Электронная библиотека » Габделхәй Сабитов » » онлайн чтение - страница 4

Текст книги "Йолдыз яктысы"


  • Текст добавлен: 6 мая 2020, 12:40


Автор книги: Габделхәй Сабитов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 15 страниц) [доступный отрывок для чтения: 4 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Әптерәй, ниндидер күңелле көй сызгыра-сызгыра, кесәләренә чикләвек тутырды да төшәргә китте. Каклаган каз, «мә, мине дә ал!» дигән кебек, дыңк итеп башына бәрелеп калды.

Җиңел хром итек ялтыратып майланды, кунычы гармун күреге кебек җыерылды. Бостон чалбар, балагы күпереп өскәрәк чыкты. Кыска җиңле сары ефәк күлмәгенең изүе ачык. Диңгезчеләрнеке кебек буй-буй тельняшка яхшы күренерлек.

Әптерәй әзерләнеп беткәч, Сирай бабай аның янына килде:

– Ни… улым, әниеңнең кабере юлдан ерак түгел, – диде ул, йомшак кына итеп. – Шунда, карт нарат төбендә. Ташына яңача язылган…

Әптерәй чыгып китте. Ул, урам чатында тукталып, бераз вакыт зират ягына карап торды да, борылып, чикләвек яра-яра кибеткә таба юнәлде.

Авыл кешеләре ачык күңелле. Озак читтә йөргән кешегә генә түгел, көн дә күрешә торган авылдашларына да әллә каян көлеп, кул сузып киләләр. Ләкин Әптерәй якты йөз күрмәде. Очраган кешеләр сәлам бирәләр дә, башларын читкә борып, тиз-тиз атлап китеп баралар. Урамда кешесе дә аз күренә. Бар халык эштә.

Анда-монда сугылып озак йөрде Әптерәй, ямь таба алмады. Бала вакытта бергә уйнап үскән иптәше Заһри өйдә икән. Кырда кулын яралап, эшкә чыга алмаган. Әптерәй ярты кыстырып аның янына керде. Ләкин Заһри эчмәде.

– Рәхмәт, малай, үзең генә сал инде, – диде ул. – Мин болай бәйрәм вакытларында салгалыйм да, тиктомалга әллә ничек. Кыстама инде син мине…

Янгын сараенда сөйләшеп утырырлык бер кеше табылды.

– Һо, Габдрахман энем, сине дә күрер көннәр бар икән! – диде Хәтәр Хәйрулла, кесәдән чыгып торган шешә башын күргәч. – Әйдә, әйдә, түрдән уз. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк әле. Син дөнья күргән кеше, мин дә күрмәгән түгел дигәндәй.

Өстәл тартмасыннан китек стакан чыкты. Закускага суганы, кыяры табылды. Мөлдерәтеп кенә салып куйдылар. Әңгәмә куерып китте. Бер-берсен бүлә-бүлә баштан узганнарын сөйләп киттеләр. Шешәнең бушаганы сизелми дә калды. Икенчесен алып чыктылар. Анысын башлап, йөзәр грамм салгач, Хәйрулла Әптерәйне кочаклап ук алды:

– Алтын егет икәнсең, дустым. Кайчаннан белми йөргәнмен. Кайталар, әмма синең кебеге булмый… Без дә яшибез инде дөньяда…

Тагын бераз төшереп алгач, Хәйрулла икенче төрлерәк сөйли башлады:

– Син, малакасус, эт сугарып йөргәч тә, әллә монда дөньяның чите кителер дип уйладыңмы?.. Кем дип белдең син безне? Әтиеңне ташладың… Юк, без ташламабыз. Ташламабыз булгач ташламабыз… Нәрсә борыныңны җыерган буласың, ә?

Хәйрулла Әптерәйне якасыннан каптырып ук алды:

– Аракы эчереп, Хәйрулла абзаңны йомшартмакчы буласыңмы? Шаярма! Хәтәр Хәйрулла диләр аны! Елтыр ыштаныңны төшереп, ат кыргычы белән төярмен, селәгәй… Яхшыдан яман туган нәрсә… Сыптыр моннан! Әнә Идел аръягында акча яуган, ди!

Әптерәй көч-хәл белән генә чыгып ычкынды. Ярый әле, үзе чамалабрак эчкән иде.

Янгын сараеннан тәмам кәефе кырылып кайтты. Кайту белән, лапас сәндерәсенә урын җәеп ятты. Ул уянганда, көтү кайткан иде инде. Юынып ашаганчы караңгы да төште. Бераздан кунак егет клубка чыкты.

* * *

Ай яктысында клуб ягыннан килүче ике шәүлә күренде. Шау чәчәккә күмелгән шомырт агачы төбенә җиткәч, егет туктап кызга дәште:

– Илгизә, тукта инде беразга…

– Керәм, Әптерәй, таңнан торасы бар.

– Иртә бит әле. Әнә кичке шәфәкъ тә сүрелмәгән.

– Иртә чаклары булгандыр. Әмма хәзер соң инде…

– Шулай инде ул кызлар хәтере. Бик җиңел оныткансың.

– Һе, җиңел, дисең… Кеше күңеле көзге түгел.

– Илгизә… мин тиздән китәм. Озатырга төшәрсең бит?

– Элек озатканыма үкенмим, ләкин хәзер… Ярый, Әптерәй, ачуланма, хуш!

Җил капка шыгырдап ачылды да шап итеп ябылды. Егет, башын иеп озак кына торганнан соң, борылып түбән очка таба китте. Ай да аны озата бармады, болытлар артына кереп калды.

* * *

Әллә Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл аннан бизгән… Ни булса да булгандыр, егет бер атнадан китәргә җыена башлады.

– Әтине дә үзем белән алып китәм, – дип сөйләнде ул кешеләргә.

Күршеләр аның бу ниятен хупладылар. Сирай бабай уңай да, каршы да сүз әйтмәде. Кичтән әйберләрен җыеп төйнәделәр. Иртән Заһри пристаньга илтергә ат җигеп килде. Әптерәй әйберләрне чыгарып төяде. Ишекне бикләп, аркылы такта сукты. Күрше-күлән озата чыкты. Соры мәче боегып кына бер читтәрәк утыра иде.

– Син, Гатифә, мәчене үзегезгә елыштыр инде, – диде Сирай бабай. – Акыллы ул, әйбер-карага тими.

Килгән кешеләрнең барысы белән дә кул биреп саубуллашкач, арбага йомшак печән өстенә менеп утырды. Урамда очраган һәр кеше, хәерле юл теләп, кул болгап калды. Зиратны узганда, бабай, атны туктатып, карчыгының кабере янында озак кына дога кылды… Тагын кузгалдылар. Тарантаска утырып басудан кайтучы Сафи очрады. Атлар юл сабышып, арба белән тарантас тигезләшкәч, Сафи дилбегәсен тартты:

– Тр-р-р… китүмени, Сираҗетдин абзый?

– Китәм инде, Сафиулла, хуш-сау бул!

– Ярый инде. Безне онытып бетермә. Алдагы җәйгә кунакка кайт.

– Белмим шул, Сафиулла, яңадан күреп булырмы…

Сафи киткәч, Сирай бабай артка борылып утырды… Җил тегермәне, «сау бул, кордаш!» дигән кебек, канатларын болгый… Кала туган җир. Сиксән ел гомер иткән авылы кала. Аунап үскән су буйлары, урак урган кырлары, печән чапкан болыннары кала. Егет чакларда сажин салгандай колачлап йөзгән Якты күл дулкыннары кала. Карчыгының туфрагы кала, шау чәчәккә күмелгән алма бакчалары хуҗасыз кала…

– Хушыгыз! Кабат күрә алмасам, бәхил булыгыз!

Менә соңгы йортлар, соңгы өянке башлары күренмәс булды. Төбәк үреннән тагын бер генә кат күренерләр дә…

Моңа кадәр тын гына утырган Сирай бабай, тау башына күтәрелгәч, тынгысызлана башлады. Иң элек алга борылып утырды, авыл ягына карамаска тырышып барды. Тирләп киткән маңгаен сөртеп алды. Аягындагы галошын салып какты. Аннан соң тагын, еш-еш борылып, артка карый башлады… Һәм кинәт Заһриның кулыннан кысып тотты:

– Заһретдин, туктат атыңны!

Ат туктауга, яшьләр кебек җәһәт кенә арбадан төште.

– Улым… мин калырмын, ахры.

– Нәрсә син, әти? Акылыңнан яздыңмы әллә?!

– Ярар, улым, бар, вакытыңны уздырма. Рәхәт яшә, бәхет юлдашың булсын. Миннән фатиха!

Һәм борылып китеп тә барды. Әптерәй, йөгереп барып, кулыннан тотты, үгетләп тә, әрләп тә карады, ләкин барысы да бушка гына. Булдыра алмагач, кул селтәп, арба янына килде.

– Тфү!.. Нишлисең бу картлар белән. Әйдә инде, Заһри дус, мине илтеп куй да әтинең әйберләрен кире алып китәрсең.

Ә Сирай бабай шактый гына юл алган. Ул, ашыга-ашыга, авылына кайта. Гәүдә алга омтылган, аяклар гәүдәне куып җитәргә тырышкан кебек юргалап атлыйлар. Әйтерсең ниндидер күзгә күренми торган көчле кул аны, ак сакалыннан тотып, алга сөйрәп бара, алга ашыктыра.

1961

Урман кызы Таңсылу
(Тылсымлы хикәя)

Сәер кеше бу Газизулла абзый. Гомере буе урманда яшәп тә, һаман күңеле урманнан бизмәгән. Яшь чагында әллә кайларда, Иртыш буйларында, сал агызган. Аннан соң күп еллар урманчы булып торган. Сугышта яраланып, бер җиңен бил каешына кыстырып кайткач та, җылы урын, төшемле эш сайлап йөрмәгән: кызлар көзгесе кебек түм-түгәрәк урман күле буендагы пионер лагерена каравылчы булып төпләнгән дә калган.

Сәлимә апа әле хәзер дә шул хакта сүз кузгаткалый:

– Урман шүрәлесенә әйләнеп беттек инде. Булмады, кешечә яшәтмәдең, – ди.

Газизулла абзый дәшми. Ул радионы әкрен тавышка көйләп куйган да, бөтен дөньясын онытып, кемнеңдер бик моңлы итеп курай тартуын тыңлый.

Сәлимә апа тавышын күтәрә төшә:

– Минем дә бер күрше-күлән белән гөрләшеп яшисем килә. Урман дисең икән, әллә Каф тавы артындамы? Әнә Сабирлар кебек, ял көннәрендә «гүләйт» кә килеп йөрер идек әле…

Сәлимә апаның сүзе озаккарак китсә, Газизулла абзый, кырын яткан җиреннән үрелеп, радионы бераз көчәйтеп куя.

– Ичмаса, әйткән сүзеңне колагына элсен иде, – дип дәвам итә Сәлимә апа. – Әзрәк бала турында уйлар идең. Мәктәбе җәһәннәм астында бит. Язын-көзен зат-пирут өч чакрым ләшпердек ера. Кеше балалары әнә шәһәрдә трамвайда гына йөри.

Газизулла абзый, мыек астыннан гына көлеп, Булатка карый. Әтисенең бу карашын Булат шунда ук төшенеп ала:

– Башка кайгың булмаса, минем өчен борчылма, әни, – ди ул, мут елмаеп. – Тиздән трамвай безнең ишек төбеннән узар. Урманда торырбыз, «гүләйт» кә шәһәргә барырбыз.

– Менә ишетмәсәң ишет, әнисе, – дип көлә Газизулла абзый.

– Һи, үзең кебек, малаеңа да урман җене кагылган инде.

– Син, әнисе, каты күңелле кеше. Урманның серен аңлый белергә, җырын тыңлый белергә кирәк аның… Әйдә, улым, булмаса, бер әйләнеп керик әле.

Булатка шул сүз җитә кала. Ул, шунда ук сикереп торып, өстенә киенә башлый. Сәлимә апа бөтен чәпчүләрен онытып көлеп җибәрә:

– Менә ике хыялый! Бу кадәр булырсыз икән! Кая барасыз инде? Әнә яшәреп[3]3
  Яшәрү – болытлар куерып, яшькелт-күгелҗем төскә кереп, яңгыр яварга тору турында.


[Закрыть]
 тә тора. Яңгырга эләгүегез бар.

– Тоз түгел – эремәбез.

Капкадан чыгуга, әтисе үзенең сыңар кулын Булатның җилкәсенә сала. Борылмалы тар сукмак буйлап алар бик озак шулай тын гына баралар. Түгәрәк күл читен әйләнеп узгач, сукмак сиздермәстән генә бер читкә борыла да, куе куакларга борынын төртеп, аю табаны, сәрдә, балтырган яфраклары астына яшеренә.

Газизулла абзый кинәт кенә туктала да Булатка карап пышылдый:

– Тс-с! Шаулама! Ишетәсеңме?

Булат гаҗәпләнеп әтисенә күтәрелеп карый. Газизул– ла абзый, башын бераз кырын салып, онытылып тыңлый. Кинәт аның йөзе яктырып китә, маңгаендагы тирән җыерчыклар языла төшә, мыек чылгыйлары кыймылдап куя.

– Ишетәсеңме?

– Ишетәм… Усак шаулый.

– Усак кына түгел, Карурман бабай җырлый, улым.

– Ә нигә соң ул үзе күренми? Нигә мин дә ишетмим?

Газизулла абзый, улына карап, серле генә елмаеп куя:

– Син, улым, урманның серләрен белеп бетермисең әле. Таң вакытын йоклап уздырасың. Урман кызы Таңсылуны да күргәнең юк… Әйдә, борылыйк, әнә яңгыр төшкәли башлады. Әниең борчылмасын.

Кайтып йокларга яткач, Булатның күзенә йокы кермәде… «Их, бер күрәсе иде шул җырчы бабайны. Отып аласы иде шуның моңлы җырларын! Әти әйткән Таңсылуны гына күрсәң дә… Ул, бәлки, үзенең бабасын да күрсәтер иде. Аны күрү өчен Булат төн буе керфек какмаска, бер генә түгел, өч төнне йокысыз үткәрергә риза…»

Булат, кулларын баш астына куеп, шулай уйланып ята. Тәрәзәнең югары өлгесеннән аңа агач башлары күренә, яңгыр юып киткән күк йөзеннән йолдызлар күз кыса… Чыпчык борыны озынлыгы җәйге төн озакламый эреп тарала да башлады. Менә соңгы йолдызны да таң җиле өреп сүндерде; очлаеп күккә үрелеп торган чыршы башына бер бәйләм кояш нуры килеп кунды. Булат, шыпырт кына торып, өстенә киенде дә мәче кебек кенә басып чыгып китте.

Гаҗәп! Таң вакытында урман тылсымлы бер төскә керә икән! Агач асларында куе күләгә, тау куышы кебек караңгы. Ә кояш төшкән урыннарда агачлар ачык яшел төстә. Һәр агачта, һәр ботакта меңләгән чык бөртекләре. Аларның һәрберсе, күзләрнең явын алырлык булып, төрле төсләр белән балкый. Үләннәрдәге чыклар да бик кызык: кояш төшкән урында алан өсте көзге кырау төшкән кебек ап-ак, ә күләгә җирдә – куе зәңгәр. Әйтерсең кемдер төн буе зәңгәр буяу сибеп йөргән!

Кичәге җылы яңгырдан соң беләү ташы кебек шомарып калган юеш сукмакны яңгыр суалчаннары тишеп шадралаткан. Кая карама, алар казып чыгарган бөртек-бөртек кенә көпшәк туфрак өемнәре. Уйсурак урыннарда әле яңгыр суы кибеп тә өлгермәгән. Ә ботаклардан тып-тып тамчы тама, якадан агып, тәнне чиркандыра.

Сукмак буйлап бара торгач, Булат түм-түгәрәк алан читенә килеп чыкты. Тагын да эчкәрәк керергә кыймыйча, ул бер агачка аркасын сөяп чүмәшеп утырды. Утыруы булды, тәне оеп, күз кабаклары авыраеп китте…

Бермәлне якында гына челтер-челтер итеп чишмә челтерәп куйды. Юк, чишмә түгел икән… Зелпе куагы артында кемдер көлә:

– Һи-һи-һи… Әллә йоклап утыра инде?

– Юк ла, йокламыйм, – ди Булат. – Син үзең кем соң? Нигә көләсең?

– Мин – Таңсылу.

– Син… син Карурман бабай кызымыни? – дип шатланып кычкыра Булат һәм тавыш ишетелгән якка йөгереп бара. Барса – беркем дә юк…

Әлеге тавыш башка куак артыннан ишетелә:

– Һи-һи-һи…

Булат тагын шунда йөгерә. Менә тамаша! Кызый тагын юкка чыккан. Ә тавышы бөтенләй әллә кайдан, югарыдан яңгырап ишетелә. Булат гаҗәпсенеп башын күтәрә:

– Әй, кызый, нигә миннән качасың?

– Качмыйм, мин биредә генә.

– Ә нигә… нигә агач башына мендең?

– Бөре эчендә яшь яфраклар шытканын тыңлыйм.

– Яфрак шытканын? Син шулай бөре эчендәге тавышны да ишетәсеңмени?

– Ник ишетмәскә! Тыңлыйсың килсә, мен бирегә.

Булат ашыга-ашыга юкә агачына үрмәли, ботактан ботакка күчә-күчә, бик тиз очка ук менеп җитә. Тик… кайда соң ул Карурман кызы?

– Һи-һи-һи-һи… Мин монда.

Менә могҗиза! Инде хәзер түбәннән дәшә. Әле генә шушы агач башында иде ләбаса! Күзгә күренмичә ничек төшә алды икән?

Булат, ботакларны аралап, түбәнгә карый, ничек кенә булса да шаян кызыйны күрергә чамалый… Әһә, әнә ул! Каен кәүсәсенә сарылып, колагын каенга куеп, нәрсәдер тыңлый.

– Әй, кызый, мин сине күрдем. Каен артына качкансың, – ди Булат.

– Качмадым.

– Алайса, нишлисең анда?

– Кәүсә эчендә каен суы акканын тыңлыйм. Кил, син дә тыңла.

Булат кабаланып түбән төшә башлый. Бераз төшкәч, юан ботакка тотынып, туп-туры җиргә сикерә һәм, йөгереп барып, әлеге каенга колагын куя. Ләкин аңа үз йөрәгенең дөп-дөп тибүеннән башка бернәрсә дә ишетелми.

– Алдыйсың син мине, урман кызы, – ди Булат.

– Алдыйсың? Нәрсә дигән сүз соң ул? Мин ул сүзне белмим.

– Белмәсәң, менә белдерермен мин сиңа!

Булат, каен кәүсәсе артына үрелеп, шаян кызның чәченнән эләктереп ала.

– Ой, җибәр, авырттырасың! – дип пышылдый Таңсылу.

– Җибәрмирәк торсын әле!

Булат, каен кәүсәсен әйләнеп, Таңсылу торган якка чыга. Ләкин тагын могҗиза! Тагын беркем дә юк… Малай, тәмам аптырап, учын язып карый. Уч төбендә берничә каен яфрагы гына өзелеп калган…

«Менә ничек! Димәк… теләсә, күренә, теләмәсә, шунда ук юкка да чыга ала, – дип уйлый Булат. – Миңа үпкәләгәндер дә инде. Чәченә шаярып кына ябышканымны каян белсен ул…»

Булат шулай дип уйларга да өлгерми, Таңсылу якында гына тагын көлеп җибәрә:

– Һи-һи-һи… Мин беләм, син усал малай түгел.

– Каян беләсең?

– Песнәкләр әйтте. Кыш көне ачыккан чакта, син аларга җим сипкәнсең. Аннан соң Карурман бабай да әйтте. Әтиең белән сез аның җырларын яратасыз икән.

– Ә җыр яраткан кеше усал булмыймы?

– Җыр яраткан, урман-кырларны яраткан, кошларны кызганган кеше ничек инде начар булсын!

– Алайса, нигә син миңа күренмисең?

– Иң элек миңа энҗе сәйлән тезеп китер…

– Мин аны каян алыйм?

– Һи, әнә ич, аландагы һәр үләндә, һәр чәчәкнең керфегендә таң энҗесе. Тик тизрәк бул. Кояш күрсә, хәзер җыеп бетерә аларны…

Булат шунда ук алан уртасына йөгереп чыга да ромашка чәчәгендә җемелдәгән чык бөртегенә үрелә. Ләкин ул килеп кагылганчы, чык бөртеге җиргә тама. Булат икенчесенә үрелә, анысы да бармак буйлап агып төшә. Өченчесе юеш тап кына калдырып уч төбенә җәелә. Азаплана торгач, тәмам хәлдән тая Булат. Ул узган җирдә, чыклы үлән өстендә, куе яшел булып ике аяк эзе сузылып кала. Аның аяклары гына түгел, җиңнәренә кадәр чыланып лач су була.

Шулвакыт алан читендә кемдер көрсенеп куя. Булат башын күтәреп караса… әнекәй генәм! Бөтенләй якында гына, әлеге каен агачы төбендә, Таңсылу басып тора!.. Нинди чибәр кызый! Йөзе алмагач чәчкәсе төсле алсу, чәчләре коңгырт-кара. Дулкын-дулкын булып, бөдрәләнеп иңнәренә төшкән. Яшел чигүле ап-ак күлмәк кигән. Ә күзләре… күзләре нинди! Һавага караса, алар ачык зәңгәр, урманга караса – коңгырт, ә чыклы үләнгә караса, чыклы карлыган кебек ялтырый башлыйлар… Менә Таңсылу Булатка таба борыла һәм, кулларын болгап, ниндидер ишарәләр ясый. Читкәрәк кит, янәсе, безгә артык якынлашырга ярамый…

Булат, урман кызыннан күзләрен ала алмыйча, әкрен генә чигенә башлый. Таңсылу да кузгала. Аның озын ак күлмәгенең итәге җиргә үк тиеп тора. Шуңа күрә ничек аяк атлаганы күренми. Елга өстендәге ак томан кебек шуып кына килә. Шунысы гаҗәп: ул узган җирдә бернинди дә эз калмый, бер генә үлән дә селкенми, чәчәкләрдән бер генә чык бөртеге дә төшми.

Менә ул агач күләгәсеннән кояш нурына чыга һәм шунда ук танымаслык булып үзгәрә дә куя. Коңгырт кара чәче алтын-сары төскә керә, өстендәге ак күлмәге дә кояш нурына маныла… Ул иелә-бөгелә үләннәрдән, чәчкә керфекләреннән чык бөртекләре җыеп ала да, аларны неп-нечкә пәрәвез җебенә тезеп, кат-кат итеп муенына тага. Таң энҗеләре шунда ук әллә нинди сихри нурлар белән җемелдәшә башлыйлар. Таңсылу өнсез калган Булатка карап елмая. Янәсе, миндәй чибәр кызны синең гомердә дә күргәнең юктыр әле… Шулай көязләнеп бер бөтерелгәннән соң, урман кызы, ак томан сыман, алан өстен бер әйләнә дә агачлар арасында күздән югала.

– Менә кыбырсык! – дип куя Булат. – Карурман бабай турында тәки оныттыра язды бит… Әй, урман кызы, тукта әле…

Ләкин Таңсылу җавап бирми. Тик бөтенләй икенче юнәлештә, сузып-сузып, «тру-ту-ту!» дип кычкырган тавыш кына ишетелә. Бу тавыш Булатка бик таныш кебек тоела. Ул күзләрен ачып җибәрә… Караса, һаман шул баягы агач төбендә утыра.

Кояш шактый югары күтәрелгән, алан өстендә ак томан йөзә. Түгәрәк күл ягыннан быргы тавышы яңгырап ишетелә:

– Тру-ту-ту!.. Тру-ту-ту!..

Булатның башыннан «лагерь килгән» дигән шатлыклы уй чагылып уза. Лагерь килгән! Моңа кадәр тын гына яткан Түгәрәк күл буена быргы, барабан тавышлары килгән. Шат җырлар, ал галстуклар, кызыл байраклар, төнге учаклар килгән. Булат өчен бәхетле, күңелле көннәр килгән!

Булат утырган урыныннан сикереп торды һәм, куак асларына чума-чума, быргы тавышы килгән якка чапты.

Лагерь капкасы төбендә ике буш автобус тора. Ә пассажирлары лагерьга хуҗа булып та алганнар. Берәүләре таган атына, карусель әйләнә, икенче берәүләре яшел чирәм өстендә мүкәли, кайберәүләр туп тибеп йөри. Көлеш, кычкырыш, ыгы-зыгы, шау-шу…

Бу лагерь Казандагы бер заводныкы. Шуңа күрә анда ел саен диярлек бер үк эшчеләрнең балалары килә. Булат аларның күбесен таный. Әнә кар бабай кебек юантык гәүдәле, зур башлы, кыска муенлы бер малай капкага таба йөгереп килә. Ул Кәли исемле. Аның артыннан куып килүче яшел чалбарлысы – Ваня. Ул, кулларын болгый-болгый, Булатка кычкыра:

– Әй, Булатик, чыгарма Кәлине! Җибәрмә. Без тоткан еланны алып качты!

Булат, кулларын җәеп, капкага аркылы басты. Ләкин Кәли, җитез генә иелеп, аның кул астыннан шуып узды. Инде куып җитеп якасыннан эләктердем дигәндә, ялт итеп борылды да аяк астына ауды. Булат, аңа абынып, яшел чирәм өстенә мәтәлде. Арттан куып килүче башка малайлар Булат өстенә килеп өелделәр. Кәли шул арада сикереп торып куак астына чумды. Аны көчкә эзләп таптылар. Тагын кычкырыш, тагын шау-шу купты:

– Әнә ул, әнә-нә-нә! Юкә агачы артында!

– Тотыгыз, тот!

– Ваня, юлын кис!

Бу юлы Кәли ычкына алмады. Малайлар аны уратып алдылар да кесәләрен актара башладылар, Кәли карышып тормады. Йөгерә торгач, карышыр хәле калмаган иде инде.

– Туктагыз, малайлар, үзем бирәм, – диде ул, мыш-мыш сулап. – Үзем бирәм… Җибәрегез кулны…

– Ай-яй хәйләкәр! Тагын качар иде бугай!

– Җир упсын, качмыйм… Кысмагыз беләкне. Еланны үтерәсез.

Малайлар аның кулларын җибәрделәр дә, шунда ук эләктереп алырга әзерләнеп, як-ягына бастылар. Кәли, күлмәк якасыннан кулын тыгып, сул җиңе эченнән уклау озынлыгы кап-кара елан тартып чыгарды. Елан, пружина кебек бөтерелеп, аның беләгенә уралды. Аларның тавышына йөгерешеп килгән бер төркем кызлар, куркынган чыпчыклар кебек чырылдашып, төрле якка сибелделәр.

– Әй, тилеләр, курыкмагыз. Тузбаш бит ул, чага торган елан түгел. Менә карагыз, башында ике сары табы бар, – дип, еланын болгап кычкырды Кәли. Ләкин шул арада тузбаш аның кулыннан шуып төште дә, малайлар эләктереп алганчы, коры яфраклар астына кереп тә шылды.

– Тотыгыз, тот, әй, ачык авызлар, ычкындырдыгыз бит, – дип кычкырды Кәли.

– Кара, кара! Үзе ычкындырды да безгә сылтый!

– Юри җибәрде ул аны.

– Бирегез кирәген, малайлар!

– Ботарлагыз!..

Шулвакыт Кәли лып итеп җиргә утырды да, болай да кып-кыска муенын җыерып, кулын күтәрде:

– Тс-с! Шауламагыз! Хәзер бер фокус күрсәтәм! Менә күрәсезме, бу нәрсә?

– Нәрсә булсын, борчак!

– Борчак булса, карап кына торыгыз!

Ул учындагы борчакны һавага чөйде һәм, калын иренле зур авызын ачып, борчакны тел өстенә төшерде дә голт итеп йотып та җибәрде.

– Йоттым. Хәзер менә тагын карагыз! Фукс-мукс, әлли-һоп!

Кәли уң кулы белән үзенең җилкә тамырына шап итеп сукты. Сугуы булды, авызыннан ике юеш борчак килеп төште.

– Кызыкмы? Кызык булса, тагын күрсәтәм. Карагыз, бу нәрсә?

– Кулъяулык.

– Бусы нәрсә?

– Шырпы.

– Шырпы булса, карап торыгыз…

Кәли кулъяулыгын җиргә җәеп салды, яулык уртасына шырпыны куйды, яулыкны, чит-читеннән тотып, дүрткә бөкләде.

– Йә, әйтегез, шырпы кайда?

– Яулык эчендә.

– Эчендә булса, сындырыгыз! Йә, кайсыгыз сындыра?

Булат яулык аша шырпыны капшап тапты да урталай сындырды. Башка малайлар да тотып карадылар, сынуы хак булсын дип, шырпыны вак кисәкләргә турап бетерделәр. Шуннан соң Кәли, авыз эченнән ниндидер тылсым укыган булып, яулыкка өрде:

– Фукс-мукс, әлли-һоп!

Кәли яулыкны сүткән иде, аның эченнән сынмаган шырпы килеп төште.

Малайлар тагын шаулаша башладылар.

– Тукта әле, тукта! Ничек эшләдең?

– Икмәктер, сынмаган!

– Хәрәмлисең. Уч төбендә икенче шырпы булган.

– Әйе, әйе. Кулыңда булган. Күрсәт әле тагын!

Кәли болай да чепи күзләрен кысып, калын тавыш белән көлеп куйды:

– Хо-хо-хо! Күрсәтмирәк торсын. Бик күрәсегез килсә, миндә фокус бетәрлек түгел. Давай, дүрт кулъяулык бирегез.

Малайлар аңа унлап кулъяулык суздылар. Кәли аларны ашыкмыйча гына очын очка төйнәп тезә башлады.

Ялгап бетергәч, ике башыннан тотып тартты да түгәрәкләнеп тезелгән иптәшләренә күрсәтте:

– Күрдеңме?

– Күрдем.

– Син күрдеңме?

– Күрдем.

– Барыгыз да күрдегезме?

– Күрдек…

– Алайса, бүтән күрә алмассыз!

Кәли яулыкларны бөтәрләп кесәсенә тыкты. Малайлар, шау-гөр килеп, аның өстенә өелделәр, кесәләрен актарырга керештеләр. Бер кесәсеннән шыбырдап борчак коелды, әллә нинди тимер-томырлар, шөрепләр чәчелеп китте.

Икенче кесә төпсез булып чыкты. Ваня кулын тыккач, Кәли тузбаш кебек боргалана башлады:

– Хи-хи-хи… Җибәр, Ванька, кытыкны китерәсең! Җибәр!

– Җибәрми торсын. Яулыкларны кая куйдың?

Шулвакыт Кәли әллә ничек кенә малайлар кулыннан ычкынды да сикереп торды. Аның чалбар балагыннан кулъяулыклар килеп төште. Иптәшләре яулыкларны бүлешергә тотындылар, шул арада Кәли юкка чыкты.

– Ә, малайлар, качкан бит!

– Куыгыз! Урра!

– Әллә кая китә алмас! Каршысына төшегез!

– Уратып алыгыз!

Шулвакыт кемдер Булатның аягыннан тартты. Борылып караса – Кәли! Муенын җыерып, артыш куагы артында утыра:

– Шаулама, малай, кил! Алар мине куып йөрсеннәр әле, мин сиңа фокус өйрәтим…

Малайлар ераклашкач, куак артыннан чыкты да бармагы белән Булатка төртеп көлеп җибәрде:

– Хо-хо-хо! Фокус өйрәнәсең килә инде синең, ә?

– Килә шул.

– Акылың алтын икән! Өйрәнмирәк тор әле. Өйрәнәсең килсә, бергә-бер…

– Мин сиңа урман кызын күрсәтермен…

– Нинди урман кызы? Мин аларны күреп туйган. Әнә чырык-чырык көләләр… Бик кирәкләре бар иде…

– Юк, алар түгел. Алар лагерь кызлары бит. Ә мин күргәне – чын урман кызы. Бөре эчендә яфрак шытканын, кәүсә эчендә каен суы акканын тыңлый белә. Әгәр теләсә, синең башыңдагы уйларыңны да ишетә…

– Хо-хо-хо! Алдарсың инде Кәли абзаңны!

– Җир упсын, алдамыйм.

– Узган ел да син миңа, поши эзе дип, сыер эзе күрсәттең.

– Сыер эзе алай озынча булмый…

– Йә, ярый. Урман кызын күрсәтсәң, борчаклы фокусны өйрәтәм…

– Юк, икесен дә…

– Йә, ярый, килештек. Ну син аларны беркемгә дә өйрәтмисең! Килештекме?

– Килештек.

Икенче көнне Булат белән Кәли, таңнан торып, әлеге алан читенә килеп яшеренделәр.

– Әнә шунда гына карап тор, – дип пышылдады Булат, – урман кызы чык бөртекләреннән сәйлән тезәргә килер…

Алар, сулыш алырга да кыймыйча, бик озак яттылар. Инде үләннәрдән чыклар да кипте, кояш та шактый күтәрелде. Төрле төстәге күбәләкләр, чәчәктән чәчәккә кунып, аланда куышып уйный башладылар. Ләкин урман кызы күренмәде.

Кәли, түземсезләнеп, Булатның кабыргасына төртте:

– Йә, нишләп чыкмый?

– Тагын бераз көтик инде…

Нәкъ шулвакыт лагерьда «подъём» сигналы уйнадылар. Кәли, йокысыннан уянган кебек сискәнеп, башын күтәрде. Ул озак кына Булатның йөзенә текәлеп торды да кинәт бер карарга килгәндәй әйтеп куйды:

– Булмаса булган, бер фокус өйрәтим үзеңә!

– Кайсысын?

– Яңаны. Син аны белмисең әле. Ябагадан ялкын чыкканын күргәнең бармы?

Ул кесәсеннән нечкә резин тасмага тагылган кечкенә кызыл туп алды.

– Настоящий ябага туп. Язгы каникул вакытында авылга әбиләргә баргач, коба[4]4
  Коба – аксыл, сыек көрән.


[Закрыть]
сыер йоныннан әвәләп ясадым. Тагын да зуррак итә идем дә, сыерның ябагасын саесканнар йолкып бетергән… Әйдә, ничава, болай да ярый ул. Карап кына тор. Шушы тупның менә шушы төшеннән ялт итеп ут күренер.

Кәли резин тасманы сузды-сузды да кинәт ычкындырып җибәрде. Туп шундый каты итеп Булатның күзенә килеп бәрелде, малайның күзеннән аллы-гөлле утлар чәчрәп киткәндәй булды.

– Хо-хо-хо! Менә сиңа фукс-мукс, – дип шаркылдап көлде Кәли. – Урман кызы күрсәткәнең өчен булыр. Кабат алдамассың менә! Синең аркаңда иртәнге аштан коры калдым.

Ул үзләре килгән сукмак буйлап лагерьга таба йөгерде. Ә Булат шул урынында утырып калды. Аның күзеннән берөзлексез яшьләр тәгәри иде. Авыртудан да бигрәк «ялганчы» исемен күтәргәнгә күңеле әрни иде аның.

«Ә бу урман кызы Кәли барында нигә килмәде икән?» – дип уйлады ул. Ләкин шулчак якында гына, бөтенләй колак төбендә генә, тагын шул ук ягымлы тавыш ишетелгәндәй булды:

– Ул мине барыбер күрмәс тә, ишетмәс тә иде, – дип, аның уйларына җавап бирде Таңсылу.

– Ни өчен күрмәс иде? – дип сорады Булат, башын күтәрмичә генә.

– Ул малай кичә миләш чәчәген ботады. Килү белән кош оясын туздырды, йомыркаларын ватты… Ул мескеннәр хәзер яңа оя корырга урын эзлиләр. Оя корып көчләре бетәр, бала чыгарырга соңарырлар. Көзгә кадәр балаларының канатлары ныгып җитмәс. Диңгез кичкәндә батып үләрләр. Алар инде беркайчан да безнең урманга кабат кайта алмаслар.

Булат яшь белән тулы күзләрен ачып җибәрде… Караса, Таңсылу әллә кайда, аланның аргы башында, ботаклары сынган миләш агачын кочаклап утыра. Башы иелгән, йөзе сагышлы. Булатка карап, моңсу гына елмаеп куя да, миләш кәүсәсен сыйпап назларга керешә… Их, менә хәзер күрсәтәсе иде аны Кәлигә. Булат, ашыга-ашыга, күз яшьләрен сөртте. Ләкин миләш агачы төбендә урман кызы да юк иде инде.

Булат сикереп торып лагерьга чапты. Ашыга-ашыга койма аша кергәндә чалбар балагы эләкте дә, койма буенда фотоаппарат тотып яткан Кәли өстенә мәтәлеп төште.

– Тагын синмени әле бу? – дип кычкырып җибәрде Кәли. – Кадрны боздырдың бит, тиле!

– Ә син, син нәрсә төшерә идең соң?

– Ашханәне төшерәм. Әнә бит, Ванялар котлет ашап утыра, – дип, телен ялмап куйды Кәли.

– Ә син ник бармыйсың?

– Барырсың! Тәрәзәдән төшеп, урман кызы карап йөргәнеңне вожатый апа белсә… Синең аркаңда көндезге ашка кадәр ураза тотасы була инде…

– Беләсеңме, Кәли… Син киткәч тә, урман кызы килде. Әйдә барабыз…

Кәли ялт итеп Булат ягына борылды да яткан урыныннан сикереп торды.

– Ике күздән дә ут чыгара торган фукс-мукс өйрәнәсең киләме? Мин андыен да беләм!..

Кәли, бик кызыклы нәрсә уйлап тапкан кебек, телен шартлатып куйды, кечкенә күзләрен челт-челт йомгалап, Булатка якынайды:

– Әйт дөресен, алдамыйсыңмы?.. Алдамасаң, менә сиңа аппарат! Үзең генә барасың да кәртечкәгә төшереп кайтасың! Хо-хо-хо! Нигә телсез калдың? Тотылдымы ялганың?!

Иптәшенең авызыннан шундый сүз чыгуга, Булат бер карарга килде:

– Китер. Плёнкасы бармы?

– Сиңа җитәрлек. Өч кенә кадр төшерелгән…

Булат юлсыз-сукмаксыз җирдән тагын әлеге түгәрәк алан ягына йөгерде. Кинәт ул үзенең каршысында шау чәчәккә күмелгән ике гөләп куагы күреп шып туктады… Берсенең чәчәкләре гап-гади, ә икенчесенеке бик гаҗәп! Сабый бала калфагы зурлыгында. Таҗ яфраклары ялкын телләре кебек янып тора, серкәчләре нәкъ саф алтындай ялтырый… Үзеннән әллә нинди, башларны әйләндерә торган хуш ис бөркелә.

Ирексездән Булатның куллары чәчәккә үрелделәр. Ләкин ул килеп кагылуга, чәчәк зур кызыл күбәләк булып күтәрелде дә икенче бер куакка күчеп утырды. Утыруы булды, яңадан шундый ук гөләп чәчәгенә әверелде. Булат тагын аңа якынлашты, тагын сакланып кына кулларын сузды. Гөләп куагы салмак кына чайкалып куйды, тураеп, башын читкә борды, һәм тылсымлы чәчәк, тагын куактан аерылып, күбәләк булып очты.

Булат, сихерләнгән кебек, аның артыннан йөгерде. Чәчәк-күбәләк, куактан куакка, агачтан агачка кунып, бик озак очып барды, үлән асларына кереп качты, биеккә-биеккә, зәңгәр һаваларга күтәрелде, тагын түбән төште, тагын урман аланнарын буйлатып Булатны үчектереп йөрде. Йөгерә торгач, Булат тәмам хәлдән тайды… тәмам өмет өзеп, киселгән агач төбенә утырды. Ә күбәләк, әйтерсең шуны гына көткән, Булатның нәкъ каршысына ук килеп төште дә кунды… Инде менә кулны гына сузасы да канатыннан эләктереп кенә аласы. Ләкин Булат, кул сузарга түгел, хәтта сулыш алырга да кыймыйча, төп башына берегеп үскәндәй тик утыра. Әз генә селкенсә дә, тылсымлы күбәләк тагын очып китәр дип курка.

Бик озак шулай утырганнан соң, ниһаять, батырлыгын җыеп, ул башындагы кепкасын салды да ялт итеп күбәләк өстенә каплады.

– Вәссәлам! Инде хәзер ычкынып кара!

Булат сакланып кына кепкасының бер читен күтәреп карады… Кепка астында тапталып ауган сарут кыякларыннан башка бернәрсә дә юк иде…

Нәкъ шул чакны таныш тавыш яңгырап ишетелде:

– Һи-һи-һи… Һи-һи-һи!..

– Карурман бабай кызы! Син шаяртасыңмы? – дип кычкырып җибәрде Булат.

– Бүген урманда үсемлекләр ярышы бара, – дип җавап бирде Таңсылу. – Кояш күк түренә менеп җиткәнче кайсы үлән иң зур үсә, шул җиңүче була.

Булат башын күтәреп караса, каршысында ниндидер алан, алан уртасына, бер-бере белән җитәкләшеп, нарат малайлары түгәрәкләнеп баскан. Алар әкрен генә чайкалалар, яшел ботакларын селкеп, тавышсыз гына кул чабалар. Әһә, урман кызы да шунда! Нарат малайлары өстеннән аның башындагы зур кызыл бантигы күренә. Юк, бантик түгел икән. Баягы ут-күбәләк Таңсылуның башына кунган. Ул да үләннәр ярышын карый, ул да үзенчә кул чаба, канатларын җилпи…

Кәлинең баягы сүзләре Булатның хәтеренә килде дә, ул бер-бер артлы өч кадр төшереп алды. Тик дүртенче кат аппаратын төзәгәндә, урман кызы җир астына кереп киткәндәй юкка чыкты.

– Качсаң качарсың. Сурәтең камерага эләккәч, әллә кая бара алмассың инде, – дип көлде Булат.

Баядан бирле шул тирәдә бер кош чыркылдап йөри иде. Калган кадрларына Булат шуны төшереп алды. Инде хәзер кайтырга да була иде. Тик менә юлны ничек табасы? Теге күбәләк артыннан йөри торгач, әллә кайларга китеп адашты бит ул.

Тирә-ягына ныклабрак караса, тагын кызык хәл! Якында гына ботаклары сынган әлеге шул миләш агачы үсеп утыра, әнә таныш каен, менә таныш сукмак! Озакламый агачлар арасыннан лагерь да күренде…

* * *

Кичен Кәли, вожатыйдан рөхсәт сорап, Булатларга керде. Алар, чолан тәрәзәләрен томалап, плёнка проявить иттеләр. Мәктәпкә түгәрәккә йөреп, бу эшне Булат яхшы өйрәнгән иде. Иң элек плёнканы өч-дүрт минут чамасы проявитель эремәсендә тотасың, аннан соң чиста суда чайкап аласың да гидросульфит эремәсенә саласың. Анда ул егерме минут чамасы торырга тиеш. Иң теңкәгә тигәне әнә шул егерме минут инде. Нәрсә булыр, нәрсә чыгар дип, караңгы чоланда көтеп утырганда, егерме минут түгел, егерме сәгать булып тоела ул. Чөкердәшеп утырырга яныңда иптәшең булса, тагын бер хәл. Алай дисәң, иптәшнең дә төрлесе була бит. Кәли ул канга тоз сибәргә генә белә; гидросульфит савытының өстен каплап куйды да кесә фонарен яндырып, Булатның күзенә үк китереп терәде.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации