Электронная библиотека » Фарсель Зыятдинов » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фарсель Зыятдинов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 8 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Юморескалар

Кунак

Алар, икәүләп «Волга» да утырып, бакчага юнәлделәр.

– Шәп бит, – диде Мөхит, чираттагы шигырен укып бетергәч, – вакытында бу шигыремне укып күпләр таң калды, Республика газетасында басылып чыкты ул. Үзең уйлап кара. Мин бит ул вакытта нибары каравылчы идем, әйе, бер зур төзелештә. Эш юктан аптырап, такмаклар сызгалый башладым… Менә монысын электән күз атып йөргән Мәрьямгә багышлаган идем:

 
Мәрьям, бәгърем, син кайда,
Әллә мендеңме айга?
Аякларың күренеп тора,
Калган җирләрең кайда?
 

Шулай беркөнне эңгер-меңгер төшкәч, минем янга бер сәер кеше сугылды… Әлеге шигыремне аңа укып күрсәттем… Тынын да алмый торды бу… Шаккатты, малай, үзе… Чын талант икәнсең, ди. Андый-мондый гына кеше яза торган шигырь түгел бу, ди… Аннан шигыремне сорап алды да, дүрткә бөкләп, түш кесәсенә тыгып куйды… Әбизәтелни гәҗиттә чыгарабыз моны, ди…

Күп тә үтмәде, бу минем янга әле краска исе дә бетмәгән гәҗитне алып килде… Минем шигырьне басканнар икән. Дөрес, язганнарымнан әллә нәрсә калмаган калуын. Аның каравы шигырьнең өстенә майлы хәрефләр белән минем фамилияне куйганнар… Зур рәхмәтләр әйттем мин ул кешегә. Гәҗиттә эшли икән. Мин дә бурычлы булып калмам, кулдан килгәнчә ярдәм итәрмен, мин әйтәм… Үзе дә ялындырып тормады… «Болай кирәк нәрсә юк югын да инде, ә менә такта-токтаның кирәге булып чыгуы бар… Булдыра алсаң әзерләп куй, без соңрак килеп алып китәрбез», – диде бу.

Шуннан, малай, шигырь артыннан шигырь басылып кына тора. Толь кирәк түгелме, ДВП кайтты бит, дип килеп җитә бу. Тагын шигырь китә… Шактый вакыт дәвам итте шулай… Әмма бервакыт бу кеше бөтенләй килмәс булды. Баксаң, соңыннан гына белдем, дачасын төзеп бетергән икән, хәерсез…

Менә килеп тә җиттеләр. Ул кунагы белән кичке бакчага үтте. Башта кунак бизәкли-бизәкли эшләнгән дача йортына карап хәйран калды.

– Шәп бит, ә, – диде Мөхит, – шул складта эшләгән чакта әвәләгән идем инде… Алты бүлмәле, террасасы бар, рәттән гараж… Кирпечен генә күр син аның… Утта янмый, суда батмый торган… Моннан да югары сорт юк.

– Гаҗәп, – диде кунак һәм авыр сулап куйды, – мансардасын гына кара син аның.

– Булдырабыз инде аны, – диде Мөхит һәм кунакны өйгә чакырды, – әйдә, капкалап алыйк… Син, малай, аягыңны ныграк сөрт… Ни әйтсәң дә, бөтен җир келәм… Келәмнең дә ниндие әле… Әйдә, утыр, читенсенмә… Шагыйрь дигәч тә, тартынма син миннән… Яши белергә кирәк… Әгәр дә акыл белән эш иткәндә…

– Гафу ит, яшьти, мондый нәрсәнең миңа кирәге… – дип башлаган иде кунак, аны Мөхит бүлде:

– Нәрсә син, әйдә, утыр… Диван-кроватька утыр… Югославский, малай… Кибеттә эшләүче бер таныш килгән иде… Кирпеч кирәк, ди бу. Бирдем. Ул да бирде, бушка диярлек… Бар иде заманалар, малай… Менә шул тулы гарнитурны брак дип бирде бит. Брак дигәне шул: тоткасы купкан иде… Ярар, утыр… Берне төшерик тә… аннан тагын шигырьгә күчәрбез…

Шигырь дигәннән, күп тә үтмәде, икенче бер журналдан, бүлек мөдире диме шунда, тагын берәү килде минем янга… Үткен күзле, көләч йөзле, мин сиңа әйтим… Шигырьләргә сусадык, ди бу, «нигә Мөхитовның шигырьләрен чыгармыйсыз» дип, халык сорый, ди… Беләсеңме, халык сорый… Шуннан китте эшләр җайланып… Яза торам, чыга тора… Үзгәртәләр инде үзгәртүен, кайчак таныр җире дә калмый… Барыбер сүзгә кермәдем… Бәйләнчек түгел мин… Чыгамы? Чыга бирсен…

Тик бүлек мөдире генә бер ел дигәндә килмәс булды… Күрәсең, ул да дачасын салып бетергән булгандыр… Шуннан соң кем килде дисеңме? Нәшрият редакторы пәйда булды… Аңа да дача кирәк икән… Барлык шигырьләремне чыкканын да, чыкмаганын да җыеп алып китте бу… Хәтта планга да кертеп тормаган, резерв калдырган булган икән… Үз күзләремә үзем ышанмый торам… Ярты ел үттеме, юкмы, менә шушы китап пәйда булды дөньяга…

Мөхит стенадагы шүрлекләргә тезелгән китаплар арасыннан иң кадерлесен – үзенекен үрелеп алды…

– Менә ул… Мине олы юлга чыгарган һәм кеше иткән китап.

– Ай-яй, Сездәге китап, – дип хәйран калды кунак, – бер китапханә кадәр бит бу!

Мөхит урыныннан ук кузгалды:

– Башкача ярамый… Кешенең культура дәрәҗәсен билгели торган мөһим күрсәткеч ул.

– Хәтта Мопассан, Золяның тулы томнары! – дип пышылдады кунак…

– Кайсысын әйтәсең… Яшеленме, әллә зәңгәр төплесенме?!

– Нәрсә, әллә укырга өлгермәдеңме?

– Кая өлгерәсең… Үзең язгач, кешенекенә бик карыйсы килми икән ул… Подумаешь, Мопассан!

Тагын бер рюмка тоттылар да бакчага чыктылар болар… Бакчаның түр почмагында искиткеч бер матур мунча утыра иде.

– Ничек уйлыйсыз: юынып чыгарга теләмисезме? Яга торасың – яна тора… Коры пар… Шундый рәхәт… Барысын да заводта эшләп бирделәр. Нержавейка…

– Әйдә, юынып чыгыйк, булмаса, – диде кунак теләр-теләмәс кенә…

Чынлап та, оҗмах иде мунчада… Мөхит тәмам эреп китте…

– Куандыра алам, – диде ул, кунагының аркасын ышкый-ышкый, – мине бит иртәгә союзга алалар, әйе, Язучылар союзына… Инде барысы да эшләнгән… Җайладым инде… Бер-икесен үзем көйләдем, калганнарын шул икесе көйләде… Дача салырга теләүчеләр дә юк түгел икән… Гомумән, котлый аласыз…

– Котлыйм! Тик минем башка да бер уй килде әле, – диде ул, – дача саласы иде… Булыша алырсың бит?

– Нәрсәң бар соң синең? Дөресрәге, синнән нәрсә алып була? Кунак кеше биш бармагын күрсәтте. Әмма Мөхит бернәрсә дә аңламады.

Икенче көнне үзен сәер бер урынга чакыргач кына айнып китте ул.

– Намуссыз, – диде ул кичәге кунагына. – Нигә биредә эшләгәнеңне әйтмәдең?!

– Союзга икәүләп керәбез инде, болай булгач, – диде кунак, елмаеп.

Ир хыялындагы хатын

Үзгәрде заманалар. Хатыннар хәзер ирләренә һич ярарга теләмиләр, күңелләрен күрә белмиләр… Йә интеллигентлыгы җитешми, йә сөйкемле, ягымлы була белми, йә бәйләнчек, йә тел бистәсе… Мондый чакта кайсы гына ир идеаль хатын турында хыялланмый икән? Әнә гаилә башлыгы Равил дә, төшке тәмле аштан соң диванга сузылып ятып, әле телевизорга, әле бөгелә-сыгыла идән юган хатынына күз ташлап, нәкъ шул турыда хыяллана.

…Менә ул эштән кайтып керә… Ә хатыны исә каршысына йөгереп килә: «Көн буе эшләп арыгансыңдыр, җимешкәем. Кая, бир портфелеңне, кертеп куйыйм бүлмәңә… Ә үзең ял бүлмәсенә үт… гамак элдем мин анда… тик үпкәләмә инде, бу юлы сине тирбәтә алмыйм… син яраткан өчпочмакны пешермәкче идем. Бәрәңге дә алып керәсем бар икән әле. Аңынчы газны яндырып җибәрим, шырпыңны гына бирсәңче, җимешем… Менә рәхмәт үзеңә. Әйдә, тибрән, тибрән… көн буе эшләү уен түгел бит, арыгансыңдыр… Әллә телевизорны кертеп куйыйммы синең янга? Ярар, ярар… алайса, күрше Гөлйөземне чакырам, аның белән күңеллерәк булыр сиңа, кадерлем…»

…Икенче көнне болар дусларының дачаларына киттеләр. Равил яхшы гына төшереп, исереп китте. Бакчага чыгу белән абынды да кура җиләге төбенә капланды… Моңа хатынының ачуы килсә дә, дусларына сиздермәде… Әкрен генә «чукынып кит шунда» дип әйтмәкче булган иде дә, юк, түзде. Ул арада Равил дә, тернәкләнеп, аягына басарга омтылды… Хатыны исә, шуны гына көткәндәй, кулларын сузып, аңа ярдәмгә ашыкты: «Әй җимешкәем минем, егылдыңмыни соң? Тормакчы буласыңмы? Әйдә, әйдә, тотын миңа… тотын…» Аннары ул чалбарына ябышкан чүпләрне җыеп алды да үзен верандага алып керде… «Менә монда мендәргә ятып тор… Хәзер, хәзер… мин сиңа әче катык алып керәм… Ә бәлки, тозлы кыяр рассолы кирәктер?! Ни телисең, барысы да бар… Дусларыма алдан әйтеп куйдым… Нигәдер бик еш очкылык тота әле үзеңне, әллә «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырыйкмы? Кирәкмиме? Кил әле, бер суырып үбим әле үзеңне… Рөхсәтме?..»

…Өченче көнне Равил иртә белән генә кайтты өенә. Хатыны аны, төн буе күз йоммый көтсә дә, елмаеп каршы алды: «Кайттың да мыни, минем бәхет кошым… Юк, юк, аклануның кирәге юк. Мин сиңа ышанам, синең шәхси эшләреңә беркайчан да кысылырга җыенмыйм. Ә менә галстугыңның әйбәтрәген тагарга иде. Анда бит хатын-кызларның «элита» сы җыела. Алар алдында сынатмаска иде… Кая, иңсәңдәге менә бу озын чәчне генә алып ташларга рөхсәт ит… О-о, хәтта Гөлйөземнекеннән дә озынрак… ялтырап, алтынланып тора…

Җимешем, әле эшкә кадәр ике сәгать вакыт бар, черем итеп ал… югыйсә эштә авыр булыр, йокламаган килеш… Ә мин, җил дә тидермичә, сиңа сокланып утырырмын. Әй-й җимешем минем, җимешкәем!»

Чучка елын каршылаганда
(Ярым шаяртып)

Яңа ел якынлашып килә иде. Гөлчирәттәй ахирәте Биби түти янына ашыкты.

– Ишегеңне дә бикләмәгәнсең, мине көткәнсеңдер, мөгаен, – диде ул, баскычтан менә-менә…

– Кайлардан абайладың аны, күршекәем… Көттем, көттем… Көтми ни, бер елны да кермичә калмыйсың бит, Гөлчирәкәем.

– Әйдә, кер, түрдән уз… Яңа ел белән үзеңне!

– Чучка елы белән, Биби җаным, сине!

– Исеме белән әйтмәсәнә, Гөлчирә, шуны. Тагын ниләр алып килер инде бу ел?! Исеме бер дә куанырлык түгел бит.

– Шулаен ул шулай да, Биби җаным. Бәлки, шушы Чучка елы алып килер Илсин патшага акылны?

– Ай-яй, булыр микән? Акыллы булу өчен, чучка түгел, кеше булып туарга кирәк бит. Ә болар яңадан туа алмыйлар инде, күршекәем.

– Шул-шул… Тавык елында булып, кыртлап йөрделәр, парламентка «әтәч» җибәрделәр: дөрләп янды.

– Әйе, эт елында котырдылар: тау халыкларын кырдылар… Галәмәт, бөтен бер халык миновать була димени? Булмаганны?

– Әй Аллам. Чучка елында да чучкадан ерак китмәсләр кебек шул. Манчымакчы булалар, ди.

– Хәерле булсын инде, алайса, манчыласыбыз да бар икән әле, күршекәем! Үзләрен манчырга иде дә соң аларның… Картайдык шул инде… көч калмады…

– Шулай да яхшыга юрап карыйк, Биби җаным. Яңа ел белән үзеңне!

– Яңа ел белән, күршем!

Слаба КПСС

Сөекле партиябезнең чираттагы съезды якынлашып килгән көннәр иде. Өлкә комитетында бигрәк тә ыгы-зыгы: берсе керә, берсе чыга, тик секретарь бүлмәсендә генә тынычрак. Шулчак анда да телефон шалтырады:

– Әйе, тыңлыйм, – диде Фикърәт Әхмәтҗанович. – Ничек дисез? Кабатлап әйтегез.

– Әйе, беләм…

– Шул бинаның түбәсенә «Слава КПСС» дип язып элгәннәр иде бит…

– Шуннан… ни булган.

– «Слава» сүзендәге «в» хәрефен алганнар…

– Алмаганнардыр инде, нигә аны алсыннар, ди… кубып төшкәндер. Куярлар, кайгыртуың өчен рәхмәт.

– Куюын куярлар… тик «в» хәрефе урынына «б» ны куярга уйлыйлар икән.

Фикърәт Әхмәтҗанович бертын уйланып торды да кырыс кыяфәткә керде:

– Кем әле бу? Кем куярга тели? Кем?!

Әмма аңа җавап бирүче булмады. Бары тик трубкада кыска-кыска гудок кына ишетелде.

Автобуста

Язмыш мине беркөнне шулай Сафа Сабиров белән автобуста очраштырды. Хәләл җефете белән Яшел Аланга баралар икән… Сафа ага, кайчан гына очрашсак та, гел елмаеп кына тора торган иде. Бүген исә, дөресен әйтергә кирәк, кәефе юк. Исәнләшү белән үк зарланырга тотынды:

– Әй, бар иде заманалар… Яшьләр, чынлап та, яшьләр иде. Өлкәннәрне хөрмәт итә беләләр иде. Ә бүгенге яшьләр? Юк.

– Юкка зарланасың, Сафа ага, мин әйтәм… Әле генә бит үзеңә бер чибәр егет урынын бирде. Хөрмәт түгелмени бу?

– Бәлки, ул мине таныгандыр, шуңа урын биргәндер… Ә бит хатыным әнә ярты сәгать инде басып бара. Аңа урын бирүче юк…

<…>

…Автобуста, чынлап та, йомырка төшәрлек тә урын юк, барысында да диярлек кызлар-егетләр, яшьләр утыра. Шулвакыт өлкән яшьләрдәге бер ханым керә дә, барысына да ишетелерлек итеп, болай ди:

– Никадәр интеллигентлы, укымышлы, уңган яшьләр бара, тик берсе дә урыныннан кузгалырга теләми…

– Дөрестән дә, интеллигентлар буа буарлык, – ди Нияз Акмал, – тик автобуслар гына җитми.

Сыпырт машинадан

Ул вакытта әле Батулла җәяү йөрде, шәхси машинасы юк иде. Ә машиналы буласы килә: теләк зур. Шул көнне ул лотерея билеты сатып ала… Өйгә кайткач, гаиләсе алдында билетны кесәсеннән чыгара да:

– Эх, отсам, – ди ул, – сине, хатын, үзем белән рәттән үк, ә малайны артка утыртып җилдертер идем дә соң…

Улы каршы килә:

– Мин артка утырмыйм.

– Ник утырмаска? Утырырсың…

– Юк, утырмыйм.

– Ул чакта сыпырт машинадан…

Батуллада кунакта

Бервакыт Мәскәү әдәбият институтының тулай торагында булырга туры килде. Дөресрәге, Батулла янына кердем. Батулла – ул чакта студент… шул институтта укый иде.

Әйтергә кирәк, бик җылы каршы алды Батулла. Әле дә оныта алмыйм. Аның бүлмәсенә керүгә, иң элек стенадагы зур картага күзем төште. Анда Себер киңлекләреннән алып Мәскәү тирәсенә кадәр Татар җирләре җәйрәп ята иде… Бик күп калалар… елгалар – барысы да тәүге исемнәре белән төркичә язылган… Әнә Итил елгасы агып ята… Нократ…

– Сүз белән тамак туймый ул, – диде, минем уйларымны бүлеп, Батулла. – Хәзер мин сиңа иң әйбәт Мәскәү кибетеннән алынган Казан итеннән манты пешерәм. Яшибез без монда, малай, ач Казан түгел инде… Мин Мәскәүгә килгәннән бирле, Татарстанның бөтен итен Мәскәүгә ташыйлар… Батулла ачыкмасын диләрдер инде… рәхмәт яугырлары…

Манты әзер булгач, Батулла берара югалып торды һәм әйләнеп тә керде. Үзе генә түгел күрше бүлмәдән ике кызны да эләктергән: берсе – маҗар, икенчесе – болгар кызы… Кыскасы, Батулла әйтмешли, безнең кан кардәшләр. Күреп торам: ничек тә минем күңелне күрмәкче Батулла.

– Мәҗлес саф татарча булачак, – диде ул һәм шунда ук бүлмәнең нәкъ урта бер җиренә – идәнгә – бик матур келәм җәеп куйды, – ә хәзер инде утырышыйк… алай түгел, менә болай итеп, аякларны бөкләп… Кызлар, аякларны бөкләп, дим.

Аягын бөкли алмаган маҗар кызына Батулла үзе булышты… Хәйран шәп килеп чыкты бу… Болай да кыска итәкләр, аякларны бөкләп куйгач, инде үз вазифаларын үтәми иделәр бигрәк тә мантыга үрелгәндә…

Шулай бераз утыргач һәм Казан кунагы алып килгән күчтәнәчтән авыз иткәч, Батулла, электроорганда уйнап, үзе җырларга кереште:

 
Кызлары да кызлары,
Күзләр генә кызмалы…
Бу кызларны үстергәндер
Болгар, Маҗар илләре.
Бигрәк матур үзләре.
Үзләреннән матур кебек
Күренеп торган җирләре.
 
 
Кәли кымма кым-мая,
Зәкәрия кым-мая.
Аяклары сиңа, Фарсель,
Калган җирләре мая.
 

Батулла җырлаудан туктагач, кызлар шаулатып кул чаптылар.

Кызлар кул чаба, Батулла рәхәтләнеп көлә. Кунак та көлә, кызлар кул чаба… Барыбыз да көләбез…

Шул гүзәл мизгел әле дә колагымда чыңлап тора…

Сезнең кебек бер дивана инде

Язучы Шәмси һәм тагын берничә татар зыялысы әле ул вакыттагы Ленинград урамы буйлап, үзара гәпләшеп баралар икән. Шулчак алдагы тыкрыктан көяз генә киенгән бер кыз, очлы үкчәләрен тыпылдатып, болар каршысына килеп чыга. Ул алдан, ә зыялылар аның артыннан атлыйлар, ә күзләре хатынның аякларында.

Шәмси түзми, татарча:

– Нинди ирне бәхетле итә икән бу ханым? – ди.

Хатын исә кинәт кенә боларга таба борыла да саф татар телендә:

– Кемне булсын, сезнең кебек бер дивананы инде, – ди.

Әле генә кыюланып маташкан Казан зыялылары телсез кала.

Этләр ничә ел яши?

Фәнзаманның Минзәлә район газетасында эшләгән чагы. Соңгы көннәрдә хәле тагын да читенләшә төште. Райком әһелләре тынгы бирмиләр үзенә, туктаусыз бәйләнәләр. Тәнкыйть мәкаләсе язса да, азрак төшереп алса да… тынгы юк. Бигрәк тә коткы тарату бүлегеннән Шамрай теңкәсен корыта моның…

Фәнзаман, йодрыкларын төйнәп, урыныннан купты, икенче каттан урамга күз ташлады. Әнә ул райком… Бүген дә чакырганнар…

Урамга чыгып, берничә адым атлавы булды, аның каршысында Шамрай үзе күренде, әмма ул инде элекке Шамрай түгел иде бүген, үзгәргән… Елмая, сүзләрен дә сайлап кына, җайлап кына тезә. Аннары ул, шатлыгын уртаклашырга теләгәндәй:

– Фәнзаман, мине котлый аласың,– диде.

– Әллә китәсеңме? Шәп.

– Юк, китмим… Беләсеңме, миңа бит 40 яшь бүген!

Фәнзаман аның күзләренә текәлеп үк карады да:

– Гаҗәп! Этләрнең бу кадәр яшәгәнен ишеткәнем булмады. Котлыйм!

Машинада гына элдертәләр

Лемонның авылдан килгән елы иде бу. Ял паркында ул бик сылу бер кыз белән танышты һәм аңа үзен борчыган сорауларны яудыра башлады.

– Син мине, чынлап та, яратасыңмы?

– Бик нык яратам.

– Мине генә яратачаксыңмы?

– Бары тик сине генә.

– Миңа кадәр башкалар белән йөрмәдеңме?

– Юк, йөрмәдем, акыллым. Җәяүләп йөрергә мине кем дип белдең… Белсәң, машинада гына элдертәләр иде мине.

Үзем төшәм

Кызыл Позиция урамындагы тулай торак яныннан Ркаил узып бара икән. Шулчак дүртенче катның ачык тәрәзәсеннән йомшак кына шаян тавыш ишетелә:

– Әй Ркаил, мин синнән куркам…

– Ә нигә куркырга, сылу кыз?

– Минем белән берәр нәрсә эшләрсең дип куркам.

– Бәй, син бит әнә кайда… дүртенче катта.

– Алайса, хәзер үк төшәм мин, Ркаил.

Тик әни сизмәсен

Әле базар мөнәсәбәтләренә күчә башлаган чак иде. Яшь профессор финанс-икътисад институтына керергә килгән таныш бер кызга:

– Безнең институтны сайлагансың икән, бик әйбәт. Димәк, бизнес белән шөгыльләнергә телисең?!

– Телим, бик телим… Тик әни сизмәсен…

Каршы килгәнем юк

Әле студент елларында Газинур Моратовның күзе Мөслим якларыннан килгән озын кара чәчле, зәңгәр күзле кызга төшә.

– Озата барсам, каршы килмәссеңме, сылу кыз?!

– Андый хәлнең әле Казанга килгәннән бирле булганы юк, егетем…

– Әллә бер тапкыр да егетләрнең озатканы юк үзеңне?

– Әй юләрем, ялгыш аңлагансың… беркайчан да каршы килгәнем юк, димен.

Пенсионерлар эшлиме сездә?

Көннәрдән бер көнне институтның директор урынбасары янына бер пенсионер килеп керә:

– Гафу итегез, – ди ул, – сездә пенсионерлар эшлиме?

– Эшли, – ди моңа директор урынбасары.

Шуннан соң бу пенсионер эндәшми-нитми генә чыгып китә. Әмма берничә айдан ул тагын әйләнеп килеп җитә:

– Сездә пенсионерлар эшлиме?

– Элек эшли иделәр, хәзер юк.

– Алайса, мине эшкә алыгыз, – ди бу.

Пенсионер эшкә алынгач, эш урынына килеп утыра да гәҗит-фәлән караштырып, телефоннан сөйләшкәләп ала да кайтып китә. Шулай килә дә, гәҗит укып, чәй эчә дә кайтып китә. Көн саен шулай кабатлана.

Шактый көннәр үткәч, директор урынбасары үзе керә моның янына:

– Гафу итегез, Сез кайчан эш башларга уйлыйсыз, – ди ул, – кара сүзләр әзерләнмәгән, аклары да рәткә салынмаган. Шәхесләр исемлегенә тотынмагансыз да кайчан эш башларга уйлыйсыз?

– Бәй, Сез бит үзегез эшкә алганда нәрсә дидегез? Хәтерегездәме? «Пенсионерлар бездә эшләми», – дидегез. Эшли торган булгач аны, юньлерәк җирдә дә эш бетмәгән…

Дару урынына күзлек

Шулай бервакыт директор урынбасары, зарланып, доктор янына килә.

Нервлар чыгымлый бугай. Көн дә тавыш… бигрәк тә үзем эшкә кабул итеп алган хезмәткәрләр тынгы бирми.

– Мондый хәл еш кабатланамы?!

Соңгы елда аерата ешайды. Хәлләр авыр… Берәр рецепт язып бирә алмассызмы?

Доктор сүзсез генә рецепт яза. Урынбасар, даруханәгә килеп әлеге рецептны бирсә, ни күзе белән күрсен, аңа күзлек төреп бирәләр…

Урынбасар кабат доктор янына йөгерә.

– Нәрсә Сез миңа яздыгыз? Нигә миңа бу күзлек?

Доктор авыр сулап куя:

– Нигә булсын. Эшкә кабул иткәндә, юньсезләрне аз гына булса да юньлеләрдән аеру өчен бу.

Син дә шулай сөйлә

Шулай бервакыт институтның бер хезмәткәре докторга мөрәҗәгать итә:

– Институтта эшли башлаганнан бирле, хатын белән йоклаган юк. Нишләптер йоклыйсы килми. Нидән булыр икән бу?

– Сезгә хәзер ничә яшь соң? – ди доктор.

– Алтмыш биш…

– Картлыктыр, кордаш, картлык билгеседер бу.

– Нинди картлык, ди, ул. Әнә минем күршемә инде җитмеш. Ә хатыны белән әле ничек кенә йоклый икән…

– Каян белдең?

– Бәрәч, каян белим, ди… Үзе сөйләде.

– Син дә сөйлә… Әйе, син дә шулай сөйлә, картлач!

Мылтыгы атмый

Даһина түтәй сөйләргә бик ярата. Шуңа күрә палатадагы хатын-кызлар, процедура алгач, аның янына җыела.

– Үзең ничек яшисең соң? – ди аңа Арчадан килгән ханым.

– Әйбәт кенә яшибез. Арча якларында үрнәк гаилә дисәң дә була… Картым белән 19 яшьтән бирле бергә торабыз. Хәзер миңа 78 яшь инде, тиздән бергә яши башлавыбызга 60 була.

– Картың ничек соң?

– Булдыра, кызлар, булдыра. Тик мылтыгы гына атмый башлады. Ярый, атмаса атмас, ауга йөрисе юк инде.

Миллионер

Космос аша теләсә кайсы җисем белән сөйләшеп була торган әкәмәт телефон куелгач, иң беренче итеп әбекәйгә шалтыратырга булдым:

– Әлү-әлү! Оҗмахмы бу? Бик әйбәт, туры килеп торуын әйт әле син аның… Борчуым өчен кичерегез мине, шунда, якын-тирәдә, минем әбекәй күренмиме? Тәбәнәк кенә буйлы, йомшак тавышлы… бик игелекле… Исеме дисезме? Җирдә чакта Фатыйма диләр иде аңа… Хәзер дә шулаймы? Алайса, бик хуш, трубканы аңа бирегезче? Кәүсәр суы алырга китте? Нәрсә-нәрсә?! Судан кайтып киләме? Көтәм…

Шунда трубка шыгырдап куйды. Бераздан әбиемнең ягымлы, малай чактан ук күңелемә сеңеп калган йомшак тавышы ишетелде: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлү… тыңлыйм. Кем була соң әле бу?»

– Мин бу, – мин әйтәм, – синең оныгың. Әйе, әйе… Оҗмахта гына яшисең икән, әбекәй… Мин бик шат. Миңа да урын хәстәрли тор… күп яшисе калмагандыр инде, шәт… Яшь чакта җибәргән хаталарымны юып йөрим менә. Юкка борчый дип уйлама. Менә синнән дә гафу үтенергә булдым. Шук идем шул. Гафу ит, әбекәй… минем яшь чакларны хәтерлисеңдер… Бервакыт шулай миңа унлык акча тоттырдың. «Илле тиененә ярты кило кәнфит ал да калганын кайтарып бирерсең», – дидең бит, үзең беләсең, барысын туздырып бетердем… Калганына түбән очтагы дус малайның иске сәгатен алып кайттым. Әй, ачуланган да идең шунда, әбекәй. «Беркайчан да акча тормас синдә, тормыш итә алмассың», – дидең. Ә мин гафу үтенәсе урында, үзең беләсең инде, күркә кебек кабарып киттем: «Акчамы? Тормас менә, миллионер булмасам күрерсең менә», – дидем. Фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килеп торуы әйт әле син аның, ә. Бүген шалтыратуымның да сәбәбе шул: тәки миллионер булдым бит, әбекәй… Ышанмыйсыңмы? Ипи тотып ант итәм, әбекәй: мин миллионер бүген… Оҗмахта яшим дисәм дә ярый… Тик түлисе бурычларымны кайтарып бирергә син генә юк янымда… Эх, әбекәй! Акчаны хәзер кая куеп бетерер хәл юк. Капчыклап ташыйм… Бер кисәк сабын, йөз грамм кәнфит алсам да, меңәрлекне генә ыргытып китәм… Саклап тот, дисеңме?! Әй әбекәй, акчаң күп булгач, нигә аны кызганырга! Таратам… Күккә ашканнарның рухы сөенсен, дим. Сәдаканы да сезнең вакыттагы кебек тиенләп түгел, ә меңәрләп бирәбез, әбекәй…

Ничек миллионер булдың, дисеңме?! Булыштылар, әбекәй… Көферләр игелекле хәзер. Шулар булышты. Бигрәк тә Борис дигән бабай белән Гайдар дигән агай булышты инде… Хәйдәр түгел лә, Гайдар, димен… Әйе, син аның әтисен беләсең… Язучы иде. Әби-бабайларга су китереп, утын ярып йөрүче Тимурчылар турында яза иде ул. Әйе, шуның малае. Тәмам баетып бетерде безне… Ничек дип соң? Рәсәйдә базар ясадылар… Базар булгач, акча булмыймы соң… Баюыбызга чыдый алмыйбыз… Әйтергә онытканмын икән: ирек алдык, әбекәй. Әйе, бирделәр… Ирекле эт кебек хәзер без.

Эх, син генә юк, әбекәй… Казаннардан Актанышларга кадәр тәксиләрдә генә йөртер идем үзеңне… Әлү! Әлү! Әлү, дим… Кем өзде… Элемтә бүлеге? Миллион сумлык… Минме? Шулкадәрлек сөйләштемме? Булмаганны… Сез бит бар җыйган акчамны алып бетерәсез, болай булса. Ә мин әбекәйгә миллионер мин дип мактанган булам тагын…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации