Электронная библиотека » Фарсель Зыятдинов » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фарсель Зыятдинов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 8 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Әлегә түзәрлек. Иртә белән прадакса эчтем… ярты сәдәп… аннары эгилок. Файдасы тими калмас кебек.

– Сез шулай дисез дә, анализ башкача күрсәтә бит. ЭКГ сезнең бик начар. Көчле аритмия сездә. Хәзер үк процедура бүлмәсенә керегез, капельница, ягъни тамызгыч астында ятарга туры килер.

Процедура кабинетында Сәхәбине дежур табиб инде көтеп утыра иде.

– Менә бу койкага ятыгыз, – диде ул. – Медсестра хәзер капельница алып килер.

Сәхәби тамызгыч астында бер сәгатьтән артык ятты, әмма шешәдәге дару әле кимергә дә уйламый. Аптырагач, ул тамган тамчыларны санарга кереште: «Бик акрын тама түгелме соң болар? Болай дәвам итсә, төн уртасына кадәр биредә ятарга туры килүе бар».

Бераз яткач, ул кабат дежур табибны чакырды.

– Бик акрын тама, – диде ул табибка. – Бер тамчы тамганчы, җиде секунд көтәргә кирәк. Ә мин МКДЦ хастаханәсендә ятканда, һәр ике секунд саен бер тамчы тама иде. Көйләп карамыйсызмы?

Табиб трубкага үзе дә уйламыйча кагылган иде, тамчылар тиз-тиз тама башладылар. Шулай да шешәдәге даруның өчтән бер өлеше генә кимегән иде әле. Сәхәбигә барыбер бик акрын тамган шикелле тоелды. Чөнки ята-ята аның куллары оеган, бөтен буыннары авырта башлаган иде. Урынын бераз алыштыргач, ул башкача түзеп тора алмады: йоклап ук китте.

Шулчак аның күз алдында улы Бәхет пәйда булды:

– Теге дөньяда булдым, әтием. Анда бер дә начар түгел. Безнең күп кенә танышларыбызны, туганнарны очраттым, әтием. Бер генә зарланган кеше дә булмады. Иң мөһиме, әниемне күрдем, кочаклашып елаштык. Синең Мирсәгыйть абыең да, энең Нәҗип, сеңелләрең Хәмидә һәм Хәния дә шунда. Минем әбекәем – синең әниеңне дә очраттым. Дөньялыкта ул мине ярата иде. Аның белән икәүләп фотога да төшкән идек. Мине үзенең алдына утырткан… ул фото синдә дә бар, әтием. Исеңә төшкәндә, безне сагынганда карарсың…

Сиңа яшертен генә бер әйтер сүзем дә бар. Бирегә килүдән бер дә курыкма… кил син безнең янга – бергә булырбыз. Әнием дә шулай ди.

Эшем күп дисеңме? Беләм: бакчачыларның күңелен күрергә кирәк дисеңдер инде. Анысы шулай, сине алар бик тә хөрмәт итәләр шул. Алардан килгән йөзләрчә хатлар һаман да өстәлеңдә өелеп тора. Аларга җавап биреп бетерергә гомерең җитәр микән? Тиздән сиксән тула бит инде, әтием, үзеңә. Хатларга җавап бирергә синең шәкертең бар бит инде. Ышан аңа, ул синең эшеңне әйбәт дәвам итәр. Үзеңне уздырыр да, бәлки. Анысы да синең өчен плюс, чөнки шәкерте үзен уздырган остазны бәхетле диләр бит, мактыйлар. Эшеңне аңа тапшыр да кил безнең янга, юбилееңны да биредә бергәләп үткәрербез, әтием!

Шулчак дежур табиб капельницага кагылган иде, Сәхәби уянып китте, тамчылар кызу тама башлады, әмма Бәхет юкка чыкты. Аның ерактан:

– Хуш, әтием, бәхил бул, – дигән тавышы гына ишетелеп калды.

Әти кешенең күзләреннән эре-эре яшь бөртекләре ак мендәргә тәгәрәде.

– Хуш, балам, бәхил бул! Очрашканга кадәр минем бәхетсез Бәхетем.

2016

Истәлекләр

Чорыбызның бөек улы

Һәркемнең үз гомерендә озак еллар саклана һәм гомере буе онытылмый торган мизгелләр булмый калмый. Шундый мизгелләрнең берсе минем өчен Казан финанс-икътисад институтының җитештерү икътисады кафедрасында профессор булып эшли башлаган көннәрнең берсендә булды…

Кафедра бүлмәсендә кинәт кенә телефон шалтырады, һәм лаборант кыз, трубканы алып, миңа сузды: «Фарсель Сахапович, Сезне сорыйлар Татарстан фәннәр академиясеннән», – диде.

Мин, трубканы алып:

– Исәнмесез, Сезне Фарсель Зыятдинов тыңлый, – дидем.

– Бик яхшы, – диде таныш һәм ягымлы тавыш, – бу – Татарстан Фәннәр академиясеннән Мансур Хәсәнов. Мин Сезне бик тә күреп сөйләшергә теләп йөри идем. Бик яхшы булды әле бу үзегезне туры китерүем… Беләсезме, Фарсель, – диде ул, гади генә итеп, – мин күптәннән инде академия хезмәткәрләре аша Сезнең Татар энциклопедиясен чыгарырга дип хыялланып йөрүегезне ишеткән идем. Бу турыдагы теләгегезне Сез Мәскәүгә КПСС Үзәк Комитетына да җиткергәнсез икән… Хәзер менә шул хыялыгызны тормышка ашырыр вакыт җитте, Казанда Татар энциклопедиясе институты эшли башлады, мин аның директоры булам. Теләгем шул: Сезне шул институтта бүлек мөдире итеп күрәсем килә, эшкә чакырам. Сез ничек карыйсыз? Каршы түгелме?

…Ничек каршы булыйм инде: бу бит минем, чынлап та, күптәнге хыялым иде. Әйе, җитмешенче елларда ук үземнең борчылуымны КПСС Үзәк Комитетына җиткергән идем. Әйтик, ни өчен безнең республикадан соңрак автономия алган республикалар үзләренең энциклопедияләрен эшләп чыгаралар… кыргызлар, төрекмәннәр, таҗиклар… ә Татарстанда юк. Сәбәбе нәрсәдә? Мин беренче хатыма җавап ала алмадым. Хатны, «вторичное» дип, икенче тапкыр җибәрдем. Бу юлы җавап булды, әмма бик кыска иде: «Мондый күләмле энциклопедияләр Союздаш республикаларда гына эшләнә һәм чыгарыла, ә Татарстан – әлегә автономияле республика», – дип җавап бирделәр.

Ә менә бүген көтмәгәндә күптәнге хыялым тормышка ашарга тора…

– Эшләргә мин риза, бик риза, Мансур Хәсәнович, – дидем мин.

Тиздән мине Татар энциклопедиясе институтында яңа энциклопедиянең редакторы, Мансур Хәсән улының урынбасары Гомәр Сәлих улы Сабирҗанов кабул итте, һәм мин бу энциклопедиянең икътисад һәм халык хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли башладым. Әйтергә кирәк, бирелеп, чын күңелдән эшләргә керештем мин. Бер үк вакытта институттагы профессор эшен дә ташламадым. Казан финанс-икътисад институтында «Агросәнәгать комплексы икътисады», «Оешмалар икътисады» дигән фәннәр буенча лекцияләр укып, семинарлар үткәрүемне дәвам иттем. Дөресрәге, мин бу ике институтта алып бара торган эшләремне бербөтен итеп башкарырга тырыштым.

Татар энциклопедиясе институтында эшләвем минем өчен үзе бер мәктәп булды. Институтның директоры Мансур Хәсәнович белән иркенләп сөйләшеп, фикер алышып чыкканнан соң, аның акыллы, тирәнтен уйлап, йомшак кына, йөрәккә барып җитәрлек итеп әйткән сүзләрен тыңлаганнан соң, канатлар үскәндәй була иде. Бик тырышып, булсын дип, намус белән эшләдек. Үзем җитәкләгән бүлеккә дә тәҗрибәле, белемле, эшкә җаваплылык белән карый торган кадрларны җыярга тырыштым… Рәүф Хәбибрахманов, Григорий Аверьянов, Марс Җамалиев, Иван Афанасьев, Гөлнур Мәүлетова, Руфина Асрутдинова нәкъ шундыйлар иде. Иң беренче итеп булачак энциклопедик сүзлекнең караламасын эшләдек, анда нинди сүзләр, терминнар, атамалар һәм күренекле шәхесләрнең исемнәре керергә тиешлеген ачыкладык, анализладык, кат-кат дикъкать белән карап чыктык. Бу хезмәт, бер яктан, зур тырышлык, осталык, тәҗрибә таләп итсә, икенчедән, мәшәкатьләре дә аз булмады. Бигрәк тә күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын, аерым даталарны ачыклау зур эзләнүләр таләп итә иде.

Энциклопедия сүзлеген әзерләгәндә, шулай күренекле селекционер Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Хәдичә Байчурова турында сүзлек өчен мәкалә әзерләргә кирәк булды. Әмма аны әзерләгәндә, вафат булган елын һич ачыклый алмадык… Ул эшләгән Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында да булдык, хезмәттәшләре белән дә сөйләштек, архивларга да мөрәҗәгать иттек, туганнары белән дә очраштык… Әмма беркем дә төгәл генә аның вафат булган датасын әйтә алмады. Уйлап-уйлап тордык та бүлектәге хезмәттәшем Рәүф Хәбибрахман улы белән селекционер Хәдичә Байчурова күмелгән зиратка барырга булдык. Кайсы зиратта күмелгәнен хезмәттәшләре әйткән иде инде. Шуннан без Дәрвишләр бистәсе янындагы каенлыкта урнашкан татар зиратына юнәлдек. Озак эзләдек мәрхүмә селекционер каберен. Андагы барлык каберләрнең ташларын, һәйкәлләрен карап, барлап йөри торгач, инде зиратның икенче ягына да килеп җиткәнбез, ә каберне тапмыйбыз гына… Кайда булыр соң ул? Кайсы тирәдәрәк күмелгәнен хәтерләүчеләр юкмы икән дип, Хәдичә апа эшләгән институтның селекция бүлегенә шалтыраттык. Андый кеше бар икән, Нина Наумовна Макарова селекционер ханымның, зират капкасын кергәч, аллеяның сул ягында күмелгәнен әйтте. Әмма капкадан кергәч, кабергә җиткәнче әле йөз метрлап барырга кирәк икән. Арып-талып капкага якынлашканда, ниһаять, бераз авыша төшкән кабер ташы күзгә чалынды. Кыегая төшкән, димәк, караучысы булмаган… Димәк, хезмәттәшләре дә, туганнары да килмәгән… Килгән булсалар, безгә шунда ук хәбәр итәрләр иде. Бу яктан караганда, без эзләгән кабер шушы булырга мөмкин. Шунда юнәлдек… Карасак, бу, чынлап та, селекционер Хәдичә Байчурованың, арышның гаҗәп әйбәт уңыш бирә торган сортларын чыгарган селекционерның кабере иде. Туган елы да, вафат булган елы да күрсәтелгән. Без Рәүф Хәбибрахман улы белән тапканыбызга бик куандык… Куанычыбызны бүлешергә дип, институтка юнәлдек һәм әле төгәлләнмәгән мәкаләгә селекционерның вафат булган вакытын, елын язып куйдык, аңа урын калдырган идек.

Мин Татар энциклопедиясен төзүчеләрнең хезмәте турында бер генә мисал китердем. Ә чынлап та, бу хезмәт зур осталык, төгәллек, тынгысызлык, күп эзләнүләр һәм тырышлык таләп итә, шул чакта гына уңыш китерә… Моны энциклопедиячеләр тирәнтен аңлап эш итәләр һәм үзләренең тырыш хезмәтләре белән киләчәк буыннарга зур байлык туплап калдыралар диясем килә.

Тирән белемле, эрудицияле, кешелекле, игътибарлы Мансур ага Хәсәнов хезмәт кешесен истә калырлык итеп бәяләргә дә онытмый иде. Көтмәгәндә булды менә бу хәл, Татарстан академиясенең кафе-ашханәсенә, чәчәкләр тотып, халык агыла башлады. «Бу кешеләр синең 60 еллык юбилееңны билгеләп үтәргә җыелалар», – диде миңа Григорий Аверьянов. Чынлап әйтәм, бу турыда мин абайламый да калдым, миңа сюрприз ясарга уйлаганнар, чакыру басып таратканнар, институт хезмәткәрләренә дә җиткергәннәр. Бу эшне директор Мансур Хәсәнов кушуы буенча институтның галим-секретаре Григорий Аверьянов башкарганы беленде. Дөрес, ул миңа кайбер сораулар биреп нәрсәдер ачыкларга тырышты, әмма ни өчен икәнен һәм сюрприз ясарга теләгәннәрен әйтмәде…

Күренекле галим, үзе үк тере энциклопедия Мансур ага Хәсән улы җитәкчелегендә институт хезмәткәрләре зур эшләр башкардылар. Иң элек алтытомлык Татар энциклопедиясенә керергә тиешле терминнар, атамалар, күп шәхесләрнең тупламасы булдырылды, һәм алар энциклопедия сүзлегендә басып чыгарылды.

Аннан соң шул нигездә Татар энциклопедиясе сүзлеге эшләнде, анысы чит ил типографиясендә бастырылды. Шул сүзлек нигезендә әле Мансур ага үзе исән чакта ук рус телендә алтытомлык Татар энциклопедиясе эшләнде һәм үзебезнең «Идел-Пресс» типографиясендә басылып дөнья күрде.

Әмма алтытомлык энциклопедиянең татар телендәге вариантын ул үзе исән чакта барлык томнарын да чыгарып өлгертә алмадык… Әлегә татарчасының бишенче томы дөнья күрде. Хәзер алтынчы томын чыгаруга әзерлек эшләре дәвам итә. Димәк, Мансур ага Хәсән улы һәм минем дә теләкләребез ахыргача тормышка ашар дип ышанасы килә.

Хәзер Энциклопедия институты Казан энциклопедиясен һәм халык хуҗалыгы тармакларының энциклопедияләрен әзерләү өстендә эшли. Бу эшне Энциклопедия институтының хәзерге директоры Искәндәр Аяз улы үз кулына алды. Ышанып әйтергә була, ул Мансур ага Хәсән улының башлангычын уңышлы дәвам итә, һәм киләчәктә ул җитәкләгән институт коллективының Татар энциклопедиясенең күптомлыгын әзерләп чыгарачагына да ышаныч бар.

 
Шундый дәвамчылар булганда,
Ышанычлар һәрчак акланыр.
Елмаюлы җылы карашы
Күңелләрдә озак сакланыр!
 

Сүземне күренекле галим, Татарстан Фәннәр академиясенең тәүге президенты һәм Татар энциклопедиясе институтының беренче җитәкчесе Мансур ага Хәсән улына багышлап язган «Чорыбызның бөек улы» дигән шигырем белән тәмамлыйсым килә:

 
Чорыбызның бөек углы —
Мансур Хәсән улы кебек Затлар
Сирәк килә фани дөньяга.
Үзе китсә, Ватанында
Башкарылган эше кала.
Тау кадәрле хезмәтләре, исеме кала.
Мәңге җуелмас эзе кала.
Йөрәкләрдә үзен сагындырып,
Юксындыра торган хисләр кала.
Халкым яшәгәндә мәңге сүнмәс.
Мәңге яшәр Мансур Хәсән улы —
Халкыбызның бөек горурлыгы!
Килер буыннарга маяк булыр
Бөек Затның үлмәс гомер юлы!
 
Күршемне юксыну

Яшьтәшем Гарифҗан истәлегенә


Барый агайның белмәгән эше, тирә-юньдә аны белмәгән кеше булмагандыр. Оста иде аның куллары. Кирәк икән, йортын сала, кирәксә, савыт-сабасын, көрәген ясап бирә. Колхоз эшендә дә уңганнарның уңганы булгандыр. Язын – чәчүдә, җәен печәнен чаба, кибән куя, көзен лобогрейка белән урагын ура, ә кышын атлар карый. Хезмәт көнен дә эшләп карый иде инде үзе. Әнә узган елны да берүзенә биш йөз хезмәт көне эшләде ул. Көненә таяк ярым дигән сүз. Шуның өчен колхоздан ул 60 кг икмәк алды. Таяк саен 120 грамм эләкте ул елны.

Үзе генә булса, тартып-сузып булса да, язга кадәр җиткерер иде җиткерүен, һич югында, беренче кычытканга кадәр. Әмма күп иде шул алар. Дөрес, хәләл җефете инде дөнья куйды. Дүрт пот икмәк белән шулкадәр баланы ничек туйдырырга кирәк?! Шыбырлама пешерү өчен дә язга кадәр кимендә унбиш пот икмәк кирәк бит. Сирәк-мирәк кенә умач та угаласаң, бар булганы февральгә дә җитмәячәк. Ипекәй турында уйлаган кеше дә юк. Аны күптән оныттылар инде…

Барый агайның Гарифҗан исемле җор телле, шук бер улы да бар иде. Мин кергәндә, ул сәкенең түренә үк менеп, аякларын бөкләп утырган да әтисенә нидер такмаклый иде. Баксаң, Гарифҗанны шыбырлама туйдырган да умач ашы ашыйсы килгән икән. Ул тагын көйләп җибәрде:

 
Иртән дә шыбырлама,
Кичтән дә шыбырлама.
Шыбырлама эчә-эчә,
Эчләрем тыгызлана.
 

Башта Барый ага бер сүз дә эндәшмәде. Тик соңыннан, ишетелер-ишетелмәс кенә: «Их, хет шыбырламасына җиткереп булса иде, – дип уфтанып куйды. – Язларны көтә-көтә, күзең күгәрер әле, улым!»

Гарифҗан урамга күз ташлады. Анда, биек тарантаска утырып, колхоз рәисе үтеп бара иде. Аны күргәч, минем яшьти түзә алмады, тагын җырлап җибәрде:

 
Идарә, идарә…
Идарә кая бара?
Колхозчылар эштән кайта —
Итәк асларын кара!
 

Барый агай улын шунда ук сәкедән куып төшерде:

– Нәрсә син, малай актыгы, минем башны себер җибәрәсең килмидер бит? Әнә күршеңнең әтисен юк-бар сүз өчен кая алып киттеләр! Үзе дә юк, хәбәре дә… Сталин бабаң бүләк иткән шундый матур, таза тормышны хурларга ничек телең бара? Түзәргә кирәк… Менә коммунизм җитсен дә, җимерттереп яшәрбез, Аллаһы боерса…

– Мин бит мактап кына җырлыйм, әтекәем! Колхоз икмәген урлатмасын, карасын, күз-колак булсын, дим. Аның эше шул бит.

– Болай да урлатмыйлар, улым. Беркөнне әнә хатын-кызларның чабата төбенә кергән бөртекләрне дә салдырып кактырган. «Көшел өстендә йөргәндә үзләре тулган», – дип кенә котылганнар хатыннар. Бер уч икмәк чабатада түгел, ә кесәләрендә булса, бик ерак китәселәр икән…

– Ярый, әтекәй, колхоз рәисенә бүтән тел тидермәм. Ә менә нәмә дип соң алар безнең самавырны, бәрәңгене алып чыгып киттеләр?

– Налуг, улым, налуг… Түли алмайбыз бит. Сөт налугы, ит налугы, йон, күкәй налугы… Сыер булмагач, сөтен каян аласың? Сарык та юк. Үзең беләсең, анысын да налуг түләргә суеп саттык. Тавыклар да калмады.

Гарифҗан күзенә төшеп торган чәчләрен артка сыпырып куйды:

 
Иртән дә шул балтушки,
Кичтән дә шул балтушки.
Балтушкиның өсләрендә
Йөзсә иде картушки.
 

Әйе, бәрәңге нык сагындырган иде бу язда малайларны. Ул елны бәрәңге, чынлап та, булмады. Нәкъ бәрәңгеләнгән вакытта эссе куырды, көзен чикләвек кебек кенә бәрәңге җыеп алдылар. Аның да бер өлешен салым өчен бирергә туры килде. Калганы күп кенә кешеләрнең мартка кадәр дә җитмәде. Авылда инде бәрәңге турында такмакны да, Гарифҗан кебек, гаилә эчендә яшерен генә такмаклыйлар иде:

 
Башымны да кыралар,
Җилкәмне дә кыралар.
Колхоз икмәк бирмәгәч,
Миңа ышанып торалар.
 

Акрынлап булса да, яз якынлашты. Малайлар, күзләрен тәрәзәдән алмыйча, карның эрегәнен көтәләр. Тик кар бик акрын эри. Кайчан җир ачылыр? Кайчан беренче кычытканнар күренер? Кайчан атлык һәм юалар борын төртер? Кузгалак һәм какылар үсеп чыгар? Кайчан балтырган, йонлы көпшәләр ашый башларбыз?

Апрель башлары иде. Бәрәңге бакчасының калкурак урынында кар эреп беткән, җирдән җылы пар күтәрелә. Гарифҗан үзеннән дә зуррак көрәкне алды да шунда таба атлады. Үзе пычрак ярып җир казый, үзе җырлый:

 
Сагындырдың, әй, саргайттың,
Якын дустым, кәлҗәмә.
Кәлҗәмә ашыйсың килсә,
Көчләреңне жәлләмә.
 

Казый торгач, шул кечкенә генә урыннан да алты черек бәрәңге тапты ул. Берүзенә генә булса, бу черек бәрәңгеләрдән ике көн ашарлык кәлҗәмә кәтеркәсе чыгар иде дә чыгуын. Тугызау бит алар. Һәркайсына нибары яртышар гына кәтеркә туры килде…

Башка елларны, күп балалы гаилә дип, Гарифҗаннарга авылдашлары булышкалыйлар иде: күчтәнәчен, хәерен кертәләр иде. Быел хәер бирүче дә күренми, һәркемнең үзенә дә такы-токы гына шул. Авылы белән ачыга халык. Күпләр, авыл Советы рәисе күрмәгәндә, төннәрен кача-поса гына, үләт базына юнәләләр. Көзен үлгән атлар күмелгән туң каберлекләрне ачып, үләксәләрне бүлгәләп капчыкларга тутыралар да төн карасында кабат өйләренә таралалар. Иң ачыккан гаиләләрнең казаннарында төннәр буе шул ит кайный. Таң беленер-беленмәс «ат ите» ннән авыз итеп, тамак ялгап алалар да калганын кеше таба алмаслык итеп яшереп куялар. Югыйсә тентү-нитү вакытында тапсалар, эшләр харап. Икмәк ни, үләксә ни, сине барыбер Себер көтә. Шуңа күрә бик сак, яшереп кенә «урлады» үләксәне авыл халкы…

Йа Хода, кара туфраклы шушы кырлардан күпме генә икмәк җыеп алдылар! Анысын да, халык урлаудан куркып, чәчүлек орлыгына да калдырмый озатып бетерделәр. Чәчүлек дигәнен менә хатын-кызларга, яз җиткәч, бәләкәй чаналар тарттырып, чаналары булмаса, аркаларына капчык астырып, язгы карлы су ярдырып, кырык чакрымдагы элеватордан ташыттылар. Кайсыларыдыр, боз ярылып, суларга төште, күпләре, салкын тидереп, сәламәтлекләрен югалтты, дөнья куйды.

Йа Хода, минем ул вакытта моның Бөек империя уйлап чыгарган геноцид икәнен аңларлык акылым юк иде. Авылдашларым да аңламады. Һаман да матур киләчәккә ышанып яшәдек, иң каһәрле геноцидка да түзгәнбез. Ә яшьтәшем Гарифҗан түзә алмады.

Соңгы тапкыр мин Гарифҗаннарда апрель урталарында булдым. Өй эчләре шып-шыр, шыксыз. Сәкедәге тузып беткән киезләре, ертык сүрүеннән йоннары тырпаеп торган өч мендәр кисәген исәпләмәгәндә, өйдә бернәрсә дә юк иде. Ничә кешегә өч мендәр. Йоклаганда кайсының өстендә ни булса, шуны ябына.

Стеналарында берни дә юк дип әйтсәм дөрес үк булмас. Өйнең иң түрендә, ике тәрәзә арасында Сталинның хәрби киемдә төшкән рәсеме ябыштырып куелган иде.

Өйдә Гарифҗан гына. Калган туганнары басуда кар астында кышлаган башак җыярга киткәннәр икән. Шул арада эштән Барый ага да кайтып керде. Аны күргәч, Гарифҗан өзгәләнеп ашарга сорый башлады:

– Ашыйсым килә, әтекәй, бер генә кисәген бир!

– Бетте бит, улым. Соңгысын кичә ашап бетердек, – диде ул, Гарифҗанның үлгән ат итен соравын төшенеп.

– Бернәрсәң дә юкмыни соң, әтекәй? Нигәдер эчем яна…

– Берни дә юк бит, улым. Әнә апаңнар башак җыеп кайтсалар, ярмалы аш пешерербез. Түз инде!

– Минем хәзер ашыйсым килә, – дип, Гарифҗан елап җибәрде.

Барый ага аны юатырга, туктатырга теләп карады, тик Гарифҗан туктарга уйламады. Менә ул үкси үк башлады.

Берничек тә барып чыкмагач, Барый агай урыныннан сикереп торды да каты итеп өстәлгә сукты:

– Молчать, Гарифҗан, Сталин карап тора!

Шулчак Гарифҗан стенадагы теге рәсемгә карап алды да шып булды.

Шуннан соң мин Гарифҗанны бүтән күрә алмадым. Кар астында кышлаган башактан пешергән «күмәч» не күрмәгәндәй ашаган, мәрхүм. Иң беренче булып ул калдырды якты, иркен дөньяны. Аннары берәм-берәм башка балалары да китә барды Барый абыйның. Барысын да җирләде ул аларның. Иң соңыннан күршеләре үзен җирләделәр.

Тыныч йоклагыз, бәхетсез күршеләрем! Сез көткән якты коммунизм килмәде инде ул…

1991

Серле шагыйрь дустым истәлегенә

«Кем кулларына калдырыйм?» шагыйрь Рөстәм Мингалимнең шул исемдәге китабы, минем өстәлемдә инде җиде елга якын истәлек буларак, күңелемне үзенә җәлеп итеп тора. Дөресен генә әйткәндә, мин аны көн дә диярлек кулыма алам һәм кайсы да булса шигырен укыйм, уйланам, авторның үзе белән сөйләшкәндәй булам. Ул бу китапны бүләк иткәндә, аның тәүге битенә истәлек итеп язган юллар аерата уйландыра: «Кайчак ялгыз гына моңланып утырам да, килеп тә чыкмыйлар бит, дип, дусларны тиргәп алам. Аннан, озакламый килер, килер… Фарсель килеп чыгар әле, дип үземне юатам…» Аннан соң ул өстәп тә куйган: «Сиңа, Фарсель, бәхетле озын гомер һәм еш очрашып яшәвебезне телим! Рөстәм Мингалим, 2010 ел, гыйнвар».

Күренекле татар шагыйре белән без шулай бик аралашып яшәдек. Аз гына очрашмый торсак та, бер-беребезне юксына идек. Әйе, еш очраша идек, Достоевский тукталышындагы аның фатирында да, безнең Зорге һәм Завойская урамындагы фатирларда да, төрле очрашуларда да, кичәләрдә дә, аның Язучылар берлеге йортындагы яшьләргә консультация бирү бүлмәсендә дә, хәтта хастаханәдә дә очрашырга туры килә иде.

Республика хастаханәсендәге хирургның аңа операция ясаган мизгеле истә калган. Шулчак операция бүлмәсенә ярдәмче сестра керде дә: «Киселмәгән җире калмады инде бу абыйның, бүген кайдан башларга уйлыйсыз соң?» – диде ул хирургка, ә тегесе исә аптырап калмады: «Кайсы җирен киссәң дә аңа барыбер, берни әйтми инде ул… әллә артык түзем, әллә…»

Рөстәм Мингалимгә күп сынаулар үтәргә, катлаулы операцияләр кичерергә туры килде, әмма ул төшенкелеккә бирелмәде. Көр күңелле, шаян телле, чын мәгънәсендә күтәренке рух белән яшәде ул, чын шагыйрь булып калды. Ә шулай да, үзе әйткәндәй, ул елларда минем өчен серле дустым иде. Мин дә аның өчен шулай тоелганмын, күрәсең, бу аның миңа багышлап язылган «Серле дустыма» дигән шигырендә дә ачык чагыла:

 
Мин шикләнеп карыйм сиңа кайчак,
Күптәнге дус үзем синең белән.
Аз беләсең мине, серле дустым,
Ахры, мин дә сине бик аз беләм.
 
 
Бер син җилдә очкан мамык кебек,
Бер кузгатып булмас таш шикелле.
Бер син хәтәр көчле янгын кебек,
Бер янгыннан калган чәчәк көле.
 
 
Бер кагасың ярга диңгез булып,
Бер диңгезгә киткән каек кебек.
Үз шатлыгың белән исерек син,
Чит кайгылар белән аек кебек.
 
 
Син бу җирдә юкка яшәмисең,
Юкка дуслашмадым синең белән.
Ләкин аз беләсең мине, серле дустым,
Ахры, мин дә сине бик аз беләм.
 
 
Безне дөнья белсә нишләтерләр? —
Уем ялгыш булса кичер, берүк.
Йә атарлар безне, йә асарлар,
Йә салырлар һәйкәл бүгеннән үк.
 

Бу шигырьдә аның узган гасырның 70 нче елларындагы карашы, уй-фикерләре чагыла, яши-яши, аралаша-аралаша, без бер-беребезне тирәнрәк аңлаштык… 1997 елда миңа 60 яшь тулу уңае белән котлап язган шигырендә дә бу ачык чагыла:

 
Алтмыштан соң да еллар күп,
Юллар күп әле, Фарсель.
Язучылар белән атла,
Галимнәр белән бар Син!
 
 
Җитә бит Синдә егетлек,
Чыныккан татар ла Син!
Абыйларга, сабыйларга
Үрнәк булып йөр, Фарсель.
Әйләнеп уздырмасалар
Тормыш әйләнмәләре —
Син аларның күзләреннән
Йөзеп узарлык әле…
 
 
Милләтнең Син бик кирәкле,
Бик тә газиз баласы.
Бир, каләмдәш, безгә кулың,
Бәйрәмең котлы булсын!
 

Безнең дуслык, Арча районындагы хуҗалыкларның берсенә эшкә баргач, тагын да тирәнрәк ачылды. Рөстәм укый торган группа студентларын, ягъни төркемдәшләрен шушы колхозга урып-җыюда булышырга җибәргәннәр иде. Мине исә университеттан студентларның эше, яшәеше өчен җаваплы вәкил итеп билгеләделәр. Рөстәм Мингалим белән бергә бу төркемдә шагыйрь Гәрәй Рәхим дә бар иде. Язмыш безнең өчебезне шунда очраштырды. Яшь чак, дәртле чак, иҗат ялкыны ташып торган чак… иҗат та иттек, җиренә җиткереп эшләдек тә. Тиз арада без авыл халкының ихтирамын яуладык, үзенә күрә ниндидер бер канәгатьлек табып эшләдек без ул көннәрдә. Аннары Казанга кайткач, университетның тулай торагына урнашкач, авылда узган көннәрне сагынып искә ала идек. Рөстәм белән Гәрәй Рәхим дә аерылмас дусларга әверелделәр, кайчан карама алар бергә булды. Кайда дисез? Тулай торакның гладилкасында. Алар киемнәр үтүкли торган шушы бүлмәне иҗат итү бүлмәсенә әверелдерделәр, аларның иң көчле, иң кыйммәтле, үзләрен таныткан шигырьләре, әсәрләре шунда туды. Еш кына мин аларның икесен дә Татарстан радиосының «Яшьлек радиодулкынында» дигән тапшыруына чакыра идем, алар рәхәтләнеп соңгы көннәрдә язган шигырьләрен укыйлар, фикер уртаклашалар, яшьләргә киңәшләр бирәләр иде. Миңа, бу тапшыруның редакторы буларак, сабакташларны чакыру, бергәләп гәпләшү үзенә күрә бер бәйрәмгә әверелә иде. Рөстәм Мингалимнең шул көннәрдә Татар радиосыннан сөйләгән гаҗәеп тирән фикерле әсәре һаман да истә. Бу әсәрен ул «Кем кулларына калдырыйм?» дигән җыентыгына да керткән. Лирик-эпик жанрда язылган бу әсәре «Яна-яна киткән торналар» дип исемләнгән. Болай караганда бик гади булса да, тирән мәгънәгә ия ул. Ул аны гади генә башлап җибәрә: тәүге мәхәббәтен искә ала, аның белән серләшә һәм гади генә детальләр аша образын күз алдына китерә, кичерешләрен, уй-хисләрен тирән итеп ачып бирә. Аны укыгач, ирексездән үзеңнең дә гомер юлыңны күз алдына китерәсең һәм сине дә шул ук тойгылар биләп ала: тиешенчә хәл ителми, аңлашылмый калган мизгелләр күңелне кузгата, йөрәкне сыкрата, ул көннәргә әйләнеп кайтасы, барысын яңача – бүгенге акыл белән хәл итәсе килә, ягъни шундый теләк уяна.

Шушы уңайдан шагыйрьнең «Яшьлек» радиодулкынында яңгыраган тагын бер шигырен искә аласы килә. «Диләрә Тумашевага» дигән бу шигырен ул без студентлар бик тә яраткан, бик тә ярдәмчел, бик тә кешелекле укытучыбыз – Себер татары кызына багышлап язган. Университетның татар теле кафедрасы мөдире Диләрә апа Тумашева, бу шигырьне радиодан тыңлагач, зур рәхмәтләр әйтеп безнең редакциягә шалтыратты.

 
Себерне сөрген диләрме?
Сөрген түгел ул Себер!
Татарлар җире ул, дисәк,
Сүзнең иң дөреседер!
 
 
Кара урман – тайгаларда
Мөмкиндер адашырга.
Адашмаган, юлын тапкан
Диләрә Тумашева!
 
 
Туган телен, туган җирен
Яктырткан шәхес бит ул:
Гыйлеме белән генә түгел,
Хатын-кыз буларак та гөл,
Гөлләрдән нәфис бит ул!
 

Еллар үткән саен яраткан, якын күргән дуслар китә бара, бары тик алар белән булган истәлекле мизгелләр генә кала. Күпме каләмдәшләребезне югалттык инде: Фәннүрләр, Харраслар, Рахмайлар, Рифкатьләр…

Үзенчәлекле талант иясе Рөстәм Мингалим белән без соңгы тапкыр 2014 елның май ахырында озаклап сөйләштек һәм беренче июньдә, ягъни минем туган көнне очрашырга сүз куештык, әмма очрашырга насыйп булмады. Болай дисәм дөрес үк булмас. Без нәкъ шул көнне очраштык, әмма ул инде башка халәттә иде. Рөстәм дустым нәкъ шул көнне – мин туган көнне – мәңгелеккә күзләрен йомды. Аны без Самосырово янындагы татар зиратында җирләдек. Аның каберенә бер уч туфрак салып, аңа соңгы теләгемне юлладым: «Игелекле, ярдәмчел һәм бик тә тыйнак Дустым! Тыныч йокла! Урының җәннәттә булсын! Дусларың, укучыларың, шәкертләрең сине һәрчак сагынып искә алырлар!»


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации