Электронная библиотека » Фарсель Зыятдинов » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фарсель Зыятдинов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 8 страниц)

Шрифт:
- 100% +
«Беттек, мулла килен, түк бодаеңны!»
(Чын хикәя)

Кояш бераз күтәрелә төшкәч, Фатыйма әбием, күрше Идрис бабай корткасы һәм мин Кырынтау буена витаминлы үләннәр җыярга киттек. Кырынтау басуында ул елны кәҗә сакалы, йонлы күкәй, какы бик әйбәт үсте. Авылның ачлыктан агулы башак ашап хәлдән тайган халкына ул ярап куйды, аларның шактый өлешен витаминлы үлән үлем тырнагыннан йолып калды дисәм дә хата булмас. Болай да инде бу язда шул кечкенә авылдан да 67 авылдашым якты дөнья белән хушлашып өлгергән иде. Бигрәк тә сыерлары булмаган, сөт күрмәгән гаиләләрдә үлем-китем күп булды. Ә менә җир җылынып, болын-басуларда юа, сасы көпшә, кузгалак, какы кебек ашамлык үләннәр борын төрткәч, ач халык шуларны күпләп куллана башлагач, үлем чигенде, аннан бөтенләй дә тукталды.

Әбием мине ничек тә исән-сау саклап калырга тырышты. Өйдә ярма, он запасы беткәч, бәрәңгене саклап кына тотты, аннары җир кардан ачылгач, бакчадан өшегән бәрәңге казып алып, пәрәмәч пешереп ашатты. Үләннәр баш калкыткач, кычытканнан, ат кузгалагыннан кәтлитләр әзерләде… Алай да әле сыербикәбез бар иде: аның сөте ярдәм итте.

Менә бүген дә, сөт янына ашарга витаминлы үләннәр дә булсын дип, Кырынтауга килдек. Инде күпме генә җыйсалар да, кәҗә сакалы, какы калган иде әле, дөресрәге, өзелгәне яныннан яшьрәкләре үсеп чыккан. Ә менә йонлы күкәй инде картаеп ук өлгергән… Шулай булса да ике-өч көнгә җитәрлек витаминлы ризык таптык без бу көнне басуда.

Авылга кайтышлый, бодай басуы янында тукталдык. Игеннең торышы әйбәт күренә, уңышы да быел начар булмас кебек. Тынлыкны Идрис бабай корткасы бүлде:

– Бодайны уып карыйкмы әллә, мулла килен? – диде ул.

Минем әбиемне, укымышлы кеше булгангамы, балалар укыткангамы, шулай кайберәүләр «мулла килен», икенчеләр «мулла җиңги» яисә «мулла түтәй» дип зурлап эндәшәләр иде. Әбием, моңа инде ияләнеп беткәнгәме, бу юлы да җавабын көттермәде:

– Әйдә, уып карыйк. Ашарлык булса, бераз куырырлык яисә ашка салырлык булса да алырбыз, – диде.

Бодай бөртекләре әле өлгереп җитмәсә дә, тәм кергән, ашарлык булган иде инде. Әнә алар нинди күркәмнәр, күзнең явын алырдайлар, безнең гомер яшәешебез чагыла кебек бу бөртекләрдә… Менә шул бөртекләр җитәрлек булмагач, әнә күпме авылдашларыбызның гомере өзелде быелгы язда.

Хәер, узган ел җитәрлек үстергәннәр иде бөртекле ашлыкны, әмма авыл халкына эләкмәде ул… Бер хезмәт көненә 200 грамм бирделәр һәм шуның белән вәссәлам. Ярты кышка да җитмәде ул… Үч иткәндәй, бәрәңгесе дә уңмады бит. Җир кардан ачылу белән, авыл халкы, кыр казлары кебек тезелешеп, кырга башак җыярга омтылды… Карда көзен күп калган иде ул, язын аны күп җыйдылар, ярма ташында тарттырып көлчә, күмәч пешерделәр… Әмма башаклар агуланган булган икән шул. Баллы күмәчне ашап ике-өч көн вакыт үткәч, ач кешеләрнең авызлары кабарып чыкты, күбесе кан коса башлады… Пучы хастаханәсенә юл өзелеп тормады. Иртән авыруларны төяп илтәләр, ә кичен үлеләрне төяп алып кайталар… Соңрак авылда кабер казыр кеше дә калмады… Бер кабергә берничәшәр мәетне күмә башладылар… Коточкыч көннәр иде бу…

Менә болын һәм кырларда витаминлы үләннәр күренә башлагач, халык шунда омтылды. Моңарчы үләргә өлгермәгәннәр исән калды… Шул исәптән мин дә… әллә язмыш, әллә ялгыш… әбием, таныш бабай килү сәбәпле, агулы башак җыярга бармаган… әллә күңеле сизгән… Шул сәбәпле миңа агуланган башак күмәче эләкмәде. Болай ук дисәм дөрес булмас, билгеле, күршем Хәкимҗан үзләре пешергән күмәчтән авыз иттергән иде… азрак булган, күрәсең… Авыз читләрем чабырып чыкса да исән калдым. Аннары сөтбикәнең сөте булышты…

…Мине башак күмәче белән сыйлаган балачак дустым Хәкимҗан исә мәңгелеккә теге дөньяга күчте, ә мин әле исән… Кадерле әбием алып калды…

Менә без аның белән бодай басуыннан кузгалып, таудан Баҗана елгасы буена төшеп киләбез. Биредән караганда барысы да күренә, авыл уч төбендәге кебек… әнә берсе җигүле атта күпергә якынлашып килә. Идрис бабай корткасы аны шунда ук танып алды һәм, әбиемнең җиңеннән тартып:

– Беттек, мулла килен, түк бодаеңны, Җентоттым килә! – диде һәм үзе кесәсендәге бөртекләрен үлән арасына чәчә башлады.

Әбием дә, куркынып:

– Җентоттым! – дип кабатлады һәм алъяпкыч кесәсендәге бодай бөртекләрен чәчеп җибәрде.

Авыл халкы бу хатынга әлеге кушаматны гаделсез, усал, явыз булганы өчен бирде, һәм бу кушамат район вәкиленә (ул вакытта аны «уполномоченный» дип тә йөрттеләр) гомерлеккә тагылды…

Бу кушаматны ул берничек тә, беркайчан да юып төшерә алмас. Кылган гамәлләре җир күтәрердәй генә булмады шул. Кешеләр ачтан үлә, кайберләре, гомерен саклап калырга омтылып, бер уч икмәккә үрелә… ә Җентоттым карый… тенти… таба… һәм төрмәгә утырта. Ач халык өчен ике генә юл бар: йә үлем, йә төрмә… Күпчелек авылдашларым, агулы башак ашап, беренче юлны сайлады, икенче юлны сайлаганнар вакытлыча исән калсалар да, алар барыбер авылга әйләнеп кайтмады. Чөнки аларны Идрис бабай корткасы кебек:

– Беттек, мулла килен, түк бодаеңны, Җентоттым килә! – дип кисәтүче булмаган.

Ротада… мин – Сталин…

Авыр бәрелешләрнең берсендә 4 нче рота командиры һәлак булды, һәм аның урынына кече лейтенант Данҗиев билгеләнде. Моңарчы офицерлар арасында аны бөтенләй белмиләр иде. Шуңа күрә аның үз вазифаларына керешүе күпләрдә үзенә күрә бер кызыксыну уятты…

Аның турында сүзләр куерганнан-куера барды: соңгы бәрелешләрнең берсендә Данҗиев, имеш, немецларның атакасын берүзе кире кайтарган… Дивизия өчен хәлнең иң хәлиткеч мизгелендә кылган ул бу гамәлен. Батырлыгы өчен аңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, һәм шунда ук үзен 4 нче рота командиры итеп билгелиләр… Шулай итеп, берничә көн эчендә Данҗиев дивизиядә иң популяр затларның берсенә әверелә…

Төшке аш алдыннан ул 3 нче рота командиры Җиһаншинга шалтыратты:

– Әй өченче, хәзер минем янга кил, – диде ул, – бераз төшереп алабыз, батырлыкны юарга кирәк. Сиңа хәзер «адъютантым» ны җибәрәм…

Дөресен генә әйткәндә, мондый сөйләшү Җиһаншинга ошап бетмәде. Ни әйтсәң дә, ул бит әле рота белән берничә көн генә… командалык итә… әгәр дә Җиһаншин кебек бер елдан артык командалык итсә, ни эшләмәс иде икән?! Аннан соң кече лейтенантның нинди адъютанты булсын? Адъютант бит, ким дигәндә, полк командиры вазифасын башкаручы офицерга гына каралган… Башы әйләнгән, күрәсең…

Шул арада «адъютанты» килеп тә җитте. Киң җилкәле, шат күңелле, кыю бер солдат иде ул. Керү белән үк башын ишеккә, ягъни чыгу ягына таба какты да, киң елмаеп:

– Киттек, капитан, Данҗиев көтә, – диде.

«Адъютанты» на карасаң, командиры оригинал булырга тиеш», – дип уйлады Җиһаншин, землянкадан чыкканда.

Аның артыннан ук элемтәчесе дә чыгарга ашыкты. Әмма ул теге «адъютант» кисәгенең үз-үзен тотышыннан канәгать түгел иде. Бигрәк тә командирына карата игътибарсыз булуы борчыды аны…

Алар Данҗиев ротасы урнашкан урынга барып җиткәндә, немецлар көчле артиллерия уты ачты. Алга үтмәле түгел. Җиһаншин үзенең элемтәчесе белән ярым җимерек блиндажга кереп ышыкландылар… Утны немецлар бишенче траншеяга күчерделәр, һәм бераздан тынлык урнашты. Шул чакта каты итеп кычкырган усал тавыш ишетелде:

– Юк, әйт син миңа, нигә, артиллерия ут ачкач, землянкага яшерендең?! Нигә?

Аның соравына кайсысыдыр җавап бирергә омтылган иде, аны шул ук зәһәр тавыш бүлде:

– Болтать итмә син монда. Аталар, имеш… атсалар ни булган? Сугышта һәрвакыт аталар… ә син, куркак, яшерендең… бигрәкләр дә яшисең килә инде?!

– Бу – минем командир! – диде «адъютант», горур рәвештә тешләрен ялтыратып. – бирә кирәген… тетә взвод командирын. Үзе яшеренми ул, башкалардан да шуны таләп итә.

– Нигә яшеренергә ярамый? – дип сорады Җиһаншинның элемтәчесе, аптырап.

– Менә шулай… – диде «адъютант», – безнең кебек братны бер кулдан ычкындырсаң, яңадан җыям димә. Барысы яшеренәчәк… Кече лейтенант Данҗиев пулемёт янында тагын берүзе калачак…

– Артиллерия аткан вакытта, һичшиксез, яшеренеп тору мөһим, – дип башлады сүзен Җиһаншин, – ә менә немец утның юнәлешен үзгәртеп, икенче ноктага күчергәч, дошманның атакасын кире кагу өчен, һичшиксез, янәшәдәге траншеяга күчәргә кирәк. Нигә юкка ут астында калырга?! Ни мәгънә?

Әмма «адъютант» Җиһаншинны тыңламады:

– Ничава, – диде ул, – минем лейтенант тәртип урнаштырыр биредә… Ул менә дигән хуҗа. Сталин – Кремльдә, ә ул – ротада! Ул шаярырга яратмый: кирәк җирендә өзә. Үзе дә качмый, башкаларга да качу юк…

«Адъютант» үзе сөйли, ә үзе командирының һаман да кемнедер шәп итеп эшкәрткәнен ишетеп, башын кагып, елмаеп ала.

Алар, блиндаждан чыгып, бераз атлаганнар иде, кече лейтенант Данҗиев янына ук килеп чыктылар. Ул землянка ишеге янында ук… Кечкенә генә буйлы, ябык, пычранып беткән, өстенә инде күптән кыршылып беткән ярымтун кигән, берәр вакыт мехы булдымы икән тунның, билгесез… Муенына ниндидер иске, пычранып беткән бинт ураган, ул муенына ябышып каткангамы, башын борган чакта, күрәсең, авырттырадыр: бу аның йөзендә чагыла.

Данҗиев, Җиһаншинны күрү белән, эшлекле кыяфәттә сүз башлады:

– Ә-ә… капитан! Әйдә, миңа узыйк!

Үзе, җавапны да көтеп тормыйча, кискен генә борылды да алга атлады. Кәкре аяклы кечкенә генә фигура, траншея җимерекләре, ауган землянка калдыклары аша атлап, блиндажга узды.

Блиндажга кергәч, Җиһаншин андагы шапшаклыкка аптырап калды:

– Былчырак яшисең… – диде ул.

Данҗиевка бу ошамады, шулай да ул, ничек тә тыелып калырга тырышып:

– Сугыш былчыраксыз булмый… Гомумән, син миңа шуны әйт әле: бирегә без чисталык урнаштырыргамы, әллә сугышырга килдекме?! – диде, аннары «адъютанты» на борылды: – Бар әйт, тегеләр керсеннәр бирегә.

Озакламый блиндажга өч взвод командиры – өч лейтенант керде. Барысы да командирлары кебек пычранып беткәннәр, бик тә арыклар, тик Данҗиевка караганда озынраклар. Болар землянкага кереп басарга да өлгермәделәр, шунда ук Данҗиев аларга ташланды:

– Сезгә мин соңгы кат әйтәм! – диде ул, усалланып. – ипи сосарга беләсез, әмма сугышырга – юк… Менә нинди лейтенантларны әвәләгәннәр безгә. Ни өчен, дошман ут ачкач, тагын яшерендегез. Ни өчен мин яшеренмим? Аңлап калыгыз, биредә мин командир булганда, сезгә рәхимлек булмаячак. Молокосослар! Сез шуны аңларга тиеш: үземә карата мин катгый, таләпчән. Димәк, башкаларга да ташлама юк! Мин кызгана белмим.

Берсе нәрсәдер әйтмәкче булган иде, Данҗиев аңа юл куймады:

– Молчать! Сиңа сүз биргән кеше юк. Каян чыккан ул аклану? Башта күрсәт үзеңне… Без сине карарбыз әле.

Ишек яңагына таянган «адъютант» Данҗиевның взвод командирларын ничек пешергәнен ләззәт белән тыңлый һәм үзен бу минутларда алардан өстен итеп хис итә кебек.

– Кем соң син? – диде Данҗиев икенчесенә. – Әйт, син кем менә, син кем?!

Мескен лейтенант нәрсәдер әйтергә теләгән иде, Данҗиев тагын да көчлерәк кычкырды:

– Молчать! Синең бук икәнеңне үзем дә беләм… Син командир түгел, син – маңка, белдеңме! Ә мин, беләсең килсә, – диде, бармагы белән үзенә төртеп, – мин тиздән Советлар Союзы Герое булам.

Данҗиев, эшкәртү тәмамланганны белдереп, кулын селтәде. «Адъютант», читкә тайпылып, лейтенантларга чыгарга юл бирде…

Шулчак Җиһаншин сорап куйды:

– Ни өчен син боларны махсус мин барында чакырдың? Менә кем мин, дипме? Үзеңне күрсәтергә теләпме?!

Данҗиев капитаннан моны көтмәгән иде. Ул кинәт сикереп торды да, күзләрен акайтып, сугарга, телгәләп ташларга теләгәндәй, Җиһаншинга таба атлады. Әмма үз-үзен тотып, тыелып калырга акылы җитте… Шулчак ишектә аның «адъютанты» күренде… Ул инде көлми дә, елмаймый да, әмма усаллыгы, явызлыгы йөзенә чыккан… Аның артыннан ук ишектә Җиһаншинның элемтәчесе дә күренде… Ул, «адъютант» ка караганда, эрерәк сөякле, күркәмрәк иде…

Данҗиев хәтәр үпкәләгән иде:

– Мин сине дус итеп, сугышчан иптәш итеп эчәргә дип чакырдым. Ә син… Әнә ничек җирәнәсең… Синдәй белән эчкәнче, мин аны түгәм.

– Бик әйбәт, түк! – диде Җиһаншин, урыныннан кузгалып, – мондый зат белән эчәргә һич теләгем юк. Синдәйләр белән беркайчан да эчмәдем һәм эчмәмен дә…

Җиһаншин ишектән чыкканда, элемтәче егет аны алга үткәрде һәм, үз гәүдәсе белән командирын каплап, алга атлады һәм үзеннән-үзе Данҗиев белән Җиһаншин арасына эләкте. «Адъютант» исә, ишеккә сөялгән җиреннән кунакларга юл бирим дигәндә, элемтәченең оча сөягенә эләгеп, икесе бергә землянкадан атылып чыктылар.

Җиһаншин траншея буйлап артына да борылмыйча атлады, чөнки Данҗиевның самавыр кебек кайнап артыннан килүен ул абайлады. Әмма тегесе шунда туктап калды һәм аптыраганнанмы, әллә куркытырга теләпме тагын кычкырды:

– Әфәнде, синдәйләрне инде гражданнар сугышы вакытында ук барысын атып бетергәннәр… Алар белән ничек исәп-хисап өзгәннәрен укып булса да беләсеңме? Укымагансыңдыр…

– Юләр син, – диде Җиһаншин тыныч кына.

Данҗиевның зәһәрлеге тынына капланды:

– Минме? Мин… мин… белсәң, – дип, чынлап та юләрләнгәндәй кычкырды, – Сталин – Кремльдә, ә мин – ротада. Мин – кече лейтенант, ә син – капитан. Төкерәм мин сиңа. Әйе, мин бөтен дивизияне коткарып калдым.

– Сталин белән син авыз чайкама, – диде Җиһаншин, тыныч һәм гади булырга тырышып, – мин сине кызганам, Данҗиев. Сине, кайчандыр әйбәт кеше иде, диләр.

– Ә нәрсә? – дип сорады ул, бераз суына төшеп.

– Менә нәрсә… Син уеннан уймак чыгарачаксың… Үзең дә бетәрсең һәм юкка гына кешеләрне дә әрәм итәрсең… Хәер, үзең теләсә нишлә! Ә нигә башкаларның гомерен кыярга?

Данҗиев башка бер сүз дә эндәшмәде. Бары тик «адъютанты» на кычкырганы гына ишетелде:

– Ну син, азиат чырай! Нигә колагыңны салындырдың? Сыпырт моннан… Без, командирлар, үзара ни сөйләшмәбез. Бу синең эш түгел. Шуңа да без командирлар.

Җиһаншин, үзенең ротасына кайткач, бөтенләй тынычланды. Аны үзенең ротасында беренче күргән шат күңелле арлы-бирле йөреп торган солдаты куандырды… Солдат командиры аның белән тигезләшкәч туктады, мылтыгының приклады белән оста итеп җиргә бәрде дә җылы итеп командирын котлады:

– Сәламәтлек телим, иптәш капитан!

Җиһаншин җавап бирде һәм тукталды.

– Кунакта булдыгызмы, иптәш капитан?

– Әйе, кунакта. Ә нәрсә, ярамыймы әллә? – диде командир.

– Ник ярамасын, ярый. Тик ул якта ямьсез сүзләр йөри… Андый командирны Ходай күрсәтмәсен! – диде солдат, елмаеп. Моннан Җиһаншинга тынычрак та, ышанычлырак та булып китте.

Иртән капитан уянганда, элемтәчесе инде мич ягып җибәргән һәм, утын кисәкләре ыргыта-ыргыта, бер солдат белән сөйләшә иде.

– Данҗиевны әйтәм, үзе бәләкәй генә, ә үз-үзен яратуы биш тапкыр артыграк…

– Хикмәт буйда түгел, – диде элемтәче, – буйда түгел. Данҗиев бит башта хуҗалык взводында була. Менә дигән мужик иде, диләр аның турында. Үзе старшина да… Ә власть биргәч, ягъни рота командиры итеп билгеләгәч, танымаслык булып үзгәрде, диләр.

Менә ничек боза ул власть кешене… Монда буйның бер катнашы да юк, барысына да власть ярату һәм өстәге нәчәлникләр гаепле.

Җиһаншин бераз шикләнә калды: «Ни өчен начальство гаепле?!»

Элемтәчесе шул ара мичне болгатты да тагын утын өстәде.

– Старшина, чынлап та, батырлык күрсәткән, – дип дәвам итте ул. – Шунда аңа герой исеме бирергә иде дә пулемёт расчётына командир итеп куярга иде… Бәяләп бетермәслек булыр иде… Ә аны шунда ук ротага командир итеп… Ә ротада аз дисәң дә йөз кеше… Үзең уйла, шуннан соң ничек башың әйләнмәс…

Җиһаншин үзенең элемтәчесе белән, чынлап та, горурланырга хаклы. Бервакыт ул үзе дә, бераз төшереп алгач, командирына мактанып:

– Иптәш капитан, мин биектә утырмыйм, ә шулай да еракка күз атам… – дигән иде.

Тагын бер көннән соң элемтәчесе, иртә белән аны уятып, күңелсез хәбәр җиткерде:

– Иптәш капитан, кече лейтенант Данҗиев «адъютанты» белән бергә үтерелгән.

– Ничек үтерелгән?

– Артналёт вакытында. Калганнар барысы да яшеренгән. Ә алар икәүләп калганнар, яшеренергә бармаганнар.

– Кызганыч, – диде капитан.

– Ә анда барысы да куанган. Аллага шөкер, котылдык, диләр… Траншеяда капитанны күреп, бер солдат туктатты:

– Иптәш капитан, теге кече лейтенантны, чынлап та, үтерүләре хакмы?

– Югыйсә бу ике көндә сугыш та булмады кебек…

– Налётка эләккән.

Капитан китеп баргач, ул тагын аның артыннан җитеп сөйләп китте:

– Мин бит, иптәш капитан, уйлыйм да уйга калам, Алла сакласын, безнең командир белән ул-бу була күрмәсен, дим… Данҗиев нәрсә безгә, теләсә нишләсен! Безнекеләр белән генә ул-бу була күрмәсен. Бик тә кызганыч булыр…

– Син нәрсә?

– Менә мин дә әйтәм бит, Алла сакласын, дим.

Шул сөйләшкән арада сержант йөгереп килде дә, уң якка күрсәтеп:

– Немецлар, иптәш капитан!

– Кайда?

– 4 нче ротага ташландылар.

Җиһаншин команда биреп тә өлгермәде, аның солдатлары бердәм булып командирсыз калган ротага булышырга күтәрелделәр… Дөрес эшлиләр. Кешеләр бит бер-берсенә булышу өчен яратылган… Усал җаннардан яклау һәм саклау өчен!

Ике татар бөркете
 
Походларда җылы йортым идең,
Түшәк идең салкын көннәрдә.
Ышанычым, якын дустым идең
Утлар яуган шомлы көннәрдә.
Канлы сугыш – көн-төн ут эчендә,
Ничә тапкыр яндым үзендә?
Һәм яндырдым унбер «юлбарыс» ны,
Исән калдым – яшим бүген дә, —
 

дип язды 1950 елда фронтовик-шагыйрь Салих Җамалиев үзенең «Утыз дүртем» дигән шигырендә.

Салих Шакир улы Җамалиев 1921 елда Буа районының Кырык Садак авылында туа. Күрше Янтуган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш педучилищесына укырга керә. Анда ике ел укыганнан соң, Казанда халык мәгариф комиссариаты каршындагы укытучылар әзерли торган берьеллык курсларның тарих факультетында укый.

1940 елда Казанның элеккеге Молотов районы хәрби комиссариаты Җамалиевны Сызрань танк училищесына укырга җибәрә. Ике елдан соң училищены тәмамлагач, лейтенант Җамалиев 167 нче аерым танк полкы составында Воронеж фронтына килеп кушыла. Полк исә 7 нче гвардия армиясе составына керә һәм озакламый, 1943 елның июлендә, Курск дугасының көньяк фасында, Белгород шәһәре янындагы искиткеч каты, канлы бәрелешләрдә катнаша. Аннары Харьков шәһәрен азат итү өчен барган каты сугышлар аның өчен зур сынау була.

Ул чакта әле 22 яшьлек татар егете гомеренең калган өлеше шушы шәһәр белән бәйләнер дип күз алдына да китермәгәндер…

Харьковны азат иткәннән соң, Салих Җамалиев хезмәт иткән полкка «укыту полкы» дигән исем бирелә… һәм ул биредә калдырыла. Әмма Салих тылда калырга теләми, фронтка җибәрүләрен сорап, кат-кат рапортлар яудыра… Ниһаять, аны 173 нче аерым танк бригадасына җибәрәләр. Шулвакыт бригада Харьковтагы паровозлар төзү заводыннан яңа танклар кабул итеп ала һәм октябрь башларында 2 нче Украина фронтына килеп кушыла.

Салих Җамалиев үзенә яңа танк кабул итеп алгач, аның башнясына эре хәрефләр белән «Сын татарского народа» дип язып куя… Татар халкының батыр йөрәкле улы, 27 октябрьдә Днепрны кичеп, Черкасск шәһәрен азат итүдә барган сугышларда батырлык күрсәтә, берничә «юлбарыс» ны яндыра. Аннары Корсун-Шевченко операциясендә катнаша. Кайда гына сугышса да, ул, янәшәсендә генә Чистай егете Абдулланың җылы карашын тоеп, дошман өстенә ташлана.

– Үзем яраланып тылга озатылганчы, – ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Абдулла Габдрахман улы Җиһаншин, – сугышчан юлны шушы бөркет егет, унике немец «юлбарысы» н яндырган Салих Җамалиев белән бергә үттек… Аның кыюлыгына, батырлыгына чын мәгънәсендә соклана идем…

Абдулла Җиһаншин Татар энциклопедия институтына сугышчан дусты турындагы материалларны алып килгән иде. Алар арасында Салих Җамалиевның Харьковта «Прапор» нәшриятында татар телендә нәшер ителгән «Мин хәтерлим» дигән шигырь һәм поэмалар җыентыгы да бар иде. Алты табак күләмендә басылган бу китапның битләрен актарам, укыйм. Менә аның «Һөҗүм» дигән поэмасы… Аны ул «Бөек Ватан сугышы каһарманы майор Абдулла Габдрахман улы Җиһаншинга багышлыйм» дигән.

 
Тимер ташкын-танк батальоны
Атакага кинәт ташланды…
……………………….
Батальонны алга алып бара
Батыр комбат – татар егете.
Үтүкли ул дошман окопларын,
Ул Җиһаншин – Идел бөркете…
 

Поэма герое – Идел бөркете, фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Абдулла Җиһаншин әле 93 яшенә кадәр татар энциклопедиясен язуда, республикабызда белгечләр, фән кандидатлары, докторлары әзерләүдә актив катнашты… 98 яшендә вафат булды.

Кендек һәм Сатар агайлар

– Әй бу дөнья! Кендек бабай булмаса, минем язмыш нинди булыр иде икән, белмим. Нәрсә ул минем язмыш!.. Ил белән нәрсә булыр иде диген син.

Кендекне әйтәм, Аллаһы Тәгалә биргән дә соң үзенә зиһенне, акылны, осталыкны! Мин бу фани дөньяга килгәнче үк, ул җиребезне искелек калдыгыннан, чүп-чардан, әрәмтамаклардан чистарта, сафландыра башлый. Сатар агай сөйли иде:

– Әллә синең туасыңны белеп, әллә белми генә савыктырды да куйды бабаң дөньяны, дип. Кешеләр бер-берсенә сүз катудан туктады, ачулану, хурлау, Аллам сакласын, тәмам бетте. Һәркем башын аска иеп, ләм-мим дәшми, эчтән генә уйланып, мыштым гына йөри башлады. Шәп заман – безнең заман килде. Бер генә сорыкорт, әрәмтамак та калмады җирдә. Яһүдләр, исемнәр алыштырып, урыс булдылар. Синең әтиеңне дә тотып аттылар, әниеңне торф ятмалары ягына озаттылар. Чистарып, сафланып калдың син, бәхетле илнең бәхетле баласы…

Мин түзмәдем, Сатар агайны бүлдердем:

– Минем әти ничек әрәмтамак булсын инде? Гадел карт аны бик мактап сөйли иде бит.

– Тсс, авызыңнан җил алгыры, ахмак малай! Гадел картны да шуңа тотып яптык бит. Юк-барны сөйләгән өчен. Димәк, синең әтиең яман кеше булган. Кендек бабай, беләсең килсә, Алла кушуы буенча эш итә…

– Андый кеше булгач, нишләп Коръәннәрне яндырткан да мәчетләрне манарасыз калдырган соң ул бабай?

– Ахмак малай! Шуны да белмисеңме? Яман кешеләр, әрәмтамаклар мәчетләргә дә кереп оялаган булган. Ояларын да калдырмаска боерды. Калдырмадык та шул. Минем кебекләр калды да синең кебекләр калды. Мин «яман җан» нарны аулаучы булсам, син әле сабый идең…

– Ә нигә Нургали абыйны һаман иректә йөртәләр, алайса? Беркөнне, тимер-томырлар тагып, чыжым баганасына менде дә: «Ленин әйбәтрәк иде, Кендек яман. Бетсен Кендек! – дип кычкырды.

– Юләр бит ул, дивана. Ә шулай да кичә аны да тотып озаттык. Хәзер Кендеккә тел тидерер кеше калмады.

Мин ул чакта барысына да ышандым. Әле сабый идем шул. Шулай да Кендекнең безне илбасарлардан саклап калганын хәтерлим. Безнекеләр шәһәр арты шәһәр калдырып чигенә дә чигенә. Дошман аларны Идел ярларына китереп терәде. Кичләрен ут яндырырга рөхсәт итмиләр. Идел өстендә кара тәреле самолётлар үкерә. Нәрсә соң бу? Соңыннан белдем: Кендекнең Сатарлары артыгын тырышкан икән. Дошман һөҗүм итәр алдыннан гына, армиябезне «башсыз» калдырганнар, юк-бар генераллардан арындырганнар. Берәм-берәм башларына менеп төшкәннәр дә, Кендек җитәкчелекне үз кулына алган. Җирнең бердәнбер кендеге дип исәпләп, халык аңа ышана. Шуңа күрә кешеләр, «Кендек өчен!» дип, яуга күтәрелә. «Кендек өчен!» дип, танк астына керә, утка ташлана… Дошман чигенә.

Язмыш диген! Шундый елларда да исән калдым бит. Ачыктың диярсең. Юк! Кендек Сатарлары, икмәкне алып бетерсәләр дә, алабутага тимәделәр, черек бәрәңгеләр безнеке иде. Аннары ирекле илебездә үскән кычыткан ярдәмгә килде, атлыгы, сасы көпшәсе, юасы җитеште. Юләр, Кендек бабай ничек безне ачыктырсын, ди! Рәхәт яшәдек.

Көннәрдән бер көнне, язмышыма куанып, яшәвемә сокланып, даһиебыз Кендек бабайга хат юлладым: «Шундый әйбәт тормыш биргәнең өчен, Кавказ таулары кадәр рәхмәт! Мең яшә, Кендек бабай!..»


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации