Текст книги "Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том"
Автор книги: Әхәт Гаффар
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 48 страниц) [доступный отрывок для чтения: 16 страниц]
Электрдан беркем баш тартмый, байтагының аны калада күргәне бар, җайлы нәрсә; югыйсә, кеше була торып, сукыр тычканнардай караңгы өннәрендә кармаланып гомер үтә…
Каһир яшелләнеп беткән сулы графинны туктаусыз какты. Тора-бара электр станциясе төзү онытылды кебек: кемнеңдер яңага кадәр икмәге беткән икән, кемнеңдер сыеры үлгән дә, соцстрах түләмиләр, чуваш көтүчеләре ашату начарга күрә кайтып киткәннәр, берсенең хатыны өч бәби тапкан, мәчеткә җен ияләшкән, төне буе кеше төсле елап чыга, ди, Солтан авылы мәчетенең манарасын былтыр ук кисеп төшергәннәр, ничу совет авылында җен симертеп яткырырга…
Каһир тимер каптырмалы карандашы белән графинга тагын суккалады. Беркайчан да мондый җыелыш күргәнем юк иде: аптырап, югалып калдым. Рабфактагы ялкынлы комсомол җыелышларын хәтерлим, институттагы партия җыелышларында, урыннан сүз кыстырганчы, җиде тапкыр уйлагач та телеңне селкетмисең. Ә биредә телләр камчы шикелле шартлап кына тора, берсен берсе чага. Җыелыш шуннан ары узмас дип куркып, Каһирга карадым, ә Каһир, кыңгыр эше өчен атасыннан эләгәсен сизенгән бала сыман, өстәл астына иелеп югалды. Мин, аптырап, аңа таба иелгәч, җитди генә күз кысты да, утыр, борчылма дигән ишарә ясагач, халыкны тынычландыра-тынычландыра, пулемёт төбәгәндәй, өстәлгә сары граммофон күтәреп куйды. Тагын иелеп, аның ялтыравык һәм бизәкле быргысын алып кигезгәч, граммофон авызын әкрен генә халыкка таба борды. Халык сагайды, инде хәзер, сабырсызланып, Каһирны күзәтә башлады. Ә ул крокодил тиресеннән те– гелгән портфеленең көмеш йозагын шартлатып ачып, капкачын артка каерып салды да, «Кызыл Татарстан» гәзитенә төргән кара пластинка чыгарып өргәләп торгач, граммофонның зәңгәр тәлин– кәсенә куйды; аннары келтерәтеп кенә боргычын борды һәм, әйләндереп җибәргәч, тавыш чыгаргычын тәлинкәгә чәнчеп, үзе кымшанмыйча диярлек басып калды, җемелдәп торган күзен кысып, әле халыкка, әле граммофонга карап елмайды.
«Что такое советская власть?»
Совет властена унбер ел ярым, аның ни икәне яңа буынга ана сөте белән керә башлады инде, ә безнең аңда ул тамырлары торган саен тирәнәя, кәүсәсе ныгый, ә ябалдашы җәелә барган гап-гади агач булып үсә, дошманнар аның куәтен чигенгәннән-чигенә барып таный иде инде. Ә монда кинәт тагын бер тапкыр «Что такое советская власть?» дигән, ераклыктан ишетелгәндәй тонык тавыш килә. Ачык ишек бусагасына Ширәмәтов кереп басканын абайлыйм. Халык тәмам тынды, ачык тәрәзәләрдән бакалар сайрашканы гына ишетелеп тора башлады.
«Что такое советская власть?»
Минем моны рабфакта тыңлаганым бар. Ул чагында ни сөйләгәненнән бигрәк, кем сөйләгәне, ничек сөйләгәне кызыксындырган күрәсең, мин инде эчтәлеген яхшылап хәтерләмим. «Что такое советская власть?» – моны, минемчә, бөтен кеше белә. Ләкин терәп сорасаң, моңа сүз белән җавап бирүе җиңел түгел, аңа эш белән җавап бирүе ансатрак шикелле. Совет власте сулый торган һава, эчә торган су кебек бернәрсәгә әйләнгән иде инде.
Совет властеның ни икәненә граммофон тәлинкәсе җавап биреп бетерде, әмма күңелемдә әнә шул кинәт әйтелгән «Что такое советская власть?» дигән катгый һәм кырыс сорау үзе үк ачык җавап булып яктырып калды.
Тәлинкә әйләнеп бетте, чыжлап кына тора башлады. Залда пышылдашу китте, ә Каһир граммофонның тавыш чыгаргычын янга кайтарып, боргычын борды һәм тагын әйләндереп җибәрде дә урындыгына утырды. «Что такое советская власть?» дигән сорау тагын кабатланды, тик бу юлы ул, берәүнең күпләргә биргән соравы төсмерендә ерактан ишетелмичә, күбәүнең берәүгә анык җавабы булып бик якында – йөрәгемдә типте, йөрәгем аша үтеп, бөтен тәнемә таралды.
– Кем сөйләде суң, җәмәгать? – дип сорады алгы рәттәге бер хатын. – Безнеңчә дә әйтеп бирсен, тәлинкәсенең теге ягын да әйләндерегез.
– Акылың алтын икән, Тәнзилә апа! – диде Каһир һәм, халыкка карап: – Безнең пластинка ике яклы түгел, алай җиңел әйләндереп салырлык түгел! – диде.
– Безнеңчә дә әйтеп бирсен! – дип тынмады хатын.
– Ә безнеңчә әйтмәдемени ул? Әллә байларча әйттеме?
– Кем соң ул, кем?
Алгы рәтнең иң кырыена утырган, ак энҗеләп чигелгән кара бәрхет түбәтәйле, яшел күлмәк һәм кара казаки кигән утыз яшьләрдәге бер ир, безнең арттагы портретка карап, тын, әмма үзен ишетәчәкләренә ышанган тавыш белән:
– Әнә ул, – диде.
– Кем, кем?
– Ленин бу, җәмәгать, – диде ул.
– Каян беләсең син, хәзрәт, әллә мәчетеңдә намаз укып киткәне бармы?
Көлештеләр.
– Бу кеше кем ул? – дип сорадым мин, Каһирга таба авышып.
– Авыл мулласы.
– Күргәнем юк иде.
– Ул икәнен каян белдемме? – диде мулла. – Акыллы әйтте – шуннан белдем. Болай шәрехләп, Мөхәммәд галәйһиссәлам белән Ленин гына әйтә аладыр.
– Син, мулла, контра сүзләре сөйләп утырма, яме, – дип кычкырды Идрис Ярмиев, аңа сыңар кулы белән янап.
– Коръән шәрифләре уйлап фараз кылуны мәслихәт саный, җәмәгать, – диде мулла тыныч кына. – Менә сез, электр корыргамы дип, җыен җыйдыгыз, ә фикерегез сукыр әле. Коръән яктыны хуплый, власть сүзенә иярергә, күнәргә өнди. Шуны ирештерүне кирәк саныйм. Муафыйк күрмәсәгез, утырган урындыгым язык булсын, чыгып китә алам.
– Ярый, утыр, – диде Каһир, аннары миңа сүз бирде.
– Совет властеның ни-нәрсә икәне ачыкмы? – дип сорадым, үргән урындыгым артына чыгып басып. – Иптәш Ленинның сөйләгәненә төшендегезме? Кабатлап тормас өчен сорыйм.
– Кем төшенмәде? – дип кычкырды кыл уртага эленгән лампа күләгәсендәге китәргән башлы бер ир, йодрыгын болгап. – Урамга чыксын, аңлатып кертәм!.. – дип сүгенеп җибәрде.
Аның җиңенә шәл бөркәнгән хатын чытырдап ябышты:
– Затсыз, тик утыр, кеше алдында рисвай итмәсәң соң…
– Сүгенсә соң? Рамазан ае мәллә? Әнә хәзрәт үзе утыра. Гөнаһлы булсам ярлыкасын!
– Совет власте кирәкме безгә? – дип кабатладым.
Залда хатын-кыз дүрт-биш кенә иде, шуларның берсе, кыяр-кыймас:
– Ник кирәк булмасын, олан? – диде һәм яулык очын күзенә тидереп алды. – Әүвәл ничек тордык? Ләүхелмәхфуздә язгангадыр, ана карыныннан пәйда булып, салкын гүрләргә иңгәнче, дөнья безгә ачык чырай күрсәтмәде. Әкәм-төкәм ише һәркайсы үз кабыгына бикләнеп яшәде, береңнеке икенчеңә артмады…
Аңа нечкә һәм яңгыравык тавышлы ир каршы төште:
– Үзең белән үлчәмә! Әнә Мәүлиянеке бик арта әле, өенә төп юл бакча артыннан салынган!
– Ыржаймагызсана! Сәвит влачына рәхмәт яусын инде. Тол көемчә тутырып җир бирде. Сыерым бар, ике кәҗәм, Аллага шөкер! Шулые менәтерә әйтәсе килгәнем.
– Рәхмәт, – дидем. – Әйбәт әйттең, апа. Ә бит алып кына булмый, бирергә дә кирәк, совет власте савым сыеры түгел.
– Әйтәм җирле, икмәкне кырып-себереп алып бетерә бара… – Моны иң алгы рәттә утырган Азамат Тарханов әйтте.
– Сездә калганы да кайберәүләрнең бар булганыннан биш өлеш артык, Азамат агай!
– Без синең белән бер имчәк балалары, Шәйдулла. Мин дә, син дә әти мәрхүмнән бер кашка колыннарын бүлешеп башка чыктык. Хәзер генә ник тигез түгел соң? Ә?
– Мин барон Врангельне куа киттем шул, ә син өйдә калдың. Тигезлекме шул, абзый?
– Ә ул Врангельне куганда кем ипиен ашадың соң син? Син Врангельне кусаң, минем кызым Колчакны дөмбәсләп кайтты!.. Туганда ничек тигез булсак, хәзер дә шулай.
– Туганда тигез, мәгәр, үлгәч, каберем синеке белән янәшә булмас, абзый! Белеп тор, яме?
Берара зал, икегә бүленеп, һәр як йә Азамат Тархановны, йә Шәйдулланы яклашты. Ирек бирсәң, җыелыш шул рәвешчә очсыз-кырыйсыз сүз көрәштерүгә әйләнер иде.
Мин аларга, кул кушырып миллион ел көтсәләр дә, чын яктылык һәм җылылык үз аягы белән киләчәк түгеллеген сөйли башладым. Мең еллар буена әллә нинди михнәтләргә дә түзгәнне, тагын дүрт-биш ай камыт сыман киерелеп, аттай көчәнеп алабызмы әллә, дидем. Оныклар да онытмаслык булсын. Бу якларда күз күрмәгән, колак ишетмәгән эшне эшләү үзе бер бәхет бит ул. Теләсә нинди караңгылыкны мең карышка чигендерерлек, эшкә җиксәң, теләсә нинди ташны ком итәргә сәләтле куәт чыганагы бит ул электр станциясе. Телемә әллә кайдан гына матур сүзләр килде. Кыстадым. Үгетләдем. Үзегездән башка моны сезнең өчен беркем дә эшләмәячәк, чөнки ул иң элек сезнең үзегезгә кирәк, дидем. Әйе, бөтен әйләнә-тирәдә ничә йөз, мең еллар буена бу җирләрдә яшәгән кешеләр иң беренчеләрдән булып бу эшкә алына икән, моны бәхеттән гайре нигә саныйсың? Кайдадыр кемдер – шул ук нарком – бармагын Татарстан картасындагы башка ноктага төртүе ихтимал иде. Ә бәлки, нәкъ монда туры килүе очраклы түгелдер? Шулай тиештер? Чөнки бу – Борынгы Болгар иленең, хәзерге Татарстан җирләренең кыл уртасы. Дөньяга таралган яңа тормыш үрнәге шушында башлана. Артта – җаннарны тез чүктергән коллык, алда – безне көтеп торган бәхет.
– Сез шуңа лаек түгелмени? – дип сорадым.
– Лаек! – дип кычкырдылар.
– Тик, – дидем, – Казаннан да, районнан да бюджет җибәрмиләр. Бары тик станция машиналары гына бирәләр дә тагын кайбер нәрсәләр.
– Бюджетлары шайтаныма кирәкме? Акча җибәрсәләр, шул җиткән!
– Бюджет шул акча инде ул, – дип көлдем.
Ачулары килде. Без кеше көлкесе түгел дип ярсыдылар.
…Хәтерем диңгезе ярларына әнә шул җыелыш дулкын булып кага да ишелеп төшә, кага да ишелеп төшә… «Теге кыз кайда икән хәзер?» – дип сагаям. Тукта, тукта, нинди кыз иде әле ул? Әйе, Шәйдулла абый кызы, авылдагы дүрт комсомол кызның берсе.
Ул ишек төбендәрәк басып тора иде. Өчпочмаклап кызыл яулык япкан, иңбашлары күпертелеп тегелгән көлсу кофта кигән.
– Мин – комсомолка, – диде ул. – Әти-әниләрнең җиде җанга бер сыер белән бер атларыннан башка артык җамаулыклары да җук. Мин аларның төпчеге, миннән аларга он да җук, җон да җук дигәндәй… Ә менә бер сандык бирнәм бар. Шуны сатып, акчасын стансы төзүгә бирер идем. Әгәренки шулай яраса…
Шул кичне атасы аны, мунчага бикләп, елый-елый кыйнаган да, бирнәсен арбага салып, таң белән Казанга чыгып киткән. Ә икенче көнне ул авыл Советына шуның акчасын кертеп салды.
– Безнең нәселдә әйткән сүз – аткан ук, оланнар! – диде Шәйдулла абзый Каһир белән миңа. – Менә кыз әлегә үземнең муенда утыра, ә бирнәсе сезгә.
Гаҗәп җор кеше иде ул Шәйдулла абзый.
Аннары соң мулла тагын сүз сорады.
– Диндәшләр! – диде ул. – Вә иптәш денсезләр!.. Менә беркөн илаһи мәсчет манарасына җен ияләшкән, төннәр буена анда җен еглый дигән сүз чыккан. Хак бу, хәрендәшләр.
– Әйтәм ич, ышанмыйсыз, мөртәтләр! Әнә хәзрәт үзе дә кире какмый!
– Әгузе әйтергә дә, манарасын, җене-ние белән кисеп төшереп, утка салырга кирәк – шул!
– Фәрештәләрнең «амин» дигәненә туры китереп! – диештеләр.
Мулла торып ук басты. Озын гәүдәле, киеме җөен җөйгә китереп тегелгән. Каратутлы йөз, чем-кара сакал-мыек арасында янып торган кып-кызыл иреннәр, коңгырт сабыр күзләр – мулла түгел, ә Иран шаһы илчесе диярсең!
– Минем башымны кисегез, манара гөнаһсыз. Манарага менеп мин еглыйм. Дин гыйлеменә Ыстамбулда ирешеп кайттым, беләсез. Җиде ел җыйган гыйлемемне кая куйыйм – менә шуңар еглыймын мин, хәрендәшләр. Мин изге туган илемә кайтырга чыкканда, әти тынчу Төркия мәмләкәтенә мөһаҗир киткән. Кайтып төшсәм, Рәчәйнең асты өскә килгән, башта кай тарафка юл тотарга белмичә адаштым. Хәзер, шөкер, кыйбламны таптым бугай инде. Дөнья гыйлеменә дә иямен. Йә мәсчет манарасы белән бергә кисегез, йә мөгаллимлек кәсебе бирегез. Менә бу мөрәүвәтле бәндәнең, – диде ул, миңа ишарәләп, – гакыллы өндәвенә шөкер кылып, изге эшегезгә фәтва хакына ике фарсы келәмемне стансы эшенә салам.
Авылларның кайберләрендә колхозлар оештырыла башлавын бу авыл кешеләре дә ишетеп белә, күңелләрендә билгесезлек һәм шикләнү чыңы кага башлаган, кем маңгаена «ярлы», кемгә «урта хәлле», ә кемгә «кулак» дигән төрле мөһерләр сугылачагын хәйләкәр сак борыннары белән сизенәләр, кемнең үткәне нинди, кемнең туганы кем булган, кем җыелышларда ниндирәк сүз әйтә, кем мәчеткә бара – һәммәсе дә үлчәүгә салыначак, имеш, икәнлеге өрәк булып авыл буенча мыштым гына таралырга керешкән. Шул сәбәплеме, әллә, чыннан да, күктән иман иңмәслегенә инангангамы, Җәмлихан мулла (аның исеме шулай иде, тик соңрак аны нигәдер мулла-мәзин дип кенә атаганнары хәтердә калган) мәчетенә күрәләтә йөргән кеше сирәк булды, һәм Каһир Сафин мәрхәмәте белән ул көздән балалар укытырга кереште, коры вәгазь белән генә калмады, станция салуда башлап, бирелеп, кулына көрәк, балта тотып булышты… Ә аның келәмнәрен нишләтергә, ничек, нинди кәгазь белән рәсмиләштереп, нинди максатка юллап булачагын, алыргамы-алмаскамы икәнен әле уйламаган да шул мәлне, стена буеннан ышкынып, түргә Ширәмәтов үтте. Халык әле яшь мулланың гамәленә нинди бәя бирергә белмичә аптырабрак утыра, ихтимал, байтагы моның үзләренең мыскаллап җыйган соңгы акчаларын чыгартыр өчен уйлап табылган мәкерле капкын булмагае, дип өнсез калгандыр. Ширәмәтов сәхнәгә менгәч, өстәл янындагыларга каршы, ә халыкка аркан басып, уң кулын куен кесәсенә тыкты. Каһир чәченнән тартып торгызылгандай күтәрелә барды, ә уң кулы, пиджак итәген бармаклары белән кайтара төшеп, чалбар кесәсенә шуышты. Ә анда ни икәнен мин бик яхшы беләм. Ширәмәтов ирен кырые белән генә көлемсерәп куйгач (ниндидер мыскыллау йә тантана итүе билгесеме?), Каһир аннан күзен алмыйча гына урынына утырды. Күрәсең, алар бер-берсенең кем икәнен бик яхшы беләләр, бер-берсе ягыннан теләсә нинди көтелмәгән хәлгә һәркайсы әзер. (Алар арасындагы бу киеренке мөнәсәбәт соңыннан да кимемәде. Берзаманны төзелештә яңа юнган агачларга «Салып бетерүегезгә ут төртәбез» дип, дегет белән язулар башлангач, Каһир иң элек гел аны тикшерә, Идрис Ярмиевне аннан сорау алырга кыстый иде. Тик Ширәмәтов моңа гарьләнмәде, горур кала белде, алай да ул Каһирның коры үртәлүеннән тәм таба иде, ахрысы.) Бәйнал Ширәмәтов, хәрбиләрчә тартылып, халыкка каршы борылмакчы иде, ишек яңагына сөялгән Нисаны күреп, аңа текәлде.
– Кыюрак бул, Бәйнал! – диде Ниса ниндидер моңсу, хәлсез бер елмаю белән.
– Бире кил, Ниса…
Ниса, алга узып, үз урынына утырды, өстәлдәге ручкасын алып учына кысты.
Ширәмәтов, инде беркемгә дә карамыйча, сул учындагы кулъяулыкның почмакларын дүрт якка ачып салды. Аның учындагы кулъяулыктан битенә пәрәвез җебе нечкәлегендәге ямь-яшел нур төште.
– Яхшы… яхшы… – дип кабатлады йөзе кинәт агарып калган Ширәмәтов. Ирене дерелди иде, яшел нур аның күзендә чагылып юкка чыкты.
Нисаның ручкасы кәгазьгә төртелгән, ә үзе иренең кулъяулык тоткан учына караган. Ул төссез, салкын тавыш белән:
– Җебемә, Бәйнал! – диде.
Ширәмәтов кулъяулыгын, ике учы белән тотып, безнең өстәлгә китереп куйды.
Азамат карт коры тавыш белән:
– Ах, тиле, тиле! – дип пышылдады.
– Ни булды суң, җәмәгать? Һични төшенмим.
– Морза Бәйналы асылташ китергән.
– Кит әле! Йөрәк тә бар икән кешедә, ә?.. Ә нәрсәгә ярый суң ул?
– Тире җыеп күн эшләргә! Томана! Ул, бәлкем, миллион тәңкә торадыр!
– Син әле шулаймыни? – диде Каһир, Ширәмәтов ягына тартылып. – Шулай дип уйлаганыем аны. – Ул кулъяулыкка бөтенләй карамады да, ахрысы. – Шушыңа кайттыңмыни? Калганнары кайда?!
– Бүтән юк, – диде Ширәмәтов, хром итек кигән аякларын киң аерып баскан килеш. – Бу – соңгысы, нәсел ташы. Бу безнең нәселнең кан тамыры бәясенә торырлык асылташ иде… Хәзер мин морза түгел инде, иптәш-ш Саф-фин! Хәзер мин синең шикелле үк азат кеше. Ә азат кешеләр тигез.
– Ни бу? – дип сорадым мин, ак кулъяулыктагы асылташтан күземне алмыйча.
Халык торган саен көчлерәк гөжли башлады.
– Ни бу? – дип кабатладым мин, шул тавышны басарга тырышып.
– Сезнең хыялыгыз, – диде Ширәмәтов. – Станция… Теләсәгез, трактор да… атлар… яңа мәктәп. – Ул миңа: – Бәхетле кеше сез, – дип елмайды да халыкны ерып чыгып китте. Артыннан иярәсем, Рамазанов белән Шестаков турында сөйләтәсем килде, тыелып калдым: хәзер аңарда моның кайгысы юк, дөнья гаме аннан ерак икәнен төшендем. «Өлгерелер, – дип уйладым. – Иртәгә һәммә кеше белән бергә булу өчен, бүген аңа ялгызлык кирәк».
Җыелышның карары кыска булды: 1929 елның җиденче июненнән станцияне сала башларга.
XII
Эшкә керешер алдыннан, Идрис абый һәм Каһир белән төзелеш урынын тагын карап чыктык. Электр станциясе белән тегермәнне салыр өчен сайланган урыныбыз начар түгел иде. Станцияне нинди биеклектә салырга, аңа, су килер өчен, буа суын нинди тирәнлектә һәм авышлыкта казырга – барысы да ачыкланды инде.
Җәйнең иң матур вакыты иде. Тугайлар ямь-яшел, таудагы ташлар күзне чагылдырырдай ак. Инештәге кичүнең сары комы– на авыл көтүе төшлеккә туктаган. Үзәннең киңлеге, су өсте, тау– ның биеклеге күңелне әсир итә, тизрәк эшкә керешәсе килә. Офык– тагы урман гына дөньяның чиләнгәнлеген, һәркемгә дөньяның бер чигендә яшәү бүлеп бирелгәнлеген искәртеп тора кебек.
Инеш үзәнен хыялымда буа суы белән тутырам. Күз алдыма буа ярындагы төрле агачлар, морзалар йортының һәм мәчет манарасының кичке судагы чагылышы, анда-санда калкып торган утрауларда билгә җитеп үсәчәк үләннәрне, көймә белән кереп чабып, чүмәлә итеп өюче ирләр, ул печән чүмәләләрен боз өстеннән атлы чаналарга төяп кайтучылар килеп баса да, җаным иркенәеп китә.
– Монда матур булачак! – дип куям.
– Әллә хәзер ямьсезме? – ди Идрис абый.
– Мин яратып өлгердем инде. Монда әллә кайчаннан бирле яшим шикелле. Дөньяга да шушында килгәнмен сыман.
– Морзалар бакчасы су астында кала – әрәм, – ди Идрис абый.
Баш кагам.
– Агачлары әрәм, – ди Каһир.
– Ул агачларга урын табылыр, – дим.
– Алмалары шәп иде, – дип тел шартлата Каһир.
«Иде» диюеннән аның эшкә ныклап керешәчәген сиздем. Әйе, без беребез дә чигенергә яисә туктап калырга уйламадык та.
Кичен Идрис Ярмиевләрдә – аларның өч баш умарта торган алма бакчасында – бәләкәй генә мәҗлес ясап алдык. Алмагач төбендәге такта өстәл тирәсенә Идрис абый, мин, Каһир, Ширәмәтов һәм актив булып йөргән Шәйдулла белән Фәтхи абзыйлар җыелдык.
Өрфәйдә апа дүрт таба кыздырылган балык чыгарып утыртты. Без аларны озын ятьмә (аны биредә «тәтәле» диләр) белән үзебез тоттык. Сазлыктагы вак күлләрнең берсеннән. Күл сай, суы җылы, төбе торфлы. Суы тездән генә булса да, билгә җитә – төбендәге торфы бата. Ятьмәне түмгәк тирәли урыйсың да сикергәлисең. Торф астыннан кәрәкәләр чәчрәшеп чыга. Аннары яр буендагы үләндәге ятьмәдән ялтырап торган яссы балыклар чүплисең…
Гөрләшеп һәм хуҗаларны мактый-мактый, кар базыннан чыккан чүлмәктән Идрис абыйның әче балын татып карадык. Мин андый балны беренче тапкыр эчтем. Бөтен сөйләшкәнебез – станция.
Шунда мин Каһир Сафинның яхшы әңгәмәдәш икәнен белдем. Ул кызык, мәгънәле итеп, гаять ярсу сөйләшә иде. Һәр сүзе төгәл, ачык – чуерташка чуерташ бәрелгән шикелле. Ул сүзләрне пулемёттан аткан кебек сибә белә. Хәтта йодрыкланган йонлач кулларын да, күкрәге турысына күтәреп, бергә куша һәм, пулемёттан аткандагыча, кисәк-кисәк калтыратып ала иде.
Бервакытны җанының ачылып китүе булгандыр, күрәсең, ул үзе турында сөйләде. Мин тетрәнеп калып тыңладым. Каһир, чыннан да, пулемётчы булган икән. Һәм ниндие генә әле! Аклар белән кызыллар арасында аның «Кара пулемётчы» дигән исеме таралган булган. Аклар, аның башы өчен ун мең сум акча вәгъдә итеп, игълан да бастырып таратканнар. Кара пулемётчы булган урында аларның психик һөҗүмнәре канлы сугыштан бигрәк ниндидер бер салкын уенга охшаган. Шахмат уены кебегрәк. Ихтыяр уены. Башка фигуралардан аерылып, каршы якның үзәгенә котылгысыз рәвештә нәкъ вакытында бәреп кергән бәләкәй пешка сыман, алтын погонлы офицерлар рәтен ул аптырашта калдыра һәм үгез көтүендәге кигәвен кебек ярсыта торган булган. Моны аның үзеннән остарак итеп сөйләп тә булмас.
– Алар көпә-көндез килә торган иде. Башта тып-тын була. Мин пулемёт белән алгарак чыгып ятам. Киләләр. Кышын кара тиргә батасың, ә җәй көнендә туңдыра – тәнгә салкын каз тәне чыга. Бер үрдән төшеп югалалар, акрын-акрын тагын пәйда булалар. Даладагы рәшәдә шәүләләр генә булып күренәләр әле. Алар якынайган саен, ике арадагы һава да кысыла, кайнарлана. Япа-ялгызың ятасың. Ә артта иптәшләр, алар да көтә. Пулемёттан атасың – алтын погонлылар рәтендә берәү күздән югала, урыны ачык кала. Шундук ябыла да, ятып калганы урынына арттагысы килеп баса, шайтан! Шулай итеп, алгы рәт гел тулы. Бер тапкыр шулай, ике тапкыр – аннары күзне караңгылык томалый. Инде күзгә карап кына түгел, карашлары белән йөрәкне дә бораулап киләләр. Кайчак безнекеләр чыдамыйлар, командирны көтүче урынына да күрмичә, койрык чәнчеп чабалар…
– Ә син кайда?
– Күз көеге кебек – иң алда. Башта дәшмисең әле. Алар барабан кагып килә дә килә. Шунда мин дә пулемёттан барабан каккан көйгә атам. Алар да минем ихтыярны сындырырга тели, минем дә аларның кикрикләрен шиңдерәсем килә. Сукырның таягын тартып алсаң, ул нишли? Ул чакта аңа ни аннексия, ни контрибуция. Шуның өчен мин урта бер җиргә генә сиптерәм – дүрт-биш офицер егылып калган араны гел ачык тотам. Шуннан соң шәлперәя башлыйлар. Алар икегә бүленә, буш араны тутырыр өчен, артта кешеләре бетә. Шул чагында аларның рәтләре буйлыга сузыла. Шунда инде алар шыр җибәрергә керешә, алны-артны карамыйча, кирегә элдерәләр… Алар минем ата-анамны астылар. Миннән шулай үч алдылар. Ә уналты яшьлек сеңелкәшемне мәсхәрәләгәннәр… Шуннан мин аларны күралмауның чигенә җиттем. Ачуыма буыла-буыла, чебен урынына кырдым мин аларны. Революция өчен көрәшкәндә җиңелрәк иде. Ә дошманны үз үчең өчен кырганда, кисәкләп-кисәкләп үз җаныңны да үтерә башлыйсың… Мин үтергән офицерларның күбесе, авызларына папирос кабып, күзгә карап үлә белә иде… Алар кайчандыр барыбер төшеңә керә икән… Яңадан үтергән шикелле буласың.
– Сугыш шуның өчен сугыштыр инде ул, – дим мин, кыяр-кыймас.
– Белмим.
– Син ник өйләнмәдең?
– Кая анда өйләнү!..
– Ә хәзер сугыш түгел ич инде.
– Сугыш башлана гына әле… Ник гаҗәпләнәсең? Моңынчы без дошман белән бугазга-бугаз килеп сугыштык. Хәзер күзләр бәйләүле. Хәзер атаң белән генә түгел, үз-үзең белән дә бугазга бугаз килү заманы. Кайберәүләр аталарыннан гына түгел, үз-үзләреннән дә ваз кичәчәк әле. Идеяләрен сатып… Аңладыңмы?
Иңбашымны җыердым, дәшмәдем.
Тик Каһир Сафин үзе дә соңын үз идеяләренә хыянәт иткән икән.
Ягъни утыз өченче елда ул, колхоз ындырын һәм амбарларын буп-буш калдырып, ашлыкны дәүләткә тапшырып бетергән, ә колхозчыларга бик аз гына бүлеп биргән. Бөтен авыл диярлек ачлыктан тилмергән… Бусын миңа авыл агайлары сөйләде.
Авыл көтүе кайтып караңгы төшкәч кенә, кунакханәгә бардым. Шунда мине Идрис Ярмиев эзләп тапты. Картайган инде, ап-ак бабай булган, үзе төз, рухы нык. Сөйләшүе җитди, акыллы, мәгънәле.
Үзем киткәч, авылда ниләр булганын сораштырдым.
– Соскы белән җыеп, кара таракан гына ашамады халык, – диде ул Каһир Сафинның шул чактагы «арттырып» җибәрүе хакында…
XIII
Төнге авыл тынлыгы йокларга ирек бирми. Шәһәрнең өзлексез гөрелтесеннән соң кинәт кенә ияләнеп китүе читен. Фронтта шулай, тынлык колакны контузияләнгән шикелле итә иде. Кул сәгатен үрелеп алам да мендәр астына тыгып куям.
Торып, өстәл лампасын кабызам. Җәймә җылысы ярканат сымак очып китә, иңбашыма төннең салкын шәле ябыла.
Майка өстеннән генә пиджагымны элеп, баскыч төбенә чыгып бастым. Күк йөзе йолдызлы иде. Казык йолдыздан ниндидер кызгылт планетага таба самолёт узып китте. Аның тавышы тынуга, кемнеңдер кәефле генә җыр сузуы ишетелде.
Сигарет кабызып, аны иренемнең бер почмагыннан икенчесенә күчергәләдем. Әче төтене күзне кысылырга мәҗбүр итә, андый чакта игътибар бер ноктага төбәлә кебек. Дөрес уй килсә, шуны раслагандай, чирткәләп, көлен кагам. Ә соңыннан утлы күзен сүндерәсең. Аның белән генә канәгатьләнмәсәң, үкчә белән изеп тә ташларга мөмкин.
Бүген исә мин мәрхәмәтле, алай итмәдем. Сигаретны, җиңелчә генә итеп, күккә чөеп җибәрдем. Аның уты, әйләнеш ясап, түбән борыла. Җирнекен җир тарта. Бераздан ул сүнде. Ә минем хәтерем бүген сүнми дә, сүрелми дә. Чынында без кайчан да булса, бигрәк тә гомеребез ахырына таба, үткәннәрне искә төшерер өчен яшибез шикелле. Балаларыбыз дөньяга килә икән, бу безнең бала чагыбызга әйләнеп кайтуыбыздыр кебек. Үлгәндә без, киләчәк буыннарга иң зур мирасыбыз итеп, тәрбиябез белән бергә хәтеребезне дә калдырабыз. Кешенең тормышы – хәтеребезнең буыннан буынга күчү хәрәкәте, ахрысы. Ә хәрәкәт – яшәүнең төп шарты.
Ачылмаган серләр юк. Онытылган хәтер генә бар.
Һәрнәрсә бер тапкыр булган инде. Ихтимал, хәтта күп тапкыр да булгандыр.
Исән калган яшьтәшләрем һәм кайбер өлкән кешеләр мине бүген таныды. Сөйләштек. Бигрәк тә Идрис абый белән. Җәмлихан колхозның яшелчә бакчасында каравылда тора икән, иртәгә күрәм әле. Азамат карт авылга кайтып дөнья куйган. Малайларының өчесе дә сугыштан кайтмаган. Өчесе дә. Кайтмаган. Үзе генә кайткан да туган авылында җан биргән…
Яңа авыл йөзендә үз көрәшебезнең – ачлыкка, ялангачлыкка, мәхрүмлекләргә карамастан кылган эшләребезнең – матур нәтиҗәләрен күрәм. Биредә булган һәр вакыйга тарихында, һәр кеше язмышында бу авыл халкының горур, буйсынмас холкы һәм илен, халкын, хезмәтен яраткан рухы күренә… Кунакка дәшәләр – рәхмәт әйтү белән генә чикләндем. Өлгерермен әле. Әлегә минем өчен ялгызлык татлы. Хәер, бу якларның тарихы һәм язмышы турында уйлаганда, үзеңне ялгыз хис итәргә мөмкинме соң? Шул ук вакытта һәр ялгызлыкның үз сагышы бар. Нидер үкендерә, нидер сагындыра. Йөрәк аша кан гына түгел, вакыт та агадыр сыман. Үткәннәр белән хәзерге вакыт күңелемдә бергә очрашты бит.
…Ә кунакханәне уратып алган койма капкасыннан кемдер керде.
Караңгыдан:
– Йокламыйсыңмыни? – дип сорадылар.
Таныдым, бу Каһир иде.
– Синең дә йокың качкан, ахрысы, Каһир.
– Җанны уяттың әле. Тыныч кына картаеп ятканда, каберемнән уятып чыгарган ише иттең.
– Кабергә иртәрәк әле. Хәтеремне уяттың, диген, ичмаса.
– Барыбер инде. Картайгач кешене хәтер тавы баса, үлгәч – кабер калкулыгы.
Тәрәзәдән төшкән утны урталай бүлеп, Каһир баскычка утыра да папирос кабыза. Йөзе җыерчыклы, киң маңгае агарып күренә, күз төбенә тирән күләгә төшкән, тирән итеп төтен суырганда, яңагы эчкә батып керә. Эчкәнлеге сизелә, тик ул исерек түгел. Без, яр буендагы балыкчылар төсле аяк салындырып, баскычта утырабыз.
– Сиңа бер әйбер кайтарып бирәсем бар, – диде Каһир.
– Бурычка берни бирмәдем бугай мин сиңа.
– Исән чакта кеше бер-берсенә бурычлы икән әле ул, Иман, бурычлы, парин. Шуны үтәми торып, үлүе яхшы түгел.
– Ә мин менә, Каһир, бүген үлгәннәр алдында бурычым юк микән дип уйлап йөрдем әле.
– Яхшы уй, парин, яхшы уй. Ниме соң… бармы? Бурычың диюем.
– Бардыр инде, Каһир. Бөтенесен каян истә тотмак кирәк? Бигрәк тә исән кешеләргә булган бурычны.
– Ә минем сиңа тиешлесе искә төште әле. Төн димәстән, синең янга шуңа килдем.
– Син бит аны, Каһир, исән чакта гына түгел, үлгәч тә түли алмыйсың инде…
– Чә! Нәрсәне әйтәсең син? – Папиросын тирән суырып, төтен белән бергә ачуын да өреп чыгарды сыман. Сары ут яктысында яңагы уйнаклады, чигә тамырлары бүртте.
– Кәүсәрияне әйтәм…
Авыр тынлык урнашты.
– Әйе… Мин аның сөякләрен күрдем. Иске зираттагы каберләрне яңасына күчергәндә.
Каһир сүнгән папиросын кабызырга тырышты. Кабызыр нәрсә калмаган иде, аны аяк астына төкереп атты.
– Синең тартырга юкмы? – дип сорады ул.
– Эчтә, – дидем, бүлмәгә кереп чыктым.
– Иртәгә яңа каберен күрсәтерсең әле, Каһир, – дидем мин, үземне тыныч тотарга тырышып.
– Уһу… Күрсәтермен, парин… – Ул, кулъяулыгын таратып, ике бармагы белән нидер эләктерде дә карамыйча гына миңа сузды: – Мә.
Кулым үзеннән-үзе аңа сузылды. Яктыга янтайтып, учыма карадым. Бугаз төбенә, су эчсәң дә, хәтта ут йотсаң да эретеп булмастай төер тыгыла. Ышанмыйча, учыма текәләм: ә анда – алка. Сыңар алка.
– Алка, – диде Каһир. – Көмеш. Аныкы.
– Каян алдың?
– Хәтерлисеңме теге янгынны? Төнлә. Тарханныкылар янган төнне. Ул станциягә кергән… Син беләсең! Исеңдәме?..
«Исемдә, исемдә!» – ди хәтерем, ашыгып.
«Әх, Каһир Сафин, Каһир Сафин! Ник дип алып килдең инде син бу алканы?.. Җөйләнгән яраны ачкан шикелле иттең ич инде, Сафин!»
Мин, торып, әрле-бирле йөренә башладым. Кая монда хәзер йокы?! Утырсам, утырган баскыч дөрләп янып китәр шикелле!
Ничек исемдә булмасын ди инде?! Әле дә булса һәммәсе күз алдымда.
«Тыңла әле, Каһир… Әй, Каһир, тыңла әле!»
Ноябрь аенда мине Казанга – Татарстанда гына түгел, ә ил күләмендә алганда да беренче бишьеллыкның иң зур индустрия төзелеше булган Беренче җылылык электр станциясе төзелешенә чакыртып алдылар. Аңа кадәр станция салынып беткән иде инде, монда кирәгем калмады. Авыл Советы карары белән Фәтхи абыйны станциядә эшләргә билгеләделәр. Мин аны станцияне, йон теткечне эшләтергә өйрәттем. Тегермәнче итеп Шәйдулла абыйны куйдылар.
Тигез генә гүелдәп, станция эшли, келтерәп кенә тегермән тарта, йон теткеч гөжелди. Тегермән дә, йон теткеч тә кешеләрне магнит кебек үзенә тартып тора, биредән халык өзелми. Тирә-күрше авыллардан җыйналышып киләләр, чиратка басып, тегермән өендә, таныш-белешләрендә куна калалар. Еш кына тегермән өендәге рус хатыннары, кышкы оеклар, бияләйләр бәйли-бәйли, үзләренең озын җырларын сузалар, ара-тирә ирләр белән әрепләшәләр. Чират көткән арада арбаларга, капчыкларга утырышып, ни генә сөйләмиләр, нинди генә хәбәрләр йөртмиләр. Бөтен җирдә күмәкләшү, – сөйләр сүзнең иге-чиге юк, бәхәсләр кыза гына, яңалыклар ташып тора. Ул вакытта күмәк эш һәм күмәк тормышның нинди матур нәтиҗәләр биргәнен безнең станциядән дә ачыграк күрсәткән үрнәк булдымы икән?
Миңа китәр вакыт җитте. Күңелемне моңсулык басты, әмма белгертмәскә тырыштым, көр тавыш белән сөйләшеп, шат елмаеп йөрдем. Җир туңды, һавада тын беленә иде инде. Атларны дагаладылар, аларның тояк астында чокырлардагы боз чытырдап ватыла.
Бер иртәне, уянып, балкон тәрәзәсеннән карасам, буага боз каткан, җиргә юка гына кар яткан иде.
Чәй дә кайнатып эчеп тормыйча, киенеп урамга чыктым. Ләкин ничек итеп киенгән идем мин ул иртәне! Башымда каракүл бүрек, өстемдә мех якалы кыска пальто, аягымда ботинка! Мин аларны районга баргач сатып алган, тик һичкемгә күрсәтмәгән идем әле. Кулымны пальтоның кыек кесәләренә тыгып, станция ягына юнәлдем.
Рәхәт иде, шул ук вакытта уңайсыз да. Очраган кешеләрдән оялам, гаеп итәрләрдер кебек. Чөнки аларның болай киенерлек хәлләре юк бит әле. Миңа да, йөземә төртеп, «Кем идең, кем булдың?» диярләр сыман.
А-а! Шулай да үз дигәнемә ирештем бит, ә! Теге кызыл күзле эт мине танымас иде инде! Ах, хуҗасыз бичара кызыл күзле эт! Бу җылы пальто белән бүрекне кигәч, мин үземне башым күккә тигәндәй хис итәрмен, олы куанычка ирешермен, дөньям түгәрәкләнер дип хыялланган идем. Ә хәзер мин кешенең моннан да зуррак шатлыгы, горурлыгы барлыгын беләм инде! Хәзер минем әллә ничә дустым бар, хәзер минем станциям бар, хәзер мин җылы пальто белән яңа бүрегемә түгел, ә авыл өйләрен гөлт иттергән, кешеләрнең җаннарын җылыткан, өметләрен балкыткан электр утларына карап сокланам.
Борылып карадым, ләкин анда кызыл күзле эт юк иде шул инде…
Ул көнне бөтен авылда берьюлы казлар каңгылдаша башлады. Каз өмәсе җиткән икән! Малларын ашатып-эчертеп, хатын– кызга каз суеп биргән ирләрнең кайберләре тегермән янына җыелган. Бер-икесе кызмача. Гадәттә, андыйлар станция һәм тегермән белән мактаныша, сентябрь башында Брынка рус– ларының коткыга бирелеп, станцияне җимерергә дип менүлә– рен һәм үзләренең аларны җиңүен искә төшерергә ярата иде.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?