Электронная библиотека » Фарсель Зыятдинов » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фарсель Зыятдинов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 8 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Үзем турында үзем

Үтелгән юлыма йомгак ясагандай, исәпләп утырам.

Гомеркәйләр диген… Сигез дистә инде яшәлгән, өч дистә ел укылган, сигез дистә елы эштә, армия хезмәтендә, иҗатта үткән. Калганы – бала чагым. Шул еллар эчендә мин кайларга гына килеп кермәдем дә нәрсәләргә генә килеп тотынмадым… Үзем дә гаҗәпләнеп калам, кая ашыктым? Нигә ашкындым соң мин? Ә бит кем генә булып эшләмәдем: гади колхозчы да, агроном да, редактор да, лектор да, хәбәрче дә, геодезист та, топограф та, журналист та, филолог та, радио һәм телекомментатор да, педагог та, пропагандист та, тәрҗемәче дә, публицист та, бакчачы да, язучы да, шагыйрь һәм галим-икътисадчы, профессор да…

Шул елларның иң куанычлы, ваемсыз, кайгы-хәсрәтсез, уен-көлке белән үткәне бала чагым дисәм… Юк, ул еллар да җиңел булмады. Сабый буларак без аларны, тирәнтен тоеп бетермичә, җиңелрәк кичерә идек. Шулай да балачактагы вакыйгалар да күңелемдә мәңге җуелмаслык булып уелып калганнар… Ул яз Качкын авылы кешеләре өчен бик авыр килде. Халык ачыкты… Ул көннәрдә безне үлемнән кычыткан, атлык, кукы, сасы көпшә, юа, алабута үләннәре коткарып калды. Шул көннәрнең берсендә минем яшьти Мөҗәһит һәм тагын берничә малай басудан башак җыеп кайттылар. Аны, киптереп, ярма ташында тарттылар да шуннан күмәч пешерделәр. Күмәч… күпләр аны сагынып татып карады… Мин дә… Аз гына бал тәме кергән иде үзенә… Ошады…

Икенче көнне инде авылның бөтен бала-чагасы һәм әби-бабайлар да Озын Куак ягындагы басуга юнәлде. Менә тезелешеп кайтып та киләләр. Һәркайсының иңендә – капчык, шактый җыйганнар. Бик тә сөенгәннәр үзләре… Мин бара алмадым ул чакта. Соңарып булса да, Фатыйма әбием, бабай чакыртып, мине сөннәткә утыртырга уйлаган иде ул көнне. Шуңа күрә ул үзе дә башак җыярга бара алмый калды. Ярый әле, бара алмаганбыз. Шуннан башланды инде йөрәк тетрәткеч хәлләр!.. Кайсы йортка кермә – ыңгырашу, саташу, кан косу… Иртә белән чибәр кызлар авыруларны, ат арбаларына салып, Пучы больницасына илтәләр, ә иртәгәсен үзләре аяктан егыла… Пучыга инде аларның үзләрен башкалар озата. Әмма берсе дә исән әйләнеп кайтмый. Мәетләр белән больница, зират каберләр белән тулды… Хәтта авылда кабер казырдай хәлле кеше калмады диярлек. Шуңа күрә әзер булган кабергә бишәр-алтышар, хәтта аннан да күбрәк кызларны, малайларны, абый-апаларны күмәләр. Ә күмәргә өлгермәгәннәрне вакытлыча Барый абыйлар йортында саклап торалар иде. Беркөнне без сеңлем Хәния белән шул йортның тәрәзәсенә күз салдык… Анда бер-берсе өстенә өелгән дистәләрчә авылдашларым ята. Әнә… Барый абыйның «укытучы булам» дип хыялланган улы Гарифҗан да шунда… Аларның гаиләсендәге ун җан иясеннән берәү дә исән калмады. Дөрес, Барый абыйның бер улын, бер уч бодай белән тотылгач, төрмәгә утыртканнар иде… Бәлки, читтә булгач, анысы исән калгандыр дигән идем. Калмаган шул. Качып китәргә җыенганда атканнар үзен.

Ниһаять, мин дә аяктан егылдым… Яшьтәшем Хәкимҗан баллы күмәчтән миңа да бераз өлеш чыгарган иде… авыз читләрем кабарып чыкты, үзем ут эчендә янам. Әбием бер минутка да янымнан китми. Көчләп диярлек каймак, сөт эчерә… Сөт ярдәм итте, ахры, икенче көнне хәл кергәндәй булды.

– Әбием, – дидем мин шулчак, – нигә Хәкимҗан хәлемне белергә керми икән?

– Ул юк инде, улым, – диде әбием, – беркайчан да керә алмаячак ул безгә…

Мин акрын гына шыңшыдым да аннан ныклап үксеп елап җибәрдем.

– Хәкимҗаннан башка ничек яшәрмен? Серләремне кемгә сөйләрмен? Икебез дә агроном булырбыз дия торган иде бит. Эх, Хәкимҗан дустым!..

Бу вакыйгалар мине, бала күңелен, нык тетрәтте, һәм алар башта «Качкын авылы» бәетендә, аннары «Таныш авазлар» исемле поэмамда чагылыш тапты.

Әти сугыштан кайтканда, мин, шулай зур сынаулар үтеп, өченче сыйныфка күчкән идем. Әткәемнең кайтуын озак көттем. Ул соңрак, 1947 елда гына кайтты. Аның өчен дип утырткан кыярым да бик зур булып үскән иде. Ул вакытта әле мин кыяр никадәр зуррак булса, шулкадәр әйбәтрәк була дип уйлый идем. Әтием анысына игътибар итмәде, кыярны кулына алып, җылы гына елмайды да аркамнан сөйде: «Рәхмәт, улым, булдыргансың», – диде. Ул чакта мин аны «әтекәй» дип йөри идем әле. Ул бик укымышлы, акыллы да, ягымлы да һәм бик таләпчән дә иде… Мин бүген эшсез бер минут та яши алмыйм икән – барысына да әтием сәбәпче… Эшкә, тормышны өйрәнергә, кешеләрне танып белергә, укуны яратырга ул өйрәтте мине. Эшкә дигәннән, бала-чага, бер уйный башласа, дөньясын онытып уйный да уйный, кич җиткәнен дә сизми кала. Ә минем әтием эшкә өйрәтү җаен белә иде. Эшләмәс җиремнән эшли идем…

– Бүген менә 30 кирпеч сугасың, улым, иртәгә дә… Калган вакыт синеке: телисең икән уйна, телисең икән китап укы…

Билгеле, мин дә җаен таба идем.

Авылда мине «кузна короле» дип йөртәләр иде. Уен башландымы, малайлар минем янга җыела: кайсына кузна кирәк, кайсына – киңәш, кайсы бары тик минем белән генә уйнарга тели.

– Әткәй бүген кирпеч сугарга кушты шул, – дим аларга, – шуны эшлим дә чыгармын, аннан бергә уйнарбыз.

Алар мине калдырып китмиләр инде, билгеле. Берсе кызыл балчык казый башлый, икенчесе көлен әзерли, өченчесе калыпка үзле балчыкны тыгызлап тутыра, аннары алмаш-тилмәш сугарга тотынабыз. Бер төркем малайга 30 кирпеч сугу нәрсә ул? Шуннан соң әзер кирпечләрне баздан чыгарып тезеп куябыз да рәхәтләнеп уйныйбыз. Их, ул еллар…

Әтием, сугышка киткәнче, үзебезгә менә дигән йорт салып өлгерә, әйбәт иде өебез. Ә менә әнисенә, ягъни Фатыйма әбиемә саласы йортның бурасын гына алып кайтып өлгергән…

Сугыш башлангач, ничә ел яңгырда торып, аның кайбер бүрәнәләре муртайган иде инде.

– Улым, бүген Игем авылына бүрәнә алырга барабыз. Миңа булышырсың… Инде ун яшь тулды бит үзеңә. Һәр эшнең серенә төшенергә кирәк.

Ап-ак бәрәнне суеп, түшкәсен арбага төреп салдык та бүрәнәгә киттек. Башта Дербышка пристанендагы базарда бәрән итен саттык, аннан Игем авылына юнәлдек. Ул көнне барып җитеп булмады. Урманда кундык. Әй, ул урмандагы эре черкиләр теңкәгә тиделәр дә соң… Ут ягып та карадык, ябынып та яттык, һич котылып булмады… Черем дә итә алмадым. Шул килеш Игемгә кузгалдык.

Игем – урыс авылы. Анда бүрәнә сатучылар күп иде. Бүрәнәне сатып алуын алдык, тик озын арбага салып кына булмый. Көч җитми, юаннар. Әти урыс агайлардан ярдәм дә сорап карады:

– Пумагите, пожалысты, пумагите…

Юк, өч урысның берсе дә якын килмәде. Шул чагындагы әрнүләрем… Безнең авылда булса, кем генә булышмый калыр иде икән? Аннары әти каяндыр түгәрәк агач кисәкләре алып килде дә арбага җайлап куйды. Башта бүрәнәнең бер башын, аннан икенче башын озын арбага тәгәрәтеп менгездек, әйбәтләп бәйләдек. Әй, шул чактагы куануларым!.. Тик иртәрәк сөенгәнмен икән. Карт авылына җитәрәк, сазлыкка кереп чумдык. Йөз ел үтсен, андагы интегүләр һич исемнән чыкмас. Атның да, безнең дә хәл бетте. Тырыша торгач, шулай да сазлыктан чыктык. Ничек котыла алганбыздыр, үзем дә белмим. Ниндидер бер илаһи көч булышты кебек.

Бик тә хәлсезләнгән идем, бүрәнә өстенә сузылып ятуым булды, йокымсырап та киткәнмен… Әтиемнең: «Ни эшләдең, бала?» – дип ачынып кычкырган тавышына уянып китсәм, җирдә ятам… Тәгәрмәчләргә тапталмыйм дип, читкәрәк үрмәләдем. Тик кенә ятсам ни булган инде?! Уртада тапталмый кала идем бит… Шулай дип уйларга да өлгермәдем, арткы тәгәрмәч, сөякләремне шыгырдатып, өстемнән узып китте. Өйгә кайткач, әнием мине кочаклап алды да: «Баламны харап иткәнсең, үзең генә барган булсаң соң, ни булыр иде?!» – дип такмаклый, үзе елый… Әни мине бик тә ярата иде. Кешеләрне яратуым аннан булса кирәк.

Балачакның һәр көне вакыйга бит аның. Үзе онытылмый да. Өйрәнгән, ятлаган әйберләр дә шулай… Фатыйма әбием өйрәткән догалар да истә… Шуларны укый-укый, башта Качкын башлангыч мәктәбен, аннан Зөбәер җидееллык мәктәбен тәмамладым. Ә сигезенче сыйныфка Пучы урта мәктәбенә килдем. Ул чакта уку түләүле иде. Зур сумма түгел иде түгелен. Әмма шуны да таба алмый интегә идек. Әткәй дә, әнкәй дә көне-төне эшлиләр… Әмма эшләгән өчен түләүче юк. Эшкә чыккан өчен, билгеле, журналга бер яисә ике таяк сызып куялар да шуның белән вәссәлам… Дөрес, урып-җыю беткәч, шул бер таякка йә 200 грамм, ел әйбәтрәк килсә, йә 500 грамм икмәк эләгә иде эләгүен. Аны бит акчага әйләндерүләре… Тавыклар, сыер ярдәм итте инде. Салымнарны түләп бетергәч, йомырка, май сатарга Пучы базарына бара иде авыл халкы.

Өч ел гомеремне мин дә шул Пучы белән бәйләдем. Шунда таныштым мин Пучы егете Нәсим Заманов, Асафның апасы Чулпан Вәлиева, Айманнан Риф Хафизов, Әнәктән Минтимер Шәймиев һәм башка сабакташларым белән… Барысы бик яхшы укыдылар. Минтимер бигрәк тә укырга хирыс егет иде. Дүртле алса, күңеле тыныч булмады… икенче көнне үк төзәтмичә калмас иде. Өстәвенә ярдәмчел дә иде үзе. Беркөнне, дәресләр тәмамлангач, мәктәптән чыгу белән, Айман, Качкын, Әнәк авылы малайлары бер якка юнәлдек. Яңгырдан соң мин таеп егылдым. Ярыйсы гына барып төшкәнмен, һич аякка басып булмый. Шунда Әнәк малайлары белән Минтимернең аякны бәйләп җибәргәне әле дә хәтердә. Ул чакта бит киләчәктә кемнең кем буласын кем белгән? Барыбыз да тигез хокуклы дуслар, сабакташлар идек. Әмма ул көннәр бер дә онытылмый!

Шулай беркөнне безгә укытучы Траубе немец теленнән дәрес бирергә керде. Аны Польшаданмы ниндидер гаепләре өчен Пучы авылыннан чыкмыйча яшәү шарты белән сөргенгә җибәргәннәр иде. Менә ул дәрескә керде. Урысча да аңлатып карый безгә, немец телендә нидер сөйли… һич аңламыйбыз… Менә шул укытучы күп булса ай ярым вакыт эчендә татар телен өйрәнде. Немец телен ул безгә туган телебез аша өйрәтә башлады. Рәхмәт аңа, немец телен өйрәтте ул. Университетта укыганда да, аспирантурада да, чит илләрдә йөргәндә дә файдасы тиде… Менә бит ихтыяҗ нәрсә эшләтә! Ә бездә урыслар дистәләрчә еллар янәшә яшиләр, ә телебезне белмиләр, чөнки алар өйрәнергә теләмиләр, ихтыяҗ юк. Ә бит дәүләт теле бары тик татар теле булганда гына аңа ихтыяҗ булачак… Яисә бердәнбер урыс янында дистәләгән татарлар аныңча сөйләшергә атлыгып торганда, нигә кирәк аларга татар телен өйрәнү?! Кайчак үзебезне шулкадәр түбәнсетәбез, бик тә кызгангыч тоела…

Урта мәктәпне тәмамлагач, без дә төрлебез төрле якка сибелдек. Нәсим – медицина институтына, Минтимер – авыл хуҗалыгы институтына, ә без Чулпан, Кәүсәрияләр белән Бөгелмә укытучылар әзерләү институтына юнәлдек. Әй, ул чактагы тәҗрибә юклыклар! Керү имтиханнары башлануга ике көн калгач җыелдык та сөйләштек, гәпләштек тә, документларны моннан алып, медицина институтына яисә училищега китәргә булдык… Кызлар китте, мин аерылып калдым… Документларымны таба алмадылар. Икенче көнне таптылар табуын, ялгышып, математика бүлегенә кабул иткәннәр икән. Ә без барыбыз да әдәбият бүлегенә биргән идек. Шулай итеп, мин документларны алдым алуын, әмма кабул итү комиссиясенә килеп өлгерә алмадым. Кабул итү тукталган иде. Нишлисең, кире авылга кайтып китәргә туры килде.

Өемдә боегып утырганда, яныма Тимершәех абый Фазуллин килеп керде. Ул Тәтештә агроном булырга укый икән, безгә практикага кайткан иде.

– Бер дә борчылма, энем, – диде ул, – бездә кабул итү имтиханнары сентябрьдә генә була, укулар октябрьдә башланачак, шунда керерсең, – диде, – анда укытучылар да, коллектив та бик әйбәт…

Тәтеш тә үзенә күрә тормыш мәктәбе булды миңа. Мин анда агрономияне генә түгел, әдәбият серләренә дә өйрәндем. Соңрак мине «шагыйрь» дип тә йөртә башладылар анда. Чынлап та, шигырьләр күп язылды ул вакытларда. Кичәләрдә һәрчак үземнең шигырьләрне укый идем, урыслар да игътибар белән тыңлыйлар иде. Терлекчелек буенча укытучы Анна Буйнова, минем «Һәйкәл» дигән шигыремне укуымны тыңлагач, яныма килеп, аркамнан сөйде, зур рәхмәтләр әйтте.

Уңышлар гына түгел, фаҗига дә көткән икән ул чак үземне, Тәтеш врачы мине җентекләп карады да:

– Бик аз калган гомерең, нишләп йөрдең моңарчы, – диде, мине тиргәп, – бер генә исән җирең дә юк.

Сәбәбе юктан гына килеп чыкты. Бер сабакташымның саксызлыгы аркасында, яңа гербицидны сынаганда, сыек агу агымын безгә таба юнәлтте, шаярып-көлеп торган чак иде, битемә-авызыма агу тулды. Агуландым. Ашыгыч ярдәм чарасын да күрделәр күрүен, санаторийда да булдым… Күрәсең, эзсез калмаган. Бу 1955 елның ахыры иде. Врач яныннан чыккач, мин нигәдер комсомол билетымны алдым да андагы юлларга текәлдем, еллар тезелеп киткән иде анда: 1955, 1956… 1970… Күзем 1980 елга төште… Эх, мин әйтәм, шушы елга кадәр генә булса да яшәргә иде… Эш тә күрсәтергә өлгерер идем, бәлки, әйбәт шигырьләр дә язылыр иде.

Шуннан мин һәрчак ашыга башладым. Бер елда ике, өч елны үтәргә тырыштым. Арча районы Марс колхозында агроном булып эшли башлагач, авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Шулчак армиягә алдылар. Әмма авыру икәнемне ачыклагач, комиссовать итәргә теләделәр. Каршы килдем. Бөтен күңелем белән хезмәттә калдыруларын сорадым… Дөрес эшләгәнмен. Кавказ тауларында топограф-геодезист булып эшләү, Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстанның күпчелек төбәкләрен картага төшерү, айлар буе тау түбәләренә кадәр күтәрелеп, ак кар өстендә кояшта кызыну, төннәрен Кара диңгездә даими су коену миңа сихәт китерә барды… Аллага шөкер, армия хезмәтен тутырып, туган республикама кайтыр чак җиткәндә, үземне сәламәт хис итә идем… Шулчак Шәрәф Мөдәрристән хат килеп төште: «Фарсель энем, – дип язган иде ул, – шигырьләрең әйбәт кенә язылган, әмма Мәскәү әдәбият институтына юллама бирүнең кирәге юктыр. Чөнки безнең үз университетыбыз бар. Әдәбиятчылар, тел белгечләре, язучыларны шунда әзерлибез. Үзебезгә кайт… булышырбыз…»

Университет исә минем өчен гаҗәеп колачлы тормыш мәктәбе булды. Мин монда үзем өчен бик тә кадерле сабакташларым белән таныштым, дуслаштым, алар минем өчен яшәү өлгесенә әверелде, һәрчак ярдәм кулы сузып яшәдек… Алар инде бүген танылган затлар: шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Шамил Маннапов (вафат), Салисә Гәрәева; галимнәр, фән докторлары: Рүзәл Йосыпов, Әнвәр Шәрипов, Фирдәвес Гарипова (вафат), Флёра Баязитова; фән кандидатлары: Шәрип Асылгәрәев, Ленар Җамалетдинов; журналистлар: Гөлинә Җамалетдинова (вафат), Нил Гарифуллин һәм башкалар. Шулай итеп, безнең группа республикабызга 7 (җиде) фәннәр докторы һәм кандидаты, 5 (биш) шагыйрь, язучы, Дәүләт һәм Тукай бүләге ияләре, халык шагыйре һәм башка күренекле шәхесләрне бирде.

Студент елларындагы яшәү рәвешебезнең аерым мизгелләре «Яшәү мәгънәсе» дигән документаль-әдәби әсәремдә чагылыш тапты.

Университетның дүртенче курсында укыганда ук, мин инде Татарстан радиосының авыл хуҗалыгы һәм яшьләр редакцияләрендә редактор булып эшли башлаган идем һәм авыл хуҗалыгы институтында укуымны да дәвам иттем. Нәкъ менә шул елларда университетта бик самими, эчкерсез булачак тормыш юлдашым Фираяны таптым. Әле мин дүртенче, ә ул беренче курсны гына тәмамлаган елны бер-беребезне яратышып кавыштык. Шулчак Фираялар группасын Бөгелмә районы Байрәкә Тамак авылына эшкә җибәрделәр. Ә мин радиода эшлим. Районнардан тапшырулар әзерлим. Безнең язылышканга әле ике генә атна иде, шундый күрәсем килде үзен, сөйләшәсем килде. Чираттагы командировканы Бөгелмәгә алдым. Эзләп таптым, аны ул көнне чират буенча кичке аш әзерләргә калдырганнар. Мине күргәч, тәмам югалып, каушап калды үзе. Бу турыда ул көндәлегенә болай дип язган: «Эшне тәмамлап килә идем, ишек ачылды, күтәрелеп карасам шаккаттым, ишек төбендә, «репортёр» ын иңенә асып, яланбаш ул басып тора. Эндәшми… үзе елмая, мин дә югалып калдым, кулымнан пычагым төшеп китте, үзем каушыйм, үзем шатлыгымнан нишләргә белмим. Уңайсыз да кебек… Минем арттан килүен, командировка сылтау гына икәнен аңлап алдым. Бераз тынычлангач, барысын да үзе сөйләп бирде. Аннан ул колхозның хуҗалары белән танышты, кырларда булды, авыл кешеләре белән очрашты, тапшырулар эшләде… Бер-беребезне сагынган идек, авылда ул дүрт көн булды. Ул бар чакта концерт бирдек. Анда мин, Фарсель, Әнис һәм башкалар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Җитәкчебез Мостафа Ногман үз поэмасыннан өзекләр сөйләде. Тавышы матур, көчле аның, гәүдәсе дә мәһабәт, кара бөдрә чәчле… Студентлар бик тә яраталар үзен…»

Мостафа ага безнең күңелләрне дә аңлады. Хәер, үзенең дә башыннан үткән бит андый чаклар. Фираяга иртәгесен Казанга кайтырга рөхсәт бирде… Нинди истәлекле, матур көннәр! Үзем университетта, читтән торып авыл хуҗалыгы институтында да укыйм, радиода хәбәрче, редактор да үзем, Фираяга да вакыт табарга тырышам.

Бер елдан, тормышыбызга ямь өстәп, кызыбыз Алсу дөньяга килде. Бик тә ярата идек үзен. Бик тә мөлаем иде ул. Аңа багышланган күпме шигырьләр туды ул чакта. Тик әллә заман, әллә без үзебез әзер булмадык. Яшәү өчен фатир таба алмый йөргәндә, бер хатын безгә үзенең фатирын тәкъдим итте: «Мин Себергә китәм, фатир хакын алдан түләп куегыз, үзегез генә яшәрсез», – диде. Сөендек. Әмма атна да үтмәде, акчасын эчеп-туздырып бетергәч кайтып төште ул. Никләр генә чыгып китмәдек микән шул чагында. Без күрмәгәндә, кызыбызга юылмаган яшелчәләр биреп авыру йоктырды. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң, кызыбызны, инде терелде дип, Фирая авылга алып кайтып куйды. Әмма ай да үтмәде, ике яшьлек Алсуыбызның сап-сары күзләрен генә күрергә насыйп булды. Шатлыгыбызны, бәхетебезне югалттык. Зиратка барып, каберенә башыбызны куеп, икәүләп тыңлый идек, үлмәгәндер кебек тоела иде. Фирая бик боекты, күзләре моңайды, уйчанланды, күбрәк моңлы шигырьләр яза башлады. Көндәлегендә дә Алсу гына «…тышта салкын, караңгы, болытлы. Ун көнләп шулай инде. Минем йөрәгемдә шундый ук бушлык, салкын, караңгылык. Чөнки минем кызым – Алсуым – җир астында туңып ятадыр кебек… Нигә ул исән түгел? Ходаем, нинди шатлык белән аның урынына мин кереп ятар идем, тик ул гына исән булсын иде. Коточкыч авыр миңа, ай авыр… Нигә болай булды соң әле бу, нигә? Университет бетергәндә, өч яшьлек кызым була дип куанып йөри идем… Әй язмыш, көлде дә соң миннән… Аның янына китәсем килә!.. Ә ничек? Фарсель кайткач тынычланып киткән идем, ул да борчыла. Ир кеше булса да, рәсеменә карый да елый, карый да елый… Бик ярата иде шул ул аны. Фарсель тагын эшкә китте. Мин Алсуны уйлыйм да елыйм, уйлыйм да елыйм, ул кайтканчы, ничек түзәргә. Еласам да җиңел түгел…»

Бәхетсезлек, кайгы, бер килсә, ялгыз гына йөрми, диләр. Хак икән. Әйбәт кенә тынычланып яши башлаган идек, улыбыз Айвазны армиядән кыйнап кайтардылар. Исән калса да, ул – гомерлек инвалид. Әй, ул күргән кайгы-хәсрәтләр… Көтмәгәндә тагын өченче улыбыз авариягә эләгеп, өч атнадан артык аңына килә алмыйча ятты… Йөрәге туктап калганда, табиблар көч-хәл белән йолып калдылар. Баш капкачын ачып, гематоманы чистартканнан соң гына, күзен ачты бала. Бу борчулар, билгеле, Фирая өчен эзсез югалмады, шул балалар өчен дә җан атып, кайгырып, эченә чир җыйды бугай… Аның безне калдырып, якты дөньядан китүенә дә инде ун елдан артты. Ә мин үзем бу авыр кайгы-хәсрәтләрне хезмәт белән, иҗат белән йомшартырга тырыштым…

Эшләгән эшләремне тезеп куйсам, ике гомер булыр иде.

Дөрес, гомеремне әдәбиятка гына багышлау иде исәбем. Әмма барысы да син дигәнчә генә буламыни? Диплом җитәкчем Хатип ага Госман иде. Аның җитәкчелегендә «Хәсән Туфан иҗатында тел-сурәтләү чаралары» дигән темага диплом эше якладым. Мин яклаган көнне Хәсән ага үзе дә килгән иде. Бик канәгать калды. Соңыннан мине аспирантурага тәкъдим иттеләр. Әмма чынлыкта урын булмады. Радиода эшләвемне дәвам иттем. «Яшьлек радиодулкынында» дигән тапшыруга талантлы яшьләрне тартырга тырыштым… Бу тапшыруларда шулай ук күренекле галимнәр дә чыгыш ясый иде… Гыйлем Камай, Арнольд Сәгъдиев, аталы-уллы Арбузовлар, Михаил Куркин, Абдулла Җиһаншин һәм башка бик күпләр. Очрашуларның берсендә татар егетләрен бик тә яратучы Михаил Куркин мине үзенә аспирант итеп алырга теләге булуын белдерде. «Уйлап карармын, Михаил Иванович», – дидем. Дөрес, әдәбият теориясен икътисадка алыштыру бик читен булды булуын. Бар яктан да уйлаганнан соң, мин аңа ризалык бирдем. Моңа инде авыл хуҗалыгы институтын тәмамлавым да этәргеч ясады. Ризалык бирсәм дә, мин моны авыр кичердем… Ә күңелем татар әдәбиятыннан аерылмады. Хикәя, шигырьләр язуымны дәвам иттем. Бервакыт минем язган әсәрләрне тикшереп утырганда, нигәдер тиздән икътисад буенча кандидатлык диссертациясе яклаячагымны ялгыш әйтеп җибәргәнмен. Күрәсең, бу танылып өлгергән абруйлы әдибебезгә ошап бетмәде булса кирәк:

– Ике куянның койрыгын тотмакчы буласыңмы, алай булмый ул, – диде.

Их, шул чагында барысын да сүзсез генә үткәрәсе калган да бит… Дөресен әйткәндә, гаять зур зыян китерде миңа бу очрашу. Шигырьләр, хикәяләрем нәшриятта еллар буе басылмый ятты… Әмма фәнни хезмәтләрем, монографияләр ешрак басыла торды. Шулай итеп, университетта татарча укып, күбесенчә урыс телендә язарга, сөйләргә, эшләргә мәҗбүр булдым. Кандидатлык диссертациясен, соңыннан докторлык диссертациясен дә уңышлы яклап, максатыма ирештем. Озак еллар Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында икътисад бүлеген; икътисад, идарә итү һәм хокук институтында ун елдан артык икътисад кафедрасын; Татарстан Энциклопедия институтында егерме елдан артык икътисад, халык хуҗалыгы тарихы бүлеген җитәкләдем… Соңгы елларда КФУның финанс-икътисад институтында җитештерү икътисады кафедрасы профессоры…

Дөресрәге, икътисадка, фәнгә авыштым. Әмма әдәбиятны да ташламадым, гомерем булса ташламаячакмын да. Өч дистәдән артык җыентыкларымның күпчелеге – әдәби әсәрләр. Аларда гомер юлым: узганым, бүгенгем, киләчәгем чагыла минем…

Әнә шулай зур хыяллар белән әйбәт кенә яшәп ятканда, бүгенге чынбарлыкның корбаны – армиядә кыйналган инвалид, әмма бик яраткан улым Айваз фаҗигале рәвештә мине калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Кызыбыз Алсуны югалткандагы фаҗига кабатланды. Бу кайгыны инде Фирая белән түгел, ә яңа тормыш юлдашым Венера белән кичердек. «Ата күңеле балада…» дигән бәян шул кадерле улым һәм аны югалтуым турында.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации