Текст книги "Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том"
Автор книги: Әхәт Гаффар
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 16 (всего у книги 48 страниц) [доступный отрывок для чтения: 16 страниц]
– Син Кәүсәрияне ут төртүдә гаепләмәкче буласыңмыни, Каһир?
Каһир миңа мыскыллы караш ташлый:
– Мин гаепләргә җыенмыйм, мин моны исбатлый да алам… Хәзер килсен әле үзе, килсен… Ә аңынчы минем станцияне кем җибәргәнен беләсем килә. Син бит, әйеме, Фәтхи абый? Пожар башлангач туктаттың, аннары тагын җибәрдең.
– Туктатуын туктаттым, Каһир, ә яңадан җибәрүгә килгәндә, анысын – Иман. Әнә үзеннән сора.
– Алаймыни әле?! – Каһир, түземсезләнеп, бәләкәй генә түгәрәктә йөренә башлады. – Кәүсәриянең кайда икәнен син беләсең инде, алайса, – диде ул, каршымда капылт туктап һәм күкрәгемә бармагы белән төртеп. – Бая, син туктаткач, – диде ул Фәтхи абыйга һәм шундук миңа борылып дәвам итте: – мин, ыгы-зыгыда ул-бу килеп чыкмагае дип, станциягә төштем. Басмага керсәм… – Ул ашыкмыйча халыкка кара ды. – Басмага керсәм, иптәшләр, ишек ачык. Карасам, берәү шырпы сыза да шырпы сыза. Кайда дисезме? Фәтхи Кадыйровның сәкесендә. Шырпысын сыза да печәнгә төртә, сыза да печәнгә төртә…
– Кәүсәрия апа өйдә җук! – дип, абыйлары артына Тумаш килеп баса.
– Йә, кем инде ул? – диде Ярмиев. – Сузма.
– Ә монысын инде Казан кунагы хөрмәтле Иман Имамович әйтсен.
– Мин анда беркемне күрмәдем.
– Күрмәгәч, станцияне ник җибәрдең?
Хәтта сүрән яктылыкта да Каһир Сафинның әле генә канәгатьлек белән тулган йөзенә күләгә йөгергәнен шәйләдем.
– Ничек күрмәдең? – дип сорый ул, станция ягына каерылып карап. – Иптәшләр, ут төртеп маташучы кеше Кәүсәрия иде. Станцияне җибәргәндә, Иман чыгарган аны. Кая качырган – әйтсен! Ышанмасагыз, менә шәле! – Ул куенына тыгыла һәм ут яктысында елкылдап торган озын чуклы ак ефәк шәл таратып җибәрә. – Таныйсыңмы, Азамат абзый? Ә мин аның үзен турбинага төшә торган люкка ябып куйдым.
Каһир Сафинның соңгы сүзләреннән өшеп киткәндәй булам, аның коточкыч эш эшләгәне аңыма җитеп, тораташтай катып калам. Яшен тизлеге белән күз алдымда шлюз чыгыры пәйда була, зиһенемә кавыз буенча ярсу аттай ыргылган су тавышы ерып керә. «Ачкычыңны бир әле». – «Нәрсәгә?» – «Кирәк, кичә анда бер алкам төшеп калган, аннары мине көт…» – Кәүсәрия белән көндез шушылай сөйләшүем исемә төште.
Йа Хода!.. Бая мин шлюзны ачып авылга ут биргәнче, Кәүсәрия кичә төнлә югалткан алкасын эзләргә кергән булган микәнни?! Каһир аны люкка төртеп төшергән, ә мин аның өстенә су җибәргәнмен!..
Каһирны каршымнан читкә этеп җибәрдем:
– Кансыз! Һәм станциягә таба йөгердем.
Борылып карадым, халык минем арттан ияргән, иң азакта Каһир килә, багана астындагы ут яктысында кулына ефәк шәл тоткан Азамат карт кына басып калган иде. Күтәрелә башлаган буран пәрдәсе аша ул төтенләп торган кисәү шикелле каралып күренде.
Кайберәүләр миннән алданрак барып җиткән иде. Араларыннан кысылып үтеп, станциягә килеп кердем.
Турбина залының имән такта кыстырып бикләнгән капкачын ачып ыргыттым. Шундук Кәүсәриянең башы калкып чыкты. Тимер баскычка ябышкан көйгә ни гомер буена бозлы суда торган. Күкрәктән. Ургып, бөтерелеп, гел аска сөйрәп торган суда. Ул миңа кулын сузды да аңын җуйды. Өскә тартып менгер– дем. Авыр. Аркасыннан теземә сөяп, йөзенә карадым: ап-ак, иренен тешләгән, чәче, бар дөньясы юеш. Залның буеннан-буена ялгыз күгәрчен очып йөри. Кәүсәриянең тәне буенча көзән җыерган дулкын киерелеп узды. Менә ул күкрәге белән калкынып-калкынып куйды да күзен ачты һәм, беркемне дә күрмичә:
– Мин алкамны эзләдем… алкамны гына… – дип пышылдады. Тавышы чиста, тыныч иде аның.
Станциягә халык кереп тулды – борылырлык та түгел.
Идрис Ярмиев барысына да чыгып торырга кушты.
Кәүсәрияне кемдер сөйрәп китергән чанага төреп салдылар да алып кайтып киттеләр. Ул ыңгыраша, саташа иде.
Станция бушагач, Ярмиев чак ишетелерлек калтыравык тавыш белән Каһирга:
– Сөйлә! – диде.
Без өчәү генә калган идек инде.
– Карыйм: кабына да сүнә, кабына да сүнә. Шырпы, диюем. Ишек ачык. Керсәм – бу.
– Кем?
– Сәке печәненә ут төртә, тик бит печән юеш, турбина люгыннан гел су дымы бәрә. Арттан килеп каптырдым да… Менә кулымны да тешләде әле!
– Каптырдың да нишләттең?
Каһир башы белән әле һаман ачык торган люкка ишарәләде.
Йөземне кисәк кенә сәкегә таба борам һәм шунда үземнең коточкыч дәрәҗәдә соңга калуымны аңлап алам!.. Алтын шәмдәл, бәллүр рюмкалар, көмеш көл савыты… Бусага төбендәге кыштырдап торган тышлы ак мендәремә Каһирның аяк сөрткәнлеген миннән дөньяның бер генә ялганы һәм мәкере дә яшерә алмый иде инде!
– Ә көндез… – Каһир мыек очын ялап ала. – Мин моннан алка таптым. Көмеш. Кемнеке икәнен беләсең, – диде ул миңа.
– Соң?
– Синең сыйнфый сукырлыгың менә нигә китереп җиткерде. Кулак кызы белән гыйшык-мыйшык уйный белгәнсең, инде менә җавабын да бир, иптәш Зәйнушин. Станция сәкесендә сыйнфый дошман кызы белән гыйшык уйнау ут белән уйнау ул, парин!
– Хәшәрәт!
Идрис Ярмиев алдында торган керосин фонарен эләктердем дә Каһирга томырдым, әмма ул салкын кан белән читкә тайпылып калды.
Фонарьдан түгелгән керосин өстендә ялкын телләре биешә башлады. Тышта эт өргәне, халык шаулашканы ишетелде.
– Идрис абый, шаһит бул. – Каһир сәкедәге юрганны ут өстенә каплады да таптый-таптый сүндерергә кереште. – Моның өчен җавап бирәчәксең, Зәйнушин!
Тыштан Бәдәмша Тархановның «Каһир, чык әле монда!» дигән тавышы яңгырады.
Идрис абый белән карашып алдык. Ул да, мин дә Каһирны нигә чакырганнарын аңлыйбыз. Анда өч агай-эне булса кирәк, Кәүсәрия өчен үч алырга чакырулары шиксез. Идрис абый чыгып китте.
Каһир белән икәүдән-икәү генә калдык. Мин аннан җирәнә идем инде. Кичәге күселәрнең берсен кабат күрдем кебек.
– Сиздем бит мин сезне, парин!
Арабызда, авыш сигезле санын ясап, киң каеш әйләнә.
Ярсуыма чыдый алмыйча, мин аңа:
– Бәхетсез кеше син, Сафин! – дип кычкырдым.
Идрис абый керде. Аңа Азамат карт та ияргән иде.
– Мин Гыйфритне алып килдем, Каһир энем, – диде Азамат карт. – Анда бихисап халык, ә ул беркемгә өрми…
Каһир Сафин күкрәген киереп барган җиреннән сөрлегеп киткән шикелле булды, йөзе ничә ел җир сөрмәгән сука калагы сыман күгәреп килде.
– Халык бихисап, – ди Азамат карт. – Сез генә юк…
Ишеккә юнәлдек.
Басмага керү юлында стена булып халык тора, ә уртага, Гыйфритне чылбырлап, Бәдәмша баскан.
Якты ишектән Каһир күренүгә, эт, бар көченә тартылып, алга ыргылды. Моны көтмәгән Бәдәмша каушап калды, ахрысы, чылбырны ычкындырып җибәрде. Гыйфрит мине бәреп ега язып узып китте һәм, мин шул якка борылганчы, буранлы тыгыз һавада ату тавышы яңгырады. Ләкин Каһир төбәп атарга өлгермәгән, эт аның револьверлы кулына ябышкан иде.
Икенче көнне Идрис абый Каһир Сафинны, чанага утыртып, районга алып китте, кичкә исә ул кайтып та төште. Эт акылына ышанмаганнар, ә Каһир Сафинга ышанганнар. Югыйсә Гыйфрит аңа беркайчан да өрми иде бит, шул төнне генә буардай булып аның өстенә ташланды.
Мин үзем аның Тархановларга булган нәфрәтен аңлап җиткермәдем. Шунысы шиксез: ул аларны, үз юлындагы соңгы киртә сымак, тизрәк читкә алып атар өчен, һичнидән тайчанмаган. Хәтта өйләренә ут төртүдән дә.
Кәүсәрия үлде. Ике көннән соң. Үпкәләре шешеп.
– Күрдеңме инде? – диде ул миңа соңгы очрашуыбыз вакытында. – Синеке буласы идем бит мин – бурычлы калдым, һәр бурычын кеше үлемгә түли шул…
Инде ышандым һәм ризалыгымны белдереп дәшмәдем.
Ул елмайды…
Кәүсәрияне җирләгәч, аның өчесен дә үткәрергә ирек бирмәстән, Тархановларны, Казанга алып китеп, Магнитогорск якларына озатканнар. Үзем күрмәдем. Тизрәк Казанга ашыктым. Көне-төне эш белән юандым. Эш мине, җитәкләп, берсе артыннан икенчесе ачылып кына торган ел ишекләренә алып кереп китте. Ул ишекләрнең һәрберсе артында мине кешеләр һәм эш, шатлыклар һәм кайгылар, озын чакрымнар, юллар һәм җиңүләр каршы алды. Бер генә нәрсә үзгәрешсез калды: йөрәгемнең Кәүсәрия дип сызлануы…
XVI
Иртәгәсен Исмәгыйль белән совхоз ашханәсендә тамак ялгадык. Кайнар шулпа, бәрәңге белән ит ашадык, карбыз авыз иттек. Тау итәгенә салынган ашханә бинасы ике катлы. Өске катында – кичке кафе. Тәрәзәләреннән инеш, аның аша дамбага салынган яңа күпер, басулар, ерак урман күренеп тора. Киң үзәк урамга асфальт җәелгән, ике яклап тротуар салынган. Ашханә ишеге төбенә зур миләш агачы күчереп утыртканнар, ботакларын авыр тәлгәшләр түбән игән, җимешләре уттай кызарып пешкән.
Авыл иркен җәелеп утыра. Нарат өйләр дә бар, күпчелеге – кирпеч коттеджлар, бетон плитәләрдән корылган икешәр фатирлы йортлар. Үзәк урамның ике ягына буйдан-буйга алмагачлар утыртканнар. Унөч-унбиш еллыклар инде. Кайсысының яфраклары куе яшел әле, кайсысыныкы кызарган. Алмалары юк, әлбәттә.
Яныбызга җитез хәрәкәтле, яланбаш, аягына тән төсендәге ефәк оек һәм кызыл туфли кигән ханым килеп басты. Ыспай костюмы якасында – Верховный Совет депутаты значогы.
Минем аны күргәнем, чыгышын тыңлаганым бар икән. Өлкә партия оешмасының бер конференциясендә бугай.
– Хөрмәтле кунаклар бар дип әйткәннәр иде. Исәннәрмесез! – диде ул кыю гына.
Урынымнан торып:
– Исәнмесез, Елена Николаевна! – дидем.
– Кичәдән бирле биредә икәнсез, Иман Имамович. Ә мин кичә райком бюросы утырышында идем. Соң гына кайттым. – Ул каршыдагы урындыкка утырды.
– Әйтәм җирле, авылыгыз күркәм! Һәрнәрсәгә хатын-кыз кулы тигәнгә икән.
– Алай ук булса иде кана!
– Урамдагы алмагачларыгыз гына да ни тора! Матур, ихластан әйтәм.
Елена Николаевна тәрәзәгә борылып уфтанып куйды:
– Әйе, матур. Ул матурлык бездә дүрт йөз гектар иде. Сезнең фатихагыз белән су астында кала. Шуңа өстәп, өч йөз гектар чия, карлыган, кура җиләге… Урамга иртә язда, җир эрегәнче күчереп утырттык. Тагын өлгерербезме, юкмы… Өч йөз гектар, һәр гектарында – дүрт йөз алтмыш төп. Җыенысы – йөз сиксән биш мең төп… Кеше башында шулкадәр чәч бөртеге бар микән әле, белмим.
– Алайса, мин сезнең беренче дошманыгыз икәнмен. Куып җибәрсәгез дә таман!
Ләкин совхоз директорының зәңгәр күзләре елмая, карашы ачык, миңа ачуының әсәре дә юк иде.
– Дөресен әйткәндә, сезнең янга барып, өстәлегезгә сугарга бик теләгән идем. «Нишлисез сез, иптәшләр, җаныгыз бармы?! – дип. – Партия билетыгыз кызыл бит, йөзегез кызара беләме сез– нең?!» – дип… – Елена Николаевна, пешекче кызларны дәшеп, компот сорады. Аңа карлыган компоты китереп куйдылар. – Тик суындым. Өч ай больницада ятып чыктым. Йөрәк чыдамады.
Аның чигәсендәге чал чәч бөртекләре арасында минем аркада агарганнары да бар инде, алайса. Әгәр дә уемны кычкырып әйтсәм, мин:
– Сез минем йөземне кызартырга жәлләгәнсез. Шуның өчен чәчегез арасындагы чал бөртекләрне үз чигәмә күчерергә риза, – дигән булыр идем.
Алдымдагы компот салынган стаканны алам һәм ашыкмый гына, йотымлап эчәм. Алай дисәң, минем башымда бүтәннәрнең чал чәч бөртекләренә алмашырга каралары юк инде, һәммәсе – пәрәвездәй ак яисә соры.
– Мин сезне аңлыйм, Елена Николаевна.
– Ә мин сезне.
– Яхшы! – ди Исмәгыйль, кулларын учка-уч суга да угалап тора. – Гашыйклар көнләшерлек! Бер карауда аңлашасыз.
Елена Николаевна стаканнан компот эчә, миңа сынап карап-карап ала, сул кулы белән өстәлдәге әйберләрнең торышын чак кына үзенчә үзгәртә: кызгылт яфраклы өрәңге ботагы салынган арзан пыяла вазаны өстәлнең кыл уртасына күчерә, борыч савытын әйләндергәли дә тоз савыты янәшәсенә этәрә, салфетка кәгазьләрен купшыландырыбрак тарата.
– Бүген китмәгез әле, Иман Имамович, – ди ул.
Минем: «Нигә?» – дип сорыйсым килә. Эндәшмәвемне дөрес аңлап, ул:
– Сөйләшеп утырырбыз, – дип өсти. – Әллә нидә бер язык булмастыр…
– Риза, – дидем һәм «хәтерем хакына» дип уйладым. Бүген, чыннан да, минем монда буласым килә.
– Үзегез суга күмдергән җирләрдә соңгы тапкыр йөрисегез киләме, Иман Имамович? – диде Елена Николаевна. – Ул җирләрнең соңгы хуҗалары булып.
– Һәм… соңгы коллары булып, – дип өстәдем мин. – Җирдә хуҗалар күбәйде. Үзебезне җирнең патшасы дип игълан иттек. Ә без җирнең балалары бит. Җир бәләкәй хәзер, учка сыя. Кош шикелле. Ялгыш кыссак…
– Кош йөрәге учка сыймый, диләр. Кош йөрәге учта ярыла ул.
– Җирнең дә йөрәге бардыр, әйеме, Елена Николаевна?!
– Йөрәге без инде аның, кешеләр.
– Ә кайбер йөрәкләр чирле…
– Профилактика кирәк, – диде Исмәгыйль.
– Рәхмәт, Елена Николаевна. Калабыз, – дидем.
XVII
Тегермәнне яртылаш сүткәннәр иде инде.
Кеше күплегенә хәйран калдым. Сүтүчеләре әллә ни күп түгел, карап торучылар шактый. Тегермәнне урап басканнар да, кычкырып, сүтүчеләргә киңәш биреп торалар. Хәер, өч буынны диярлек туендырган икмәк хакына гомере буена калтырап, он тарткан тегермәнне кызганып та җыелулары бик ихтимал. Бу, – бәлки, авыл халкының үзенчә саубуллашу тамашасыдыр, өметсез авыру янына мәңгегә хушлашу, соңгы сүзен ишетеп калу өчен килгән ише бер йоладыр.
Мин үзем шуны телим, мин үзем монда шуның өчен. Тегермәнне ничек сүтә башлауларын күз алдыма китерергә тырыштым.
Мөгаен, аның кибеп саргайган мүкле такта түбәсенә ике кеше менеп баскандыр. Миңа нигәдер шулай тоела. Чөнки ул түбәгә соңгы такталарны сугып төшүче кешеләр икәү иде. Берсе – мин, икенчесе – Каһир… Беренче тактаны кубаруга ук, тегермән стенасындагы, кәрниз астындагы бихисап тишек-тошыклардан әллә нихәтле күгәрчен, чәүкә, чыпчык тузгып чыккандыр…
…Әйе, такта кубаралар. Чытырдатып кадак суырыла, җиргә түбәнең беренче тактасы килеп төшә. Теге елны без бу тегермәннең таш нигезенә беренче имән өрлекләрне китереп салдык. Дүрт почмакка дүрт талир тәңкә куеп калдырдык. Аларны миңа Кәүсәрия биргән иде. Үз чулпысыннан. Ике почмагына – мин, ике почмагына Каһир салды. Ул: «Безгә ырымнарның кирәге юк!» – дип караган иде, картлар күндерде. Смоленскиның кремлен салганда, көянтә-чиләген күтәреп, суга барган җиреннән тотып алып, диварга бер яшь кызны тереләй томалап куйганнар, имеш. Елата-елата. Ә без – Кәүсәриянең чулпы тәңкәләрен. Аны шатландырып. Хәтта горурландырып… Бүрәнәләрен утынга турарлардыр инде, пенсионерларга өләшерләрдер. Утын итеп ягарга… Иске-москы бары тик ягарга гына ярый шул. Кешеләр искене тырышып, үҗәтләнеп яга. Үткәннәрдән тизрәк арынырга, котылырга теләпме?
Су күтәрелгәч, инеш суы кирегә ага башлар. «Аккан сулар кире кайтмый, яшь гомерләр дә шулай…» Кайта икән шул! Морзалардан калган, балчык, чирәм күмгән, инде кителеп беткән таш баскычка барып бастым. Юкса үзем салышкан тегермәнне сүтүләрен карап торуы читен. Кызганыч. Мин булсам, ул тегермәнне сүттермәс идем. Бернигә ярамаса да. Кешеләргә хаҗәте калмаса да. Һич югында аны берәр склад, ашлама саклагыч итеп торырга булыр иде әле. Элеккеге тормыш, бу авыл, колхоз тарихының җанлы шаһиты итеп. Яшьләр гыйбрәт алсын, өлкәннәр онытып ук бетермәсен өчен. Хәтер – бер нәрсә ул. Хәтерләр өчен бер этәргеч кирәк. Менә мин. Бу кадәр дә ачык итеп үткәннәрне уйлар өчен, шушы кайтуым гына сәбәпче булды ич. Шушы су күтәрелү. Шушы тегермән.
Әйе, мин аны сүтми калдырыр идем.
Тегермән тирәсенә җыелган халыкның бөтенесе диярлек сәнәк, көрәк, күсәкләр тоткан иде. Ник икәнен һич төшенмим әле.
Иң арттагылар янына барып басам. Мине күреп, юл бирәләр, юк, эчкә үтәсем килми. Тегермән, чыннан да, төзәлмәс сырхау шикелле ыңгыраша, сыкрый, сулкылдый, бөрешкәннән-бөрешә бара.
«Үлә», – дип уйлыйм мин.
– Су монда да менәмени? – дип сорадым мин, беркемгә дә мөрәҗәгать итмәстән. Кемдер ишетәчәк, бөтенесенә билгеле җавапны бирәчәк иде.
– Кем белә инде аны, – диде миннән өченче кеше, борылып тормастан.
«Иртәгә йә аяз була, йә яңгыр ява, дигән шикелле җиңел җавап, ә? Баш ватасы түгел. Крестьян үзенең нишләгәнен белә торган иде югыйсә».
– Тиз сүтәләр, – дигән булдым.
– Озак маташалар әле – нинди тиз, – диде шул ук кеше, күзен кыса төшеп, янып беткән папиросын суырды.
Аның сүзен мыеклы җирән бер егет җөпләде:
– Бульдозер белән бер почмагына китереп төртергә дә ишәргә инде…
Тегермәннең ак тузан каплаган каушалары ачылып калды… Кайчандыр хәтта кояшны салып, йолдыз итеп тартып булырдай зур тоелган каушалар иде алар.
– Бер ташын сөйрәтеп алып кайтам әле мин моның.
– Таш беткән, ди!
– Урталай ярып, баскыч төбенә салам.
– Көчән, көчән, эчең чыксын. Каушасы эшкә ярый менә – бәрәңге базын капларга.
– Мин аны эт оясы итәрием.
– Соң сора, кемгә хаҗәт ул! Барыбер теткәләп ташлыйлар.
– Алайса, берсе сиңа, берсе миңа.
– Әй, аны сөйрәп азапланганчы…
Үлмәс борын, тегермәннең мирасын бүлгән кебек иде бу. Сәерсенеп тыңлап торам. Кызык: беркем дә боларны совхозга кирәк санамый, «совхозга фәлән әйбер эшләп булыр иде» дими, үзләрен генә кайгырта. Ир-атның хуҗалыгындагы иң кирәкле, иң кадерле нәрсәләрен колхозга тапшырган чаклар да бар иде бит… Бүгенгеләр вакланган. Әйе, вакланганнар… Тегермәнне уратып алган тере койма тирәли әйләнеп, алардан читкәрәк киттем.
Әй тегермәнем минем, мине таныйсыңмы син, яшьлегем хатирәсе булган тегермәнем?!
Ә ул ыңгыраша да ыңгыраша, ыңгыраша да ыңгыраша, стеналары кимегәннән-кими. Гүя тегермән үзен үзе он итеп тартып ята иде!
Әнә инде каушаларын да машина краны белән суырып алдылар. Авызыннан күк йөзендәге йолдызлар санынча ашлык үт– кән чал кауша. Аны, кран тросларыннан ычкындырып, сыртына аударалар – кырын яткан кыңгыраумыни! Каушалардан соң ташларны каплап торган такта кәсәләрне күтәртеп чыгардылар, тегермән күперчегендә өсте-өстенә салынган дүрт таш ятып калды. Хәер, алар һичкайчан бер-берсенә орынып ятмаганнар– дыр: алар арасында бодай бөртеге генә сыярлык ара бар, ташларның бодай бөртеге генә сыярлык арасы… Шул ара кирәгеннән артык зурайды исә, көрпә китә, ярма килә башлый; кысылды исә, онга үзен үзе тарта башлаган ташларның комы кушыла.
Тегермән ташларының бер-берсенә тигезләнештә торырга тиешлеге әйтерсең лә күк җисемнәренең тартылыш законы белән дә бәйле иде.
Тегермән ташлары белән бодай бөртегенең дә үзара тартылыш законы бардыр кебек.
Ташлар арасы тигез торса, яшәү дәвам итә. Ипиле, тук яшәү. Ә Җир белән Кояш арасы якынайса?..
Җир белән тегермән ташлары арасын хәвефсез тигезләнештә саклар өчен, тегермәнчеләр мәңге кирәк!
Тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге…
Тегермән ташлары арасындагы кеше…
Тегермән ташлары арасындагы Җир шары…
Тегермән турысында тузан баганасы күтәрелә. Көлү, төчкерү, кайвакыт сүгенү авазлары ишетелә, һавада әчегән он исе аңкый.
Берәү нидер сөйли иде, аңа кушылып, шаркылдап көлешкән авазлар яңгырады. Шайтан алгыры, мин кая басар җир таба алмыйм, йөрәгем кыса, тәнем хәлсез, күзләремә яшь тыгылган, ә кемнәрдер рәхәтләнеп көлешә!
– Һәй, парин, ул Шәмсияне бер чинатырга җиде ел кыҗрап йөргәнием, җай гына чыкмый бит, каһәр!.. Янына бер кердем, ике кердем, юк, ди генә бит бу! Сизәм – бар. Итәк астында бер шешә аракы тотканын сизеп торам бит инде! Ну, мәйтәм, шул итәк астындагысын чыгарттырмасам, фамилиям Бәдриев булмасын! Сөйләнәм инде, парин! Җиде нәселенең җитмеш җиде та– мырын алтын иткәнче мактадым – чыгармый гына бит, хан кызы диярсең – ялындыра. Кибет уртасындагы люстрага чебен ябышкагы эләм дип урындыкка менеп басуы була, мин тегенең аягын плоскогубцы белән каптырам да алам… Исе дә китмәде, парин!
– Кытыгымны китермә, шөпшә! – дип, бер чәрелдәп көлде дә авызга теге чебен ябышкагын сылады бу!
– О-о, мәйтәм, кытыгың киләме?!
– Авызың ябышкач, ничек әйттең соң син?
– Шуннан, шуннан?
– Шуннан… Кулымда утлы кубински сигараны айкап торып, ботына китереп төрттем. Ул чинавы!.. Унбиш тәүлек буена колакка кирпеч тыккан шикелле йөрдем. Ни бар дип, районнан милиция килеп төште. Артларыннан пожарниклар белән «скорый помощь» машинасы үкертеп килде. Безнең икебезне утыртып, шул ук тәртиптә кире борылдылар. Аны шундук кайтарып җибәрделәр, ә мин унбиш тәүлек милициядә утырдым…
– Ә хәзер сине Шәмсия кибеткә якын да җибәрми ич инде. Коргаксыган мичкә такталары сыман, кабыргаларың таралмаса ярый.
– Шәмсияме? Шәмсия хәзер, Надир абый, минем өчен итәк астында шешәсен генә түгел, заводын тота! Кыршау бушый башлауга йөгереп тә керәм, авызга теге тәртә юанлыгы, сыңары җитмеш тиенлек сигараны элеп тә куям… Минем сигарага шартлы рефлекс аның хәзер.
– Ну тел дә соң синдә, Бәдриев! Сука калагы хәтле бар!
– Синең кырык кубометрлы экскаватор чүмече хәтле авызыңа черки ние хәтлек кенә тел элеп куйганга мин гаепле түгел инде!
– Хикмәт телдәмени ул? Сүзең биш дилбегә булса да, фикерең кильки күзе шикелле кечкенә ич синең! Сиңа тракторчы түгел, язучы буласы калган, Шәмгун энем!
– Ә без ким дә куймыйбыз. Менә!
Шәмгун майлы джинсысының арт кесәсеннән кат-кат төргән кәгазь тартып чыгарды. Мин бу бәхетле кешеләргә якынрак килеп бастым.
– Укыйммы? – диде Шәмгун дигәне.
– А! А! А! Румын Голлан!
– Кем-кем?
– Каян килгән Хименгуя!
– Яле, Надир абый, сүгенмә, тозсыз аш шикелле саруны кайнатмале! Чәпчисең дә чәпчисең, кеше шикелле койрыгыңны гына кысып утыр – оста барда телеңне тый, диләр! Тыңлагыз…
Шәмгун шакмаклы күлмәгенең түш кесәсеннән күзлек алып киде дә тантаналы төстә:
– Пүчтәккә утыртылган Бәдриев бәете, – диде. – Кхм, кхм!..
Айга гына баксам, айлар биек,
Җиргә генә баксам, җир түбән.
Горур башкаемны түбән иеп,
Сак астында эшләп тир түгәм.
– Сез беләсезме? – дип бүлдерде аны Надир. – Бервакытны Аллаһы Тәгалә «Җирдә нишлиләр икән» дип карарга чыккан. Караса, бер хатын, кулын кушырып, нишләргә белмичә, эшсез утыра икән. Кызганган моны Ходай: «Мә, кызым, бераз юаныч ал», – дип, өстенә бер уч борча сипкән. Шуннан теге хатын, гомере буена җитәрлек шөгыльгә куана-куана, эшкә керешкән, ди… Сине дә, Бәдриев, Алла кызганган, ахрысы…
– Бик дөрес әйтәсең, Надир абый, шигырь язу – югартын иңдерелгән шөгыль ул. Синең шикеллеләр эше түгел!
Яратам мин мондый тозлы-борычлы шаяртуларны. Теләсә кем кулыннан килә торган эш түгел ул. Монда үзең яккан учакка үзеңне төртеп кертүләре ихтимал. Әнә ич Надир дигәннәре үтеңне сытардай бер сүз әйтте дә читкәрәк китте. Ә Бәдриев, әтәч сыман, аякларын җәеп басты да җитди кыяфәт белән кулындагы кәгазенә төбәлде.
Бармагыма кигән пар балдакның
Язулысы калган атамнан.
Мин килмәдем монда үзем теләп,
Китерделәр тотып якамнан.
– Туктале, яңадан укы, Шәмгун! – дип, кран кабинасыннан шофёр егет сикереп төште, тегермәнне сүтүче сигез ир дә боларга килеп кушылды. Гүя туңып күшеккәннәр дә учак янына килеп басканнар. Миңа да кызык. Бәдриев сымак үземнең дә кешеләрне көлдергәнем бар. Шундый бер шаярту кайчакны дүрт-биш планёрка яисә киңәшмә кузгата алмаган эшләрне дә дөрләтеп җибәрә… Шәмгун яңадан укып тормый, дәвам итә (дөрес, чөнки тәме китүе бар):
Тозларга дип өзгән кыярларым
Тутырылмый калды кисмәккә.
Ат урласам, ачу килмәс иде,
Утырттылар мине пүчтәккә.
Уйнап кына утлы төпчек бастым
Шәмсиянең шәрә ботына.
Оялмыйча килгән шаһит булып,
Судта шуны сөйләп утыра.
Автобуста өйгә кайтып барам,
Басып кына кайтам, тотынып.
Урын бирмә, сеңлем, рәхмәт сиңа,
Унбиш тәүлек чыктым утырып1010
Маннур Саттаров шигыре.
[Закрыть].
Рәхәт иде миңа бу кешеләр янында! Тирә-ягымдагы ир-атлар Шәмгунның һәр куплеты саен тәгәрәшеп көлделәр. Әгәр дә Шәмгунның унбиш тәүлек утырып чыкканнан соң язылган бу бәете кешеләргә шулкадәр ләззәт бирә икән, нигә аны вакыт-вакыт шунда керткәләп чыгармаска, ди? Кешеләр файдасына икән, димәк, аклана. Молодец, Бәдриев!
– Син моны «Чаян»нан күчереп язгансың бит, мин укыдым! – диде берәү.
– Язса соң! Минем хактамы? Нәкъ үзе! – дип көлде Бәдриев Шәмгун.
…Кран икешәр тимер кыршау кигезелгән тегермән ташын күтәреп, беләк калынлыгы тимер күчәреннән суырып чыгарды да җиргә төшерде. Без бу ташларны күпме кеше бергәләп урнаштырган идек. Махсус ике арба ясап, аңарга әле тагын өстәмә күчәр һәм көпчәкләр куеп, дүрт пар ат җигеп, – нинди газаплар белән! – егерме сигез чакрымдагы пристаньнан алып кайттык. Кара көз уртасында. Билгеле, болары ул ташлар түгел инде.
Кран икенче ташны сыртына бастырды. Ике егет тросны ычкындырган арада, таш әкрен генә урыныннан кузгалды, ә егетләр, көлешә-көлешә, аны этеп тәгәрәтә башладылар.
Таш, торган саен, кызурак тәгәри барды, үзәгеннән читенә таба дугаланып түшәлгән он юллыклары тоташ спираль булып әйләнергә кереште. Ирләр, читкә тайпылып, аңа юл бирделәр, ә таш, авышлыкны үткәч, тегермәнгә күтәрелгән кыйгач юлны аркылы кисеп, сикәлтәләр аша инешкә таба тәгәрәде. Сөзәк ярдагы болганчык суга төшеп, шартлаган снарядтай юк булды.
– Әйдә, тагын тәгәрәтәбез! – дип кычкырды кранлы машина шофёры.
– Шундый малны әрәм итәләр димени!
Ул арада кран тегермән ташларының тимер күчәрен дә суырып чыгарды. «Ите» белән өзеп алган төймә кебек шартлатып кына. Ташны баскыч төбенә җәеп салырга теләгән егет, кранчы янына күтәрелеп, нидер әйтеп төште. Шуннан соң тимер күчәр таш турысына җиткәч асылынып торды да түбән башы белән аны чокып куйды. Таш бирешмәде. Икенче тапкыр, югартынрак күтәреп бәргәч кенә, таш йөзенә кыл урталай ярык кунды, хәзер аның кыршауларын салдырсаң, ул икегә аерылып китәчәк. Әйе, болдыр баскычы төбенә салсаң, шәп була инде бу. Бөтен тирә-як халкын, мал-туарын туендырган кытыршы таш аяк табаннары астында ятар, шомарыр, юкарыр, торган саен җиргә иңә барыр…
Кран тегермән ташларының аста ятканнарын да, чыгарып, өсте-өстенә куйды. Болары да ниндидер эшкә ярамый калмаслар, кешеләр бер нәрсәне дә тик яткырмый.
Ә миңа ул ташлар кызганыч. Югыйсә аларны һәйкәл итеп куйсаң да начар булмас иде. Уемда, күк капусы ачылгандагыча, ап-ак бер балкыш уйнаклап алды. Әйе, һәйкәл. Бу ташларны шушы урында һәйкәл итеп калдырырга була. Кәүсәрия, Идрис Ярмиев, Рамазанов, Җәмлихан, Ниса, Прохор Савватеевич һәм башкаларның шушы ташларга әверелгән истәлеге төсендә торсыннар.
Тегермән җиргә иңгәндәй кечерәйгәннән-кечерәя барды. Инде тешәгәндә таш күтәрткечләрен, күперчекләрен, басма, баскычларын сүттеләр. Ахырга таба бигрәк тә тизрәк, кызурак эшләделәр кебек. Сүтүчеләрнең куллары кулга йокмый. Аларга җыелышкан кешеләр арасыннан да барып кушылдылар. Кояш төшлеккә җиткән, һава тын, җылы, зәңгәрсу бер аязлык белән тулган. Эшләүчеләрнең кәефе көр, тирләгәннәр, сүзләре җор. Эшнең ахыры күңелле шул. Нәкъ менә шушындый җанлылык белән һәм вакытны онытып, без тегермәннең түбәсен такта белән япкан идек. Хәзер, дәртләнә-дәртләнә, идәнен кубаралар.
Бу – тегермәннең үлеме иде, килешми хәлем юк. Авыр, әмма читкә дә китә алмыйм.
Карашымны әйләнә-тирәмдәге кешеләрнең йөзләренә йөртеп чыгам. Нидер сөйләнәләр, бер-берсенә эндәшәләр, ләкин һични ишетмим. Аларның тегермән тирәли кысылганнан-кысыла барып җыелуларын һич аңламыйм әле. Мин монда ялгыш кына килеп эләктем. Мин монда чит. Китәргә кирәк. Күзләремне тегермәннән алмыйча гына китәргә борылам һәм кемнеңдер карлыккан тавыш белән көлеп куюын ишетәм. Күтәрелеп карамасам да, аның Каһир Сафин икәнен беләм.
– Ә, Каһир! Исәнме! Нидән көләсең? – дип сорадым.
– Җыласаң да була, – дип җавап бирде Каһир.
Үзем дә бу минутта көләргә дә, еларга да әзер идем, ахрысы. Торган урыны да тиздән болганчык су астында калачак тегермән моңа сәбәп түгелмени? Безне җиңүгә китергән юлның башы булган электр станциясе инде юк, ә тегермән үлеп ята иде – моңа шатланып көлсәң дә, кызганып еласаң да ярый. Чын җиңүләр генә шундый! Күз алдымда – беренче электр станциябездән калган чоңгыл белән соңгы бүрәнәләре сүтелеп яткан тегермән, ә тау артындагы Каманың теге ягында шул чоңгылның миллионнарча тапкыр зурайтылганы – атом электр станциясенең котлованы. Бездән калган биредәге станция чоңгылы белән ул котлован арасында Каһир белән минем гомеребез ята иде.
Каһир тегермәнгә, станция ягына каранды, ә мин карашымны аръяктагы сирәк болытлар күләгәләгән яшел тугай буйлап йөгертеп уздым.
– Без ышандык, әйеме, Иман туган? – диде Каһир. – Ышанмаган кешене без дошман санадык. Шулаймы? Теге чакта кемдер, бу станция белән тегермәннең кирәге бетәр, дисә, ә? Контра, дип, иманын укытыр идек шул… Син, Иман, безнең ышанычны югалтмадыңмы? – Сафинның сул күзе кысылып, уңы, дугаланып торган чал кашы астына яшеренгән браунинг көпшәсенең тишеге булып, миңа төбәлде. – Без менә, икебез ике төрле кеше булсак та, бер үк тегермәнгә су койдык… Су коюын койдык, ә шул тегермәннең ташлары арасында калмадык микән без? Ә ташлар әйләнә-ә-ә…
– Бодайны да тегермән ташлары арасына салыр өчен үстерәләр – яшәүнең мәгънәсе шунда түгелмени?
– Мәгънә үстерүчедә түгел – ашаучыда… Кем, ничек, ник, күпме ашый?
– Балаларыбыз, оныкларыбыз ашый. Рәхмәт әйтеп.
– Рәхмәтне кем ничек әйтә бит аны: әллә ихластан, әллә ирексездән…
– Безнең проблемалар бетте, аларныкы башлана, Каһир.
– Аларныкы бетеп, безнеке башланмагае!
– Әйе, алар заманы башлана. Җиңел заман димим, җиңеле беркемгә дә тимидер, мөгаен, һәр буынга үз өлеше.
– Буын, буын! – дип кабатлады Каһир, бермәл тегермән тирәсендәгеләргә карап торгач. – Буын ул кая бөксәң, шунда кәкрәя.
– Теге станция белән менә бу тегермәнне ничек төзегәнебезне хәтерлә дә алар салып куйган яңа авыл белән чагыштыр… Исеңдәме Тархановлар? Азамат карт, аның өч улы… Әлбәттә, исеңдә!.. Кәүсәрия…
Алар берәм-берәм күз алдыма килеп бастылар. Янәшәләрендә – үзем: яшь, таза, көчле, көр күңелле, тик нигәдер күземне кысканмын да кемнедер эзлим, эзлим…
– Исеңдәме, Каһир, берзаманны кешеләр аларныкы кебек йортларда тора башласалар, коммунист буларак үз бурычымны үтәдем дип санар идем дигәнем исеңдәме? Бүген сүзем раска чыгуга килешәсеңме?
Ул, тешен кысып, «кж» дигән мәгънәдә башын чайкады да:
– Кәкре агачны башка яктан карасаң, туры күренә, – диде.
– Бөтенесе ал да гөл дияргә җыенмыйм, ләкин без беркайчан булмаганча көчле, Каһир.
Төшлеккә җиткән кояш бар нәрсәне әлсерәү хәленә китергән: тегермән тирәсендәге кешеләр тавышы әллә кайдан, ниндидер калын пыяланың икенче ягыннан сүлпәнләнеп ишетелә; түбәндәге комлыкка, калейдоскоп пыялалары шикелле, чуар көтү төшеп тупланды, югарыдагы иген басуларыннан елгага йорт казлары очып төште, җил исеп куйды, һәм ул, гүя аларның саллы канатлары астыннан җилпеп чыгып, йөзне сыйпап китте.
– Ашыга-ашыга сүтәләр бит, ә? – диде Каһир, кулын селтәп. – Син белмисең, кайгың ул түгел. Син бит – оһо! – биектә! – Ул, йөзен җыерып, кемнедер, нәрсәнедер бик кызганган кыяфәт белән бармагын күккә каратып турайтты. – Биектән күренми. Биектән тормышның… җирнең өске катламы гына күренә… Син шуның белән бәхетле дә, бәхетсез дә… Ә алар ашыга, кабалана. Менә зират булып зиратны күчерделәр. Беләсең килсә, авыл кешеләреннән кала, аларның да бөтенесе түгел, үзләренең ата-әнкәләре, әби-бабалары каберләрен кая, ничек күчерүләрен сирәк кеше кайтып белеште. Гаепләмим, юк… Уйлыйм гына мин. Уйлыйм. Теләмәсәң тыңлама, Иман… Тик менә бу төш авыртты, – диде ул, йөрәген тотып. – Ата-ана каберләрен кадерләү урынына бүтән нәрсәләргә табыналар… Әйе, безнең әүвәлге зиратка кара: шәрә!.. Халыкны мин зиратына карап беләм. Чиркәвенә, мәчетенә карап… Халык ул, парин, үткәне белән генә халык, үткәненнән аермасалар гына…
Ул, иелеп, корыган үлән сабагы өзеп, ирененә кыстырды да тагын читкә, еракка карап тынып калды.
Кинәт артка борылып карадым. Тегермәнне гел сүтәләр, аның турысында коры тузан баганасы гына, җил юк. Тузан баганасы ниндидер борынгы ыру, кабилә, ил, халыктан калган җимерек колоннага охшаш, шул ук вакытта ул ниндидер ракета артыннан сузылып калган һәм вакыт җиле таратырга керешкән төтен юлын хәтерләтеп тора. Үземне башка бер вакытка һәм урынга килеп эләккәндәй тойдым. Тизрәк үзем күнеккән, белгән, яраткан урыныма әйләнеп кайтасым килеп китте. Әле кичә генә мин бу тарафларга моннан нибарысы йөз илле чакрым ераклыктагы, соңгы агрегаты тагын утыз биш көннән соң җибәрелергә тиеш булган ГЭС аша чыгып киткән идем. Сокланып, горурланып, куанып, яшьлегемне сагынып һәм йөрәгемдә станциянең ток кудыручы агрегатлары тибешен тоеп. Мин утырган кара «Волга» бетон буа буенча чаба, графикка сыяр өчен, биредә көчәйтелгән бригадалар эшли, техника гаять күп, шуңа күрә бүтән транспорт йөреше вакытлыча тыелган, бөтен юл тасмасы җәяүлеләр белән тулган. Буаның озынлыгы чакрымнар белән үлчәнә, җәяүлеләр чыга-чыга арып бетә. Йөк күтәргәннәре туктап-туктап хәл алгалый. Урта бер җирдә без туктарга мәҗбүр булдык. Мин, машинадан чыгып, култыксага таяндым. Аста акчарлаклар саллы гына очып йөри, су ургып чыккан урында балык тоталар. Суга биектән карап торам. Аскы якта су өслеге унбиш метрга түбәнрәк, җиңелчә генә башым әйләнеп китте. Янәшәдә ак күлмәгенә куе кызыл галстук таккан, ә пиджагын беләгенә салган озын буйлы яшь кенә, интеллигент кыяфәтле бер егет, зәңгәр култыксага таянып, сигарет тарта иде. Янында – кара «дипломат» портфеле. Тартмаган арада, муенын сузып, аска төкерә дә төкерегенең, ком бөртеге хәтле генә калганда, зәңгәр суга килеп төшкәнен карап тара.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?