Электронная библиотека » Гафур Каюмов » » онлайн чтение - страница 2

Текст книги "Он… / Ул…"


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Гафур Каюмов


Жанр: Драматургия, Поэзия и Драматургия


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 17 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Гөлсем. Менә, балалар, шундый хәлләр. Мондый көнне кузгатып тору кирәкми дә иде. Ләкин безнең сузарга вакытыбыз юк, аннан барыгызны да тиз генә җыеп та булмый.

Рәшидә. Акча дигәндә җыелалар…

Хафиз. Җыелабыз, диген…

Сәкинә. Шауламагыз әле, культурно гына булыйк, тәртип кирәк. Сөйлә, әни!

Гөлсем. Балалар, сез мине hәрвакыт тыңлап килдегез. Мин гел яхшылыкка гына өндәдем. Хәзер дә тыңлагыз әле. Ни әйтмәкче булам… Әтиегез бу эшне миңа ышанып тапшырган икән, юкка гына түгел инде ул.

Гайшә. Адвокатка әйтергә дә онытмаган шул.

Валера. Доверяй, но проверяй…

Рәшидә. Шауламагыз әле…

Гөлсем. Минемчә, иң уңайлысы, иң акыллысы: бөтен булган акчаларны минем исемгә калдырып торырга.

Валера. Охо, губа ни дура!

Рәшидә. Валера!

Гөлсем. Аңлагыз әле башта, кияү, менә хәзер бүлешә башласак, бөтен әйбер таралып бетәчәк. Беркемдә дә капитал тупланып калмаячак, аз-азлап сез аларны таратып бетерерсез. Ә болай бары да миндә булганда, мин сезгә hәрвакыт булышырмын. Мин бит сезнең hәрберегезне якын, тигез күрәм. Мин бит ана!

Валера. А ты, тёща, и русского зятя так же уважаешь, а?

Гөлсем. Урыс кешесе яхшырак та әле ул.

Валера. Вот какой я дурак, оказывается, даже не догадывался, что тёща меня так любит!

Рәшидә. Валера, кыланма инде.

Гөлсем. Йә, балалар, ни дисез? Шулай әйбәтрәк була бит, әйеме?

Хафиз. Ярый, Гөлсем апа. Шулай да булсын ди, ә кем гарантия бирә, син, например, мине алдамассың дип. Мин хәзер кул куярмын, ә соңыннан сез минем белән сөйләшеп тә тормассыз.

Гөлсем. Син нәрсә инде, кияү, минем хакта, ә?!

Сәкинә. Аптыраганнан әйтә торгандыр инде, әни, аптыраганнан…

Хафиз. Юк, нигә аптырыйм, менә, мәсәлән, миңа бары-югы утыз биш мең җитә, ди. Бүген расписка биреп җибәрәсеңме?

Валера сызгырып куя.


Валера. Абиең сизгира биламы?

Гөлсем (көлеп). Кияү, ашыкма әле син, берсен хәл итик, сөйләшербез, килешербез, уйлашырбыз. Безгә әлегә бу кәгазьне хәл итәргә кирәк.

Хафиз. Менә шул-шул, конкретно алгач – килеп терәлә.

Гайшә. Тукта әле, син нәрсә, милиция булгач та… Сразу 35 мең даулый башладың. Артык комсызланып, эчең күпереп шартламасын.

Ногман (чинап). Хатын, утыр. Әйттеләр бит сиңа. (Торып баса.) Җәмәгать! Минемчә, әнинең сүзләрендә дөреслек күп, бик күп. Әни безнең hәрберебез өчен дә борчыла, hәрберебезгә ярдәм итәргә тырыша, татулык булсын дип тә уйлый.

Сәкинә. Ярый, сузма, төп сүзеңне әйт.

Гөлсем. Бүлдермә, кызым, абыең сөйли бит, әдәпле бул.

Гайшә. Әйе, абыеңны узып, әй кешеләр!


Ногман аның башына чиртә.


Ногман. Шуңа мин тулысынча әнинең сүзләре белән килешәм, ике куллап. Бу дөньяда әни сүзен тыңлап, балаларның хурлыкка калганы юк әле. Дөрес, ул – безнең үги әниебез, ләкин миңа ул туган әниемнән дә кадерлерәк.

Гайшә. Кадерле генәме соң, изге кеше ул.

Ногман. Тик монда тагын бер ягы бар әле, әни. (Бар да сагая.) Юк, алай куркыныч түгел, сагаймагыз. Мин үзем өчен уйламыйм. Гомумән, үзем турында уйлаганым да юк.

Хафиз. Гел безнең турыда гына уйлыйсың шул. Машина алгач, аны да безгә бирерсең әле син.

Гайшә. Әй оятсыз, ни ди бит… ни ди бит…

Ногман. Көлмә, көлмә… Нәкъ сезнең турыда… Минем акчага кызыкканчы, үзең эшләргә өйрән.

Гайшә. Әйе, болай да юк акчабызны, тиеннәребезне санап, без мескеннәрне талап үтерәсез инде…

Хафиз. Син миңа акыл өйрәтмә, әйтәсеңне әйт тә…

Валера. Ну и не подерётесь…

Гөлсем. Сабыр инде, балалар.

Сәкинә. Җитте сиңа, Ногман.

Гайшә. Син нигә аңа бәйләнәсең, милицияңне тый?!

Хафиз. Лыгырдама, җуан марҗа!

Валера. Всё братцы, хватит, пусть Нугман доскажет.

Гайшә. Сөйлә, картым, сөйлә.

Ногман. Нидә калдым соң әле?

Гайшә. Yзең эшлә, дидең тегеңә. (Хафизга күрсәтә.)

Ногман. Ә, әйе, эшләү мәсьәләсендә. Шулай, җәмәгать, минем алда хәзерге көндә бик зур бер эш тора. Yзегез беләсез: әти, миндә сату-алу эшенә осталыгың бар дип, кечкенәдән әйтә килде. Андый талантны югалту безнең гаиләгә бернинди файда да китермәячәк.

Хафиз. Талант, хе!

Гайшә. Бүлдермә, кеше сөйләгәндә.

Ногман. Менә шул. Мин әти калдырган акчаның илле меңен алып, шул эшкә кертмәкче булам. Эшләгәч, акрынлап кайтарырмын.


Ирләр сызгырып куялар.


Гайшә. Ногман эшли ул, эшли. Көне-төне эшли.

Валера. Ну, у тебя и дети, тёщя, один хлеще другого, с ними не пропадёшь.

Чәчкә. Әнинеке түгел алар.

Гөлсем. Чәчкә!

Хафиз. Син хәйләкәр, анысын беләбез. Ә нинди гарантия, что син аларны кире кайтарасың?.. Яз расписка.

Ногман. Ну… яз дип… килешербез, сөйләшербез соңыннан. Башта менә бу кәгазьгә кертергә кирәк, шул сумма миңа бирелә дип. Ана кеше улына ничек ышанмасын инде?

Чәчкә. Тоже мне, ул…

Гайшә. Сез минем картлачыма ташланмагыз, болай да куркытылган, йомшак ул. Кара син аларны, кагарга гына торалар.

Гөлсем. Мин чын күңелемнән синең яклы, улым. Әмма миңа алай эшләргә ярамый. Син бит минем бердәнберем генә түгел, сез бит күп.

Сәкинә. Әйе…

Гөлсем. Мин барыгыз өчен дә җавап бирәм. Җитмәсә, бөтен акчаны сорыйсың.

Ногман. Калган акча, «Волга» белән дача, өй бар бит әле.

Валера. Иш ты, чего захотел?!

Гайшә (елап). Без хәерчеләргә күп кирәкми бит…

Рәшидә. Ай, мескеннәр.

Сәкинә. Ачка үлә күрмәгез тагын.

Гайшә. Һай, әни җаным, нигә гел безнең белән булышалар инде. Хәерче без, ярлы.

Чәчкә. Ладно, не ной, Гайшә апа. Какие вы все җансызлар. Барыгызга да кирәк, барыгыз да ачлар. Юк, сез комсызлар, и ещё оятсызлар! Здесь бичара карт әни белән мин…

Гайшә. Ха-ха, карт әни диме?

Чәчкә. Заткнись, сука!

Гөлсем. Чү, кызым?

Чәчкә. Ә алар что, карт мама hәм девчонка бернәрсәсез кала, ә алар тарткалаша. Бир, әни, барысына да, а мы по миру пойдём. Отдай всё, если у них совести нету.

Гөлсем. Чәчкә, кызым, ярамый. Шаулама, алар да алабыз дими бит әле.

Чәчкә. Если возьмут, я на себя руки наложу!

Гайшә. Әй, галәмәт була икән, тагын мал бүлешәсе була!

Чәчкә (итәген күтәреп селки). Вот тебе, жаба! (Кухняга кереп китә.)

Хафиз (аның артыннан кычкырып). Әрәм булма яшь килеш, чибәр килеш. Йөрәкләрне яндырып калдырасың.

Сәкинә. Оятсызланмагыз әле.

Гөлсем. Бар, кызым, бар, яңадан чәй куеп җибәр әле. Ягез, тагын кем нәрсә ди?

Рәшидә. Менә нәрсә: туйдым мин, бу тарткалашуны тыңлап. Икенең берсе булсын: йә Гөлсем апа әйткәнчә, йә тигезләп бүлсеннәр. Мине кыстырмасагыз да ярый, аның өчен килмәдем.

Валера. Чего?! Ты что, дура! Спятила что ли? Я не собираюсь всю жизнь тащить тебя и твоих детей на своём горбу. (Бугазына сызып.) На-до-ело. Грабёж средь белого дня.

Рәшидә. Кычкырма! Беренчедән, синең тиенеңне дә күргәнем юк, эчеп бетереп барасың. Икенчедән, әнә ал да акчаңны, күземә күренмәсәң дә була.


Ярсып чыгып китмәкче була, Валера белән Сәкинә туктата.

Валера. Извини, жена, погорячился, я же без тебя не могу. Умру потом. Без тебя мне и медного гроша не будет.

Сәкинә. Син нәрсә инде, апа, алай итмә. Дөрес әйттең. Барыбызга да тигез булырга тиеш. Сиңа да…

Рәшидә. Уф, Алла, ярар, бары тик тизрәк хәл итегез.

Гөлсем. Ничек инде тигез, балалар?

Сәкинә. Ничек дип, семья башы буенча инде. Иреккә дә.

Гөлсем. Алай… Сезгә дә, миңа да, Чәчкәгә дә бертигез. Без – өчәү.

Хафиз. Каян килеп?

Гөлсем. Җансызлар, мәрхүм әтиегезне онытып та бетердегез, ә ул минем күңелемдә мәңге яшәр. Ә сез… Алай, улым, Ирек, син нигә дәшмисең?

Ирек. Әй! (Кул селки.)

Гөлсем. Ник дәшмисең, дим? (Елый.) Минем яраткан улымны өлешсез калдырырга уйлыйлар.

Ирек. Ярар инде, әни, арттырма.

Гөлсем (боерып). Әйт үз сүзеңне!

Ирек. Миңа берни дә кирәкми, барыбер эчеп бетерәм.

Сәкинә. Алай булмый, тигез булырга тиеш, син дә бит әти малае.

Ирек (көлеп). Алай бик бирәсегез килгәч, барысын да бирегез, минем бергә утырган егетләр күп, ул безгә җитми дә калачак.

Хафиз. Сиңа артыкка китмәсен, нәфесләнмә, тыгылмасын.

Ирек. Мент, барын да ал, алайса.

Хафиз. Миңа бары да кирәкми, бары 35 мең.

Гайшә. Тотып тор иснәп, яме.

Хафиз. Ногман, тый хатыныңны, юкса…

Гайшә. Әй, куркытмасана, хөрәсән, начальство ләббәйкәсе…

Ногман. Гайшә, әнисе…

Гайшә. Әнисе-е, әйттем бит мин сиңа, алырсың алардан дип. Карагыз аны, мин Ногман ише генә түгел: мишәр диләр безне, әбижәйт итеп кенә карагыз!

Сәкинә. Нишлисез инде, туктагыз. Рәшидә әйткәнчә, аның альтернативасы бик дөрес була.

Гөлсем. Балалар, ашыкмагыз әле, уйлап эш итегез.

Гайшә. Әни, кысылып торма, карт башың белән. Йә харап булырсың, весым белән генә дә сытам бит мин сине, бүлдермә.

Сәкинә. Гайшә, нишлисең, акылыңа кил.

Гайшә. Лыгырдап кына торма әле, депутат калдыгы! Әнә үзең дә бер дә отказ бирмисең, авызың чәпелдәп кенә тора. Оят та юк кешедә. Депутат башы белән акча сорап маташа!

Валера. Да!!!

Хафиз. Нигә оялырга тиеш әле ул, ә? Аның, депутат дигәч тә, тамагы юк мәллә? Балалары юк дигәч тә… Менә мин иртәгә үк детдомнан ун бала ияртеп алып кайтам. Великий почин булачак.

Сәкинә. Хафиз…

Хафиз. Сабыр, хатын. Безне, гүзәл совет семьясын кысмакчы булалар. Не позволю! Син, Гайшә, артыгын узына башладың. Беләсең килсә, сиңа не положено да әле.

Гайшә. Ничек инде ул – не положено?! Карак милиция булмагач, не положено укмыни, ач күз!

Хафиз. Син бит каенатаның кызы түгел, килене генә, анысы да пешмәгән.

Гайшә. Булса соң? Мин әтинең иң яраткан килене идем, мәрхүмнең. Yзең кем соң? Хәерче кияү кисәге генә. Җитмәсә, милиция кисәге!

Валера. Чё вы мелите, дураки?

Гайшә. Мин мыйламыйм. Әнә теге пешмәгән.

Ногман (кычкыра). Гайшә, дим!

Гайшә. Болганма әле! (Елый.) Хатыныңны кешегә дә санамыйлар хәзер.

Рәшидә. Туктагыз, дим, талашмагыз, шундый көндә?!

Сәкинә. Җәмәгать, тәртип кирәк, культурно гына. Консолидация!

Гайшә. Талагыз, тала. Без талауга өйрәнгән инде. Безгә килеп тыгынып кына китә беләсез шул сез, рәхмәтегез шулдыр.

Ногман. Нишлисең инде?

Валера. Ну и баба!

Хафиз. Син, марҗа, мине кияү генә дип кимсетмәкче булдың. Әйе, мин кияү. Әмма нинди! Беләсезме, әти мине ничек ярата иде. Ул мине, ул… мине… улыннан да якынрак күрә иде.

Ирек. Мент, шапырын, но не загибай.

Хафиз. Ышанмыйсызмы? (Елардай булып.) Шулай берчак балыкка баргач…

Гөлсем. Туктап тор әле, кияү, җитәр. Ярар, балалар, минем киңәшне тыңламадыгыз. Мин бөтен җаным-тәнемне биреп сезне үстердем. Яшьлегемне, көчемне кызганмадым. Шуңа күрә безгә дача, «Волга» машинасы, илле мең кала, калганын теләсә нишләтәсез.

Валера (сызгырып җибәрә). Смотрите, как свистеть научился.

Гайшә. Шул-шул. Күбрәк сызгырып утырсаң сызгырып калырсың әле. (Ногманга.) Син дә утыр сызгырып.

Ногман. Нишлим, суелып аңлата алмыйм бит инде мин…

Гайшә. Бушны учлап калсаң, суелмый кая барырсың. Балаларыңны кочаклап ачка үлим что ли? (Ногманны чеметеп ала.)

Ногман. Әйе шул… Сез, сез – җансызлар. Мин сезне баетырга уйлыйм, ә сез кире тәреләр. (Елап.) Бирегез акчаны, бирегез, дим! Бирәсезме, юкмы? (Киемен умыра башлый.)

Гайшә. Асылына күрмә инде, картым. Оятсызлар, кешене нинди хәлгә китереп җиткердегез?! Бирегез!

Хафиз. Асылынсын, безгә күбрәк тияр.

Сәкинә. Җүләр сатма әле, Ногман. Хатын колы булып яшәмә.

Ногман (әтәчләнә). Минем хатынга тел тидермә! Ул алтын хатын!

Гайшә. Дөрес, картым, дөрес! Тынычлан, җаным. (Су бирә.)

Рәшидә. Уф, Аллам, нишлисез инде?

Валера. Жена, успокойся, тебе нельзя волноваться. Теперь я начну. До сих пор молчал. Бабуля, в соседях русские живут?

Гөлсем. Яшиләр.

Валера. Очень хорошо! Во-первых, дверь открою, пусть братья по крови услышат. Да, вижу. Здесь мне не выжить! Полнейший национализм. Меня, русского зажали.

Хафиз. Акырмасана, сезне инде Чыңгыз хан заманында ук зажали. Юкны бутама.

Валера. Зажали да?! (Изүләрен ача.)

Рәшидә. Валера, нишлисең, акылыңа кил.

Валера. Уйди! Вы нацисты! Нет, вы фашисты! Хотят меня убить?! Люди!

Гөлсем. Ай Аллам, кияү, нишлисең?

Валера. Посреди России русского человека убивают. Меня, честного человека обделили, грабят! С голоду помру! Голый буду ходить! (Күлмәген салып ыргыта.) А-а-а!..

Рәшидә. Валера, дим, зинhар өчен…

Гайшә. Вәт тамаша, чистый шашкан татар булды бу, хи-хи-хи… Шаш, шаш, котылырбыз!

Хафиз. Урыс котырса, чучкадан ким түгел икән.

Ирек. Җитте сезгә!

Хафиз. Син, тюремщик, кысылма. Бу урыс, безне басып алганнары җитмәгән, безне ата малыннан мәхрүм итмәкче була.

Ногман. Талашмагыз, 50 меңне бирегез дә, мин кулымны куеп китәм, соңыннан талашырсыз.

Гайшә. Әйе, без мескен кешеләрне бутамагыз. Татулык белән бирегез.

Валера. Вот вам, пососите!

Гайшә. Ах, хайван, бәбәгеңне цокып цыгарып, форточкадан икесен ике якка томырырмын.

Валера. Не подходи! А ты, мент, 35 тысяч захотел, зарежу!

Рәшидә. Валера, дим, тукта, зинhар!

Хафиз. Ах, әле син шулаймыни?! Эчәгеләреңне актарып, койма башына элгәнне көтәсеңме? Мә алайса! (Валерага суга.)

Валера. Ах так. Убью!

Рәшидә. Нәрсә карап торасыз, үтерешәләр бит?!

Гомумбуталыш, кычкырыш.

Ирек. Yтерешмәс, куркак алар, кычкыра гына беләләр. Һе, ата малын бүлешү шулай була микәнни инде?

Сәкинә. Тәртип, җәмәгать, тәртип, культура кирәк.


Хафиз белән Валера рәхәтләнеп якалашканда, зал ягыннан Хәким килеп керә. Кулында чемодан, өстендә ак плащ, ак костюм, туфли, ак эшләпә. Аптырап кала.


Хәким. Саумысыз, туганнар, нишлисез?

Бөтенесенең күзләре шакмак була, тораташ булып басып калалар.

Озак кына селкенми торалар.

Ни булды? (Хатынын кочмакчы була.) Нихәл, карчык?

Гөлсем ачыргаланып кычкырып егыла. Ирек кенә әтисе белән күрешә.

Ирек. Син исән… Исәнме, әти!

Барысы да (пышылдашып). Исән, исән…

Хәким Гөлсем янына иелә.


Пәрдә.

Икенче пәрдә

Сәхнә ачылганда шау-шу, гармун тавышы, биюләр. Кыскасы, пәри туен хәтерләтә. Картина, көзгеләрне каплаган тастымаллар шул килеш калган. Шул ук бүлмәдә, уртада ата утыра, көлә, кул чаба. Кемнәрдер сикерә. Валера сызгыра, Чәчкә атасы янында утыра. Гөлсем өстәл белән кухня тирәсендә бөтерелә. Хафиз гына күренми.

Хәким. Җәмәгать, туктагыз, җәмәгать! (Кабер тавышы чыгарып.) Мәет сүз сорый. Ха-ха-ха!.. Теге дөньядан килгән кунак сүз сорый!!!

Барысы да тәгәри-тәгәри көлешәләр.


Гөлсем. Әтисе, алай ук шаярма инде. (Көлә.)

Чәчкә. Пап, пап, шулай, шулай, так держать!

Гайшә. Әткәй сүз сорый бит, туктагыз инде, хәшәпләр!

Валера. Тс-с-с-с, братцы, Христос воскрес! (Чукына.) Амин.

Хәким. О, рәхмәт, фани дөнья мәхлуклары. Ирек улым, тутыр бокалларны!

Ирек. Монда бетеп килә.

Хәким (үз тавышы белән). Ничава, булганын тамыз. Хафиз кияү, Хафиз кияү! Кайда ул?!

Ногман. Кайтып җитмәгән, әткәй.

Хәким. Хәзер, ул кайткач, бар да булыр. Тәк, булдымы, тотыгыз бокалларны, (чит тавыш белән) теге дөньядан бер тост тәкъдим итәм. Кызык бит әй, ике дә уйламый күмеп куйганнар. Шәп бит, ә?! (Шаркылдап көлә.) Ну, мин уйладым, уйладым да чыгып карарга булдым. Мәйтәм, миннән башка болар нишләр? (Көлә.)

Гөлсем. Синсез без ничек яшик инде, әтисе…

Хәким. Җ-ә-ә, анасы, бүлдермә. Тыңлап бетер. Мине тыңламыйча, хәзер сез берни дә эшли алмыйсыз. Yлми калдым.

Гөлсем. Хәким, дим!..

Ирек. Дөрес, әти, hәм бу бик әйбәт!

Хәким. Во! Әйтәм бит. (Җир астына күрсәтеп.) Миңа анда калырга ярамый инде. Кәнишне, җаным очып йөрде инде.

Рәшидә. Әти, шулай да ничек алай килеп чыкты соң ул?

Валера. Да, батя?

Хәким. Ничек дип, бик гади.

Күтәрүләр күңелле икән,

Бокалларны «чек» итеп…

Самолёт очкан да киткән –

Тормаган мине көтеп.

Мин исән-сау яшим, бәйрәм итәм. Ура!

Барысы да. Ура!

Хәким. Бары тик теге самолёттагы кешеләр кызганыч. Анда нинди генә яхшы кешеләр булмагандыр.

Гайшә. Әй, яхшы кеше бармы инде ул хәзер?

Хәким. Юк, килен, миңа бу дөньяның иң яхшы кешеләре шундый юк-бар җирдә кырылып бетә төсле тоела. Без аларны сакларга тиеш, ә саклый алмыйбыз. Җыен пешмәгәннәре бу якта кала. Ә бит ул рейста мин hәм берничә кешедән кала барысы да акыл ияләре, язучылар. Ниндидер симпозиумнан кайталар иде. Менә шул.

Сәкинә. Ничек, әти, син үзеңне пешмәгән димәкче буласыңмы?

Гайшә. Шулай булып чыга инде, алайса…

Хәким. Алайса гына түгел, килен, нәкъ шулай.

Ногман. Что син, әти, син бит изге кеше.

Валера. Да, батя!

Хәким. Менә, балалар, мин шул изге җаннар өчен күтәрәсем килә бу бокалны. (Тын гына барысы да эчеп куя.) Ходай Тәгалә мине саклап калган икән, бу фани дөньяның кадерен белергә тиешле мин: hәр сәгатен, hәр минутын. Хәер, мин генә түгел, без барыбыз да. Бу вакыйгадан соң шундый уй керде минем башка.

Валера. Правильно, тесть, не теряй ни минуты, пей да пой. (Эчә.)

Хафиз кайтып керә.

Хафиз. Бу нинди бардак биредә? Барысын да кулга алырга, бокалларны, дим!..

Валера. Сдаёмся. Ура, помощь пришла. Как говорится, моя милиция меня бережёт и поит!

Хәким. Маладис, кияү, күпме алдың?

Хафиз. Артыгы белән җитә. Әй, алганда кызык булды. Чулак Хөсәен белән килеп кердек бер шинкарга. Монда ул белә инде бөтен точкаларны. Хөсәен тегеңә, аракы кирәк, ди. Теге мескен хатын ни ык, ни мык… Мине күргәч куркып калды. Әйтеп карыйм, мин әйтәм, мин просто гына, тикшереп йөрмим, дим. Юк. Кычкырмыйча, тавыш күтәрмичә рәткә килә алмады. Обыск ясыйбыз, дигәч, шиңде… (Барысы да көлешә.)

Сәкинә. Синең иләк авызың кычкыруга гына көйләнгән дә инде.

Хафиз. Ә кәк же…

Гайшә. Ә минем карт миңа бер дә кычкырмый, әйеме?

Ногман. Шулай булмыйча. Хатынга кычкырырга кирәкми, хатын-кызны хөрмәт итәргә кирәк!

Сәкинә. Сезнең гаиләне инде күргәзмәгә куярлык.

Валера. Хурмат итарга. Если ты её не хурма, то она тебя бора. (Көлә.)

Гайшә. Чукынмагыз әле, әнә әти исән-сау кайткан, аны тыңлыйк.

Сәкинә. Әйе, син, әти, хәзер яңадан туган кебек булдың, ә?

Хәким. Кәнишне, кызым, нәкъ үзе. Лев Николаевич Толстой, «Яңадан туу», прәме өр-яңадан килеп чыккандай булдым.

Гөлсем. Әтисе, син бигрәк инде, балалар алдында.

Хәким. Стоп, хатын, бүген көн минеке. Мин командалык итәм. Нинди бала инде алар хәзер, гәүдәләренә генә кара. Чәчләре агарып килә.

Валера. Правильно, батя, вали всё подряд.

Рәшидә. Җитеп тормасмы сиңа?

Валера. Ты что, жена, батя воскрес! (Эчә.) Амин. (Көлә.)

Гөлсем. Әйдәгез, ашагыз-эчегез әле. Чыннан да, күңелле бәйрәмгә әйләнде бит әле бу.

Гайшә. Һай, әткәй җаным, бигрәк ямь керттең өйгә, син булмасаң, ямь югала икән.

Ногман. Шулай булмыйча, карчык, әти бит ул – нур иясе!

Хафиз. Әти ул алтын балык кебек ялтырый. Эх, әти! Балыкка барабызмы?

Хәким. Барырбыз, кияү, hичшиксез…

Чәчкә. Пап, ялагайларга не поддавайся.

Гайшә. Син нәрсә бутап утырасың. Кычыткан чыпчыгы! Белмәгәнеңә?! Ниткән ялагай?

Хәким. Шулай да кызык: минем калдык-постыкны ничегрәк бүлгәләдегез инде, ә?

Гөлсем. Бүлмәдек.

Хәким. Ничек инде? Ничек түзеп тора алдыгыз? Мин үзем менә акча дигән нәрсәне бик яратам.

Валера. Хафиз, поделись богатством, одолжи тысяч пять, а?! (Көлә.)

Гайшә. Жәлләмә, жәлләмә, синдә 35 бит әле. Хи-хи-хи…

Хафиз. Нишлисез, ычкындыгыз мәллә? (Ни эшләргә белмичә, көлгән булып карый.) Әйе, теге, юаш дигәч тә… Тыңлама син аларны, каенатай, шаяра алар. Әни барыбер беркемгә дә, бернәрсә дә бирми иде.

Чәчкә. Син нәрсә лыгырдыйсың?

Хәким. Маладис, кияү, вакланып маташмаган, сразу 35 мең, ә?! (Көлә.)

Хафиз. Алмадым, Хәким абзый.

Хәким. Да, син каушама, кыю бул. Ә нәрсә? Һәркемгә дә матур яшәү кирәк.

Хафиз. Син нәрсә, әткәй, мин юри генә әйтеп карадым, шту син! Әнә Ногман илле меңне сразу эләктермәкче иде.

Хәким. Охо! Минем улым үземә охшаган.

Гайшә. Оятсыз! Күзен дә йоммый бит, ни ди?! Нәрсә, прокурор булдың мәллә безне тикшерергә? Маташма, милиция калдыгы гына әле син.

Хафиз. Дөрес түгел мәллә?

Рәшидә. Гайшә, шашма инде.

Ногман. Син, Хафиз, милициядә эшләп, кешегә юк гаепне тагарга өйрәнеп беткәнсең. Монда азрак онытып тор инде ул гадәтеңне.

Хәким. Оялма, улым, маладис. Синең кебек кешегә чүп кенә бит ул 50 мең. Yзең эшләп тапмасаң, бигрәк тә.

Ногман. Юк, әткәй, мин безнең семья өчен файдалы эш оештырмакчы идем.

Гайшә. Әй әти җаным, нишлик соң? Бөлгенлеккә төштек бит без, хәерче хәлендә. Менә бу шайтан кооперативка кергән булып…

Ногман. Хатын, шашма!..

Гайшә (Ногманны чеметә). Шул, аптыраганнан инде. Ул балаларны ничек үстерер идек синең ярдәмең булмаса? Син үлгәч, әй, тфү лә, ни, син юк, дигәч, ай кайгырдык та инде, әти җаным.

Хәким. Рәхмәт инде, килен, бигрәкләр дә яратасың икән.

Гайшә. Яратмаган кая ул.

Валера. Я, я, батя, «Волжанку» никому не отдал бы на истерзание, в ней же никто не разбирается.

Рәшидә. Нишлисең син, ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы?

Валера. А что? Чем мы хуже других? (Җырлый.)

Течёт река Волга,

Издалека долго,

А Бате 17 лет…

Хәким. Дөрес, кияү, сез кемнән ким?

Рәшидә. Юк, әти, безгә берни дә кирәкми!

Валера. Жена!

Хәким. Ышанам, кызым. Шулай да юкка, уйламыйча, беркайчан да баш тартма.

Гайшә. Һе, кирәк түгел дигән була хәзер. Yзе тигез итеп бүлик диде дә. Әүлия.

Валера. Әй верблюд, не обзывайся.

Гөлсем. Матур гына булыгыз инде, балалар. Әтиегез кайтты, нинди шатлык.

Гайшә. Әни, мескенләнмә инде син дә, пожалуйста. Yзең дә әле кайчан гына барын да потламакчы идең. Матур гына булыгыз, үләрсең…

Гөлсем. Ни сөйлисең, килен?!

Гайшә. Ни ишетәсең – шуны.

Хәким. Вәт минем хатын! Уңдым хатыннан! Аптырап калмаган.

Гөлсем (бик гади генә). Әйе, мин беркемгә дә таратырга җыенмадым атагыз җыйган малны. Күңелем аның кайтасын сизде, бер дә тынычлана алмады. Ә хәзер мин нинди бәхетле. (Хәкимне кочаклый.)

Хәким. Ә син, Ирек улым, берни дә алмадыңмы?

Ирек. Миңа, әти, бу акчалар азрак тоелды. Минем масштаб башка бит.

Хафиз. Масштаб, дигән була, бер яртыга акча таба алсаң, бик шат инде син.

Ирек. Мин синең шикелле вытрезвительдәге исерекләрнең соңгы тиеннәрен җыймыйм, хәләл акчам. Шуңа шатлыклы да.

Хафиз. Син мине башта тот, аннан…

Сәкинә. Җитте инде сезгә, әнә аракыңны сал.

Валера. Да, а то остынет.

Ногман. Әйдәгез әле, әти хөрмәтенә күтәрик әле.

Чәчкә. Әти, гомумән, у всех хочу спросить, можно?

Хәким. Сора, кызым, сора.

Чәчкә. Менә Отчизнаның татарчасы ничек будет?

Гайшә. Әй, берәр җүнле сүз әйтәме дисәң…

Хәким. Туктале, килен, тукта. Бик кызыклы әле бу. Каян башыңа керде әле ул?

Чәчкә. Шулай трамвайда ике абзый сөйләшеп кайттылар.

Хәким. Ничек диим, мин инде карт кеше, белеп тә бетермәм, йә яшьләр, ничек була?

Ногман. Һе, аның татарчасы буламыни – Отчизна Отчизна инде.

Хафиз. Кызык әле: ничек инде ул, татарчасы бардыр аның, туктале, Отчизна, Отчизна, карале, искә төшми!

Гайшә. Нәрсә килсен синең калай башыңа. Отчизна Родина була ул!

Валера. Ха-ха-ха… Отчизна, Родина!

Гайшә. Нәрсә ыржаясың?

Валера. У вас, у татар нету Отчизны, поэтому и такого слова нет.

Хафиз. Но, но, Татарстанда яшисең!

Валера. Ну и что, Татария называется, командуем мы.

Рәшидә. Ашыкмагыз әле: бар бит аның татарчасы, ничек соң әле?

Сәкинә. Ул турыда уйлап караган да юк иде, һе, ничек соң?

Гөлсем. Әй, юкка баш ватмагыз, минем башны да катырды инде ул. (Чәчкәгә.) Син дә вакытын таптың. Ашап-эчеп утырыгыз әле.

Хәким. Ашыктырма, хатын, сез ул сүзне табарга тиеш. Бар иде андый мәгънәле сүз.

Ирек. Ялгышмасам, Ватан була бугай ул.

Хафиз. Ничек? Ватан? Туктале, Ватан – Родина була түгелме соң?

Сәкинә. Родина «род» сүзеннән алынган. Шулай булгач, Туган ил була инде.

Хәким. Ватан, дөрес, бар иде шул шундый матур сүз. Ватан! Карале, ә онытып бетергәнбез. Маладис, Ирек!

Гайшә. Кара син аны, Себердә акыл гына җыеп яткансың икән.

Чәчкә. И в правду Ватан буламы инде, абый?

Хәким. Әйе, кызым, ул изге сүз Ватан була. Ә без… онытып бетергәнбез.

Гайшә. Әй, нәрсәгә соң ул җыен килде-китте сүз. Аннан башка да баш каткан.

Хафиз. Әйе, каян казып чыгардың тузга язмаганны. Әйдә, салганны суытмагыз, градусы бетә.

Валера. Да, придумали чушь какую, давай пить, за твоё здоровье, батя.

Чәчкә (Иреккә). Рәхмәт сиңа, абый.


Ирек кулын селки.

Рәшидә. Әти, син, чыннан да, бәхетле кеше икән.

Хәким. Ник, кызым?

Рәшидә. Беренчедән, самолётка эләкмәвең белән, икенчедән…

Хәким. Әйе, минем иң олы бәхетем сез, кызым. Шуны белегез: акчада да, дәрәҗәдә дә бәхет була алмый. Бердәнбер юанычым сез каласыз, сез мине искә алырсыз, сез мине хөрмәтләрсез. Сез минем иң зур куанычым, иң зур бәхетем! Бу бокалны сезнең өчен күтәрәсем килә. Кызларым, улларым, сезнең өчен!

Хафиз. Ә без?

Гайшә. Әйе…

Валера. А я?

Хәким. Сезнең өчен дә.

Гөлсем. Ә минем өчен?

Хәким. Ә синең өчен особо!

Рәшидә. Рәхмәт, әткәй.

Ногман. Вот әйтте әти.

Гайшә. Безнең әти кебек кеше дөньяда юк.

Хафиз. Юк кынамы! Иң олы балык та аңа гына эләгә.

Сәкинә. Мәңге яшә, әти!

Валера. Да здравствует 1 Мая! Тьфу, батя!

Хәким. Ә сез, Чәчкә, Ирек, кушылмыйсызмыни?

Ирек. Без гел синең белән, әти, беләсең бит.

Гайшә. Кешедән аерылмаса, Ирек Ирек буламы соң инде?..

Хәким. Ярый, сезнең өчен, балалар.

Хафиз. Төбенә кадәр. Туганнар, кардәшләр хакы. Мәңге тату яшик!

Эчәләр.

Ногман. Әти булганда, без гел тату булырбыз.

Валера. Одна единая семья, как хорошо, когда все добры и дружны.

Гайшә. Яшәсен безнең тату семья!

Хәким (бик моңсу). Бергә җыелып утыру ничек күңелле, эчкә дә җылы кереп китте. Каяле минем гармун?

Хафиз. Туй итәбез. Әтинең яңадан туу туе!

Барысы да. Туй! Туй! Әйдәгез ишегалдына!

Хәким. Кияү, бер урындык гармонистка.

Хафиз. Есть, бер урындык алырга! (Җырлашып чыгып китәләр.)


Ирек утырып кала, аның янына Сәкинә килә.

Сәкинә. Ни булды сиңа, Ирек?

Ирек. Нигә алай дисең?

Сәкинә. Бер дә сөйләшмисең дә…

Ирек. Исердем. (Кылана.)

Сәкинә. Кыланма инде, ни булды?

Ирек. Берни дә…

Сәкинә. Мин сине аңлыйм да кебек.

Ирек. Нәрсә аңлыйсың?

Сәкинә. Синең Хафизны ошатмавыңны да, хәтта күрә алмыйсың, нигә?

Ирек. Бар әле, апа, ирең янына чык әле, бие, уйна. (Пауза.)

Сәкинә. Шулай да?.. Без бит туганнар, болай дошманлашып яшәп булмый бит инде.

Ирек. Кем әле дошманлаша?

Сәкинә. Кирегә борма инде, Ирек.

Ирек. Синең барысын да тигезлисең килә инде. Тормышта алай була алмый бит, апа. Син мине дә утырып чыккан, шуңа синең мужигыңны яратмый дип уйлыйсың. Юк, була бит шундый кешеләр, ничек диим, үзләре тирәсендә түзеп булмаслык авыр атмосфера тудыралар, чыдап булмый. Карале, апа, син аңа нигә кияүгә чыктың?

Сәкинә. Ничек инде, менә кызык, яратканга…

Ирек. Син ярата да беләсеңмени? Бер-берегезне шулкадәр яраткач, нигә сезгә акча?

Сәкинә. Көлмә, мин бит ул ярата димәдем, мин яратам, дидем. Аннан, үзең беләсең, хәзерге заманда кем акчасыз яши алсын.

Ирек. Менә мин.

Сәкинә. Һе, син ич ул.

Ирек. Мин кеше түгелмени?

Сәкинә. Кеше, әлбәттә, ләкин син ялгыз, бер кайгың да юк.

Ирек. Анысы дөрес… бер… кайгым… да… юк?! Апа, синең ишеткәнең юкмы, Рәмзия кайда микән хәзер?

Сәкинә. Тәки оныта алмадыңмы?

Ирек. Юк, эш анда түгел, бары иң матур чаклар, иң гүзәл мизгелләр искә төшә кайчак. Ахыры ни белән беткәнен дә беләсе килә.

Сәкинә. Син аны озата барган егетне кыйнап утыргач, син кайтканчы, өч тапкыр кияүгә чыккан бугай инде, тагын үзе генә диме. Ул да үзенә урын таба алмый. Яшь чагында кеше ни өчен шулкадәр юләр була икән, әйеме?

Ирек. Бәхетле була чөнки.

Сәкинә. Бәлки. Син хәзер бәхетсезмени?

Ирек. Нәрсә соң ул бәхет?

Сәкинә (җилкәсен сикертеп). Кем белә инде аны… Кем балалары белән, кемдер ярату белән, кем эше беләндер инде, кем белә…

Ирек. Әгәр боларның барысы да бергә килсә?

Сәкинә. О, ул чагында ул иң бәхетле кешедер инде. Тик кайда гына яши икән ул андый кеше?

Ирек. Алайса, синнән дә бәхетле кеше юк инде.

Сәкинә. Зарланмыйм, нигә алай дисең?

Ирек. Иреңне яратасың, яраткан эшең бар. Кстати, син бит хәзер эшләмисең дә бугай.

Сәкинә. Ни сөйлисең, нишләп эшләмәсен. Ул депутат эше белән баш каткан. Заводта рәхәт иде. Yз эшеңне беләсең, сигез сәгатеңне эшлисең дә, вәссәлам, ә монда…

Ирек. Ник, ошамыймыни?

Сәкинә. Бик ошый. Зур җаваплылык, зур эшләр башкарабыз!

Ирек. Зур эшләр… Зур трибунадан торып, буш сүзләр болгатабыз диген.

Сәкинә. Юк, ялгышасың, зур эшләр эшлибез. Ул безнең эшебез.

Ирек. Шулай укмыни?.. Берсен булса да атап күрсәтегез, пожалуйста, апакай, алай булгач…

Сәкинә. Иронияң юкка… Мәсәлән, теге ни… законнар кабул иттек.

Ирек. Аннан кемгә файда? Менә миңамы? Кайда ул файда, мин күрмим аны, тота алмыйм. Ау?! Кайда син – файда?!

Сәкинә. Нигә үзеңә аласың әле?

Ирек. Мин үз исемемнән сөйләргә яратам. Бу дөньяда hәрбер кеше үзе сөйләгән сүзләргә генә җавап бирә алса иде әле…

Сәкинә. Миңа төрттерүеңме?

Ирек. Юк инде. Менә кибетләрдә ашарга ризык юк, аны күрәм, кияргә кием юк, аны да күрәм, сабын, паста, радио-телеаппаратураны санап тормыйм, алар күптән юк – анысын да күрәм. Ә закон чыкканга карап үзгәреш булмагач, какой толк?

Сәкинә. Кызык син, тиз генә була торган булса.

Ирек. Ничек инде?! Илнең «иң акыллы» меңләгән кешеләре, бергә җыелып, ярты елдан артык акыл саттыгыз, берни дә үзгәрмәде. Ә юк, ялгышам, үзгәргән икән, тагын да артка киткәнбез.

Сәкинә. Моның белән ни әйтмәкче буласың? Без анда көне-төне тырышабыз, тормыш матур булсын дип, ә алар…

Ирек. Ой, ой, ой! Шуны гына әйтмәкче булам. Димәк, анда акыллы кешеләр җыелмаган. Кулыгызга көрәк тоттырып, барыгызны да бәрәңге казырга җибәргән булсалар, әйбәтрәк булыр иде, файдасы күбрәк… Елмайма, мин үземнең примитив аңлатканымны да аңлыйм. Ләкин сезнең эш практикада шулай чагылгач, нишлим…

Сәкинә. Хәзер демократия, шулай да син сүзләреңне чамалабрак сөйлә инде…

Ирек. Оhо, куркыта да башладылар.

Сәкинә. Хәер, ул демократияне дә без бирдек.

Ирек. Нәрсә соң ул демократия? Минем белән бер язучы кисәге утырган иде. Аның сөйләвенә караганда, Байрон исемле инглиз шагыйре булган. Менә ул демократияне «анархия головорезов» дип атаган. Һәм мин аның белән килешәм.

Сәкинә. Ни өчен?

Ирек. Күз алдында ич… Бөтен нәрсә дә бар кебек… Ирек тә, сөйләргә дә була, бүтәне дә. Шул ук вакытта юк та кебек. Бары да ниндидер рамка эчендә. Ә урамнарда кем ни тели, шуны эшли. Төп-төгәл анархия. Башкисәрләр башка утырып та алсалар, сезнең ярдәм белән.

Сәкинә. Димәк, депутатлар – барысы да начар кешеләр.

Ирек. Начар кешеләр димим. Анда кешелекле генә түгел, ә шаккаткыч итеп эш эшли ала торган кешеләр кирәк. Бардыр андыйлар да. Ләкин алар да гомумкөтү эчендә калалар.

Сәкинә. Кызык, кызык. Ә син ни эшләр идең?

Ирек. Мин нишлим, мин гади кеше, җитмәсә, тюремщик…

Сәкинә. Ирек, үзеңне алай кимсетмә.

Ирек. Ярар, бетте… Сез бит анда сарык көтүе кебек, беркем дә аерылып чыга алмый. Берәрсе аерыла башласа, «көтүчеләр» хәзер тәртипкә кертәләр. Нәкъ көтүдәге кебек, бар да кычкыра, беркемне дә аңлап булмый. Кемнең дә булса берәүнең сүзен тыңларга кирәктер инде, шулаймы?

Сәкинә. Шулай да булсын ди. Тыңлыйм, тыңлыйм…

Ирек. Бөтен бер көтү берәр җаваплылыкны үз өстенә алса, димәк, аны шәхсән беркем дә алмаган була, беркем дә җавап бирми. Менә ни өчен сезнең законнарның да, сүзләрегезнең дә результаты юк.

Сәкинә. Кара, син ничек фикер йөртәсең. Хәтта минем баш та көчкә эшкәртеп өлгерә.

Ирек. Бик сәерме? Уголовник нинди буй җитмәслек кешеләр хакында фикер йөртә, ә?

Сәкинә. Ирек, дим, үзеңне кимсетмә, дип әйттем бит инде. Син кечкенәдән башлы малай идең, ә төрмә… Нишлисең, анысы язмыш эше инде…

Ирек. Сез беләсезме, минемчә, нәрсәне тоя, аңлый алмыйсыз?

Сәкинә. Нәрсәне?

Ирек. Без башта нәрсә икән ул бәхет дип сөйләшә башлаган идек. Хәтерлисеңме?

Сәкинә. Әйе…

Ирек. Син барын да санап чыктың, тик бернәрсәне генә оныттың.

Сәкинә. Нәрсәне?

Ирек. Иң кирәклесен. Ирекне. Юк, мине түгел, чын ирекне. Минемчә, кеше, ирекле булганда гына, үзен бәхетле итеп тоя ала. Юк, бәхетле үк тә түгел, бәхет әллә нинди сүз ул шунда, ничек диим, үзен кеше итеп, табигать баласы итеп тоя ала.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации