Автор книги: Рухия Ахунҗанова
Жанр: Детская проза, Детские книги
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 2 страниц)
Шәмсираван
Теләй абзый озак көттермәде. Үзе белән бер малай ияртеп чыгып та җитте. Аңа, безнең яннан урын күрсәтеп:
– Шәмсираван, урнаш шунда, – диде. Аннары, безгә карап: – Шәмсираванны ел саен үзебезгә кунакка алып китәбез. Авыл җирендә торып, кәҗә сөте эчсен, көч җыеп кайтсын әле, – дип өстәде.
Җиңел гәүдәле малай арбага җитез генә менеп кунаклады. Сәлам бирештек. Айсылу минем янәшәмә күчеп утырды.
– Таныш бул, Шәмсираван. Болар – Сөембикә белән Айтимер, кечкенә мосафирлар. Шәһәр белән танышырга, Җамигъ мәчетен күрергә килгәннәр. Безгә юлда очрап утырдылар, – диде Теләй абзый. Аннары, дилбегәсен кагып: – Йә малкай, әйдә, – дип әйтүе булды, шуны гына көткәндәй, Ак кашка урам буйлап юыртып китте.
Белемчәк тә:
– Әйдә, бахбай, әйдә! – диде, куллары белән ат куалаган хәрәкәт ясап.
Без ат юырткан көйгә як-ягыбыздагы биек-биек йортларның яшькелт төстәге тәрәзә пыялаларына монда килгәндә күзәткән кебек сокланып карыйбыз. Бу, чыннан да, бик матур. Барыбызның да күзләре шунда. Кунак малае Шәмсираванның гына исе китми, чөнки үзләренең дә тәрәзә пыялалары яшел төстә ич. Ул аңа ияләнгәндер инде.
Энем Айтимер генә һаман:
– Әллә-лә! – дип тел шартлата.
– Бу йортларда бай кешеләр яши, – диде Теләй абзый, хисләнеп барган энемә карап. Бераздан: – Байларның зиннәтле йортлары – шәһре Биләрнең[44]44
Шәһре Биләр – Биләр шәһәре.
[Закрыть] мактанычы, – дип өстәде һәм, артына борылып: – Шулаймы, Шәмсираван? – дип, аңа күз кысып алды.
Җамигъ мәчете янындагы бай феодал йорты.
Альфред Халиков реконструкциясе, Алексей Мазанов рәсеме
Шәмсираван матур итеп елмайды. Юл буена «әйе», «юк» тан узмаган, сүзгә саран малай бу юлы да тыныч кына утыра бирде. Белемчәк белән Айтимер шикелле такылдамады.
– Шәмсираван тел бистәсе түгел. Сүзен үлчәп кенә әйтә. Әз сүзле, – диде Теләй абзый. – Әмма ләкин укуын күп укый. Биләр егетләре аеруча шундый алар.
Әтисенең сүзенә Белемчәк тә кушылды:
– Бәхәсләшкәндә, Шәмсираван гел алга чыга, әйеме, әтием…
– Шулай, углым. Шәмсираван сүз көрәштерүдә алдынгылыкны бирми. Шәп бәхәсче-моназир!
Мондый мактау сүзләреннән уңайсызланып, Шәмсираван борсалана[45]45
Борсалану – борчылу, тынычсызлану.
[Закрыть] башлаган иде инде. Теләй абзый сүздән туктауга, ул:
– Без – болгарлар ич. Ә «болгар» сүзендә «укымышлы кеше» дигән мәгънә ята, – дип куйды.
– Аңладыгызмы?! – диде Теләй абзый, безнең якка сораулы караш ташлап.
Аңламыйбызмы соң?! Аңладык, әлбәттә!
Ак кашка
Без, кайтышлый, җигүле ат белән сәүдә рәтенә килеп җиткәндә, сату-алу эшләре төгәлләнеп килә иде инде. Сәүдәгәрләр, әйберләрен җыйнап, өйләренә таралышырга торалар иде.
Теләй абзый Ак кашканы туктатты:
– Тыпр-у-у! Тукта, малкай!
Белемчәк тә:
– Трр, бахбай, трр! – диде.
Без арбадан җиргә коелдык. Оеган тәннәребезне язып, үзара төрткәләшеп алдык. Теләй абзый атына ипи кыерчыгы кап– тырды. Аннары, яратып, башыннан сыйпап алды. Шуннан соң арбадагы төенчекләр арасыннан кечкенә капчык тартып чыгарды. Җитен тукымадан тегелгән капчыкка арпа салынган иде.
Малайлар:
– Баһ! Баһ! – дип, ат тирәсендә кайнаштылар.
Ак кашканың аларда гаме юк. Ул һаман тәмләп ашавын белде.
Белемчәк ат тотучы малай булып әтисе урынына менеп утырды. Кулында – кыска гына нечкә таяк. Аңа ияреп, Айтимер белән Шәмсираван да Теләй абзый булып кыланып күрсәттеләр.
– Миңа алмашка ат башында йөрерлек егетләр үсеп килә, шөкер… – диде дә Теләй абзый, арбадан бер дәү генә төенчек алып, аны чишеп җибәрде.
Төенчек эченнән тәмле-томлы нәрсәләр килеп чыкты. Безнең төенчекне Теләй абзый чиштереп тә тормады. Тәмләп тамак ялгап алдык та юлга кузгалдык.
Бераз юл алуга:
– Ак кашка-а! – диде Теләй абзый, сузып.
Ак кашка, кинәт адымнарын акрынайтып, ике колагын да торгызды.
– Менә күрдегезме?! Ат – нинди сак, акыллы хайван! Аңа эндәшсәң – аңлый. Хуҗасын шундук танып ала, аңа берсүзсез буйсына.
Теләй абзыйның Ак кашка турында иркенләп сөйлисе килүе әллә каян сизелеп тора. Тел төбеннән шул аңлашылды:
– Ат – үзенчәлекле хайван. Түземле һәм көчле, өстәвенә аңлы да. Ат үзен кайгырта белә. Мәсәлән, җил чыга икән, болында утлап йөргән җиреннән китеп, ул үзенә тиз генә ышык урын таба. Андый очракта «югалган» атыңны урман тирәсеннән яисә чокыр-чакырлы урыннардан эзлисең. Ул шунда була да. Ат бигрәк тә агач төпләрендәге үләнне кырып ашарга ярата.
– Ат төнлә генә йоклыймы? – Сорауны энем Айтимер бирде.
– Атлар теләсә кайсы вакытта йоклыйлар. Аяк өсте йоклыйлар. Әйтик, хуҗасы йомыш белән кемгәдер кереп китте, ди. Капка төбендә калган ат, хуҗасы кире әйләнеп чыкканчы, бик рәхәтләнеп черем итеп алырга өлгерә.
– Ничек егылмый соң ул?!
– Ат, йокыга киткәч, аяк буыннарын «йозакка» бикләп куя икән. Җиргә аумавы шуннан. Аллаһы Тәгалә аны шундый итеп яралткан[46]46
Яралту – барлыкка китерү.
[Закрыть].
– Атларның да дуслары буламы?
– Була, Айтимер, була. Аларның да аерым якын күргән дус атлары була. Атлар ерактан ук кешнәшеп сәлам бирешәләр. Аларның сәламләшүеннән һавалар чыңгылдап китә. Дус атлар ризыкны да бүлешеп ашыйлар.
– Ак кашканың дус аты бармы соң?
– Аның да дус аты бар. Тимеркүк безнең күршедә генә.
– Ак кашка нәрсәне дә булса алдан сизенәме?
– Хайваннар алар барысы да сизгер, шул исәптән атлар да. Улагындагы ризык арасында ялгыш килеп эләккән чит нәрсә була икән, Ак кашка аны ашамыйча аралап калдыра. Гомумән, атлар хәтта энәне дә сизәләр. Хуҗаның да атка карата һәрчак игътибарлы булуы кирәк. Атны озак һәм кызу йөртеп, шабыр тиргә батырырга, хәлдән тайдырырга ярамый. Моны «атны яндыру» диләр. Атка артык авыр йөк төяп, өшәндерергә дә ярамый. Ат муенын камыт белән чиләндергән хуҗалар да очрый. Тиресе чиләнмәсен өчен, дирбиясенең[47]47
Дирбия – кирәк-ярак.
[Закрыть] үлчәме дөрес булырга тиеш. Камыт «суккан» яки ыңгырчак[48]48
Ыңгырчак – атның сыртына куелып, өстеннән аркалык үткәрелә торган җайланма, өсте күн белән капланган киез мендәрчек.
[Закрыть] «тигән» атны җәрәхәте төзәлмичә җигәргә ярамый. Шула-ай, ат башы бик күп нәрсәләрне күрә. Дөньяда күпне күргән кешегә дә «тояк суы эчкән кеше» диләр бит. Тояк дигәннән, безнең урманда тояк үләне дә үсә ич, – дип сөйләвендә булды Теләй абзый. – Аны «тайтояк» дип тә йөртәләр. Усак агачларын ярата тайтояк үсемлеге, шулар арасында үсә дә. Аның җиргә коелган орлыкларын, имеш, эшчән кырмыскалар үзләре белән алып китәләр икән. Алып китәләр икән дә, орлыгына тимичә, аның ак үсентеләрен генә ашыйлар икән. Исән-имин калган әлеге орлыклардан өр-яңа үсентеләр тишелеп чыга икән. Тишелеп чыгалар икән дә матур булып үсеп китәләр икән. Куе яшел яфраклары янында көрәнсу-кызыл төстә нәфис чәчәкләр «борын төртә» икән.
Карале, Теләй абзый нәкъ әкияткә охшатып сөйли.
– Әйе, тайтояк, дөрестән дә, нәкъ ат тоягы сыман эре һәм каты яфраклы. Формасы белән бөергә дә охшап тора үзе. Тәүге тайтояк үләне атның тояк эзеннән үсеп чыккандыр сыман. Минем үземә шулай тоела…
Теләй абзый, безгә таба борылып, серле генә елмаеп куйды.
– Атны кулга беренче ияләштерүче халык – безнең бабаларыбыз ич! – диде ул горур тавыш белән. – Алар атларны авыр эшләрдә, сәүдәдә, сәфәрдә, яуда кулланганнар. Озын торыклы, озын муенлы аргамак – иң яхшы хәрби ат. Андый ат сыбайны, ягъни атлы сугышчыны аңлый, тыңлый, төрле оста хәрәкәтләр башкара белә. Бу һөнәрләргә атны махсус өйрәтәләр. Сыбай аты, өстендәге сугышчы белән бергә авышып, тиз генә борыла алса, ат үзе дә, җайдак[49]49
Җайдак – атка атланган кеше.
[Закрыть] та үлемнән котылып кала. Атның бу һөнәре «дим» дип атала. Әлеге һөнәргә ия булган ат димле ат була. Андый ат бик кыйммәт тора.
– Яу атларын чыныктыралардыр да әле…
– Әйе, Шәмсираван. Алар чыныксын дип, ерак арага ат ярышлары үткәрәләр. Ярыш алдыннан атны яраулаталар, ягъни чабышка әзерлиләр. Махсус ашаталар, тәрбиялиләр, ерак араны чабып әйләнергә күнектерәләр.
– Нигә кайбер атлар әкрен, ә кайберләре тиз йөриләр икән соң?
– Шә-ә-әп, Айтимер, бигрәк күзәтүчән икәнсең. Атларның йөрешләре аларның холыкларына бәйле. Чаман ат әкрен йөри. Чалык ат тиз хәрәкәт итә. Чарыс ат – тиз йөрешле ярсу ат. Артак ат – өйрәтелмәгән, кыргый ат.
– Атларның төсләре…
– Атларның төсләреме?! Шәмсираван, атларның төсләре төрле-төрле була. Ак, акбүз, алмачуар, бурлы, бүз, бүртә, кара, коба, кола, коңгырт, көрән, күк, күк-ала, күкбүз… Булдымы? Тагын саныйммы?
– Әйе, әйе.
– Сары, тимер-күк, туры, тәңкәчуар, чал, чуар, җирән. Шунысы бар: тимер-күк төстәге колыннар бик сирәк туа.
Мин эчемнән: «Ак кашканың дус аты Тимеркүк сирәк атларның берсе икән», – дип уйлап куйдым.
– Хәрби атлар элек «тулпар» дип йөртелгән. Димле тулпарларга атланган бабаларыбыз өченче гасырда вак атлы кытай гаскәрләрен тар-мар иткәннәр. Шуннан соң кытайлар да үз атларын яхшырту чарасына керешкәннәр, – дип, Теләй абзый сүзен тәмам итте.
Энем Айтимер кинәт:
– Конан, дүнән атлар нинди атлар? – дип сорады.
– Син аны каян беләсең?! – дип гаҗәпләнде Теләй абзый.
– Әткәйдән ишеткәнем бар.
– Ә мәгънәсен сорамадыңмыни?
– Ул чакта сорамадым шул. Хәзер исемә төште…
– Конан – өч яшьлек ат. «Дүнән» дип дүрт яшьлек атка әйтәләр. Бер яшькә кадәрге ат баласын – «колын», ә икенче яшькә чыкканын «тай» дип атыйбыз, – диде Теләй абзый.
Төзүче Аслан
Шәһре Биләр боҗра сыман төзелгән. Пайтәхеттә[50]50
Пайтәхет – башкала.
[Закрыть] кирпеч йортлар гына түгел, агачтан салынганнары да күп икән. Әнә якында гына ашлык саклау келәтләре тезелеп киткән. Күр әле, һәрбер йортның каршына агачлар утыртылган. Алар кешеләргә күләгә биреп торалар. Юлның як-ягында хәтфә үләннәр үсеп утыра. Ара-тирә чәчәк түтәлләре очрый. Урамда кешеләр нигәдер әз күренә.
Тынлыкны энем Айтимер бозды.
– Бу кадәрле күп йортны ничек төзеп бетергәннәр?! – диде ул, гаҗәпләнеп.
Теләй абзый һәрвакыттагыча сөйли-аңлата башлады:
– Төзүчеләр күп ич Биләрдә. Чит илләргә барып эшләп кайтырга да өлгерәләр әле. Мәсәлән, узган гасырда яшәгән төзүче Асланны бөтен дөнья белгән. Менә шул мәшһүр төзүче таш өстенә язулар һәм бизәкләр уярга, сырлар ясарга, төрле сын-сурәтләр төшерергә оста булган. Мондый нечкә-нәфис эшкә тотыну өчен, тумыштан ук нәкыш[51]51
Нәкыш – агач, сөяк, таш кебек әйберләргәкисеп, уеп, сырлап яки чокып ясалган бизәк.
[Закрыть] остасы булырга кирәк…
Алмыш хан.
Рөстәм Хуҗин рәсеме
Теләй абзый рәхәт итеп сөйләвен белде. Без дә колакларыбыз белән аның һәр сүзен «тота» бардык.
– Аслан таш чыгару һәм аны эшкәртү буенча үзенең хуҗалыгын да булдырган. Өйрәнчекләренә үзе белгән серләрне төшендергән. Остарып җиткән ярдәмчеләрен үзе белән алып, шәһәрләрдә хан сарайлары һәм зур-зур корылмалар төзеп йөргән. Ул иҗат иткән могҗизалар башка халыкларны да таң калдырган. Зур акчалар тәкъдим итеп, рус кенәзләре аны үзләренә эшкә чакыра башлаганнар. Асланның ташка уеп ясаган рәсемнәре бик күп чиркәүләрне дә бизәгән…
Тын да алмыйча, аны тыңлап баруыбызны ошатты Теләй абзый. Сүзен дәвам итте:
– Асланның Яхам исемле углы да оста төзүче-бизәүче булып танылган. Атасы кебек, ул да бик күп рус шәһәрләрендә булган. Анда чиркәүләрне матур итеп, бизәкләп эшләгән. Димәк ки, атасы нинди – углы шундый. Ерак китәсе юк. Менә Шәм– сираван да, әтисенә охшап, белем иясе булып үсеп килә. Шәехби кордаш[52]52
Кордаш – яшь ягыннан бер чамада булып, бергәүскән, бер чорда яшәгән кеше.
[Закрыть] кебек, углы Шәмсираван да «Мөхәммәд Бакирия» исемле гыйлем йортында шәкертләргә югары белем бирер…
Ак кашка җиңел генә җилдерә, әйтерсең лә йомшак һава агымына ияреп бара. Тояк тавышы безне гүя бишектә тирбә– тә. Арба-бишектә тирбәлеп, күңелле хикәят тыңлап баруы рәхәт. Барыбыз да аның дәвамын көтәбез. Әмма Теләй абзый тәмамлады шикелле инде. Әнә нәтиҗәсен дә чыгарып куйды ич. «Атасы нинди – углы шундый», – диде.
Юк, хикәят бетмәгән икән.
Җамигъ мәчетенең Х гасырда агачтан эшләнгән өлеше.
Александр Занков реконструкциясе
– Болгар иле[53]53
Болгар иле – Урта Иделдә шул исәптән хәзерге Татарстан территориясендә X гасыр башларында төзелеп, XIII гасыр урталарына кадәр яшәгән дәүләт.
[Закрыть] төзүчеләргә элек-электән бай булган. Алмыш хан[54]54
Алмыш хан – X йөзнеңберенче чирегендәидарәиткән хан.
[Закрыть] да, аның углы Хәсән дә төзүчелек эшләрен һәрчак күз уңында тотканнар. Шуңа күрә бер-бер артлы шәһәрләр барлыкка килә торган. Шәһре Биләр дә шул чорда үсеп чыккан…
Теләй абзый сөйли. Без бишебез бер булып, йотлыгып тыңлыйбыз. Пайтәхет турында күбрәк беләсебез килә.
– Шушы шәһәр төзеләсе урын элек тип-тигез киң ялан[55]55
Ялан – урмансыз, куаксыз һәм корылмалар булмаган кыр; үлән яки иген генәүскән ачык җир.
[Закрыть] булган. Аулак урын дип, өч би[56]56
Би – түрә, хуҗа.
[Закрыть] киңәш-табышка һәрвакыт шунда җыелганнар. Халык биләр очраша торган бу яланны «Биләр» дип йөртә башлаган. Алмыш хан шушында яңа шәһәр төзеткән, кәрвансарай һәм мәчет салып куйган. Хан үтенече буенча Багдад хәлифәсе[57]57
Хәлифә – пәйгамбәр урынына калган рухани башлык (патша).
[Закрыть] җибәргән төзүчеләр бик тырышып эшләгәннәр. Әкияттәй гүзәл шәһәр шулай пәйда булган. Шәһәрне, әлбәттә, «Биләр» дип атаганнар. Чүти, Әбрак, Хум һәм Үбар кебек данлыклы төзүчеләр дә Алмыш һәм Хәсән ханнар заманында зур уңышка ирешкәннәр. Әмма Аслан – ташны үзенә буйсындырган оста. Үз илендә генә түгел, чит җирләрдә дә дан-шөһрәт казанган бөек төзүче ул! – диде Теләй абзый, хикәятен төгәлләп.
Тар урам буйлап җилдереп барган Ак кашка, пошкырып, Көнчыгыш капка янына килеп туктады. Без эчке шәһәрдән чыгып җиттек.
Гадел казый
Безнең «Дәү Шир» гә сокланып карап торуыбызны күреп, Теләй абзый:
– Тышкы шәhәрдәге кәрвансарайны бигрәк яраттыгыз, ахры, – диде.
– Әйе шул…
– Эчке шәhәрдәгесе халык телендә «Таш йорт» дип йөртелә. Элек аның урынында агач кәрвансарай торган. Соңрак таштан яңасын төзегәннәр. Ул гүзәл йортны икенче килүегездә карарсыз. Бүген өлгермәдек инде. Олуг шәhәрнең кунакларга күрсәтерлек урыннары җитәрлек шул, шөкер…
Теләй абзый дөрес әйтә. Ярар, «Таш йорт» дигән кәрвансарай белән башка вакытта танышырбыз. Бүгенгә «Дәү Шир» не күрүебез дә җитеп торыр.
Безгә таныш, без яратып өлгергән мәhабәт кәрвансарайның гөмбәз сыман түбәсендә кояш нурлары җемелди. Озак карап торсаң, күзләр чагыла. Бина шундый биек, хәтта башыбызны югары чөеп карыйбыз.
Теләй абзый безне кәрвансарайга дәште. Барыбыз да вак таш түшәлгән юлдан ишегалдына үттек. Кое янындагы улактан су алып, Ак кашкага эчердек. Үзебез дә тамак ялгап алырга бул– дык. Теләй абзый чирәм өстенә кечкенә ашъяулык җәйде дә юлга дип алган ризыгын куйды. Без дә төенчектән Сусылу апаның юл күчтәнәчләрен чыгардык. Тәмле итеп тамак ялгап алдык. Аннары түгәрәкләнеп утырып, Теләй абзыйга текәлдек. Аның хикәятләрен тыңлау бик рәхәт.
– Элек Биләрдә Ягъкуб бине Ногман дигән бик гадел казый яшәгән. Әл-Гарнати аңардан болгарларның тарихын, риваятьләрен язып алган, дип сөйләдем ич сезгә.
Шунда Шәмсираван:
– Аның турында мин дә беләм, – диде.
– Ә-ә-ә, шулаймыни? Әйдә соң, алайса, бергәләп бәян итик[58]58
Бәян итү – аңлату; сөйләп-язып бирү
[Закрыть]. Ярыймы?
– Ярар, Теләй абзый…
– Менә шул Ягъкуб башта, ерак Нишапур шәһәренә китеп, югары белем алган. Укуын тәмамлагач, туган иленә әйләнеп кайткан.
– Аннан Ягъкуб абыйны казый итеп куйганнар… Әткәй әйтә, гыйлем йортын казыйның тәкъдиме белән ачканнар, ди.
– Әйе, Шәмсираван. Ягъкуб үзе анда тарих фәнен укыткан. Атаклы «Болгар тарихы» аның каләме аркылы үткән ич. Бу китапны «Казый китабы» дип йөртәләр. Халык Ягъкубны «гадел казый» дип хөрмәт иткән. Гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнатины беренче килүендә шәhәр буйлап гадел казый үзе озатып йөргән, диләр.
– Әл-Гарнати казый йортында яшәп торганмы? – дип сорады Айтимер.
– Юк, Айтимер. Ягъкуб аны Әбүбәкер исемле сәүдәгәр йортына урнаштырган. Сәүдәгәрнең берничә йорты булган.
– Казый белән сәяхәтче ни турында сөйләштеләр икән?
– Дингә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшкәннәрдер. Икесе дә дин гыйлеменә ия булганнар ич. Әл-Гарнати казыйдан бик күп мәгълүматлар да алган, диләр.
Монысын сөйләргәме-юкмы дигән шикелле, Теләй абзый тамак кырып алды. Бер сәбәпсез Ак кашкага чөңгерде. Теләй абзый нидер әйтергә теләде, ләкин әйтмәде. Шулай да, бераз торгач:
– Ягъкуб казый гомеренең соңгы көннәрендә базарда думбра чиртеп тамак туйдырырга мәҗбүр булган бит, – диде.
– Нигә?!
– Ханга каршы чыкканы өчен, гадел казыйның күзләрен сукырайтканнар, телен кискәннәр…
– Ничек?!
– Ауга йөрүне, күңел ачу мәҗлесләрен яраткан явыз хан, вакыт тапмаганга, ил белән идарә итү эшен үзенең ярдәмчеләренә йөкләгән. Шул эре җирбиләүчеләр игенчеләрне җәберли башлаганнар. Мөселманнар әхлаксыз ханга каршы ризасызлык белдергәннәр. Гадел казый Болгар иленең рухание[59]59
Рухани – дин башлыгы.
[Закрыть] hәм атаклы мөгаллиме буларак чыгышлар ясаган. Үзенең канәгатьсезлеген ханга язмача да белдергән, телдән дә әйткән. Бу – ханга ошамаган.
Теләй абзый авыз эченнән генә дога укыды. Ахырдан:
– Гадел казыйның урыны җәннәттә булсын! – диде hәм дымланган күзләрен кул аркасы белән сөртеп алды.
Без барыбыз беравыздан:
– Амин! – дидек.
– Әйе, балалар, ил башында утырырга гадел хөкемдарлар[60]60
Хөкемдар – патша, хан, ил башлыгы.
[Закрыть] кирәк шул, теге явыз хан кебек вәхшиләр түгел, – дип, Теләй абзый әл-Гарнатиның икенче тапкыр килүендә булган фаҗигане сөйләде.
– Шактый еллар узгач, әл-Гарнати Болгар иленә тагын килгән. «Мөхәммәд Бакирия» дә укырга калган кече углы бу вакытта, укуын тәмамлап, туганлык оешмасына җитәкчелек иткән. Бу эшне Ягъкуб казыйның оныгы Давыт башлап җибәргән булган. Оешма әһелләре[61]61
Әһел – нинди дәбулса оешма, эшчәнлек өлкәсенәкараган кешеләр төркеменеңберсе, вәкиле.
[Закрыть] яуга, байлыкка табынуга, җәбер-золымга, ялганга каршы өндәмәләр белән чыкканнар. Бу хәл ханның бик нык ачуын чыгарган. Аның иярченнәре оешманың әйдәп баручысы Идрисне тотып алып, башта җәзалаганнар, аннары үтергәннәр.
– Тарих кабатлана-а-а, – диде Теләй абзый, көрсенеп. – Гадел казый белән булган фаҗига кабатланган…
– Идриснең әтисе ул вакытта Биләрдә булганмы? – дип сорады энем.
– Бу фаҗига әл-Гарнати килер алдыннан булган. Болгар иленә юлы төшкән сәяхәтче монысында шәһре Болгарда тукталган. Ягъкуб казый урынындагы Сөләйман исемле сәед[62]62
Сәед – хөкемдар, аксөяк; Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән булган кеше.
[Закрыть] аны кечкенә генә бер агач өйгә урнаштырган.
– Әл-Гарнати нигә Биләрнең үзенә килмәгән?!
– Чөнки бу вакытта сәүдәгәр Әбүбәкер дә Биләрдә яшәмәгән инде, Ягъкуб казый да исән булмаган. Хан иярченнәре тарафыннан сәяхәтченең тормышына да куркыныч янаган. Биләргә килүдән мәгънә булмаган.
– Углы турында ничек белгән соң ул?! – дип сорады Белемчәк.
– Идриснең үле гәүдәсен әтисе тукталган теге өйгә китергәннәр. Җыелган халык менә сәяхәтче елый-үкси башлар дип көткән. Әл-Гарнати бары тик: «Ул, бу тормышта изге эш артыннан йөреп, Аллаһы Тәгалә теләге белән китеп барды», – дигән…
Шушы вакыйгалардан соң Болгар иленең пайтәхете булган шәһре Биләр гарәп сәяхәтчесенең йөрәгенә төзәлмәслек яра булып кереп калган.
Шагыйрь Кол Гали
– Шәхесләр халык хәтеренә төрлечә кереп калалар. Ягъкуб казый гаделлеге һәм фаҗигале язмышы белән онытылмас. Кол Гали[63]63
Кол Гали – якынча 1183–1236 елларда яшәгән болгар-татар шагыйре, татар язма әдәбиятына нигез салучы, мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» лиро-эпик поэмасының авторы.
[Закрыть] мәшһүр шагыйрь булып истә калыр. Кемдә нинди язмыш… – диде Теләй абзый.
– Кол Гали абый Биләрдә яши ич, – дип, сүзгә кушылды Шәмсираван. – Ул хан оныгы икән. Бездә аның шәҗәрәсе[64]64
Шәҗәрә – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема; нәсел агачы.
[Закрыть] дә бар. Үзебезнекен дә яттан өйрәнә башладым.
Кол Гали.
Рушан Шәмсетдинов рәсеме
Күрче бу Шәмсираванны! Бел– мәгәне юк – теле ачылды, шагыйрь абыйның нәселен тасвирлый да башлады:
– Карт бабасының атасы – Илһам хан. Карт бабасы Габдулла Биләрдә хан булып торган. Галимбәк бабасы Кашанда[65]65
Кашан – болгар шәһәре.
[Закрыть] имам һәм мөдәррис[66]66
Мөдәррис – югары уку йортларында дәрес бирүче; мәдрәсәдә өлкән укытучы.
[Закрыть] булган. Атасы Мирхаҗи Кашаннан Зәй тамагына күчеп киткән, Бараҗ ханда имам булып торган. Кол Гали абый үзе, Харәземгә барып, белем алган. Шунда шәкертләр укыткан. Аннары атасы йортына кайткан. Шуннан соң Биләргә килеп төпләнгәннәр…
– Булдырасың! – диде Теләй абзый, Шәмсираванны мактап.
Кулъязма китаплар: Коръән һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы
Шәмсираван сүзен дәвам итте:
– Углы Миргали дә, әтисе кебек, Харәземдә укыган. Шунда мөдәррис булып калган. Шагыйрь абыйның оныгы Мирсәет тә галим буласы икән. Әткәй шулай, ди.
– Бабасына охшаса, галим дә булыр, шагыйрь дә булыр, – диде Теләй абзый, аның сүзенә мөһер[67]67
Мөһер – пичәт, штамп.
[Закрыть] баскандай. – Әмма укып кына шигырь язып булмый. Ул сәләт Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә. Шәкертләргә дә шигырь төзелешен фәннең төрле тармакларын, гарәп һәм фарсы телләрен камил үзләштергәннән соң гына өйрәтәләр. Нигә алай дисезме? Каләм иясе тирән гыйлемле булырга тиеш, балалар. Ныклы белем фикерләүне киңәйтә, кеше дөньяны киңрәк күрә башлый…
Гыйлем алу турысында нәкъ безнең әткәй сүзләрен сөйли бу Теләй абзый. Әткәй дә, белемле булу – мөселманның төп бурычы, ди. Дин белеме дә, дөньяви белем дә кирәк, ди.
– Миңа әткәй Йосыф пәйгамбәр турында да сөйләде. Аның нәселендә дүрт пәйгамбәр булган. Әткәй әйтте, пәйгамбәрләр – Аллаһы Тәгаләнең илчеләре, диде. Кешеләргә дини белемнәр өйрәтү өчен җибәреләләр, диде.
– Әйе, Шәмсираван. Йосыфның карт бабасы Ибраһим пәйгамбәр Аллаһның берлегенә инануга беренче булып өндәгән. Бабасы Исхак пәйгамбәр дөм сукыр булган, ә атасы Ягъкуб пәйгамбәр озын буйлы, көчле-куәтле, күркәм холыклы булуы белән аерылып торган.
– Әткәй әйтте, Кол Гали абыең, Йосыф пәйгамбәргә багышлап, бөек әсәр иҗат иткән, диде. Агалары, көнләшеп, Йосыфны коега салганнар. Углын югалту кайгысыннан елап, Ягъкубның күзләре сукырайган. Әткәй шуларны сөйләгәндә, мин дә еладым. Соңыннан Йосыф гадел падишаһ дәрәҗәсенә күтәрелгән, әтисенең дә күзләре ачылган. Нинди шатлык! – диде Шәмсираван.
Сау бул, Пайтәхет!
Тышкы шәһәрдән чыгып җиттек. Шәһре Биләргә борылып карап:
– Сау бул, пайтәхет! – дидек.
Теләй абзыйның ат арбасына без шушы урында утырган идек. Инде арбадан төшәр вакыт җитте. Ат хуҗасына рәхмәт әйттек тә, Сусылу апаның күчтәнәч чикләвекләре төрелгән төенчекне алып, җәяүләп кенә атламакчы булдык. Теләй абзый үзләре яшәгән Салкын Чишмә авылына, бераз урау булса да, безнең авыл аркылы кайтырга уйлаган икән. Без кабат ат арбасына менеп утырдык.
– Әйдә-ә, малкай!
– Әйдә-ә, бахбай!
Ак кашка кузгалып китте.
– Исән-сау гына кайтып җитик, балакайлар. Кайткач, барыбыз да ял итәрбез. Иртәгесен малайлар арасында шахмат ярышын башлап җибәрәсебез бар. Бу уен фарсыча «шах мат» – «шаһ үлде» дигән мәгънәне белдерә. Менә шушы уенны безнең күрше малайлары бик оста уйныйлар. Тәмәйнең башы әйбәт эшли. Өстәвенә сүзгә дә бик оста. Булдыклы бала икәне әллә каян күренеп тора. Иң күп җиңүчесе – Чук. Аңа тиңләшүче әлегә күренми. Күз тимәсен үзенә. Мәмил белән Канакның уйнаулары бер чама, әмма уенның тәмен беләләр. Углым Белемчәк тә бу уенның серенә төшенергә омтыла. Әйе, һәр эштә тырышлык кирәк, углым, – дип, Теләй абзый Белемчәккә карап алды. Аннары карашын Шәмсираванга күчерде: – Кунак җегете Шәмсираванны әйтәсе дә юк. Сөяктән эшләнгән матур сыннарны кирәкле шакмаклар буенча күчереп, гаҗәеп акыллы йөрешләр ясый. Ул – иң шәп шахматчы! Үзен бу уенда минем урынга башлык итеп куярлык, чөнки җитәкче кеше белемле һәм гадел булырга тиеш.
Теләй абзый уенчы малайларның һәрберсенә шулай гадел бәя биреп чыкты. Энемнең күңеленә «корт» керде, ахры. Уенны өйрәнергә теләвен белдереп кыбырсый башлады. Теләй абзый, аны тынычландырып: «Кунакка килерсез, уйнарга өйрәтербез», – диде. Сусылу апаның углы Айдаш та энемнең алдына уен сыннары тезеп куйган иде ич. Димәк, Айдаш та уйный белгән…
Келтер-келтер… Арба тәгәрмәче келтерәвен белде.
Менә Ак кашка авыл урамына килеп керде. Кинәт кенә бүген тамаша күрсәткән малайлар исемә төште. Теләй абзыйга да ишетелерлек итеп:
– Күңел ачу мәйданында Албарс исемле малай уен уйнатты, – дидем.
Мин Теләй абзый аны мактый башлар дигән идем. Ул, көтмәгәндә:
– Олан бик мәгънәле исемгә ия икән, – дип куйды. Аннары бу исемнең «алып барыс» һәм «баһадир барыс» дигәнне белдерүен аңлатты. Барысның уртача зурлыктагы ерткыч хайван икәнен әйткәч, сүзен дәвам итеп: – Безнең туградагы[68]68
Тугра – герб.
[Закрыть] барыс рәсеме – муллык, дәрәҗә, көч билгесе. Барыс елында уңыш та мул була. Күзәтүләрдән чыгып әйтәм, – диде.
– Мин «барс» лы малайларны беләм, – диде энем Айтимер.
– Әйдә, әйтеп багыйк, – дип, аны Шәмсираван ярышка чакырды.
– Ярар. Мин туктасам, үзең санап бетерерсең, – диде энем.
– Ярар.
– Башлыйм, алайса. Акбарс, Айбарс, Бибарс, Барсби, Барс– хан, Барсбуга, Барсбай, Бикбарс, Лачынбарс, Яубарс, Албарс…
Энем үзе белгән малайларның исемнәрен атап чыкты да туктап калды.
Аннан Шәмсираван санарга кереште:
– Байбарс, Янбарс, Колбарс, Ханбарс, Алыпбарс, Ишбарс, Килбарс, Котлыбарс, Юлбарс, Ямьбарс, Туйбарс…
Соңгы исемне әйткәч, Шәмсираван да тукталып калды.
Шатлыгы йөзенә чыккан энем:
– Икебезнеке дә бертигез! – дип, кулларын чәбәкләде.
– Чанбарс, Илбарс… Болары – бик борынгы бабаларыбыз. Барыс елында туган ир балаларга «Барс» исемен кушалар, – дип, Теләй абзый ярышны төгәлләде һәм: – Сокландырдың, Айтимер! – дип өстәде. Шул ук вакытта, яратып, Шәмсираванга да карап алды.
Шәмсираван – сөйкемле малай – матур итеп елмайды. Аның бит алмасы алсуланып китте. Әле генә игътибар иттем: Шәмсираванның керфекләре озын, күзләре кап-кара икән. Аның күз карашыннан җылылык бөркелеп тора. Айдынбикә әбием өйрәткәнчә, «Сөбханаллаһ» дип куйдым. Гаҗәпләнгәндә яисә сокланганда, әбием шулай дип әйтергә куша.
– «Барс» лы малайлар күп икә-ә-ән, – дип сузды энем.
– Әйе шул, шуңа күрә безнең туграда да мөгезле барыс сурәте тора бит. Чыгып килүче кояш җирлегендә атлап баручы барыс.
– Әтием, барысның мөгезе буламыни?!
– Углым, Болгардагы барыс гади генә түгел, ә мөгезле. Мөгезгә ия булу бәхет, дәрәҗә һәм хакимлеккә[69]69
Хакимлек – хуҗа, идарәче булу.
[Закрыть] ишарәли. Бу – аерылып тору билгесе. Гадәти түгеллекне аңлата. Мондый ышану борынгы заманнардан ук килгән. Болгарларның тугралары һәм алтамгалары борынгы халык әкиятләрендәге батырлар белән тарихи бәйләнештә булган.
– Әтием, нигә барысны сайлаганнар? – дип сорады Айсылу.
– Кызым, моның тагын бер сәбәбе бар. Болгар кабиләләре арасында барсиллар аерылып торган. «Барсил» сүзе «барыс иле», «барыс кешеләре» дигәнне аңлаткан. Барсиллар әйдәүче һәм җитәкче булганнар. Пайтәхеткә дә шулар нигез салган. Болгар ханнары, билгеле инде, шул кабиләдән чыккан. Шуңа күрә дәүләт туграсына ханнар барысны сайлап алганнар. «Болгар», «барсил» атамалары, Болгар белән Биләр кебек, һәрчак янәшә йөргән. Бу ике шәһәрнең дә әле берсе, әле икенчесе пайтәхет булган ич. Ханнар да бер-бер артлы алмашынып торганнар…
Теләй абзыйның: «Менә үзең дә, зур кеше булгач, шушында яшәрсең!» – дигән сүзе энемә көне буе канатланып йөрергә җитә калды. Әле хәзер дә, пайтәхет һәм ханнар тормышын беләсе килеп, сорау арты сорау бирә башлады:
– Теләй абзый, капкаларны нигә бикләп куялар?!
– Чөнки эчке шәһәрдә дәүләт хәзинәсе, бик күп байлыклар саклана.
– Ханны кем саклый?
– Аның сакчылары бар. Кургавыл – ханның, ә артыл хан гаиләсенең иминлеген кайгырта. Әмма һәркемне иң беренче чиратта Аллаһы Тәгалә саклый бит. «Сакланганны саклармын» дигән сүзен дә онытырга ярамый, – дип, бу сорауга Шәмсираван җавап бирде.
– Биләрдә ничә хан яшәгән соң?
– Ханнар турында «Болгар тарихы» нда язылган. Әткәй әйтте.
– Дөрес, Шәмсираван. Биләр Алмыш хан вакытында ук пайтәхет булган.
– Аңардан соң килгән ханнар?
– Ибраһим ханнар вакытында, мәсәлән, Биләр чәчәк атып яшәгән. Кол Гали абыегызның ярсу холыклы карт бабасы Габ– дулла хан Биләрдәге болгар тәхетендә ярты гасырга якын утырган. Ул менә нинди булган! – диде Теләй абзый, баш бармагын һавада уйнатып. – Шундый батыр йөрәкле һәм зирәк акыллы булган ки, беркем дә җиңә алмаган монголларны беренче бәрелештә үк тар-мар иткән.
– Ничек?!
– Борынгы бабаларыбыз һуннарның[70]70
Һуннар – төрки кабиләләр берләшмәсе.
[Закрыть] һөҗүм ысулын кулланып. Өч өлешкә бүленгән гаскәрнең беренчесе, чигенгән кыяфәт ясап, монголларны җәлеп иткән. Калган ике өлештәге сугышчылар, көтмәгәндә арттан һөҗүм итеп, дошманны чолгап алган. Исән калган монголлар, кайтып, Чыңгыз ханга[71]71
Чыңгыз хан – 1155 тирәсе – 1227 елларда яшәгән хан.
[Закрыть] беренче тапкыр хурлыклы рәвештә җиңелүләрен хәбәр иткәннәр. Бу вакыйга тарихта 1223 елда, ягъни моннан унике ел элек булган. Моны исегездә калдырыгыз, балалар. Онытмагыз.
– Әтием, монголлар нигә монда килгәннәр соң?
– Безнең байлыкка кызыкканга күрә.
– Алар бүтән килмәсләрме соң?! – дип сорады Белемчәк, дулкынланып.
– Юк, углым, килмәсләр. Икенче килүләрендә болгар гаскәре аларны Җаек[72]72
Җаек – Урал.
[Закрыть] елгасында каршы алган. Аяусыз бәрелештә безнекеләр җиңелгәннәр. Ләкин монголлар Идел буйлап Болгар иленә күтәрелмәгәннәр, ә үзләренә кайтып киткәннәр. Өч ел элек исә монголлар Биләрнең үзенә үк килеп җиткәннәр. Агач дивар белән әйләндереп алынган, ике рәт биек туфрак өеме белән ныгытылган кальганы, тирән итеп казылган киң чокырларны күреп, кире чигенгәннәр. «Без боларны барыбер җиңә алмабыз», – дигәннәрдер, шәт.
Белемчәкнең йөзе яктырып китте. Без бер-беребезгә карап елмаештык.
Теләй абзый энем белән миннән:
– Апалы-энеле мосафирларның бүгенге сәяхәттән күңелләре булдымы соң? – дип сорады.
– Бик күңелле булды, Теләй абзый. Сезгә Аллаһның рәхмәте яусын.
– Амин, шулай булсын, – диде Теләй абзый канәгать тавыш белән.
Барыбызга да күңелле булып китте.
Ак кашка да, мәхәллә мәчетен узып, чатка борылды. Аннары безнең урамга барып керде. Без өйгә кайтып җиттек.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.