Электронная библиотека » Рузил Фазлыев » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 3 мая 2023, 16:23


Автор книги: Рузил Фазлыев


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 6 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Кимчелек

 
Камиллекнең чиге булмагандай,
Кимчелекләр, бик аз түгелдер…
Язмышларга тәэсир итүче,
Кимчелекле урын – күңелдер.
 
 
Синдә дә бар инде кимчелекләр,
Миндә дә бар, алар житәрлек.
Алар сиңа мәңге ияргәндәй,
Көч табыла алмый бизәрлек.
 
 
Кимчелекләр була тумыштанда,
Язмышлардан шулай язылып.
Сорап алганнарга охшаганы…
Үз теләгең белән… ялынып.
 
 
Кимчелекләр күзне ача кебек,
Төзәтергә теләк туганда.
Кабатлыйсы килми кайберләрен,
Күңел түрләреннән куганда.
 
 
Буйсынмаган кебек кайвакытта,
Бар акылга, безнең теләккә.
Кабатлана алар еллар буе…
Авыр эзләр салып йөрәккә.
 
 
Кеше өчен артык әйбер булмый,
Анысыда бәлки кирәктер.
Йомшак урын була hәркемнеңдә,
Кимчелексез кеше сирәктер.
 

Кояш баеп килә…

 
Кыен була тормыш, бу дөньяда,
Дога сүзен читкә этәрсәк.
Ялагайлык дуслык кебек диеп,
Ике флаг бергә күтәрсәк.
 
 
Түрә булса, аны хуҗа диеп,
Тормышларны аңа тапшырып.
Басу корып, иген үсмәс булса,
«Яңгыры юк» диеп гәп корып.
 
 
Күп сыналды халык мохтаҗлыкта,
Бирелмәде, өмет көч бирде,
Байлык сыналуы авыр икән…
Нәфесләргә шактый көч килде.
 
 
Юк вакытта, кеше юмартырак,
Булмаганны юк бит бирәсе.
Бар өстенә, кат кат өелгәндә,
Юмартлыкны килми күрәсе.
 
 
Тую сүзе шактый шартлы икән,
Чамаларын авыр табуы…
Байлык бит ул бүген булганнары,
Башка килми… барысы калуы.
 
 
Калу гына түгел, әле исраф булып,
Кирәксезгә түккән көч булып.
Көндезләре үтеп, китеп бара,
Кояш баеп килә, кич булып.
 

Вакыт бар ул

Вакыт бар ул, нишләп булмасын,

Гомер әллә вакыт түгелме.

Тәүлек сиңа бүләк ителә бит,

Таңнар ату белән бүгенге.


Вакыт бар ул язмыш дәвам итсә,

Әрәм генә булып бетмәсә.

Чишмә суы тәмен кемнәр белә,

Учына алып суын эчмәсә…


Вакыт бар ул теләкләрең булса,

Тирә якка карап алырга.

Урманнарда сукмак эзләмичә,

Киң юллардан барып калырга.


Вакыт бар ул, ләкин үтә тора,

Һәр көннәре, һәрбер сәгате.

Кеше күңеленә салынган бит,

Кадерлене саклау гадәте.


Вакыт бар ул, әгәр уйлана алсак…

Ул вакытның каян килгәнен.

Гомер озынлыгы итеп безгә,

Кемнең кешеләргә биргәнен.

Сөенү

 
Күмелә ул шатлыкларга,
Шуны тоеп сөенә.
Эшкә чыгып киткәндә дә,
Кайтканда да өенә…
 
 
Өмет булган, хыялпары,
Барлыгына сөенә…
Үзе юлларыннан бара,
Йөрми кеше көенә.
 
 
Сөенерлек була икән,
Язмышының бүгене.
Шундый халәттә буладыр,
Сөенерлек күңеле.
 
 
Сөенә күңел, сөенә,
Сөенә белгәненә.
Юлларында сөенерлек,
Сәбәпләр күргәненә.
 
 
Таңнар атуга сөенә,
Яңгырлар яуганына.
Сөенечләргә уралып,
Тормышлар барганына.
 

Хыял аты…

 
Кичә генә кебек ул вакытлар,
Басу юлы, аның тузаны…
Шул буладыр, кинәт аңлый алу,
Бик тиз кебек, гомер узганын.
 
 
Әллә ниләр эшләр кебек идем,
Әллә ниләр кала эшләнми.
Хыял аты haман жигүледә…
Алга ашкынып, инде кешнәми.
 
 
Күпме калды, матур теләк булып,
Хыялларга тирән күмелеп.
Агач булып алар үсмәгәннәр,
Тормыйлар шул хәзер күренеп.
 
 
Йөрәк яшь дип кемдер хыяллана,
Карт акылга, нигә яшь йөрәк.
Бала акылы кайту кебек бит ул,
Бәйрәмнәрдә йөзәр яшь теләп.
 
 
Яшьлек чакка, дөрес сылтап була,
Картаюны таный алмыйча…
Үткән гомереңне вакыт вакыт,
Дөрес итеп саный алмыйча.
 

Тәүбә кая…

 
Изге айлар тагы үтеп китте,
Килә алмыйча hаман иманга.
Исраф булган кебек алтын вакыт,
Тәүбә сүзен ныклап уйларга.
 
 
Богауланган айда бөтен шайтан,
Вәсвәсәләр бетеп торганда.
Тәкбирләре, гает азаннары,
Манарадан чакырып торганда,
 
 
Мөмкинлекнең бәлки соңгылары,
Сизелмичә генә югалды…
Өметләрме барыбер кабынмыйча,
Офык артларына юл алды…
 
 
Татып карамыйча аңлау авыр,
Иманныңда нинди булуын.
Тәүбә итү, күңелләргә бирә,
Иман нуры белән тулуын…
 
 
Бик аяныч әгәр ишетмәсәк,
Раббыбызның әйткән сүзләрен.
Нигъмәтләрен кире каккан кебек,
Гомер диеп дөнья гизгәнең…
 
 
Тәүбә бит ул бары аңлый алу,
Ялгышларың чиксез булганын.
Төзәтергә теләп син шуларны,
Таба алганың дөрес юлларын.
 

Кая була вакыт

 
Кая була вакыт, кая китә,
Агамы ул, әллә бетәме.
Гомер буе безнең белән булып,
Көтмәгәндә ташлап китәме.
 
 
Кая була… сәгатьтә ком кебек,
Бер мизгельгә генә җитәме.
Ашыктырып, тирән уйландырып,
Ул үзенең колы итәме.
 
 
Күрмәгәнне аңлау авырырак,
Сизү өчен кирәк, фикерләү…
Вакыт белән ипле булу кирәк,
Аны узып «лутчы» сикермәү.
 
 
Вакыт юлдаш, чордаш, уйдаш,
Сорауларга җавап бируче.
Онытылган диеп уйлаганны,
Үткәннәрдән апып килүче…
 
 
Аллаhының бер нигъмәте генә,
Кая китә… белә алмабыз…
Ул вакытның кадерләрен белсәк,
Авыр хәлләрдә без калмабыз.
 
 
Кая була вакыт… уйлап кара…
Сиңа бирелгәнен булсада…
Вакыт юк дип әйтү гөнаh булыр,
Дөнья эше өелеп торсада…
 

Утырасы иде

Әйтәсeләр байтак җыелганra…

Бер утырасы иде сөйләшеп.

Кайвакытта җиңелермен кебек,

Авыр уйлар белән көрәшеп.


Үкенгәннәр, әллә үтелгәннәр,

Кабат – кабат килә уйларга.

Шикле хисләр кинәт усалланып,

Теләгәндәй тотып кыйнарга.

 
Кереп оялаган йөрәгемә,
Гомер чыга алмаслыклары.
Юллар көтә кебек никтер алда,
Үзең теләп бармаслыклары.
 

Утырасы иде бер сөйләшеп,

Фикер киңәш белән, кичләрен.

Таралырлар иде шул вакытта,

Авыр болыт кебек хисләрем…


Сынаулары булсын – барысыда,

Шулай итеп, кабул итәек…

Барысыда үтә бу тормышта,

Бу халәттә… сабыр итәек…


Утырасы иде бер сөйләшеп,

Уйлар хисләр белән бүлешеп.

Иң кыйммәте шундый кеше булу,

Сөйләшерлек, шулай күрешеп…

Күңел нинди

 
Аллаh cүзен, сүздә кушып кушып,
Гыйбәдәттә әгәр булмасак,
Кушканнарын аның үтәмәсәк,
Гамәлләрен белеп кылмасак…
 
 
Купшы кием, купшы сүзләр алар,
Тамашалар өчен бик кирәк.
Күз буяуга барысы ошап кала,
Шөкер сүзең булса бик сирәк.
 
 
Күңеленә hәркем үзе хуҗа…
Ниндиләрдән генә булсада.
Азлап азлап ул күренеп ала,
Нинди генә гамәл кылсада.
 
 
Бер карашы, бер җөмләсе житә,
Кешеләрне кайчак аңларга.
Кеше гомередә бит аз була,
Кайбер күңелләрне аңларга.
 
 
Серле дөнья кебек ул күңелләр,
Белеп бетерү мөмкин түгелдер.
Безне җиhан белән бәйләүчедә,
Кешеләрдә, шул ук күңелдер.
 

Авыл бетми

Авыл бетә диеп чаң сугалар,

«Бетүләргә» юллар салганнар…

Зарланырга өйрәнмәгәннәр бит,

Авылында яшәп калганнар.

 
Бер яктан ул туган җирләр булса,
Икенчедән яшәү халәте.
Барысында хaләл хезмәт белән,
Таба ала белү гадәте…
 
 
Авыл бетми, авыл бетә алмый,
Исемнәре бәлки үзгәрер.
Бутап булмый гадел караганда,
Авыл кешесенең йөзләрен.
 
 
Шәhәрләрдә җиңел тормыш эзләү,
Тәккәберлек бераз катыш ул.
Читтән күзәт; авыл малаеның,
Шәhәреннән кайчак кайтышын…
 
 
Рәхәт тормыш шулай төзеләме,
Әллә шулай качып китүме…
Олы көтүләргә кушыла алып,
Тормышларны җиңеләйтүме.
 
 
Шелтә була алмый берәүгәдә,
Кешеләрнең язмыш юллары.
Ихласырак, гаделерәк кебек,
Авыл кызы, авыл уллары…
 

Соңгы өмет

 
Соңгы өмет кебек яңгырыйдыр,
Иң кирәген әйтеп калулар.
Сәнәк белән суга язу кебек…
Кыек мыек, сыза алулар…
 
 
Аерылышуны көтү кирәк түгел,
Булмый калмас, алар булырлар…
Өметсезлек кебек тоелсада,
Олы өмет белән тулырлар…
 
 
Очрашулар кайчак кирәк булмый,
Әйтәселәр инде әйтелгән.
Башка юллар инде алда көтми,
Кирәк җиргә барып җителгән,
 
 
Җирдә тормыш эшкә йөргән кебек,
Һәр кешенең үзе hөнәре…
Эшкә бару, эштән кайту белән,
Үтеп китеп бара көннәре.
 
 
Эш белән бит барысы бетми әле,
Башка гамәлләре җитәрлек…
Тамак туйдырулар белән бергә,
Кешеләрне, кеше итәрлек.
 
 
Барысыда кала, юкка чыга…
Байлыкларың, кылган эшләрең.
Бәлки саклап булыр булган хиснең,
Шигырь юлларына күчкәнен…
 
 
Бетмәс юлда кебек гомер вакыт,
Еракларга кеше ашкына…
Билге булып, кала җир өстендә,
Соңгы тапкыр куйган таш кына…
 

Биектә

 
Биеклекне кеше бик ярата,
Бәләкәйдән биек хыяллар…
Ул гомердә, күпме җыелада…
Бер күңелгә ничек сыя алган.
 
 
Биектәрәк булу кулаеырак,
Бер баскычка гына булсада.
Сәхнәләрдә биегерәк була,
Халык белән клуб тулсада.
 
 
Каланчалар булган, манаралар,
Ераклардан алар күренгән.
Биектәрәк кебек хисләреңдә,
Чыккан чакта йөрәк түреннән.
 
 
Кошларда бит биекләрдән оча,
Күрер өчен барыр юлларын.
Догаларын кыла кешеләрдә,
Биекләргә сузып кулларын.
 
 
Яктылыкта биекләрдә кебек,
Караңгылык, аста түбәндә.
Таңнар атмас кебек кайвакытта,
Чарасыздан башны игәндә.
 

Бер сандыкта

 
Күңел әллә үзе мине тыңлый,
Мин тиешме аны аңларга…
Кабатланып диңгез дулкыныдай,
Ташланганда хисләр ярларга.
 
 
Ул ашкына, хәттә белеп булмый,
Ниләр теләп, ниләр сизенеп.
Вакыт– вакыт күңел теләгәннәр,
Юкка чыга… очып, сибелеп.
 
 
Күңел миндә, әллә мин күңелдә,
Кемдә теләк, кемдә ышану…
Икеләнү килеп туган чакта,
Шикләнүдән ансат бушану.
 
 
Барысыда бергә җыелганда,
Күңел, уең, бергә хыялларың…
Сакларгамы аны, сайларгамы,
Бер сандыкта булса җыя алганың?
 
 
Маҗаралар кайчак эзләгәндәй,
Чакыра ул әллә кайларга…
Барысына барыбер җитешмисең,
Ялгышмыйча кайсын сайларга.
 

Бар ышаныч кала, бер акылда,

Тыңлый алсак, бары ул гына.

Җиңелерәк үтелерләр кебек,

Акыл белән үткән юл гына…

Гаделлек

 
Гаделлек сорыйбыз, эзлибез,
Кайвакыт, тәләпләр итәбез.
Без аны яшәүдә, тормышта,
Күпвакыт беряклы итәбез.
 
 
Әйбернең хакы бар, чамасы,
Изгелек сорыйдыр җавабын.
Сораулар дөресме үзеңә,
Эшеңдә күрмәсәң савабын.
 
 
Гаделлек туганча, дусларча,
Тик сорау шикелле булмасын.
Гаделлек күңелдә булганда,
Беркайчан буш гамәл булмас ул.
 
 
Язмышка буйсыну гаделлек,
Ул синең тормышта өлешең.
Кадерен белә алып, алдамый,
Алданмый яшәвең… йөрешең.
 
 
Гаделлек яхшыга омтылу,
Холыкка әйләнеп күңелдә.
Кылынган саваплы гамәлдәй
Таяныч, ышаныч бүгенгә.
 

Туган нигез

 
Кайвакытта туган нигез диеп,
Матур матур сүзләр сөйлибез.
Сагынгандай булып, уйга батып,
Моңлы моңлы көйләр көйлибез.
 
 
Үткән вакыт инде барысыда,
Хисләр генә бераз яңара…
Ни булсада, ул буш калган хәзер,
Ул хужасыз булып санала.
 
 
Вакытында җылы түбә булган,
Давамнары нәсел җепләре…
Хуҗасызлык картайтада кебек,
Кире кайтмагачтан… көткәне.
 
 
Хисләр генә бераз җанланалар,
Күргәннәрдән, искә алганнан.
Язмышларда кайчак шулай була,
Онытылганнар, ялгыз калганнар.
 
 
Туган нигез, вакыт галәмәте,
Үсеп житеп… юллар салганда.
Барыбердә гадел кебек тугел,
Туган нигез ялгыз калганда…
 

Җәй рәхәте

 
Җәй рәхәте әнә тирә якта,
Яңгырларсыз эссе көннәре.
Җиләс су буйлары яшеллектә,
Елгалары белән күлләре,
 
 
Җәй асылы ул бит җылылыкта,
Эсселеккә бераз авышып.
Үзгәртәлмәс кебек бу тынлыкны,
Коеп яуган яңгыр тавышы…
 
 
Бөтен җиhан чәчәк ата кебек,
Булсаларда сусау дымнарга.
Нидә булса җитми кебек инде…
Шөкер әйтеп калыйк булганга.
 
 
Бүгенгеләр өчен, үткән өчен,
Бу җәйләрне күрә алганга.
Гомер юлы сәяхәтләрендә,
Булганнарны күреп калганга.
 
 
Аңлар өчен эссе, сусауларны,
Җир йөзендә булып торганын.
Сакланырлык күләгәләр булыр,
Догаларың булса… кылганың…
 

Таңнары, чишмәләре

 
Торамы соң бездән таңнар ату,
Ничә тапкыр алар атсада.
Артык мөhим микән кеше өчен,
Бәхетләрен кайда тапсада.
 
 
Без саныйбыз анын атканнарын,
Һәркемнеңдә үзе таңнары.
Яңа көннәр туып… гомерләрнең,
Була инде үтеп барганы…
 
 
Гомер сәгатләре кебек таңнар көннәр,
Берсе артыннан, берсе ашыга.
Ә елгасы ага, ага шулай,
Кайта алмый чишмә башына.
 
 
Челтрәп аккан чишмә тавышыдай,
Еракларда кала балачак…
Сусаганда… сусамаганда да,
Чишмә суы татлы булачак.
 
 
Әй чишмәләр, кайда калдылар соң,
Агымнарын саклый аламы…
Элеккечә кебек булмаса,
Чиста сулар челтерәп агамы.
 

Ялгыш «тумыш»

 
Уңы сулы була, парлы булса,
Ике сыңар, парлы булалмый,
Ике ир ат, яки хатын кыз,
Берничектә тормыш кора алмый.
 
 
Йомшаклыкта көче хатын кызның,
Нәфислеге – аның билгесе.
Шуны аңлап яши акыллысы,
Ир булырга тели тилесе.
 
 
Хатын-кыздай булмый ир атларда,
Ир исемен, итеп мәсхәрә.
Җимеш итеп карап яшәсәдә,
«Җимешем» дип аңа дәшсәдә.
 

Хатын кызмы, әллә ир атмы ул,

Кием генә әллә аера…

Үз асылы әллә онытыла,

Каршы якка күңеле каера…

Чынбарлык

Кеше белә микән hәрвакытта,

Күңелләре нидән үрелгән.

Хәтерләрдә ниләр саклана икән,

Уйланулар… Әллә күрелгән…

 
Хыялларың бәлки истә калыр,
Чынбарлыкта булган шикелле.
Шул уйларны искә ала – ала,
Әрәм итеп озын кичеңне.
 
 
Уйларда бит… кала тирән булып,
Язмышларны кинәт үзгәртеп.
Аларда бит безнең белән бара,
Артык борчымыйча, күзәтеп.
 
 
Буталада кебек уйлар, хисләр,
Дәфтәр битләрендә, үткәннәр.
Булганнары, була язганнары,
Хәтерләргә күчеп беткәннәр.
 

Күңелеңдә булган, үзең белән,

Байлыгыңда – синең күрәсең…

Мөмкин түгел барсын укып чыгу,

Бик килсәдә аны беләсең…

Юлда барасы

 
Барсы алда, барлык күрәселәр,
Шатлыклары белән сынаулар.
Яктылыгы алда, өмет шунда,
Көзләредә, шунда кыраулар…
 
 
Офыклардан нидер килер кебек,
Алда тора бары офыклар…
Давыллардан, булган эсселәрдән,
Безгә анда нинди ышык бар…
 
 
Финишлары белән юл башлары,
Ишетсәктә, берәү күрмәгән.
Ә күргәннәр… шулай тиеш диеп,
Мәңгелектән хәбәр бирмәгән.
 
 
Бер төш кебек булыр җирдәгеләр,
Үтеп кителердә, онытылыр.
Бөтен халык үтәр өчен булган,
Безне көтеп, олы юлы торыр.
 
 
Кеше җаны мәңге булыр дигән,
Ышанмаска аңа ярамый…
Ышанмасаң, сиңа ышанмаслар,
Ышанмыйча яшәү ярамый.
 
 
Безнең күнел hәрчак мохтаҗ була,
Җылы сүзләр, туры юлларга.
Вакыт җитми кала фикерләргә,
Һәр вакытта юлда булганга…
 

Гомер юлым

 
Барам әле тапкан юлларымнан,
Карый – карый тирә ягыма,
Карап торам елга ташуларын,
Менеп басып биек ярына.
 
 
Атлаганда, вакытыда үтә,
Барыр юлларыңда кыскара.
Адым үлчи гомер озынлыгын,
Күпмеләре… үтә бушкада…
 
 
Мосафиры булып гомереңнең,
Тормыш үтә, булып сәфәрдә.
Яратылган әдәм балалары,
Юлчы булып жирдә яшәргә.
 
 
Кайвакытта… олы агайларда,
Комда уйнаган нәни баладай.
Кояш чыгып, кояш батып килә…
Кайтуында уйлап карамай…
 
 
Юллар шуңа төрле, төрле була,
Шунадырда алар бормалы.
Барам әле үзе юлым белән,
Кулай булыр, миңа булганы.
 
 
Үтәм әле алда булганнарын,
Кайда булсаларда уйларым.
Язганнарын миңа үтәсе бит,
Алар минем гомер юлларым…
 

Челләсе

Челлә – җәйнең эссе вакытлары,

Кояш бу чак каты кыздыра.

Кем коена, эссе комда ята,

Күләгәдә, кемдер уздыра…

 
Җиләк җимеш пешә бакчаларда,
Болыннарга барсаң, кигәвен.
Җәйнең җылыларын көткән идек,
Чып чын җәйләр шулай килә ул.
 
 
Суга керсәң судан чыгып булмый,
Сулар эчеп, сусау басылмый.
Рәхәтнеңдә чиге була икән,
Эсселектә күңел ачылмый…
 
 
Күләгәләр эзли шулчак кеше,
Жиләс җирне килә табасы.
Эсседәндә качып, җылы сөеп,
Җәйләрдә дә килә каласы…
 
 
Җәй уртасы, шулай эссе була,
Еллар саен була челләсе.
Билгеле бит, эссе белән җылы,
Җәйдән башка безгә килмәсе.
 

Намаз

 
Намаз үзе, бик катлаулы кебек,
Намаз укый әгәр белмәсәң…
Суларда да кеше батар иде,
Йөзәм диеп суга кермәсә.
 
 
Намаз бит ул hөнәр, кәсеп түгел,
Акыл булганнарга, кушылган.
Бурычларны гомер буе җыеп,
Язмас өчен кеше hушыннан.
 
 
Намаз– гамәл, җаның-тәнең белән,
Әйтү рәхмәт, кылу гыйбадәт.
Вакытында бирү, җирдә алганыңны,
Бурыч түләүләрдән гыйбарәт.
 
 
Тәнгә азык көндә кирәк була,
Таныш булган әйбер hәркемгә.
Җангада бит, үзе ризыгы,
Азык кирәк була hәркөндә…
 
 
Ризыкта ул, савап, шөкер бергә,
Бөтен хикмәт анда җыелган.
Тапкан булыр, җанга сихәтләрен,
Намазларга күңеле җыенган.
 

Каерылып карыйм

 
Каерылып карыйм артка таба,
Яңагына үткән юлларга…
Күптән түгел булып билгесезлек,
Яңа гына алда булганга.
 
 
Артка карау начар гадәт микән,
Кая карыйм, аллар күренми…
Бары юллар карышы килгән кебек,
Буласылар алдан беленми.
 
 
Ике юлдан бергә барылгандай,
Берсе үзеңә, берсе хыялга.
Ничек итеп шушы ике көчне,
Янәшәгә парлап куярга.
 
 
Кыңгыраулы атлар, моңсу чаклар,
Бер юллардан алар барганнар.
Хыялларда үтә алганнары…
Хыял булып читтә калганнар.
 
 
Икеседә кирәк, кеше өчен,
Алдан барысын белеп бармагач.
Әллә алар бик еш очрашадыр,
Күзләр белән күрә алмагач.
 
 
Каерылып карыйм артка таба,
Нинди халәт, шулчак уйларда.
Язмышымда язган юлларым дип,
Хәтеремә теркәп куйганда.
 

Бары кешедер

 
Безнең өчен җирдә ни генә юк,
Рәхәтләнеп яшәп китәргә.
Нинди юллар сызып куелганнар,
Ашыкмыйча гына үтәргә.
 
 
Төннәре бар, матур төшләр өчен,
Хыял, өнгә бераз әйләнеп.
Дәвамнары, таңнар беленүгә,
Иртәләргә килеп бәйләнеп.
 
 
Кичләрендә хыялларга чумып,
Күпме вакыткайлар үтәдер.
Хисләр белән күңел тулып ашып,
Серле вакытлары җитәдер…
 
 
Күпме кеше, күпме хыяллары…
Хыял диңгезендә йөзәбез.
Шул диңгездә булган вакытларда,
Бәхет исен бәлки сизәбез…
 
 
Күрә алу вакыт эше түгел…
Барыбызның язмыш эшедер.
Аңлый алып, яши алучыда,
Җир йөзендә бары кешедер.
 

Бер үк күңел

 
Барысында бер үк күңел җыя,
Ул үзенә ала яраны.
Ничә тапкып онытырлык итеп,
Яраларны үзе «ялады».
 
 
Сүзгә килеп, аңлашмауга җитеп,
Йөрәк әрнүләре булганда.
Ялгыш хисләр кинәт кабынганда,
Нәфрәт белән, ашып тулганда.
 
 
Мең әйтелмәс сүзләр телгә килеп,
Усаллыкка юллар ачылып.
Сабыр гына күңел түзә кебек,
Акырынлап… куя басылып.
 
 
Өзелсәдә юллар кайвакытта…
Өмет кала барыбер сакланып.
Йөрәк әрнүләре басылмыйча,
Өмет юлы китми башланып.
 
 
Күңел пыяладай тиз уала,
Аның жебе биктә нечкәдә.
Суынасы килә кайвакытта,
Башны тыгып сулы мичкәгә.
 

Чуар күңел

 
Шома булып тумаганмын,
Шомалык эзләмәдем.
Ялгыш бәлки булгандыр да…
Белгәндә эшләмәдем.
 
 
Шомага сабын кирәкми…
Кирәк җиренә керә.
Үзе шома, сүзе шома,
Исемен аклый белә…
 
 
Шомалык.. тайгакка якын,
Егылу бик ихтимал…
Андый юллардан йөрергә,
Җитмәс кебек ихтибар…
 
 
Көлеп карый кебек алар,
Башканы түбән итеп…
Шомалыкны дәрәҗә дип,
Көзгене, «җүләр» итеп.
 

Шома түгел шул барысыда,

Шикле бүгеннәре бар…

Тыштан шомарып беткәннең,

Чуар күңелләре бар…

Шул бер сүз

Әллә аңлап, әллә аңламыйча,

Шәмнәр яна, дога урынына…

Теләпме аллә киткән мәрхүмнәргә,

Кәберендә кушып, борылырга…

 
Җиңү көне җитсә, кайгы көне,
Гөргөри …тасмалары…
Мөселманга тәре кирәк түгел,
Таксыннар… башкалары…
 

Шәмнәредә бары чиркәү өчен,

Чыра булган… шәмнәр булмаган.

Мәрхүмнәргә болар нигә кирәк,

Алар чукынырга тумаган…

 
Бер гамәлдән, кыек юл башлана,
Битарафлар тора күзәтеп…
Аллаhыдан ләгънәт төшмәгәе,
Динсезлектә булып… йөдәтеп.
 

Сагыну чоры

 
Күңелләрдә туа тора хисләр,
Кайберләре озак саклана.
Онытылмый торганнары белән,
Сагынулар чоры башлана.
 
 
Балачаклар, ялан аяк чаклар,
Адымнарның тәүге чаклары.
Әллә кая китеп барган булсаң,
Искә төшә туган якларың.
 
 
Бергә уйнап үскән яшьтәшләрең,
Күршеләрең, дуслар, иптәшләр.
Бар вакытта, гади булганнар да,
Искә төшә, үтеп киткәчтән…
 
 
Сагынулар шундый халәт кебек…
Искә төшү генә түгелдер…
Үткән вакыт шулай сагындыра,
Тауларыннан карап бүгеннең.
 
 
Бөтен «байлык» шулай артта кала,
Югалгандай, кире кайтмаслык.
Үткән берең гел югалып барса,
Алга таба аяк басмаслык…
 
 
Күңелләргә озак барып җитә,
Ниләр кала, ниләр саклана…
Аңлау килә… ләкин бик соң гына,
Сагынулар чоры башлана…
 

Тәкъдим

 
Тәкъдим көне килеп җитәр кебек,
Көн артыннан көннәр үтсәдә.
«Парым булда, әйдә бергә» дию…
Ул вакытлар үтеп китсәдә.
 
 
Өметләре яшәтәдә кебек,
Томыш дулкынында булганда.
«Булыр әле» диеп әйтә кебек,
Син көткәннәр килми торганда.
 
 
Бу тормышның асыл ташыдыр ул,
Үз парыңны таба алулар…
Аңлый алып аның мөhимлеген,
Гомер буе саклап калулар.
 
 
Гади кебек барысы көнкүрештә,
Таңнар атып көннәр үтәләр…
Көтүләрдә, өметләрдә яшәп,
Матур чаклар үтеп китәләр.
 
 
Даруыда, кинәшләре белән,
Барыбызга язып …«уелган».
Язмыш белән язмыш арасына,
Киртәләрдә кайчак куелган.
 

Кайсы кулда

 
Гадел сүзләр табу тормышыңда,
Дөрес итеп яши алумы…
Белгәннәрең тәэмин итә микән,
Ялгышмыйча гына баруны.
 
 
Кешегә бит төрле сыйфатлар хас,
Әйбәт… начар, бергә җыелган.
Шулар арасында яшәү өчен,
Сайлау дигән ишек куелган.
 
 
Кабатлана тузга язмаганы…
Шуннан кайчак рәхәт табабыз.
Нинди көчләр безне алдап шулай,
Юл читендә кебек калабыз.
 

Чит бәйрәмнән кайтып керә алмый,

Күңел никтер читкә омтыла…

Мавыктырып бөтен кирәкмәсе,

Үзеңнеке бөтенләй онытыла.

 
Бер сыйфатлар безне алга тарта,
Икенчесе артка чакыра…
Бер кешедә икеләнеп тормый,
Чыгып басып юллар чатына.
 
 
Хәрәкәттә эзләп бәрәкәтне,
Уңга чаба… сулга ашкына.
Кырмыскалар кебек ашыгабыз,
Эшәмәгән кебек… баш кына.
 

Бусага

Чик капкасы кебек туган йортта,

Капкалары түгел нигәдер…

Ишек бусагасы ул рольне,

Бик күптәннән үтәп киләдер.

 
Бусагадан үтү йортка керү,
Үтә алу аның түренә…
Атлап керү бусагалар аша,
Кайту була туган җиренә.
 
 
Күп ырымнар бусагага бәйле,
Атлап керү, аңа утыру.
Чыгып китү өчен аның аша,
Чемоданга әйбер тутыру.
 

Бездә никтер тупса диләр иде,

«Аңа утырма, үсми калырсың»…

Ачык яки ябык ишек кебек,

Шул тупса аша юллар табарсың.

 
Биек, түбән түгел бусагалар,
Еракларда кайчак калалар.
Киткән чакта озаталар кебек,
Кайткан чакта карышы алалар.
 

Сүзләр

 
Ишетелми күптән әйтер сүзең,
Сүзләр белән гомер көйләнә.
Кай вакытта кеше чарасыздан,
Үзе белән үзе сөйләнә.
 
 
Кеше сүзе, кеше фикерләре…
Аның күңеленең халәте.
Хисләр әгәр туса күңелеңдә,
Бүлешергә теләү гадәте.
 
 
Сер бүлешү, гайбәт сөйләү түгел,
Аңлый алу кеше күңелен…
Ихласлыкта якын булганнарның,
Күңел түрләредә күренер…
 

Тыңлый белү кирәк әйткән сүзне,

Сиңа бәлки атап әйтелгән…

Сүз асылын бәлки тота алырсың

Аңлагандай мәкаль әйтемнән.

Кем ничек

 
Төрле халәт була яшәештә,
Тормыш тәме бәлки шундадыр.
Белә алмыйсың алда ни буласын,
Онытасың ниләр булганын.
 
 
Кино кебек, кире карап булмый,
Матур сериаллар шикелле.
Артта калып үкенечләр белән,
Кабатланмас… узып кителде.
 
 
Актарасың икән «сандыгыңны»,
Барыр юллар димәк кыскара.
Исәп – хисап күңел өчен кирәк,
Күпме вакыт үтә, бушкада.
 
 
Кем сагына, кемдер үкенәдер,
Кемдер hаман, көндә зарлана.
Туктый алмый, кемдер алга чаба,
Үткән юллар кайчан барлана?
 
 
Кем шатлана, үткән гомеренең,
Таба алып асыл чакларын.
Хәтер дәфтәренә язылганы,
Югалмыйча барысы сакланыр.
 
 
Олы буын, өлкән буын булып…
Алышына барысы яңара.
Йолдызларда кинәт сүнеп куя,
Меңәр еллар күктә янада.
 
 
Халык саклап килгән тарихларын,
Җиде буын яшәп киткәнне.
Бүгенгесе көнне яшәүләрне,
Барыбызга насыйп иткәнне.
Хөрмәт көтәр хөрмәт иткәнне.
 

Үз хәтирәң

 
Көнләштерә иде балачакта,
Бер ике яшь олы булганнар.
Биегерәк булып ярты башка,
Безгә карап тормый торганнар.
 
 
Зурлар кебек иде шактый гына,
Безгә әле күпме көтәсе…
Бер ике кыш, бер ике җәй,
Ике класс мәктәп үтәсе…
 
 
Алданырак алар, ат өстендә,
Алга чыгып hәрчак уенда.
Ераккарак ярдан йөзеп китү,
Су кергәндә елга буенда…
 
 
Җитешәсе килә иде барысына,
Күрми калулардан курыкып.
Уен булса, туктап булмый иде,
Өйгә кайтуларны онытып.
 
 
Үскән саен, үсеп омтылышлар,
Тормыш җирдә шулай башланган.
Тәмен татып, печән өсләрендә,
Яр буенда пешкән ашлардан.
 
 
Үзе хәтирәсе hәркемнең дә,
Истә калмыймы соң балачак.
Ничек итеп хәтер яза алган,
Шулай булып истә калачак…
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации