Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:40


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 48 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Әхәт Гаффар
Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Повестьлар, романнар


ПОВЕСТЬЛАР

ЯШИСЕЛӘР АЛДА ИДЕ

Авылдашым Кәримулла

Гатиятуллинга багышлыйм

Сөнгатулла елга буена килеп утырды. Ул бирегә кызыл бозауларын арканларга дип килгән иде.

Монда үлән куерак, яшелрәк, сусылрак. Мал-туар ярдан читтәнрәк чемченүчән. Бозауларны да, яр җимерелеп төшүдән шикләнеп, бирегә җитәрлек итеп арканламыйлар. Шуңа күрә яр читендәге үлән иркенрәк үсә.

Утырганда, ул җиргә таянган иде. Төпләрендәге чык кибеп бетмәгән салкынча үләнгә учы батты, ә бармак араларына туры килгәннәре калкып калды. Кулын алгач, уч эзе, кәгазьгә куеп, карандаш белән сызгандагыча, таянган урында аермачык беленеп торды. Үләннәр әкренләп җанланды: алар селкенештеләр, турайдылар. Бераздан уч эзе юкка чыкты.

«Үләндәге эз тиз бетә», – дип уйлады ул.

Сөнгатулла сузган аякларын бөкләп утырды. Беләкләрен тезләренә аркылы салып, кулларын кушырды. Аның күләгәсе каршы яктагы комга төшкән.

Җир салкынча әле.

Ә көн җылы, аяз, тын буласы. Кояш аның аркасын җылыта инде. Иртәнге салкынлык тәмам таралды. Су аккан тавыш тоныгайды, сүрелде.

«Су тавышы кояш баегач ачыграк ишетелә», – диде ул үзалдына.

Кояш күтәрелгән саен, Сөнгатулла утырган ярның каршыдагы күләгәсе суга таба якынаеп кыскара, кими барды.

Бу турыда елга зур борылыш ясый. Яр текә, биек. Аста яшел сулы тоба, ул тирән, төбендә соры төстәге үзле балчык. Киң селтәнеп чапкан чалгы эзедәй яткан борылышта Сөнгатулла үзен ничектер кечерәеп калгандай тойды.

Аның күңеленә: «Мондый зур борылышлар янында ке– ше шулай кечкенә булып күренә инде», – дигән уй килеп китте.

Аръякта авыл көтүе йөрер өчен сукаланмый калдырылган озынча болын. Кара-каршы торган үрләр арасындагы тар иңкүлеккә кереп киткәнче, ул болында иртәләрен авыл көтүе таралып, чемченеп ала, көне буена колхозның ат көтүе утлап йөри. Болынның теге ягындагы үр кашы буенча таш юл сузылган. Ерак офыкны күгелҗем урман чикли. Уң кул якта авыл. Ә елга буенча түбән төшеп китсәң, кичү юлын һәм тирән ерганакны үткәч, тагын бер болынга килеп чыгасың. Аның түрендә сигезле санын хәтерләткән буынтыклы сай күл. Ул болынга барып чыксаң, таулар белән инеш арасындагы киңлектә каласың. Тауларның итәге җәенке, түбәләре тоташ, тигез. Анда – югарыда – иген басулары, иңкүлекләр, үрләр, авыллар.

Ә тагын да аскарак юнәлсәң, Чулман ярына барып җитәр идең.

Сөнгатулла, кушырган кулларын аерып, артка таянды, аягын сузып җибәрде һәм күк йөзенә карады. Анда керәшәләр оча иде. Ул тагын аягын бөкләп һәм кулларын кушырып утырды.

Кошлар яңа борнап чыккан балаларына җим ташый. Оялары шушы ярда.

Башын боргалап, Сөнгатулла керәшәләрне күзәтте. Берәрсенең үз оясына кыйгач якынаеп кереп киткәнен җентекләбрәк караганда, бүтәннәренең җитез очышы яшен тармакларыдай сызылып кала.

Сөнгатулла үзенең болай иркенләп утырганын хәтерләми.

Эштән бушаган чагы булмады аның. Кайчандыр, кайдадыр аның хакында сүз кузгалган икән, моңа аның эшләгәне, эшләве, эшләргә тиешлеге сәбәп булгандыр. Кайвакытны аңа дөньяда тагын бер Сөнгатулла Тимершин дигән кеше яшидер, ә ул үзе шуңа күләгә сыман ияреп кенә йөридер шикелле тоела иде.

Ул иртүк эшкә чыгып китә иде. Таң атканнан күз бәйләнгәнче кырда. Төннәрне салмыш яки исерек килеш каршы алганы да булгалады. Андый чакларны урыны кече өйнең мич аралыгындагы тимер караватта, керле күлмәген, майлы чалбарын салып та тормый. Ә таң сызылганда уянып ишек алдына чыкса, үзен кичтән мунча көткәнен белә дә күңелен үкенү хисе били иде. Бәйрәмнәрнең ничек үткәнен дә ул, гадәттә, тонык кына сиземләргә өлгерә. Өлкән улы өйләнде, кызын кияүгә бирде, тик туйларның да әзерләнү мәшәкате генә исендә. Ничек узганнары шатлык катыш моңсулыклары белән генә хәтерендә калган. Өлкән улы Мусаның армиягә китүе, аннары кайтуы да шулайрак. Киткән чагында, борчуларны аяк астына салып таптарга теләгән шикелле эчелгән, ә инде ул әйләнеп кайткач, шатлыкларны тояр-тоймас ярым-йорты сүз әйтелгәндер. Кече улы Фәрхад армиягә киткәндә дә шулайрак булды.

«Менә иртәгә, менә иртәгә дип яшәлде шул», – дип көрсенде Сөнгатулла.

Ул, ниндидер хәрәкәт сизеп, аска карады. Тәбәнәк, куе таллыктан агып чыккан чишмәнең инешкә кушылган тамагында зур бер балык йөзә иде. Сазан бугай. Почмакланып торган ул урынны кояш нурлары үтәли яктырткан. Сөнгатулланың күләгәсе хәзер шул чишмә тамагы янына чигенгән. Күләгәсе урынында үзе булып, кулын сузса, Сөнгатулла ул балыкның сыртыннан тотып алыр иде шикелле.

Ул сак кына кулын читкә сузды, әйтерсең лә балык янәшәдә, нәкъ кулы астында гына. Балык, аның кул шәүләсеннән өркеп, суга бөгелеп төшкән тал ботаклары астына качты.

Сөнгатулланың «менә иртәгә, менә иртәгә» дип, яхшы, ма– тур, рәхәт тормыш итә башларга теләгән өмете дә гел алга кач– ты да алга качты шул. «Иртәгә» дигән өмет тоттырмады. Әлеге көмеш балыктай, көндәлек мәшәкатьләрнең һәм ямьсез гадәтләрнең чәбәләнгән ботаклары арасына кереп качты, адашты.

«Иртәгә» дигән нәрсә, сугышта йөргән чагында, «Менә җиңгәч өйгә әйләнеп кайтырбыз, шунда ничек яшәргә икәнен белер идек!» дигән нык ышаныч төсендә иде. Җиңделәр, өйләренә әйләнеп кайттылар. Сугыш башында атасы һәлак булды, ахырында абыйсын үтерделәр. Аларның күңелләрендә дә «җиңеп өйгә кайткач» дигән хыял йөргәндер.

Җиңделәр. Сөнгатулла өенә әйләнеп кайтты.

– Ничава, әни! – диде ул, әнкәсе белән исәнләшкәннән соң, капка баганасы төбенә чүгеп утыргач. Тәмәке төреп кабызды, аркасын имән баганага терәде. Күзне чагылдыргыч кояшлы көн иде. Яргаланган имән багана мич шикелле җылы. Капкалары әнә шундый дүрт баганалы. Арка терәрлек җылы баганалар барында яшәп булыр әле! Ул, иптәшен юатып, аның иңен каккандай, баганага киң учы белән суккалады.

– Бик нитмә, улым. Төпләре черек. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән генә торалар, – диде әнкәсе.

Сөнгатулла кече капка белән олы капка утырган багананың төбенә иелеп карады. Ул җиргә күмелгән урында боҗраланып черегән, төрткәч, бармагы төбенә кадәр диярлек батып керде. Бактың исә, имән баганалар үзләре аның терәвенә мохтаҗ икән.

Тәбәнәк өйнең имән матчасы да сыгылган. Тәрәзә төпләрендәге яран гөлләр арасыннан саркып кергән ай яктысында өй уртасына тураеп баскач, Сөнгатулла үз иңендә баш очындагы түшәм йөген генә түгел, ә бәлки аяк астындагы нигез авырлыгын да тойды.

«Әйе… Фронтта үлеп калуың да бар иде. Ә монда һәрнәрсәне аякка бастырмыйча торып үләргә ярамый икән», – дип уйлады ул.

Җиңү артта калды. Ләкин җиңәсе нәрсәләр күп икән әле.

Тын, бик тын иде. Беркайчан да мондый тынлыкта калганы юк кебек. Чү, әнкәсе дә йокламый икән. Аналар йоклый алмаган төн бигрәк тә тын икән.

Ул баскыч төбенә чыгып утырды, тәмәке кабызып суырды һәм тракторын исенә төшерде. Үзен үк түгел, тавышын гына әле. Сагынган икән, сагынган.

Сөнгатулла үз күңелендә «Коммунар»ын кабызгандагы төгәл һәм гайрәтле хәрәкәтләрен барлап чыкты. Менә керосин кранын ачты шикелле. Шуның ялтыравыклы төймәсенә басып бармак битенең керосинга чылануын аермачык тойгандай булды. Аннары үзенең кытыршы учы агарткан кабызгычның шома тоткасыннан тотар да, кул һәм күкрәк көченең салкын мотор каршылыгы белән тоташуын сизгәч, бөтен җирне әйләндереп җибәрергә теләгән шикелле, кискен бер хәрәкәт ясар, һәм уяныр иде авыл, уяныр иде! Почмактагы агач шүрлектә төрле савыт-сабаның вак кына дерелдәгән тавышы әнкәсенең керфек очларын тибрәтмәс идемени?

Йокысыз караңгы төннәр сугыш каберендә мәңгелеккә күмелеп калмаган, Сөнгатулланы алда көтеп тора икән әле. Авырлыклардан ышыкланыр өчен, танкның бронясы туңганда җылыныр өчен, мотор кайнарлыгы юк инде. Хәзер үз көчең генә таяныч.

Иртәгесен, аны-моны карагач, ул бакча ягына чыгып басты. Бәрәңге бакчасын алабута баскандыр дип уйлаган иде. Чип-чиста икән.

Ул йолкынган салам түбә кыегы астында бөрешеп басып торды, әнкәсе, тамырларын зарарламаска тырышып, кара җирдән биш тиен бакырга җитәр-җитмәс кадәрле үскән яңа бәрәңге чүпләп җыйды.

– Бәрәңгене яхшы утагансың, әни. Уңар бу.

– Утагансың дип… Тирес юклыкка ул. Кәҗә белән сарыктан алабута чыгамы соң. Халык та егылып ашады. Орлыгы корыды аның. Үссә утамас ием әле.

Азык хәле алама икән. Бәрәңге дә юк. Ул моңа кичә келәт почмагындагы килене күргәч төшенгән иде. Аның төбенә соры, бака кабыгы эчедәй ялтырап торган кунык каткан. Күрәсең, әнкәсе язын эрегән кар астыннан черек бәрәңге җыйган да, туфрагын юып һәм киптереп, бәрәңге оны төйгән. Өрәңге кисапның тоткасы сап-сары, әнкәсенең сөялле учы аны шомартып, ялтыратып бетергән. Кисапның баш-башларында да крахмал валчыклары җемелдәшә иде.

Төп ризыклары шул бәрәңге иде. Кәҗә сөте, сарык һәм бәтиләренең йоны, ите налог түләүгә китте. Халык ашау хакында сөйләшмәде. Ни белән туклануына, җан асравына ояла иде бугай.

Ят аваз ишетеп, Сөнгатулла артка борылып карады. Бая арканлап куйган бозавы чиләкне аударган икән.

Сөнгатулла өенә төшкә генә кайтырга, шуңынчы, моңа кадәр беркайчан булмаганча, елга буенда юанып утырырга, хәле җиткәнче түбәнге болында йөрергә чамалаган иде. Ул болай иркенләүнең беренче һәм соңгы тапкыр икәнен уйламады. Дөресрәге, уйламаска тырышты. Хәзер инде Сөнгатулла өчен бөтен нәрсә соңгы тапкыр. Элегрәк мондый уйга ышанмас, аны җаны-тәне белән кире кагар иде. Әлегә бу уй бик бәләкәй, зәгыйфь. Шулай да аның күңеленә тамыр җәяргә, көчле кәүсә җибәрергә һәм Сөнгатулланы караңгы күләгәдә калдырырга өлгерде инде. Хәер, шунысы хак: кешенең һәр мизгеле, һәр гамәле соңгы тапкыр, кабатланмас инде ул. Шушы яр буена көн саен килеп бассаң да, һәр көннеке соңгы тапкыр. Кичәге су аккан, яр ишелгән, үләннәр корыган булыр.

Төшкә кадәр өенә кайтмаска дип чыкканга күрә, арканлаган бозавы янына кабат бармас өчен, ул аңа төшлектә эчертәсе апарасын да күтәреп килгән иде. Бозау шуны аударган. Сүс аркан чиләккә җитәрлек түгел иде. Борылганда, бозау аңа арт аягы белән орынган, күрәсең.

Сөнгатулла: «Чиләкне читкәрәк куясы калган», – дип үкенде.

Ләкин ул үзен гаепләмәде. Бозауны яр читендәге сусыл үләнгә мөмкин булганча якынрак арканлаган иде.

Ул җиргә таянып басты да, бер генә адым атлап, чиләк янына чүкте. Аны утырткач, апара тимгелләтеп калдырган һәм еккан юеш үләндәге җебегән ипи, коймак, бәрәңгене учына сыпырып алды. Алар йомшак, җылы. Тешләнмәгән, кабылмаган, ашалмаган. Җитмәгәнгә күрә кайчандыр бәрәңге кушып кына пешерелә торган ипи, бәби ашы итеп кенә илтелгән төче коймак, кабыгы да әрәм ителмичә, җиргә орлык итеп утыртылган бәрәңге бүген һич кызганусыз бозау чиләгендә. Әрәм димәслек, вөҗданны оялтмастай, мал-туарга гына ярардай бердәнбер ризык – кыяр кабыклары. Анысы да үз бакчаларында үскән нәрсә түгел, кызлары шәһәрдән сатып алып кайткан кыярныкы.

Уенга атлыгып, ашык-пошык ашаганда алларына ипи валчыгы койсалар, Сөнгатулланың күз карашыннан уллары куырылып киләләр иде, бичаралар. Ә бүген ул бу икмәк телемнәрен он, тоз салып туглаган аксыл апарага үз куллары белән чыгарып салды. Хатыны кибеттән көн саен ике бөтен ипи сатып ала, аңа кызлары алып кайткан түгәрәк ак күмәчләр өстәлә, иртә-кичләрен калдык ипиләрдән сыерларына да өлеш чыга. Шулай әрәм-шәрәм ителгән икмәк авыл буенча күпме җыела икән? Бервакытны Сөнгатулла, олы кызларының Казан читендәге дачасында потлы чиләк тутырып, бөтен-бөтен дә, яртылаш та, чирек тә килеш шушылай җебетергә куелган ипине күреп: «Әллә монда берәр мал асрыйсызмы, кызым?» – дип сораган иде. Аның: «Әчетеп, карлыган төпләренә сибәбез, әти. Бөтен кеше шулай эшли монда. Бик уңа диләр», – дигән җавабына каршы ул телсез калган иде.

«Иллә дә туйганбыз да икән соң!» – дип уйлады ул хәзер. Кайчандыр ачлы-туклы, көн дими, төн дими һәм җитәкчеләргә карышусыз, тормышка зарланмыйча, туклыкка, муллыкка менә иртәгә, менә иртәгә ирешербез дип яшәделәр бит. Ә ул туклыкның, муллыкның үз учындагы шушы җебегән икмәк сурәтендә киләсен белсә, Сөнгатулла һәм авылдашлары элек ни әйтер, ни эшләр иде икән?

Туклык киткәч, аракы эчү күбәйде. Ипинең кадерен җуйдылар.

Сөнгатулла төбенә бармак калынлыгы он апарасы утырган чиләккә ярган бәрәңге, инде уалган коймак, ипи кисәкләрен тутырды.

Апара суы ни арада җиргә сеңеп беткән. Туфрак быел дымлы лабаса.

Җирдә ярык бар икән. Апара суы шунда аккан.

Сөнгатулла, монда килгәннән бирле беренче мәртәбә кычкырып:

– Әһә! – диде. Башын үләннән күтәреп, аңа бозау борылып карады. – Аша син, аша. Сиңа дәшүем түгел, – диде ул аңа.

Ярыкка бармак сыярлык. Бу урын ярдан чыгыбрак тора. Бирегә Сөнгатулла шуңа утырды да. Ярык шул чыгынтыны ике адым эчтәнрәк урап сузылган. Җәйге эсселек, көзге мул дым, кышкы туң, язгы җебү аны тагын да киңәйтер, тирәнәйтер инде. Ә ташу вакытында боз белән су аның астагы таянычын ашап юар да ярның бу кисәге, һичшиксез, упкынга убылып төшәр. Ярны астан борылышта актарылып аккан су ничек җебетер дә, бозлар кайданрак ашар икәнен чамаларга теләп, Сөнгатулла җиргә сузылып ятты, учлары белән яр кырыена тотынып, түбән карады.

Яр эчкә уелып кергән, куышланган. Аны өч рәт итеп керәшә оялары челтәрләгән. Берсенә-бер керәшә кереп чыкмый. Алар читтәнрәк оча. Үзеннән өркәләрдер дип шикләнеп, Сөнгатулла арткарак шуышты. Ләкин керәшәләр ул ояларга барыбер якынаймадылар. Башын ярдан сузып, ул аска карады һәм ояларның былтыргы икәнен аңлап алды. Керәшәләрнең яңа оялары читтәрәк икән. Ярның ишеләсен сизгәннәрдер, шәт. Ояларына ярыкка аккан яңгыр суларыннан дым да тартыр иде. Кошлар акыллы. Кешеләр генә бәланы аякка уралгач кына күрүчән.

Сөнгатулланың үз тормышын да шушындыйрак ярык уратып алган иде инде.

Аягын бөкләп, ул тагын ярга утырды. Ябык иңбашы салынып төште. Аның үз-үзен шушы ишеләсе яр кисентесеннән аерасы, күтәрәсе килде. Киләсе язда яр убылып төшәр, һәм ярсу ташкын аны, җебетеп, комга әйләнгәнче уар-уар да әллә кайларга илтеп таратыр.

«Бу – мин», – дип уйлады ул яр кисентесе турында. Әйе, Сөнгатулланың гомере дә тормыштан аерылу алдында инде.

«Мин тормыштан аерылмыйм, яшәүдән аерылам, – дип төзәтте ул үз-үзен. –Тормыш кала ул. Гомер бетеп бара, гомер».

Кояш күтәрелде. Иртәнге салкынлык эреде. Җил исә башлады. Томан таралды. Күләгә елганың уртасына җитте. Су ике төстә инде: күләгәдә – яшькелт, яктыда – саргылт. Сайлыкта маймычлар ялтыраша. Зуррак балыклар төптә әле, җимләп йөриләрдер. Авыл ягында тавышлар күбәйде. Юлдан өч йөк машинасы бара, аларны бер мотоцикл узып китте. Болынны кыйгачлый кистергән юлда печән чапкычлар таккан көпчәкле тракторлар күренде. Артта бозауның үлән ашаганы ишетелә. Авазлар һәм хәрәкәт төрлесе төрле яктан уратып алып, үзлә– рен тыңлаттыра һәм караттыра. Берсенә дә барып кушылырлык түгел. Аңа хәзер шушылай утырасы гына. Вакыты бар хәзер.

Үзенең үләчәген белгән кешенең вакыты моңа кадәр яшәгән гомеренә караганда да күбрәк, ахрысы…

Эш шунда: Сөнгатулла ярты елга якын больницада ятып чыкты. Башта күрше рус авылындагы участок больницасында. Бавыры әкренләп килә-килә берзаманны төннәрен йоклатмас дәрәҗәдә авырта башлагач, Яңа ел алдыннан күренергә барган җиреннән алып та калдылар. Йөзе сап-сары, шул ук төс күз агын да сарган, чәче көзге соры камыл шикелле таушалган, сакалы җиткән, аяк-кулы хәлсез – кыяфәте боек, уйлары буталчык. Нинди эре сөякле зур гәүдәсенә дә бушрак иске бу– мази халат, арты тапталып коймакланган күн чүәк кигәч, авыл урамының ике ягын бер итеп йөри торган Сөнгатулланың мыштым гына елыйсы килде. Кайвакытта шулай, юан тупыллар төбендә торган кул тегермәненә утырып, саран гына елаштырганы бар иде аның. Гадәттә, моңа «миңа бит бүтәнчәрәк, тормышның тәмен татыбрак, үкенмәстәйрәк яшәргә дә булгандыр» дигән сагышлы уйлары сәбәпче була иде.

Аны сары авыруы белән чирләгән дип дәваладылар. Участок больницасында өч айга якын дару өстенә дару эчте. Тик йөзеннән сары төс югалмады, эч авыртуы басылмады, хәл кермәде. Ниндидер йомыш белән Казаннан бер доктор килгән иде, шуңа күрсәттеләр. Ул чал мыегының сул очын чәйни-чәйни аның рентген рәсемен карады да тиз көндә шәһәргә – үзе эшләгән больницага килергә кушып китте.

Сөнгатулла элек-электән шәһәрнең өсте-өстенә менә язып утырган биек йортларын, җанга ятышсыз әллә ниткән исле һавасын, кайнап торган кешеле урамнарын өнәмәде. Анда барырга туры килгән саен, нәрсә алырга кирәклеген аңлатып, хатыны кәгазь биреп җибәрә торган иде. Шуны зур, каты учына йомарлап, кибетләрнең бер ишегеннән керә иде дә, халык агымына яраша алмыйча, беренче катта шактый әвәләнеп йөргәч, ит турагычтан чыккан шикелле булып, ватылып, изелеп, бүреген йә кепкасын култык астына кыстырып, икенче ишегеннән килеп чыга иде. Авылның киң, иркен кырларында, тыныч урамнарында йөрергә күнеккән Сөнгатулланың күңеле шәһәр тарлыгына, кысанлыгына буйсынырга теләми иде.

Больницаның онкология бүлегендә байтак яткач, аны шәһәрдә яшәүче кызы Мәрзыя килеп алды. Иртәнге обходка кергән озын буйлы, зур күзлекле, чал мыеклы шул доктор шактый озаклап аның авыру тарихына карап торды да:

– Сөнгатулла туган, өеңә кайтасың киләме инде? Синең авыруың куркыныч түгел. Ике-өч ай авыррак булыр әле. Ләкин түз, узар, – диде. –Менә шушы рецептларда күрсәтелгән даруларны эчә тор, – дип, мөһерле кәгазьләр сузды. – Берәр айдан тагын күренеп китәрсең.

– Ярар. Рәхмәт. Исән булсам килермен. Гүр юлы түгел ич…

Ул, палатадагылар белән саубуллашып чыккач, үзенә зуррак пижама чалбары балакларына уралып, артсыз чүәкләрен лыштырдатып, беренче катка төшеп басты. Зур вестибюльнең саргылт-көрән шакмаклы плитә җәйгән идәнен яңа гына юганнар, дымлы таш, хлор исе килә иде. Кызын эзләп, як-ягына каранып алды. Ул көттермәде. «Главврач» дип язылган ишектән зур кәгазь капчык күтәреп килеп чыкты. Сөнгатулла кызының аякларын таш идәнгә тидерер-тидермәс итеп, җитез атлап килүенә сокланып торды.

Мәрзыя, атасына бик туры карамаска тырышып, елмаеп кына сөйләште, хәлен сорашты, кәгазь капчыгын аңа сузып, кайда киенергә кирәклеген әйтте.

Ак буявы каушакланган кечкенә өстәл белән артсыз урындыктан гайре нәрсә булмаган, тәрәзәсенең аскы пыяла өлгеләре акка буялган эңгер-меңгерле бүлмәдә шактый озак киенде: үз киемнәре әллә ничек чит кешенеке сыман тоелды.

Биек пыяла ишекне авырлык белән генә ачып, Мәрзыя башта атасын уздырды, аннары үзе яны белән генә суырылып чыкты. Больницаның авыр ишеге дөңк итеп ябылып калды. Ул тавыш Сөнгатуллага кышкы кабернең ләхет тактасына туң туфрак кантары бәрелүен хәтерләтте.

Әкрен генә атлап, баскычтан төштеләр. Биш потлы гәүдәсенең хәйран җиңеләйгәнен ул шунда тойды. Җил исеп китте. Сөнгатулланың үз авылларына таба очыплар китәсе килде. Ләкин моннан соң аяк атлау да авыр буласын тойды. Әүвәл җилләр әллә бар, әллә юк иде. Хәзер аңа җилнең арттан искәне генә юлдаш икән инде.

«Дөнья кимегән», – дип уйлады ул. Сөнгатулла тормышның үзе өчен каршы искән җиле кимүен аңлады. Ул үз уен: «Башланды», – дип төгәлләде. Әйе, гомер кими башлаган. Күңеленә килгән уе белән һәм киләчәктә үзен ни көтсә дә карышуның инде мәгънәсез, шуңа күрә һәрнәрсәгә тыныч кына әзерләнү кирәклеге белән килешеп:

– Яхшы, – диде.

Кызы аңа, үзенекен уйлап:

– Яхшы, әти, яхшы, – дип җавап бирде.

Соңгы баскычта тукталып, ул көннең, шәһәр күренешләренең матурлыгына карап торды. Асфальт мәйданчыкка су сиптергәннәр, аның дымлы җылысы биткә ягыла. Кыска гына калдырып чабылган үләннәрдә, саф, кытыршы яфраклы яран гөлләренең ал, кызыл чәчәкләрендә су тамчылары җемелди. Чәчәктән чәчәккә ялгыз бал корты кунып йөри, түгәрәк гөл түтәлен әйләндереп алган юеш таш буйлап сары кырмыска йөгерә.

Җиләс һава больница исе сеңгән кыска чал чәчен, битен яратып сыйпый кебек. Бу яктылык, бу ямьлелек элек тә булгандыр ич инде? Ә менә күреп җиткермәгән бугай. Өе каршындагы һәр язны шау чәчәккә күмелгән шомырт, канәфер кичке һавага хуш ис тараткандыр. Ул әлеге исне хәтерләргә тырышты. Кая анда! Җирдә аңа иген бөртеге көтеп, күпереп, сулап яткан юеш туфрак, техника мае, яңа борнап чыккан яшел уҗым, өлгереп килгән башак исе, бодай бөртекләренең сөтле сагыз тәме яхшы таныш. Хәзер инде аларга төрле дару исләре, дару тәмнәре дә өстәлде. Калганнарын тоярга вакыты җитмәде шул. Сугышта танкында берәр исемсез биеклеккә таба ыргылырга яисә җимерек авылга тизрәк бәреп керергә ашыга иде. Аннан соң әле бу басуны, әле теге басуны тизрәк сөреп бетерергә, өйләнергә, яңа өен салып керергә, балаларын аякка бастырырга омтылды… Тора-бара тормыш җиңеләйде, биек урыннардан тук басулар, матур авыллар күренгәч, ул артка борылып карарга да, киләчәккә омтылырга да курка башлады инде. Аңа юаныч биргән бер генә нәрсә калган шикелле иде: кешеләр муллыкка, җитешлеккә тизрәк ирешсеннәр өчен, көн дими, төн дими эшләде. Хәзер менә больницадан чыгып килә һәм бөтенләйгә, монда башка беркайчан да килмәслеген белеп чыгып килә.

Кызының:

– Әйдә, әти, – дигәненә сискәнеп, үзеннән-үзе уңайсызланып китте. Карале син аны, әллә ниләр уйлап, башын кыңгыр салып басып тора икән ләбаса. Кызы белән янәшә озын, тар, кешесез урам буйлап атлаганда, үзендәге чит халәткә аптырап барды. Трамвай, троллейбус, машина, автобус, кеше һәм өзлексез хәрәкәт белән тулган киң урамга килеп чыккач, такси тота алмыйча әрле-бирле йөгергәләгән кызына, кешеләргә күз салгалап торганда ул калган бәхетенең шушы хәрәкәт дәртендә, кызының аны кайгыртуында, өйдәгеләрнең аны көтүендә икәнен уйлады.

Шәһәр һавасы әүвәлгечә авыр тоелмады, ул аның җанына, үз тракторы, үзе сукалаган басулар исе кебек үк, кадерле иде инде.

Бераз узып туктаган такси яныннан кызы елмаеп кул изәде. Автовокзалга барып җитеп, үз авылларына кайтучы автобусның йомшак утыргычына кереп сеңгәнче, Сөнгатулла эндәшмәде.

Кызы нидер сөйләде, сораштырды, аның кулын сыйпаштыргалады, атасының тыңламаганын аңлап, башын биек утыргыч аркасына терәп, күзен йомды.

Автобус тәрәзәсеннән урамда әле тегеләй, әле болай баручы, нәрсәдер күтәргән, каядыр ашыгучы кешеләр чагылып калды. Ә аңа ашыгырга кирәкми, ул беркая да соңламый инде. Фәкать көтәсе генә.

Автобус бөркүләнде, өске люкларны ачтылар, тик үтәли җил җиңеләйтмәде. Чайкалу оета иде. Кешеләр әле генә ялкау сөйләшкәләп барган иде, ә бераздан һәммәсе диярлек изрәп бетте. Калка төшеп, Сөнгатулла тәрәзәнең өске өлгесен ябып куйды, тәрәзә пәрдәләрен сары ялкын итеп биеткән җиләс һава тынды. Шакмаклы күлмәк изүенең ике сәдәфен ычкындырды, челтәрле капрон эшләпәсен, пинжәген салып, тезенә куйды. Шунда эчендәге авырту уянды. Кызына сиздермәскә тырышып, пинжәгенең күкрәк кесәсеннән зәңгәр төймә даруын алып капты. Тәрәзәгә борылып, күзен йомган килеш, авыртуның басылганын көтте. Күзен ачса, ян-якта озын дулкыннар булып тибрәлгән арыш басуы буеннан баралар икән. Бераздан ямь-яшел бодай җире башланды. Былтыр кайнар августта үзе сукалап, чәчеп калдырган басуларда да иген шаулыйдыр. Быел шуны җыя алыр микән? Әйе, вакыт үтә, син булсаң да үтә, син булмасаң да… «Мин булмасам да?!» Бу хакта гомерендә икенче тапкыр уйлаганын искәрде ул. Беренче мәртәбә 1944 ел– да. Ниндидер авылдан немецны бәреп чыгарыр өчен барган рәхимсез сугышта җиңелчә генә яраланды. Фашист пулясы аны снаряд эләгеп яндырган танк эченнән яраланган укчы-радистны чыгарганда куырып алды. Икенчесе җиргә төшкәч сугып екты. Иптәшен комлы үрдән түбән сөйрәгәндә бер өлкән яшьтәге санитарга юлыкканчы, ярасын карый алмады. Өстәмә көчләргә кушылып, авылны алгач кына ауды. Җиңел җәрәхәт озак та үтми азгын ярага әйләнде, каны агуланды. Башта чокыр-чакырлы пычрак юлдан полуторкада, аннары хәтсез көннәр һәм төннәр буена поездда бардылар. Вагон ыңгырашкан, теш кысып сүгенгән, саташкан яралылар белән тулы иде. Үзен чолгап алган әле соры томаннан, әле төпсез караңгылыктан айнып күзен ачкалаганда, тәрәзәдән корымлы морҗалары гына тырпаеп калган авыллар, зәңгәр күк йөзе, каршы юлдагы вагон ишегеннән аякларын салындырып утырган солдатлар, яшәреп килгән урман күренгәләп калды.

Түбән Түрә дигән шәһәрчек госпиталендә ярты елдан артык аунады. Тереләсенә врачлар үзләре дә ышанмады бугай. Ә ул терелде, савыкты. Җиңәсе, дошман җимергәнне, яндырганны, көл иткәнне төзисе, саласы бар иде бит. Кырлар, хатын-кызның көчсез кулыннан кыргыйланып беткән кырлар көтә иде ич аны. «Сөнгатулла, җаныем» дип эндәшүче коңгырт күзле Зөлхиҗәсе дә көтә…

Ул сугышка кырык өченче елның кара көзендә, сугышның ачысын йөрәгенә үткәнче татып бетергәч алынды. Үзендә плугар булып йөргән Сәгыйдәгә иренең үлгән хәбәре килгән көнне. Хәбәрне кырга китереп бирделәр. Сәгыйдә майлы, пычрак сырмасын салып ыргытты да кап-кара туфраклы юеш буразнага ятып, өзгәләнә-өзгәләнә елады. Кып-кызыл күлмәк итәге күтәрелеп, ап-ак ботлары буразнага сыя алмыйча бәргәләнде. Кичкырын иде, Сөнгатулла, чыдый алмыйча, тракторына утырды да ары китте, борылып караганда, Сәгыйдә җансыз басу уртасында учактай дөрләп янып ята иде шикелле.

Ул сугышка дошманнан ни өчен, кем өчен үч алырга икәнен яхшы белеп китте. Күрше Маһируза апаның ире һәм аларның дүрт кызы, укытучы Асия апа, Гарифә әби, Сибгатулла абзый, сугышта сөйгәненең һәлак булу хәбәре килгәч, акылга җиңеләеп калган кыз – авылның бер чибәре Диләрә өчен, авылны тутырып үсеп килүче, искергән бишмәтле, чабаталы, ямау салган итекле, ябык, моңсу ятимнәр үчен алырга, кулсыз-аяксыз калса да, дошманның бугазын теше белән чәйнәргә әзер иде ул. Авылга йөз егерме тугыз кара кайгы кәгазе килгән иде инде. Унсигез яшен ул шуның белән тутырды.

Сөнгатулла сугыштан киң җилкәле ир-егет булып, калын мыек үстереп, бер орден һәм өч медаль, кесә тулы рәхмәт кәгазьләре, исеме язылган көмеш кесә сәгате тагып, күңеленә сугышның бар шәфкатьсезлеген, әшәкелеген, пычрагын, хәсрәтен җыеп, җаны караеп кайтып керде. Аны өч-дүрт колхозга бер булган иске тракторга утырттылар…

Сугышта алган яра төзәлде, аннан чокырлы җөй генә калды. Ә хәзерге авыруы бүтән. Бүтән… Каян килде соң ул аңа?

…Былтыр язгы чәчү иртә, майның уртасында ук бетте. Шул уңайга идарә алдынгы колхозчыларга акчалата премия бирде, механизаторларны, шомырт шау чәчәккә күмелгән чокыр буена алып чыгып, мулдан сыйлады. Сөнгатулла да күңеле булганчы утырды. Өй бусагасын атлап керүгә, утлы кисәү баскан шикелле кискен авыртудан аңын югалта язып, ишек төбенә урталай бөгелеп төште. «Эчмәсләр, үзең теләп алган чир, рәхәтлән», – дип сукранып, хатыны зур якның чаршау корган почмагындагы караватка – оныгы янына кереп ятты. Таң беленгәч, аның теш кысып, иренен тешләп ыңгырашуына куркып, югары очтан фельдшер кызны уятып алып төште. Ул чагында авыртуы узган шикелле булды, ә Яңа ел алдыннан тагын килеп чыкты.

Сөнгатулла Казан больницасында үзенә ясалган операциянең шикле төстә тиз узуын сизде. Врачлар да, үзе белән бер палатада ятучылар да, көн саен диярлек килеп йөргән, ә менә нәкъ операция көнендә күренмәгән кызы Мәрзыя да аны-моны сиздермәскә тырыштылар. Ә читләтеп сорашырга, белешергә теләмәде.

Соңгы вакытта ул каршыдагы җиденче палатада ятучы Галия исемле кыз янына кереп утыргалады. Кара чәчләренә караганда аклары күбрәк иде аның. Гаҗәп тә, сәер дә иде. Сул кулын икенче тапкыр кискәннәр. Сыкранмыйча әйләнеп тә ята алмый. Туймас авыруы тәненә, сөякләренә күчкән диделәр.

«Минем белән дәвалана башлаганнар үлеп бетте инде, абый. Алардан соң дүрт ел торам инде. Барыбер үләсем килми бит әле. Утырып кына торырлык булып терелсәм дә, врачларга рәхмәтләр укыр идем». Ул моңсу елмаеп сөйләшә иде. Галия янына шприц тотып еш керәләр иде инде. Тик Сөнгатулла аның елаганын күрмәде, сукранганын ишетмәде. Галия яныннан: «Теге кыз, шөкер, бүген дә исән әле», – дип чыга иде.

Галия ул больницадан чыгарга өч көн кала иртән, авырулар ашаган-эчкән чагында, әкрен генә үлеп китте, йөзе бөтен газапларыннан котылып елмайган, тыныч.


Кояш күтәрелгән саен, керәшәләрнең очуы түбәнәйде, суга табарак якынайды. Алар ояларына югарыдан юнәлмичә, астан күтәрелә башладылар. Сөнгатулла: «Әйе, көн эссе, коры булыр», – дип уйлады. Ул, үрелә төшеп, кул астындагы сары чәчәкне өзде дә, сабагын папирос шикелле тотып, ирененә кыстырды. Әчкелт тәме тел очын чәнечте. Ирененнән алып, ул сабак очына карады. Көпшәнең өзелгән урыны тирәли сөт саркып чыккан иде.

Больницадан кайткан чакта, автобустан төшеп, сары чәчәкләр үскән юл читенә утырасы килде аның. Өйгә кайтудан һәм җир катылыгын, ышанычын тоюдан да яхшырак нәрсә юктыр. Хәер, бу турыда утырудан мәгънә юк. Ике якта да урман, колач җитмәслек имәннәр шыкыраеп тора. Кабыклары купкан, ертык чүпрәкләрдәй салынып төшкәннәр, ботаклары сынык. Дүрт ел элгәре керәшен суыкларында корыдылар. Хәзер аларны кисәләр, әллә ничә җирдә моторлы пычкыларның күксел төтеннәре күренә, киселгән агачларны юл читенә әрдәнәләп өйгәннәр, зур учакларда ботак-сатак яна. Куаклар арасында ара-тирә каеннар агарып кала, алар сыгылып бөгелгән, моңсу, кай якка авышсалар да, ялгызлыкка дучарлар. Юкәлекләр дә нурсыз, араларындагы имәннәрне аударганда, аннары тракторларга сөйрәткәндә имгәткәннәр.

Ә чистарткан урыннарга нарат үсентеләре утыртканнар икән. Тернәкләнеп киткәннәр, яшел үлән арасыннан посып кы– на алтын бөреләрен төрткәннәр. Аларны юлдан ике буй арата белән аерганнар. «Керү тыела» дигән язулы такта кадаклаганнар.

Түбән төшеп, автобус күпергә керде. Урман, корыган имәннәре белән сырхаулап һәм яшь наратлары белән яшәреп, артта калды.

Дөнья үзгәрә. Дөресрәге, үзгәргән. Шул үзгәргән өлеше генә Сөнгатулланыкы. Үзгәрә торганы һәм үзгәрәчәге бүтәннәргә кала. Дөньяның үзгәрә торган өлешен китүчеләр түгел, яшәүне дәвам итүчеләр генә күрә…


Шушыларны яңадан күңеленнән кичереп, Сөнгатулла яр буенда утырды да утырды. Биредә бар нәрсә элеккечә. Фәкать су гына ага. Ә яр тора. Аның менә бу кисентесе убы– лып төшәсен Сөнгатулла гына белә. Үзе шуның өстендә утырганга гына. Аның ярдан тар ярык белән аерылганын күргәнгә генә.


Иң зур, иң әкәмәт, иң шаккатыргыч, иң өнсез иткән үзгәреш аны авылында көткән икән.


Авылдан ярты чакрым чамасы ераклыктагы юлның тукталышында автобустан төшеп калдылар. Сөнгатулланың урам буйлап кайтасы килмәде. Исәнләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар китәр иде. Кызы нәкъ шуны тели иде булса кирәк. Атасын кешеләр белән сөйләштерәсе, уйларыннан арындырасы, кешеләрнең хуплау сүзләре белән кәефен күтәрәсе киләдер. Тик ул үзен авылдашларына күрсәтүдән тайчанды. Ни дисәң дә, ул элеккеге Сөнгатулла түгел шул инде. Кыяфәтенә ятсынып багарлар, күзенә туры карамаска тырышырлар, өйләренә кайткач, кызганып сөйләрләр. Башта хәл алырга кирәк. Өй һавасы, өй ризыгы килешми калмас. Хуҗалык эшләре оныттырмасмы әле. Рәт керсен. Аннары, аннары.

Шуңа күрә ул кызына:

– Турыдан кайтыйк, – диде.

Ихтимал, кызы аны тракторлар янына сугылып чыгарга, хезмәттәшләре белән күрешергә тели дип уйлап барадыр. Аларның өйләренә туры юл колхозның ындыр табагы, техника паркы, яшелчә бакчасы яныннан, елга аша салынган асылмалы басмадан, зират астындагы тугайдан уза. Аннары зират белән бәрәңге бакчасы арасындагы койма буенча сузылган ызаннан үтеп, арт капканы ачасы да, яссы ташлар җәелгән ишегалдына керәсе. Өйдән техника паркына кадәр Сөнгатулланың ел тәүлеге эшкә йөри торган үз сукмагы бар.


Страницы книги >> 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации