Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:40


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 48 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Ярмиев, сүзсез калып, сумкасын артка этәрде дә чалбар кесәсеннән папирос кабы чыгарды. Аны янтайтып селеккәләгәч, башын кырынайтып, берсен авызына капты. Сафин шырпы кабызды һәм утны, кош тоткан шикелле, җилдән киң учына яшереп, аның шадра йөзенә якынайтты.

– Үзләренең дә кирәкләрен биргәннәр соң! Кызлары бөтен авылны күтәргән. Тегермәнченең өенә басып кереп, эт итеп кыйнаганнар. Кул-аякларын бәйләп, волкомга китереп тапшырдылар… Хәзер тегермәне җәмәгатьнеке, калай түбәле өендә авыл Советы.

– Күрә адәм башлары! – дип уфтанды Каһир.

«Ни җитми адәмнәргә? – дип уйладым мин. – Җирме? Ә аның чиге юк. Гомернең генә чиге бар ул. Шушы елга суы белән бер – ага да китә. Кайда тын, кайда болгана да тулгана. Ә бит бер туктарга кирәк… Спиридон… Юк, ул болай гына үлмәгән. Аның җаны балкыган. Менә станцияне салыйк әле, бөтенесенең күзе ачылыр! Кемдер, теләми икән, кара төндә яшәсен. Кара төннән кабергә бер адым…»

Минем бөтен күкрәгем яна, ә йөрәгемә салкын боз кисәге тигәндәй булды. Алар моңа кадәр мин күз алдыма да китермәгән нәрсәләр хакында сөйләштеләр. Якында яшен сугып яндырган наратка күзем төшеп, караңгыда кинәт ишетелгән шомлы тавыштан сискәнгән шикелле әсәренеп киттем. «Ах, менә нинди ләбаса ул тормыш! Кеше тормышы… Бөтен өметең белән кояшка – җылыга һәм яктыга үрлисең, ә сине көйдергеч яшеннәр сагалый. Спиридон! Яшен чаткысы белән очрашканчы, өметләреңне чынга ашырырга ашык икән ул».

Уемнан бүленеп, мин, катгый төстә:

– Рамазанов станциягә уңай урын сайлаган, – дидем.

– Уңай урын, – дип килеште Каһир.

Буа буасы урын тар. Канау казыйсы җире үзле балчыклы, су ашамый. Станция утыртасы чокыр тирән, турбинадан чыккан су инешкә аксын өчен, өстәмә казу эшләре белән мәшәкатьләнәсе юк.

Идрис абый, сыңар кулын гайрәтле селтәп:

– Тик монда салырга ярамый, – диде.

– Рамазанов шушында сайладымы соң?

– Шушында, – диде Каһир.

– Уңай урын лабаса…

– Ярамый… Кара, монда салсак, ярты авыл буа суы буенда кала, яртысы – далада. Авылның йөзе өтекләнә.

– Сезгә электр кирәкме, әллә…

– Безгә хәзер бөтен нәрсә кирәк. Мин монда гомерлеккә килгән. Мин монда яшим! – Каһир аягын җәеп басты. – Кара, буа буасы урын тар, хак. Кызлар биле шикелле. Тик хикмәт анда гына түгел. Әгәр көтмәгәндә яңгыр явып, елга ташыса? Буаңны шундук ялмап йота, арткан су җәелерлек урын юк. Запас канау да коткара алмый.

Кичә генә мин гади крестьянны бүре өере узып китүен сабыр гына көтеп торган, кая таба барырга икәнлеге шунда күренер дип көткән, һәркайсы үзенә аерым һәм ялгыз төлкеләргә тиңләгән идем. Ак түбәле фуражкалы, брезент каеш белән билен буып, гимнастёрка, галифе һәм кирза итек кигән ябык Идрис абый да, аягына молотилка ремене белән кирза кисәгеннән тегелгән сандал кигән Каһир да мин күз алдына китергән крестьяннарга туры килми иде. Бер-берсенә бәрсәң, чатнап ут чыгарлык чакматашлары иде алар!

Авыл хәзер юаш песи хәлендә түгел икән инде. Кабер ташы шикелле авыр басынкылык, кисмәктә озак торган су сымак торгынлык, үзен гомер буена кыерсыткан законнарга сукырларча буйсыну юкка чыккан. Түрдәге сәкедә туып, шунда чүпрәк курчак яки бәрәңге ат белән уйнауларын тора-бара шул ук сәкедә мәхәббәт уенына алыштыручы, шушында ук үзләренә ике тамчы су шикелле охшаган балалар табып, аларның исәнлеге өчен кайгыручы, иреннәренә соңгы тамчы су тигәнен генә сизеп үлүче кешеләр беткән. Аларның, кояш баегач та, корама юрган астына посуларын, вакыт-вакыт тышлыгы юылса да, сүрүе, бигрәк тә мамыгы бер буынның ярты гомеренә җитә торган ястык-түшәктә ятуларын мин әле узмаган дип белгәнмен… Сука белән җир сукаласа да, чабагач белән ашлык сукса да, мал суйса да, уклау белән камыр җәйсә дә, мунчала белән идән юса да, аларның маңгайлары гына тирли, ә башларында бер генә уй – тамак тук булсын. Юк икән, алар моннан арынган, башка юлга баскан икән инде!

Авылда хәзер башка кешеләр икән – Каһир Сафин, Идрис Ярмиев кебекләр. Алар тормыштан мәгънә эзли. Алар киләчәкне күрә. Аларның йөрәкләре дөрли, тормыш учакларының да дөрләп торуын тели. Алар моңа кадәр хәерчелектә һәм мәхрүмлектә үткән авыл тормышының баш очына мәңгелек Ильич уты элеп куячакларына ышаналар, югыйсә «Брынка кешеләренең күзен ут итәргә» бу кадәр дә атлыгып тормаслар иде.

Электр станциясенең авылда яңа тормыш нигезе булачагына мин шушында төшендем. Алар корырга җыенган яңа тормыш мәңгелек булачак.

Юк, авыл кешеләре кызганыч түгел, алар тормышын бәхетсез, караңгы, рәхәтсез итеп күрү ялгыш. Алар үз язмышларына битараф түгел. Юкса станциянең кайда торуына бу кадәр борчылмаслар иде. Станция төзү аларга яңа язмыш китерәчәк…

Һава бөркүләнде, тирә-юньне тынлык басты. Авыл йортларының соры саламлы түбәләре, колга башындагы сыерчык оялары, аркандагы бозаулар, сирәк-мирәк күренгән кешеләр, урман, каршыдагы тау – һәммәсе рәшә эчендә калды.

– Сез хаклы, биредә станциягә кысан, – дидем мин. – Рамазановка шулай дип әйтмәдегезмени?

– Аның сайлаганы астарак, – диде Каһир. Ул авыл урамы барып төртелгән тауга таба күрсәтте. – Шул тау астында.

– Нигә баштук шунда алып бармадыгыз соң?

– Аннары барыбер монда менеп карар идең.

– Алайса, шушы урын яхшырак?

– Монда җиңелрәк анысы – казыйсы, күмәсе әзрәк.

– Бик шәп, тагын нәрсә кирәк?

– Безгә станция кирәк, – диде Каһир.

Идрис абый, әлегә сүз беткәнен белдергән сыман, фуражкасын салды да, тезенә куеп, җиңе белән эчендәге күнен сөртеп алды:

– Анда ташлык, авыррак булыр. Тик авыр эш явыз хатын түгел, без аннан курыкмыйбыз.


Алар күрсәткән урында инеш, тәкәббер тәкә сыман, тауны сөзгән кебек. Су, зур тобада әйләнгәләгәч, кырт борылып, авылга таба ага. Аннары авыл урнашкан тау астындагы куе агачлык турысыннан читкә борыла да күздән югала. Шушы урында аның ярлары киңәеп, түгәрәкләнеп, суы күбәеп китә. Гүя үзенең тәкәбберлегеннән ваз кичеп, тау астында ял итә. Хәзер инеш суының бар көче аның тирән агымында.

Шул төштә аның биленә, эзәр итеп, буа буганнар. Шушында ук иске су тегермәне тора. Тегермән урнашкан чокырны карт тупыллар ураган, чокыр күренми дә.

Авыл өйләре моннан кечерәеп күренә. Бер йортның капка тө– бенә кеше җыелган. Агач өйләрнең иң биеге. Ике катлы. Анда шау– шу киләләр, көлешәләр, карлыккан гармун тавышы ишетелә.

– Әһә, туй башлана, – диде Каһир.

Җирдән корбанын күзләп, ниндидер тылсымы белән карашны үзенә ияртеп, әкрен генә ялгыз тилгән оча иде. Аннары ул кояш эссесенә әлсерәгән һәм болытлар куера башлаган бар дөньяның кыл уртасында эленеп калды шикелле.

– Теге нинди йорт ул? – дип сорадым мин, яр каршында агарып торган ике катлы башка йортка ымлап.

Каһир көлеп җибәрде:

– Бая шуннан чыктык ич! Авыл Советы. Икенче катында син торырсың. Морзадан ким булмассың әле!

– Нинди морза?

– Алпавыт. Татар алпавыты…

– Син торасы бүлмәнең тәрәзәсе теге якка карый, – диде Ид– рис абый. – Инеш теге яктан да күренә. Безнең авылның өч ягын– да – су, бер ягында – тау. Дошманнардан сакланырга уңай булган. Безнең авыл хан заманыннан гына түгел, әллә кайчангы.

Авыл урнашкан тау астында – елга белән ике арада – башларын күккә чөеп, бакыр кәүсәле наратлар үрә каткан. Аларны урталай ярып, инде чәчәк атарга җыенган юкәләр сузылган аллея, ахрысы. Елга буенда ук куаклар (шомырт, чияләр бугай) чүгәләп утыра.

– Ул нинди җир? – дидем.

– Шул алпут паркы, – диде Идрис абый.

Аллея ярга җиткән җирдән алпавыт өенә ап-ак ташлы текә баскыч менеп китә.

Күңелемнән генә станцияне иске су тегермәне урынына корып карадым. Елганы тоба беткән җирдә – текә яр турысыннан буасың, без басып торган сөзәк ярны ерып, станциягә су агызачак канауны казыйсың. Ул чагында бу тирәдә байтак җирне су баса, шул исәптән паркны да.

Каһир алпавыт паркына игътибар итүемне сизде:

– Под корень! – диде нигәдер русча. – Морзаларның эзләре дә калмасын!

– Матур бакча. Әрәм була бит.

– Аның каравы авыл ямьсез! Ник ямьсез? Алар матурлыгы белән янәшә торганга. Под корень… анасын!

Каһирның күзе очкынланып китте. Бу мәлдә ул ниндидер карчыганы хәтерләтә иде.

– Безгә байлар калдыгы кирәкми. Үзебезнең кулдан да килә! Теләсәк кисәбез, теләсәк турыйбыз. Җитәр!

– Ярый, – дип килештем. – Ә бу нинди түмгәкләр? – Мин аяк астындагы вак калкулыкларга ишарәләдем. Без торган сөзәк үрдә тәбәнәк, киң ябалдашлы җиде-сигез карт имән дә үсеп утыра иде.

– Зират, – диде Идрис абый.

– Зират? Шуның аркылы канау казыйбызмы?

– Хан заманыннан калган зират ул. Изгеләр зираты, диләр.

– Авыл картлары каргамасмы соң?

– Безнеме?! Хәзер бездән дә изге кем бар? Әзме кан түктек? Без түккән кан елгасына станция корсак, кояш яктысының да кирәге калмас иде! – дип кычкырды Сафин. Әйтерсең лә без чукрак идек. – Болар бар да ташландык инде, авыл зираты башка төштә.

– Авыр эш, – дип карыштым мин. Юк, алардан акыллырак булып, борынгы зират өчен борчылып түгел. Моны алар хәл итәргә тиеш иде – менә шуңа.

– Авыр эшне эшләве бик гади, – диде Каһир. – Иң авыр эш – бала табу да кабер казу, диләр. Ә тегесе дә, бусы да бик тиз аның.

Ул күпне күргән кешеләр кебек ярып, ышанып сөйләшә.

– Зират бозу әллә ничек инде, мәсхәрәләгән шикелле начар эш. Син ничек уйлыйсың, Идрис абый?

Аның урынына Каһир җавап бирде:

– Әгәр дә киләчәктә минем каберем кемнәргәдер комачаулый икән – тигезләсеннәр! Нәрсә ул кабер?! Кирәк икәнмен, мине тере килеш тә ала аласың! Теләсәң кая куй – риза!

– Бу тау белән зират арасын бусакмы? Монда хет диңгез ташып тулсын – буа эһ тә итмәскә тиеш! – дидем мин.

Өчәү, утырып, сүзсез генә тәмәке тарттык.

– Без инде Каһир белән дөньяның ачысын-төчесен татыган, хәзер ташлап булмый. Ә син ник пошкытасың бу әче нәрсәне? – диде Идрис абый.

– Вакытында каеш белән ярырга әти-әни булмаганга…

VII

Морзалар өенең тимер һәм калайны бизәкләп үрелгән балконыннан тирә-юнь шундый матур булып күренә икән. Бер кич кунгач, икенче көнне, әле кояш чыкмас борын, тартып керергә исәпләп, шунда чыгып бастым. Җаным тыныч түгел иде, төнлә ямьсез төш күреп саташып беттем, шабыр тиргә батканмын. Имеш, бар дөнья янган, ташлар эреп, ябышып каткан, җир зәңгәрле-аллы төзәлмәс яман шеш төсле булып калган, һичкем күренми; мин үзем дә юк, тик әле кайдадыр, йөрәк шикелле тибеп, сулкылдап елый-елый, аңым гына яшәп ята, имеш…

Мине морза йортының икенче катына урнаштырдылар. Рамазанов торган бүлмәгә. Аны шушында, төнлә икенче катка менеп, бүлмәсенә кереп үтергәннәр. Ишекнең эчке келәсе нык, мин карадым. Төнлә ул аны белгән кешесенә генә ачар иде. Әгәр бикләгән булса, әлбәттә. Ә аның янына кергән кеше кем: дошманмы, әллә яхшы кешеме? Хәер, дошманның да белгән кеше булып чыгуы бик ихтимал. Бәлки, ул аның үзен үтерергә килгәнен белмәгәндер дә. Авылда чит кешеләр юк лабаса, бөтенесе таныш. Ул кичне Рамазанов яшьләрне җыеп сөйләшкән… Ә иртән өстәлгә йөзтүбән капланып яткан көенә тапканнар. Үтергәннәр дип…

Мин Янышевтан, кыймыйча гына:

– Әллә Рамазановның берәр… шәхси кайгысы булганмы? – дип сораган идем. – Үзе атылмагандыр ич инде?

– Кешесе ул түгел! Аны безгә партия үз авызыннан өзеп җибәрде. Казандагы ТЭЦ-1 проекты группасыннан. Вакытлыча! Өч бала атасы… Гаҗәп бер кеше иде ул… Юныс Рамазанов. Кыяфәтенә карасаң, тәкъва картлар ише йомшактыр кебек. Ә зәһәр холыклы иде… Берзаманны, икәү сөйләшкәндә: «Безгә барыбер котылгысыз һәлакәт яный», – дигән иде.

– Зәһәр холыклы? – дип кайтарып сорадым мин секретарьдан, Рамазановның «безгә котылгысыз һәлакәт яный» дигән сүзләренә гаҗәпсенеп. Әйтеп бетергәнен көтәргә түземлегем җитмәде.

– Ә бу – Ленин сүзләре, туган. Әйе, безгә барыбер котылгысыз һәлакәт яный… әгәр искечә вак хуҗалыклар булып утырсак. Ирекле җирдә ирекле гражданнар булсак та!.. Днепрогэста, Сталинград трактор заводында, Магнитогорскида күз күрмәгән, колак ишетмәгән төзелешләр башланачак. Анда социализм төзелә, ә авылда капитализм калсынмы? Рамазанов менә ни өчен монда – авылга ашыккан. Республикада иң беренче авыл электр станциясе турында сүз кузгалуга ук. Үз теләге белән… Бу станция, туган, кечкенә булса да, төш кенә булачак!..

Балконда шуларны искә төшердем. Саф һава, тәмәке исе күңелемне ачып җибәрде.

Ә утарны корып та куйганнар соң! Күз төшкән һәрнәрсә тынгысыз уйлардан җанны чистартырга тиеш дигән аек исәп белән эшләнгән. Табигатьнең бар фасыллары, һәр куагы, һәр ташы әфәнделәргә хезмәт иткән, һәммәсе алар файдасына, аларның күңеленә хуш килерлек булган.

Тау астындагы нарат ябалдашлары көмеш беләзектәй бөгелеп аккан елганы капламый, бәләкәй су тегермәне, сул яктагы ак ташлы текә кыя, таш баскыч турысыннан инешкә кадәр сузылган юкә аллеясы күзне иркәләп тора кебек.

Ә амбарлар, абзар-куралар кыйшайган инде, капканың да алты баганасы гына тырпаеп калган. Хәзер монда тормыш сулган, элеккеге байлык, мал-мөлкәт, дан-шөһрәттән биредә әллә кайчангы, сагышлы бер төш кенә калган кебек.

Ниндидер кодрәт белән бу йортны… унбиш-егерме еллар тирәсе элекке хәленә кайтарып булса, ул ниндирәк хәлдә булыр иде икән? Тып-тыныч, һәркемне һәм һәрнәрсәне тузанлы йокы баскан булырмы икән, әллә бар нәрсә борынгыдан килгән какшамас тәртипкә буйсынып, барча кеше өзлексез һәм сүзсез эш белән мәшгуль булырмы?

Күземне йома төшеп, йөземне иртәнге салкынча җилгә каршы куйдым. Шунда, җил көйрәткән утлы күмер шикелле, дүрт-биш яшем чагында бабай белән атка утырып, үзебезнең алпавыт утарына килеп чыкканым искә төште. Бабай хуҗага биш көнгә дип алып торган җилгәргечен илтеп тапшырды бугай. Ярты капчык арыш, ярты капчык борчак өстәп. Кичкырын өзлексез вак яңгыр яварга кереште, без аның урыс знакумына куна кердек. Мин үземне әллә нинди томанлы бер дөнья эченә эләккәндәй хис иткән идем. Каяндыр ниндидер тонык тавышлар килә, һаваны сискәндереп этләр өргәли, әче итеп дуңгызлар чинап җибәрә, дәррәү казлар каңгылдаша, наянланып, хатын-кыз кычкыра, ул арада ерак бер почмактан «малайка» (бабай балалайканы шулай дип атый иде) чиртергә керешәләр… Безнең Актырнакны әллә ничә эт уратып ала, ә мине урыс малайлары төрле яктан тикшереп чыгалар да, берсен берсе уздырып, уенчыклары белән мактаныша башлыйлар. Этләре әллә нинди – борыннары озын, эчләре умырткаларына ябышып беткән. Минем шаккатып карап торганны күргән бабай аларны бурзайлар дип аңлатты. Мин бабайның танышларына абзар-курадан арырак, алма бакчасы эчендәге өйгә кереп китәм дә сандык өстенә ятып йоклыйм.

Бабай мине иртән иртүк уята. Урыс агай белән, ут элми-нитми генә, күчтәнәчкә алып килгән бал-май кабып чәй эчәбез, ә мин, пес итеп алырга ниятләп, ачык болдырга килеп чыгам да баш-аягым белән ишегалдындагы томанга төшеп чумам. Юеш ташларга аяк очларым белән генә баса-баса, бабай өйрәткәнчә, кеше күзе төшмәстәй почмакка сыенып, бөрмәле киндер ыштанымны сул кулымның баш бармагы белән сыдырып төшергәч кенә, бөтен ишегалды тынлыгын чәлпәрәмә китереп, быргы кычкыртып җибәрәләр. Бар сыным белән бөрешеп киләм һәм болдырга йөгереп менәм дә караңгылы-яктылы тәбәнәк җылы өйгә чәчрәп барып керәм.

– Бабай! Пес-с иттерттермиләр!

Ул кеткелдәп куя. Аннары тыныч кына итеп көл төсендәге көрәк сакаллы знакумына нидер аңлата, тегесенең тирән зәңгәр күзе елмаеп кысыла, зур авызыннан көлү тавышы яңгырап чыга. Кара төрепкәсеннән ак чынаякка көл коела. Аның күз карашы ягымлы, ниндидер хәйләкәр шуклык белән яктырып тора сыман. Бабай, үрелеп, көлә-көлә, минем ыштан бөрмәмне шапылдатып куя, аннары, «спасибо, знакум» дия-дия, салкын кулымны үзенең җылы һәм каты учы белән төргәндәй тотып, мине болдырга җитәкләп алып чыга. Калын чиста тавыш белән:

– И мне пора! – дип, безнең арттан, яшел кожанын кия– кия, бабайның знакумы да иярә. Аның башында кырые көмештән каеган кызыл фуражка, аягында бабайныкы шикелле үк күн читек, тик аныкының балтыры гармун күреге шикелле җыерылып килгән, баскан саен шыгырдый, ә бабайныкына шахтёр галошы кигезелгән.

Түземем бетеп, болдырдан «чаптыра» гына башлауга, бөтен үзәкләргә үтеп, томан эченнән тагын ярсу быргы тавышы ишетелә.

– Вчерась наш Митрофаныч семь волков подвыл – матёрого, двух переярков, да ещё четырёх молодых. Счас с охотой выезжам-с44
  – Кичә безнең Митрофаныч, бүре булып улап, җиде бүрене алдалап чыгарган – берсе карт бүре, икесе былтыргылар, тагын дүртесе быелгылар. Хәзер ауга чыгабыз.


[Закрыть]
.

– Хураша-а, знакум, хураша.

Бу сүзләрдән алпавыт утарындагы кешеләрнең бүре ауларга җыенуларын төшендем.

Хәзер, балконда боларны хәтеремә төшергән чагында, миңа ул иртәнең һәр сулышы, һәр кыштырдавы, ыгы-зыгысы таныш, аңлаешлы инде. Ул вакытта серле, сихерле тоелган күренешләрне, сүзләр, тавышлар, кичерешләрне мин китаплардан укып белгәнем аша күрәм һәм аңлыйм… Беренче быргы «Бөтенеңә кузгалырга!» дигәнне белдереп яңгыраган. Икенчесе «Атларны иярләргә!» дип аваз салган. Быргы, билгеле, хәзер белүемчә, мөгез быргы булгандыр. Безнең алпавыт ау белән якынлашканда, авыл халкы башта атлы казаклар килә дип шикләнеп, кайсы кая посарга ашыга, ә без, куркуның ни икәнен белмәстән, каршы йөгерә идек. Алпавытның ау кешеләре дистә ярымга җитә, этләре ике-өч дистәгә җыела. Бабайның знакумы – минем исемдә Ягур дәдәй булып калган кеше – алпавыт авын йөртүче. Аннан кала алпавытның атка атланган көйгә озын каешлар белән эт тотып, өстертеп, котыртып торучы, картуз белән кызыл казаки кигән сары чәчле малайлары да күп иде.

Шулай итеп, үзәкләргә үтеп һәм бугаз төбен кытыклап, көзге күк төбеннән килгән торна таркылдавы сыман, калын быргы тавышы яңгырый.

Кояш чыгып килә иде инде.

Абзар ишекләренең тупсаларын каерып дигәндәй ачып, эчтә араталарны дөңгердәтеп җиргә төшереп җибәрәләр дә, йөгән кидерә-кидерә, яңадан-яңа атлар чыгаралар, буага алып төшеп сугаралар да иярлиләр. Барысы да ашыга, тик кабалану юк, һәммәсе пөхтә – беренче генә тапкырмыни, күнегеп беткән– нәр инде, күзләре йомык икән, куллары үзләреннән-үзләре эшли.

Ягур дәдәй эт йөртүчеләрне эт абзарына ашыктыра. Каяндыр «Кузгалырга!» дигән гөлдерек тавыш яңгырый, атын юырттырып, уртага моңарчы күзгә күренмәгән быргычы чәчрәп чыга да, иярендә калка төшеп, мөгез быргысын авызына китерә. Күзе йомык, киеме көмеш каймадан да чуктан, ияре яшел бәрхет белән тышланган, аты авызлыгын чәйни, ирен кырыйларында сары күбек кайный.

Ул арада алпавыт үзе дә күренә. Күн фуражкадан, алмачуар атка атланган, аты ярсу, яңа уенчык шикелле ялтырап тора. Алмачуарның ялы бер якка тарап салынган, бәкәлләрендә инә күзе хәтле дә чүп юк, сулышыннан сыек томан көдрәләнеп-көдрәләнеп китә.

Карашымны бүтәннәргә күчергәндә, барысы да башларына кияләр иде, хуҗаларын баш киемнәрен салып каршылаганнар, ахрысы. Алпавыт, йөзен әле бер, әле икенче якка борып, әллә ниткән әмерләр бирә, сорау ала, чуклы кыска камчысы белән кизәнә.

Чәбәләнешеп, буылып өрә-өрә, ике яктан ике эт көтүе килеп чыга, һәркайсы бәйле. Беришесе эзгә төшеп, җанварны урыныннан кузгатучылар, беришесе бурзайлар, болары кай якла– ры беләндер әкәмәт зур борчаларны хәтерләтәләр.

Ул арада бабай да, сары биябезне арбага җигеп, капка ачылганны көтеп тора. Мин шома, сары салам түшәлгән арбага мүкәләп мендем дә аягымны солы капчыгы астына тыктым. Солылы капчыкны бабай, таң белән торып, ат башына кигереп бәйләгән булган, күрәсең, ул аның тыныннан парланып, җылынып калган иде.

Капка җилләнеп ачылып китте, быргы кузгалырга кушып кычкыртуга, ишегалды күз ачып йомган арада бушады.

Без кыр юлыннан алпавыт авының ерак калкулыкларда әле югалып, әле күренеп алга омтылганын озак карап барабыз.

Мин хәзер беләм инде: кемдер нәрсәнедер тиешенчә үтәп җиткермәсә, алпавыт, кызыл хәтфәле иярендә калкына төшеп, яшел саплы камчысы белән уңлы-суллы селтәнә-селтәнә: «Я же велел, скотина: сострунил – тут же брось! А ты? Замешкался, зевал, аль струсил-с?»55
  «Мин куштым бит сиңа, хайван: борыныннан урадыңмы – шундук ычкындыр. Ә син? Үшәнләндең, авыз ачып калдың, әллә курыктыңмы?»


[Закрыть]
– дип җикеренгәндер.

Шул ук вакытта ау йөртүче Ягур дәдәйнең калын тавышы, эт йөртүче малайларның этләрен өстертеп, бүре эзенә төшерүе, нидер күргән эт өеренең әрәмәлекне тоташ ыңгырашу, чинау, ырылдау, шыңшу белән тутыруы – болар барысы да урманның кыштырдап, сагаеп, куркып, сискәнеп торуына хәтле миңа хәзер күренә, ишетелә кебек.

…Бозау хәтле ана бүре белән куе көрән тимгелле эт маңгайга-маңгай килеп бәрелешәләр дә җирдә тәгәрәп китәләр. Бүре, сикереп торып, үз юлына төшмәкче, аның өстенә күзен кан баскан, корымлы пумаладай йөнтәс эт белән сары бурзай ябырыла. Бүренең шул бер мизгелгә югалып калуы җитә: кушаяклап томырылган алмачуар атын үрә торгызып, аның өстенә киң күкрәкле алпавыт үзе сикереп төшә дә бүренең алгы аякларын сигездән үргән чуклы камчысы белән бәйләп ата һәм, торып, уң кулының бармак очлары белән күкрәген, тез башларын каккалый, аннары алтын портсигарыннан папирос алып каба…

Аның һәм ана бүренең кан баскан күзләрен күрәм шикелле. Ә малай-шалай бүрегә тешләрен батырып ырылдаган этләрне аера. Читтә мылтык гөрселдәп ала… Томан тарала, тарала…

Мин балконда тәмәке тартам.

VIII

Без төзегәннәрне җимереп, авылны яңа урынга күчергәннәр. Кәүсәрия чиләгенә иелеп эчкәндә иренемне көйдергән суның чишмәсе аста калган – ләм астында. Яшьлегемнең иң матур сукмагын чирәм баскан. Тиздән монда Кама суы күтәрелә башлар. Яңа дәрья.

Яшьлегемнең кызыл чәчәкле болыннарын сагынам. Язмышымның кояш нурлары кызарткан чыклы чәчәкләрен инде башка су сугарыр.

Нишләмәк кирәк, һәр заманның үз кешеләре, һәр буынның үз буасы, үз суы, үз юлы, үз хәтере. Иртәгә ике тормыш гөле борнасын өчен, бүген бер чәчәкнең сулуы кирәк. Әгәр бер бодай бөртеге җиргә күмелмәсә, кырык бөртекле башак үсми…

Су астында – чишмә, юл астында – сукмак, вакыт тавы астында хәтер баскычлары күмелеп ята. Су – җирнеке, юл – ке– шеләрнеке, хәтер – киләчәкнеке. Томаланган күзле чишмәләр, күктәге йолдызларын югалткан сукмаклар, гомеремнең иң югары ноктасыннан үткән юлыма борылып караган хәтер – болар һәммәсе минем җанымның тере чәчәкләре.


Болыт каурые урталай бүлгән кып-кызыл кояш шары дөр– ләп янган офыкка чумды. Эңгер-меңгер төште. Бераздан төннең беренче күбәләкләре – төнге сәяхәткә чыккан йолдызлар күренде. Ә берсе караңгы офык коесына чумды.

Апрель аендагы сыман, күк чиста, һава саф. Төнге һавага бөҗәкләрнең сызгыруы, кыштырдавы, чырылдавы күтәрелде. Шулар арасындагы иң әче сызгыруны ишетмәс өчен, учым белән колагымны томаладым, ләкин ул тавыш башымда икән: кан басымым күтәрелгән, ахрысы, уң колак чыңлый. Аңлаешсыз авырлык, гүя кан тамырлары буенча кан түгел, салкын терекөмеш ага. Пиджагымны киеп, исән калган наратка барып сөялдем. Шофёр Исмәгыйль кунак йортыннан урын белеште, тик әле минем буш бүлмәгә кайтасым килми. Ашау да онытылды. Дошман басып алачак җир сыман, буш калдырылган су буйларына, куаклар ягылган урыннарга, кемдер үткән белән киләчәк арасын мәңгегә өзәргә теләгәндәй, сүтелгән күпергә, станция ягына карап торам.

Үткән еллар хәтереннән арынып, иртәгә эшлисе эшләремне барларга тырышып карыйм, ләкин киләчәк причалына килеп туктардай тыныч култык юк.

Чү! Ширәмәт морзаның ак йортыннан бакчага төшә торган таш баскычта нинди кыз ул? Җир, су, үләннәр исе аңкытып агылган җил битемне иркәли. Кызның баскычтан баскычка басып түбән төшүен, төшкән саен зурая баруын агач артыннан күзәтәм…


Ул көнне Каһир, таш һәм туфрак коя-коя, ярдагы кәҗә сукмагыннан авылга менеп киткән иде. Аның кайсы якка юл тотарга ниятләвен чамалавы кыен түгел иде – туй барган йортка таба, ә аннан табынга узар, мыегын чылатмыйча чыгармаслар. Мине дә кыстаган иде, кая инде! Станция турында уйлап калдым.

Җәйнең яшь киленнәрдәй тыйнак, ягымлы башында нинди туй? Бу – елның иң ач вакыты да ич әле. Чәчелгән ашлыкны җыеп, җан борчуын басмас, ни яшелчә, ни җиләк-җимеш өлгермәс борын авылда туй ясау көтелмәгән бәла килү белән бер. Кошлар тавышы тынып калды. Күктә керәшәләр генә ыгы-зыгы килә. Ташлар кайнар. Бөркүлек тынны кыса. Чәчәкләр йомыла башлады. Яшенле яңгыр якынлашты. Тау артыннан, ат көтүе чапкандагыча ерактан ук дөбердәп, күк күкрәве килеп җитте. Аңа кайдадыр мылтык аткан тавыш килеп кушылды. Биектә канатларын җәеп очкан тилгән учакка ташланган каен тузы сыман җыерылып килде, җиргә якынаеп күздән югалды. Туй барган капка төбендәге халык кычкырып җибәрде. Алар арасыннан кемдер тилгәнгә мылтыктан аткан иде. Күк күкрәвенә шуның гөрселдәве дә кушылды. Берданка-фәләннән аттылар, ахрысы, ау мылтыгыннан андый биеклектәге кошны атып төшерүе ай-һай! Халык каядыр йөгерде, күздән югалды, мөгаен, тилгән караргадыр. Ә мин алпавыт паркына кереп киттем. Бакча уртасындагы бака үләннәре, су мүге белән капланган кечкенә генә түгәрәк күл буена килеп чыгарга өлгермәдем, баскычтан чиләк-көянтә аскан бер кыз заты, аның артыннан ук Каһир төшүен күреп, зелпе куакларына постым. Кыз чәчәкле ак алъяпкычтан, дүртпочмаклап бәйләнгән яшел яулыктан, чиккән читектән, чулпы тәңкәләре тез астындагы балитәкләре турысында биешә. Каһир уң канаты очыннан тилгәнне тоткан иде. Кош әле исән. Җан биргәндәй, вакыт-вакыт тартылып куя, авызын зур ачып сулый, кызыл телен чыгарып, зәһәр ысылдый, канлы күзе яртылаш йомык. Сөйләшә-сөйләшә, күл өстендәге дугаланып торган күпергә керделәр. Көянтәдәй бөгелгән иске күперчек. Кыз иңендә – яшел көянтә, ә суда – аларның чагылышы.

Бу мине кызыксындырып җибәрде. Яхшысынмасам да, сәер хәлнең асылын беләсем килде: тилгәнне тотып, Каһир ник бу кызга ияргән?

Тау башыннан болытлар ташкыны ишелеп төште. Агач башларын тузгытып киткән җил тагын тынды. Күл өсте тигез, аны тик сары төнбоеклар, сазанаклар гына чуарлаган. Көянтәле кыз да болытларга карап алды. Чиләкләрен чумдырып, күл суы алыр дигән идем, ашыкмады.

– Явыз, җәбер, – диде ул. Тавышы калынчарак, күкрәктән килә.

– Туйдырды бу тилгән! – диде Каһир, кошны күтәрә төшеп. Тилгән ысылдады, киерелеп, тырнаклы аяклары белән һаваны тырнады. – Көн саен сезнең турыда.

– Синең шикелле.

– Пөхтә чәкедемме? Күз очлы минем. Кул да каты – калты– рамый.

– Балаларын ятим итеп.

– Ата кош бу. – Каһир салкын тәкәбберлек белән тилгәнне кызның аяк астына ташлады. Кыз читкә тайпылды, күпернең кыйшык култыксасы булмаса, суга ук сикерер иде, мөгаен. Кош Каһирга карап ысылдады, канаты белән күпер култыксасын кыйнады. Каһир кеткелдәп алды.

Кыз, аңа яулык почмагы белән авызын каплаган килеш кырын карап:

– Абау! – диде.

Каһир, тилгәнне котыртып, канат очыннан һавага күтәрде. Кош, аның күзенә карап, ярсу ысылдарга кереште. Каһир аны, киң селтәнеп, култыкса аркылы күлгә томырды, тик кош, бер канатын гына җилпи-җилпи, ярга очып җитәргә көч тапты.

Каһир кызны култыксага кысты.

– Синең өчен аттым. Күпме кеше тидерә алмады! Авыл– да ирләр беткән!.. Яулык ябып кына йөриселәре бар. Пешмәгәннәр!

– Әле ярый аттың. Юкса белмәс идем.

– Нәрсәне?

– Миһербансыз икәнеңне. Өйләнгәч, хатының белән ничек торырсың икән?

– Анысы инде, Кәүсәрия, синең кайгың түгел.

– Менә үзең дә әйтәсең, Каһир абый… Йөрмә дим, йөрмә, йөрмә…

– Миһербансыз, дисең инде. Өйләнсәм, хатынның кайгысы ул итмәм.

Кәүсәрия дәшмәде, Каһир култыксадан кулын алуга, күпердән алга атлады, тик Каһир аның чиләгеннән тотып өлгерде, җибәрмәде. Кыз әле генә Каһир канат очыннан күтәргән яралы тилгән хәлендә калгандай булды.

– Беләсеңме ник? – диде Каһир. – Менә ник… Берәү күр– ше авылдан кыз урлаган. Атын җан-фәрманга куалый. Арттан куа чыкмагайлары дип шикләнә. Аты сөрлегеп куя моның. Арба төбендәге мылтыгының түтәсен капшап: «Раз!» – ди бу. Ярты юлны җилдереп узгач, ат тагын сөрлегә. Егет, бу юлы мылтыгын суырып ук чыгарып: «Ике!» – дип куя. Кайтып җиттек дигәндә генә, аты тагын сөрлегә. «Өч!» – ди егет һәм атны атып та ега. Кәләш елый башлый, син мәрхәмәтсез, шәфкатьсез кеше икәнсең, синең белән ничек торырмын, харап булды газиз башкайларым, янәмәсе. «Раз!» – ди егет, аңа карап… Шуннан бирле торалар, ди. Хатыны беркайчан да иренә «Ике!» дип әйттермәгән.

Кыз ярты йөзен каплаган яулыгы читеннән сөзеп кенә тагын аңа карап алды:

– Тилгәнне атуың «Бер!» диюең булдымыни? «Өч!» дигәнче түзәсең бар иде.

– Бүген чык әле, – диде Каһир.

– Тилгәннәрдән куркам.

– Сезнең тирәдә күренгән һәр тилгәнне шушы хәл көтәр.

– Үзеңне дәме?

– Мин үлгәндә, тырнагымда чебеш булыр.

Кәүсәриянең горур карашын күтәрә алмыйча, Каһирның чиләкне тоткан кулы бушап, түбән салынып төште. Ул аны, кая куярга белмичә, чалбар кесәсенә тыкты.

– Йөрмә! – диде кыз һәм күпердән минем якка юнәлде.

– Әх, Кәүсәрия! Үкенмәссеңме соң?

– Абау-у-у… – дип сузды Кәүсәрия, аңа таба борылып. – Кыланасың дисәм… күзең, күзең әллә нинди, Каһир абый.

– Пешерәме әллә?

– Туңдыра. Боз белән бер!

Кыз күкрәгендәге толымын аркасына кайтарып салды – чулпылары чылтырады. Ул сукмакка төште, аның тирән күзендә якты чаткы – яшен чаткысы уйнаклап алды. Каһир, җәһәт-җәһәт басып, күперчектән кире чыгып китте, җирне күк күкрәве түгел, бәлки аның аяк басулары дөбердәтте шикелле.

– Боз, ә? Боз! Ә мин уттан ким дөрләмәм әле! – диде ул, таш баскычка җиткәч борылып.

Кыз, авыз эченнән генә көлә-көлә, тегермәнгә таба сузылган сукмактан китте. Сокланып, аңа иярдем.

Аларның бер-берсенә төрпәле сүзләр әйтеп сөйләшүе, киеренке тотышлары, Кәүсәриянең тапкыр җаваплары мине дулкынландырган иде.

Бермәл күктә, кармакка эләккән чабак кебек, коры яшен чәбәләнеп алды. Болыт тауларыннан, шарлама булып, күк күкрәгән авазлар коелды. Бакча күлендә бака бакылдап җибәрде. Ә алда йөгерә-атлый барган кыз кире борылырга уйламады да. Җирне камчылап, туктаусыз яшен яшьни, күк күкри – ничек курыкмый икән? Әле яңгыр тамчыламый да, шуңа карамастан күн пиджагымның якасын күтәреп куйдым. Әни искә төште. Мондый яшен килгәндә, ул, догаларын укый-укый, морҗа калакларын, мич юшкәләрен ябарга керешә, тәрәзәләрне куллары белән сыпыргалап, пәрдәләрне тарта, апаның чиккән сөлгесе белән җиз самавырны каплый, көзгегә мендәр япмасы яба. Яланбаш утырсак, башыбызга түбәтәй кидертә, йокымсырый башласак, йокламаска куша иде. Әти, яшенгә игътибар итмәстән, үзенә нинди дә булса шөгыль таба. «Ахырзаманда, – ди әни апа белән миңа, – шушындый яшен яшьнәр, күк күкрәр, таулар мамык урынына очып йөрер, балаларның чәчләре агарыр, картлар акылдан шашар дигән…» «Ә Алла кешеләргә булыша алмыйча карап торыр, имеш», – ди әти, аның сүзенә кушылып. Бу аның, гадәтенчә, әни белән бәхәскә керүе. «Алланың кешеләр газабына карап торудан башы чыкканы бармыни соң аның?» – дип куя ул, мәсәлән, чабата шөшлесен, көчәнә-көчәнә, калып белән юкә арасында йөртеп. «Әстәгъфирулла! Рәхмәтеннән ташламасын диген, алласыз!» – «Аның рәхмәтенә калсаң, синең кысыр ашыңны тартып алырга да күп сорамый ул, белдеңме?» Әти белән әни дин турында мин белә-белгәннән бәхәстә иде.

Җил чыгып, агач башларын тузгытты, үләннәрне җир күкрәгенә кысты. Алай да болытлар мәгарәсеннән кояш күренгәләп ала иде әле.

Кәүсәрия тегермән астына төшеп китте. Мин чокыр кырыена җиткәндә, ул инде менеп килә иде. Җирне иңләгән эңгер-меңгердә чиләкләрендәге су эрегән кургаш сыман куе, авыр булып күренә. Бер ботагы каерылган, дугаланып җиргә иелгән тал астыннан чыкканда, ул мине күреп алды. Ни куркырга, ни читләтеп китәргә кыймыйча, беркавым тораташтай катып торды. Йөзгә дан түгел бугай. Гәүдәсе җыйнак, сылу. Аннан матур бер гадилек аңкып, бөркелеп тора иде. Түгәрәк йөз, алга чыгыбрак торган ияк, чак кына почыграк борын. Йөзендә йөзек кашыдай бер нәрсә бар иде – күзләре!.. Дөресрәге, карашы!.. Моңарчы мин һичкайчан очратмаган гадилек. Менә тал, станция, чирәм, таш, сукмак, җил, яңгыр исе, яшен… Менә ул – алардан аерылгысыз табигатьнең бер кисәге. Ансыз табигатьтәге бөтенлек югалырдыр, һәрнәрсә таралып китәр кебек.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации