Текст книги "Йолдыз яктысы"
Автор книги: Габделхәй Сабитов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 15 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]
– Алдалаган булсаң, беләсеңме мин сиңа нәрсә өйрәтәм? Үгез догасы! Синең аны ишеткәнең дә юктыр әле. Аның янында ябагадан ут чыгара торган фукс-мукс чүп кенә! Тфү! Түшәм аркылы йолдыз саный беләсеңме? Самавыр торбасы белән бер чүмеч су гына китер, хәзер үк күрсәтәм…
Ул тагын әллә нинди тузга язмаган фокуслар сөйләп бетерде, тагын, алдаган булсаң, дип, Булатка әллә нинди җәзалар уйлап куйды.
Аның тыкылдавын тыңлап утыра торгач, шактый ва– кыт узды. Ниһаять, Кәли плёнканы гидросульфит эремәсеннән алып салкын суда юды да фонарь яктысына китерде. Булат та, утырган урыныннан сикереп торып, муе– нын сузды… Әнә агач атка атланган бер кыз, әнә туп тибеп йөрүче малайлар, әнә ашханә… Болары – Кәли төшергән рәсемнәр. Булат аларына рәтләп күз дә салмады. Ләкин үзенә таныш түгәрәк алан рәсемен күрүгә, аның күз аллары караңгыланып китте. Шул ук чәчәкле алан, шул ук яшь наратлар… Хәтта ут-күбәләк тә шундагы бер агачта утыра. Барысы да бик ачык, барысы да үз урынында. Хәтта урман кызы утырган агач төбе дә аермачык күренә. Тик Таңсылу гына беркайда да юк иде…
Икенче көнне лагерьда дружина сборы булды. Ачык тәрәзәдән көннең көнозын кояш нурлары, чәчәк исләре һәм пионерларның шат җырлары бөркелеп торды. Моңа кадәр отряд сборларын да калдырмый торган Булат бу юлы өйдән дә чыкмады. Ул иптәшләренең күзенә күренергә ояла иде.
«Кәли бөтен лагерьга сөйләгәндер инде. «Ялганчы» дип күзне дә ачырмаслар», – дип уйлады ул.
Ләкин кичкә таба Кәли үзе атылып килеп керде. Ул кыска муенлы зур башын, гадәтенчә, Булатның маңгаена ук терәп, ашыга-ашыга сөйләп китте:
– Ә син нигә кичә әйтмәдең? Шәп булган бит, парин! Соңгы кадрларыңны кәгазьгә төшергәч, күзләрем тонды. Әле берәүгә дә күрсәтмәдем. Мә, үзең генә кара!..
Кәли куеныннан зур-зур өч фото чыгарып өстәлгә куйды. Булат аларны шунда ук таныды. Шул! Кичә уйнап кына төшереп алган теге кошчык. Әйе, нәкъ үзе! Икенче рәсемгә карагач, Булат куркып китте, ә өченчесен күргәч, кычкырып көлеп җибәрде… Рәсемнәрне әле яңа гына күргән кебек, Кәли дә рәхәтләнеп көлде. Көлде-көлде дә, бик зур ачыш ясаган кебек, кинәт шып тукталып, Булатка карады:
– Беләсеңме нәрсә, Булат парин, – диде ул, – әйдә бер кызык ясыйбыз. Бу рәсемнәрне бер кәгазьгә ябыштырыйк та фотогазета чыгарыйк.
– Әйе шул, әйдә шулай итик!
Алар, газетага исем таба алмыйча, бик озак баш ваттылар. Аның каравы менә дигән исем табылды.
Икенче көнне иртән «Яшь натуралист» почмагы каршысына бөтен лагерь җыелды. Анда «Күңел күзе» исемле кечкенә генә фотогазета эленгән иде. Газетада өч рәсем. Беренче рәсемдә әлеге шул кошчык. Ул бер куакның иң түбәнге ботагына кунган да, канатларын җәеп, авызын зур ачып, түбәнгә карап тора. Нәрсәгәдер борчылганы, нәрсәдәндер бик нык курыкканы әллә каян күренә… Ә җирдә кап-кара агулы елан. Гаҗәп! Анысын Булат бөтенләй күрмәгән иде… Икенче рәсемдә тагын да кызыграк хәл!.. Кошчык башка ботакка күчеп утырган. Бераз гына читтәрәк аның оясы. Ояда әле каурый да чыкмаган дүрт кош баласы. Куак астыннан бер керпе чыгып килә. Елан, авызыннан ике япьле угын чыгарып, керпегә ташланырга тора… Өченче рәсемдә кошчык тынычланып балалары янына барып утырган. Ә керпе бик тәмләп кенә елан ите ашап утыра.
Газета тирәсенә җыелган пионерлар шау-гөр киләләр, көлешәләр. Кәли барысыннан да күбрәк такылдый:
– Керпесен генә кара син аның, керпесен… Кәперәйсә дә, җае бар шул! Кош балаларын тәки коткарган бит, – дип, калын тавыш белән шаркылдап көлә. – Кем төшереп алган икән?
Башкаларның да шуны беләсе килә. «Яшь натуралист» ларның күзләре ут яна. Алар бер-берсенә көнләшебрәк карыйлар. Яшермә, янәсе, беләбез, синең эшең! Ләкин берәү дә Булат эшедер дип уйламый. Ә Булат үзе бәхәсләргә катнашмый, тыйнак кына елмаеп, бер читтә басып тора…
Өченче көнне иртән «Күңел күзе» янына тагын бөтен лагерь җыйналды. Чөнки анда яңа фото өстәлгән иде… Кечкенә генә кырмыска түмгәге янында эшләпә кадәр ал гөмбә. Гөмбәнең читләре югары кайтарылып, түбәсе таш чынаяк кебек чокыраеп калган да, шунда мөлдерәмә булып яңгыр суы тулган. Кечкенә генә ямь-яшел үлән бакасы шул бассейнда су коена. Гөмбә янында ук үскән кыңгырау чәчәгенә ике кырмыска менгән. Алар баканың су коенганын күзәтеп торалар…
Шуннан соң «Күңел күзе» нә һәр иртәдә яңа рәсем өстәлә башлады. Тик бу серле күзәтчеләрнең кем икәнен беркем дә белми иде әле. Сернең ачылуы да кызык кына булды.
Шулай беркөнне Булат белән Кәли соңарып кына газета янына чыктылар, ни күзләре белән күрсеннәр: газетага башка бөтен рәсемнәрдән дә зуррак яңа рәсем өстәлгән. Рәсемдә Кәли һәм Булат!.. Кәли стена буена тезләнгән, ә Булат аның җилкәсенә баскан да газетага ниндидер рәсем беркетеп маташа… Эшнең нәрсәдә икәнен алар шунда ук төшенеп алдылар: кемдер алардан хәйләкәррәк булып чыккан. Сагалап торган да, үзләрен фотога төшереп, стенага элгән…
– Эш харап бит, парин, серне ачканнар. Әйдә, тизрәк кубарып ташлыйк, – диде Кәли һәм ашыгып стена буена тезләнде.
Булат аның җилкәсенә менеп басарга да өлгермәде, бөтен почмаклардан, куак артларыннан эчләре катып көлә-көлә, балалар йөгерешеп чыктылар. Алар Кәли белән Булатны бөтереп алдылар да күтәреп һавага чөйделәр…
Лагерьда беренче сменаның соңгы көннәре якынлашты. Кәли белән Булат аерылмас дуслар булып киткәннәр иде инде. Лагерь ябылу тантанасы алдыннан алар соңгы мәртәбә бергәләп урманга чыгарга булдылар. Йөри торгач, бер бик матур чишмә буена килеп чыктылар. Чишмә ап-ак ташлар арасыннан челтер-челтер итеп агып чыга. Җил исеп куйганда, агач яфраклары арасыннан нурлар төшә дә су өстендә кояш күбәләкләре уйный. Чишмә өстенә зур бер карлыган куагы җәелеп үскән. Аның берничә тәлгәше, суга манчылып, чишмә акканда әкрен генә тирбәлеп тора. Кәли шушы күренештән күзләрен ала алмыйча бик озак карап торды да, чын күңеленнән сокланып:
– Ух, нинди матур! – дип куйды.
Аның авызыннан шул сүз чыгуга, якында гына кемдер чишмә чылтырагандай саф тавыш белән көлеп җибәрде:
– Һи-һи-һи…
Малайлар тавыш килгән якка йөгерделәр. Анда беркем дә юк иде. Тик әлеге чишмәдән дә матуррак икенче бер чишмә генә гөлдер-гөлдер агып ята иде.
Кәли белән Булат аптырашып бер-беренә карашып алдылар. Шулвакыт кайдандыр ялкын кебек җитез бер тиен атылып чыкты да, каршыдагы агач ботагына утырып, алгы тәпиләре белән битен юа башлады.
– Төшереп ал тизрәк, Булат, – дип пышылдады Кәли.
Ләкин шул арада тиен икенче агачка, аннан өченчесенә, дүртенчесенә сикерде…
Ул үзен рәсемгә төшерергә һич ирек бирми, ләкин артык ерак та китми. Малайларны алга әйдәгән кебек, агачтан агачка сикереп һаман бара, һаман урман түренә ераграк керә. Менә ул Кәли белән Булатны бер алан читенә китереп җиткерә дә үзе кинәт юкка чыга.
Менә кояш кечкенә генә болыт артына кереп капланды. Болыт шәүләсе, ала-тилә күләгә ясап, алан өстеннән шуып узды. Бил тиңентен кәрешкәле, сарутлы, кыңгырау чәчәкле түгәрәк алан буйлап вак-вак дулкыннар йөгереште. Әллә кайдан гына килеп чыккан дуамал җил агач башларына орылып-бәрелеп үтте. Моңа кадәр йокымсырап утырган җилбәзәк усаклар дерт итеп уяндылар да бөтен урманга шаулаша башладылар, пышы-пышы килеп, тынгысыз җилнең гайбәтен саттылар.
Ә чыршы, усаклардан күп биек булса да, мондый гына җилне санга сукмады. Очлы башын алга-артка чайкаштырып, борын эченнән генә гамьсез гүелдәп утыра бирде:
– Гү-ү… Гү-ү-ү…
Тагын бераздан карт имән уянды. Ул җилбәзәк усакларның юк-барга гауга күтәрүләрен ошатмады. Ябалдаш башын әкрен генә калкытып, йөнтәс кашлары астыннан: «Җитәр сезгә, шыбырдыклар», – дигән кебек усал гына карап куйды да яңадан күзләрен йомды. Усаклар шунда ук: «Тс-с! Ш-ш-ш!» – дип, бер-берсен кисәтә башладылар.
Булатның йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. Ул, түземсезләнеп, Карурман бабайның җыр башлавын көтә иде.
Болыттан төшкән ертык-портык күләгә кисәге узып китте, ләкин тиздән кояш икенче болыт астына керде. Җил көчәйде, карт имәннең йокысы тәмам бүленде. Җилбәзәк усаклар яңадан шау-шу кубардылар… Кинәт урман караңгыланып китте. Әллә кайда, еракта-еракта, тонык кына булып күк күкрәде. Урмандагы бөтен агачлар, дәррәү кубып, берсен берсе бүлә-бүлә шаулашырга, ухылдашырга керештеләр. Кайдадыр шатыр-шотыр килеп ботаклар сынды, агачлар ауды, сәер кошлар кычкырган, ерткычлар улаган кебек булды. Һәм кинәт… шул тавышлар барысы бергә кушылып, искиткеч моңлы бер көйгә әверелделәр… Бу көйдә урман шаулавы да, күк күкрәве дә, чишмәләр челтерәве дә бар иде. Бу көйгә тагын әллә кайдан рояль аккордлары, курай моңнары… тагын әллә нинди авазлар кушылды.
Кәли дустының беләгеннән кысып тотты. Аның күзләре зур булып ачылган, калын иреннәре кысылып, юка гына булып калган, йөзе агарынып киткән иде. Ул аланның икенче ягына ымлап пышылдый:
– Булат! Кем ул анда? Син күрәсеңме? – ди.
Булат, борылып караса, ни күрсен! Аланның аргы ягындагы йөзәр еллык агачлар арасында агачлар кебек үк зур, шундый ук юан бер бабай басып тора. Аның куе яшел сакалы биленә җиткән, озын чәчләре дә, җилкәсенә төшеп, сакалына кушылган. Үзе мәһабәт тә, әллә ничек бик куркыныч та… Юан имән ботакларына охшаган зур кулларын бер югары күтәрә, бер түбән төшерә, уңга-сулга селтәп җибәрә, кискен хәрәкәтләр белән башын чайкый, сакалын селки. Аның хәрәкәтләренә буйсынып, урман җыры тагын да үсә, ныгый, дәһшәтле бер көч белән яңгырый башлый. Малайларның йөрәкләре ярылырга җитешеп тибә… Һәм алар, сүз берләшкән кебек кинәт борылып, артка-алга карамыйча, лагерь ягына йөгерәләр…
* * *
Кайтып җитәрәк, аларга Газизулла абзый каршы очрады.
– Сез кая югалдыгыз, малай актыклары? – диде ул борчылган тавыш белән. – Күрмисезмени, әнә нинди гарасат килә?!
Малайлар, бер-берсен бүлә-бүлә, үзләрен куркыткан Карурман бабай турында сөйләп бирделәр.
Газизулла абзый, сәер генә елмаеп, балаларны тыңлап торды да рәхәтләнеп, гөлдерәтеп көлеп җибәрде:
– Юк, балалар, урманда сез куркырлык бернәрсә дә юк. Шатланыгыз гына, сезнең күңел күзләрегез ачылган. Күңел күзе чыклы алан өстеннән күтәрелгән ак томанны да гүзәл урман кызы итеп күрә, карт имәнне дә серле дирижёрга, җырчы Карурманга охшата. Менә инде хәзер минем дә күңел тыныч. Сез Карурман җырын ишеткәнсез. Кабат беркайчан да ул сезнең күңелегездән чыкмас. Саф күңелле кеше булып үсәрсез.
1963
Хәвефле җәй
Мәче баласы идәндә хөрмә төшеннән тезелгән дисбе белән уйнап йөри иде. Кыяметдин бабайның урыныннан кузгалганын күргәч, эшне сизенде, ап-ак тәпиләре белән дисбене эткәли-суккалый, мич астына кереп китте. Бабай, шактый изаланып, дисбесен кисәү агачы белән тартып чыгарды. Аннары озаклап кулын юды, өс– башын алыштырды, култык астына намазлыгын кыстырды.
Улы Зариф аның бу кыйланышларына сәерсенеп карап тора иде.
Сирәк-мирәк, айда бер, кайда бер дигәндәй, намазлык өстенә менеп төшкәләсә дә, Кыяметдин бабай моңарчы артык диндар карт түгел иде… Әмма быел җәй үзгәрде дә китте кеше. Ничектер борчыла, тынгысызлана. Баскычка чыгып, озак-озак күккә карап тора, көненә дүртәр-бишәр кат ындыр артларын, инеш буйларын әйләнеп кайта. Кайта да намазлык өстенә менеп утыра.
Монысына Зарифның әллә ни исе китми дә әле китүен. Картка быел йөз яшь тула. Йөз яшь!.. Анысы да әле үз исәбе белән генә. Үлү-тууларны теркәп барган кәгазьләр кайчандыр, иске мәчет янганда, көл булып күккә очкан. Бабайның үз хәтеренә ышанып кына соңрак метрика язып биргәннәр. Кем белгән, чын дөресе әллә йөз яшь, әллә йөз ун, әллә тагын аннан да артык…
Теге кем әйтмешли, дөнья белән алыш-биреше беткән чукрак картның намаз укуы кем өчен гаҗәп булсын!
Әмма менә болай мәчеткә җыенган кебек олы кубып каядыр әзерләнә башлагач, Зарифның күңеленә шом төште. «Әллә хәтере чуала башладымы юкса» дигән уй килде аның башына.
Картны ул ишек төбендә туктатып, колагына иелеп кычкырды:
– Кая җыендың болай, әти?.. Кая җыенуың, дим? Чәй әзер бит, утыр, ашап алыйк.
Әллә ишетте Кыяметдин бабай улының сүзләрен, әллә ишетмәде… Кулын колагына куеп тыңлагандай итенде дә һичбер җавап кайтармыйча чыгып китте.
Икенче көнне тагын шул ук хәл кабатлангач, Зариф, тәмам пошынып, әтисе артыннан күзәтә китте.
Капкадан чыгуга, Кыяметдин бабай тыкрыкка борылды. Ындыр артында үскән яшь каен күләгәсенә барып, намазлыгын җәйде.
Бу юлы Зариф әтисенә сүз әйтмәде. Хәтерен калдырудан куркып, аңа күренмичә, алдан ук кайтып китте. Әмма бер-ике көннән, картның тагын чыгып китәргә җыенганын күргәч түзмәде:
– Нишләп йөрисең син, әти? – диде ул, картның колагына ук иелеп. – Кеше көләр бит! Намаз укыйм дисәң, әллә сиңа урын тармы?! Әнә бит, мәчет чаклы өең бар, берүзеңә бер як, рәхәтләнеп укы. Көлкегә калдырасың бит болай мине. Бер әтисен сыйдырмый башлаган икән, диярләр.
Кыяметдин бабай улын сабыр гына тыңлап торды, ләкин бу юлы да, ләм-мим сүз кайтармыйча, үз юлына китте. «Ишетмәде, ахры. Колагы бөтенләй томаланып җиткән!» – дип уйлады Зариф.
Әмма Кыяметдин карт аның сүзләрен ишеткән дә, аңлаган да иде. «Нинди ваемсыз балалар соң болар?! – дип борчылып уйлады ул, тыкрыктан төшеп барышлый. – Ил өстенә афәт килгәнен күрмиләрме әллә юкса?! Бала-чага шул, ни әйтмәк кирәк…»
Зариф – Кыяметдин бабайның бердәнбер улы. Аңа да инде тиздән алтмыш тула. Ләкин карт алдында ул барыбер бала хөкемендә. Кадерле бала, соңгы бала. Башкалары инде күптән үлеп бетте. Ике өлкән кызын, ике сөлектәй улын ваба кырып салды. Бер кызы, буйга җиткәч, ачлык елны вафат булды. Шул ук елда өч яшьлек сабыйлары, күзгә карап, ачка тилмереп үлде. Аналары мәрхүмә акылыннан язды. Чүпрәккә төргән бәләкне бала итеп, бишек җыры җырлый-җырлый, шуны кулында тирбәтеп йөрде.
Нинди генә кайгы-хәсрәтләр күрмәде Кыяметдин карт үз гомерендә! Әмма ачлык афәтеннән зуррак афәт күргәне булмады. Шунлыктан гомере буе иң курыккан, иң нык тетрәнгән нәрсәсе – ач бала кайгысы, ач бала фаҗигасе иде.
«Йа Алла! Ничек аңламый соң бу Зариф?! – дип баш ватты Кыяметдин бабай. – Балалары бар лабаса, ажгырып ачлык килә! Ачлык! Инде менә ничә ел булганы юк иде бит мондый хәвефле җәйнең».
Картның бу шомланулары бөтенләй нигезсез түгел иде. Җәе генә түгел, узган көзе үк шыксыз килде. Кыш урталарына кадәр әле яңгыр, әле юеш кар явып, гел җепшетеп, җылытып торды. Бер кат яфрак ярган агачлар, яз килде дип алданып, өр-яңадан бөре ачтылар. Шулчак кинәт кенә каты суыклар башланды. Хәтта очар кошлар егылып төште. Көзге яңгыр суларын эчеп туенган, бүртенгән агачлар зәһәр суыктан шартлап-шартлап ярыла башладылар.
Мондый зәмһәрир суыклары артык озакка бармады баруын. Гыйнвар урталарында кыш бабай, кинәт дуамалланып, ак сакалын җилпеп җибәрде. Төннәр буе котырынды, биеде, дулады. Ихата буйларында, абзар-кура тирәләренә сыртлап-сыртлап кар көртләре өйде.
Кары мул төшкәч, Кыяметдин бабайның күңеле бераз күтәрелгән иде. Тик… теге суыклар вакытында арыш уҗымы тоташтан өшегән булып чыкты.
Анысына халык бик аптырап калмады калуын. Ул җиргә бер атна дигәндә бодай чәчеп чыктылар. Рәхәт, йомшак язгы күкрәүләре белән яшь уҗымнар өстенә ләйсән яңгыр да явып узгач, тагын тынычланган иде карт. Әмма юкка гына куанган икән. Беренчесе – соңгысы шул яңгыр булган, ахры. Менә инде ай ярым буе ник бер тамчы тамсын! Иртәдән кичкә кадәр кояш кыздырып, мич авызыннан өргәндәй, кайнар җил исеп тора… Басулар тәмам сусады, җирләр яргаланып бетте. Игеннәр серкә очыра алмыйча ук саргаеп, көеп калдылар. Хәтта урам буенда үсеп утырган агачлар да әлсерәп төште. Июль башында ук бакчаларга, урманнарга көз төсе керде.
Бу хәл авыл халкының күңелен борчый иде, әлбәттә. Тик берәү дә, Кыяметдин бабай кебек, ач үлем көтми, берәү дә, аның кебек, кырга чыгып, яңгыр теләп намаз укымый. Картның шуңа эче поша.
Өстәл янына ашарга утырган саен, һаман бер үк нәрсәне уйлый: «Менә бит ничек мулдан кыланалар! Өстәл тактасы сыгылырлык итеп турыйлар ипекәйне, – дип сыкрана ул эченнән. – Кара көнгә сакларга иде бераз. Нәрсәгә шулай ышаналар соң болар?! Сәер шул, бик сәер хәзерге яшьләр!»
Башына шундый уйлар килгәч, тамагыннан аш узмый, төннәрен күзенә йокы керми.
Шулай җәфалана торгач, көзгә таба шактый бетәште бабай. Ул инде быелгы хәвефле елдан исән калу турында уена да китерә алмый. Хәзер аның күңелен бөтенләй башка уйлар борчый… Ничек булыр? Җеназасын укып чыгучы табылырмы? Рәтләп җирли алырлармы?.. Әнә бит теге ачлык елларда… Мәетләр атналар буе күмелми аунап ятты. Ач кешенең кабер казырлык егәре дә булмый… Кышы салкын килеп, туңы да тирәнгә китсә…
Һәм Кыяметдин бабай хәстәрен алдан күрергә булды. Шулай беркөнне, Зариф ат җигеп эштән кайткач, аңа каршы чыгып, арба янына килде:
– Тугармый тор атыңны. Илтми тор. Тиз генә барып кайтасы җирем бар, – диде ул. – Сал әле арбага бер-ике кочак салам… Әйе, әйе, салам сал, дим. Бәрәңге чокыры өстенә каплый торган карама кабыкларын да китер…
Зариф күпме төпченсә дә, карт башка сүз әйтмәде. Кушкан нәрсәләре төялеп беткәч, арбага менеп утырды.
Зариф үзенең җиденче класста укый торган улы Зөфәрне чакырып алды:
– Бабаң каядыр бармакчы була, Җәмил картларгадыр, мөгаен, – диде ул аңа. – Бар, күз-колак бул. Калдырып китмә. Үзең алып бар, үзең алып кайт, ишетсен колагың!
Ләкин Җәмил картлар урамына борыла башлагач, Кыяметдин бабай дилбегәне тартты:
– Кая барасың?.. Типтәр очына алып бар, зират ягына.
Малай аптырабрак торгач, дилбегәне бөтенләй үз кулына алды. Авыл башына чыккач, атны зират капкасы алдына илтеп туктатты. Аннары үзе зиратка кереп, карчыгы кабере янында бер урын сайлады.
– Әйдә, улым, төшер кабыкларны. Саламны да шунда илт.
Бабай, бик тәфсилләп, карчыгы кабере янындагы буш урынга салам түшәде. Эшен төгәлләгәч, тагын Зөфәргә дәште:
– Капла кабыкларны салам өстенә. Ипләп капла! Кар керерлек, туң үтәрлек булмасын. Миңа кабер казыганда халык рәнҗемәсен!..
Шул көннән соң карт, бу фани дөнья белән алыш-биреш бетте дигән кебек, бар нәрсәгә битараф булып калды. Сиңа да башка әйтер сүзем юк дигәндәй, Ходайга да ялвармый. Йә көннәр буе урын өстендә ята, йә баскычка чыгып утыра да үзенең бетмәс-төкәнмәс уйларына чума.
Авылдашлары аның турында: «Бу карт чынлап торып теге дөньяга җыенды», – дигән фикергә килделәр. Ләкин…
Ләкин һич көтмәгәндә бабайга җан керде.
Әбиләр чуагының соңгы көннәре. Карт, көзге кояшның сүрән нурларына йөзен куеп, баскычта йокымсырап утыра. Шулчак капка ачылып китте дә, ишегалдына йөк машинасы килеп керде. Бер яшь кыз белән бер егет, көлешә-көлешә, машинадан капчык бушата башладылар.
Кыяметдин бабай башта, гаҗәпсенеп, утырган урыныннан гына карап торды. Аннары, кузгалып, якынрак килде. Капчыкларга таягы белән төртеп-төртеп карады, куллары белән капшады.
– Нәмәрсә бу, кызым? Кемгә?
– Бодай, бабай, бодай. Сезнең двурга кергәч, кемгә булсын инде!
Картның йөнтәс кашлары өскәрәк күтәрелде. Ул, ниндидер авыр мәсьәлә чишкәндәй, озак уйлап торды.
– Бодай дисеңме? Безгә дисеңме? Шушы бөтенесеме?..
Ул калтыранган куллары белән капчык авызын чишәргә кереште, ләкин булдыра алмады. Әлеге егет чишеп бирде.
Карт үзенең корыган ботак-тармактай ябык кулларына бодай учлап алды, күзләренә ышанмагандай, озак карап торды, аннары әкрен генә капчыкка агыза башлады.
– Ипекә-әй! Сөбханалла! Сөбханалла!.. Балалар ачка үлми икән болай булгач, Ходайга шөкер! Ходайга мең шөкер!
– Ни сөйлисең, Кыяметдин бабай! – дип көлде егет. – Хәзерге заманда ачка үләмени кеше!
– Җәе бик хәвефле ие бит! Ничек кенә җаен чыгардыгыз соң, хикмәти Хода?
Бу сүзләр егеткә тагын көлке тоелды.
– Гел Ходайга гына ышанып тормыйбыз бит, бабай! Үзебез дә бераз кыймылдыйбыз. Җире ничек эшкәртелә, ашламасы күпме керә!
– Алай икән, алай икән… Мал-туар гына кырылмаса инде…
– Кырылмас, бабай, курыкма. Элекке замандагы корылык түгел бит… Курмы да бар, икмәк тә… Себер дә, көньяк районнар да ярдәм итә.
Кыяметдин бабай тагын озак кына уйланып торды, ләкин бер сүз дә әйтмәде. «Менә Ходайның хикмәте! Аңламассың хәзерге халыкны, – дип уйлый иде ул. – Көньяктан да җибәрәләр, диме? Бурычка микән соң?.. Үзбәк ягында җир тетрәү булгач, стуҗин малай, ялын ташлап, җәй буе шунда барып эшләгән иде. Шуның өчен җибәрделәр микән әллә?.. Шөкер Ходайга! Меңнән мең шөкер!»
Бу көнне карт тамагына умыртып ашады. Аның йөзе нурланып китте. Колагы да ничектер яхшырак ишетә башлаган кебек булды. Өстәл янында, сүзгә кушылып, хәтта балаларны шаярткан булып утырды. Ашап туйгач, Актәпине дисбесе белән уйнатты.
Икенче көнне иртә таңнан Зариф ат җигеп кайтканда, бабай инде ишегалдында иде.
– Кайттыңмы? Ашап чык әйдә! – дип каршы алды ул аны. – Килен бик тәмле каз шулпасы пешергән. Ашык-пошык ашама, йөрәгеңә ятмас… Атыңны үзем карап торырмын…
Ләкин… Зариф ашап чыкканда, Кыяметдин бабай каядыр китеп югалган иде. Капка баганасына бәйләп куйган аты да урынында юк…
Зариф аптырап урамга чыкты, тыкрык башларыннан карап килде…
Кешеләрдән сораштырыйм дип кибет янына таба барганда, Типтәр урамы чатыннан атка утырган Кыяметдин бабай үзе килеп чыкты. Арбасына салам төягән, карама кабыклары салган. Кәефле генә юырттырып кайта.
– Кар астында череп ятмасыннар әле… кабыкларны әйтәм, – диде ул, арбасындагы йөгенә ымлап. – Бәрәңге чокырына капларга кирәк булыр. Кышы салкын килеп, туңы да тирәнгә китсә, дим… Әйдә, бахбай, теркелдә! Кайткач бирем бер көлтә!..
1966
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?