Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:40


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 48 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Бигрәк тә Оборот-минут Сөләйман. Ул үзен шул вакыйгада җиңүчеләрнең командующие сыманрак күрсәтә.

«Рачтупичь!» дип кычкырам да галоп белән тегеләрнең арасына чәчрәп керәм. Өерләре чатнап, кыл уртага ярыла! Прохор Савватеичны үз ягыма аударам, и тегеләр миңа рәхмәт яудырып кайтып китәләр. Ник дисәң, Прохор Савватеич минем знакум, икебез дә Рабоче-Крестьянский Красная Армиянең беренче шашкасы. Ышанмасагыз, әнә хатыннан сорап төшегез: казларны ничек суйганмын – күрсәтсен. Өйләгә берсеннән бәлеш салырга куштым әле.

Тиздән буа суы буена, көянтәләренә дүртәр каз түшкәсе асып, хатын-кызлар агыла башлый. Саратский гармунын күтәреп, гармунчы да төшеп җитә. Каз өмәсендә гармун уйнаганнарын бала чагымнан беләм.

Ашап-эчеп алгач, яңадан станциягә төшәм, соңгы тапкыр Фәтхи абыйга станцияне эшләттереп карыйм, киңәшләр биргән булам. «Пәлтәңне буяма» дигән сылтау белән ул мине бернигә кагылдырмый, шуның белән биредә инде үзенең хуҗа икәнен белгертәсе килгәнен дә сизәм.

Иртәгә мине Каһир районга кадәр озатып куяр дип сөйләшкән идек. Алай булып чыкмады. Кара АМО99
  АМО – совет йөк машинасы.


[Закрыть]
машинасына утырып, Мирсәяф Янышев килеп төште.

Авыл Советына гына тукталмаган, тегермән янына ук төшкән. Машинадан Каһир белән Ниса да чыкты.

– Җыен, туган! – диде Янышев, төшеп, барыбыз белән дә кул биреп күрешкәч. – Станцияне салсаң, райүзәккә күтәреп алып кайтырга да риза дигәнемне онытмадыңмы?

– Мин сезне сүзегездә тотарга җыенмадым, Мирсәяф Ваһапович.

– Онытмадым, туган! Мин хәзер дә риза! Тик син күтәртеп кайтырга гына риза булмассың шул инде. Үз канатларың ныгыды, Зәйнушин, үз канатларың. Ничек кенә ныгыды әле – югары очарсың, югары!.. Күп сөйләп ташлаганыма гаҗәпләнмә, туган… Сәбәбе бар, сәбәбе. Шуңа килдем, – диде ул. Һәм Каһир Сафин белән Ниса Ширәмәтовага, башкалар да ишетерлек итеп: – Зәйнушинны Казанга – ТЭС-1 гә чакыралар. СССРның иң мөһим яңа төзелешләреннән берсенә! – дигәннән соң салкын һавада кул чабулар, хуплау авазлары яңгырагач, мин аптырашта калдым. Аның ни әйткәне аңыма барып җитмәде бугай әле.

Яр буенда каз түшкәләре чистартучы хатын-кызлар башларын күтәрде, билләрен турайтып, безнең якка карадылар. Шуны гына көткән шикелле, гармунчы егет уйнап җибәрде. Хатыннарның берсе кулларын аркасына куеп киерелде дә, билен язып, теләмичә генә түгәрәк ясап әйләнде. Күрәсең, ул башлап биюче, җитмәсә, яхшы биюче булгандыр, башкалар аңарга карап борылдылар һәм ул ясаган түгәрәк буенча тезелешеп бастылар. Биюче хатын, кинәт туктап, биленнән кулларын алды да, күлмәк итәген чеметеп, үзе ясаган әйләнә буенча дәртле дә, нәфис тә адымнар белән чынлап биеп китте. Әйтерсең лә бер сәгать буена билен турайтмыйча салкын суда каз түшкәләре юмаган, аны яңа кар белән ышкып агартмаган, тырнак аслары канаганчы, түшкәдәге бала йоннарын йолыкмаган. Аның бөтен хәрәкәтләреннән шундый уенчаклык, җиңеллек, шатлык һәм бәхет сирпелеп тора иде ки, без тын калып, аңа сокланып тордык, кайберәүләр ирексездән шул якка атлады.

– Күрәм, сездә каз өмәсе! – диде Янышев. – Төшик әле шунда, туганнар, карыйк әле. Уртак шатлык булсын!

Шуны гына көткән кебек, тегермән янында шырпы каплары җыеп, чыр-чу килеп уйнап йөргән малай-шалай, аннары ирләр үрдән түбән төшеп киттеләр.

Каһир белән Ниса, Янышев белән мин дә иярдек. Безгә рус ирләре дә кушылды – ул көнне күбрәге Брынкадан иде. Бераз баргач әйләнеп карадым: йон тегермәненнән чираты җитмәгән хатыннар, тегермән өенә җылынырга кергән кешеләр дә яр буена ашыга иде. Станция басмасында – Фәтхи, тегермән ишеге бусагасында Шәйдулла абыйлар гына басып калды. Алар төшә алмый иде – станция эшли, йон теткечтә йон тетәләр, тегермәндә он тарталар – туктатып тормадылар. Чөнки ындырларда, әвеннәрдә ашлык сугылып беткән, аны он итәсе бар. Бусагадан кыш атлап керде – итек басар вакыт җиткән.

Биюче хатын берара үзе генә биеде. Карасана, Өрфәйдә апа икән ләбаса! Бер дә алай очынып биердәй хатын димәссең бит аны. Кайчан күрмә, кулы эштән бушамый. Шуңа күрә буынтыклы бармаклары тулысы белән язылып бетми, кәкрәеп тора, кан тамырлары бүртенгән, тырнаклары яргаланып беткән, бармак тиресенә ничек юсаң да бетми торган балчык карасы сеңгән… Ә бүген башы югары, муены ап-ак, күкрәкләрен киереп җибәргән, биле туры, горур, аякларында сүнмәс дәрт! Ә аннары, ул кемгәдер китереп баскач, түгәрәккә берьюлы өчәү кереп биергә кереште. Аларга, пар булып, яр буена төшеп җиткән ирләрнең алдагылары кушылды, мөгаен, шул – каз өмәсе уңаеннан мич башларында әчегән балларын, түзмичә, иртүк кабарга өлгергәннәредер.

Түгәрәккә рус хатыннарын һәм рус агайларын да чакырдылар – ялындырмадылар. Җиңел агышлы җитез татар көйләренә сиптерделәр генә! Ләкин аларга көй җаена ярашу авыр, шуңа күрә биегәнгә караганда күбрәк биегән булып шаяралар гына иде. Алар чынлап торып җилкенсеннәр, иркенәеп китсеннәр өчен, гармунчы, вата-сындыра гына булса да, тулы көйдән бигрәк, бер-ике борылышны туктаусыз кабатлаудан китереп чыгарып, «Барыня»ны башлады. Ул уйнап бетермәгәнне руслар такмак әйтеп җырладылар. Аларга өмәче хатын-кызлар да кушылды. Чөнки каз түшкәләрен чистартканда бер биеп алу ул каткан билләрне, буыннарны җылытыр, канны таратыр өчен генә. Монда биеп калырга кирәк, ә килештерәсеңме-юкмы, гаеп итештән түгел, чөнки каз өмәсе, бәйрәм төсендә үтсә дә, авыр эшләрнең берсе.

Яр читендәге инде ныгып өлгергән һәм кешене чыдатырлык бозга ун-унбишләп бәке уелган, алар тирәсендә көянтәләр ауный, юкә бәйләмнәре чәчелгән, каз түшкәләре ята: беришесенә кул тимәгән әле, ә юылганнарын пөхтәләп тезеп салганнар. Күрше авыллардан килгән рус һәм татар хатыннары казларны тотып-тотып карый, һәрберсе үзенчә хуҗаларын мактый. Шунда ук төрле чиләкләрдә, ләгәннәрдә каз башлары, тәпиләре, бүтәкәләре…

Мин сиздермәскә дә, шул ук вакытта күрүен дә теләп, Кәүсәриягә карап-карап алам. Билгеле, ул да биредә, ике Алма апасы белән. Ул җиңгәсенең – Азамат картның өлкән улы Бәдәмша хатынының – калку күкрәкләрен уйнатып биегәнен елмаеп күзәтә. Кәүсәрия дә сиздермәскә тырышып, миңа карап-карап ала. Безнең карашларыбыз очраша, ләкин озакка түгел: түгәрәктәге кешеләргә, төрле яктан яңгыраган тавышларга игътибар иткән булып, карашларыбызны аерабыз, аннары тагын бер-беребезнең күзләренә текәлешәбез. Йөрәгем ярсып тибә. Яңа пальтом кесәсендәге аңа шушы көнне бирергә җыенган бүләкне капшыйм. Зәңгәр кашлы көмеш алкалар…

– Син кире кайтарган көмеш алка әнә шуның берсе инде ул, Каһир.

– Белмәдем.

– Син генәме, беркем белмәскә тиеш нәрсә иде ул.

– Хәзер нишлим – язмышта шулай язган, күрәсең.

– Юк, язмыш түгел. Бу – безнең гомеребез, Сафин, гомеребез… Кеше гомерен ничек яшәп уздырганы өчен, кеше үзе җаваплы. Язмышка сылтама.


Ул көмеш алкаларны Кәүсәриягә кичен очрашкач бирермен дигән идем. Хәзер нишлим инде – мине алырга Янышев үзе килгән. Бер җаен табарга кирәк. Тик нинди? Менә хәзер кеше күзе алдында моңа һич кыюлыгым җитми, соңыннан ни сөйләмәсләр. Аннары тагын Кәүсәрия аламы-юкмы бит әле…

Яр буе гөр килде. Бию көтмәгәндә башланган иде, кинәт кенә тынды да. Таралыша башладылар. Ә Янышев минем хәзер китеп барасымны, кая барырга тиеш икәнемне халыкка тагын бер мәртәбә белдерде. Кәүсәрия, иренен тешләп, миңа карап торды. Зур булып ачылган күзләре мөлдерәп яшь белән тулган иде.

– Берәр сүз әйт, – диде Каһир.

Башта берни әйтә алмадым. Кулымны күкрәгемә куеп:

– Зур рәхмәт сезгә, иптәшләр! – дидем.

– Үзеңә рәхмәт!

– Бигайбә, олан!

– Үпкә-сапкаң булса әйтеп кит, күңелеңдә калмасын.

– Китеп кая барасың? Дөнья кайда да бер, иптәш Зәйнушин, үзебездә генә кал.

– Әллә кызларыбызны бер дә ошатмадыңмы?

– Безне онытып бетермә, хат яз!

– Аңа син генә хаҗәт, ди. Хат язар кешесе бар аның, беләбез!

– Кәүсәрия, нәрсә анда авызыңа су каптыңмы әллә?

– Эшләгән эшләрең уң булсын, олан!

– Аягың җиңел булды синең. Аллаһы Тәгалә үз бәхетләреңнән мәхрүм итмәсен, балакай…

Төрле яктан яуган шушындый татарча да, русча да сүзләр яңгыраган арада, Кәүсәриянең Бәдәмша хатыны колагына үрелеп нидер пышылдавын, тегесенең тиз-тиз атлап авылга таба ашыкканын искәрдем.

– Каһир энем, бераз гына җибәрми тор боларны, мин хәзер! – дип, Оборот-минут Сөләйман абый да тапталган сукмактан йөгереп менеп китте.

Мин дә, ниһаять, әйтер сүзләр таптым.

– Озын гомер телим, балаларыгызның рәхәтен күрегез, бәхетле булыгыз, исән-сау яшәгез, – дидем. Сүземне: – Яктылыктан туймый яшәгез! – дип бетердем.

Артын сузып, киез ката кигән Оборот-минут Сөләйман абый төшеп җитте, сулышы капкан. Артыннан, кулларын болгый-болгый, хатыны йөгерә. Сөләйманның кулында шакмаклы тастымал ябылган таба. Каршыма басып, тастымалны ачып җибәрде – парлары чыгып торган бәлеш. Халыкны ерып, түгәрәккә аның хатыны Хәдичә апа килеп керде.

– Хур итәсең, пәрәми, пешеп җитмәгән ләбаса ул бәлеш! – Хәдичә апа Сөләйман абыйдан бәлешне тартып алды.

– Пешкәндер, ник пешмәсен! Синең бәлешең пешкәнне көтеп торамыни ул?! – дип, Сөләйман бер кулыма чалгы пычак, икенче кулыма агач кашык тоттырды. – Ачабыз бәлешне, җәмәгать!

– Ышанмагыз бу тилегә. Яңа тыккан бәлеш, пешмәгән әле, пешмәгән ул, – дип чапаланды Хәдичә апа.

– Дәшмә, хатын! Син үзең пешмәгән!

– Хәдичәттәй пешмәгәнме?! Кар өстендә казан асып, кызыл билле прәннек кенә пешерми бит ул. Бөтен тирә-юньгә аты чыккан аш остасы!

– Каз бәлеше ие бу. Әйдәгез, мунча яккан, мунча кереп, бәлеш ашап китәрсез, – диде Хәдичә апа.

– Рәхмәт! – диде Янышев. – Тик минем Казанга барышым. Берочтан Зәйнушинны да алып китәргә сугылдым.

– Кыям! Кыям! – дип кычкырды Сөләйман, як-якка карангалап.

– Әү, әти!

– Бар, бер аягың монда, икенчесе өйдә булсын: Иман абыеңа элгән төштән бер каз аптөш. Кара аны, өч йөз оборот-минут белән оч!

– Юк-юк! – дидем.

Тыңламадылар да. Кыям, атасының әйтеп бетергәнен дә көтмәстән, авылга таба чапты.

Ә без тегермән алдына күтәрелдек. Инде әйтеләсе әйтелгән, шофёр машинаны кабызган, мин яшәгән бүлмәгә кереп, чемоданымны аласы да (мин аны тутырып куйган идем инде) кузгаласы гына калды.

Шулвакыт, төенчек тоткан Бәдәмша хатынын узып, каршыбызга мыш-мыш сулаган Кыям килеп туктады. Халык егылып көлде. Бүреге, күзен томалый язып, маңгаена шуып төшкән, аягында ямьшәйгән чабата, берсенең бавы чишелгән – нәкъ атасы йөргәнчә! Иң кызыгы – ботларындагы юкә баудан ике кулына үзенең яртысы кадәрле ике каз түшкәсе тоткан, казларның әле катарга өлгермәгән озын муеннары карга сөйрәлеп килгән.

– Атасына охшаган: кешегә соңгы ыштанын да салып бирер бу! – дип көлде Каһир.

– Шулай, улым! Атаңны да уздырып сөйләш. Знай безнекен!.. Мә, иптәш Зәйнушин, бер бәлешкә җитә болар.

Бик гозерләп кыстагач, берсен алырга булдым. Шофёр егет, газетага төреп, машинага кертеп куйды.

– Ә минекен, әти?

Тагын да бәләкәйрәк чабаталы малай, борынын тарта-тарта, каз түшкәсе кочаклаган килеш, кешеләрнең кайры тун һәм бишмәт итәкләрен аралап, Сөләйман янына килеп басты. Сөләйман, иелеп, аны казы-ние белән бергә күкрәгенә кысты:

– Ә калган җидегез кайда, улларым?

Бусыннан көлмәделәр. Кинәт күңелем тулды, яшьле күзләрем белән малайга сокланып карап тордым.

Мин Бәдәмша хатынының Кәүсәриягә нидер пышылдавын, төенчеген аңа сузуын шәйләдем. Тик Кәүсәрия карыша, артка чигенә, ә тегесе аның саен аны алга этәрә иде. Чарасыз калып, Кәүсәрия төенчекне алды да, башын иеп, кыяр-кыймас кына миңа якынлашты.

– Менә сиңа күчтәнәч, Иман, – диде ул калтыранган тавыш белән. – Алмалар…

– Рәхмәт, Кәүсәрия…

Төенчеккә үрелгәнче, кесәмдәге көмеш алкаларны алырга өлгердем.

– Истәлеккә, Кәүсәрия, – дидем мин, алканы аның учына салып. Сүзсез генә кире кагып, кулын тартып алмакчы иде, өлгермәде. Ә кеше сизәрлек итеп баш тартырга кыймады, алканы учына кысты. – Хат язармын, онытма, яме? Кайтырмын мин, кайтырмын.

Машинага утыргач, арткы тәрәзәдән, борылышка күмелгәнче, Кәүсәриягә карап бардым. Боегып кына, башын Алма апасының иңенә янтайта төшеп басып калды.

Авылны, станцияне, тегермән алдындагы кешеләрне һәм су буенда каз өмәсе ясаган хатын-кызларны, аргы үрдә машинадан төшеп, тагын бер озаклап карап тордык.


Февраль азагында Кәүсәриядән хат килеп төште. Без аңарчы да хат алыштык, ә бусы бик борчулы иде. Язганы да буталчыграк. Инде бүтән очраша алмабыздыр, ахрысы, дип язган. Иң пошаманга салганы минем тизрәк кайтып китүемне соравы иде. Кайт әле, Иман, безнең бер бәлагә таруыбыз ихтимал, Каһир Сафин әти белән абыйларга бик каныкты, Ниса апа безгә ярдәм итү хакында ишетергә дә теләми, дигән. Ни булса, шул булыр, син кайт әле, Иман җаным, дип әллә ничә кабатлаган.

Җавап хаты язып тормадым, юлга чыгып, март башында авылларына килеп төштем.


– Шуннан соң ни булганын син үзең дә онытмагансыңдыр, Каһир?

– Менә ич, алкаңны алып килдем. Әнидән калган көмеш тәңкәләр арасында торган. Яңа авылга күчкәндә килеп чыкты. Күченгәндә, бар дөньяңны чистартасың бит ул.

– Әйе, Каһир. Күченгәндә чистартасың шул…


Ул чагында бөтен дөньяны боз баганалар терәтеп торадыр кебек тоела иде. Кояшның салкын чагы. Кыш. Дөресрәге, кышның азаклары. Кичен яз исе килә, иртән тагын кыш. Кышның исе юк. Имән баганаларга утыртылган агач станция әллә каян күренә. Кыяфәте белән ул бер әкият кошына тартым иде.

– Сәмруг кошы диләр иде аны, станцияне, – ди Каһир.

Әйе. Буаны чыгып карый торган балкон аның томшыгын хәтерләтә иде. Авыл ягына караган тәрәзә капкачлары ябык чакта, ул күз элпәсен йомып йоклыйдыр кебек. Тәрәзә йөзлекләре башына кунган юка кар – аның чаларган кашы. Бу аны туктаган чагында да сак, уяу итеп күрсәтә. Такта түбәсенә төньяктан кар катламы өелә, гүя ул кош, вәкарь белән генә кыңгыр салып, йөнтәс бүрек кия.

Әле агачлары каралырга өлгермәгән станция горур кыяфәт белән чокырдан калкып тора. Аңа субайлар өстенә салынган киң такта басма сузылган.

Айлы төн.

Таш чишмәнең зәңгәр сукмагыннан түбән төшәбез. Станциянең идәне яр белән тигез булса да, турбина залын һәм корыч су юллыгын томалап, стена тагын бер сажинга чокыр эченә дә төшеп китә. Зәңгәр күләгәләребезне артта калдырып, шуның астына килеп керәбез.

Ялгыз эт өрүе, инеш аръягындагы кала юлы, атлы чана шыгырдавы, тулган ай, Җидегән, Казык йолдызлары – бар дөнья яр өстендә кала, ә без шарлама тавышы, юеш таш, күгәрчен тизәге исе, су тузаны белән тулы мәгарәдә инде.

Тегермән тартмаса да, станция, авыл өйләренә ут биреп торыр өчен, тагын берәр сәгать чамасы эшли әле. Безгә шул җитә…

– Кайтам мин, Иман, – диде Каһир, минем сөйләвемне бүл– дереп.

– Юк, син тыңла әле, тыңла, Каһир!

Ул бүтән берни дә әйтми, караңгылыкка карап кына тора. Ә мин сөйлим дә сөйлим…


…Без мәгарәдә инде. Сулу капкан. Чокырга төшкәндә тотынышкан кулларыбызны аермыйча, боз баганаларына терәлеп, кара-каршы баскан килеш беравык тын торабыз. Дүрт колачлы корыч су юллыгын тутырып, туры багана булып аккан суның шаулавы колакка мамык тыгып куйган шикелле итә. Башта гына шулай икән. Тора-бара күнектек.

Менә шул тавышта гаҗәп бер ачыклык белән йөрәк тибеше ишетелә. Үз-үзеңә колак саласың – синеке кебек. Кәүсәриягә карыйм – аныкы шикелле. Сагаеп тыңлагач төшенәсең: турбина икән, сәмруг кошның йөрәге. Чигә тамыры сулкылдамый икән, турбинаның зур тәгәрмәчен динамо валы белән тоташтырып әйләнгән каешның ялгавы шапылдый икән.

Башта сүзсез торабыз. Кәүсәриянең кулы җылы. Бөтен тәнгә аның җылысы тарала сыман.

Су тузаны, чокыр ярындагы карга кунып, боз шикелле каткан. Тәрәзәләрдән балкып торган ут көлтәләре, шуннан чагылып, станция астын яктырта.

Кавыз һәм турбина залы идәнендәге ярыклардан саркып чыккан су кышкы салкыннарда әкрен-әкрен каткан да боз баганаларына әйләнгән. Яктылык шәүләсе аларны алсу төсләргә манчыган. Станция шул колонналарга салынган күк. Түшәмнән хисапсыз боз сөңгеләре асылынып төшкән, аларга каршы түбәннән күтәрелгәннәре дә бихисап. (Андый тамашаны Абхазиядәге Яңа Афон мәгарәсендә дә күрдем. Аермасы шул гына: анда – сталагмит, сталактитлар, ә монда – боз.) Очлары белән югары каратып кадалган кылычлар арасында басып торабыз кебек. Шарлама гөрелтесендә вакыт-вакыт Кәүсәриянең тирән-тирән итеп сулаганын ишетәм дисәм, юк икән: боз баганалары арасында кышның адашып калган соңгы җилләре уфтаныша, күгәрченнәр гөрелдәшеп ала.

– Нишлим инде мин хәзер? – дип пышылдый Кәүсәрия.

Ул миңа үз гаиләләрен кулак дип авылдан сөрергә җыенганнарын сөйләгән иде инде.

Аның пышылдавына колак салырга теләгәндәй, корыч юллык эчендәге тыгыз шарлама тына төшә, кайдадыр нидер чылтырап куя. Аны башта таш чишмә челтерәве, аннары Кәүсәриянең плюш жакет өстенә чыгарып салынган толымнарындагы чулпы чыңы дип уйлыйм. Юк, шлюз чыгырының чылбыры икән. Шарлама тынганнан-тына, бозланып каткан ярны ялтыраткан ут яктысы сүнгәннән-сүнә, ремень ялгавының динамо тәгәрмәченә бәрелүе әкренәйгәннән-әкренәя, станциядәге механизмнар шыгырдавы тына бара.

Шлюзны ябулары иде. Турбинага су кермәс була. Станция йокыга тала. Димәк, сәгать кичке тугыз.

Ә Кәүсәриянең бүген соң арып, чыгуына сәбәп бар иде. Кайгы кебек зур, олы сәбәп. Мин авылдан киткәнче, очрашкан җиребезгә Кәүсәрия Гыйфрит атлы этләрен дә иярткәли иде, бүген ул да, буыла-буыла өреп, чылбырында калды.

– Ишетәсеңме, нишлим? – дип кабатлый Кәүсәрия.

Пышылдап кына әйтмәгән икән. Аны станция шавы гына шулай ишеттергән. Кабатлап әйтүе куе тынлыкта боз баганалары арасында катлы-катлы кайтаваз ясап яңгырады.

– Чү! – дидем, пышылдап, һәм аны кочагыма тартып китердем дә йөзен пальто изүенә яшердем.

Басмада кар шыгырдады. Станцияне эшләтеп, карап торучы Фәтхи абый иде бу.

Борыныма Кәүсәриянең җылы чәч исе бөркелеп тора, нигәдер аның әле кытыршы, әле шома тоелган жакетының ат күзедәй зур төймәләренең иң өскесен ычкындырырга азапланам. Моның урынсызлыгын басмада кар шыгырдавы гына искәртеп өлгерә, һәм мин Кәүсәрияне ике боз колоннасы арасындагы тар аралыктан эчкәрәк – караңгыга этәм дә үзем дә шунда узам. Бары тик икебез генә сыярлык куыш түшәмендәге өч боз сөңгесен, җил йөрсен өчен, стенада махсус калдырылган тишекләрдән ай нуры яктырта. Ул сөңгеләр катырак тын алудан да өзелеп төшәр сыман.

– Безнең монда икәнне күрмәгәне яхшы, – дип пышылдыйм мин, Кәүсәрияне монда алып керүемә сылтау тапкандай.

– Әйе, хәзер сиңа минем белән күренмәү хәерле, – ди ул, «хәзер» сүзенә чак сизелерлек басым ясап.

Өстә шыгырдап ишек ябылганы ишетелә, станцияне биклиләр.

– Хәзер кулак кызы шул инде мин. – Кәүсәрия читкәрәк тартыла, аяк астындагы боз сөңгесе сынып ава да чылтырап ватыла, кисәкләре каядыр түбән шуа, аларның суга барып төшкән тавышын боз баганалары тагын да катылата. Тынычсызланып, берничә күгәрчен канат кагына.

– Кем анда? – дип кычкыра Фәтхи абый.

Кар шыгырдый, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, ул түбән төшеп килә иде. Кулында – керосин фонаре. Төн якты, аста караңгы, фонарен баш очына күтәргән килеш, ул «мәгарәгә» килеп керде. Кәүсәрия, калтыранып, миңа елышты. Аны бар тәнем белән тоеп кочакладым.

Фәтхи абыйдан өркеп, бер күгәрчен урыныннан купты да, нечкә боз сөңгеләрне коя-коя, бераз очынып йөрде. Фәтхи абый үзе дә сискәнеп чүгәләде, ялт-йолт каранып алды, аннары кергәндәгечә үк мыгырданып чыгып китте. Безне күрмәде, чөнки боз баганаларының куышланып, бер-берсенә тоташкан җиренә үк сыенган идек.

Күгәрчен тынычланды. Корыч юллык астыннан ургып чыкканда тузанланып таралган суның салкыны биткә, кулларга орынмас булды. Эчтәге үтәли җил дә басылды. Һава хәтта җылынып ук китте сыман. Безнең сулышыбыз беләнме? Әллә майларда тамчылар тама. Без сыенган урында аяк асты боз, туңдыра. Кочагыма сарылган җылы, ипле, элеккеге уяулыгын оныткан Кәүсәрияне, караңгылык яки яшькелт ай тартып алмасын дигәндәй, тагын да кысам. Каршы килми. Фәтхи абый төшмәсә, болай кочаклашырга кыймас идек әле. Сүзсез калдык, ләкин дәшми тору мине элеккечә интектерми иде инде. Хәер, мондый чакта сүз артык. Аның якынлыгын, кадерле җан икәнен бөтен тәнем белән тоеп, кыймылдарга да кыймыйча торам. Сүз катсам яисә аны кочаклаган кулларымны бушатсам, ул шундук исенә килер дә аңлата алмастай мондый рәхәтлектән мәхрүм калырмын. Ник икәнен дә белмәстән, аның баядан бирле кытыклап, чишәсене китергән төймәсен ычкындырам. Түбәнгесе, гаҗәпкә каршы, төймәләнмәгән икән. Әйе, ул анда бияләен кыстырып куя ич, шуңа чишелгән, әмма өстендәге барлык төймә-сәдәпләрен ычкындырып бетерсәм дә, ул миңа артык якынаймый инде.

Кинәт ул тартылып куйды, әйтерсең лә үзен бәйләп тоткан бауларны кагып төшерде. Аның җылы бәреп торган гәүдәсе киерелеп турайды, читләште. Ярдан аерылган ишкәксез көймәдә калдым кебек. Тезләрем аның тезләрен эзли, тик алар баягыча рәхәт түгел инде, тыгыз каршылык белән этеп торалар.

– Курыктыңмыни? – дидем.

– Кемнән?

«Миннән димме, Фәтхи абыйданмы?»

– Миннән.

«Әйе» дә, «юк» та димәде, ә күкрәген тутырып тын алды да ыңгырашты гына.

– Иман…

Учларым белән битеннән тотып, башын чак кына янтайта төшәм дә, иренем белән эссе сулышын тоеп, йөземне аңа якынайтам. Ләкин ул кисәк хәрәкәт белән иягем астына каплана. Иренем салкын маңгаена кагыла.

– Әй Иман!.. – ди ул һәм, авырттырып, муенымны тешләп ала. – Нишлим икән, нишлим икән?..

– Нәрсәне әйтәсең?

– Сарама, сорама! Берни сизмисеңмени соң?

Ул икебезнең арада торган пыяланы бер сулыш белән өреп эретте дә ирене белән минем иренемне эзләп тапты. Мин сөялгән боз колоннасы кайнар мичкә әйләндемени! Кәүсәриянең тагын үземә сарылган тәненнән очкын алып, учакка әвереләсем килде. Безне ураган караңгылык, мәгърур боз баганалары эресен иде дә безне агызып китсен иде. Аннары ул аерылды да кырын басты.

– Белдеңме инде, белдеңме? – диде ул, мамык шәлен бушата төшеп.

– Нәрсәне?

– Минем нишлисемне.

Буталчык уйларым аның «Нишлим инде мин хәзер?» дигән сүзләренә җавап эзли иде.

– Күрәсеңме минем нишләгәнемне? – дип, ул тагын минем иренемнән үпте.

– Чынмы бу?

Кәүсәриянең кулын тотып алдым, ә ул учымны кысты. Бармакларыбыз аерылгысыз төен булып укмашты. Әйтерсең лә боз дөньясында яклаучысыз утлы йөрәк пәйда булды. Ә минем күкрәгемдәге йөрәк, боз кисәгеннән арынгандай, кысылып-кысылып куйды.

– Авырттырасың… – Нидер көтеп, ул сагайды сыман.

Бармакларымны бушаттым, тик ул, ашыгып, аларны тагын да кысарак төште.

– Бармакларымны түгел, йөрәгемне авырттырасың… – диде ул. – Каласың лабаса!

Ул тынды. Бармаклары бушады – мин аның җавап көтүен сизәм. Нидер әйтсәм, хата булыр, чөнки аның сүзләреннән соң ни генә дисәм дә, мәгънәсез, буш яңгырар. Димәк, ул үзе турында уйламый, бар кайгыртканы – мин. «Каласың ич». Баягы «Нишлим инде мин хәзер?» диюе колагымда яңадан яңгырады. «Нишлисең инде син хәзер?» – аның сүзен менә ничек аңларга кирәк икән лә! Әйе, нишлим инде мин хәзер?

Аның атасын бар гаиләсе белән кулак дип авылдан сөрергә тиешләр иде. Бар фаҗига шунда.

– Мин сине алар белән җибәрмим, Кәүсәрия!

– Синнән сорап тормаслар!

Аның киләчәк язмышы өчен бары тик мин генә җаваплы һәм мин нидер эшләргә тиеш идем. Бүген. Иртәгә. Юк-юк, иртәгә соң. Бүген үк. Иртәгесе көнгә тапшырып һәм коры очраклылыкка ышанып, бүген нидер кылмасам, аның йөрәге кайнарлыгын тоярга иртәгә мәңгегә соңга калыр идем. Бу уй бикле йозак кебек ачылып китте. Аның үзем өчен кем булганлыгына бар авырлыгы һәм татлылыгы белән шул мәлдә генә төшендем. Әгәр ул каршымда бар дөньямны оныттырып басып тора икән, димәк, ул – минем бөтен барлыгым.

Мине аермачык бер хис – аның белән бергә яшисе килү те– ләге биләп алды. Тик гаҗәеп бер ачыклык белән, кемдер яктыртып торган шикелле, вакытны икегә бүлгән чик сызыгын тойган, күргән кебек булдым. Тойган, күргән кебек кенә түгел, ә үз кулымда тоткан шикелле. Ул сызыкның теге ягында мин – ялгыз, сагышлы, үкенеч белән тулган мин. Ә Кәүсәрия кайда булыр?

Кинәт ул миңа кызганыч булып китте. Ирененә сарылдым. Әйтерсең лә соңгы тапкыр. Татлы. Җылы. Тере… Ул минем иренемне үбеп җавап бирде.

Ул тыны бетеп аерылгач:

– Әйдә, Кәүсәрия! – дидем.

Кая икәнлеген сорамады. Кулым кесәдәге ачкычлар бәйләмен капшады – станциянең икенче бәйләм ачкычларын көндез, кайтып төшүгә, Фәтхи абыйдан сорап торган идем. Кире бирергә онытканмын. Ул ачкычлар белән нинди генә ишекләр йозагын ачып керсәм дә, Кәүсәрия миңа иярә, миннән калмый иде инде. Карышмыйча, мин теләгән җиргә барачак.

«Әйдә» диюем аңа берничек тә тәэсир итмәде. Ул нәкъ шулай диюемне көткән һәм үзен моңа әзерләп куйган, ахрысы.

Боз баганалар арасыннан чыгуы кергәннән авыррак булды. Алдан үзем, аннары Кәүсәрия, яланкулларыбыз белән боздан этелә-этелә, иркен җиргә аяк бастык. Пальто төймәләрем ычкынып беткән, кызган канны салкын һава куырып алды. Хәзер Кәүсәрияне кая әйдәвемнең әһәмияте юк, кая булса да барыбер. Станция ачкычларын кулыма алдым. Өскә менеп, карны шыгырдата-шыгырдата, басмага кердек, ишектәге йозакны ачканда, аның кулын җибәреп тордым. Ул шундук шәлен төзәтеп япты һәм, битен сыпырып, чәчен шәл астына тарады, жакет төймәләрен дә төймәләде, менә-менә борылыр да йөгереп китеп барыр шикелле. Ләкин бу аның күңеле белән бусаганың теге ягына үтәргәме-үтмәскәме дип бәхәсләшүе генә икән. Ишек ул сыярлык булып ачылуга, җиңелчә генә сикереп, биек бусагага менеп басты, кергәнемне баскан җирендә генә көтте.

Моннан чыкканда мин – мин, Кәүсәрия Кәүсәрия булмастыр инде… Тыңлаусыз бармакларым белән эчке келә очын элмәк тишегенә кармалап керттем…


…Әйе, тыңлаусыз бармакларым белән эчке келә очын элмәк тишегенә кармалап керттем.

Борынга динамо подшипникларындагы җылынган май, шкифка салынган сумала, түр идән капкачы астыннан – анда турбина – күтәрелгән дым исе килеп бәрелде. Тәрәзәләрдән ай яктысы сирпелеп керә, залга ток нурланышы сеңеп калганмыни! Ишек катындагы зәңгәр динамо эчендә нидер суынып чыртлый: динамо эшләп арыган үгезгә охшап ята.

Кулымны ишек тоткасыннан алам да Кәүсәриянең нечкә билен эзләп табам. Аңы белән үзен минеке итсә дә, уяулыгы белән ул табигатьнеке әле: җиңелчә генә алга этәрми торып, эчкәре атламады.

Шүрлекләренә чынаяк-тәлинкә тезелгән шкафны хәтерләткән приборлар, реостат щиты яныннан узып киттек. Ампер һәм вольт үлчәгечләре миңа күз кысып куйды кебек. Без узганда, аларның сизгер уклары кан тамырларыбызда кайнаган киеренкелек, дулкынлану тогын үлчәп калдымыни!

Түргә, түргә! Анда Фәтхи абый ясап куйган такта сәке бар. Сәкегә печән түшәлгән, иске тун җәелгән, корама юрган капланган, мендәр дә бар. Әкрен барабыз сыман, сәкегә очып җитәсем килде. Кәүсәрияне кочагыма күтәрдем. Күкрәге киерелеп килде, ә муены һәм аяклары бушап калды, ул авырайды.

Ниндидер калайга бастым, зал буенча бер кош очып узды – бусы да күгәрчен. Ай нурына ымсынып, ул тәрәзәгә килеп бәрелде.

– Абау!

– Курыкма, күгәрчен генә ул.

Кош каты бәрелгән, ахрысы, идәнгә егылып төшеп, күтәрелә алмыйча, канатларын кагынды. Аннары тагын тынлык урнашты.

«Гөр-гөр-гөр…»

Кәүсәриянең күңелендәге горурлык исә бөтенләй тынып калды: кочагымда, дөнья авырлыгы кадәр булып, аның сыны гына ята инде.

Сәкедә Кәүсәрия әллә көлеп еш-еш сулый, әллә сулкылдап елый идеме? Муеныма уралган кулы хәрәкәтләремә комачаулый. Аны сәкегә яткырып, үзем идәнгә тезләндем. Тез башымны чүп-чар авырттыра. Үбәм, аның зур булып ачылган күзләреннән башка берни күрмим. Ул мине кочаклап, әле үзенә тарта, әле читкә этә. Ә мине гүя теземнән идәнгә кадаклап куйганнар, тора алмыйм.

Шәлен ачып ташлыйм да бармакларымны чәченә батырам. Ул ыңгырашып куя, кулымны тартып алам, учымда – аның сыңар алкасы. Шул – мин бүләк иткән алка. Ялгыш ычкындырганмын.

– Алкаң ычкынды, – дим мин.

– Куеп тор, соңыннан. Соңыннан…

Җылы алканы мендәр астына тыгып куям, ул онытыла.

Станция астындагы боз баганалары эреп, торган саен түбәнәям шикелле. Әллә соң Кәүсәрия югарырак, буем җитмәс биеклеккә аша барамы? Кәүсәриянең чәче тузгып, жакеты чишелеп беткән, инде өстендә төнге айның зәңгәрсу парчасы гына. Туңмасын дип, юрган ябам – ачып ата һәм шул хәрәкәт җилпегән һава минем борынга печән тузанын, су томаны дымсулаткан тун сасысын тутыра.

– Аннары… Аннары… чистада, җылыда, яктыда… Кәүсәрия, китик моннан!

Без чәнечкәндәй авыртуга түзмичә, сәке яныннан читкә тайпылам – Кәүсәрия кулымны тешләде.

– Нигә җәберлисең, җаным?! – дип кычкыра ул. Исемә килгәнче, торып утыра, идәнгә баса. – Җүләр син, җүләр!..

– Монда кайвакытны Фәтхи абый йоклап кала иде, – дидем мин. – Монда чиста түгел, – дип, битен учыма алырга теләдем, ләкин ул, этеп, кулымны кире кага. Ни кылганымны үзем аңлап җиткәнче, ул инде шәлен яба: көтмәгән җирдән өстемә салкын су коялармыни – бөтен аркам үрә катып килә, телем бәйләнә. – Ә син… син… чиста, саф, Кәүсәрия.

Тирән итеп, үкенеч, кайгы, бәхетсезлек ташып торган тавыш белән ул:

– Ә-әйй!.. – диде. Аннары кызганулы итеп: – Буялудан курыктыңмыни? – дип өстәде.

Ни дип тә җавап бирә алмадым, сүзсез калдым. Кәүсәрия инде жакетын да төймәли. Бетте. Ялгыш иттем. Ялгышлык кынамы? Ахмаклык! Гөнаһ! Изгелек теләп, гөнаһ эшләдем!

– Анда… мин яттым ич инде. Бодай алтын чүлмәктә үсми, Иман!

Гомеремдә беренче тапкыр учыма кунарга теләгән кошны куркыттым. Янәсе, кулым юылмаган. Ә аның өчен ул иң чиста, гомере буена көткән кул булган!.. Әле генә күктә йолдыз кабынды, ә мин күрмәмешкә салындым. Гомеремдә беренче тапкыр вакытны кире кайтарасым килде. Моңа кадәр һаман алга, алга дип яшәдем, бәхетем алда көтә дип өметләндем. Иң зур бәхет артта да була икән. Кешеләр шуны вакытында күрмәүләре белән дә бәхетсез.

– Рәнҗеттем, – дидем мин.

– Бәладән башаяк дидеңме?.. Кулак кызы белән буялып торганчы, әйеме?! – Һәм ул тагын баягыча үкенеч катыш кайгы белән: – Әй!.. – дип сыкранды һәм сәкегә иелде. – Алкамны эзләш!

Ул эзли, ә мин ни туктатырга, ни булышырга белми торам. Әле ул янымда, кул сузарлык арада гына булса да, мин ялгыз, аңарга кирәкмәс идем инде. Ярга чыгарып ташланган йомычка хәлендә калдым.

– Әй, ярарсана! – дип, Кәүсәрия ишеккә юнәлә, артыннан куып җитеп, гафу үтенәсем килде. Кәүсәрия икебезнең язмышыбыз бишеге була язган станциядән чыгып китә.

– Кәүсәрия! – диюем үземә генә ишетелде инде. Ничә айлар буе үбәргә дә базмый кадерләгән җан иясен бөтенләй уйламаганда рәнҗеттем.

Шулай өнсез торганда, сәке ягында ниндидер кыштырдау, ыгы-зыгы тавышы ишетелде. Ай яктысында әле генә Кәүсәрия яткан мендәрдә кайнашкан җәнлекләрне шәйләп алдым. Икәү. Сызгырып өннәрен аласым килде, тик бу уем төштәгечә көчсез ният кенә булып калды, тораташ хәлендә җәнлекләргә текәлдем. Карашымны тойган кебек, алар да тынды. Ни күзәткәнемне чит кеше карап торгандагыча, оят булып китте. Шушында миңа күселәр тормышның тискәре ягын ачып бирде. Яхшылык һәм яманлык, сафлык һәм шакшылык арасындагы бусагада калдым кебек. Мәхәббәт ялкынланмаган урынга хәшәрәтләр хуҗа; дөреслек куркак төштә ялган кыю; кешеләр юк урынны гуҗ дуңгызлар һәм күселәр яулый икән. Бөтен сәкене пыр туздырып, җимереп атасым килде. Тик күселәрнең гаебе юк иде.

Үз-үземә булган нәфрәт авырлыгыннан картларча бөкрәеп, ишеккә таба юнәлдем. Аяк астында кар шыгырдады. Ап-ак кар…

Иртәгә Азамат Тархановларның гаиләсен, кулак буларак, авылдан сөрергә тиешләр иде.

Сәерсенеп, капыл туктап калам: Кәүсәрия үзенә кагылмавымны шушының өчен дип белмәдеме икән? Ул чагында анда, станция эчендә, мин, чыннан да, ахмак хәлендә калган булам.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации