Электронная библиотека » Гафур Каюмов » » онлайн чтение - страница 5

Текст книги "Он… / Ул…"


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Гафур Каюмов


Жанр: Драматургия, Поэзия и Драматургия


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 17 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Гайсә (кисәк уянып китеп). Нәрсә-ә-ә?

Әнзирә. Әйе, әйе, шакмакландырма бәбәгеңне, калдырдым да киттем, күзләре шараеп кына калды…

Гайсә (торып утырып). Рәхмәт әйттем бит инде аның өчен. Кая, бармы анда берәр нәрсә безнең бераз?

Әнзирә. Нәрсә тагын?

Гайсә. Кыланма…

Әнзирә. Юк, беткән.

Гайсә. Йә инде, кыланма, дим. Баш ярыла.

Әнзирә. Башлана.

Гайсә. Шуңа да ярамагач, ниемә соң син миңа?..

Әнзирә. Кичә миннән башка тора алмый идең, бүген баш төзәттерергә генә ярыйммы?

Гайсә. Карале, ник килдең син монда?

Әнзирә. Кылан, кылан, кыланып кал. Ә, Әнзирә-бәгърем, синсез яши алмыйм дигәндә, мин кыланырмын, яме?!

Гайсә. Карале, нигә үпкәлисең? Ни эшләдем әле мин? Ну, ни калган сиңа монда?

Әнзирә. Их, Гайсә…

Гайсә. Гайсә, Гайсә, утыз өч ел Гайсә инде… Кая, сал әле…

Әнзирә. Синнән котылып булса. Мә, актыгы…

Гайсә. Булды, миңа шушы артыгы белән җиткән… (Пауза.)

Әнзирә. Җиткән… Кеше көлдермә, ичмасам… Гайсә, чыннан да, тукта инде, кешечә яшәп кара, ичмасам… Миңа да…

Гайсә. Соң, кешечә… Ни кылырга кушасың инде син миңа?

Әнзирә. Әрепләшмә, тарткалашма. Бүтәннәр ни кыла? Һич югы, әнә бөтенесенең дә бакчасы бар. Эшлиләр, ял итәләр, җимешен дә җыялар, эчеп тә йөрмиләр.

Гайсә. Кай вакытта?

Әнзирә. Нәрсә, кай вакытта?

Гайсә. Җимешен җыялар?

Әнзирә. Сөйләмә, сөйләмә, гел пуфылдап, көчкә күтәренеп кайталар.

Гайсә. Миңа да бакчалы бул димәкче инде, алайса, син?

Әнзирә. Карасана, ә син кемнән артык?

Гайсә. Артык түгел, ким. Теләмим.

Әнзирә. Ник? Әле үзең миңа бәйләнеп йөргән буласың.

Гайсә. Минме?

Әнзирә. Ә кем тагы? Кичә кем сугыша-талаша алып китте?

Гайсә (бик гаҗәпләнеп, көзгегә күз салып). Неужели мин?

Әнзирә. Әйе, хәзер, менә үзем монда сөйрәлеп килеп җиттем, ди, көтеп утыр…

Гайсә. Әйтәм җирле…

Әнзирә. Әйтеп-нитеп торасы юк… Ни караватың, ни бакчаң, ни казыгың… Алкаш.

Гайсә (көйләп). Квартиралылар, бакчалылар, акчалылар бик күп бит, дисәнә…

Әнзирә. Дисәмсәнә…

Гайсә. Бакчасы, бакчасында мунчасы, йөгерә-йөгерә, суын ташый нечкә билле урысы…

Әнзирә. Булсын. Шуларны да булдыра алмагач, ир ирмени?

Гайсә. Мин ир түгел…

Әнзирә. Кем соң син?

Гайсә. Мин – актёр! Айм, актёр!!!

Әнзирә. Акты инде, акты, кичә ачык авыз булып агызганнарың өчен дә ни булып бетәр әле.

Гайсә. Әй! (Кул селтәп.) Нам татарам…, что война, что Сабантуй…

Әнзирә. Сөйләшүләре шушының, тел бете, өтек.

Гайсә. Ну, нәрсә, нәрсә инде хәзер? Мин дә бакчачы булыйммы?

Әнзирә. Ник сорап торасың аны?

Гайсә. Теләмим. Актёр эше түгел ул. Кем дигән сүз ул актёр, беләсеңме? Актёр, актёр… «Акт» сүзеннән алынган булырга тиеш. Акт, димәк, бу фани дөньяга туып, артист булырга язган икән, димәк, ул акт совершать итәргә тиеш. Вәт…

Әнзирә (көлеп). Итеп торасың бит инде, акт ясап… hәм… начар ук димәс идем… (Сырпалана.) Әйдә…

Гайсә (ялкынланып китеп). Юк, юк, син борма. Туктале, чынлап та бит… Б-р-р, айнып киткәндәй булдым… Акт акт ул… Дөр-рес, нәкъ шулай… Кар-рале син, «Акт» сүзе нинди зур мәгънә ала…

Әнзирә. Аның мәгънәсе болай да зур. Син көчәнеп мәдхия укымасаң да…

Гайсә. Туктале, дим. Акт, акт… Дөрес шул. Без акт совершать итәргә тиешбез! Без бакча корты булып, суалчан булып казынырга тиеш түгел, ә бөтен гомерне, бөтен җанны, бөтен канны шул бөек актка, ягъни акт-тёр булуга бирергә тиешле! Әйе, әйе, акты акт булса, ә икенче яртысы – тёр, ягъни терьер, мөгаен, совершать итүче, башкаручы, актны эшләүче мәгънәсе бит! Менә нинди бөек мәгънә йөртәбез без үз исемебездә! Ә без? Бакча, имеш. Ниткән бакча, ниткән башка чүп-чар?! Ю-у-ук, бары тик акт! Бөек акт!

Әнзирә. Шашма әле!

Гайсә. Бүлдермә! Әйе, акт! Шушы фани дөньяның тигезсезлегенә, адәмнәрнең дөрес яши белмәүләренә каршы бөек протест, җан ачысы, дөрләп яну, якты юлны күрсәтү, бөек, якты, ялкынлы акт! Менә нәрсә ул! Ә син бәрәңге…

Әнзирә. Җә, җә, син генә акыллы инде…

Гайсә. Аңладыңмы? Тә-әк, шуның өчен, каяле, тагын берне күтәрик әле…

Әнзирә. Нәрсә?..

Гайсә. Туби оно, туби, ягъни быть или не быть, вот в чём вопрос? Менә ни ул! Янам, яле, сал әле тагын берне…

Әнзирә. Җитте, репетициягә барасың бар.

Гайсә. Сал, диләр, ниткән репетиция?! Бу бит, бу?!

Әнзирә. Акт инде, акты… Шаулап акты… Болай булсаң, театрдан ук… (Салып бирә.)

Гайсә (эчеп). Татарлар эчеп үлделәр… Ник көләсең?

Әнзирә. Елмаеп диген, дивана. Артистлар гына эчеп үлә, халыкта…

Гайсә (елмаеп). Әй лә икән, татарлар елмаеп үләләр… Койрыгыма да элмим…

Әнзирә. Һәй, эчкәч, сез барыгыз да…

Гайсә. Чыннан да, Әнзирә, күпме мескенләнеп, койрык болгап, куркып яшәргә була? Менә мин әле аларга барам да…

Әнзирә. Ни эшлисең?

Гайсә. Әйтәм. Барын да ярып салам…

Әнзирә. Әтәчләнмә. Тагын салыйм мәллә?

Гайсә. Ю-ук, җитте. Пока… Менә күрерсең. Күрсәтәм әле мин аларга кузькину мать! И назовёт меня всяк сущий в ней язык…

Әнзирә. Бөек акт. Галәмәт инде… Сәхнәгә чыгып, «танавыма тирес тулды», әллә башкасын әйтеп күрсәтимме?

Гайсә. Ташла әле, мин бит… Шаярдым ла бит мин… Аннан бу ни бу безнең белән, ә? Әйбәт кенә утырабыз да, театрында да, мәҗлесендә дә шулай, тотабыз да шул чукынган театр турында сөйләшергә керешәбез… Әллә чирме соң бу?.. Инде туйдырыпмы-туйдырган бит, ю-у-ук, тагын кирәк… Укыган чактагы минем маэстро әйтмешли, бер тоз ташын ялаган бозау башка яламый торалмыймы?.. Җитте, булды.


Ишектә кыңгырау тавышы.


Әнзирә. Апаң? Ач.

Гайсә. Бәлки.


Сөмбел керә, аның кулында бәләкәй генә төргәк. Төргәк йөрәк рәсеме төшерелгән кәгазьгә төрелгән.


Сөмбел. Исәнмесез. Ой, гафу итегез, мин ялгыш мәллә?

Әнзирә. Сезгә кем кирәк?

Гайсә. Юк, юк, ялгыш түгел, нәкъ вакытында. Әнзирә апаң как рас китәргә кысталып тора иде…

Әнзирә. Минме?

Гайсә. Син, син. Тормыш театрының чиле-пешле, тозсыз, мәгънәсез сәхнәсен уйнап бетердек… И гомумән… безнең тормыш, кызганычка каршы, шул театрында да, яшәешендә дә тозсыз, мәгънәсез сәхнәләрне арзанлы, вкуссыз уйнавыбыздан гына тора бугай… Уйныйбыз, уйныйбыз, уйныйбыз… Но, но, ханым… (Шигырь укый башлый.)

О, время! Всё несётся мимо,

Всё мчится на крыльях твоих;

Мелькают вёсны, медлят зимы,

Гоняя к могиле всех живых…

Но, но заключительную сцену

И ты не в силах изменить:

Лишь тех, кто придёт нам на смену –

Ты будешь мучить и казнить![1]1
  Дж. Байрон шигыре.


[Закрыть]

О, о, әфәнделәр…

Сөмбел (кул чәбәкләп). Сез, сез… Менә гафу итегез… Минемчә, минемчә, менә ул сез… Менә ул сезнең чын йөзегез… җаныгыз… чынбарлыгыгыз… Эх, менә шундый булып кала алсагыз икән…

Гайсә (елмаеп). Булмый шул, булмый, сеңелкәш…

Әнзирә. Аңамы? Аңа тагын… (Шаркылдап көлә.)

Гайсә. Карале, туташ, сез китәргә ашыга идегез түгелме?

Әнзирә. Минме? Ә-ә, мин кире уйладым бугай.

Сөмбел. Юк, юк, мин комачауласам… Мин озак тормыйм… Тик, тик, кызганыч билгеле, сезнең белән чын күңелдән сөйләшәсе килгән иде… Гел туры килми…

Гайсә. Хәзер, менә бу «туганны» гына озатыйм да…

Әнзирә. Мин беркая да ашыкмыйм.

Гайсә. Әнзирә, кыздырма мине. Мин сиңа инде күптән әйттем…

Сөмбел. Юк, бәйләнешмәгез аның белән. Сез, сез… Андый түгел… Соңыннан…

Әнзирә. Андый түгел, әй кешеләр. Көлдереп үтерәләр болар.

Гайсә. Дөрес әйтәсез, чүп белән чүп булганчы.

Сөмбел. Кичә дә мин сезгә, шул сезнең чын күңелегез турында әйтәсем килгән иде дә, аңлата алмадым. Көлделәр генә…

Әнзирә. Бүген дә көлдерәсең.

Гайсә. Җиттеме сиңа, ә?

Сөмбел. Көлсен. Мин… Миңа, миңа сезнең… Миңа сезнең шул саф күңелегез ошаган иде…

Әнзирә (бөтенләй ярылып). Саф күңел… Уф, үләм! Төнлә күрсәләр иде аның сафлыгын. Ой, үтерәсез…

Сөмбел. Юкка, апа, алай итәсез… Сез бит белмисез… Ул бит…

Әнзирә. Нәрсә? Ми-ин, апа?! Минме белмим? Әй сеңлем…

Гайсә. Җитте, дим, кайтасы барын оныттың бугай. Бар әле, бар диләр…

Әнзирә. Кагылма миңа…

Сөмбел. Зинhар өчен, талашмагыз. Минем өчен кирәкми. Нишлисең, язмагандыр. Мин бары сезне туган көнегез белән генә котларга килгән идем.

Гайсә. Туган көн?!

Сөмбел. Әйе, менә сезгә, бәләкәй генә инде, ачуланмагыз. (Төргәк бирә.)

Гайсә. Ничек туган көн?

Сөмбел. Кичә бит үзегез әйттегез, туачак көнем диеп, килегез диеп…

Әнзирә. Туачак көне? Утырткан ул сине, үскәнем, төп башына, катасы көнедер аның. (Көлә.)

Сөмбел. Ничек?

Әнзирә. Аның туачак көненә чаклы әле…

Гайсә. Туктыйсыңмы син?.. Карагыз әле…

Сөмбел. Сөмбел.

Гайсә. Сөмбел, сеңлем, ни иде бит ул… Теге, сине бик күрәсем, очрашасым килгән иде… Китерәсем… Ничектер бик якын итеп күргән идем…

Сөмбел. Ничек? Димәк, ялган?

Әнзирә. Ялган инде, ялган, бар кайт өеңә, әниең сагынгандыр, коймак пешергәндер, манный боткасы. Ату бу иблис сине хәзер…

Гайсә. Җитте диләр. Сөмбел, чыннан да, якын күрәсем килгән иде…

Сөмбел. Хушыгыз… (Чыгып йөгерә.)

Гайсә. Сөмбел, Сөмбел… (Артыннан омтыла.)

Әнзирә (аны тотып). Кайтыр юлны гына бутамаслык, светофорны күрерлек…

Гайсә. Китә беләсеңме син, юкмы?

Әнзирә. Китәрмен, эх, шундый итеп китәрмен, эзләп тә таба алмассың.


Ишек төбендә тавышлар ишетелә. Гөлбостан Хаҗимулла белән кайтып керә.

Гөлбостан. Әйдә, әйдә, уз, Хаҗимулла абзый. (Төргәкләрен, сумкаларын урнаштырып.) Уф, көчкә кайтып та җиттек. Эт булгансыңдыр инде, име, Хаҗимулла абзый?

Хаҗимулла. Түзәрлек, ир кеше ич мин. Әле безнең монда… Уху-ху… Дәрт тә бар, дәрман да бар… Аллага шөкер…

Гөлбостан. Анысы бар инде, Хаҗимулла абзый, бар синдә… Сөйләп торасы да юк, күз генә тимәсен… Ходай Тәгалә үз ярдәменнән ташламасын.

Хаҗимулла. Алла, үзең дә җыйгансың малны.

Гөлбостан. Җыйган дип, Хаҗимулла абзый, кирәк бит. Менә дөгесе дә кирәк, мае да, җимеше дә… фрукты да… Аннан тагын бәяләр артырга тиеш, диләр бугай… Алдым инде… Тамагың тук булмаса, Хаҗимулла абзый, күңел башканы да күрми. Тамак тук булсын…

Хаҗимулла. Анысын дөрес әйтәсең, дөрес. Тәмле ашап алсаң, әллә ниләр кылып, майтарып ташлыйсы килә. Күңел ачыла. Намаз да җырлап кына бара.

Гөлбостан. Шулай булмыйча. Карының ач булса, уең гел шул хакта гына була да инде. Әле менә боларын (ширпотреб төргәкләрен күрсәтеп) саткалаган булам. Пенсия белән генә… Энем Гайсәгә дә әйтеп карыйм да, чыкмый. Соң, аларның да инде, тиен генә алалар… (Гайсә белән Әнзирәне күреп ала.) Бәтәч, энем, син дә өйдәмени? Хе-хе, а ту мин монда сөйләнәм дә сөйләнәм, кунак бар икәнен дә күрми торам.

Әнзирә. Исәнмесез, Гөлбостан апа.

Гөлбостан. Саумы, саумы, шөкер әле, бәбкәм. Нихәл, энем, нигә бер дә кәефегез юк… Әллә ач тордыңмы? Нигә инде? Кичә, син кайтсаң дип, пәрәмәчләр, өчпочмаклар пешереп, холодильникка өеп тутырып калдырган идем, җылытып ашар дип. Ашамадыңмы?

Гайсә. Өлгереп булмады.

Гөлбостан. Ә-әй, ач йөр инде. Менә, менәтерә, гел шулай ул, Хаҗимулла абзый, гел үзен карамый. Әллә берәр ни булдымы?

Гайсә. Юк ла…

Әнзирә. Мине ничек куып җибәрергә белми, шуңа кәефе киткәндер.

Гөлбостан. Ниткән китү, нинди китү ди ул? Син бит инде үз кешебез. Бөтен ризыкларымны мактый-мактый ашый да беләсең. Юк, юк, әйдә. Хәзер менә барын да җылытам да… Ач йөриләр, вәт әй… Хаҗимулла абзый, онытып та торам икән, куй менә монда ул сумкаларны…

Хаҗимулла. Зыян юк ла… Зыян юк. Шөкер әле, муллык синдә…

Гөлбостан. Аллага шөкер, ярдәменнән ташламый. Ярдәм дигәннән, энем, акчаңны алгач, ризык алырга миңа биреп куярсың әле, запас алып куясым бар.

Гайсә. Кая инде тагын, монда бит…

Гөлбостан. Алай түгел, гомумән, син берни белмисең. Сорашып та торма. Ашаган белми, тураган белә, диләр шул… Бераз сатышсаң инде шунда…

Гайсә. Уф, әйттем бит инде…

Хаҗимулла. Әллә карышып маташамы?

Гөлбостан. Юк ла, андый түгел ул. (Гайсәне сөеп.) Акыллы ул үзе. Менә ашавы гына начар… Чыгар, Аллаhы боерса, чыгар, базарына да чыгар…

Гайсә. Алу белән бирермен, апа. (Төргәген сүтеп карый башлый.)

Әнзирә. Апа, булышыйм, алайса. (Булыша башлый.)

Гайсә. Уильям… (Укый.)

Кто снёс бы плети и глумленье века,

Гнёт сильного, насмешку гордеца,

Боль презренной любви, судей медливость,

Заносчивость властей и оскорбленья,

Чинимые безропотной заслуге…

Когда бы он сам мог дать себе расчёт

Простым кинжалом?![2]2
  Шекспирның «Гамлет» трагедиясеннән.


[Закрыть]

Гөлбостан. Ни дисең, энем?

Гайсә. Юк ла, китап бүләк иткәннәр иде, шуны укыйм.

Әнзирә. Гамлет ук мәллә?

Гайсә. Әллә-мәллә…

Хаҗимулла. Ашау дигәннән… Ашау аларның, яшьләрнең, мәйтәм…

Гайсә. Мин?! Яшь?..

Хаҗимулла. Яшь әле, яшь, энем. Безнең белән чагыштырганда, сабый әле сез. Шуңа өлкәннәрне, акыллырак кешеләрне сабыр гына тыңлап, акыл алып яшәргә өйрәнегез…

Гөлбостан. Энем, тыңла абзаңны, бүлдермә. Абзаң – зур гыйлемле, иманлы кеше, беләсең… Сөйлә, сөйлә, Хаҗимулла абзый.

Хаҗимулла. Яшьләрнең иман дигән нәрсәләре юк, шуңа әпәтитләре дә начар. Намазны белмә, бер дога белмә, иманга килә белмә…

Гайсә. Нәрсә соң ул?

Хаҗимулла. Нәрсә – нәрсә?

Гайсә. Ну, иман?

Хаҗимулла. Иманмы? Иман… Иман инде ул.

Гөлбостан. Башын катырма, дидем бит, абзаңның, тыңла гына, өйрән бераз, акыл ал…

Хаҗимулла. Әй Гөлбостан, аларга әйттең ни дә, әйтмәдең ни…

Гайсә. Соң, нәрсә булды инде иман?..

Хаҗимулла. Менә, менә бит… Әй Ходаем!

Гайсә. Yзегез дә белмисез мәллә?..

Гөлбостан. Энем!

Хаҗимулла. Оялмый ул хәзерге яшьләр, оялтма да, телеңне дә әрәм итмә. Хәзер аңлатам мин аңа: иман ул, энем, Аллаhы Тәгаләне уеңнан чыгармау, намазны калдырмау, догаларны дөрес уку була, беләсең килсә. Менә сез дә, бераз…

Әнзирә. Мин андый түгел, абзый, аңа гына әйтегез.

Гөлбостан. Син акыллы бала анысы. Менә үзеңне базарга да алып чыгармын әле.

Әнзирә. Бик рәхәтләнеп.

Хаҗимулла. Мин, сез дип, бөтен яшьләрне әйтәм дә инде…

Гөлбостан. Хаҗимулла абзый, аның бөтенесе дә алай ук җүнсез түгел дә инде. Гайсә энем дә алай начар түгел ул үзе. Бераз олыларны тыңлап кына бетерми.

Хаҗимулла. Әй Алла, соң бит, мин дә әле, ул – начар егет, димим. Яшьләр, дим. Бары бераз иманга кил, дим. Ураза вакытында ураза тот, дим, намаздан калмаска тырыш, дим, шунда тормышың да рәтләнер, дим…

Гайсә. Сезнең рәтләндемени?..

Хаҗимулла. Рәтләндеме дип, соң, иман белән яшим, иншалла.

Гайсә. Син идеңме әле ул, абзый, теге заманда бик кызып коммунизм төзегән кеше? Әллә ялгышаммы шунда?..

Хаҗимулла. Көлмә, көлмә син, энем. Ә нәрсә? Төзедек тә. Берсе икенчесенә комачауламый. Аллага шөкер, Хода юлыннан да тайпылмаганбыз.

Гайсә. Кыйблагыз бик күп икән шул…

Хаҗимулла. Ничек күп?

Гайсә. Җил кайсы якка иссә, флюгер кебек, шул якка борыла…

Хаҗимулла. Әй энем, сиңамы соң безне тикшерү?

Гөлбостан. Сүз ярыштырып утырма олы кеше белән.

Әнзирә. Ул гел шулай, аптырамагыз.

Гайсә. Миңа ни… Минем туган апа артыннан йөрүең нәрсә дип атала инде?.. Олы кешегә барамы анысы?

Хаҗимулла. Карале, кара моны, оялмый да.

Гөлбостан. Энем, шаярма. Хаҗимулла абзаң сурьёзный кеше, тегеләй-болай гына йөрмидер…

Гайсә. Шул гомердән бирлеме?

Хаҗимулла. Yзебез белербез без, иеме, Гөлбостан?

Гөлбостан. Ие, эке.

Әнзирә. Җитәр сиңа.

Хаҗимулла. Иманга килергә кирәк сезгә, иманга.

Гайсә. Ярый, абзый, мин киләм, ди. Ә сез?

Хаҗимулла. Ничек инде мин?

Гайсә. Мин менә ничек иманга килим? Берни тикшереп тормыйчамы?

Хаҗимулла. Йа Хода, Аллаhы Тәгаләне тикшереп ышанмакчы буласың мәллә?! Әстәгъфирулла, тәүбә!

Гайсә. Ә бәлки, сез алдыйсыздыр?

Хаҗимулла. Көфер сүз сөйлисең, көфер, энем. Беләсең килсә, болар бар да акыллы итеп язылган изге китапта, күктән иңгән.

Гайсә. Яхшы, мин риза. Тик сез дә минем иманыма күз йомып табынырга тиеш булачаксыз.

Хаҗимулла. Нинди иманга?

Гайсә (аракы салып). Менә каплап куй шушы кырлыны да, аннан мин дә сезнең чын күңелдән сөйләвегезгә ышанам.

Хаҗимулла. Тфү, тфү, ләхәүләвәләкуәте. Ни сөйлисең син иблис токымы?! Мин сиңа иман дим, ә син миңа шайтан ризыгын сузасың. Аллам сакласын. Тфү, тфү, тәүбә…

Гайсә. Шул-шул, абзый. Сез минем тотып карап, тәмләп авыз итеп була торган иманымнан да баш тартасыз, күрә торып. Ә мин синең буш сүзеңә дә күз йомып инанырга тиеш. Дөрес, китапта бик акыллы язылгандыр да, тик сезнең буш, дәлилсез, чын йөрәктән сөйләнмәгән сүзегезгә ышанып, тезләнеп намаз укый башлыйммы? Бәлки, сез үзегез дә ялгышасыздыр, мин шәраб эчеп ялгышкан кебек? Минем шәраб эчүем сезгә ялгыш булып күренсә, сезнең үзегез дә мәгънәсен аңламыйча, гадәт буенча гына, кеше тезләнә дип, тезләнеп дога укуыгыз мине дә ышандырмый. Бигайбә…

Хаҗимулла. Һай, ялгышасыз, олан, ялгышасыз.

Гөлбостан. Ярый, әйдә, юкны-бушка аударып утырмагыз. Өстәл янына. Тагын эчтеңме инде, энем…

Гайсә. Бераз каптым инде, апа…

Гөлбостан. Әй энем, энем, йә, ярар. Менә әйбәтләп ашасаң хәлләнерсең.

Гайсә. Бик ашыйсы килеп тормый иде дә әле анысы…

Гөлбостан. Юк, юк, сөйләмә дә. Сиңа дип әзерлим, әллә мыскыл итәсең шунда…

Гайсә. Нәрсә инде син, туган апа, ашыйбыз билгеле. Менә Әнзирә дә…

Әнзирә. Минем белән булышма. Ике өчпочмакны сугып куйдым инде мин.

Гөлбостан. Әнзирә маладис ул, өметле бала.

Гайсә. Бала…

Хаҗимулла. Без дә бик яратабыз синең ризыкларны. Кулларың алтын. Кая әле, бисмиллаhир рахманир-раhим. (Ашый башлый.)

Гөлбостан. Әйдә, энем, аша.


Ут сүнә.

Яңадан авансценаны гына яктыртып яна. Аннан башта шәүлә генә булып тагын Сәлим үтеп китә дә сул якта басып кала. Уң якта Рәсүл креслосы яктыра.


Рәсүл. Может быть, только может быть – воображение и создание мышлением своего мира, воображаемого, реального сильнее в мыслях (воображении), чем настоящая физическая жизнь, именно и есть творение Бога, созидание новых миров, то есть мы (Я есмь), есть Святой Дух, часть Божественной материи, может быть ток (энергия), созидания воображении (моего) это и есть созидание Господа через меня?.. А ведь, фактически, нет ни писателей, ни актёров, ни режиссёров, ни художников и так далее… Есть только мысль и мыслитель. Если этот мыслитель именно тот, кто есть в самом деле, стоящего этого слова, понятия, не обращая внимания нашим искажённым объяснениям об этом понятии, значит, высшей степени мудрец, то есть мыслящий мудро, он может и писать, и режиссировать, и играть, и рисовать и так далее. И в высшем качестве. Его высокая мысль овладеет мастерством ремесла или, правильнее будет, просявляться «его» мысли в данном ремесле, очень прекрасно, в той степени, сколь высока его мышление. Значит, мастер не тот, кто виртуозно делает, а тот, кто глубок, чьи мысли высоки и мудры.


Рәсүлдән ут алына, Сәлимгә төшә. Ул уң якка карап, мыскыллап көлә.


Ут сүнә.

Яңадан кабынганда директор кабинетын яктырта. Режиссёр белән Гарәфи күренә.


Гарәфи. Монда бик урыны да түгел дә…

Режиссёр. Ярар, әйдә, иртә таңнан кем йөрсен монда.

Гарәфи. Директор ханым.

Режиссёр. Ханым… Юк ул.

Гарәфи. Булмастамы әллә?

Режиссёр. Килергә тиеш. Шуннан? (Директор кәнәфиенә кереп утыра.)


Директор ханым керә.


Директор ханым. Хәерле көн, әфәнделәр.

Режиссёр. Сәлам.

Гарәфи. Исәнмесез, Директор ханым.

Режиссёр. Шуннан?

Директор ханым. Ни ялганлый тагын бу?

Режиссёр. Һаман да шул премьера хакында инде…

Директор ханым. Ул егеткә берәр чара кылырга кирәк…

Режиссёр. Кылыйк соң.

Директор ханым. Сезнең карамакта түгелме соң ул актёрлар?

Режиссёр. Шулай да… Кеше язмышы… Бер үзең генә хәл итә торган эш түгел.

Директор ханым. Язмыш дип, күпме түзәргә телисең? Yзеңне жәлләп тормаган, бик яхшылап иләгән.

Режиссёр. Ул малай бик әтәчләнә башлаган.

Гарәфи. Кем дип уйлый икән ул үзен…

Режиссёр. Тагын ниләрең бар?

Гарәфи. Шул, сөйләгәнемчә, Директор ханым белән сезне тетте-тетте дә, аннары Альберт белән сугышып…

Режиссёр. Сугышып?

Гарәфи. Дөресрәге, ул сезне яклаган кебек чыкты… Шул, бәргәләштеләр дә Әнзирәне алып кайтып китте…

Режиссёр. Әнзирә? Ялгышмыйсызмы?

Гарәфи. Ничек ялгышыйм, ул инде. Күзләрем менә дигән әле, унга ун күрә. Алар күптән бит инде…

Режиссёр. Беттеме?

Гарәфи. Бетте бугай. Мин анысы үз кеше, тугрылыклы, сата торган түгел…

Режиссёр. Ярый, бар, карарбыз.

Гарәфи. Яңа спектакль куя башлыйсың икән…

Директор ханым. Белмәгәннәре юк.

Гарәфи. Без белмәгән аз булыр, Бохарада таз булыр… хе-хе…

Директор ханым. Калдырмас, бар.

Режиссёр. Бар, бар, сине калдырмам.

Гарәфи. Рәхмәт, бик зур рәхмәтләр. (Китә.)


Пауза.

Директор ханым. Юк кына әйбер өчен, ниндидер роль өчен бер-берсен сатып тик йөри бу халык, аңламассың.

Режиссёр. Юк, ялгышасың. Юк әйбер түгел ул алар өчен. Роль – аларның язмышы, гомер юлы, яшәеше, яшәү формасы. Бик мөhим элемент.

Директор ханым. Барыбер дә… (Пауза.)

Режиссёр. Ни эшлибез?

Директор ханым. Чакырттым әле мин аны.

Режиссёр. Чакыртуын чакырткан, ни эшләтәбез?..

Директор ханым. Тотарга да куарга! Бөтен дөньяны болгатып йөри.

Режиссёр. Булдыклы егет тә үзе…

Директор ханым. Булдыклы! Ә тәртип нишли? Алмаштырмас артист тумаган әле бу дөньяга.

Режиссёр. Шулай да… Тагын бер, соңгы тапкыр сынап карыйк та…

Директор ханым. Күпме була? Хет телен тыя белсә иде…

Режиссёр. Фатир чиратында торамы әле ул синең?

Директор ханым. Берәр бүлмә булмасмы дип, үзәккә үтте инде.

Режиссёр. Менә шул якларга баскалап алсак. Акчасын киметеп… Аннан карарбыз.


Ишек шакыйлар. Гайсә керә.

Гайсә. Чакырткансыз икән…

Директор ханым. Ник коелып төштең, геройлыгың кайда?..

Режиссёр. Нәрсә, гаебең бармы әллә?

Гайсә. Кем белеп бетергән инде…

Сәхнә алмашына. Гайсәнең уй-хыялы пәйда була. Барлык персонажлар да катнаша дияргә була.

Режиссёр. Ә-ә, Гайсә әфәнде, әйдәгез, әйдә, узыгыз, сезне көтәбез.

Директор ханым. Гафу итегез инде, сезне вакытсыз борчыдык. Менә түргә рәхим итегез. (Yз урынын бирә.)

Гайсә. Ярый, килгәч, берничә минутымны алсагыз алырсыз.

Директор ханым. Зур рәхмәт инде, Гайсә Мөхәммәтҗанович.

Гарәфи. Катырак торыгыз сез аларга, Гайсә әфәнде… Катырак…

Гайсә. Тыңлыйм.

Сәлим. Башласыннармы, Гайсә әфәнде?

Гайсә. Башлагыз.

Режиссёр. Эш менә нидә, Гайсә туган…

Сәлим. Нәрсә?

Режиссёр. Гафу, Гайсә Мөхәммәтҗанович. Беләсезме, без Шекспирның «Гамлет» трагедиясен сәхнәләштермәкче булабыз. Сезнең олы ярдәмегездән башка hич тә мөмкин түгел.

Директор ханым. Сез театрыбызның иң сәләтле артисты.

Гарәфи. Безгәме инде сезгә җитү.

Директор ханым. Кем роле әле Гайсә әфәндегә, призракмы?

Сәлим. Молчать, я вас спрашиваю! Ничек җөрьәт иттең?!

Директор ханым. Гафу. Мин каян белеп бетерим инде. Мең кат гафу.

Гайсә. Прощаю.

Директор ханым. Рәхмәт.

Режиссёр. Ничек инде Гайсә Мөхәммәтҗанович шәүлә булсын. Ул – бары тик Гамлет!


Бар да кул чаба, «афәрин» сүзләре ишетелә.

Альберт. Ур-ра, мин сезнең өчен чын күңелдән шат! Бу бит, бу бит!.. Дәрәҗә, дан, акча, конце концов, атказанган дигән исем! Браво!

Гөлбостан. Рөхсәт итсәгез, мондый җаваплы эшкә керешкәч, мин аның туклануын алгы планга куюыгызны сорар идем. Акчасын да арттырсагыз, кырын ятып ролен өйрәнергә «мягкий» диван да алдырыр идем.

Директор ханым. Әлбәттә, әлбәттә.

Әнзирә. Иркәләп-назлап кына, шул диваннарда күңелләрен күреп, миннән дә олы ярдәмне кем күрсәтер бәгъремә…

Режиссёр. Кх-хм-м!

Директор ханым (Режиссёрга). Шулай кирәк. Әлбәттә, әлбәттә.

Хаҗимулла. Түбәтәеңне киеп, намазга чүк олы эш алдыннан…

Хәсән. Чур! Тәрҗемәсен үзем ясыйм. Бер дигән җырлы комедия чыгачак. Егылып көләрләр.

Рәсүл. Ач тамагың, тыныч колагың, дускай.

Гарәфи. Син, бездарь, кысылма, яме. Без Гайсә Мөхәммәтҗанович белән үзебез дә бик беләбез ничек иҗат итәсен, име…

Сәлим. Булышыгыз, ярдәм итегез, чолгагыз.

Гайсә. Булды, җәмәгать. Моңарчы булышканыгыз өчен дә бик зур рәхмәт.


Сөмбел күренә.

Менә, менә минем бердәнбер булышчым. Ул бирде миңа бу китапны. (Кул астына эләккән беренче әйберне алып, селтәнеп куа башлый.) Китегез, таралыгыз, калдырыгыз мине!

Барысы да бергә. Ничек инде, туган, без сиңа ярдәм итәрбез. Ничек итеп инде син безсез яшәрсең, башка сыймый.

Режиссёр. Мин булмагач, мезансценаларны бутап бетерәсең бит.

Директор ханым. Тәртипне кем карар, кем саклар?

Сәлим. Шым, җәмәгать. Чигенәбез, вакытлыча. (Качалар.)

Гайсә. Бу ни булды бу? Әй, юкка чыктылар. Менә могҗиза.

Сөмбел. Бу бик гади. Син курыкма гына алардан. Курыкмасаң, киртә дә калмый.

Гайсә. Димәк, мин ирекле?! (Иркен итеп сулап куя.)

Сөмбел. Син ирекле. Менә хәзер укысаң да була.

Гайсә. О-о, мин укыйм!

To be, or not to be, – that is the question:

Whether ’tis nobler in the mind to suffer

The slings and arrows of outrageous fortune,

Or to take arms against a sea of troubles.

And by opposing end them? – To die, – to sleep, –

No more; and by a sleep to say we end

The heart-ache, and the thousand natural shocks

That flesh is heir to, – ’tis a consummation

Devoutly to be wish’d. To die, – to sleep; –

To sleep! perchance to dream: – ay, there’s the rub;

For who would bear the whips and scorns of time,

Th’ oppressor’s wrong, the proud man’s contumely,

The pangs of disprized love, the law’s delay,

The insolence of office, and the spurns

That patient merit of th’ unworthy takes,

When he himself might his quietus make

With a bare bodkin?[3]3
  Шекспирның«Гамлет» трагедиясеннән. Тәрҗемәсе:
Яшәргәме, үләргәме, – менәнидәМәсьәлә Йә кайсы яхшырак соңЯвыз язмыш укларына баш июме,Әллә кулга корал тотып, бу җәфаларДиңгезенә көрәш ачып, чик куюмы?Үлү – йоклау. Артык һични. Барлык йөрәкГазапларың тәнеңдучар булган меңмеңҖәфаларыңшул бер йокыңбелән беттеДиеп уйлау – көтеп алган чик түгелме?Үлү – йоклау; йоклау! – бәлки, төш күрүдер!Шик тәшунда.Шул булмаса, кем соңтүзеп торыр идеЗамананыңмыскылына, камчысына;Башлыкларныңизүенә өстеннәрнеңҮз өстеңнән көлүенә мәхәббәтеңКире кагылу газабына; властьларныңЯтсызлыгы, гаделлекнеңсоңлавына;Эш күрсәткән кешеләрнеңҗыен рәтсезКешеләрнеңтипкесендәйөрүенәШул тормыштан үз-үзеңне пычак беләнБер кадауда котылып булгач, нәрсәтота?

[Закрыть]

Качкан хезмәткәрләр аңа таба шуышалар.

Сөмбел. Саклан, Гайсә!

Сәлим. Чолгап алырга!

Директор ханым. Котылмакчы идеңме бездән?

Режиссёр. Мезансценаларны, куелганны бозмый гына. Бары да үз хәлендә калырга тиеш.

Ут сүнә.

Кире элеккеге сәхнәгә кайталар.

Директор ханым. Нәрсә, мәрткә киттең мәллә?

Гайсә. Ә, нәрсә? Ә-ә, әйе, кем белеп бетергән инде…

Режиссёр. Ә кем белергә тиеш соң?

Гайсә. Сез дип… Юкка чакыртмагансыздыр.

Режиссёр. Ник бик кыюсыз гына?

Гайсә. Юк ла…

Режиссёр. Ишеткән геройлыкларың белән чагыштырганда, син хәзер мулла мәчесе…

Гайсә. Ишеттерделәрдәмени инде…

Директор ханым. Ишеттермәсләр дип уйлаган идеңме? Сезнеңчә әйткәндә, мезансценалар бозылмый, уен төгәл бара. Ишеттерергә тиешләр дә…

Гайсә. Юк, бер сүзем дә юк…

Режиссёр. Шулай итеп, мин бөтенләй бушмы?

Гайсә. Мин алай ук димәгән идем…

Директор ханым. Әллә дөрес җиткермәгәннәр димәкче буласыңмы?

Гайсә. Аллам сакласын, андый ук бәхетләр тәтемәс. Бары мин…

Режиссёр (кыза барып). Йә, нәрсә син?

Гайсә (сак кына). Җитдирәк әсәрләр күрәсе килә дигән идем…

Директор ханым. Мескен песи. Ничек боргалый?

Режиссёр. Сөйләнсен. Шулай да булсын, ди. Әллә минем йөрәк авыртмый дип уйлыйсыңмы син, җыен чүп-чарны куеп? Әллә минем Шекспир, Чеховны куясым килми дип уйлыйсыңмы? (Тагын да ярсып.) Кая ул әсәрләрне карар тамашачың? Кая алардагы интеллект?! Лыгырдарга бар да булдыра…

Гайсә. Мин…

Режиссёр. Нәрсә син?!

Гайсә. Мин бары… Мин бары тик тамашачыны да тәрбияләргә кирәк, ни ашатсаң, шуңа ияләшә димәкче булган идем. Дөрес сөйләмәгән булсам гафу итегез.

Директор ханым. Гафу итегез. Синеңчә, бу тамашачыны шул еллар буена режиссёр әфәндең тәрбияләп бозган димәкче буласыңмы?

Гайсә. Юк ла, ничек инде мин?! Бары әзрәк кенә әйбәтрәк спектакльләр булса да…

Директор ханым. Ә хәзерге спектакльләр синеңчә начармы?

Гайсә. Юк та. Юк, чынлап, әйбәт тә алар. Тик гел комедия генә…

Режиссёр. Ни эшлисең, тамашачыңа ыштан төшерү белән шамакайлану гына кирәк булгач. Менә нәрсә, егет, сиңа күп түздек…

Гайсә. Мин…

Директор ханым. Бүлдермә.

Режиссёр. Менә шул, кадерле артист иптәш, алай бик җитди кеше булгач, үзеңә лаеклырак урын тап. Без сиңа андый бөек эшләр тәкъдим итә алмабыз, бигайбә. Әйеме, Директор ханым?

Директор ханым. Кая инде ул безгә?

Режиссёр. «Блудный сын» булып сөйрәлеп йөрү бераз акыл кертә ул, телне дә тешләтә.

Гайсә (ни кылырга белми, аптырап калып). Зинhар… Зинhар өчен, дим… Режиссёр әфәнде… Салган баштан бит, исерелгән…

Директор ханым. Ә исерек булгач ярыймы?

Гайсә. Юк та… Алла хакына, Директор ханым, премьера иде бит…

Директор ханым. Менә телеңне тыеп, авызыңны чамалап ачып сөйләшергә өйрәнгәч карарбыз, ярыймы? Ату, бездән начар кеше юк икән театрда.

Гайсә. Алай димәдем бит… Режиссёр әфәнде… Зинhар өчен… Театрсыз яши алмыйм мин…

Режиссёр. Татар акылы…

Гайсә. Барын да бетерәм, бернигә дә катышмыйм, зинhар, гафу итегез… Исереклек белән бит…

Режиссёр. Тагын бер генә кабатланса, ю-у-ук, гайбәт кенә ишетелсә дә…

Гайсә. Ант менә, кабатланмас. Рәхмәт сезгә…

Режиссёр. Йә, ни кылабыз, алайса, бу мәхлук белән?

Директор ханым. Акчасын кисәрбез…

Гайсә. Кисегез, кис.

Директор ханым. Фатир чиратын кичектерербез.

Гайсә бөтенләй өнсез кала.

Әгәр кабатланса…

Режиссёр. Нигә дәшмисең?

Гайсә (авыр гына). Кабатланмас…

Режиссёр. Ярый, бар. Соңгы шанс сиңа.


Гайсә кыйналган кеше сымак чыгып китә.

Директор ханым. Ничек әтәләнә егетең…

Режиссёр. Күп күрдек инде андый әтәчләрне… Фу-у!

Ишек шакыйлар.


Директор ханым. Кем анда тагын?


Хәсән керә.

Хәсән. Миңа сез кирәк идегез әле, режиссёр әфәнде. Менә. (Папка күрсәтә.)

Режиссёр. Әллә? Тагын язып аттыңмы? Мәкалә язуыңнан туктадың бугай инде син.

Хәсән. Анысына да өлгерәм.

Директор ханым. Менә ичмасам талант.

Режиссёр. Юк, юк, минем вакыт юк әлегә, әнә башка кешегә укыт.

Хәсән. Сезнең белән әйбәт эшләп киткән идек тә, шуңа…

Режиссёр. Юк, дидем. Беттеме?

Директор ханым. Ярый, ачуы чыкканда кыздырма кешене… Әйдә, калдырыйк. (Хәсәнне бүлмәдән алып чыга.) Yзем җайлармын.

Хәсән. Нинди рәхмәтләр әйтергә дә белмим инде сезгә. Әсәр, беләсезме, бик әйбәт. Музыкаль комедия. Темасы өр-яңа. Су асты космосыннан инопланетяннар килү хакында…

Директор ханым. Ярар, ярар, укырбыз. Әйттем бит инде, булыр дип.

Хәсән. Yзе киреләнә бит әле.

Директор ханым. Кая барыр… Ә, туктале, элеккеләрен син үзең укып биргән идеңме әле?

Хәсән. Әйе.

Директор ханым. Алайса, өйгә килерсең, югалдың ату…

Хәсән. Бик рәхәтләнеп, бик куанып. Рәхмәт. (Кулын үбә.) Хушыгыз.


Директор ханым кереп китә.

Тфү! (Төкерә дә иренен сөртеп куя.) Кая барасың?.. Дөнья…

Кабинеттан Режиссёр чыга, тәмәке кабыза. Yтеп баручы Әнзирәне күрә.

Режиссёр. Әнзирә!

Әнзирә. Әйе…

Режиссёр. Ашыгыч мәллә?..

Әнзирә. Ашыгыч дип…

Режиссёр. Репетициягә иртә… Хәер, яшь кешене кем көтмәс, әйеме…

Әнзирә. Әйе, яшь кызларны кем көтмәс…

Режиссёр. Син бозыла башладың әле, кызый.

Әнзирә. Кай төштән?

Режиссёр. Сүз иясе белән йөрми…

Әнзирә. Тыңламагыз гайбәтне.

Режиссёр. Синең белән миңа кагылгач… Тыңламый кая барасың?

Әнзирә. Ни диләр инде?

Режиссёр. Хәйләләмә, яме. Минем кем икәнлекне оныта башладың бугай.

Әнзирә. Онытырсың бар…

Режиссёр. Шулай булгач. Ни эшлисең син ул малай белән?

Әнзирә. Ниткән малай?

Режиссёр. Йә, ярый, чабата каертмый гына, яме… Нигә ул сиңа?

Әнзирә. Кычкырма. Куркып яшәгән чаклар узган.

Режиссёр. Әйдә, бозылышмыйк. Сиңа ничек караганымны беләсең.

Әнзирә. Уф, тагын шул сүзләр.

Режиссёр. Шул булмыйча. Дөресе шул.

Әнзирә. Ни эшлим мин ул дөреслек белән? Утызга җитеп барам.

Режиссёр. Шуннан?

Әнзирә. Шул. Кемгә хаҗәт мин? Әйт менә: кемгә? Әллә безнең себерелгәнне белмиләр дип беләсеңме?

Режиссёр. Т-с-с-с.

Әнзирә. Синнән куркып кына елмаялар, белмәгәнгә салыналар. Аларны да аңларга була. Театры шул булгач, деспотизмга корылгач, ни эшләсеннәр… Кемгә хаҗәт менә мин? Кем кияүгә ала мине? Әллә минем гаилә корасым, балалар үстерәсем килмиме? Әллә мин шуны булдыра алмаслыкмы? Әллә мин шул бәхеткә дә лаек түгелме? Ә, түгелме?!

Режиссёр. Кызма әле син! Кызма…

Әнзирә. Өйлән алай булгач менә миңа!

Режиссёр. Тукта әле, Әнзирә, дим. Тозсыз сүзләр сөйләмә әле. Мин ничә яшьтә дә, син ничәдә. Аннан минем хатын, буйга җиткән балалар бар икәнен дә уйлап сөйләш әле син, яме.

Әнзирә. Алай булгач, мине тикшереп, шымчылап йөрмәгез. Болай да… (Пауза.)

Режиссёр. Нәрсә, өйләнәм, диме?

Әнзирә. Ә нигә өйләнмәскә тиеш?

Режиссёр (ярсып). Мин синнән чынлап торып сорыйм. (Пауза.) Җавап бир!

Әнзирә. Кычкырма, кара әле моны. Хатынымыни.

Режиссёр. Син миңа хатыннан да якынрак, беләсең. Җавап бир, дим.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации