Текст книги "Йолдыз яктысы"
Автор книги: Габделхәй Сабитов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 15 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]
Якташ
«Себер» дигән сүз ни өчендер минем күз алдына җан өшеткеч шомлы җилләр генә улап торган шәрә бушлыкны китереп бастыра иде. Үзем килеп күргәч, бу якларның матурлыгына, табигатьнең байлыгына исем китте. Аулыйм дисәң, кыргый җәнлеге, тотыйм дисәң, елгасында балыгы күп. Каен аралаш тәбәнәк куаклыкта кура җиләге пешә. Тау битендәге аланнарда бил тиңентен зәңгәр чәчәкле сусыл үлән үсә. Печән чапканда, бөрлегән суыннан чалгы кызара. Ә сопка түбәсенә менеп карасаң, алдыңда күз күреме җитмәслек киңлек ачыла. Ирексездән: «Ай-һай! Кайда икән бу яшел диңгезнең ярлары?!» – дип куясың. Кай ягына карасаң да – дулкын, дулкын, дулкын!.. Ничек кенә сөреп, ничек кенә чәчеп бетергәннәр ул бодайны! Киң булып, иркен булып дулкынлана… Бодай басуы гына түгел, күңел дә дулкынлана, шулай иркен булып, рәхәт итеп дулкынлана. Болытлардан төшкән сыек күләгәләр сопка итәгенә ятып шуышалар. Әллә кайда биектә бөркет очып йөри. Кызыл түшле миләш чыпчыгы, куркыныч барлыгын сизеп, яфрак астына поса…
Мин, дала сулышына колак салып, бу матур күренешкә сокланып, тау түбәсендә бик озак басып торганнан соң, каенлы җалпыдан[1]1
Җалпы (диал.) – түбән җир, иңкү җир. (Астөшермәдәге сүзләр мөхәррир тарафыннан куелды.)
[Закрыть] төшеп, киң юлга чыктым. Озак та үтмәде, юл борылышында йөк машинасы күренде. Минем янга килеп җитәрәк, шофёр кабинадан башын тыгып кычкырды:
– Центральныйгамы?
Болай гына, буш вакытымда тирә-якларны күреп кайтыйм дип кенә чыккан идем. Машина килеп туктагач, бер дә икеләнеп тормадым, шофёр янына кабинага кереп утырдым.
Шофёр җирәнрәк чәчле, ач яңаклы, юкарак кына егет иде. Сөйләшеп бара торгач:
– Кайсы якныкы? – дип сорады ул миннән.
– Татарстаннан, Минзәлә районыннан.
Егетнең йөзе балкып китте. Әллә нинди шатлыклы хәбәр ишеткәндәй кычкырып ук җибәрде:
– Кит аннан! Якташлар бит без, алайса! Ә мин – Алексеев Николай… Коля.
Без танышып киттек. Машинаны такыр юлга чыгаргач, Коля мине сораулар белән күмеп ташлады. Тик иркенләп сөйләшергә вакыт булмады, машина совхоз конторасы алдына килеп туктады. Кабинадан төшкәч, Николай мине беләгемнән алды да җилтерәтеп урам уртасына чыгарды.
– Минем өйне табу кыен түгел. Әнә күрәсеңме? Ике катлы таш йорт яныннан… Түгел, түгел. Анысы мәктәп аның. Син сулгарак кара. Яңа салына торган водокачка… Аннан уңга борыласың. Бер тыкрык үтәсең дә аннан сулга, чәйханәне үткәч, тагын уңга…
Бу хисапсыз «уңга-сулга» лар Николайның үзенә дә кызык тоелды, күрәсең. Ул, минем җилкәгә сугып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Күренеп үк тора, – дип дәвам итте ул аннан соң. – Әнә чүлмәк түбәле яңа йорт.
Мин ул күрсәткән якта чүлмәк түбәле бик күп яңа йортлар күрдем. Шактый озак аңлаткач кына, бераз төшенгәндәй булдым.
Ләкин кичен ул йортны табу бик җиңел булмады. Һәркайда яңа йортлар, кибетләр, чәйханәләр… Өч ел элек бу урында тавык алачыгы кадәр биш-алты гына йорт булган дип кем әйтер!
Хәзер бу совхозда электростанция, урта мәктәп, зур больница… Бер сүз белән әйткәндә, Енисей буенда яңа шәһәр туып килә…
Мин килеп кергәндә, өйдә Николай үзе генә утыра иде. Каршы ук йөгереп килде. Без утырып, иркенләп сөйләшеп киттек.
– Чаллыда да, Минзәләдә дә булганым бар, – диде Николай. – Мин үзем Алабугадан бит. Анда булганың бармы? Матур бит безнең яклар!
Николай үзенең бала чакларын, ыштаны белән вак балык сөзеп йөргәннәрен сөйләп китте. Сөйләгәндә йә көлеп җибәрә, йә моңсуланып кала. Күзләре үк әйтеп тора: сагынган егет, бик сагынган туган якларын…
– Кунакка кайтырга исәбең юкмы? – дип сорыйм.
– Кайтам. Урып-җыюны бетерү белән кайтам. Бик озак бит инде. 1950 елда армиягә киттем. Аннан соң Сталинск шәһәрендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбендә укыдым. 1955 елда бирегә килеп эшли башладым. Комбайнчы идем. Шофёрлар җитмәгәч, машинага күчтем. Өйләндем. Надя шушы крайныкы. Комсомол путёвкасы белән килде. Малай үстереп ятабыз.
Мин өй эченә күз йөртеп чыгам. Кечерәк кенә бүлмә. Ике карават, көзге, гардероб… Зур-зур ике тәрәзәгә челтәр пәрдәләр эленгән. Җиһаз бик гади булса да, бүлмәдәге җыйнаклык, чисталык хезмәт сөючән хатын-кыз кулы турында сөйли.
– Тора-бара хуҗалык сыман нәрсә дә булдырдык, – дип дәвам итә якташ. – Ике баш дуңгыз бар. Кош-корт байтак. Узган ел сыер алдык…
– Хезмәт авыр түгелме соң?
– Бер авырлыгы да булмаса, хезмәт буламыни ул! – ди Николай. – Билгеле, хәзер җиңелрәк. Килгән елларда бик кыен булды. Беренче кышны палаткада уздырдык. Суыгы дисәң, монда ул илле градуска җитә. Менә бит ничек… Кайберәүләр түзмәде, тәртәне кире бордылар…
Без шактый озак сөйләштек. Сүз артыннан сүз чыга торды. Ләкин миңа китәргә вакыт иде.
Инде чыгарга җыенып урыннан кузгалгач, улы Витяны күтәреп, Николайның хатыны кайтып керде. Николай мине Надя белән таныштырды да, улын үзенә алып, минем янга килде.
– Күр әле, брат! Менә нинди батыр бүләк итте миңа әнисе, – диде ул, елмаеп.
Николай мине озата чыкты.
– Кара әле, якташ, – диде ул, мине баскычта туктатып. – Алабуга якларына барып чыксаң, безгә керергә тырыш әле. Әни бар, туганнар бар минем анда. Улыгызны күрдем, диген. Әйбәт яши, диген. Сөйлә минем тормышны. Кунакка кайта, диген…
Тергешка кайткач, мин бик озак йоклый алмыйча уйланып яттым…
Кеше иксез-чиксез Ватанны тоташтан күз алдына китерә алмый. Аның күңелендә үзе туып үскән бер тирәлек, ул тирәлекнең дә аерым бер урманы, яланы, чишмәсе, йә булмаса, тар гына бер авыл инеше яши. Кеше, кайларда гына йөрсә дә, шул кечкенә инешне оныта алмый, аны өзелеп сагына, аны яклап утка да, суга да керергә әзер тора.
Алабуга егетенең дә үз инеше бар. Озын поход юллары үткәндә дә, кулына корал тотып сакта торганда да онытмаган ул бу инешне. Салкын Енисей кышында палаткада төн уздырганда, күңел җылысы итеп саклаган ул аны. Һәм Николай авырлыклардан качып китмәгән… Ул орден да алмаган, аның исеме газета битләрен дә бизәмәгән. Ләкин ул бирегә дан эзләп тә, җиңел тормыш эзләп тә килмәгән бит…
Бер кабым икмәк
Себер үзенең капризларын да күрсәтә башлады. Тергеш урамнарыннан малай чакта без «җен туе» дип йөрткән тузан өермәләре бөтерелеп узды. Сопкалар артыннан кап-кара болыт килеп чыкты да күкрәүсез-нисез генә бөтен дала өстен каплап алды. Коеп яуган яңгыр безне көн буе такта барактан чыгармады.
Егетләр озын көнне төрлесе төрле эш белән уздырдылар. Кайберәүләр, сәкегә сузылып яткан килеш, иҗат газабына чумдылар; кайберәүләр, чемодан өстен шапылдата-шапылдата, домино уйнарга керештеләр. Әзиз туктаусыз чәй эчте. Юра башын да күтәрми йоклады. Кемдер үзебез белән алып килгән «Турист» радиоалгычын көйләп җибәрде. Ярым караңгы баракта дикторның ягымлы тавышы ишетелде:
– Мәскәү сөйли. Хәерле иртә, иптәшләр!
Шулвакыт ачып куелган ишектән икенче тавыш ишетелде:
– Хәерле кич, яшь бөркетләр!
Без барыбыз да көлеп җибәрдек. Менә сиңа «хәерле иртә»! Мәскәү яңа гына йокыдан уяна, ә биредә бөтенләй үк кич булмаса да, төш авышкан. Мондый зур вакыт аермасына күнекмәгән булганга, иске танышыбыз Беленковның «хәерле кич» дип сәламләве безгә бик кызык тоелды.
Баштанаяк яңгырга чыланган Беленков, кирза итегенә ябышкан үзле балчыкны кырып, баракка керде. Ул Михаил Александровичка кул бирде дә, бернинди кереш сүз-фәлән әйтеп тормыйча, безгә мөрәҗәгать итте:
– Сезне төзелешкә куярга телибез, егетләр, шуңа ничек карыйсыз?
Башта сорауга җавап бирүче булмады. Бераздан соң гына ризасызлык тавышлары ишетелә башлады:
– Без урып-җыюга килдек!
– Ни өчен алдап җибәрделәр?
– Химикларны алыгыз!
Беленков тыныч кына тыңлап тора алмады. Ул безне ишек янына чакырды.
– Әнә карагыз, – диде ул, сопка итәгенә күрсәтеп. – Карагыз, кара… Күрәсезме?
– Нәрсә бар? Сарык көтүеннән башка бернәрсә дә күрмибез, – диештеләр егетләр.
– Әһә! Сарыкларны күрәсезме? Нәкъ шуларны күрсәтергә теләгән дә идем мин сезгә.
Беленков Михаил Александрович янына килеп утырды да, «тизрәк аңлатып бирим» дигән кебек, ашыга-ашыга сөйли башлады:
– Биш мең баш хайван. Ә сарайлар мең ярым башны да сыйдырмый. Нинди продукт көтәргә мөмкин? Әле хәзер ярый, яңгыры булса да, салкын түгел. Ә көз җиткәч нәрсә эшләргә?
Безнең егетләр тынып калдылар. Беленков, бераз тынычлана төшеп, сүзен дәвам итте:
– Без совхоз директоры белән дә, парторг белән дә сөйләштек. Алар миңа химиклардан кырык кеше бирәләр иде. Тик алар бик яшьләр икән. Иң өлкән дигәненә унсигез-унтугыз яшь. Мин үзем сорадым. Егерме биш кеше булса да җитәр, литераторларны бирегез, – дидем.
Авыр хәлне тиз төшенепме, шулай зур ышаныч күрсәтеп күңелне күтәргәнгәме, Беленковка яңадан каршы сүз әйтүче булмады.
Икенче көнне без, өстәл өсте кебек тигез яланга – төзелеш урынына күчеп, палатка кордык. Такталардан кухня ясадык, ашау-эчү әйберләрен саклау өчен подвал сыман нәрсә әмәлләдек. Шулай итеп, Тергештан ике чакрым чамасы ераклыкта күңелле генә лагерь барлыкка килде.
Юра эштә үзен сынатты. Без багана утырту өчен икешәр чокыр казыган арада, ул көчкә-көчкә берне төгәлләде. Чокырын тиешле киңлектә итеп башлаган булса да, төпкә таба бөтенләй тарайтып китергән иде. Михаил Александрович аңа эшен төзәтеп эшләргә кушкач, көрәген ачу белән котлован төбенә бәрде дә палаткага кайтып китте.
Кичен без эштән арып-талып кайтканда, Юра өстәл артында аш килгәнен көтеп утыра иде. Егетләр аның белән сөйләшмәделәр. Тик Витя гына, җаен китергән булып, аңа төрттереп куйды:
– Минем «Метрополь» ресторанында да мондый тәмле ашны ашаганым юк иде, – диде ул, үзалдына сөйләгән кебек итеп, – эштән соң аш тәмле була икән…
Дөге өйрәсе ашап, кайнар чәй эчеп алгач, арган буыннар язылгандай булды. Кичке офык сүрелгәч, палаткадан бераз читтәрәк зур учак ягып җибәрдек. Үзебез тирәли тезелеп утырдык та кичне җыр белән уздырдык… Юра яңа көй башлаган иде дә, егетләр, бердәм булып, бөтенләй башка җыр күтәреп алдылар. Янәсе, без синең җырны теләмибез, теләсәң, үзең безгә кушыл…
Чыннан да, Юра кушылмый кала алмады. Икенче көнне безнең белән бергә эшкә чыкты. Баштарак кешедән калыша-калыша эшләсә дә, берничә көннән башкалар белән бер аякка басты.
Тиздән котлован казылып бетте. Бульдозерчы егет, кабина ишеген ачып, безгә хәерле көн теләде дә машинасын Тергеш ягына юнәлтте. Җир эшләре башланып китте. Билгеле, эш шома гына бармады. Безнең арада кулына көрәкне беренче тапкыр алучы егетләр дә бар иде. Аларга бигрәк кыенга туры килде. Башкаларыбыз өчен дә җиңел булмады. Котлован төбендәге коры кызыл балчыкның кирпеч кебек каты булуы өстенә кояшның рәхимсез кыздыруы бик тиз йончытты. Төш вакытына таба баш авырта, бил сызлый башлады. Шуңа күрә Белланың ашка чакырып яулык болгаганын күргәч, барыбыз да иркен сулап куйдык…
Төзелештә эшнең иң авыры стена салуга күчкәч башланды. Тау буендагы карьерлар белән лагерь арасында туктаусыз йөреп торучы машиналар төзелеш мәйданын таш белән күмеп ташладылар. Ләкин безнең стена бик акрын күтәрелде. Кирпеч булса бер хәл иде, берсе өстенә икенчесен җайлап кына сала барыр идең. Ә болай нәрсә?! Җирдән казып чыгарылган ташларның бернинди дә геометрик формасы юк. Инде җайлап кына урнаштырыйм дисәң, йә ике арасы, ачуым килмәгәе, сарык бәрәне чыгып йөрерлек куыш булып кала, йә плитәнең бер башы крокодил борыны кебек күтәрелеп куя. Җаен китерергә тырышып, алай борасың, болай борасың… Шул килеш калдырып китсәң, икенче рәтне салып килгәндә, җаен таба алмыйча җаның чыга. Өемнән таш алып килгәнче, кызыл балчык измәсе кибеп өлгерә.
Егетләр, тиргә батып, тавыш-тынсыз эшлиләр. Тик Виктор гына көн буе буйсынмас ташлар белән әрләшә. Менә ул өстәл зурлыгындагы яссы плитәне бик уңайсыз күтәреп ала. Ташның пычак йөзе кебек үткер кыры аның бармакларына батып керә. Моның өчен «гаепле» ташка тиешле җәза бирелә. Виктор аны ачу белән җиргә бәрә дә чүкеч белән тукмаклый башлый. Билгеле, ташка бернәрсә дә түгел, тик бармак кына тагын да ныграк авырта.
Харабаров белән Панкратов та гадәттәге чәкәләшүләрен оныттылар. Башкалар кебек үк алар да, кичке ашны ашау белән үк, кая ауганнарын да белмичә йокыга китәләр…
Иртән уянганда (дөресрәге, Михаил Александрович сөйрәп торгызганда), кул бармаклары, яртылаш бөгелгән килеш, коры агач ботагыдай катып калган була. Аларны язып та, артык бөгеп тә булмый. Тырышып-тырышып кыймылдата башласаң, әрнүенә түзә алмыйча кычкырып җибәргәнеңне үзең дә сизми каласың. Соңга таба гына бер җае табылды. «Җылы суга тыгып торсаң, бармаклар йомшара икән», – диделәр. Шуннан соң һәр көн Белла, без торуга, кулларны җебетү өчен, җылы су әзерләп куя торган булды…
Бу авыр хезмәт безнең коллективта дуслыкны ныгытты. Инде Юра да башкалар белән тигез хокук алып өлгерде. Үзебезгә тапшырылган сарайның беренче стенасы салынып беткән көнне Юрага карата туган ихтирамым тагын да артты.
Ул көнне кичен иптәшләр Тергешка кино карарга киткәннәр иде. Палаткада Юра белән икәү генә калдык. Юра нишләптер ашарга азактан гына утырган иде. Ул җай гына ашаган җиреннән кашыгын куйды да өстәл астына кереп китте.
– Нәрсә югалттың, Юра? – дип сорадым мин аңардан.
– Да вот… хлеб… – дип мыгырданды ул борын эченнән генә, – хлеб уронил.
Бераздан ул, җир идәндә тузанга буялган бер кабымлык икмәк кисәге тотып, мүкәләп чыкты. Икмәкне кая куярга белмичә бераз аптырап торгач, өргәләп-кыргалап тузанлы валчыкларны койгандай итте дә кабып җибәрде. Аннары өстәлдәге валчыкларны Әзизнең таш чынаягына сыпырып, сак кына читкәрәк этәрде.
Төньяк балкышы
Тора-бара эшнең җае табыла төште. Авыр ташлар, карышмый-нитмичә, җайланып ята башладылар. Эш арасында шаян сүзләргә, уен-көлкегә дә вакыт табылгалап торды. Кичләрен безгә урып-җыюда эшләүче химиклар килгәләп йөри торган булдылар. Дөрес, бу якынлык кинәт кенә башланып китмәде. Баштарак алар, бераз масаеп, бездән көлеп, җырлап та йөрделәр. Безнекеләр, силикат факультетында укучыларга атап, бер егетнең пыяла чүлмәккә гашыйк булуы турында шактый борычлы шигырь яздылар. Аннан соң кирәксә-кирәкмәсә дә тыз-быз йөгергәләп йөрергә яратучы Буся исемле кызга «Автобуся» дигән исем тагылды. Химиклар да җавапсыз калмадылар. Безнең Әзизгә, шулай ук машина маркасына охшатып, «АЗИС» дип исем бирделәр. Ләкин бу төрткәләшүләр тора-бара дусларча шаяруга гына әйләнеп калды. Безнең берничә егет силикатчы кызлар белән ныклап ук дуслаштылар. Бу дуслык ике яктан да «әдәбиятның химиягә якынлыгы» дип йөртелә башлады. Бер шимбә көнне, бу якынлыкка багышлап, күңелле генә кичә дә уздырып алдык. Ул көнне Тергеш кибете ишегенә «Советская Хакасия» газетасына кара белән язылган белдерү эленде. Анда түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Белдерү
Бүген әдипләр лагеренда
концерт.
Кич сәгать 8 дә башлана.
Төзелеш мәйданында,
палатка янында көтәбез.
Рәхим итегез!Әдәбиятның химиягә якынлыгы җәмгыяте».
Эштән туктау белән, безнең лагерьда ыгы-зыгы башланды. Егетләр кичә үк юып элгән күлмәкләрен тукмакларга, кызыл балчыкка каткан итекләрен юарга, майларга тотындылар. Көзгеләргә чират тезелде. Һәркем концертка кадәр төзәтенә алмыйча калудан курка иде. Курку урынлы булып чыкты. Химиклар билгеләнгән вакыттан иртәрәк җыела башладылар…
Менә сопкаларны караңгылык пәрдәсе каплады. Йолдызлар белән бизәлгән күк гөмбәзен урталай бүлеп, тонык кына Киек Каз Юлы сызылды… Шунда кемдер алдан әзерләп куелган коры утын өемен яндырып җибәрде. Җылы мамык сырмалар кигән кызлар-егетләр учак тирәсенә җыелдылар. Түгәрәк эченә Виктор чыгып басты. Тамашачылар, программа игълан итүне көтеп, тын калдылар. Ләкин бернинди дә программа-фәлән юк иде.
Шуңа күрә Виктор, бераз кызара төшеп:
– Мин сезгә үземнең яңа шигыремне укыйм, – диде.
Аңа гөрләтеп кул чаптылар…
Хакасия даласында рус, татар, украин, Дагстан егетләренең дуслык кичәсе шулай башланып китте. Кирза итекләр кигән, кояшта янып каралган «актёрлар», берәм-берәм чыгып, шигырь укыдылар. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән озаттылар. Бер иптәшнең:
…Ә без килдек
Икмәк тәмен авыз белән түгел,
Җилкә белән татып белергә, –
дигән юллары аеруча зур уңыш казанды. Тора-бара номерлар үзләреннән-үзләре төрлеләнә башлады. Химиклар арасында гармунчы, безнекеләрдән гитара уйнаучы табылды. Чем-кара бөдрә чәчле бер егет шунда ук хор оештырып алды. «Сәхнә»гә унбишләп кеше чыгып басты. Бөдрә чәчле егетнең дирижёрга охшатып кул селтәве белән, бердәм җыр башланып китте:
Утро красит нежным светом
Стены древнего кремля…
Ләкин тамашачылар тыныч кына тыңлап утыра алмадылар. Менә алдагы рәттән кемдер ягымлы тенор белән:
Просыпается с рассветом
Вся советская земля, –
дип хорга кушылды. Бөдрә чәчле егет учакка йөзе белән борылып басты да барыбызга берьюлы дирижёрлык итә башлады. Сопкалар арасындагы төзелеш мәйданында ике йөз күңелдән бер булып чыккан шатлыклы җыр гөрләп күтәрелде:
Кипучая, могучая,
Никем непобедимая
Страна моя,
Москва моя,
Ты самая любимая.
Хор белән җырлап туйгач, ялгыз җырлар башланды. «Яңгырасын татар җыры Енисей буенда», – дип, мин дә чыгып җырладым. Ләкин «Урман кызы» н артык югары тон белән башлаганмын, бик авырга килде.
Шулвакыт ниндидер ягымлы хатын-кыз тавышы минем җырга кушылды:
Нинди серләр, сөйлә, әй аппагым,
Керфек очларыңнан тамалар?
Студентлар арасында миннән башка татарлар юк дип йөргән идем. Шуңа күрә, җыр бетү белән үк, тавыш килгән якка борылдым. Миннән бер-ике адым гына читтә мамык сырмасын иңенә салган, кап-кара кашлы бер кыз басып тора иде. Ул елмаеп кул сузды:
– Рауза.
Без танышып киттек.
Рауза Мәскәүдә туып үскән, ләкин туган теленнән баш тартмаган, әнисеннән бик күп татар җырлары да өйрәнгән. Кичәдән соң мин Раузаны озата барганда, ул җырлар безгә тагын кирәк булдылар…
Без дала юлы буйлап акрын гына бардык. Тергешка килеп җитәрәк, Рауза кинәт туктап калды.
– Күрегезче, – диде ул, куркынган кебек пышылдап, – күрегезче! Нәрсә бу?!
Ул күрсәткән якка борылып карагач, мин әйтеп-сөйләп бетергесез гүзәл күренеш алдында сүзсез калдым… Өч катлы салават күперенә охшаган тылсымлы көянтә үзенең бер башы белән сопка иңендәге каен урманы өстенә, икенче очы белән сопканың нәкъ түбәсенә таянган. Күкнең бу дуга белән кисеп алынган өлеше офык алсулыгына охшашлы якты алсулыкка манылган. Сопка артыннан меңнәрчә прожекторлар яктырткан кебек, күк йөзенә нур баганалары сирпелгән.
Кинәт аллы-гөлле нурлар хәрәкәткә килделәр. Сопка артындагы гигант прожекторлар күк йөзен салмак кына айкый башладылар. Менә кып-кызыл нур хәтфә яшел төскә буялды, яшел прожектор алсу нур сирпеде.
Шулвакыт баш очына, күк гөмбәзенең иң югары урынына, утлы түрләмәләр, авыр ефәк чуклар эленде…
Чү! Нәрсә булды?!
Кинәт кенә шаян җил исеп куйдымы?.. Миллион төсләргә буялган түрләмәләр, авыр ефәк шәлнең тылсымлы чуклары әкрен генә тирбәлә башладылар…
Раузаның минем беләгемдәге кулы сизелер-сизелмәс кенә кысылып куйды. Мин борылып карадым. Аның кара күзләре зур булып ачылганнар; болай да дугаланыбрак торган кашлары тагын да өскәрәк күтәрелгәннәр; бераз калынрак матур иреннәре, тылсымлы әкият тыңлаган баланыкы кебек, ярым ачык калганнар. Төньяк балкышының кызыл шәүләсе аның йөзенә төшкән, күз төпләрендә озын керфекләрдән күләгәләр ясалган.
Без озак басып тордык. Серле прожекторлар сүнеп, сопка өсте тоташтан куе кызыл төскә буялып калгач кына кузгалып киттек.
Мин Раузаны озатып кайтканда, төньяк балкышының соңгы алсулыгын таң яктысы юып алган иде инде.
Икенче көнне генә белдем, безне таң калдырган әлеге табигать могҗизасы Хакасия далаларында да бик сирәк күренеш икән.
Дала юллары
Без Енисей буена килеп төшкәнгә ай ярым вакыт узды. Һавада көз сулышы аңкыды. Сопка иңендәге каеннар бөдрә чуклы сары шәл бөркәнделәр. Бу якларда июль айларында да шактый салкын була торган төннәр хәзер бөтенләй усалландылар. Палаткада мамык сырмалар, бүрекләр киеп йокларга туры килә башлады. Алай да сентябрьнең салкын сулышы, якалардан, җиңнәрдән тәнгә үтеп, тәмле йокыны еш-еш кына бүлгәләде. Сентябрь урталарында үзәк өзгеч әче җилләр исә башлады. Беренче кар күренде. Төзелештә эшләр көннән-көн кыенлашты. Бәхеткә каршы, бу – рәхимсез Себер кышының беренче хәбәрчесе генә иде әле. Хакасиянең әче җилләре атна чамасы гына дуладылар да яңадан тындылар. Төннәр элеккечә үк салкын калса да, көндезләрен кояш җылытып торды.
Таш стеналар күзгә күренеп үсте. Без башта гаять зур сарайның бер өлешен генә төзергә алынган идек. Әле аны да төзеп бетерә алмабыз дип куркып йөрдек. Дөрес, совхоз җитәкчеләре дә Мәскәү студентларыннан шуннан артыкны көтмиләр иде. Ләкин без шактый зуррак эш башкардык. Беренче кар күренгәндә, сарайның соңгы өлеше яртылаш булып килә иде инде.
«Советская Хакасия» һәм «Московский комсомолец» газеталарында безнең коллективны мактап мәкаләләр басылды. Совхоз директоры иптәш Попов радиодан ясаган чыгышында безгә рәхмәт белдерде. Институттан котлау телеграммасы килде.
Күңелләр тагын да күтәрелә төште. Без инде сарайны төзеп бетерүне максат итеп куйдык. Ләкин кайтыр юлга чыгарга санаулы көннәр генә калган иде. Барыбызның да нык йончыган булуына карамастан, эш көнен озынайтырга туры килде. Төш вакытындагы сәгать ярымлык ял ярты сәгатькә калдырылды.
Үч иткәндәй, эшнең иң киеренке вакытында көтелмәгән кыенлыклар килеп чыкты. Студентлар арасында грипп авыруы таралды. Ул ике-өч көн эчендә бер-бер артлы унбер кешене аяктан екты. Аның өстенә яңадан һава бозылды. Көннең көн буе көзге салкын яңгыр астында эшләдек. Менә-менә соңгы рәтне салабыз дип торганда, таш бетеп китте. Беленков белән әрләшүләр дә, Михаил Александровичның совхоз конторасына шылтыратулары да файда бирмәде. Бу көннәрдә лагерьга бер генә машина да килеп җитә алмады.
Эш бөтенләй тукталды. Без өч көн буе, көзге җилнең шомлы сызгыруын, салкын яңгырның түбә шыбырдатуын тыңлап, палаткада утырырга мәҗбүр булдык. Дүртенче көнне төш вакытына таба кинәт мотор тавышы ишетелде. Киенеп тә тормастан, ишеккә ташландык. Без чыкканда, таш төягән йөк машинасы палатка алдына килеп туктаган иде инде.
Өс-баш киеме буялып беткән шофёр егет кабинадан чыкты да тимер ишекне шап иттереп ябып куйды. Аны күрүгә, мин үзем дә сизмәстән кычкырып җибәрдем:
– Коля! Николай!..
Без озак вакытлар аерылышып торган туганнар кебек кочаклашып күрештек. Ул арада безнекеләр машинаны сырып алдылар. Әзиз чын-чыннан үз күзләренә ышанмагандай сорап куйды:
– Юлдаш! Это машина или самолёт?
Үз күзләре белән күрмәгән кеше Себер юлларының гадәтен белми. Бу юллар никадәр генә пычрак булмасын, кояш карады исә, бик тиз кибеп өлгерә. Ләкин әз генә яңгыр төшкәләсә, шул ук тиз вакыт эчендә ләшпердек сазга әйләнә. Ә көзге яңгырлар вакытында тау битләреннән машиналар түгел, җәяүле дә уза алмый.
Егетләр моны яхшы беләләр иде. Шуңа күрә Әзизнең «Самолётмы бу, машинамы?» дигән мәзәк соравыннан беркем дә көлмәде. Николай безгә ничек килүе турында сөйләп бирде. Ул безнең лагерьга, каен урманы белән сопка арасын үтеп, юлсыз даладан килгән икән. Текә сопка итәген үткәндә машина ничек капланмый калгандыр – анысын без аңлый алмадык…
Соңгы стенаның соңгы ташын салган көнне безнең лагерьда зур бәйрәм булды. Шуны гына көтеп торгандай, болытлар арасыннан кояш көлеп карады. Безнең егетләр көн буе төзелеш яныннан китә алмадылар. Шатлык шулкадәр тирән – әйтерсең алтын сарай салганбыз…
Виктор үзен бу сарайның иң зур хуҗасы итеп сизә. Ул бер урында туктап тора алмый, кулларын кесәсенә тыгып, бик горур кыяфәт белән таш стена буйлап йөренә.
Башкалар, нарат бүрәнә өстенә утырып, кызу бәхәс ачалар.
– Минемчә, бу сарай егерме елга түзәчәк, – диде Ха– рабаров.
Панкратов, гадәтенчә, шунда ук аңа каршы төште:
– Ха-ха! Егерме ел! – дип кычкырып көлә ул. – Ә мин әйтәм, кимендә илле ел!
Күпчелек Панкратов ягында. Ә Юра тулы бер гасырга исәп тота. Мин дә аңа кушылам. Яшәсен гасыр буена! Ник безгә елларны кызганып торырга!..
Кичен совхоз җитәкчеләре килделәр. Кыска гына митинг булып алды. Күпләребезгә мактау грамоталары тапшырылды.
Китәр көн дә килеп җитте. Алабуга егете Николай безне станциягә илтергә тиеш иде. Юл капчыкларыбызны машинага төягәч, без тагын бер тапкыр сараебыз янына җыелдык. Кемгә ничек булгандыр, ләкин миңа сопкалар арасындагы бу яланны, үз кулларым белән төзешкән шушы таш стеналарны калдырып китү кыен булды. Мин биредә чын хезмәткә катнаштым, хезмәттә кешеләрнең яңадан тууын күрдем. Гасырлар буе буш яткан даланы үзгәртүче, юлсыз җирдән юл салучы киң күңелле якташларымны очраттым. Мин биредә тормышның бик авыр, ләкин бик матур ягын күрдем…
1958
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?