Текст книги "Он… / Ул…"
Автор книги: Гафур Каюмов
Жанр: Драматургия, Поэзия и Драматургия
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 17 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]
Әнзирә. Нигә өйләнсен ди. Yзем дә аңа әтәләнеп тормыйм әле. Бер иптәш инде шунда. Аннан… (Елмая.)
Режиссёр. Нәрсә аннан?
Әнзирә. Юк, болай гына… Бетерик, тик бел: мин дә болай гына яши алмыйм.
Режиссёр. Yзем табам мин сиңа әйбәт кияүне…
Әнзирә. Кит әле… Каян чыга әле мондый изгелекләр.
Режиссёр. Андый өтеген дә түгел. Перспективалысын, яшен, булдыклысын.
Әнзирә. Кемне тагын?
Режиссёр. Анысы минем эш.
Әнзирә. Бик исләре китәр.
Режиссёр. Ә нигә? (Аны кочып.) Товар әлегә ничава, чибәрлек бар, фигура во! Тик кара аны, акыллы булсаң гына… Кияүгә чыктым дип, мине онытсаң инде…
Әнзирә. Билен сындырма… Карарбыз. (Китә.)
Режиссёр. Карарбыз. (Икенче якка чыгып китә.)
Директор кабинетына Сәлим керә. Ул үзен бик гади, тыныч тота. Тик шул ук вакытта аның, төбәп карамый гына, бөтен тирә-якны нык күздә тотканы чагыла.
Сәлим. Кеше бармы?
Директор ханым. Ә-ә, Сәлим, рәхим ит, утыр.
Сәлим (баскан көе). Утырып ук торып булмас.
Директор ханым. Әйе, тыңлыйм.
Сәлим. Син тыңламыйсың, мин тыңлыйм.
Директор ханым. Гафу ит, эш белән мавыгып.
Сәлим. Эш белән? Әкият сатмагыз! Кая эшегез?
Директор ханым. Мин…
Сәлим. Монда мин сөйли идем бугай. Әллә инде мине берни белми йөри дип уйлыйсызмы шунда?.. Нигә менә мин монда? Завхоз булу өченме?
Директор ханым (пышылдап). Ю-у-у-ук.
Сәлим. Шулай булгач… кыланышларыгыз буенча, ай, ялгышасыз, ялгышасыз, хөрмәтле директор. Сезгә күпне җиткерсәләр, безгә тагын да…
Директор ханым. Минем…
Сәлим. Шым… Тыңларга гына кирәк, аңлашыламы?
Директор ханым. Әйе.
Сәлим. Менә шулай: тәртип аксый, режим йомшара… Бәлки, миңа кирәкле җиргә шалтыратып карарга микән?..
Директор ханым. Туктагыз инде…
Сәлим. Бер режиссёрны бөгә алмау, ул инде… Безгә, безгә хезмәт итәргә тиеш алар барысы да, аңлашыламы? Ә теге малай тотрыксыз, аны күптән очырырга дип әйткән идемме? Әгәр дә…
Директор ханым. Аңладым, бар да үз урынында булыр.
Сәлим. Бусы бетсен ди. Берсекөнгә миңа тулы отчёт белән керерсең.
Директор ханым. Есть!
Сәлим. Ну, мин инде шалтыратмый торам. (Чыгып китә.)
Директор ханым. Рәхмәт инде сиңа. Барын да җайлармын… У-ф-ф!
Ут сүнә.
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Пәрдә ачылганда уң якта урнашкан Рәсүлгә ут яктысы төшә.
Рәсүл. Ә беләсеңме, бүгенге көн сәнгатенең төп кимчелеге нәрсәдә? Сәнгать – тупикта. Кризиста. Николай Бердяев әйтмешли, кризис искусства. Без хәзер, мөгаен, төп мәгънәне, ягъни абсолютка омтылган тирәнлекне, вакыйга линиясе буенча, сюжет буенча гына сөйләргә тиеш түгелдер, ә бәлки, матдәгә, материянең трансмутация хәлен ачып, материя аша үтәли үтә торган, барлыкны юк итеп, ә булмаганны, ягъни без юк дип уйлаган, әмма шулай да ничектер тоемлаган, сиземләгән чынбарлыкны, бәлки, безнең реаль дип уйлаган барлыктан да реальрәк булган чынбарлыкны ярып бирергә тырышу, үтәли үтү, җанны ачу эшенә тотынырга тиешбездер. Кыскасы, быть или не быть?! Не быть, значит быть, быть, бәлки, небытьтыр…
Ут сүнә.
Гайсә бүлмәсе яктыра. Ул, йөренә-йөренә, бүләккә килгән китапны укый.
Гайсә. Яшәргәме, әллә үләргәме? Менә сорау нәрсәдә. (Ишектә звонок.) Керегез, кер, ишек ачык.
Сөмбел керә.
Сөмбел. Исәнмесез.
Гайсә. Yтегез, үт, мин сезне көттем.
Сөмбел. Yтсәм дә инде…
Гайсә. Курыкмагыз, монда беркем дә юк… Бетте ул эшләр.
Сөмбел. Чынлапмы?
Гайсә. Валлаhи менә. Туйдым.
Сөмбел. Рәхмәт. Мине, зинhар өчен, бәйләнеп йөри бу дип уйлый күрмәгез, минем үземә дә уңайсыз…
Гайсә. Сез нәрсә инде… (Пауза.) Ә-ә, әйе, менә сезнең бүләкне укып йөри идем әле.
Сөмбел. Ошыймы?
Гайсә. Бик. Дөрес, элек тә мин ул әсәрне яратып укый идем.
Сөмбел. Шуны сәхнәгә куйса иделәр, әйеме.
Гайсә. Ни сөйлисез сез?..
Сөмбел. Нигә?
Гайсә. Кем куйсын инде аны? Хәзер бит әнә «Хәсәннәр» заманасы… Кемгә хаҗәт ул хәзер? Замана…
Сөмбел. Сезгә hәм… миңа…
Гайсә (көлемсерәп). Сезгә hәм миңа…
Сөмбел. Һәм башка бик күпләргәдер… Дөнья өчен, әй лә, театр өчен чын-чынлап борчылган кешеләр аздыр дисезме?
Гайсә. Кем белә… Кем белә, Сөмбел… Күңел үзе бик җилкенә дә, җитди, йөрәк түреннән ташып чыккан әсәрләр тудырасы килә дә бит…
Сөмбел. Берәрсе алынса икән, әйеме?..
Гайсә. Булмас…
Сөмбел. Дөнья болай гына бармас бит әле… Шекспир заманында кирәк булгач, бәлки, тагын берәр кирәк заманы җитәр…
Гайсә. Ай-hай, белмим… Ул заманга чаклы без яши алырбыз микән? Их, Сөмбел, менә бүген, хәзер иҗат итәсе килә шул ул… булмый…
Сөмбел. Алай өметне өзмәгез әле сез… Безнең дә хыяллар бар бит…
Гайсә. Мин сине актёрлыкка укыйсың дип уйламадым да…
Сөмбел. Мин яңарак кына әле…
Гайсә. Һәм ничек?.. Карап туймаслык…
Сөмбел. Кирәкми андый сүзләр, яме… Алары бит иң мөhиме түгел, әйеме?..
Гайсә. Барыбер әйтеп бетерәм. Син минем янда булганда, миңа бик ни… рәхәт… Күңел тыныч… Бөтенесе дә әйбәт булып күренә башлый. Ярсып эшлисе, иҗат итәсе килә башлый… Кызык инде, әйеме?
Сөмбел. Әйе. Мин килермен, әгәр…
Гайсә. Нәрсә әгәр?
Сөмбел. Килергә уңай мөмкинлекләр күбәйгән саен, мин дә ешрак килермен. Син ачуланма инде, яме…
Гайсә. Мөмкинлекләр азракмы? Вакытың юкмы?
Сөмбел. Юк, аннан түгел. Беләсезме, ни, әнә теге апа булганда, миңа әллә ничек уңайсыз…
Гайсә. Ант менә, ул бүтән килмәс…
Сөмбел. Кирәкми, ант итмәгез, алдашмагыз, яхшы түгел. Килгәләр инде ул әлегә, нишлисең…
Гайсә. Гафу ит, мин киметермен, тырышырмын…
Сөмбел. Аннан…
Гайсә. Әйе!
Сөмбел. Эчүегезне бетерә алсагыз иде сез. Сезгә бер дә килешми.
Гайсә. Эх, Сөмбел! Эчәсем килми лә аны минем үземнең дә. Менә аңлыйсыңмы, түзә алмыйм мин, чыдамым җитми! Шушы ялганга, шушы пычраклыкка, шушы формаль сәнгатькә! Түземем җитми дә ычкынам. Мин тырышырмын, мин киметермен, син китмә генә, яме, Сөмбел. Зинhар, ялгыз калдырма мине! Минем бит монда беркемем дә юк! Бар да үз ягына гына тарта…
Сөмбел. Ышанам, ышанам мин сиңа, Гайсә. Ләкин син дә аңла: мин сине ялгыз калдырмаска бик телим дә, әмма ул гадәтләрең барында миңа синең янда булу бик тә кыен, аңла, зинhар өчен…
Гайсә. Аңлыйм, Сөмбел, ышан, мин бөтен көчемне куярмын. Менә, менә, Сөмбел, мин бу пьесаны, беркем куярга теләмәсә дә, үзлегемнән өйрәнергә булдым. Ничек булдырсам, шулай башкарырмын. Мин тиеш! Тиеш бит, әйеме?
Сөмбел. Тиеш кенә түгел, син аны булдыра да аласың, Гайсә! Ышан үз-үзеңә. Сиңа бирелгән, Ходай Тәгаләдән зурлап бирелгән, югалтма гына. Мин сине шуңа, шул олуг сыйфатың булганга ошаттым да инде. Аңла, җанашым: күктән иңгән ул сыйфатың калыкканда, бөтен бу кимчелекләр бөтенләе белән күмелеп кала. Ул чагында синнән дә матур, синнән дә акыллы, синнән дә горур, ягымлы адәми зат юк! Гел шулай булырга тырыш!
Гайсә. Булды гына, Сөмбелем! Син миңа ышан гына! Барына да барам, бөтенесен дә җиңәрмен, тик син генә кыйбламда якты йолдыз булып ян!..
Сөмбел. Янармын, Гайсә. Тик бел: бар да үзеңнән генә тора! Син җиңә алсаң, мин ташламам.
Ут сүнә.
Ут кабынганда, Сөмбел белән Рәсүлне яктырта. Алар бернәрсәгә бәйле булмаган ниндидер җирлектә торалар.
Рәсүл. Син ничек биредә?
Сөмбел. Гайсә абыйны күрергә килгән идем.
Рәсүл. Ә-ә…
Сөмбел. Нигә гаҗәпләнмәдең?
Рәсүл. Ишеткән идем, сине бик ошаткан дип.
Сөмбел. Хупламыйсыңмы?
Рәсүл. Нигә? Начар егет түгел ул үзе түгелен… Yзеңә ошагач…
Сөмбел. Аллага тапшырдык инде. Рәсүл абый, син дә сөйләшеп карасаң иде аның белән.
Рәсүл. Һе.
Сөмбел. Нигә?
Рәсүл. Әйтергә ансат, сөйләшеп кара. Мине бит монда беркем дә тулы акыллыга санамый…
Сөмбел. Анысы кагыйдә буларак… Шулай да…
Рәсүл. Белмим шул. Ул – егет, үз акылы үзендә дигәндәй…
Сөмбел. Барыбер, абый, бәлки? Тырышып кара инде, яме…
Рәсүл. Яхшы. Әгәр барып чыкса…
Ут сүнә.
Ут яңадан грим бүлмәсен яктырта. Анда Гайсә белән Рәсүл утыра. Өстәлдә азрак шәрабы калган шешә тора. Гайсә бераз
кызган.
Гайсә. Син бу исерек ник миңа бәйләнде дип борчылма. Бәйләнмим мин, сөйләшәсе килә минем.
Рәсүл. Сөйләшик соң.
Гайсә. Көлеп карамыйсың, димәк?
Рәсүл. Нигә көлим. Көләрлек берни дә юк.
Гайсә (эчеп куеп). У-у-ух. Китте. Менә әйт, алайса, миңа… Синеңчә актёр кем ул?
Рәсүл. Кем дип… Тукта әле, син кисәк кенә шундый олы темага…
Гайсә. Ю-у-ук, син боргалама. Көлмисең икән сөйләш. Тик, тик… чын күңелдән булсын…
Рәсүл. Актёр ул… творец, иҗат итүче, шулаймы?
Гайсә. Шулай да булсын ди…
Рәсүл. Ничек инде булсын, бары шулай гына булырга тиеш. Алай булмаганга күрә, шундый спектакльләр дә инде бездә…
Гайсә. Актёрдан гына торса иде дә…
Рәсүл. Дөрес. Күбрәк куючыдан диик. Ләкин, ләкин бит без үзебез дә риза булып, авызыбызны салындырып, тиле кебек сикерешеп йөрибез.
Гайсә. Һе, риза булмый кала.
Рәсүл. Ә гомер? Гомер бит үтеп китә. Ай, тиз үтә ул.
Гайсә (уфтанып). Тиз үтә, ай, тиз үтә…
Рәсүл. Тукта әле, син нигә гел мине генә җөпләп утырасың?
Гайсә. Ашыкма. Сөйләвеңне бел. Әле башладың гына. Мин, бәлки, гүпчем синең позицияң белән риза түгелдер…
Рәсүл. Нидә туктадың әле?
Гайсә. Творецта. Мә, тот әле.
Рәсүл (елмаеп). Әйттем бит инде, мин ни гу-гу…
Гайсә. Әй, син дә…
Рәсүл. Ярый, әйдә, читкә китмик. Менә әйт әле: творец, ягъни иҗат итүче кем ул?
Гайсә. Творецмы? Йә, әйтеп кара әле. Соң?
Рәсүл. Минемчә, творец, – димәк, творить итүче – иң бөек дәрәҗә. Аннан да олы бөеклекнең булуы мөмкин түгел. Дәрәҗәле урын турында хыялланучы, кешеләр бик нык ялгышалар. Ә бәлки, киләчәктә алар да нәкъ менә иҗатка борылырлар. Мөгаен, творчестводан, чын иҗат итүдән дә олуг дәрәҗә булмастыр. Ә бәлки, дәрәҗә яраткан кешеләрнең моны аңламаулары яхшырактыр да әле. Чөнки иҗат итәсе килгән кешеләргә, әйтик, чын йөрәктән иҗат итәсе килгәннәргә комачаулый алмыйлар.
Гайсә. Нигә дип әле син гел «творчество» сүзен кыстырасың, «иҗат» кына димисең?
Рәсүл. Ә-ә, әйе, кызык сорау. Мин дә уйладым аны. Беләсеңме, «иҗат итү» сүзе ничектер ул мәгънәне биреп бетерми кебек. Ә «творить итү», «тудыру» мәгънәсенә якын килеп бетә яза.
Гайсә. Син читкә китмисеңме, апаем?
Рәсүл. Юк, юк. (Пауза.) Хәер, бу теманы тыңлау ялыктыргыч инде ул. Күңеллерәк вакыйгалар, темпераментлырак темалар ишетәсе килә, әйеме?
Гайсә. Син сөйлә, сөйлә, сөйләвеңне бел. Акыл сатып күрсәтәсең килгәч, әгәр үзеңнән кемнедер строишь икән…
Рәсүл. Йә, ярый, ничек уйласаң да уйла, миннән калмасын. Калганын вакыт күрсәтер.
Гайсә. Нәкъ шулай, калганы – минем эш.
Рәсүл. Дөрес, иҗат кешеләре арасында да иҗат итмәүчеләр бар.
Гайсә. Иҗат итүчесе син, ә иҗат итмәүчесе безме?
Рәсүл. Йә инде…
Гайсә. Бетте, бетте, май каптым.
Рәсүл. Сезме, синме, гомумән, тәгаен беркем дә димәдем бит әле. Игътибар беләнрәк карасаң, үзең дә күрәсең син аны. Мин үземне, гомумән, иҗат итәмнәр арасына әлегә кертә алмыйм.
Гайсә. Иҗат итә башлаганчы, пенсиягә чыгып китсәң?
Рәсүл. Шул-шул менә. Без ничек карыйбыз: ялтыравыклы формаларга чорналган булса, җыр, бию, уен hәм башка. Һәм болар барысы да тамашалы булып, эчендә ниндидер шайтан да уйнап торса, – менә нинди яңалык; үзебез дә шаккаттык, халык та дивана кебек, үлеп карый. Бүтән иҗат тармакларында да – язу, музыка, рәссамлыкта да – шул ук хәл кабатлана. Бер үк формадан икенче формага ниндидер пүчтәк идеяләрне переливать итәләр. Ә бит үзәге шул ук кала. Литр суны кайсы, нинди формадагы савытка салсаң да, шул ук су булып кала. Билгеле, матур вазада матуррак күренә. Ләкин бит матур ваза – бары ваза гына, ә башка сыекча түгел. Ә су шәрабка әйләнми.
Гайсә. Т-р-р, дускай, туктап тор. Дөрес әйттең, шәрабка әйләнми. Мин салып алыйм әле бер формадан икенчесенә. (Салып эчә.) Сүлә.
Рәсүл. Без, шул, күп вакыт тышкы формага, ялтыравыкка, матур вазага алданып, бу, шул ук булган суны шундый матур булды дип уйлыйбыз. Аңа сокланабыз, тел шартлатабыз. Ә бу – бары тик форма гына, иллюзия, мираж! Чын матурлыкны бары тик шул вазаны жәлләмичә ватып яисә ватмыйча гына таркатып торып, үтәли пространство hәм вакыт аша үтеп, иң бөек булган тирәнлеккә, мәгънәгә барып җитеп, шуның аша эш кылганда гына, чын иҗат барлыкка килә торгандыр.
Гайсә. Тукта, тукта, туктап тор әле син, иптәш, товарищ. (Очкылык тотып алып.) Нигә соң син алай булгач, болай күп белгәч, безнең вак формаларга исең китмәгәч эшләп тә күрсәтмисең? Чиле-пешле актёр булып йөрисең? Нигә шулай ук итеп, хакыйкатьне эзләгәндәй үк, гениальный актёр мәгънәсенең төбенә төшеп, галәмәт зур артист булып йөрмисең? Ә?
Рәсүл. Нидән гыйбарәт соң ул синең даһилыгың?
Гайсә. Нидән дип, соң, менә танылган артист диик инде…
Рәсүл. Әгәр дә ул даһилык, ягъни, әйтик, бик әйбәт артист дигәнебез, шушы без күзаллаган чынбарлыкка туган дөньяда, яшәеш формасында, бу форманың hәм материянең төрлелегенә, чуар буяуларын болгатуга хезмәт итеп, күпкырлап hәм болгандырып бер үк вакыйганы төрлечә коя икән, хәтта, әйтергә кирәк, ул бу эштә җитез hәм булдыклы, өстәвенә сөйкемле hәм кызыклы да икән, тик, әйе, әмма шул форма hәм материянең тирәнлегенә, беренчел төп сәбәбенә омтылмый икән, ә бары тик яңадан, көзгедәге чагылыш сыман, бер нәрсәне төрле төстә чагылдырып торуга кала икән, минемчә, бу чагылдыру буштан сайга алмашыну гына. Һәм сезнең бөек критикларыгыз шушы чагылдыруны, болгатуны даһилык дип кабул итәләр икән… Ярый, ярый, әйтик, кәсепченең осталыгы диик. Тик бу вакытлыча гына булачак.
Гайсә. Ягъни?
Рәсүл. Ягъни югары мастерлык критерийлары шул чүп чагылдыру, болгату белән генә чикләнгәндә… Аңлашыладыр бит?
Гайсә. Әйе. Ярар, сөйлә, әйдә, ул кадәр (тамагына чиртеп) дигәч тә…
Рәсүл. Шул, бу чагылдыру урынына матдәнең үзлегенә, үзәгенә үтеп керү теләге, омтылышы туганга кадәр, ягъни, әйтик, исемнең, тереклекнең төзелешен, чын мәгънәсен аңларга теләк туганга кадәр, сәнгатьне иллюзияле бәяләү как таковой hәм дөньяга, яшәешкә ялгыш бәя бирү дәвам итәчәк. Принципта, әгәр дә мин бик тырышып үз рухымны кысрыклап, көчләп, ягъни югары хисләрне кытыршы формага кысалап, ягъни обособленный материягә, үземне шушы кысан формаларда чагылдыра алыр идем… Тик… нигә болар барысы да?..
Гайсә. Шулай бара бит инде… нишлисең.
Рәсүл. Без күник, шулай барсынмы?
Гайсә. Димәк, син үзеңне өстенрәк саныйсың? Югары куясың?
Рәсүл. Юк, син дөрес аңламадың. Минме яисә синме, теләсәк тә, үзебезне югары йә түбән куя алмыйбыз. Йә, ярый, бусы – бик тирән мәсьәлә. Бары тик минем төп хакыйкатьне генә аңлыйсым килә. Гомумән, барча җан иясенең дә төп шөгыле хакыйкатьне аңлауга омтылган булырга тиештер. Әгәр дә мин үзем дә шул нәрсәләрне аңлый алмыйм, тоймыйм яисә аңларга да омтылмыйм икән, димәк, минем уен да сәхнәдә бушны бушка аударуга кайтып кала. Димәк, тамашачыга да безнең уен, буш эш булып, ягъни ул да хакыйкатьне аңламаганда, үзе ялгышканда гына, безнең «ялгыш» уен кирәк. Кем әйтмешли, вакытлыча гына. Ә бу «ялгыш» уенда мастер булу үзе үк ялгыш түгел микән?
Гайсә. Әйдә, әйдә, син алай «бөек» икәнсең, аңлат инде мин аңгырага, извольте. (Пауза.)
Рәсүл. Син алай усалланма әле, кирәкми, яме?.. Туйдырмадымыни әле шул юк-бар, бер-беребезгә төрттереп сөйләшү…
Гайсә. Ну инде, без – бәләкәй кеше.
Рәсүл. Йә, йә, җитте, яме. Әйдә, гади генә булырга тырышып карыйк. Күреп торасың, өстен кую уемда да юк, кирәкми дә ул эшләр. Уйлавымча, алай кылану – иң зур бушлык, буш куыклык. Болар – бары минем уйланулар гына. Рәхәтләнеп кабул итмәскә була. Әллә мин китимме?
Гайсә. Йә, бетте, бетте, йоттым телемне. Ну, шаярды дип уйла. Миңа ничектер сине тыңлавы җиңел әле, күңелле үк дисәм дә…
Рәсүл (елмаеп куя. Ул бу халәтнең сәбәпләрен белә, бик белә кебек). Менә шул…
Гайсә. Ник елмаясың…
Рәсүл. Болай гына. Анысы – тагын да озынрак тарих.
Гайсә. У-у, юк, ул чагында кирәкми, елмай, чурт с ним.
Рәсүл. Шул менә, минемчә, чын иҗат барлыкка килсен өчен, формалардан башламыйча, киресенчә, иң югарыдан башларга кирәктер.
Гайсә. Пер-реведи.
Рәсүл. Ягъни Творец кем дигән сорауны тагын да кабатласак, иң бөек Творецның иң югарыда икәнлеген hәм аның, дин теле белән әйткәндә, Аллаhы Тәгалә, философлар теленә күчсәк – абсолют, ягъни бөтен берләштерерлекне hәм берләштермәслекне дә берләштерүче, иң беренче, мәңгелек, беркайчан да бетмәүче, әйеме?
Гайсә. Әйе дә булсын ди…
Рәсүл. Димичә кая барасың?
Гайсә. И шуннан?
Рәсүл. Шуннан… шул-шул… Килеп чыга. Чынлап торып, бөтен дөньяны онытып тотынганда иҗат итү югарыга якынаю булып чыгамы? Бу дөнья иҗат юлы белән яратылган. Библиядә Бог сотворил, диелгән. Сотворчествоның тамыры – творить, әйеме. Сотворчество, димәк, мөгаен, алдында Со – булгач, ниндидер иярченнәре, ярдәмчеләре белән Cотворил. Моннан үзеннән-үзе творчество иң бөек, иң олы дәрәҗә дигән гипотеза килеп чыга. Чөнки Аллаhы Тәгаләнең төп эше, яраткан эше шул булган. Ярату дигәннән, безнеңчә, Коръәнчә, дөньяны яраткан була. «Ярату» сүзеннән, әйеме? Димәк, иҗат ул…
Гайсә. Ярату…
Рәсүл. Дөрес… Биек баскычтагы ярату белән яралу, яратылу. Күпме биек булса, шулкадәр яхшырак. Шулай булгач, мондый дәрәҗәле эшкә тотыну безгә бик зур бурычлар йөкли. Хәер, творчество бездә генә түгел, гомумән, бөтен хезмәттәдәдер. Чөнки hәркем үзенчә омтылып иҗат итә ала. Хәтта балалар да, уйнаганда онытылып, әллә ниткән дөньялар әвәләп ташлыйлар. Моннан нинди рюземе, аксиома килеп чыга инде?
Гайсә. Нинди дип… Нинди?
Рәсүл. Минемчә, кешенең эше генә түгел, бөтен гомере дә иҗат булырга тиеш. Безнең hәр сулышыбыз, hәр адымыбыз йә иҗат була, йә…
Гайсә. Йә…
Рәсүл. Булмый каладыр инде. Мөгаен, безнең hәр сулышыбыз саен, уңга да, сулга да авышмыйча, иҗат итеп, бары илаһи иҗат итеп, алга үтә алуыбыз шул сират күпере буйлап, миллиметрлап шуышуыбыздыр.
Гайсә. Тр-ру, туктап торыйк әле. Кызык, кызык. Син менә хәзер башка хезмәтләр дидең, әйеме?
Рәсүл. Әйе.
Гайсә. Ә менә син бакча мәсьәләсенә ничек карыйсың?
Рәсүл. Ниткән бакча?
Гайсә. Ник, бар бит инде бездә бакчалар, ягъни огородлар.
Рәсүл. Ә-ә, алар. Минемчә, әйбәт.
Гайсә. Ничек инде әйбәт?
Рәсүл. Дөрес, бөек профессионал иҗат белән генә шөгыльләнергә тиеш. Ләкин бит аның бездә, тагын дип әйтик, бик күп ләкиннәре туа. Ләкин, мәсәлән, актёрга гел тартырга йөк юк, ләкин тормышында бушлык бар h. б. Әлбәттә, күп нәрсәләр шәхеснең үзеннән тора. Ләкин… ләкин шул. Ә бакча мәсьәләсендә… Әгәр дә ул шәхескә профессионал гына түгел, ә бәлки, дөньяви күзаллавын күтәрү, шәхеснең интеллектуаль hәм рухи үсешенә, нечкәрүенә этәреш булып тора икән, хәтта бик кирәк дип саныйм…
Гайсә. Тормый бугай шул…
Рәсүл. Нәрсә тормый?
Гайсә. Этәреш булып.
Рәсүл. Шулай да күпмедер кешегә кирәкле эштер, дип уйлыйм. Дөнья бик чуар халыктан торган кебек, театрлар да бик чуар. Шулай да, минемчә, безгә бүтән туфрак бирелгән. Ничек диим, психология, рух өлкәсендә диимме… Дөрес, бакчаны эшкәртеп, матур уңыш, гөлләр үстерү дә – бик лаеклы эш. Ләкин… Ләкин дип әйтик, әгәр дә безгә кыенрак, катлаулырак hәм җаваплырак туфракны эшкәртергә тапшырылган икән, тапшырылмаган очракта да, үзебез сайлап алганбыз икән шул шөгыльне, димәк, лаеклы рәвештә, кәмит алабутасы гына үстермичә, ә тирәнрәк, матуррак уңыш җыеп алырга тырышырга тиешле…
Гайсә. Да-а-а, мат-тур сөйлисең. Йә, йә… әйе, кайвакытта, бер уйласаң, кешенең буш вакыты күп кала. Ул ни эшләргә тиеш?.. Җир эшкәртү ул очракта, әйтик, сирәк очракта, кемгәдер әйбәттер дә…
Рәсүл. Тик актёрга микән? Уйны кая юнәлтсәң, шуннан уңыш аласыңдыр, әйеме?
Гайсә. Әйе дә булсын ди.
Рәсүл. Димәк, безнең бөтен уебыз җир эшкәртү белән тулган, тулмаса да, бөтен барлыгыбыз, хәрәкәтебез шуңа юнәлтелгән: ничек эшкәртергә, җиhазлар юнәтергә, ә, әйе, акчасы… Димәк, тагын шул мескен башка проблемалар. Бу тагын бер иллюзия булып чыга түгелме? Yзенең hәм яшәешнең төп мәгънәсен анализлап аңларга тырышырга багышланырга тиешле гомернең төп юлыннан шул вак алданулар белән читкә каерылуы түгелме? Дөрес, хезмәт – hәрвакытта яхшы әйбер. Ләкин әгәр син бүтән, нечкәрәк туфракта казынырга лаек яисә тиеш икән… Әллә юкмы?
Гайсә. Кем белә…
Рәсүл. Аннан бу сорау җиргә генә кайтып калмый. Без җиргә, бакча участогына диик, артыграк кагылып киттек. Бу бары тик хәзер безнең сөйләшү алдында бөтен иллюзияләрнең җыелма образы формасын алды, шуңа гына аңа артык бәйләндек дип уйлыйм.
Гайсә. Йә, ярый, без – анда кортлар. Ә үзең?
Рәсүл. Нәрсә мин? Минем үземчә казып карый алганым юк бит әле. Бәлки…
Гайсә. Yлгәнче булмас ул, бәлки…
Рәсүл. Бәлки. Адәмне барыбер өмет яшәтә. Ә бәлки…
Гайсә. Ә бәлки? Бәлки шул. Бәлки яшәргәме, ә бәлки үләргәме? Менә сорау нәмәдә! Ә бәлки, алай куела торган спектакльләр белән килешә алмагач, үзеңнең аерым карашың, оригиналь уйларың булгач, минемчә, синең үзеңә спектакльләр куеп карарга кирәктер?
Рәсүл. Һе… Синеңчә режиссура нәрсә ул?
Гайсә. Режиссура?
Рәсүл. Әйе. Режиссура ул – профессия.
Гайсә. Анысы шулай.
Рәсүл. Шулай да, минем уйлавымча, hәркем үз профессиясе белән җиренә җиткереп шөгыльләнергә тиеш. Төбенә кадәр төшеп. Профессионально.
Гайсә. Ә-ә, үзең күреп торасың, ул эш бит бик сирәк килеп чыга. Шуңа күрә дә…
Рәсүл. Шуңасын шуңа, аннары үзеңне, бөтенләй ак карга итеп калдырып, беркая да якын җибәрми башласалар…
Гайсә. Э-э, куркасың… Менә мине дә курку тота шул. Минем дә, синеке сымак ук булмаса да, әллә ниткән уйлар бар да бит… Куркыта. Роль бирмәсләр, торак урын булмас, театрдан ук куарлар h.б. шуның ише кебекләр шүрләтә. Шулай да…
Рәсүл. Кем белә… Бәлки… Тик мин барыбер hәр эштә профессионал булырга тиеш, дип уйлыйм.
Гайсә. Ә нәрсә? Бит күпкырлы профессионаллар булган. Леонардо да Винчи кебекләрне исеңә төшер. Cоң, шул ук безнең Тинчурин.
Рәсүл. Бик мөмкин, бик мөмкин. Иң кыены – үз-үзеңне ышандыру шул.
Гайсә. Йә, сөйләмә әле юкны. Әле ничектер мине дә кыстаган иделәр.
Рәсүл. Сине кыстарга тиешләр дә.
Гайсә. Нигә?
Рәсүл. Син шул «система» кылларын бик тырышып кылтыраткан hәм бик алга киткән шәхес.
Гайсә. Көлмә.
Рәсүл. Көлмим. Шулай икәнен хәзер үзең дә күрәсең. Шуңа сиңа ышаныч та зуррак. Системаны җимертмичә генә, «лаеклы» спектакль куячагыңа ышаналар. Бу дөрес тә. Ә миңа, системага эшләп күрсәтмәгән мәхлукка, ничек итеп шундый «кадерле» иллюзия җимешен тапшырып боздырырга була?
Гайсә. Ә язгалап?
Рәсүл. Аз-маз.
Гайсә. Ник дөньяга чыгармыйсың? Беркем белми, понимаешь…
Рәсүл. Кит инде, бөтен кирәкмәгән җиргә кысылып йөрергә. Мин бит болай гына, үзем өчен…
Гайсә. Шулай да, ә бәлки?
Рәсүл. Бәлки, бәлки шул. Туктале (көлеп), син миннән болай итеп режиссёр да, каләм корты да ясап бетерәсең.
Гайсә. Юк ла. Бары сине тыңлап-тыңлап тордым да, күңелгә, язучыдан да, режиссёрдан да, актёрдан да өстенрәк торган профессия бардыр кебек тоелып китте. Шул профессиягә якынайсаң – бу өч шөгыльне генә түгел, башкаларын да уңышлы гына башкарып булмыймы икән дигән уй керде. Әлбәттә, билгеле бер өлешчә кәсепне дә белгәндә…
Рәсүл. Бәлки, бәлки… (Ул бу сөйләшүгә шат кебек. Нидер әйтмәкче була, ләкин әйтеп бетерми.) Сиңа гәпләшү килешә икән…
Гайсә. Нигә?
Рәсүл. Yзгәреп киттең, җанланып.
Гайсә. Айнып диген. Әй, бардыр инде. Төрле чак була. Кайчак юк-бар сөйләшү ярсыта гына, кайчак…
Рәсүл. Сугыштыра дамы?
Гайсә. Син дә беләсеңмени?
Рәсүл. Азрак. Театрда эшлим бугай.
Гайсә. Булды инде… Yзем гаепле.
Рәсүл. Кем белә.
Гайсә. Туктале, тукта, кергән уемны чуалтма. (Ул ничектер очынып, яктырып китә.) Менә, менә, хәзер… Ә, әйе, менә әйтик пианист яисә виолончелист, йә булмаса скрипач ди, әйеме…
Рәсүл. Соң?
Гайсә. Менә алар ниндидер бер танылу ноктасына җиткәндә, ә юк, танылу димик, бу тагын күңел кабул итми торган дәрәҗә мәгънәсенә китереп тери. Әйтик, аның күңелендә, ягъни музыкантның, ул мөмкинлек салынган була. Бары тик без, кешеләр, ярый, ярый, шулай да булсын, белгечләр, аның мөмкинлекләрен көчләп, шытып, асфальтны җимертеп чыккан яшел үсенте сымак тишеп, бәреп чыкмыйча күрмиләр. Хәтта күрергә дә теләмиләр диик, әйе, әйе, елмайма, бу нәкъ шулай… Хәзер, хәзер… Мине туктатма гына… әйе, мөмкинлеге бәреп чыккач, то есть ул элек тә бар иде инде, аңлыйсыңдыр…
Рәсүл. Аңлыйм, аңлыйм…
Гайсә. Менә шуннан соң ул тыныч кына зур оркестрның дирижёры да була, инструментында да уйный, хәтта яхшы, гаҗәеп әсәрләр дә иҗат итә ала.
Рәсүл. Билгеле. Йә, шуннан?
Гайсә. Белмисеңме? Ник гел елмаясың…
Рәсүл. Белмим, билгеле. Син сөйләгәнне мин ничек белим…
Гайсә. Йә, йә, котыртма. Мин белгәнне син инде киптереп элгән. Ярар, әйдә… әйтеп бетерим әле…
Рәсүл. Билгеле, әйтеп бетер. Син начарлыкны уеңа да кертмә. Мин кызыксынып тыңлыйм.
Гайсә. Ышанам. Менә шул, әгәр музыкантларның иҗатында ниндидер югары бәйләнеш бар икән… Татарчасы ничек әле, вәт әй, шайтан алгыры…
Рәсүл. Ярый ла, анысы мөhим түгел, иң мөhиме – уең, фикерең…
Гайсә. Анысы шулай шулаен да… Ничек әле… Йә, ярый, шулай булып торсын әлегә… Димәк, безнең иҗатта да, музыка хәтле үк димәсәк тә, ниндидер музыкасы, югары ноктасы бар. Шуңа килеп терәлгән шәхес тә, шулай ук музыкант шикелле, берничә безнең шөгыльне бергә берләштереп башкара алырга тиештер. Ничектер ул, философ булыпмы, дөньяны ниндидер берләштергән ноктадан күзәтепме, hәр шөгыльгә үз ачкычын таба алып, кешеләргә олы сүз әйтә ала hәм әйттерә алыр кебек. Әллә мин ялгышаммы? Әллә ниләр тыкылдап ташладым бугай…
Рәсүл. Нәрсә инде син? Дөрес, бик тә дөрес… Аларда нота булса, бездә – сүз. Димәк, без, сүзнең тирәнлеген аңлап, аннан да бигрәк, югары нота – сүз өстеннән хакимлек итеп торган уйны аңлый, укый белергә тиешбез. Югары фикерләүгә ирешә алсак иде театр сәнгатендә.
Гайсә. Ф-ф-у-у. (Башын чайкап куя, бераз шәраб йота.) Бусы ярар, шулай да ди. Син үпкәли күрмә, мин чын күңелдән… Юкмы? Ату безнең халык бик тиз… Йә, ярый, шулай булсын да. «Если колесо заворачивается вправо, то оно разворачивается влево, то есть развернувшись влево, оно должно завернуться вправо по закону заворачивания вправо и разворачивания влево и наоборот» килеп чыга инде бу. Ягъни мәсәлән, сүз боткасы. Бүлдермә, мин бүлдермәдем… Тыңла, иптәш, тыңла… Шулай, тыңлавы – иң авыры ул… Инде, иптәш, менә нәрсә, сөйләнмик без, эшләп күрсәтик… Шаккатсын бөтен дөнья…
Рәсүл. Алай иҗат итеп күрсәтү өчен, әйтәм бит, күп нәрсәне җимерергә кирәк. Яисә, җимертеп, яңадан корырга. Ә шаккаттыру өчен, аллы-гөлле иттереп, бер исемнән икенчесенә аударып, форма өлкәсендә генә кайнарга кирәк.
Гайсә. Ә сине форма өлкәсендә кайнау түбәнсетәме? Димәк, син монда эш өчен түгел, ә җылы урын булганга гына?
Рәсүл. Болагайланма инде. Сверхзадачаны бит форма эчендә генә сурәтләү өчен куялар hәм миннән зәңгәрле-кызыллы форма сорыйлар, ә тирәнлек түгел. Ике генә мөмкинлек бар: форма күп булса, тирәнлек югала, тирәнлек булса, форма саега. Димәк, мин алар сораган форманы тутырып бетереп бирә алмыйм. Менә инде алар бездән бүтәнне сорасалар…
Гайсә. Шулай инде… Хирровому танцору…
Рәсүл. Ни эшлисең. Сүз сүз шул. Ул төшенчәләрне аңлатып булмый, бары тоемлап кына буладыр.
Гайсә. Юк, син уйлый күрмә, бу көлә дип. Мин сине аңлыйм да кебек. Ә бит эшләргә дә кирәк… Кирәк шул… Нишлисең, бүтән төрле җирлеге булмагач…
Рәсүл. Бер сүзем дә юк… Бары тик ни өчен мин шундый дигәнгә генә…
Гайсә. Шундый күп сүз… (Тәмәке кабыза.) Тартасыңмы?
Рәсүл. Юк.
Гайсә (сәерсенеп). Шулай да әллә ниндирәк шул син… Сәер… Ә мин тартам әле. Булса эчәр дә идем…
Рәсүл. Юк шул.
Гайсә. Әйтәм бит. Бу фани дөньяга тугач, кеше шикелле иттереп яшәргә кирәктер бит инде… Йә, ачуланма, үз-үземә генә сөйләнәм… Саташа башладым бугай инде…
Рәсүл. Ә, юк, менә монда нидер бар бугай…
Гайсә. Агу бирә күрмә тагын…
Рәсүл. Яшисе килә, ә?
Гайсә. Бераз… Бер тугач инде… Нәрсә дә булса үзгәрер шикелле…
Ут сүнә.
Театр сәхнәсе яктыртыла. Репетиция бара. Сәхнәдә Гайсә, Альберт, Әнзирә, Гарәфи, Рәсүл. Режиссёр алда утыра. Аның янында Хәсән.
Альберт (1 нче су төбендә яшәүче, Ташбашев). Эх, Килкимон, белми шул алар бөек хакыйкатьне.
Гайсә (2 нче су төбендә яшәүче, Килкимон). Белмиләр…
Гарәфи (3 нче су төбе адәме, Тюлкин). Әйдәгез, дөньяларын болгатып, бутап бетерәбез…
Килкимон. Нигә?
Тюлкин. Буталып бетеп, аннан, бәлки, дөрес юлны үзләре үк эзли башларлар иде, урыслар кебек.
Ташбашев. Ю-у-ук, ярамас. Эх, әгәр дә алар хакыйкатьне белсәләр, шундый матур яшәрләр иде.
Килкимон. Әйтмә.
Режиссёр. Давай, давай, тагын да мавыгыбрак. Башыгызга әллә нинди, кешелекне коткару идеяләре килә. Бу бит – югары пилотаж…
Гайсә (үзалдына). Да пошёл ты…
Режиссёр. Нәрсә, нәрсә?
Гайсә. Юк, болай гына.
Режиссёр. Тә-әк, дәвам итәбез. Онытмагыз: башыгызга бөек идея килде. Сез – юлбашчылар. 26 Бакы комиссары…
Тюлкин. Әйдәгез, алайса, берәр чибәррәк кызларын алдалап китерәбез дә…
Килкимон. Нигә алдарга?
Тюлкин. Нигә?! Сезнең өчен кайгыртам. Су анасыннан туйган бит инде…
Ташбашев. Кан алмашу соңыннан, дидем. Кем хәзер монда баш акула?
Тюлкин. Син инде хәзер, син.
Ташбашев. Ярый, алайса, бар, берәрсен алып кил, тик кара аны, шаярма. Ату су төбе космик тәлинкәсенә утыра алмассың.
Тюлкин. Кит инде, кайчан соң минем дөнья бутаганым бар? (Китә.)
Килкимон. Их, иптәш Ташбашев, алар бөек яңарыш хакыйкатен белсәләр икән…
Ташбашев. Әйтик микән?
Килкимон. Әйтергә кирәк.
Гарәфи Әнзирәне алып керә.
Тюлкин. Менә, егетләр.
Әнзирә. Абау, сез кемнәр?
Тюлкин. Саумысыз. Без – су төбе космосы бәндәләре.
Әнзирә. Исәнмесез. Сез дә безнеңчә яшисезме?
Ташбашев. Нәкъ шулай дияргә була. Тик без – су астыннан булгач, акыллырак җан ияләре. Шуңа әйбәтрәк тә яшибез. Сезне дә якты юлга чыгармакчы булабыз.
Әнзирә. Татарча да беләсезме? Әллә сез татармы?
Тюлкин. Кушылма. Смесь без. Татарча гына түгел, чувашча да беләбез.
Әнзирә. Ничек итеп якты юлга чыгарга соң? Бик чыгасы килә.
Килкимон. Беләсезме, сезнең халык алга китүнең төп юлын белми.
Әнзирә. Ә сез беләсезме?
Ташбашев. Беләбез. Һәм сезне дә өйрәтергә телибез.
Тюлкин. Килкимон, башла.
Килкимон (колагына пышылдап). Әгәр дә сез су төбендә кишер үстерергә өйрәнсәгез, галәмәт баеп, чиксез рәхәттә тату итеп яши башлаячаксыз.
Әнзирә. Ой, аны ничек итеп су төбендә үстерергә ди? Ул бит анда hавасыз үсмәс?
Ташбашев. Эш тә шунда шул. Сез аның су төбендә шәбрәк, әйтергә кирәк, миллион тапкыр шәбрәк үскәнен башыгызга да китермисез.
Килкимон. Бу – сезнең төп бәлагез.
Тюлкин. Булдырасыз, егетләр… Шәп.
Әнзирә. Менә сиңа мә! Ә мин тагын кияүгә чыгу төп бәхет дип торам…
Ташбашев. Өлгерерсең.
Тюлкин. Бездән калмас.
Килкимон. Егетләр, егетләр, дим, эш кала. Менә шул, сеңлем. Кишер – бик бай үсемлек. Анда бөтен витаминнар да бар. Ә тозлы диңгез суында үскәч, ул акылга бик файдалы тәэсир итеп (чигәсенә борып күрсәтә), акылыгыз хәттин ашып…
Ташбашев. Бер миллион тапкыр…
Тюлкин. Кыскасы, тәмам кеше буласыз…
Гайсә аптырап барып утыра.
Режиссёр. Гайсә, ни булды, ник туктадың?
Гайсә. Соң болай булмый бит инде.
Режиссёр. Ничек булмый тагын?
Гайсә. Соң ничек итеп кеше шушы мәгънәсез текстны тыңлап утырсын ди?
Режиссёр. Анысы синең эш түгел.
Гайсә. Анысы шулай да, аңлыйсым килгән иде.
Гарәфи (аңа гына). Дөрес, Гайсә, юк белән баш катыралар.
Режиссёр. Нәрсә аңлашылмый?
Гайсә. Гафу итегез, билгеле, әнә ул анда, сезнең янда чекерәеп утыра утыруын. Минемчә, ни язганын үзе дә аңламаган, пычагым да…
Хәсән (сикереп торып). Син… Син… Ни сөйли ул, ә? Аңгыра сарык, аңлатып китәм: сүздә түгел монда хикмәт, идеядә! Идеянең бөеклегендә. Сүз кешелекне коткару турында бара, тишек баш. Образда бирелгән бар да, шуны да аңламасаң. Ни дип кенә укыталардыр. (Режиссёрга.) Сездә укыган бугай әле, җитмәсә…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?