – дип, – урын түрдән», —
Ул дигәнче, Куян артка поса кереп,
Сөяп куйган себеркенең төбен күреп.
Менә берчак Мырау килә күзен атып,
Ашыкмыйча, эре генә, мыр-мыр басып,
Карамый ул – Аю бармы, Бүре бармы,
Аның күзен тарта бигрәк табын яны.
Күрә: анда казан аскан зур бер таган,
Ул корылган үгез боты сыйраклардан,
Иң очында – киертелгән үгез башы,
Утта көйрәп, кара койка булган ансы…
Җирдә – табын, өелеп ята көйгән пылау…
Аксынмыни, тукта, ниләр күрә Мырау:
Куырган каз! Ул җитмәсә, өткән тавык.
Ята анда тоташ килеш пешкән сарык!
Ач песигә нәрсә тагы? Күрү белән
Шул түшкәгә сикерә дә менә бердән,
Койрыкларын торгыза да, яман мырлап,
Әй берзаман ашый башлый йолкып-тырнап!
«Уф, беттек!» – ди, себеркегә Куян поскан,
Тик кыбырдый койрык очы арттан чыккан,
Мырау күреп калмасынмы? «Тукта, бу ни?
Тычкан бу, – ди, – нишләп анда тычкан йөри?»
Һап! Сикерде себеркегә безнең Мырау,
Йөгерә койрык, куа песи урау-сурау…
Себеркене зыр әйләнеп, Куян йөгерә,
Ул – бер яктан, бу – бер яктан… бер өермә!..
Ул себерке бу давылда шак-шок килеп,
Зыр-зыр йөри, сабы белән аумый биеп.
Зырлап барып себерке сап вак каенга,
Анда поскан Бүренең шак! маңгаена.
«Ах!» – дип, аннан атылып чыгып, Бүре йөгерә,
Песи куркып сикерә чытыр өеменә,
Нишли хәзер аска поскан Кабан шулчак?
«Үтерде бу мине!» – дип ул, яман пошнап,
Чөеп ата аркасыннан бер йөк чытыр,
«Караул!..» – дип чаба дуңгыз мыкыр-мыкыр…
Чытыр аугач, ныграк өркеп, Мырау батыр
Карт имәнгә барып менә шытыр-шатыр.
Менсә – анда Аю утыра, төге торган,
Чигенә артка: «Тотма, җибәр, бетте, туган!»
Ул утырган ботак шартлап сынып китеп,
Барып төшкән Аю җиргә дөңгерт итеп,
Шундый каты төшкән наный, бер көрсенгән,
Әйтерсең лә урман ауган, җир селкенгән.
Кая хәзер аңа карау! Бүре, Аю
Йөгерә генә, бар эш – тизрәк моннан таю,
Тик ботакта калган басып Мырау түрә,
Куркуыннан бөтен төге торган үрә.
Ник качтылар? Кемнән куркып? Белми песи.
«Хи-ха-ха-хай!..» Тукта, кемдер көлә берсе,
Кем ул көлә? Мондый хәлләр кемгә көлке?
Бакса күрә: эчен тотып ауган Төлке.
Тәгәрәгән, көлә шар-шар, эчен тырнап,
Көләме ул? Үләме ул әллә чынлап?
Сәгать ярым кыт-кыт килгәч, көчкә тынып,
Шуннан гына ул Мырауга әйткән торып:
«Әйдә, кунак, кил табынга, утыр бире,
Алар сызды, бик тиз генә килмәс кире,
Сезгә һичкем бу табында «перес!» димәс,
Ничек әйтсен, сез Аюның үзен җиңгәч?»
Һәм, билгеле, көттермичә, Мырау шунда
Аяк бөкләп менеп ала түр башына.
Кыстый Төлке: «Кыстыбыйдан җитеш, җитеш!
Тарт та йолык, кап та йот, әй кунак, пес-пес!»
Ярый, болар монда шулай утырганда,
Кая җитте Аю, Бүре барып анда?
Ах-вах килеп, Кабан дуңгыз, тагы Бүре
Баралар, ди, карт Аюны сөйри-сөйри.
Күргәч беркем кумаганны, ахрысында
Өчесе дә ауган барып бер чокырга,
Әйтәләр, ди: «Чак калдык бит үлми, малай,
Ай-яй усал батыр икән бу Мыраубай!
Без җүләрләр куйсак аңа ашыбызны,
Ул чак безнең хап! итмәде башыбызны!»
Бүре әйтә: «Чак тотмады мине башта,
Шак иттереп шундый каты чиртте башка!»
Кабан әйтә: «Ярый постым чытырга, – ди, –
Югыйсә бит сикерә иде сыртыма», – ди.
Аю әйтә: «Сез сөйлисез асны – җирне,
Син әйт, ничек ул имәнгә сикереп менде?..
Атылып төштем ярый, тотар алдыннан, – ди, –
Сынды бары тугыз гына кабыргам, – ди. –
Инде хәзер ул баш булгач урманга, – ди, –
Үзем бер пот бал илтермен Мырауга», – ди.
*
Кичә бардым, бүген кайттым,
Мин дә булдым ул туйда,
Балларын каптым,
Ялгыш тәлинкәсен ваттым,
Ияктән акты, авызга тимәде.
Шифара хруш!
Бер пот борыч!
Тефү, тефү!
ҖИДЕНЧЕ МАҖАРА
Песи белән Төлкенең дус булышканы
һәм бу ике хәйләкәрнең дуслыгы ни белән беткәне
Беләсез ич безнең Мырау батырлыгын,
Ничек итеп Аюларны качыруын.
Һәм беләсез әзерләнгән зур табында
Песи белән Төлке торып калганын да.
Хәзер сөйлим анда Төлке-Төләйманның[26]26
Төләйман, Төләнбай, Төләнтәй – төлкенең кушаматлары. Йон-ябагага бай дигән сүз. Төләү – үткән елгы йон-ябаганы коеп, яңа йон үстерү вакыты. Төлкенең йоны бик куе үскәнгә, ябагасын койганда тагын да калынрак күренгәнгә, аңа шундый кушаматлар бирелгән.
[Закрыть]
Мыраубайны нәрсәгә дип сыйлауларын.
Әйтә, имеш: «Хуш килдегез, Мырау түрәм,
Сезнең өчен урын түрдән, утыр җирдән…
Менә сезгә татлы җиләк бу табада,
Мин үзем, – ди, – каз ботарлыйм шул арада».
Мырау әйтә: «Тешкә тияр ул җиләк, – ди, –
Ул җиләктән ит җелеге җиллерәк», – ди.
Төлке әйтә: «Алай булса, кап йөземен,
Миңа ярар, ит бәлешен кабыйм үзем».
Мырау әйтә: «Нигә йөзем кабарга? – ди. —
Менә бар ич минем алда кабырга», – ди.
Төлке әйтә: «Менә сиңа пилмән бөккән,
Миңа ярар зуррак бөккән[27]27
Бөккән – шул исемдәге аерым бер төр ашамлык.
[Закрыть] чиерәк иттән.
Бәхетең сынап, салдык сиңа биш йөз пилмән,
Дүрт йөз туксан тугызына борыч төйгән.
Аша, кунак, кап та төчкер, кап та төчкер,
Бәхетеңә ит төргәне чыгар ич бер…
Чәйнәп торма, алда ни бар – барын сыпыр,
«Туйдым» дигән сүз юк бездә, тыгын, җыфыр!
Менә күкәй, халык ашый тозлап кабып,
Белми алар, ул бит тәмле балга манып!
Менә монысы – хәзрәтеңә чуклы кәнфит,
Тозга манып суырып капсаң зерә шәп бит!
Менә сиңа бу зур сөяк умрау булыр,
Ул умрауга омтылучы унау булыр,
Һап! дип кулга ләктергәне берәү булыр,
Ул бер батыр безнең түрә Мырау булыр…
Умырып аша, җимереп аша, Мырау батыр,
Аның саен Мырау дигән даның артыр.
Ә мин үзем – кыт-кыт-кытыйк, ашыйм тавык,
Ыр-р… Бу миңа! Урлап кайттым үзем табып!»
Әйтәсе юк, аш күп инде бу табында,
Бик ашыйсы килә безнең Мырауның да.
Бая иткә омтылса да монда килгәч,
Инде хәзер аш күплеген үзе күргәч,
Утыра песи үз кадерен белеп кенә,
Тәм-томга да исе китми кебек кенә.
Соң, билгеле, ул бит элек өстәл күргән,
Буш урындык булса гына, анда менгән.
Кешеләр ич утырып ашый тату гына,
Үз алдыннан алып кына, матур гына,
Кул җитмәсә, сорап ала теле белән.
Песи дә бит өйдә чакта «мыяу!..» дигән.
Монда да ул, өйдә күргән гадәт белән,
Гадәт бозса чыбык алган сәбәп белән,
Утыра хәзер шундый әйбәт кунак булып —
Түкми-чәчми үз алдыннан, әдәп белән…
Һай бу Мырау, акыллы да, оста да соң!
Урманда да тота белә икән фасон…
Сез әйтегез, Төлке нишли бу табында?
И-и, күрсәгез сөмсезлеген шул чагында!
Убырмыни! И-и, тыгына итне, комсыз,
Чәйнәп тормый, төелә дә кала тынсыз.
Ашый-ашый дарана[28]28
Дарана – дүрт батман (16 пот) керешле зур чиләк. Элек авырлык үлчәве итеп йөртелгән.
[Закрыть] күк булды үзе,
Туйды үзе, әле туймый аның күзе.
Шапыр-шопыр борнын тыга шулпаларга,
Иягеннән майга батты шул арада.
«И-и, – ди Мырау, – бу, – ди, – тәти түгел икән,
Ашын-суын алларына түгеп беткән.
Болар икән – бар чагында Бүре кебек,
Юк чагында, әйтәм, йөри шүре кебек.
Чисталыгы моның икән бизәк кенә,
Йөртә икән үзен тыштан бизәп кенә».
Туйды дигәч, тагын алып бер зур сөяк,
Тотып утыра кулларына, терәп-сөяп.
Ярый, туйды. Болар сүзгә керешәләр,
Сөйлиләр дә бер зык кубып көлешәләр.
Билгеле эш, алып бара сүзне Төлке,
Ул ни сөйли? Нинди сер бар, нинди көлке?
Алар шулай сөйләшкәндә, аучы Йосып
Арттан килеп тыңлап торган качып-посып.
Ул карт аучы белә икән Төлке телен,
Үз аузыннан ишетеп белгән бөтен серен.
Әле белсәм мин ул серне сорашкалап,
Ул урманда эшләр икән, малай, харап!
Сөйләр идем мин сезгә дә – ул нинди сер,
Серне ачсам, тишмәс микән эчне бүсер?..
Тишмәс әле, сөйлә, дисез, нишлим икән?
Бик ялынгач, сезгә генә чишим микән?
Ярый, сезгә сөйләп бирсәм бирим, әмма,
Берүк, аны сез чишмәгез беркемгә дә…
Әйткән Төлке: «Үләм көлеп карт Аюдан,
Алҗыган бит ул карт Аю картаюдан,
Беркөн бу, – ди, – ах-вах килеп кайтты иртән,
Бер колагы чи кан гына, ядрә тишкән.
Мактана бу: «Сугыштым, – ди, – аучы белән,
Беләсез ич, мин суксам, – ди, – җенен өзәм,
Күрәм, алда аучы тора, төзи мылтык,
Алдым кулга мин, – ди, – зур бер кабык тотып.
Ул, – ди, – миңа бер төкертте мылтыгыннан,
Төкреге, – ди, – сыдырып үтте култыгымнан,
Мин, – ди, – моңа кабык белән шап! кундырам,
Шулай булгач, кем соң була ныграк орган?
Ул атса, – ди, – бары кала шык-шык итеп,
Минем суккан шап! шап! итеп кала ничек!
Аткан булып, йә, ни кырды мылтыгыннан?
Ни бары шул: бер колакны ертып узган…
Икенчели онытмас, – ди, – һичбер вакыт
Кабык белән ничек бирдем шапылдатып…»
Менә ул карт хәзер ниләр такылдый бит,
Шуннан соң әйт син Аюны акыллы дип!
Тукта, тагын ни ди әле, тыңла шуннан,
Үзен ничек шәпкә куя ул аучыдан:
«Аучы ул, – ди, – йөрсә ике аяк белән,
Мин дә бит, – ди, – үрә басып йөри беләм.
Әле баксаң, минем аяк кыскарак та,
Биюгә, – ди, – мин аучыдан остарак та!
Аннан мин, – ди, – ничек чабам дүрт аякта?..
Бар, – ди, – чапсын аучы шулай берәр чакта!
Ә кайсыбыз көчлерәк? – ди. – Мин көчлерәк!
Шулай булгач, кем кемгә баш салу кирәк?
Шуңа бит, – ди, – курка миннән бу як халкы,
Бәрәзәсе, Әтнә, Кырлай, Казан арты».
Менә шулай эче юан, көчле булгач,
Аю уйлый бар дөньяга үзем дип баш.
«Дөрес ансы, ул, – ди, – әле урманга баш,
Ник булмасын, үзем аңа писыр булгач!
Кул да куя белми бит ул надан күсәк,
Уч төбенә төкерә дә баса пичәт!»
Йә, нишләде, син күр әнә ул ахмакны:
Тәхтен-түрен ташлап китеп, күр, олакты.
Кем соң аның таянычы? Берсе – Бүре,
Тар булгыры шул явызның яткан гүре!
Ул бүреме? Әйтимме кем, нинди угры? –
Ашады ул урлап минем бер углымны!
Мин дәшмәгәч, ул белми дип уйлыйдыр да…
Юк, көтеп тор, дәшәрмен мин тар урында.
Әнә тагы Кабан дуңгыз – икенчесе,
Аюның ул киңәшчесе, пешекчесе,
Шул мыркылдык, каты борын, шыңшык борын,
Зур мәҗлестә утырмакчы, тотып урын.
Мин ашасам, кыт-кыт-кытыйк, ашыйм тавык,
Ул бит ашый борыны белән тирес казып!»
Сөйли Төлке, үз койрыгын мактый һаман,
Бер ул яхшы, бар дуслары, имеш, яман.
Безнең Мырау дәшми генә тыңлап тора,
Кирәк сүзне колагына урап тора.
«Менә хәзер бу Төлкегә син, – ди, – ышан,
Аюга, – ди, – алдында – дус, артта – дошман.
Аю кебек ышансаң, – ди, – бу Төлкегә,
Калдырмасмы мине дә ул бер көлкегә?»
Шуннан Мырау аңа карап елмая да,
Сынар өчен, болай диеп әйтә аңа:
«Күрәм, дустым, син иш түгел Аюга, – ди, –
Әйдә сине алып китим авылга», – ди.
Төлке әйтә: «Һай, Мырау дус, сүзең яхшы,
Кайтыр идем үзем дә мин анда, бакчы,
Чөнки бит, – ди, – бик яратам авылны мин,
Яратмыйм тик мин андагы кеше өен.
Авылның, – ди, – иң шәп җире – кетәкләре,
«Бак-бак!» ди бит, чакырып тора үрдәкләре,
Аннан тагы иң шәп җире – абзарлары,
Шунда инде ала каз да ак казлары.
Ул тавыклар… Һай-һай, ничек кыт-кыт көлә,
Ишетү белән әллә нишлим, кытык килә.
Әй бер анда йөрер идек киртә буйлап,
Мин – җыр җырлап, син – янымда мыр-мыр мырлап.
Үтәр идек абзар аша гармун тартып,
Муенын кыеп шул казларның, кыйгылдатып!
Һай, бер шулай йөрер идем авылда да,
Юк, булмый шул, йорты саен эт бар анда!
Каян килеп тулган анда алабайлар?
Авыл ямен боза бит шул ялагайлар.
Яратмыймдыр, ямьсездер лә өрүләрен,
Хуҗасына койрык болгап йөрүләрен;
Өрүен дә өрсә иде үзе өчен,
Кетәк саклап ертыла бит көндез-кичен.
Ул Бүредән азган эт бит, илгә качкан,
Мине күрсә, шулар куа йөгереп арттан.
Ул эт тотса, йә, әйт, миннән нәрсә кала?
Өстән тунны салдыра да кеше ала!
Юк-юк, туган, монда миңа ансатрак,
Күп булса да дошман, миннән ахмаграк,
Бу дөньяда исмем, җисмем Төлке булып,
Калмаммы соң эт көненә көлке булып?
Нәрсә җитә үз иркеңдә яшәвеңә?
Яшим җирдә үземчә бер, тимә, тимә!
Ничек телим, шулай борам койрыгымны,
Аюга да йөртәм астан бойрыгымны.
Шулай булгач, ник мин китим авылга? – ди. –
Рәхәтләнеп уйныйм ич мин чагылда[29]29
Чагыл – урман араларында, тау битләрендә чагылып күренгән ачык җирләр һәм каенлыклар.
[Закрыть]! – ди. –
Үз бойрыгым, үз койрыгым үземә, – ди, –
Ник кол булыйм бер яшәгән гомеремдә?» – ди.
Сөйли Төлке, тыңлый песи, шәп сүз бу, дип,
Әмма кирәк шәп сүзледән сак булу, дип.
Зирәк Төлке аның уен сизеп ала,
Сүзне борып, кинәт сорау бирә аңа:
«Мин, – ди, – үзем аптырыйм сез песиләргә,
Сез ничек, – ди, – үз буласыз кешеләргә?»
Песи әйтә: «Безме? Без, – ди, – без үзебез
Зурдан түгел, кама туннар без кимибез,
Арзан гына песи туннар киябез дә,
Утырабыз өйләренә керәбез дә.
Сөйдертәбез балалардан үзебезне,
Ашаганда тең йомабыз күзебезне.
Утырабыз түрләрендә түрә булып,
Тычкан булса, тотабыз без төнлә торып».
«Ә нишлисез, кешеләрдән тисә чыбык?»
«Гел тисәме? Без китәбез өйдән чыгып.
Китәбез без кыргый булып урманнарга,
Балык аулап яткалыйбыз без салларда».
Төлке шунда карана да алтын-йолтын:
«Шуңа да шул яратам, – ди, – песи халкын,
Курыкмыйсыз һау-һау өргән сез эттән дә,
Хәтта ки, – ди, – безне куган бөркеттән дә!
Мин яратам сезне, сездә ирек күреп,
Койрык болгап көн итмисез сез эт кебек».
Менә Төлке мактый хәзер Мыраубайны,
Теле белән алмак була урап аны,
Мырау моны астан гына күзли сынап:
«Шундый чичән[30]30
Чичән – тел остасы.
[Закрыть], акыллымы бу, – ди, – чынлап?
Биюгә дә, җырга да бу оста микән?
Әллә анда кулы миннән кыска микән?
Бу бик сыйпый «песием» дә «песием» дип,
Соң әйтмәсме, «Мә, башыңа чүкерим!» дип?
Мөгаен, бу юкка гына юмаламый,
Үз алдымда мактый булыр юрамалый.
Үз аузына тик каратып, юкә чөйләп,
Арттан сигнал бирмәсен бу, койрык төйнәп.
Тукта, карыйм мин моның, – ди, – кылын тартып,
Булмасмы, – ди, – җыр әйтешеп, аптыратып?»
Әйтә Мырау: «Бик сыйладың, рәхмәт, Төлке,
Ашап туйгач, яхшы шулай уен-көлке.
Күрәм, сездә элеп куйган кубыз да бар».
Төлке әйтә: «Бездә күп ул музыкалар».
Алып көйли Төлке шунда бер кубызны,
Мырауга да тоттыра бу бер сыбызгы.
Менә китте музыка,
Каен тузы тыз-з!.. итә,
Төлке чала кубызны,
Песи уйный сыбызгы.
Барабанны кагу юк,
Кагучысы Аю юк,
Давылы юк, җиле юк,
Улар иде – Бүре юк.
Аю качкан урманга,
Бүре поскан тумранга,
Посса поссын ул анда,
Үзем оста мырларга.
Һайт син, Төлке, һайт, Төлке!
Кайт дигәнче тайт! Төлке,
Әйдә, башлыйк җыр әйтеш[31]31
Әйтеш – җырга – җыр, такмакка такмак табып, кара-каршы әйтешү.
[Закрыть],
Җырга җавап тап, Төлке!
Сикереп торып таяна да бөергә ул,
Чакыра җырлап Төлке дустын биергә ул.
Әй берзаман, күрсәң, Төлке китә биеп,
Песи әйткән һәр җырына җавап биреп.
– Төлке, Төлке, Төләнбай,
Төнлә кая барасың?
– Түрә углы Мыраубай,
Бәрәзәгә барамын.
– Анда синең ниең бар?
– Кыт-кыт дигән кошым бар.
– Ничек итеп барасың?
– Бии-бии барамын.
– Биегәнгә ни бирә?
– Ядәче[32]32
Ядәч – тавыкныңтүш сөяге. Ике аерлы-җәпле була. Сөяген кимергән кеше икенче кеше белән шул җәпләрне тотышып, уен өчен ядәч аералар. Хәзер алар, бер-беренәкулга нәрсәгенәбирсәдә «исемдә» дип әйтеп алырга тиеш. Шуны әйтмәсә бирүче «ядәч!» дип әйтәдә тегесе отылган була. Оттыручы, алдан әйтеп куелганча, аңа берәр нәрсәбирә Себер татарларында «ядәш» тәдиләр.
[Закрыть] бар, ит бирә.
– Аны кая куярсың?
– Кечучакка[33]33
Кечучак – кече учак.
[Закрыть] куярмын.
– Ничек итеп алырсың?
– Кулым тыгып алырмын.
– Кулың пешсә нишләрсең?
– Куян мае сөртермен.
– Елтыраса нишләрсең?
– Тире-яры бәйләрмен.
– Ул буялса нишләрсең?
– Агымсуда юармын.
– Агып китсә нишләрсең?
– Колга белән алырмын.
– Колгаң акса нишләрсең?
– Акырып елап калырмын.
Төлке баса өздереп,
Җавап таба тездереп,
Тагын китә юргалап,
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?