Текст книги "Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том"
Автор книги: Әхәт Гаффар
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 48 страниц) [доступный отрывок для чтения: 16 страниц]
Кәүсәрия үзе дә: «Кулак кызы белән буялып торганчы, әйеме?!» – диде бит.
– Әй! – дип, тулган айга йодрык янадым.
XIV
Күз алдымда икенче көннең иртәсе. Җирне каплаган аклыктан күзем чагыла. Мин яланбаш, муенымда – сарык йоныннан бәйләнгән кара шарф, өстемдә – шуның төсле үк йон свитер. Мин пальтодан, яшькелт чалбар кигәнмен, аягымда – ботин– ка. Тамак тук, Өрфәйдә апа миңа тагын аш-су пешереп керт– те, ул хатынның аналарча кайгыртуы бу авылдагы зур шатлыкларымның берсе иде. Сарык ите салып пешерелгән шулпа ашадым, кайнаган сөт эчтем. Яктылыкка ияләшеп бетмим әле, күз әлҗе-мөлҗе килә – тирә-юнь шундый җете ак! Төнлә кар яуган, ә иртән салкынайтып җибәргән, һавага күректән салкын өрдерәләрмени! Агачларны, урам буенча сузылган тимерчыбыкларны мул бәс сарган. Кояш бүген җирнең эченнән яктыртып тора диярсең – бәсле агачлар аның нурлары сыман. Күкне зәңгәрсу, ни томан, ни нур димәслек бер пәрдә томалаган.
Урам буенча баганадан баганага сузылган тимерчыбыклар колхозга кермәгән ялгызакларның өйләренә сугылмыйча үтә. Шуларның берсе – Тархановлар. Моңа карап, аларның өе миңа һич тә боек, нурсыз тоелмый. Киресенчә, анда барлык нәрсәләрдән дә яктырак, кайнаррак, нурлырак зат – Кәүсәрия бар.
Туп-туры аларга барам. Сәгать инде ун, соңга калдым. Мине анда колхоз рәисе Каһир Сафин, Идрис Ярмиев, Шәйдулла белән Фәтхи абыйлар көтә. Ниса Ширәмәтова авыл Советы рәисе инде, ул аталары янына бармаска тиеш дип карар чыгарганнар.
Кулак буларак, Тархановларны авылдан сөрәләр. Таләп нинди булса, карар да шундый. Тик, кеше буларак, алар кызганыч. Ялчылары юк, гомер тотмаганнар. Малайларының «атлы казаклар» дигән кушаматлары бар. Чәч йөртәләр, барысы да мыеклы, кара җилән, яшел сатин чалбар, читек, кара кәләпүш киеп җибәрсәләр, әллә ниткән укымышлыларга охшап калалар, синең самавыр шикелле ялтырап торган галстуклы студентларың ише генәме соң! Икесе өйләнгән, әмма башка чыкмаганнар. Нисадан калганнары һәммәсе бергә ике катлы агач өйдә яшиләр. Дүрт атлары бар: ир затларының һәркайсына берәр туры килә; дүрт сыер: икесе үзләренеке, икесе киленнәре бирнәсе. Аларны тотарга имән такта җәелгән абзарлар, ашлык салырга нарат келәт, юынырга ак мунча, әвеннәрендә – молотилка, кул җилгәргече. Ачлык елны ил күргәнне кичергәннәр. Билгеле, үләр чиккә җитмичә.
Хәер, аларның хәзерге байлыкларын җан башына бүлеп чыксаң, хәлле крестьянныкыннан әллә ни артык җире юктыр. Укмашып яшәүләре генә ярлы-ябагай күзенә малларын, күрше тавыгы кебек, зурайтып күрсәтә.
Алар – унөч җан. Бер киленнәренең авыру аналары да боларда тора, аны кайберәүләр хезмәтче итеп күрсәткән. Колхозда – әлегә ике йөз җиде хуҗалык, сиксән биш ат, утыз дүрт сыер һәм электр станциясе, тегермән! Колхозга кермәүчеләр Тархановныкылар нишләр икән дип көтә, икеләнә, шикләнә. Аларны шул икеләнүдән арындырырга, «үзең генә дә яшәп була» дигән ышанычларын какшатырга, җимерергә кирәк, анысы – факт. Икенче яктан караганда, Тархановлар җиргә нык басып, хезмәттән тәм табып хуҗалык итә бит…
Гыйфрит мине онытмаган икән, гадәтенчә койрык болгап, борын эченнән генә шат шыңшып каршылады. Дегет чиләгенә манчылган мунчала шикелле кара йөнтәс эт. Зур, көчле, сыгылма гәүдәле. Аны Каһир бик үз итә иде. Мин үзем этләрне өнәп бетермим. Дүрт баганалы урыс капканы ачып, ишегалдына үтәм. Киң, тигез, чиста, пөхтә. Утлык тирәли унбишләп сарык тезелешкән. Озын тагарак буенда әллә ничә ана һәм ата каз каңгылдаша. Келәт почмагында бер кочак көрәк, себерке сөяп куелган. Абзар стеналарында – ат сбруйлары. Лапас астында тимер күчәрле арба, үрәчәсенә ике яктан ике ат бәйләнгән, алларына мул итеп тукранбаш печәне салынган. Капка төбендә үрәчә башындагы тактасына кызыллы-яшелле чәчәк төшерелгән чана тора. Бөтенесенә кар кунган, һәрнәрсәдән җан җылысы, кул көче бөркелеп тора кебек. Тынычлык, ышаныч, көрлек. Әйтерсең биредә йөз ел элек тә шушылай булган, йөз елдан соң да шушылай булачак. Бер стакан су, бер телем ипи, бер чеметем тоз кебек үк гади күренеш.
«Кайда болар?» – дип уйлап бетермәдем, ишегалдына караган дүрт тәрәзәдә дүрт ир кеше йөзе күренде. Хәзер, яшендәй чатнап, тәрәзә пыялалары коелып төшәр дә миңа дүрт мылтык көпшәсе төбәлер сыман. Җитди йөзләр, үз дигәннәреннән чигенмәс үткер карашлар, күзләре кебек үк кысылган иреннәр – кирмән тишегеннән дошман һөҗүмен көтеп торган сугышчылармыни! Шушындый ук йөз, караш, иреннәр белән алар кирәк чакта гарасатлар кичәр, җир сукалар, мәет җирләр, балалары туган хәбәрне тыңлар, дошманнарын юлдан алып атарлар… Кирәксә, мине дә…
Баскычка Каһир чыгып басты. Аның артында – иңенә тун элгән Азамат карт. Күзлек кигән, түгәрәк чал сакаллы. Лекция укырга дип, кафедрага чыгып баскан профессормыни!
«Ярый… – дияр сыман ул, каш астыннан сөзеп карап. – Нидә калган идек әле? Рим империясендә Гай Юлий Цезарьдан соңгы бөек триумвират белән сенат мөнәсәбәтләрендәме? Кхм, кхм…»
Абзардан Идрис абый, Фәтхи, Азамат картның өлкән килене, Шәйдулла чыкты. Ашауларыннан туктап, атлар сагаеп калды. Гыйфрит өрә башлаган иде, Фәтхи абый аны, көрәк белән куркытып, абзарга куып кертте. Шәйдулла кулында – кәгазь, кәгазьдә – Тархановларның малы теркәлгән «опись», ирене карандашны төкерекләп язудан күгәреп калган, туңган кешенеке шикелле шәмәхә.
– Килеп җиттеңмени, Иман Имамович? – дип сорый Каһир.
– Эшләр ничек? – дип сорыйм.
– Бара. Алар монда солых тәкъдим итә әле.
– Нинди солых?
– Ә!.. – Ул, чебен кугандай, сул кулын селти. – Колхозга кермәкчеләр, мөртәтләр!
– Начар түгел! – дим. – Карасагыз яхшы булмасмы?
– Чабата астына балчык ябыштырган ишеме? Юк инде. Тиреләрен җиде кат тунамыйча туктау юк, шәфкать көтмәсеннәр!.. Ишеттеңме? – ди ул, Азамат картка бармагы белән төртеп. – Тирегезне каезлап, чабата итеп үрәбез – сүз кыска!
– Кызмале син, Каһир энем! – ди Азамат карт, сакалын сыйпап.
– Мин син кулакка эне түгел, ә иптәш колхоз председателе һәм партячейка секретаре!..
– Кызмале, иптәш Сафин, уйларга кирәк… Тәпәне белән бозлы су койма әле син.
– Элегрәк уйларга кирәк иде, карт! Хәзер башыңны түгел, артыңны кашысаң да юк!
Шәйдулладан кәгазен алып карыйм: язуы йөгерек, яшен эзе күк. Параграф бер – терлекләр; параграф ике – хуҗалык корылмалары; параграф өч – сабан, молотилка, кул җилгәргече, тырмалар, арба, чана… параграф дүрт – шкаф, көзге, скрипка, китаплар… һәм башкалар. Аста – калын сызык, сызык астында – терәп аткан шикелле резолюция: кулак буларак сөрергә. Азамат карт белән карчыгы Фатыйма апа, тимәгез, ата-ана туфрагыннан аермагыз, дип ялварып карый, сүзләре үтмәгәч, каргышларын яудыралар, бәддога укыйлар. Киленнәре елаша. Уллары белән Кәүсәрия күренми. Биредә ата сүзе сүз, аңа ни булса, балаларына да шул дип яшиләр, күрәсең.
Бераздан таралышалар. Мунча себеркеләре, миләш, балан тәлгәшләре эленгән өйалдыннан өйгә керәм. Азамат карт та миңа иярә. Кече Тархановларның өчесе дә өстәл янында. Чәй эчәләр! Куллары шикәрдәй ак эскәтердә, җиңнәре сызганулы. Яңа гына мәет чыккан кебек тын.
Өйләренең эче әллә ни түгел. Кашага-чаршаулар ян-якта – икешәр карават, чигешле тышлык кидерелгән дүрт мендәр, олы мич буенда – үргән урындыклар, өрәңге шкаф, каршы почмакта – аяклы сәгать, ишек өстендә – шәмаил… Ә күзгә иң ташланып торганы – мич артын бүлмә итеп бүлгән такта стена буендагы ике зур шкаф, шкаф тулы китаплар, дәфтәр юкалыгындагылары да бар, кирпеч калынлыклары да.
Өске катта нидер, белмим.
– Кызым, чәй чыгар, – ди Азамат карт, мич буендагы чаршауны ачып. Мин утырсын дип, өстәл янына урындык китереп куя.
Кәүсәрия чыкмас, чыкса да, миннән карашын яшерер дип көтәм – кая ул! Риясыз, үпкәсез карашын һич яшермичә, ак самавыр чыгарып утырта, чынаякларга чәй ясый да моңа кадәр өстәлдә торган җиз самавырны алып кереп китә. Кызыл чәчәк төшкән утыртма якалы күлмәктән, муенында – алтынсу гәрәбәләр. Чәчен һәрвакыттагыча толымлап үргән, чулпы таккан.
Чәйне каклап эчтек.
– Рәхмәт, – дидем.
– Шулай итеп, куарлар микәнни, энем? – дип сорады өлкән уллары Бәдәмша.
– Халык ни әйтер…
– Китмибез без моннан, энем. Китмәскә карар кылдык без. Карарыбыз нык, ихлас.
Икенче уллары Әмирхан көзге астындагы комодтан дүрт дәфтәр бите алып, сүзсез генә миңа суза. Ачып карыйм: дүрт Тарханов та, үзләрен колхозга алуларын сорап, гариза язган. Бөгәрләп кесәгә тыктым да чыгып киттем. Боларны Каһир ник алмагандыр, белмим. Ишегалдыннан тәрәзәләргә карадым. Берсенә Кәүсәрия сарылган, калганнары буш.
«Инде боларга да ут кертергә кушарга кирәк», – дип, кү– ңелемә салып куям. Сүзем үтәр, аларга тимәсләр, мине тыңларлар кебек иде.
Каһир Сафин һәм башкалар ишетергә дә теләмәделәр.
– Сыйнфый дошманнарны үз арабызга алыргамы?! – дип ярсыды Каһир. – Куенга күрәләтә торып елан кертү бит бу!
Тавышка куялар: миннән кала һәркем каршы. Биредә мин беркем түгел шул инде. Гомуми җыелышта хәл иткәннәр. Димәк, алар хаклы, димәк, мин ялгышканмын. Авылны аңлап бетермимдер, күрәсең.
Кичкырын тагын Тархановларга киләм, хәбәрне ирештерәм.
– Ярый, – ди Бәдәмша, – илдә олтанга да санамадыгыз, иллә мәгәр читтә барыбер солтан булырбыз!
Ишегалдында туктап калам. Юкәдән ишкән баулар сузып, бөтен җиргә кер элгәннәр. Келәт ишеге ачык. Анда кемнеңдер он иләгәне ишетелә. Мунчадан шадра битле йомры хатын чыга, Азаматның өлкән килене. Аркасында – тәртә юанлыгы толымнар. Мунча яккан: морҗадан аксыл төтен ургыла. Югары кыстырылган итәкләрен төшереп тормастан, ул миңа ваемсыз караш ташлады да, такта сәкедәге тәпәнне эләктереп, мунча алачыгына кереп китте. Аның эчтә: «Тагын шул йөри», – дигәнен ишетәм. Үз-үзе белән сөйләшәме дисәм, юк икән, аңа каршы калын тавышлы кече килен сүз ката:
– Кәүсәрия артыннан сөйрәлә, диләр, хакмы соң?
– Маңкасын сөртсен әле!..
Ә мин киткәндә, йөгерә-йөгерә, алмалар алып төшкән иде бит үзе! Бу хәлләр аның җанын да таш иткән инде, ахрысы.
Мунчадан уттай кызарган олы килен чыга. Манма тиргә баткан, чәче тузган, эчке күлмәкчән генә. Мине күрсә дә, агач тәпәнне болгый-болгый чайкый да юынтык суны сибеп җибәрә – чак читкә тайпылып калам. Салкын һаваны тутырган бу аша аның имчәкләре чайкалып, култык астындагы куе төкләре күренеп кала.
Баскычта Азамат карт пәйда була.
– Ник ишегалдына түгәсең? – дип кычкыра ул.
– Түксә соң, әти. Барыбер имансыз адәмнәргә кала.
– Әле монда без яшибез, килен, – ди ул тыныч кына. – Көрәк белән кырып аласы бул, кара аны!
Миңа кырын карап, хатын уч-уч кар белән битен, беләкләрен уа да кереп китә. Мондый хатынның ире тыкрык чатларында гәп сата торган ирләр янына килеп кушыламы соң яки каравыл өендә лото уйнап ятамы?! Ул өйдә кирәк, аны бала тапкан саен гайрәтләнә генә барган хатыны көтә һәм… эш, эш, эш!.. Бәдәмшаның дүрт баласы бар, Әмирханның хатыны бәби тапмый, ди.
Бәдәмша Тархановның: «Илдә олтанга да санамадыгыз, иллә мәгәр читтә барыбер солтан булырбыз!» – дигәненә шушында ышандым. Әйе, югала торган кешеләр түгел болар. Үзләрен авылдан сөрер алдыннан, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле чистарыналар! Ишегалларын юынтык су түгеп тә пычратмыйча…
Тархановлар хуҗалыгы, үзенең һәлакәте алдында торса да, шулай тыныч һәм какшамас иде. Әтәч кыткылдый, сарык һәм бәрәннәр бәэлди, казлар каңгылдаша, морҗалардан төтен чыга. Һавада – печән һәм ат исе. Монда сәламәт рух, монда яшәүгә ышаныч көчле… Монда хезмәт итәләр һәм бала табалардыр, монда тыйнак кына яши һәм тыныч кына үлә беләләрдер.
Бу пөхтә хуҗалыкны туздыруны күңелем белән кабул итеп җиткермәдем. Хәер, минем бурычым бөтенләй башка: кешеләрне рәхәт һәм җитеш яшәтерлек электр станцияләре салудан гыйбарәт иде. Килер вакыт: Тарханныкыларча яшәү – революция ирештергән зур казанышларның берсенә саналыр, дип уйладым мин.
Мунчада кер уалар. Келәттә кемдер он или. Мөгаен, Фатыйма ападыр, Кәүсәриянең әнкәсе. Керим әле, сөйләшеп карыйм. Кызын сорыйм!!!
Нык имән баскычтан келәткә күтәрелгәндә, өй тәрәзәләренә, мунча ягына карап алам. Беркем күзәтми, миндә беркемнең эше юк.
Онны Кәүсәрия или икән.
– Әнкәң кайда? – дип сорыйм мин кинәт.
Әнкәсеннән кызын сорыйм дип кердем – кызыннан әнкәсен сорыйм!
Ул да югалып кала, әзрәк кенә оялган да шикелле. Йөзендә сизелер-сизелмәс кенә шук елмаю уйнаклап ала. Ләкин сагышлы. Кашына, керфегенә, чәченә он тузаны кунган: яшь чырайлы чал карчык диярсең!
– Картайгач, нинди матур булачаксың икән! – дим. – Чәчләрең, кашларың чаларгач.
– Картайгач?
– Сине он чаларткан. – Ул кулы белән «картлыгы»н сөртеп атмакчы була, ике сикереп каршысына барып басам да кулын тотып калам. – Тимә! Шулай матур…
– Кирәкмәс, карама алай. – Карашын идәнгә күчерә, ирен читләрендәге елмаюы боек күзенә кереп кача. – Оныт, җәме?
– Үпкәләттем, әх, үпкәләттем дә инде сине!..
– Үзем гаепле.
– Таптым дигәндә генә…
– Югалттың дамы?
Чынаяк тәлинкәсен тоткандай җиңел генә итеп, ул өч бармагының битләре белән генә астан җилпучны эләктереп ала да, икенче кулы белән күтәреп, иңбашына куя: иңенә кар көрте кундымыни! Ишек бусагасына менеп баскач, ул борыла, он кунган чәче бәс саргандай балкып китә, бер генә мәлгә йөзе танымаслык була. Өстендә – биленә тыгыз ятып торган сырма, ишек аклыгында юка ситсы күлмәге үтә күренмәлегә әйләнеп кала… Җилпуч авырлыгыннан биле сыгылып тора, аягын чак кына аера төшеп баскан. Кичәгене сагынып, төпсез бер үкенечтә калам. Яратуым галәмәтедер. Тәгаен! Мин әле яратып карамаган, белмим. Белмим. Белмим… Әгәр хәзер җилпучын куеп, кичәгечә, күкрәген кайнар киереп… Мине аның аягындагы көя кискәләгән, башак болгатканда, онлы су чәчрәгән һәм инде касмакланып каткан киез итеге туктатыр иде микән? Әгәр, әгәр, әгәр… Хәзер моны юравы мәгънәсез инде. Үземнең кайда икәнемне бөтенләй онытып, аның онлы маңгаен үбәргә үреләм. Ул, куркынып, бусагадан келәт идәненә кире төшә, иренемә он тузаны ягылып кала.
– Җүләрләнмә, – дип пышылдый ул.
Биленнән тотып, үземә таба тартып китермәкче булам, тик бирешми, күкрәгемә җилпуч башы төртелә.
– Яратасың бит, әйеме? – дим.
– Тиле… – ди ул.
«Күрмисеңмени, тиле?» диюеме? Кичәгедән соң мондый сорау ямьсез булды, ахрысы. Ул читкә борыла.
– Кирәкми, елама, – дим мин, аны аңлап.
– Бетте, бетте…
Ул миннән берни сорамый. Болай да аңлашылып тора лабаса! Аңа барысын да аңлатырлык сүз эзлим – таба алмыйм. Нидер хәтерләргә тырышам, күңелем дә, башым да һич кирәкмәгән кичереш һәм сурәтләр белән генә тулган.
– Әллә нәрсәләр әйтәсем килә. Иң элек… рәхмәт, яме?
«Бусы ни инде тагын, йә? – дип уйлыйм. – Аңа шушындый сүз кирәкмени хәзер?»
– Кичә түбәнсенмәгәнне, бүген мескенләнмә инде, – ди ул.
– Син горур.
– Үкенмә дә.
– Үкенгәнемне каян беләсең, Кәүсәрия?
– Уңмаганга сәбәп күп, диләр… Горурлык… киртә түгел иде ич. Үткән эшкә салават…
– Үпкәләттем мин сине, – дим мин.
– Кызганма, – ди ул.
– Теләсәң, син мине…
– Кызгана аламмы? Горурларны кызганмыйлар.
– Хәзер мин… сафлыктан да кадерлерәк гөнаһ барлыгына ышандым. Нигә дәшмисең?
– Күп сөйләшәсең.
Кәүсәриянең соңгы сүзләре күңелемдәге ниндидер авыр табышмакка җавап булып яңгырый. Кичәгедән соң Кәүсәрия өчен бер генә сүземнең дә кадере калмаган лабаса. Бүген аңлашкан булып маташуым кичәге каршында чүп кенә һәм бүгенге сүзләрем кичәге белән иртәгәге көн арасына күпер итеп салырга ярамыйлар.
– Кәүсәрия, миңа… кияүгә чыгасыңмы?
– Кияүгә?
– Миңа…
Күз алдымда кичә аның сәкедә яткан вакыттагы сурәте, тузгыган чәче, мин үпкән чактагы тыелгысыз ыңгырашуы чагылып, ишетелеп ала. Хәзер бөтенесе бүтәнчә булачак. Мин шул – күптән түгел торган бүлмәмә урнаштым, ул якты, җылы. Электр нуры түшәмдәге алтын бизәкләрдә балкый…
Кәүсәрия өске иренен тешли, каш астыннан карап ала.
– Мин сиңа кичә үк чыктым бит инде, Иман. Ә син хәзер генә үреләсең. Андый чакта кызлар… әйе, кызлар, беләсеңме, нишли? Кайтып китә. Әнкәләре янына. Бөтенләйгә.
– Син бүген әллә нинди…
– Оятсыз сөйләшәмме? Беләм. Нинди булсам да, кичәгедән начаррак.
– Алай димә. Хәзер яшисе дә яшисе инде! Бергә.
– Җә үләсе… Барыбер.
– Җүләр, – дим. Бу сүзе өчен ачуланасым килә. – Үләсене истә тотсаң, яшисе дә килмидер ул.
– Безгә бергә булу язмаган, күрәсең. Бер-беребез алдында бурычлы калдык, һәр бурычын кеше… үлемгә генә түли инде.
Кәүсәрия бусагадан тышка атлады. Кинәт болытны ертып чыккан кояш нурлары аның аяк астына җәелеп ятты. Чиләктән бодай чәчеп җибәрделәрмени!
– Җавап бир: бүген, йә…
– …Йә беркайчан да булмаса, кичә булган дип бел.
Ул миңа кулын суза. Ризалыгын белдерүе дип уйлап, кысарга сузылам, ул бармак очы белән генә кулымны кире этәрә.
– Ачкычыңны бир әле, – ди ул.
– Нәрсәгә?
– Кирәк. Кичә анда бер алкам төшеп калган… Аннары… көт.
– Синеме?
– Бурычлы булып каласым килми.
– Мин сине үзем алып кайтам, фәрештәм!
– Мин башладым. Син көт. Син көт кенә!..
Ачкыч бәйләмен аның онлы учына салам. Ул баскычтан түбән төшеп китә. Чишенгәч, тизрәк суга кереп киткәндәге шикелле. Бауларга эленгән ак керләр арасында күздән югала.
XV
Каһирга: «Һәр бурычын кеше үлемгә түли. Шуңа күрә ничек яшәвебез өчен без яшәү алдында гына түгел, ә үлем алдында да җаваплы икән», – диясем килә. Ләкин ул янымда юк инде, чыгып китте, йоклыйдыр инде. Әллә, минем шикелле, ул да, үткәннәрне уйлап, йокысызлыктан интегәме икән?
Минем аңардан: «Һәр үлем, беләсеңме, нигә үкенечле? – дип сорыйсым һәм үзем үк: – Үзе исән чагында кешегә яратуыбызны тиешенчә аңлатырга өлгермәвебез белән», – дип җавап бирәсем килә.
Салкын җәймә астына кереп ятам.
Каһир: «Гаебем юк, язмыш», – диме?
«Гаеп кемдә соң? Бу дөньяда нидер тиешенчә түгел икән, моңа кешеләр генә гаепле, Каһир!»
«Кешелекнең минеке ише генә гаебе, беләсеңме, күпме?!»
«Син башкалар гаебе белән акланма. Бөтен нәрсәгә сылтау табып була. Тик, нишләсә дә, үзе өчен һәркем иң элек үзе җавап бирергә тиеш, Сафин!»
Үзе, Каһир Сафин, үзе генә.
…Кичкырын иртәнге аклыкның эзе дә калмады. Кар эреп, җир өсте, күлмәкчән печән чабучы кешенең аркасы сыман, тирләп чыкты, ала-колаланды. Йомшак һәм җепшек кар элпәсен кояш белән җил ялап бетерде. Көньяктан дымсу җил чыкты да күк йөзендәге болытларны тау артына куып алып китте. Кояшның соңгы нурлары тауга алтын парчасын капларга өлгерде – авыл өстенә аның зәңгәр шәүләсе сузылып ятты. Авыл Советы бинасы ишегалдындагы ташландык коеда җил елый, төсе уңган кызыл әләм, шуны котыртып, шапы-шопы кул чаба. Җил һәр морҗа, һәр тишек, һәр аралыктан кыш һавасын куып чыгарырга кереште. Агачлар каралды. Ихтимал, иртәләргә кара каргалар да килеп җитәр инде.
Кәүсәрияләрдән бүлмәгә кайтуга, беренче эш итеп өч тәрәзәнең берсен ачып куйдым, мичкә ягып җибәрдем. Ялкын шәүләсе күбәләк канаты сыман җилпенә. Матур бизәкләр төшереп уелган, затлылыгы агач корты тишкәләүдән дә кимемәгән өстәлгә «Кызыл Татарстан» газетасын җәйдем, уртасына конфет куйдым, үзем алып кайткан шешәне утырттым – «Такай» шәра– бының гәрәбәдәй алтынсу эчендә учак ялкыны бии. Бүген Кәүсәрия килгәч, электр уты да, керосин лампасы да кабызмыйм. Җәен чормадан өч япьле шәмдәл табып, көл белән чистарткан идем – шкафта тора, бүген шул яначак. Шәмдәлнең як-ягына ике бәллүр рюмка куям. Аларны морзалар йортының идән ас– тындагы гөмбә, лайлалы мүк каплап бетергән черек агач мичкә эченнән табып алган идем. Мөгаен, аларга агызып, Ширәмәтнекеләр мичкәдәге ширбәтләренең өлгергәнлеген сынаганнардыр. Ул идән астын станция кирәк-яракларын саклар өчен чистартканда, ат башы сурәтендәге көмеш көл савыты да килеп чыккан иде, ул да өстәлдә. Менә шулай итеп, кичә станциягә бикләп калдырган малайлыгым белән мәңгегә хушлашырмын.
Агач караваттагы мендәр тышларын, җәймәләрне Өрфәйдә апа алмаштырып куйды. Алар коры яфраклардай кыштырдап тора, салкынча. Ачык тәрәзәне ябам. Исемә төшереп, бер мендәрне бусага төбенә ташлыйм.
«Төкле аягың белән атлап кер, Кәүсәрия!»
Мин Кәүсәрияне көтәм. Көтәм дип, ул үзе кермәс, һәрвакыттагыча диярлек, мин аны Өрфәйдә апа аркылы урамга чакыртып чыгарырмын да, без менә шушында кайтып керербез.
Кинәт кенә ачык итеп үземне Кәүсәриянең ире сурәтендә күз алдыма китерәм. Кая әле, нинди икән ул минем кыяфәттәге ир?
Агачтан уеп эшләнгән рамлы көзге каршына килеп басам. Нәкъ шул вакытта, күмердәй кызарып, лампочка сүнә: көзгедә шәүләм генә каралып кала. Сәгать суга башлый – бер, ике… биш… Һәр әйбер көзгедә ап-ачык чагыла. Минем йөзем дә: какча яңаклар, очлы ияк, калын ирен, уңга таба кыйшыграк борын, артка тараулы калын, озын чәч… Тәнем эсселе-суыклы булып китә. Тәрәзәләргә карыйм: алар кызыл-кучкыл – авыл күгендә янгын шәүләсе бии иде!
– Тугыз… – дидем мин. Сәгатьнең һәр чыңы, ком өйләрен җимергәндәй, Кәүсәрия турында хыяллануымны ватып ташлады.
Чөйдән бүрегемне һәм пальтомны эләктереп, ишеккә ташландым, бусага төбендәге мендәргә абынып, чак егылмадым. Коридорны йөгереп үттем дә, баскычны сикерә-атлый төшеп, урамга килеп чыктым. Карашымны иң элек станция ягына юнәлтәм: юк, балкыш ул турыда түгел.
Үзем дә сизмәстән:
– Аллага шөкер! – дип куям.
Тархановлар яна иде.
Мин барып җиткәндә, Алланы каһәрли-каһәрли, каравыл өеннән килгән насосның бозын эретеп торалар иде.
Ут ярты каралтыны биләгән икән инде. Ике кеше – Бәдәмша белән Әмирхан – утның юлын кисәргә исәпләп, түбәнең такталарын каерып маташа, ләкин мәгънәсе булмас: тезмәдә – дыңгычлап тутырылган печән. Тагын берәү лапастагы карны ялкынга көри, ә бу мамык белән су ташкынын буган кебек кенә. Ут тирәсендә бүтән кеше күренми. Кемнәрдер, башлыча хатын-кыз, өйдән мал ташый, ялкынның күккә үрләгән шәүләсе каршында алар йомыркаларын тешләп йөгергән кырмыскаларны хәтерләтә. Терлек-туарны чыгарып азапланалар: тик кайберләре абзарга кире кереп китә. Ишегалдын бетереп, беркемне якын җибәрмичә, шашкан ат дулап йөри. Хатын-кызларның берсе – олы киленнәре – капкадан бер кочак та– вык күтәреп чыга, тик абынып егыла, ә тавыклары, утлы печән учмалары бөтерелгән һавага күтәрелеп, утка каршы оча. Келә– нең түбәсе ишелеп төшә – кара күккә очкыннар ташкыны чәчри. Эсселеккә түзә алмыйча, түбәдәге кешеләр җиргә сикерешә. Тирә-күрше йортларның салам түбәләренә кар һәм су си– бәләр. Сәнәк һәм көрәк белән салам актарган, чиләк белән су сипкән ул кешеләр җәһәннәм утына сумала өстәп торучы кара әрвахлар булып күренә. Ахырзаманмыни! Күктә печән көлләре оча. Әнинең «Ахырзаманда таулар мамык булып очар, балаларның чәче агарыр, картлар акылдан шашар» дигәне искә төшә. Күктән, шарлама булып, җир ярыгына ут коелган шикелле.
Тархановларның каралтыларына тулысы белән диярлек ут капкан инде, ә сүндерүчеләр әз.
Шушында гына җыелган халыкның тик торганын күреп алдым. Гүя җәен Ширәмәтов куйган «Зәңгәр шәл» спектаклендәге хәзрәт йорты януын тамаша кылалар. Аһ оралар, төрле киңәшләр бирәләр, ут пәрдәсе төшкәч, кул чаба башларлар һәм соңгы өлешне яңадан уйнауны сорарлар кебек иде. Халыкның икегә бүленеп торуы гаҗәпләндерде. Зур төркемдә колхозга кер– гән кешеләрне таныдым. Кечкенә күчтә ялгызаклар икәнен шәй– ләдем. Төенчек, сандык, чүпрәк-чапрак, савыт-саба тавы башында, Гыйфритнең чылбырын култык астыннан күкрәгенә урап, яланбаш Азамат карт басып тора иде. Гыйфрит, ырылдап, башын капылт-капылт төрле якка боргалый, кемнедер эзли кебек.
Берәү кече төркемнән:
– Этең малларыңнан кадерлерәкмени, Азамат? – дип кычкыра.
Олы төркемнән аңа каршы:
– Эткә эт кадерле инде! – дип җавап бирделәр.
– Яп юшкәңне: Азаматны хурлаганың өчен телең корыр, урыс сөте эчкән нәстә!
Чыелдык бер тавыш:
– Ә! Елан авызындагы бака шикелле тыпырчыналармы! – дип тантана итте.
– Тарханныкылар беркайчан да бака булмас!
– Дөнья куып ни мәгънә? Әнә яналар! Көл! Миннән дә хәерче болар хәзер!
– Мәгәр синнән дә ялкау булмас…
Ә Азамат картның карашы боек, битараф, әйтерсең бакчасында бәрәңге тамырлары өеп яккан да утка мөкиббән киткән. Шәрран ачык капкадан, җилгәргеч салынган чана сөйрәп, Бәдәмша белән Әмирхан, алар артыннан, ат сбруе, сука, тырма өелгән арбаны тартып, кече Тарханов – Тумаш чыкты. Чана белән арбаны мал тавына терәтеп куйдылар да, кулларын күкрәкләренә кушырып, бер генә мизгелгә Тархановлар да утка текәлделәр. Аннары, кабаланмыйча гына, тагын утка каршы киттеләр.
– Атларны, атларны, оланнар!.. Молотилканы да калдырасы түгел, карагыз аны!
Азамат картның гөлдерек тавышы яңагыма чабып җибәрде сыман, бер сандыкка басып, ут ягына төртеп күрсәттем:
– Анда… чәчүлеккә дигән орлыклар… – Тамагым ертылганчы кычкырырмын шикелле иде – кайнар төер ирек бирмәде. – Тархановларныкы түгел, колхоз орлыклары!.. Атларны да коткарырга кирәк, иптәшләр!..
Сандыктан төшеп, янгынга каршы ташландым. Шул ук мәлне алга таба сөрлегеп киттем: аркама йомры бер нәрсә белән ордылар. Егылмас өчен, кисәк кенә атлап, артка таба борылдым: балта йөзедәй ялтырап, колагым төбеннән тыгыз су агымы чаптырып үтте. Ниһаять, насос телгә килгән, минем аркага шуның суы китереп бәргән икән.
– Утның үңәченә барып керсәң дә янмыйсың хәзер! – дип, көлә-көлә, егыла язып, брезент көпшә сөйрәгән мулла-мәзин Җәмлихан ишегалдына кереп китте. Аңа халык ияргән иде инде! Ә мин, ул ташкынны ерып, кирегә ыргылам, Каһир Сафинны эзлим. Станцияне җибәрергә, башка йортларга ялкын үрләгәнче генә булса да, авылга ут бирергә кирәк дигән фикергә киләм.
– Станцияне җибәрергә кирәк! – дип кычкырдым мин, халык арасында Фәтхи абыйны шәйләп. – Халыкка яктылык кирәк.
– Йөгердем, алайса, – ди ул, килешеп.
– Үзем! – Кулымны кесәгә тыгам, шунда ачкычларны Кәүсәриягә биргәнем искә төште.
– Мә! – Фәтхи абый миңа ачкыч бәйләме суза.
Яр кырыена җитеп, Таш чишмә сукмагы баскычыннан төшмичә, янәшә кардан шуып кына түбән очам, буа аша үтеп, шлюз чыгырына ябышам. Шыгырдап чыгыр әйләнә, бүрткән шлюз, пенал капкачыдай, тавышсыз гына судан чыга. Кавызга бәреп кергән суның турбина залына ыргылуы караңгыда күренми, әмма аның ярсу тавышы бөтен корылмага тарала. Хәзер, станциягә кереп, турбинаның зур тәгәрмәчен тоткан ыргакны ычкындырасы да рубильникны гына тоташтырасы. Ишек ачык. Янгын башланып, станцияне туктатканда, Фәтхи абый, ишекне бикләргә онытып, янгынга йөгергән, күрәсең. Ыргакны ычкындырып, рубильникны тоташтырам. Күчергеч каешның пышылдап әйләнә башлавына динамо чыелдавы кушыла. Янгын шәүләсе каралтып күрсәткән яр башындагы өйләрдә, баганаларда утлар кабына.
Станцияне бикләп, кире йөгерәм, йозакта калган ачкычлар бәйләменең үземнеке икәнен искәрәм, аларны кесәмә тыгам. Алай булгач, монда Кәүсәрия дә кергән, тик кайда икән соң ул?
Тархановларның йорты белән мунчасы гына утырып калды.
Ялкын телләре җилфердәгән абзар торыкларын тарата башлаганда, иңбашыма кемдер кулын салды. Каһир икән.
– Янамы? – диде ул, елмаеп һәм учы белән мыегын сыпырып.
– Кайда йөрисең? – дидем. Әллә арыганга, әллә утны җиңгәнгә, мөгаен, икесе дә сәбәпчедер, аң ничектер җиңеләеп калды: дәһшәт чигенде, җанны тынычлык изрәтә иде. Гүя буранга каршы озын юл үткәнмен дә хәзер җылы мич башына менеп барам. Рәшәткәгә сөялеп, кемнәндер сорап алган тәмәкене суырам, аның тәме кисәү һәм төтен исләрен басып китә. Яныбызга Идрис Ярмиев килеп баса. Арыган, бите корымга буялган, җиңе янган.
– Каян чыкты икән? – дип сорады ул.
Каһир иңбашымнан кулын ала. Ул кулын бик тиз тартып алды кебек. Әйтерсең мин кызган мич, ә ул миңа ялгыш орынган.
– Саксызлыктан чыкмагандыр, – дим. – Кешеләре ул түгел.
– Кеше төрткәндер дисеңме? – ди Каһир.
– Ихтимал. Үч итеп, – диде Идрис абый.
Каһир, мыек астыннан елмаеп:
– Ә нигә үзләре түгел? – диде.
Мин каршы төштем:
– Юк. Үзләре төрткән уттан сука, молотилкалар алып чыкмаслар. Алар үзләренә бүген кирәк әйберне түгел, ә иртәгә… үлгәнче кирәк әйберләрне ташыды… Иртәгә күпме кеше колхозга керәсен беләсеңме? Моның өчен Азамат картның «Молотилканы калдырасы түгел!» дигән сүзе җитә язды. Алар бит чәчүлек орлыкларын да ташыды. Инде колхозга алынды дип исәпләүгә карамастан!
Сүзләремне Азамат карт тыңлап торган икән.
– Рәхмәт, олан, – ди ул.
– Нәрсә соң син, Азамат абзый? Гыйфритне чылбырдан ычкындырасы иде, – ди Ярмиев.
– Ник?
– Шуннан файдаланган да инде ул. Ут салучыны әйтәм.
– Өрмәде дә шикелле болай. Ишетмәдек…
– Беләсеңме, ник өрмәгән? – диде Каһир, аңа усал карап. – Беләсеңме? – Багана башыннан төшкән ут яктысында аның юка иреннәрен җәеп елмайганы күренде. Аның тыелгысыз тантанасы гаҗәпләндерә иде. – Моның серен беләм мин! – Ул көйрәп яткан кисәүләргә ишарәли. – Азамат абзый, – ди ул, картка борылып. – Эт үз кешеләренә өрмәс бит инде, әйеме?..
– Кайда Гыйфрит? – ди Ярмиев.
Каһир, башын ия төшеп, як-ягына каранып ала.
– Ябып куйдым, – ди карт.
– Берәрсен тешләсә?
– Өйгә яптым, – ди карт. – Сәер, ник өрмәде икән?
– Үз хуҗаларына ничек өрсен! Үзегез төрткән сез утны! Үзегез! – дип кычкыра кинәт Каһир. Безне кешеләр уратып ала. – Үзегез! Атларыгызны, ашлыгыгызны, өегезне колхозга калдырмас өчен! Ә син сүндереп йөрисең! – ди ул, миңа борылып.
– Син сүндермәдеңмени?
Ул көлеп җибәрә:
– Мин байлар пожарын сүндерергә күнекмәгән. Киресенчә, мин аларны, беләсеңме, күпме яндырдым?! Этләргә эт үлеме, куарга боларны! Авыру этләр шикелле… Кеше күзеннән читкә! Кырылышсыннар!
– Безме эт? – ди Азамат карт. Бүреген салып, башын югары күтәрә. Бу хәрәкәтенең табигыйлегенә шаккатам: Алла алдында да гаебем юк, бар икән – менә башым, кисегез, дигән сыман. Аннары карт, Каһирның битенә йөзен терәп диярлек, тирән сулыш белән: – Кайсыбыз? – диде.
– Бугазыгызга аркылы бастыммы, кулак әфәнделәр? – дип, Каһир рәшәткәгә терәлде.
Идрис Ярмиев, аны тынычландырырга тырышып:
– Кызма әле син, – диде.
Халыкны ерып, уртага кече Тархановлар кереп басты. Өчесе дә. Кайсы балта, кайсы багор, кайсы сәнәк тоткан.
– Кайсыбыз? – ди Бәдәмша. – Менә без өчәү. Хәзер җә син – безне, җә без – сине. Безне дә, сине дә бер генә нәрсә коткара. – Тынлык урнаша. Бәдәмша, артка һәм янгарак чигенеп, балтасын күтәрә төшә. – Ишетәсеңме, энем? Әйтүе җиңел ул, син исбатлап кара.
Каһирның яңак ите тартышып куя, ияген күтәреп, изүен ычкындыра:
– Исбатлармын да шул! Хәзер үк!
Азамат карт аның бу сүзләреннән соң берәм-берәм улларын күздән кичерде. Ата күңеле бер генә мәлгә Каһирга ышанып, аларны яман эш кылуда шикләнде, ахрысы. Ләкин тегеләр тыныч иде.
Каһир, буылган шикелле:
– Кәүсәрияне чакырыгыз әле монда! – дип пышылдады һәм Тархановныкыларга каршы атлады. Елгыр башы як-якка боргалана, алдындагы кешеләрне бар дип тә белми диярсең. Күрәсең, ул үзенә ышана, аларны бетердем дип саный иде. Каһир Сафин өстен чыгарга ярата иде шул!
– Кәүсәрия! – дип кычкырды Бәдәмша. – Кая олактың? Бар әле, монда чакыр – өйдә, әни янындадыр. – Бәдәмша җиңелчә генә итеп кече энесе Тумашны этеп җибәрде. – Җәтрәк бул!
– Тотарсың аның койрыгын хәзер! Табарбыз! Кирәксә, җир астыннан да… – диде Каһир, җиргә төкереп.
Мин борчыла башладым, бу хәл ничек бетәр икән дип, битараф кала алмый идем инде. Каһир Кәүсәриягә ниндидер кара яга, ә аның күңеле керсез икәнен монда миннән дә яхшы белүче юк. Хәтта Азамат картның да икеләнеп калуы ихтимал, ә мин Кәүсәриянең яман эш эшләвенә ышана алмыйм. Кешеләрне кемгәдер каршы котыртуы җиңел, сукырларча иярүләре дә бар. Аларның ялгышуына күрәләтә юл куярга ярамый иде.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?