Электронная библиотека » Фарсель Зыятдинов » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фарсель Зыятдинов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 8 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Ата күңеле балада…

Хуш, әтием… мин әнием янына киттем

…Бәхет уянганда, әтисе эшкә җыена иде. Ул улын янына килеп сәламләде дә:

– Мин киттем, улым, радиога. Бүген бакчачыларга апрель ахырында башкарылырга тиешле эшләр турында сөйләргә кирәк. Анда мин озак тоткарланмам. Венера апаң инде төшке ашны да әзерләп өлгергән. Тамагыңны туйдыр да ял итеп ал, улым. Мин озакламый кайтырмын.

Әтисе чыгып киткәч, Бәхет, әтисенең, чынлап та, чыгып киткәненә инанырга теләгәндәй, ишекне ачып карады. Шул арада әтисе лифтка утырып төшеп бара иде инде.

Бәхет исә, әтисенең чынлап та өйдән чыгып китүенә ышангач, үзенең бүлмәсенә керде дә кием-салымнарын барлый башлады. Өч кара пакетка аерып куйды: аларның берсенә запас күлмәген, фуфайкасын төреп тыкты. Аннары шкафтагы үзенең туган көненә бүләк иткән футболкаларын, майкаларын, кофталарын, аерым-аерым төреп, шкафка куйды. Аннары сарылы ботинкасын, алып кереп, ялт иткәнче чистартты. Бөтен җаны-тәне белән ул чисталыкны, чиста йөрүне ярата иде. Өйдән чыгып китәргә җыенгач, соңгы минутларда да ул бу гадәтенә тугры калды…

Актара торгач, шкафтагы альбом эченнән әнисенең елмаеп төшкән фотосы килеп чыкты. Ул, фотоны кулына алып, аңа бик озак сокланып карап торды.

«…Әнием, кадерлем, бик тә сагындым үзеңне… – диде ул, пышылдап. – Бик тә күрәсем килә… Инде синең туган авылыңа бергәләп кайтмаганга да тиздән ун ел тула. Башта туган авылыңа кайтып килим әле, бәлки сагынуларым басыла төшәр. Өченче ел үзем генә кайтып килгән идем килүен. Бик тә канәгать булган идем. Тик бер генә көн булдым мин анда, әтинең сеңлесе эзләп табып, алып кайтып китте… Сагындым, әнием, авылны да, үзеңне дә. Син исән чакта бик тә рәхәт иде миңа, әнием. Ни әйтсәң дә, үз әнием бит. Бернәрсәдән дә тартынмыйча сөйләп була, аңлашып була, күңелеңне ачып була. Үз әниеңә җитми шул инде ул. Дөрес, Венера апа да начар түгел: әйбәт киңәшләрен бирә, минем турыда чын-чынлап кайгырта… ашарга һәрчак әзер, тәмле пешерә. Ашап туйгач, һәрчак: «Тәмле булдымы?» – дип сорый. Ә мин исә аңа, күңеле булсын дип: «Тәм-ле-е!» – дип, махсус сузып җавап бирәм. Шуннан да күңеле була апаның. Минем дә күңелем була. Тик шулай да ул үз әнием түгел инде. Ни эшлисең, язмыш шулай язгандыр. Язмыш… Язмыштан узмыш юк, диләр бит… Яшәргә, түзәргә туры килә. Әтием бераз кырысрак инде, әмма үзе бик әйбәт ул, күңеле нечкә аның. Әмма күңеле тулган мизгелдә дә мине никтер якламый. Шулай кирәктер дә: якласа, сүз иярә сүз китәр, киресенчә, Венера апа мине хөрмәт итми башлар…

Яклау дигәннән, беркөнне суыткычны ачсам, анда Венера апа әллә нинди бик тәмле ашамлыклар алып кайтып тутырган, берсенең янына: «Бәхет, монысына кагылма, ярыймы», – дип язып та куйган. Шуны күргәч, әти бер сүз дә әйтмәде… Әйтүе кирәк иде микән? Бәлки, кирәк тә булмагандыр… Чөнки Венера апа аларны миңа ашатмый калмады инде. Кайвакыт әтигә әйтмичә дә сыйлый иде мине. Бу яктан гел сиңа охшаган ул, әнием. Шулай да син сагындырасың, чөнки син бит минем үз әнием. Үз әниеңә җитәме соң ул?!

Менә бүген дә сине бик күрәсем килә, туган авылыңны, гомерең буе яшәгән йортны күрәсем, күршеләргә керәсем килә. Бушанасым килә, әнием. Бу изге юлга бүген чыгарга булдым. Бүген унсигезе бит, уналтысы түгел. Юкса әтием: «Алты саны кергән датада эш башлама, безнең гаилә өчен алты саны әйбәт сан түгел», – дигән иде. 1936 елда әтиемнең абыйсы – Мирсәгыйть дөньядан киткән, 1946 елда сеңлесе Хәмидә янып үлгән, 1960 елда Сәхибгәрәй бабасы дөнья куйган – әти күрә алмаган, армиядән кайтып өлгерми калган, 1967 елда әтиемнең кызы – минем апам Алсу бакыйлыкка күчә, 1986 елда әтиемнең әнисе – минем кадерле дәү әнием – дөнья белән хушлаша. Бик тә әйбәт иде минем дәү әнием, мине ярата иде. Миңа бары өч яшь вакытта алдына утыртып төшкән фоторәсеме әле дә саклана. 2006 ел да кайгылы булды: бу елны син безне калдырып киттең, кадерле әнием… Бәхетсез иттең».

Шулчак Бәхеткә ерак, бик ерактан әнисенең тонык кына тавышы ишетелгәндәй булды:

– Әй улым, беләсеңме? Быелгы 2016 елда да алты саны бар бит. Уңар микән соң юлың, улым? Уйла, яхшылап уйла, улым.

– Сынап карыйк, әнием. Әтием әйткәннәр бу юлы да хак килсә, расланса – гаиләбезгә хәсрәт алып килсә, димәк, әтием хаклы булып чыга.

Бәхет әнисенең елмаеп торган фоторәсемен кулына алды да аның арткы ягына: «Хуш, әтием… мин әнием янына киттем», – дип язып куйды. Әмма ул фоторәсемне альбомга алып куймады, ә онытып өстәлдә калдырды.

Бәхет, чыгып китәр алдыннан, кухняга сугылды. Анда Венера апасы савыт-сабалар белән мәш килә иде. Акрын гына чыгып китсә, ул аның киткәнен сизми дә калыр. Бәхет шулай эшләде дә… Аның мондый ниятен Венера апасы сизмәде. Тик бераздан гына ул, тәлинкәгә аш бүлеп, Бәхетнең бүлмәсенә керде.

– Бә-хет! Әй Бәхет! Менә сиңа ашарга керттем, ите дә шунда, аша яхшылап. Тукта әле, нигә әле син бүген эндәшмисең? Башка вакытта: «Ладно, рәхмәт, апа», – дия идең бит.

Венера апасы шулай диде дә, Бәхетнең койкасы янына килеп, одеялын күтәреп караган иде, анда беркем дә юк. Бәхет одеялын махсус астында кеше яткан кебек итеп җайлап куйган да үзе чыгып киткән иде.

Бәхет, урамга чыккач, үзе йоклый торган бүлмә тәрәзәсенә текәлде: «Хуш, әнием белән 25 ел гомер иткән йортым, хуш, әтием, хуш, Венера апа, мине гаепләмәгез, үз әниемне бик сагындым, аны күрәсем килә», – дип кабатлады. Шулай тирәнтен уйламыйча китеп барды.

Венера апасы анда сугылды, монда сугылды, коридорга чыгып: «Бәхет, акыллым, кайда син?» – дип, берничә тапкыр кычкырды. Җавап булмагач, әтисенә шалтыратты.

Әтисе кайткач, Бәхетне кат-кат эзләделәр. Өске катларга менеп төштеләр, күршеләренә сугылдылар, бу йортта яшәүчеләрдән сораштылар. Әмма Бәхетне күргән-белгән кеше булмады. Бары тик Сәхәби өстәлдә онытылып калдырылган фотоны күргәч кенә, мәсьәлә ачыклана төште. Әнисенең фоторәсеме артына язылган «…мин әнием янына киттем» дигән сүзләрне укыгач, Бәхетне бөтен шәһәр буйлап эзләү башланды.

Сәхәби улын үзе дә кат-кат эзләде, өске катларны айкап төште, күршеләрдән сораштырды. Аннары урамга чыкты, Бәхет еш була торган урыннарны барлады, якындагы базарга сугылды. Бала беркайда да юк иде. Базар каравылчысы гына Бәхеткә охшаган берәүнең, кара пакетлар күтәреп, базардан якындагы автобус тукталышына юнәлгәнен әйтте.

Икенче көнне Бәхетнең югалуы турында полиция бүлегенә, шулай ук ул дәвалана торган хастаханәгә һәм башка тиешле урыннарга хәбәр ителде. Телевидение буенча фоторәсеме күрсәтелде, күрүчеләр булса, тиешле урыннарга хәбәр итүләрен үтенделәр.

Гаиләләре өчен бу зур хәсрәт иде. Бәхетнең әтисе бер минут та тик тормады: башта бөтен микрорайонны әйләнде, ул булмаган кибет, базар, почмак калмады. Аннары «Тәртип FM» радиосыннан Бәхетнең кайчан югалуы турында сөйләде. Казан – Малмыж, Казан – Әтнә маршрутлары буенча йөрүче автобуска утырган булуын, шунда аны кондукторларның Биектау авылын чыккач, Каменкадан ерак түгел урман полосасы янында автобустан төшереп калдырулары ихтимал булуын әйтте, мондый хәлне күрүчеләр булса, кичекмәстән хәбәр итүләрен үтенде. Ә үзенең башын бертуктаусыз әнисе авылына кайтып киткәндер дигән уй бораулады. Бу – фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин. Автобуска утыргач, чынлап та төшереп калдырсалар… Шулай булуы бик мөмкин. Ни өчен дисәң, аның үзе белән акчасы юк, документы юк. Элегрәк тә бар булган акчасын ООО «Наследие» компаниясенә салып торган иде. Жуликлар аңа башта процентлар түләгән булдылар, соңрак үз акчасын да кайтарып бирмәделәр. Шулай итеп, баланың жуликлар корбаны булуы бик ихтимал. Автобустан төшереп калдырсалар, баланың исән калуы икеле. Нәрсә эшләр ул мондый салкында, бөтен җир юеш, салкын җил исә, ә төннәрен бөтенләй суыта.

Моннан бер ел элек ул инде әнисе авылына шулай берүзе кайтып киткән иде. Тик ул вакыт җәй ае иде шул, көннәр дә, төннәр дә җылы торды. Ул чакта да Бәхетнең фотосын телевидение аша күрсәтеп, аны очратучыларның хәбәр итүләрен үтенделәр. Авылдашлары танып хәбәр салдылар ул вакытта. Дөресрәге, түтәлдәге кыярларның кимүе аны табарга ярдәм итә. Әнисенең күршеләре ул елны Бәхет кайтасы йортның ишегалдына кыяр утырткан булалар һәм көн дә шунда кыяр чүпләргә керәләр икән. «Бер кердем, – ди күрше апа, – ике кердем… кыярлар кимегән кебек. Кем алыр, Бәхетнең әнисе йортында беркем дә яшәми хәзер. Шунда башыма Бәхет кайтмады микән дигән уй килде. Алайса, үзе кайда булыр?! Бәлки, өйгә кергәндер…»

Күрше апа ишекне ачса, егет өйдә утыра. Югалган кыярлар да өстәлдә. Чәй дә куеп җибәргән.

«Шуннан соң гына Бәхетне табуым турында хәбәр иттем, – ди күрше апа. – Озакламый Биектаудан Бәхетнең әтисе белән бертуган апасы һәм җизнәсе аны алырга дип килеп тә җиттеләр».

Быел да бу бала шул елдагы кебек сәяхәтен кабатларга теләмәде микән? Шулай уйлагандыр да, әмма быел ул әнисе йортына кайтып җитә алмады һәм әтисе янына да әйләнеп кайтмады.

Кинәт телефон шалтырады. Әти кеше шунда ук трубкага үрелде:

– Әйе, әйе… улыбыз Бәхет, без кайтканда, өйдә юк иде. Якын тирәдәге кибетләрне, базарларны, ул булырга мөмкин булган почмакларны кат-кат әйләндек, әмма таба алмадык шул.

Трубкада кабат әлеге таныш аваз ишетелде:

– Безнекеләр бер егетне табып китерделәр. Үзәк мәдәният һәм ял паркы яныннан тапканнар. Хәзер ул моргта. Элекке 15 нче хастаханә янындагы морг. Егетнең кайбер киемнәре сез тасвирлаганга туры килә кебек.

– Ботинкасы нинди төстә соң? – диде Сәхәби, тыела алмыйча.

– Анысы бөтенләй юк. Яланаяк килеш тапканнар. Ә менә беләзеге бар.

Бу сүзләрне ишеткәч, Сәхәбинең йөзе яктырып киткәндәй булды:

– Ул түгел. Минем малайның беркайчан да беләзек кигәне булмады, – диде ул, үз-үзенә сөенеп. – Ул бит бик тә тыйнак, ярдәмчел, бик тә гади бала иде шул. Ул артыгын сөйләшмәде. Теләмәсә, җавабын бирергә дә ашыгып тормады. Бераз кирелеге бар иде барын. Шунысы булмаса, минем Бәхетем идеаль бала иде, минем өчен чын бәхет иде. Беркайчан да юк-барга үпкәләмәс, тыңлаучан бала иде. Эш кушсаң йөгереп кенә торды, балакаем.

Шунда Сәхәби улының армиядә хезмәт иткән чакларын, анда бик каты кыйнаганнарын исенә төшерде. Аннары кабат телефон трубкасын кулына алды:

– Игътибарыгыз өчен, шалтыратып хәбәр бирүегез өчен рәхмәт. Әмма бу егет безнең малайга охшамаган. Ул беркайчан да беләзек йөртмәде. Рәхмәт сезгә.

– Шулай да күңелегездә шик калмасын дисәгез, моргка барып килегез. Сезне көтәләр анда.

Сәхәби, өйдәгеләр белән киңәшләшкәч, хәләл җефетен ияртеп, моргка юнәлде. Әйтүе генә ансат, килеп җиттек дигәч тә, моргны шактый эзләргә туры килде. Заманасы бит шундый, барысы да бик тиз үзгәрә. Элеккеге 15 нче хастаханә урынына яңа онкология үзәге калкып чыккан. Очраганнардан сораштыра торгач, моргны шул онкология үзәгенең арткы ягында икәнен әйттеләр.

Табылган егетне инде, моргтан алып, тикшерү-экспертиза бүлегенә китергәннәр иде. Сәхәби шунда китте. Эксперт аңа үле егетнең фотосын күрсәтте. Йөзе бик тә охшаган иде аның улына, охшамаган да кебек… Шуңадыр, күрәсең, әти кеше икеләнә калды һәм, бераз карап торганнан соң:

– Охшаган… юк, мин бирегә сеңелкәшне җибәрәм, ул якынрак аңа, төгәл әйтер. Күпме еллар бергә булдылар, хастаханәдә ятканда да, сеңлем аның янында еш була иде. Бик яратты ул минем улымны.

Ләкин Сәхәбинең сеңлесе моргка килгәндә, мәетнең туганнары табылган иде инде.

Шуннан соң берничә көн үтте. Бәхетнең әтисе 053 телефоны буенча полиция бүлегенә шалтыратты.

– Әлегә яңалык юк, ул-бу булса, үзебез шалтыратырбыз, – диде трубкада бер ханым.

Малайның югалганына инде ун көн үтте. Әмма хәбәр юк. Шулай да ышаныч, Бәхетнең исән-сау булуына ышаныч сүнмәде ата күңелендә. Кайларда гына булыр икән соң бу бала? Бу суык төннәрдә кайларда кунды икән минем Бәхетем? Эх, балакаем, кадерлем минем. Никләр генә өйдән чыгып киттең соң син, никләргә генә башымны кайгыга салдың, улым?

4 майда кабат телефон шалтырады:

– Приметалары буенча сезнең малайга туры килә, – диде трубкадагы ханым. – Өстендә – шакмаклы күлмәк, аягында – саргылт ботинкалар, спортивный чалбардан. Сез тасвирлаганча, бераз сакалы да бар.

Әти кешенең йөрәге жу итеп китте, аннан ашкынып тибә башлады, аритмия кузгалды.

– Монысы инде минем улым, минем кадерлем! – диде ул, сүзләрен буташтыра-буташтыра.

– Шул булса, улыгыз икәненә ныклап инанырга теләсәгез, тагын бер сәгатьтән моргта булыгыз. Оператор бүген сәгать 11 гә кадәр генә эшли. Шул арада ачыкларга кирәк.

Бәхетнең әтисе, хәләл җефетен ияртеп, тагын моргка юнәлде. Кешеләр бәйрәм итәләр, көлешәләр, куанышалар, Сәхәби генә тирән уйга чумган, кара кайгы баскан: бары тик улы турында гына уйлый ул.

Бер рәхәт тә күрмәде шул бала. Иң бәхетле көннәре 16 яшьләр тирәсендә булгандыр. Тирән хыялларга бирелеп, үзе гитара ясаган иде ул. Шул үзе ясаган гитарада, хисләргә бирелеп, көне-төне уйнады бала… Ә беркөнне энесе белән икәүләп бер матур гына җыр да чыгардылар: энесе сүзләрен, ә Бәхет көен язган иде. Бу көйне ул бик тә яратты. Өйгә кем килеп керсә дә, бигрәк тә якын туганнары килгәндә, шул көйне уйнап күрсәтергә тырышты. Аннары бик уңайлы гына нәфис тартма табып, тавыш көчәйткеч көйләп куйды.

Хыял-максат барысын да хәл итә, әгәр дә ул тормышка ашса, бәхетле итә, диләр – хак икән. Бәхет, чыннан да, бәхетле иде бу мизгелләрдә: аны музыкант булу теләге яшәтте, дәрт бирде, рухландырды.

Үзе яши торган микрорайонда гитара яратучылар түгәрәге эшли башлагач, Бәхет кичләрен көн дә диярлек шунда йөри башлады. Осталыгын тагын да үстерде, камилләштерде, яңа көйләр иҗат итә башлады: русча гына түгел, татарча җырлар да чыгарды, шуларны үзе үк канатланып башкара иде.

…Еллар үткәч, аның бу көен эшкәртеп, камилләштереп композитор Әнвәр Шәрәфиев Бәхетнең әтисе сүзләренә мөнәҗәт иҗат итәр дип уена да китермәгәндер. Ул «Кайтып керерсең күк тоела» дип атала:

 
Һаман көтәм әле сине, улым:
Бергә булган мизгелләрне уйлап,
Тәңребездән рәхимлеген сорап,
Хәсрәтемне елап юамын.
Раббым кушып, бер иртәдә
Кайтып керерсең күк тоямын.
 

Көтмәгәндә яшен суккандай булды. Шул бала юкка чыкты. Эзли торгач, Сәхәби улын гитарачылар түгәрәге оешкан йорттан ерак түгел, куаклар арасыннан табып алды. Аны ул чактагы 10 нчы микрорайон группировкасы малайлары кыйнап ташлаганнар иде. Берсе башына тимер монтажка белән бәргән. Башы тишек, шуннан кан саркып тора. Бәхет исә, каты яра алуына карамастан, үзен тыныч тота. Шулай да үзе әтисенең кулын кысып тоткан – җибәрмәскә тырыша.

Бу микрорайонның группировка малайлары шулай нык куркытканнар иде Бәхетне. Шул көннәрдә ул эчтән янып, тыштан аны беркемгә дә сиздермәскә өйрәнде. Аз сөйләшүе, сораганда җавап бирүдән читләшергә тырышуы әнә шуннан килә иде.

Шушы Рәсәй чынбарлыгы баланың бөтен хыялларын, уй-теләкләрен юкка чыгарды. Гитарачылар түгәрәгенә йөрүдән туктады, гитарада да сирәк уйный башлады. Үзе ясаган тавыш көчәйткеч җайланмасын коридорга ук чыгарып куйды. Күңеле сүрелде баланың. Ул вакыттагы яңа система тудырган бандит малайлар баланың язмышын җимерергә, хәтта гомерен чикләргә дә тартынып тормыйлар иде шул.

Хокук сагында торучы җаннарга ышаныч Бәхетнең әтисендә тәмам юкка чыкты. Ул елларда комик Ельцинга да, ельцинчыларга да, Русия шул исәптән Татарстанның үзе турында гына уйларга күнеккән чиновникларына да илдә тәртип урнаштыру кирәк түгел иде. Алар күбрәк властька эләгергә, болганчык елларда баеп калырга гына омтылдылар, үзләрен һәрчак «Бердәм Россия» вәкилләре итеп күрсәтергә тырыштылар. Ни әйтсәң дә, болганчык суда балык әйбәт эләгә. Бәхетсез Бәхет менә шул канун эшләми торган елларның тәүге корбаны булды: авыруга сабышты.

Пычрак, хокуксыз еллар үтә торды. Бәхетнең дә армиягә алыныр вакыты якынлашты. Әмма еллар тыныч түгел иде. Кавказ халыкларын буйсындыру, үз иле халкының канын кою процессын башлап җибәрде айнымас Илбашы. Бәхетнең әтисе Сәхәби моны тыныч халыкны җәберләү, изү гамәле икәнен яхшы аңлый иде. Шуңа күрә аны авыру улының киләчәк язмышы борчыды. Болай да каты травма алган балага армиядә хезмәт итү җиңел булмаячак. Шуңа да ул район һәм Татарстан хәрби комиссариатында улының сәламәтлеге какшавы, холкы үзгәрүе турында күпме аңлатырга тырышып мөрәҗәгать итте, әмма аңларга теләүче булмады. Чөнки алар – нагрузка үтәүчеләр. Өстән фәлән егетне җибәрергә нагрузка җиткерелгән, димәк, бу үтәлергә тиеш. Кеше язмышы кемгә кирәк бу илдә?! Ә медицина хезмәткәрләре нәрсә караган соң? Дөресен әйтергә кирәк, аларның да күбесе өчен яшь егетләрнең сәламәтлеге кирәк түгел, нуль. Хәрби комиссариатка соңгы баруында Сәхәбине тынычландырдылар:

– Улыңны читкә – Чечняга җибәрмәбез, Казанда калдырырбыз. Киров районы территориясендә урнашкан хәрби частьта хезмәт итәр. Аның белән очрашып, хәлен белешеп торырсыз, – диделәр.

Җиде ай хезмәт итте Бәхет Казанда. Әмма курслары тәмамлангач, аларның барысын да Рәсәйнең төрле почмакларында урнашкан хәрби частьларга тараттылар. Дөрес, Бәхет Чечняга түгел, ә Көнбатыш Себергә эләкте. Монда да Чечнядан ким түгел иде. Тәртипсезлек, яклаучысы булмаганнарны җәберләү, «дедовщина» тамыр җәйгән иде. Болай да сәламәт булмаган бала күзгә күренеп сулды. Хәзер инде әтисе, туганнары белән очрашып тора алмагач, төшенкелеккә бирелде, әмма сүрелмәде, ихтыяр көче бар иде әле малайның.

Көтмәгәндә аның янына бер төркем урыс малайлары җыелды, яңа солдатны сынарга телиләр иде, күрәсең:

– Әй солдат, син кайдан буласың? Бирегә каян килдең? – диде озынрак буйлы, җирән чәчлесе.

– Казаннан, – диде Бәхет тыныч кына.

Шунда берсе сикереп торды да Бәхетнең бугазына ябышты, икенчесе авыр таш кисәге белән башына китереп бәрде.

– Шулайдыр дип уйлаган идем аны, күңелем сизгән икән, – диде бугазына ябышкан солдат. – Син беләсеңме нигә сез татарлар русларны Казаннан куасыз? Беләсеңме син безнең бөек халык икәнне? Беләсең…

Каян белсен соң Бәхет русларны Казаннан куганнарын. Ул бит андый гамәлләргә катнашмады. Дөрес, кайбер милләтпәрвәрләрнең чыгышларын ишеткәне бар иде барын… Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим… Тик Бәхет алардан читтә булды, музыка белән мәшгуль иде. Күңеле җырга тартылды. Шуңа күрә дә аның урыс солдатларына җавабы төгәл һәм кыска булды:

– Минем Казанда андый хәлне ишеткәнем булмады. Минем күпчелек дусларым да – урыс малайлары. Берсен дә куган кеше юк. Сез каян ишеткәнсездер мондый нахак хәлне, мин белмим.

– Нәрсә, сез Россия радиосын тыңламыйсызмыни? «Вести» дигән тапшыруны? Тыңлаганың юкмы?

Бу солдатларның Бәхеткә бәйләнүләренә, чынлап та, Рәсәйнең матбугат чаралары, төгәл әйткәндә, Россия радиосы гаепле иде. Ул котыртты рус халкын татарларга, татар милләтчеләренә каршы. Кайчан гына «Вести» ны карама, татар халкына каршы пычрак ишетергә була иде: урысларны милләтчеләрнең китәргә өндәүләре турында да сюжетлар еш кабатланды. Солдатларның күңелендә татарларны күрә алмау хисен шул радио кабызган иде ул елларда. Моның да төп корбаны шулай ук бәхетсез Бәхет булды.

Россия радиосының мондый җинаятьчел адымын туктатучы табылмады. Радио һаман да туктаусыз:

– Татар милләтчеләре: Бәйрәмовалар русларны Казаннан куалар, аларга биредә яшәү мөмкин түгел, – дип туктаусыз тукып торды, урыс белән татар халкы арасында дошманлык хисе уятырга омтылды. Бу Рәсәйнең нигезен какшату белән бер иде. Әмма авантюрист комментаторларны да, Россия радиосын да тәртипкә чакыручы табылмады. Моңа гадәти хәл дип кенә карадылар, аның каравы Казан янындагы урманнарга урыс солдатларын күбрәк туплый башладылар. Столбище урманы янындагы частьта, Казанга һөҗүм итү өчен, әзерлек чаралары күрелде. Борис Ельцин сүздә безгә:

– Бәйсезлекне күпме кирәк, шулкадәр алыгыз, – дисә дә, милләтләр арасында дуслык, теләктәшлекне ныгыту юнәлешендә кыл да кыймылдатмады. Айнымас башка өстәмә мәшәкать кирәк идеме соң? Юк, билгеле. Армиядә тәртип урнаштырырга да кулы җитмәде, дөресрәге, теләге дә булмады. Меңнәрчә яшьләрнең тормышлары җимерелде, сәламәтлекләре югалды.

Болар барысы да хак, ачып бирергә мөмкин. Бу дөньяда тик өч кенә нәрсәне яшереп булмый: ул Кояш, Ай һәм Хаклык… калганнарын яшерергә мөмкин.

Бәхет хезмәт иткән частьта аны бер яклаучы да табылмады. Бары шул: канга баткан килеш үзенең частена илтеп ташладылар. Анда да бер җылы сүз әйтүче, кызыксынучы булмады. Ельцин заманында мондый хәлләр гадәткә кергән иде. Аны җиңелчә генә «дедовщина» дип атадылар. Түрәләрне гаепләүче булмады ул чакта. Барысына да, имеш, шул «дедовщина» гаепле, ягъни солдатлар үзләре. Ә армиядә кем тәртип урнаштырырга тиеш? Дедовщинамы? Әллә Ельцинмы? Җитәкче түрәләрме? Җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алырга теләмәде.

Бәхетсез Бәхетнең яшьлеген җимерде, гомерен өзде бу җавапсызлык. Аның гына түгел, йөзләрнең, меңнәрнең…

Яклаучысыз калган егет нәрсә эшләсен? Салкын февраль иртәсендә ул госпитальдән тимер юл вокзалына йөгерде. Әмма утыртмадылар, документсыз, билетсыз кем утыртсын җылы вагонга? Юк, билгеле. Товар вагонына ябышты бала. 40 0С салкын. Куллары өзелеп төшәрдәй булды, түзәр хәле калмады. Ләкин туган җиренә омтылыш көчлерәк булып чыкты. Ике атна дигәндә, Себердән кайтып җитте.

Казанга кайткач, әтисе аны Чехов базары янындагы госпитальгә дәваланырга салды. Анда аңа икенче төркем инвалидлык биреп исәпкә алдылар.

Бу 1991 ел иде – авыр ел, бигрәк тә Бәхет өчен. Дөрес, пенсия дә билгеләделәр, әмма ул фатир хакын түләргә дә җитәрлек түгел иде. Ашарга бөтенләй калмады: әтисе булмаса, күптән киткән була иде ул әнисе янына.

Чирек гасыр гомере шулай үтте Бәхетнең. Соңгы елда пенсиясе биш меңгә җитте җитүен. Аның каравы ЖКХ ай саен шул биш меңне суырып бара башлады. Халык мөлкәтен үзләштерү, урлау өчен бөтен шартлар да бар иде. Түрәләр моннан оста файдаландылар. Яңа, бай жулик коррупционерлар сыйныфы пәйда булды.

Автобуста

Казан – Малмыж автобусы Биектауны узып, Каменкага җиткәч, кондуктор билет тикшерергә кереште. Бәхет янына җиткәч, ул аерата зәһәрләнде:

– Синең билетың? Ник алмадың?

– Мин хастаханәдән генә. Поле Ершова урамындагы психик хастаханәдә ятам. Акчам беткән иде, – дип аңлата башлаган иде, аны кондуктор хатын тыңларга да теләмәде.

– Ятсаң соң, бу безгә кагылмый. Йә билет ал, йә автобустан төшеп каласың.

– Минем акчам бар иде, апа. Әтием күп итеп биргән иде. Мин аны СК «Наследие» дигән компаниягә сакларга салдым.

– Ә нигә соң алмадың?

– Алырга теләгән идем… Елый-елый сорадым – бирмәделәр шул… Берничә кат бардым. Җыйган акчаны үзләштергәннәр. Беркемгә дә кайтарып бирмиләр. Әти: «Алабыз, улым, аны», – диде диюен. Ничек алыр, белмим. Суд ашадыр инде. Алу белән, мин сезгә китереп бирәм аны.

Кондуктор тәмам котырды: авызыннан төкерекләрен чәчә-чәчә, Бәхетне тарткалый башлады:

– Төш, димен мин сиңа, акчаңны алгач кайтырсың, төш давай!

Бәхет, нишләргә дә белми, ялынырга кереште:

– Әнием теге дөньяга китте минем. Ул яшәгән йортны, каберен күрергә дип кайтам… рөхсәт ит инде, апа!

– Юкны сөйләмә. Төш, диләр сиңа. Бушлай синдәй бомжларны ташып йөрергә безне кем дип белдең. Әйдә төш!

Төшмәгәч, кондукторга ярдәмгә шофёр үзе килде, һәм Бәхетне урыныннан тартып торгыздылар.

– Бар, гуляй, малай. Авылга акчаң булгач кайтырсың. Әниең каберен дә шунда күрерсең. Гудбай, тизрәк төш давай!

Инде көн караңгыланып килә иде. Биектауны узганнан соң, Каменка хастаханәсеннән ерак түгел урман полосасы янында төшереп калдырдылар баланы. Бәхет нәрсә эшләргә дә белмәде, аңа бу яклар бөтенләй таныш түгел иде. Икенче автобуска да утырмакчы булган иде. Әмма көнгә бер-ике генә рейс ясый торган автобус кайчан килә әле ул. Анысының кондукторы шәфкатьле булыр дисеңме? Юк, хәзер барысы да – акча корты, акча дип теләсә нәрсәгә барырга әзер. Бәхет бу уеннан кире кайтты да, кара пакетларын күтәреп, полосада үскән агачлар янынарак килде, аннан ике пакетын җиргә җәйде. Җир юеш, салкын иде. Өстәвенә төньяктан салкын җил исеп тора. Иске фуфайкасын киде дә шунда ял итәргә ятты. Инде күптән ашамаганга, хәле беткән иде баланың. Яту белән йоклап та китте.

Салкын төн, юеш җир үзенекен эшләде: йоклаган килеш суык аның үзәгенә үтте, тәнен салкын алды. Таң атканда инде, баланың хәле авыр иде: нерв системасы үзенең вазифаларын үтәми башлады. Мондый хәлләр юеш җирдә йоклаучылар белән еш булгалый. Халык телендә аны «зәхмәт тигән» диләр.

Икенче таңда Бәхет йокылы-уяулы килеш агач төбенәрәк шуышты:

– Әни-и-ем! Синең янга килеп җитә алмадым инде. Кичер мине! Җирдә кешелексез явызлар яшәгәндә, безгә – гадиләргә яшәүләре бик авыр. Ал мине үзеңнең яныңа, әнием! – диде дә әнисенә охшаган ягымлы күзләрен мәңгелеккә йомды. Күпме хәсрәт күргән, күпме кыйналган бала якты дөньядан әнә шулай китте. Дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен Ходай мондый хәлне, мондый тормышны, мондый демократияне, мондый кондуктор-этләрне, илдә гаделлек, тәртип урнаштыра алмаган чиновникларны, бердәм русиячеләрне, түрәләрне… Бәхет кебек җаннар бәхетле булсын өчен, бик күп эшләргә кирәк әле бу Рәсәйдә, шул исәптән татар илендә дә.

Нәни кошчык, кем җаны син?

Улы Бәхетне югалткан шул кайгылы көннәрдә Сәхәбигә «Васильевский» шифаханәсенә юллама бирделәр. Санаторийга килгәч, «КАМАЗ» кунакханәсенә урнашты ул һәм тирән уйга чумды:

…Улым, кадерлем минем, ниләр дип соң мине ташлап өйдән чыгып киттең?! Юкса бернинди сәбәп тә юк иде бит. Бик матур яши идек бит. Үзеңне мин дә, Венера апаң да ярата идек: вакытында ашаттык, вакытында эчерттек. Үзең дә бик тыңлаучан идең. Әйтүне дә көтмичә кибеткә, ишегалдына су алып керергә дип чыгып йөгерә идең. Йөрәгең моңлы булса да, мондый минутларда күзләрең нурлы була иде. Әй улым, күзләрең нурлы иде шул. Ул күзләрне инде мин беркайчан да күрә алмам микәнни?! Сиңа беркайчан да җылы сүзләр әйтеп, иңнәреңнән сөя алмам микәнни? Әй улым, бергәләп яшәргә дә яшәргә иде бит әле, безне сөендереп.

Хастаханәдән соңгы мәртәбә алып кайтканнан бирле, мин сине тагын да ярата төштем. Әйе, декабрь башында алып кайткан идем мин сине. Шуннан бирле бер генә сүземне дә тыңламыйча калганың булмады. Һәрчак булышырга тырыша идең. Иң элек чиста итеп җыештыра идең, күлмәк-киемнәреңне дә хәтта, безгә мәшәкать ясамаска теләп, үзең юып үтүкли идең. Берәр яңа кием алыйм дисәм, гел баш тарта идең. Минем бит сине сөендерәсем, канәгать булуыңны күрәсем, күңелем белән тоясым килә иде. Шуңа күрә ничә тапкыр үзеңне кибеткә чакырдым, каршы килмәдең – килдең. Шулчак куануымны тойдың микән, улым?! Әмма үзем бик тә куанган идем. Әмма кайсы кибеткә керсәк тә, син үзеңә мин сайлаган киемне, туфлине алдырырга теләмәдең. Һәрчак, кирәкми, әти, алырбыз әле, дидең. Һәрчак миңа акча тоттырмаска тырыштың, каршы төштең. Нигә алай эшләдең соң, улым? Син мин алган киемнәргә риза булсаң, мин куана гына идем югыйсә. Ул чакта әле мин моның сәбәбенә төшенә алмаганмын. Моны мин соңрак кына аңладым шул…

Бәхет улым, син бигрәкләр дә инсафлы, әдәпле булгансың шул. Моның сәбәбе: син үзеңне һәрчак тыйнак итеп күрсәтергә тырыштың. Пенсияңнең аз булуына кимсенә идең. Итнең килосы 300 сум торган вакытта, биш мең сум пенсия егет кеше өчен юк дигән сүз инде ул, дидең. Эш стажы җыя алмыйча, армиягә киттең шул. Ә армиядә хезмәт хакы юк. Шушы сәбәпле, имеш, иң түбән пенсияне билгеләделәр дә куйдылар шул, улым, сиңа. Монда минем дә гаебем булгандыр инде. Теләсә кайда тыкшынып йөрергә яратмадым. Ә артыннан йөгерергә кирәк булган икән, улым, синең хакыңа – дөньясы тарафыннан җәберсетелгән улым хакына. Әйе, хаталар булды, хаталанмасам, бәлки, син бәхетле дә булган булыр идең, улым.

Безгә бер бай сабакташым килгәч, синең кимсенеп калганың әле дә хәтердә. Синең янга ул кереп тә карамады, хәлеңне дә белергә теләмәде. Ничек килеп кергән булса, шулай чыгып та китте. Син кимсендең, аның артыннан чыгып, лифтка кадәр бардың, ә өйгә кергәч:

– Мәнсез дә инде, сәлам дә бирмәде бит. Безгә дә кояш елмаер әле, Алла боерса, – дидең.

Әмма безгә кояш елмаерга теләмәде шул, кадерлем минем. Сине югалтканнан бирле, әнә шундый мизгелләрне исемә төшереп сыктыйм да сыктыйм, улым. Хәзер, сыктамас өчен, үз вакытында көрәшергә кирәк булганны аңладым. Әмма соң инде. Бик тә авыр миңа. Кайсы гына мизгел исемә төшсә дә, йөрәгем өзелеп киткәндәй була. Ни эшләргә дә белмим. Эш булганда, дөрес, бераз тынычлана төшәм, ниндидер өмет уяна. Ә менә бүгенге кебек ялгызым гына калып, тирән уйларга бирелсәм, сине юксынам, сине сагынам, улым. Ни эшләргә? Инде беркайчан да сине исән-сау килеш, елмаеп торган килеш күрә алмам микәнни? Инде беркайчан да сиңа җылы сүз әйтә алмам микәнни, иңнәреңнән сөеп, әниеңнекенә охшаган күзләреңә тутырып карап, «бәхетле бул, Бәхет улым» дип әйтә алмаммы икән?! Барысы да үтте микәнни, якты мизгелләр үткәндә калды микәнни?! Ни эшләргә соң? Әллә бераз ятып, ял итеп алыйммы? Бәлки, төшләремә керерсең, төшләремдә булса да күңелемдә өмет уятырсың, мине кочаклап алып: «Әтием, бер дә кайгырма!» – диярсең.

Шундый ниятләр белән, черем итеп булса да алыйм дип, урынга яттым. Әмма мондый чакта күзгә йокы керәмени ул?

…Шулчак бакча як тәрәзәгә нәрсәдер «шап» итеп бәрелде. Сискәнеп киттем. Карасам, бер өлге пыяла чәлпәрәмә килгән, ә тирә-юньдә беркем дә күренми. Ничек инде, югыйсә бик каты бәрделәр бит. Ирексездән балкон ишеген ачтым. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк: балкон идәнендә бик матур бер кош тәгәрәп ята иде. Очып килешкә тәрәзәгә шушы кош килеп бәрелгән икән. Нинди кош соң бу? Кошмы, әллә… улымның теге дөньядан хәбәре… җанымы?

Кошчыкны кулыма алдым. Үзе әле кайнар… күзләремә бер тутырып карады да, авыртуга түзә алмыйча, аякларын селкетеп куйды. Җан бирүе булган икән матур кошчыкның. Аны никадәр генә терелтергә тырышып карасам да булмады. Терелмәде, җаны улымның җаны янына күккә ашты, ахры. Икенче көнне мин аны, күлмәк кидереп, ап-ак кәгазьгә төрдем дә, үзе очып килгән бакчага алып чыгып, бер колачлы нарат төбенә җирләдем. Тыныч йокла, кошчыгым, балакаем! Авыр туфрагың җиңел булсын, минем хәбәрчем. Бик тә сагынырмын, тик сез генә булмассыз янымда. Улыма сәламемне ирештер, матур кошчыгым! Ирештер, әтиең бик тә юксына, диген. Үзем барыр идем дә, тик җир астыннан аңа юллар юк шул! Хуш!!! Кайчан да булса бер очрашырбыз әле, балам.

Кошчыкның кабере өстенә алюминий кисәгеннән истәлек билгесе дә ясап куйдым. Анда: «Бәхетсез Бәхетнең җаны йоклый биредә», – дип язылган иде. Хуш, бәхетсез Бәхет җаны – нәни кошчык.

Бу вакытта дәвалану корпусы янында төзелеш эшләре бара иде. Анда баскычка күтәрелә торган урынга бетон җәеп яталар. Әле өлгереп җитмәгән, кайнаган бетонга бәхетсез Бәхетнең исемен язып куйдым. Рәттән генә биш каен үсә. Иң яшенә Бәхетнең исемен, аннан өлкәнрәгенә аның анасының исемен, ә тагы да өлкәнрәк ике каенга Бәхетнең дәү әтисе һәм дәү әнисенең исемнәрен бирдем.

Әгәр дә «Васильевский» шифаханәсендә сезгә ял итәргә туры килсә, бетонга язылган исемгә һәм шуның белән рәттән генә үсеп утырган биш каенга баш иегез. Бу сезнең дөньялыкта рәхәт күрә алмаган Бәхеткә ихтирамыгыз булыр.

Капельница астындагы төш

Сәхәби әле шифаханәдән китмәгән иде. Дәвалаучы табиб аны көчкә ашханәдән эзләп тапты.

– Көне буе эзләдем үзеңне, хәлең ничек соң? – диде табиб, ул утырган өстәл янына ук килеп.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации