Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:40


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 48 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Кту такуй? – диде ул.

– Кеше, – дидем мин.

– Пәри дип торам.

– Пәриләр белән урысча сөйләшәсеңмени син?

– Монда бала күргәннәр… «Мама» дип елап йөргән, ди.

Ниһаять, күк казаны тишелде: тоташ яңгыр ява башлады. Яңгыр тамчылары, бер-берсенә бәрелеп, тагын әллә ничәгә ватыла, су тузанына әйләнеп чәчри. Мин аның янына йөгереп төштем, иңендәге чиләк-көянтәне җиргә алып куйгач, тегермән ышыгына әйдәдем, пиджагымны салып, иңенә капладым. Карышырга өлгермәде дә бугай. Беренче эре тамчылар чылаткан йөзеннән һәм киеменнән җылы ис бөркелде.

– Эремәс идем әле, мин тоз түгел лә, – диде ул.

– Тоз түгел, – дип килештем мин, төшеп китмәсен дип, пиджакның өске төймәсен төймәләдем.

Ул, иреннәрендәге яңгыр тамчыларын сыпырып:

– Син чынлап та пәри түгелме? – дип сорады.

– Сүгенеп кара, бәлки, юкка чыгармын.

– Яхшы кешегә сүгенмиләр.

– Яхшы икәнемне каян беләсең?

– Кулыңнан.

Шунда гына күрдем: аның кулыннан тотканмын икән. Кәүсәрия дә моны шундук искәреп, кулын тиз генә тартып алды.

– Бәлки, йөземнәндер?

– Йөз дигәнең алдаучан була ул!

– Ә кул?

Ул әкрен генә көлеп куйды:

– Начар кешенең кулы калтырамый, диләр…

Телем әйтергә кыймаганны белдергәне өчен, кулыма рәхмәт әйтердәй булдым.

– Калтырасын ла! – дидем. – Мин… мин тилгән атарга җыенмыйм.

– Тилгән? – Кыз кашын җыерды.

Тилгәнне искә төшерүем аңа ошамады, сүзне бүтәнгә борырга теләдем, тик ни әйтергә кирәклеген белмим әле.

– Бераз суыңны эчим әле… – дидем.

– Эч, бездә су җитәрлек.

Башка чара калмый, эчәсем килмәсә дә, яңгырга чыгып басам да, аның зәңгәр чиләген күтәреп, кырыена иренемне тидерер-тидермәс кенә сап-салкын су эчә башлыйм. Вакытны сузарга теләп, кирәгеннән артыграк эчәм.

– Очраганда су эчерерсеңме? – дим.

– Эчерермен. Сорасаң, – ди ул.

– Сорармын. Тик кем дип сорарга соң? – дим мин, аның исемен белсәм дә.

– Кәүсәрия дип.

– Матур исем… Мәгънәсен беләсеңме?

– Беләм.

– Кәүсәр иясе… Ә кәүсәр – яшәргә көч бирә, яшәртә торган сулы чишмә, шулаймы әле?

– Шулай… Ә мин кемгә… су эчерермен икән соң?

– Иман атлы егеткә!

– Ә син кем соң?

– Иман.

– Юк, кем, кем? – дип сорый ул басым белән. – Каян килдең?

– Рамазанов урынына. Казаннан.

– Ай! – диде кыз, куркып киткәндәй. Төймәсен чишеп, пиджагымны иңбашыннан кагып төшерде – тотарга өлгермәсәм, сукмакны тутырып аккан күбекле болганчык суга төшәсе иде.

– Мин аның өрәге түгел, Кәүсәрия!..

Ул чирәмдәге юеш көянтәсенә барып ябышты, кабалана-кабалана, чиләкләрен көянтә башына элде. Көчле яңгыр аның юка ситсы күлмәген чылатып, иңбашына, аркасына, ботларына сылап куйды, ул үтә күренмәле пыяла кызга әйләнеп калды.

Толымнары бигрәк калын, озын иде аның, яңгыр тиз генә үтәрлек түгел. Көянтәсе аша кырын карап, Кәүсәрия чәчен, яулыгын төзәтте. Колагында тамчы гөле чәчәгенә охшаган кызыл ташлы алкалары да бар икән.

– Мин Рамазановның өрәге түгел ич, нидән куркасың? – дип кабатладым мин.

– Яманрак булмагае…

– Өрәкләр күрә торган… өянәгең бармы әллә?

– Безне бергә күрсәләр, башым бетте!..

– Кеше сүзенә керермен дип шикләнәсеңме?

– Тарханныкылар диләр безне. Сине… берәр нишләтсәләр, Илаһым-Аллам!..

– Рамазанов шикеллеме? Миңа ул-бу була калса, синнән күрмәсләрдер ич? – дип, кычкырып көлеп җибәрдем.

– Авыл Советы секретаре Ниса – минем бертуган апам. Әтиләр белән килешмичә, шунда, Советта гына торып яшәде. Әти апаны кяфер дип сүгә… Юныс абый да, килгәч, шунда торды. Халыкта әллә нинди яман сүзләр дә йөрде.

– Синең белән миңа моның ни катнашы бар? Син анда тормыйсың ич!

– Ниса апа да Ләмига түтиләргә күчте күчүен. Ә сүзе калды… Ярый, китим инде. Кунакларга чәй куясы бар.

– Атаң, Ниса апаңны сүккәч, ничек туй ясарга булган соң?

– Ничек инде? Ниса апай үксез бала мәллә? Әти: «Аллага шөкер, кешедән ким-хур тормыйбыз, туй булгач туй булсын!» – диде. И-и, чистый тел бистәсе булдым!..

Ул, юеш җирдә аз гына да таймыйча, чокырдан ашыгып менеп китте. Сыгылып торган тал ботагыннан эре яңгыр тамчылары коелышты. Кәүсәрия комга сеңгән су кебек юкка чыкты… Аяк эзләрен сукмактан аккан яңгыр суы ялап бетерде. Сүлпән генә яшен уйнаклады. Бөтен җир бушап, киңәеп калды, ул бушлыкның, ике болыт арасын тутырган яшен кебек, Кәүсәрия белән тулып тормавына көенеп куйдым. Түбә ышыгында калдым. Ышыкта… Дөнья тынды, сүрелде.

Исмәгыйль кайтырга дәшә, кунакханәдә аш суына, ди. Ә минем хәтерем кайнарлана гына бара.

Кәүсәрия киткәч…


…Кәүсәрия киткәч, минем нигәдер шунда – туй шаулаган җиргә барасым килде. Тегермән ышыгыннан чыгып, алпавыт паркындагы бәләкәй күперчекне узгач, таш баскычтан югары менеп киттем. Нигәдер басмаларын санадым – илле биш иде. Минем бер генә туйда да булганым юк. Пычрак изә-изә, капка төбендә йөренгән халыкны һәм койма башларына кунаклаган бала-чаганы карау миңа кызык иде. Туй авылдагы иң матур, иң бай йортта икән. «Аңлашыла, кулак өере бу, – дип уйладым. – Җәй уртасында болай кылангач, корсаклары ачлыктан бөрешми инде боларның!»

Вакыт үткәрер өчен генә булса да, аннары кызыксыну да әйдәгәндер инде, шуның өстенә хуҗаларны һәм башка кешеләрне белеп тору да хәерле дип, ачык кече капкадан ишегалдына кердем.

Эре-эре яссы ак ташлар җәелгән, яңгырдан соң юып алгандай чистарып калган ишегалдын тутырып бииләр иде. Гармунчы юан имән бүкәнгә утырган, аның артында бер ир скрипка сыздыра, икенчесе мандолина чиртә. Зур бәдәнлеләр, көчлеләр, мандолина тотканы гына чандыр, аксыл йөзле иде.

Ирләр артына барып бастым, игътибар итүче күренмәде. Барысы да уртадагы түгәрәккә тартыла торгач, бөтенләй эчтә – хатын-кызларның йомшак тәннәре белән ир-атларның очлы терсәкләре арасында кысылып калдым. Колак читем белән арттагыларның: «Кем суң бу?» – дип сорашканнарын, кайсыныңдыр: «Шул инде, тегесенә алмашка килгән», – дип пышылдашканнарын ишеттем.

Кызыл чәчәкле ефәк күлмәк, аягына чигүле туфли кигән, иңенә чуклы ак ефәк яулык салган, чәчен тау итеп өеп куйган сылу буйлы, бер дә авылчага охшамаган кыз – аның кәләш икәнен аңладым инде – Каһирга китереп басты. Ул биемәскә итенде, аннары гайрәт белән кулын селтәде дә, күзен йомып һәм башын чайкап, кулларын торган саен киңрәк җәя барып, түгәрәккә ышкылып диярлек, зур адымнар белән йөреп китте, алдагылар, аңа юл бирер өчен, чигенәрәк төште, арттагылар, күрер өчен, алгарак сузылдылар.

Баскычта алтын ука белән чигүле яшел бәрхет түбәтәй кигән, җиңнәрен сызганган, таза беләкләрен алтынсу төкләр каплаган, түгәрәк шадра йөзле, җирән сакаллы бер абзый күренде. Ул, кыек якалы зәңгәр күлмәген яшькелт галифе чалбар өстенә чыгарып кигән бер ирнең җилкәсенә кагып:

– Ишкә куш килдең, Бәйнал! – дип кычкырды. – Морза нәселеннән бит син! Әүвәлге Гиюрги кавалер, аннан… – ул тамагын кырып алды, – аннан кызыл командир! Ә минем кызым, Нисам кем? Минем кызым Гражданский сугышны аркылыга-буйга гизеп кайткан Ниса Тарханова булыр!

Ә кияү булырга тиешле кеше, киң маңгаен җыерып һәм кулын күкрәгенә кушырып, кара-каршы биегән кәләш белән Каһирны күзләп:

– Хәзер морзалар морҗа чистарта, бабай, – диде.

– Шулай, кияү! Биш пар тройкагыздан хәзер бер пар хром итекле калдың. Тик бәхетегез тиң булсын. Азамат атагызга рәхмәтегезне кызганмасагыз, ярдәмемнән калдырмам, Аллаһы Тәгалә теләсә!.. Болан күк кыз бирәм бит, җәмәгать!..

Төрле яктан:

– Кияү ник биеми?

– Аягына таш бәйләгән мәллә?

– Бәлки, муенынадыр? – дип кычкырыштылар.

Кияүне биергә дәшеп карадылар, ул баш тартты, һаман шулай кәләш белән Каһирдан күзен алмады.

– Ярар, биер әле, – диделәр, – биер көннәре алда!

– Бүген Каһир көне, алайса, – диде күршем.

Күршеләремә җентекләбрәк карап куйдым. Берсе – ямаулы солдат гимнастёркасыннан. Ул, таптанып, аягыма басты. Иелеп карасам, йон оекбаш белән чабата кигән, киндерәләре җирдә йомарланып ята. Боларның көн күрмешләре авыр, туй ясаучылар белән кардәш-ыру, кан уртаклыгы юк, күрәсең, ян-як күршеләредер.

Каһир мине күреп алды, тик биюен өзмәде, кәләш белән кул– тыклашып әйләнә башлады. Аннары кәләш, биюеннән туктый ал– мыйча, тыпырдый-тыпырдый, читкә авышты, челтәрле ак сөяк тарагы белән тузгыган чәчен тарады, ә Каһир ялт туктап миңа китереп басты, минем алдагылар, читкә янтаеп, юл ачтылар.

– Җәмәгать! – дип кычкырды Сафин. – Менә бу егет төн– лә каршыгызга очраса куркып китмәгез! Сезнең алдыгызда алтын кешеләрнең берсе – ГОЭЛРО инженеры, авылыбызда мировой буржуйларны сукырайтырлык ут кабызырга килгән электрик!.. Алай-болай бармак янаса, аңа каршы тәртә күтәрәсе түгел, карагыз аны!

– Яңа Рамазанов килгән икән! – диде Азамат карт.

Каһир кепкасын, салып, юеш ташка бәрде:

– Ә менә монысы булмас! Җитәр! Әле кайберәүләр тегесен космаган! – диде ул, халык өстеннән карашын йөгертеп. – Ә косарга туры килер. Яшел үтегез чыкканчы косарга!.. Аны, – диде ул, миңа бармагы белән төртеп күрсәтеп, – безгә Мәскәү үзе җибәргән! Ә Мәскәү белән күсәк күтәреп сөйләшмиләр, иптәшләр!..

– Күтәрергә җыенган кеше юк ич әле, иптәш Сафин!

– Безнең бабайлар белән әтиләр кайчандыр күсәк күтәреп карамаган түгел, караган! Мәгәр ни кырган? Башлары Себер каторгаларының шахталарында черегән.

– Ленин безнең кулларга кылыч тоттырды. Аны менә күтәреп тә күрсәттек, ичмаса!

– Кемнең башы үзебезнекеннән югары – долой очты!

Баскычтагы карт түбәтәен, салып, баш очында айкады.

– Җитәр! – дип кычкырды ул. – Ураза түгел, әйдәгез ашарга-эчәргә. Кунакларны сүз белән сыйламыйлар…

– Күптән вакыт, – диде минем күршем, – юкса эч тагын бушады, язгы баз шикелле.

Кешеләр эчкә уздылар. Мине ияртмәсеннәр өчен, яным белән кысылып, артка чигендем. Күрше абзыйның аягындагы чабатасы төшеп калган, ул эзләргә иелгәндә, ялгыш кулына бастым. Ул шуның өчен сыйрагымны чеметергә теләгән, ахрысы, тик ялгышкан, күрәсең, бер хатын әче итеп кычкырып җибәрде:

– Хәдичә, Сөләйманыңны тый әле! Тилчә күк, ботыма ябышты, затсыз!

Хәдичә дигәнедер инде:

– Ботыңны һавага элеп җөрмә, тимәсләр! – дип көлде.

– Синең ботың кайгысые!.. Чабата бавыма баскансың, сыер! – диде Сөләйман дигәннәре кешеләр аягы арасыннан.

– Чабатаңа гына бассалар ярый, үшән үгез!

– Бастырган ди, бастырмый ни!..

Әрепләшү кешеләрне рәхәтләндереп җибәрде, авызларын күтәреп, тыела алмый көлделәр.

Каһир белән икәү генә калдык.

– Күңел ачарлык икән шул монда, – дидем.

– Күңел?.. Тырнагына карап мәчене беләләр, сыена карап – хуҗаны. Ә хуҗа андый-мондый гына түгел, белерсең әле… Аннары болар сузган тәлинкәгә ничек төкерергә белермен мин!

– Бу көрәшче морале түгел.

– Мораль? – Каһир, җирәнгән сыман, чыраен сытты да төрлечә кыстаган һәм сыйланырга чакырган авазлар белән тулы ачык тәрәзәләргә ишарәләде. – Авыл кешеләренең тамагы икмәккә туймыйча торып, бернинди мораль юк! Мин хәзергә бер генә моральне беләм: бу өй хуҗалары… – Аның калын иягендәге зәңгәрсу чокыр кызарып чыкты, яңак итләре уйнаклап алды. – Җә измәләрен изәбез, җә, тәпиләп, җәһәннәмгә эвакуациялибез. Аларны шул чагында гына күндәм сарык итеп була.

– Безгә сарыклар кирәкми.

– Ә без аларга сарык түгел идекмени? Әле кайчан гына алар безнең көтүчеләребез иде… Костырырга, бөтенесен костырырга! Ашказаннарының тискәре ягын әйләндереп… Хәзер аларга юаш сарык тиресе ябынырга вакыт.

– Сарык тиресе ябынган бүреләрдән… – мин тотлыгыбрак тордым, – ни мәгънә?

– Көтүчеләр уяу торыр. Кичәге сарыклар, без, бүген бүре көтүе көтә – әллә начармы? Патша белән ялчы да юк, Алла белән мулла да. Элек безнең баш очында аларның камчысы шартлаган, хәзер аларның борын төбенә безнең… йодрык терәлеп торыр. – Үзе дә сизмәстән, Каһир кесәсеннән револьвер алып селкеде.

– Теге тилгәнне шушының белән аттыңмыни?

Каһир «Нинди тилгән?» дип сорамады, револьверын куен кесәсенә тыгып куйды.

– Бу нәрсә Рамазановныкы, – диде ул.

– Шуннан… атылган диделәрмени?

– Белмим. Мин әле моны белмим… Ыгы-зыгыда… өстәленнән алып тыктым. Милиционерлар күрде, Идрис абый да. Югыйсә алып китәрләр иде дә бер җирдә күгәреп ятар иде.

– Шикләнмичә йөртәсеңме?

– «Шикләнмичә?» – Аның йөзе тагын җирәнгәндәй тарты– шып алды. – Мин хәзер бер генә нәрсәдән шикләнәм, Зәйнушин, акылдан шашмагаем дип… Байтак күрдем! Канын да, утын да. Турадым, кистем, яндырдым – шуларның барысы төшкә кереп йөдәтә… – Ул озак дәшми торды. Мин аны нигәдер кызгана башладым. – Рамазанов… Бәлки, ул хаклыдыр, хаклыдыр… Туйгандыр. Без ирекле. Шул исәптән үз-үзең белән исәп-хисап ясарга да ирекле… Рамазанов…

Шикләнәм, туган, бәлеш авыз түгелгә охшаган иде ул. Андыйлар үз каннарын үзләре коймас… Бүреләр күп… Беләсең килсә, башлана башлады гына әле!.. Әйдә, бу бүреләрнең дә әче балларын авыз итеп калыйк, ачуларыннан асларына җибәреп утырсыннар. Беренче һәм соңгы тапкыр утырыйк та… Аннары бугазларына да ябышырга була.

– Юк, хурланам.

– Алар безнең әзме канны эчте – хурланганнар микән? – Ул, елмаеп, туй барган җиргә кереп китте.

 
Этен алдым пычакка,
Кызын алдым кочакка, –
 

дип көйләгәне шау-шуга кушылып эреде.

Мин ишегалды белән бакча арасына – капка белән келәтне тоташтырып корылган биек такта койма буендагы имән бүрәнәгә барып утырдым да тәмәке кабыздым. Нигә шундук чыгып китмәгәнмен, белмим. Бу йортны күздән кичерергә чамалаганмындыр, ахрысы, һәрхәлдә, мине анда нидер тоткарлады.

Келәт ишеге төбендә – кабык түбәле эт оясы. Эте юк, мәҗлес булгач, артка чыгарып бәйләгәннәр, шуннан аның әле шыңшыган, әле чинаган, әле өргән тавышы ишетелә. Тәртәләрен күтәртеп, төбенә яшел печән түшәлгән һәм иске кайры тун салынган тимер күчәрле арбаны биек лапас астына кертеп куйганнар, анда кемдер төн куна булса кирәк. Шул якта тавык кытаклый, аңа әтәч тә кушылып китә. Кое бурасының юеш басмасында бал кортлары безелдәшә, тәгаен, ерактан түгелләрдер, учактан чәчрәгән күмер сымак, бакча ягыннан килеп чыгалар да кире шунда таба очалар. Келәт кыегы астына потлы тимер үлчәү иңсәсе элгәннәр, бу өйдә чәй-шикәрдән калган нәрсәне потлап үлчәргә күнеккәнгә охшый…

Хәзер, күп еллардан соң, ул көнне Кәүсәрияне күрәсем килеп утырганмын кебек. Шушы килеш ул бүрәнәләргә барып утырсам, һәм ул, теге чактагыча, табак тотып, ишегалдына чыкса, мине таныр иде микән? Юк-юк, минем бу хәлемдә аңа күренәсем килми, тиз генә торам да кунакханә ягына атлап китәргә борылам, тик мине Кәүсәриянең тавышы туктата сыман.

– Кая ашыгасың? – дия кебек ул. Мин аның күкрәк тавышына сискәнеп китәм шикелле. – Утыр әле бераз, Иман…

– Хәтернең очы-кырые юк та бит аның…

– И-и-и, зарланма әле, бигрәк тә эшем кешесе булып беткәнсең менәтерә. Дөньяның кендеге сиңа гына бәйләнмәгәндер, шәт. Кигәвен чаккан үгез күк, алдыгызны-артыгызны белми чапкан буласыз бит, Ходаем… Утыр әле бер, ашыкма. Менәтерә баздан катык алып менеп, сөткә туглап бирермен, эчкәч, җаның рәхәтләнеп китәр. Утыр әле бер кинәнеп, хатын-кыз әрен тыңла. Тансыклагансыңдыр. Хатын-кыз, тукран шикелле, ирләр башына үз әрен тукып тормаса, миләре кортлый ич ирләрнең, әйеме?

– Мондый түгел идең бит син, Кәүсәрия?! Картаймыш көнеңдә шушылай мырлап йөрергә калыр идең микәнни?

– Кешедән кимме әллә? Хатын-кызның әрләве ирләргә җан каймагы кебек кенә ич ул…

– Син гел «хатын-кыз» дисең. Син үзеңне «хатын» дип сөйләш.

– Кем хатыны?

– Кемнеке дип инде ул хәтле… Мин әле типсәм тимер өзәрлек, бассам бакыр изәрлек егет.

– Әллә мине үзең шикелле генә картлачны авызлыклап тотмастай дип уйлыйсыңмы? Мин дә бетәшкән түгел әле, синең белән ничек сөйләшергә белер идем, Иман…

– Әллә үпкәң бар инде?

– Үпкәм? Үпкәләү нәрсә ул? Хатын-кызның үпкәсен эретергә ир-егетнең бер үбүе җитә… Ә менә үкенече булган картны нинди кыз-кыркын юата алыр икән?

– Ә мин сине хәтеремә теләсә кайчан чакырып китерәм дә юанам.

– Онытмадыңмыни әле?

– Рәхәтләнеп тә бит… Аягыма тышау булып уралдың да яшьлегең җәйләвендә генә тотасың…

– Үзең ич, тиле! «Билләреңә сары каешлар булып уралаем», – дип җырлый торган идең. Җырлый гына… Теге кышны гына, пешкән кура җиләге булып, авызыңа өзелеп төшәм дигәндә… әллә генә нишләдең инде менәтерә! Хәзер терсәгең якындыр да…

– Терсәк якын, син ерак.

– Якынайсам? Нәкъ шул вакыттагыча.

– Нәкъ шул чактагыча кабатланыр иде.

– Кешегә акыл кермәсә дә кермәс икән, һай! Син минем белән баласытып кына сөйләшәсең бугай, баласытып кына… Төшләреңә кергәнмендер әле, төштә акыл теләмәгәнне дә кыласың ич ул тегеләй, хикмәт… Кочкансыңдыр, мине шул сәкедә хәтсез тапкыр кочкансыңдыр әле!..

– Йә-йә… Сине уемда үзем белән шушылай сөйләштергәнем өчен гафу итә күр, зинһар. Гөнаһлы итә язып… Сине оныта башлаганмын, ахрысы, инде менә бөтенләй бүтән рәвештә күз алдыма киләсең.

– Иман, Иман! Мин шул ук. Шул ук Кәүсәриямен. Әлбәттә, безнеңчә килеп чыгарга язган булса, болай сөйләшү хаҗәт булмас иде инде ул. Нишләтәсең, биргәненә шөкер әйтәсе генә кала инде. Син болай да бәхетле. Миңа да яхшы. Мин мәңге яшь калдым. Юкса мин сукранып, зарланып, ах та ух килеп йөрүче, бәйләнчек, мыжык бер карчыкка әйләнеп беткән булыр идемдер инде. Сиңа шундый хатын белән сөйләшүе ничегрәк булыр иде икән, мескенем минем, бичарам!.. Син минем сөттәй ак кайнар тәнемне коча идең. Ә хәзерге хыялыңдагы Кәүсәрия нинди?..

– Әй Кәүсәрия, әй!.. Мин соң, мин!.. Сурәтемне бер генә капшар идең дә, ап-ак чәчемне тузганак итеп таратып, көлә-көлә китеп барыр идең бугай… Кулыңны бир әле, Кәүсәрия, үбимче бер.

– Агач тамырлары минем кулым: сыкрап, бер җир өстенә чыксалар табарсың.

– Чәчеңне сыйпыйм әле, Кәүсәрия!

– Далаларга чык: җилдә йөгергән кылганнарны куып җитсәң тарарсың.

– Сулышыңны ишетимче?

– Җилләрне тыңла…

– Йөрәгең җылысында җылыныйм…

– Яшеннәр янына мен, Иман…

– Кайда соң син, саубуллашыйк…

– Хәтер белән саубуллашмыйлар. Килер вакыт – ул үзе синең белән хушлашыр.


Әгәр дә шушы килеш Кәүсәрияләр ишегалдындагы имән бүрәнәгә барып утырсам, һәм ул теге чактагыча каршы чыкса, мине таныр иде микән? Юк-юк, минем бу хәлдә аңа күренәсем килми, тиз генә торам да кунакханә ягына атлап китәм.

IX

Нарком янына мин җиде көн узгач тагын бардым. Ул мине бүлмәсендә башланган утырышта катнашырга мәҗбүр итте. Сүз авырлыклар, җитешмәүчелек, бөлгенлек, очы-кырые күренмәгән буталчыклар, кадрлар кытлыгы хакында барды.

– Күреп торам: син әзер, – диде ул, җыелыш беткәч, яссы күкрәкле секретарь хатын ясап керткән чәйне өреп эчә-эчә. – Акча, материаллар, эш кораллары сорап килдеңме?

– Әйе, – дип баш кактым. Ни өчен килгәнемне белеп тора. Шулай икән, аның соңгы сүзен генә көттем.

– Бернәрсәбез дә юк диясең киләме, кадерлем! Ничек төзибезме? Беренчедән, булмаганны төзибез, юкка күрә. Ә юкны каян алып төзиләр? Юктан. – Үзенең бу абсурд, ләкин гадилеге белән кызык сүзләреннән ул үзе үк көлеп җибәрде.

– Юктан бар булмый, – дидем мин. – Менә хәстәрләгән сызымнар, исәп-хисаплар. – Шулай дигәч, өстәлгә бер төргәк кәгазь куйдым.

Чәен эчеп бетергәч, ул, күзен йомып, учы белән битен сыпырды. Аннары, нигәдер пышылдап кына:

– Була, Иман Имамович, була, – диде. Бераз тын торгач, катырак итеп: – Без хәзер бөтен дөнья күз алдында юктан бар ясыйбыз. Безнең алда – киләчәк, гади генә итеп әйткәндә, яшәү, – дип өстәде. – Ә яшәү…

Ул сүзсез калды. Фикерен дәвам итәр дип уйладым, тик ул аңа кире кайтмады. «Яшәү юктан бар булган» диясе килдеме, әллә «Мин әйткәнне киләчәк исбатлар» дияргә теләдеме?

Сөйләшеп утырдык. Аның «юк» дигәне буш имезгеч кенә булып калмады. Станция җиһазлары, тимерчыбык, кадак, сумала җибәрәчәкләр. «Юк» дигәне – акча. Агачы үзебездә бар, анысы авылдан биш чакрымдагы урманда үсә.

– Юктан башлагыз да колхоз оештырып төгәлләгез, – диде нарком. – Менә шушындый «юк»ны булдырсаң… Проектын эшләгән инженер күперен дә үзе төзи. Беренче поезд узганда, күпере астына төшеп, башы өстеннән уздырып җибәргәнче. Җимерелсә, үзе һәлак була.

Гаҗәп: үз көчемә ышандым мин ул көнне, бурычымны үти алырыма шикләнмәдем, билгесезлектән курыкмадым. Барысы да без теләгәнчә булыр кебек иде. Үзебез теләгәнчә булыр кебек. Үзебез теләгәнчә. Алай да мин:

– Беренче мәртәбә бит, иптәш нарком, – дидем.

– Дөньяга да икенче тапкыр килмиләр. Беренче һәм соңгы тапкыр гына.

– Ә укуым калыр микәнни? – дидем мин, аның белән бәхәсләшүдән бигрәк үз-үземә сорау биреп.

– Тормыштан да олырак мәктәп юк. Иске тормыштан яңасына күчәр өчен күпер кирәк. Иң мөһиме – күпер. Бүгенге белән киләчәкне тоташтырасы күпер. Безнең бәхетебез – шундый күпер салуда. Крестьянның ни өчен җаны-тәне белән коммунизм яклы буласын беләсеңме? – дип сорады ул, саубуллашкан чагында. Кулын иңбашыма салып, җавабын да үзе әйтте: – Ул станцияләрне үз кулы белән төзегәнгә күрә. Үзең пешергән тәмле… Үз кулы белән, аңлыйсыңмы, Иман Имамович?

Аның янына баруым кирәк булды микән? Эшкә моның артык файдасы тимәде дә шикелле. Ә үзем өчен…

Бу юлы авылга озакка кайтасымны аңладым. Кая ул пальто белән бүрек! Укуымны дәвам иттерә алмадым. Калганын тормыш үзе өйрәтте.

Пароходта түземсезлек белән ярга аяк басасы вакытны көттем. Көянтә-чиләк аскан Кәүсәрия, чәчәктән чәчәккә очынган күбәләк кебек җилпенә-җилпенә, Ширәмәт морзалар бакчасына төшеп, мине көтеп торадыр шикелле иде.

X

Безнең хыялларыбыз матур иде. Салыначак станция Мәскәүдәге князь Юсупов сараеннан бер дә ким булмастыр сыман тоела. Институтта безгә Кашино крестьяннарының җыйнаулашып салган электр станциясен алып барып күрсәткәннәр иде. Хәер, күрсәтмәсәләр, ул безнең күңелебездә зуррак, матуррак төстә, Ленин исеме белән бәйле булганга, яңа дөньяга омтылган ярлы крестьяннарның кабатланмас бер җиңүе рәвешендә калыр иде; бактың исә, гади бер корылма икән. Ә заманында, мәшһүр ГОЭЛРОга кадәр, крестьянның зирәк акылы һәм сөялләргә катып беткән тырыш кулы белән юктан бар итеп корылганга күрә, ул да ихтирамга лаеклы төзелеш иде.

Ул чагында үземнең дә шундыйрак бернәрсә салырга тотынасымны белсәм, Ленинга үлми торырга кушып, биш ел элек хат җибәргән булыр идем, ә хәзер Кашино крестьяннары кебек без аны ГЭС ачылуга кунакка дәшәр идек.

Без курткабызда МОПР66
  МОПР – Международная организация помощи борцам революции.


[Закрыть]
значогы йөртә идек, галстук такканнарны комсомол җыелышларында тикшерәбез, кызлар белән үбешмичә генә йөрибез. Безнең хыялларыбызны ГОЭЛРОның тиздән бөтен ил буйлап кабынасы утлары биләгән иде. Йөз меңнәрчә кубометр бетон салу, үземне миллиметрлы төгәллек белән корыла торган куәтле-куәтле җиһазлар белән эшләргә тиешле кеше сурәтендә хис итүем канатландыра иде. Без үзебезне ил өчен гадәттән тыш кирәкле белгечләр итеп сизә башлаган идек инде. Глеб Максимилианович Кржижановскийның, Карунин мәйданындагы СССР Госпланыннан безнең институтка килеп, Ангара елгасы куәтен электр тогына әйләндерү һәм шуны меңәр чакрымга тапшыру, Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе, атом-төш реакциясе хакында сөйләүләреннән күңелебездә кузгалган җилкенүләр, түземсезләнеп киләчәккә ашкынулар белән миңа нарком тапшырган бурыч арасында аерма ай-һай зур иде!.. Хыялларымнан бик артка чигендем түгелме соң? Кайчан гына без, бер төркем студентлар, Глеб Максимилиановичның Садовникидагы иске фатирында әле бәхәсләшеп, әле уен-көлке белән онытылмас кичләр үткәрә идек. Ә хәзер мин кайда, нишлим, бурычым ни, хыялым нинди? Бармак белән санарлык шәхси әйберләремнең иң кадерлесе – шул кичтә ул кул куеп бүләк иткән китап – «И. И. Сквор– цов-Степанов. СССРны электрлаштыру» – олы хыялларымның чәлпәрәмә килүенә шаһит бер истәлек кенәмени инде? Электр станцияләрен илнең йөрәге, ә ток йөгерә торган чыбыкларны кан тамырлары белән тиңләштерү заманнары иде. Газеталар Идел, Днепр кебек елгаларда башланачак фантастик төзелешләр хакындагы сүзләр белән тулы. Төрле проектлар, идеяләр, Чирчик гидростанциясе проблемасы тирәсендә дуслар, дошманнар бәрелешә башлады. Без, үзебезне шул идеяләрне тормышка ашыручылар урынына күреп, аларны яратып һәм яклап бәхәсләшә идек. Мин хыялымда Днепрогэска китәрмен һәм шунда меңләгән кеше арасында йөрермендер кебек иде.

Ә моның урынына язмышым күп катлы, колонналы-аркалы, бизәк-нәкышләр белән чуарланып беткән йорт каршындагы эт оясы ише генә булып күренгән авыл станциясенә килеп бәйләнде. Канатлы хыялым язмышым белән килешмәскә кушты. Максат белән чынбарлык уйларымда кара-каршы бәхәсләште.

Алай да…

Баштагы көннәрдә, зур газаплар кичерә-кичерә, әнә шул хыялларым үлгән кебек булды.

Кайбер төннәрне, йокыга китә алмыйча, уемда гел исәп-хисап ясыйм, лампага ут кабызып, таң атканчы бәләкәй станциянең төрле күренешләрен кәгазьгә төшереп карыйм. Эш алай ук тез буыннарын калтыратырдай катлаулы булырга охшамаган. Исәбем белән бөтен эш күләме изгеләр зираты торган ташлы үр итәге буенча – елгага янәшә – нибарысы йөз сажин озынлыгында, ике-өч метр тирәнлегендә төп канау казып, аннан тагын язгы суларны, җәйге ташкыннарны уздырып җибәрергә запас канау ерудан, җиде-сигез метр биеклектәге агач буралы буа буудан, казанлыкны киңәйтеп, тирәнәйтеп, шунда имән субайларга станция бинасы корудан һәм тегермән салудан гыйбарәт. Ә авыл урамнарына баганалар утыртып чыбык сузу мунчадан соң салкын әйрән эчеп җибәргән шикелле рәхәт кенә булыр кебек. Иң мөһиме, гадилек, эшне мөмкин кадәр җиңеләйтерлек җай табу.

Нарком яныннан кайткач, төп сызымымны, исәп-хисап кәгазен тотып, Каһир Сафин янына кердем. Ул кәгазьләремне борын тишекләреннән бөркелеп чыккан тәмәке төтене белән өретте дә:

– Шәп! Миңа ошый бу, шайтан! – дип, бүлмә буенча йөренде.

– Иртәгә керешик, – дидем мин.

– Иртәгә?!

– Иртәгә. Сузарга ярамый.

– Сузарга дип… Халык ни әйтер бит әле!

– Ни әйтер дип… Бу нәрсә халыкның үзенә кирәк ләбаса! – дидем мин, кәгазьләремне җыеп.

Мөгаен, кыяфәтем бик мескен булгандыр. Каһир моны шәйләде, ахрысы.

– Борчылма, халык риза, риза!.. Ярый, иртәгә халык белән тагын бер сөйләшик, – диде ул.

Җыелышны кичкә җыярга булдык.

Авылда дүрт йөз сиксән хуҗалык санала, эшкә шуның яртысыннан берәр генә кеше чыкса да… Кәгазьләремдәге эш вакыты тагын ул хуҗалыкларның яртысында ат булуын күздә тотып исәпләнгән. Өч ай, иң күбе – дүрт, шул җитә. Идел буарга чыкмыйбыз. Немецлар белән американнар моның ишеләр белән булышмый да. Анда электр станцияләренең егәрлеген меңнәрчә ватт белән саныйлар.

Икенче көнне кичкә кадәр үземне кая куярга белми йөдәдем. Иртәдән су буенда тулгандым бугай, таяк белән комга нидер сызгаладым, боздым, тагын сыздым. Аннары өелгән бүрәнәләрне, ярылган такталарны җентекләп санап чыктым, шәмәхә карандаш очын төкерекләп, дәфтәргә теркәдем. Кояш такталарны, агачларны киптерә, һавага сизелер-сизелмәс кенә кайры исе чыккан. Тургайлар сайрый, инешнең аръягындагы болында бытбылдык кычкыра иде.

Күзне чагылдырмасын өчен, ак дәфтәр битен үз күләгәм белән каплап, кояшка һәм елгага аркан утырган идем. Бераздан артта «эһем!» дип тамак кырдылар. Яныма Сөләйман килеп басты – мин туй мәҗлесендә күргән кеше. Иңбашына балта аскан.

– Саныйсыңмы? Сана, сана. Ике усак такта җәмәгать файдасына тотылды, дип яз. Бүгенге көн белән. Әле генә чишмәне ныгыттым, улак ясадым. Үземнең кадакларны тотып тордым, кайтарып бирерсең – анысын да язып куй. Сөләйман Ишбулат улына ун данә кадак тиешле, диң.

– Әле эшкә тотынмаган, ә чыгымнары бар икән инде. Ниндидер чишмәгә такта әрәм ит…

– Бер дә «ниндидер» түгел. Тегермән астындагы таш чишмәне яңарттык.

– Станция салгач, барыбер су астында кала ич ул.

– Шул шул менә, салгач. Ә салалмасак?

– Кем әйтә аны?

– Менә мин – Сөләйман әйтә дисәм нишләрсең? Сәвиткә барып чагарсыңмы? Сәвит нәрсә ул – дәүләт. Ә дәүләт өчен Сөләйманга казна ипие ашатып яткыру һәммә яктан зыян гына. Шуңа күрә мин аресттан курыкмыйм. Аресттан курыкмыйм, дим, чөнки мин – тугыз бала атасы. Мине алсалар, кем өстенә кала алар? Дәүләт өстенәме? Ә минем балаларым Аллага шөкер! Үземә охшаганнар – кешегә соңгы ыштанна– рын салып бирергә торалар. Икесе камсамулда йөри. Чишмәгә яңа бураны менә шулар бурашты. Син онытма, яме, миңа син ун бөртек кадак бурычлы. Онытма: төп-төгәл ун.

– Шикләнмә, абзый, мин монда кешеләргә донос ясарга дип килмәдем, – дидем мин, бу абзыйның фәлсәфәсенә ни көләргә, ни ачуланырга белмичә. – Дәүләт мине, әнә шул тугыз балаң яктыда, рәхәттә яшәсен өчен, станция салырга җибәрде.

Аның кояшта янган җыерчыклы йөзенә елмаю җәелде. Кулындагы балтасын, тукылдатып, бүрәнәгә каптырды да каршыма утырды.

– Анысы, энем, дәүләткә безнең ише кара халыкның өе төнлә дә якты тору файдалы микән? Ул бит, якты булгач, төн кыскара дигән сүз. Инде хәзер уйлап бак: әгәр дә мәгәр минем өйдә төн кыскарса, Хәдичә апаң ул тугыз малайны кайдан гына алып бетерер иде? Шулай булгач, безгә ни нәстәгә ул стансы? Тегермән ташы әйләндерергәме? Минем көз көне бар хәзинә – лардагы өч капчык арыш, биш-алты пот бодай, шуңа өстәп, бераз тары. Ә мин аны, кирәксә, урт тешләрем белән дә тартам! Ә ни нәстәгә миңа электр уты? Гәҗит укыргамы? Күз бозып! Гәҗитне безгә Ширәмәт Бәйналы укый. Килеп чыга ки, стансы фармазон өчен генә, ә?!

– Нәрсә ул фармазон?

– Фармазонмы? Безнеңчә әйткәндә, әтәч ише кәпрәю буладыр инде, син миннән башлырак, беләсеңдер. Аннары нине әйт әле син миңа, ептәш Зәйнушин, стансыны бөтенең бергә җыйнаулашып саласымы?

– Җыйнаулашып саласы, җыйнаулашып файдаланасы.

– Әгәренки миндә бер ат, ә Тархан Азаматының дүрт аты булса? Аның өендә сигез пар эш кулы, ә минекендә өч кенә пар булса? Стансы салмага алардан ничә кеше чыгар да, минем өйдән күпме чыгарырсыз? Минем болындагы печәнне кем чаба, игенне кем ура?

Мин моны уйламаган идем әле, ни дип тә җавап бирә алмадым.

– Уйларбыз, – дидем.

– Уйлагыз, әлбиттә, уйларга нәчәлникләр күбәйде. Мәгәр безнең башка да тай типмәгән. – Ул учына төкерде дә, сабына сугып, балтасын алды, ярык тырнагы белән аның йөзендәге күгәрекне ышкыды. – Егет булсаң, син болай ит, энем. Нит, әнә шул Тархан Азаматы, стансыга чыкмаса, минем болын печәнен дә чабып бирсен.

– Ә син үзең нишләрсең?

– Курыкма, Сөләйман абзаң мич башында түшәмгә төкереп ятмас. Миңа шәхсән стансы салуы кызык. Уракны аны алты яшьтән урырга тотынган, бәлки, миңа күптәннән стансы тансыктыр. Ә? Мине катнаштырырга теләмәсәң ирексезләмим, үзеңә кара…

– Шикләнмә, Сөләйман абзый, катнашырсың.

– Нишләп ялгызың утырасың?

– Уй корам.

– Әле уйлый-уйлый чәчләрең агарыр, энем.

– Станциянең планы бар инде.

– Күке дә «балам бар» дип йөри, ди. Ә баласын саескан утырып чыгарган… – Ул аягына басты, балтасын килгәндәгечә иңбашына куеп тотты. – Берүк оныта күрмә, ептәш Зәйнушин, син миңа төп-төгәл ун данә кадак тиешле каласың. – Ул, кырынмаган ияген учлап, миңа өстән карап торды да: – Чәчең агарыр әле, энем, – дип китеп барды. Сул аягының чабата киндерәсе җирдә сөйрәлә һәм сукмакта чак күренерлек эз салып бара иде.


Өйләдән соң инеш буйлап түбән төшеп киттем. Тынычландым кебек. Крестьянның маңгаена тай типмәгәндер. Чыгачак. Ике йөз кырык кеше, дистәләгән ат, сыер. Илле көрәк, илле носилка, кырык балта, илле йөкче. Якынча, билгеле. И-и!.. Тапканмын да соң эч пошарлык нәрсә! Башымны каерып, болытларга карап көлеп җибәрдем. Күзем, әүмәкләшә-әүмәкләшә, өсте-өстенә өерелешеп килгән болытларга төште. Күңелемә, шул якны баскан эңгер-меңгер шикелле, шом тулды. «Әгәр, – дип уйлана башладым мин, тау кыясы астында төзелеш урынын карап, – әгәр ару гына башланып киткән эшне әнә шул болытлар ише бер хәвеф басып китсә?» Өч-дүрт ай… Шуның күпме көне аяз торыр бит әле! Корылык китсә дә харап. Ике йөз кырык кешенең кайсысыдыр авырыр… Атларның кайсысы аякларын сындырса, колынласа, ә кайсысын хуҗасы сатса яки суеп ашаса, кайсысы чыгымчыласа?.. Тагын күпме шундый көтмәгән-уйламаган нәрсәләр килеп чыкса?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации