Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:40


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 48 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Залп, – диде Каһир. – Прицел два и сеть! Самоходный орудие! Огонь! – Гүя дуамал саксызлыгы өчен акланырга, мине юатырга тели иде.

– Фронтовикмыни? – дидем мин.

– Безнең яшьтәгеләрдән кем фронтовик түгел? Күпләр өчен мондый тавыш хәзер «бух!» кына. Теләсәң дә онытып булмый инде. Әле дә төшләргә кереп йөдәтә.

– Кайсы фронтта сугыштың?

– Үлем күбрәк җирдә, – диде Каһир. – Сталинград яныннан башладым. Берлинга барып җиттем… Күрде инде башлар, күрде. Курскида да булдым.

Ул, яхшы әңгәмәдәшкә юлыккан кеше шикелле, шатланып, ашыкмый гына папирос кабызды, сүзсез генә миңа да сузган иде дә, баш тарттым. Әле генә ауган субайга утырыштык, безнең арада ниндидер магнит көче хасил булды сыман. Тын иде. Чокырның тузанлы, коры ярында чыпчыкларның гамьсез чыркылдашулары гына ишетелә.

– Шуннан тәмугка эләктем. «Тел» алырга киткән идек, шунда үзем каптым. Тик «тел» булмадым.

– «Тел чишмәдем» дисеңме?

– Без әсирлектә дә җан сакламадык. Фашистларга каршы көрәштек… Аннары, комиссия иләктән или башлагач, берәү мине сатлыкҗан дип чакты.

– Акланырлык дәлилең бар идеме соң?

– Алдыңда торуым дәлил түгелмени?.. Тикшерделәр дә соң инде!.. Тик син кызганма, парин! – диде ул.

– Ә бу дөнья тәмугында, фронтта очрашкан булсак? – дидем мин, аның күзенә текәлеп.

Ул, сул күзен кыса төшеп, бармагын шартлатып куйды.

– Синең белән разведкага йөргән булыр идек! Теге чактагы шикелле. Ә? – Ул үз сүзләренә уңай җавап бирәсемә ышанып елмаеп җибәрде.

Ләкин мин дәшмәдем. Аунап яткан субайларга ымлап:

– Утынгамы? – дип сорадым.

– Баз казырга ниятләдем әле. Кар базы. Болар суда чыныккан. Тимер шикелле – мәңгелек. Хәзер таш йортта торам. Шәһәр кешесе ише булып беттек… Ә баз кирәк, парин. Яшиселәр бар ич әле… Карале! – диде Каһир, кинәт җанланып. – Ник монда торабыз әле? Әйдәле безгә! Сөйләшеп утырырбыз.

– Безнең сүзләр беткән иде ич инде, Каһир. Кырык биш ел элек. Хәтерлисеңме?

– Иман, кордаш! – Каһир аягына басты. – Син минем шул бер хатамны гомерем буена аркама бөкре итеп өйдеңмени? Инде, кем әйтмешли, бер аягыбыз монда, икенчесе кабер бусагасында дигәндәй…

– Ә Кәүсәриянең үлеменә сәбәпче булуың синең өстә бөкре шикелле калмадымыни, Каһир?

– Ул гаебемне каным белән юдым бугай инде мин. Хәер, син хаклы… Мең тапкыр хаклы, Иман.

Бер-беребезне күз карашларыбыз белән бораулап эндәшми тордык.

– Ул гаебемне юарлык кан миндә әле хәзер дә бар.

– Бу җиргә синең каның кирәкми инде.

– Ул канны миңа син бирмәдең. Миндә дә, синдә дә бер үк җан. Ә без җаннарыбызны аямадык. Шушы җир шаһит.

Әйе, без бу яктан охшаш идек. Ә син күралмаган кешенең, ахыр килеп, дөрес яшәвенә һәм шуның белән үзеңә охшавына килешүе авыр икән.

Каһирның минем гафу итүемә мохтаҗ түгеллегенә төшендем. Аны тормыш үзе гафу иткән.

Йомшаграк итеп:

– Кайтмыйсыңмы соң әле? – дип сорадым.

– Трактор көтәм. Малайны.

– Малайны? Кем ул?

– Таһир.

– Юк, хатының кем? – дип сорыйм.

– Ниса.

– Ә Ширәмәтов кайда?

– Хәбәре юк, белмим.

Ә мин Ширәмәтовның исән икәнлеген беләм.

– Улларың, кызларың ничәү?

– Ике ул, бер кыз.

– Ширәмәтовның кызы кайда соң?

– Бездә. Бер кыз дигәнем шунысы инде… Ә синекеләр? – диде ул арабыздагы киеренкелеккә илтифат итмәгәндәй тып-тыныч кына.

– Ике кыз, бер улым бар.

– Сөйлә әле, Иман, кайларда йөрдең, ниләр эшләдең?

– Кайларда йөрдем, ниләр эшләдемме? – дип кабатладым аның соравын һәм, чокырның ачык ягында күренгән ак тауга карап: – Җирдә йөрдем, булдыра алганымны эшләдем, – дидем.

– Ник бер дә кайтып күренмәдең? – дип сорады ул. – Татарстанда ун ел яшисең югыйсә – мин беләм!

– Минем моннан киткәнем дә юк шикелле.

– Аңлыйм. Хәтер дигәнең хәтәр нәрсә шул ул. Бер ишелеп төшсә, күмә дә китә…


Кәүсәрия Таш чишмә суына йөргән, инде чирәм баскан, әмма хәзер дә беленеп торган сукмакка аяк басам. Каһир чокыр уртасында кала. Күз алдыма кинәт Кәүсәрия килә. Аның – чишмәдән менгән, ә минем аңа каршы төшкән чагым, имеш. Ул озын чуклы ак ефәк яулык, вак чәчәкле, зәңгәр каймалы ак алъяпкыч япкан; озын җиңле, балитәкле яшел сатин күлмәктән; йон оек һәм ялтырап торган резин галоштан. Галошының башы кичке чыкка чыланган, арткы ягына бөртек-бөртек туфрак ябышкан. Көянтәсенә кош канаты кебек салган кулын нишләтергә белми тора. Артка яшерсә, потлы чиләкләр эленгән көянтәсе төшеп китмәс өчен, җайсыз бөкрәергә кирәк. Яшермәс иде – кулы бигрәкләр дә матур шул. Ул кулына, озын бармакларына карап торуымны сизеп ояла. Ирененең матурлыгы өчен ник бер дә оялмый икән соң? Безнең бер дә үбешкәнебез юк әле. Мин аны гел кулыннан иркәлим. Аннары кулын бүген гадәттәгедән дә ераккарак яшерер сәбәбе бар икән ич: тырнакларын кына гөле чәчәген бәйләп кызарткан да чүпрәк белән ышкып ялтыраткан! Чишмәгә киләсемне белеп, шул тырнакларын күрсәтер өчен төшкәндер әле. Билләһи, шулай!

Менә шул төсендә каршыма килеп чыкса, хәзерге аңа таныш булмаган калын гөлдерек тавышым белән:

– Исәнме! – дип эндәшер идем.

Ул мине таныр иде. Мөгаен, күземнән таныр. Хәзер карашым нинди икән соң – боек-сагышлымы, әллә шатлыклымы? Кәүсәрия мине сагынган булыр һәм тәгаен:

– Озак йөрдең, – дияр.

– Бәлки, – диярмен мин. – Син түз. Без тиздән мәңгегә аерылмаслык итеп очрашырбыз. Чөнки үткән һәр көн мине сиңа якынайта.

Ә ул:

– Ашыкма әле, яшә, рәхәтләнеп яшә, Иман, – ди.

– Бөтен нәрсә йөрәкнең саулыгына, вакытның мәрхәмәтлелегенә бәйле. Кеше яшәү белән мәңгелек никахта тора алмый. Берзаманны аерылышулар килеп җитә…

– Нәрсә ул никах?

– Син белергә өлгерми калган нәрсә, Кәүсәрия.

– Ә син беләсеңмени?

– Әйе. Өйләнеп, тормыш кордым. Ике кызым, бер улым бар. Кәүсәрия, мин кешегә язганның һәммәсен татыдым. Сине дә мәңге онытмам. Менә тагын искә төштең.

– Никах нинди була ул, Иман, алтынмы, көмешме?

– Татлы була…

Кәүсәриянең көянтәләп иңенә күтәргән чиләкләрендә су түгел, бәлки, күз яшьләредер сыман.

Ул:

– Син бәхетлеме? – дип сорый кебек.

Минем аңа:

– Балалар еламаса, ирләр сүгенмәсә, хатын-кыз горур булса – бәхетле, – дип җавап бирәсем килә.

– Җирдә бәхетлеләр күпме?

– Торган саен күбәя бара.

– Бөтен кешеләргә дә бәхет җитәрме соң?

– Орлыгы күп – шунысы яхшы.

Мин бәхетсезләрдән түгел. Үземә әллә ни күп тимәсә дә, мин кешеләрне бәхетле итү өчен барган көрәшкә кушылып яшим. Шул ук вакытта мин бик күп көрәшчеләрнең өзелгән гомерләрен дәвам иттерүем белән дә бәхетле, чөнки алар өчен дә яшим. Шуңа күрә хәзерге уемда Кәүсәриягә:

– Мин синең өчен дә яшәдем, Кәүсәрия, – дисәм, үземне хаклы санар идем.

Ә Кәүсәрия:

– Ә мин синең өчен үлдем, – димәсме соң?

– Үлүе авырдыр, Кәүсәрия. Әмма яшәве дә җиңел түгел.

– Минем әни: «Бала табуы тегесеннән дә, бусыннан да авыррак», – дия торган иде.

– Сине саклый алмаганым өчен миңа җаның рәнҗемәдеме, Кәүсәрия?

– Ә сине ялгызыңны калдырып киткәнем өчен миңа рәнҗемәдеңме соң, Иман? Мин ашыктым…

Кәүсәриянең нәрсә әйткәннәрен генә ишетәм, ничек әйткәнен бөтенләй диярлек күрмим. Барыбер түгелмени соң? Әйтерсең лә хәзер ниндидер бер тылсымга юлыктым. Татлы тылсым. Мин аны төш дияр идем. Ә төш, дөм караңгыда ятсаң да, кояш җылыткан чәчәкле болында йокласаң да, төш инде ул. Шуңа күрә Кәүсәрия белән болай кайда һәм кайчан сөйләшүем барыбер. Чөнки кайда һәм кайчан гына булса да, ул бары тик шушылай гына була алыр иде. Һәм ул чагында бу төштән бигрәк, чын бер тылсымга охшар иде. Чиста, салават күперенең бөтен төсләре, кешенең бөтен хисләре, кичерешләре белән тулып торган тылсым, һәм кинәт мин, шушы тылсым үземне бөтенләе белән күмеп китүдән курыккан шикелле, ашыгып, без бергә булырга тиешле теге бәхетле, ә аннары коточкыч көнне искә төшереп:

– Мин гаепле түгел, Кәүсәрия! – дип кычкырдым кебек. Аңымда онытылып беткән кешеләрнең йөзләре, мең тугыз йөз утызынчы ел кышының буранлы бер төне, шул буранны, бөтен күк гөмбәзен алсу төскә манчыган янгын, шул янгын эчендә кинәт эреп юкка чыккандай, аянычлы һәлакәт күренешләре гаҗәеп ачык төстә калыкты. Кемнеңдер тыныч кына итеп сулыш алганын да, ул сулыш алуның мине бөтереп китәрдәй давыллы җил өермәсенә әйләнүен дә тойдым шикелле. Ләкин боларның һәммәсе дә хәтерем көзгесендә генә чагыла, Кәүсәрия белән сөйләшкәндәй булып, күңелемне генә күрәм.

Кәүсәрия ул чагында минем хәзерге хыялым кебек көчсез, әмма гаҗәеп саф, гүзәл иде.

– Мин ул сафлыгымны базарга алып бармадым ич, Иман, ә сиңа бүләк итәргә дип килгән идем…

– Әх, Кәүсәрия, Кәүсәрия! Тормыш базарында сафлыктан да арзан нәрсә булмаганын да күргәнем бар минем, Кәүсәрия!

– Син мине үз намусыңнан сафрак санадың. Ә мин исә синнән сафрак түгел идем ич, Иман!..

Ул минеке булырга үзен үзе күндергән, шуны җаны-тәне белән теләгән… Һәм без ул төнне станциянең салкын турбина залында, җан-тән кушылып, бөтенләйгә кавыша яздык. Тик миңа урыны бу түгелдер кебек тоелды. Кәүсәриянең сафлыгы тыеп калды бугай…

Кәүсәрия ерагая башлады. Хәтер офыгына батып барган кояшмыни!

– Мин синең яныңа мөлдерәмә сулы чиләкләрем кебек күңелем тулы сагыну хисләремне алып килермен… Тотын көянтәмә, көчкә басып торасың. Бер тапкыр төшкән гомер тавына кире менеп булмый шул – әнә таягың да тотмый инде.

– Таягым? – дидем мин, үз-үземә пышылдап. – Аягың дияргә кызганасыңмыни, Кәүсәрия?

Җавап ишетергә теләп, Кәүсәриямнең көянтәсенә үреләм. Тик кулым, беренче мәртәбә йөгән кидерелгән атны тынычландыргандай, әкрен генә йөрәгем турысын угалый башлый. Хәзер инде үткәннәремә үрелсәм дә, киләчәгемә таба сузылсам да, кулым күкрәгем турысыннан ары уза алмый…

III

Яңадан яр читенә килеп, нарат төбенә утырам. Кояшта кибеп йөзе саргайган, вак җыерчыклар белән капланган агач төбе. Якында гына тагын бер нарат, анысын кисәргә өлгермәгәннәр әле.

Киселгәне – үткән гомер, ә киселәчәге киләчәк түгелме?

Үр астында борынгы Чулман суы каплый башлаган елга түгел, ә вакыт үзе агадыр кебек.

Янымда, акыллы, йөнтәс эт сыман, күземә, ә күзем аша җаныма текәлеп, гомер юлдашым – хәтерем ята кебек. Мәңгелек дустым – тозлы хәтерем…

Су астында – чишмә, юл астында – сукмак, вакыт тавы астында хәтер баскычлары күмелеп ята. Су җирнеке, юл кешеләрнеке, вакыт – үткән, хәзерге һәм киләчәкнеке. Ә шулар барысы да хәтернеке.

Гомерем тавыннан яшьлегемнең яшел болынына кире төшеп, су астында күмелеп калган чишмә күзенә карап утырам, бармакларым белән беренче сукмагымның җылы, шома ташларын тузаннан чистартам да картлыгым белән яшьлегем арасында калган кебек булам. Әйтерсең лә мин – хәтерем әйләнде– реп җибәргән тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге.

Хәтеремне җыеп, аягыма басам, ләкин мин барыбер тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге генә. Тегермән ташының астагысы – Җир, өстәгесе Кояш булып әйләнә. Шулар арасында яшәгән көннәрем, эшләгән эшләрем, онытылмас хәтерем белән мин басып торам…


…Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елның җәй башында мине хезмәт наркоматына чакырып алдылар.

Язгы имтиханнарымны биреп, Казанга – апаларга кайтып төшкән генә идем.

Кайткан кичне үк Такташның үз шигырьләрен укыганын тыңладым. «Атомнарга атом бәйләнер!» – дип кайнарланып, Маяковскийча мәгърур, үз сүзенә ышаныч белән сөйләде ул. Шул ук вакытта аның зәп-зәңгәр күзләре ниндидер тирән бер үпкәләүгә, сагышлануга охшаш бер хис белән мөлдерәп торды кебек. Икенче көнне Академия театрында спектакль карадым. Зал шыгрым тулы. Кызлар күп. Берәрсе белән танышырга да исәп бар. Туктап тор әле, дидем, ашыкма, өлгерерсең, җәй озын, дидем… Өченче көндә җәйне үткәрергә төшемле генә берәр эш эзләргә керештем. Җизни төнге эш табарга киңәш итте. Мин аны аңлыйм. Алар унбиш метрлы коммуналь фатирда миннән башка да дүртәү. Апа ашханәдә, җизни тире фабрикасында хисапчы, икесе дә көндезге сменада. Җизни киңәшен тотсам, аларны һәм ике сытык чырайлы кызларын төннәрен баскыч астындагы бәдрәфкә үзем аша атлап йөрүдән коткарачак идем. Югыйсә идәндә ятам, астымда суккан паласка җәелгән шинель, өстемдә бумази җәймә, үзләреннән башлап мәчеләренә кадәр минем аркылы атлап йөри. Беренче ике төнне киң итеп, иренмичә атладылар. Ә менә өченче төнне кулыма да, аягыма да басып бетерделәр, кайсысыдыр абынып егыла да язды, сытык кызларының берсе, аягына эләктереп, өстемдәге җәймәне ачып калдырды… Кандалалар бигрәк тә борчый башлаган чак иде. Утырган көйгә генә киендем дә, чөйдән күн пиджагымны эләктереп, Кабан күле буена чыгып киттем. Ә ул апалар йортыннан ерак түгел, каршыда гына иде. Күл сыек томанга уралган, аның ике ягында – ике мәчет манарасы. Бакчалар ягыннан кошлар сайравы һәм әтәч кычкырганы ишетелә, урамнан җигүле ат бара, берәр йомыш белән калага килеп кунган авыл агаедыр инде, иртүк юлга чыккан. Сәрви куаклары артындагы эскәмиягә барып яттым. Эскәмия астында кызыл күзле, аклы-көрәнле бер эт тә ята икән. Мин – өстә, ул – эскәмия астында. Мин килеп яткач ырылдап куйган иде, бүтән аваз салмады. Бераз йокымсырап яткач, торып, мин үз юлым белән, ул үз юлы белән китте. Эт, бераз ераклашкач, борылып, артымнан карап калды. Бу дөньяда хуҗасыз эт булып яшәмәс өчен, мин әллә ниләр бирер идем. Хәер, үзем дә шул ялгыз эттән әллә ни артык түгел идемдер. Егерме беренче елда әти тифтан үлде, әни, озак тормастан, ачлыктан вафат булды. Кызыл гаскәри булган, ападан олы абыйны унсигезенче елда, бер иптәше белән Казаннан чыгып качкач, ак чехлармы, акгвардиячеләрме Питрәч юлы өстендә куып җиткәннәр. Бер рус агаеның мунчасына кунарга кергән булганнар, өсләренә ике гранат тондырганнар. Монысын соңыннан белдем. Ниндидер бер туган-тумачабызны эзләп, апа белән Казанга чыгып киттек. Ипи чырае күрмәгәнгә биш ай дигәндә, балалар йортында әни сулышы шикелле җып-җылы ипи кыерчыгын курка-курка гына авызыма якынайтканымны хәтерлим. Аннары Казандагы «Гуж» әртилендә эшләдем. Аннан рабфакка кердем. Хәзер Мәскәүдә укыйм. Энергетика институтында. Безне бер профессорыбыз – атаклы Кржижановский Глеб Максимилианович – «ГОЭЛРО22
  ГОЭЛРО– Государственная комиссия по электрификации России.


[Закрыть]
балалары» дип атый.

Юк, мин кызыл күзле эттән мең, миллион тапкыр «хуҗалырак». Чөнки мин үз-үземә хуҗа. Нишләсәм дә ирекле. Бернигә ярамаган чагымда дәүләт мине үз улы итте. Кесәмдә тагын бер генә көнлек акчам булса да, үземне хәерче санарга хакым юк. Мине үз баласы иткән дәүләт алдындагы чиксез бурычым белән бай идем.

Сау бул, кызыл күзле эт. Тагын бер очрашырга туры килсә, мине танымассың инде.

Апаларда болай күңелсез түгел иде үзе. Аларның биш фатирга уртак кухнялары бар, шунда кулларыннан тире исе килеп торган Зося белән (ул җизниләр фабрикасыннан), биш примус тезелгән өстәл янына кара-каршы утырышып, көнбагыш чиртә идек. Сүз беткән араларда, Зосяларның ачык ишегеннән чәчәк аткан көнбагыш табасын хәтерләтеп карап торган җиз граммофоннан әле Утёсов, әле Изабелла Юрьеваны тыңлыйбыз.

Мин укыган рабфак бинасында арзанлы ашханә барлыгы искә төште. Шунда киттем. Тротуар һәм стеналарга иртәнге сары яктылык, агач күләгәләре яткан. Урамнан, барабаннар кагып, пионерлар узды. Күзем зәңгәр кафельле кибетләрнең тәрәзәләреннән кызыктырып торган сары, кызыл колбаса бәйләмнәрендә. Аларның буынтыклы-буынтыклы кисәкләрен кысып бәйләгән сүс баулары гына да әллә нинди тәмнәр аңкыта иде, ул исләрне «Кольцо»ны уратып алган балык кибетләреннән бөтен шәһәргә таралган балык исе дә баса алмый. Авызымны ачыбрак җибәргәнмен, күрәсең, арттан «АМО» машинасы китереп төрттерде, сискәнеп, кырыйга елышкан идем, калак сөягемә ат тәртәсе башы бәрде, мине бер кытай гына кырыйга тартып алды. Артымда чүәген лыштырдата-лыштырдата вак-вак атлавын ишетеп бардым. Күкрәге гыжлый – үпкәсе чирле иде, ахрысы. Бауман урамындагы трамвай юлын кисеп чыккач, университетка таба менеп киттем.

Менә безнең ашханә. Яртылаш җир астындагы галерея сымаграк заллар. Тавык муены салынган кәбестә ашы, бөтен бәрәңгеләр белән бер кисәк салкын сарык ите, сыек чәй, чирек ипи алдым да, биш ел элек утырырга күнеккән «үз» залымны эзләп, түргә киттем. Кеше әз, нигәдер кызлар бөтенләй юк. «Минем» өстәлем буш түгел иде. Безгә геометрия укыткан Миллипипед Гайсә белән мин Мәскәүгә киткәндә наркоматта кәгазьләремә кул куйган иптәш Әбҗәлилов утырган. Баш кактым. Әллә күрделәр, әллә юк. Почмак өстәлгә утырырга исәпләп, алардан читкә борылган гына идем, Миллипипед:

– О-о, мәскәүләр! – дип куйды.

– Кем ул? – дип сорады Әбҗәлилов.

Йөземне генә борып, аларга тагын баш кактым.

– Тиздән без аны түгел, ул безне танымас! – диде Миллипипед. – Баеп кайттыңмы әллә – дәшмисең? – Сүзсез генә ишарәләп, үз каршыннан урын күрсәтте.

– Исәнмесез! – дидем, тәлинкәләрне өстәлгә куйгач, кул сузып. Бераз гына каушаганмын икән, бер телем ипием ашка төште. Игътибар итмәделәр, ә минем чәч төпләремә хәтле кызышып куйды. – Тешләр ялкау, – дидем мин, – ипи чәйнәргә иренәләр, чылатырга туры килә.

Көлешеп алдылар.

– Таныш бул, – диде Миллипипед Әбҗәлиловка. – Милли Маяковскиебыз – Такташ бар, милли Горькиебыз – Ибраһимов бар, милли Комиссаржевскаябыз – Ильская бар, ә бу милли Кржижановскиебыз булыр – Иман Имамович Зәйнушин!

(Без аны менә шуның өчен «милли»ләштергән идек.)

Тагын баш кактым.

– Мин сезне беләм, – диде ул, күзлеге өстеннән карап. – Сезнең институтта профессор Стефанович семинарындагы бер чыгышыгызны иптәш Мөсәгыйтов ишетеп кайткан иде, сөйләде.

– Әйе, мине «якташым» дип берәү бик каты котлаган иде – истә, – дидем мин. «Истә» диюем бүген кулымны юмаганлыгымны искә төшерде. Торып, керү юлындагы кулъюгычта юып килергә хәзер соң иде инде – әле генә алар белән исәнләшеп чыктым ич.

– Мин сезнең уңышларыгызга бик шатмын, – диде Әбҗәлилов. – Мөсәгыйтов бик мактаган иде.

– Кем ул? – дип сорадым мин, уңайсызланып.

Алар бер-берсенә карашып алдылар.

– Өлкә комитетыннан, – диде Миллипипед.

«Туктале, – дип уйладым мин. – Нигә әле мин аны һаман Миллипипед та Миллипипед дип кимсетәм? Без аны меңьеллык татар әдәбияты, Тукайның Толстойга мөнәсәбәте, Толстойның Шекспир турындагы уйлары, татар декабристлары турындагы кызыклы сөйләшүләре, Крузенштернның дөньяны әйләнеп чыккан корабындагы татар матрослары хакындагы ялкынлы сүзләре өчен олылый, хөрмәт итә идек ләбаса! Тукайны безгә – вак буржуаз шагыйрь, ә Фатих Әмирханны эре буржуаз язучы дип укыткан бер вакытта, ул аларның тиздән мәдәниятебезнең йолдызларына әвереләчәген юрый иде ич. Гайсә Идриси бит әле ул! Ә «Миллипипед» дигән кушаматын аңа мин куштым. Моны белә микән ул? Һәм ул кушаматны мин аңа йөзенең чалыш, дүртпочмакланып торганы өчен генә такмадым.

– Хәзер нишләп йөрисез соң? – диде Әбҗәлилов.

– Эш эзләп.

– Эш? Әллә уку…

– Юк, бетмәде әле, – дидем мин, аны бүлеп. – Иртәрәк.

– «Эш» дигәч, чынлапмы дип торам.

– Чынлап. Эш. Киләсе кыш салкын булмасын өчен. Пальтолык, бүреклек берәр эш.

– Ә! – дип көлде Әбҗәлилов. – Шулай диләр аны! Димәк, уку бара!

– Бара, – дидем мин, чәй эчә-эчә.

Кузгалыштык. Саубуллаштык.

– Өйләдән соң миңа керегез әле, – диде Әбҗәлилов, сәгатенә карап алгач. – Сәгать өчкә. Берәр нәрсә уйлап табарбыз. Шәт, уйлап табарбыз.

«Шәт!» Моннан чыгуга, син мине онытырсыңдыр шул инде», – дип уйладым мин.

Ялгышканмын икән.

Аның янына да, хезмәт биржасына да барып тормадым. Биш тиен бакыр чөеп җибәрдем дә, «күн» чыкса, дары заводына кара эшкә барып урнашырга булдым. «Күн» чыкты. Урнаштым. Торып торыр җир дә бирделәр. Тагын нәрсә кирәк? Тулай торак ителгән бер мәчеттә унике кешелек бүлмә. Чебен буяп бетергән лампочка. Икешәр катлы алты тимер карават. Начар, ләкин ике айга түзәрлек. Аның каравы, әйтүләренә караганда, эш шактый төшемле күренә. Безнең егетләрнең кайберләре Донбасс шахталарына киткән иде. Мин дә алардан ким алмамдыр әле. Хәер, миңа артыгы кирәкмәс тә. Бары тик бүрек белән пальтолык, шуңа өстәп, кышлык акча.

Хәзер инде Әбҗәлилов янына баруның хаҗәте юк. Алай да, көтеп торса яхшы түгел дип, ак Кремльгә киттем. Юл өстендә ике өчпочмак белән тамак ялгап алдым. Сәгать дүртенче яртыда Әбҗәлилов бүлмәсенә барып кердем. Ул телефоннан сөйләшеп тора иде, трубкага: «Гафу итегез!» – диде дә, идәннән түшәмгәчә җиткән сәгатькә карап алгач, миңа каршы атлады. «Гафу итегез!» дип, телефон трубкасын куюын аңлап җиткермәдем, чөнки мин аның телефоннан сөйләшүен бүлдерерлек кеше түгел ләбаса, дип уйладым. Әмма мине гаҗәпләндерердәй нәрсә бетмәгән икән әле.

– Бу пунктуальсезлегегез бүтән кабатланмасын, – диде ул. Ни әйтергә белмичә аптырап калуыма һичнинди игътибар итмәстән, мине кергән ишектән тышка әйдәде.

«Булышуың бик кыска булды синең! – дип уйладым мин, килгәнемә үкенеп. – Кемгә хаҗәт соң мин? Наркомат кешеләренең синең кышкы пальтолы һәм бүрекле булу-булмавыңда эшләре бар ди!»

Әбҗәлилов, озынча зал түрендәге күн тышлы биек ишеккә ишарәләп:

– Ул көтә сезне, – диде.

Рабфакны тәмамлап, Мәскәүгә укырга китәр өчен язу алган елны, Әбҗәлиловның кабул итүен көткән чакта, анда татарча һәм русча «Халык комиссары», «Народный комиссар» дигән язуларны укыган идем.

– Нигә ул? – дидем мин, теләмичә генә атлап. Әйтерсең лә бер гаепсезгә мине милиционер эләктереп алган да участокка сөйри.

– Үзе аңлатыр, – диде Әбҗәлилов. – Болай да соңга калдык.

Көне буена бер тапкыр да юынмаган килеш нарком янына!

– Исәнмесез! – дидем мин, ул әйдәгән ишектән зур иркен бүлмәгә кергәч.

Колак төбемдә генә:

– Исәнме, энекәш! – дигән көр тавыш яңгырады.

Чигендем, әйтерсең кисәк искән җил өстемә агач аудара иде. Кулымны сузып:

– Исәнмесез! – дидем.

– Әйдә, утыр, – диде кулымны кыскан кеше.

Каршымда артка тараган чал чәчле, кара куе кашлы, борынына зәңгәрсу һәм ал кан тамырлары җәелгән, зур түгәрәк күзле һәм арыган чырайлы бер абзый басып тора иде.

Кымшанмыйча да:

– Рәхмәт, – дидем.

– Утыр, утыр, – диде ул, Әбҗәлиловка карап, аңа да, миңа да түрдәге өстәл алдына кара-каршы куелган ике кәнәфине күрсәтте.

– Менә шул инде ул, – диде Әбҗәлилов һәм өстәлдән сулдагы урындыкка утырды, ә миңа уңдагысына утырырга ишарәләде. – Утырыгыз, Иман Имамович.

– Гафу итегез, көтмәгән идем…

– Ә мин көттем, – диде нарком, аяк өсли калган килеш миңа югартын карап. – Эш эзлисеңме?

– Борчыдым, – дидем мин. – Таптым инде. Юкка борчыдым.

– Кая урнаштың соң?

– Заводка.

– Җиңел эш эзләмисең икән. Мөстәкыйльлек, өлгерлек яхшы сыйфат. – Ул, урынына узышлый, Әбҗәлиловка карап алды. – Тик аннан чыгарга туры килер, Зәйнушин. Без сиңа тагын да авыррак эш табып куйдык… Пальто белән бүреклек булыр кебек. Безгә ярдәм итәргә телисеңме?

– Ярдәм? – Кайда утырганлыгымны онытып, башымны артка ташлап көлеп җибәрдем. – Ярдәм минем үземә кирәк әле ул!

– Менә хәзер сөйләшергә була! – диде ул, елмаеп.

– Төшенеп җитмим, иптәш нарком.

– Димәк, синеңчә, вак елгаларда кечкенә су станцияләре төзү үзен акламый? Синеңчә, эшче-крестьян власте үзенең вакытлы түгеллеген бөтен дөнья алдында раслады, шулай булгач, аның кулы тигән бер генә нәрсәдә дә вакытлы дигән тамга ятмаска тиеш… Профессор Стефанович семинарында шулай дип сөйләдеңме?

Бу минем үз сүзләрем дә түгел ич әле, семинарга әзерләнгәндә ярдәм иткән бер укытучыбызның фикере. Төкерегемне йотарга да уңайсызланып, башымны кагып куйдым.

– Теләмәсәгез дә, моны хәзер дә кабатларга әзермен, – дидем мин.

– Ә Ленин алай димәде ич. Әгәр, диде ул, без бүген йөз мең трактор эшләп чыгара алсак, крестьян бөтен җаны-тәне белән коммунизм яклы булачак.

– Трактор белән инеш суы станциясе арасында аерма зур.

– Бүген егерме… хәтта унбиш мең вак электр станциясе корып, Россиядәге барлык крестьян өйләренең чирегендә генә булса да Ильич лампалары кабыза алсак, бөтен крестьян коммунизм өчен җанын-тәнен кызганмыйча утка керәчәк, Зәйнушин. Ә?

– Эре станцияләр корсак, без бар Россияне электрлы итәр идек. Коммунизмның киләчәге шуңа бәйле… Бу шулай булачак та! – дидем мин, теге семинарны искә төшереп һәм шуңа таянып.

– Булачак. Әлбәттә, булачак! – Нарком, урыныннан торып, стенадагы без табынган ГОЭЛРО планына карап торды. – Ләкин тиз генә түгел әле. Һәммәсе дә киләчәктә. – Ул яңадан урынына килеп утырды. – Ә коммунизмның һичшиксез киләчәгенә кадәр башта социализмның тулысынча җиңәчәгенә без крестьянны бүген ышандырырга телибез, Иман Имамович.

«Иман Имамович, ди бит. Нәрсә бу – мине санга сугып олылаумы, әллә салкын мөгамәлә билгесеме?»

– Моны Днепрогэс эшләр.

– Кызганычка каршы, Днепрогэс салам түбәле крестьян өйләрен яктыртыр өчен түгел. Ул промышленность өчен. Әмма, әгәр без бер авылны керосин лампаларыннан азат итсәк, иртәгә, бәлки, йөз… мең авылда колхозлар оештыру җиңелрәк булыр. Җиңелрәк дип… без җиңеллек эзләмибез, шулай бит? Электр уты крестьян аңындагы икеләнүнең тамырына балта чабар… Ә электр утының беренче нурларын кабызу синең белән миңа бәйле.

– Миңа?!

– Сиңа һәм синең шикелле меңләгән яшь белгечләргә бәйле.

– Тәкъдимегезне аңладым, – дидем мин. – Тик мин начар лектор шул.

Ул көлемсерәп куйды.

– Без сиңа авыллар буенча, йорт борынча коммунизмны пропагандалап йөрергә кушмабыз. – Ул, торып, Татарстан картасы каршына килеп басты, рам читендәге бер төймәгә басты. Картада егерме-утыз лампочка җемелдәде. – Болар – шушы бишьеллыкта авылларда салыначак су станцияләре. – Ул, карамыйча гына, картаның урта бер җиренә төртеп күрсәт– те. – Менә монда бер иптәшебез ел башында эшкә керешкән иде… Биш көн элек үтергәннәр.

– Үтергәннәр?

– Халыкка ут һәм яктылык илтүчеләрнең беренчеләрен еш кына үтерәләр. Прометейдан башлап… безнең шушы иптәшебезгә кадәр. Ләкин аларны алмаштыручылар күбрәк. Син – бәхетле кеше, Иман Имамович, син шуларның берсе була аласың. Алыштырасыңмы? – Ул җилкәсе аша миңа борылып карады.

Аның карашыннан куырылгандай, иңбашымны җыердым.

– Вакытлыча гына, – дидем мин, ни әйтергә дә белмичә.

– Вакытлыча? – Тынлык. – «Вакытлыча!..» Син үз-үзеңә каршы киләсең, энем.

– Кечкенә станция. Тик вак эшне тавык та чүпләп бетерә алмый… Киңрәк селтәнергә кирәк. Вак-төяккә суккалау йодрыкны гына каната… Укып бетерәсем дә бар бит, иптәш нарком.

– Онытма: бездә хәзер эшнең вагы юк. Вак эш, вак эш… Аның каравы безнең планнарыбыз эре. Ризамы?

Мин дәшмәдем.

– Алайса, риза. Рәхмәт. – Ул Әбҗәлилов тотып кергән папканы алып, миңа сузды. – Монда Рамазановның… шул һәлак булган иптәшебезнең сызымнары. Урында ачыклап бетереп, үзеңчә исәп-хисап ясар өчен сиңа күпме вакыт кирәк?

– Әйтүе кыен…

– Алай да?

– Папка болай калын гына… Бер айлаптыр.

– Станция быел салынып бетәргә тиеш. Югыйсә синең – кышкы пальтосыз, бүрексез, ул авыл кешеләренең – утсыз, ә безнең коры сүз белән калуыбыз бар, – диде ул, елмаеп. Урынына барып утырды, өстәл тартмасыннан трубка алып, аңа ашыкмый гына тәмәке тутыргач, кабызып, тирән итеп суырды да: – Ун көн бик җитеп торыр, – диде. – Бар, кара, ачыкла. Көтәм. Хәер, биредәге смета синең үзең өчен генә кирәк булыр… Безнең ярдәмгә әллә ни исәп баглама.

Әбҗәлилов урыныннан торды, сүзнең тәмам икәнен аңладым.

– Хушыгыз, – дидем мин.

Нарком ишеккә кадәр озата барды.

– Ә мин хушлашмыйм, Иман Имамович… Сау булып тор, очрашырбыз, – диде ул. – Уңышлар телим. Аннары… Рамазановны кем үтергәне билгесез. Әлегә билгесез. Шулай булгач, сак бул. Бәлки, нидер ачыкларсың әле. Хәзер авылда без белмәгән нәрсә калырга тиеш түгел. Чөнки анда киләчәк өчен көрәш башлана. Иң мөһиме шул: бу көрәш – сыйнфый көрәш, энем.

– Аңлыйм, – дидем мин.


Крестьян аңындагы икеләнүнең тамырына балта чабу… Ә мин нарком кушканны үти алырыма икеләнмиммени? Үземнең канатларым көйсә?

Нарком бүлмәсенә студент булып кердем. Ә чыкканда? Әбҗәлилов язып биргән, ә нарком кул куйган таныкнамәдән укып, үз-үзем белән исәнләшәм: «Исәнме, су электр станциясе төзелеше начальнигы!»

«Начальнигы! Ха-ха, кызыл күзле эт… Аңладыңмы?» Иртән Кабан күлендә очраткан теге этне мин шулай үртәдем.

Апаларга кайткач, май исе сеңгән уртак кухняда Рамазановның унбиш битле язмасын карап чыктым. Сүз бары тик бер динамоны әйләндерерлек турбиналы станция салу, шул турбинаны әйләндерерлек су җыярга буа буу, ике ташлы тегермән салу турында иде. «Әйе, ГОЭЛРО түгел» дигән нәтиҗәгә килдем. Моның өчен генә кеше хәтле кеше үтереп була микәнни? Билгеле, аны станция өчен үтермәгәннәр, ә шул станцияне салырга килгәне өчен харап иткәннәр. Ул авылдагы сыйнфый көрәш корбаннарының берседер һәм, әлбәттә, соңгысы да түгелдер әле. «Соңгысы түгел?» – дип уйладым мин кинәт. Ә минем корбаннарның дәвамы буласым килми иде.

Миңа егерменче яшь иде. Гомеремнең икенче яртысы шулай башланды.

IV

Кич белән, төнгә каршы, пароходта юлга чыктым. Иртән Балык Бистәсе пристаненда төшеп калуга, райкомга кердем, секретарьга мөһерле пакет тапшырдым. Моны Әбҗәлилов кушты.

Секретарь Мирсәяф Янышев шактый кырыс кеше икән. Сорашмады, белешмәде, пакетны ачып, дәшмичә генә укыды, икеме-өчме тапкыр аерылып миңа карап-карап алуыннан укыганының минем хакта икәнен төшендем. Бүлмәдәге һәммә урындык, диван, секретарьның креслосы күн белән тышланган, элгечтә – кыршылып агарган күн пальто, аннан өстәрәк – күн фуражка. Секретарьның кырыс йөзе дә күннәндер кебек. Дулкын-дулкын чем-кара чәче, чал бөртекләр, бөртекләр генәме соң – чал учмалар аның йөзен талчыккан итеп күрсәтә. «Шактый кайралган каеш күренә бу!» – дип уйладым. Ирексездән үземнең җәен-кышын салмый кигән күн пиджагыма карадым. Ул да кыршылган, агарган икән инде.

Тапшырган кәгаземне укыгач, секретарь папирос кабызды, куе төтен аша күзен кысып һәм маңгаен җыерып, тагын, бу юлы озаклап, миңа карады. Шул ук вакытта ул ниндидер төймәгә басты, ахрысы, алгы бүлмәдә кыңгырау чыңлады, секретарь хатын керде.

– Иптәшкә кунар урын әзерләгез, – диде ул аңа.

– Ул авыл шулай еракмыни? – дип сорадым.

– Барып җитмәслек җир юк.

– Рәхмәт, мин кузгалам.

– Ашыкмагыз. Башта чәй эчик… Кашканы җиксеннәр! – диде ул, башын күтәрмичә генә.

Секретарь хатын «ярар» дип чыгып китте.

Бераздан ул көмеш утыртмалы ике стакан белән куе чәй кертте. Янышев, креслосыннан торып, миңа каршы утырды, нечкә каеш белән буган аксыл киндер френчының изү төймәсен ычкындырды, эчтә тельняшкасының зәңгәр сызыгы күренде.

Шикәр салып, Тула печеньесы капкалап, чәй эчтек.

– Моряк идегезме әллә? – дидем мин, аның сөйләшмәвенә бераз авырыксына башлап. Ул җавап бирмәде.

Чәй эчкәч, секретарь френчын төймәләде, чөйдән фуражкасын алып киде. Кузгалырга кирәклеген аңладым. Ә ул озатырга уйлады, ахрысы. Баскычтан аскы катка төшкәч, ул мине райком бинасына каршы мәйдандагы озын бүрәнәгә бәйләнгән акбүз атка таба әйдәде, килеп җиткәч, аркалыкны, камыт бавын карады, дилбегәне чиште. Миңа тоттыра икән дип уйласам, юк икән, тарантас рессорын шыгырдатып, күн утыргычка үзе менеп утырды.

– Матрос Маркинны беләсезме? Белә торгансыздыр, – диде ул, түбән башы Камага барып төртелгән урам буенча югарыга таба кузгалгач.

Бу юлы мин эндәшмәдем. Беләм, әлбәттә. Болай да билгеле нәрсәне нигә җөпләргә? Шушында аның сүзгә саранлыгының асылына төшендем: ул кирәкле санаган сүзен, фикерен генә әйтә, иң кирәген генә сорый икән. Димәк, ул легендар Маркин флотилиясе матросы булган. Район үзәгеннән, аннары ике үр уртасындагы үзәнгә урнашкан кызыл чиркәүле Анатыш дигән рус авылын үтеп, иркен кырга күтәрелгәч, ул фуражкасын, френчын салды, тельняшкасының җиңнәрен сызганды. Атны юрттырып җибәргәч, секретарь тагын телгә килде:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации