Электронная библиотека » Фарсель Зыятдинов » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фарсель Зыятдинов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 8 страниц)

Шрифт:
- 100% +

…Мөдәрристәге бәйсезлек шагыйрьне дөньядагы барлык абруйлардан өстенрәк итеп күрү әнә шулай ерактан, татар яшәешенең түреннән үк килә. Шундый инану тагы Хәсән Туфанда бар иде.

Мөдәррис Әгъләмов күпләр белән аралашып, хәтта гаилә дусты булып яшәде. Әгәр дә Мөдәррис күренми торса, ничектер дөнья күңелсезләнә кебек иде. Улым Айваз аны чын-чынлап юксынды, сагынды. Ул еш була торган башка гаиләләр дә аны көтеп ала торган булганнар.

«Гомумән, безнең гаиләгә ул табигый рәвештә үз кеше булып килеп керде, – дип язды Равил Фәйзуллин «Мәдәни җомга» газетасында (22 ноябрь, 1999 ел). – Ятим булгангадырмы, акыллы, зирәк булгангадырмы, әти-әни аны үз баласыдай кабул итте. 60 нчы еллар башында Казанның Әмәт тавы итәгендәге йортыбызда Мөдәррис, «Коймаклар» шигырен чатнатып укый-укый, әнием пешергән коймаклар белән сыйлана иде. Соңрак, 20 еллар үткәч, Балык Бистәсендә ул бездә (дөресрәге, энекәшем Илдус хуҗа булган йортта) атналап, айлап яшәп-яшәп ала иде. Әти-әниләр мин кайтканга күбрәк сөенгәннәрдерме ул вакытта, әллә Мөдәррис кайткангамы, кистереп әйтә алмыйм. Әти-әни аны бик хөрмәт итте. Һәрхәлдә, Тукай бүләген алган китабын ул бездә торып язды, төзеде.

Хәзер инде әни – гүр иясе. Сөйләшкәндә, әти-әни турында сүз чыкса, Мөдәррис тә аларны, минем кебек, «әти», «әни» дип искә ала. Шул чакта күзләрем дымлана».

Даһилар тулай торагында

Ул, чынлап та, дөрес уйлады… Дөнья ыгы-зыгысыннан мәгарәгә качып котылган Әбүгалисина кебек, М. Әгъләмовка каядыр югалып торудан да хәерлерәк чара калмаган иде. Аның «мәгарәсе» студент шагыйрьләр торагында булып чыкты. Яшьләр аңардан шигъри мәктәп сабаклары алсалар, ул алардан рухына терәк, иманына ышаныч, дәрт тапты.

 
Мәгарәдән чыккан, диген,
Әгъләмисина…
 

Яшьләрнең берсе шаяртып язган бу пародиядәге күрәзәлек ахырдан чынга ашты: әкияттәге һичкемгә билгесез шәкерт, мәгарәдән рухи баеп, зиһен җыеп, мәшһүр Әбүгалисина сыйфатында чыкты.

Мөдәррис күбрәк вакытын студентларның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагында үткәрде. Шунда укый, очраша, шигырьләр иҗат итә. Аның күпчелек каләмдәшләре дә шунда яшиләр, шунда иҗат итәләр. «Дөм караңгы төндәге студентлар торагын күз алдына китерегез, – дип язды Зөлфәт «Мәгърифәт» газетасында басылган язмасында – Көтмәгәндә генә каршыгызга пеләш өрәк пәйда була! Һәм ул сиңа шундый шигырь укый:

 
Шигырьләр сыктым мин —
Кып-кызыл кан икән!
 

Бу – шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов. Инде якын дуслар булып яши башлаган көннәребез. Ул чорларда шагыйрьләргә бай иде безнең тулай торак.

Мөдәрриснең серләрен яши-яши аңладым, – дип яза Зөлфәт 1997 елның апрелендә «Юлдаш» газетасында басылган язмасында. – Төп остазлары – Тукай, Бабич, Пушкин узган юлдан үтәдер аның юлы.

…Кызыл Позиция урамындагы тулай торак «даһилар» тулай торагы иде. Без гыйшык тоткан кызларның берсе дә Тукайның Зәйтүнәсенә, Пушкинның Наталиясенә биргесез түгел иде.

Бүлмә саен дүртәр шагыйрь яшәсен әле!

Шәп шигырь язылу хөрмәтенә, кышкы чатнама суыкта тәрәзәләрне ачып, флаг киерә идек.

Ифрат та катлаулы татар тормышына мең тамыры белән кереп баткан шагыйрь хакында мактап язсаң да, сүгеп язсаң да, сүзләрең җитмәс. Өр-яңа үлчәмнәр табып, сүз энҗеләрен биетә-биетә яза гына күр, дускай!

Зөлфәт».


«Мәгариф» тән «Юлдаш» газетасына 1997 елның апрелендә күчерелгән.

Шагыйрь Ләбиб Лерон да, университетта укыган вакытта, шул ук тулай торакта яши, Мөдәрриснең якын дусты.

«…Әгъләм иртә уяна, без йокыдан торышка инде ул бер-ике шигырь язып өлгергән, тоткасы әйле-шәйле генә эләгеп торган алюмин чәйнектә чәй кайнатып, аны өстәл читенә куйган була, – дип искә ала Ләбиб бүлмәдәше Мөдәррис турында. – Үзенең Газинур Моратка багышланган «Тәрәзәгез булса» шигырен дә ул без татлы йокыда чакта язган иде.

 
…Иң кадерле вакытыңны
Ашый комсыз йокы —
Үзең белән фикерең дә
Инде йокыныкы.
Дөнья дәшәр, күкрәгеңә
Язгы һава тулса,
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!
 

Шушы шигырьгә бәйле бер мәзәк хәл искә төште, – дип дәвам итә Ләбиб Лерон. – 1991 елның 18 сентябре. Бер төркем шагыйрь-язучы, җыйналышып, «Салават күпере» журналханәсенең баш мөхәррире Зиннур Хөснияр бүлмәсендә төрле хәлләр хакында сөйләшеп утыра.

– Тышта җылы-ы… Бүлмәдә суык, – дип әйтеп куя бермәл Зиннур, форточкасы ачык тәрәзә янына елыша төшеп. – Әллә тәрәзәне ачарга микән?

1946 елның 13 октябреннән, ягъни якты дөньяга мәшһүр авазын салган көннән алып суыкның ни икәнен дә белмәгән Мөдәррис Әгъләм:

– Тәрәзәгезне ачыгыз, дип, мин сезгә күпме әйттем бит инде, – ди. – Газинур Моратка багышлап язган шигыремне укымадыгыз мәллә:

 
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!..
 

Тирән мәгънә салып язган шигырьнең ошбу юлларын Газинурга карап әйткәч, Әгъләм:

– Хәер, сез язучылар бугай бит әле, укучылар түгел, – ди дә, башын кыңгыр салып, ишеккә таба юнәлә.

Кайчандыр мин авар шагыйре Әбүталип турында «Әбүталип әйтте…» дигән мәзәкләр китабын укыган идем. Насыйп әйләсә, бәлкем, шуңа охшашрак булган «Мөдәррис әйтә дә башын кыңгыр салып китә» дигән китап та укырбыз әле, шәт…

Әйе, ул – безнең бердәнбер. Бердәнберебез…

Ләбиб Лерон».

(«Мәдәни җомга» газетасы. 1996, 22 ноябрь.)

Нәҗибә ханым: «Милләт өчен көрәшүчене әрнетүче – ул түбән кеше»

Бу юлы Мөдәррис безгә килгәндә, өйдә миннән башка беркем дә юк иде. Башта ул улым Айваз бүлмәсенә сугылды.

– Нәрсә… Айваз өйдә юкмыни?.. Ә мин аны сагынып килгән идем… Сөйләшәсе сүзләр дә, уртак сүзләрдә бар иде.

– Дәвалау вакыты җитте, Мөдәррис, – мин әйтәм, – аны хастаханәгә салдык. Бәлки, файдасы тияр дип уйлыйсың бит. Үзебез дә беләбез инде, анда юньләп дәваламаганнарын. Ә барыбер ышанасың, бәлки, юлны табарлар, терелер, дисең. Кеше үзе китә, ә ышаныч, өмет кала. Ышаныч бит иң соңыннан гына, кеше үзе киткәч кенә китә кешенең күңеленнән…

– Ә үзеңнең хәлләр ничек? Синең ышанычың акланмадымы соң? Рина турында соравым…

– Юк… уртак тел табып булмастыр… Булмас та кебек. «Нәҗибәң белән тор», – ди… Торырмын, мин әйтәм, әле ул яшьләргә алыштыргысыз. Төпле, акыллы фикер йөртә, кирәк чакта булыша.

Аның белән студент чакта ук танышкан идек… Соңыннан Башкортстанга барып, ныклап сөйләштек, һәм мин аны әтисеннән сорап алдым. Чөнки ун елдан артык ялгыз яшәү инде мине туйдырган иде.

– Ул кияүдә булган түгелме соң? Валера исемле ире бар иде диләр бит. Бу сезгә комачауламасмы? Бик яратышып яшиләр дигәннәр иде…

– Мин аларны мәҗбүриләп аермадым бит… Үзләре аерылыштылар. Нәҗибә үзе риза булды. Минем белән гомер итәргә. Дөрес, ул аңа башта яратып чыккан кияүгә. Еш кына Нәҗибә: «Егетнең яхшылыгына гашыйк булдым, – дип кабатларга яратты һәм шуңа өстәп тә куя иде: – Син дә бик яхшы кеше бит… кадереңне генә белмибез… барысы да алда, җайланыр», – диде.

Мөдәррис белән безнең шушы очрашудан соң 15 ел үткәч, 2016 елның ноябрь аенда «Акчарлак» газетасында Нәҗибә Сафинаның Габдерәхимгә биргән интервьюсы дөнья күрде.

Нәҗибәнең әйтүенчә, ул беренче ире белән ел ярым гына яшәгән: аннан аерылганнар. «Ә аерылмас өчен бер-береңне ахырга кадәр танырга кирәк, хискә бирелеп, «мин яраттым» дип кенә кияүгә чыгу хайвани теләккә бирелү ул», – ди шагыйрә.

Хәбәрче:

– Нәҗибә ханым, Бисмарк (Германия империясенең рейхсканцлеры) куркыныч кеше, ул нәрсә уйласа, шуны сөйли дигәннәр. Сез дә шундый бит?..

– Андый кеше барысыннан да бигрәк үзе өчен куркыныч. Хакыйкатьне сөйләгән кеше хакыйкатькә хезмәт итмәгән кешеләргә дошман булып чыга. Мин дә дошманнарымның күз карашын күп тоям.

– Яныйлармы?

– Ачыктан-ачык түгел, мәкерле дошманлык ул. Минем өчен иң зур дошман – милләт мәнфәгатен сатып, үз кесәсен кайгырткан кеше. Алар – милләт өчен эшләргә тиеш булып, милләт тарафыннан сайлап куелган депутатлар. Милләт аларга күз текәп ышанып тора.

– Үзегезне күрә алмаган вакытлар буламы?

– Була. Акыл җан халәтен тыеп кала алмаганда, үземне күрә алмыйм. Мөдәррис Әгъләмнең бер сүзе бар бит: «Ә шагыйрьгә әйтеп калу кирәк…» Телне будылар. Телең юк икән, милләт буларак юксың. Милләт буларак юк икән, җан буларак юксың. Телне сату иманны, милләтне сатуга тиң.

– Кыерсыткан, рәнҗеткән кешеләрне гафу итә аласызмы?

– Тел, милләт өчен көрәшкән кешене рәнҗетүче – ул түбән кеше, андыйларга рәнҗемәсәм дә, ачу килгән чаклар була, әлбәттә.

– Сез – бунтарь. Тыныч, тыйнак буласыгыз килмиме?

– Татар халкының бунтарь була алмавы нәкъ менә аның төп кимчелеге түгел микән? Сабырлык кирәк нәрсә, сүз дә юк. Әмма бөтен нәрсәгә дә сабыр итәргә кирәк микән?

– Россияне «халыклар төрмәсе» диләр…

– Бу – Ленин сүзләре, Ленин үзе шулай дип әйтергә мәҗбүр булган икән, димәк, бу инде гади генә сүзләр түгел…

– Тукай заманында Язучылар берлеге булмаган. Бүгенге берлекнең кирәге бармы?

– 1934 елда Коммунистлар партиясе – сүз белән халыкка тәэсир итә алган язучыларны үзенә буйсындырып тоту өчен барлыкка китерелгән союз бу. Язучылар берлегенә кергән кеше генә язучы була ала, дигән фикерне алга сөрү. Берлектә тормагач, сине язучы итеп танымыйлар.

Яңа рәис белән утырып сөйләшкәнем юк әле. Идарә әгъзасы иттеләр мине. Тәнкыйть секциясенең әзме-күпме планын кабул итү өстендә эшләдек. Башта аптырашта калдым: «Үзегезгә түбәнсетеп карамагыз, Добролюбов, Чернышевский кебек зур тәнкыйтьчеләр булырга тиешле кешеләр сез», – дидем мин тәнкыйтьчеләргә һәм «тәнкыйть» секциясенең планы шушындый булырга тиеш» дигәнгә берүзем каршы кул күтәрдем.

– Ник?

– Берничә яшь кызның китапларына бәя бирделәр. Яшьләргә бәя бирергә кирәк, сүз дә юк анысы. Әмма тәнкыйть секциясе әдәбиятның кайда манарасы, кайда янган уты, кайда нигезе – иң беренче шуны билгеләргә тиеш!

– Сезне «авыру ул» диюче әдипләр бар.

– Татар башын татар ашар, диләр. «Халыкка тел, милли мәгариф кирәк», – дигән кешегә «бу авыру» дип карыйлар икән, ул кешеләрнең үзләрен авыру дип саныйм.

Әйе, бик каты кызып сөйләшкәндә, кан басымым әзрәк күтәрелеп китә. Авырлыгым артты, 83 киломын, берничә килоны ташларга кирәк. Дөрес тукланмау нәтиҗәсе бу. Яхшы туклану өчен, акча да юк. 10 мең сум пенсиянең яртысы торакка түләүгә китә, чынлыкта 5 меңгә яшим. Газета-журналлардан әллә ни гонорар керми…

– Кызыгыз ярдәм итә алмыймы?

– Кызым әлегә чит илдә. Бу илдә яшәү сәеррәк бит…

– Кызыгызның исеме… Чит илдә ул ни белән шөгыльләнә: эшлиме, укыймы?

– ???

– Мөдәррис Әгъләмнең 13 октябрьдә (1946–2006) туган көне, дөресрәге чираттагы юбилее билгеләп үтелде (язучыларның Тукай клубында). Аңа кияүгә чыгуыгызны сөйләгез әле?

– Студент чакта ук танышлар идек. Кавышу өчен бер-береңне тану кирәк. Мөдәррис Әгъләмнең хатыны Рина һәм икенче хатыны Гөлфия дә Мөдәррисне танымаган булганнар. Мөдәррис Әгъләм миңа: «Кояштан соң сине генә күрәм», – диде. Башкортстанга барып, мине әтиемнән сорап алды.

– Сез аның белән кавышканда, ул хатыннары белән яши идеме?

– Юк. Ул 11 ел буе ялгыз яшәде.

– Алда телгә алганыбызча, сез Валера исемле иргә дә кияүгә чыккансыз бит…

– Кама Тамагы районындагы Балтач авылына эшкә җибәрделәр. 24 яшь иде миңа ул чагында. Укытучы булып эшләдем. Бу егетнең яхшылыгына гашыйк булдым.

– Ник аерылдыгыз?

– Иҗат итү өчен йөрәкләрнең бер ритмда эшләве кирәк. Ул мине беркая да чыгармаслык дәрәҗәдә тотып торырга уйлады. Коточкыч көнче иде. Богауда яшәргә тиеш идем. Ул хәтта иҗат итәргә дә мөмкинлек бирмәде. Берзаман урманга бардык та себерке, үлән җыябыз. Ераккарак киттем дә (кәгазь, каләм үзем белән) күңелемә килгән сүзләрне яза башладым. Борылып карасам, ул басып тора. Мыскыллы караш ташлап: «Пушкина!» – диде. Шушы сүз тулысы белән аннан кисеп төшерде мине. Ирсез яши алам, иҗатсыз яши алмыйм икәнлегенә төшендем.

Мин Мөдәррисне ниндидер эчке ярату белән яраттым. Безнең бу яратышу кадерлемнең «Мәңгелек җыр» дигән шигырендә бөтен тулылыгы белән чагыла, дисәм хата булмас:

 
Дулкын белән дулкын яр буенда
Очрашырга сүз куештылар…
Бәхетсезлек булачагын сизеп,
Акчарлаклар түбән очтылар.
 
 
Актарылып, давыл дулкыннарны
Алып китте төрле якларга.
Яр буенда мәңгелек җыр калды —
Үксү җыры акчарлакларда.
 
 
Миңа кадәр булган,
Миннән соң да.
Шул җыр калыр елга ярында;
Акчарлаклар һаман үксеячәк
Су барында, сөю барында.
 
 
…Аерыласыз дулкыннар кебек,
Сөю барда – үксү мәңгелек…
 

Ә менә «Бу кабих дөнья» дигән дүртьюллык шигырен ул миңа багышлаган һәм «Нәҗибәгә» дип тә язып куйган.

 
Зинһар, дим, бул сабыр гына,
Зинһар, дим, бул сак кына.
Кичәрбез бу мәхшәрне дә,
Тик бергә булсак кына.
 

– Нәҗибә ханым, Мөдәррис ник эчә башлады ул?

– Үзенең әйтүе буенча, ачудан чыдап булмыйча онытылырга тырышудан. Әгәр дә мин ир кеше булсам, мөгаен, мин дә эчәр идем.

– Ник, хатыннар да эчә бит?

– Әнием миңа башка тәрбия биргән. Исерек хатын-кыздан да ямьсез, коточкыч зат юк.

– Мөдәррис ничә ел авырды, нәрсә белән?

– Авырганын сиздермәскә тырышты, һәрвакыт ютәлләп йөрде. Тамак рагы иде анда. 12 нче хастаханәдә ятты. Чыккач, ике тапкыр инсульт булды. Берсендә бөтенләй үлеп бетте. Кычкырып җибәрде. Йөгереп бардым. Катып калган. Тын алмый. Бераздан сулап җибәрде.

– Соңгы көне хәтердәме?

– Аның иҗат кичәсен үткәрдек. Шуннан соң бер ай яшәде. 24 ноябрьдә үлде. Сөйләшә алмый иде. Үләр алдыннан «аһ» дигән тавыш белән сикереп торды, аннан ятты да күзләрен йомды. Ярты җанымны алып китте. Аны кабат кайтару өчен, бик күп нәрсә бирер идем. Әмма җир астыннан юллар юк шул…

Нәҗибә ханым әле генә Мөдәрриснең соңгы иҗат кичәсе турында искә алды. Шуны әйтергә кирәк: гомерендә аның иҗат кичәләре, юбилей кичәләре күп булды. Шулар арасында шагыйрьне яңа яктан ачкан, бөеклеген дәлилләгән, тормыш юлын, яшәешен яңа яктан ачкан, аны аклаган кичәләрнең берсе 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә булды дисәм, хата булмас. Бу юбилей кичәсе Тинчурин исемендәге театрда үтте. Бу кичә турында аның «Яшь ленинчы» газетасында бергә эшләгән хезмәттәше Рәисә Яхина бик төгәл һәм Мөдәрриснең яңадан тууын инандырырлык итеп «Шәһри Казан» газетасында язып чыкты («Шәһри Казан», 1996, 6 декабрь).

«Мөдәррисне инде мин бик күптәннән һәм бик яхшы беләм дип йөри идем. Чөнки аның белән бергә эшләгән «Яшь ленинчы» дагы эш бүлмәмдә озак кына сөйләшеп утырган, бергә авылларга командировкаларга чыгып, укытучылар, укучылар алдында чыгыш ясаган чаклар булды. Мөдәрриснең әле минем әтием белән бергә Займищедагы бакчабызда иркенләп гәп корып утырган чаклары да бар иде.

Күп вакытта аңламый идем мин Мөдәррисне. Әллә салган баштан сөйли ул сүзләрен, әллә аек көе. Әллә шаяртып утыра, әллә дөресен сөйли. Үзенең бер дә белмәгәне юк, үзе көлә, үзе кырыс, үзе мәрхәмәтле. Әллә нинди кеше – аңламассың.

Шулай да сизә идем: бу бит безнең кебек гадәти кеше генә түгел. Бу бит – шигърият пәйгамбәре! Нәкъ менә чын талант иясе булганы өчен дә аның сәер гадәтләре артык күзгә бәрелә.

Мөдәрриснең юбилей кичәсенә дә күпләр, мөгаен, шулай шикләнеп, сагаеп барганнардыр. Үз юбилеенда үзе берәр гадәттән тыш хәл – ЧП эшләп ташламасмы? Җитәкчеләребез дә шулайрак уйланганнардыр, күрәсең. Әгәр шунда Мөдәррис бөтен халык алдында алар адресына берәр катырак сүз әйтеп куйса нишләрсең? Шуңа күрә юбилей кичәсенә берсе дә килмәде аларның, котламады. Папкалар да, машина, ат та, видеомагнитофон һәм төсле телевизор ише кыйммәтле бүләкләр тапшыручы да булмады.

Бер караганда, нәрсәгә кирәк ул? Безнең Мөдәррисебез болай да иң бай кеше ич. Аның байлыгы – Шигърият. Үткен сүзле, мәгънәле, бөтен күңелеңне әйләндереп салырлык, яшәвебезнең мәгънәсе, татар халкының язмышы турында тирәнрәк уйландырырлык шигърият!

Кичәсендә Мөдәррис аларны үзе укыды. Сәгать кичке алтыдан унга кадәр К. Тинчурин театрының шыгрым тулы тамаша залы кыймылдамыйча да рәхәтләнеп тыңлап утырды. Хәйраннар калдык. Булса да булыр икән адәм баласында шундый талант! Белеп бетермәгәнбез. Китапларын кулга алып, гел шигырь укып утырып булмый ич. Ара-тирә генә ишеткәлибез дә шуның белән бетә.

Мөдәррис шигырьләрен үзе укыды. Тавышы көчле, үтемле, хисле, тәэсирле! Мин аны тыңлап уйлап утырдым: бу бит – гадәти юбилей кичәсе генә түгел, ә безнең буынны киләчәк буыннар белән тоташтырачак татар шигърият бәйрәме! Без әле бүген моның әһәмиятен үзебез дә аңлап бетермибез. Без, үзе әйткәнчә, бүгенге көн Тукае – Мөдәррисне күреп, ишетеп белүче буын. Без – бәхетлеләр!

Ходай Мөдәррис Әгъләмгә исәнлек бирсен һәм мондый кичәләрне әле 20–30 елдан соң да үткәрергә язсын. Нәкъ үз шигыренә җавап итеп әйтәсе килә:

Кабатлансын иде, кабатлансын иде бу кичә!

Рәисә Яхина».

Әгъләмисина

Дөнья ыгы-зыгысыннан мәгарәгә качып котылган Әбүгалисина кебек, М. Әгъләмовка да каядыр югалып торудан да хәерлерәк чара калмаган иде. Аның мәгарәсе студент шагыйрьләр тулай торагында булып чыкты. «Даһилар тулай торагы» дигән бүлектә тасвирланганча, башта бу тулай торакта Мөдәрриснең яшьтәшләре, каләмдәшләре Ркаил Зәйдуллин, Ләбиб Лерон, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим һәм башкалар яшәсә һәм иҗат итсә, соңрак аларны яшьрәк каләм осталары алыштырды, аннары – тагын да яшьрәкләре. Алар алынган эстафетаны дәвам итеп, киләчәк буыннарга тапшыра килделәр… Өлкәнрәкләр аның белән гәпләшсәләр, фикер уртаклашсалар, яшьләр шигъри мәктәп сабаклары алдылар, ә үзе алардан рухына терәк, иманына ышаныч, яшәүгә дәрт тапты.

 
Мәгарәдән чыккан, диген,
Әгъләмисина…
 

Яшьләрнең берсе шаяртып язган бу пародиядәге күрәзәлек ахырдан чынга ашты. Әкияттәге һичкемгә билгесез шәкерт мәгарәдән, рухи баеп, зиһен җыеп, мәшһүр Әбүгалисина сыйфатында Җир йөзенә чыккан сыман, Мөдәррис Әгъләмов та, сафланып, көч-куәтен арттырып, акланып балкып, татар дөньясына күтәрелде.

 
Бүгенге төн шундый авыр миңа,
Авырлыгын бары үзем беләм…
Авырлыктан кеше сыгыла бит,
Ә мин әле нигә күтәреләм…
 

Әйе, Мөдәррис күтәрелә барды бу көннәрдә. Кичәләрдә, очрашуларда турыдан-туры халык алдына чыгып, көр тавышы белән гаҗәеп шигырьләрен укыды.

Ул «әдәби җомга» да тагын кемнәр чыгыш ясагандыр, хәтерләмим, бары Мөдәррис Әгъләмовның шигырь укуы гына истә калган. Кыюлык өчен дипме, әллә бераз «җылынып» алган иде… безгә генә шулай тоелдымы… тавышы башта карлыгып, калтырабрак чыкты, күңеле үз урынында түгел икәне, нык әсәрләнгән, дулкынланган булуы сизелә иде. Әмма озакламый ул үзен кулга алды, йомшаруына ачуы килепме, йөзе кырыслана төште.

 
…Эт тә үрчи, аларның да
Өреп йөргән көне.
 
 
Бәлки, хәбәр салалардыр:
Килә, диеп, бүре;
Үзләре кеше янында
Бүренең бер төре.
 
 
Кешеләргә кирәк алар,
Кирәк – безнең кебек.
Мәнсезләнеп йоклаганны
Уяталар өреп…
 

«Ничәдер ел тоташтан М. Әгъләмов исеменә бәйле рәвештә фәкать урынлы-урынсыз вакчыл тәнкыйть, орышу, астыртын мыскыллау, хәтта сүгү авазларын гына ишетеп күнеккән Тукай клубында, ниһаять, шагыйрьнең үз тавышы, тансык көр тавышы яңгырый», – дип искә ала халкыбызның шулай ук күренекле улы Фәиз Зөлкарнәй.

 
…Такта чәйне ваткан кебек,
Бер чеметеп ватып, —
«…Гасырларның катламыннан
Алды мине вакыт…»
Алды-салды тормыш дигән
Кайнап торган суга.
Кайный тормыш —
Кандай куе
Җан ачысы чыга.
 

«Җан ачысы» тәгъбиренә шагыйрьнең нинди мәгънә салганын төгәл тоемлыйдыр хәбәре булганнар. Шигырь, беренче карашка, күренекле шагыйребез Ш. Бабичның язмышын аның фаҗигале үлеменнән соң да дәвам итүен әрнеп сөйли сыман. Ләкин моңа авторның үз «җан ачысы» – шәхси фаҗигасе дә һәм шигырьнең тирәнрәк катламнарында яткан мәгънәләр; халкыбызның тарихта мәгълүм фидакяр уллары язмышына әрнүле киная һәм, иң мөһиме, шул язмышлар янында әле һаман кайнашучы «күләгәләр» гә нәфрәт хисе дә өстәлә.

 
Алар дөньядан киткәч тә!
Күләгәң күк калмый;
Сүгеп тамак туйдырганнар —
Мактап туеналар.
 
 
Заман «кояшы» ның ничек
Каравына карап,
«Кечерәйгән күләгәләр
Озыная кабат!»
 

«…Әйе, аның яшәү рәвеше тормышның ул чактагы дөрес һәм бердәнбер дип саналган калыпларга тәңгәл килми иде…» – дип дәвам итә Фәиз Зөлкарнәй үзенең «Чакма чакмый ут чыкмый» дигән мәкаләсендә.

«Күләгәләр» белән якыннан танышлыгы бар шагыйрьнең. Озынымы анда, кыскасымы…

Үткерлеге, төгәллеге белән бу юллар әле бүген генә язылгандай тоела… Ә аларны автор сәхнәдән укыган ул кич, 80 нче елларның беренче ярты еллыгындагы сәнгати кич, «торгынлык дәвере» нең гадәти бер киче иде.

Әмма ничек кенә булмасын, олы саф шигъриятнең нинди икәнен өр-яңадан төшенгәндәй тетрәнеп, тынсыз калып тыңлады аны халык:

 
Кайный тормыш —
Кандай куе
җан ачысы чыга.
 

Кичә бетте, халык кайтырга кузгалды. Башкалар белән бергә, кысыла-кысыла, Сибгат ага Хәким дә чыгып килә. Шунда аның үзалдынамы, янәшәсендәгеләргәме әйткән өзек-өзек сүзләре колакка чалынды:

– Әгъләм, нишләтсәң дә Әгъләм булып кала. Шагыйрь… Ни генә сөйләмәсеннәр.

Өлкән әдибебезнең сүзләрен ишеткәч, хаклык аңыма барып җитте: бу кичә бит, асылда, биш-алты елга сузылган тоташ җәберсетү, хурлаулардан соң, ниһаять, М. Әгъләмовның таланты аклану, реабилитацияләнү иде!

Әйе, аның яшәү рәвеше тормышның ул чакта «дөрес» һәм бердәнбер дип саналган калыпларына тәңгәл килми иде, бәйсез, туры холыклы булуы рәсми фикер кысаларына сыеша алмый иде. Аның ачы, үткер теле дә үз эшен эшләгәндер, әлбәттә, шагыйрьгә әүлия гына булырга димәгәндер ич. Ягъни М. Әгъләмов, дошманнарга сылтау булмасын әле дип, дөрес, төгәл сүзләр генә сөйләп йөрүчеләрдән, дөрес, төгәл генә яшәүчеләрдән түгел, аның турында төрле легендалар, имеш-мимешләр тумаса, хәтта сәер дә булыр иде әле. Ләкин тоташ бер вакыт дәвамында шагыйрьне тәмам каралтып, хәкарәт итеп, бетереп ташларга тырышу… Ә бит, чыннан да, хәлләр шуңа таба бара иде…

Әлеге имеш-мимешләрне закон көченә иңдерү максаты белән, әдәбиятыбызның аксакалы С. Хәкимнең колагына килеп пышылдаучылар да булгандыр, күрәсең. Югыйсә ул әлеге кичәдән соң шагыйрьгә булган ышанычны аклауга куанып, кемнәргәдер каршы төшкәндәй, бәхәсләшкәндәй үзалдына сөйләнмәс иде.

Фәиз Зөлкарнәйнең туганы шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең Мөдәррис турындагы фикерләре дә игътибарга лаек:

 
Киләчәк ул килмәячәк,
Киләчәккә кайтырга кирәк, —
 

ди шагыйрь Мөдәррис Әгъләм.

«Кайтырга – гомереңне читтә, шәһәрләрдә үткәреп, авырулардан битәр берни дә тапмыйча, санаулы көннәреңне уздырырга, үзең тәпи басып киткән сукмаклардан кабат атларга, телеңне ачкан кошлар сайравын, җилләр шаулавын, сулар челтерәвен, арба келтерәвен, шыпылдап алма коелуын ишетеп калырга соңгы тапкыр туган авылыңа кайткан сыман кайтырга…» – дип язды, бу шигырьгә карата мөнәсәбәтен белдереп, Фәиз Зөлкарнәйнең туганы Ләис Зөлкарнәй.

Кайтырга исән чакта өлгермәсәң, кәфенгә төренеп булса да кайтырга.

Кайтырга һәм, ниһаять, аңларга – читтә сугылып йөреп, заяга узган бит гомерләр, син эзләгән, эзләп тә табылмаган бәхетләр сине көтә-көтә туган нигезең белән бергә таркалган, тапталган, тигәнәкләргә күмелгән!..

Киләчәк! Син Мокамайның каен башларыннан күргән коммунизм кырлары түгел икәнсең шул.

Киләчәк! Син ал офык та түгел, офык артыннан офык ачыла.

Киләчәк! Син туган авыл кебек бер генә.

Синдә – таулар.

Сиңа кайтып үләләр…

Киләчәк – синдәге бишек…

Киләчәк – төтенсез авыл…

«Киләчәккә хатлар» салдык.

Төтенсез авылга хат йөрмәгәне хәзер генә искә төште шикелле…

Ә шагыйрь киләчәккә кайту хакында сөйли.

Ул үзе миңа ни өчендер анда инде кайтып килгәндер кебек тоела. Тукай булып үлгәндер дә Мөдәррис Әгъләм булып тугандыр сыман.

Фатих Әмирхан, исән булып, элеккеге «Амур» кунакханәсе эргәсеннән башын кырын салып, «Кысла» га таба үтеп баручы Мөдәррисне күреп алса, һичшиксез: «Сәлам. Тукай, ник кермичә узып барасың болай?» – дип үпкәләбрәк тәрәзәсеннән эндәшер иде.

Кайта-кайта «Тукайдан хатлар» ны укыйм. Тукай үләр алдыннан, сихәтләнмәмме дип, авылга кайткан. Юрган, ике мендәр… (!) тектереп алган.

Моң белән мүкләнгән кечкенә йорт май кебек – көнгә ике тапкыр ягалар. Сабый чагыннан туңган Тукай җылыга кинәнә.

«Ә син туңып кара!»

«Моңнары Аккош күлендәге такта алачыкта матчасына бәйләм-бәйләм мәтрүшкә, әнис, бөтнек, каен себеркеләре эленгән, өстәлдә өем-өем кәгазь, ипи, суган, стакан; агачтан корыштырылган караватта иске пәлтә (ястык та, мендәр дә шул) – кышларны чыккан Мөдәррис Әгъләмов та Тукайдан ким туңмагандыр», – дип яза Ләис Зөлкарнәев «Яңа аваз» газетасында чыккан мәкаләсендә.

Хәер, Тукайны Мөдәррис Әгъләм хәленә куйсаң, егерме җидегә дә тарта алмас иде, мөгаен.

Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмне иң югары биеклеккә күтәргән һәм аның безнең көннәр Тукае булуын дәлилләгән вакыйга – аңа 60 яшь, иҗади эшчәнлегенә 40 ел тулу уңаеннан «Халкың тапшырган каләм» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды дисәк, хата булмастыр. «Казан» милли мәдәният үзәгенең халык белән шыгрым тулы залында үткән әлеге кичә, юбилей чарасы булудан ашып, чын мәгънәсендә иҗат бәйрәменә, татар шигърияте бәйрәменә әверелде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен шагыйрь Мөдәррис Әгъләмгә «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирү турында Президентыбыз Указын игълан итүен кичәгә җыелган тамашачылар аягүрә басып алкышлады. Парламент җитәкчесе юбилярга әлеге исемнең таныклыгын һәм билгесен тапшырды, Мөдәррис Әгъләмов иҗатының бүген зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, шулай ук аның урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиеваның котлауларын мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров ирештерде.

Кичәдә бәйрәмдарны аның каләмдәшләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Туфан Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон һ. б. ның тәбрикләүләре дә Мөдәррис Әгъләмнең халыкчан зур иҗатлы шагыйрь булуын янә тану буларак кабул ителде.

Юбилей кичәсе котлаулар, шигырьләр һәм җырлар белән аралашып барды.

Шагыйрьнең әсәрләрен күренекле артистларыбыз Шәүкәт Биктимеров, Айрат Арсланов, Ирек Баһманов, Нәҗибә Ихсанова, Дания Нуруллина, Хәлим Җәләлов, ә җырларны Илһам Шакиров, Рафаэль Сәхәбиев, Гөлзадә Сафиуллина, Бәширә Насыйрова һ. б. башкарды. Бу кичәдә тамашачылар иң яшь талантларыбыз Бәйбулат Батуллин һәм Нариман Сәхәбиев чыгышларын тыңлап та сөенде. Зәй районыннан килгән якташларының чыгышын юбиляр үзе дә, тамашачылар да үзгә бер ихласлык белән яратып кабул итте. Кичәне Рабит Батулла алып барды. Ул сүзне үз шигырьләрен уку өчен Мөдәррискә биргәч, зал аягүрә басып, шаулатып кул чапты. Шагыйрьнең аеруча «Тукайга эндәшү» шигыре кызыксыну уятты:

 
Исәнме, Тукай!
Җыенып
Килдем бит әле сиңа.
Кемнәрдер минем кулыма,
Сал диеп, чәчәк сона.
(Тукайҗан, беләсең инде,
Мин үзем чәчәк сиңа.)
 
 
Калтырыйм, куркам,
бу илдә
Ни генә кичермисең.
Өстәвенә син бит әле:
«Мәктәбең ничек?» – дисең.
(Тукайҗан, миңа бит кичә
Бирелгән синең исем.)
 
 
Мәктәбең?
Мәктәбем инде
Синдә бит… Туфан, Хәким
Сиңа дип белеп киттеләр.
Ә өстәп нәрсә әйтим?
(Тукайҗан, кяфер илендә
Мин ятим монда, ятим.)
 
 
Син һаман безнең татарның
Мәктәбе ничек дисең —
Үзгәрми әле мәктәпләр,
Үзгәрә бары исем.
(Тукайҗан, баргач әрнүен
Сөйләр бер Мөдәррисең.)
 
 
Сиңа барганчы, кычкырып
Каласы иде бары.
Кычкырсын иде минем күк
Нәкъ миннән соңгылары.
(Тукайҗан, бездә бит әле
Синең сүзеңнең җаны.)
 
 
…Хәзергә хуш әле, Тукай,
Сүнмәгән әле утың…
Барып, бер зиярәт кылыйм,
Син диеп, Шамил йортын.
 

Дөресен әйтергә кирәк, күренекле шагыйребезнең иҗат бәйрәме күңелләрне рухландырырлык дәрәҗәдә оештырылган, хәтта соңыннан мондый якты кичәләр күбрәк үткәрелсен иде дигән теләк белдерүчеләр дә күп булды.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации