Текст книги "Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том"
Автор книги: Әхәт Гаффар
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 48 страниц) [доступный отрывок для чтения: 16 страниц]
Ул мастерскойга сугылмады. Әнә электр очкыннары. Шәт, улы Мусадыр, ул – эретеп ябыштыру остасы. Эшләп тә күрсәтә ичмаса. Аһ, тагын әнә тимер чүкегән тавыш. Бусы – тимерче Баһау. Янына керсәң, потлы чүкечен кулыннан төшермәстән күтәреп ала да сандалга утырта инде. Ә һәйкәл итеп куелган «ЧТЗ»га былтыргы тургай оя корды микән? Мәңгелеккә тынган, ләкин күгәрмәгән ул трактор, пулемётка каршы барганда киселеп егылгач тезләнгән, соңгы сулышын алганда бармак очлары белән җиргә таянган сугышчы кебек, тимер тырнакларын кара туфракка батырып, әрем уртасында тора. Ә тургай оясы аның кайнар йөрәге иде шикелле.
Елга буена җиткәч, ул яр читенә чүкте, кулын, битен юды. Су җылымса, йомшак.
Шунда Мәрзыя:
– Әти, – диде. Ике төенчеген дә басмага куйган, култыксага җайлап таянган. Сүзе бар иде, күрәсең.
– Әү, кызым.
– Сиңа әйтәсе сүз бар иде бит әле.
– Соң?
Су агымына карагач, Сөнгатулланың җиңелчә генә башы әйләнде.
– Муса абый өй түбәсен яңадан япты, әти.
– Ник?
– Ник дип… Хәзергесе ак – цинк калае.
– Кара, хуҗа булган, ә? Иркенләгән! Минем больницада ятуым ярамаган.
– Баз да бүтән– кирпечтән.
– Тиясе калмаган. Кирпеч дым тарта ул.
– Кирпеченә сумала кайнатып сылады. Бер очтан нигезне дә.
– Нигезне? Аның кай җире ярамаган тагын?
– Борчылма, әти. Хәзер нигез дә кирпечтән.
– Чә!
Үтә гаҗәпләнгәндә Сөнгатулла шулай «Чә!» дия иде. Бу аның ишеткән сүз мәгънәсенә төшенеп җитмәвен белдерә. Бу әле аның, сәерсенеп, колагын сагайтуы гына. Ишетте, янәмәсе, тик ни соң әле бу? Кабатлап әйтергә кирәк: әйе, бу аның үтә гаҗәпләнүе, ни дияргә белмичә, чак кына телсез калуы. Аныңча, язын бәрәңге базына су төшсә дә «Чә!». Кырык өч яшенә җитеп, хатын-кыз күрмәгән Сәлимҗан көтмәгәндә өйләнгәч тә «Чә!». Тупыл төбенә карга баласы егылып төшсә дә. Былтыр урак өстендә шәһәрдән булышырга килгән тегү фабрикасы кызларының берсен авылның унынчы классны бетергән өч егете көчләп харап иткәнен ишеткәч тә теле шул ук «Чә!» диюдән гайре әйләнмәде. Шуннан соң, яңа ишет– кән хәбәргә күңеленнән тиешле бәясен биргәч, аның «Инде!» дип куя торган гадәте бар. Яңа нигез корыр өчен өйне җир– дән күпме күтәрергә кирәклеген күз алдына китергәч, ул кызына:
– Инде! – дип, башын чайкады.
Мәрзыя, тавышын һич үзгәртмичә:
– Тәрәзә йөзлекләрен буямаган әле, – дип дәвам итте.
– Нинди тәрәзә йөзлеге ди ул?! Кычытмаган җирне кашып… Хәзер печән хәстәрен күрергә кирәк. Бигрәк тагын!
– Дөрес, әти. Тәрәзә йөзлеге качмас. Муса абыйны әйтәм: бигрәк җенле булып чыкты ул. Теңкәгә тиеп бетте: тук та тук өй мүкләп, йокы бирми.
– Мүкләп? Мин мүкләгән эченә тигәнмени?
– Авыз да ачтырмый, әти. Узган юлы кайтканда, балчык изеп аяк калмады. Үзенең бетон болгаткыч машинасы капка төбендә. Ярамый, янәсе! Имеш, мич измәсенә аяк-кул җылысы тияргә тиеш.
– Мич?! Инде дә, ә?! Барлы-җуклы ярты ел югалып тору ярамаган! Мич булып мичнең башына җиткән… Миннән шәп тартып калды лабаса.
– Бусы да тамаша: бик яхшы тарта.
– Син, кызым, түбәдән нигезгә төштең, инде өйгә сыймыйсың…
– Ә матча матча ише генә түгел, әти. Күрсәң, исең-акылың китәр – сап-сары нарат.
«Янганнар бит болар, каһәр! – дип уйлады Сөнгатулла. Ләкин аңлаганын кызына белдерәсе килмәде әле. – Әйтмәгәннәр. Борчылып ятмасын дигәннәр инде, мать честна!»
Су бөтерелеп-бөтерелеп ага иде. Аның күз аллары караңгыланып китте. Якты көнне болыт бастымыни. Колагы томаланды, әйтерсең лә су астында калды. Аягының җегәре бетте. Кайтып җитәр, үзе каккан салкынча келәләрдә, тотка тимерләрендә учының җылысын калдыра-калдыра ишекләрне ачар, бусагалардан сак кына атлап, түшәм такталарының һәр сызыгын, һәр рәсемен карамаса да күреп, өй эченә узар һәм тыйнак кына, бәлки, бераз ятсыныптыр, имән матча астында хатыны Зөлхиҗә белән күрешер кебек иде югыйсә. Кинәт ул үзен икегә бүленгәндәй хис итте. Көзге каршына басса, үз чагылышы урынына гомер очратмаган кеше чагылышын күрердер кебек. Ул чагылыш лачынныкыдай үткер карашы белән больницадагы чатнаган көзгедән әллә ничә тапкыр аның йөрәген тырнап-тырнап алды инде. Кайсысы чын – шул көзгедәге керәшә ояларыдай эчкә баткан күзле шәүләме, әллә ул – Сөнгатулла үземе? Яңа йортта да торыр анысы. Аягы яңа баскычларга, ишек бусагаларына, кулы электр боргычларына, ишек тоткаларына күнегер, үз кадакларын кагар, такта ышкылар, яңа мичкә утын ягар, үз ашын ашар. Җайлашыр. Ләкин ялгыш өйгә очып кергән һәм тәрәзәгә һава дип бәргәләнгән кош шикелле, нишләсә дә, чиксез авырту гына тояр инде. Кызы әнә сөйли дә сөйли. Тавышы ерак, җил китергәндәй өзек-өзек, әле ачык, әле тонык ишетелә. Гүя шәһәр кибетләре тәрәзәседәй зур, калын пыяла аша эндәшә.
– Идән… буяу… авыр… Казанда әле. Болай да матур, якты. Түшәмне Муса абый… Караватлар яңа… Кухняда гарнитур… Без төсле телевизор… кредитка. Искесен ирем сезгә кайтарып куйды. Күрше-күлән… савыт-саба… Җитәрлек. Орденнарыңны күрше Хаммат абый алып чыгарга өлгергән. Әни шунысына бик сөенде. Костюм-чалбар… әни үзе алды… таман…
Юк шул инде, таман булмас. Ябыкты Сөнгатулла. Ә кием-салымының буе тамандыр. Зөлхиҗә тазарыр дигән өметкә алдангандыр инде. Киемне аны балага гына үсәренә чамалабрак алалар.
Әх, Мәрзыя!.. Юата инде, бичаракай. Хәзерләп куя, янәмәсе. Атасының йөрәге ярылыр ди бугай.
Сөнгатулла тураеп басты да кычкырып көлеп җибәрде. Кызының сөйләвеннән кырт киселеп сискәнүен, үзенә коты алынып каравын күреп тынды, тик чыдый алмыйча, гөлдерек тавыш белән элеккесеннән дә катырак итеп, рәхәтләнеп, башын чайкый-чайкый көлде:
– Әйттем бит мин аңа, кызым!
– Нәрсә-нәрсә?
– Әнкәңә дим.
– Нәрсә әйттең?
– Больниска бер килүендә тиешлесен генә түлим, өйдә акча юк дип кәҗәләнгән иде. Добровольни өлешен дә уч тутырып түләмәсәң, кара аны, фәлән-төгән, дип җибәрдем. Шулай итмәсәң, палатага аяк атлыйсы түгел, мәйтәм. Икенче килүендә тагын түләмәгән, хәерсез. Коры калган, алайса!
– Түләде, әти, түләде.
Сөнгатулланың әле генә көлгән, аннары кырысланган йөзенә канәгатьләнү төсмере чыкты. Җиңел сулап:
– Алайса, ярый, – диде. – Яндыгыз инде, ә? Дипломат икәнсең син, кызым. Белми идем. Яман хәбәргә яхшы хәзерләдең син мине… Күпме тиде соң?
– Нәрсә?
– Нәрсә булсын – страхавай.
– Биш мең.
– Әйбә-әт.
– Колхоз булышмаса, ул биш мең генә чәп итәргә дә җитмисе икән, әти.
– Нәфсе дисәң дә нәфсе соң хәзер кешедә… Биш меңгә ташпулат салып була! Кассада да ару гына үрчегән иде түгелме соң?
– Анысы да кереп бетте аның, әти.
Сөнгатулла тагын:
– Чә! – диде. – Инде дә шулхәтле кыланмасагыз…
– Бераз әҗәткә дә җыйгач, таман гына булды бугай.
– Әҗәт?!
– Әйе. Нигә?
«Әллә каккан казыкка тиклем янганнар инде?»
Сөнгатулла, күңелендә уянган шушы шиге белән килешәсе килмичә, шул ук вакытта кинәт әрләп ташлап йә ялгыш сүгенеп, кызын куркытмас, рәнҗетмәс өчен тыштан тыныч кына:
– Зурдан купкансыз түгелме соң? – дип сорады.
– Зурдан дип… Ә абзар-кура?
– Aбзap-кypa?!
– Әйе, әти. Анысы да өр-яңа. Өй белән берочтан анысын да өр-яңаны корып ташладылар. Нигә калдырып торырга? Келәтне сиплисе бар дип, үзең дә ясканган идең, анысын да элеккесе ише генә итмәделәр – ындыр табагына тиң итеп салдылар.
– Кызым! Мәрзыя… Алайса, шыр ялангач калганбыз түгелме соң?
– Нинди шыр ялангач?.. Нинди шыр ялангач! Ул яңа мунчасы гына да ни тора! Син салган усак кына иде, мүк урынына да салам. Бусы нарат, кызлар чәче шикелле сап-сары сүс белән мүкләнгән.
– Мунча да көл булып очтымыни?
– Көл дип инде… Көлләрен, кисәү башларын, мотоцикл калдыкларын, өч алмагачны янганның икенче көнендә үк бульдозер белән кырып-себереп, иске тегермән чокырына түктеләр.
Сөнгатулланың елап җибәрәселәре килде.
– Берни дә калмадымыни?
– Өскә кигән кием дә Сабан туе мәйданына утырып чыккан «Жигули» инде. Әле ярый янгын Сабан туе көненә туры килде. Көрәшчеләр батырга чыгуга – пожар. Бөтен мәйдан чапты. Ул җыелган халык, әти, ул халык! Хәйран тамаша!
– Сөнгатулла Тимершинның йорт-җире көлгә әйләнүен бөтен авыл җыйнаулашып тамаша кылуы хәйран булмыйни!
– Ни, әти, карап тормадылар.
– Тормаганнармы соң? Теш казырлык шырпы калмагач?!
– Алар башка өйләрне уттан саклады. Очыбыз белән янабыз дип курыккан идек.
– Ә Муса, каз сөзгән нәрсә? Муса нишләде? Бастырык буе гәүдәсе белән бер сандык та чыгармагач, Тимершин фамилиясен йөртүе хәрәм!
– Ул мәйданда көрәшеп калды шул.
Җан ачуы белән сүгенәсе килүен басар өчен, Сөнгатулла бу юлы «Чә!» дип кенә калмады. Бу юлы ул:
– Кит әле! – диде. – Йорт-җире яна, ә ул көрәшеп калдымы? Кайтып та тормадымыни?
– Кайтты, ник кайтмасын ди, «Жигулие»ның арткы утыргычына батыр калганы өчен алган биш йөзлек паласны җәйгән дә шуның өстенә дүрт пот ярымлы тәкә бәйләп салган.
– Ничек инде ул – бар халык янгынга чапкан, ә Муса бил алышып ятканмы?
– Кызык инде, әти, әйеме? – диде Мәрзыя, көлгәндәй итеп.
– Бу хәтле дә үземә охшар икән, билләһи газыйм!
– Чат инде, әти, чат! Көрәш судьясы Гамбәр абзый да шаклар катты. «Без монда пожар сүндерәбез, ә батырны кем билгеләгән?» Әйдәгез, яңабаштан! Көрәштә мин судьямы, әллә Пушкинмы?» – диде.
– Хак әйткән.
– Абый: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк», – дип кырт кисте.
– Ул да шәп әйткән ләбаса, шайтан!
Улының бу сүзләрен үзенең чуалчык хәтере җуймасын дигәндәй, Сөнгатулла эчтән генә: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк», – дип кабатлады. Йөрәк түрендә үлгәнче тотардай яхшы сүзләр. Улының сүзләре аның борчуларын, дулкынлануын баскандай итте. Су өстеннән чагылган нурлар һәм талгын җил битен, чигә чәчен, беләкләрен киптерде.
– Шуннан? – дип сорады ул.
Мәрзыя:
– Шуннан… менә шул инде – яндык. Хәзер бар нәрсә яңа, – диде.
– Яхшы, – диде Сөнгатулла. – Кайтыйк, кызым.
– Кайтыйк, әти.
Сугыштан кайткач, бер кичне – тугыз тулып, чирек сәгать үткәндә, Сөнгатулла капка төбендәге ташка чыгып утырган иде. Ул ташны яңа өйнең өрлеге астына почмакка салырга ниятләгән иде. Әйе. Нәкъ шул вакытта. Көмеш сәгатен ачып караганы исендә. (Көмеш сәгать – комкор Рыбалко бүләге. Тора-бара ул сәгатьнең кирәге дә калмады кебек: авылда көндез дә, томанлы таңнарда да күз төшкән нәрсәләрдән, колак ишеткән тавышлардан вакытны минутлап беләсең.) Шулай итеп, ул капка төбендәге ташка чыгып утырды, һава йомшак. Ни җылымса, ни салкынча. Китапларда тәнгә рәхәт дип язалар. Эч пошмаганда, кәеф яхшы булганда шулайдыр. Көнбатыш матур алланып, көнчыгыш тыныч шәмәхәләнеп торганда бигрәк тә. Куе чиялектә өздереп сандугач сайрый, уенлыктан гармун тавышы, кызлар белән егетләрнең җырлавы ишетелә. (Ул чагында кичләрен җыелалар иде әле.) Ә боларга игътибар итмичә, күк йөзенә уйсыз гына карап торсаң һәм йолдызлар кимегән кебек тоелса? Андый чакта һава хозурлыгына ис китми шул. Әйе, ул кичке йолдызлар сугышта үлеп калган авылдашлары санынча кимегән сыман тоелды аңа. Җирдә кеше яки солдат үлгән саен, йолдыз атылып юкка чыккандыр, ә яңалары балкырга өлгермәгән иде әле.
Аннары мәшәкать өстенә мәшәкать өелде. Эш күп хәсрәтне каплады, күңел яраларын төзәтте. Әкренләп кеше рәтенә керделәр. Рәхәт тормыш китте! Хезмәт көннәренә түләү артты. Тора-бара берәм-берәм өйгә телевизор, газ, суыткыч керде, идәнгә палас җәелде, стенага келәм эленде. Элек сугыштан соңгы еллардагы сирәк-мирәк мәҗлесләрдә, туйларда, Сабан туе бәйрәмнәрендә аз гына куела торган әче балның саны бетте. Аннары аракы күренә башлады. Аны шахталарга, чирәм-җирләргә китеп, туган якларына ялга кайткан якташлар кунак-төшемгә дәшкәндә зур күчтәнәч итеп кенә куя иде. Аннары исә, аракы табынның түренә үк менеп утырды, өстәлнең күркенә әйләнде. «Көндәлек сорау товарлары» – кибет маңгаена шундый язу элделәр. Шүрлекләрдә исә аракыдан күп нәрсә юк.
Заманалар үзгәрде.
Техника күбәйде. Комбайннар кырда сыер көтүе урынына йөри. Бөтен җирдә трактор. Бер корреспондент Сөнгатулла турында: «Ул сукалаган җир Франция, Бельгия, Люксембург җирләренә тигез», – дип язып чыкты. Нигә, бик ихтимал. Кайбер җәйләрне буада ник бер су коенып карасын. Әле ярый дөньяга ат булып яратылмаган – әллә кайчан аяк сузар иде! Ба! Камыт киясе булса, аңа чыдардае табылыр иде микән? Элек уңышы алты-җиде центнердан артмаган гектарлардан егерме центнерны ала башладылар. Шунысы бар: туклыкка әллә ни ис китмәде. Күнегелде дә соң, каһәр! Әүвәл колхозның егерме бишләп баш дуңгызы булып, шулар бөтен яр буе болынын актаралар, кичү ташларын кубарып бетерәләр иде. Хәзер алар бишәр меңнән артык, комплекста гына тоталар. Тик исләре бар дөньяны тутыра: сыек тиресләре чистарту базларыннан ашып, инешкә агып төшә, ташлыкларга ләм булып ята. Су буен камыш басты. Колхозны да, председательнең үзен дә шушының өчен ничә тапкыр штрафка тарттылар. Хәл үзгәрмәде. Анын каравы түбәндәге рус авылында сыерлар комплексы. Соң инде, җәмәгать, татар кешесе гомер яратмаган дуңгызны күңел биреп карыймы соң? Монысын Сөнгатулла болай гына уйлады, сүз уңаеннан гына. Әйе, тормыш яхшы, күз генә тимәсен. Бер генә мисал: зиратта мәрхүмнәрне күмешкән өчен бирелгән хәер акчасы бишәр сумнан арта. Нәкъ бер шешәгә җитәрлек. Өчкә бөкләп, пистун кесәсенә тыгалар да кибет тарафына китәләр. Татарда мәрхүмне искә алу табыны юклыгы билгеле, элек мәрхүм үлгән көнне аракы эчмиләр иде. Ләкин ул бишлекне кая куймак кирәк? Килешәме-килешмиме – сәүдә әйләнешенә кертәләр.
Менә нишләде замана. Кешеләр әйтерсең тормыш муллыгында югалып калдылар.
Сәрхушлык ирләрне куе томан кебек басты. Эш башланганчы да салу, эш беткәч тә эчү. Шатлыктан да, кайгыдан да. Гаҗәп. Кесәдә акча тормый. Шунысы кызык: саклык кенәгәләрендә дә үрчи. Гүя авыллар буенча дәрвиш рәвешендә Хозыр-Ильяс пәйгамбәр үткән дә кешеләргә хәзинә базларын ачып калдырган. Борынгыдан акча белән эш итмәгән җир кешесе акча муллыгына әзер түгел һәм аңа күнегүе җиңелдән булмады. Ни гомер бушка диярлек эшләгән халык бер буын гомерендә тотрыклы хезмәт хакы ала башлады. Әйе, сәрхушлык куе томан ише басты.
Хикмәт монда түгел. Яшәү тыштан гына җиңел. Асылы шул ук: һәр рәхәтнең тискәре ягында үз хәсрәте бар. Крестьян хезмәте башлыча маңгай тире һәм җан канавыннан гыйбарәт. Бусы үзгәрмәде…
Ярый, яндылар. Ярый, көлен, күмерен кырып-себереп түкәннәр дә элеккесеннән дә яхшырак йорт-җир салып кергәннәр, мал-мөлкәт җиткезгәннәр. Шуннан? Көр кәеф, моң-зарсыз гына тоташ тынычлыкта яшәтәмени ул сине? Шуннан нәрсә? Шуннан…
Җирдән ялгыз болыт күләгәсе шуып үтте. Керәшәләрнең тавышы тынып торды. Ә очышларын үзгәртмәделәр. Ак болытны озатып калгач, Сөнгатулла учлары белән ике ягындагы үләннәрне сыйпады, әйтерсең лә шулай итеп уйларын тәртипкә салырга теләде.
Әйе, шуннан… Шуннан ул басмага керде. Үзен көтеп торган кызы Мәрзыяга:
– Рәхмәт, кызым, – диде.
– Ярар инде, әти, ул хәтле нитмә… әрләмә безне. Үз-үзеңне дә бик бетәштермә.
– Мин бүтәнне әйтәм, – диде ул.
– Нәрсәне?
Басма аслы-өсле дулкынлана, атлаганда, аяк куюы читен. Мәрзыя ике төенне дә бер кулына тоткан, буш кулын, аңа ярдәм итәргә әзерләнгәндәй, чак кына алга сузып тора.
– Больницада әйтсәң, әллә ничек… – диде кызы, атасының ни өчен рәхмәт әйтүенә төшенеп. – Әле болай да…
– Аңа гына чыдыйм әле мин, кызым. Бер елга куян тиресе дә чыдаган.
Бая йорт януын курка-курка гына сөйләсә дә, көләргә, шаяртырга көч тапкан кызының күзләре мөлдерәмә яшь белән тулып ялтырады. Елап җибәрмәс өчен, ул тирән сулыш алды һәм аскы иренен тешләде дә кайтыр якка борылды. Ул тагын нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек тоелды.
Ярга менеп җиткәч, Сөнгатулла зират астындагы болын, кой– ма, бәрәңге бакчасы аша йорт-җирен күзләде. Абзар-кура, яшел калай түбәле өйләре, мунчалары урынындагы корылмалар аңа бөтенләй таныш түгел иде. Бура почмаклары, түбә кыеклары, койма сызыклары аңа рәвешләре эрегәндәй бозылып, кушылып, агарып күренделәр – Сөнгатулланың күзе яшьләнде.
Өйләренә кадәрге калган араны ул аяк астына гына карап узды. Такыр сукмакның әллә ничә төшендә кырмыскаларның нәзек кара чылбыры шуыша. Ул аларга да, суалчаннар чыгарган балчык өемнәренә дә басмаска тырышты.
– Әнә әни карап тора, – диде Мәрзыя.
Сөнгатулла якты абзарның караңгы тәрәзәсендә таныш йөз күреп алды. Зөлхиҗә. Аннары ул юкка чыкты. Зөлхиҗә аларны читкәрәк салынган мунча белән келәт арасындагы койма капкасын ачып каршылады.
– Сөнгатулла, – диде Зөлхиҗә. Әйтерсең лә Сөнгатулланы фәкать таныган, аның үз алдында икәненә генә ышанган.
– Нихәл суң? – дип эндәште Сөнгатулла һәм капка баганасына тотынды.
Мәрзыя тоткарланмады, узышлый:
– Исәнме, әни, – дип, эчкәре узды.
– Кайтып та җиттегезме? – диде Зөлхиҗә һәм Сөнгатулла тотынган баганага кулын куйда да Мәрзыяга: – Самавыр куя тор, кызым, – диде.
– Ярар, әни.
Мәрзыя, келәт почмагыннан борылганда, аларга әйләнеп карады.
– Ярый, – диде Сөнгатулла. Ул ишегалдын тутырган көек һәм нарат чәеренең күпмедер вакыт җилләр дә тарата, яңгыр да юа алмаслык исен тойды. Янгын эзе байтак торыр. Янган капка баганаларының җирдәге көйгән төпләре берәр казу эшендә килеп чыгыпмы, туфрактан эрегән кашык, чынаяк китеге табылыпмы, үзен искә төшерер. Җир кеше эзен тиз тигезләсә дә, хәсрәтен озак саклый.
Зөлхиҗә туры ябып, ияк астыннан бәйләгән яулыгының почмагын күзләренә тидереп алды. Сөнгатулла аның ирене калтыравын, кычкырып елап җибәрүдән тыелуын күреп торды. Белә Сөнгатулла, сизә: Зөлхиҗәнең нечкә күңеле нишләгәнен, җанының канаты каерылган кош булып хәлсезләнүен, тәненең утка салган каен тузы булып куырылуын тоя. Шулай да Сөнгатулланың кайтуына шатланадыр, йорт-җирнең соңгы казыгына кадәр януына үзен гаепле саныйдыр. Гомернең узулары инде ап-ачык икәненә төшенә микән соң? Озакламый тиңсез узачак гомерен күз алдына китерәме икән? Әнә аның күзләрендә мөлдерәп яшь бөртекләре җемелдәде. Ник елый икән ул? Ник кенә булмасын, аның сәбәпчесе ул – Сөнгатулла. Зөлхиҗәнең моңарчы елауларына да һәм моннан соңгы елауларына да фәкать Сөнгатулла гына сәбәпче, Сөнгатулла гына гаепле.
– Карчык, – диде ул. Көченнән килсә, бу сүзен кояш җылыларына, ай нурларына, су тәмнәренә, җилләр йомшаклыгына кушып әйтер иде. Сулышын тыйды, аңа төбәлебрәк карады.
Зөлхиҗә тирән итеп тын алды, яулыгын аркасына җайлап япты. Зөлхиҗә шулай итеп үзен алда көткән авырлыкларга әзер торуын белдерде кебек. Шул ук вакытта бу – Зөлхиҗәнең ире Сөнгатулла күкрәгенә башын куеп, сүзсез калуы белән дә бер. Тик болай эшләргә ул көндезләрен бик ятсына иде.
Зөлхиҗә аны көтеп, күрешер вакытны төннәр буена күз алдына китереп чыккандыр, әйтер сүзләрен уйлагандыр. Сөнгатулла үзе дә күрешкәндә нишлисен больницадагы озын төннәрдә күз алдына китереп, әйтәсе сүзләрен эзләп ятты. Ләкин Зөлхиҗә көткән сүзләрнең берсен дә әйтмәде. Эштән өйгә Сөнгатулладан алданрак кайтып өлгергән һәм аны көтеп алган кебек итәргә тырышып:
– Кая, су салып торам, юын, – диде.
Ишегалдына үттеләр. Сөнгатулла үзеннән-үзе кул югычын күзләде. Шунда, ияләшкән урында икән. Әмма каккан баганасы да, югыч та яңа.
– Өшәнгәнсеңдер, – диде Зөлхиҗә, Сөнгатулла юынып бетергәч, аңа иңбашына салган ак сөлгене сузды. Сөнгатулла эштән кайткан һәм, әлбәттә, аек кайткан көннәрне ул: «Арыгансыңдыр», – дия иде.
Аның хәленә кереп, Сөнгатулла да һәрвакыттагыча диярлек, тик бу юлы үзенең алдавына үзе оялып:
– Карын ачты, – диде.
Мәрзыя ак күмәч, хәлвә, ысланган балык, төрле конфетлар, өрек, йөзем җимешләре, кыяр, помидор кебек кала күчтәнәчләрен таратып салган өстәл тирәли утырырга өлгермәделәр, капка төбенә машина туктаганы ишетелде. Сөнгатулла, түрдәге өч тәрәзәнең уртадагысына эленгән чәчәкле пәрдәне һәм челтәрне кайтарып, урамга карады. Муса кайткан. Атасын күреп, ул кулын болгады:
– Нихәл, әти?!
Ишеккә тотынган килеш, бер аягын машина баскычына куйган шофёр егет Габдразак та:
– Исәнме, Сөнгатулла абый! – дип эндәште һәм ике тапкыр машинасын кычкыртып алды.
Сөнгатулла тәрәзәне ачып җибәрде, җиңнәрен сызганган, йөзләре кояшта янган таза егетләргә көр күренергә тырышып:
– Нихәл анда? – диде. Ягъни колхозда, эштә, мастерскойда диюе инде. Гомумән, авылда. Шул ук вакытта шәхси тормышыгызда да диюе.
– Синсез – дөнья сансыз, Сөнгатулла абый.
Сөнгатулла, каршы йорт капкасыннан тол хатын Канәфия чыкканны күреп, тәрәзәне ябарга теләде.
– Өйгә керегез, нишләп анда гына торасыз? – диде ул, тәрәзә капкачына үрелеп.
– Юк, мин китәм, – диде Габдразак һәм, утыргычына утырып, машинасын кабызды.
Канәфия, итәген учы белән сыпыргалап:
– Кайттыңмыни, күрше? – диде.
– Исәнме! – диде Сөнгатулла, аңа карамыйча гына. Канәфиягә бу хәлендә күренәсе килми иде. Хәер, инде барыбер. Инде күптән барыбер. Ә кайчандыр… Хәзер ул күптәнге «кайчандыр»ның Зөлхиҗә белән бер кычкырышкач, ике көпшәле ау мылтыгы тотып йөргәне, куркытыр өчен аткан булып, шартлап ярылган көпшә кыйпылчыгының бармагын чәрдәкләгәне, шуны бәйләтер өчен Канәфия янына кереп, ачудан, хатыныннан үч алырга теләүдән, шунда куна ук калган кадәргесе генә күз алдына килде. Калганнары «үпкән-кочкан – җилгә очкан».
– Габдразак, син теге тирәгә түгелме? – диде Канәфия, шофёр ягына чыгып. Ләкин күзе Сөнгатуллада. Ә ул тәрәзәне япмады. Кыенсынды.
«Теге тирә» дип, Сөнгатуллалар очында авыл Советы, колхоз идарәсе, кибет яны йөртелә. Ә алар урамын «Тегермән очы» диләр.
– Юк, мин җәйләүгә, – диде Габдразак һәм, кузгалып киткәч, шапылдатып ишеген япты. (Алар авылында барлык шофёр халкы үз ягындагы ишекне кузгалгач кына яба.)
Канәфия аның артыннан:
– Ярый, алайсаң, – дип калды. – Савыгып булдымы соң, Сөнгатулла?
– Савыгуын савыктым бугай. Ә калганын булдырып булмас инде, пжалый.
– Ярый, алайсаң, – диде Канәфия һәм кул сырты белән итәген сыйпап китеп барды.
Кайчандыр (тагын кайчандыр) Сөнгатулла аның йөри белеп йөрүен карап калырга ярата иде. Бу юлы… Китте-барды. Кайчандыр (инде бөтен нәрсә кайчандыр кебек!) Канәфия аңа:
И алмалар, алмалар,
Бакчаларында ишек.
Кичә булган җаныеңның
Фамилиясе ничек?
Фамилиясен белмәдем,
Исеме Сөнгатулла.
Гомерлеккә булмаганда
Файда юк сынатуда, –
дип җырлаган иде. Китте-барды. Үзе китте, җыры калды. Хәзер тәрәзәне ябасы инде. Хәзер инде дөньяны ике катлы тәрәзә аша гына карыйсы: берсе – пыяла, икенчесе – хәтер тәрәзәсе.
Юган кулларын сөртә-сөртә, Муса керде. Һәм эре-эре атлап килде дә атасын кочаклады. Гадәтенчә, күтәрмәкче дә иде, ахрысы. Ләкин тимер кыршау кебек кыскан куллары кинәт бушап калды. Әх, бала! Атасының җиңеллеген орынуга ук тойды, атасының хәле бүтәнчә икәнен аңлады. Муса авыр учларын аның иңенә салды, ике тапкыр сугып куйды. Атасын үзе белән тигезләргә теләде инде, тигезләргә! Әле кайчан гына ул үзе атасының шушылай иң кагуына, хуплау яки юату сүзенә мохтаҗ иде бит. Инде үзе атасын юатырлык ир булган. Ә Сөнгатулла? Эштән чыккан, инде йөгән дә кигезмәслек, фәкать ыңгырчак эзенә суккалап: «Әх, малкай!» – дип, юмалыйсыны китергән карт алаша белән бер инде, бер.
– Яхшы, әти! – диде Муса аңа.
Сөнгатулла, өйне күздән кичереп һәм хатыны белән кызы аның ни әйтәсен бер-берсенә карашып көтүен искәреп:
– Күргәнсең күрмешне, – диде. – Мондый йорт салуы…
– Тазалык булсын, әти.
– Яхшы, улым, яхшы.
Мәрзыя җырлап торган электр самавырын токтан өзеп, эскәтер җәелгән өстәлгә китереп утыртты.
– Чәй кайнады, – диде ул.
– Утырышыгыз, – диде Зөлхиҗә.
– Мәйсәрә килен кайда соң? – дип сорады Сөнгатулла.
– Җәйләүдә, – диде Муса.
– Ә Тукай?
(Бусы Мусаның улы, аның оныгы. Күршедә бер балага Дар– таньян дип кушкач, Муса кычкырып көлгән иде. Аннары йодрыклап өстәлгә төйде дә, хатыны Мәйсәрәнең кабарынкы корсагына яшерен күз төшереп: «Үзебезнекен алып кайтсак, бер исем кушып күрсәтмәсәмме!..» – дигән иде. Тукай менә шуннан.)
– Су коенадыр.
– Йә, – диде Зөлхиҗә, – утырыйк инде.
Сөнгатулла өстәлгә таба атлады. Һәм югалып калды. Кая утырырга? Күнеккән урыны өстәл башында, ян тәрәзә буенда иде. Үткән-барганны карап калырга яхшы. Хәзер өстәл өйгә буйлый тора. Түргә утырса, тәрәзәгә аркан килеп чыга. Ишек ягыннан – тәрәзә ерак. Ә яннан… Ян ян инде ул…
Ә Муса түргә утырды.
Сөнгатулла: «Ала-а-ай… – дип уйлады. – Малай хуҗага әйләнгән икән».
– Кайткан шатлыкка… әллә нитәбезме соң? – диде Муса һәм уң кул яктагы сервантның аскы капкачын ачып түбән иелде. – Ә, әти? – Җавап көтеп, ул шуннан елмаеп күз кысты.
– Муса абый… – диде Мәрзыя.
Муса Мәрзыяга күтәрелеп карады һәм, нидер аңлап, урындыгыннан купты.
– Үз урыныңа утыр әле, әти. Шулай, Мәрзыя, бу бөркүдә нит– кән эчү ди. Әйеме, әти? – диде ул. Әмма Сөнгатулла аның тел төбен аңлады: шулай итеп, «сиңа ярамый» дип әйтүе инде. – Беләсең, әти: миңа бу нәрсә әллә бар, әллә юк… Утыр, әти, утыр.
Кабатлап әйтте. Үз ялгышын ашыгып төзәтүеме бу? Әллә атасына юл куюын белдерүеме? Өстәлнең үз ягындагы урындыкларны читкәрәк этәреп чыкты. Аны шундук аңлаган Зөлхиҗә икенче яктагыларын кузгатты.
– Тот, әти! Өстәлне борабыз! –диде Муса һәм өстәл башын астан тотып көлеп җибәрде. – Ату мин ниткәнмен… хуҗа булып беткәнмен монда.
Өстәлне борып, гомердән килгән гадәтенчә утырса да, Сөнгатулланың күңеле тынычланып бетмәде. Дөнья үз эзенә кайтты кебек. Менә ич, бар да әүвәлгечә: ул өстәлнең түр башында, тиешле урынында. Табын мул, ул яңадан өйдә, хатыны, балалары янәшәсендә. Самавыр гөжли. Сүз күп, әллә ни яңалыгы, кызыгы булмаса да, гадәтилеге белән тансык.
– Печән хәстәрләргә вакытыгыз булмагандыр инде? – дип сорады Сөнгатулла. Шулай икәнен белсә дә сорады. Бу аның Мусага «Печәнсез калмабыз бит?» дип искәртеп куюы.
– Колхоз бүләр әле. Мәйсәрә белән миңа шактый тия ул.
– Люцер да салам белән генә булмый әле ул. Малга да төрлесеннән кирәк. Болын печәненә ни җитә инде. Ярар, үзем чапкалармын әле.
– Юк инде, әти. Өшәнеп йөрисе түгел. Сиңа калмаган, – диде Муса.
Мәрзыя аңа ашыгып каршы төште:
– Калмаган дип… Әтигә нәкъ үзе инде. Рәхәтләнеп чап– сын!
Сөнгатулла: «Кыз бала кыз бала инде. Күңеле сизгер», – дип уйлады.
Мәрзыя аның хәлен Мусадан яхшырак белә шул. Бу сүзләрен тагын юатып әйтте ул. Муса аны үлән чабарга да ярамаслык дип саный һәм шуны маңгайга бәреп әйтергә килешмәгәнлеген дә чамаламый.
Сөнгатулла тәлинкәсенә салып, ә тәлинкәне өч бармагына куеп, тансыклаган авыл чәен эчте.
– Кала суы чишмә суына җитми инде, – диде ул. – Чишмәнең бурасын карыйсы бар әле.
– Яңарттылар инде аны, – диде Зөлхиҗә.
– Кемнәр?
– Идрис белән Хаммат.
– Мине көтмәгәннәр икән.
– Көтәргә – чишмәне язын ләм басты. Ә колонкалардан уңмадык – суы каты, тәмсез.
Муса:
– Әнә торбасын өйгә үк керттем, – дип, кече өй ягына ымлады, – Табак-савыт юарга, үзең юынырга ярагач та яхшы. Тамаша! Мин үзем чишмә суыннан башканы эчмим.
– Нужасы төшми, шуңа эчмисең, – диде Сөнгатулла, улының һаваланыбрак сөйләшүен абайлый башлап. – Нужа төшсә, ат тоягы эзенә җыелган суны да ятып эчәсең аны, – дип өстәде ул коры гына.
Муса тәлинкәсен авыштырып, соңгы кашык ашны авызына күтәргән иде – кире куйды.
– Чә! – диде ул. – Нәрсә инде син… тик торганда.
Сөнгатулла киндер тастымал белән маңгаендагы тирне сөртеп алды.
– Шулайрак бугай шул, – диде ул, тамагын кырып. – Ярар, шул гәүдәң белән үпкәләп утырма әле. Алай да атаң белән киңәшсәң ни була?
– Нәрсәне әйтәсең?
– Әйдә, чыгып сөйләшәбез.
– Чәйне эчеп бетерим инде, – диде Муса һәм «моның нинди кыланышы инде бу?» дигән шикелле елмаеп, бер Мәрзыяга, бер анасына карап алды.
– Ярый, мин чыга торам, алайса.
– Тамагыңа тагын бераз капкала әле, әз ашадың түгелме? – диде аңа Зөлхиҗә.
– Туйдым, карчык. Ни бит… бөркү.
– Чәй эч.
– Булды дим инде.
– Тагын бер генә чынаяк. Варенье белән. Җиләген үзем җыйдым.
– Ярый, мин чыгыйм әле, – диде ул, беркемгә дә карамыйча һәм яңа идәннең ныклыгын чамалаган шикелле сак, сыгылмалы басып, яшел йомшак чүәктән килеш кенә ишегалдына чыгып китте.
Ишегалды иркен, зур. Ләкин аның бер генә почмагында да ул үзенә таныш күләгә, чөй яисә кадак, гомер буена аяк астында буталып йөрсә дә, ташларга башка да килмәгән тимер кисәге (мәсәлән, күгәреп беткән борынгы бизмән, егерме кадаклы герблы гер, ватык домкрат) күрмәде. Монда барысы да чит иде. Аның ишегалдын ташлап чыгып китәсе, үз өенә кайтып керәсе һәм шунда берәр эш эшлисе килде. Ә болай ул үз-үзенә тагын бүтән кеше булып тоелды. Шулкадәр дә бүтән һәм чит, хәтта әнә шул кешенең дә үз өенә кайтасы, таныш балтасын кулга аласы яисә үз сыеры яткан абзарны чистартасы килүен Сөнгатулла бөтен җаны белән тойган шикелле булды. Аның да батальоннан берьялгызы гына исән калган ялгыз сугышчы кебек үләсе килә идедер. Аны да Сөнгатулланы соңгы упкынга китереп терәгән авыру биләгән, ул да инде сәламәтләндерә алмый торган, файдасыз дарулар эчәдер. Ташка басса, аның да сөяк кенә калган табан асты авыртадыр, учына тигәнәк угы гына тисә дә, каны чыгадыр. Ул да дөньяда көлеп-елмаеп яшәргә телидер. Әмма ишегалдының кыл уртасына баскан килеш аның да тавышсыз, күз яшьләрсез елыйсы килеп киткәндер. Аңа да тәрәзә пәрдәсе аша ал чәчәкле кына гөлләре артыннан хатыны яшертен генә карап тора микән? Һәм, шулай булса, ул моңа, әлбәттә, кимсенәдер. Ул да, Сөнгатулла кебек, кызгануга дучар булган икән, нигә аннан дөнья хәлләрен, тормыштагы авырлык– ларны яшерергә? Менә шушы өйне генә ал. Шундый-шундый хәл, йорт-җир, бөтен хуҗалык казыгынача янды, яңасын тиз бурап керергә, шөкер, көчтән килә, йортны урамга элеккечә яны белән куйыйкмы, әллә каршымы дип киңәш сораудан гына ул – Сөнгатулла – җиргә ятып, үкереп елар, йә ата-анасын калдырмый сүгенер, йә вакытыннан алда гүргә керер идемени? Иңгә төшкән авырлыкларны бар сынны катырып һәм тез буыннарын калтыратмыйча күтәрмәгәч, ялганнарны бармаклар каната-каната кәкре кадак төзләгән шикелле турыламагач, мактауларга, ялагайлануларга өстән карамагач, рәнҗетүчеләрдән үч алмагач, яшәү яшәүмени ул?! Йә чүкеч шикелле җиренә җиткереп сук инде аны, йә сандал шикелле, нинди генә сугуларга да нык тор, бирешмә.
Шулай икән, нигә мескенләнергә? Менә ул, үзенең элеккеге сиксән ике килолы гәүдәсен, җиргә метр да җитмеш алты сантиметр биеклектән карап йөргән буен, нинди хәлгә төштең дип кызганып, балавыз сыгып, кимсенеп утырсынмыни? Танымаслык булып үзгәргәнме? Үзгәрсә ни. Ул үз-үзенә фәкать яхшылык кына тели. Аның өлешенә калган бар нәрсә канәгатьлек кенә бирсен. Күпмедер гомере бар икән, шуны якты хисләр, игелекле теләкләр, ярату, ышаныч, өмет, тыныч акыл, тапкан җаваплары, җавапсыз сораулары, яңа авырлыклар, авыр сынаулары белән яшәп бетерсен. Ул үз-үзенә җиңел үлем генә түгел, авыр яшәү дә тели әле! Шушының чынга ашуы хакына Сөнгатулла әллә ниләр бирер иде. Ни генә эшләсә дә, барысы да авырлыклардан качып калыр өчен түгел, ә бәлки кешеләр арасында, кешеләр янәшәсендә кешечә яшәү хакына.
Шушыны аңласаң, үз бәхетеңне эзләү, үз-үзеңңе тормышта раслау гөнаһ түгел. Иң мөһиме – бару, ахырынача алга бару, һәрвакыт алга гына бару һәм алда сине ни көткәннән курыкмау.
Сөнгатулла күңелендәге бу уйларны күрде, ишетте кебек.
Болдыр ишегендәге марля пәрдәне ачып, Муса чыкты.
– Шундый-шундый хәлләр, әти. Аптырап торасыңмы? – диде ул һәм, баскычка утырып, пычак белән шырпы очлады да, авызын ачып, тешен казый башлады. Аның елмайган тыныч йөзе бер үк вакытта газаплануга чыдый алмыйча бозылган рәвешкә керде. Сөнгатулла ишегалды уртасыннан аның янына килде, өйнең кирпеч нигезенә утырды. Муса шырпысын ташлады, тамашачы куеныннан тере әтәч тартып чыгарган фокусчы сыман, һаман елмаюын белә иде. Көне-төне эшләсә дә, йөзе тупасланмаган, таушалмаган, какча, шома, йөз сызыклары әле кайчан гына яшьлек, шаянлык чалымнары белән тулып тора иде аның. Боларны ирләрчә ныклык, катылык, җитдилек кысрыклап чыгарган. Ә Сөнгатулла аның тышкы кырыслыгы астында нечкә күңеле яшеренгәнен яхшы белә. Әйтик, моңсуланып киткән чакларында Сөнгатулланың, төнге кырны үз моңы белән тутырырга теләгәндәй, трактор кабинасында сузыплар торып җырлап җибәргәне бар. Ә улларына ишеттергәне юк. Атадан улларга кырыслык, җитдилек, намуслылык, ирлек күчсен. Башкасыннан мәхрүм калмаслар. Ә Муса алай уйламаган әнә. Бервакыт кич белән төнге эшкә төшешли су буеннан узганда, ул Мусаның җырлаганын ишетте. Куак арасында ялгызы нишләп җырлап утыра дип сагайса, Тукайга җыр өйрәтә икән.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?